Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАНАТЛЫ БИЮЧЕ


Әгәр халкыбызның шанлы һәм фаҗи-
гале үткәнен күз алдына китереп карасаң,
күңелгә моңсулык белән бергә ихлас
горурлык хисләре дә кереп тула, чөнки
милләтебез - нең озын юлында бик күп асыл
затлар килеп киткән. Алар кояш кебек
җиһанны яктырткан, яшәешкә өмет,
ышаныч уяткан, мәгыйшәтне мәгънәле
иткән. Шөкер, олы шәхесләр, талант ияләре
безнең көннәрдә дә мәйданга чыга тора.
Гаять күркәм, көмеш тавышлы Альбина
Шаһиморатова матур тавышы, җырлары
белән дөнья халкын таң калдырды.
Матбугатта хәбәр ителгәнчә, хәзер аны үз
сәхнәләрендә күрер өчен галәмнең иң
күренекле опера театрлары чират тора икән.
Вакыт ягыннан бераз алдарак балет
сәнгатенә даһи биюче Рудольф Нуриев
килде һәм дөньяда беренче биюче
дәрәҗәсенә иреште. Табигый, аның буй
җитмәс таланты күпләрне, шул исәптән
әдипләрне дә кызыксындыра. 2008 елда
Равил Вәли аның турында «Канатлы татар»
дигән роман язып бастырды («Казан
утлары», 2008, № 2-4). Үткән ел Рабит
Батулланың «Бию җене кагылган егет»
романы дөнья күрде (Казан:
Татар.кит.нәшр., 2012. — 391 б. 2500
данә). Сәнгать дөньясы Батуллага яхшы
таныш һәм якын. Ул үзе сәхнә серләрен
нечкә тоючы профессиональ артист та,
драматург та, Сөембикә, Тукай образларын
романнарда җанландырган әдип тә. Өлкән
улы Нурбәкне бәләкәй чактан ук балет
спектакльләренә йөртә, күңелендә
сәнгатьнең шушы төренә карата кызыксыну
уята, Казан хореография училищесына
укырга бирә. Хәзер Нурбәк Петербург
консерваториясендә балетмейстер
белгечлеге буенча белем ала. Миңа берничә
тапкыр аның ут яндырып биюен күрергә
туры килде. Ә менә төпчеге Байбулатка
балетка кереп китәргә киңәш итми. Шулай
да Байбулат мөстәкыйль рәвештә бию
сәнгате өлкәсен сайлый. Ул Казан
хореография училищесының халык биюлә-
ре бүлегендә укып чыга. Кыскасы,
Батуллага әлеге хәятне романда яктырту
шөгыленә тотыныр өчен сәбәпләр аз түгел.
Өстәвенә Рабит белән Рудольф —
яшьтәшләр дә бит әле: икесе дә 1938 елның
март аенда дөньяга килгән, 2013 елда аларга
75 тула. Аеруча рухландырганы, әлбәттә,
бөек шәхескә ихлас хөрмәт, аның тиңсез
сәнгатенә соклану булгандыр.
Батулла ошбу әсәренең үзенчәлеген
«Рудольф Нуриев тормышының кайбер
мизгелләре» дип билгеләгән. Ул мизгелләр,
беренчедән, тирән мәгънәле, мавыктыргыч,
икенчедән, киеренке эчтәлекле тоташ
сюжетны барлыкка китерәләр.
Биюче образы барыннан да бигрәк
биюендә ачыла. Ләкин Батуллага типик
оста артистны сурәтләү генә җитми. Аңа
гадәттән тыш биючене күрсәтергә кирәк.
Батулла Рудикның сабый чагыннан ук бию
белән чамадан тыш кызыксынуын,
мавыгуын, бернәрсәгә дә карамыйча, шушы
өлкәгә омтылуын, теләгенә ирешүдә нык
торуын тасвирлый.
