КҮҢЕЛ КУШКАН ЮЛДА

Татар фәнендә олпат, үз эшенә чиксез бирелгән, аңа намус аша караган, һәрвакыт
яңалыкка, камиллеккә омтылган галим-остазлар исемлеген Дания Заһидуллина исеме дә
тулыландыра.
Филология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Фәннәр академиясенең
Баш гыйльми сәркатибе, Казан федераль университеты каршында эшләп килүче докторлык
диссертацияләрен яклау советының рәис урынбасары, тәнкыйтьче-галим, «Казан утлары»
журналының редколлегия әгъзасы Дания Фатих кызы Заһидуллина 1964 елның 1 октябрендә
Татарстанның Мөслим районы Әмәкәй авылында туа. 1981 елда — Әмәкәй урта мәктәбен
тәмамлап,
кайсы юлдан китәргә дип сайланган-уйланган көннәрдә —
табигатьтән бирелгән иҗади талант, әдәбият, шигърият белән кызыксыну төгәл фәннәргә
омтылышы булган кызны сихри һәм серле әдәбият дөньясына тарта. 1981-1986 еллар —
Казан дәүләт университетындагы филология факультетының татар бүлегендә укыган чоры
— аны танылган, олпат галимнәр белән очраштыра, алардан лекция- дәресләр тыңлау
бәхетенә ирештерә. Ул елларда күңелендә әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт йөрткән кыз-
егетләрне татар, рус, Ауропа әдәбиятларын, әсәр язуның нечкәлекләрен яхшы белгән, үзе дә
язучы булган М.Мәһдиев күреп алып, «Әллүки» түгәрәгенә җыя, бик күп шагыйрь-язучылар
белән кичәләр, Татарстан, Башкортстан төбәкләренә әдәби очрашулар оештыра... Андый
бәхет яшь студент Дания Салиховага да насыйп була. Мөхәммәт абый белән бергә үтелгән
йөзләгән чакрымнар әдәбият серләренә төшендереп кенә калмыйча, дөньяны, кешеләрне
танырга , акны карадан аерырга, камиллекне аңларга өйрәтүе, иронияле-әче репликалар аша
ныклы ихтыяр көче тәрбияләве белән Хәтер түрендә саклана.
Университетны тәмамлаганнан соң, Дания Заһидуллина хезмәт юлын Татарстанның
Балтач районы Түнтәр урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлап
җибәрә. Ләкин эзләнүчән, һәрвакыт күңеле белән фән дөньясына, яңалыкка омтылган
укытучыны мәктәп даирәсе генә канәгатьләндерми, 1989 елда ул, аспирантурага керү теләге
белән, Казанга юл ала. Язмыш аны яхшы мәгънәсендә тынгысыз, холкы-фигыле белән ипле,
яшьләргә хәерхаһ мөнәсәбәттә булган, «демократик» рухлы һәм фикерле галим Тәлгат
Галиуллин белән очраштыра. Остазы булачак галимәгә олы фән юлында беренче
сукмакларны салырга булыша, алга таба да саллы киңәшләре белән һәрчак ярдәм итеп килә.
1991 елдан Дания Заһидуллина үзе белем алган университетта яңа гына оешып килгән
татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетының татар телен һәм
әдәбиятын укыту методикасы кафедрасына укытучы итеп эшкә алына. Университетта
ассистент буларак башланган хезмәт юлы аны, өлкән укытучы, доцент (1996) баскычлары
аша, профессор (2002), кафедра мөдире (2008) дәрәҗәсенә күтәрә. Фәнгә хезмәттә үткән еллар
дәвамында Дания Заһидуллина әдәбият белеме фәне үсешен өйрәнүне яшәү гаменә
әверелдергән абруйлы тикшеренүчеләрнең берсе, ХХ гасыр татар әдәбиятын бербөтен
процесс буларак өйрәнгән, үз концепциясен булдырган галим һәм узган гасыр башында иҗат
ителгән бик күп әдәби ядкарьләрне татар укучысына кайтарган текстолог булып өлгерә.
