Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗАМАН ШИГЪРИЯТЕНДӘ ИЛ ГАМЕ

Чын шигърият беркайчан да халык язмышына, дөнья, ил гаменә битараф кала алмаган, димәк, шагыйрьләр дә элек-электән күбәләкләр белән куышып, гүзәлләргә һәм нәфис гөлләргә сокланып, былбыллар сайратып кына яшәмәгән. Мең еллык тарихлы татар шигъриятендә дә шул ук хәл: шагыйрь булып туганнарны һәрвакыт, Зөлфәтнең бер шигырендә әйтелгәнчә, «көтеп торган Колгалилек, Колшәрифлек тәкъдире». Төрле чорның зинданнары да татар шагыйрьләрен көтеп торганга охшый әле. Акмуллалар заманыннан бирле шулай. / Шагыйрьләрне җырлар гына түгел, / Язмышлар да бергә кушалар... / Әнә кайдан — Акмуллаларыннан / Башланган ул мәшһүр Мусалар, — /диелә Мөдәррис Әгъләмнең
«Акмулла арбасы» поэмасында.
Колшәрифләрдән соң йөзләрчә ел узгач, яңа чор — егерменче гасыр башы шагыйрьләрен Дәрдемәндлек, Тукайлык язмышы, беренчесенең мәңгелек сәфәргә чыгарыласы «Кораб»ы, Тукайның «Милли моңнар»ы, «Көзге җилләр»е көткән. Аннары Такташларны, Җәлилләрне, Кәрим һәм Туфаннарны тудырган да байтагын җисми юк иткән авыр чор — тагын шул ук әйтәсен әйтми, язасын язып бетерми китеп барган шагыйрьләр заманы. / Шигъриятнең хәле беркайчан да / Булмаган шул рәхәт, җиңел дә... /Ул һәрвакыт Җәлил җыры сыман, / Яшәү белән үлем чигендә, — / дип язды заманның иң нечкә хисле шагыйре Илдар Юзеев. Хактан хак бу сүзләрне кире кагучы табылмастыр. Алдагы көннәр шагыйрен күз алдында тотып, аларга нык ышанып, шагыйрь болай ди: «Такташларның әйтми калган сүзен / Әйтми калмас, барыбер әйтер ул!» Бервакыт үзен әдәбият белгече санаучы тар күңелле бер түрә «язучы халкы артык күбәйде» диебрәк сөйләп ташлады, әмма моның чын сәбәбе хакында фикер йөртеп тормады. Тукайларның, Такташларның халык исеменнән дөньяга әйтер сүзләре күп калганга, татарның үз алдына куйган максатлары да биниһая зур булганга, Бөек Көч безгә шагыйрьләрне дә күп бирәдер, бәлки. Күпсенмәгез , әфәнделәр, халыкка рух ныклыгы, үтемле хак сүз аеруча кирәк чакларда күбәя шагыйрьләр. Карагыз сез, иң фаҗигале , дәһшәтле чорда — нәкъ сугыш алдыннан, сугыш вакытында һәм аннан соңгы ике-өч елда татарның нинди шагыйрьләре туган: Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташ, Ренат Харис, шагыйрьлеге өстенә, гамьле, тирән фикерле, хөр рухлы публицистикасы белән дә иң шәпләрдән саналучы Рәфикъ Юныс (аның элегрәк басылган «Татарстан референдумы», әле генә дөнья күргән «Татар гаме» китапларын күз алдында тотам), Гарифҗан Мөхәммәтшин, Рәшит Әхмәтҗанов, Харрас Әюп, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Илдус Гыйлаҗев! Кемгә дип һәм кайсы халык исеменнән язганнарын анык белгән, холык-фигыльләре дә күркәм булган шагыйрьләрнең кыскача гына исемлеге әле бу! Дәһшәтле еллар авырлыгын үзләре кичеп, халык белән бергә күргән-кичергәннәрен сүзләр ярдәмендә сурәтләп, тарихка калдырсыннар өчен, Табигать шулай күп итеп тудыргандыр аларны. «Әшәкелек басып дөньяны, / Яхшылыкка кеше зарыкса, / Күңелләргә якты иңдереп, / Пәйгамбәрләр килгән халыкка», — диелә Илдус Гыйлаҗевның бер шигырендә.
