Логотип Казан Утлары
Публицистика

Төшләренә дә кермәде


Якыннан танышкан беренче зур язучым Габдрахман Әпсәләмов иде минем.
Егерменче гасырнын илленче еллары ахырында талантлы әдип белән Маяковский
урамындагы йорт фатирында чәй эчә-эчә сөйләшеп утырган идек. Радиода эшли
башлаган чагым гына. Ниндидер вакыйга унаеннан Габдрахман абыйдан интервью
алырга куштылар. Ул магнитофон тасмасына язылмый. Чөнки тумыштан кайбер
авазларны йотып, сакаурак сөйләшә иде. Шулай да беренче очрашуыбызда, ук гаҗәеп
дәрәҗәдә матур тәэсир калдырды. Төскә-биткә гаять чибәр, йомшак телле, шаян
сүзле, кин күнелле зыялы зат белән танышу журналистика дигән тылсымлы дөньяга
бер аяк бармагы да ныклап басарга өлгермәгән авыл малае өчен чиксез горурлык, зур
мәртәбә, гомергә онытылмас куаныч, хәтта, әйтер идем, мактанырлык нәрсә дә булып
чыкты. Журналистикага мәхәббәтне бик нык арттырды.
— Йомышын төшкәндә тартынма, кил, мин чибәр егетләрне яратам, — дип
рухымны күтәреп, үстереп җибәрде үземне.
Ун көн саен диярлек мин бу фатирнын бусагасын атлап керә башладым.
Дуслыгыбыз ныгыганнан-ныгый. Безнен Шәлене да күреп килергә теләге бар икән.
Алдан сөйләшеп куйсак та, колхоз председателе Фәйзрахман Сафин үз урынында юк.
Урамда бер төркем ир-егетләр көтә аны.
Фәйзи абый сонга калып булса да, идарәгә кайтты. Питрәчкә ашыгыч кинәшмәгә
чакырган булганнар. Утырыш озакка сузылган.
Без ул көнне Шәледә кундык, мунча кердек, кәрәзле бал белән чәй эчтек.
Габдрахман абый, инфарктлар кичергәч, кулына да алмый иде инде шайтан суын.
Безнен пред. Сафин һәм атаклы язучы Әпсәләмов шушы көнне дуслашып
калдылар.
...Берчакны Фәйзрахман Сафиннын Габдрахман абыйга колхоз эше буенча
йомышы төшә. Вакыт шактый сон — кичке 11. Әпсәләмов дан пигына күтәрелгән
еллар иде. КПСС съездына барып кайта, СССР Верховный Советы депутаты.
Мондый мәртәбәле кешене төн уртасында борчу килешми дә, унайсыз да. Шулай да
без батырчылык иттек. Колач җәеп каршы алды ул безне. Маһинур апа табын да җәеп
куйган. Төнге өчкә кадәр утырдык. Икенче көнне безнен председательнен эше
Габдрахман абый ярдәме белән җиренә җиткерелә.
Шул төндә Габдрахман абый сөйләгән бер мәзәкнен гомергә исемнән чыгасы юк.
— Татар авылына колхозчылар җыелышына райкомнын беренче секретаре килә.
Трибунага күтәрелә: «Сез быел район өчен күп эшләдегез: иген унышы, ит, сөт, йон,
йомыркагыз күршеләрегезнекеннән күпкә артык. Партия моны онытмый. Кызыл
Байрак лаеклы эшләрегез өчен бирелде. Мине бер нәрсә борчый — клуб сала
алмыйсыз. Бәйрәмнәрне кайда үткәрәсез, гыйлемле лекторларыбызны тынлар
җирегез юк, артистлар концерт-спектакльләр белән килә алмый. Мин,
колхозчылардан акча җыеп, клуб төзергә кинәш итәм. Ризалашабызмы?
— Юк, юк, — дип кычкыралар беравыздан авылдашлар.
166
Секретарь иңбашларын җыерып куя да, урынына утыра. Трибунада районнан
килгән икенче кеше — исполком председателе — болай ди:
— Мин сезнең хәлегезне аңлыйм. Уңышлардан кемнең генә башы әйләнми?
