Логотип Казан Утлары
Шигърият

АРЧА ПОЕЗДЫ

***
Яктырак йолдыз янадыр төн кара булган саен...
Г.Тукай. «Көзге җилләр».

Арча якларының төне уйчан,
Йолдызлары балкый үзгәчә.
Йолдызга тиң күпме асыл затның
Нуры килеп җиткән безгәчә?!
Йолдыз, сүнеп, Җиргә иңгән мәлдә
Көчсезлектән акыл тезләнә...
Юк, аямый Күкләр гамьсезлекне...
Табалмассың, җуйсаң йолдыз эзен,
Гасыр кичеп эзлә-эзләмә.
... Бу иртәдә юлга чыгасымны
Давыл чәчәкләре сизенә...
Урман буендагы кырлыкларның
Чыклы балы ягыла теземә,
Әремле яшь тула күземә.
Чү! Ерактан әнә ипле көйгә,
Хәтерләтеп йөрәк кагышын,
Тәгәрмәчләр вакыт санап килә,
Җиле башка — әллә кайдан таныйм
Арча поездының тавышын.
Бу юлы да аны каршыларга
Соңга калдым, ахры, кичектем...
Тавышлары тынды, борылышта
Югалдымы дисәм... нәкъ артымда
Җил тышавын өзгән вагоннарның
Таныш гөрелтесен ишеттем.
Тәрәзәдән кемнәр кулын изи,
Моңсу карап туган якларга?!
Тын да алмый чабам, яулык болгап,
Арча поездында — Киләчәккә
Сәфәр чыккан олпат затларга.
Поезд түгел, Вакыт кәрваныдыр...
Ул Җир шарын ничә тапкыр урап,

Бүгенгегә юлны сапкандыр.
Уятырга теләп безне, әйдәп,
Ашыктырып, ярсып, алгысытып,

Көнчыгыштан көнбатышка таба

Менә тагын кире кайткандыр...
Мәңгелектән безгә уйчан йөзләр

Өмет белән карап узамы?
Бу иртәнең соң сәламе булып,

Офыкларда шәфәкъ сызамы?
... Мин сәфәргә чыгам, Хәтер буйлап,

Рәшәләрдә — йолдыз тузаны...

Курса хәзрәт
Курсавиның исламга ҺӘМ шәригать кануннарына иҗтинади1, тәнкыйди карашы, ислахчыл уй-гамәлләре, мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәр укытуны алга сөрүе үз заманы өчен гаять кыю адым була. Аның алдынгы фикерләре үзләрен галим дип йөргән иске карашлы Бохара руханиларының ярсулы каршылыгына очрый. Алар галимне кяферлектә гаеплиләр ҺӘМ Бохара әмире Хәйдәр хозурында диспут, ягъни хөкем .мәҗлесе оештыралар. Әмир — Курсавига үлем җәзасы белән яный, фикерләреннән баш тартуын таләп итә. Курсави, эзәрлекләүләрдән качып, ватанына кайтып китә.
Биографик мәгълүматтан.

Чын асылташ мәңге җуймас бәһасен,

Затлы нурын сүрелдермәс вакыт та.

Милләтемнең җәүһәрләрен барласаң,

Арасында мәрҗән дә бар, якут та.
Курса хәзрәт — нураниның2 3 сирәге, Хак исламга яңа капка ачучы.
Чалмасының һәр чалымы риясыз, 
Уйлары да, гамәле дә хәзрәтнең
Яңарышка, яңалыкка ихласлы:
Ул — иң башлап, милләтемнең, халкымның

Хөр фикерен дәгъва кылган ислахчы.
Буйсынмаган мәхлукларча һәр ымга,

Һәр «лязем»гә суфиларча күнмәгән.

Курса хәзрәт кебекләрнең нияте

Сүрелмәгән, җил-давылда сүнмәгән.
Динебезнең Лютеры ул, Ян Гусы4,

Томандагы тансык Кояш шәүләсе.

