Логотип Казан Утлары
Повесть

СЫНАУЛАР (дәвамы)

БӘЯН
Син кайларда, әти...
Ноябрь ахырларында кискен салкынайтып җибәрде. Урамда бик озак басып та
торып булмый, җил өйгә куып кертә. Барысы да тизрәк кар яуганын көтәләр. Җир
туңып, ярылып-яргаланып бетте, бу салкынга ул да чыдый алмый, күрәсең...
Урамга чыгарга исәп тә юк, буш вакыт булганда, имтихан эшләре белән утырам.
Татар һәм рус теленә артык басым ясамыйча, кул астында гел математика гына.
Биремнәрне үтәгәндә, кайбер урыннарда Роза апаның аңлатканы искә төшә. Хәтта
кайсы урында тормыштан нинди мисал китергәне дә күңелдә. Бернинди укытучының
да сөйләгәннәре шулай исемдә калмый минем. Роза апаның үзенә генә хас бер серле
көче бар микән әллә?!
Тышкы ишек «чарт» итеп ябылды, өйгә әни килеп керде. Хәзер ул борын тартып,
иркен генә сулыш алып куячак. Кышкы салкыннан туңып, өйгә хуш ис алып керә ул.
Җай гына өске киемнәрен сала да минем ишегемне ачып карый: әзерләнәмме мин,
юкмы?! Югыйсә, кайвакыт дәреслек астына башка китап куеп укып утырган чаклар
да була. Тик бу очрак мондый түгел. Математикага кереп киттем, һәр эшләнгән бирем
- кечкенә генә җиңү! Шуңа да мавыгып, кызыгып эшли башлыйсың.
- Өйдә кешеләр бармы? Исәнлекләр ничек?
Монысы күрше Әлфия апа. Ул һәрвакыт шулай кергәләп-чыккалап йөри. Мин
яратмыйм аны, өйгә кереп бөтен хәлләрне белеп чыгып китә дә аннары берне биш
итеп калганнарга сөйләп йөри. Үзе ялгыз яши ул. Шуңа да парлыларны яратмый.
Кухня ягында әни белән сөйләшкәннәре ишетелә. Хәзер әти хакында сораячак.
Аннары үзенең хәлләрен сөйләп җибәрәчәк. Минем уйларымны ишетте ахрысы,
әниемнән сорап куйды.
- Рәфидә, Гариф күренгәне юкмы соң?!
- Юк инде, Әлфия. Кая безгә килсен инде ул хәзер. Яшь Салисәсе белән мәш
киләдер. Инде улы тәпи йөри башлагандыр. Бездә аның эше юк инде.
- Иии, дөньясы. Нишлисең бит. Мужигың да китә, башкасы да. Ярар, борчылма.
Ходай ярдәм бирер. Табылыр әле, сиңа тиңе дә, дим.
- Хәзер ярлар өмет итмим инде, юкны сөйләмә. Ходай шул бердәнбер кызымнан
аермасын. Әле ярый ул бар. Аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм
хәзер.
Әни монысын юри, миңа ишетелерлек итеп әйтте. Беркайчан да миңа мондый
сүзләрне күзгә-күз әйтми ул. Күзе гел яшьләнергә генә тора. Әй, язмыш. Нигә генә
әткәй шул Салисә апаны яратты икән? Язмышлар шулай язылгангамы? «Язмыштан
узмыш бар, язмышны үзгәртү үз кулыңда», дип әйтүчеләр дә бар бит. Тик бу очракта
узмыш була алмыймыни? Хәер, минем хәзерге вакытта математик биремнәр белән
тулган баш аңлый алмаслык нәрсәләр күп шул ул дөньяда...
Дәвамы. Башы 7, 9 нчы саннарда.
