Логотип Казан Утлары
Бәян

ТӘРӘЗӘЛӘР


Урта мәктәп тәмамлаган Зөлфәтне әнисе Казанга җибәрмәде:
— Улым, авыл китапханәсендә укымаган китабың калмады, мәктәптә дә яхшы укыдың, әллә эшләп карыйсыңмы соң...
Мәктәп директоры әтисенә якын дус булган. Директорның кызы тугач, ике фронтовик баласының колакларын да тешләткәннәр — бергә кушылып яшәрләр дип өметләнгәннәр...
Зөлфәтнең әтисе үлгәнгә дә инде унбиш ел тулды. Аңа фәкать 32 генә яшь иде. Әтисен исенә төшерсә, хәзер дә йөрәгенә кан сава. Сарайга чыкса да, күршеләренең су буендагы мунчасына төшсә дә, муенына атландырып йөрде әтисе. Ул аның чәченә ат ялына тотынган сыман чат ябыша, егылып төшүдән курка иде. Аннан әтисе колагына тотындыра, шундый йомшак иде ул колаклар. Бөтен иптәшләренең күзе ут яна, чөнки бер аны гына бөтен авыл буйлап шулай йөртәләр ич! Атта гына йөрү түгел, әти муенында йөрү!
Әле әтисе «Алмагачлары» көенә кычкырып җырлап та бара:
Әй, алмагачлары, сайрый сандугачлары, Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый Сагындыра башлады...
Очраган апалар, әбиләр елап калалар. Моны өч-дүрт яшьлек малай ничек аңласын? Мин егыла дип елыйлар, ахры, дигәндер. Егылыр, бар, әтисенең җилкә аша сузылган каешына да беркетелгән бит әле ул.
Хәзер генә аңлый Зөлфәт: ул апаларның ирләре, уллары, туганнары сугышта үлгән, югалган булганын. Аның хәрби киемле әтисен күргәч, моңлы җыр ишеткәч йомшаганнардыр. 142 ирен фронтта югалткан сала шул Көмеш Чишмә.
Дөрес, директор кызы белән боткалары пешмәде малайның. Кыз тыйнак, әдәпле, зәп-зәңгәр күзле, чибәр иде. Урман авылыннан төшеп укучы якын
Рафаил ГАЗИЗ (1947) — шагыйрь, прозаик; «Бөре керфекләре», «Кичер, кичерә алсаң», «Ак болыт» Һ.б. китаплар авторы, Г.-Х.Андерсен исемендәге халыкара почетлы диплом иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы. Мамадышта яши.
дустына үстергән икән кызын директор абыйсы. Аңламассың бу гыйшык- мыйшык эшләрен. Туры дисәң кыек килеп чыга, кыек дисәң, тора-бара турая да куя. Ул кыз да дусты белән гаилә корды, ачуым килмәгәе.
Рафаил
Газиз
77
***
Физкультура укытырга фәрман алып, туган авылы Көмеш Чишмәдә сигезьеллык мәктәптә эшли башлады Зөлфәт. Авылда спортчы дигән даны бар. Инде бишенче сыйныфта укыганда ук ике километрлы дистанциядә район чемпионы булды. Ә бер елны мәктәпнең чаңгы командасы «Пионерская правда» газетасы оештырган СССР күләмендәге ярышта җиңде, күчмә кубок һәм грамота алды.
Авылның беренче спорт фанаты Фаил абыйсыннан үрнәк алды, спорт белән шөгыльләнде, махсус китапханә туплады. Үзе ясаган турникта уйный, штанга күтәрә, гантельләр белән сикерә.
Мәктәптә параллель сыйныфлар бар. Көненә бишәр сәгать физкультура укыта, һәр дәрестә укучыларны әйдәп йөрү дә аны ардырмый. Физкультура укытучысы ул бит бүтән мөгаллим түгел, һәрдаим матур йөреше, күнегүләрне күрсәткәндә төгәл хәрәкәтләре белән үрнәк күрсәтергә тиеш. Бар ул бәрәңге капчыгы кебек бүселгәннәр, спорт тирәсендә тамак туйдыручылар, значок җыючылар.
Зөлфәт әле өйләнмәгән егет тә. Укучы кызларга бу бик ошый. Кызлар алар малайлар түгел, ун ел алдан күрә.
Биш ел физкультура укытты Зөлфәт, армады, ялыкмады. Мәктәп командасы районның чаңгы ярышларында гел беренче булды.
Физкультурадан дәрес планнары озын түгел, дәфтәр тикшерәсе юк. Вакыт тренировкаларда уза. Көзен, язын йөгерәләр, таяк белән этенеп кулны-аякны чыныктыралар. Кышын исә чаңгы шуалар.
Ул малайларны биергә дә өйрәтте. Дәрестән соң һәммәсен мәктәпкә чакыра, беркем белергә тиеш түгел, «дәүләт сере»! Класс ишеген эчтән шатырдатып бикли дә, боларны парта рәтләре арасына сирәк-мирәк бастырып куя. Ике кул белән парталарга таянып, аякны әле алга, әле артка җибәрәләр. Үкчә белән идәнгә бәреп тыпырдыйлар. Биюдән өй эше дә бар. Май башына биергә өйрәнмәгән малай экскурсиягә бармаячак. Кайталар малайлар өйләренә эт булып, бию бит ул кешене хәлдән тайдыра икән. Ләкин лапаста аяк болгарлык урын эзлиләр, булмаса, ясыйлар да, тыпырдый башлыйлар.
Ай буе репетиция ясап, май буе биеп тә йөрде әле бишенче сыйныф малайлары. 1 Май бәйрәменә концерт куйдылар. Иң шәп номер малайлар биюе булгандыр. Дәүләт сере югарылыгындагы эш җимешләрен мул бирде. Ничек биергә өйрәнүләрен хәтта кызлары да белмәде.
...Алып баручы сәхнәгә чыгып берни әйтмәде. Рифкать абыйлары хромкада сыздырды гына, бишенче сыйныфның бар малае биеп чыкты. Пардан киенгәннәр. Торып басмаган бер укучы да калмады залда. Укытучылар да орышмады дөбердәгәнгә, алар да шаккаткан иде. Башларында түбәтәй, өстә ак күлмәк, билдә кызыл билбау, үтүкләнгән кара чалбар, аякларында читек. Читеге олырак булуын да сизмәделәр. Урманда, саф һавада репетиция ясау килешкәнме, абыйлары бик таләпчәнме, мәктәпне тәмамлаганда гына ирешәсе осталыкка болар инде хәзер ирешкән иде. Бөтенесендә бер үк хәрәкәт, чөнки бар да Зөлфәт абыйлары кебек тыпырдый. Мәктәпне бетергәннәренә кырык ел үтсә дә, алар хәзер дә нәкъ шулай бииләр!
Әле моңа кадәр авыл клубының мондый алкышны ишеткәне юк иде. Әй, күңеле булды Зөлфәт абыйларының да! Гадәттә, тәнәфестәге җырлы- биюле уеннардан да кача бит ул малайлар. Ә хәзер исә алар сыйныфында гына ун биюче малай бар. Менә сиңа мә!
Концерт өчен рәхмәт әйткәндә, сәхнәгә чыгып тезелгән «артистларны» директор абыйлары бөтен дөньяга танылган мәшһүр биюче — адашы Мәхмүт Исәнбаевка тиңләде.
Ул бөек биюче чүгәләгән җиреннән ярты сәгать тора икән, ә үзе биюен бер секундка да туктатмый. Аның патша, король, хан, солтан, тагын әллә нинди затлы
РАФАИЛ ГАЗИЗ
78
кешеләр бүләк иткән алтын, энҗе, мәрҗән белән бизәлгән киемнәре, мылтык-кылычлары, мөгез һәм бокаллары, сәгать һәм чылбырлары галәмәт тә күп ди, аларны музейга куйганнар икән.
Менә нинди дәрәҗәгә иреште бишенче сыйныф малайлары! Шуннан соң ничекләр тыңламыйсың ул Зөлфәт абыйларын! Тәмам кеше итте бит!
Күрше сыйныфта Әсгать исемле бер киребеткән малай бар. Физкультура дәресендә, үзе гаепле булса да, иптәш малаен кыйный башлый бу. Зөлфәт абыйлары килеп араламаса, эш нәрсә белән бетәр иде, бер Алла гына белә! Эш Әсгатьнең күлмәге умырылып төшү белән тәмамланды. Күлмәк өр-яңа иде. Авыр еллар, авыр яшәүче ишле гаилә. Ничек күлмәк алырлар, дип борчылды Зөлфәт абыйлары.
— Абый, үзе гаепле бит, — дип тынычландырырга маташкан Расихка болай дип әйтте укытучы:
— Ул алай санамыйдыр, акырып елап өенә йөгерде, сумкасын да алмады, әләкләргә инде. Хәзер әнисе төшеп җитәр.
Зөлфәт абыйларының кәефе китте, Расих классташларын җыйды да:
— Теге әләкләргә менеп китте, күлмәк алдыртам ди, Зөлфәт абыйны гаепләячәк, укытучының бер гаебе булмаса да. Әйдәгез, өенә менеп төшик әле.
— Ярар, — диде барысы да.
Әсгатьнең әнисе, ару киемнәрен киеп, капкадан ыжгырып кына чыккан иде, малаеның классташлары аны камап алды, яңгыр явар алдыннан пырылдаган чәүкәләр кебек чәрелдәргә дә керештеләр. Вәгыйзә апа, бер-ике тапкыр ана каз кебек ысылдап карады, егерме чәүкәгә каршы тора алмады. Әсгатьнең арт шәрифләренә берничә тапкыр тамызудан, куенына кыстырып мәктәпкә алып төшәсе ертык күлмәкне йөзенә бәрүдән узмады.
Бишенчеләрне бу кадәр берләштергән вакыйга юк иде әле. Әсгать тә басылды, яңа күлмәк тә тәтемәде, иптәшләренең сөймәс, сөйкемсез сөягенә әйләнә язды бит.
***
Вакыт тиз үтә. Иң истә калганы «Аҗаган» уены булгандыр. Инде Миннәхмәтләр җиденчедә укый иде. Март ае. Хәзерлеккә Зөлфәт абыйлары җитәкчелек итте.
Сугышта батырлык күрсәтеп, орден-медальләр тагып, офицер булып кайткан мәктәп директоры хәрби уенны оештыруда зурдан купты. «Аҗаган» өчен авылдан ике чакрым ераклыктагы «Йөрәк Өе» басуы сайланды. Кышын куян белән төлке эзеннән башканы күрмәгән, көньяк-көнбатыштан урман белән каймаланган кырны директор белми сайламагандыр. Офицер кеше бит!
Малайларга автомат, сапер көрәкләре, кәчтерүл, тәлинкәләрне имгәтеп каска ясау дисеңме, кызларга ак халат, санитар сумкалары, аларга кызыл хач билгеләре тегү дисеңме... Яралыларны табу һәм эвакопунктка ташу өчен мендәрләр салынган кул чаналары хәстәрләү дисеңме, яңа елдан соң гел шулар белән матавыкландылар.
Совет Армиясе көненә хәзерлектә дә «Аҗаган» уены үзәктә иде. Мәктәптәге «Б» класслары һөҗүм итүчеләр булды, «А» сыйныфлары крепость төзүчеләр һәм аны саклаучылар. Монысын җирәбә хәл итте.
Алтынчы «А»ларның җитәкчесе, хезмәт укытучысы Габделхәй абыйлары «дошман» һөҗүм итәсе крепостьны шундый итеп төзетте ки! Аның биеклеге, аның матурлыгы, манараларының дәһшәте! Берничә атна дәвамында крепостьның һөҗүм буласы ягына текә үр ясалды, ул су сибеп шакрандай катырылды. Анда чебен дә аягына басып тора алмый, кая анда Миннәхмәтләр!!! Ул ату тишекләре, ул җепшек карны әвәләп ясаган, «атака» дип йөртелүче кар йомарламнары, атышканда, тисә дә тимәсә дә, һәр дошманны кырыкмаса-кырык үтерерлек иде.
— Иван Грозный Казанны алган, тик бу крепостьны ала алмас иде! — дигән, кирмәнне күрү өчен махсус рәвештә ерак басуга менгән тарих укытучысы Фәүзия апалары. Билләһи менә!
Уенның катгый кагыйдәләре бар. Гәбделхәй Васыйлович гарнизоны саклаган
ТӘРӘЗӘЛӘР
79
крепостька бары маңгайдан, авыл ягыннан гына һөҗүм ителергә тиеш. Кар йомарламы тиеп сафтан чыккан һәр сугышчыны санитарлар госпитальгә ташый. Уен барышын, кагыйдәләр үтәлешен класс җитәкчесе булмаган укытучылар бик таләпчән хөкем итәчәкләр, имеш.
Һөҗүм итүчеләрне, саклаучыларны ашату белән интендант взводы шөгыльләнә: учак хәстәре, бәрәңге пешерү, ипи кисү, чәй эчертү — алар өстендә. Барысы да исәпләнгән, чөйләнгән-көйләнгән. Һөҗүм итүчеләрнең авылдан өстерәп менгән озын баскычлары да бихисап иде.
Уен башланырга сигнал биреп ракета чөелүе булды, биш-ун минуттан уен бетте дә. Шунысы кызык: җиденче класстагы Рафаил: «Үтерә генә күрмәгез, сатылам!», дип кычкырып һөҗүм итүчеләр ягына качты. Аның инде өч ел буе дусты Миннәхмәт укыган класска күчәсе килә, һич җае гына чыкмый иде.
Бөтен эшне «Аҗаган» уены кагыйдәләрен укымаган, әллә инде санламаган, чын сугыш белән чагыштырганда чүпкә генә санаган мәктәп директоры бозган икән. Ул һөҗүм итүчеләрдән торган утыз кешелек удар төркем оештырган да, крепостьны тылдан алу өчен әйләнгеч урман юлыннан җибәргән. Партизан-диверсантлар уен башланганчы ук юлга чыккан, берничә чакрым кар ерып, крепостьның тылына төшкән, урман эчендә сигнал ракетасын шакаллар кебек көтеп ятканнар.
Ракета оча гына, уен шарты буенча тылдан һөҗүм көтмәгән гарнизонны аптырашта калдырып, ике яклы һөҗүм башлана. Габделхәй Васыйловичның коточкыч тавышы да берни майтара алмый. Дәһшәтле крепость алына һәм тар-мар ителә.
Әллә кайдан директорга ысылдап килгән Габделхәй Васыйлович: «Уеныгыз уен түгел, мәче ние», дип авыз тутырып әйтә дә, кул селтәп, авылга төшеп китә.
Директор: «Сугышта алай булмый ул, ха-ха-ха!», — дип акланырга маташса да, «Аҗаган» турында сүз чыкса, йөзе кара көйгән Габделхәй Васыйлович теге гыйбарәне генә ысылдый иде: «Уеныгыз — уен түгел»...
***
Өй кыегыннан, болдыр түбәсеннән, ат сарае саламнарыннан чәнти бармак нечкәлегендәге, баздагы бәрәңге үсентесе сыман гына җылы бозлар чөмгереп чыкты. Аны Миннәхмәт күрмәгән дә булыр иде. Түбәнге зират елгасында, аунамаган бер уйгылны калдырмыйча, буран малае булып кайтты. Әнидән эләгә инде, шулай да кагылганын каккалап, кырылганын кыргалап, салынганын салып, шакрандай каткан чалбар балакларын яньчеп- сындырып сау-сәламәт хәленә кайтарырга азапланганда гына муенына тамчы тамды. Мунча ташы кебек кызган тәнне ул калтыратып җибәрде дә, Миннәхмәтнең башында даһи уй туды: әнине өйдән чакырып чыгарып, язнын беренче бозын күрсәтим әле! Яз килә икән бит! Март азагында чангы ярышына барасы бар, анысы. Ләкин эш андамыни? Тамчы тама!
Малайнын әсәрләнеп өйгә керүе булды, «әни, әйдә бер нәрсә күрсәтәм!» — дип кычкыруы булды...
— Каяле, каяле, кем-кемгә күрсәтер әле монда! — дип уклау йомарлап чыккан Фәйрүзәтти малае күрсәткән нәни генә бозны кулы белән сыйпап кеткелдәп көлеп тә җибәрде.
— Күрсән, син генә күрәсен инде, улым. Күренерлеге дә юк бит әле монын, — дип малаенын сизгер йөрәгенә, нечкә күнеленә куанып уклавын кая куярга белмичәрәк торды да, кисмәктәге онга кадады.
Миннәхмәтнен өстеннән киемнәрен, ташбаканын кабыгын салдырган сыман, кубарды да мич башына сөяп куйды. Чалбар да шунда басып тора...
Табынга бер коштабак дучмак та килгәч, Миннәхмәт, зират елгасында булган маҗаралар белән майлап, дучмакны сыпырды гына. Ризыгын яратып, мактап ашаган кешедән дә якын кеше юк пешеренгән хатын-кызга. Ул андый бәндәгә йөрәген дә ярып бирә. Эреде дә акты әнисе, онытылды кисмәктәге уклаулар.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
80
Әллә кемгә охшаган бу Миннәхмәте, теге якта да, бу якта да сүзне бөккән кебек сырлап, бәлеш кебек майлап-җайлап сөйләшүче юк кебек. Ә бу, кычыткан чыпчыгы, әнә ничек мактый әнисенен дучмагын!
— Бу бәрәнге кояшы бит, нишләп пычак белән турадын син бу кояшны, әнием? — дигән иде, Фәйрүзәттинен күзеннән яшь бәрде. Ниндидер сылтау тапты, почмак якка кереп күзен сөртеп чыкты да:
— Ярар, кабат турамам, улым, кояш килеш ашарсын, — диде.
Рәхәт иде төпчек улы белән кара-каршы утыру. Олы кызы Аргыякта кияүдә. Эшләп яшиләр, хәләл көч белән, Аллага шөкер. Кияү — акыллы кеше. Язын чәчүдә, көзен — комбайнда, куян кебек кетердәтеп арыш-бодай ура. Кышка кердеме, фермага эшкә менә — терлек арасына күчә. Ходай балалар да биреп сөендерде үзләрен. Көмеш Чишмәнен кояш чыккан урамында, анын да ин беренче өендә иртәнге көтү чыгып китә торган шомыртлы тау янында яшәп ятулары. Табыннарында үзләре үстергән, күпереп торган хуш исле икмәк, парлары чыгып торган сөт, уалма бәрәнге, инештән тотып алган балык дисенме. Келәтләре тулы капчык-капчык бодай, арышнын күпме икәнен белүче дә юк. Сарайлары тулы сыер да, бозау да, сарык. Чөнки терлекне кай якка кусалар да иртәнге чыгы биленә кадәр коендыра торган җиләкле-печәнле тау битләре, әрәмәләр, уйгыллар. Ярга дулкын лыпылдатучы инешләр, чишмәләр.
Олы кызы җитез, булдыклы бала Фәйрүзәнен. Ни персидәтел янына, ни авыл Советына, ни пучтыга, ни тегермәнгә ирен йөртми, юк-бар белән ирен борчымый. Персидәтел янына менсә дә, — хуҗанын кәефе ничек, гаиләсендә иминлекме, колхозда ул-бу юкмы, ишеген шакысам үзе генә микән? — дип, керергә чират торган кешеләрдән сорашыр. Хуҗа бүлмәсеннән ишетелгән күк күкрәүне чамалар да, кире борылып төшеп китәр. Димәк, әле хуҗа янына керү өчен Ходай насыйплаган мизгел өлгермәгән. Фагыйлә рәис янына кереп чыгуны олы бәйрәмгә әйләндерә белә. Нәкъ вакытында кирәк!
Персидәтел дә Фагыйлә апасы кергәч рәхәтләнеп сөйләшеп утырсын. Дөрес, кайчан керсә дә кире бормыйлар. Хикмәт андамени?! Ана, гади эшчегә, колхоз рәисе әллә нинди кинәшәсе мәсьәләләрен җиткерә һәм ин дөрес җавабын да ала иде. Югыйсә бит, идарә утырышы бар, белгечләре бар, үз тәҗрибәсе бар. Телефон чылтыраса да алмый, дөньясында бер җайлы кеше белән гәпләшә ич.
Әнә, күрше авылга торбадан басма салу да Фагыйлә апасы белән сөйләшкәндә килеп чыкты. Бөтен кеше аны персидәтел Миңлегаян салдырды дисә дә. Салдыруын ул салдырды да, ә очкынын Фагыйлә апасы очырды бит.
Кайсы көтүне кайчан, кайда чыгарасын да тач әйтә дә сала. «Менә Саурыш елгасында чемчендерә башласак шушы җомгада?» — ди Миңлегаян Каюмович.
— Өлешләп-өлешләп кенә ашат, үләннең тамыры да ныгымаган, кавырсыны чыкмаган сабый кебек. Ләкин фермада тирес, газ эчендә дә яткырып булмый, бетләрен коеп кайтсалар да ярый, яфрак та чемченерләр, ябагалары да очар, каен суы аккан агачларга ышкынып кышкы ялкаулыкларын да коярлар, — дип җибәрүгә, Фагыйлә апасына нәрсә сораса, шуны бирә Миңлегаян Каюмыч. Бу инде: шул нәрсә кирәк ие, бу нәрсә кирәк ие, дип, булмаса, ярар, дип чыгып китә торган ирләр түгел. Фагыйләдән котылам димә. Ул тиешлесен генә сорый һәм вакытын туры китерә, бирә алганнан бармак калынлыгы булса да кимрәк сорый. Аласы әйберенә кәгазь яздырып менгәч тә Фагыйлә апасы: «Алла, бигрәкләр дә күп сорадым түгеме соң, бу кадәрле инде, бу кадәрле», — дип матур гына чигенеш тә ясый.
Фагыйлә апасы изге теләкләр теләп чыгып киткәч, Каюмыч бүтән кешене кабул итми. Моны һәркем яхшы белә. Ул «УАЗ»игына утыра, күңеленә хуш килгән белгечләрнең берсен ала да Саурыш елгасына юнәлә. Әйләнгеч юл була дип тормый, теге күрше авылга төшкәндә елга аша салынган тимер басма янына туктый, теге якка, бу якка чыгып бер әйләнеп керә. Култыксага шап-шоп суккалый. Аның бу гадәтенә ияләнгән кешеләр — шофер да, зоотехник та — бер сүз дәшми, ял итәләр. Чөнки үзләренең дә зур, файдалы эшләр майтарганнан соң күңел балкышы кичергәннәре
ТӘРӘЗӘЛӘР
81
бар. Артык сүз ычкындырып, шатыр-шотыр куак сындырып килеп чыккан пошый буласылары килми.
Аларны Саурыш елгасының дымлы үзәне, чәчәкле тау битләре, яз көнендә чәчәк аткан шомыртлары белән күкне томалап чатыр хасил иткән Бурсык елгасы, аның бала йоннары чыгаручы салкыны, исертерлек хуш исе көтә.
Язгы сулар юып шомарткан ак ташлар балкый, кайдадыр, кояшны кире кайтарып, пыяла ватыклары күзне чагылдыра. Хуҗа да көтү чыгаруның, язгы чәчүнең кайбер борчуларын шушы уйгылларда адаштырмакчы була. Аз сүзле персидәтел. Сандугачның сайравын озак кына тыңлагач: «Сайрыйлармы?», ә Саурыш чишмәләренең суын уртлагач: «Агалармы?», — диюдән узмый. Аннан Бурсык белән Саурыш елгалары кисешкән җирдә җылы комташка утыра да, тәмәке кабызып җибәрә. Төпчеген сүндереп кесәсенә сала. Юк, ташламый бу матурлыкның күзенә чүпне. Хәтта иртәгә көтү чыгасы булса да.
Аннан соң, ерганак башларында силәдә сикергән сыман очынган машинага утыра, Хәсән чүнниген, Рәхимулла умарталыгын урыйлар. Казыган тау башына кайтып туктый да Миңлегаян өченче җөмләсен кысып чыгара:
— Йә, нишлибез?
Аңа җавап кирәк тә түгел. Бу инде кимәленә китерү өчен генә эшләнә. Болай да аңлашыла: алардагы кебек чишмәләр дөньяда юк. Бурсык елгасындагы сыман шомыртлык СССРда юк, Хәсән чүнниге почмагындагы кебек сайраучы сандугач галәмендә юк. Димәк, көтүне иртәгә чыгаралар...
Фәйрүзәнең олы улы Муллахмәт тә өйләнеп башка чыкты. Рәсимәсе белән Югары очта чүкелдәтеп яшәп яталар. Ни өчен чүкелдәтеп, чөнки малае алачыкта тимерче. Чүкеч белән коя язмышын, чүкеч белән бөтәйтә хуҗалыгын. Килене тупырдаган балалар да апкайта. Чыр-чу өйләрендә. Татулык-тигезлектән аермасын Ходаем, дип битен сыпырганын да сизмәде Фәйрүзә.
— Әни, бер сынык дучмак ашауга әппәр итәләрмени? — дип эндәшкән Миннәхмәтенә:
— Ярар, улым, апан белән абыена дучмак илтеп кайтырсын, үзебез генә авыз күтәреп ашап утыру ярамас. Табында алар булмагач әллә ничегрәк. Онытылып киткәнмен. Әйдә, капкалыйк әле! — дип табакка үрелде Фәйрүзә.