Университетта эшләү дәверендә ул үзен һәрвакыт һәркемгә ярдәм итәргә әзер торучы, олпат
фәнни киңәшләрен бирүче, фәнгә омтылыш хисен уятучы шәхес, тирән белемле һәм
эрудицияле галим, студентларга таләпчән, әдәбиятның төрле өлкәләреннән хәбәрдар, татар,
рус әдәбиятларыннан тыш, Көнчыгыш һәм Ауропа сүз сәнгатеннән дә яхшы мәгълүматлы
укытучы, яшь укытучылар, аспирантлар арасында тынгысызлыгы, эзләнүчәнлеге белән
соклану уяткан, шул халәт-сыйфатлары ярдәмендә туктаусыз алга, яңа үрләргә әйдәгән, яңа
сукмаклар ачып, белемлерәк булу тойгысын уяткан, кафедрада гына түгел, факультетта,
университет даирәсендә дә үз йөзе булган остаз, иптәш һәм дус буларак таныта. Шуның белән
янәшәдә 2007 елдан Дания Заһидуллина хезмәт юлын Татарстан Фәннәр академиясенең Баш
1иЫ1еү1аг
билейлар
147
гыйльми сәркатибе буларак дәвам итә.
Дания Фатих кызы Заһидуллина фәнни эзләнүләрен берничә юнәлештә алып бара: урта
мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы; әдәби-нәзари мирас, әдәбият теориясенең
тарихы; әдәбият теориясе, әдәбият белемендә тикшеренүләр тарихы, дөнья әдәбият
белемендәге фәнни-теоретик, нәзари мәктәпләрнең милли нәзари фикердә үзләштерелү һәм
трансформацияләнү үзенчәлеге; XX йөз башы татар әдәбиятында барган модернистик
эзләнүләр, гасыр башы һәм ахыры татар модернистик прозасы, төгәлрәге ике гасыр чигендәге
«яңа» әдәбиятның үзара «диалогы»; ХХ гасыр татар әдәбиятының үсеш-үзгәреше.
Методик мәсьәләләр Дания Заһидуллинаның фәнгә аяк басканнан алып бүгенгә кадәр
даими өйрәнеп, үстереп килгән өлкәсе булып тора. 1993 елда яшь галимә Т.Галиуллин
җитәкчелегендә мәктәптә лирик әсәрләрне өйрәнүгә кагылышлы кандидатлык
диссертациясен язып яклый, аннан соң да бу юнәлештәге тикшеренүләрен туктатмый.
Студентларга лекцияләр уку барышында методик белемнәрен тагын да камилләштерә,
педагогикада барлыкка килгән яңа технологияләрне барлап, өйрәнеп, аларның уңышлы,
отышлы саналганнарын милли әдәбиятны укыту барышында максатчан куллану юлларын
эзли. «Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту» (2004) дәреслеге шул эзләнүләрнең нәтиҗәсе
буларак дөнья күрә. Әлеге хезмәтендә галимә татар әдәбиятын укыту методикасының
тарихын барлый, бу тармакка үз өлешен керткән, методик мәсьәләләр белән шөгыльләнеп, эз
калдырган методист-галимнәрнең эшчәнлеген күздән кичерә, яңалыгын билгели. Һәр әдәби
төр, жанрны мәктәптә өйрәтү методикасын тәкъдим итә, теоретик материалны мисаллар
белән бәйләп, гамәли яктан ныгыта. Бу хезмәт укытучылар тарафыннан зур ярдәмлек буларак
кабул ителә.
Моннан соң да Дания Заһидуллина мәктәпләр, урта һәм югары уку йортлары өчен
дәреслек, методик кулланмалар әзерләвен дәвам итә. Аның җитәкчелегендә эшләнгән «Татар
әдәбияты. Теория. Тарих» (2004, 2006, Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйләҗев,
Н.Йосыпова), «Әдәби әсәргә анализ ясау» (2005, Д.Заһидуллина, В.Әминева, М.Ибраһимов),
«Әдәби әсәр: өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз» (2007, Д.Заһидуллина, В.Әминева,
М.Ибраһимов), «Татар әдәбияты: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге» (2007, Д.Заһидуллина,
В.Әминева, М.Ибраһимов, Н.Йосыпова, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйләҗев, Г.Гайнуллина), «Татар
әдәбиятыннан таблицалар» (2009, Д.Заһидуллина, Н.Юсупова, Ә.Закирҗанов, И.Кадыйрова)
кебек хезмәтләре шул хакта сөйли. Мәктәп программасы һәм дәреслекләрен өстәмә баеткан,
әдәби әсәрне, әдип иҗатын өйрәнү юлларын һәм мөмкинлекләрен тәкъдим иткән әлеге
кулланмалар республика укытучыларының өстәл китабына әверелә. Галимә татар әдәбиятын
укытуны тагын да камилләштерү, фәндә барлыкка килгән яңалыкларны даими рәвештә
мәктәпкә кертү йөзеннән вакытлы матбугат битләрендә дә мәкаләләр бастырып килә,
укытучылар алдында чыгышлар ясый, татар әдәбиятыннан яңа программа, дәреслекләр
эшләүдә дә башлап йөри.
