Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХАТИРӘЛӘР - УЧАК КӨЛЕ АЛАР

 

                               Тере һәйкәлләр

Тереләргә һәйкәлләр юк,

Бәхәсле булганнары.

Үлгәннәргә генә бары

Мәйданга куйганнары.

Әй, яугирләр, сезнең гомер —

Тиңдәше юк батырлык.

Үлгәчтен дә һәрберегез

Иәйкәл булып басарлык.

Сезгә һәйкәл булмас, бәлки, —

Илдә төрлечә хәлләр.

Сез болай да безнең өчен

Үлмәс тере һәйкәлләр.

Туган туфракта каныгыз,

Ил күгендә даныгыз.

Тере һәйкәл булып шулай

Арабызда калыгыз!

Безнең белән калыгыз.

Урмандагы сөйләшү

  • Ни диярсең, кочакласам сине, имән?
  • Бүлешермен үземдәге ныклык белән.
  • Ни диярсең, кочакласам сине, каен?
  • Аклык артыр синдә мине кочкан саен.
  • Ни диярсең, кочакласам сине, усак?
  • Бар чирләрең миңа күчеп бетәр шул чак.
  • Зар ишеттем имән, каен һәм усактан:
  • Без бит сезгә ярдәм өчен әлмисактан.
  • Тик кешеләр горур, безне санламады,
  • Табигатьне бернигә дә санамады.
  • Бушка гына булды барлык ялварулар,
  • Юккамыни безнең көзен саргаюлар...

Аэропорт юлында

Аэропорт юлында тирәктә

Бу нәрсә? Комачмы кызара?

Комачтан хәрефләр кычкыра:

«Мин сине яратам, Дилара!»

Юлчылар язуны укый да

Сөйләшеп алалар үзара:

«Кара син, ниндидер егетне

Арбаган ниндидер Дилара».

Аһ, нигә соң әле сулкылдый

Күңелдә онытылган бер яра?

Яңадан алдыма баскандай

Авылның чибәре Дилара.

Ничә ел шул сүзне әйтергә

Базмадым мин — гашыйк бичара.

Гомерлек үкенеч калдырып,

Юлымнан югалды Дилара.

Алып оч, самолёт, яшьлеккә,

Нәрсә ул очкычка бу ара!

Мин аңа кычкырып эндәшим:

«Мин сине яратам, Дилара!»

Очмый шул самолёт үткәнгә,

Тик юкка уйларым болара.

Кавышып яшәгез, билгесез

Гашыйк һәм билгесез Дилара!

 

                          Еллар арасында

Мин генәме, аны күпләр әйтә:

Чибәрләр күп Уфа каласында.

Язмышыңны күргән кебек булдым

Бер чибәрнең җылы карашында

Утыз белән кырык арасында.

Өмет дигән нәрсә бик тиз генә

Сүнми икән адәм баласында.

Шушы чибәр белән очмак булдым

Хыялымның зәңгәр чанасында

Кырык белән илле арасында.

Чана очамыни! Очалмадым,

Үкенүләр — йөрәк ярасында.

Өметләрем йолдыз булып очты

Селкенгәндә гомер арбасында

Илле белән алтмыш арасында.

Инде хәзер кемнәр чагыладыр

Чибәрләрнең серле карашында?!

Ә мин бары йолдызларга карап

Яшәп ятам Уфа каласында

Йөгереп үткән еллар арасында...

 

                      Иелгән башлар

Иелгән башны кылыч кисми.

 

Кылыч янамый, дигәннәр, Иелгән башка.

Ә иелмәгән башларның

Язмышы башка.

Аларның баш очларында

Уйнаган кылыч.

Елга-елга каннар аккан,

Туймаган кылыч.

Каберләре өстендәме

Өелгән ташлар?

Исән калган, имин калган

Иелгән башлар.

Нәрсә генә әйтә алсын

Иелгән башлар?

Иелгән шул бахыр башлар

Безгә охшашлар.

Иелмәгәннәр кайда соң

Безнең көннәрдә?

Курку белмәгәннәр каны

Кайный кемнәрдә?

 

Очрашасы иде тагы бер

Буласылар булды. Барысы узды,

Хәзер инде миңа барыбер.

Күңелләрем тәмам тынычланыр,

Сөю газабыннан арыныр.

Хатирәләр килеп шакыса да,

Алларында ишек ябылыр.