Күренекле хореограф Фәйзи Гас- кәров
җитәкчелегендәге артистлар кон-
Батулла Р. Бию җене кагылган егет.—Казан: Татар. кит. нәшр.; 2012.—391 б.
ФӘРИТ ХАТИПОВ
141
цертын сабый Рудик исе китеп карап утыра,
түзми, тамаша барышында ук бию
хәрәкәтләрен кабатлап бара, өенә кайтып
барышлый дәвам иттерә. Кешеләр бу балага
шаккатып, яратып, ләззәтләнеп карап
торалар, хуплыйлар, дәртләндерәләр,
концертларга чакыралар. Тик бар кеше дә
бердәй куанмый. Фронттан кайткан әтисе,
майор Хәмит Нуриев бию сәнгатенең
мәгънәсен, рухи кыйммәтен аңламый,
төпчегенең омтылышын әһәмиятсез мавыгу
дип саный. Файдалы эш белән
шөгыльләнүне таләп итә. Ул Рудиктан
артиллерия офицеры ясарга тели.
Малайның омтылышына каршы төшә.
Биюгә артык игътибар иткәне өчен, аны
тәпәләп тә ала. Күрәсең, халык аваз
иҗатында киң таралган такмак аның
күңеленә тирән кереп урнашкан булса
кирәк:
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була,
Биегән кеше бай булганчы, Карт алаша тай
була.
Биюченең даны таралган саен кар-
шылык та арта бара. Әмма боларның берсе
дә, язучы сурәтләгәнчә, Рудикны тыеп кала
алмый, белгечләр аның биюен могҗизага
тиңлиләр, укырга киңәш итәләр. Рудик
күренекле педагоглардан дәресләр ала,
осталыгын арттыра бара. Укытучы Ләйсән
Ичиновна Хәмит Нуриев белән әңгәмә
вакытында «Сезнең улыгыз тумыштан
биюче» ди, малайны хореография
училищесында укырга димли. Ләкин әти
кеше үз карашында кала. Рудольф
Ленинград хореография училищесына
качып китә.
Батулла Рудик яшәешен даими көрәш
итеп сурәтли. Бәрелешләр төрле
киеренкелектә, төрле шәкелдә бара. Еш
кына олы талант эргәсенә вакчыллык,
хөсетлек килеп сырыша. Яңа биеклеккә
күтәрелгәндә искергән, чикле тәртип-
кагыйдәләр аяктан тота. Бөеклек белән
түбәнлек аралаша, янәшә бара.
Ленинград училищесы — мәртәбәле уку
йорты. Анда күренекле остазлар балет
серләренә өйрәтә. Нуриев боларның
һәммәсен дә күңеленә сеңдерә бара. Кайбер
алымнарны, хәрәкәтләрне иптәшләреннән
дә күчереп ала. Ул һәркөн үзенә яңалык
өсти. Моның өчен аңа тулай торак
режимына да беркадәр үзгәреш кертергә
туры килә. Рудик кичләрен балет
спектакльләрен карарга чыгып китә. Ул
румын иптәше белән бергә «Отелло»ны
инде дүртенче тапкыр карый. Спектакльдән
соң артист хәрәкәтләрен өзлексез кабатлый.
«Дон Кихот», «Спартак» партияләрен яттан
өйрәнә. «Мастерларның биюен карау да
дәрес» дип саный ул. Әмма бәгъзе тар
карашлы адәмнәргә бу тәртип бозу булып
күренә. Моның өчен егеткә җавап бирергә
туры килә. Тиңсез талант, камиллеккә
чиксез омтылыш кына киртәләрне атлап
чыгарга ярдәм итә.
Балетны җиңел, төгәл башкару, сәхнәдә
очып йөрер өчен ныклы физик әзерлек, көч-
куәт булуы да лазем. Әсәрдән күренүенчә,
Ходай Тәгалә Рудикка тырышлык,
түземлекне дә кызганмый биргән. Ул
сәгатьләр буена, җан тирләре чыкканчы
күнегүләр ясый, коллегалары инде хәлдән
тая, бу һаман күнегүләрне дәвам иттерә.