Методика белән беррәттән, иҗади холыклы, теоретик нигезле галимәне әдәбият белеме,
әдәбият теориясе үзенә тарта, серлелеге, кызыклыгы белән игътибарын җәлеп итә һәм алга
таба фәнни эзләнүләренең төп магистраль юлын тәшкил итә. Әдәби күренеш, агымнарның
асылына бары аның нигезен барлау, тарихын өйрәнү аша гына төшенеп булачагын аңлап, ул
татар нәзариясенең үткәнен тикшерүгә алына. XX йөз башы — татар әдәбиятының алтын
чоры — Д.Заһидуллинаның фәнни эзләнүләре үзәгендә тора. Әдәбият белеменең моңа кадәр
киң катлам укучыга гына түгел, күп кенә филологларга да аз таныш сәхифәләренә
игътибарын юнәлтеп, ул «ак таплар»ны — идеологик кысулар тәэсирендә тарих тузанына
күмелгән әдәби-мәдәни багланышларны, татар әдәби-фәлсәфи фикеренең гарби һәм шәркый
бәйләнешләрен ачу теләге белән яна. Махсус төстә күз
НУРФИЯ ЮСУПОВА
148
уныннан читтәрәк калдырылган XX йөз башы тәнкыйтьче-галимнәренең эшчәнлеген
өйрәнүне, хезмәтләрен фәнни әйләнешкә кертеп җибәрүне намус эше дип саный. Үзенең
халәтенә, рухына якын теманы яратып, үз итеп эшләү һәм туктаусыз эзләнүләр, тырышлык
нәтиҗәсендә докторлык диссертациясе өлгерә. Татар әдәбият белемендә яңалык буларак
кабул ителгән хезмәтен 2001 елда уңышлы яклап, Дания Заһидуллина филология фәннәре
докторы дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була.
«Әдәбият кануннары һәм заман» (2000) китабында галимә әнә шул тикшеренү
нәтиҗәләрен киң катлам укучыга ирештерә, гасыр башында нәзариянең зур югарылыкка
ирешүен дәлилли. Әлеге монографиядә әдәбият теориясе барлыкка килү һәм үсү юлы беренче
тапкыр эзлекле өйрәнелә. Фәнни тикшерүләр урта гасырдан башлап, үзенең «алтын» чоры —
XX йөз башы аша, катлаулы, четерекле саналган, бер үк вакытта әдәбият белеменә шактый
гына үзгәрешләр дә китергән 20-30 нчы елларга кадәр җиткерелә. Әдәбият теориясенең урта
гасырдан алып, XIX гасырның ахырларына кадәрге вакыты милли нәзария тууга әзерлек чоры
буларак аерып чыгарыла. Әдәбият белеме фәненең фән буларак формалашып, мәйданга чыгу
вакыты итеп ХХ гасыр башы билгеләнә, андагы әдәби-нәзари агымнар, аларның оешу тарихы,
төп кануннары, милли асылы, йөз тоткан, таянган юнәлешләре ныклап өйрәнелә,
«җәмгыятьчеләр», «рухиятчеләр» мәктәпләренең һәм милли сүз сәнгатендәге яңа әдәби
концепцияләрнең туу алшартлары барлана, аларның үзгәреш-яңарышы ачыклана. Әлеге
эзләнүләре белән галимә шул чорда милли аң үсешенең дә югары биеклеккә ирешүен
исбатлый. Әйтерсең лә бу тема, юнәлеш нәкъ менә Дания Заһидуллина кебек фәнгә мөкиббән,
XX йөз башы татар әдәбиятын, әдипләрен ихлас яраткан, сокланган, яхшы мәгънәсендә
табынган галим-эзләнүчесен көткән...