Харрас Әюп иҗатында халык, ил гаме аның Такташны, Фатих Кәримне , Муса Җәлилне, Шамил Усмановны, Зөлфәтне күз алдында тотып, күңеленнән алар белән фикерләшеп язылган шигырьләрендә аеруча калку гәүдәләнә. Ул «киңәшкә чакырган» милләт асылзатлары, бер яктан, Харрасны шагыйрь буларак
югарыга, үз биеклекләренә күтәрсәләр, икенчедән, шигырьләрдәге милли гамь аерым бер шагыйрьнеке генә булып калмыйча, фидакарь затлар аша, бөтен халыкныкы булып әверелә. Шагыйрьгә ияреп уйлана башласаң, хәйраннар калырлык: халкыбызның катлаулы, чал тарихында «яшәү белән үлем чикләре» шулкадәр еш кабатланган, ул чикләрне кичкәндә авыр югалтулар шулкадәр күп, бу хәлләр әллә ничә буын каләм ияләренең җанын сыкратырлык. Ә бит халык уллары булмастайны, бүтәннәрнекеннән артыкны дауламады, аларга татарның Кояш астында, Ходай тәгаенләгән урында үз ирке, үз дәүләте, үз дине белән, алдауларсыз, гадел һәм имин яши алуы гына кирәк иде. Шамил Усманов, ялган беркетмәгә кул куймас өчен, үз күзләрен үзе каләм белән чәнечкән. Ә ул беркетмәдә кемнәргә генә яла ягылмагандыр да, уйдырма, пычрак гаеп ташланмагандыр. Халык улларын үз-үзенә кул салыр хәлгә җиткерүчеләр дә кешеләр дип аталганнар бит. Иблискә хезмәт итүләре белән масаеп, үзләрен бүтәннәрдән өстен тоеп яшәгәннәрдер әле. Шуңа күрә беркем беркемнән вәхшәтле еллар өчен гафу сорамады, фаҗигаләрнең бүтән кабатланмаячагына өмет тудырмады, аларның оятын да күтәрсә шул шагыйрь күтәрәсе. / Күзләр харам безгә, / Усмановның / Күзендәге канлы каләмне / Тартып алып язалмыйбыз икән / Ул каләмгә мәгълүм хәлләрне. / Халык дошманына тиеш исем / Халык улларына тагылган. / Юасы бар әле чорыбызны / Ахыргача алар каныннан, — / дип язды Харрас Әюп «Шамил Усманов» исемле шигырендә. Берхаксызга халык кичәргә дучар ителгән җан өшеткеч хәлләрне сурәтләү бу шигырьдә башлана гына кебек әле. Алар шагыйрьнең «Сибгат Хәким төше», «Калка Туфан...», «Такташка хат» кебек шигырьләрендә дәвам иттерелә. Сибгат Хәким төшендә Хәсән Туфан белән Фатих Кәримнең төрмәдә очрашуын күргән һәм шул хакта шигырь язган. Харрас шуны бәян итә: / Әллә каян кермиләрдер төшләр... / Туфан авызыннан ишетеп, / Зирәк шагыйрь өндә булган хәлне / Язган икән бары төш итеп. / Тарих өчен теркәп куйган шулай, / Хәтәр чорда хәтәр заманны / Язып калдырган ул төшләрендә / Күрергә дә ярамаганны. /
«Туфаннарны суккан кара яшен / Тими калмас иде Сезгә дә...» — дип яза ул «Такташка
РӘФЫЙК ШӘРӘФИЕВ
100
