Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН

Илнең язмышы бик хәвефле булган 1941 елда ук, язучыларыбызның күбесе, Ватанны,
Туган илне фашист-кабахәтләрдән сакларга Кызыл Армия сафларына басты, кулына корал
алды, сугышның бөтен авырлыгын һәм газапларын үз җилкәсендә күтәрде, бөтен
сынауларын баштан кичерде, атакаларга барды, суларны, утларны кичте, илеб езнең
азатлыгы, бәйсезлеге өчен канын, җанын аямады.
Ул көннәрдә фронттагы язучыларыбызга һәм журналистларыбызга бик зур бурычлар
йөкләнгән иде. Беренчедән, алар дошманга каршы батырларча сугышырга, икенчедән, язарга,
иҗат итәргә, ялкынлы сүз белән сугышчыларны рухландырырга, ут астында да, бомбалар
шартлаганда да, Муса Җәлилнең образлы сүзләре белән әйткәндә, «палач балтасы астында
да» язарга тиеш иде. Алар бу бурычларны намус белән үтәде.
1942 елның июленнән татар телендә фронт газеталары чыга башлый. Татар язучылары,
журналистлары шул газеталарда хәрби корреспондент яки корреспондент- оештыручы, иң
кимендә корректор буларак хезмәт итә.
Хәрби корреспондентлар барлык фронт газеталарының төп фигуралары була. Менә шулар
инде оборона вакытында да, һөҗүм вакытында да, һәр көнне батыр сугышчылар сафында
фашистлар өстенә атакага бара, хәрби операцияләрдә катнаша, дошман уты астында окоптан-
окопка йөреп, батырларны күреп, алар белән таныша, сөйләшә һәм яза. Хәрби
корреспондентлар солдатлар белән бергә фронт тормышының бөтен авырлыкларын кичерә,
сугышчыларның тиңдәшсез батырлыклары турында сөйли, иҗади осталыгын бертуктаусыз
камилләштерә, басма сүзнең тәэсир итү көчен арттыра.
Хәрби корреспондентлар командировкага бер айга, кимендә ике атнага бара. Менә шулар
инде Бөек Ватан сугышының тарихи елъязмасын яза. Аларның сугышчан язмаларын да,
хәбәрләрен дә, репортажларын да, мәкаләләрен дә, очеркларын да бөртекләп җыеп,
матбугатта чыгарып, халкыбызга җиткерәсе иде.
Сугышның кайнар көннәрендә хәрби корреспондент сугышчы да, кирәк булса, командир
да булып китә. Тиз генә каләмен куеп, кулына пистолет яисә автомат ала, дошман
траншеясына бәреп керә, үлем белән күзгә-күз очраша, ә сугыш тынгач, буш вакыт табып,
газетага хәбәрләр, мәкаләләр, очерклар, ялкынлы шигырьләр яза, батыр сугышчыларның
исемнәрен мәңгеләштерә.
Хәрби корреспондентның сугышчан әсәрләре еш кына ут эчендә, һич югы окоп
шартларында, землянкадагы сукыр лампа яктысында языла. Ул фронт хәлләрен
158
сугышчыларга җиткереп тора, сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән
солдатның рухи дөньясын ачып сала. Бу язмалар сугышчыларны канатландыра, рухын күтәрә
һәм аларны яңа батырлыкларга чакыра.
Шул елларда ут эчендә йөрүче татар язучылары сугыш тынган арада вакыт табып, бер-
берсе белән даими рәвештә хат алышып торган. Бу хатлар дошманны җиңүгә зур ышаныч,
шундый авыр көннәрдә дә татар әдәбиятының, каләмдәшләренең язмышын кайгырту үзара
иҗади дуслык хисе белән сугарылган.
Язучылар алгы сызыкта булганда, гади солдатлар кебек, окоп стеналарына сөялгән хәлдә
кәгазьне йә көрәккә, йә итек кунычына, йә котелок төбенә куеп хат яза. Алар әнисен дә,
туганнарын да, бала-чагаларын да, җанкисәген дә сагына. Ак каен агачының яз ачылган тәүге
яшел яфракларын да сагына... Бу хисне җаны-тәне белән басарга тырыша. Йөрәкләрне сагыну
хисләре тырнап тормаганда, ут астына керү дә, ялкын эчендә йөрү дә ансатрак.
Язучы Афзал Шамовның шәхси архивында Бөек Ватан сугышы чорына караган бихисап
документаль материал саклана: унбиш фронт дәфтәре, 1943-1945 елларда Калинин һәм
Беренче Балтыйк буе фронтларында язучы үзе очраткан һәм алар
турында газетага язган сугышчыларның исемлеге (биш йөздән артык исем!), дистәләрчә
фронт газеталары, фронтта төшерелгән рәсемнәр, сугышчан листовкалар, солдат хатлары.
