Логотип Казан Утлары
Шигърият

Моң—тәлгәштән - күчтәнәч-җыр...

Журналыбызның бу санында мин укучыларны үзем өчен әле яңа гына ачылган бер гаҗәеп дөньяга - башкорт шагыйрәсе Тамара Искәндәриянең күңел дөньясына чакырам. Чын шигърияттән һичвакытта да туймаган, матурлыкка битараф булмаган, журналыбызның 90 елдан ашкан тарихында башкорт шагыйрьләренең дә үзенчәлекле, күптөрле шигъри әсәрләре белән танышып барган зәвыклы укучыбыз бу юлы да чын рухи ләззәт кичерер, дип нык ышанып әйтәм.
Ә Тамара ханым Искәндәрия - бүгенге башкорт шигъриятендә үзенчәлекле затлы-зыялы иҗатчы буларак, абруй казанган санаулы шагыйрьләрдән. Узган елның октябрь аенда бер төркем башкорт әдипләре белән Татарстан һәм Башкортстанныңяшь әдәби көчләренә багышланган ике көнлек семинарда да катнашты ул; безнең яшь шагыйрьләр иҗатына җентекле анализ белән чыгыш ясап, каләмдәш әдипләрдә җылы, матур тәэсир калдырды...
Шул көннәрнең бер истәлеге булсын дип, бу үзенчәлекле, безнең укучы өчен яңа исемгә аерым бер игътибар юнәлтәсем килде: шигырьләрен шагыйрәнең «Моң-тәлгәш» исемле саллы китабыннан сайлап, үземчә бер бәйләм-шәлкемгә җыеп, татарча имляга күчердем. Менә шул - Сезнең хөкемгә, укучылар!
Рәдиф ГАТАШ
Татарстанның халык шагыйре.


Төрки дөнья
Төрки дөнья...
Тузган байракмы син? -

Ертыкларың тора ни сорап?!

Булдымыни башка кавем - синнән

Акыллырак? Бәлки, чосырак?
Төрле төстән инде киенәсең,

Таныйсың син Күкне төрлечә.

Киң дә, тар да яңакларың аша

Багасың син һаман - бүречә...
Төрки дөнья...
Бергә җыйсаң, син бит -

Тоташ галәм сыйган олы күч.

Аяк асларыңда җәйрәп яткан

Бәхетең иле - Далаң кебек үс!
Хакимлекләр ава имән сыман,

Патшалыклар корый - нәкъ агач

. Дала үләне бит, бөгелә дә,

Кабат
баш калкыта - тапталгач...


Хаким
Хаким булдым, диеп, сөенде ул,

Ә хакимлек - түгел булу өстен.

Хакимме син?

Димәк, башың идең

Кылычына кара уйлы көчнең.
Миһербанлык, егәр, тапкырлыгың

Алмаштырды хөсет, хөсет, хөсет...

Хаксыз хаким, инде үз-үзеңне

Битлек салган иблис итеп хис ит!
Фәрештәләр сиңа кунган иде бит,

Алданамы икән фәрештәләр?
...Баткакларда алар аунап ята,

Гүя, хәмер эчкән фахишәләр...


Сорау
Күр, якында гына кошлар сайрый,

Нур эчендә
Шаулый гөлбакча...
Ләкин дөнья -
Бөек куласа:
Бакчаларны бурап көл баса.
Бакчаларны бурап
Чүп баса...
Мәңгелекнең бөек әйләнеше
Бер китерер сорау-әңгәмә:

Кешелеккә миннән ни фәтва?

Кадер күрсәттемме әнкәмә?
...Кадер
Күрсәттеңме Әнкәңә?!


Дәвер ташы
1
Син ни тиклем бу заманга тап килгәнсең,
Мин шул тиклем бу заманнан Алыстамын.
Яуда, дауда синең булмыш.

Ә мин һаман

Мәңгелек рух эргәсендә алыштамын.
Ялган белән йөзгә-йөз син килгән чакта,
Бәрелгәнең саен сыктап,
Мин тетримен.
Бу дөньяның Ак,
Карасы якалашып,
Син янасың...
Аһлар орып,
Мин күкримен.
Яшәешнең һәр бизәген кабул итәм,
Салкын ташта калган
Эзләрне дә.
Калсын иде Сөюемнән
Иң матур эз,
Дәвер ташы, синең яну-гомереңдә.
2
Мин бит беләм: мин - бердәнбер

Синең өчен.
Бердәнбер Җир,
Бердәнбер Күк булган төсле.
Вак тойгылар күзгә тула, комдай очып.
Мин бердәнбер булганга, син - шундый көчле.
Яшисең син җиһан белән исәнләшеп.
Әнә, кара, йолдыз очты - ул бер гашыйк!
Галәм иңләп балкып оча
Синең йөрәк -
Заманыңның акыл чыңы, бәллүр ташы... -
Дәвер ташы!
Алтын тузан
Сине югалтудан курыкмадым мин,

Курыктым - сөюемне югалтудан.
Кот очарлык берни юк икән лә,

Очты-китте сөюең - алтын тузан.
Вак тузанлы - алтын чаңлы давыл...
Күзләремдә шуның томаныдыр.
Күзләремне сукыр иткән дә ул,

Башларымны иткән томанадыр...
Очты-китте, хуш, дип әйтәлмәдем,

Калдым бире, сөю китте ары...

Абый белән сеңел - без икебез,

Абый белән сеңел - тик шул бары.
Абыем, дип синең өчен утка,

Суга керермен мин, тәкъдир кушса.

Ләкин инде олы туганлыкны

Вак тузанлы сөюең белән кушма!


Асыл таҗ
Башкаемны ике учка кысып,

Уртны тешлим, әйе, мин көчле.

Алла түгел,

Бәндә уйлап тапкан

Чик-киртәгә генә мин үчле.
Давыл булып аударыйммы аны,

Ташкын булып бәреп үтимме?

Ялкыннарга чорнап яндырыйммы,

Чүп үләне булып үбимме -

Аяк табаныңнан?..
Ходай үзе
Сине сөеп, миңа яр иткән.
Баксаң, сөю -
якты тап икән лә... -

Башкаемда асыл таҗ икән!
Өзеп өлгер вакыт чылбырларын...
Синең мәңгелегең чикләрендә

Мин яшәрмен, дидең, ярты мәл...

Өзеп өлгер вакыт чылбырларын,

Мәңгелектән мине тартып ал!
Мәхәббәттә вакыт үлчәмнәре -

Сөеп баккан караш иң элек.

Минем карамакта - тик ярты мәл,

Синең карамакта - мәңгелек.


Гашыйк
Ә син - рәссам.
Карашыңа батам -

Аяк очлап басам, Сине ачам.
Ә син - шагыйрь.
Тыңлап туя алмыйм,

Аңлап туя алмыйм.

Син - бик маһир.
Ә син - гашыйк.
Мәгърип белән Мәшрикъ Кавышкандай, шашып,

Миңа Ашык!