хат»ында. Тими кала диме соң, шагыйрь кебек хөр рухлылар башыннан йөргәнгә дә кара яшен бит ул. Ләкин Харрасның Такташка әйтер сүзләре болар гына түгел. Шигырьдә Такташның киләчәккә язган хатлары, ул хатларда бәян ителгән хыял-өметләре хакында сүз бара. Бездә кайберәүләр, «Киләчәккә хатлар» поэмасындагы хыяллары чынга ашмауны сылтау итеп, Такташны ялган күрәзәлектә гаепләмәкче булалар. Ә бит, мантыйк буенча, халыкның күп михнәтләр, җәбер- золым кичеп яуланган яңа тормышы нәкъ Такташлар өметләнгәнчә барырга тиеш иде. «Корыч бабай» атлы дәҗҗалның юлыбызга каршы чыгып, иң яхшы ул-кызларны җисми юк итәсен, зинданнарга куып кертеп, күпләренең рухын сындырасын, шагыйрьләрен хак сүзеннән, якты хыялларыннан мәхрүм итәсен, кайсыдыр шигырьдә әйтелгәнчә, «бер шагыйрьгә унлап Шаһгали» туры киләсен Такташ каян белсен! Бу бит мантыйк белән дә, акыл белән дә аңлап булмый торган ил. Харрас Әюп «Такташ абый» шигырендә болай борчыла: / Сезнең хыялдагы матурлыклар / Алдадыр ул, алда, күрәсең... / Тик ул чорлар Сезгә ничек итеп, / Кайсы телдә хәбәр җибәрсен? / Үз телендә уку хокукыннан / Бүгеннән үк мәхрүм ич алар! / Ни гаебе бардыр милләтләрнең — / Ирексезләп телен кисәләр... /
Харрас Әюпнең «Көй эзләү» поэмасында да халыкның үз көеннән, моңыннан, теленнән язуы милли фаҗига буларак сурәтләнә. Ә бит, күпме генә сылтасак та, һәммәсенә явыз хакимнәр генә гаепле түгел, үз битарафлыгыбыз да чиктән ашкан. Хаталарыбызның көенечле йомгагы да иң элек шагыйрьләрне борчый.
Илдус Гыйлаҗев шигырьләрендә дәүләтледән дәүләтсез калган халык гаме тагын да ачыграк гәүдәләндерелә, бу шагыйрьгә кискенлек, күңелендәген ахыргача ачып салырга омтылу хас. Сурәтләүләрендә буяуларның да куерагын куллана. Татар халкының Хәтер көнендәге Казанны ул болай сурәтли: /Монда... тынлык. /Нинди битарафлык/ Тутырды соң җирне, күгемне? /Хәтер көнендә дә кымшанмагач... / Шомлы уйлар баса күңелне. / («Әй башкала, башкала...»)
Әйе, халыкның йокы халәте — бөек Тукай заманнарыннан ук килеп, чын шагыйрьләрне гел борчый, әрнетә торган күренеш. Бәлки ул динебез өйрәткән сабырлык-күндәмлектән дә киләдер, шуңа күрә бөтенләй үк тискәре сыйфат та түгелдер? Әмма хакимнәрең, иблисләнеп, синең Ходай биргән ирегеңне тартып алырга, телеңне тыярга, динеңнән яздырырга, төшемле урынга утыртып, халкыңны җәберләттерергә тели, үзенең һәм ишләренең исәпсез харам байлыгын саклап җаныңны бирергә өнди икән, бу очракларда да күндәмлек акланамы?