Партия сезгә авылыгызда культураны күтәрү өчен файдалы эш тәкъдим итә. Ә сез
каршы торасыз. - Тавышын күтәреп һәм янаган тон белән: «Клуб салырга акча
җыясызмы, юкмы? — дип кычкыра.
Зал тагын:
— Юк, юк, — дип бердәм җавап бирә.
Ниһаять, колхоз партия оешмасы секретаре баса, залның тынычлануын сорап
кулын күтәрә.
— Хәтерегездәдер, Мәфтуха карчыкның туй алдыннан оныгына әйткән сүзләре.
— Онытмадык, онытмадык, — диләр залдагылар.
— Шулай булгач, клубка акча җыярга кирәктер.
— Җыябыз, җыябыз!..
Җыелыш тәмамлангач, кечерәк кенә мәҗлес ясап алалар.
— Сине райкомга алырга
кирәк, — ди беренче секретарь колхоз башлыгына. — Шулай да әйт әле, Мәфтуха
карчык оныгына нәрсә дигән?
— Аны авылда барысы да белә. Кызый туй буласы көнне әбисе янына килә:
«Иремә уңай булсын өчен, аңа кайсы ягым белән ятыйм, әбекәй?» — ди.
Зирәк акыллы Мәфтуха әби: «Кайсы ягыңа борылсаң да, ул барыбер үзенекен
эшли», — ди.
— Бу вакыйга Шәледә була. Ә тапкыр һәм мәгънәле сүзле колхоз партоешмасы
секретаре, Мәгъсүм энекәш, синең җизнәң Гайсаров Гали иде, — дип йомгак ясый
Габдрахман Әпсәләмов.
Бәтиләр исән...
Фронтовик шагыйрь Мәхмүт Хөсәен туган якларын — казакъ далаларын әйләнеп
кайта. Шуннан соң хикәяләр һәм очерклар тупланган «Чирәм җирләр сулышы» дигән
җыентыгын бастырып чыгара. Китап белән яхшылап танышканчы ук язучылардан
берсе:
— Синең, Мәхмүт, чирәм җирләргә баруың чынмы ул? — дип шаяртмакчы була.
— Син ялгышасың, — ди телгә беткән Мәхмүт. — Мин анда бармадым, кайттым.
Аннары баруым-кайтуымның яңа китабым чыгуга нинди мөнәсәбәте бар?
Тегесе:
— Чын әдип үзенең нәрсә турында язуына ышанырга тиеш! - ди.
Ачуы чыкканда Мәхмүтнең теле туң җирне дә тишәрлек итеп әйләнә:
— Татар халык әкиятендә соры бүре кәҗә бәтиләрен ашый. Олы кәҗә ерткычны
эзләп китә һәм таба. Мөгезе белән сөзеп, бүренең корсагын яра һәм бәтиләр һәммәсе
дә исән-сау, тегенең эченнән сикереп чыгалар. Син моңа да ихлас күңелдән
ышанасың икән, алайса! — дип каләмдәшен телсез калдыра Мәхмүт.
Әйдә, киттек мунчага!
КПСС Өлкә комитетыннан Мәгъсүм Гәрәевкә күрсәтмә:
— Иптәш Гәрәев, бүген кунак килә, Франциядән. «Татарстан» поездыннан
каршы алу, урнаштыру, ашату-эчертү, республиканы күрсәтү һәм культура
программасын үтәү сина йөкләнә. Машинаны безнен гараждан аласын...
Мин гадәттә поезд белән килгән чит ил журналистларын «Волга» кунакханәсенә
фатирга кертәм. Каршылау, озатып жцбәрү унай, вокзал каршында гына.
Люкска кереп урнашты ул. Юлдан килгән кешене чәй эчертеп алырга кирәк.
Анысы аста, ресторанда. Официантлар белән татарча: «Исәнмесез! Хәерле көн!» —
дип исәнләште ул. Мин гажәпкә калдым. Дөньянын төрле илләреннән килгән
журналистлар урысчаны яхшы белә. Француз татарчаны да сукалый. Кунак —
ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР
167
Франциянен атналык «Монд» газетасы күзәтүчесе Филипп Болдан. Вокзалда
очрашканда ук французнын юморлы кеше булуын чамалаган идем инде,
ялгышмаганмын.
— Кыяр су ярата. Анын янына 100 грамм урыс аракысы кирәк булыр бит, — ди
официантка Филиппка.