Фәтва5 аңа — изге Китап сүрәсе,

Аң-мәгърифәт — юл күрсәтер мәүласы6.
«Кяфер» дигән мөһер җанын өтсә дә,

Хак юлыннан тайпылуны белмәгән.

Рух иреген хаклар өчен халкының

Курса хәзрәт гомере белән түләгән.
Әйтче, кардәш, кай тарафта кәгъбәбез?
Иртәсенеп, юл чыгарга кыймадым...
Безләргә дә ният итмәк вакыттыр

Курсавиның «Әл-иршад лил-гыйбад»7ын.


Мәрҗани
... Шиһабеддинебез бар иде. Кадер вә кыйммәтен белү аның өчен түгел, безнең өчен горурлык...
И.Гаспринский.
«Тәрҗеман», 1889.

Кадер киче кемгә хәерхахлы,
Кемгә чалма — милли горурлык?
2 Иҗтиһад — мөстәкыйль хөкем чыгару.
3 Нурани — нурлы, нур белән яктыртылган.
4 Мартин Лютер (1483 — 1546), Ян Гус (1371 — 1415) — Европаның мәшһүр дини реформаторлары.
5 Фәтва — дин-шәригать күзлегеннән караганда, бер эшне эшләүнең яравы-ярамавы турында дин әһеле тарафыннан аңлатып бирелә торган рәсми рөхсәт-фатиха.
6 Мәүла — ия, хуҗа.
7 «Әл-иршад лил- гыйбад» («Кешеләрне тугры юлга күндерү») — Габденнасыйр Курсавиның шул исемдәге нәсихәте.

Заманына күрә, бер Мәрҗани

Ничә «Мин»гә бүген торырлык!
Нахак, гайбәтләрдән сыену тапкан

Тәкъвалык һәм гыйлем юлында.
Хәкиме дә, гадел хөкеме дә —

Коръән Кәрим булган кулында.
Һәр адымда аңа сиздергәннәр
Үз кардәшен — кардәш сатарын...

Милләт мәрҗәненә — Мәрҗанигә

Кадер күрсәткәнме татарым?
Карун Ибрай кебек кара байлар8
Аермаган яхшы-яманны:
Мәдрәсәсен химаядән өзгән,
Хур итәм дип Шиһаб имамны,

Милләт бизмәнендә үлчәмичә

Шәкертләргә салган зыянны.
Үз чорының галим вә хадиме
(Андый затлар тансык бүген дә),

Элгәр тарихыбыз йолдызларын

Балкыткан ул дөнья күгендә.
Тәкъвалылар таный Мәрҗанидә

Курсавиның алмаш-варисын.

Рухи иңдәш булып ачкан алар

Татарымның яңа тарихын.
Милләтемә Ислам нуры иңгән

Галәм гөмбәзеннән яңача.
(Алга алып беркем сансынмаган

Татар исемен әле аңарчы).
Чит мәмләкәт, ерак кыйтгаларда

Таныткан ул татар дөньясын.

Мәчетенең ае нурын җуймас,

Нинди җилгә заман куймасын.
Хәзрәтебез рухы тора кебек
Татар кыйтгасының сагында.
Ул утырткан гыйрфан орлыклары

Яшәр, яшьнәр милләт багында.
Дин галәме... Күге — Ай әләмле,

Дәһриләргә9 урын юк анда...

Ислам нуры иңмәс яманга.
Халкың нинди — хакың шундый, диеп,

Әйттерәсе килми һаман да;
Мәргәне дә җитә, мәрҗәне дә,

Бер Мәрҗани җитми заманга!