Халкының иреккә, явызлар җимергән дәүләтен кире кайтаруга, хак сүз әйтүгә, үз газиз телендә белем алуга хокукын яклап язганда, Илдус Гыйлаҗев үзенең кайда, нинди илдә яшәвен бер мизгелгә дә исеннән чыгармый, билгеле. / Рәсәй бу... / Каршы әйтсәң — таптарлар. / Нәселеңне корытырлар; / Еллар үткәч ...акларлар, / Бетергәнче вакларлар / («Хәлләр шундый, татарлар...»),
— дип мөрәҗәгать итә ул җәяләр эчендәге (ирексез!) милләттәшләргә. Әйе, милли хокукларының һәммәсе диярлек хәйлә-мәкер белән тартып алына барганда да моңа әлләни исе китмәгән, күпчелеге «татар теле белән кая барып була» дип, баласын мәктәпнең рус сыйныфына илтеп биргән, оныкларының чит милләтле булып үсүенә үтә ваемсыз караган халыкка хак сүзне бүтән беркем түгел, шул халыкны ихлас яраткан, «Кулга каләм алган кеше / Күк каршында җаваплы» дип санаган шагыйрь генә әйтә ала. Һәм әйтә дә: / Бүтән Иван килер иде, / Явыз Иван килмәсә. / Дошман керә... Акыл гына /Керми ул бер кермәсә, — /дип ярып сала Илдус Гыйлаҗев. «Атадан калган хата» лар зур шул. Инде татарны дошман күрүчеләр дә «Булган дәүләтегезне сакларга кирәк иде!» дип ычкындыргалый икән, үкенечле уен шагыйрь ничек белдерми кала алсын? «Үткәннәрдән сабак алмау / Төп чиредер татарның» дигән сүзләр белән тәмамлана бу шигырь. «Татар моңын аңлар өчен» шигыре дә югарыдагыларга аваздаш: / ...Моңаймаска юк шул чара, / Бәйсезлеккә ерак ара. / Дүрт йөз кырык катлам аша / Үтеп чыгып яшәп кара. /
Бу шигырь язылганнан соң, катламнар тагын да калынайды, чөнки халык та, халык ышанып таянган җитәкчеләр дә мөстәкыйль дәүләтчелегебезне кайтару өчен гасырларга бер генә була алган мөмкинлекне кабат кулдан ычкындырдылар. Бу хәлгә җаны әрнүчеләр дә — милли көчләрнең бәләкәй төркеме һәм аз санлы шагыйрьләр генә бугай. Ә ул чактагы җитәкчеләр үзләре «йота алган кадәр» иреккә тиенеп калдылар кебек, үкенеч-фәлән белдергәннәре юк. Кайберләре, киресенчә, Мәскәү матбугатына әңгәмәләрендә, горур кыяфәттә, «Татарстанның тулы бәйсезлеген таләп итүчеләр дә бар иде, без андыйларга
ЗАМАН ШИГЪРИЯТЕНДӘ ИЛ ГАМЕ
101
каршы тора алдык»,
— дип тә белдерәләр. Көч-кодрәтләрен менә кемнәргә каршы көрәшкә, ә кемнәрнең хезмәтенә сарыф иткәннәр, көрәшләренең ахыр максаты менә нидә булган икән! Яктыга юл сабучы дигәнебез кара юлсызлыкта адаштыручы икән, ләбаса. Милләт җанлылар ярдәме белән яулап алынган хокукларын һәм эләктергән байлыкларын кулларында саклап калу бәрабәренә кылынды микән бу гамәлләр? «Берәм-берәм җен-пәригә / Сатылыгыз, сатыл», — дип яза Илдус Гыйлаҗев «Замана хакимнәренә» дип исемләнгән шигырендә. «Син...» дигән шигыре дә шундыйларның берсенә атап язылгандыр: / Тәхет саклап вөҗдан таплау / Синдәйләргә үз нәрсә. / ...Тәре дә тагарсың әле, / Заманалар үзгәрсә... /