Ошбу образда талант белән тырышлык,
үҗәтлек бергә кушыла.
Традицион костюмнарга карата да аның
үз карашы бар. Әгәр кием хәрәкәтләнергә,
сикерергә комачаулый икән, никадәр затлы
материядән тегелгән булмасын, Рудик
аннан баш тарта, кыскарта, үзе төзегән
эскиз буенча яңаны тектерә.
Кыскасы, Батулла үз героен шактый
катлаулы, билгеле бер дәрәҗәдә
каршылыклы характер иясе, сүзендә нык
торучы, ниятенә ирешүче зат итеп сурәтли.
Шуңа күрә тирә-юньдәгеләрнең аңа
мөнәсәбәте дә төрлечә. Тамашачылар аның
осталыгына бердәм соклана, белгечләр,
артистлар Рудикның балет сәнгатенә
керткән җитди яңалыкларын, мөһим
детальләрен хуплый, ә сәләтсез бәндәләр
кимчелекләр эзли. Мастер исә үз юлыннан
бер карыш та тайпылмый.
Әсәрдә билгеләп үтелгәнчә, Нуриев
хореография училищесын җитлеккән,
профессиональ артист дәрәҗәсендә тә-
мамлый. Аны СССРның Зур театрына,
Станиславский һәм Немирович-Данченко
театрларына солист итеп чакыралар. Ул
Ленинградның Мария опера һәм балет
театрын сайлый. Белгечләр аның биюен
балет өлкәсендәге революция, балетта яңа
эраны башлаучы дип бәяли.
Театр коллективы гастрольгә Парижга
юнәлә. Капиталистик илдә артистларга
төркемнән аерылырга, ялгызы гына
КАНАТЛЫ БИЮЧЕ
142
кунакханәдән чыгып йөрергә рөхсәт
ителми. Әмма Рудик мондый чикләүләр
белән килешми. Ул берүзе чыгып китеп
кибетләрдә йөри, чит ил артистлары белән
очрашып әңгәмә кора, балет серләре
турында сөйләшә, спектакльләр карый.
Аның болай иркенләп йөрүе хакимият
әһелләренә ошамый. Париждан соң труппа
Лондонга очарга тиеш була. Әмма
Нуриевка анда бару тыела. Аны Мәскәүгә
кайтарып җибәрмәкче булалар. Рудольф
моның Рәсәйдә Колымага озату, аны
төрмәдә черетергә җыену, балеттан аеру
икәнен яхшы аңлый. Аның өчен бу —
үлемгә тиң.
Бу мизгелләр Батулла әсәрендә дә,
Равил Вәлидә дә сюжетның иң киеренке
ноктасын тәшкил итә. Ошбу ситуациядә
Рудик үткен кылыч йөзенә басып йөргәндәй
күренә. Ул бер гөнаһсыз Колымага
сөрелергә, төрмәгә ябылырга теләми.
Парижда калырга тели, ярдәм, киңәш сорап
француз дусларына мөрәҗәгать итә. Алар
аэропорт полициясенә кереп ситуацияне
аңлата. Полицейскийлар ярдәм итәргә
ризалык белдереп, нишләргә кирәген
аңлаталар. Нуриев, КГБ агентларының
кордонын өзеп, теге полицейскийлар ягына
чаба. «Стрижевский белән икенче агент та
аның артыннан йөгерде. Алар Нуриевка
барып ябышты. Француз полицейскийлары
өлгеррәк булып чыкты. Алар Нуриевны
тегеләр кулыннан йолкып алды. Агентлар
тагын Нуриевны тартып алырга
омтылганнар иде, өлкән полицейский:
— Сто-оп! — дип кычкырды да, якасын
ачып, значогын күрсәтте. — Бу сезгә Россия
түгел! Бу — Франция!» — диде.