Әлеге монографиясен бастырганнан соң да Дания Заһидуллина нәзарият, әдәбият тарихы
белән кызыксынуын киметми. Нәзари фикер тарихын өйрәнү юлындагы эзләнүләре аңа
тагын бер өлкәгә — әдәбият белемендәге фәнни-тикшеренү мәктәпләрен өйрәнүгә юл
күрсәтә. Галимәнең соңгы еллардагы фәнни-концептуаль эзләнүләре нәкъ шул өлкәгә карый
һәм татар әдәбият фәнендә алып барылган тикшеренүләрне баетып, яңа югарылыкка күтәреп
җибәрә. Рус телендә дөнья күргән «История науки о литературе у татар» (2011) хезмәтендә
татар әдәбият белемендә формалашкан нәзари мәктәпләр аерып өйрәнелә, дөнья әдәбияты
белемендәге әлеге мәктәпләрнең милли үзләштерелү үзенчәлекләре билгеләнә.
Татар нәзари фикере тарихын тирәнтен өйрәнү, ХХ йөз башы татар әдәбияты белән
кызыксыну галимәгә киләчәк фәнни эзләнүләр өчен тагын бер өлкәне ачып җибәрә. Ул —
моңа кадәр игътибардан читтә калган, идеологик максатлардан чыгып, махсус өйрәнелмәгән
яки тискәре яктан гына бәяләнеп килгән, әмма искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч
модернистик эзләнүләр. Нәтиҗәдә Дания Заһидуллина, әлегәчә үзенең тикшерүчесен көтеп
яткан әдәби катламнарны актарып, «Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы» (2003)
хезмәтен татар укучысына тәкъдим итә. Онытылган авторларны кайтару, аларның иҗатына
лаеклы бәя бирү омтылышы ясалган монография шартлы рәвештә ике өлешне — модернизм,
аның агымнары, алымнары, милли матбугатта яңалыкка караш-мөнәсәбәт турындагы
теоретик материалны һәм шуны гамәли нигезләгән модернистик, аерым алганда,
символистик, экзистенциаль, импрессионистик, экспрессионистик проза үрнәкләренә
анализны үз эченә ала. Хезмәт татар укучысы өчен билгесез саналган М.Хәнәфи, Ә.Тангатаров
кебек авторларны, өйрәнүдән читтә калган әдәби әсәрләрне халыкка кайтаруы,
модернизмның рус һәм Ауропа әдәбиятыннан үзгә, милли төсмерләрен аерып чыгаруы,
модернистик әсәрләрне өйрәнүнең милли концепциясен булдыруы белән әһәмиятле, актуаль.
Соңрак дөнья күргән «Модернизм в татарской литературе первой трети ХХ века» (2013)
хезмәтендә галимә ХХ йөз башы әдәбият мәйданында алып барылган эзләнүләрнең 1920
елларга кадәр үстерелеп, баетылып килүен исбатлый. Алай гына да түгел, бу хезмәт 1920
еллар татар әдәбиятында алып барылган имажинистик, футуристик эзләнүләрнең
гомумәдәби процесста тоткан урынын билгеләве ягыннан да әһәмиятле булып тора.
Модернистик әдәбият белән кызыксыну Дания Заһидуллинаны фәлсәфи әсәрләр
дөньясына алып керә. «Дөнья сурәте үзгәрү» (2006) хезмәте шул эзләнүләрнең нәтиҗәсе
буларак дөнья күрә. Әлеге монографиясендә галимә әдәби әсәргә структураль-семиотик
анализ ясау юлларын тәкъдим итә, ХХ йөз башы татар әдәбиятының үзәгендә торган дөнья
сурәтенең мәгърифәтчел, трансценденталь, гыйсъяный һ.б. төрләрен аерып чыгара,
Көнчыгыш һәм Ауропа фәлсәфи концепцияләренең татар әдипләре тарафыннан кулланылу
КҮҢЕЛ КУШКАН ЮЛДА
149
үзенчәлеген билгели. Шуның нәтиҗәсендә ХХ йөз башы фәлсәфи әсәрләрен ә хас һәм теләсә
кайсы фәлсәфи әсәрне бәяләүдә нигез хезмәтен үти алырлык берничә нәзари сыйфатны,
тенденцияне аерып чыгара: автор позициясе әсәр структурасында урын алган дөнья сурәте
аша төгәлләшә; дөнья сурәте әдәби әсәр төзелешенең нигезендә яткан бина р оппозицияләр
нигезендә ачыла; шул юлда символлар үзәкне тәшкил итә; фәлсәфи әсәр күпкатламлы булу
сәләтенә ия; татар фәлсәфи әдәбияты, көнчыгыш һәм көнбатыш фәлсәфи концепцияләрен
бербөтенгә туплап, милли җирлеккә яраклаштырып трансформацияли — аның, һичшиксез, үз
милли йөзе бар.