Әтисез үсә малае, ир-атта булган холык йоксын өчен әйбәт булды әле: класс җитәкчеләре итеп Зөлфәтне куйдылар. Ул да ятим үсте. Тормышны җигелеп тарта, өйләрендә ат җигүче юк. Печән, салам, утын хәстәрләү дә үз җилкәсендә. Егет кеше дип тормый, көянтә-чиләк белән чишмәдән су ташый. Әнисе бик булган хатын, авыл Советында эшли. Уфалла тарталар, кешегә ялынмыйлар. Мал асрыйлар, өй салалар. Үзе дә, энесе дә чиста киенә. Әйбәт укыдылар. Үрнәк гаилә инде.
Миннәхмәт гел абыйсы турында сөйли:
Абый болай әйтте, абый тегеләй кушты. Йоклаганда: «Мин капитан Немо!», дип кычкыра. Кәҗә тәкәсе белән бокс уйный, койма, каен башыннан төшми. Гомер булмаганны ботинкасын чистарта, галстугын бастырып куя башлады. Ә бер көнне биеп тә күрсәтте. Менәтрәк! Нәселдә ир-атлардан бер биегән кеше юк бит, югыйсә! Кимәленә китерә.
Китапханәдән китап ташый. «4»кә, «5»кә генә укый. Галстугын өй түрендәге ин биек кадакка элә. Үзгәрде малай, менә шуна сөенеп бетә алмый Фәйрүзә.
Болдыр түбәсеннән җиргә сикерергә җыенучы язны да күреп алган бит, Аллага шөкер. Маллар исән-сау, өй базында бәрәнге күп, озакламый бакчадагы орлык базын да ачып карыйсы булыр. Су гына төшә күрмәсен. Сәндерәләрендәге салам-печән дә басудагы эт эчәгесе кармавычына эләгерлек. Үзләре исән-сау. Каралты-кура өскә ишелерлек түгел. Утын киләсе кышны башларга да җитә, әле китерерләр дә.
Табында түгәрәк икмәк, табагы белән дучмак. Аллага шөкер, дими ни дисен. Менә малае белән кызына авыз иттерсә, күнелдәгечә булачак. Әнә, алтын баганасы ачыгып кайтты да, сыпырыпмы сыпыра! Бер карап торган малай инде, башка балаларынын
РАФАИЛ ГАЗИЗ
82
үз тормышы.
Ишек кашагасында — такта чәй укасы белән каймаланган Аятел Көрси. Диварда герле сәгать текелди. Тәрәзә араларындагы диванда кызы Мәгъсүрә чиккән чәчәкле-чуклы кул эшләре. Тәрәзә төбе тулы гөлләр. Моны бәхет дими, ни дисен! Ирсез килеш, бик авыр заманда үстерде бит ул балаларын. Сугышы да калмады, суыгы, ач-ялангачлыгы да. Кабат Ходай күрсәтмәсен, бала хәсрәте күрергә язмасын, дип дога кылды бәхетле ана.
«Кич белән абый гәҗит чыгарырга чакырды», — дип Миннәхмәте дә кузгалды. Рәхмәтен әйтте, әппәрен итте. Кем малае дип торасыз сез аны, Фәйрүзә анысын гына өйрәтә, Аллага шөкер.
***
Зөлфәтнен бу уку елында ин истә калган вакыйгасы — балалар белән чыршы бәйрәме үткәрү һәм 31 декабрьдә мәктәптә хезмәттәшләре белән яна елны каршылау булгандыр. Ана бераз кыен да әле, үзен укыткан мөгаллимнәр белән бер табында утыру бит... Дөрес, инде туган мәктәбен тәмамлагач өч ел шәһәр мәктәбендә укыды. «Райүзәк башкачарак — офыгы биегрәк, — диде әнисе. — Ул мәктәптә колхоз рәисе, мәктәп директоры, нәчәлство балалары белем ала, укытучылары көчле, бәхетеңне сынап кара, улым», — диде. Мамадыш шәһәренең данлы педучилищесын япкач, урта мәктәпкә әйләнгән уку йорты лабаса.
Билгеләре, характеристикасы шәп булгангамы, әллә спортчы икәнен белгәч, шигырьләр язуына игътибар итепме, ятим булгангамы — алдылар бит! Бик еш искә төшә шәһәрнең икенче санлы мәктәбендә укый башлаган көннәр.
Китте башка мәктәпләрдән килгән укучылар белән танышу, сынашу. Математикадан, бигрәк тә телдән исәпләүдән аңа тиң юк икән. Укытучы мисалны әйтеп бетерә алмый, ул җавабын бирә. Хәтта Иске Комазан мәктәбен гел «5»кә тәмамлаган Кәүсәрия дә авызын ачып кала. Шәп укыткан икән аны Шамил абыйсы. Моны шәһәргә килгәч кенә беләсең икән. Математикадан Наһар Галиевна укыта. «Алпавыт кызы, каныгызны эчә әле! — диде унынчылар, — яртыгыз укуын ташлый әле».
Тиздән аларның сыйныфы да моны үз җилкәсендә татыды. Гаҗәп таләпчән, математикларга хас булганча, яшен тизлегендә җавап бирү яки гамәл көткән апалары Комазан, Көек, Дүсмәт ягы кызларының «яшен»енә әйләнде. Әллә малайлар шома, әллә беләләр, әллә апа кызларны сөйми, әллә математика кызлар фәне түгел, сөрмә күзле, алсу йөзле кызлар белән укытучы кәнфитләнеп тормый:
— Нәрсәгә килдегез монда, юл тиресләп, бар кайтыгыз, фермагызда сыер савыгыз, бөтен кыяфәтең шуңа килешеп тора да!
Үтә дә рәхимсез карар чыгарылганнан соң нечкә җанлы, математика дәресенең генә түгел, чәчәкле болынның бер гүзәле булган бу кызлар ашкынып аккан чакта улактан сикергән тамчы кебек укуын ташлый, торактагы тумбочкасыннан әйберләрен елый-елый җыя да өенә кайтып китә. Кая микән сез, безнең белән берәр ай гына сабак алган фәрештәләр? Язмышыгыз ничек булды микән? Сез хәтердә бик рәнҗегән кебек яшисез.
Наһар апа авырдымы, әллә укырга киттеме, аларны бераз Минкин абый укытып алды. Аның исеме Динмөхәммәт булган икән. Менә бу кеше, ичмасам! Ул математикадан халык җырчысы Мингол Галиевка гел «5»ле генә тезгән. Мисал, мәсьәләләр белән борчымаган, дәресендә җырлаткан гына.
Зөлфәтнең исенә күптән түгел генә булган бер вакыйга төште. Географияне мәктәптә иң кирәкле фән дәрәҗәсенә күтәрергә тырышкан мәктәп директорына математик Шамил Нургалиевичның бик эче поша, түзә, дәшми. Чөнки ул белә: арифметика — математика патшасы, математика — фәннәр патшасы. Бетте-китте! Бүген сүз бик төчеләнгәч һәм озынга киткәч, түзмәде Нургалиев. Директор бит географиядән башка ашап та, яшәп тә, хәтта печ итеп тә булмый, дигән соңгы чиккә
ТӘРӘЗӘЛӘР
83
җитте.
Тянь-Шань тауларында өшерлек, Камчатка гейзерларында пешәрлек, Ниагара шарлавыгыннан мәтәлеп төшәрлек, Үле диңгезнең суын эчәрлек итте. Бар кыюлыгын, тәвәккәллеген җыйган яшь математик:
— Нәрсәгә ул география! — диде. Билет аласың, хет Владивостоктан, хет Ташкенттан, хет Лондоннан, хет обратномы? Станцияң килеп җитүгә стюардессамы, бортпроводницамы, кондуктормы, йоклап ятсаң, якаңнан алып, качсаң эзләп табып, тибә дә төшерә! — Дулкынланган математик, үзенең кыюлыгына шаккатып, дер-дер килгән кулларына папирос алып ишектән чыгып китте.
Әле ул тартып кергәндә дә директорның авызы ябылмаган килеш иде...
Минкин абыйсын үз итте Зөлфәт. Бу кешенен сөйкемле сөяге бар. Анын бар ачулануы: «Менә әкәмәт!» — булып, бу сүз «Афәрин! Афәрин!» — югарылыгында әйтелә, кешене мескенләтми иде. Ул ачуланудан бигрәк: «Бездә, укытучыларда гаеп, бигрәкләр дә укыта алмаганбыз шул, гафу итегез!» — сыман ишетелә.
Биология укытучысы Мөнир Закировичнын зирәклеге, зыялылыгы да аны гомер буе сокландырды. Ул укытучысы белән хәзер дә кала урамында очрашса, аерылышып китә алмыйлар. «Ярар инде, энем, син эш кешесе бит, мин генә ялда булгач та», — дип гел кабатлый Мөнир абыйсы, ләкин бер ярты сәгать гәпләшкәндәй итәләр. Сонгы очрашканда ул үзе язган сау- сабагай гына шигырь укыды.
Зөлфәт хәзер инде биология дәресләрен төгәл хәтерләми, ләкин Мөнир аганы искә алса, ул һәр дәрестә ике-өч тапкыр: «Үлән исе җитми мина, балалар!» — дип әйткән кебек. Кешелеккә үлән исе җитми!..
Тарих дәресләрен аеруча ярата иде малай. Нәселе ил тарихын язуда катнашкангадыр ул. Авыллары борынгы Ак Кирмән ханлыгынын төньяк- көнбатышындагы хәрби ныгытма булгангамы, белмәссен. Әллә түбәнге зиратта кеше гәүдәсе биеклегендәге серле язулы кабер ташлары янында озак басып торганмы?!
Әллә бакыр рудасы эзләгәндә кәйлә астыннан аваз салган Бакырчы чишмәсенен суын эчеп үскәнгәме? Нинди җәйге челләдә дә суын чүмеч белән тутырып эчәләр, бу чишмәнен суы суык тидерми, хәтта төчкертми дә. Ә үзе сап-салкын, чиләкне өшетерлек!
***
Аларнын мәктәбе шәһәр үзәгендә, ә торак бер чакрым өстәрәк, ә ашханәләре торактан ике чакрымда бардыр. Көнгә өч мәртәбә торак- ашханә-мәктәп, мәктәп-ашханә-торак, торак-ашханә-торак маршруты буенча юырталар. Километры шәп чыга.
Торак ике зур бүлмәдән тора, аларга ике ишектән керәсен, әле Зөлфәт яшәгән бүлмә янында җыештыручы Надя апанын гаиләсенә дә бүлмә бүленгән. Бинанын ике башында да такта болдыр бар. Торакта урысы, татары бергә яши. Керәшен малайлары да күп.
Малайларнын ин яраткан урыны — «Мамадыш» совхозынын утыз гектарлы алма бакчасы. Алма пешкән, өзелеп төшкән вакытта укырга киләләр! Мәктәп юлы да бакча кырыеннан уза. Андагы төрле зурлыктагы, төрле төстәге пешкән алмаларны күреп кем генә авыз суларын гол-голт йотмагандыр?!
Алтмышынчы еллар башында Көмеш Чишмәдә алма бакчалары берничә кешедә генә иде. Югары очта Хәсән абыйда, Шәйхи картта, Пулый Рәфәгатендә. Авыл уртасында Миннехан Гаянында, Бәдигылҗамал апада, Түбән очта Минегаяз, Хәсбәтулла абыйларда, Хәбибрахман бабайда. Шунын белән шул. Зур авылга бит ул. Авыз тутырып бәрәнге генә ашаган малайлар алар. Тагын мәктәп бакчасы бар. Анын каравылчысы Вафа абыйдан котыла алмыйсын, тотыла гына аласын.
Ә монда утыз гектарлы, менләгән алмагачлы бакча! Анын коймасы гына да ничә чакрым. Алманы башта совхоз җыя. Бераздан шәһәр кешеләре капчык-капчык ташый. Шуннан инде алар да кушыла, бер-ике көннән иркенләп ашап йөри
РАФАИЛ ГАЗИЗ
84
башлыйлар. Өч ел буе шулай, бер тапкыр да куганнарын хәтерләмиләр. Торакта алма атышалар, кеше идәндәге алмага баса да тәгәрәп егыла. Тәрбиячеләре Өмбел апа дежурга менгәнче дип, кизүләр чиләк-чиләк алманы чүп базына ташый.
Ин кызыгы: шимбә көнне биштәргә, сәпид багажнигындагы сумкага тутырып авылга алма алып кайту. Аннан бәлеш пешертү, торакка алып килү...
Торакта шаян, олы кеше күзлегеннән караганда сәер тоелган уеннар бар иде.
Киемеңне яшерәләр. Табып бирүче табыла, ләкин син ул малайны җилкәнә атландырып сәяхәткә китәсең, карават араларында, хәтта торак ишегалдына чыгып утын лапасында йөрисен, янадан торакка кереп җәфаланасын. Ә ул бәндә борын төбендә бармагын уйнатып тегендә, монда күрсәтеп бара. Кунак ашы кара-каршы, билгеле. Икенче көнне ул сине күтәреп йөри.
Бик озын һәм нәзек Ринат исемле малай бар иде күрше бүлмәдә. Йоклавы була, аяк бармагы арасына мамык кыстырып ут төртәләр. Ринат янган мамыкны кулы белән алып ташлый да йоклавын дәвам итә. Иртәгесен пешеп кабарган аягына нәрсә булган, дип аптырый, хәтерләми дә.
Ин гыйбрәтле кылану Илдус исемле Урта Кирмән малае белән. Ул
— лунатик. Илдусны иртәнге икедә уяталар, ашханәгә бәрәнге әрчергә төшәргә дип. Малай әйбәт сөйләшә, киенә, сумкасын кулына тоттыралар. Өч малай торактан чыгып китәләр. Илдус сөйләшеп төшә, авторотаны, биш йөз метр ераклыктагы фабриканы да узалар, аннан егетне кызганып, кире торакка алып кайталар. Чишендерәләр, йокларга яткыралар. Илдус икенче көнне бернәрсә дә хәтерләми...
Көчсез, юаш малайларны кыерсыту да бар иде, билгеле. Рәим белән ярышып ике потлы герне егерме тапкыр күтәрүме, бокс белән шөгыльләнүме, чангы буенча мәктәп командасында булумы — болар һәммәсе дә Зөлфәткә бармак белән дә чиртмәүгә китергәндер. Бәлки сабыйчак дусты Нургаян Әгъләмов торак укучыларынын күпчелеген тәшкил итүче авылдашларына малай чактан бергә үскән Зөлфәт турында сөйләгәндер.
Аннан, торакта ин зур бәяләнгән кеше — юмарт кеше иде. Су-Елгадан килеп укучы Габделбәрдә чемоданнын ин зурысы, чемоданындагы йозагы да ин зур, асылмалы йозак, әле анын янәшәсендә кечерәге дә бар. Ләкин һәр дүшәмбедә ин беренче булып анын чемоданы бушый. Юк ла, сез нәрсә! Йозаклар, күгәннәр исән, эчтәге ризык кына кимегән. Ә Зөлфәт беркайчан да чемоданын бикләмәде. Классташы Рифкать килеп әйтә иде: «Малай, ачуланма инде, ике телем ипи кисеп алдык». «Кирәксә тагын ал, Рифкать»,
— ди иде Зөлфәт. Юк, алмый, кагылмый иде Рифкать иптәшләре кабат. Торак тулы чемодан бит әле анда. Аларнын барсы да планлаштырылган.
Шәһәр малайлары, кич белән урамда саклап торып, торак малайларыннан акча кыса. Бу Иске Комазан малайлары Хөрмәткә һәм Рифкатькә бәйләнгәнче дәвам итте. Бер атна үткәч, малайлар торагы янына, трактор арбасына төялеп, баһадир гәүдәле ирләр килде. Мамадыш Сабан туе батырлары Ахун, Заһит, тагын әллә кемнәр шунда. Кичен шәһәргә төшеп киттеләр тәпиләп. Шул кичтән сон шәһәр малайлары торакта торучыларны ерактан әйләнеп уза башладылар. Юаш, бигрәкләр дә юаш шул ул иске комазанлылар...
***
...Кызлар бар бит әле дөньяда. Классташы Фәния Зөлфәткә карый да катып кала. Зөлфәт борылуга ялт итеп икенче якка карый. Шул гына җитмәгән иде. Тугызынчыда укыганда ана өлкән сыйныфта укучы кыз гашыйк булды. Үзе чибәр, үзе җырчы. Сәхнәгә чыгып балан турындагы җырны башкарганда күзе гел Зөлфәттә генә. Янәшә утыручылар егеткә төртәләр дә төртәләр. Әле мәхәббәтнен гүзәллеген шигырьләрендә генә язучы үсмер үзеннән олы яшьтәге кызнын мәхәббәтенә ничек итеп җавап бирсен сон?! Ләкин вакыт үткән саен ул бу кызнын исемен, йөз-кыяфәтен, үзенчәлекле тавышын юксыначак. Ә хәзергә, иптәшләре төрткәләгән саен үртәлеп,
ТӘРӘЗӘЛӘР
85
кызарганнан-кызара бара, башы һаман да аска иелә.
Ә шулай да Зөлфәтнен дә йөрәге дертләде берчакны. Спортзалда күнел ачу кичәсе булды. Татар һәм рус классларында укучылар да бергә җыелды. Параллель сыйныфлар гына да алтышар — «а», «б», «в», «г», «д», «е» иде.
Шәһәргә терәлеп торучы Чура Тау авылында районда нефть эзләүче геологлар яши икән. Менә шул авылнын рус сыйныфында укучы кызына күзе төште егетебезнен. Кызнын әтисе татар, әнисе рус икән. Мәхәббәтнен нәрсә икәнен шактый сиздерде Ходай. Бик оялчан да итә, бик кыюлата да икән ул әкәмәт. Чәчәк-чук булып балкып торган, спортзал түренә җыелган рус кызлары янына барып биергә чакырды теге алма битне. Кызнын буй-сыны бик килешле, көлгәндә чокыраеп китә торган бит алмаларына сандугач ояларлык иде. Икенче тапкыр чакырырга килгәндә бер рус малае ыржая башлаган иде дә, Зөлфәт: «Еще хочешь валяться в грязи, как тогда?!»,
— дигәч, агарды, күгәрде теге, ләкин чалырга сузган аягын тартып алды.
Иске Комазан көрәшчеләре, Хөрмәт белән Рифкатьтән акча сораган өчен, суга манчый-манчый кыйнаган теләнчеләрнен берсе иде ул.
Эшнен кая таба барганын күрсә дә, Зөлфәт үтенгәч, кыз биергә чыкмыйча кала алмады. Алар кебек пар килгән егет белән кыз спортзалда булмагандыр да!
Класс җитәкчесе Асия апасы барысын да күзәтеп торган икән. Килде дә: «Зөлфәт, безнен кызлар бик үпкәли, әйдә, Фәния белән бие әле»,
— дип, иркәләп-сыйпап зал уртасына икесен чыгарып та җибәрде. Шуннан сон егет үзе белән нәрсә булганын да хәтерләми. Зал уртасында берничә генә пар биегәнлектән, халык барысын да күреп торган: Зөлфәт Фәнияне зал уртасында ташлап калдырган да, Фаягөлне биергә алырга киткән. Фәния елап чыгып йөгергән. Боларны үзенә әйткәч, Зөлфәт: «Китегез әле, булмаганны», — ди. Асия апасы янына килгәнне генә белә. Их ул Фаягөлне!
Чура Тау авылына Фаягөлләргә төшә иде Зөлфәт. Капка төпләрендә көнбагыш чиртеп утырган урыс малайларын аралап кереп китә. Әтисе Рәхим абыйдан сорап кызны урамда йөрергә алып чыга. Әнисе Наташа: «Нишләп миннән дә рөхсәт сорамый сон ул бу әдәпле егет», — дигәч, «шәригать буенча эшли», — дигән кызнын әтисе.
Их, ул Фаягөл! Анын кулына тотынуга ук ток суга. Анын чәченнән килгән хуш ис тә торакка кайтып ауганчы бетми.
Ләкин Фаягөлләр геологлар белән күчтеләр дә киттеләр, уку елы беткәнне дә көтмәделәр. Их, ул Фаягөлне...
Бу аерылудан дөньялыкка кайту озак дәвам итте. Кыз яшәгән өй тирәләреннән дә урап менде егет, тик Фаягөл генә очрамады. Ә, югыйсә, Зөлфәт анын үзен яратуын назланып куенына сыенуыннан ук сизгән иде. Аны күрүгә кызнын йөзеннән елмаю китми, өйдән ашкынып йөгереп чыга. Зифа, сыгылмалы гәүдәсен өрфиядәй очыртып кына Зөлфәткә ашкына һәм алар җитәкләшеп йөгереп китәләр иде.
***
Унынчы класста укуын тәмамлап каникулга кайтты Зөлфәт. Әле шәһәрдә тагын бер ел укыйсы бар. Иртән унике чакрымны йөгереп кайтып килә иде, әле сәгать иртәнге җиде генә. Трайт чишмәсендә юка, җилфердәвек күлмәк кигән кыз су алып маташа, эшен бик булдыра алмый. Кәефе искиткеч күтәренке булган Зөлфәт йөгереп тә килде, чиләкне кыз кулыннан тартып та алды. Кыз курыкты, каушады. Зөлфәт су алып биргәннән сон йөзенә алсулык йөгерде тагын. «Рәхмәт!» — диде. Анын сүзе дә «ряхмат» булып ишетелде. Шәһәр кызы, ахры. «Исән бул», — дип йөгереп китмәкче дә булган иде, теге зәнгәр күз:
— Кая барасын, мин тагын килям бит әле, — дип шаркылдап көлеп җибәрде. Кыз Фаягөлгә шулкадәр охшаган иде.
— Син карангы төшкәч менә бу имән төбенә кил, сөйләшербез, — диде дә Зөлфәт, йөгереп китеп барды.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
86
Көне буе нинди генә авыр эш майтармады Зөлфәт, ләкин ару тоймады. «Нәрсә булды әле минем белән?!» — дип, үзе дә аптырады.
Нинди кыз микән ул, әллә инде күземә генә күрендеме? Фаягөлне югалту ачысын киметү өчен Ходай чүлдәге шикелле мираж гына күрсәттеме? Алай дисән, Трайт чишмәсендәге басмада янәшә басып тордылар бит. Ул кызыкайнын сәгать тагылган нәни кулынын матурлыгын кара син!
Әнисе майда кетердәтеп пешергән ап-ак кабартма инде менә! Бизәнмәгән- нитмәгән, ләкин инде һәр нәрсәсе үз урынында—нечкә билле, омтылышлы күкрәкле, алсу йөзле, зәп-зәнгәр күзле гаҗәп чибәр кызыкай икән лә Трайт чишмәсе фәрештәсе, әле кыю да:
— Кая барасын, мин тагын килям бит әле! — дип чәчрәп тора.
Килер микән ул кичен Трайт чишмәсе янында үскән имән төбенә?!
***
Кичен Чегән бөгәсендә юынды, тәненә шап-шоп бәрә-бәрә, муеннарын сузып, түшләренә су йөгерткән ата каз шикелле, озак мыштырдады Зөлфәт. Белә инде: тән зынгылдап торырга тиеш, әле генә ун чакрымны йөгереп кайтты. Күнел күтәренкелеге өйләре каршындагы куш каен биеклеген күптән узган, хәтта Казыган тау түбәсе дә шактый тәбәнәк күренә, игенче күнеленә сайраган саен бер чүмеч бал агызучы тургай биеклегендә. Сез ышанмыйсыз мәллә?! Аны бит, әгәр дә бәхетен Куян Хөсәеннәре үгезе сөзмәсә, Хәбыйк Хөсәеннәренен мамык тәкәсе бәреп екмаса, яки Чүлмәк Гамиләсе чәлмәсә, Точка Хуҗасы үзенен гаҗәеп матур җырлавы белән ияртеп алып китмәсә, тальянчы Зөфәр абыйсы борынгы Кирмән көенен борылмаларына чорнап гармун күрегенә ябып куймаса, Трайт чишмәсе янында, анда гынамы сон, бөтен Кирмән буенын ин күркәм агачы булган серле имән ышыгында зәнгәр күзле, елмайганда алма битендә күбәләк канат җилпи торган, бар булганы йөрәк шикелле талпынып, бер кысылып, бер очынып торган җан иясе, исемен дә белмәгән кызыкай көтеп торачак! Ләкин килер микән?