***
Әй, әти... Кайларда икән син хәзер. Ичмасам, юлыма да очрамыйсың бит. Әллә
сине югалту хәсрәтеннән дымланган күзләремә карарга куркасыңмы? Мин бит сине
АК ҖИЛКӘН
183
бик яраттым, әти. Ләкин син безне ташлап киттең. Тик шул көндә минем өчен үлдең
син, уйларымда сине хәтер туфрагына җирләдем. Синең хәлләрең ничек икән? Безне
сагынган чагың була микән? Әллә яшь улың белән безне уйларга вакытың да
калмыймы? Күңелемә син иң кирәк вакытта янәшәмдә түгелсең. Ниндидер чит,
кырык ата баласы сиңа әти дип дәшә, син тапканны ашый, синең теләкләреңне
ишетеп яши. Синең барлыгыңны тою миңа хәзер бер рәнҗүгә әйләнде. Безне ташлап
киткән көннән башлап мин сине күрә алмыйм, әти... Исеңдәме, көз кергәндә, синнән
кошларга җимлек ясатып ала идем. Аны безнең тәрәзә төбенә кадаклап куя идек тә,
җим салып, кошларны күзәтә идек. Хәзер җимлек тә юк, чүплектә чыр-чу килгән
кошларга карыйм да сине сагынам. Исеңдәме, зал бүлмәсенә телевизор карарга
чыккач, йоклаганга салышып яткан чагым. Син көчле кулларың белән күтәреп алып,
мине бүлмәгә алып кереп, караватка сала идең. Бераздан мин көлә-көлә яңадан чыгып
утырам. Шулай ике арада йөри-йөри чынлап йокыга китәм. Хәтта үземнең сабый
чагымны хәтерлим. Әнинең бертуган абыйсы үлгәч, әни бер атнага аларга китеп
барды. Шулвакыт мин бик каты авырып киттем. Син мине юрганга төреп хастаханәгә
алып менгән идең. Анда бер төн кунып, хәлем яхшыргач, җылы юрганга төреп,
кышын, чатнама суыкта өйгә алып кайттың... Шунда мин тәүге кат йолдызларны
күрдем. Шунда тәүге тапкыр йолдызлар хәтеремдә калган...
Ә бит мин сине җибәрергә теләмәгән идем. Салисә апа «Рәфидә Гарифны өеннән
куып чыгарган», дигән гайбәт тараткач, сезгә үзем килдем. Рөхсәт сорамыйча өйгә
үттем. Ниятем йөземә чыккан иде бугай, мине күрүгә, балалар шым булдылар. Кухня
кырында Салисә апа токмач җәя бугай. Эчтән генә нидер көйли, бармагындагы алтын
йөзегенең уклауга «шак-шык» итеп бәрелүеннән ләззәт ала иде. Тынлыкны бозып:
«Исәнмесез», - дип дәштем. Салисә апа, мине күрү белән, кулыннан уклавын төшереп
җибәрә язды. Еш-еш сулый, аннан, үз-үзен кулга алып, миңа дәште.
- Гариф янына килдеңме? Ул анда, юынгычта иде бугай...
«Әтиең янына килдеңме» дә дими, исемең белән дәште. Мин ул күрсәткән якка
үттем. Син битеңне юа идең. Бигрәк җирәнгеч булып тоелдың син миңа шулвакыт.
«Әйдә, әйдә, юын. Тик су белән генә күңелебездәге яраларны юып төшерә алмассың»,
- дидем мин эчтән генә.
- Айсылу? Нишләп йөрисең?
- Килдем әле, әти. Яшь хатыныңның теле тик тормый бит, әни хакында теләсә
нәрсә сөйләп йөри. Без сине өйдән куып чыгардыкмыни?
Син, минем кыза башлавымны сизеп, тышка алып чыгып киттең.
- Юк сүздер ул, кызым, Салисә апаң андый кеше түгел...
- Нәрсә, аңыңны гына түгел, авызыңны да томаларга өлгерде мәллә Салисәң?
Минем тавышымны ишетеп, Салисә апа да йөгереп чыкты.
- Нишлисез, нәрсә бара монда?
- Бар, Салисә, кереп кит әле, - дидең син, үрсәләнеп.
- Кермәсен, калсын. Үзенең сүзләре өчен үзе җавап бирсен! Минем әни хакында
ничек шулай сөйли аласың, оятсыз. Әниемнең кисеп аткан тырнагына да тормый
торган нәрсә!
