Логотип Казан Утлары
Мәкаль

ГЫЙБРӘТЛЕ ГЫЙБАРӘЛӘР

• Этлеге беткән эт янында мәче дә этләшә.
• Йомшак кулдан эреп киткәнне каты кулга алуы җинел.
• Куыласын килмәсә, көтүгә иярмә.
• Тамырын тоймасан, талга тотынма, агым алып китәр.
• Таш астыннан чыкканны аяк астына салып булмас.
• Сөелмәгән хатын сөйкемле булмас.
• Чүл яфрагыннан су таммас.
• Тәмәкене генә түгел, мәхәббәтне дә таптап сүндерәләр.
• Үткәннәрне сагынып сөйләгәндә, кеше бүгенге яшәүдән ял итә.
• Тормышны уйнап күрсәтер өчен дә чынлап яшәп карарга кирәк.

Пәйгамбәрләр җир кешесе белән кавышмый.
• Үзен тарта алмаган йөккә ияреп кенә барып була.
• Чүпне өйдән чыгарырга ярамагач — өйне чүплеккә әверелдерергәме?
• Яратмаган кеше мәхәббәтне юк дип, яраткан кеше ут дип белә.
• Табак-савыт шалтырамый тормый, әмма табак-савыт булмаса дөнья үзе
шалтырый.
• Үзенне япа-ялгыз дип хис итәсен икән, димәк, Алланы оныткансын.
• Тарихны ялган язу—тарихи акылдан язу ул.
• Очарга хыялланган кеше тагылып йөрми.
• Ирекнен тамыры—Ир. Димәк, ирекле булу өчен башта ир булырга, кирәк.
• Бәйрәмнәр ешайса, үләт якынлаша.
• Көлке юкта көлдерергә тырышалар икән, җитди уйланырга урын бар.
• Йоклаганын анлар өчен милләт бер уянып алырга тиеш.
• Эврика: өшетә торган юрган уйлап тапканнар.
• Тел яшерергә мәҗбүр милләтнен тарихта яшерен елъязмасы калсын.
• Ис тоймаса борынын, синен «шунда» урынын.
• Күкнен — түшәме, түбәнлекнен төбе юктыр.
• Акчанын начар ягы — анын булмавы.
Кешенен начар ягы — акча гына уйлавы.
• Тилегә каршы тел, кылычка каршы кул корал түгел.
• Алыр байлыгы булмаса, җирдә дә, тарихта да, кешедә дә казынмыйлар.
• Таш таркалса, ком була.
Милләт таркалса, кол була.
• Чөелгән борын күккә түгел, Җиргә бәрелеп каный.