Тик... кызыкай киләсе чишмә янына барырга бераз гына иртәрәк икән. Әле имән дә ерактан күренеп тора. Авылда сөю-яратышуны, урысча әйткәндә — «на показ», шәрә килеш күрсәтүне өнәмиләр. Хәзер генә ул... Кендегеннән бер чирек астагы җирен дә күрсәтергә азапланалар. Әйтерсен, белмиләр инде анда нәрсә барын. Серлелек тота бит дөньяны, ачылмаган фәнни серләр һәм ул кысаларга мәнге сыймаячак мәхәббәт һәм алиһә хатын-кызларыбызнын бөек сере тота! Галимнәр мәхәббәткә тарихи, физик, биологик, химик, математик, астрономик, медицина һәм башкача миллион яктан килеп карыйлар, серен ача алмыйлар. Аны һәркем үзе генә ача һәм анын нәрсә икәнен анламаган килеш үлеп тә китә. Рәхәтен, михнәтен тоя, ә эчке хасиятен анлата алмый. Менә үбештек, ди, менә бала туды, ди. Менә икенче берәүгә күз төште, ди, аерылыштык, ди. Наман мәхәббәт эзли үзе, вакыт уфаллага салып картлыкка илтеп мәтәлткәч, карангы урманда төнлә йөргән шикелле, хисләре арасында буталып йөри. Ерактан эзли. Үзен чәчәк-чук итеп яшәтәчәк, табын түрендә утыртачак, ничә кирәк шулкадәр тупырдаган бала апкайтачак авыл кызын кулдан ычкындыра.
Ниһаять, каршыга килгән кешене биш-алты адымнан гына абайларлык карангы төште. Китте Зөлфәт кырыйлары яшел чирәм белән чигелгән дымлы сукмактан.
Авыл кичләренен моны үзе бер кабатланмас симфония, бер композиторнын, шагыйрьнен дә әле аны тасвирлап бирә алганы юк. Анда-санда су буе монынын берәр «Ах!»ын эләктергән җырлар җемелдәп китә. Анысы да ярый. Зөлфәт Трайт чишмәсенә куйган ак бетон боҗраны абайлады, су челтерәгәнен ишетте һәм тау итәгендәге имән кәүсәсенә сөялде.
***
ТӘРӘЗӘЛӘР
87
Әтисе үлгәндә ана дүрт яшь иде. Эшләп үсте. Әнисенә бик авырга туры килде. Ирен югалту хәсрәтеннән урынга егылды, көн-төн дару эчте. Йөрәк авазы кычкыртып идәнгә авып китә торган булды. Болай яшәп булмасын үзе дә анлый. Ике улы бар. Берсенә яшь ярым, икенчесенә дүрт яшь. Авыл Советында секретарь булып эшләп маташа. Ярый әле гел авылдашлары арасында.
Әнисенен энесе Сөнгатулла терәмәсә, ауган булыр иде аларнын тормыш агачы. Сыерга печән дә әзерли алмадылар. Әбисе Шәмсурый белән Сөнгатулла абыйсы сыерны үзләренә алып төштеләр. Җәй буе ике сыерлык печән хәстәрләделәр. Үсмер Сөнгатулланын беләкләре өзелеп чыгарлык булгандыр. Анын урман хуҗалыгында атлы эштә йөргән чагы. Җиккән аты «Орлик» иде. Чөнки ул елларда авыл клубына күчмә кино килде һәм шунда немец поездын куып җитә торган «Орлик» исемле атны күрсәттеләр. Колхознын ярты атына «Орлик» исеме ябыша язды. Ә колыннар, тайлар барысы да «Буян» исеме белән туды.
Өйләрендә ат булмагач, күрше малае Рәфәгать әтәчләренә дә «Орлик» исеме кушты, чөнки тавык куганда кызыл кикрик тә әйбәт чаба иде. Әтисен күмгәндә Сөнгатулла абыйсы Зөлфәтнен кулын балчык өеменә батырып туфрак йомарлатты да ак такталар өстенә сиптерде. Шулай итеп, дүрт яшьлек улы әтисен күмде. Анламыйдыр әле ул, бигрәк бәләкәй, дип сөйләнгәләделәр берничә ир-ат. Күбесе эндәшмәде, чөнки дүрт яшьлек малайнын мангаенда беренче җыерчык ятканын күрделәр ахрысы алар...
«Җитез малай булдын син, җиде айдан тәпи йөреп киттен!» — ди иде ана әтисе Мамадыштан алып кайткан прәннекләрне биргәндә. Аннан гел әтисенен муенында үсте ул, анын җырлаганын тынлап.
Әтисе аны сәкегә салып әвәли, эченә авызын куеп өрә дә, әллә нинди шартлаган тавышлар чыгара. Сакал-мыегы малайнын битенә кадала, ә шулай да рәхәт. Түшәмгә чөя, ишегалдына чыккач күккә чөя.
Анламый ул, бәләкәй дигән булалар...
Сугыштан алып кайткан медальләрен, алтын сәгатьләрен чүкеч белән төйгәч тә әтисе ана бер сүз әйтмәде. Йөзе агарды, анысы. Әй, әнисе орышты, йомшак җиренә түбәтәе белән бәргәләп тә алды.
Әтисенен танкта янганын белә Зөлфәт, пешкән урыннарын да күрсәткәне бар. Танк рәсеме ясый-ясый күпме кәгазь бетерде. Кызыл йолдызлысы малайныкы, кара тәрелесе әтисенеке була да, әй сөзештерәләр, әй сөзештерәләр! Кызыл йолдызлысы җингәнчегә кадәр инде.
Әтисе үлгәнннән сон байтак газаплар кичерергә туры килде шул. Тугыз яшендә өй салган малай ул, әнисе үзенчә төзеде, акчасын, ризыгын кайгыртты, төзү материаллары тапты. Сөнгатулла абыйсы белән урманга йөрде малай. Атны бүрәнә ташый торган арбага җигәләр дә иртә таннан кузгалалар. Усакны кисеп аударалар. Әй мактый инде аны Сөнгатулла абыйсы. Тартыпмы-тарткан була Зөлфәт ике саплы пычкыны. Авыш күсәкләр куеп арбага тәгәрәтеп менгезергә дә булыша. Чи усакларның да төрлесе бар, кайберсе шулкадәр авыр икән. Кызыл эчле усак бу, энекәш, ныклыкка нык, ләкин әбечеңә тия инде, ди абыйсы. Әбечнең нәрсә икәнен Зөлфәт белми. Бәйлиләр берничә бүрәнәне. Агач очларын чистартып, ботакларын дүрт казык кагылган урынга өяләр, утынга ярарлыкларын өйгә ташырга әзерләп куялар да кайтырга кузгалалар. Урманда абыйсы дилбегәне үзе тота, Зөлфәт арба артыннан теркелди. Их, усак агачыннан чыккан иснең тәмлелекләре! Әллә алар өен сипләргә алып кайтканга хуш ис тарата микән соң бу бүрәнәләр?!
Бер минут буш вакыты булмаган әнисенең яшәү рәвеше, теше-тырнагы белән ир-атлы гаиләләрдән ким-хур яшәмәскә тырышуы, күршедәге алтын куллы, олы йөрәкле тимерче Гәбделбарый абыйларының бар эшкә дә ияртеп, өйрәтеп йөрүе шәп булды. Өйләрендә мантырга тырышучы апалар яшәве, ир-ат эшенә бик иртә җигелү дә Зөлфәтне зиһенле итте. Авылдагы тавык чүпләп бетермәслек эшләрнең барысын да башкарырга, балта, чалгы кайрарга, койма тотарга, таш чыгарырга һәм тагын, егет
РАФАИЛ ГАЗИЗ
88
булып үскәч тә, көянтә белән су ташырга өйрәтте. Эшкә батыр булу михнәттән дә киләдер, башыңа төшкәч башмакчы буласың.
Иң кимсеткәне, ат сараендагы тиресне сәнәк белән иләп, салам ташу иде.Син мәктәптә яхшы укучы, менә дигән спортчы, әле шигырь дә язасың, инде кызлар озаткалыйсың. Авылның карап торган ипле егетләреннән, ә үзең идарә урамыннан мескен чана белән ат шаралары арасыннан иләгән салам апкайтасың. Баш иелгән, өскә иске кием киелгән. Нечкә күңелле малайны бу үтерә иде. Әле син күз атып йөргән кыз очрый, теләмәсә дә, аның йөзенә кызгану галәмәте чыга. Менә бу—горур хәерчене ату белән бер икән. Башкаларның әтиләре ат җигә. Акмаса да тама хуҗалыкларына печәндер, саламдыр, утындыр. Ул малайлар рәхәттә, кайсы гомер буе эш рәте дә белми, теле булмаса карга күптән күтәреп алып киткән булыр иде.
Теге Зәңгәр Күз Зөлфәтнең ачык түшен кайнар сулышы белән өтәгәндә яшен тизлегендә хәтердән үтте бу күзаллаулар. Рәхәтлектән оеп торган егетнең әллә ниләр исенә төште, борчыды. Нишләп хәтергә киләләрдер? Шушы кызны кочаклап торудан да зур бәхет юк бит инде, югыйсә.
Бер елны Галия апасының улы Рәүф абый Кытайдан ефәк яулыклар апкайтты. Балдак аша да чыгарып карадылар. Чыга, малай! Юа торгач уңсалар да озак еллар сакланды яулыклар. Ә Галия апаның кече улы Кәнәфи абыйлары, аларга менә дә, бәйрәм ясый. Тальянда үзе уйный, үзе җырлый.
Өйләрендә гел кеше булыр иде. Домино уйныйлар, шәл бәйлиләр, дөнья хәлләре, укыган китаплары турында гәпләшәләр. Бу кичләр малайларга тирән белем бирүче мәктәп булган икән. Менә Габделбарый абыйсы немецчаны шәп сукалый, сугышта үзлегеннән өйрәнгән, шуңа Мамадыш урта мәктәбендә немец теле дәресендә Зөлфәткә тиңнәр юк. Шартлатып җавап бирә. Гомер буе урманга, елгаларга печәнгә йөргәндә, тимерче алачыгында эшләгәндә немецча сөйләшкән Барый абыйсы мәктәбен үткән шәкерт ич ул!
***
...Зәңгәр Күз Зөлфәтне дөньялыкка кайтарды. Онытмады ул аны, бәхетеннән оеп хатирәләр урманында гына адашкан.
— Йә, чибәр апасының исемен кем дип белик инде?
— Кайсы апаның? — диде кыз.
Юк, авыл кызы күңеленә юл табучы ышанычлы алым шәһәр кызына ярамый икән.
— Сезнен исемегез ничек? — дип сорады Зөлфәт.
— Апаныкымы, минекеме? — диде кыз. Ах, менә монысы ярады! Икесе дә пырхылдап көлеп җибәрделәр.
— Мина әбиегезнен исемен генә сорарга калды инде, — диде Зөлфәт.
— Мин бабайларга кайттым, кунакка, — диде кыз. — Исемем Зөлфия, ә синен?
Менә бит ул тырбайчыклансан. Сез дип сөйләшкән була бит әле, янәсе, шәһәр кызы алдында авылларын аяк астына салып таптамый, ана ботинкасын сөртми. Югыйсә кая инде Сез, икесе бер-берсенен кочагында ничә ел торалардыр, үзе инде бөтен тормышын хәтерләп бетерде. Син дип сөйләш тиле бәрән орлыгы ашаган нәрсә, ангыра сарык, сугылган борчак саламы! — дип үзен сүкте Зөлфәт.
Кызартты бу кыз аны, акыллы булырга охшый.
— Апан күптән әйткәндер инде, барысын да сөйләгәндер, беренче очраган егетнен сүзенә ышанып төнлә имән янына чыкмас иден, - диде егет.
Кыз көлеп җибәрде. Чегән чишмәсенен тимер торбасыннан аккан суда чуерташ челтерәгән тавыш таралды.
— Ападан сорарга оялдым, Вәккас абыйдан сорадым. Ул сөйләде, ай, ярата ул сине, ай, сөйли Вәккас абый!
— Бик ышанып бетмә, безнен туган ул, шуна мактагандыр.
— Юк, Вәккас абый әкәмят шәп егет, — диде. — Нәрсә ул «әкәмят»?
— Очрашуга иртәгә дә килсән, әйтермен.
ТӘРӘЗӘЛӘР
89
— Үлям, иртәгә дә киләсемени, — диде кыз, — күрше кызы белән клубка менәм дип чыгып киттем.
— Син Зөлфәт янына чыгам, дип әйт апана. Борчылмасын.
— Ай, үтеряләр бит мине, апа әнигә әйтсә.
— Үтерсәләр, эт оясына чылбыр белән бәйләп куймас әле.
Кыз тагын көлеп җибәрде.
Алар инеш буенын дымлы сукмагыннан янәшә атладылар. Кичке тынлыкны ярып кычкырган бака тавышынын матурлыгына исе китте Зөлфәтнен. Ничек элек ишетелмәгән бу? Ишетелгәндер, тик ул кичләрдә Зөлфия булмагандыр.
— Менә без йөргән җирләрдә йорт урыннары, бәрәнге, җиләк-җимеш бакчалары иде. Синен әниләрен кебек читкә китте бит авылдашлар. Хәзер бер кайтырга тилмереп ятучылары күп.
— Әни дә гел елый кайчакта. Әби-бабай да еш чирли. Булышырсын да, сине алырга дигән сылтау белән кайтырмын дип, Хәсән абыйга ияртеп җибәрде. Авыр әнигә дә. Мин Уралда туган, кайткач, авылнын матурлыгын күрдем. Ай, матур авылыгыз!
— Мин очрагач кына матур ул! — дип, теленә салынды Зөлфәт.
...Капкадан кертеп җибәрде дә Зөлфияне, өенә атылды Зөлфәт, оча инде, аяк тигән җиргә тия, тимәгән җиргә юк.
Иртәгә чыкмыйм димәде әле кайнар кул, лепелдәп торган йөрәк, янгыравыклы кынгырау. Инешне, Бакырчы чишмәсе шәрләмен дә бер генә сикерде егетен.
Иртәгә көн матур булыр төсле. Күк йөзе ачыла, болытлар тарала. Томанлы үзәндә йоклап яткан җилләр уянган да Казыган тау, Саурыш елгаларындагы җилләрне өмәгә дәшеп, авыл күгендәге болытларны куа...
***
Бер-ике атна гына очрашканнар иде, Зөлфәтне Кама елгасы аръягындагы болынга җибәрделәр. Күмәк хуҗалыкнын печән җыю бригадасы белән инде. Ат җигәсе, печән җыйгыч тырма белән эшлисе. Атчылар чапкыч белән эшли, алар керә алмаган куак араларын кул белән чабасы, диме. Берәр йөк печән бирәселәр икән, ул да зыян итмәс. Аннан Яке елгасында моннан сигез ел элек уфаллаларын ватып аткан кансыз персидәтел дә әнисенә бәйләнгән. Малаеңны төшерәсен булгач, төшерәсен, дип. Ярар, без күрәсен кеше күрмәс. Берүк паром белән чыкканда суга бата күрмәгез. Косилкага, чалгы - мазарга киселә күрмә, тагын әллә нәрсәләр—әллә нәрсәләр, дип сеңдерде, күршедәге Кәримә карчыкка кереп хәерләр бирдерде әнисе. Анысы Ходай ризалыгы өчен. Бик тә теләп бирде Зөлфәт, бу көнгә кадәр Ходайның аларны ташлаганы юк бит әле. Өйләрен яңарттылар, әнисе әзме-күпме хезмәт хакы ала. Мәрхүм әтиләре өчен пенсия килә. Ә колхозчыларга хезмәт көненә әле генә акча түли башладылар. Әй, сөенде дә соң авыл халкы!
Менә авылга кино килә. Урамда моторы эшләп тора, аппараты клуб эчендә. Кино куючыга булышып барабанга кино тасмасын ураган берничә малай бушка кино карый, анысы.
Шулай бер елны, әкәмәт зур буралар бурап, яңа клуб салдылар, түбә астына да керттеләр, ләкин җәй буе нигезе комташ тезгән килеш торды. Кино килә авылга, балаларга керү бәясе биш тиен булса да, каян аласың ди аны?!. Ул бит яңгыр түгел. Ләкин Көмеш Чишмә малайлары гомергә башлы инде алар. Бер төркеме, тавык ояга менгәнне саклап торып булса да, йомырка эләктерә дә Хәбри картка чаба. Кинога керерлек акча бирә картлач.
Икенче төркем, кесәсенә ипи кыстырып килә дә, клуб эчендә эшләүче балта осталарына булышкан булып йөри. Көндез сәхнә астына кача һәм... берничә сәгать тын да алмыйча кино башланганны көтә. Сәхнә астына сыймаган Мидхәт белән Илфатны залдагы йомычка өеменә күмәләр. Киномеханик тешен казырга дип шырпы эзләп баргач Мидхәтнең эченә баскан, малай йөрәк өзгеч тавыш белән кычкыргач
РАФАИЛ ГАЗИЗ
90
чирләгән киномеханик Равил абыйлары.
Ә Дарият, Рифат кебек малайлар өйләреннән очлы көрәк алып чыга, клубның нигезендәге бер олы ташны казып алалар да тишектән клубка кереп китәләр. Җәй буе сайгак җәелмәде клубка, бөтен авыл идән җәю өчен тезгән өрлеккә утырып кино карады. Җайлы тагын үзе.
Сәер бу кино, авыл малайлары өчен ят нәрсә. Бер көнне, экраннан поезд килә башлагач, беренче тапкыр кино караучы Вәчкә Илдусы: «Каравыл!» кычкырып чыгып та качты. Ул поездның дәһшәте соң!
Ул кино белән төрле сәер хәлләр була иде. Моторы тышта. Зөлфәтнең дусты Дөлкәфил нәрсә эшли диген син?! Иң элек Кәримә әбисе сукрана- сукрана биргән биш тиен акчага клубка кереп билет ала, кире урамга чыгып дерелдәп эшләп утырган моторны карап тора.
— Йә, ничек? — дип сорый Агмал абый, кино карап егет булып, кеше рәтенә кереп кайткан малаеннан.
— Шәп, әти, дерелдәп эшләп утыра, берүзем карап тордым, берәү дә комачауламады.
Ел буе шуны сөйләп мәзәк ясап йөрде Агмал абый. Тамаша карау хакына киномеханикның полицаена әйләнүче дә табылды. Ул безнең яшьтәге малай-шалайның канын эчә торган Әхмәтгаян абый иде. Малайларның фуражкаларын җыеп ала да, аппаратны әйләндереп, тасма чорната. Сәхнә артына качканнарны таба, өстерәп алып чыга, клуб ишегеннән артларына тибеп кала.
Теге Дөлкәфил хозурланып төшкән мотор бар бит әле. Әйе, ул да күрде инде, бичара. Кинога кертелмәгән кешеләр аның ягулык багына ком да, шикәр дә салдылар, свеча чыбыгын да ычкындырдылар.
Сәнгать корбаннар сорый иде.
Күрше малайларга Зөлфәт белән Илсур гел акча биреп тордылар, аны кире сорамадылар да. Әниләре: иптәшләрегезне дә алып керегез, савабы булыр, дип акча бирә.
— Ходай биргәнгә мәрхәмәтен сала, балалар, — дип җилкәдән сөеп кинога озатып кала.
Аларнын урамга чыкканын дуслары көтеп тора. Менеп җиткәнче чабалар клубка, аларда шундый тәртип.
***
Бер ай буе Кама буендагы алпавытлар казыткан түп-түгәрәк күлләрдә иртә һәм кичен балык тотты һәм коенды, болыннан җиләк ашап рәхәтләнде Зөлфәт. Гел уйнап йөргән икән, дип уйламагыз тагын — монысы эштән бушаган араларда.
Болын бит ул һәрвакытта да матур. Су чигенүгә ләмне мен җирдән чатнатып үсентеләр килеп чыга. Дым да җитәрлек, җылы да. Күзгә күренеп үсәләр. Бүген карыйсын бер төрле, иртәгә инде ул урынны танымыйсын да. Яшел дулкын гүзәллекне уч төбенә салып изге күккә якынайта бара. Аннан чәчәк ату китә, бал кортлары, әллә нинди шөпшәләр, быжаннар, чабата кадәр чикерткәләр кисәк өстенә сикерсә, үзенне юк дип сана.
Ә инде калкулыкларда җиләк пешкәч, әрәмәдә кара җиләк өлгергәч, Кама буенын серле ешлыкларында кошлар сайраганда, яки менә Куян Хөсәене куйган печән Таҗ-Мәхәлләре болында калыккач! Кибәннен нигезенә генә мулдан өйдерә печәнне Куян Хөсәене. Аннан «эхе, эхе!» килә башлый. Анын болай көлүен иптәш Вафин яратмаганны ни өчен авылдашлары яратырга тиеш ди әле?! Иптәш Вафин бәхетле ул, чөнки бу көлүне ничә елга бер ишетә. Печән урлаганда Куян Хөсәененен «эхе-эхесен» ишетер иде. Аполлон һәм Майкоп исемле колхоз кассасын шәрләм хәленә калдырган нәсел атлары алсалар да, Куян Хөсәененен кинодагы Орлик, Буян кушаматлы атлардан да елгыррак Дөл-Дөлен куып җитә алмагач каян ишетсен ул аны?!
ТӘРӘЗӘЛӘР
91
Күтәрелә кибән, бер чокырлы җире юк, әйләнәсенен бер бүселгән урыны юк. Өстерәткечләр белән күпме печән китерелгән — шуны сыйдырып та бетерә. Дилбегә атып каршы яктан биш-алты ир-ат тота да, Хөсәен абыйны кибән очыннан төшерәләр, аяк эзләренә кадәр сыпырып, кулы белән тигезләп, пөхтәләп төшә ул.
Коя да куя инде! Мәскәү Кремлендә авышлык, төгәлсезлек булырга мөмкин, ә монда юк!
Галәү абыйнын атчылары көн дә исерек. Бригадага ашамлык алабыз, дип, печән саталар. Ашамлык дигәннәре аракыдыр инде. Быел печән өч тапкыр күбрәк чыккан. Элек кул белән чабылмаган куак асларын да, бәләкәй аланнарны да чалгы белән чаптырды Точка Хуҗасы. Ул — кул белән чабучыларнын җитәкчесе. Галәү абыйга бунт ясый Точка Хуҗасы, ничә ат йөге печән төяп җибәргәнне барлый. Аз-маз эчеп кайтканга сүз әйтмәсә дә, урыслардан апкайткан аракы шешәләрен, балыкны кабул итә дә, уртак табынга куйдыра. Бер йөк печәннен бәясен Старый городка барып белгән һәм бөтен акчаны учына салдыра. Салмый кара Точка Хуҗасынын мичтән ипи ала торган көрәк кадәр кулына! Күз ачып йомганчы теләсә кемне чәкүшкә итеп арба күчәренә тыга да куя. Анын беләкләренә карап торсан да баш әйләнә башлый. Кылый күз белән чекерәйсә, елгага чумып та котыла алмыйсын. Кама төбендә дә онытып булмый ул күзләрне.
Зөлфәтне бухгалтер иттеләр. Ин белемле кеше, ун классны бетергән кеше ул икән. Киреләнеп тә караган иде. Точка Хуҗасы үз малае шикелле күреп әйтте:
— Кәкә, Зөлфәт, бу дунгызлар бөтен хезмәтебезне эчеп бетерә бит.
ТӘРӘЗӘЛӘР
4. «К. У.» № 1 92
Үз өлешләрен күптән эчеп бетерделәр. Менә синекен, Саимә апан белән Миннур апанныкын эчәләр, минекен эчәләр, тагын унбиш кешенекен! Бу гаделмени сон?! Колхозчыга акча тиенләп кенә бирелгәнен беләсен, болында эшләгән акчаны ашаганга тоткач өскә дә чыга әле безнен. Нишләп йөрим мин монда, центнердан артык гәүдәмне селкетеп?! — дип, ачынып әйтте. Бу инде хатын-кызнын үкереп елавына тин кызгандыру иде.
—Нәселегездә караклар юк, булмас та, барыбыз да сина ышанабыз, ничек эшләвенә карап түгел, тигез итеп бүл, бер сөенсен әле колхозчылар, — диде. Хуҗа абый акчаны атчыларнын бугазларыннан буып алып кайта. Берсе ажгыра башлаган иде. «Балык ризыгы буласын килә мәллә, монда биек ярдан ялгыш мәтәлүенне көт тә тор. И, точка!» — диде Точка Хуҗасы. Зөлфәтнен эше бик җаваплы, кәгазьгә һәр көнне кергән акчаны яза, кеше санына бүлә, кул куйдырып бирә. Кулын кысып, җилкәсеннән сөеп чыгып китә кытыршы куллы абыйлар, апалар.
Галәү абыйнын күзе бар икәне беленә башлады. Эшнен төгәлләнүе дә, кесә төбендә тиенле акчалар чылтыравы да, Әгъзәм абыйнын рәхмәт әйтүе дә булгандыр, авылдан төшерелгән сарыкны суеп, итен пешереп Сабан туе ясадылар. Шәп инде ә, бер җәйдә ике Сабан туе! Ул сыздырып җибәрә Шәһәр Рәфәгате тальянында, ул җырлап җибәрә Мамадыш төбәгендә тине булмаган Точка Хуҗасы! Хәтта елганын аръягындагы Вандовка марҗалары да яулыкларын таякка элеп аларны сәламли. Белә инде алар Сабан туе ясаганны. Шалаш түбәләрендә сөлгеләр, чүпрәк-чапрак җилферди. Кама җырларны, эчкерсез авыр хезмәт аша яуланган сөенечне дулкыннарына төрә дә элек башыннан ахырына кадәр татар җире булган Идел тугайларына, аннан Хәзәр дингезенә, тагын әллә кайларга алып китә.