- Кем, минме? - диде Салисә апа, яшенә буылып.
- Сез! Әтине тартып алу гына җитмәгән, төрле гайбәт сөйләп йөрисез! Оятсыз
сез, әле оялмыйча ана исемен күтәреп йөри!
Мине син ишек төбеннән өстерәп алып киттең. Салисә апа ишеккә сөялеп калды.
Тавышка өйдән бер көтү бала йөгереп чыкты.
- Мәңге рәхәт күрмәс кешеләр сез, - дип кычкырдым мин. Бот буе балалар Салисә
апаның аякларына сарылдалар. Кечкенә Кәрим исә күзләрен мөлдерәтеп итәк
артыннан карап тора. Тагын әллә ниләр әйтергә теләгән идем, Кәримне кызгандым.
Әнисе шундый булганга бала гаепле түгел бит...
Әни, сезгә баруымны белгәч, уңлап-суллап яңаклады. «Нәрсә кирәк сиңа, ни
җитми. Атаң кебек өйдән чыгып китәргә җыенасыңмы? Киткәннәр кире кайтмый,
184
яратканнар ташлап китми! Минем хакка талашып йөрүеңне тагын бер ишетим әле!
Мин үзем өчен үзем дә җавап бирә алам!» Аннан мине кочаклап елап җибәрде ул.
Нинди хәлгә төштек бит, Ходаем...
- Ярый, Рәфидә, исәнлектә, яме. Үзең дә кергәләп йөре. Мин бит берүзем, ни...
Ялгыз, минсиңайтим.
- Ярар. Эшләрдән бушасам кереп чыгармын, Әлфия.
- Ярар, ярар... И, чукынган! Карале, бер кәсәгә катык оеткысы салмассың микән,
шуны сорарга кергән идем, онытып чыгып барам лабаса...
Турыга бәреп әйтә алмаган...
- Ничек оялмыйча минем өстәлемә кул тидерә алдыгыз! Оятсызлар сез! Әллә
сезгә карап торган ундүрт бала миңа бер сүз дә әйтмәс дип уйладыгызмы?!
Җавапларыгыз начар булса, кабат барсын да такта янында аңлар идек! Оятсызлар сез!
Математика дәресенә бераз соңга калган идем. Мине ишектән әнә шундый сүзләр
каршылады. «Керергә ярыймы», дигән соравыма Роза апа күзлеген төшереп ым
какты. Сыйныф тып-тын. Нәргизә белән Радик кына басканнар. Эшнең нидә икәне
бермә-бер аңлашыла иде.
- Сез генә төзәткәннән берәр нәрсә үзгәрер дип уйлыйсызмы? Башкаларның да
сезнең кебек үк яхшы билге аласы килә. Нәрсә, Ранилның бишле аласы килмиме,
Гөлчәчәкнең чирекне яхшы билгегә тәмамларга теләге юкмы? Әллә сез генә Алланың
кашка тәкәләре булдыгызмы? Кем сезгә шундый ирек биргән, кем кушкан?
Радик, иелгән башын күтәреп:
- Роза апа, үпкәләмәгез инде. Бу хәл башка кабатланмаячак...
- Дәшмә, Радик! Әлбәттә, кабатланмаячак. Мин эшләрне дәрес башында
эшләтәчәкмен дә, шунда ук тикшереп, билгеләрен дә куячакмын. Иң беренче
сезнекен, шпионнар! Оятсызлар! Күзгә карап артка тибүче кешеләр сез.
Ышанычымны акламадыгыз...
Роза апа соңгы сүзләрен әрнү белән әйтте. Хәер, ни буласы алдан ук билгеле иде
бит инде. Роза апаның сыйныфында укучы, шоколад яратудан черегән алгы тешле
әләкче Фәнил барысын да укытучы апага әйтәчәк... Хәзер исә Роза апа Радик белән
Нәргизәгә бер дә ышанмаячак һәм һәр эшләренә дә зур шикләнү белән карыйсын көт
тә тор. Кыңгырау шалтырагач та, бер кем дә урыныннан кузгалмады. Тактага язган
өй эше номерларын күчергәч кенә чыгып киттек. Чып-чын тәрбия дәресе булды бу...