Тагарга уйласалар, тәре эзләп йөрергә дә кирәкми бит аларга — байтагының Мәскәү бүләк иткән тәреле орден-медале әзер тора. Бүләкләнгәннәр икән, Мәскәү өнәмәгән кемнәрнедер җиңгәннәр, ниндидер «батырлык» кылганнар, димәк. Горур йөрергә хаклары бар, дигән сүз. Дәүләт Думасында татарның һәм башка «нацмен»нарның теленә, милли мәгарифенә, тарихына, Төп Законнарында билгеләнгән «президент» атамасына каршы тавыш бирүчеләребезне дә, хуплап, депутатлыкка кабат-кабат сайлаталар. Фикерләре килешә, «безнекеләр»гә нәкъ шундый депутатлар кирәк, күрәсең. Гел үсендергәнебезгә күрәдер, бәлки, милләтнең ирекле дәүләт торгызу хыяллары тагын бер кат җимерелгәннән соңгы елларда сәясәтче-түрәләр һәм милләтсез, карун байлар сафы, отыры ишәя һәм куәтләнә генә бара, тавышлары да бөердәнрәк чыга, халыкка аларны тоту да кыйммәткәрәк төшә, ә шул чорда татар кебек зур халыкта гына күпләп туа алган иң талантлы, иң нәфис һәм халыкчан иҗатлы шагыйрьләребезнең күпмесе якты дөнья белән хушлашты: Фәннур Сафин, Рәшит Әхмәтҗан, Илдар Юзи, Наис Гамбәр, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Харрас Әюп, Роберт Әхмәтҗан, Шәүкәт Галиев... Яшәү-көрәштән дә, иҗаттан да туймаган иде әле берсе дә. Аларның да өзелгән сүзен әйтеп җиткерү исән шагыйрьләргә, аларның дәвамчыларына йөкләнеп калды. Үзләре исеменнән генә түгел, мәрхүм каләмдәшләре өчен дә әйткәнгә, кайчак сүзләре кискенрәк ишетелсә дә гаҗәп булмас.
Мөдәррис Әгъләм үз иҗатында җимерелгән дәүләтчелегебезне торгызу, азатлык-бәйсезлек кебек төшенчәләрне үтә сирәк кулланса да, шигырьләренең һәрберсеннән рухи хөрлек, кешелеклелек, киңлеккә, иреккә омтылу хисләре бөркелеп, кыя бөркетләре авазы ишетелеп тора. Кайбер шигырьләрен ул галәмдә торып язгандыр һәм бөтен кешелеккә юнәлткәндер кебек тоела. Аның һәръяктан камил «Бердәнбер» исемле шигыре генә дә Мөдәррисне галәм шагыйре бөеклегенә күтәрде, дәүләтсез милләте генә шагыйрьгә лаек булган урынын тәэмин итә алмый һаман. Бу шигырьдә — якты хыялы, чәчәктәй яшьлеге җимерелгән, үпкәсеннән кара кан килерлек имгәтелгән, идәндә үрмәләүче сабыен кулына алырга тилмереп, күзләре мәңгелеккә йомылган миллионнарча Аналар язмышы. Ананың бу хәлгә калуына ил башларының үзләренә байлык һәм дан-дәрәҗә яулау өчен башлаган сугышлары сәбәпчеме, моңа акылсыз хакимнәр яисә тәкәббер кавемнәр гаеплеме
— нәтиҗәсе бер үк. Халыкларга каршы кылынган явызлык, инде тәмамланган кебек булса да, үтеп китми, миллионнар йөрәгенә чир булып сеңеп кала, җәрәхәте әллә ничә буынга җитә. / Идәндә сабые үрмәли, / Алырга иде бер кулыңа! / Бу соңгы теләге үтәлми, / Чем-кара күзләре йомыла. / Ә аның шикелле илемдә / Меңләгән хатыннар үлгәндер. / Онытма, кешелек, / Ул минем / Әнием иде бит, / Бердәнбер! /
Көенечебезгә күрә, әдәбиятыбызда зур казаныш саналырлык бу Шигырь турында фәнни докладлар язылганы да ишетелми, аңа багышлап әдәби укулар да үткәрелми. Инде без дә Шагыйрь һәм Шигырь бөеклеген аңламаслык булып рухи имгәнә барабыз микән әллә? Алла сакласын берүк!
Тумышыннан ук Тукайлык тәкъдире көтеп торган, яшәү рәвеше белән дә башкалардан үзгә, беркадәр Тукайчарак булган Мөдәррис Әгъләм — шагыйрьлекнең халык каршындагы җаваплылыгын бар вөҗүде белән аңлап эш итүчеләрнең берседер. / Җырны чикләмәгән вакыт, / Ә гомерне чикләгән... / Рәнҗеп туктамасын / Сиңа /Халкың тапшырган каләм! — / дип язды ул «Синең кулда каләм...» шигырендә.