Әнисе көтә, энесе көтә, Юлдаш исемле эте көтә аны авылда. Ә теге Зәнгәр Күз нишли микән? Бер генә егеткә озаттырган булса да ташлаячак ул аны! Сонгы кичтә:
— Син нәрсә, Зөлфәт?! — диде дә күкрәккә башын салды. Чәченнән килгән хуш исне болындагы мен чәчәк хушбуе да оныттыра алмады.
— Мин бит анлыйм. Син кайтканчы клубка да чыкмыйм. Кайтуынны ишеткән көнне менә шушы имән төбендә көтям, — диде дә ухылдап куйды. Бик тә ямансулап, муенга асылынып, тәнгә сыланып кереп китте. Зөлфәт, җебегән тәре, бер үбә дә алмады инде кызыкайны. Ай буе шуна үкенеп яшәде, нәрсә, янагына сугар иде мени, анын да җаны бар бит. Әнә, Точка Хуҗасы: «Марҗанын да бар җаны», — дип җырлый. Шалашлар сүтелгән, кибәннәр болын каравылчысы урыска кул куйдырып тапшырылган. Паромга чапкычлар, тырмалар, арбалар, атлар, казандыр-чалгыдыр төялгән, ирләр кәефле. Кәркем да шатлыктан балкып тора.
Болыннан ераклашкан саен печән кибәннәренен матурлыгы, сөйкемлелеге арта гына бара.
Хуҗа абый «Мәрфуга»ны сузып җибәрә. Зират янында җырлаудан туктый да белгән догаларын укый.
Бераз киткәч карлыккан тавышы белән «Мәрфуганы» дәвам итә. Ул инде Урта Кирмән урамында да туктамый, кибет янында атларны бәйләп куйгач та җырлый, Урта Кирмәннән танышлары килеп чыга да, кочаклашып җылый башлыйлар, бергә әсирлектә булганнар икән.
Үзе җырлый, үзе кесәсеннән алып акча төртә дә, кибеткә ымлый Точка Хуҗасы. Бүген анын көне, бүген ул — Патша! Җырчы Патша. Патша кеше кибеттән кильки алып чыгамыни? Кибеттән баеп, балкып килеп чыккан Рәфәгать абый җырлый хәзер. Хуҗа абый вакытлыча ял ала, кибет бакчасындагы агач төбенә кереп чүгәли дә, әсирлек мәхшәрен кичкән дуслары белән бераз гәпләшеп ала. Ул озак тормый.
— Киттем, точка! — ди, сау булыгыз, дими. Шуннан җырлап та җибәрә, бөтен Урта Кирмән белә инде көмеш чишмәлеләр болыннан кайтканын. Норма кибетенә кадәр җырлый Хуҗа абый, Миңнулла абыйнын аяклары ял итә.
Норма кибетен дә ачтыралар. Күнелләр күтәренке, араларында бер исерек тә юк, олаулар тәртиптә. Бераз теш арасына нәрсәдер кыстырып, тел астына нәрсәдер
ТӘРӘЗӘЛӘР
4* 93
агызып алган Миннулла абый Нормадан өенә кадәр биеп кайта, ә Хуҗа абый өенә кадәр җырлый, соңыннан Шәһәр Рәфәгате дәвам итә: үзе уйный, үзе җырлый, әнисе Шәһәрбану апа ачкан капкадан атын кертеп тугаргач та бер-ике җырны авыл кочагына очырта. Шуннан сон, болын симфониясе танга кадәр ял итә.
***
Абыйсы кайтуга нишләргә белмәгән энесенен җилкәсенә шапылдатып суга-суга, Зөлфәт ишегалдына узды. Анын сугуы әнисенен күәстәге ипи камырын онга манчыган куллары белән әле берсенә, әле икенчесенә күчергән сыман гына инде.
Каяндыр әнисе дә кайтты, тагын да үсеп, ныгып, кояшта каралып беткән олы улын күргәч, балкып китте. Ә инде Зөлфәт әрекмәннәргә төреп алып кайткан бер чиләк кара җиләкне биргәч, өч олы балыкны да тамаша кылгач, хәйран калды әнисе. Сирәк сөендерәм шул әнине, дип монсулана башлаган Зөлфәткә чәй эчерттеләр, болын хәлләрен сөйләттеләр, чөкердәшеп утырдылар. Бик сагынган иде шул туган өен егет. Хәзер инде ул үсте, йөгереп килеп әнисен дә кочакламый, ир кеше, янәсе. Ә кирәк иде. Менә хәзер әнисен кочакламаганга үкенеп утыра.
Энесе учына җылы су салып тора. Пошкыра-пошкыра юынган абыйсы ана су чәчрәтә. Бүтән көнне мона ризасызлык белдергән энесенә Зөлфәт:
— Тоз түгел, эремәссен, — дип тә әйтми, чөнки бүген башыннан бер чиләк су койсан да үпкәләмәячәк, сагынган икән ул абыйсын. Хәзер өйдә ана эш тә азая. Абыйсы эшкә тотынсамы — андагы җитезлек, андагы көч, андагы...
Әнисе трусик, майка, оекбаш китереп бирде, бик вакытлы булды бу. Рәхмәт әйтеп яна киемнәрне кигәндә җанына кайнарлык йөгерде егетнен. Ул монда кирәкле кеше икән, аны көткәннәр. Адәм баласына кирәклеген тоюдан да зур нәрсә юк һәм булмаячак та. Менә кирәк микән ул теге Зәнгәр Күзгә? Клубка да чыкмыйча ятты микән, кунакка кайткан килеш?
Болында, Кирмән инеше сыман озын көн дәвамында эшләп, арырга тиешле гәүдәсенә игътибар итте Зөлфәт. Әллә нәрсә булды шунда. Югыйсә, көне буе кайттылар бит. Сәфәр ялыктырырга тиеш иде. Сабан туе ясау җанны тугарганмы, әллә туган авылын күрүгә, фәрештә канаты белән таушалганлыкны сыпырып төшергәнме? Әллә инде әнисе белән энесен күрү сөенече дәртләндергәнме — бер дә арыганлык сизми егет. Этләре Юлдаш та нишләргә белми, уйнаклап тора бит. Су буена ияреп төшмәкче иде дә, анда сина кызлар юк шул, дигәч, күзләрен бер-ике тәгәртте дә анлады, чирәмгә ятып калды.
Мәтә Гарәфләре чатыннан борылдымы-юкмы, хәтерләми дә, исенә килгәндә Чегән тавыннан, Мансур абыйлар киртәсе кырыеннан төшә иде.
Әллә нинди сизгер йөрәк, нечкә күнел биргән ана Ходай Тәгалә. Көянтә белән су ташыган чаклар, шушы Чегән тавыннан ашкынып менүләр сагындырды. Ул Чегән чишмәсеннән су алулары! Тау уртасыннан, шактый текә булган улактан су ашкынып төшә дә чиләк төбенә балык сыман бәргәләнә, тыпырчына башлый, менләгән тамчыны дөньяга сибә. Ул тамчылар тамсамы? Котыптагы ак аю да калтыранып китәргә мөмкин — шулкадәр дә саф, шулкадәр дә өшеткеч ул иртәнге тамчылар! Шул иртәнге тамчыларны төштә күреп аптырады. Тамчынын муенына сикерүе була, марля чыбылдык эчендә яткан Зөлфәт уяна да китә. Шушы Чегән чишмәсе ничә тапкыр йокысыннан йолкып уятты микән аны? Ә хәзер чишмә булды микән сон ул, әллә теге Зәнгәр Күз булды микән дип тә шикләндерә. Ин беренче очрашкан кичтә имән төбендәге үрдән йөгереп төшеп Зөлфәтнен кочагына сенгән килеш яшәде хәтердә кызыкай.
Их, бу Куян Хөсәеннәренен бакча башы! Киртәләренә якын килеп булмый, кычыткан өтә дә ала. Авыш тау битендә алмагачмы, шомыртмы күренә. Шушындый текә җирдә дә бәрәнге үстереп маташа бит ул авыл кешесе. Үзенеке, янәсе, өй яны бакчасы. Көрәк белән булса да казый, һәр елны бакчадан гөрләвекләр балчыгын агызгач, унышы да әллә ни түгелдер.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
94
Бу авыш бакчада тереклек итү өчен Куян Хөсәене белән Фатыйх Мансурына башкаларга караганда биш тапкыр күбрәк эшләргә кирәк. Юк, ташламыйлар текә тау битен. Үз җирләре, балалары тәпи йөрергә өйрәнеп, бәрәнге ызанында тәгәрәп үскән бакчалары шул. Бакчан таулы булса да ярый, күнел күле тыныч булсын да, җанын саекмасын...
Бакырчы чишмәсенен дә хәлен белү кирәк! Теге Зәнгәр Күзгә берике бөтнек тә эләктерер. Бөтнек бит ул чәчәк кенә түгел, шундук хисне мәлҗерәтеп җибәрә. Менә Вандовка болынына ит алып төшүче хуҗалык мөдире Таһир абый аптөшеп тоттырсын, ди, кырык биш чакрым юл үткән, арбадагы балта каешына кыстырган, кипкән генә, таушалган гына, башы бөкрәйгән генә Бакырчы чишмәсе бөтнеге! Сагындыра икән шул ул туган як. Гомер буе күнел чонгылында менә атам, менә атам дип кайнап торучы Камчатка гейзеры кебек. Һәм ата да...
Исән икән Бакырчы чишмәсе, таныды! Якынайган саен янгыратыбрак сәлам бирде. Горур патшалар да иелә шул чишмәгә. Гомер буе иелдерә ул чишмәләр...
Учларына су алып иреннәренә тидерде егет. Гаҗәп хәл! Су җылы иде! Нәрсә бу! Мондый хәлнен беркайчан да булганы юк иде. Чиләк өшетә торган чишмә. Ә, анлашылды: теге Зәнгәр Күз белән очрашу шатлыгы анын җанын өтидер. Монда хикмәт чишмәдә түгел шул — кызыкайны үбәргә омтылган иреннәрендә чишмә суы кайныйдыр.
Бүген үбә инде аны Зөлфәт, болында ук сүз бирде. Беренче очрашкан көнне үк пәпелдәтмәсә, кабат бөтенләй булмый инде. Килеп тә керде, сугып та екты, дигәндәй.
Пәпелдәтерсен Зәнгәр Күзенне, әле очрашуга килсә ярый. Имәнне кочаклап, анын кытыршы кайрысын гына кымтырыклап кайтып китмәсән. Борынын белән инеш буен сукалап, сукасын күтәрергә оныткан тракторчы кебек.
Иртәрәк килмәдемме? Әйдә, килсә Трайт чишмәсе тавышын тынлар, сердәш имән яфраклары лепердәвен, дип агач төбенә килеп кенә басты Зөлфәт, кыз каяндыр очып та төште, ана сыенып елап та җибәрде.
Тора хәзер калтыранган, үксеп елаган кызыкайны кочаклап, бәхет дәрьясында үскән имәнгә сөялеп. Дөм карангы булса да ап-ачык күрде Зөлфәт. Әле генә елап туктаган сабый бала хәлендә иде кызыкай, керфегендә тамчылар ялтырый, үзе дер-дер калтырый, Зөлфәтне чытырдатып кочаклаган.
Үзен белештермичә, анын башын артка иде дә, иреннәреннән суырып үбә дә башлады, җаны дертләп китте.
Конфетны, прәннекне, балны тәмле, диләр...
Пүчтәк икән...
Әйрәнне, әче балны мактыйлар. Ярый инде...
Өрәнге суын, алманы, пешкән җир җиләген телне йотарлык, диләр.
Коймакка, дучмакка, бәлешкә табыналар. Шулайдыр...
Каклаган каз, тутырма, казылык, диләр. Юк ла инде...
Әниеннен күкрәк сөте тәме, чишмә, каен суын әйтәләр. Болары изгедер...
Ләкин әле беркем тарафыннан үбелмәгән, хәтта үбешә дә белмәгән, дер-дер калтырап торган кызны, үзен дә тетрәгән хәлдә, бөгелеп-сыгылып тирбәлүче җанын белән үп тә, анын сусыл татлы иреннәрен тоеп мәрткә китмә, ди! Мона кадәр кичермәгән ләззәт, тетрәнү, күккә ашу халәтенә кер дә... Сулышлары кабып, тончыгып үлә язган егет белән кыз имәннен аларны күрү өчен иелүен дә, Трайт чишмәсенен тыныч кына агуыннан туктап калуын да, сонгы ыргым сунын, бер ай элек өзми-куймый сайраган сандугач моны булып улактан сикерүен дә күрмәделәр. Үз хәлләре хәл иде.
Алар икесе дә бер-берсенен инбашына башларын куеп тынып калдылар. Кыз һаман да елый, яшьләре егетенен күлмәгенә агып төшкәнен дә тоймый. Тыймады аны Зөлфәт, еласын, тынычлансын дигәндер.
Гәүдәсенә сыланып, омтылышлы күкрәге белән егетнен йөрәгенә орынган үсмер кызнын биле гаҗәп нечкә, хәтта Зөлфәтнен ике кулы белән анын билен үлчәп
ТӘРӘЗӘЛӘР
4* 95
карыйсы килде.
Кызнын сулкылдавы пароход үтеп киткәндә көчәеп, аннан салмакланып, кабат хәлсезләнеп болын итәгенә килеп егыла торган дулкын сыман тына барды. Ә калтыравы һаман дәвам итә һәм Зөлфәтнен җанын тетрәтә иде. Менә ничек көткән аны кызыкай, ничек сагынган. Хәзер инде сөйләмәсә дә ярый, бер ай буена имән янында очрашмаунын кавырсынын чыгардылар.
— Мин монда һәр кичне килдем, көннәр буе су ташыдым. Вәккәс абый минем капка төбендә утырганымны күргәч: «Бетәсен бит, әллә болынга төшереп ташлыйммы? Әйдә, сал ясыйм да агып төшеп кит, нәкъ шул болын турына килеп чыгасын», — дип котырта. Апа да: «Юләр, вечерга чык, — дип куа! Конверт эченә салып, Уралына җибәрәм», — ди.
Көндезе үтә, кич белән имәнне кочаклап кайтам. Чишмәсенен салкын суы белән юынып кына чыдадым үлүдән, — ди кызыкай һәм чыркылдап көлеп җибәрә.
Димәк, селкеп ташлады бер айлык сагышын. Хәрәкәтләре җитезләнде, бер сүз белән әйткәндә, озак авырудан терелгән бала кебек, өй кыегына беркетелгән, җил көчәйгән саен көчлерәк зырылдаучы тегермән булды да калды. Зөлфәтнен дә никадәр сагынганын, Хуҗа абыйсы кебек өлкәннәр алдында сынатмыйм дип печән чабып эт булып аргач та, черкиләр тешләвенә дә исе китмичә аны уйлап ятканнарын белә микән? Хат та язып булмый шул ул болыннан. Сәетов Таһир абый артыннан сәлам әйтеп җибәргән иде дә, оныткандыр.
Шул ук минутта Зөлфия:
— Таһир абый сәлам әйтте мина, шуна гына үлмәдем, — дип чынлады.
Менә сина кирәк булса, Ходай бер үк уйларны да уйлата түгелме сон аларга? Егет белән кыз алга таба нәрсә сөйләштеләр, ник көлештеләр, үзләре генә беләдер. Зөлфәт кызны инеш аркылы күтәреп алып чыкты. Су уртасындагы ташка баскан килеш Зәнгәр Күзне үбә башлады. Күпме үбешкәннәрдер, анысын сер саклый белә торган тал тирәк күрде. Аяк араларыннан челтерәп аккан елгыр су гайбәтне авылга таратырга мөмкин дә, печән өстендә аны кем ишетсен. Яр буе кыягына тотынган бака
аягы белән инеш суына күпме үбешүләрен язып бара да, суга язганга кем ышансын...
Гел үбәсе генә килә бүген бу зифа буйлы кызны. Сагынган, шуңа узына Зөлфәт, артыграк кыйланганын да сизә, үзен тыеп кала алмый.
— Бүген ярар, үп инде, дип, — тагын шаккатырды кызыкай. Тагын бер үк уйны уйлыйбыз икән дип инеш уртасында туктаган җиреннән ярга чыкты Зөлфәт.
— Юри алып кердең үбү өчен, суга төшмәсемне белясең, — диде Зөлфия.
— Бардыр инде, бүген нәрсә эшләгәнемне белмим. Сагындырган Трайт чишмәсе белән теге имән, үбәм дә үбәм шуларны.
— Бер дә аларны үпмисең әле.
— Минем Трайт чишмәм син бит инде, челтерәп, гел үзеңә чакырып торасың.
— Шагыйрьләр кебек сөйләшәсең.
— Бардыр инде, яр буендагы баканы күрсәм, нәрсә сөйләшкәнемне белмим.
— Үләм. Бака кебек мени инде мин.
— Гаҗәп бака, бөтен су буена, дөньясына бер — гөберле бака!
— Нәрсә ул «гөберле?» Вәккәс абыйдан сорыйм әле иртәгә.
— Гаҗәп чибәр дигән сүз ул, — диде дә, Зөлфәт кычкырып көлеп җибәрде. Аның бәхетле тавышы аръякның дымлы сукмакларын, гөлләрне, үлән башларын сыйпады, Муллин Нуруллаларның койма тактасын көтүче малайлар чыбыркы сабы белән тырылдатып барган сыман тавыш чыгарды. Инеш аша салынган басмада Көмеш Чишмәнең сихри кичен үз җилкәмдә тотам, дип мактанып утыручы бака сискәнде дә суга сикерде. Анда гына туктап калмады бу эчкерсез көлү, зираттагы бер кабер өстендәге ак каен ботакларыннан савылып төште дә, кабердә ятучы әрвахка ишетелде...
Зөлфәтнең Аргыякка кунакка кайткан сандугач тирәсендә әйләнүе бар дөньяга яңгыраган, ахры.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
96
Аек вакытта синең ун соравыңа да бер күз салу яки ым кагудан узмый торган Мәтә Гарәфе белән Сәләхи тавында очраштылар, инде йөгерүдән туктаган, атлауга күчеп, тынычлана башлаган Зөлфәт Чирай Исмәгыйльләре тавына кадәр ат белән янәшә кайтты. Аннары Мәтә Гарәфе авызыннан ике сүз кысылып чыкты:
— Күрше, утыр! — Аек вакытта дөньяга көненә ике сүз, биш-алты ишарә бүләк итеп сөендерә торган агай аның колагына шишара элде:
— Син беләсең микән, юк микән, менә бу Аръякка кунакка кайткан кызны әйтәм, кичә Йосып Ибрае малае Хәнифкә сорап төшкәннәр бит. Килешкәннәр, ди.
Йөрәгенә ут капкан, ә тәненә бер мичкә бозлы чишмә суы сибелгән Зөлфәт арбадан сикереп тә төште, йөгереп тә китте. Мәтә Гарәфе атына чыбыркы белән суктымы, әллә аның «ха-ха-ха-ха!» дигән кыргый көлүе бахбайның җанына ордымы? — Әй, чабыштылар Мәтә Гарәфе аты белән Зөлфәт! Алар кузгаткан җилдән Бакырчы чишмәсе бөтнекләре суга тиеп таҗларын чылатты, чәчәкләргә кунып бал җыючы умарта кортларының ефәк канатына энҗе сипте...
Уза алмады Зөлфәтне Мәтә Гарәфенең аты да, ышандырмады олы мичкә белән аударылган гайбәте дә. Үзеңне дә кызык итәм әле мин сине, карт шайтан. Баш авыртып теләнеп кергәч төзәтермен мин синең ватылган башыңны. Юк! — дип башыңа кувалда белән биргән шикелле итәрмен. Бөгештермә! Әти-әнисе Уралда булган кызны Йосып Ибрае әби-бабасыннан сорап төшәмени? Хәнифенең бер ун җәпле пәкесе бар, кичке уен вакытында шуны чалбар кесәсендә бөтереп утырудан узмый. Бер алып халыкка күрсәтә дә, кире кесәсенә сала. Мәктәп бәдрәфенә шуңа төшеп китте аның ул пәкесе. Кызлар каргышы төшкәндер. Кызлар бит аның ул пәкесен күрү өчен җыелмый кичке уенга, бүтән берәр нәрсәсен күрсәтсен. Гел пәке дә пәке. Яз да. Жәй дә. Кыш та.
Әти үтерә инде малай, дип бер сәгать казынса да, таба алмады малаең Алла каргаган мактанчык пәкесен...
Кая әле аңа өйләнергә йөрү...
***
Утын әзерләп, печән җыеп үтте дә китте җәй. Авыл кешесе эшкә ничек түзә диген син?! Анысына да түзәрсең, әле шәһәрләр мыскыл иткән була.
— Сездә бөтенесе дә бушка, нишләп бай яшәмәскә сезгә?! — дигән була, бер нәрсәне дә сатып алмыйсыз, янәсе. Акчаң булмагач, алып булмый инде аны. Ә үзләре чыгып киткәч әйләнеп кайтмый. Кайтарырсың, ферма ишегалдында тирес ерган эрҗинкә итеген салган, эт тә иснәмәс фуфайкасын чүплеккә ыргытып качкан кешеләрне!
Туфли кия, үтә күренмәле күлмәк белән кайбер тар җирләрен каплап ала да, тек-тек басып асфальттан юырта бирә.
Авыл кешесеннән әйбәт ашый, ел буена җыйгач, сыер асраучыдан күбрәк сөт, катык, каймак, ит сыптырган була. Өшкереп бирә ул синең малыңны, нәрсәгә аңа синең бура кадәр сыерыңны ашатып маташуың. Вакыты-вакыты белән ул сыерны өйдән каядыр олактырасы килә. Туп-турыга туп пошел, дип.
Шәһәрдән кунакка кайткан авылдашлар нигә юлыгыз, күперегез юк, урамыгыз сазлы, дип тә кытырдата. Шул юлларны, күперләрне, тагын әллә нәрсәләрне бергәләп төзисе урында, биредән чыгып качкан бәндәләр инде, югыйсә. Кайтсыннар да салсыннар! Безгә бүтән эш тә җитәрлек! Шушы авылның ризыгын ашыйлар, суын эчәләр, һавасын сулыйлар, ә үзләре б... чәйниләр, дип кенә җибәрә андыйларга Габделхай абый.
Җәйнең тиресен күпме тартсаң да өч айдан узмый инде ул, ертыла да, яфраклар арасыннан көз малаеның сары башы күренә. Трайт чишмәсенең челтеренә, сердәш имәннең яфраклары лепердәшүгә кушылып шаулаган көннәр сентябрьгә гаҗәп тизлек белән агылды. «Бәхет» белән «бетте» бер хәрефтән башланганга күрә шулайдыр ул...
ТӘРӘЗӘЛӘР
97
Соңгы көнне алар бик ямансулап аерылыштылар. Зәңгәр Күз елый, бер сүз белән әйтсәң, елаган саен чибәрләнә бара. «Иртәгә сәгать биштә абый ат белән Югары Ушмы турына автобуска чыгара», диде. Монысы инде капка төбендә әйтелде.
Суырып үпте дә кызыкайны Зөлфәт, капкадан кертеп җибәрде. Инде яктырып та килә, әй, бу авыл төннәре! Костюмын җилкәсенә болгап салган иде, кесәсеннән шыбырдап тимер акча коелды. Борылып та карамады, әкрен генә кайтып китте егет, акчага гына терәлгәнмени дөньясы?!.
Китә кызыкай. Көпә-көндез, халыктан оялмыйча, аны юлга чыгып озатып калу гаеп саналгач, ни хәл итәсең?!
***
Гаҗәп күңелсез булды Зөлфәткә. Кичләрен клуб бакчасында волейбол уйныйлар, кирәмәйләп суга тупка. Егетләр: явызландың син хәзер, диләр. Явызланырсың монда, хаты да килми. Барып җитүгә язам дигән иде. Бер атнада үзе кайтсынмы, хаты килеп җитсенме?! Егетнең анда эше юк.
Утын турап өяләр, бәрәңге алалар. Мал белән мәш киләләр. Эш җитәрлек анысы авылда. Апасы да очраган иде, бер сүз дә әйтмәде, димәк, аңа да әле Зөлфиядән хат килмәгән.
Килде хат. Аннан анкыган хуш ис! Кызлар хатны хушбуйга манып яза икән. Әллә язып бетергәч хушбуй сибәме?!
Бик сагынып-саргаеп язган иде кызыкай. Берничә җиренә яшь тә тамган, рус сүзләре Рәсәйнен үзе кебек җәелгән. Анлады һәм сөенде Зөлфәт: кыз аны әкәмәт сагына икән. Кайда булганнар, нәрсә сөйләшкәннәр — берсен дә онытмаган.
Сентябрьдә Мамадышка китте, унберенче класста укуын дәвам итәргә. Әнисе булдырды, кара сукно табып, костюм-чалбар тектерде. Ялга кайткач, клубка да киеп чыкты Зөлфәт. Клубка керүгә күгәрми торган калай белән тышланган озын өстәл бар. Шунда домино сугалар. Кереп утырмакчы иде, өстәл атынмасын өчен кагылган тимер тарткыга чалбары эләкте, умырылып та төште. Өйгә кайтып китте Зөлфәт, ялтырап аягы күренеп тора. Әй, әни тиргәр инде, дип борчылулары! Әнисе алтын шул — бер сүз дә әйтмәде. Әйбәтләп текте дә бирде. Җөе беленә инде, нихәл итәсен, күрәчәктер.