...Көзге каникуллар тәмамланып, яңадан мәктәпкә аяк бастык. Сагындырган икән
мәктәп, сагындырган... Өйдә әнигә булышып, йокы туйганчы йоклап ятсак та, шушы
йорт барыбер безне үзенә дәшә. Өмә вакытында зәңгәр төскә буяган капка да күңелгә
якын. Ишекне ачып керүгә үк, үз эченә тарта мәктәп. Әнә куыша-куыша башлангыч
сыйныфлар йөгерешә, беренче каттагы теннис өстәлендә дәресләрне тозларга яраткан
унынчы сыйныф егетләре «рекорд» куя, гөлләрне кем сындыруын һәм стена
плакатларының кырыйларын кем тишкәләвен таба алмыйча азапланган техничка
Сәвия апа...
- Нишлибез соң инде? Ясатабызмы-юкмы бу альбомны? Төгәл бер фикергә килә
алмадык...
Сыйныфның яртысы каршы, яртысы риза иде.
- Сез ничектер, мин барыбер ясатам! Фотога төшәрсез дә алмассыз! Истәлек
булып миңа калыр, - диде Илһам.
- Чыннан да... Күбебез, тугызынчы сыйныфны тәмамлап, укырга китсәк әгәр дә...
- Үзеңне күрәсең килсә, көзгегә карарсың!
- Ә син - маймыл күрәсең килсә - кара. Көзгесен үзем бирәм!
...Шулай да ясатырга булдык альбомны. Шушы көннәрдә фотограф килеп
төшереп китәргә тиеш иде.
Шулчак Ранил сумкасыннан фотоаппарап чыгарды.
- Минем монда фотоаппарат бар! Әйдәгез, барыбыз да бергә истәлеккә төшәбез.
Җыйнаулашып басыйк.
АК ҖИЛКӘН
185
Ул арада этешә-төртешә тезелешеп баса да башладык. Илһам иптәшкә
сыйныфтагы скелетны да алды.
- Нуу, елмаегыз инде. Сез нәрсә, зиратка барган төсле басканнар.
- Бәлки зиратка да барырбыз әле бу экзаменнар белән...
- Тәүбә диген!
Ранил барыбызны билгеле бер тәртиптә тезеп тә чыкты. Тик йөзгә барыбер елмаю
өсти алмады. Хәер, нигә елмаерга... Нәргизә белән Радикны әле генә Роза апа
«пешереп» чыгарды, ә калганнарның сынаулар белән баш каткан.
- Илһам, нигә скелетны шулкадәр кочакладың? Биленнән кочакла, вәәәт. Ныграк
тот, курыкма. Бу бит сиңа Миркасыймовнаның биле түгел!
Сыйныф дәррәү көлеп җибәрде. Мин ни булганын аңламасам да, башкалар
көлүенә кушылдым. Илһам, скелетны бер читкә атып, бер-ике «затлы» сүз кыстырып,
Ранилны сыйныфтагы парталар өстеннән куа башлады. Без көлгән арада «черт»
иттерергә өлгерде тагын...
Миркасыймовнаның бил вакыйгасын мин һаман төшенмәгән идем әле. Физика
башланыр алдыннан Радик барсын да сөйләп бирде. Көлдем рәхәтләнеп. Бар
нәрсәнең сере шул «Көзге бал»да икән. Дикотека тәмамланыр алдыннан техничка
апалар чыгып киткән һәм зал дөм-караңгыда калган. Ара- тирә кәрәзле телефон
яктысы гына булган. Илһам шушы арада ничә еллар җавап ала алмаган мәхәббәте
Айгөлне күреп алган. Төшләрендә мендәр кочып, Айгөл дип үбә-үбә саташкан егет
аны караңгыда барып кочакларга уйлаган. Тик ул күргән «Айгөл» тәртипне саклар
өчен кергән Галия Миркасыймовна булган. Илһам аны барып кысып кочаклагач, бер
рәхмәт төшкересе утны кабызган.