Хатирәләр — учак көле алар,

Җылылыгы булмас барыбер.

Араларда безнең еллар ята,

Син башканың, бәлки, ярыдыр.

Көнләшә бу диеп уйлый күрмә,

Ни кылсаң да, миңа барыбер.

Эчке халәтләрне каплый торган

Калкан икән шул сүз «барыбер».

Һич югында бер карашыр идек,

Очрашасы иде тагы бер.

                      Булабыз

Әллә чынлап без шулаймы, Әллә күз буабыз:

«Булабыз» да «булабыз» дип Яшәгән булабыз.

Без ул! Без ул! Күкрәк сугып, Җилкенгән булабыз.

Болар эшли, дип әйтсеннәр, Селкенгән булабыз.

«Җир байлыгы — безнеке!» — дип Шатланган булабыз.

Ә ул байлык читкә китсә, Мактанган булабыз.

Капиталның кара ягын Күрмәгән булабыз,

СССРны тапый-тапый Җирләгән булабыз.

Кайда булган икән безнең Холкыбыз, йолабыз?

Шулай яшәп кем булабыз? Монафикъ булабыз.

                                 Искә алу

Менә тагын җитте Бөек Җиңү көне,

Җиңүчеләр алдында баш ию көне.

Бәйрәм бәйрәм буламыни мәҗлес кормый?

Түрәләргә аны кору берни тормый.

Җыелдылар үзләре һәм хатыннары,

Каламы соң куштаннары, якыннары!

Өстәлләрдә закусканың затлылары,

Эчемлекнең татлыдан да татлылары.

Чит илнеке төрле-төрле хәмер-шәраб,

«Мине эч!» — дип утыралар күзгә карап.

Түрә иптәш торып басты: «Агай-эне,

Яугирләрне бүген искә алу көне.

Шуңа аны тиешенчә үткәрик без,

Ветераннар хөрмәтенә күтәрик без!»

Китте тостлар берсеннән дә берсе матур:

  •                     Аларга — дан! Аларга — сан! Алар — батыр!

Әйткән һәр тост күңелләргә охшап кала,

Стаканнар тулган саен бушап кала.

Ә соңыннан түрәләрне зурлау китте,

Егылганчы бию китте, җырлау китте.

Күңел ачу дәвам итте таңга кадәр.

Шунда берсе, айнык, ахыры, салды хәбәр:

Ветераннар хакына бит чарабыз да,

Ә нигә соң берсе дә юк арабызда?

Әйтте түрә:

Оныткан юк, алар истә.

Игътибарсыз калдырырга уй юк һич тә.

Үпкәләргә аларның юк һичбер хакы,

Почта аша җибәрелде котлау хаты!

 

                                  Эз яздыру

Әй яшьлекнең тиле чагы!

Без бит үлемсез, имеш.

Шуңа яшәлгән әҗәлгә

Өстән караган килеш.

Күптән тиле яшьлек үткән,

Бераз акыл да иңгән.

Үлемсезлек кикриге дә

Нәрсә эшләсен? Шиңгән.

Инде картларның корына

Илтә гомер агышы.

Чү! Артымнан кемдер куа,

Кемнең аяк тавышы?

Әҗәл икән. Туктатырга

Ымлап, тамагын кыра.

«Яшәү лимитең тулган!» — дип

Чалыш авызын ера.

Мин ул кадәр юләр түгел

Тыңларга аның сүзен.

Җан-фәрманга торып чаптым,

Күздән яздырдым үзен.

Өемә кайтып егылдым,

Ишекне эчтән элеп.

Тын алырга да куркыта,

Ятамын ярты үлеп.

Әнә ишек дөбердәтә,

Куптара инде биген!

Минем кайда яшәгәнне

Ничек тиз белгән диген.

Тәрәзәдән чыгып тайдым,

Миндәй җитез сирәктер.

Күз яздыру ярдәм итми,

Эз яздыру кирәктер.

Хәзер инде башкачарак

Минем гомер сөрүем.

Ничә еллар өйгә кайтмый

Эз яздырып йөрүем.

Әҗәл эзләп тапмасына

Ышанычым нык әле.

Әҗәл түгел, хатынның да

Табалганы юк әле.

Таба калса, абзыегыз

Күрмәгәнен күрәчәк,

«Алиментщик!» — дип әҗәлгә

Үзе тотып бирәчәк.