Мәктәптәге кызлар Зөлфәтнен үсеп, чибәрләнеп, кояшта каралып килгәнен күргәч, тагын да ягымлырак сөйләштеләр.
Авылдаш малай аяк киеме урлап тотылган. Директор яныннан класс җитәкчесе Асия апа да елап чыкты. Куам, дигән Мирсаяф Мөхетдинович.
Аннан Зөлфәт керде Мирсаяф абыйсы янына. Кире бормады директор абыйсы. «Караклар дигән хурлыгы ни тора, калдырып булмыймы теге дунгызны», — диде ул, сөйләшүе яралы кеше ынгырашкан кебек. Белә инде Мирсаяф абыйсы Зөлфәтне, йөгерештә, чангыда җингән өчен генә түгел, Тукай көннәре үткәрү унаеннан да Көмеш Чишмәгә язмача рәхмәт юллаганы бар. Райком секретаре Нәҗип Шәкүрович якын иткәнне дә белә.
Аннан Зөлфәт:
— Мирсаяф Мөхетдинович, мина үзебезнен шушы икенче урта мәктәпне тәмамларга кирәк. Әти фаҗигале төстә үлгәч, әни йөрәк авыруы алды, укуны ташлап аны борчыйсы килми иде, — диде.
Гомер булмаганны икесенә дә чәй китертте директор абыйсы.
— Ярар, үзен барла ул малайны. Көмеш Чишмә исеменә карак сүзен ябыштырмаска тырышуын ошады. Бар, Арчага зона ярышына әзерләнүенне онытма, Мартынов белән Ишмуратовка да әйт, — диде.
Менә бит ул чын укытучы һәм җитәкче. Әкрен генә сөйләшә үзе, ә сендерә.
Бу вакыйгадан сон Зөлфәт сыйныфларында гына түгел, бөтен татар секторында да дәрәҗәле санала башлады. Яхшы укыды, мәктәп чангы командасы белән тренировкаларга, ярышларга йөрде. Район, Казан гәҗитләрендә шигырьләре, мәкаләләре басылды.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
98
Анын хыялы журналист булу иде. Югары уку йортларында татар журналистикасы бүлеге юк икән.
Димәк, рус телендә бик күп сочинениеләр язарга, матур әдәбият укырга, тарих фәненнән ныклап әзерләнү сорала. Гел русча имтихан тотасы булу, һичшиксез, кыенлык тудырачак иде.
***
Классташы Фәния дә бик чибәрләнгән, бер килмәгән җире юк, нинди эшкә тотынсалар да Зөлфәт белән янәшә булырга тырыша. Тәрбияле гаиләдә, татар халкынын күркәм гореф-гадәтләрендә тәрбияләнгән кыз буларак бер артык ишарә ясамый, күзенә чекерәеп кереп йөрәгенне оккупацияләми. Гәҗит чыгарган чакта кулы Зөлфәт кулына тиеп китсә дә, кып-кызыл була. Гаҗәп тә кыз инде син, Фәния, ләкин мин башканы яратам дип, рәхимсезлек күрсәтергә Зөлфәтнен йөрәге җитми.
Фәниядә өмет элеккегә караганда да көчлерәк. Чөнки нефтьче кызы Фаягөл хәзер алар арасына керә алмый, күчеп киттеләр. Мәктәпнен клуб урынына да кулланылучы спортзалында кичәләр булганда да Фәния гел янәшәдә. Ә Зөлфәтнен ни биисе, ни әйләнәсе килми. Гәүдәсе йөри инде шунда.
Бер кызык итте аны кызлар. Нәсимә белән Фәния: «Әйдә, совхознын алма бакчасын күрсәт, үзегез генә ашап ятасыз, җитте сезгә», — дип тагылып менделәр, Зөлфәтнен торакка сумкасын кертеп куйганын көтеп тордылар.
Кереп киттеләр алма бакчасына, каравылчы да, шайтан да юк, алма әллә ничә тапкыр җыелган, ләкин ашау өчен җитәрлек иде. Ашадылар, көлештеләр.
Энгер-менгер төшәр алдыннан теге чукынчык Нәсимә юкка чыкты. Калдылар Фәния белән икесе генә алмагач урманында. Кулыннан алырга җай чыккан саен кочакка елышырга торган кызны, шәһәр үзәгендәге кызлар торагына озатырга туры килде. Матур гына саубуллаштылар, кертеп җибәрде кызлар торагына Фәнияне.
Икенче көнне Нәсимәгә тәнәфестә: «Кая югалдын син, котны алдын», — дигән иде, Нәсимә:
— Дурак. Бозау! — дип ике сүз ысылдады да, пырлап китеп тә барды.
Имтиханнарын тапшыргач, иптәшләре белән аттестат алган көнне төшкән карточкаларын кадерләп саклый. Сурәттә райком секретаре Нәҗип Шәкүрович, Мирсаяф Мөхетдинович, класс җитәкчесе Асия апасы бар. Анда да Фәния үпкәләгән кыяфәттә. Белә инде Зөлфәт кемгә үпкәләгәнен.
Чыгарылыш кичәсе көнне дә Фәния берүзе ана ияреп торакка менде, шәһәр читендәге тау башында йөрделәр. Алмагачлар арасыннан атладылар. Арыгач Зөлфәтнен курткасын җәеп Фәния белән чирәмгә утырдылар. Фәния Зөлфәт кочагына мәче баласы кебек сыенды да дерелди башлады. Башлары әйләнеп китте егетнен, ул ничек итеп үлән исе килеп торган йомшак җиргә тәгәрәүләрен һәм үзенен берзаман Фәния өстендә ятканын анлап, айнып китте. Кызнын куллары артка ташланган, күзләре йомык, күкрәге Зөлфәтне бишегендә тирбәтә иде.
Ир кеше булып, шушы кыз өстендә ятып та, ана кагылырга тиеш булмаганын җанны ымсындыручы мен-мен кылнын кайсысы сиздерде микән?! Алла саклады. «Торыйк, Фәния, сина суыктыр», — дип мыгырданды ул. Моннан да мәгънәсезрәк сүз таба алмады.
Кая суык булсын инде ул ут эчендә янып, вулканнарда чөелеп, күкрәгендә өзелеп сөйгән яры яткан кыз балага! Күктә гашыйклар төненә генә хас мен-мен йолдыз кабынган, тагын кайдадыр, хәтта ерак Чилида да менләгән мәхәббәт утында янган менләгән кешеләрнен күз карашлары бар галәмне җылыта!
Нишләсен ул кыз бала?! Сөйгәне кабул итмәгәч, иркәләмәгәч, җирдән ничек торсын ул?! Җир йотса гына ярар иде.
Күзен ачарга оялып яткан, күтәреп торгызсын, дип кулын да сузмаган Фәниянен янына утырды да тын калды Зөлфәт. Нәрсә әйтергә дә белмәде. Кыз елый, тавышы да
ТӘРӘЗӘЛӘР
99
чыкмый, ә ике күзеннән яшь ага да ага. Җанны телгәләгән унайсызланудан нишләргә дә белмәде егет, Каф тавы янәшә булса, йөрәген Эльбрус түбәсендәге бозга терәп торыр иде. Үзен өч ел буе өзелеп сөйгән кыз алдында искиткеч гаепле тойды.
Аны үзенеке итеп бөтен тормышын җимерергәме? Яратам, дип шашып үбәргәме? Бик тә лаек кыз да инде ул саф мәхәббәткә, назга. Шул ук вакытта хөрмәткә дә. Тик анын да кияүгә чыгасы, балалар табасы, иренен күзенә туры карап яшисе бар.
Зөлфәт Фәнияне кызлар торагына кадәр озатты. Кереп киткәндә кыз юкә агачы төбендә шундый кысып кочаклады, суырып үпте дә:
— Рәхмәт сина, барсы өчен дә! — диде.
Шул рәхмәтнен мен тонналы газабын күтәреп яши хәзер егет. Кая микән ул Фәния дигән гүзәл кыз? Нишләп Ходай шундый җәзага тартты микән аны? Аны да, Зөлфәтне дә.
***
Зәнгәр Күз бу җәйдә кайтмады. Зөлфәтнен туган көненә китап җибәрде. Берөзлексез хат яза. Хатларыннан сагыш агып чыга да авылнын барлык чишмәсенен җырын сангыраулата, йолдызларын тоныкландыра, гөлләрен сулдыра.
15 августта мәгариф бүлегеннән боерык алып кайтты, мәктәптә эшли башлады. Зөлфәт физкультура укытачак, урта мәктәпне әйбәт тәмамласа да, әле махсус белеме юк. Ленин укыган университетнын журналистика факультетына керергә исәбе. Шигырьләре район, республика матбугатында басыла, мәкалә-хикәяләре чыга. Бу факультетка кергәндә гәҗит-журналда чыккан әсәрләр алып килү мәҗбүри икән, шуна аерым папкага туплап бара. Үзенә бик катгый таләпләр куйды. Шулай булмаса, укырга керергә әзерләнүе барып та чыкмаячак. Республиканын ин дәрәҗәле уку йорты, җитмәсә барлык сынауларны русча бирү — татарча укыган кешегә авыр булачак.
Өстәвенә, көнгә өч тапкыр йөгерә, аннан 6-7 сәгать укыта, класс җитәкчесе. Колхознын «Комсомол прожекторын» чыгару да ана йөкләнгән. Шагыйрь, диделәр, булачак журналист!
Клубка чыгып кичке уенга да күнел тартмый калмагандыр. Менә шуна да үзенә бик каты торды Зөлфәт. Ятим үсү, авыр эштән курыкмау, спорт белән шөгыльләнү дә үз эзен салгандыр.
Клубка шимбә һәм ял көннәрендә генә чыга. Шимбә җырлый, бии. Ял көнендә кино карый. Ике көнне дә егетләр белән туп суга.
Калган вакытта университетка керергә әзерләнә. Авыл һәм районда булмагач, Нурфига апасы китапханәара абонемент аша дистәләгән китап кайтартты.
Зөлфәтнен такта белән бүлеп алган аерым почмагы бар. Энесе белән стенага шүрлек ясадылар, анда шыгрым тулы китап.
Сочинениегә 25 тема бирелә икән, язып алып кайтты университеттан. Зөлфәт болай уйлый: ин башта бу темага кагылышлы китапларны, мәкаләләрне укый, өйрәнә дә мөстәкыйль рәвештә һәр сочинениенен планын төзи.
Укырга керү белән бәйләнешле документларын имтихан комиссиясенә тапшырып та кайтты. Бер танышы юк, бер булышучысы юк. Шул үзенә, белеменә, хәзерлегенә, әбисе Шәмсурый әйтмешли, бер Ходайга инде ышаныч.
— Сине дә алмасалар, ябабыз аны, ди Шәмсурый әбисе, шул да җитә өмет иткән күнелгә. Балкып китә Зөлфәт, күп тырышты инде, сонгы вакытларда клубка бөтенләй чыкмады. Сәламәтлек нык идеме, аз йоклавын да җинел кичерде. Салкын су белән әллә ничә тапкыр юына. Үзен йөгереп тә җәфалый. Ябыкты, каклаган каз инде менә.
Әбисе Шәмсурыйга дога укытты, күршедәге Газизә апага бөтен ипине хәер итеп кертте, 30 май көнне Казанга китеп барды егет, ашамлыклар, күчтәнәчләр төяп.
31 май көнне, шактый гына чиратта торганнан сон, кабул итү комиссиясе бүлмәсенә керде. Факультет исемен, фамилиясен әйткән иде, бер кызый:
— Вас не можем принять, у Вас нет двухлетнего стажа, — дип барлык
РАФАИЛ ГАЗИЗ
100
документлары, гәҗит-журналларда басылган әсәрләре тупланган калын папканы кулына тоттырды да:
— Следующий! — дип кычкырды.
Аны башка абитуриентлар этте-төртте. Аңга килгәндә коридорда, тәрәзә төбенә бар хуҗалыгын ташлаган, аптырап басып тора иде. Нишләргә, кая барырга? Югары уку йортларына читтән торып укырга керү имтиханнары иртәгә, иртәнге 8дә башлана. Ул Казанда йөргән кеше мени? Берсен дә белми һәм башы да эшләми. Коелып төште Зөлфәт. Авылга укырга керә алмыйча кайтуы ни тора! Гомергә башлы малай бул да, Казан университеты йөзеңә калын папка белән чалтыратып куып чыгарсын әле!
Ике ел стаж кирәк! Нишләп аны алдан әйтмәделәр? Кабул итү шартларын җентекләп укыган сыман иде Зөлфәт, анда андый шарт юк иде. Нишләргә? Башка бер юньле уй да килми, чүкеч белән сугып миңгерәүләткән үгез кебек басып торды Зөлфәт...
***
Кинәт янәшәдә генә ишек ачылды, аннан татарча сөйләшә-бәхәсләшә ике ир кеше килеп чыкты. Нәрсәгәдер рәхәт булып китте Зөлфәткә. Ирләрнең берсе уртача буйлы, икенчесе калку, мәхәббәт гәүдәле иде.
— Нишләп торасың, егет, балтаң суга төшкән шикелле? — диде күзлексезе.
Алар Зөлфәткә якын килделәр. Күрәсең, егетнең кыяфәте чакырып китерерлек булгандыр.
— Менә журналистика факультетына имтихан бирергә килгән идем, ике ел стажың юк, дип документларымны кире бирделәр. Нишләргә дә белгән юк, иртәгә бөтен вузларда имтиханнар башлана.
— Әйе, — дип җибәрде күзлеклесе.
— Син нишләп урыс журналистикасына керәсең, анда саргайган гәҗит- журнал актарып матбугат тарихын гына өйрәнәләр бит. Менә безнең татар әдәбияты факультетына кер. Шуның ишек төбендә басып торасың, әйт, нишлибез?
Нишләсен инде Зөлфәт?! Аның эченә җылы йөгерде. Аны күзлекле ир үзенә ияртеп бүлмәгә алып керде, татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга алуны сорап үтенеч яздырды һәм документларын кабул итү комиссиясенә тапшырып та чыкты.
— Энем, — диде ул, — иртәгә менә шушы бинага киләсең, сочинение язабыз. Синең әйбәт язасыңа ышанам. Сәгать иртәнге сигездә монда бул.
— Рәхмәт, — диде дә, күңеле тулган, сөенеченнән нишләргә белмәгән Зөлфәт очты гына университеттан, аның мәрмәр баскыч-клавишларында җемелдәгән аяк табаннарыннан көй чыгып калды...
Кабат беләчәк әле Зөлфәт ул изге кешеләрне. Күзлеклесе Нил Гафур улы Юзеев, мәхәббәт гәүдәлесе, чибәре Мөхәммәт Мәһдиев икәнен.
Очып кайтты Шәмсегаләм апасы янына.
— Менә Ходай Тәгалә бар ул, — диде апасы да, — әзерлән, иң яхшысы — иртә ятып йокла, Алла ташламас!
Озак йоклый алмый ятты Зөлфәт. Шәһәр ыгы-зыгысы, кабул итү комиссиясендә башка күсәк белән тондыру һәм изге кешеләр очрап фаҗигадән чыгу юлы табылу җанны тетрәткән иде.
Авылдагыча иртүк торган, ишегалдына чыгып салкын су белән юынган егетне Шәмсегаләм апасы тагын:
— Безнең нәсел ул төшеп калганнардан түгел, язасың сочинениене, кәгазь генә җиткерсеннәр, борчылма, — дип юатты, кайнар ашлар белән сыйлап, җилкәсеннән кагып озатып калды.
Кунакка килгән Фатыйма апага хәер бирде. Аннан, ишек бусагасыннан капканы да сул аяктан атлап чыкты.
ТӘРӘЗӘЛӘР
101
Университет коридорлары актан киенгән егетләр, кызлар белән кайнап тора. Таныш-белеш үзара сөйләшә, нәрсәдер планлаштыра.
— Юньләп әзерләнеп тә булмады, җәй буе авылда эшләп, дип тә җибәрә.
Йә, Аллам, кем генә юк монда. Болар бит инде кая барганнарын белеп, нәкъ менә татар факультетына укырга килгәннәр, әзерләнеп, шпаргалкалар кыстырып, иксез-чиксез күп сандагы китаплар укып. Ә ул урысча әзерләнде. Ә хәзер татар әдәбиятыннан сочинение язасы.
Ниһаять, аларны зур бүлмәгә чакырдылар. Китте әзерлек кыштырдавы, шикләнеп-шөбһәләнеп темаларны тактага язганны көтү. Темаларның барсына да яза аласы икән Зөлфәт, барсы да ул укыган, теге яки бу дәрәҗәдә таныш язучылар, аларнын халык тарафыннан йотлыгып укылган әсәрләре.
Ул ирекле теманы сайлады. Туган як, анын кешеләре, табигате, тарихыннан кадерлерәк тема буламени?! Караламага план төзеде, менә бу сыер савучы, игенче, сугыш батыры — Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое — авылдашы Гафият Нигъмәтуллин турында язам, диде. Чөнки мәктәбендәге пионер дружинасы да анын исемен йөртә.
Җин сызганып эшкә керешкән егетнен кәгазь битләрендә туган авылнын ике йөз чишмәсе челтерәде, тау башындагы Ризван каеннары шаулады, сугыш вакытында ин алдынгы уракчы Нурлы апасынын көмеш урагы кетердәтеп арыш урды...
Дәртләнеп, шунадырмы ашыгып, ару-талуны белмичә язды Зөлфәт. Эпиграфын да яттан белә. Караламага язып бетерде дә, тикшерә башлады. Бу тема ана шулкадәр якын, кадерле. Ул хәзер һәр көнне өч тапкыр йөгереп әйләнә торган кырларда йөри, хөрмәтле, күз алдында һәрберсе үз сөйләме, холкы белән җемелдәүче авылдашларын мактый, чишмәләргә салып җанын чайкый, алар турында яза.
Акка күчереп, сочинениесен тапшырып чыгып киткәч кенә бераз тынычланды Зөлфәт. Кабул итү комиссиясеннән документларын макулатура сыман күтәреп чыгарып салган тәрәзә төбенә йодрыгы белән сукты. Зур эшне майтарып нокта куйган шикелле булды бу.
Әле берничә көн тикшерәселәре булмагае. Кеше күп, һәркем зур күләмле итеп яза. Ул да җәелеп китте, илһам килгәндер, күрәсен.
Ә шулай да төшеп калганнардан түгел әле ул танкист малае. Туган як турында язды, фамилияләрне дә саф татарча сырлады. Аннан Гафият Нигъмәтуллинны белсәләр дә, бүтән кешеләрне, аларнын унышларын университет укытучылары белми, бәйләнә дә алмый, тегеләй-болай язгансын, дип.
Үзен шактый акыллы тойды коридорда тәрәзә янагына сөялгән егет. Ин әһәмиятлесе — имтиханга эләгә алды, калганын тикшергәндә карарлар профессорлар.
Ә алдагы көннәрдә грамматикадан, әдәбияттан, тарихтан һәм чит телдән имтиханнар бирәсе, чөнки анын аттестатында немец теленнән куелган билге дә бар. Их, унышлы тапшырса икән имтиханнарны! Берәрсеннән «2»ле чәпәп, өенә кайтарып җибәрмәсәләр...
***
Зөлфәт консультацияләргә йөри. Сочинение билгесен белмәү һәрдаим борчый, шуны баштан чыгарып ташлап булмый. Укырга керә алмыйча кайту зур фаҗига иде шул ул елларда. Тормышлар гел икенче якка борылырга, син үзеңне түбән сорты кеше итеп санарга мөмкин. Монысы инде ин хәтәре. Аннан гайбәтчеләр: менә яклап билге куеп барганнар да чыкты хәзер ялганнары, дип, икенче елга кадәр кинәндерәләр инде. Әнисе: «Улым, керә алмасан кайгырма, Ходай саулыктан аермасын, югалмассың», дисә дә, бер дә алай түгел шул ул... Гомер буе өйләрендәге әти эшлисе эшләрне дә ул башкарып, аталы малайларга махы бирмичә укы, йөгер, тырыш та менә сина мә!
Өч көн үтеп киткәч кенә чыгарып элгәннәр сочинение билгеләрен. Зөлфәт килгәндә, кайбер кызлар елап чыгып бара, кайсылары кып-кызыл булганнар,
РАФАИЛ ГАЗИЗ
102
кайсылары кара коелган... ә кайсысы, аны-моны уйламыйча, урында сикергәли иде. Бераз тукталып исемлеккә якын килмичә торды Зөлфәт.
— Кил, юләр, нишләп торасын анда, синен икесе дә «5»ле бит, — дип кул болгаган Яшел Үзән кызынын сүзенә ышанасы килмәде.
— Юләр булсам булыр идем әле, сүзен дөрес булса.
— Менә инде, бәхет башына ишелеп төшкән дә башын тишкән дигәндәй, кил инде монда. Бер стакан морс алып эчерәм, дип әйт, ичмасам, — дип кыю кыз аны тотып белдерүләр тактасы янына өстерәде.
Башта фамилияләр күз алдында биешсә дә, кабат туктап калдылар. Ходай Тәгалә бар икән!!! Күз аллары яктырып китте егетнен. Исемлек ана бик тә мәрхәмәтле һәм Яшел Үзән кызынын сүзе дөрес иде.
— Кабат гел синен янында утырырга рөхсәт итәрсен бит, галиҗәнап Тукай әфәнде?! — диде ул.
— Карарбыз, — диде Зөлфәт Көмеш Чишмәдәге колхоз рәисләре әйбер сораган кешегә әйтә торган сүзне кабатлап.
Бәхетле кеше кайчагында бернәрсә дә күрми, яки бар нәрсәне дә күрә, кызнын кулына «Расих» дип язылган иде.
— Кулындагы Расих дип сырлаган кара исемне бетерсән һәм дә минем исемне язсан, туташ, — дип, теленә салынды сочинение билгеләре күкнен җиденче катына чөйгән һәм гомер буе шаярырга яраткан Зөлфәт. — Карарбыз, гүзәлкәй. Синен ише Яшел Үзән кызына каршы килеп буламы сон?!
Шулкадәрле кызарды кыз, кулын кая куярга белмәде.
— Әем лә, — диде дә, дәфтәре белән битен каплады.
— Әйдә, тәрәзә төбенә утырыйк, йә чайкалып китеп, профессор Хатыйп Госманга бәрелүен бар.
Коридордан, һәр адымын идәнгә кадаклаган сыман атлап, татар шигъриятен тикшерүгә зур көч куйган, элек үзе дә күренекле язучы булган олпат галим килә иде. Зөлфәт аны беренче күрүе булса да таныды. Үзе дә шигырь язу белән җенләнгән кеше буларак, анын рәсеме белән чыгарылган китапларны, мәкаләләрне өйрәнгәне бар.
— Әллә нәрсәләр беләсен син, малай, — дип пышылдады кызыкай.
Галим үтеп киткәндә тәрәзә янында үрә катып калдылар.
— Очрашырга насыйп итсен, әдәбияттан имтихан аладыр, ана кадәр телдән имтихан биргәндә башны ашамаслар — дип, Зөлфәт кызны күтәреп тә алды, тәрәзә төбенә утыртып та куйды.
Ах итте кыз, тагын кып-кызыл булды. Ләкин Зөлфәтнен егетлеге ана бик тә ошады.
— Минем әти зур җитәкче, әллә кайларда укытам, дип башны әйләндереп бетерде. Ә минем монда укыйсым килә. Читтән торып монда укысам, икенчесендә көндезгедә укырга исәп бар.
Бай кызны бар байлыгы белән күтәреп утырткан икән әле тәрәзә төбенә Зөлфәт. Монда кеше берсенә керәмме, юкмы, дип баш вата, ә ул ике югары уку йортын йөгәнләмәкче.
Хәзер генә ныклап күз салды егет тәрәзә төбендәге кызга. Зәвык белән киенгән, биле өзелеп китәргә торган бу гүзәлгә ни кершән, ни иннек сыланмаган. Бу татар кызлары менә нинди була дип күрсәтерлек, Ходай бар уемын да җанны тетрәтерлек итеп иҗат иткән кызыкай иде. Бай кыз, юк, киемендә түгел байлыгы, кызара белә, зур җитәкче кызы булса да саф татарча сөйләшә, битен-күзен буяп, табигый гүзәллеген имгәтмәгән чын милли кыз—туташ.
Кыз анын уйларын сиздеме:
— Кулга энекәшкә «Расих» дип үзем яздырдым. Әтинен аралашкан җитәкчеләре гел яһүд тә урыс. Әле бер урыс дустын улы белән өйгә чакыра, җай ясап теге сары чәчле егет белән икебезне аулакта калдыра.
Танышсыннар, якынайсыннар, янәсе. Мина татар егетләре ошый. Шул әти инде.