Бөек Тукайга багышлап шигырь-поэма язмаса, шигъри сүзен Тукай бизмәненә салып үлчәмәсә, ул шагыйрь Мөдәррис Әгъләм дә булмас иде. Аның поэмасы «Тукайдан хатлар» дип исемләнгән. Тукайның Фатих Әмирханга язган хатыннан «Мин әле кая барам?» дигән сүзләр Мөдәррисне бигрәк тә уйландырганга охшый. / — Кая барам? — Бирсәм шул сорауны, / Дөнья белән дөнья бәрелгәндә, / Ярар микән? / Ә Тукай бит биргән / Миннән авырырак хәлендә дә... /
РӘФЫЙК ШӘРӘФИЕВ
102
Бу тирән мәгънәле сорау хакимнәребезне дә уйландыргаласа ни әйтер идең дә бит... Мисалга, хәтәр референдум чорын Ходай ярдәме белән имин һәм җиңүле кичеп, хөр дәүләтчелекне торгызу юлына баскач та, ниндидер Шартнамә, аның да зәгыйфь туган кыска гомерлесе белән язмыш дилбегәсен кача-поса гына Мәскәүләр кулына илтеп бирүченең уенда ни булган, нигә ул үз-үзеннән «Мин әле кая барам?» дип сорамаган? Референдум алды көннәрендә халык арасыннан чыкмаган түрәләр- җитәкчеләр Шартнамә алдыннан ник халык һәм милли җәмәгатьчелек белән киңәшмәделәр? Нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты? / Без каядыр бармак булган идек, / Азат булмак булган идек әле... / Алла бәндәләре булмак булдык, / Ә һаман да
— Мәскәү бәндәләре, — /ди Мөдәррис «Син дә әкиятмени?» шигырендә. Ә Казанның чигенүе ерак тарихта да күп халыклар өчен фаҗигале һәм гыйбрәтле булган, чөнки татар артыннан аларны да җиңелү тәкъдире көтеп торган.
Шигырьдәшләреннән берсе — Равил Фәйзуллин тарафыннан «ил тарихы, халык язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге турында борчылып, әрнеп иҗат итүче шагыйрь» дип бәяләнгән, үзе дә бер шигырендә «Алтын-көмешләргә алданмадык, / Чиксез байлыгыбыз —ил гаме!» дип язган Рәшит Әхмәтҗановның «Ачлык мәйданы» исемле бәйләмен укысаң, «шушындый шигырьләрнең иҗатчысы да мәрхүменнән соң тиз-тиз онытыла барыр икән, Ходаем!» дип гаҗәпләнүдән тыела алмыйсың. Бу кадәресе хакимияттәгеләрдән генә дә тормый югыйсә. Әлеге шигырьләрне радио- телевидениедән укуны, исәпсез концертларда яңгыратуны әлегә кем тыя? Әнә ТНВ телеканалы зур бер төркем кәмитченең мәгънәсезлек чигендәге «иҗат җимеше»н көнгә берничә тапкыр күрсәтеп тора. Андый тапшыруларның продюсеры да мәгънәле ханым, халыкка озын гомерле бик матур җырлар язып калдырган ата кызы югыйсә. Сәхнәләштерсеннәр иде әнә шул тук егет-кызлар Рәшитнең «Ачлык мәйданы»н, Харрасның «Көй эзләү» поэмасын, Илдус, Мөдәррис, Газинур, Рүзәл шигырьләрен! Рольсез торып тилмергән чакларында бүтән актёрлар да концерт төркемнәренә катнашып шигырь укый аладыр? (Түбәнлек түгелдер бу, мәшһүр Василий Лановой да вакыт-вакыт концертта шигырь укып йөргән, дип сөйләделәр.) Уйнаган рольләренең генә түгел, тулы спектакльләрнең бер әйбәт шигырьгә тормаганнары аз мәллә? Күптән түгел ТНВның бер тапшыруында мәшһүр Ренат Таҗетдинов та «вак-төяк уйныйбыз» дип әйтеп салды, җаны әрнеп, кат-кат