Радик сөйләп бетергәч, Илһамны чын күңелдән кызганып куйдым. Хәер, бер-ике
ай көлеп йөрерләр дә туктарлар. Айгөл бу турыда ни уйлаган икән? Якын кешесенең
мыскыллы карашын күргәч, икеләтә авыр булгандыр инде Илһамга...
***
Иртән тыкрык башында Алмазның машинасы күренгәч аптырап киттем. Көзге
балдан соң мине ничек озатса, шул килеш урынында басып тора. Ә бәлки ул монда
мине сагынып килгәндер?! Юк, булмас, Казанда бит ул! Ышанмыйча номерларына
күз салдым. Шулар! Алдагы көпчәкләрнең буш булуын күреп туктап калдым. Менә
нидә икән сәбәп. Икесендә дә шактый зур тишекләр бар. Димәк, юри эшләнгән...
Димәк, Динар?! Унбердә укучы «якын» дустыма үпкә туплап, мәктәпкә ашыктым.
Беренче дәрес башланганчы сыйныфына кереп эзләсәм дә таба алмадым. Ярар,
күрешербез әле барыбер.
Биология башлангач, апа сыйныфны барлап, журналга теркәп чыкты. Бары тик
Гәрәева гына юк, калганнар барысы да монда. Гүзәлнең дәресләргә йөрмәве мине
борчуга сала иде. Каникулдан соң инде бер атна укыйбыз, әле һаман мәктәптә
күренгәне дә юк, хәбәре дә ишетелми. Бүген кайтышлый сугылырга булыр. Кем белә,
бәлки авырып ятадыр...
Дәресләр тәмамланып, өйгә кайтырга чыккан идем, мине Динар куып җитте.
- Айсылу! Айсылу, тукта әле! Бүген мине эзләгәнсең, диләр. Ни булды?
- Сорап торасыңмы тагын, - дидем мин, аңа үпкәле караш ташлап. - Мин сине
якын дуска санап йөри идем, ә син? Ничек шулай эшли алдың?
- Аңламадым. Ни эшләдем соң мин сиңа?!
- Нигә Алмазның машина көпчәкләрен тиштең? Теге юлы, ул мине озаткач...
Көзге балдан соң. Миңа туры бәреп әйтә алмадыңмыни?!
- Айсылу? Нинди фантазияләр бу? Берни дә эшләмәдем мин! Гаепләмә мине
юкка!
- Син, - дидем мин, сулышымны акрынайтып, - син - адәм актыгы. Ошамыйсың
син миңа, йөрмә минем арттан! Кеше әйберенә кул салгансың, аның бәясе дә шактый
186
бит! Кай җирең белән уйладың син, Динар?
- Между прочим, синең Алмазыңны Зәлия белән күргәннәр әле, бик беләсең
килсә.
- Алдалама, Динар! Башка бер сүзеңә дә ышанмыйм! Шундый түбәнлеккә
төшәрсең дип уйламаган идем!
Динар арттан нидер кычкырып калды, ишетмәдем. Үзебезнең урамга йөгердем.
Кабат йөгереп килеп, кулымнан тотып алды.
- Минем эш түгел бу, Айсылу. Ышан! Йөрмә син ул Алмаз белән, синең тиң
түгел ул...
- Аның синнән меңгә якшырак булуыннан көнләшәсең син! Килеш минем
сүзләр белән! Аңа үпкәңне туры бәреп әйтергә иде, ә порча чужого имущества - статья
ул, бик беләсең килсә!
Ул басып калды. Бер сүз дә дәшмәде. Аннан:
- Туры бәреп әйтә алмаган сүзләр бар шул миндә, Айсылу, - дип кычкырды.
Өйгә кайтышлый Гүзәлләргә кердем. Ул бик каты авырып яткан булып чыкты.
Хәлләрен белеп, мәктәп маҗараларын сөйләшеп саубуллаштык...

Дәвамы киләсе саннарда