Алар арасында фронттагы каләмдәш дусларыннан килгәннәре дә, әтиемнең фронттан өйгә
язганнары да бар. Алар әбиемә, әниемә, дүрт баласына, туганнарына язылган. 161 хат! Төрле-
төрле кәгазьләргә язылган алар. Барысы да әтинеке, аның уйлары, фикерләре, хыяллары...
Татар язучылары башта хатны рус телендә язган. Цензура аркасында рус телендәге хатлар
тизрәк — атна-ун көн, татар телендәгеләр — бер ай чамасы, гарәп графикасындагылар өч
айлап барган.
Өчпочмаклы хатлар... Фронт хатлары... Алар гадәттә гади графит яки химик карандаш
белән язылган, кайберләре, еллар үтү белән, саргая башлаган, танымаслык хәлгә килгән. Бик
күп хатлар вак, хәтта чамадан тыш вак хәрефләр белән төрле кәгазьләргә (папирос, әйбер төрә
торган кәгазьләргә) язылган. Мондый хатлар хәзер төрле архивларда, музейларда һәм аерым
кешеләр кулында изге һәм мөкатдәс ядкарь булып саклана.
Бу хатларны табу, уку теләге мине Татарстан Республикасы Милли архивына алып килде.
Анда Язучылар Союзы фондында казынып, мин башта әтиемнең хатларын гына укыдым.
Эзләнүләр барышында, әтинең каләмдәшләре язган хатларга да юлыктым. Максатым —
аларны җыеп-барлап, китап итеп бастырып чыгару.
Соңгы елларларда Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге Россия Федерациясе Саклану
министрлыгының Үзәк архивындагы бүләкләү кәгазьләрен дә уку бәхетенә ирештем, татар
фронтовик-язучылары турында күп кенә яңа, кызыклы һәм кадерле мәгълүматлар таптым.
Аларны белү һәркемгә кирәк, чөнки Бөек Ватан сугышы чоры — ул инде чал чәчле ТАРИХ.
Язучыларның фронт хатлары һәм бүләкләү кәгазьләре белән элек тә кызыксынучылар,
билгеле, булгандыр, ләкин, кызганычка каршы, бүгенге көнгә кадәр алар китап итеп дөньяга
чыгарылмаган. Аларны ике, хәтта өч том итеп бастырып чыгарасы иде, яшьләр укысын, данлы
бабаларының, туганнарының батырлыклары белән горурлансын, гыйбрәт алсын иде.
Хат авторлары арасында — сугыштан кайтмаган, изге җиребез өчен гомерен биргән
күренекле шәхесләр: Моабит төрмәсенең салкын камераларында, кулына богау кидерелгәч
тә, фашизмга каршы көрәшүен дәвам иттергән герой-шагыйрь Муса Җәлил, Көнчыгыш
Пруссиядә Кёнигсберг шәһәре янында барган каты сугышларның берсендә батырларча һәлак
булган шагыйрь Фатих Кәрим, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә,
ерак Альп таулары итәгендә мәңгелеккә ятып калган күренекле шагыйрь Нур Баян,
Польшадагы Згеш шәһәренең хәрби госпиталендә вафат булган Гадел Кутуй, әле яңа гына яза
башлаган, әдәбиятта беренче адымнарын атлаган яшь шагыйрьләр Мифтах Вәдүт, Касыйм
Вахитов һәм Исхак Закиров, прозаик һәм тәрҗемәче Кәшфи Басыйров хатлары да бар. Ил өчен,
халык бәхете өчен җаннарын аямаган, каннарын кызганмаган батырлар алар.
Сугыштан исән-сау туган иленә әйләнеп кайткан язучылардан Афзал Шамов, Габдрахман
Әпсәләмов, Ибраһим Гази, Госман Бакиров, Мәхмүд Максуд, Сибгат Хәким, Шәрәф Мөдәррис,
Шәйхи Маннур, Гариф Галиев һ.б. хатлары да бар.
Тылда эшләгән язучылар да Казаннан фронтка каләмдәш иптәшләренә хатлар җибәреп
торганнар, алар белән элемтәдә булганнар. Болар — Гомәр Бәширов, Гази Кашшаф, Фатих
Хөсни, Хәмит Ярми, Әхмәт Ерикәй һ.б. Яхшы кәгазьгә кара белән язылган бу хатлар,
кызганычка каршы, бик аз.
Хатларның күбесе ут эчендә язылган булса да, аларда зар, әрнү, сыкрану әсәре юк. Аларда
дошманны тар-мар итү, җиңеп кайту турындагы ялкынлы теләкләр белән бергә киләчәк
матур тормыш турындагы уйлар, хыяллар гына бар. Алардан әле дә дары исе, окоп исе килә.
Аларда — батырлык хисе.