әйтте. Әйтер дә шул, күпме фаҗигалар кичергән татарның Ренат һәм Әзһәрләре, Равилләре, мәрхүм Наил һәм Хәлилләре кинәнеп уйнарлык, рольләре аша халыкка үз сүзләрен әйтерлек заманча трагедияләре, шундыйны яза торган драматурглары булмасын әле! Референдумның, Татарстан Конституциясе кабул итүнең фәлән-фәлән еллыклары авылларда гына түгел, район үзәкләрендә дә бер мәдәни чарасыз узып тора. «Ачлык мәйданы»ндагыдай шигырьләрдән шәп-шәп кичәләр үткәреп буладыр, ләбаса? Халыкның туксанынчы еллардагы хөр рухын уяу тоту өчен дә кирәк болар. Рәшит Әхмәтҗановның һәм башка фидакарь җаннарның милли хокукларыбызны, гаделлекне, халыкларның тигезлеген даулап эссе кояш астында ачлык тоткан урыннарына һәйкәл утыртып кую да артык булмас иде дә бит, кая инде ул безгә! Һәйкәл куеласы изге урыннар аяк асларында таптала һаман. / Ялган булып су төбенә батасы бар, / Әгәр хаклык өскә калкып чыкмаса. / Дошман таптар каберләрдә ятасы бар, / Халкым болай бер-ике ел йокласа, — / дип язган Рәшит Әхмәтҗанов. Ни хәл итик соң, һәммәбезгә диярлек «җиңел» тормыш кирәк бит. Халыкка түгел, иң элек үзебезгә кирәк, бүген кирәк. / Кол булу бик җиңел —җаныңның / Ил түгел икәнен белдер дә, / Кер, утыр ятларның түрендә — / Тамагың тук булыр бүгенгә. /
Болай турыдан бәреп Рәшит Әхмәтҗанов кебекләр генә яза аладыр һәм шулай язарга халкының иреген, тигезләр арасында тигез яшәргә хокукын яклап ачлык мәйданнарында көйгән фидаи җаннар гына хаклыдыр, бәлки. Аз санлы каләмдәшләре белән бергә шул мәйданда күргән-кичергәннәре генә дә әрнеп-сызланып язу өчен берничә шагыйрь гомеренә җитәрлек булгандыр аның. Ә безгә бер шагыйрьнең кыска гомерендә язганнарын укып һәм һәр шигъри юлыннан диярлек үзебезне танып офтанасы хәзер (шуңа күрә бик укымыйбыз да).
Халыкның тормышын беләсең килсә, ул халыкта балаларның һәм өлкәннәрнең ничек яшәвенә кара, дигән бер акыллы зат. Аналарның ничек яшәве дә ил-халыкның ниндилеген сөйли ала. Үзе бай, үзе әхлаксыз һәм шәфкатьсез дәүләтнең аналары һәм балалары хәле шагыйрьләрне һәрвакыт борчып торган. Рәшит Әхмәтҗановның «Карга каргышы» поэмасыннан менә бу юллар Мөдәррис Әгъләмнең «Бердәнбер»енә аваздаш: / Мондый
ЗАМАН ШИГЪРИЯТЕНДӘ ИЛ ГАМЕ
103
вәхшилекне белми тарих, / Яши торгач, шундый көн килде: / Балалары исән бар әнкәләр / Ач үлемгә хөкем ителде. / Соңгы кабымнарын айлар буе / Безгә бирә-бирә үлделәр. / Ә алар бит сөргеннәрдә түгел, / Иген кырларында иделәр. /
Ямьсез шаяру белән әйтсәк, хәзер бездә балалар, түрә-чиновниклар кебек үк, өстен сыйныф санала үзе, чөнки икесе дә, авырсалар, чит илләрнең дәрәҗәле хастаханәләрендә дәвалана. Аерма шунда гына, балалар гади халыктан тиенләп
104
җыелган хәйрия акчасына, ә түрәләр шул ук халыктан хөкүмәт һәм бай хуҗалар сыгып алган миллионнарга дәвалана. Без укыган чордагы бер китапта язылганча, берәүләргә — клиндер, икенчеләргә аның уртасы.