Бәшир — баш ир
Изге күңпем кагъбәсеннән көн дә бер таш җимерелә...
М.Гафури

(Гомәр Бәширов 1939 елгы көндәлегенә шулай дип язып куйган).
Синең язмыш, татар язмышыдай, —

Сикәлтәле тарих корбаны.
Яңа заман яңа таләп куйган,

Җимерелгән элек корганы.
Җир кадере — ир кадере чакта

Гомер гөлең тамыр җибәргән,

Совет чоры сиңа каләм биргән,

Мөстәкыйльлек җилдә җилгәргән.
Туган якның яшел бишегендә,

Җидегән чишмәләрдән су алып

Үс тә — ыргыл язмыш чоңгылына

Һәм чыга бел рухың сау калып...
Каләмпәрвәр генә булалдыңмы,

«Намус»ыңны акка язганда?

Торып-торып «Гыйбрәт»11 алгансыңдыр,
Гасыр буйлап гомер узганда.
Күңел кагъбәң кыерчыгын учлап,

Үз-үзеңне кабат чарладың;
Җимерелгән ташлар арасыннан
11 «Яшен» — Галиәсгар Камал — нашире, мөхәррире, рәссамы булган журнал.
12 «Гыйбрәт»— Гомәр Бәшировның тәмамланмый калган соңгы әсәре.
Халык җәүһәрләрен барладың.
Милләтең һәм халкың мәккәсендә

Бәшир — баш ир бул син соңында...

Синең язмыш гыйбрәт булып калсын «

Җидегән чишмә»ләрнең моңында.

Безнең Сибгат
«..Мин бөтен гомерем буена Тукайга, аны тудырган, үстергән татар халкына, аны юлга чыгарган Казан артына лаек булырга тырыштым...»
С.Хәким. «Блокнотлар», 1959 ел.

Шигъри кулларыңда каурый каләм
Биетергә, шагыйрь, тугансың.
Курач иңнәреңә корал асып,
Миналарның итәгенә басып,
Ничек кичтең үлем «Дуга»сын?!
Иҗатыңда — «командирың Тукай...»
Тылың көчле, гадел — «сугышың».
Алгы сафтан чыксаң, каләм, тукта!
Утлы шигырь булсын кайнар ноктаң,
Күкрәгеңдә — милләт сулышы.
Күндәм җаның әгәр кол булдымы,
Хөр булалмый, шагыйрь, каләмең.
Тукай турылыгын алга куеп,
Җәлилләрнең тугрылыгын тоеп
Яулагансың иҗат галәмен.
«Тукай — мәктәп. Көче — миллилектә.
Андый шагыйрь сирәк», — дигәнсең.
Син Тукайны өр-яңадан ачып,
Халкың белән бер үк тында басып,
Тукай мәйданына килгәнсең.
Бисмиллаң да Тукай, иманың да,
«Вөҗданына куйган вөҗданың да» —

Шагыйрьлекне хаклый белгәнсең.
Синең кебек, чорны чорга куйсам,
Кем вөҗданын салыйм бизмәнгә?
Горурлыкны җуйдык, ахры, ваклап,
Мескенлекне ничек булсын аклап?!
Заманага кизән-кизәнмә...
«Тукай яшәр — халкым яшәгәндә!» —
Диеп хөкем иткән Хәким бар.
«Безнең Сибгат» дигән нам13 алырга,
Арча улы булып саналырга, Сибгат ага, хәләл хакың бар.
Гариф
«Гариф белән — эш, тырышлык, хезмәт янәшә яшиләр. Ул тормышны ярата белә, тормыш төзүче эш кешесенә аның ихтирамы чиксез».
А.Гыйлаҗев.