Моннан соң әсәрнең стиле дә беркадәр
үзгәрә төшә. Моңа кадәр тырнак астыннан
кер эзләү бер кирәксез конфликтлар
чыгарып килә. Яңа шартларны яктыртканда
исә иҗат ачышлары, шәхси бәйләнеш-
мөнәсәбәтләр алгы планга чыга. Үзгәреш
бәгъзе сәнгать коллективлары хәятенә дә
кагыла. Таралу алдында калган кайбер
театрлар, Нуриев килеп кушылгач, иркен
сулап җибәрә, аягында нык басып тора
башлый.
Әдип хикәяләвенчә, Рудик билгеле бер
күренекле артистлар мәгыйшәтенә дә
үзенчәлекле йогынты ясый. Данлыклы
балерина Марго Фонтейн аны Лондондагы
гала-концертына, балет сәхнәсе белән
хушлашу кичәсенә чакыра. Әлеге кичәдә
бергә биегәннән соң, Марго Фонтейн кабат
сәхнәгә кайта, алар 700 спектакльдә бергә
бииләр, барлык илләрнең, корольләрнең,
президентларның сөекле артистларына
әвереләләр. Америка Президенты Кеннеди
Рудикка көмеш рельслы поезд бүләк итә.
Моның мәгънәсе шунда: заманында майор
Хәмит Нуриев гаиләсенә бик еш күчеп
йөрергә, юлда булырга туры килә. Рудольф
шулай йөргәндә, поездда туа. Рудик үзе дә
уенчык поездларны бик ярата торган булып
китә, алар белән әвәрә килә. Президент
бүләге — әнә шуңа ишарә.
Рудик һәм Марго Фонтейн спек-
такльләре һәр илдә зур уңыш белән бара.
Тамашадан соң аларны егерме, кырык,
Австралиядә сиксән тугыз тапкыр чакырып
алкышлыйлар, кул чабулар бер сәгатькә
сузыла. Алар арасында ялкынлы мәхәббәт
кабына. Әгәр бу артистлар бер-берсен
өзелеп яратмаса, сөю хисен сәхнәдә шул
тикле нәфис, нәзакәтле итеп чагылдыра
алмаслар иде, дип фикер йөртә тамашачы.
Бәләкәй чакта ачлыктан интеккән,
ямаулы чалбар киеп йөргән Рудик тора-
бара балет артистлары арасында иң бай
шәхескә, утраулар, бер дигән виллалар
хуҗасына әйләнә.
1987 елда Рудикның әнисе Фәридә
кинәт каты авырып китә. Рудик, илгә
кайтып, аны күреп калырга тели. Ләкин
хәтәр куркыныч бар. Совет суды аны,
фактларга нигезләнмичә, җиде елга төрмәгә
ябарга дигән карар чыгара. Рәсәйгә килеп
төшү белән зинданга бикләп куймаслармы?
Бу мәсьәлә халыкара масштабта тикшерелә.
Ахырда аны саклап йөрер өчен Франция
хөкүмәте вәкиле месье Местр белән
импрессарио Жанин Ренги бара. Әмма
әнисе инде улы белән сөйләшерлек хәлдә
булмый. Рудикка монда кырык сигез сәгать
тору рөхсәт ителгән була. Ул, туганнарына
мул бүләкләр биреп, күп акча калдырып,
кайтыр юлга чыга. КГБ шулай да аңа
кагылырга җөрьәт итми, Нуриев — дөнь-
якүләм билгеле шәхес, күрәләтә аңа карата
явызлык кылсаң, бөтен җиһанда шау-шу
кубуы ихтимал.
Батулла Рудикның күп сәнгать тар-
маклары буенча яхшы оста икәнлеген
раслый. Рудик бер дигән музыкант,
дирижер, балетмейстер, режиссер, рәссам,
әдәбият белгече. Йөз егерме балет
партиясен башкара. 1992 елның май аенда үткән классик балет фестивалендә
143
П.И.Чайковскийның «Щелкунчик»,
С.С.Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта»
балеты музыкасына дирижерлык итә. Ул
Франциянең Шәрәфле Легион ордены һәм
Сәнгать-әдәбият Командор ордены
кавалеры, Австриянең шәрәфле
гражданины. Коммунистик администрация
дә аны игътибардан читтә калдырмый. КГБ
даими күзәтү астында тота. Күзәтүчеләре —
сәнгать белгечләре түгел, шымчылар.
