Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кайтаваз

Үткән елгы 5-7нче саннарда Марат Әмирхановның «Ир-Мамай» дип аталган әсәре басылды.
Ханнар тормышын, аларның үз-үзләрен тотышларын, шәхесләребезне чагылдыру җәһәтеннән бу әсәрне беренче карлыгач дияр идем. Моңа кадәрле тарихи романнар булмады дияргә ярамый. Нурихан Фәттах язды үзенең «Сызгыра торган уклар» дигән китабын. Мөсәгыйт Хәбибуллин шулай ук борынгы чорны язды. Тик менә тарихи шәхескә кагылышлы вакыйгалар тасвирланмаган иде аларда. Фәүзия Бәйрәмованың «Күчем хан» исемле романы Себер ханлыгы турында. Ә биредә әсәр Алтын Урда дәүләте турында — колач бөтенләй башка...
...Марат Әмирханов Мамай һәм аның хәләле Үзбәк хан кызы Толымбикә ханәкә турында язарга алынган. Афәрин диясе генә кала. Тик биредә көчле сүрәтләү, бай фантазия кирәк. Язучы ул тарихны иркен тасвирлый ала, әдәби әсәргә бу килешә. Фантазияңне теләгәнчә куш, тик шәхесләрне, аларның үткән юлларын, тоткан урыннарын, тарихта билгеле тәгаен саннар, даталарны үзгәртмә. Әйтик, мәсәлән, Куликово сугышы булган икән 1380 елда, син инде шуны үзгәртмисең. Менә бу яктан автор төгәл. Шулай да бер киңәш бирер идем авторга: фантазияне мулрак җәелдерсә, әсәр отышлырак булыр иде. Тагын бер кимчелеге бар: үз татарыңны бераз килешлерәк итеп бирә белү җитми. Кирәкми татарны ямьсез итеп, килеш- килбәтсез итеп күрсәтергә. Аның чынында нинди булганын белмибез бит, бәлки, аны урыслар гына шулай күрсәткәндер, татарны кимсетер өчен? Татар язучысына бирәк тә яшь ханнарны ямьсез итеп күрсәтү килешми...
Ни аяныч, безнең татарларда алгарыш, алга китү тәрәккыят мәгънәсендәге сүзләр булмаган, күрәсең, булса да, алар аны аңламаганнар. Менә бит бәкләр бәге, ул заманда Алтын Урда дәүләтенең иң абруйлы шәхесе Мамай да абайлый белмәгән тәрәккыятне, хәтта инде моңа ишарәләр ясалган булса да...

Мөхәммәт МИНАЧЕВ
Мәскәү