ТӘРӘЗӘЛӘР
103
Әни минем яклы. Шул сары урыснын бәбәгенә төртү өчен «Расих» дип яздырдым әле кулга. Расиха ул авылдагы әбиемнен исеме.
Рәхәтләнеп көлештеләр. Менә бит, дип уйлый Зөлфәт. Инде бу кызнын бар әйберсе дә бар: акча дисенме, затлы кием дисенме, өйләре болын кадәрдер инде. Урыс ягына өстерәсә дә, хәтта, әтисе дә бар.
Зөлфәтнен акчасы да, затлы киеме дә, олы өйләре, әтисе дә юк. Ә Ходай аларга Ленин укыган, Казаннын гына түгел, СССРнын дәрәҗәле югары уку йортында — университетта бергәләп имтихан бирергә, укырга керүдә бер- берсенә көндәш булырга һәм тәрәзә төбендә аяк болгап, шайтан чакырып утырырга насыйп иткән.
— Кая, төш әле, салкын бит бу тәрәзә төбе.
Зөлфәт Казансуда юынып кайтырмын дип алган йомшак сөлгесен тәрәзә төбенә җәйде дә, кызны янадан күтәреп утыртты. Ай, нинди рәхмәтле күз карашы бүләк итте бу кыз ана. Күзләрен бер-берсеннән ала алмыйча тәрәзәнен ике янагына икесе сөялеп утырдылар. Кыз кызарганнан-кызара барды, күзен күлмәк итәгенә төшерде. Анын күлмәге Зәнгәр Күз киеп кайткан күлмәк төсендә иде.
Эш нәрсә белән беткән булыр иде, консультациягә чакырдылар.
Кыз анын янына утырды. Аннан бәреп торган кайнарлык, хуш ис, күз яктылыгы, Зөлфәткә рәхәтлек бирә, ләкин укытучынын сөйләгәнен тынларга комачаулый иде. Ярый әле белгән әйберләрен сөйлиләр: исем дә фигыль, баш кисәкләр дә иярчен кисәкләр. Бай кызнын иярчен кисәге булып китмәсә, ярый инде. Бу кызда түгел эш. Чибәр булганга ул гаепле мени, яки әтисе җитәкче булганга, шәп киенсә ни булган?! Зөлфәт тә баш тартмас иде.
Кыз анын җиненнән тартты. Такта янында лекция сөйләүче галим, анын тәрәзәгә карап утырганын эче пошып, әллә ничә тапкыр сөзәрдәй булып чекерәеп алган икән. Зөлфәт, «рәхмәт» — дигәндәй баш какты, кыз «ярар» — дигәнне анлатып, керфек сирпеде.
Тәнәфестә кыз: «Әйдә, буфетка төшеп меник әле», — дип өстерәсә дә, Зөлфәт риза булмады. Ул шәһәр кызларына ярап булмас, чәнечке, пычак белән ашарга туры килер. Кесәдә акчасы да аз. Ә хатын-кыз хисабына ашарга горурлыгы рөхсәт итмәячәк.
— Ярар, алайса, сочинениедән «5»ле алган изгеләр ашамый икән, — диде дә өстәлгә башын куйды кыз. Сөйкемле йөзен Зөлфәт ягына борган да керфекләрен җемелдәтә генә бит.
— Ярар инде, — диде Зөлфәт, кызарганын тоеп. — Мин бит синен алда да сынау бирергә килмәгән. Алай карап торма, болай да йөрәк туктыйм- туктыйм дип сулкылдый монда. Берәр өтерме, фигыльме, тартык авазмы кысылса, ватылып та чыга.
— Менә анысы булмас, сөйләшүенне күптән тынлыйм, мин — шагыйрь дисән, гаҗәпләнмәячәкмен. Яшел күзле кешеләр талантлы була, ди, минем әни. Ә ул инде ялгышмый.
Сүз кая кадәр барып җитеп аяк салындырган булыр иде, лекция башланды.
Янында шундый чибәр кыз утырганда, июнь тәрәзәдән юкә ботагы сузганда кемнен туры һәм кыек иярчен җөмләләр турында тынлап утырасы килсен?! Тынласа да тынлады, тынламаса да тынлады Зөлфәт. Әле хәтта язып та барды. Язын бакчада эшләп көрәк, китмән, балта сабы кысып яссыланган бармаклар сыгылмалылыгын җуйган, нечкә ручканы тоймас хәлгә килгән иде. Аннан физкультура укытучылары ручканы юньләп кулга да алмый ич.
Кыек-мыек җөмләләр турында барган лекция унышлы тәмамланды, адашмый гына тәнәфескә барып чыкты.
Укытучылар көчле, ахры, монда дигән фикер туа. Сендерәләр, малай. Көмеш Чишмә, Мамадыш мәктәбендә өйрәнгәннәр дә искә төшә. Күнелендә булганны уятып, уйлатып, егет белән кызларны имтиханга ныклап әзерлиләр. Сөйләүләре анларлык, кабул итәрлек, әзерләнеп килгән кешегә шул җитә. Менә ул әзерләнмәде шул. Сөйләгәннәре бар да анлашыла, җөмлә тикшерә дә белә, баш белән иярчен
РАФАИЛ ГАЗИЗ
104
кисәкләрнен астына да сыза, анысы. Ләкин махсус әзерләнмәү, шикләнү һәрдаим борчып тора.
— Син дә кайтасынмы, Зөлфәт, әйдә, бергә чыгабыз, — дип, Яшел Үзән кызы Гадилә аны ишек төбендә көтеп тора иде.
— Әйдә, — диде Зөлфәт.
Бу кыз белән коридордан барулары да бәйрәм. Анын җитезлекләре, анын адымнары. Мәрмәр баскычтан төшкәндә дә оста гармунчы телләрне өстән аска таба сыдырган кебек до-ре-ми-фа-соль-ля авазы чыгарып төшә инде, малай.
Зөлфәттә дә ак күлмәк, кара чалбар, затлы каеш. Узган-барганнар, көлешеп, яшьлеген ташкын сыман ыргылдырып килгән бу парга борылып карамыйча булдыра алмый. Егете папкасын хәтәр генә болгап, уйнатып килә, ә кыз анын артыннан тыр-тыр йөгерә. Үзләре нидер сөйләшәләр, лекция укыган укытучыларнын кызык якларын хәтерләп көлешәләр, аларнын әзерләнегез дип кисәтүләрен онытып, баскычлардан очып төштеләр, ишекне бәреп-атып сагындырган урам кочагына ташып чыктылар да, Гадилә ике- өч бөтерелергә генә өлгерде.
— Их, Чистай урамына кадәр җәяү кайтсан иде! — дип кычкырды егет.
— Кем белән кайтасын килә, Зөлфәт! — дип чытлыкланды Гадилә.
Зөлфәт күреп торды: алар килеп чыгуга юл кырыенда торган кара, күз явын алырдай «Волга» әкрен генә кымшанды да Гадилә янына килеп туктады. Рульдәге абзый, ашыгып төште дә, машинанын ян ишеген ачарга йөгерде.
Гадилә арткы утыргычка утырды да:
— Әйдә, Зөлфәт, Чистай урамы ягына кайтабыз, өенә кертеп үк китәр Гафур абый, — дип ана кулын сузды.
Монысы ук кирәк түгел иде. Шофер абый әле ишеген япмаган. Бер яктан ялварулы-ягымлы караш белән Гадилә төбәлгән, икенче яктан әле генә бер бүлмәдә лекция тынлап чыккан унлап кыз нәрсә булыр микән дип, карап тора.
— Юк, рәхмәт. Яп, абзый, ишекне, мина икенче якка, — дип әйтергә көч тапты Зөлфәт. Үзе, су тирәнлегеннән сонгы һавасын сулап бетереп чыккан, күкрәккә күкнен яртысын суырып алган водолаз шикелле, ухылдап куйды.
Машина кузгалып китте. Тәрәзәдән карап баручы Гадиләнен кояшы сүнгән, ае баткан, күзендәге сагыш түгелсә, университет Иделгә агасы иде...
Әйткән ди аннары бу вакыйганың шаһите булган теге кызларның берсе:
— Егетнең тормозы тота, беркемнең дә олтаны булмаячак, үзе «Волга »ларда йөри торган кеше булачак. Бирмик килмешәк бай кызларына! — дигән.
Моны Зөлфәт каян белсен? Икенче көнне аудиториягә килеп өстәл артына утырды гына, бер кызыкай килде дә бирәсе имтихан турында нәрсәдер сораша башлады. Сорашу гына түгел, янында утырып калды. Бу Зөлфәткә күңелле генә, игътибарга мохтаҗ шул һәр җан иясе.
Ә Гадилә лекция башланыр алдыннан гына килде, алгы өстәлгә кунаклады. Тәнәфестә ике-өч кыз Зөлфәтне камап алдылар да тагын нәрсәдер сорашып, Гадилә белән күрештермәделәр. Хәзер инде аның янында икенче кыз утырып калды, чөнки аның белән сөйләшкәндә укытучы керде, чираттагы лекция башланды.
Өченче тәнәфестә тагын кызлар камалышында иде Зөлфәт. Бу хәтта аңа ошап та китте. Сорауларга җавап бирә-бирә имтиханга әзерләнә түгелме соң ул! Кызлар да үз белгәнен сөйли. Артистлар. Каян белсен Зөлфәт аларның Гадиләгә каршы заговор оештырганнарын? Кайсы кыз үзеннән матур киенгән, чибәррәк булган көндәшен өнәгәне бар?! Әле җитмәсә, тегесе кара «Волга»да килсә, кара «Волга»да китсә. Аны, Алланың кашка тәкәсе санап, көне буе бер эш эшләмичә, өрлектәй шоферы белән хөкүмәт машинасы көтеп торса. Керә инде ул укырга, анысын беләбез. Ләкин Зөлфәтне аңа бирү юк, берәр кара машиналы кеше малаена кияүгә чыксын. Авыл егетләре безнең үзебездән дә артмый, беребез дә кияүгә чыкмаган ич, дигәннәр кызлар. Имтиханда барыбызны да мәтәлтә алмаслар әле, кайсыбызга булса да булыр теге чибәр, башлы егет, ләкин Гадиләгә түгел, дигән кызларның атаманы Камилова.
ТӘРӘЗӘЛӘР
105
Өч тәнәфестән соң гына очраштылар. Гадилә теге тәрәзә төбендә аны көтеп тора иде.
— Нихәл, Зөлфәт? — диде ул. Бүтән бер сүз дә әйтмәде.
Берни булмагандай, җитез генә килде дә Зөлфәт, кызны тәрәзә төбенә күтәреп утыртты. Кып-кызыл булган кыз шуннан ачылды да китте. Яңадан кичәге Гадиләгә әйләнде дә куйды. Очынып сөйләшә. Нәрсә такылдаганын абайлый микән, юк микән?
— Мин бүген монда килгәндә Урман аръягы авылында каенлык күрдем. Бер бүтән агач юк, шундагы каеннарга тотынып әйләнгәләп йөрсәң иде, — ди. — Башкалага дистәләрчә тапкыр килеп тә бер дә игътибар итмәгәнне, нәрсә булды микән мин юләркәйгә? — дип күкрәгенә матур куллары белән кагылып ала. Бу кызның мәхәббәт аңлатуы булгандыр.
Сизде Зөлфәт. Ләкин нәрсә дип җавап бирсен инде ул аңа?! Хат алыша торган кызым бар, дисенме? Без синең белән пар түгел. Синең райкомың да, әтиең дә бар. Ә минем райкомым түгел, әтием дә юк, дисенме? Аннан, алай рәхимсез була алмый бит инде Зөлфәт. Гадиләнең укырга керәсе билгеледер. Беренчедән, кыз төпле белемле, сөйләшүе килешле, имтихан биргәндә кызларның чибәрлеге, бигрәк тә һәрдаим кояш төшеп торучы тезләре, сукылдап торучы күкрәкләрендә уянган хушбуй исләрен эләктереп ир-ат укытучылар җанына китереп бәрә дә имтихан алучы исемлеккә ничәле куйганын да абайламый. Җанында ничә баллы тетрәү була — шуны куя инде, кая барсын? Ул бит синең доцент, профессорыңа карап тормый. Аннан бер-берсеннән, фәненнән, өйдә мыжгылдаучы хатыныннан туйган ир чәчрәп торган милли татар кызларын, аларның иң булдыклыларын күргәч, ни өчен җанын сыгылдырмасын да, аңын җуеп егылмасын һәм, гел «5»ле, «4»ле генә куймасын, ди. Кайда язылган ул?
Гадиләдә барысы да бар. Бизәнмәгән, имгәтелмәгән, зыялы гүзәллек. Аннан ул бит көндезге уку йортына да керә ала, дәрәҗәле, акчалы һөнәр бирә торган, җитәкчеләр әзерли торганына да. Кабат монысын, бәлки, ташлар да. Укырга кергән исәптә алар елга ике тапкыр гына: җәен утыз, кышын ун көнлек сессияләрдә очрашачаклар. Юк, канатын сындырырга ярамый кызыкайнын. Өендә дә рәт юк икән шул бичарага: әтисе урыска кодалый. Алтын читлектәге кош булмагае...
Лекциягә кереп баручы укытучыны күрүгә Гадиләне тәрәзә төбеннән очыртып төшерде Зөлфәт. Ин арткы өстәлгә кереп утырдылар. Егетнен дәфтәре, ручкасы алда калган иде. Элек янәшәдә утырган кызый борылып чакырды да.
— Ярар инде, — дип, кул селтәде Зөлфәт.
Ә кызый ана ручка һәм дәфтәренен уртасыннан суырып алып, ике кушбит кәгазь бирде дә, «Гадиләдән—Зөлфәткә» дип язды. Әйе, язмышнын ике исем арасына бер текә сызык сызасы калды.
— Автобус белән килдем. Әти белән ачуланыштык. Гафур абый синен турыда әйткәнме, әллә әти үзенчә анлаганмы, сүз зурдан булды.
— Синен сары салам белән ябылган чиркәвен кирәк түгел, Горький заводы каршына бастырып куй да чукынсыннар шул малаена карап, — дигәнмен. Кирәк бит, ә, гаиләбездә булмаган хәл. Әни, мескен, ул авыл кызы, дини, абыстайда сабак алган хатын, мине дә кызгана, шәригать буенча ирнен хакы да бик олы шул, кызым, ди. Менә үзен уйла инде, Зөлфәт. Әтием ил күләмендә әһәмиятле районда секретарь булып эшләсен дип, Мәскәүдә Ваняларнын зур кешеләре бар дип, Ваняга аяк чолгавы булыйммы? — Гаҗәп кызганыч, мескен иде ул бу мизгелдә.
...Зеленодольскига автобуслар тимер юл вокзалыннан китә икән. Очы һәм ботаклары кыркылган, яна яфраклар җибәргән түгәрәк агач янында гөрләшеп торган парны күреп күпләр көнләшерлек иде.
— Иртәгә киләсемне дә белмим. Еракка олактырам мин сине, барыбер кеше ясыйм мин синнән, рәхәттә яшәрсен, ди әти. Ничек рәхәттә яшим инде мин Ваня белән. Менә синен белән... — дип авыз ачкан иде Гадилә, автобус килеп тә туктады. Чиләкләр, кечкенә бидоннар күтәргән базарчылар килеп бөгелде һәм ишекне яулый
РАФАИЛ ГАЗИЗ
106
башлады.
— Их, Зөлфәт, — диде Гадилә. Анын тавышында елыйсыны китерә торган, җанны телә торган үкенеч бар иде.
Ул кисәк кенә: «Билемнән тот әле», — диде. Зөлфәт, аны биленнән алып үзенә якынайтуга, кочаклап та алды Гадилә, суырып та үпте, кып-кызыл булып тукталышка йөгерде. Ишектән килеп тә керде, автобус кузгалып та китте...
Ул Гадиләне кабат беркайчан да очратмады. Ә гомер буе күрәсе килде ул зыялы, хисле, гаҗәп тә кызганыч кызыкайны.
Күнелгә Казан зурлыгындагы ташны салып, Гадиләнен ана томырылып караган күзләрен хәтерләп, иләс-миләс кайтты да апасынын бакчасына чыкты, эшкәртелми калган җирне ярсып казырга кереште. Ике сәгать эчендә казып, тырмалап бетергәч кенә апасы кайтты да, эшне күргәч ах итте: «Менә ул безнен нәсел...», — дип такмаклый башлады.
Татар теленнән дә «5»ле алды. Әдәбияттан да «5»ле эләктерде. Нил абыйсы сынауны үзе алды әдәбияттан, язучыларнын иҗатын чагыштыруны таләп иткән сораулар бирә дә, дөрес җавап алгач, бераз тын гына утыра. Җавап бирүчегә бер дә комачауламый, кысылмый, акыллы гына, сабыр гына, Зөлфәтнен әнисе җиз иләктә он иләгән кебек, или инде.
Ярата үз фәнен белгән кешене Зөлфәт. Белгән кеше бит ул һәр әйбернен үзәген, мәгънәсен тоя да, юк-бар сорау белән сине таламый.
Нил Гафурович та, тимерче бәләкәй чүкеч белән кызган тимерне нәкъ кирәкле җиренә китереп суккан кебек, мәгънәле соравын чекелдәтә, аннан олы кувалдасын күтәреп Зөлфәт орырга тиеш. Нәкъ ул күрсәткән урынга. Сукты Зөлфәт, дөрес сукты, ахрысы. Нил абыйсы анын белән әллә иркенләбрәк тә утырды инде, гаиләләренә кадәр сорашып бетерде. «Шәйхи ага Маннурнын туган җиреннән син, язганнарынны күргәнем бар, өмет бар синдә!» — диде Нил абыйсы. Моннан да зур бәя буламы авыл малаена?!
***
Нил абыйсынын анын турында энесе Илдар белән сүз кузгатканын Зөлфәт белми иде, билгеле. Ә Илдар Юзеев әйткән: энесе Илсур да, үзе дә «Ялкын» конкурсларында җинделәр, берничә битле китапчыклары да чыкты. Матбугатта да күренәләр, ятим малайлар, дигән.
Рус теленнән диктантны да «5» легә язган Зөлфәтнен шатлыгы зур. Ә Шәмсегаләм апасы аны да уздырып куана. Өенә кем генә кермәсен: «Менә авылдан энем килде, университетка керергә. Шуннан «5» ле, моннан «5»ле, тегеннән «5» ле. Безнен нәсел ул, каракайлар, чибәрләр...» дип, гел бер монологны сөйли. Бу Зөлфәтнен шактый тетрәнүләр кичергән җанына җәйнен челләсендә эчкән салкын әйрән кебек рәхәтлек бирә.
***
Апасына иксез-чиксез рәхмәтләр әйтеп, эшләрендә булышып, зур эшләр майтарып өйгә кузгалды Зөлфәт. Автовокзалга төшеп билет алды да, очлы борынлы Мамадыш автобусына кереп утырды.
Сикертмәле таш юлга автобуснын арткы саны дөбер-шатыр бәрелә дә коточкыч тавыш чыга. Салон эчендә авызга-борынга тузан тула, китә төчкерү- төкеренү, көлешү, сукрану. Теләчедә автобус туктап хәл алды. Юлчылар ашханәгә кереп капкалап та чыктылар. Казан—Мамадыш маршрутынын нәкъ ярты юлы иде. Инде өч сәгать кайттылар, әле дүрт сәгать кайтасы бар, үтәсе юл тагын да начаррак. Автобус, давыл вакытында өзелмәскә тартышкан караб сыман, чайкала, төчкерә, зарлана, ынгыраша...
Менә, ниһаять, ул да кайтып җитте! Автобустан төште. Урманчы Хәбиргә һәйкәл булып яшәүче каенлык, яфракларын лепердәтеп, аны сәламли иде. Шәкерт кайта,
ТӘРӘЗӘЛӘР
107
югары уку йорты шәкерте, әле вузнын ниндие бит! Казыган тауга да элдертте Зөлфәт, тау башына утырып туган авылына күз салды. Кайдадыр мотор гөрелди. Күктә, якында гына, тургай сайрый. Ниндидер таныш мон ишетеп таудан үрелеп карады. Әйе, ике йөзләп чишмәсе булса да, ул биш чишмәнен тавышын яхшы аера. Берсе гомер буе суын эчкән Чегән чишмәсе, икенчесе Сабан туе мәйданын кочагына кысып челтерәүче Бакырчы булса, өченчесе Таз Минни тавы каршындагы җитмеш-сиксән метр озынлыктагы тоташ чишмә оркестры тәшкил иткән агып ята торган тау, дүртенчесе моннан алдагы җәйдә ике ай буе Зәнгәр Күз белән тынлаган Трайт булса, бишенчесе биек тау башында утыручы Зөлфәтнен җанына да орынырга дәрте җиткән Алмагач чишмәсе иде. И, агып та күрсәтә инде ул Алмагач чишмәсе! Көтүчеләр анын суына манып ипи ашый. Югыйсә, биштәрдә сөт тә бар. Хикмәте шул: чишмә суында ипи баллана, авызны гына түгел, җанны сихәтләндереп салкыная. Ләкин ипиенне, күз ачып йомган арада гына тыгып алмасан, шаулап, ургылып төшкән су кылычы өзеп ала да балыкларга ризык итә. Ни салкын бит чишмә суы, ә балыклар шунда кайнаша. Без белмәгән хикмәте бардыр Алмагач чишмәсенен. Зөлфәтнен кайтканын күз кырые беләнме, кояшка сикергән тамчысы беләнме күреп алган да сәлам бирә. Юк, ул моннан күренми икән, инеш ярына оялаган карлыгачлары җиткергәндер.
«Сәлам, Алмагач чишмәсе! Дөньялыкта белепме-белмиме кылган гөнаһларымны кичер, анын җәзасын булачак балаларыма, оныкларыма калдырма, Аллам», — дип битен сыпырды Зөлфәт.
Казыган таудан йөгереп төште егет, Сәләхи тавына йөгереп менде. Сәләхи кабере бу тауны мәнге саклаячак. Ул кеше Мамадыш базарында күмер саткан, кесәсендә дулаган сыер кебек шашынган акчасына аракы алып чыккан. Әз эчкәнме, әллә күбрәк кителгәнме, әллә Казыган таудан төшкәндә аты чыгымчылаганмы, Сәләхине инешкә капланган килеш тапканнар. Дин көчле, шәригатькә таянган сүз закон булган, аны зиратка күмдермәгәннәр. Тауга җирләгәннәр. Бер уйласан, гаепләнгән, башкаларга гыйбрәт өчен кылган гамәл. Икенчедән, зурлаганнар булып чыга түгелме?! Ул елларда күмелгән кешеләрдән хәзер кемнен генә кабере билгеле?! Ә Сәләхи каберен бар да белә, хәтта ул күмелгән тауга да анын исеме бирелгән.
Хәзер инде анын эчеп, инешкә капланып үлгәнен дә белүче аз, кызыксынучы да юк. Җир-Анага без барыбыз да баладыр, дип авыр сулады Зөлфәт. Әллә таудан ашкынып менү сулышына капты, әллә авылдашы Сәләхинен фаҗигасе җанына тидеме? Ул үлгән, ләкин анын кайтуын зарыгып көтүче әнисе, хатыны, балалары калгандыр...
Менә, ниһаять, Зәнгәр Күз белән дөньяны тынлап, чишмәләрнен җырын җанга җыеп атлаган дымлы сукмак...
***
Сөенече эченә сыймаган әнисеннән бераз эләкте Зөлфәткә, бүген икеле алсам, кайтып китәм, икенче имтиханнан сон озаталар, дип уйлап хат язуны искә дә алмаган шул. Әй, сөенде инде энесе Илсур. Ул да Мамадыш урта мәктәбенен тугызынчы сыйныфын тәмамлады. Инженер-физик булам, ди. Университетка керәм, ди.
Рәхәт бит ул туган авылында! Сөйләшәм дисән, сүзе аякка уралып йөри, күрешәм дисән, әллә ничә кул сузыла, үбешәм дисән... Анысы да табылыр иде, кызлар бөгә бөгәрлек, дип әйтергә ярата авыл егетләре.
***
...Беренче сентябрьнен кынгырау бәйрәме күнелләрне җилкетте дә, яна уку елына алып та кереп китте. Анын сыйныфындагы малайлар- кызлар сизелерек калыккан, кояшта каралган һәм тәртипләре дә җәйгечә, күбәләкчә иде. Тик шулай да тормыш җайлы бара, инде бер ел буе дус-тату яшәделәр. Җитмәсә, быел алар бергәләп колхоз басуына бәрәнге чүпләргә дә чыгасы.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
108
Юк, абыйлары алар белән бәрәнге чүпләргә чыга алмады. Аны Казанга чакырып алдылар, университетка кабул ителгән егет һәм кызларга ин беренче вәгазьләрне җиткерергә, уку, эшләү тәртибен анлату өчен җыйдылар. Бик бәхетле чагы иде Зөлфәтнен. Авылда күпме гайбәт йөрде бит анын укырга керү-кермәве турында.