Рәшит Әхмәтҗановның «Җавап» шигырен укыйм. Алар утырган Ачлык мәйданына Рифкатьнең авылдашы килгән, янәсе, хәл белешә: / Үләсез бит инде, туктагыз, — ди. / Ул әйткәнне гүя бу белми. / Егетебез тыныч. Тыңлап тора. / Сыңар керфеге дә селкенми. / «Качып кына бераз ашагыз сез...» / Катып кала Рифкать бер мәлгә. / — Безгә ашау — үз халкыңны ашау, / Кеше ашаганың бар мәллә?! /
Рәшитнең Ачлык мәйданындагы көрәштәше, шигърияттәге туганы Газинур Морат та үзенең «Ачлык» поэмасында әлеге «авылдаш» кебекләрне якыннан белеп сурәтли. / Улымны телсез калудан / И Тәңрем, үзең сакла. / Сакла хәтерсез калудан, / Сакла Иделен, йортын. / Сакла берүк — / Хәтеребез / Болай да ярым-йорты. /
Тарихи хәтеребезнең ярым-йортылыгы Газинур Моратның байтак шигырьләрендә үзәккә алып бәян ителә. Чөнки вәзгыять шундый: исәпләмәсәң — түзәрлек, исәпләсәң — үләрлек, шуңа күрә исәпсез-уйсыз гына яшәргә маташабыз да. Хәтеребезне буташтыру, телебезне бетерү, татарны бүтән милләтләр арасында «эретү» дигәндә безнең бик үк федераль булмаган үзәкнең Сталинчы-Столыпинчы чиновниклары һәм галимнәре әллә нинди нечкә алымнар уйлап таба, өстәвенә, байтагыбыз аларга ярдәм итә. Милли сәясәтчеләребез исә гел азая. Хәер, соңыннан аңлашылганча, аларның байтагына Татарстан мөстәкыйльлеге дә хосусый байлык, балаларына зур мөлкәтле урын йолкып калу өчен генә кирәк булган бит. Андыйларга милләтең ни дә, телең ни? Кайберләре каләм ияләренә дә «Бик акыллы булгач, ник бай түгел соң син?» дип кенә җиффәрә. (Каләм ияләренең «ник бай түгел»леген Рәшит Әхмәтҗанов бер кыска шигырендә болай аңлата: / И пәйгамбәр шагыйрь, кичер Илне, / Хәбәр килде менә әле генә: / Соңгы китабыңның әҗеренә / Таш та куеп булмый кабереңә...) /
«Ачлык» поэмасы безне үткәнебезгә дә, бүгенгебезгә дә ачыграк күз белән карарга чакыра, чөнки киләчәгебез шуңа бәйләнгән. Ваемсызлыктан изрәп никадәр озак йокласак, уяну шулкадәр кыен, милләт үтәсе ачлык мәйданнары күп булачак. Оттырышлар болай да хәттин ашкан. Татар да күп «ачлык» ларга күнде-күнекте. Аз санлы милләттәшләребезгә бирелгән хокукларны һәм биниһая зур матди байлыкны безнеке дә дип хис итә алсак, ярыйсы яшибез булып күренәчәк. Шуннан ераккарак карарга да кирәкмидер, бәлки? Газинур Морат бу турыда болай уйлана: / Танк белән таптарга да була, / Атарга да була безләрне. / Буй кыскара, уй кыскара бара, / Яши икән халкың тезләнеп. /
Татар җаныннан алып язылган, хөрлеккә чакырган, телсез-моңсыз яшәүләрне кимлек санаган шигырьләрен онытмасак, бу даулы елларның шагыйрь Рәшитләрен, Әюпләрен, Мөдәррис һәм Зөлфәтләрен чынлап та халык арасында, исән каләмдәшләре Равилләр, Илдуслар, Газинурлар янында калгандай хис итәрбез, иншалла.