— Чит илдән гадәттә СССР Җурналистлар союзы аша киләләр иде. Аннан безгә
хәбәр итәләр. Ә сез турыдан-туры, — дим кунакка.
— Мин хәзер ял итәм. Рәсми кешеләрне борчымыйча, ел саен үзем генә юлга
чыгам. Туристларча җинелчә һәм унай киемнәрдә, — ди.
Мәй һәм чәй эчкәндә, Татарстанга килүнен максаты да ачыклана.
— Ә татарчагыз кайдан? — дип кызыксынам.
— Мин урыс милләтеннән. Санкт-Петербургта туганмын. Үткән гасырнын
егерменче еллары башында гаиләбез Франциягә күчеп китә. Мин эмигрант, саф
татарларны күреп сөйләшергә килүем. Франциядә шушы көнгә кадәр сезнен
милләтне кыргый итеп күрсәтү гадәте бар. Янәсе, татарлар, бер кисәк чи итне ияр
астына куеп, атны тирләткәнче чаптыралар да, аннары аннан төшеп, шул чи итне
ашыйлар. Бездә моны «татарский бифштекс» дип атыйлар. Мин урамда уйнап,
пычранып кайткач әнием ачулана иде үземне: «Кемгә охшап шундый шапшак булдын
син? Синен нянян гыйлемле, бик чиста һәм гадел татар хатыны иде!» Исәнләшү
сүзләрен Мәскәү татарларыннан сорап язып алдым. Мина чын татарларны күбрәк
күрсәт!
«Бәхете алга барганнын әтәче дә күкәй сала», — дигән мәкаль бар бит әле татарда
- Филипп та шундый кеше. Җәлил театрында композитор Нәжцп Җиһановнын
«Алтынчәч» операсы куелган көннәр. Кич белән шунда киттек. Спектакльнен
музыкасын да, җырларын да ошатты ул. Каршыдагы ложада партия өлкә
комитетынын беренче секретаре Фикрәт Табиев утыра. Бу турыда кунакка тәнәфестә
әйттем.
— Сез спектакль барышында газета эше буенча аны чакырып чыгара аласызмы?
— дип сорый Болдан, демократияне беләсе килеп.
— Бу вазифа редакторга йөкләнгән, — дим. Ә сездә ничек?
— Барып президентнын сакчыларына үземнен кем икәнемне әйтеп,
документымны күрсәтәм. Алар шул минутта ук моны президент кинәшчеләренә
җиткерәләр. Чыга де Голль. Мин иртәгә басылачак мәкаләмдәге проблеманы ана
әйтәм, 2-3 минут сөйләшеп алабыз.
— Чыкмаса?..
— Үзенә начар. Мәкаләмдә президент де Голль бу мәсьәләдә фикерен яшерә! —
дип язам газетага. Дәрәҗәсе бик нык төшәчәк анын...
Опера тәмамлангач, төнге Казанны карап, кунакханәгә җәяү кайтырга булдык (Ул
чорда урамнар тыныч, хулиганнар кешегә бәйләнеп йөрми иде).
— Татарстан хөкүмәтендә татар министрлары бармы? — ди кунагым.
— Ник булмасын, һәммәсе диярлек татар. Урыс булган очракта - беренче
урынбасары татар. Татарстан АССР Конституциясендә шулай каралган, — дип җавап
бирәм.
— Иртәгә шулар белән очрашып булмасмы?
Мин өлкә комитет секретаре белән сөйләшәчәгемне, каршы килмәячәкләрен
әйтәм.
Иртәгесен бу хакта өлкә комитетының идеология секретаре Мөҗәһит Вәлиев
белән кинәшәм. Төштән сон Актерлар йортында җыелырга, булдылар. Ул чакта
министрлары кем иде бит! ЮНЕСКОнын көнчыгыш илләре буенча консультанты
Мирза Мәхмүтов — мәгариф министры, Нәкый Исәнбәтнең үги малае, күп еллар
«Литературная газета»да эшләгән журналист Булат Гыйззәтуллин — культура
министры, сәүдәнеке — Мирза Исмәгыйлев... Француз министрларыннан һич тә ким
түгел болар. Очрашалар, сөйләшәләр, әмма дә ышанмый кунак боларнын татар
МӘГЪСҮМ ГӘРӘЕВ
168
булуларына:
— Исбатлагыз! — ди Филипп.