Модернистик прозаны үсештә өйрәнү теләге галимәнең игътибарын сүз сәнгатенең тагын
бер чоры — ХХ-ХХ1 гасыр чиге «яңартылган» татар прозасына юнәлтә, шуңа бәйләнештә
әдәби тәнкыйтькә алып кереп китә. «Яңа дулкында» (2006) хезмәте шул юнәлештәге
эзләнүләрнең бер өлеше буларак дөньяга чыга. Җыентыкта урын алган язмалар шартлы төстә
ике өлешне — «яңа дулкын» татар прозасы үсешендәге актуаль мәсьәләләрне көн тәртибенә
куйган, аны өйрәнү юлларын тәкъдим иткән теоретик- методологик тикшеренүләрне һәм
шул нәзари күзәтүләрне гамәли дәлилләгән әдәби әсәрләргә анализларны берләштерә.
Галимә Т.Миңнуллин, Ф.Бәйрәмова, Н.Гыйматдинова, Ф.Садриев, З.Хәким, Р.Зәйдулла һ.б.
модернистик әсәрләренә анализ ясый, аларның чор әдәбияты үсешендә тоткан урынын
ачыклый, шул юлда сүз сәнгатенең киләчәк перспективаларын да билгеләп бара.
Шул рәвешле ХХ гасыр татар әдәбиятының төрле дәверләрен аерым аспектларда
тикшерү-анализлау аша Д.Заһидуллина XX гасыр татар әдәбиятын бербөтен процесс буларак
өйрәнүгә килә һәм сүз сәнгатенең әлеге катлаулы, каршылыклы чорын бәяләүдә үз
концепциясен тәкъдим итә. Узган гасыр татар әдәбиятының үсеш- үзгәреш тарихын өйрәнү
объекты итеп алган «ХХ гасыр татар әдәбияты тарихы» (2011, Д.Заһидуллина, Н.Йосыпова)
дәреслеге ХХ гасыр сүз сәнгатенең моңа кадәр аерым өйрәнелеп килгән ХХ йөз башы, 1920-
1930 еллар, сугыш һәм сугыштан соңгы еллар, 1960-1980 еллар, 1980-2000 еллар кебек
чорларын бербөтенгә туплап, дәвамчанлык принцибына салып тикшерә, өйрәнелә торган чор
сүз сәнгатенә яңача караш булдыра. Нәтиҗәдә ХХ гасыр татар әдәбиятының, югалтулар һәм
табышлар аша булса да, ХХ йөз башында ирешелгәннәрне үстереп, баетып, «совет чоры» дип
исемләнгән һәм бәяләнгән дәвердә дә милли нигезләрне саклап яшәргә омтылуы, башка
әдәбиятларны кабатламыйча, үз йөзен булдырып үсүе исбатлана.
Әдәбият фәненең төрле аспектларында тирәнтен эзләнүләр алып барган, еш кына яңа сүз
булып кабул ителгән, үзеннән соңгы эзләнүчеләргә сукмаклар салып калдырган әлеге
монографияләре, кулланмалары белән янәшәдә галимә «Казан утлары», «Мәйдан», «Безнең
мирас», «Фәнни Татарстан» кебек журналларда бүгенге әдәби барышны бәяләгән,
модернистик әсәрләргә җентекле анализ ясаган, аларның әдәби процесстагы әһәмиятен,
тарихи урынын билгеләгән, кимчелекләрен дә күрсәткән, шулар нигезендә кызыклы
гомумиләштерүләр ясаган язмалары белән дә чыгыш ясый. Ул мәкаләләр дә, Дания
Заһидуллина каләменнән төшкән монография-хезмәтләр кебек үк, теоретик нигезле, фәнни
җәһәттән тирән, объектив, бер үк вакытта иҗади рухлы булулары белән аерылып тора һәм
авторының чын мәгънәсендә олпат, үз концепциясен булдырган, әдәбият белеме фәнен яңа
югарылыкка күтәргән Галим икәнлеген тагын бер кат дәлилли.
Шушы көннәрдә Дания Фатих кызы Заһидуллина үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Без аны ихлас күңелдән күркәм юбилее белән котлап, исәнлек- саулык, гаилә бәхете, фәнни
уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат дәрте һәм киләчәктә дә концептуаль фәнни эзләнүләрен дәвам
итүен телибез.

Реклама