Егетләр күп түгел. Балык Бистәсеннән Раиф, Балтачтан Рәфыйк, Арчадан Радик, Төмәннән Илдус, Чүпрәледән Рәшит һәм Харис. Кызлар күп инде, анысы. Гадилә генә күренми. Ике атна буе университетта укыдылар. Кышкы сессиядә имтихан, зачет бирәсе фәннәрдән лекция тынладылар. Мөхәммәт Мәһдиев тә үз фәненнән сораулар бирде, фольклор буенча кыш көне зачетмы шунда... Сораулар бирде дә икенче көнне лекциягә керде:
— Кемнәрдә мин биргән әйберләр буенча сорау бар? — диде.
Авыл оялчанлыгы баскан малайлар-кызлар бу чибәр кеше алдында тагын да бөкрәйде, үзләре дә сорау билгесенә әйләнде. Аудитория озак кына тик торды.
— Сау булыгыз!
Мөхәммәт Мәһдиев портфелен күтәреп чыгып та китте. Ул каядыр ашыккандыр... Ә алар... авыз ачып калдылар. Бу — чираттагы сабак иде. Сораганны-төпченгәнне, димәк, үз фәне белән кызыксынганны яраталар икән монда, нәкъ авыл мәктәбендәге кебек.
Өченче тапкыр да керде Мөхәммәт абыйлары. Фольклордан лекция укыды. Лекция башыннан мәзәк сөйләп, җыр такмаклап, бәет көйләп кереп китте. Сонгы мәзәген сөйләп ишектән чыгып киткәч тә әле алар көлә, шаркылдый иделәр. Бар икән кешеләр! Бай икән ул безнен халыкнын фольклоры!
Рәшит белән боткалары пешә Зөлфәтнен. Анын Нагорный бистәсендәге милиционер абыйсына кунакка бардылар, су коендылар, көймәдә йөрделәр, фотога төштеләр.
Зөлфәтнен Равил абыйсы фатирына да бергәләп бардылар. Кешеләрне үзенә җәлеп итү, җитезлек омтылышы бар иде бу егеттә. Аннан ул Зөлфәткә Чүпрәледән, Балтачтан, Арчадан хат та язачак әле.
Яшьлек! Ленин укыган университетны айкап йөрисен син! Горурлык та, нишләп без дә укымаска тиеш әле туган җирдәге бу мәртәбәле ак бинада, дип тә уйлатасын.
Алар инде профессорлар Диләрә Тумашева, Хатип Госман, Мөхәммәт Гайнуллинны да белә.
Алга таба искиткеч белемле, күренекле тәнкыйтьче, сугыш инвалиды Ибраһим ага Нуруллин, доцент Нил Юзиев, Зәет Мәҗитов, Флера Сафиуллина да лекция укыр. Аларны иярчен җөмләләр, туры һәм кыек сөйләм белән җәфаларлар. Ләкин туган тел, әдәбият серләренә ишек ачылыр.
Рәшит белән университет китапханәсенә дә еш керерләр. Ленин исемен йөрткән, мәгарәле үзәк китапханәгә дә. Нәрсәдәндер тыела алмыйча көлә башлагач, әле аларны уку залыннан куып та чыгарырлар, чарасызлыктан үзләре чыгып йөгерер.
Китте шуннан имтиханнарга әзерләнү өчен китаплар алу, ташу. Китапханәара абонемент аша Нурфига апага кайтартып, имтихан, зачетларга әзерләнү, әдәбияты гына да ничә төрле икән бит. Беренчедән борынгы заман, урта гасырлар, дипме китә шунда. Хәтта бер гасырны эченә алганнары да бар. Мәсәлән, унтугызынчы гасыр әдәбияты. Татар әдәбияты, рус әдәбияты, совет әдәбияты, СССР халыклары әдәбияты, көнбатыш, көнчыгыш, Америка һәм дә Латин Америкасы, Азия-Африка халыклары әдәбияты. Проза, поэзия, драматургия, тәнкыйть, халык-авыз иҗаты һәм башкалар. Бу әле бер әдәбият кына. Язмасы бар әдәбиятнын, телдән-телгә йөргәне бар икән. Башта барысы да бик куркытты. Рәшит кенә беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде:
—Кимерәбез аны! — диде.
Нәм ул әйткәнчә булды да.
Бер чемодан китап алып кайтты Зөлфәт.
Кышкы сессия буласы гыйнвар ае хәзер килеп җитә ул. Ике контроль эш
ТӘРӘЗӘЛӘР
109
җибәрәсе, имтиханнар, зачетка әзерләнәсе бар. Контроль эшләрнен җибәрү вакыты билгеле, китапханәче Нурфыйга апасы белән, исемлекләрне барлап, Казанга кирәкле китапларга сорау да җибәрделәр. Өч ай эчендә кайчан аласын, укыйсын, кайчан кире җибәрәсен әле. Китаплары әллә киләләр, әллә юк. Зөлфәт көндәлек яшәү тәртибе кертте. Элеккедән дә кырысланды, хәзер инде шимбә көнне генә клубка чыга, кичке уен булганда гына. Кинога да менми. Көнгә өч тапкыр йөгерүен ташламады, анысы мәҗбүри.
Китте шуннан. Аны, югары уку йортында укучы дип, кайбер вазифалардан азат иттеләр. Һай ул мәктәпнең бетмәс-төкәнмәс эшләре! Чаңгы командасын шөгыльләңдерүләр. Ярый әле җиңел гәүдәле, очып кына йөри, вакытны дөрес бүлә. Өйдә дә берүзе бит, әнисе юлда йөри. Җитмәсә, энесе Мамадышта укый.
Зәңгәр Күздән хатлар агыла гына, сагынуы ташып тора. Япон җырын җырлап бәйгедә дә җиңгән. Япон җырын җырлап йөрсә, Япониягә дә алып китерләр әле. Бигрәкләр дә чибәр инде ул кызыкай! Аны күрмәгәнгә дә ел ярым вакыт узган...
***
Укырга чакыру килде. Арыган иде инде аны көтеп студент. Исемлектәге бер китапны калдырмады, укыды. Сорап язган китаплары да килде, Нурфига апасына рәхмәт. Ике контроль эш тә вакытында җибәрелде. Яңа ел бәйрәмен яхшылап үткәрделәр дә Казанга китеп барды.
Биштәрендәге ит, май, каймак та кеше күтәрә алмаслык иде. Шуның өстенә күпме китап, дәфтәр, кием һәм дә яшәр өчен кирәкле вак-төяк.
Сагынышканнар бер-берсен беренче курслар. Егетләр гел бергә. Төмәннән, аксап-туксап булса да, Илдус абыйсы килеп җиткән. Бик тә староста булырга омтылучы Харис та күренә. Мишәр малае, кыю, үзе белмәгәнне дә авыз тутырып сөйләшә, очлап чыга алмыйча буталып кала. Без — милләтнең каймагы, дип тә җибәргәли.
Фонетика буенча беренче имтиханнан ук, авазларны дөрес әйтмәгәнгә, Харисны куып та чыгардылар. Юашланды малаең. Зөлфәт белән Рәшит янында сырпаланып йөри хәзер. Бигрәк тә Зөлфәткә сылана, чөнки ул барсын да укыган, бөтен билетка да җавабы әзер. Лекция вакытында укытучылар куйган сораулар да аны куркытмый. Кызлар, нәрсә булса да, аннан килеп сорыйлар.
Зөлфәтне гаҗәпләндергәне шул: контроль эшләрне җибәрсә дә, әдәбияттан хәзерлексез иде Рәшит. Үзе: «Район гәҗитендә эшләвем сәбәпле, бер дә укып булмый, гел юлда», — дип зарлана.
Раифны имтиханга кертмәделәр, чөнки ул контроль эшен тапшырмаган. Хәйләсен тапты тагын. Зөлфәт белән икесенең дә фамилияләре бер. Иң башта мин керим әле, малай, дип сорый да кереп имтихан биреп чыга, берзаман Зөлфәт керә.
— Сезне имтиханга кертмим, — ди укытучы, — сезнең контроль эшегез тапшырылмаган.
— Тапшырылган, менә рецензиясе, — дип Зөлфәт зачеткасы эчендәге кәгазьне алып күрсәтә.
Ә Раифның инде зачеткасына да, ведомостька да билге куелган. Эш хутта, койрык сыртта дигәндәй.
Хәзерләнеп баргач бик җиңел була икән ул сессия. Укытучылар бик белемле һәм шуңа күрә таләпчән дә. Сессияне бик яхшы тапшырып, җәйгесенә сораулар, контроль эшләр алды, элеккесеннән дә күбрәк китап төяде, күпмесендер почта аша үз исеменә посылка итеп салды. Мамадышка самолетта очарга исәбе.
***
Тагын атнаның биш көнендә дәресләр, класстан тыш эшләр башланды. Зөлфәт арыган, ләкин укучыларын бик сагынган икән. Беренче сессияне түгәрәкләп кайту аңа көч биргәндер.
Яшь чак, ул ару-талуны белми, күктән йолдыз чүпләгән мизгел.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
110
Җыр укыта бит әле. Дөньяны начар якка ияртеп китмәслек кенә җырлый да. Ләкин гармун уйнавы ташка үлчим. Кирәк булгач шыңгырдата инде. Дәресләр ярыйсы гына бара. Уйный да, җырлап та күрсәтә. Бер көнне дәрескә завуч керде. Кермәсә дә ярар иде дә. Белә бит инде белгеч түгеллеген.
Укучылар җырнын сүзләрен дә ятлаган, чартлатып сөйләп тә бирделәр, бергәләп җырлап та алдылар. Әйбәт чыга. Зөлфәтнен кәефе күтәрелеп китте. Ләкин завучнын дәрестә утыруы үтерә иде.
Яна җырнын сүзләрен язып өйрәтә башлагач, каушау үзенекен итте. Үзе җырлап күрсәтте, булдыра. Менә ул уйнау өчен кулына гармун алды. Каешын киде дә беренче телне таба алмыйча интекте. Уйнаганда гармун телләрен бутап бетерде. Завуч кычкырып көлеп җибәрде. Ана укучылар кушылды.
Үтерде бу дәрес Зөлфәтне.
Мәктәпкә яна укытучы килде. Институт бетермәгән, беркайда да укымаган, әле армиядән генә кайткан егет. Солдат киеменнән йөри һәм мәктәптә армия тәртипләре кертә башлады, чөнки әле ул муштрадан айнымаган иде. Малайлар тәртипле, ләкин Гәлләм абыйлары бик таләпчән иде шул, хәтта арттырып та җибәрә.
Тәртип бозган малайларга, бигрәк тә ис кереп, кызлар итәгенә күзе төшеп чәч үстерүчеләргә авыр көннәр килде. Математик, әз генә гаебе булса да, егет кисәген эләктереп ала да, чәченә мангайдан баш түбәсенә кадәр машинка белән юл ясый. Бу бер ел шома гына барды. Укытучыларнын кайберсе Гәлләмнен мондый кыланышларын яклый, кайсы көлә генә. Ә Зөлфәт каршы чыкты, Гәлләмнен үзенә дә әйтте. Идән юдырырга дәрестән сон алып калсын, ди инде, ә һәрдаим чәче белән горурланып йөрүче үсмерне ни өчен шулай хур итәргә? Матур булырга тырышу начармыни?! Кызларга игътибар итә башлаган егетләр әйбәт укый, тәртипле була. Бар яктан да матуррак күренергә тырыша.
Беренче бәрелеш Зөлфәт классында булды. Беркөнне укытучылар бүлмәсен шакыдылар. Ишеккә барса — Нурулла:
— Абый! Класска керегез әле, анда Гәлләм абый белән Миннәхмәт сугыша... — ди.
Йөгерделәр коридор буйлап. Класста ике-өч кенә малай калган. Кызлар кая киткәндер? Гәлләмнен бер кулында чәч алу машинкасы, икенче кулы белән Миннәхмәтне буып тоткан. Ничек тә булса малайнын башына машинка белән пеләш ясамакчы, ләкин Миннәхмәт бик каты каршылык күрсәтә, математик берни дә майтара алмый.
Зөлфәт йөгереп килеп Миннәхмәтне туктатырга, тәртипкә китерергә маташса да, үзе кебек ятим үскән, гаделлекне яратучы бу малайнын хаклы икәнен тоя. Җитмәсә, укытучы яклы да булырга кирәк бит әле. Ким куеп, ничек аерасы боларны?! Парталар кыегаеп, бүлмә уртасында мәйдан ясалган.
— Миннәхмәт, бу нишләвен? Туктыйсынмы, юкмы?! — дип кычкырган класс җитәкчесенә малай:
— Абый, бөтен сүзегезне тынлыйм, ачуланмагыз, ләкин хәзер тынламыйм! — дип кычкырды.
Анын зәнгәр күзендәге нәфрәтне күреп, Зөлфәт шаккатты.
Аерып булмый, Гәлләм белән Миннәхмәт идәндә тәгәриләр. Кинәт Миннәхмәт Гәлләм кулыннан чәч алу машинкасын суырып алды, математикнын үзен читкә быргыды да машинканы стенага шундый көч белән бәрде, машинка бүрәнәдән атылып класс тактасын тиште дә шунда эләгеп калды. Ә Миннәхмәт чыгып йөгерде.
Алла саклады инде. Кешегә эләксә, үтерә иде, дип уйлады Зөлфәт. Шушы вакыйгадан сон мәктәптә мангайга пеләш ясау туктады.
***
Читтән торып укуны «бетле тун» — дип дөрес әйтәләр икән. Янадан контроль эшләр эшлисе, Казаннан китаплар кайтарасы, аларны укыйсы, истә калсын өчен дәфтәргә эчтәлекләрен язасы бар. Бу кирәкле, ләкин газаплы эш. Дөнья әдәбияты
ТӘРӘЗӘЛӘР
111
океанына керә бара Зөлфәт. Әйбәт язучылар бар, әле бит ул аларны русча укый, тәрҗемәдә. Үз телләрендә укыса, гел икенче булыр иде.
Менә энесе дә мәктәп бетерә, анын укырга керәсе бар. Шәп укый, керер, Алла боерса. Абыйсынын бурычы инде аны укыту.
Тагын сессия якынлаша. Килсен, әйдә. Ул атнага ике көн ял итә. Бер көн ял ана укыган өчен бирелә, әзерләнеп бетә, җитешә. Шимбә көнне генә клубка чыга. Үзен бик кырыс шартларда яшәтә Зөлфәт. Укыйсы, кеше буласы бар, нихәл итәсен.
Эштә тәртип, чангы командасы өч тапкыр район ярышына барды, өчесендә дә җинде. Нурулла ике километрлы дистанциядә чемпион булды. Шунысы гына да ни тора! Үзе фанатикларча шөгыльләнгәч, җаны-тәне белән спортны тойгач, чангычыларны ничек әзерлисен белә.
Әле көмешчишмәлеләр белән ярышырлык мәктәп командасы юк районда, шәһәр мәктәпләре дә, хәтта, спортчыларны сайлап алу мөмкинлекләре бик зур булса да, даими җинеләләр. Күрсәткечләре түбән.
***
Май бәйрәмнәре якынлаша. Әй, Зөлфәтләр укыганда кызык уза иде ул бәйрәмнәр: алар мәктәп янында дүрт кешелек колоннага тезеләләр, байраклар, кәгазьгә, ситсыга язылган чакырулар күтәргәннәр. Шарлар тотып авыл урамын әйләнәләр. Колонна башында бер кулына кызыл папка тоткан Салих абыйлары. Үзе озын, үзе таза!
Бәйрәм тантанасыннан дәртләнгән директор эре атлый, вакыт-вакыт, укучыларны артта калдыра. Кинәт дәһшәтле тавыш белән кычкырып җибәрә:
— Яшәсен Беренче май — Бөтендөнья хезмәт ияләренен бердәмлеге көне! Ура-а!
Укучылар:
— Ур-ра! Ур-ра! Ур-ра! — диләр дәррәү.
Арттан баручы башлангычлар тыр-тыр йөгерсә дә, җитешә алмый. Ә директор шулкадәр дәртле, ул бернәрсәне дә абайламый. Авылны ду китереп, бәйрәм тантанасына күмеп, урамнарны шаулатып әйләнеп кайталар.
Навада чыр-чу, шатлык бәргәләнә. Мәктәпнен тынчу һавасында гомерләрен уздыручы укытучылар да рәхәткә чыккан. Монда инде түштәге берәр сәдәфне дә ычкындырып җибәрергә була. Сүз дә юк. Директор, завуч ишетә күрмәсен, дип тә куркасы юк.
***
Зөлфәткә университеттан түләүле чакыру килде. Димәк, контроль эшләр унай бәяләнгән. Ул инде, нигездә, матур әдәбият китапларын, дәреслекләрне укыды. Берничә махсус басманы Ленин китапханәсеннән алып карыйсы бар. Анысы инде сессия барышында.
Ял акчалары алып, өйдәге эшләрне караштырып китәргә исәбе. Быел энекәше дә урта мәктәпне бетерә. Алтын медаль алыр микән, әллә көмешнеме?
— Кайгырма! — диде ул энесенә. — Сау бул да, бар бул!
Быел Зәнгәр Күз дә урта мәктәпне бетерә, кая укырга керим икән дип баш вата. Зөлфәт кебек бер ел ял итәм, әбиләргә кайтам, дигән хаты килгән иде. Нәкъ Зөлфәт сессиясен бетереп Казаннан кайткан чорга, печән өстенә туры килмәгәе.
***
Ә бүген Көмеш Чишмәдә яулык җыялар. Авыл тулы кунак. Ул кызларнын кара чәчлесе дә, сары чәчлесе дә җитәрлек. Шәһәр кызлары бит алар, зәвыклы. Бар кимчелеген яшерә белә, затлырак киенә. Авылга күзгә- башка чалынмаган киемнәр киеп кайта. Авыр эштән изелмәгән, биленен нечкәлеген, кашынын кыйгачлыгын көненә кырык тапкыр көзгедән тикшереп торучы чибәркәйләр.
Авылнын Түбән очында да, Югары очында да тальян тавышы янгырый.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
112
Сукыр урамда, капка төбендәге утыргычка чүмәшкән дә, Куян Хөсәене тальянны ялкау гына тарта, ләкин көе ургылып чыга, җырлап та җибәрә:
Зәңгәр күлмәкләрнең иң зәңгәрен Җилләр ала, җилләр тарата,
Яшьлек бит ул, дустым, шуны онытмагыз, Ул саф йөрәкләрне ярата.
Куяннарнын нәсел ишле, баласы-чагасы, кодасы-кодагые, дисенме. Хатынынын абыйсы Гыйлаҗетдин дә шунда. Үзе бер Сабан туе. Аннан ике өйне генә узасын.
Болыннан яна чабып алып кайтылган печән ишегалдына кочак-кочак итеп таратып куелган. Анда тукранбаш, чыпчык башы кадәр җир җиләге. Печәнле арбага кожанын җәеп куйган да, Масупа Ибрае да тальян сыздыра. Монлана:
Абыкаем, син икәнсең Күрмәдем килгәнеңне, Кара төннәргә охшатам Аерылган көннәремне. Без андый малай түгел, Без мондый малай түгел, Кая барсак та ярыйбыз Күгәргән калай түгел.
Шулай кая барса да яраган, фашистларны җинеп кайткан фронтовик җиффәрә, хирурглар пычак белән тураклап бетергән эченен кай төшедер чәнчүенә дә карамый, көне шундый!
Ибраһим абыйдан бер бакча кинлеге атла да, тыкрыктан Кулаклар урамына мен.
Әнисләр, бөтнекләр үскән ишегалдында 17 яшеннән сугышка киткән, пулемет күтәреп йөргән Барый абый монлана. Үзе өчен генә булса да, ул да җырлый:
Әй кара каш, кара күз.
Әйтмим, җаныем, авыр сүз.
Барый абыйнын орынып торган күршесе Миргазиз абый хромкада сиптерә. Кызган.
Уфа юллары пыяла, Таш булса, таймас иде, Яна минем йөрәккәем, Син булсаң, янмас иде.
Ул да фронтовик. Бүген ачылмалы тәрәзәсен үтеп барган һәр кеше саен ача, бер-ике сүз әйтүгә яба, аннан тагын шулай.
Кулаклар урамынын Норма авылы очында Минегаяз абый, аны авыл халкы Мыягаз дип йөртә, озын көйләрне сыздыра, гел зиратка карап уйный. Хәле авыр, каты яраланып кайткан кеше. Ә зират күзенә кереп, чекерәеп тора.
Аннан ике генә өй өскә менсән, Куян Сәхие малае Миннәхмәт баян сыздыра, монысы инде уйный да, менә дигән итеп җырлый да! Монлы егет, бәхете булыр микән?!
Аю Гаяннары урамында тумыштан сукыр егет, авылнын искиткеч талантлы гармунчысы Зөфәр абый Закиров репетиция ясый. Кулына баянын ала да җырлап җибәрә:
Без үзебез таз идек,
Әстерханга баш идек,
Алты хатын, җиде кызның
Күз өстендә каш идек.
Яке урамында Хәсбәтулла абый уйный, Сәлах Миннулласы бии. Аннан Яхин Рәхимулла гармун сыздырып җибәрә. Күршеләре, клуб мөдире Хәсәнов Вәккәс абый баянын алып килгән, алдына сала торган бәрхет җәймәсен дә калдырмаган. Ул инде
ТӘРӘЗӘЛӘР
113
кыяфәтенә китереп:
Кая гына китеп кайларга бармадым,
Сагынып кайттым Иделем таннарын... — дип сыза. Үзе чибәр, үзе сөйкемле, чын сәнгать кешесе инде. Хәтер генә чамалы. Мамадышка барасы булса, бармакларына гел җеп бәйли хатыны Нурфига апа. Бүтәнчә оныта Вәккәскәе.
Бераз өскәрәк менсән, юкә төбендә Әскәров Нурислам уйный, ул җырламый, ләкин көйнен коесына төшә инде.
Менә Аю Мөгътәсе дә гармунчы булган. Сугышта кулын калдырып кайткан, әле шул килеш тә, йөрәген басу өчен, көрәшкә чыгып газаплый. Элек көрәшче булгач, нишләсен?!
Бакчабаштан бер бакча аста гына Әбрар абый ике рәтле гармунда сыздыра. Әллә анын гармун тавышын ишетепме, Әхәт абыйлар урамынын чирәмле юлыннан Рифкать абый атлый. Кулында хромка. Ай-яй сыздыра Үрнәк авылыннан Көмеш Чишмәгә укытырга килгән егет!
Ә Югары очка борылсан, Шәһәр Рәфәгате үзе уйный, үзе җырлый. Үзәкләрне өзәр өчен туган бу Городской!
Көрәшче Рәхмәтулла абыйга да кирәк микәнни сон ул тальян тарту?! Анын бармагы берьюлы ике-өч телгә басмый микәнни?
Югары оч урамынын ин сонгы өендә Хәсән абый тальян елата.
Умарталар, күәсләр, май язу машиналары, гөбеләр, тагын әллә нәрсәләр эшләүче Аксак Хәсән абый да монлана. Анын да күпне күргән йөрәген Сабан туе җебеткән. Ул капка төбендәге утыргычка кунаклаган. Малае Габделхәй исә тальян гармун алып чыгып биргән.
Урам тулып яулык җыючылар килә. Чиләкләр йомырка белән тула да, авыл Советы бинасына озатыла. Егетләрнен муенына яшь киленнәр чиккән чәчәкле-чуклы сөлгеләр, затлы озын буйлы ситсылар уралган. Бу озын ситсылар — читтән кайткан затлы кунакларнын затлы бүләге. Кулъяулыклар дистәләгән, йөзләгән! Күп шул Көмеш Чишмәдә кызлар. Сабан туена кулъяулык чигеп бирмәгән кыз кешемени сон ул?! Әле кызлар исемлегенә эләкмәгән чебеш кенә. Моны кызлар үзләре дә, егетләр дә белә. Менә нәрсә өчен сөлгеләргә, ат дилбегәсе озынлыгындагы ситсыларга «урра!» кычкыручы егетләр һәр кулъяулык өчен дә шул ук йоланы үти.
Нәр кызнын Сабан туена бүләк иткән аллы-гөлле кулъяулыгына рәхмәт әйтеп, «ур-ра-а-а!» кычкыралар. Шул минуттан кулъяулык чигеп бүләк иткән кыз кеше рәтенә керә.
Авыл олы шул. Көне буе җыялар яулыкны. Кайсы кеше өендә туры килми. Икенче көнне тагын ярты көн, көндезгә кадәр җыялар. Көндездән сон авылда Сабан туе башлана. Иртәгә тагын көне буе бара.
Кемне генә күрмисен дә, нәрсә генә эшләп йөрмисен ул Бакырчы чишмәсе янындагы болында. Танышулар, табышулар, кавышуларны шушы бәйрәм хәл итә дә инде. Әллә кайчангы вакыйгаларны искә алып, шау-гөр киләләр.
Багана өстендә капчык сугышы бара. Авылда ин әкрен кеше саналган Куян Хөсәенен менгән берсен бәреп төшереп кенә тора. Колхоз эшенә генә әкрен ул. Чалбар сәдәпләре чишелеп беткән, аннан ак ыштан күренә. Берзаман ак ыштаннан «нәрсәдер» чыгып атына башлады. Куян Хөсәенен бер селтәүдә бәреп очырасы баһадир егет ак ыштаннан чыккан нәрсәне абайлап шаркылдап көлә башлады. Шул анын «язмышын» хәл итте дә! Куян Хөсәененен саллы капчыгы җиргә мәтәлдерде. Капчык сугышын караучы бар кеше сыгыла-бөгелә көлә, кемдер, яна кием кигәнен дә онытып, чирәмгә егылды...