Аларны балетның камиллек дәрәҗәсе
кызыксындырмый, бәлки биюченең йөреш-
торышын, сулышын, кемнәр белән
очрашып әңгәмә коруын күзәтәләр.
Совет хөкүмәте биючегә мактаулы
исемнәр бирүне кирәксенми. Суд карарын
чыгару җитә дип саный, күрәсең. Талантка
рәсми мөнәсәбәт шуннан гыйбарәт. 1993
елның 5 гыйнварында бөек биюче Рудольф
Нуриев вафат була. Үлеменнән соң дүрт ел
узгач, инде төрмәгә ябу перспективасы
калмавын аңлагач, Россия Югары суды аны
җиде елга зинданга утыртырга дигән
карарны юкка чыгара.
Батулла болай яза: «...Атаклы биючене
бөтен дөнья җирләде. Аның матәме кара
тәнлеләрне дә, кызыл, сары, ак тәнлеләрне
дә бергә җыйган иде. Болай итеп
корольләрне, патшаларны һәм изгеләрне
генә озаталар». Аның җәсәде Парижның
Сент-Жермен-де-Буа зиратында
җирләнгән.
Рабит Батулла Рудольф Нуриевны
әдәби әсәрдә терелтә, аның тынгысыз
көрәштә, киеренке мохиттә яшәвен,
сәнгатьтә югары кимәлгә күтәрелүен
күрсәтә. Романның герое — реаль шәхес.
Әмма тормыш фактларына тугрылык
язучының иҗат фантазиясен чикләми.
Хәер, бу очракта бәлки фантазия дип әйтү
дә бик үк урынлы түгелдер. Биредә
тормыштагы фантастиканы әдәби әсәргә
күчерү турында гәп йөртү дөресрәк булмас
микән? Чынлыкта Рудольф Нуриев үзе
фантастиканы хәтерләтә бит. Аның
образын гәүдәләндерүдә художестволы
арттыру, күпертүләргә ихтыяҗ юк сыман.
Әлеге шәхеснең гадәттән тыш мәгыйшәте,
гамәле язучыга менә дигән сәнгатьчел сурәт
булып хезмәт итә, әсәргә эстетик энергия
өсти. Инде персонажының күңел дөньясына
күчкәндә Батулла төш алымына, күз алдына
китерүгә, хыялга мөрәҗәгать итә.
Автор модерн, башваткыч, тел
яшерүләр белән мавыкмый. Башка
күренекле язучыларыбыз кебек, классик
ачык стильдә бәян итә. Ул үзенең героен
җитез зиһенле, тапкыр, үткен, җае белән
тәмле телле, югары интеллектлы итеп
сурәтли. Нуриев сәнгатьнең күп тармак-
лары буенча профессиональ дәрәҗәдә
фикер йөртә. Биюче философ булырга
тиеш, дип саный ул.
Шулай итеп, күренекле әдип тулы
канлы, җанлы образ барлыкка китергән,
кызыксынып, мавыгып укырлык әйбәт
роман язган, канатлы биючегә лаеклы әдәби
һәйкәл иҗат иткән. Рудольф Нуриев хәяте
белән танышканда күз алдына, аның белән
янәшә, икенче бер бөек зат — скрипкада
уйнау техникасына борылыш керткән
виртуоз башкаручы Никколо Паганини
(1782-1840) килеп баса.
Шунысын да әйтеп үтик: Батулла
сценарие буенча Рудольф Нуриев турында
тулы метражлы документаль фильм
төшерелде һәм тамашачыларның, бел-
гечләрнең зур ихтирамына лаек булды.