Хәзинәсен тапкан язучы дип,
Кемдер әйткән белеп... әллә көлеп?
Гариф ага, «хуҗалар»ның14 хәлен
Бер күралсаң иде бүген килеп.
Җир маеның даны китте ерак,
13 Нам — ат, исем.
14 «Хуҗалар» — нефтьчеләр турындагы дилогиянең икенче романындагы хезмәт кешеләренә ишарә.
Чит кыйтгага кара алтын ага.
Тимбиковың15 булса, аның юлын

Борыр иде менә бире таба.
Алтын — чыккан җирдә кадерле шул:

Җир мае да белә үз бәясен...
Без дә гасыр чиген узып киттек,

Көтә-көтә язмыш химаясен.
Авыр сулый туфрак, хәлсез чишмә —

Хаталардан сабак алалмадык.
Сүзебезгә түгел, иң әүвәле,

Үзебезгә хуҗа булалмадык.
Өчиленең карт таллары елый,
Өнсез калган инеш-бөяләре.
Авыл булган җирдә ятим бушлык —
Рәнҗемәсме нигез ияләре?
Нишлисең бит, гомер читтә узган,

Иҗат белән хәят арасында.
Син — үрнәге хезмәт кешесенең,

Кайсы яктан килеп карасаң да.
Һәр Гариф та Ахун түгел әле,
Һәрбер ахун гариф16 булалмаган...
Бизмәннәргә куймыйк — туннар тузган...
Вакыт көле тузгый — көмеш тузан.


Мәһдинамә
«Гаделсезлекләр, тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу — кешенең иң зур бәхетедер. Мин ул сынаулардан бераз имгәтелеп чыктым, ахрысы...»
М.Мәһдиев. «Бәхилләшү».

«Кеше китә — җыры кала». Син дә киттең...
Күпме җырлар ятим калды синнән соң.
Нигә болай ашыгыплар бәхилләштең,

Мәһди дигәч, дөньяларны сара моң.
Бөеклекне кичералмый гаделсезлек,

Холкыңа ят — җан хөрлеген югалту...

Имгәнсә дә, затлы рухың саф калган, —

Җитмәгән шул моны аңлау, юату...
Ут чәчәге ачмас микән серләреңне,

Торналарга хәлең сорап эндәшәм.
Кайтыр өчен мәңгелек яз күкрәвендә,

Горур китеп баруыңнан көнләшәм!
Мәһабәт тау, иркен дала, мул елгалар

Минем туган төбәгемне ят иткән;
Тик кайда бар синең кебек, ташка язып,

Тормыш сөяр якташларын яд иткән?!
15 Тимбиков — «Хәзинә» романының бер герое.

Ул, хезмәт рекорды куям дип, тыелган алымнар белән бораулау нәтиҗәсендә һәлак була.
16 Гариф — акыл иясе, тирән фикерле кеше.
«Чү! Тукта, җил, болын исен китермәле!»

Кузгатмале иләсләнгән күңелне.
Үзгәрсә дә туган авыл, кешеләре,

Бер үк җырлар кабатлана түгелме?
...Бәрәңгенең сабаклары — ак кырауда,

Эскертләрдә баллы салам исләре.
Шулдыр инде сагынуның, юксынуның

Газаплы да, ләззәтле дә хисләре.
«Кеше китә — җыры кала». Син дә киттең...

Дөньяныкы — дөньялыкта, үпкәләмә...
Җыеп алып вак төенгә төйнәп булмас, —

Синең гомер — кабатланмас мәһдинамә.


Сау бул, Арча поезды!
Менә шулай... Янәшәдән генә

Дәвер җиле узды — чал агым.

Асыл затлар — үзе бер йолдызлык,

Исемнәрен чөеп барладым.
Вагоннары төрле... Урыннары

Мендәрлеме?.. Әмма мөнбәрле!

Бу «берләр»нең өндәр хакы булган

Күңел хөрлегенә — меңнәрне.
Арча поездының гөрелтесе
Ерагая бара — бу көннән.
Ерагайган саен якыная
Догалы моң — Арча күгеннән.
Тәрәзләрдән безгә сынап карап,

Гали затлар уза шәйләнеп.
Җилә поезд кояш чыгышына,

Кайтыр өчен кабат әйләнеп.
Аксакаллар! Бер җыясы иде
Туган җиргә сезне табынга

(Татар әле — татар чагында),

АРЧА сүзе алкаланып яна

Милләтемнең күңел таҗында.