Куян Хөсәененә дә анын җинүен алкышлаган халыкнын сәерлеге барып җитте бугай. Ул ак ыштаннан чыккан нәрсәсен күреп алды да:
— Монысы да чыгып тора тагын, эһе-эһе, — дип Сабан туен күрергә чыккан нәрсәсен ак ыштанына шудырды.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
114
Йөгерештә беренче килеп, кайсыдыр киленнен чәчәкле-чуклы сөлгесен эләктерде Зөлфәт. Шиповка кигән, старт алырга торган Зөлфәт янына колхоз рәисе Зәкәрия абыйсы килеп бер салды ботинкасын, бер киде.
— Әйдә, барыбер йөрәген яна бит инде, марафон йөгергән кеше бит син,
— дип кыстаса да, өченче тапкыр ботинкасын кигән Зәкәр абыйсы:
— Сине җинмәсемне беләм, кәкә, йөгерешчене адымыннан, бөгелгән аягы хасил иткән почмагыннан таныйм. Менә шул почмак адым саен берничә сантиметрны өстәп барса, кешене куып җитә алмыйсын. Ярар, көч биреп торырмын, минем өчен дә йөгер, наным, — дип озатып калган иде.
Килүгә җилкәдән кагып:
— Ярый әле бармадым, артта калып, Бакырчыга турыга гына төшкән булыр идем, — дип янган йөрәген көйләп тә китте Зәкәрия абыйсы.
— Рәхмәт, энем, матур, җинел йөгерден.
Икенче көнне Зөлфәт Казанга китеп барды.
***
Китапханә залында укылмаган китапларны яшен тизлегендә карады, һәр көнне өчәр-дүртәр пар лекция тынлыйсы, имтихан-зачетлар...
Лекция укырга профессор Хатип Госман керә. Үзенен татар шигырен тикшергән китапларын таратып сала. Татар шигырендә кайда ачык иҗек, кайда ябык иҗек. Вертикаль киселешләр, рифма, кабатлаулар урманына алып кереп адаштыра. Урман булгач, кайчан чәчәге күренә башлый сон монын? — дип көткән кызлар, рефренга тап булып, буксовать итә башлыйлар.
Хатип Госман үзе ырып-ерып чыгар ул, шуна да фән докторы, профессор, ә менә кызлар шул урманда кала. Берничәсе имтихан вакытында да адаша, ә бу ярамый, кышка түләүсез чакыру килә. Укыткан мәктәбендә педсоветта, менә Фәләнова сессиясен тапшырып кайтмаган, диләр. Хатип агага кышкы сессиягә кадәр имтиханынны бирмәсән, шул түләүсез чакыру аласын, җәйге ял хисабына укып йөрисен. Әле Казанга барып-кайтып йөрергә күпме вакыт, чыгым, түземлек кирәк.
Йөрер иде заочник иркенәеп, кышкы сессиягә ике-өч контроль эш башкарасы, йөзләгән китап укыйсы, өч имтиханга, ике зачетка әзерләнәсе булмаса. Бар шул менә. Ни Хатип Госманнан котыла алмассын, ни кышкы сессиягә тиешенчә әзерләнә алмассын.
Рәшит Балтачына комсомолда эшләргә күчкән. Күчүен күчкән, ләкин барыбер юньләп әзерләнә алмаган.
— Әйдә, сөйлә әле, — дип Зөлфәтне сава гына.
Лекцияләр бара.
Гомерен Ватан сугышы чоры шигъриятенә багышлаган, Фатих Кәрим иҗатын тирәнтен өйрәнгән Зәет Мәҗитовнын тавышы җанга. ятышлы. Җылы тавыш белән шигырьләр укый. Нәр студентка, беләме, әллә белгәнен әйтергә авырыксынамы, яки бөтенләй белмиме — кеше итеп карый Зәет абыйлары.
ХХ йөз башы татар әдәбияты курсын алып баручы Ибраһим ага Нуруллин — сугыш инвалиды. Таяк белән йөри. Ләкин анын эрудициясе таяксыз. Ул белмәгән әйбер юктыр. Тукайны сүтә-җыя, тынлаучыны Тукай заманына алып китә, Тукай рухы белән яшәтә. Әдәбият теориясен бирү буенча ана тиннәр юк. Бу кырыс кеше сине үзенен белеме белән сискәндерә, бер артык сүз кулланмый. Тынлаучы дәрәҗәсенә төшеп очсызланмый. Киресенчә, яканнан, җаныннан эләктереп, сине күккә күтәрә, ияртеп алып китә. Лекциянен бер минутын да әрәм итми, башкалар кебек ана лекция кәгазьләре актару, портфелен барлаштыру кирәк түгел. Алары да бар Ибраһим аганын һәм тиештер дә, ләкин ул мона мохтаҗ түгел. Ул бер ноктага төбәлә дә, сөйли, әйтерсен лә, Тукай белән янәшә атлый.
Рәшит тә:
— Да, малай, кешенен менә мондые да була икән! — дип куйды.
ТӘРӘЗӘЛӘР
115
Сессия беткәч, Рәшит туган авылы Борбашка кайтырга димләп аптыратты.
— Кыз кайта укуын бетереп, ачуланма, малай. Киләсе җәйне сездә, аннан бездә каршылыйбыз, — дип көчкә ризалатты.
Рәхәт инде җәй көне, автобуска утырасын да, кайттын-киттен Мамадышка. Юл уртасында котлет кыздырып Теләче көтеп тора. Ана кадәр өч сәгать селкенәсен дә, Казанда ашаган ризыгын коелып бетә. Теләче котлетлары бик ярап куя.
Мишә елгасын кичкәндә Сабага кул болгап аласын, кемдер Әбде урманынын гүзәл юкәләрен күрергә ашкына. Күрерсен, бер сәгать иләнгәч, сәгатенә егерме чакрым тизлек белән тибрәнгәч.
Әнә, Никифорово да артка таба йөгерә, Сәртек шәйләнә, Ишкинен ашханәсенә кереп чыгар мизгелләр якынлаша. Сулда Тау Иле, бераз баргач Әҗмәк күренә. Икесе дә кечекирмәнлеләр нигезләгән авыллар. Юл үргә таба менә, инде Кече Кирмәннән егерменче елларда аерылып чыккан Хәсәнша, Өләүкә авыллары каршыга йөгерә. Алпавыт Алкин кызына, бүләк иткән Кыз урманы унда кала, хуҗасы исемен йөртүче Алкин урамына килеп керәләр.
Зиратлар авыллар белән мәнгегә янәшә. Ак Чишмә, Иске Завод авыллары күренә. Тиздән анын төшәр вакыты та җитә. Әби патша юлынын Комазан урманчылыгы турына төшә дә авылга юл тота. Аны ай буе көтеп зарыккан туган җирнен кайнар сулышы монда да сизелә.
Юлда йөкне җилкәгә биштәрләп йөрергә өйрәнде. Ике кулны селтәп йөрү зур бәхет ул. Кесәсендә беренче курсны бетергәнлеккә белешмә. Такташ әйтмешли: эшлисе эш инде эшләнгән.
***
Быел да алар гаиләсенә бәхет ишелеп килде. Сипләгән өйдә яшәсәләр дә—үз өйләре. Сыерлары исән-сау бозаулады, майлы, катыклы итте. Печән өстенә әнисенен кыяры өлгергән. Сарыктыр, тавыктыр, каздыр үрчегән. Энесе Ленин укыган университетның физика факультетына укырга керде, инженер булачак. Менә Зөлфәт беренче курсны бетерде. Алла боерса, энесе белән бер елны КДУны тәмамларга исәпләре. Читтән торып алты ел укыйсы шул анда. Әйдә, ул эшләр, энесенә ярдәм итәр. Укысын гына!
Бәрәнге күмелгән. Әнисе каралты-кура тирәсендәге карт кычытканны урып сәндерә төбенә җәйгән. Тычкан йөрмәсен өчен шулай эшләнә ул. Хәзер менә печәнне чабасы, киптереп алып төшәсе. Анысына Хәбыйк Мулласы булыша инде. Һәр елны шулай бит. Ул бөек атчы. Андый ат җигүче юк.
Әле урманчы печәнен чабып бетермәгән икән. Кулга ике чалгы тотып, әниләре төйнәп биргән ризыкны эләктереп, елгага киттеләр. Саурыш елгасыннан, Хәсән чүннигеннән печән кырдылар.
Иртүк чыгып киткән егетләр дөнья кадәр печән әзерләде, әле тараттылар да. Печәннәре икенче көнне кичкә кипте, шыгырдап торган бер йөк печәнне сәндерәгә алып кайтып өйделәр. Гел юктан кергән байлык булды бу. Өйдә эшләр менә шулай, туктале, йөрәк эшләре дә бар бит. Кайткан көнне болай булды. Күчтәнәчләр белән алма бакчасында чәй эчтеләр. Чәйгә күрше Мәтә Гарәфе белән Нурида апаны да чакыргач, дөнья тагын да ямьләнеп китте.
— Рәхмәт, бала, — диде Гарәфетдин абый. Аек баштан атналар буе ике сүз дә сөйләшми торган кешедән моны ишетү Зөлфәтнен күнелен аеруча күтәрде. Табадан беренче коймакны, мичтән беренче ипине, орлык бөккәнен киндергә төреп йөгереп керә торган Нурида апалар белән яшәү үзе зур бәхет!
Күршеләрдән бәхете бар аларнын. Бер якта әнә Тәхиятулла абыйлар. Икенче якта Мәтә Гарәфе белән Нурида апа. Сала Гарәфетдин абый. Исергәч, хатын белән исәп-хисап эшенә керешә. Нурида апаны зәһәр сүгенеп куа башлый. Төптән юанрак, түгәрәк Нурида апа аксак иреннән курыкмый, ләкин аннан арыну өчен шактый башлы булырга кирәк. Беркайчан да Мәтә Гарәфнен хатынын тота алганы юк, куа, анысы.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
116
«Кәһиренне» дә калмый, монысы Нуридә апанын беренче иренен исеме, «бөгелеп,» «сыгылып» дигәнен дә өсти. Эчкән әйберсе исерткәч, дәртләнүнен сонгы дәрәҗәсенә җиткәч кенә Кәһиргә барып җитә Мәтә Гарәфе.
«Эләктенме, Әтәкә»... — дип (бу хатынынын кушаматы), ишеккә килеп баса Гарәфетдин. Инде мона кадәр куышып өйдәге олы мичне биш-алты әйләнгән булалар. Кая барсын мескен хатын, тәрәзәдән сыймый, юан. Тәрәзәдән сыйсын да, ди, вакыт әрәм була, яшен тизлегендә килеп җитә дә Мәтә йә өйгә кире суырып ала, йә ега.
Таранга бара Нурида апа. Хатыннын барыр юлы калмауга шатланып тантана итүче, шуна бераз уяулыгын җуйган Мәтә Гарәфенә таба томырыла да күкрәгенә ике кулы белән төртеп җиффәрә. Ире очып китеп кечкенә якнын идәненә дөбердәп барып төшә. Үлде, дип уйлыйсызмы? Булмаганны! Ишегалдына чыга торган ишектән Нурида апанын күренүе була, Мәтә Гарәфенен дәһшәтле тавышы инде урамга ишетелә.
Алма бакчасы капкасыннан кереп югалган Нурида апа өчен хәзер инде ире чүп тә түгел. Мәтәсе сугышта һәлак булган беренче иренен исеме белән генә аны бәреп ега алмый, чөнки куып җитә алмый. Икенче көнне ир белән хатын сөйләшеп туймый. Тавыкларга кычытканны шундый вак итеп турый Гарәфетдин абый, әйтерсен лә, кичә бернинди «Кәһиренне!» дә булмаган.
Бакчадагы өстәлдә алмалы чәй эчәләр. Кем әйтә ала бу ир белән хатынны бәхетсез дип, хәтта без дә әйтә алмыйбыз.
Шәригатьчә яши Мәтә Гәрәфе, көн дә хатыннын чәч арасыннан шайтанын куа.
***
Йөрәк эшләре дигәннән. Укуын бетереп кайткан көнне, алма бакчасында күршеләр белән чөкердәшеп чәй эчкәннән сон, Казаннын бер айлык борчуын җаннан һәм тәннән югач, бәрәнге бакчасы аша гына йөрәк дәшкән сукмактан китте Зөлфәт.
Их, син яшьлекнен шул кызлар янына баргандагы ашкынулы сукмаклары! Кем генә очмады микән сездән җанны тирбәтеп! Менә Чегән тавы да ашкындырып инеш буена төшерде, инде Бакырчы чишмәсенен җыры ишетелә. Кая, хәлен белим әле! — Көмеш агымга кулын тыкты егет, су анын каләм тотып, ай буе язып сөялләнеп беткән бармакларын иркәли иде. Бер сүз эндәшмәде Зөлфәт. Чишмә челтерәгәч нәрсә кирәк тагын. Бөтнекләрне сыйпап кына калмады, берничәне өзеп Зәнгәр Күзгә дә алып китте. Чирәм каплаган су буе сукмагы аякны этеп җибәрә, чөнки чирәм астында торф. Менә ул туганнары Миннегол Гаяны яшәгән бакчанын куш талы турысына килеп җитте. Бу тал исән әле, инде су буендагы баһадир талларнын күбесе китеп барган, язгы ташуларга аккан, җиргә туфрак булып яткан.
Трайт чишмәсе һаман җырлый. Әле анын агымына кулын куйгач көлеп тә җибәрде. Сагынган аны бу чишмә, таный, учка елыша, бармак араларын иркәләп ага. Зәнгәр Күзнен өенә бармады, күренәсе итмәде Зөлфәт. Инде күптән ишеткәндер. Авыл бит бу, анын күнеле һәрвакыт ачык. Кайтканны да, киткәнне дә күрә, кемлеген белеп тора.
Имәнгә барып сөялде Зөлфәт. Агачлар кешенен тискәре энергиясен ала, үзләреннән шифа бирә, дип укыганы бар. Имән ала микән, бирә микән?
Чишмә янында Корбанбикә апалар яшәде.
Анын медер-медер генә укыган догалары, ишегалдында утырган малайларнын кулларын догага күтәреп тын калуы, бу халәтнен серлелеге шулкадәр хәтергә уелып калган. Зөлфәт тә ирексездән кулын догага күтәрде. Ходаем...
Шул вакытта ак күлмәкле фәрештә очып та килде, таудан төшеп егетнен кочагына да чумды. Бер сүз әйтмәде. Үзе дер-дер килә. Зөлфәтнен муенын чылатып елый да башлады. Кайнар яшь тамгач, Зөлфәт тә калтырый. Икесе дә дер-дер киләләр, нишләргә белмиләр. Их, бу саф мәхәббәтнен тетрәнүләре! Ике ел буе хат язышып кына яшәү газаплары! Их, бу әйтәсе сүзнен күплеге һәм очрашкач бер сүзнен дә кирәк булмавы!
ТӘРӘЗӘЛӘР
117
Океан төбендә аткан вулканнан туган дәһшәтле дулкын меннәрчә чакрымны үтә, хәтта, дөньяны әйләнеп чыга, берзаман дулкыннары тәбәнәкләнә, көчсезләнә, юашлана. Ләкин монын өчен күп вакытлар кирәк. Имәнгә сөялгән егет белән кыз да шактый тетрәттеләр имәнне. Берзаман кыз сулкылдауга гына күчте, инде күз яшьләре дә Зөлфәтнен муенына тамудан туктады. Сонга таба ул хәтта суламый да кебек. Бер тавыш та чыкмый. Йоклады дисән, күкрәгендәге ике калкулык вакыт-вакыт җанга чан суга.
Икесенен дә кыл кыймылдатырлык хәле юк, чөнки ике ел буе күрешмәү газабы инде җаннан дерелдәп чыккан, очрашу бәхетенә исә күнел ышанмый, сулкылдый иде.
Зәнгәр Күз тагын да чибәрләнгән, күзләре очкынланып тора. Күкрәкләре түгәрәкләнгән, биле тагын да нечкәргән. Анын атлаулары тау битенә әллә нинди чигешләр ясый. Җитез хәрәкәтле, җинел гәүдәле кызыкай омтылышлы күкрәкләре белән авылнын сихри кичендә очып йөри. Юктан да кызык таба, чөнки Зөлфәт белән күрешүгә чиксез шат!
Алар узмаган сукмак калмады. Кая ашкыналар, үзләре дә белмиләр.
Матур, эчкерсез авыл кичләре тымызык янгырлары, йомшак җилләре, ә кайчагында коры эсселеге белән дә ямьле. Июль ае да үтеп китте, сөелеп, сөеп. Август та шулай башланды.
Зәнгәр Күз иртәгә китәсе көнне кичен аларга төште Зөлфәт. Өйгә кермәде. Кыз сөйләшенгән вакытка чыкты да, кич салкынча бит дип, кием алырга кереп китте. Ишектән апасы күренде. «Зөлфәт, берүк кызга кагыла күрмә, юньле гаиләдән икәненне беләм», — дип өйгә кереп югалды.
Алар ул кичне Зөлфия белән алма бакчасындагы мунча өялдында гына утырдылар. Кыз өрфия күлмәктән, тәненен кайнарлыгы кулны пешерә. Аны берөзлексез кочаклап үбәсе килә.
— Нишләп монда утырабыз сон? Су буена чыкмыйбыз, — ди Зөлфия.
— Ярар инде, апан шунда гына утырыгыз, ди. Аны рәнҗетәсе килми.
— Зөлфәт, син безнен шәһәргә килсән, физкультура укытыр иден. Мин дә эшләр идем. Бүген әти-әнидән хат килде. Апаны бик кисәткәннәр, кызга ул-бу булмасын. Без аны кияүгә бирәбез, дигәннәр... — Зөлфия елап җибәрде. — Каршы торып булмас, кил инде Зөлфәт безнен шәһәрдә торырга. Югалмабыз!
Нәрсә әйтер микән инде ана Зөлфәт?! Күренеп тора: кызыкай авылда яшәрлек фәрештә түгел. Авыл тормышы, анын авырлыгы, гарык итә торган мәшәкате канатларын сындырачак. Авылга кайту уенда да юк. Ә Зөлфәт туган җирен, әнисен ташлап, әле генә университетка кергән энесен язмыш кочагына ыргытып авылдан китә аламы? Әйтегез әле шуны? Аннан сон шәһәр мохите ана бөтенләй ят, андагы чират торулар, ыгы-зыгы, ызгыш- талаш, авылнын тымызык тормышында яшәгән егетнен җанын имгәтәчәк. Кем ана фатир әзерләп куйган? Ул анда кызнын өендә яшәргә тиеш булачак. Ә авылда нәрсә диләр: йортка кергән — б...ка кергән. Андый кешене авылда кешегә дә санамыйлар, чөнки ана, йортка кергән кешегә, өрергә генә торалар. Ахыргы исәптә, ул кеше үзен дә кешегә санамый.
Зәнгәр Күз кич буе елады.
— Мәнгегә аерылабыз, белеп торам, — диде. Зөлфәт тә кистереп әйтә алмады. Икесе дә сабыйлар иде шул. Берсенә унсигез, икенчесенә егерме яшь...
— Иртәгә Хәсән абый Югары Ушмыга ат белән чыгара. Кайтып җиткәч, хат язармын. Минем сине ничек яратканны белмисен әле син, — дип тагын елый башлады Зәнгәр Күз.
— Беләм, мин дә сине шулай.
— Дөресме? — дип йомшап төште кыз. Апасынын «кһым-кһым!» — дип бакчага керүе бик урынлы булгандыр, алар саубуллаштылар.
Капкадан чыгуга, ярсып китеп, костюмын бөтереп җилкәсенә салган иде, юлга чынлап тимер акчалар сибелде. Зөлфәт аларнын тавышын ишетте, ләкин кая аларны җыю! Анын күнелен аерылу ачысы талый, җанын кая куярга белми.
РАФАИЛ ГАЗИЗ
118
Хәзер иртәнге алтыга да ике-өч сәгать кенә калгандыр. Су буйлатып, җанын таунын әле бер ягына, әле икенче ягына бәреп кайтып бара менә. Мәнгелеккә китте кызыкай. Ничә ел буе сагындырып яшәгән, йөрәктә сулкылдаган сандугачны шәһәрләрендәге бер козгынга бирәләр. Яратмыйм мин аны, дип ачыктан-ачык әйтте кыз. Әни белән әти көчләп кияүгә биреп мине бәхетле итмәкче була. Мин синнән башка гомергә бәхетсез буласымны беләм, ди. Кайтып баш төрткән иде Зөлфәт. Уянып китсә, сәгать җиденче ярты. Кая анда ашау! Киемнәрен эләктерде дә чыгып йөгерде. Кызыкай өзгәләнәдер, олы юлга чыгып озатып каласы иде. Бер сәгатьтә ат олы юлга чыгып та җиткәндер инде, дип йөгерде генә. Каршы тау һәм Казыган тау бер сулышта йөгереп менелде. Саурыш елгасы, Рәхимулла чүнниге, агач маш та артта калды. Менә Мамадыш — Казан юлы. Зөлфия! — дип кычкырды Зөлфәт.
Кыз сискәнеп китте. Ышанмады. Чөнки алар кичә саубуллаштылар бит инде.
Ачыклыкка чыгып кул изәде. Зөлфия аяк киемен салып атты да Зөлфәткә томырылды, килеп тә җитте, муенына да асылынды.
— Ничек киләсе иттең? Үлям! Нинди бүляк ясадың! — дип шашына: бер көлә, бер елый. Кочаклашып бер генә мизгел торырга насыйп булды аларга. Автобус килеп тә туктады, комсыз ишекләр ачылып та китте, Зөлфия тәрәзә кырыендагы утыргычка кереп тә утырды.
Үзе елый, үзе кул болгый, нишләргә белмичә еракка, мәңгелеккә китеп барган сөйгән ярны озату авыр, бик авыр икән.
Атка да утырмады Зөлфәт. Ниндидер юлдан урманга кереп китте, дымлы урман эчләрендә янган йөрәген басар өчен салкын ешлыклар эзләгәндер.
Өйгә кайткач күрде, әле генә Казаннан алып кайткан чех ботинкаларының табаннары купкан иде. Менә ничек йөгергән бит ул!
***
Зәңгәр Күзнең хаты озак көттермәде. Исән-сау кайтып җиткән. Зөлфәтнең аны урман буена чыгып озатуына күңеле тулып, Уралга барып җиткәнче елап кайтуын язган. Хаты да яшькә манчылган. «Ачуланма, хатны күчерә алмыйм, кул бармый, шул яшькә буялганын салам инде, дигән. Әти-әни кодалыйлар теге егеткә. Ул миннән күпкә олы, җан тартмый, кан тартмый. Бүлмәмә кереп бикләнәм дә, ул егет өйгә килүгә, елый да алмыйм. Акылдан шашмасам ярар иде», — дигән.
Ике арада хатлар йөреп торды. Зәңгәр Күзне кияүгә биреп әти-әнисе янында калдыру өчен бөтен нәселе тырышты. Хәтта, авылдагы абыйсы, Уралга хат язганда, Зөлфәт башка кызлар белән йөри дип, ялганлаган. Зөлфия моны хатта да язды. Син нәрсә, мине белмисең мәллә, шулай рәнҗетәсең, дип үпкәләде Зөлфәт.
Декабрьдә сөйгәненең соңгы хаты килде. Конвертка фоторәсем тыгылган. Ә аннан сөйкемлелеген сурәтләргә сүзләрнең көче җитмәслек чибәр кыз елмая. Фотога: «Мәңгегә сине сөйдем, нәрсә булса да, синеке булып калам!» — дип язылган иде.
Елмаюында моңсулык.
Бу Зәңгәр Күзнең Зөлфәт белән саубуллашу хаты иде. Кулыннан эш төште Зөлфәтнең. Моны өйдәгәләр, хәтта укучылары да сизде.
Барысы да аерылуның рәхимсез җәза икәнен аңламады. Күкрәгендә йөрәк урынында салкын таш тоеп, Зөлфәт кышкы сессиягә китте. Су буенда Трайт чишмәсе челтерәп ага. Мәгърур имән, кышкы бураннар гына килеп сарылганга исе китмичә, офыкка карап калды.
Аны яз көне, Зөлфәтнең туган көнендә, яшен сукты, көйгән-янган бер җире дә юк, ләкин кәүсәсе очыннан төбенә кадәр ярылган һәм ике ярка ике якка аерып атылган иде...
***
Без Зөлфәт белән бераз яшәп алдык. Аның күңел тәрәзәләренә күз салдык. Кеше күңеле — иксез-чиксез дәрья. Аның тәрәзәләре дә хисапсыз. Яшьлек тәрәзәләре
бигрәкләр дә якты, нурлы!
Алга таба Зөлфәт ничек яшәр? Аны нинди сынаулар көтә? Тәрәзәләр күрсәтер...


Беренче кисәк тәмам.