Мөҗәһит Вәлиев югалып калды:
— Йөрисен шунда юк-бар эш белән. Нишлибез? — ди бу мина.
— Моны хәл итү бик җинел, — дим мин. — Горький паркында зур кунаклар өчен
Хөкүмәт резиденциясе бар ич. Анда мунча һәрчак ягылган була. Шунда мунча
керәбез.
Ун министрны ияртеп киттек. Барысы да ачыкланды. Ышанды француз. Мунчага
керүебез әкияттәге шикелле килеп чыкты.
Француз журналисты Филипп Болдан үзе дә сөннәтле икән ләбаса!
Акылга сыя, законга сыймый
Берзаман без, язучылар, көтүебез белән Азнакай тарафларына барып төштек.
Район һәм шәһәр хакиме шагыйрь Әнәс Исхаков әдәбият сөючеләр белән очрашырга
чакырган иде.
Эшне «старшой» сайлаудан башладык. Гәрәй Рәхим дигән тел бистәсе бар бит.
Бригадир иттек. Килешә үзенә. Масаеп, көязләнеп китте, властен күрсәтергә маташа.
Миннән узып бер сүз әйтү юк, дип текелди. «Сон, Гәрәй, ник алай кәпрәясен? Югыйсә
кул күтәрәбез дә, нәчәлниктән «выжт» үзенне. Гәрәйне Гәрәевкә әйләндереп кую бик
җинел», — дим.
Кичәне ачып җибәрә дә, безнен белән кинәшеп-нитеп тормыйча, букчасыз
«министрыбыз» тотына сибәргә «Фанты, фантомас һәм мин» дигән шигырен.
Кичке очрашуга 50 шешә фанты алып килгән бу. «Фантомаснын агач наганын
тотып басмагансындыр бит берәр киоскны?» — дим. «Гәрәй Рәхим икәнемне белгәч,
сатучылар бушка бирә мина «фантыны», — дип кәпрәя Гәрәй. — Кем дә кем бүген
фанты эчеп исерәсе килә, кул күтәрегез. Юк, юк, бу кадәр үк түгел. Илле генә кешегә
җитә. Алфавит буенча исемлек төзегез! Күрәсез, мин Гәрәй, Гәрәев түгел, нинди бай,
юмарт. Биш елга бер китабым чыккан иде, гонорары 50 шешә фантыга җитте дә...
шунын белән вәссәлам!»
— Җитте, күп теленә салынма! Бүтәннәр дә сөйләсен, — диләр залдагылар.
— Ярый, килешәм. Шагыйрь Илдар Юзеевны тынлагыз.
Ул монда килер алдыннан гына «Озак яшисен килсә» дигән шигырь язган икән.
Җырларга өнди Юзеев: аек чакта да, исергәндә дә, кайгыдан да, шатлыктан да, бала
туса да, әби үлсә дә...
«Чү, Шәмсия, синме бу? Күптән көткән идек үзенне. Син дә тегеләр шикелле -
шигырьме? Кирәкми. Җырла син безгә!» Шагыйрә Җиһангирова шаян җырлар белән
күнелен күтәрде залнын.
Чират минеке. Шигырь, җыр, сорау-җаваплар булды. Нидән башлыйм икән?
Прямо аптыраш. Арткы рәттән берәү күтәрелә: «Мәгъсүм Гәрәев, син безгә фәкать
булган хәлләрне генә сөйлә. Шәмсия сөю хисләребезне кузгата башлаган иде».
— Сезнеңчә гыйшык-мыйшык булсын инде,— дим. — Азнакайның бер елгыр
егете безнең Казанда, институтта, сынау бирә. Билет ала, өч сорауның берсенә дә
җавабын белми.
— Профессор әфәнде! Гадел булсын әле. Мин дә Сезгә өч сорау биреп карыйм.
Берсенә генә җавап бирсәгез дә мин икеләтә риза. Өченчесенә дә җавабыгыз юк икән,
димәк, миңа бишле! Шәп бит, ә?!
— Йә, ху-уш. Тыңлыйм, сөйләп бак.
— Беренче сорау — законга сыя, акылга сыймый; икенчесе — акылга сыя,
законга сыймый; өченчесе — законга да сыймый, акылга да.
Аптырый профессор, башын кашый. Бишле куярга мәҗбүр. Студент чая, таш
астыннан чыккан. Җавапларга күчә.
— Профессор әфәнде, Сез инде картайган, әмма хатыныгыз бик яшь, чибәр. Бу
ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР
169
— законга сыя, ләкин акылга сыймый. Яшь, матур хатынның сөяркәсе булу бик
табигый. Монысы акылга сыя, законга сыймый. Сез багалмагызның сөяркәсенә,
ягъни миңа — бишле куйдыгыз. Болары законга да, акылга да сыймый, — дип,
профессорга рәхмәт әйтеп, чыгып шыла.
— Азнакай кызлары турында да берәр кызыклы хәл сөйләгез әле! — дигән тавыш
ишетелә залдан.
— Тырышып карыйм. Монысы сезнең кызларга, гына хас түгел. 17 яшьтә кызлар
Африка кебек кызу була. 18дә — Америка кебек кырыс, үзсүзле. 20дә — Европа кебек
тапталган. 25тә Арктика кебек салкын. Безнекеләр: «Африка, Аф-ри-ка!» дисезме.
Килешәм. Кызларыгыз һаман шулай кайнар булсын. Кызлар — мәһабәт кыя алар,
берсенә менсәң, икенчесенә үрмәлисе килә. Гәүдәгә кечкенә булсалар да, үзләре
чикләвек төше генә», дип җырласын егетләре.
Гел бушлай сөйләттем
Май урталары иде. 1998 елныкы. Казанга Михаил Жванецкий килде. Шаян, үткен,
зәһәр сүзнең тәмен татыган, Одесса юморының асылын аңлап яраткан тамашачы
Жванецкийның тапкырлыгына тәкатьсез. Мине аны театрда тыңлау гына
канәгатьләндерми. Интервью алу, сатирик язучы белән очрашуны укучыга сөйләү
ялкыны дөрли җанымда.
Әмма ләкин... Аның белән әңгәмә кору дүрт йөз сум тора. Фотога төшерәсең
килсә, янә дүрт йөз сумыңны чыгарып сал! Мәшһүрләргә гонорар түләү тәртибе
шундый. Мондый очрашулар өчен кесәң калын булсын. Ә минем кесә буш та, тишек
тә. Жванецкий кичәсенә билет бәяләре — 180— 300 сум. Хәер, бу мәсьәләдә минем
проблема юк. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында, директор
рәтендә, үземә беркетелгән махсус урыным бар.
Оста белән гәп корасы килү дәрте сүнми миндә. Утырам мин теге һәвәснең
сәясәтчеләргә, хөкүмәт җитәкчеләренә, төрле түрәләргә тозлап- борычлап сибә
торган зәһәр сүзләрен тыңлап. Зал рәхәтләнеп кул чаба, мин дә, әлбәттә. Вакыт-вакыт
Жванецкий белән икәү генә тын бер бүлмәдә сөйләшеп утырабыз шикелле тоелып
китә.
Тамаша тәмам. Яһүди язучысын журналистлар сырып алды.
— Үләрлек булып арыдым, бер сүз дә көтмәгез! — дип кырт кисте бу.
Мин өметне өзмим. Бүлмәсе ишеген ачканда:
— Җванецкий әфәнде, Сезгә хур кызы кебек хатын бүләк иткән татар халкына
әйтер сүзегез юкмыни? — дим.
МӘГЪСҮМ ГӘРӘЕВ
170
Йөзе балкыды моның.
— Әйе, минем хәзерге хатыным Венера татар кызы. Бик матур улыбыз үсә. Исеме
— Мәгъсүм, гарәпчәдән мәгънәсен беләсеңдер, гөнаһсыз бала. Венерам аны татар
малае ди. Мин яһүди дим. Сүз белән мавыгып киттем бугай. Бүлмәгә рәхим итегез,
сөйләшеп утырыйк!
Кырык минутлап гәп саттык без диңгез офицеры Жванецкий белән. Хатыны
Венерадан татарның гореф-гадәтләрен, әкиятләрен, легендаларын, бәетләрен
кызыксынып өйрәнүен дә яшерми сөйләде кунак. Казанда күрсәткән программаның
Венера идеясе булуын да әйтте. Истәлеккә фотосын да бүләк итте.
Мин җиде кат күктә очам. Яһүди язучысын тәки бушлай сөйләттем бит!
Жванецкийга карап: «Халыкның: «Где татарин, там еврею делать нечего!» —
дигән сүзләренең бик тә хак булуына төшендеңме инде, брат», - дим сатирикка.
Авызы ерылды. Ошатты бугай. Хәйләкәр көлемсерәвеннән шул сизелә иде.
Без... Сарманнан
Камал театрында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның 75 яшьлек
юбилей кичәсе (1 ноябрь, 2003 ел) бара. Драматург Туфан Миңнуллинның
«Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча куелган спектакль тәмам. Сәхнәгә бөек
талантыбызны котларга Минтимер Шәймиев күтәрелә. Юбилярга Илбашының
искиткеч матур, гаять зур букеты тапшырыла.
— Ике ай инде Шәүкәт Биктимеровка нәрсә бүләк итик икән дип баш ваттык.
Уйладык-уйладык та шундый карарга килдек: шәһәрнең ул теләгән җиреннән фатир
сайладык! Үтенечемне дә әйтим. Аның адресын, зинһар, Әҗәл
— Равил Шәрәфиев белә күрмәсен, — дип шаярта Президент.
Зур бүләкнең икенчесен «Нур -1» юл төзү җәмгыяте җитәкчесе, Биектау районы-
ның Әлдермеш авылы егете Мәннаф Сәгъдиев тапшыра.
— Рәхмәт, Әлмәндәр карт
— Шәүкәт абый, авылыбызны бөтен дөньяга таныттың. Спектакльдә Хәмдебану
апага өйләнеп өлгерә алмадың.
Утыртып алып кайтырга машинаң булмады бугай. Мә, ал, ачкычын үзем бүләк итәм.
Мин чын тормышта Әлдермеш геройларының бер-берләрен коткарып калган
очракларны да беләм. Әйтик, Шәүкәт Биктимеровның Равил Шәрәфиевны Ташкентта
«зур бәладән» йолып алуын. Егерменче гасырның җитмешенче еллары уртасында
менә болай була бу хәл.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларының
Үзбәкстандагы гастрольләре тәмамлана. Безнең театр труппасы Ташкенттан Бакуга
очарга тиеш. Артистлар аэропортка киләләр. Самолетка утырганчы
171
байтак вакыт бар икән. Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй һәм Рәшит Шамкай
күлмәкләрен салып куялар, чалбарларын тезгә хәтле сызганалар да, аэропорт
тирәсендәге арыкларда су ерып йөриләр. Чәчләре дә кырып китәрелгән боларның.
Үзләренең авыз колакта. Милиционерларга шикле кешеләр шикелле тоела татар
артистлары: берәр төрмәдән качмаганнармы?
Аэропорттагы милиция бүлмәсенә алып керәләр. Комиклар һаман көлә дә көлә,
үзләрен милиционерларның күңелен ачарга алып кергәннәр дип уйлыйлар. Тегеләр
исә чын-чынлап, җитди рәвештә сорау ала башлый:
— Сез кайдан? Кайсы төрмәдән качтыгыз?
Равил һаман шаярталар дип белә әле. Уйлап-нитеп тормый.
— Без кайданмы? Кайдан булыйк, Сарманнан, — ди.
Милиционерлар төрмәләр урнашкан шәһәрләрнең исемлегеннән эзлиләр
Сарманны. Юк!
— Шаяртмагыз, дөресен әйтегез, документларыгыз кайда?
Равилнең күзләре сәгатенә төшә. Инде самолет очар вакыт җитеп килә.
— Без, татар артистлары, җибәрегез, самолетка соңга калабыз, — дип ялварырга
тотыналар.
Тегеләр селкенми дә. Шулчак ишектән Шәүкәт Биктимеров килеп керә. Кулында
— артистларның паспортлары.
— Уяулыгыбыз өчен бүгенгә гафу итегез. Башка җирдә җитдиерәк булыгыз.
Югыйсә бүтән чакта өегезгә кайтып җитә алмавыгыз мөмкин. Хәерле юл, уңышлы
гастрольләр сезгә, артист дуслар, — дип озатып кала Ташкент милиционерлары
«Сарман артистларын».