Логотип Казан Утлары
Бәян

КӘБИСӘ ЕЛЫ


САТИРИК БӘЯН
Күпме дуслар китте соң елларда, бу җирләрнең асыл уллары!
Сылу каеннарның шәүләсендә күрәм сыман йөргән юлларын...
Р. Фәйзуллин
1
Байраш үләргә булды.
Артта упкын, алда тәмуг иде.
Байраш Барый углы Талмасов әлеге упкыннан чыгуның башка юлын күрмәде.
Кәбисә елы башланырга да өлгермәде, аның берничә яхшы танышы, дусты якты дөнья белән хушлашты. Ьәм һәрберсенең үлеме үзенә бер төрле сәер, чишә алмаслык серле табышмак булып калды. Берсен урам малайлары чәнчеп үтерде. Бу кичкырын өенә кайткач, подъезд каршында өелешеп торучы яшь шпаналарга акыл өйрәтеп маташкан. Әзрәк салган да булган, күрәсең. «Мин олы кеше, билгеле кеше, минем алда нишләп шулай әшәке сүләнеп торасыз!» — дип, үгет-нәсихәт укыган бу боларга. Тик хәзерге яшьләр, бигрәк тә кала этләре акыл өйрәткәнне өнәмиләр, артык күп сөйләнсәң, шундук кыйнап, үтереп тә китәргә мөмкиннәр. Аларга син язучы булдың ни дә, фәйләсуф булдың ни! Алар өчен син барыбер: «чмо»III .
Икенчесе...шагыйрь... Авыр туфрагы җиңел булсын. Гомер айнымаслык эчкече иде мәрхүм. Үлгән кеше турында начар сүз сөйләү килешмидәдер. Ләкин дөресе шул, күргән саен ун, егерме тәңкә сорап, теңкәсенә тиеп бетә иде ул аның. Бирмәсә, каһәрләп, сүгеп чыгып китә, бирсә дә рәхмәтен әйтә белми. Үгет-нәсихәттән узган иде ул. « Мин — шагыйрь! Дөнҗага ачуым зур!» — менә аның тормыш манифесты. Хатыны белән аерылышкач, бер ялгызы малосемейкада яшәде. Үлеп, соңыннан биш көн бүлмәсендә сасып яткан. Беркем бернәрсә белми, беркемгә дә берни кирәкми. Язу өстәле кырында торган чүп савытына, ялгышып, тәмәке төпчеге ташлаган, ә савытны кәгазьдән бушатмаган булган. Салмыш хәлендә мәрткә киткәнен сизми дә калган, — төтенгә тончыгып үлгән. Соңыннан янгын сүнгән сүнүен, көле дә очып беткән, тик менә шагыйрь генә юк, шагыйрь генә үлгән. Ә бит нинди шагыйрь иде!
Өченчесе турында сөйлисе дә килми. Анысы бөтенләйгә югалды: ни җәсәде, ни кабере...
Ә үзе, үзе ни хәлдә сон бүген? Үзе дә аяныч хәлдә түгелме сон!? Җитмеш яшен тутырган көннәрдә генә Галиясе, кырык ел бергә гомер кичергән хатыны үлеп китте. Биш яшькә үзеннән яшьрәк тә иде юкса. Хатыны үзеннән алда китәр дип анын уена да кереп карамады. «Үлсәм, авылга апкайтып күмәрсез!», «Үлсәм, архивны чыгарып атма!» — дип сөйләнеп йөргән иде, ә менә шунын киресе килде дә чыкты. Галиясен (үзенен авылына!) алып кайтып күмде. Яшь чагында ул нигәдер хатынынын үлемен көтеп яшәде. Чирле дә иде ул. Менә хатыны үлеп китәр дә, ул икенче берәүгә өйләнер! Ул әле таза, асыл ир. Сылу кызларнын, ялгыз хатыннарнын ана күзе төшә. Елмаеп чакырсалар, шундук алар янына чаба. Өйләнгәнче кая йөргәннәрдер алар, Алла белсен!? Көтүләре белән йөриләр! Ә андый вакытта законлы хатын һәрчак артык товар, йә сикереп узалмаслык киртә булып тоела. Шул вакыт: « Югалсан иде күземнән!» — дип юраган чаклары күп булды анын. Ләкин чын ярату Байрашка хәләл
III Кеше түгел! — дигәнне аңлата. Автор.
89
җефете белән кырык ел бергә гомер иткәч кенә килде, комы коела башлагач, ягъни. Гомере буе каядыр ашкынган, иҗатка, илһамга табынган язучы шуны анлады: бу дөньяда хатыннан да якын кеше юк икән! Һәм ни кызганыч, бары тик шуны анлагач, шуны башыннан кичергәч кенә ул хатынын югалтты: өч бүлмәле иркен фатирда бер ялгызы утырып калды. Хәер, анын бер кызы бар, Альбина исемле, тик ул янда түгел, Мәскәүдә яши, урыста кияүдә. Ул бик тиз мөстәкыйльлек алды: ана атасы да, анасы да кирәкмәде. Үз гомерендә ул атасынын бер генә китабын да укымады, аны язучы итеп белмәде дә. Әнисе үлгәч тә әллә ни хафаланмады кебек. Ясалма елаулар, дежур сүзләр белән генә анасын ничек яратканын ышандыра алмады. Ә бит (Байраш уенча!) алдан Галия түгел, ә ул китәргә тиеш иде. Юк шул, дөнья син уйлаганча гына бармый, алдан берни уйларга да, берни юрарга да ярамый икән, барысы да Аллаһы кулында!
Язучы яшәгән йорт «сталинка» иде. Өч катлы. Үзәктә урнашкан. Диварлары калын, түшәмнәре биек. Өендә евроремонтлар ясап ятмады ул, фатир (ничек күчкән!) шулай калды. Имәннән ясалган калын ишекләрне әвәл ике елга бер мәртәбә ак эмаль белән буяп чыга иде, быел исә анарга да кагылмады, кыскасы, кирәк дип тапмады. Хатын үлгәч, иркенләп язар, иҗат белән онытылып торырмын дип уйлаган иде, юк, хәзер инде анарга да күнеле тартмый. Ә нәрсә язасын? Кемгә кирәк ул язу? Совет заманында очерк-романнар язган, җәмгыятькә тәнкыйть сүзләре яудырмаган, бер адым кырыйга тайпылмаган һәм озак еллар шунын рәхәтен күреп яшәгән каләм иясе өчен хәзерге тормыш та бар да кыргый, бар да анлаешсыз кебек иде. Дөньяда барган чуалыш анын тормышын гына түгел, ә башын, уй-фикерләрен дә чуалтты. Заманга ярарга теләп, ул зур булмаган ике-өч әсәр бастырып караган иде, ләкин алар ана акча да, уныш та китермәде. Шулай итеп ул язудан туктады. «Москва» машинкасын (гомере буе шунарда бастырды!) калын тузан каплады. Башкалар кебек кампитрга күчеп тормады, аны хәтта ачарга да өйрәнә алмады. Пенсиягә чыккач, вакыт узсын, көн үтсен өчен генә ул университетта атнага ике тапкыр тарих дәресләре укытты. Хатынын җуйгач, инде анда да йөрми башлады. Эштән кайтканда, чәй куеп, каршы алучын да калмагач, яшәүнен ни мәгънәсе бар? Әле сина сон түгел, башка хатын табып кара дип кинәш итүчеләр дә булды. Тик бу яшьтә кем килер икән ана? Килсә дә, шул фатир бүләр өчен генә килер инде. Әгәр дә бүлдермәсән, өметләндермәсән, бик озакламас ул монда! Чит хатын чит шул инде: барыбер үз хатынын кебек була алмый. Әйе, эшләр харап: дуслар китте, хатын юк, иҗат туктады. Монардан да аяныч нәрсә буламы сон дөньяда!? Хәер, анын исеме
бар, аны белмиләр түгел, беләләр. Дәүләтнең нинди мактаулы исемнәре, нинди премияләре бар, аларнын барсын да алып бетерде кебек инде. Вагын да, зурысын да. Кайсын бик җинел генә каптырды ул, ә кайсын шактый авыр алды. Көрәшергә туры килде. Кайвакыт югарыдагыларга ялынды, ә кайчак көндәшләрен терсәге белән этәргә дә мәҗбүр булды. Ул яктан әрсез иде ул, үҗәт. Иҗатын белмәсәләр дә, исеме билгеле иде анын. Сонгы вакыт аны бик каты бер яшь язучы мокчый башлады. Исеме дә, җисеме дә юк үзенен. Үткен, оятсыз, кыскасы, җир бит! Үзен алдынгы, авангард язучы дип саный. Әле яна гына бер әсәрен бастырып чыгарды, ул аны укып чыкты да шаклар катты. Анын шул кыска кыйссасы Байрашнын бөтен иҗатын бәреп егарлык иде. Ул гына да түгел, кайда гына күрешсәләр дә, шул җир бит аны үтереп мактарга тотына. Язучынын үзен түгел, ә анын бер аерым китабын. Әллә белеп, әллә юри мактый. Чөнки ул үзе язган китап түгел, ә урланган нәрсә иде. Гыйльми хезмәт: афоризмнар, мәкальләр тупланмасы. Җәгъфәр атлы бер галим (фән дөньясында бигүк билгеле шәхес түгел!) туплаган аны, шуны гомере буе җыйган. Соныннан дөньяга чыгарырга уйлаган. Ләкин китап итеп бастырганчы аны карап чыгарга, эшкәртергә кирәк. Ул аны Байрашка бирде. Юк, алар таныш-белешләр түгел иде, Җәгъфәр абзый аны кеше аркылы эзләп тапты. Байраш бу эшкә бик теләп алынды, тупланма, чын мәгънәсендә, фәнни әһәмияткә ия иде. Шулай итеп ул әлеге китапнын мөхәррире булды. Ләкин кулъязманы эшләп, аны кире авторга тапшырырга гына торганда абзый
АХИР
90
(яше бар, сиксәннәрне узган иде!) кинәт кенә дөнья куйды. Китапка түккән хезмәтен җилгә очырырга теләмәгән мөхәррир, аны җыеп, бер шәхси нәшриятка илтеп тапшырды. Нәшрият хуҗасы китап өчен башта акча сорап интектерде, ләкин абзый анар бер тиен дә түләмәде. Ул аны оныткан да иде инде. Бер елдан сон кибеткә керсә, күрә бу —китап (чыккан!) ялтырап киштәдә ята. Алгы битендә Байрашнын исем-фамилиясе тора, ә Җәгъфәрнен анда исе дә, исеме дә юк. Башта бик аптырады. Ләкин ул ошбу хезмәтне чыгарган нәшриятка ул рәхмәт әйтергә дә, шелтә белдерергә дә курыкты. Бармады. Почта аркылы ана (зур күләмдә булмаса да) гонорар акчасы килде. Барып алды, ләкин ике-өч ай шул акчага орынырга курыкты. Хатынына тунлык акча җитмәгәч кенә кулланды. Шунын белән ул тынычланды. Ләкин тынычланырга иртәрәк булган икән шул. Җәгъфәр китабы укучылар һәм шулай ук тәнкыйтьчеләр күнеленә дә хуш килде. Ярты ел эчендә китапны сыпырып алдылар. Тәнкыйтьчеләр китапнын авторын күккә чөеп, мактап чыктылар. Автор җавапсыз калды. Зыялылар арасында Байрашнын әлеге хезмәтне үзе язмаганлыгы турында сүзләр йөрсә дә, кычкырып, анын битенә бәреп әйтүче табылмады. Хәзер инде менә ул (җир бит!) пәйда булды. Юк, ул фаш итми, ул аны гел мактый. Ләкин ул төче мактауда ни хәтле киная һәм мыскыл ятканын Байраш бер үзе генә белә.
Язучынын үлем турындагы игъланын шәхси гәҗит бастырып чыгарды. Анда болай дип язылган иде: « Киләчәктә яшәвемнен мәгънәсен күрмим. Мин 20...елнын 10 октябрендә дөньядан китәргә булдым. Язучы Байраш Талмасов.» Ышандырырлык килеп чыксын өчен, кырыйга язучынын фотосурәтен дә урнаштырдылар. Билгеле, мона бик күпләр ышанмады. Сары гәