Логотип Казан Утлары
Бәян

ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ


ИСТӘЛЕКЛӘР
Икенче кисәк
Бишенче хат
Авыруымны күпмедер күләмдә авызлыклап, кафедра мөдире вазифаларын үтәп, дәресләремне алып бара башлагач кына икенче афәт куып җитте. Мине аякка бастыруга табиб, рухи таяныч буларак иң күп көчен керткән хатыным Галия мине ташлап китте. Күк йөзендә болытлары да күренмичә, кинәт килеп шыбырдап яуган яңгыр кебек кабул ителде бу гарасат. Мин үзем истәлекләрдә, көндәлекләрдә артык шәхси, авторның гаять үзенә генә кагылышлы хәлләрне артык җәелеп сурәтләүләрне яратмасам да, адәм баласы үзенең киләчәгенә бер кәррә дә күрәзәчелек итә алмавын, кыска гомеренең һәр мизгеленә сөенеп яшәргә кирәклекне искә төшерү өчен генә бәян итәм шәхси югалтуымны.
2003 нче елның июль аенда Дәрвишләр каласында урнашкан 8 нче шәһәр хастаханәсенә чираттагы кизү дәвалануга яттым. Укытучыларның ял вакытында нигә вакытны заяга уздырырга. Үзе дә берничә елдан соң кинәт вафат булган баш врач Рәшит Вагыйз улы белән мөнәсәбәтебез дустанә. Урман янында гына табигатьнең ямьле бер җирендә урнашкан бу хастаханәне яңасын төзибез дип юкка чыгардылар. Бер атна уздымы, юкмы икән, палатага олы улым килеп керде. Гадәттә авызы ерык, юк-бардан фаҗига ясамый торган Илшатның йөзе караңгы, күзләре эчкә батканрак күренде миңа.
—Нишләп вакытлы-вакытсыз?
—Әнине больницага салдылар.
— Нәрсә булды, авария-мазарга эләкмәгәндер бит? — дип, аптырап калып, сорау артыннан сорауны тондыра башладым.
— Юк, бернәрсә дә булмады, — дип, әйтергәме икән, соңрак аңлатыргамы диебрәк уйлап торгандай булды да:
55
—Ашказанында рак тапканнар.
— Әле йөгереп йөри иде бит. Мине хастаханәгә дә үзе әзерләп, кирәк- яракны барлап озатты.
— Кинәт кенә ул үзен начар сизә башлады. Ашыгыч ярдәм алып китте
Ахыры. Башы узган санда.
дә, ике көн эчендә куркыныч диагноз куйдылар. Беребезгә дә әйтмичә, бер елга якын чирләп йөргән.
—Дәвалап булырлык диме сон?
— Юк, әти, шеш ин сонгы стадиягә җиткән диделәр. Өйгә алып кайтырга куштылар. Бүген төштән сон Булат белән алып кайтачакбыз. Син ничек? — дип, сораулы карашын мина төбәде.
—Хәзер табибтан сорыйм да, өйгә кайтам.
Авырунын үзенә әйтмәсәләр дә, улларыбызга: «Торса, бер-ике атнага сузар, артыгын яши алмас», — дип кисәткәннәр. Коточкыч чире белән Галия бер ай тирәсе көрәште. Төрле дарулар юллап, кинәшебез, игътибарыбыз белән ярдәм итәргә тырыштык. Чаллыда яшәүче медицина хезмәткәре сенелем Сәгъдия: «Петербургта ракны дәвалау ысулы тапканнар, дип ишеттем. Түләүле клиника икән. Биш йөз илле мен кирәк, ди. Безнен больниста эшләүче бер хирургны рак белән шунда җибәрделәр. Без зур нәсел, әйдәгез, кем күпме кертә ала, акча җыя башлыйк», — дигән тәкъдим кертте. Инде без акчаны туплауга керешкән идек, Сәгъдия шылтыратып, файдасы тимәгән, теге хирург үлгән, үзләре турында шундый хәбәр таратып йөрүче шарлатаннар булып чыктылар дип безнен өметне өзде. Августнын урталарына чаклы Галия үзе берни белмичә, әллә безгә сиздермичә, уза торган гадәти шеш дип сөйләшеп ятты һәм кинәт анын югалтты.
Галия бөек материяләр, ак җилкәнле шашкын хыяллар белән саташып йөрүне өнәми, ин гади, гадәти җир бәхете белән яши, шуннан тәм таба торган кеше иде. Анын бар сөенече гаилә бәхете, ике улы, аларнын унышлары дисән дә зур ялгыш булмастыр. Галиянен ярларына кайтып төшкән инеш кебек тыныч холкы, юк-барга күтәрелеп бәрелмәве, безнен өйдәге тынычлыкны борчыган «дусларнын», кызык эзләп йөрүчеләрнен әүвәл кытыгын китерә, аннан сон саруларын кайната, ачу бизләрен уята, котырту алымнарын «янартып» торырга мәҗбүр итә. Мина бик сирәк сиздерсә дә, Галиянен җаны бәргәләнүен, телефон аша килеп җиткән «серләр» ачылганда тавышын күтәребрәк җибәрсә дә, тузынып талашулардан үзебезне тыярлык эчке әзерлегебез булган, күрәсен.
Менә шул кадерле кешен күз алдында эреп, карангылыкка чумып, күк йөзедәй аяз, зәнгәр күзләрен мәнгелеккә йомсын инде.
Галия бик чыдам кеше иде, берәүне дә борчырга теләмәде, тәненә яман чир ябышканын, ана дәва юклыгын бер ел элек белсә дә, беребезгә дә әйтмәгән икән. Минем авыруымны яхшы белгән кеше буларак, бигрәк тә мина сиздермәде, саклады. Хәлен бераз җинеләйтеп булмасмы дип, төрле дарулар кулландык. Сәгъдия гел укол кадап торды, сулышы авырая башлагач, малайлар кислород мендәре табып алып кайттылар. Мәгәр ана ярдәм итеп булмый иде инде. Августнын 21ендә ул безне ташлап китте, иске татар зиратына күмелде.
Кырык ике ел бергә яшәвебез чорында төрле хәлләр булгандыр, әмма нигездә без тату яшәдек. Балалар табибы буларак та ул бар көчен улларыбызны лаеклы кешеләр булып үстерүгә бирде. Минем хуҗалык эшләренә сәләтсезлегемне белгәч, йорт мәшәкатьләрен дә (Алабугада аерым өйдә яшәдек) үз өстенә алды, зарланмады, сыкранмады. Бигрәк тә, мин әшәке чиргә таргач, мине юк-бар белән борчымаска тырышты. Әни үлгән көннәрдә мин әлеге дә баягы хастаханәдә идем. Ул шәфкать туташларына «Тәлгат Галиуллинга әнисенен үлеме турында капылт кына әйтмәгез, әлегә бик авыр хәлдә дип кенә әйтегез. Бу хакта үзе сонрак белер», дип кисәткән.
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
56
Менә шулай минем турында кайгыртып, үзе фани дөньяны ташлап китте. Теге гасырнын сонгы елында ук бу гөнаһлы дөньяны ташлап китүгә бөтен мөмкинлеге булган мин, Тәлгат абый, һаман яшим, укытам, хәтта тәнкыйть мәкаләләре, фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр дә язам. Беренче хатыным рәнҗеп ятмасын, бу истәлек язмаларым ана дога булып барсын.
Галиянен еллыгын уздырганчы, минем тирәдә генә яшәгән сенелем Сөльма, һәрдаим янымда булырга тырышып, бөтен кәприземне үтәп торды. Укытудан, җыелыштан кайткан төшкә фатир пөхтә итеп җыештырылган, ашарга пешкән, киемнәр юылып үтүкләнгән булыр. Яраткан апаларынын, җингиләренен (әти-әни вафатыннан сон ин олы бала буларак нәсел «башлыгы» вазифасы мина калды) елын уздыруга ике яктан да, татарларда кабул ителгән гадәт буенча, бар туганнар, аралашкан, күмешкән күрше- күлән, шул исәптән туган авылым ерак Кычытканлыдан хатыны Сания белән кече энем Әхәт тә килгән иде, табигый ки, Коръән укытып, аш мәҗлесен уздырганнан сон, кунарга олы абыйлары янында калдылар. Әти- әни догасы, гомернен кыскалыгы, бер-беребезнен, яшәешнен кадерен белү, туганлык хисләрен буыннарга тапшырунын елдан-ел авырлаша, кешенен кырыслана баруы турында, янәдән чәйне янартып, бик озак сөйләшеп утырдык. Гаилә нигезен саклап тору, колхоз заманында баш агроном, сонрак авыл җирле советы рәисе һәм башка шөгыльләр тәэсирендә Әхәт әти кебек авыл акылын үзенә сыйдырган философ булып бара дип сокланып утырдым. Йокларга сон гына яттык.
Иртән нәрсәдер быгыр-быгыр кайнаган тавышка һәм бигрәк тә бүлмәне хуш исе белән хозурлаган аш исенә уянып киттем. Песиләр «өйрәткәнчә», кан йөрешенә ярдәм итеп, тәмләп киерелеп-сузылып алып, киенеп кухняга чыктым. Килен бик эшлекле кыяфәт чыгарып шунда йөри.
—Сания, нәрсәдер пешерәсенме әллә?
—Сезгә аш пешерәм.
— Сон бит кичә кунаклардан калган тәмле ризыклар белән суыткыч тулы, ике-өч көнгә җитәрлек. Бәлешнен дә яртысы шул килеш калган.
— Сөльма ападан «әзи нәрсә ашарга ярата?» дип сораган идем, «ул шулпалы ашсыз тормый», диде. Кичә токмачлы ашыбызны бүлеп бетергәнбез. Шуна күрә сез торган җиргә кайнар ризык әзерләп өлгерим дип тырышам. Ун-унбиш минуттан әзер була.
Мин көлемсерәп кенә куйдым да, анлатып, ачыклап тормыйча, борчылган өчен рәхмәт әйтеп, юынырга кереп киттем. Дөресен әйткәндә, шулпалы аш минем яраткан ризыгым түгел иде. Сөльманы гел борчып тормас өчен токмач, ешрак кәбестәле аш пешертеп куям да, шуны кибеттән ала кайткан азык-төлек белән аралаштырып, ике-өч көн тамак туйдыра идем. Үзенен дә исәнлеге әллә ни булмаган сенелемне кызгану мине «шулпачы» ясаган да куйган. Үзе бу хакта мина зарланырга җөрьәт итмәсә дә, бер сөйләшүдә кайнар плитә янында берничә сәгать басып тору авыр дип ычкындырганын мина җиткерделәр.
Артык зур булмаган фатирымны җыештырып, ашарга пешереп торырлык кына кеше яллый алсам да, бик өлкән һәм бөтәшкән чирле генә «сиделка» тота дип, бу алымнан баш тарттым. Язмыш шундый сынау җибәргән икән, гаиләле тормышка өйрәнгән кеше янында тормышынны бизәп яшәрдәй зат булырга тиеш. Мактанырлык яшь булып, йөгереп йөри алмасам да, үземне әле канәгатьләнерлек сизәм, тырышлыгым, үз-үзен йөртә алган гәүдәм бар, ярату, яратттыра белү гыйлемен дә аз-маз булса да үзләштердем кебек. Ялгызлыкнын туктаусыз борчып, уйландырып торган сагыш икәнен дә белә идем. Буйдаклыгым хәбәре кирәк кешеләренә барып җиткәч, хәлне, исәнлекне белешүчеләрнен, мәктәпләргә очрашуга чакыручыларның саны артты, аларнын күбесе ялгыз хатын-кыз затыннан иде. Сул аякка аксабрак йөрүемә карамастан, «нигә берүзен интегеп яшисен, мә ал мине хатынлыкка», диючеләре дә булды. Элек яшертен-орынтын очрашып йөргәләгән хатын- кызнын
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
57
берсен дә түремә алып кайтып утыртасым килми. Эчке тоемым «абзый, ашыкма, үзенә дигән бәхетен каядыр посып, качып сине көтеп ята торгандыр», дип пышылдый кебек. Кемгә нәрсә кирәген, кемнен кемлеген шул яшькә җитеп анлый идем. Кайсынадыр минем фатирым кирәк булса, кемсәсендер минем дәрәҗәм үзенә тартырга мөмкин... Бөтенләй бернәрсәгә дә дәгъва итмәгән, сине яратып кына кушылган, кемнендер мине зар- интизар булып көтеп торуы кебек әкияткә ышанмасам да, артык комсыз, үз ягына гына каера торган әрсезе эләктермәсме дигән уй да ан төпкелендә көйрәп ята иде.
Минем хәлгә калган, мин яхшы белгән зыялыларнын беришесе дөнья бизәкләре белән бик ихтыяҗ булганда гына очрашып, ирекле тормышлары, бәйсезлекләре, хөррияттә яшәүләре белән мактанышып йөрсәләр дә, соныннан балалары, оныклары фатирларын, мал-мөлкәтләрен килгән кеше белән бүлешү ихтималыннан куркып, аталарына, бабаларына өйләнергә «кинәш» бирмәгәннәре мәгълүм булды. Бөтен ил башына төшкән сугыш, ачлык, эпидемия, җир тетрәү шикелле афәтләрне күпме генә авыр булса да, бергә кичерәсен. Кешеләрнен начар сыйфатларын ачып салган, һәркемнен башына чүкеч белән суккандай килеп төшкән низаг фатир, акча, мөлкәт мәсьәләсе икәнне дөнья әдәбияты күптәннән яктырта килә. Безнен чорда ул И.Ильф белән Е.Петровнын «Двенадцать стульев» һәм «Золотой теленок» сатирик романнарында, М.Зощенконын, бездә Ф.Шәфигуллин, Ф.Баттал һ.б. хикәяләрендә бик тә үтемле яктыртыла.
Киләчәк тормышымны яна кеше белән бәйләгәндә, янә бер үзенчәлек исәпкә алынырга тиеш иде. Галиянен әнисе Әминә апа да минем белән калды. Улы белән кызын бакыйга озаткач та әле ул шактый яшәде. Мина әби тиешле кеше дөньянын ачысын-төчесен татыган, ире сугышта һәлак булгач, ике баласын аякка бастыру, югары белем бирү өчен көчен, сәләтен кызганмаган. Анын кырык тартмачылар кебек, төрле тауарлар төялгән «ач арбасын», йә кул чанасын тартып Чаллыдан Ижауга киемнәрен онга алыштыруга барулары турында сөйләүләре Аяз Гыйләҗевнын «Язгы кәрваннар» бәянынын тормышчан җирлеген искә төшерә иде. Ниләр генә күрмәгән ул чорда сугыш аркасында тол калган хатыннар башы. Улы Наил белән кызы Галия башлы- күзле булгач кына, үзенә күптәннән кызыгып йөргән, хатыны ирен өч баласы белән ташлап, бер журналистка ияреп, Урта Азиягә чыгып киткән Мирза абзый белән чәчен бәйли. Ике кызын бергә үстерәләр. Әүвәл ире, аннан ике баласы үзеннән иртә фани дөньяны ташлап киткәч, Әминә апа бөтенләй ялгыз калды. Пенсиясеннән кала мөлдерәп торган байлыгы, калдырыр фатиры булмаган әбинен оныкларына, киленнәренә, туганнарына кирәге юк иде... Хәтта ул үстерешкән Мирза абый кызлары да бөтенләй күренмәс булдылар. Беренче мәлне аны чиратлашып утырмага алып киткәләсәләр дә, бу уен барысын да тиз туйдырды, Әминә апа үзе дә мөстәкыйль фикерле, үз сүзен өздереп әйтә торган узаманлык — лидерлык сыйфатларына ия кеше иде. Ризыкны үзе пешереп ашарга ярата, һәрвакыт майлы, өсте җыелмаган ашка өстенлек бирә, тозлы кыяр белән помидордан башка яшелчәләрне «кешегә» дә санамый. Сенелем Сөльма белән аралары «Кубан казаклары» фильмындагы кебек, ал да гөл булып тормаса да, ачуланышып-кычкырышып яшәү дәрәҗәсенә төшмәделәр. Шуна күрә өйләнә калсам, хатыным мине дә, үзенә бөтенләй ят әбине дә тигез күрергә тиеш иде һәм шуны искәртәсе килә: хәләл җефетем — Фәүзия әбине әнисе кебек якын күреп, мөмкин булганнын барысын да (төшке аш вакытында, ашатып, асларын алыштырып китә иде) зарланмыйча башкарды. Әминә әби ана рәхмәтләр укып, 94 яшендә иске татар зиратына кызы янына кереп ятты.
Яна гаилә кору мәшәкатьләренә баш-аягым белән кереп чумып, ниндидер бер катгый карарага килгәнче, мин ял итеп, тын алырга булдым. Ул чорда Горький исемен йөртүче парк янында, ана сыенып утырган, күпләрнен күнеленә хуш килгән Казан шифаханәсе бар иде. Еракка чыгып китәргә курыккан яисә матди хәле чикле өлкән яшьтәге кешеләр, укытучыларны күздә тотканда, атналык сәгатен җайлый
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
58
алганнар, анда бик теләп, рәхәтләнеп ял иттек. Заманча җиһазлары, бүлмәләре, заллары барысы да зәвык белән бизәлгән иде. Кызганычка каршы, кеше исәнлеге, аны саклау турында авыз суларын корытып сафсата сатырга яратсалар да, чынлыкта, хакимият дилбегәсен кулларында тоткан түрәләр, еш кына комнан аркан үрүдән узмыйлар шул. Ял итүчеләрдән дә, халыктан да сорап тормыйча, гөрләп эшләп торган, башкалабызнын мактанычы булган шифаханәне юкка чыгардылар да, урынын «Ак-Барс» хоккейчыларына бирделәр. Спортны яратсак та, ошбу команданын Татарстанны дөньяга танытуга керткән өлешен таныган хәлдә дә, әзерлекле табиблары, тикшерү, дәвалау кирәк-ярагы белән тәэмин ителгән, шифалы суы агып торган оҗмах төбәген алка «тәгәрәтүчеләргә» бирү гафу итмәслек бер гамәл булды. Туктаусыз төрле шәһәрләргә күчеп йөреп, гел юлда яшәгән уенчылар өчен Казан читеннәнрәк яисә берәр буш мәйданны табып булмас идеме дигән сорауны калкытып куюдан да хәзер файда юк. Казаннын мактанычы, сөенече булган университетны югалту шикелле үк, Казан шифаханәсен бетерү дә , XXI гасырнын ин үкенечле, кире кайтарып булмаслык аянычларыннан дип саныйм. Бу шифаханәнен язмышын хәл иткән кешеләр үзләре чит илләрдә генә ял иткәч, бу үзәкнен кадерен бәяләп җиткермәделәр булса кирәк. Мин бу шифаханәгә рәхмәтле, чөнки ул «сонгы сулышын» алыр алдыннан мина яраткан хатыным Фәүзияне бүләк итеп калдырды.
2004 елнын сентябрендә Казан шифаханәсенә 18 менгә юллама сатып алдым. Йөз сум акчан булганчы, йөз дустын булсын дигәндәй, Алабугадан ук килгән танышым баш табиб Ю.Е.Сахабутдинов үземне аерым бүлмәгә урнаштырды.
Берничә көн ял иткәннән сон, дәресләргә әзерләнә башладым. Чираттагы лекциям хәзерге татар әдәбиятында янача фикерләүгә, модернистик алымнарга багышланган һәм, шул унайдан, Зөлфәт Хәким драматургиясен дә инләргә тиеш иде. Шифаханәдә шактый бай, шунда ял итәргә яраткан татар язучылары үзләре бүләк иткән әсәрләр белән үзенчәлекле китапханә эшли дип ишеткән идем. Ходай яраткан колына чыгарып куяр юлына дигәндәй, бәхетем шунда булуы ихтималын күз алдыма да китерә алмыйча, аяклар мөмкинлек биргәнчә, җилфер-җилфер атлап, китапханә ишеген киереп ачып, эчкә үттем. Ял итүчеләрнен күнел сихәтләрен күрергә чакырылган зал мина шактый иркен тоелды. Ун якта тәртип белән китаплар тезелгән тимер стеллажлар тора, түрдә, өстәлләрдәге газета-журналларны караштырып, берничә кеше утыра. Буйдакнын акылы — ике күзе диләр. Ишектән берничә адымда гына сул якта урнашкан өстәл артында утырган ханымга күзем төште. Мин килеп керүгә ул да торып басты. Өстендәге бәйләнгән зәнгәрсу свитерын төртеп торган күкрәкләрен, конгырт чәчен, түгәрәк битен инләргә дә өлгермәдем, китапханә хуҗабикәсе (мин шулай дип фаразладым, анда баш хисапчы утырмас бит инде) өстәл яныннан чыгып, мина таба берничә адым ясады:
— Тәлгат абый, рәхим итегез, ни йомышыгыз төште безнен китапханәгә, — җөмләсе, аннан да бигрәк, исемем белән мөрәҗәгать итүе көтелмәгәнрәк фал булды. Аз гына сангыраурак тоелган тавыш та, уртачадан чак кына озынчарак буйлы, җыйнак кына гәүдәле ханым үзе дә мина таныш түгел иде. Гаҗәп нәрсә. Алабуга, Казан пединститутларында, университетта кырык ел дәвамында миндә укыган студентларны истә тотып буламы сон? «Ми тартмасы» мина имтихан биргән талипларнын барысын да хәтерләсә, өлгергән карбыз кебек, күптәннән шартлаган булыр иде. Бигрәк тә кызлар гаилә корып, фамилияләрен үзгәртеп, балалар тапкач, дөнья куып, танымаслык дәрәҗәдә үзгәрәләр. Китапханәченен дә минем лекцияләрне тынлаган элеккеге студентым булуына бер кәррә шиккә дә урын калдырмыйча, битараф кына сорау бирдем.
— Сез мине каян беләсез? Миндә укыдыгызмы?
— Юк, мина сездә уку насыйп булмады. Мин мәдәният институтын тәмамладым, ләкин сезне күптәннән беләм. Оныткансыздыр инде, мин эшкә, сез Толстой урамындагы укытучыларнын белемен күтәрү институтына лекция укырга бара
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
59
идегез, һәрхәлдә, автобуста сөйләшкәндә шулай дигән идегез.
Әлбәттә, бу очракны оныткан булсам да, ахмак хәлдә калмас өчен «педагогик» алым кулландым.
— Шулайрак булды бугай. Искә төшкән кебек, — дип, хәрәмләдем. (Сонрак, Миллениум күперен чыкканда, автобуста сөйләшеп бару, шунда ук сөйкемлелегенә игътибар итү исемә төште).
Ханым мина бер адым якынрак килеп, сорап куйды:
— Сезгә берәр китап кирәкме, — диде дә, бер тын алырлык кына тукталыш ясап, астыртын киная белән өстәп куйды:
—Үзегезнекеләрнен хәлен белергә кердегезме?
Әһә, ханым чегән арбасыннан төшеп калганнарга охшамый. Дөрес, минем җавапны көтеп тә тормыйча, үзе үк сүзен дәвам иттерде.
— Сезнен «Замана балалары»гыз, «Тәүбә»гез, кайсыдыр тәнкыйть китабыгыз да бар бугай. Анысынын исемен хәтерләмим.
— Мина Зөлфәт Хәкимнен драма әсәрләре кирәк иде, — диюемә, ханым ялт итеп, шкафлары арасына кереп тә китте, тиз арада нәкъ кирәкле китапны алып чыгып, язып та бирде.
— Рәхим итегез. Санаторий кенәгәсен сорап тормыйм, бардыр дип уйлыйм.
Мин ханымнын килешле гәүдәсеннән күземне ала алмыйча, пиджәк кесәсендәге шифаханә кәгаземне бирергә онытып торам икән.
Атлар кешнәшеп, кешеләр сөйләшеп таныша дигәндәй, икебезнен дә әнгәмәне өзәргә теләге юклыкны сиземләп, урында таптанып торган арада, ярдәм янәдән хуҗабикә ягыннан килде.
— Мин үзем дә шигырьләр язам, ике ел элек Союзга алдылар. Берничә хикәям дә бар. Мин бик күп олы шәхесләр биргән Олы Солтан авылы кызы. Туган авылымнын исемен псевдоним итеп алдым. Фәүзия Солтан булам мин.
Үземне шигырь тәнкыйтьчесе, белгече дип йөрсәм дә, оятыма каршы, мондый тәхәллүсле шагыйрәне белми идем. Хатын-кыз шагыйрәләрдән С .Сөләйманова иҗатын, исәннәрдән Л .Шагыйрьҗан, К.Булатова, Ф.Гыйззәтуллина, С.Гәрәева, Ш.Җиһангирова, Н.Сафина, Э.Мөэминова, яшьрәкләрдән Р.Рахман, С.Әхмәтҗанова, Р.Мухиярова һ.б. исемнәрне, Казан университеты түгәрәгеннән үсеп чыккан, үзем укыткан яна буынны санап-атап китә алам.
Оятымнан кызардыммы, юкмы — хәтерләмим. Мәгәр «кызганычка каршы, сезнен иҗатыгыз белән таныш түгел», дип, дөресен әйтергә үземдә көч таптым. Аны алдау мөмкин түгел кебек тоелды мина шул мизгелдә.
— Әле сон түгел, — дип, шигърияте белән таныш булмавыма бик исе китмичә, өстәл тартмасыннан ике китапчык чыгарып мина тоттырды.
— Буш вакытыгыз булса, бәлки, күз салырсыз. Хикәяләрем әле кулъязма хәлендә.
Тагын беркадәр уртак танышлар, юк-бар турында аяк өсте генә сөйләшеп тордык. Минем дә чыгып китәсем килми, ул да өстәле артына кереп утырырга ашыкмый. Бөтен барлыгымны ниндидер сәер хис биләде: аны янымда озаграк бастырып тотып, сулыш алган саен өлгергән грушаны хәтерләткән күкрәкләренен свитерларын тарсынып алуларын тоеп, күреп торасы килде. Хуҗасына кыен мизгелдә ярдәмгә килмәсә, зиһеннен ни пычагыма кирәге бар анын. Миемнен «пышылдавына» буйсынып, ифрат эшлекле кыяфәт белән:
— Фондыгызда ничә мен китап бар, шуларнын күпмесе татар язучыларыныкы, безнен сүз осталарыннан кемнәрне күбрәк сорыйлар, кебегрәк ифрат «яна» һәм «тозлы» сораулар тондырдым.
Мондый кизү соальләрне күп ишеткән һәм янгырамаса да, тел төбендә ни-нәрсә ятканны, ике икен дүрт икәнне белгән ханым бик «ушлый» булып чыкты.
— Беренче ике соравыгызга, әгәр алар сезне чын-чынлап борчыса, тулы җавап бирә алам. Ә өченчесенә анлатманы киләчәккә калдырыйк әле.
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
60
Әнгәмәбезне дәвам иттерү өчен генә:
— Өченчесе бик авыр булып тоелдымы, әллә әхлакый ягы бармы? — дип ачыкламыш кертәм.
— Бу мәсьәлә белән язучы кызыксынса, ул «сезнен китапларыгыз кулдан- кулга йөреп таушалып беттеләр», дигән җавапны гына көтә. Әсәрләрегез китап киштәсендә яталар дисән, син гомерлек дошманнарыннын сафын гына арттырасын. Берничә ел элек телемә хуҗа була алмыйча, үземә берәүне өстәдем. Язучы халкынын психологиясе әсәрләре турында унай фикер ишетүгә генә корылганын белсәм дә, «берәрсен үпкәләттегезме әллә» дигән булам.
Китапханәче, мәгълүм җырдагыча, әйтергәме икән, әйтмәскәме икән дип, киеренке уйланып торды да:
— Бер вакыйгадан сон салкын суны да өреп эчә башладым. Язучылар белән чираттагы кичә тәмамлангач, бездә алар атна саен диярлек булып тора, аерым алганда, Фәнис абый Яруллин, Аяз абый Гыйләҗев белән очрашулар уздырдык. Чираттагы очрашу кунагы Марсель Галиев «китапханәгездә минем әсәрләрем күпме, кайсыларын яратып укыйлар?», дип сорагач, мин уйлап җиткермичә, «Марсель абый, хәзер күбрәк детектив һәм тарихи әсәрләрне якын итәләр, сезнен фәлсәфи рухлы, метафорага бай китапларыгызны сорамыйлар шул», — дип ярып салмыйммы. Минем анын ин амбициоз татар язучысы булуын ишеткәнем бар иде, әмма болай ук дип уйламаган идем.
— Сабыйларча туры әйткәнне ничек кабул итте инде безнен даһиебыз, — дидем мин көлә-көлә.
— Мыекларын тырпайтты да, саубуллашмыйча чыгып китте. Мин гаепле булып калдым. Һаман кырын карап йөри.
Шунда бүлмәгә бер укучы килеп керде, мин Зөлфәт Хәкимнен өченче томын һәм тышлыкларына Фәүзия Солтан дип язып куелган ике шигырь китабын кыстырып бүлмәмә титакладым. «Җүләрләр йорты» драмасы урнашкан битне ачып, укырга җыендым, мәгәр күз алдымда һаман Фәүзия...
Китапханәче ханымны акшарланган Голливуд чибәре дип булмаса да, бөтен гәүдәсенә хас мөлаемлелеге, килешле киеме, үзен гади һәм матур итеп тота, сүзне ялгап китә белүе магнит кыры кебек үзенә тартып тора. Матур матур күренмәс, сөйгән матур күренер дигәндәй, анын боз күңелләрне эретердәй сөйкемле «сөяге» бар иде кебек. Шул сыйфаты белән ул «тере сыннардан» күп өстен тоелды миңа. Үз бәясен үзе белгән ханымнарга хас булганча, аның үз-үзен тотышында эрелек, һавалылык чалымнары да сизелеп тора.
Икенче көнне үк аяклар китапханә ягына тартса да, яхшы түгел, сәбәп юк, бер том драма, ике шигырь мәҗмугасын бер кичтә имтихан алдыннан студент кына җиңеп чыга ала дип, үземне тыеп кала алдым.
Ир-атны тәмле ризык, хатын-кызны ямьле сүз белән яулап була диләр. Ә шагыйрә күңелен аның йөрәк җимешләре шигырьләре аша аңлау җиңелрәктер.
Шифаханә булмәсендәге өстәлемдә «маңгайларына» матур хәрефләр белән Фәүзия Солтан дип язып куелган «Учларымда — җиләк» (1999), «Үзәк өзелгән чак» (2003) җыентыклары... Икесен дә үземнең хезмәтләрем, проза әсәрләрем арасында кадерләп тотачакмын. Чөнки алар миңа арабызда пәрәвез җебе сузылган чорда «Тәлгат әфәндегә — автордан — үзәкләр өзелмәсен», икенчесенә җылырак — («әфәнде» сүзеннән тимер салкыны килеп торгандай), якынрак итеп, «Тәлгат абыйга — автордан — ихтирам белән», дип, кул тамгасы белән бүләк ителгәннәр. Беренчесенә сүз башын гаять таләпчән шагыйрь Нияз Акмал язган. Соңрак аның иҗаты турында шигырь белгечләре, күренекле тәнкыйтьчеләр Нурмөхәммәт Хисамов, Радик Сабировлар язып чыгачак. Әлегә Н.Акмалның бәясе, аның әсәрләрендә, С.Сөләйманова кебек бөек шагыйрәбез чалымнарын тапкан «Аланнарда җиләк — чиләк-чиләк» мәкаләсе һәм авторның лирикасы белән танышып утырам.
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
61
«Минем биографиям — шигырьләремдә», дигән бер сүз остасы. Фәүзиянең туганнары, тормыш юлы, балалары, гаиләсе, дөньяга карашы, табигатьнең кайсы фасылларын яратуы, эчке кичерешләре, ялан кыр кебек шәрә холкы, эчендә «сер тотмавы» белән танышканчы ук, шигырьләре буенча мин аны нәкъ шундый итеп күз алдыма китердем. Ихласлы күңел түрләреннән ургылып чыккан шигърият һәркем үзенә килешле кием сайлап алырдай бай кибет кебек ул. Күпчелеге безнең танышуыбызга, никахыбызга чаклы язылган булсалар да, аның мәхәббәт шигырьләрен миңа, безнең мөнәсәбәтебезгә нисбәтән иҗат ителгәннәр дип кабул итеп укыдым. Табигать баласы-шагыйрь күңеле — мәхәббәт кебек хиснең киләсен («предчувствие любви») алдан ук сизенә күрәмсең.
Алгарак китеп булса да, әйтим инде, бергә тора башлавыбызга берничә ел узгач, Васильево шифаханәседә ял иткәндә, иҗади очрашу вакытында интим шигырьләренең бер гөләндәмен Фәүзия сәхнәдән яңгыратты. Минем янымда утырган, ХХ йөз башы хатын-кыз хәрәкәтенең үзенчәлекләрен, сәләтле вәкилләре иҗатын өйрәнүгә гомерен багышлаган галимә Альта Мәхмүтованың «әле күпме генә бергә торасыз, Фәүзия сезгә багышлап ничаклы шигырь язарга өлгергән», диюенә аның кәефен җибәреп, мәхәббәтнамәләрнең туган елларын искә төшереп тормадым. Йодрыгым
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
белән күз яшьләремне сөртеп, Хуҗа Насретдинның турылыклы ярдәмчесе кебек, ризалашып,башымны селкү белән чикләндем.
Фәүзия Солтанның шигырьләре, кулъязмадагы хикәяләре (алар аның «Баллы миләш» (2012) исемле җыентыгында урын алдылар) белән танышкач кына, мәгълүм мәзәктәге эчкече кебек «барга кермим дигәч кермим» дип, сыраханә яныннан 50 адым узып киткәч, «йөрәгем, түземлелегең өчен син 100 граммга лаек» дип, үзен-үзе хуплаган исерекбаш кебек, Зөлфәт китабын, кулъязмаларны култык астына кыстырып, аягымны күтәребрәк атларга тырышып, китапханә бусагасын атлап уздым. Ханым кампитр артында нәрсәдер басып утыра иде. Хуҗабикәнең өстендә шул ук гәүдәсенә сыланып торган кофтасы, өстәлләргә куелган гәзит- журналларны караштыручылары да элеккеге абзыйлар кебек тоелды миңа. Сораулы карашым буенча ук фикеремне төенләп алган мөдир аңлатмасын да бирде.
— Процедуралары тәмамлануга яңалыклар белән танышырга, үзара аралашырга дип күбесе уку залына килә. Берише көнне эш сәгатем беткәч тә көчкә чыгарам үзләрен. Казанда яшәүчеләре ял сроклары тәмамлангач та кереп-чыккалыйлар. Вакытым булганда минем белән сөйләшеп утырырга яраталар. «Син безнең өчен психотерапевт шикелле, биш-ун минут аралашып алсак, бар кайгы-хәсрәтләребез онытыла», дип сайрыйлар. Берсе хәтта миңа багышлап шигырь кебек нәрсә язган, икенчесе аны көйгә салган. Дәгъвага бернинди хокукым хакым булмаса да, көнчелек бизләрем баш калкытып, көтелмәгәнрәк сорау биреп ташладым.
—Чәчәк эзләп йөргән бал кортлары кебек бәйләнмиләрме соң?
Кетердәп торган кияү коймагын искә төшереп торган иреннәрне көлемсерәү бизәде.
— Бу абзыйлар миңа бал кортларыннан бигрәк кая кунарга белми миңгерәгән көзге күбәләкләрне хәтерләтәләр. Күбесе бит ялга чыкканчы зур урыннарда эшләгәннәр, кирәкле кишер яфраклары булганнар. Ә хәзер заманалар үзгә...
Ханым коңгырт күзләрендә шаян дулкыннар уйнатып, дөрес аңларсызмы дигәнрәк мәгънәдә миңа карап алды да, дәвам иттерде:
— Бер мөхтәрәме «хатыным үлде, бик кайгылы вакытым, чәй эчәргә кереп чык, бәйләнмәм дә, кагылмам да», — дип чакыргач, шаяртасым килеп китте.
— Бәйләнәсе дә булмагач, нишләп мин сезнең янга керим, чәем өемдә дә бар, — дигән идем, ул чын-чынлап үпкәләде. — Алар бит уалырга гына торган бәллүр савыт кебек, бик үпкәчелләр.
— Ну, сеңелем, хур иттең, кеше күзенә күренерлегемне калдырмадың,
— дип саубуллашмыйча ук чыгып киткән иде, авызын салындырып йөрүе озакка бармады. Бер-ике атна узгач, тагын шул сөйләшүне исемә төшерде.
— Бу хакта өлкәннәрне чәйгә җыйган мәҗлестә Рөстәм Миннехановка да сөйләгән идем, «шул кирәк сиңа бозык картка», дип рәхәтләнеп көлде.
— Хәзер үзең керим дисәң дә, чакырмыйм, ишекне эчтән бикләп куям.
Ханым, көрсенеп алды да, дәвам итте.
— Без Балык Бистәләре шундыйлар инде. Сүзебез акылыбыздан алданрак йөри. Соңыннан үкенәбез, тик терсәкне тешләп булмый. Бу абзый турында шаяртып сөйләсәм дә, көндәлек тормышта мин ирләрнең төрттерү-кинаяләреннән, әрсезләренең тәкъдимнәреннән гарык булдым, гафу итегез, майлы күзләрдән косасы килә. Кайвакыт картлар йортыннан
3. «К. У.» № 8
65
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
3.* 63
берәр гарип-горәбәне алып, коляска тәгәрәтеп йөрсәм, берсе дә бәйләнмәс иде дип тә уйлап куям.
Артык ачылып китүен аңлап, ханым җиңелчә генә кызарып алды да, тиз арада бер көйдән икенчесенә күчә алган җырчы кебек, сүз агышын бөтенләй икенче якка борып җибәрде:
— Кстати, бүген сугыш ветераны, пединститут доценты Рой абый Гатауллин белән очрашу була, сезне дә чакырам.
—Ул тарихчыны мин яхшы беләм, әлбәттә киләм, — дидем.
Мин ипле генә халык арасына кереп утырган идем, Фәүзия ханым Рой абзыйның колагына нәрсәдер пышылдагач, ул мине кызыл үгез тиресе төсле җәймә җәелгән өстәл янына чакырып алды. Сез сугыш ветеранының фронтка яшьли китеп, берничә тапкыр яраланып, пуля башын тишеп, бер күзенә зарар китереп чыгуын һәм башка хәттан ашкан батырлыклары турында гына тыңлап утырган дип уйласагыз, бик нык хаталанасыз. Юк, шәкли яктан миңа бәйләнеп булмый. Абзыйны хуплап һәм мактап нотык та тоттым.
Күзләремә «нур көлтәләрегезне китапханәченең айдай йөзеннән, бил сыгылмаларыннан, ирек таләп итеп торган күкрәкләреннән читкәрәк алыгыз», — дип кат-кат әйтеп карадым, мәгәр һич кенә дә файдасы тимәде. Алар өчен кич буе оялып утырдым. Очрашудан соң, кунаклар өчен чәй мәҗлесе каралган иде. Мине дә калдырдылар. Чакыруны кабул итеп, Фәүзия янынарак утырырга тырыштым. Максатыма ирешсәм дә, ул чәйләрне даими яңартып, безне аягүрә сыйлады. Сирәк кенә урындыгына кунаклаган мизгелләрдә булса да, бармакларына, кулларына орынып алу әмәлен эзләп интектем. Үзе әйткәнчә, арзанлы дәгъвачыларны күп күргән («ач күзләр» сафын да тулыландырасы килми бит әле) ханым, мине тупас кире какмаса да, минем кайнар хисләремне уртаклашырга ашыкмады. «Чәчәннең теле уртак, чибәрнең кулы уртак» дигән мәкальнең «сөткә киткән» очраклары да булгалый икән. Мине ошатуында шигем юк кебек. Битараф булса, мин китапханәнең ишеген ачып керүгә, «Тәлгат абый» дип, куркытылган урман тавыгы кебек пырхылдап, алдыма килеп чыкмас иде. Мин сезне күптәннән беләм ди түгелме? Язучыларның корылтаенда йә ел йомгакларында күргәндер, соңрак автобуста да сөйләшеп барганбыз икән.
Хәер, шифаханәдә ял иткәндә буш вакыт күп була, араларында «мәхәббәткә сусап» йөрүчеләрнең китапханәчене ошатып, үзләрен тәкъдим итүчеләре дә аз булмагандыр дип уйлыйм. Үзем чын-чынлап гашыйк булып, балавыздай эреп барам түгелме? Мәгълүм җырдагыча, кабат килде, сөю көтмәгәндә, кинәт килеп яуган яңгырдай дип, хисләреңә теләктәшлек тапмыйча, буш чиләк кебек шылтырап, кеше көлдереп йөрсәң? Мавыгулар, җенси тартылулар туып торса да, мәхәббәт бер генә була диюләре хакмы икән? Кагыйдәдә искәрмәләр, чигенүләр, сөртенүләр каралмаганмы? Бу кануннарны кем урнаштырган да, кем сынаган? Башка берәүнекенә охшаса ул чын сөюгә керми, мавыгу, соклану, ымсыну, теләк яисә хайвани хис кенә була торгандыр. Степан Злобин без яшь чакта яратып укыган «Салават Юлаев» романында каһарманының күп мәртәбәләр гашыйк булуын, һәр яңа мәхәббәтендә беренче мәгъшукасының, хәтерем ялгышмаса, Әминәсенең чалымнарын таба дип яза. Мин дә беренче хатыным Галия белән Фәүзияне (тьфү, ашыкканның ашка пешкәнен белә торып, чак кына «икенче хатыным» дип ычкындырмадым) чагыштырып карыйм. Күз, чәч, бит төсләрендә үзгәлекләр булса да, гәүдәләрендә, йөрешләрендә, үзләрен җитди тотышларында якынлыкны инкяр итүе кыен.
Алдагы көннәрдә дә шигырьләре, хикәяләре турында фикерләрем белән уртаклашып, уку залына кергәләп-чыккалап йөрдем. Шигырьләрен ошатсам да, проза үрнәкләренә пессимизмга барып тоташкан «сантиментларнын» артык көчле булуын, инверсиянен еш кулланылуын әйттем. Шигырьләре, алдарак берише күзәтүләремне әйткәнчә, самими лиризмнары, күнел түрендә төенләнгән тирән серләре белән
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
64
«уртаклашулары», тар мәйданда төгәлләнгән хис-кичерешне сүз-гыйбарә очкынында уйната белүләре илә ошадылар.
Шәхесенә килгәндә, Фәүзия ханымнын китап укучылар белән уртак тел таба белүе, өлкәннәрне җылы сүзе, игътибары белән тынычландыруы анын үз вазыйфаларын үтәүгә җаваплы каравыннан бигрәк, кешелеклелеге турында сөйли иде кебек. Кайберсе белән бакчада сөйләшеп, аралашып йөрергә дә туры килде. Фикерләрен сорамасам да, китапханәгә йөрүемне күргәннәре, үзе котыртыпмы, әзерләпме куйгандай, Фәүзияне мактап туймадылар. Шул арада минем ял вакытым тәмамланып та килә иде. Шифаханәнен санаулы көннәре кеше тормышынын кыскартылган манзарасы кебек: башлануын көтеп аласын, үтеп киткәнен, гомер шикелле, сизми дә каласын! Дәвалануымнын сонгы көне «Мәдәни җомга» гәзитәсе хезмәткәрләре белән очрашуга туры килде. Мөхәррир З.Мансуров, анын урынбасары Г. Морат һәм тагын берничә кеше буласы икән. Яраткан шагыйрьләрем, дусларым, каләмдәшләрем белән күрешүдән баш тарта аламмы сон мин? Әлбәттә, килдем, чыгыш та ясадым. Халык белән шыгрым тулы залда уздырылган кичә чын шигырь бәйрәменә әверелде. Казан шифаханәсен бетерү татар мәдәниятенен бер учагын сүндерү икәнен кичәдә бик ачык сиздем.
Фәүзия Солтан да үз шигырьләрен укыды. Мин аны бик якын, газиз кешемне тынлагандай, дөньямны онытып, шатланып та, борчылып та, үзеннән күзләремне ала алмыйча утырдым. Мина ул шул мизгелдә сөйкемле, якын, хисләремне, язмышымны уртаклашырдай ханым булып тоелды. Һәрхәлдә, шул фикер минем башыма каккан кадак кебек кереп утырды.
Өйгә алып кайтырга күрше йортта гына яшәүче аспирантым Радик Сабировны сораган идем. Татар көрәшенә бирелгән егетнен якташы, бөек шагыйрь Хәсән Туфан иҗатында лирик герой образы гәүдәләнеше кебегрәк темага кандидатлык диссертациясе сырлап йөргән көннәре. Студентлык вакыты кебек үк, аспирант еллары да, иркен, бар хыялларнын гамәлгә ашасына ышанып яшәгән бәхетле чор. Милли җанлы, артыгын сөйләшмәс, үзенә тиешлесен ычкындырмас Радик күрше керештә генә әбисе белән яши. Анысы оныгына дәрвишләрчә бирелгән, оныгы өчен җанын фида кылырга әзер чын мишәр карчыгы. Урамда очратса да, Закира апанын сүзе гел туруны хакында.
— Радигым төн ката сәдәфле шайтан янында утыра. Чистый тамактан калып, ядауланып бетте инде. Ата-анасына ницекләр йауап бирермен.
Радикнын зур спорттан читләшкәч, аспирант харчасында, әбисенен затлы ризыкларыннан тулыланып, тынычланып киткәнен белсәм дә, ихластан борчылган гаять сөйкемле апаны тынычландырырга ашыгам.
— Күрше, борчылмагыз, мин аны әбиен әзерләгән ризыкнын граммын да калдырмыйча аша дип ачуланырмын.
Ә чынлыкта Радикнын «әби ашарга кыстый-кыстый үтерә инде» дип, сөенечен яшерә алмыйча «зарланганы» хәтердә. Минем «ачуланырмын» дигән сүзләремнән курка ук калды әбиебез.
— Кьанатым, мин атьканны атьа күрмә.
Шунда ук исенә төшереп, «Радигым кайтканчы өлгертим дип, аш куйган идем, каньап беткәндер инде», — дип бүлмәсенә ашыга.
Мин җыйнак бәдәнле, җитез, оныгын карап торудан көч, яшәү дәрте алган, якын кешесенә мәхәббәте күзләренә, йөзенә, йөрешенә чыккан карчыкка сокланып карап калдым. Аспирантыма йомышым төшкәндә, өй телефоннарыннан берүк җавап ишетәм.
— Радикнын качан катьасын атьа алмыйм. Иртүк җитәкчесе Тальгат белән (ул мин булам инде) чыгып киткәннәр иде.
Инде изге җан әбиебез гүр иясе. Радик үзе дә ике бала атасы, галим, тәнкыйтьче, доцент. Ә мине шифаханәдән алырга килгәндә япь-яшь аспирант иде. Мин чәй янында беркемгә дә сиздермәскә тырышып, Фәүзия ханымнын колагына, «безнен
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
3.* 65
белән кайтырсыз», дип әйтергә өлгердем. Ул, йөрәгемне яшен телеп алгандай, күз карашын минем якта уйнатып алды да, сүзсез генә, ризалыгын белдереп, башын иеп алды.
«Мәдәни җомга» бу шифаханәдә китапханә хуҗасы, шагыйрә, иҗтимагый актив шәхес Фәүзия ярдәмендә укучылар белән очрашуларны еш уздыра һәм аны өенә үзләре кертеп калдыра торган булганнар. Егетләр ханымны үз машиналарына чакыргач, ул, озын керфекләрен түфли очларына төшерде дә, бурычын түли алмаган гаепле кеше кебегрәк, «мин Тәлгат абый белән кайтам», диде.
Әлбәттә, сизгер җанлы шагыйрьләр Фәүзиянен минем машинага утыруы тикмәгә генә булмаганны анлаганнардыр. Сонрак мина шул хәтлесе мәгълүм булды. Тәртипле, итагатьле әдипләребезнен берсе Зиннур Мансуров Фәүзияне очратып болай дигән: «Тәлгат Нәбиевич безнен бик мөхтәрәм шәхесебез. Анын белән шаярырга, уйнарга ярамый. Мөнәсәбәтен җитди булса гына анын башын катыр».
Радик белән кунагыбызны Мусин урамы чатына китереп куйдык, мин ханымны озатырга чыккан идем, башым әйләнеп китте һәм кияү коймагыдай иреннәренен тәме йөрәгем, тәнем аша аяк бармакларыма җиткәч кенә, айнып киттем. Ул да артык каршы килмәде кебек хәтердә калган, һәрхәлдә янакта шартлау ишетелмәде, күзләрдән очкын чыкмады. Шул көннәрдә үк Пирамидада язучылар берлегенен 75 еллык бәйрәменә чакырулы идек. Фәүзия белән бергә утырырга килешкән булсак та, үз кадерен белгән хатын-кыз буларак ул сонга калу сәбәпле, мин Ренат Харис, Равил Файзуллин, Флера Тархановалар белән бер өстәлгә туры килдем. Күзләр гел ишек ягында. Нәрсә ашаганны, эчкәнне дә хәтерләмим. Килеп кергәнен барыбер күрми калганмын, киттем аны эзләп. Ул Татарстан китап нәшриятынын элеккеге һәм хәзерге хуҗалары белән бер өстәлдә утыра икән. Мин шыпырт кына янына килеп, йөреп керергә чакырдым һәм шул зыярәтебездә без яшертен-орынтын дуслашып йөрергә өлгерә дә алмыйча, «иҗтимагый пар»га әйләндек тә куйдык. Мәрмәр баскычтан тотынышып аска төшеп барабыз, аннан ипле генә атлап, исе китмәгәндәй генә, әмма күзлек астыннан безне бик игътибар белән багып, депутатлар Разил Вәлиев, мыек астыннан хәйләкәр елмаеп Роберт Миннуллин өскә менеп киләләр. Аскарак төшсәк, халык шау- гөр килә. Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев белән анын яраннарын каршылыйлар икән. Безнен дә, кулларнын кулда икәнен дә онытып, шул төркемгә килеп кушылудан башка чарабыз калмады. Аннан инде, залга кереп, урын табып, беткән баш беткән инде дип, артык кылтаймыйча, бергә утырдык. Шул ук Радик безне өйләргә таратканда, мин Фәүзиягә:
— Без якынлыгыбызны җәмәгатьчелеккә, шул исәптән халык
депутатларына гына түгел, Илбашына да күрсәттек, барысы да хуплады кебек, иртәгә эштән сон үзенне Гаврилов урамына кунакка чакырам, — дидем.
Икенче көнне, изге ният белән, тукталышка каршы алырга чыгып, аны туры китерә алмыйча авызымны салындырып, өемә кайтсам, шул арада якын булып киткән кешем, безгә кереш ишек янында көтеп тора иде.
Әминә әби Чаллыда чак. Чәйләр-мәйләр куйган булдым. Кочаклашып ятакка егылганчы, киләчәгебез, уртак тормышыбыз турында бик җидти итеп сөйләшкәндәй иттек.
«Минем ике улым бар, берсе югары белемле, эшли, икенчесе әле тугызынчы сыйныфта гына укый, әти-әниемне күмдем, хәзер кияүдә түгел, теге көнне сез калдырган төштә өч бүлмәле фатирым бар», дип Фәүзия үзе белән таныштыра башлады. «Кечкенә улынны бергә үстерербез, минем дә үз гаиләләре белән торучы ике малаем бар һәм вафат булган хатынымнын әнисе янымда», дип җавап бирдем.
«Мина яшәргә күчеп киләсенме», дигән соравыма иртән, «инде кусан да китмим», кебегрәк җавабы белән сөендерде, канатландырды, киләчәккә өмет чаткыларын уятты.
Сонрак Фәүзия «мин сезне күптәннән күзәтеп, кызыгып, яшерен мәхәббәт тотып йөри идем», дип мине үсендереп җибәрде. Менә без шулай табышып, яшәп тә киттек.
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
66
Тора-бара мин анын холкын да өйрәндем. Аны тормыш «типкәләп» күп нәрсәгә өйрәткән. Мина ул ваклану, көнләшү (элеккеге дусларым белән «саубуллашуга» барып кайтуымны хупламаса да, анлады), күпсенү, саранлану, акчага табыну кебек хөсетле гадәтләрдән өстен торгандай тоелды. Акрынлап Фәүзия белән күпсанлы туганнарымны, эне-сенелләремне таныштырдым. Күбесе аны кабул итсәләр дә, барысы да минем зәвыгымны, бу адымымны сикереп төшеп хупладылар дию бик үк дөрес булмас. Элек таныш булмаган, анын дөньяда яшәве турында ишетмәгән дә ханымнын минем түр башыма килеп утыруы кемнендер эчен тырнады, араны бозарга тырышып йөрүчеләре, гайбәт таратучылары, улларымны котыртып караучылары да табылды. Фәүзияне кабул итмәүчеләр арасында Галиянен туганнары булуы табигый булса да, бер сенелемнен аны өнәп бетермәве бераз сәеррәк тоелды. Минем барыбер үземчә эшләячәгемне белә торып, «олы абыебыз тинен тапты, анын авыр чир кичергән булуына да карап тормаган», дип сөенеп, хуплап, кинәшләрен биреп кенә торасы иде дә, нишләтмәк кирәк, һәркемнен үз холкы, үз акылы...
Фәүзия белән бергә тора башлавыбызга шактый вакыт узгач, урамда Татарстан курортынын һәм Казан шифаханәсенен элеккеге баш табибы Юрий Сахабутдиновны очраттым. Мине кин кочагына алып:
— Ишеттем, ишеттем, минем заманнын китапханә мөдиренә өйләнгәнсен икән. Минем белән кинәшәсе булган.
—Нәрсә, әллә зур хата ясаганмынмы?
— Юк, юк. Фәүзия начар хатын түгел. Тәртипле, тәрбияле, тик син белеп торырга тиеш, ул балаларына артык бирелгән, аларнын һәр капризын үтәргә, кирәк булса, җанын ярып бирергә әзер. Шуны истә тот, — дип өстәде, борын очына ук төшеп җиткән калын пыялалы күзлеген өскә күтәреп.
Әлбәттә, мин ана «мәхәббәт килсә, ул унны-сулны уйлап торырга ирек бирми, куенына кинәт килеп кергән елан кебек, йөрәгенә, бөтен барлыгына хуҗа була», дип, үземнен халәтемне анлатырга уйласам да, кинәт «рәхмәт» белән «саубул» арасында торган ниндидер сүз мыгырдап, үз юлым белән киттем.
Фәүзиянең балаларын шулай мәҗүсиләрчә яратуында, алар өчен яшәвендә безнең мөнәсәбәтләргә зарар китерерлек берни күрмәдем мин. Берәүне дә якын итә алмаган, үзе өчен генә яшәгән кешедән курык, диләр. Юрийның сүзләрен мотлак хакыйкать дип кабул итмәсәм дә, алар һавадан алынмаганнардыр, җирлекләре бардыр. Шунда күңелемә Ф. Солтанның улларына багышлап язган шигырьләре искә төште.
Ай, бик туңдым, әни, җылыт!
Кулларың бит боз икән.
Җан җылымны бирер идем, Туңдырмас идем, бәпкәм.
«Газизләрем» (1997) шигыреннән алган бу юлларда самими аралашу, якынлык кичереш үзәген тәшкил итә.
Шул ук 1997 елда язылган «Ана хыялы»нда гомерлеккә бергә була алмауны сиземләгән фаҗига төсмере, гомернең фанилыгы алга чыга.
Яннарымнан китеп барсагыз сез
Ничек түзәр икән йөрәгем?
Күрми торсам — сезне сагынам бит, Күз нурларым, газизкәйләрем. -
кебек төчерәк юллар һәм «күз нурлары»на багышланган «Туган көнең котлы булсын...» (улым Рәсимгә), «Булат улыма» һәм башка шигырьләре баш табибның сүзләрен раслыйлар кебек. Аларның барысы да халык җырлары, татар хатын-кыз шигърияте йолаларында, ананың балаларына иксез-чиксез мәхәббәтен эпитетлар аша чагылдырган шигырьләр. Асылларында ана эгоизмы, кадерлеләренә бәхет теләү ята.
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
67
Ихласлыклары шик уятмаган ана хисләре туган илеңә, милләтенә, кавемеңә хезмәт итү, халкыбызның гореф-гадәтләренә тугрылыклы булып үсүгә чакыру мотивлары белән баетылса, шигырьләре тар интим тирәлекне җиңеп, офыкларын киңәйтеп җибәрерләр иде дип тә әйттем үзенә.
Юрий Ефимович белән юл чатында очрашуыбыз, сөйләшүебезнең эчтәлеге турында Фәүзиягә дә җиткердем.
— Элеккеге баш табибыбызның сүзләрендә дөреслек барын инкяр итмим. Бөтен көчемне, исәнлегемне биреп үстергән улларым миңа бик кадерлеләр. Мин аларга әни дә булдым, аталарын да алыштырырга тырыштым. Үскәндә балаларга әти кирәк. Минем «Әти, диеп кемгә дәшәргә?» исемле шигырем дә бар. Шул ук вакытта алар үз урыннарында, сиңа исә бөтенләй башка мөнәсәбәт.
Ана күңеле балада, бала күңеле далада дигәндәй, газизкәйләреңне гелән үз янында гына тотып булмый шул. Фәүзиянең олы улы Рәсим гаиләсе белән Краснодар краена китеп, курортлар системасына җаваплы эшкә урнашты. Җәмил исемле сөйкемле малай үстерәләр, кечкенә оныкчыгы — Рузанна да дөньяда яшәргә хакы барлыгы турында хәбәр бирде.
Икенче малае — Булат (минем дә кече улым — Булат) беренче елларны тиз кызучан холкы, тәртәгә тибүчән гадәтләре белән мәшәкатьләр тудырса да, яше егермене узгач акылга утырды, хәзер аерым яшәсә дә, хуҗалык эшләре аның карамагында.
Тормыш тарихын соңрак Фәүзия үзе дә сөйләде, башкалар да «рәхәтләнеп» тулыландырды. Иренең хыянәте, бергә яшәгән бүлмәләренә чит хатын алып кайтуы, соңрак туган авылларында, күрше йортта гына гөрләтеп туй уздыруы яшь ананы тетрәндерә һәм йокымсырап яткан шигъри сәләтен уятып, кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Хәзерге татар шигъриятенең ин фаҗигале шигырьләреннән берсе — «Туй бара» — эчке тетрәнү, рәнҗү, хыянәтне гафу итмәү, кире кагу, чистарыну — катарсис җимеше.
Юлында ялгызы яшь ана...
Күзләреннән әче яшь тама.
Хәтерендә — үз туе. Теләкләр
Теләнгән иде бит аңа да.
Бүген ул — ялгызы.
Кулында — сабые.
Ә йортта — җыр гөрли. Туй бара..
(«Туй бара», 1999)
Киләчәген минем белән бәйләгәнен белгәч, анын да күнелен болгатырга тырышучылары, киңәшчеләре, «хәленә керүчеләре», яңгырдан сон күтәрелгән гөмбәләр кебек, табылып тордылар.
Кинәш дискурсы шундыйрак җөмләләргә «төрелә»: «ничек инде син курыкмыйча шул мишәргә кияүгә чыктын, ул усал тәнкыйтьче (укы: кеше), сөяркәләре дә аз булмаган, диләр. Галиядән сон үзенне туганнары да кабул итмәс, инсульт кичергән кешенен холкы да бозыла, диләр...».
Фәүзия гайбәтләрне колагына элсә дә, мина артык сиздермәде. Киресенчә, игътибарлы булуы, һәр теләгемне әйткәнче үк сиземләп алып, үтәргә тырышуы, назы белән күнелемне кинәт җылы кояшка тарган боз катламыдай эретте. Кичләрен мин урамга йөрергә чыккач, ярты сәгать узар-узмас, «өшемәденме, аягына салкын үтмиме, кергән җиренә нәрсә пешереп куйыйм», диеп килеп җитәр, яисә телефоннан хәлне белешеп торыр. Өйгә кергәч, кичке дастархан янында сәгатьләр буена, бер-беребезне кыстый-кыстый чәй эчүләр, киләчәккә планнар кору, әдәби барыш, яна әсәрләр турында фикер алышулар — мәнге онытылмас хатирәләр булып күнелдә калырлык.
Чирләгәннән сон машина йөртүе кыенлашу сәбәпле, бу һөнәрне Фәүзиягә
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
68
үзләштерергә туры килде. Ул мона бик теләп алынды.
Әүвәл иске алтылы «Жигули» белән гараж капкаларынын ныклылыгын тикшереп, тиешле урынга утыртылмаган баганаларга «сәлам» биреп, машиналарны алыштыра-алыштыра Фәүзия югары кимәлле, бәйгеләрдә катнашырлык йөртүче булып җитеште. Җәяү йөрүне онытып ук бара бугай.
Әй, гомер агышлары... Без дә инде ун елга якын гаилә булып яшәп ятабыз икән. Бәяләр туры килмәү, тарткалашкан чаклар, ул үз ягын каерган, мин үземнекен тугылаган вакытлар булгаласа да, сонынан алтын урталыкны әлегәчә таба белдек. Кешенен канын тулысы белән алыштырып булмаган шикелле, анын холкын, дөньяга карашын, ата-баба салган геннардан килгән үзгәлекләрен кире якка борып куеп булмый. Ул — гайре табигыйлеккә генә китерер иде. Фәүзия хис кешесе, шагыйрә җанлы, эчендәген йозакта озак тота алмый, теленә чыгара, турысын яра. Миндә мантыйк, тормышны күбрәк белү өстенлек итсә дә, барыбер дуганы үз ягыма бөгәргә тырышам. Гогольнен борынгы алпавытлары кебек гел төчеләнеп, бер-беренне ашарга кыстап, салпы якка салам кыстырып кына яшәү кызык булмас, саруны кайнатып, тиз туйдырыр иде. Безгә ул куркыныч янамый кебек.
Кешенен холкы да, дөньяга карашы да үзгәрми тормый. Заманабыз үзе дә шуна этәрә. Бер мәлне Фәүзия интернет дигән зәхмәт белән тилереп чирләп алды. Ул сиздермичә генә кешенең вакытын ала, уйларга, укырга тиешлесен дә йота бара. Интернетта да яхшы кешеләрнең утыруын инкяр итмәстән, һәммәсе дә әхлакны ныгытуга, гаилә нигезләрен саклауга ярдәм итәләр дигән фикер тумый миндә.
Мин үземне техник һәм фикри яңалыклардан артта калган ретроградка санамыйм. Интернет акыл һәм чама белән файдаланганда сәяси, икътисади, мәдәни хәлләрдән бик күп мәгълүмат бирә ала. Фәүзиянең бу мавыгуы бер узар, һич булмаса билгеле бер тәртәгә керер дип уйлыйм. Шунда утырганда, онытылып китеп, плитәдәге бәлешләр яну, кәтлитләр көю очраклары да була, шул хәтлесе дә колакка кереп тора: яңа танышлар- вәгъдәләр аркасында, күпме гаиләләр таркала. Мин әйләнәм-тулганам да, аның китапханәдә «Тәлгат абый», дип, каршыма атылып чыккан, минем «җимеш», аның «матурым» булган чорыбызны сагынып куям. Берүк суга ике тапкыр кереп булмаса да, кеше хәтере, хисе барысыннан да көчлерәк дип саныйм. Шуларны саклый алсак, без бер-беребезне беркайчан югалтмабыз кебек! Хәер, язмыш йомгагының очы Ходай Тәгалә кулында.
P.S.
Кемдер: «нишләп әле бу абзый ике кешегә генә кагылышлы серләрен кояш яктысына чыгарып, бөтен нечкәлекләре белән бәян итәргә булган», дип гаҗәпләнер дә, сәерсенер дә. Мин үзебезнең мәхәббәт вә гаилә тарихыбызны сөйләү аша язмышыбыз галәм белән идарә итүче ихтыярында икәнлегебезне генә искә төшерергә булдым. Мин элек берәр танышымның «ошбу уңышка ирешүемә, бәхетемне — яраткан эшемне, мәхәббәтемне табуыма Аллаһыбызга бурычлы, ул ярлыкасыннан ташламасын», диюенә шикләнебрәк карый идем. Раббыбызның барлыгын таныган хәлдә дә, Күкләр вә Җирләр хуҗасының әллә ничә миллиард кешенең, башка җан ияләренең яшәешенә юнәлеш бирергә, язмыш агымын билгеләргә ничекләр өлгерсен дип уйлый идем. Өлгерә һәм аның кодрәте чикләнмәгән икән шул. Мин менә ни өчен ике ятып бер төшемә дә кермәгән, гомеремдә аяк басмаган Казан шифаханәсенә үз хәләл акчама юллама алып, ял итәргә барырга уйладым. Чөнки мин анда булачак ирен көтеп кампитр артында утырган Фәүзияне очратырга тиеш булганмын. Шуннан соң инде Аллаһ һәр эшебезгә юнәлеш биреп, ялгыз йөрәкләрне кавыштыруда катнашмый дип кара!
Бу илдә галимнәргә ихтыяҗ бармы?
«Доктор булуның ние бар...» исемле язмамда совет хакимияте чорында халыкларны югары вә түбән сортларга бүлү, берәүләрне күккә чөю, икенчеләрен
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
69
бөтенләй хокуксыз калдыру нәтиҗәсендә, фән докторы булу турында хыялланып йөргән татар галиме фәнни тикшеренүнең сыйфаты югары булса да (төрки галәме, шул исәптән дәүләтле төрекләрдә бу хакыйкатьне таныйлар), диссертациясен яклауга урнаштыру өчен Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Баку кебек шәһәрләрдә ачылган советларга баш иеп барырга мәҗбүр иде. Җае чыкканда бай һәм мәгърифәтле тарихы белән «масаеп» алырга яраткан татар баласы өчен иң аянычы шунда иде: XIX гасыр азагында, бигрәк тә XX гасыр башында укымышлы акмуллаларыбыз «әлпи-тисигә», әлифбага, уку-язуга өйрәткән кавемнәрнең балаларына, оныкларына, хәер сорарга кергән теләнче кебек, баш иеп, вакыты белән тез чүгеп бару булды. Ерак шәһәрләргә сәфәр чыгуларның матди һәм рухи яктан авыр гына түгел, хәтта түбәнсеткеч икәнлеген дә онытырга ярамый. Үзбәкләргә яклауга бару аеруча кыен иде: өлкән буын вәкилләре егерменче елларда милли хәрәкәтне, советча басмачларны, канга батыруда катнашкан татбригаданы искә төшереп, коммунист бабаларыбызнын кылган гамәлләре өчен кызартып алу мөмкинлеген ычкындырмадылар. Татар галимнәренә ин һәерхак расланулар Алма-Атада булды. Югарыда аталган мәкаләмдә яклау матавыклары белән казах кардәшләр мәркәзенә алты тапкыр зыярәт кылып, ябылган гыйльми берәмлекләрен янәдән ачтыру өчен югары аттестациягә йөрүләрем, ул эшли башлагач та, «яклауларны ногай баласы эше илә башлап җибәрү җарамас», дип, мине читкәрәк тибәрүләре турында, яшь аралаш көлеп бәян иткән идем. Һәр мәсьәлә хәл ителгәннән сон җинел, авырлыкларны чытыкланып күпертү кебек тоела. Минем арттан ук диярлек татар драматургиясе буенча Азат Әхмәдуллин Алма-Атада яклап кайтты. Мин инде ана оппонент булдым. Фәрит Хатипов та үзен шунда раслады.
Кыскасы, үзем шул сират күперен кичкән кеше буларак, татар факультеты аякка басуга, анын каршысында кандидатлык һәм бигрәк тә докторлык диссертацияләрен яклау советын оештыруны төп максатларнын берсе итеп куйдым. Әлегә чаклы Казанда беркайчан да күренмәгән шураны гамәлгә кую, татар дөньясында гына түгел, ә бөтен төрки мохиттә гыйльми абруебызны күтәреп җибәрәчәген бик ачык күзалладым. Яклау советын ачуга Мәскәүдән рөхсәт алу өчен тиешле кәгазьләрне черки дә борынын тыга алмаслык дәрәҗәдә төгәл итеп әзерләп җибәрү лазем иде. Совет ачунын мәҗбүри үтәлергә тиешле шәкли таләпләре бар. Шура әгъзаларынын, гыйльми сәркатибтән башкалары (ул фәннәр кандидаты булса да ярый) доктор булып, аларнын алтмыш проценты университетта эшләүчеләр, калганнары төрле уку йортларыннан, фәнни оешмалардан, белгечлекләре туры килсә, башка шәһәрләрдән дә кертелергә мөмкин иде. Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият, сәнгать, Казан педагогия институтларыннан ин абруйлы галимнәрне чакырдык, безнен шикелле әле генә оешкан филология факультетыннан күбебезнен элеккеге укытучылары Людмила Ачкасованы, Любовь Савельеваны советка әгъза итеп керттек. Әйтергә кирәк, алар бу иҗтимагый вазифаны үзләренә зур ышаныч дип кабул итеп, һәр утырышка теләп йөрделәр, хезмәтләргә бәя бирүдә актив катнашып, үзебезнен яшьләр күтәрелеп җиткәнче, берлекнен интеллектуаль дәрәҗәсен тиешле югарылыкта тотуда ярдәм итеп, «оештыру эше яхшы куелган», дип һәр җирдә мактап, абруебызны күтәреп йөрделәр. Беренчесе чирләп, урын өстенә егылганчы, Любовь Ивановна фани дөньяны ташлап киткәнче, татар советына фидакарьләрчә хезмәт иттеләр.
Татар һәм гомумән төрки филология фәненен үсеш дәрәҗәсен күтәрү өчен Казан дәүләт университеты карамагында яклау шурасы булырга тиеш дигән фикер бер миндә генә тумады, әлбәттә. Мондый хыялнын бик күпләрне борчыганы ачыкланды. Күренекле фән әһелләренен барысы да совет эшендә катнашырга, яшь буынга ярдәм итәргә әзер торуларын белдерделәр. Советка рәис итеп проректор буларак оештыру эшләренен башында торган профессор Миркасыйм Госмановны тәкъдим иттек. Әмма Югары аттестация комиссиясе «белгечлеге туры килми, совет җитәкчесе филолог булырга тиеш» (ул тарихчы иде), дип анын кандидатурасын расламады. Минем белгечлегем һәм фәнни дәрәҗәләрем бәхәс уятмады. Яхшымы-яманмы инде егерме
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
70
елдан артык КДУ (хәзер КФУ) нын татар һәм төрки телләре һәм әдәбиятлары буенча докторлык диссертацияләрен яклау советынын рәисе вазифаларын башкарам. Гыйльми оешмабызның акыл үзәнен җөмһүриятебезнең һәм курыкмыйча, авыз тутырып әйтәм, гомумән Русия гуманитар фәненең үсешенә зур өлеш керткән, һәркайсы бер юнәлешне җитәкләгән, дистәләрчә шәкертләр әзерләгән Ганеев Ф.Ә., Саттаров Г .Ф., Хатипов Ф. М., Юсупов Ф. Ю., Әхмәдуллин А.Г., Әхмәтҗанов М.И., Хисамова Ф.М. кебек иң катлаулы, четерекле фәнни тикшеренүләргә гадел бәя бирерлек олы галимнәр тәшкил итәләр. Инде мәңгелеккә күчкән Тумашева Д.Г., Хаков В.Х., Госманов М.Г., Савельева Л.И. кебек элеккеге совет әгъзаларын һәрдаим сагынып искә алабыз.
Яңа оешкан гыйльми берлеккә эш эзләп интегү ихтыяҗы булмады. Әзер хезмәтләрен кая урнаштырырга белми аптырап, кулъязмалары шыплап тутырылган «чемодан өстендә» утыручылар шактый булып чыкты. Аналары алып кайткан ризыкны авызларын ачып каршы алып торган кош балалары кебек, үзебездә совет эшли башлаганны зар-интизар булып көтеп торучы дәгъвачылар бу җылы хәбәрне шатланып кабул иттеләр. Читкә чыгып йөрергә матди мөмкинлеге булмаганнар, юл йөрү мәшәкатьләрен күтәрә алмаганнар, башка төбәктә фәнни тәгълиматын дөрес аңламаудан шикләнгәннәр мәсьәләнең бу рәвешле хәл ителүен аеруча хупладылар. Урысның «дома и родные стены помогают» дигән мәкале дә бу очракка тач килеп тора кебек.
Хәзерге советыбызның терәген, нигезен үзебездә яклап, докторлар, профессорлар дәрәҗәсенә күтәрелгән, шулай ук күренекле галимнәр тәшкил итә. Озак еллар дәвамында гыйльми сәркатип, аннан рәис урынбасары булып эшләгән Хатыйп Миңнегулов, шул ук баскычларны үткән, Татарстан фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибы, академик Дания Заһидуллина, советның бүгенге гыйльми сәркатибы, кафедра мөдире Әлфия Йосыпова, кафедра мөдире Фәнүзә Нуриева, журналистика һәм социология факультеты деканы, кафедра мөдире Васил Гарифуллин, Уфадан, ясалма аңлашылмаучанлыклар нәтиҗәсендә яклау мәшәкатьләрен шактый татыган Әхәт Нигъмәтуллин, шундый ук низагларны узган Рифкатъ Әхмәтҗанов, Фирдәвес Гарипова, Гөлшат Галиуллина, Илдар Низамов, Рамил Исламов һ.б. исемнәре аталмаган татар фәнененең йолдызлары, КДУның таләпчән советы иләге аша үтеп, фәнни концепцияләрен расладылар. Хатип Госманнан һәм шулай ук безнең советта яклаган Хәләф Курбатовтан соң татар шигырь төзелеше буенча, заманча әйтсәк, «мастер — класс» алып барырлык белгеч Марсель Бакиров та, бик озак ялындырып йөргәннән соң, безнең советта якларга ризалашты, аның докторлыгын ВАК та сөенә-сөенә раслады. Тукай мирасын өйрәнүгә, тәхәллүсләрен ачуга зур көч куйган, хәзер аның энциклопедиясен әзерләү белән мәшгуль Зөфәр Рәмиев, аның җәмәгате, заманча, Аурупача фикерләү, язу тарафдары Резеда Ганиевалар да фән докторлары дигән шөһрәтле исемгә лаек булуларын КДУ советында расладылар; соңгысының шәкерте, «Казан утлары» журналының тәнкыйть бүлеге мөхәррире, хәзерге әдәбият кафедрасы мөдире Әлфәт Закирҗанов советта ике гасыр кисешкән чор татар тәнкыйтенең нәзари үсеш юлларын тәкъдир итеп доктор булды. Тубыл педагогия институтында татар бүлеген саклаган һәм гомумән шәһәрдә милли рухны ныгытуга зур көч куйган Флюра Сәйфуллина Саҗидә Сөләйманова иҗаты буенча кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, Себер татарларының авыз иҗатын һәм әдәби ядкарьләрен өйрәнүне докторлык хезмәтенә мәүзугъ итеп алды. Хәзер профессор Казан Федераль университетының Филология һәм сәнгать институтының татар әдәбияты тарихы кафедрасы һәм татар филологиясе бүлеге мөдире вазифаларын башкара.
Ә инде безнең гыйльми берлектә яклап, илебезнең төрле төбәкләрендә телебезне, әдәбиятыбызны укытып, башка юнәлешләрдә хезмәт иткән фән кандидатларының исәбен алу өчен башы саннар белән тулы Сан Санычның «ярдәме» кирәк булачак. Шуның өстенә совет барча төрки халыкларның яшь галимнәренә ярдәм итәргә
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
71
тырыша. Беренче мәлне, үзләрендә мондый мөмкинлек ачылганчы, «күзне йомып», фин-угор телле хезмәтләрне дә алдык. Яклау советы Башкортстан, Чувашия кебек якын күршеләребез, Хакасия, Алтай, Дагыстан (безгә якын кумык, балкар телләре буенча), Якутия кебек еракта урнашкан кан кәрдәшләребез белән элемтәләрне ныгытырга, арабызны якынайтырга яңа мөмкинлекләр бирде. Аерым алганда, мин үзем Алтай, Хакасия югары уку йортларыннан җибәрелгән аспирантларны алып, кулдан каләмне төшермичә ярдәм итеп, кафедрада хезмәтләрен, авторефератларын кат-кат тикшертеп, тиешле сыйфат дәрәҗәсенә җиткереп, яклатып җибәрдем. Хәзер үзләреннән сәлам хатлары белән ул якларга барып чыккан кешеләр аша җибәргән рәхмәтләрен ишетеп, адәм баласына бәхетле булу өчен еш кына бер җылы сүз дә җитә икән дип, алар өчен сөенеп яшим. Фәнни хезмәтләрне бәяләүче — оппонент буларак Мәскәү (Үзбәк Гыймадиев), Уфа (шагыйрь Равил Бикбаев), Алма-Ата (Азат Әхмәдуллин) һ.б. шәһәрләрдә нотыклар тотарга насыйп булды. Яңа Советлар ачканда үзләрендә әзерлекле галимнәр җитмәгәндә, күршеләргә ярдәм итүдән баш тартмадык. Аерым алганда, профессор Фәрит Йосыпов белән Мордва дәүләт университетының советына әгъза итеп кертелеп, дык-дык, тык-тык итеп юл санаудан туймаган поездларга утырып берничә ел Саранск шәһәренә йөрдек. Кадерле кунаклар идек. Безне һәр килүебездә ул вакытта әле яшь каләм тибрәтүче, хәзер Мордва республикасының халык шагыйре Камил Тангалычев каршы алып, яклау тәмамлангач, кичен озатып калды. Һәр очрашуыбызда халкыбызның һәр зыялысы кадерле һәм исәптә дип, аның күңелендә милли рухны, сүнә барган татарлыкны ныгытырга тырыштык. Кызганычка каршы, «Звезда Поволжья» газетасында басылган мәкаләләрендә ул бердәм ил мәдәниятен яклавы, өлкән «абыйсы» ягына бөгелмәле, сыгылмалы мәдхияви кинаяләр ясавы белән аптырашта калдырды. Күрәсең, бездән соң ми күзәнәкләрен агулаган «корткычларның» йогынтысы көчлерәк булгандыр, комфортлы яшәү ихтыяҗы җиңгәндер.
Һәр диссертация советка яклауга чыгарылганчы кат-кат тикшерелә, шуннан соң әле ул шураның эксперт советының җиз иләге аша уздырыла.
Иң соңгы киртә — оппонентларның (ул грек сүзе «дошман» дигән мәгънәне аңлата) уңай бәясен алган диссертацияне яклау — карнавалны хәтерләткән бәйрәм кебек уза. Һәр яклауга укытучыларны, киң җәмәгатьчелекне, иҗатына, теленә мөнәсәбәте булса язучының үзен чакырып, мөмкинлектән файдаланып, татар филология фәнен үстерүнең милли менталитетыбызны күтәрү, саклау өчен мөһим икәнлеген, яклауга нәтиҗә ясаганда да, чәй-мәй мәҗлесендә дә катнашучыларның күңеленә сеңдерергә тырыштык. Минем яклауларда ясаган нотыкларымның әсасында, ачышка дәгъва итмәгән, төрлечә әйтелгән мондыйрак нигезләмә ятты. Олы һәм бай тарихыбыз белән масаеп, кулларны билгә куеп кына алга китеп булмый. Үткән юл трамвай рельсы кебек беръяклы, аның буенча артка, кирегә кайтып булмый. Татар халкы эшчән, тырыш, үҗәт булса да, аның ихтыяры, көрәшче рухы сындырылган, ул, әйтик, чечен лидерлары кебек (хәер, яна җитәкчелекне «билле прәннек» белән алдадылар) кулына корал тотып мөстәкыйльлек өчен көрәшүгә әзер түгел.
Милләт буларак сакланып калу юлында Русиянен кыл уртасында яшәгән татар халкы өчен мәгариф, мәгърифәт һәм дин генә таяныч була ала. Укымышлы катламны арттыру, һәр өлкәдә фәнебезне үстерү, зыялыларыбызны күтәрү юлы белән генә милләтләр хатирәсендә үз лаеклы урыныбызны саклый алырбыз.
Яклау советларында әгъзалык иҗтимагый башлангычта, түләүсез булганга хөкүмәт «возрастной ценз» дигән зәхмәтне кулланмый. Галим хезмәткә бәя бирүдә, яшерен тавыш салуда катнаша алса, анардан башкасы таләп ителми, чәй дастарханында катнашу-катнашмау мәсьәләсендә шәхес иреге саклана, ягъни һәркем аны үзе хәл итә. Һәр сайлаучынын тавышы яклаучы өчен алтын бәясеннән дә кыйммәтрәк булганга, җаваплы кеше авыррак йөргәннәрне алып килергә, соныннан өенә озатып куярга дүрт көпчәкле арбасын да юнәтеп куя. Диссертация яклау, бигрәк
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
72
тә бер утырышка берничә хезмәт чыгарылса, биш-алты сәгать буенча тынчу бүлмәдә утыру, бигрәк тә синен фәнни юнәлешеннән ерак эшләрне тикшерүнен шактый түземлелек соравын әйтеп тә тормыйм.
Ни хикмәте бардыр: диссертацияләр яклатуда катнашу күпме вакытны ала, алҗыта, матди тарафтан бернинди файда китерми, дип зарланышсак та, һәр каләм тибрәтүче өнендә дә, төшендә дә үзен язучылар берлеге әгъзасы итеп күргәндәй, кесәсендә докторлык кенәгәсе, профессор таныклыгы йөрткән галим, советта тулы хокуклы шәхес булып утыру турында хыяллана. Мондый омтылыш түбәндәге мантыйк белән анлатыла кебек. Беренчесе, гыйльми шура әгъзасы булу — сине җитлеккән фән әһеле итеп тану дигән сүз. Икенчедән, һәркем үз шәхси дөньясына, гаилә кабыгына кереп бикләнергә мәҗбүр булган, бер-беребездән ераклаша, читсенә барган четерекле заманда аена бер-ике булса да, төрле буын, фәнни юнәлеш вәкилләре, бигрәк тә хәл-әхвәлләрен белешергә зар- интизар булып яшәгән өлкәннәр советта туйганчы аралашу, зарланышу, басылып чыккан китаплары белән мактанышу, бүләк итешү мөмкинлеген алалар. Сонгысы ин мөһиме: биредә татар, өлешчә бөтен төрки филология фәненен кан басымы «үлчәнә», үсеш дәрәҗәсе ачыклана, юнәлеше билгеләнә. Советка әгъза итеп тәкъдим итмәгән өчен «дошманлашып», үпкәләп йөрүчеләре дә булды. Шулар исәбеннән, күренекле галимә Флёра Сафиуллина әгъза булуга дәгъва итеп йөрсә дә, мәрхүмәгә анда урын табылмады. Минем яктан да бераз ваклашу булгандыр инде. Хикмәт шунда: Садрый абзый кызы докторлыкка тәкъдим ителәчәк хезмәтен язып бетергәч, мин ана эшен КДУнын гыйльми берлегендә яклауга чыгарга тәкъдим иттем. Ул чорда Ф.Сафиуллина факультетнын «чит аудиториядә татар теле» исемен йөрткән, лөгатебез, тарихыбыз, мәдәниятебез белән кызыксынган кешеләрне, бигрәк тә чит илләрдән килгән галимнәрне кыска мөддәттә укытып чыгару белән шөгыльләнүче кафедра мөдире иде. Шунар да совет җитәкчелеге (бу минем шәхси фикерем генә түгел) ханым үзе эшләгән оешмада расланган советта якларга тиеш дип фаразладык. Ул безнен тәкъдимне кабул итмәде.
Фикере катгый булып чыкты.
— Мин Мирфатыйх Зәкиев шәкерте, без анын белән энә белән җеп шикелле, гел бергә, ул кая, мин шунда. Ул Тел, әдәбият һәм сәнгать институты советы әгъзасы. Мин яклауга шунда чыгам.
Бу фәнни-тикшеренү институтында яклау берлеге безнекеннән күпкә сонрак оешу сәбәпле, анда да безнен шикелле галимнәр, байтагы ике берлектә дә тавыш биреп утырса да, без өлкән абыйлар кебек, үзебезне «һавалырак» тоттык һәм бездә якламаган бер галимне дә гыйльми шурабызга әгъза итеп алмадык. Садрый абзый кызы өчен генә, бигрәк тә безнен кинәшне тыңламагач, искәрмә ясамадык. Флёра ханым да чегән арбасыннан төшеп калганнардан түгел иде. Савытыннан ташып чыккан чүпрәле камыр кебек, анын дәрте, җегәре аягын көчкә сөйрәп йөргән әллә ничә хатын-кызга җитәрлек иде. Анын чибәрлеге, лекция язасы урынга, авызларын ачып, укытучыга сокланып карап утырулары турында Илдус Гыйләҗев, Р. Зәйдулла кебек күренекле шагыйрьләр кат- кат язып чыктылар. Максатына ирешүдә ханымнын үҗәтлеге баштан ашкан иде.
— Мин үзем язып чыгарган 500 китабымны бер капчыкка төяп ректорга керәм, шул чаклы фәнни казанышларым була торып Галиуллин советка алмый, дип шикаять бирәм.
— Сон, Флёра Садриевна, ректорны сайлаганда син бит ул мишәргә каршы тавыш бирдем, дигән иден. Хәзер анардан ярдәм көтеп йөрисен.
Ул минем ихтыяҗы булмаган искә төшерүне киемгә сарган чүпкә дә санамыйча:
— Салахов ул турыда белми. Хәер, мин хаклы булганмын, анын факультетыбызга бер тиенлек тә ярдәме сизелми. Ана каршы тавыш биреп, Флорид Әгъзамов белән дөрес эшләгәнбез.
Гел аралашып, дустанә яшәгән Флёра ханым турында шаяртып, уйнап- көлеп
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
73
язганнарым авыр сүз булып кабул ителмәсен. Кинәт фани дөньяны ташлап киткән кешене кызыклы, гыйбрәтле хәлләр белән искә алу аны хәтердә саклаунын, оныттырмаунын дөнья сүз сәнгатендә кин таралган алымы. Гомерен азга гына булса да озынайта алсам, билләһи дим, аны яклау советына, үземне чыгарып булса да, тәкъдим иткән булыр идем. Терсәкне тешләп булмый шул. Аны халкыбыз да, рәхмәтле укучылары да онытмый. Шагыйрә Нәҗибә Сафинанын галимәнен якты истәлегенә багышланган, «Дәүләт теле булыр татарнын да,» дип, киләчәккә өмет нуры белән сугарылган, «Телем дип җан бирден» юлламасы шуна дәлил.
Әмма телсез калган бәгъзе әфәнделәр Моны үлем диеп кабул итмәсеннәр, — Мондый галимнәре булган милләт үлми, Тел дип җан биргәнне үлем ала белми.
(Н.Сафина, «Телем дип ж.ан бирдең»)
1990 елдан, көйләнгән тегермән шикелле, туктаусыз галимнәр «тарттыра» килгән яклау советыбыз белән мактауны туктатып (күкрәккә суккалап алырга да хакыбыз бар, шул арада гуманитар фәннәр буенча әллә ничә совет ачылып, үзләрен раслый алмыйча ябылдылар), безнен шурада якланган бер генә хезмәтнен дә ВАК тарафыннан расланмыйча калмавын гына искә төшерәм. Бары тик күбебезгә мәгълүм Минәхмәт Сәхапов диссертациясе буенча гына совет рәисен һәм яклаган кешене Мәскәүгә, ВАКка чакырдылар. Күренекле әдип — мөһаҗир Гаяз Исхакый иҗатын нигез итеп алган хезмәт, бәхәсләр белән булса да, унышлы гына якланды. Мәгәр авторы имзасын куярга «оныткан» шикаять хат безне юлга чакырды.
Мәскәү, Петербург, Екатеринбург, Ростов һәм башка гыйльми үзәкләрдән җыелган, 25 профессордан торган тикшерү, бәяләү комиссиясе алдында диссертантнын хезмәте һәм гомумән советнын эшчәнлеге турында хисабымны М.Сәхапов ишек ярыгыннан, үзе әйткәнчә, калтыранып тыңлап торды.
Кыскача эчтәлеге белән таныштырсалар да, хатны укытмадылар, диссертантның нурлы йөзен күрүне дә кирәк санамадылар. Советның эшен канәгатьләнерлек дип таптылар, бәхәсле диссертацияне дә расладылар. Мин үземнең чыгышымда М.Сәхапов хезмәтеннән бигрәк, советның абруен, намусын, киләчәген, ахыр чиктә, татар теле һәм әдәбияты фәненең дәрәҗәсен якладым. Дипломын алганнан соң, Минәхмәт әфәнденең «рәхмәте» бик тиз килеп җитте: «Мине Түбән Новгород, Самара советларында якларга чакырганнар иде, сезгә ялынып йөрисе дә булмаган», дип, гафу итегез, сасытып йөрде. Яклау барышында М.Сәхапов хезмәтенең методологиясен тәнкыйтьләп чыгыш ясаган академик М.З.Зәкиев белән судлашып йөрүе генә җитмәгән, Мирас фондын һәм шул исемдәге журналны кулына тоттырган Флүн Мусин, иң актив хәбәрчеләре Хатыйп Миңнегулов, Фәрит Йосыпов һ.б. күренекле галимнәр белән әчелешле булып бетте. Әлбәттә, Муса Җәлил батырлыгына кизәнүгә чаклы барып җиткән адәм мине генә «игътибарсыз» калдыра алмады. Аның иң зур «казанышы» берничә елга укучыны «Мирас» журналыннан мәхрүм итү булды.
Яңа гасыр башына чаклы Мәскәү советлар эшенә тыкшынмады, аяк чалу булмады диярлек. Илдә өстенлек иткән демократик рух безгә дә тулы мөстәкыйльлек бирде дисәк тә зур хата булмас кебек. Ләкин тиздән галимнәрнең бу илгә артык кашык булулары хөкүмәтнең акчасын юкка «сарыф» итәргә җыенмавы яңа йөзнең беренче ун елында бик ачык сизелә башлады. Әүвәл советлар белән «уйнау» башланды: аларның эшен йә туктаттылар, йә белгечлеген үзгәрттеләр. Күбесенә янәдән фатиха бирмәделәр. Яклаучылар алдына өстәмә киртә куелды, эшләрне туктатып тору өчен ВАК исемлегенә кергән журналларда басылу мәҗбүрияте уйлап чыгарылды. Фән докторы булу өчен әүвәл Мәскәү белән Петербургта гына чыга башлаган «тамгалы» мәҗмугада 7-8 мәкалә, түбәнрәк баскычтагы дәрәҗәгә, ягъни кандидат булуга дәгъва итү өчен 1-2 мәкалә бастыру шарт итеп куелды. Берничә битлек мәкалә өчен башкала
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
74
журналларында 20-30 мең түлисе булса, Чабаксар, Архангель, Барнаул кебек шәһәрләрдә зур авырлык белән ачылган басмалар 5-10 мең белән канәгатьләнделәр. Диссертацияләрнең сыйфатын күтәрүгә хезмәт итәргә тиешле гамәл акча җыю чарасына әверелде. Сәмән янчыгы калын бәндәләр эшләрен түләп яздыру өстенә, мәкаләләрен дә тиз генә бастырып чыгара алдылар. Бу юнәлештә көлкеле хәлләр дә булгалап торды. Акча капчыгы юан бер галим алтынчы сыйныф физика китабыннан бер бүлекне мәкалә рәвешенә китереп, зур акчалар түләп, ВАК журналында бастырып та чыгарган. Басманы Путинга да, Югары аттестация комиссиясенә дә җибәргән, нәтиҗәдә бик зур гауга чыккан дип сөйләделәр. Үзебездә дә шуңа якын хәлләр булгалады. Татар теле һәм әдәбияты буенча бик күп мәкаләләр Казан ветеринария академиясе журналында басылдылар. Акчаңны гына вакытында түлә, мәкаләңне беркем укып та, тикшереп тә тормый. Берничә айдан иптәш яклауга ук чыга. Ветеринар кардәшләргә рәхмәттән башка нәрсә әйтәсең!
Икенче баскычта ВАК журналлары белән совет әгъзаларын да «тикшереп» алырга булдылар. Советта әгъза булу өчен галим шул ук түләүле мәҗмугада өч мәкалә бастырырга тиеш иде. Элек аның гыйльми казанышы, ачышы саналган монографияләре, яклаган дәвамчылары, аспирантлары исәпкә дә алынмый. Чагыштырып карагыз: галимнең фәнгә керткән яналыгы, ачышы, концепциясе гомерен биргән саллы китапта тулырак ачыламы, әллә берничә битлек түләүле мәкаләдәме? Советта көннәр буена тирләп-пешеп утырган өчен рәхмәттән башканы (анысы да гел тәтеми, яклаучынын ан үсеше дәрәҗәсенә бәйле) ишетмәгән, сукыр бер тиен алмаган, кунак-кунак «уйнаудан» да тәм тапмаган, сиксәнен ваклаган яисә шул сызыкка якынлашып килгән галим ни өчен әле пенсиясенен яртысын түләп, ВАК мәкаләсен бастырсын икән? Хохол абзан әйтмешли, «дураков нема». Ә аларнын тирән белеме, гомере буена туплаган фәнни фикере, хезмәтләрне тикшергәндә, бәһалап бетергесез иде.
Сонгы елларда тагын бер яналык уйлап таптылар. Хәзер яклау процессы башыннан ахырына чаклы видео тасмага төшерелергә һәм башка кәгазьләр белән бергә ВАКка җибәрелергә тиеш. Хезмәтне тикшерү барышында торып йөрү, бүлмәдән чыгу катгый рәвештә тыела.
Югарыда әйтелгән кысулар барлык советларга кагыла, ил галимнәре башына төшкән гарасатка бергәләп түзәрбез дип бераз тынычланган идек, буйсынган милләтләргә каршы, тез астына китереп суга торган яна бер «бирем» уйлап таптылар. Урыстан башка телләр (укы: халыклар) яшәешенә каршы алып барылган гомуми сәясәт яклау советлары эшчәнлегенә дә китереп бәрде. Докторлык диссертацияләре баштан ук урысча язылса, кандидатлыкка дәгъва иткән хезмәтләр нигездә татар телендә тәкъдим ителә иделәр. ВАК әмерендә «диссертации пишутся, как правило, на русском языке» дип язылган булса, сонгы «төзәтмәдә» «как правило» ачыкламышы артык дип табыла һәм алып ташлана. Язмышларын фән белән бәйләргә ниятләгән яшьләрнен күбесе хезмәтләрен туган телләрендә әзерләгән булсалар, ВАК мәкаләләре өчен генә түгел, хәзер диссертацияләрен башка лөгатькә тәрҗемә иттерүгә түләүле тылмачлар эзләргә тиеш булалар. Борынгы әдәбиятын, «Тукай теле», татар фонетикасы, сүз байлыгыбыз турында башка шивәдә язып азаплан инде! Милли телнен, әдәбиятнын бөтен нечкәлекләрен тәрҗемәдә чагылдырып булмаячагы көн кебек ачык. Автореферат, ВАК мәкаләләре, стенограмма, чыгышлар, рәсми кәгазьләр элек тә, дәүләт тоткан халык телендә җибәрелә иделәр, ләбаса. Мәкалә исеменә чыгарылган сорауга җавап әзер дип фаразлыйм: бу хакимияткә «әрәмтамак», илне көнендә үк баета алмаган белгечләр кирәк түгел. Укучы советлар эшли, диссертацияләр яклана тора дияргә мөмкин. Мондый күзбуяулар гына гомуми сәясәтне, нәтиҗәне яхшы якка үзгәртә алмыйлар икән шул. Матбугатта китерелгән рәсми саннарны дикъкать белән укып, чагыштырып карагыз.
«Фән өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе көннән-көн кискенләшә: 1990 елдан 2012 елга кадәр Русиядә галимнәр саны өч тапкыр кимегән — 1 миллион 119 меннән 370 менгә
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
75
генә калган».
Яшь галимнәрнен читкә чыгып китүе яисә эш хаклары түбән булу, белгечлекләрен алыштыру, бизнеска күчүләре сәбәпле, Русия фәненен «олыгаюы» күзәтелә. Менә икенче бер мәгълүмат. «1980 еллар ахырында галим-голәма арасында 50-70 яшьлек хезмәткәрләр өлеше 27 проценттан артмаса, бүген ул 50 процентка якынлаша. Русия академикларынын уртача яше 72,2гә, фән докторларыныкы 60,8гә тәнгәл.» («Мәдәни җомга», 2012, 19 октябрь).
Бу саннардан янә бер нәтиҗә сорап тора: галимнәргә мөнәсәбәт үзгәрмәсә, Русия, шул исәптән Татарстан фәне «әбиләр һәм бабайлар» көненә калырга мөмкин. Кинәш бирүчеләр, акыл сатучылары арта барган саен, фән арбасынын төбенә җигелеп тартучы яшьләр, һәм җәмгыятьнең асылын, киләчәген билгеләгән зыялылар катламы кими барыр. Алардан башка бер ил дә үсешенен яна баскычына күтәрелә алмаячак.
Кушу аша кыскарту...
Казан дәүләт университетында татар бүлегенең факультет дәрәҗәсенә күтәрелеп кенә калмыйча, покосны кин алдырып үсеп китүе, анын газиз баласы — Гуманитар институтнын җөмһүриятебездә милли рухны саклауга, икенче дәүләт теленен гамәлгә ашырылу мөмкинлегенә ышандыруга елдан- ел җитдирәк йогынты ясавы кемсәләргәдер «татарларнын артыграк азынуы» кебек тоелды, саруларын кайнатты бугай.
Аз вакытка һәм даруханәдәге шикелле мыскыллап кына бирелгән демократия гонсырларыннан тулы көчкә файдаланып, үпкәсен тутырып сулыш ала башлаган татар факультетын 2000 елдан, төрле сәбәпләр табып, таркату, бүлгәләү башлана. Һәр гасыр башы кешелеккә уйламаган, көтелмәгән афәтләр, бәлаләр алып килә дип юкка гына уфтанмыйлар икән.
Милли мәнфәгатьләрне, телләрне кысудан башланган империячел рухнын көчәюе, һәр шәйне үзәкләштерү нәкъ шул чорда башланды. Гөнаһка каршы, шул елда факультетнын, аны яклап күтәрелергә тиешле кешесе — декан чирләп китте. Яна берлекне таркату, бүлү өчен сәбәбе дә табыла. Теләк кенә булсын, калганын сатып алырга мөмкин дигән шикелле, кайсыдыр акыллы башы Казан император дәрелфөнүне оешкан санәдә, анын составында бик күп, шул исәптән татар телен дә өйрәнгән «Восточный разряд» булуы һәм анын XIX гасыр урталарында Петербург университетына күчерелүе исенә төшә һәм, табигый ки, бу юнәлешне янәдән торгызу нияте, балыкчы калкавычы кебек, өскә күтәрелеп чыга. Көнчыгыш телләрне өйрәнү («Востоковедение») институтынын кирәклеген таныган хәлдә дә, бу гамәлне гөрләп эшләп яткан факультетны «таламыйча», чын хуҗаларча, үзенә студентлар санын биреп, беренче курска сайлап алып, үстереп җибәрү юлы да бар иде. Халык әйтмешли, әзергә-бәзер яшәве, мәсьәләне башкалар, шул ук «мескен бүрекле» татар исәбенә хәл итүе ансат бит. Нигә әле ми черетеп утырырга: кытай телен алып баруга үзләреннән чакырылган гаилә әзер, гарәп-фарсы, төрек телләрен укытырдай мөгаллимнәрен дә факультет әзерләп өлгергән. Башка уку йортларын тәмамлаган, Төркиянен үзеннән килеп, монда төпләнеп калган белгечләре дә җитәрлек. Шул рәвешле җаны-тәне илә тырышып, иркәләп үстергән бүлекне студентлары, укытучылары белән, безнен белән кинәшеп тә тормыйча, «башка» чыгардылар.
Көнчыгыш телләр бүлеген бездән аерып алуны, газиз кызыбызны мәҗбүри читкә кияүгә бирү кебек үк, сыкранып, гаделсезлек (ул конкурска да китереп бәрде), дип авыр кабул иттек. Борынгы әдәбиятыбызны, Коръән поэтикасына барып тоташкан сюжет-мотивларны, уртак мифологияне шәрехләү өчен генә дә гарәп-фарсы, төрек телләрен сукалау лазем иде. Берише гарәп илләре, бигрәк тә Төркия белән гамәли бәйләншләр тернәкләнеп килүе дә исәпкә алынмады.
«Сезнен факультетка студентлар санын киметмибез» (20 дән артык талибыбыз, шактый укытучы яна институтка күчерелде) дисәләр дә, вәгъдә бирү капчык ташу
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
76
түгел, аркада кабырчыгы калмый, бу ышандырулар бик тиз онытылды. Киресенчә, алдагы елларда «факультетыгызга конкурс зур түгел, сезгә укырга керүчеләрнен белем дәрәҗәсе түбән» дигән сылтау белән студентлар санын һәр елны кыскарта тордылар.
Үткән эшкә салават, балавыз сыгып утырудан бәрәкәт юк, килеп туган хәлдән файдалы якны таба белергә кирәк дигән карарга килдек. Йөкне бергәрәк тартырбыз дигән хыялыбызга нигез дә бар иде кебек. Ник дисәгез, яна институтның хуҗасы итеп, хезмәт юлын безнен факультетта гади укытучыдан башлап, көнчыгыш телләр кафедрасы мөдире дәрәҗәсенә күтәрелгән, 1990 елдан эшләп килүче диссертацияләр советында докторлык дәрәҗәсен яклаган Җәмил Зәйнуллиннын билгеләнүе күңелләрдә өмет чаткысы уятты. Кызганыч ки, бу ышанычыбыз акланмады, чаткы ялкынга күтәрелә алмыйча, сүнде. Ул беренче адымнарыннан ук, үзен күтәргән коллектив белән арасын өзде, яклау советына кертсәк тә (ике арада җанлы җеп булыр дип), утырышларга йөрмәде, «ялынып» чакырган очракларда да, хәерчегә сәдака өләшкәндәй генә, кулын куеп, чыгып китә торган булды. Ин аянычы: Көнчыгыш институтында татар теле сәгатьләре юк дәрәҗәсендә калу өстенә, гомумән татар балаларынын саны да кыскартылды кебек. Гарәп-фарсы, бигрәк тә кытай телен өйрәнүне фәнебез, киләчәгебез өчен зарур дип җан атып йөргән, Җәмил Зәйнуллиннын язмышында да мөһим роль уйнаган тарихчы Миркасыйм Госмановнын бик нык гарьләнеп зарланганы күнелдә янгырап тора.
— Мин Зәйнуллиннан моны көтмәгән идем. Аны эшкә урнаштыруга күпме көч куйдым. Ә бит директор кәнәфиенә утырганчы, чын милли рухлы кеше булып йөрде.
Таунын югары башыннан чананы этеп җибәрсән, аны туктатам димә. Алдагы елларда университетта яна факультетлар ачылу туктап тормады (әйтик, фәлсәфә, психология, халыкара мөнәсәбәтләр һ.б.), төрле сылтаулар табып, татар факультетын кыскарту, кысу дәвам итте, 2011 елда педуниверситет нигезендә оешкан Филология һәм сәнгать институты составына кертелеп, ул бөтенләй яшәүдән туктады.
XXI гасырнын беренче унъеллыгында милли сәясәттә артка чигенешләрнен башлануы Гуманитар институт тирәсендә барган ыгы - зыгыда ачык күренде. Татар җанлы Мәгариф министры В.Г.Гайфуллиннын туган телебездә аралаша, сөйләшә алуы җитәкчелеккә купшылык һәм куркыныч муллык булып күренде. Ректор буларак шактый эшләр башкарырга өлгергән, шелтә түгел, кисәтү дә алмаган Илдус әфәндене искәртеп тә тормыйча, азат итеп, урынны кичәге Мәгариф министры өчен бушаттылар. Ана да институт хуҗасы булып озак эшләргә насыйп булмады. Татарстаннын җитәкчелегенә татар мәктәпләре, балалар бакчалары өчен милли рухлы, иманлы укытучылар, тәрбиячеләр әзерләүче уку йорты алып ташланырга тиешле авырткан теш булып чыкты, аны Татар гуманитар педагогия университетына китереп куштылар. Гуманитар институтнын дус, бердәм рухлы коллективы юкка чыгарылды.
Татар халкынын озын һәм аянычлы тарихында үз лөгатебездә эшләүче бердәнбер уку йортын кушудан башланган афәт, «татар» сүзе өчен генә дип уйлыйм, олы тарихлы Казан педагогия (ТГПУ) университетын юкка чыгаруга — инкыйразга алып килде. Ник дисәгез, яна федераль университетка кушылган башка уку йортлары — Финанс-экономика, Алабуга педагогия институтлары, хәтта Яр Чаллы политехника югары уку йорты да исемнәрен, яшәү рәвешләрен үзгәртеп, филиал булып аталсалар да, мөстәкыйльлекләрен сакладылар. Молох тулысынча бер югары уку йортын гына йотты. Бу югалтуны, татар факультетын кушып юкка чыгарган шикелле, гел Мәскәүгә сылтап та булмый.
Федераль университет дигәне дә Казанга бик кирәк булдымы икән? Ул бик абруйлы, отышлы, файдалы гамәл булса, беренче чиратта Мәскәү, Санкт-Петербург университетлары «федераль» статусы алырлар иде. Ә алар ашыкмый. Ике гасыр элек Русия императоры әмере белән ачылган Казан дәүләт дәрелфөнүне гаять абруйлы
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
77
югары уку йорты иде. Төрле дәрәҗәдәге арбалар тагылган «федераль паровоз» шул үргә кайчан күтәрелә алыр икән?
Идел буенда Федераль исемен йөрткән уку йорты пәйда булган икән, үткән эшкә салават, ахыры хәерле булсын, яна берәмлек үссен, яшәсен дип дога кылудан башка хутыбыз калмады дип уйлыйм. Анын ректоры Илшат Гафуровка бәяләрнен, мөнәсәбәтнен катлаулы, каршылыклы булуы шулай ук табигый. Дөреслек фикер төрлелегендә табыла, диләр философлар. Кем ничек уйламасын, минемчә, оештыру, бер сыйфаттан икенчесенә күчү, болганчык суда балык тоту чорында нәкъ Рәфкәть абзый угълы кебек каты куллы экономист, Алабуга шәһәренә яна сулыш өргәндә хуҗалык эшләренен серенә төшенгән, кискәндә-ямаганда икеләнүне белмәгән замана баласы җитәкче булырга тиеш дип фаразлыйм. Мин ана ата-анасын яхшы белгән, хөрмәт иткән, тормыш юлын Алабуга пединститутында ассистент дәрәҗәсендә башлаган өчен генә унай бәя бирмим, эчке тоемым буенча кушу-алулар, вату-төзүләр заманы узып, анын үзенә җан, кан биргән милләт — татар мәнфәгатьләренә игътибар итәчәгенә өметләнеп, шул хакта хыялланып әйтәм. Йөрәкне корыч пансыр эченә бикләп кенә, тормыш җилләреннән, ин тирәндә, ан төпкелендә яткан милли хисләрдән яшереп калып булмый. Әле бит яшәүнен мәгънәсе, иман, үзеннән сон килгән буыннар бәясе дигән бөек хакыйкать тә бар.
Янадан кору, кушу аша кыскартулар чорында күсәкнен ин авыр башы татар телен, киләчәген кайгырткан, зыялыларын әзерләгән берәмлекләргә эләккәнен дә истән-яттан чыгарырга ярамый. Аерым алганда, саф татар югары уку йорты — университеты булып күтәрергә бөтен мөмкинлеге булган Гуманитар институтын тәмамлап, җөмһүриятебезнен төрле төбәкләрендә эшләгән укытучылар, милли җанлы шәхесләр һәм «Гуманитар институт» дигән тукталыш — истәлек булып калдылар. Анын шулай иртәнге рәшә кебек юкка чыга алуына берәү дә ышанмый кебек. Автобуста яисә троллейбуста барганда шул исемне ишеткәч, әүвәл күнелгә талгын рәхәтлек йөгерә, чын хәлләр искә төшкәч, күнелне монсулык баса, күзгә яшьләр килә.
Милли җанлы кешеләрне зур кыенлык белән, олы өметләр баглап ачылган татар факультетынын язмышы аеруча борчыды. Бигрәк тә мәктәп укытучылары: «ул бит безнен килеп сыеныр, җылы сүз ишетер почмагыбыз, карангы төндә юлга чыккан, татар теленә гашыйк кешеләр өчен өмет чаткысы, нур бөркеп торучы якты шәм иде, шуны да саклап кала алмадыгыз», дип битәрләүгә, үпкәләүгә чаклы барып җиттеләр. Бар гөнаһны үз өстенә алып утыру заманасы үтеп китте, шунар да мин укны сонгы деканыбыз Искәндәр Гыйләҗев тарафларына юнәлттем. Чыннан да, яшь хуҗабыз амбразураны күкрәге белән капламады, «ректор янына үзем генә керәм, факультетны саклап калу буенча тәкъдимнәрем әзер, берегез дә кысылып йөрмәгез», дип, безне, аерым алганда мине, бу шөгыльдән бөтенләй читләштерде. Ректоратта ул булуын булды, мәгәр файдасы күренмәде, күрәсен, тарихчы профессор ни-нәрсә үзгәрсә дә, хәер өстәп урамда калмасын чамалап, күтәрелеп бәрелмәгәндер, үз фикере белән кереп, бүлмә хуҗасы фикере илә чыккандыр дип уйлыйм. Коллективка, деканны сайлаган мәлдә үк, киләчәк язмышы турында уйларга кирәк иде. Терсәкне тешләп булмаган шикелле, хәзер ни өчен теге вакытта уйлабрак эш итмәдек икән дип ухылдаудан, аһылдаудан да файда юк.
— Ярый, хуш. Ә факультет укытучылары, студентлар ничегрәк кабул иттеләр бу хәбәрне? — дигән сорауларга болайрак җавап бирдем.
— Укытучыларның зур күпчелеге бу афәт белән килешмәсә дә, курку хисе, эшсез калу куркынычы кулларны бәйләде дә куйды. Хәзер бит совет чорындагы шикелле, хезмәт кодексы, сине яклардай профсоюз юк. Без, өлкәннәр, почмакта чыш-пыш килүдән уза алмадык. Яшьләр кыюрак булып чыкты. Алдарак әйтелгәнчә, факультетның тәрбия эшләре бенча декан урынбасары Радик Сабиров бер төркем студентларны урамга алып чыгып карады. Нәтиҗә «уңай»: аның факультет, милләт мәнфәгатьләрен яклап күтәрелүе гомуми сәясәткә каршы килгән диссидентлык дип бәяләнде, егетне урынбасарлыктан алып аттылар. Ул чорда әле утызын гына тутырып
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
78
килгән укытучының, фәннәр кандидатының эчендә ниләр кайнаганын, Татарстанда милли ихтыяҗларны яклауның куркыныч нәрсә икәнен, хәтта эзәрлекләнүен аңлады кебек. Егет үз кабыгына кереп бикләнде, эшкә, фәнгә күңеле тартмавын да аңлап була.
— Факультет укытучылары берни кыла алмады, ди. Әле бит безнең татар депутатлары, җитмеш проценты кесәсендә татар бүлеге һәм татфак дипломын йөрткән язучылар берлеге бар. Алар сезне ярдәмнәреннән ташламагандыр шәт?
— Чаң кагучы, набат сугучы шәхесләр булды. Анда укымаса да, әрнеп, факультетны бетерүне үз шәхси югалтуы кебек кабул итеп, дошманнар арттырудан да курыкмыйча, рус телле матбугатта күтәрелеп чыккан зат
— Фәндәс Сафиуллин булды, язучы, тележурналист Искәндәр Сираҗи үткен сүзен әйтте, бөтен каршылык акцияләрендә Р. Зәйдулла актив катнашты һәм шуның белән вәссәлам. Язучылар берлеге битарафлыкның югары үрнәген күрсәтте. Профессор Х.Ю.Миңнегуллов һәм мин, ул чордагы идарә хуҗасы И.М.Ибраһимовка «каләм осталарын күтәрик, хат белән чыгыйк», дип кат-кат мөрәҗәгать итеп карадык, үзебезнең мөнәсәбәтне президентка да, ректорга да җиткерик дип үтендек. Файдасы тимәде. Рәис миңа мондый аңлатма бирде.
— Тәлгат абый, мин ул хакта төрле дәрәҗәдәге кешеләр белән сөйләшеп карадым, юкка кыбырсып йөрмәгез, берни эшли алмаячаксыз,
— диделәр.
Республика җитәкчелеген, депутатларны, хәтта президентны да, ректорат «киләчәктә милли компонент тагын да көчлерәк үсеп китәчәк, борчылыр нәрсә юк, тыныч йоклагыз», дип, вәгъдәләр белән туендырып, данлыклы татфак укытучыларын, талиб-талибәләрен ярык тагарак янында калдырып, дусларча, куллар бирешеп, таралыштылар. Без һаман сөйләшүләрнең нәтиҗәсен көтеп яшибез.
Безне элеккеге ТГПУ нигезендә оешкан Филология, сәнгать институтына күчерделәр дигән идем. Барчасы күптәнге танышларыбыз, фән йөген бергә тартышучы дусларыбыз. Безне яхшы каршы алдылар. Урынны яңа бинадан бирделәр, бүлмәләр якты, җылы, лифтта этеләсе-төртеләсе юк, мәгәр мөстәкыйльлеге чикле бу оешманың да мөмкинлекләре зур түгел. Институт директоры Рәдиф Җамалетдиновның, изге ниятләре күз карашыннан ук сизелеп, бөркелеп торса да, ул да артыгын булдыра алмый, тәртәгә тибүнең аякны авырттырудан башка файдасы булмасын аңлый.
Күбесе үз фәнни мәктәбен тудырган, дистәләгән шәкертләр тәрбияләгән элек кайгы-хәсрәтне белмәгән профессорлар ярты, чирек ставкага калдырылдылар. Студентлар саны кыскарган саен, дәресләр кими. Ауропача кыйланып, бакалавриятка, магистратка күчү дә сәгатьләр санын югалтуга алып килде. Гаеплене табуы, кемгәдер дәгъва белдерүе кыен. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга дигән тәэсир кала. Бу кыскарту — кушуларнын нигезендә җәмгыятьтә кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүгә чакырылган гуманитар фәннәргә каршы эшләнгән бер гамәл дигән уй да килә, кәбестә кебек бер катлы башыма. Ник дисәгез, техник һәм төгәл фәннәр берни оттырмадылар. Физиклар, химиклар, математиклар, хәтта юристлар үз урыннарында, үз бүлмәләрендә калды, күбесе факультеттан институт дәрәҗәсенә күтәрелде, кирәк-яракка умыртып акчасын да алдылар.
«Ялгышны төзәтеп, язмышны үзгәртеп», дип җырласак та, үткәндә ирешелгән үрләргә янәдән күтәрелеп булмый икән шул. Югалтуы җинел, табуы кыен икәнлекне татар мәнфәгатьләренә хезмәт иткән институтларыбызны, факультетларыбызны бер-бер артлы югалта баруыбыз милләтнен томанлы, өметсез киләчәгенә ишарә түгелме?
Русиягә татар кирәкме?
Советлар Союзы дип аталган ясалма империя, 1917 елда Русия үзеннән- үзе диярлек сыгылып төшкән шикелле, берничә көндә вак-вак мөстәкыйль илләргә
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
79
таркалды да куйды. Элек дәүләтчелеге булмаган мәмләкәтләр дә тулы мөстәкыйльлек алдылар. Татарлардан сан ягыннан күпкә калышкан Балтика дингезе буе илләре, Кыргыз, Таҗик кебек халыклар үз дәүләтләрен торгызу, тудыру шөгыленә керештеләр. Яналык авырлык белән, көрәш, тартыш аша барса да, әлегәчә берсе дә бәйсезлегеннән баш тартып, «безне кире Русиягә алыгыз» дип гариза язганы юк кебек. Чөнки азатлыктан кадерле, татлы, баен да, хәерчесен дә якынлаштырган төшенчәнен уйлап табылганы юк.
Тарих биреме буенча, Русия уртасында калган татар, башкорт, чуаш, якут, бурят һ.б. халыклар мөстәкыйльлек турында бирелгән вәгъдәләргә ышанып, элеккеге сәяси, икътисади, мәдәни хәлләрендә диярлек калдылар. Дәүләтчелек тарихы бик ерактан килгән татар халкы XX гасыр башында һәи ахырында физик җегәрен һәм рухи көчен, ихтыярын, омтылышын күрсәтеп алса да, ике чорда да тулы бәйсезлек алу димим, һич югында үз җире байлыгына тулы хуҗа булып, мәгарифен, телен саклау юнәлешендә өмет- хыялларын тормышка ашыра алмады. Татар халкы, бигрәк тә зыялылары СССР таркалунын берише унай җимешләреннән файда күреп калырга тырышмадылар дип әйтеп булмый. Яна Русия эчендә калган милләтләр арасында ин күп санлысы, мәдәни, икътисади яктан алгарак киткән татар халкы һәр өлкәдә үрнәк күрсәтергә тиеш иде. Ачы телле Балтика буе илләре, кирәк чакта тешен күрсәтеп ала белгән Тарас Шевченко, Абай оныкларын башка халыклар мәнфәгатьләре борчымый, үз эчке, тышкы мәшәкатьләре үзләренә җиткән иде. Хәтта үзләре көтмәгәндә күктән ингән бәхеткә тарган төрки мәмләкәтләре дә безгә ярдәм итәргә ашыкмадылар. Мөстәкыйльлек алган бер Илбашы: «Бу татарларга тагын ни җитмәгән, болай да артыгы белән алдылар ич», дип ычкындырган. Күрше тавыгы каз, казы күркә булып күренгән очрак шулдыр инде ул.
Халкыбыз 90-нчы еллар башында ярсып мәйданнарга чыкты, хөкүмәттән кичекмәстән тиешле карарлар чыгаруны сорады, таләп итте. Шул көрәшнен нәтиҗәсе булып 1990 нчы елнын 30 нчы августында Югары Совет зур авырлык, катлаулы көрәш, ызгыш, талаш белән булса да, Суверенлык декларациясен кабул итүгә иреште. Анын нигезләмәсе күпмилләтле җөмһүриятебезнен икътисадый, сәяси, иҗтимагый һәм рухи үсеше мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек күләмдә ирекле хокукый дәүләт төзүгә омтылышны чагылдырды. Ошбу декларацияне татар халкы зур җинү, үзен гел кыерсыта, кыса килгән тарихнын мәрхәмәтле елмаюы дип кабул итте. Төрле шәһәрләрдән, район үзәкләреннән, якын-тирә авыллардан җыелган вәкилләр ул төнне Ирек мәйданында уздырдылар, җырладылар, биеделәр, ТИҮгә нигез салган тарихчы, Себер егете Марат Мөлеков әйләнешкә кертеп җибәргән «Азатлык» сүзен янгыраттылар. Декларациядә республиканын табигате, җир асты һәм өсте байлыклары, күпчелек завод-фабрикалар халык мөлкәте дип язып куелган иде. «Татарстан халкы» дигән төшенчәгә татарлардан башка рус, чуаш, мордва, мари кебек шунда озак еллар гомер иткән яисә сонрак күчеп килгән башка милләтләр дә керә һәм ул барчасынын яшәеш мәнфәгатьләренә туры килә иде.
Татарларнын мөстәкыйльлек турындагы декларациясе Русия эчендә калган башка халыкларны да уятып, дәртләндереп җибәрде. Безнен арттан башкорт, якут һ.б. милләтләр суверенитетлары турында игълан иттеләр. Чечня үзен бәйсез ил буларак таныту өчен көрәш юлына чыкты. Әлбәттә, көчләр тигез түгел иде. Минемчә, анда җинелүче дә, җинүче дә булмады.
Декларацияне кабул итү тудырган гомуми шатлык хисе, анын беренче нәтиҗәләре турында З.Зәйнуллин, Ф.Бәйрәмова, Р.Юнысов, В.Якупова, Ә.Мәхмүдов һ.б. заманында бик күп һәм тәфсилле яздылар. Шапырынулар, кизәнүләр дә аз булмады.
90нчы елларда татар халкы үзенен мөстәкыйль милләт буларак барлыгын, яшәвен, гади бер шөреп кенә түгеллеген расласа да, үзенен эчке җегәрен, йөзәр еллык коллык хәлендә кысылган сиртмәсен ачып җибәрә алмады, авыр йөкне, көянтәне җилкәсеннән алып ыргыту җаен тапмады.
Дөрес, иелгән башлар аз булса да, югарырак күтәрелде, киек каз юлларын да
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
80
шәйли башладык. Чаллы, Түбән Кама, аз булса да Казан, анын тирәсендәрәк урнашкан районнар да үз табигый хокукларын таләп иткән кыймылдаулар сизелде. Мәгәр үзгә төбәкләрдә, башка халык арасында яшәгән татарларны күтәрә яисә бер үзәккә, сөт калган изге Ватаннарына җыя алмадык. «Ялкаулары, һөнәре булмаганнары яисә җинел тормыш эзләгәннәре генә кайта», кебек төрле сылтаулар табып, пропискага кертмичә, яшәү урыны бирмичә, күпләрне кире бордык. Рәнҗетелгәннәр: «Татарстан безгә мохтаҗ түгел, әби-бабайлар нигезенә кайтуны теләми», дип хәбәр таратып, җигелгән атларын кире туардылар. Шунысы үзенчәлекле: үзе дә яна аякка баса килгән Русия җитәкчеләрен, сәясәтчеләрен союздаш республикаларнын бүленеп чыгуы да, кайбер милли автономияләрнен суверенитет игълан итүе дә артык борчымады кебек. Ә менә Казаннын аерылып чыгуга дәгъва итмәсә дә, мөстәкыйльлек турындагы карары куркытты, күпләрнен саруын кайнатты. Мәскәү эмиссарлары, шымчылары туктаусыз ике арадагы юлны таптадылар. Татарстан илнен уртасында урнашкан, ул чемодан түгел, аны күтәреп алып чыгып китеп булмый кебек метафора да «бердәм һәм бүленмәс» Русия тарафдарларын тынычландырмады. Җитәкче даирәләр генә түгел, ә руснын сәясәттән ерак, ин гади кешеләре дә татарнын «чабуына» ябыштылар.
Күренекле балалар язучысы Шәүкәт Галиевнен Переделкино иҗат йортыннан кайткач, ачынып та, көлеп тә бәян иткәне хәтердә.
— Бәйсезлек турында декларация кабул ителеп, берничә ай үткәч, иҗат йортына килдем. Мин һәр елны бер, кайсы вакыт икешәр тапкыр шунда ял иткәч, аш-су таратучы түтәйләр «теленә салынырга яраткан татарин» буларак, мине яхшы беләләр. Вак-төяк күчтәнәчен дә кызганмый идем. Дустанә мөнәсәбәттә йөргән официант, яше иллеләр тирәсендә булыр, беренче тапкыр күргәндәй, минем якка сәер-сәер карап ала, ризыкны да рәсми генә китереп куя башлады. «Мария ханым, нәрсә булды, чирләп китмәгәнсездер», дип сорап куям.
— Юк, чирләмим, исәнлегем әйбәт. Тик сезнен белән сонгы күрешүебездер?
—Нигә алай дисез?
— Сез Переделкинога артык килмәссез инде, — ди ханым, буш подносын икенче кулына күчереп.
Мин аны тынычландырырга ашыгам.
—Киләбез, киләбез. Монда шартлар әйбәт, яхшы ашатасыз!
— Сез, татарлар, бездән аерылып чыгасыз дип ишеттем. Үзегезнен иҗат йортына гына барырсыз инде.
Ашатучыбыздан да өлкәнрәк, бүлмәләрне җыештыручы түти дә, шундый ук борчуын белдергәч, өлкән агай вәкилләре арасында империячел котырту көчле куелган һәм ул гасырлардан килгән геннар дәрәҗәсендә бара икән дип уйлап куйдым. Татарлар аерылып чыгарга җыеналар икән дигән гайбәтне руснын сәясәттән ераграк торган, ан үсеше әллә кем булмаган кешеләре дә катастрофа, ахырзаман якынлашуы кебек кабул иткәннәр икән.
Ничәмә йөз еллар дәвамында татарны «ач арба» тартып йөрүче, урам себерүче, игенче, содат, кушканны сүзсез үтәүче итеп күрергә өйрәнгән Мәскәү түрәләре генә түгел, үзләре дә шул ук итек астында яшәгән руслар да хәятларын «чаплашкалардан» башка күз алдына да китерә алмыйлар, күрәсен.
Буйсынган халыкнын мәнфәгатьләрен үтәү, анын ихтыяҗлары турында кайгырту, ярдәм итү хакында уйлап та карамаганнарын бөтен өлкәдә шөрепләрне бора килгән XXI гасыр башы бик ачык күрсәтә. Үткән гасырнын сонгы чиреген искә алып, уфтанып утырырга гына кала. Әйе шул, тарих безне туктаусыз сынап тора...
Артка чигенү, яулап алган үрләрне бирү һәр өлкәдә сизелә. Әйтик, Татарстан конституциясе татар һәм рус телләрен тигез хокуклы дәүләт телләре дип игълан иткән иде. Фараз буенча, хакимиятнен ин югары баскычыннан алып, җирле үзидарә органнарында төрле дәрәҗәдәге уку йортларында, оешмаларда, сәүдә һ.б. өлкәләрдә кулланылырга тиеш иде татар теле. Төп казанышыбыз шул булды: өлкән туган
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
81
вәкилләре транспортта «урам телендә сөйләшмәгез, кеше анларлык телдә аралашыгыз», кебек кисәтү ясамый башладылар. Гавам шунысына да канәгать иде. Шул чорда ул, автобуснын аргы башындагы танышына, үз фикерен кычкырып әйтү мөмкинлеген татып калды.
— Нурзия, төнлә кич буе шалтыраттым үзенә, ник телефонынны алмадын?
— Филармониягә якташыбызнын концертына бардык. Шундый шәп булды, малай.
— Сәкинә кодагый, ял көнне базарга барам дигән иден? Бардынмы? Сыер ите күпме тора?
— Юк, беркая да бармадым, өйдә генә утырдым. Андый эшләрне Салихҗан мина тапшырмый. Үзе алып кайта. Сине алдыйлар, ди.
Үткән гасырнын туксанынчы елларына хас мондый иркенлекне яна йөзнен икенче унъеллыгыннан, авызны колакка куеп аралашу алыштырып бара. Хәзер иҗтимагый транспортта Урта Азиядән, Кавказдан эшкә килгәннәр генә кычкырып, татар манкортлары Рәис Сөләймановларнын шул мизгелендә үк Мәскәүгә җиткерүеннән курыкмыйча, кычкырып сөйләшәләр. Ә татар гасырлар дәвамында барысына да күнеккән: азатлык бирсәләр дә каршы түгел, кире тартып алсалар да башын иеп риза, «сугыш кына чыга күрмәсен», дип догасын укый.
Шагыйрь Р.Мингалим халкынын кушканны үтәргә әзер торган йомшак якларыннан ничек кенә көлми «Гаярь татар» шигырендә.
Онытма, Мәскәү
Татарың барын:
- Һәрчак әзер! -
Татарларың
Син:
- Сыйлыйм дисәң,
Кунак булып барачак
- Җигәм! — дисәң, Ул ат булып барачак. Мылтык бирсәң - Солдат булып барачак.
Мәскәүгә һич кенә дә «үпкәләп булмый, чөнки ул кул астында татары барын, аны телен, байлыгын алып рәнҗетсән дә, бер мәмләкәтнен дә аны яклап чыкмасын белеп, совет чорында эшләнмәгән кысуларга да бара. Мәсәлән, патша Русиясе, коммунистлар хакимлеге чорында да милли телләрне тыйган 309 нчыга тин фәрман чыгарылмады. 1917 елга чаклы татарнын хәлле кешеләре исәбенә яшәгән, цензорнын теше үтмәслек мәгариф системасы — мәктәп-мәдрәсәләре, мәчетләр карамагындагы белем бирү учаклары бар иде. Алар дини һәм дөньяви фәннәрне яхшы үзләштергән, чит телләрне су кебек эчкән чын зыялыларны әзерләделәр. Совет чорында, шәһәрләрдә татар мәктәпләре бармак белән санарлык булса да, авылларыбыз көчле, нык, иманлы һәм күп балалы иде. Анда урнашкан татар мәктәпләре мәдәни һәм гыйльми үзәкләр буларак милләтебезгә көч, дәрт биреп, төрле өлкәдәге талантларны үстереп тордылар. Бүген авылларыбыз юкка чыгып килә, исән калган татар мәктәпләре бер-бер артлы ябыла. Шәһәрләрдә белем бирү бер теллегә күчеп бара. Үзәк бу процессны тизләтү өчен барысын да эшли.
Буйсынган халыкларга, шул исәптән татарларга ясаган зыяннарын, милли мәнфәгатьләрне кысуларын бизмәнгә салып үлчәп булса, кайсы — патша, император, генсек президент — өскәрәк чыгар иде икән? Пәрхәлдә бу юнәлешне бик тирәнтен уйлап, җитәкчелекне бик озакка кулына төшергән хәзерге Русия президенты сонгы урында калмас иде дип уйлыйм. В.В.Путин сонгы сайлауларда Татарстанда ин күп диярлек тавыш җыйды. Бу бит — без анын сәясәтен хуплыйбыз дигән сүз. Мәскәү, Петербург кебек калалар турында сүз дә катмыйм, хәтта башкорт, чуаш кардәшләрне дә «артта» калдырганбыз. Милләтебезнен ан дәрәҗәсе түбән булуы, буйсынучан, кушканны үтәргә күнеккән холкыбыз турында сөйләмиме бу?
ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН
82
Җирләрендә, илләрендә башка милләт вәкилләре калмаган, телен, гореф- гадәтләрен югалту куркынычы янамаган, сугыш нәтиҗәсендә үзәктән бик күп ташламалар алган, байлыгын кая куярга белмәгән Чечня генә уңай тавыш бирүдә безне узып киткән.
Соңгы сүз урынына...
Соңгы егерме ел эчендә үз башымнан узган һәм татар мәгарифе, мәгърифәте кичергән матавыкларны түкми-чәчми, арттырмыйча, үзем кабул иткәнчә, аңлаганча кәгазьгә төшердем. Кагылырга, авыр сүз әйтергә ярамый (бәлки, вакыты җитмәгәндер) торган шәхесләргә нисбәтән дә, курка-өркә генә булса да, тәнкыйть сүзе дә әйтелгәләде. Татар матбагасының матди хәлен вә «кыюлык» дәрәҗәсен яхшы белгәнгә, бу өлешләренең укучыга барып ирешүендә шигем зур. Үз халкыңның караңгылык базына тәгәрәвен, язмышы, теле, киләчәге кыл өстендә торганда, илдә урнашкан вәзгыятькә берни үзгәрмәгәндәй битараф булу, фикереңне әйтми калу гафу ителмәслек җинаять булыр иде. Шагыйрь Мөхәммәт Мирза «Тарихта урын юк хисләргә...» дип юкка гына әйтмәгәндер.
Югары «урындык» биләмәгән кешеләргә бүгенге яшәешебездә күп нәрсә тирән сер булып калса да, үткән гасырның 90-нчы елларында милли мәсьәләләрдә ирешкән уңышларыбызның иртәнге рәшә кебек эреп югалуы, гадәти бер өлкә дәрәҗәсенә төшүебезне яшереп булмый. Кешелек тарихыннан билгеле булганча, җыр-биюләр, сәхнәдә сикеренүләр, һәр төрле бәйрәмнәр белән мавыгулар киттеме, бу хәл итә алмыйчамы, күз буяу өченме, җитди иҗтимагый проблемалардан читләшүгә ишарә дигән сүз. Рухи борһан — кризис вакытында көлкеле карнаваллар, ясалма күңел ачулар белән халыкны алдау, сентименталь мелодрамаларның алга чыгуы күзәтелә. Халкыбыз язмышының авыр чорын кичергәндә, аңа өстәмә көч, рухи сәләт бирә, горурлык хисе, көрәшчеләр тәрбияли торган әдәби әсәрләр, кыю публицистика кирәк, сихерчеләр, албастылар, җирдән аерылып, һавада очып йөргән сәрхушләр, канатсыз акчарлаклар һәм башка «хәшәрәтләр» белән артык мавыгу тук, коллыкның нәрсә икәнен белмәгән, «симез» милләтләргә генә килешә. Реаль чынбарлыктан аерылу, берни булмагандай, бер сынык икмәккә канәгать булып, «сугыш кына чыга күрмәсен», дип яшәү һәлакәтебезне, бөек мөһаҗир Г.Исхакый кисәткән инкыйразны якынайтачак кына. Мондый авыр мизгелләрдә күзенә карап дөресен әйтсәм ачуланмасмы, үпкәләмәсме (хибескә озатмасмы) дип торсак, татарның ахырзаманы кичекмәстән ишек шакыр. Инсафлы, итагатьле, тәртипле, кушканны үтәп, җигелеп эшләүдән, кемгәдер хезмәт итүдән тәм тапкан милләтләр белән санашу заманасы узды. Прибалтика халкы кебек аз санлы булуларына (җиһанда бер миллион эстон бар!) карамастан, атом коралына ия олы илләргә тешен күрсәтүдән курыкмаган кавемнәр генә үзләрен саклап кала алачак.
Минем истәлек-язмаларым кемгәдер кирәк булырмы-юкмы дип, шикләнебрәк утырган бер мәлдә, «Звезда Поволжья» гәзитәсенең мөхәррире Р.Ахметов баш мәкаләсендә («Мемуарлар», 2013, 31 январь) истәлекләрнең әһәмияте мәсьәләсен күтәреп, бездә нык артта калган бу жанрның хәзерге халәтебезне аңлау, буыннар хәтерен югалтмау өчен кирәклеген исбатлый.
Советлар чоры түрәләрнең иң тирән серләрен ачып салырга омтылган мемуарларга тукталып, бездә дә ошбу юнәлешкә ихтыяҗның зурлыгына басым ясап, түбәндәге нәтиҗәгә килә: «Мемуар — үзең белән ачыктан-ачык сөйләшү. Әмма бездә, Алладан куркуга караганда да, җәзалауга корылган дәүләттән өркү көчлерәк». Үз гамәлләренә бәя бирүдән курыккан түрәләр, милләт язмышы, киләчәге өчен җаваплы кешеләр, истәлек-мемуарлар язудан тайчыналар, ди мәкалә авторы. Чөнки бюрократиянең төп сыйфаты
— сер саклау, качыш уйнау, халык каршында хисап тотуның юк дәрәҗәсендә торуы, андый хәл булганда да, аның гомуми сүзләргә төрелеп кенә эшләнүе шуның
ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ
83
нәтиҗәседер.
Һәрберебезнең гамәле үтә күренмәле, ачык булганда гына демократик җәмгыять төзеп була торгандыр. Кызганычка каршы, бу безнең өчен бик ерактагы якты йолдыз гына шул.
«Замана балалары»ның беренче кисәген «хәзер без ифрат тынгысыз, хәвефле бер чорда яшибез. Иртәгәсе көннең нәрсә алып килерен белгән кеше юк. Шулай да ил халкы (ни өчен «ил халкы» өчен җаваплылыкны өстемә алганмын, күрәсең «интернационал тәрбиянең» чүбеге баштан чыгып бетмәгән булгандыр) иң начарны башыннан кичергәндер инде»,
— дип язганмын. Азатлык җилләре исә башлаган ул елларны, зәңгәр томанга төрелгән риваятьләр кебек, сагынып сөйләргә генә калды. Рәис Сөләйманов кебек яңа буын Шаһгалиләре үз милләтенә каршы күсәк күтәргән чорда татар һәм башка вак халыкларны күрелмәгән сынаулар, «теге дөньяда» очратырга тиешле сират күпере көтә дигән тойгы туа күңелдә.
«Замана балалары»ның икенче, ягъни хәзерге чорыбызга багышланган өлешен тарих безне кат-кат сыный дип башлаган идем. Тарих әле кабатлана, еш кына элеккеге вакыйгалар, хәлләр, иҗтимагый борылышлар әйләнеп тә кайталар икән. Шагыйрь Ф.Сафин нәкъ шул хакта уйлана:
Тарих тарих булмый!
Булмаса кабатлану.
Терелеп килгән тамырга
Ут төртеп, кабат ягу.
(««...Җөмга көн, кояш чыкканда»)
Шайтан гына өметсез диләр. Мин исә бу истәлек язмаларымны тарих халкыбызга янә бер мәрхәмәтлелек күрсәтеп, XX гасыр башындагы һәм ахырындагы бәхетле мизгелләрне кабатлар әле дигән хыял, өмет һәм ышаныч белән тәмамлыйм.
2011-2013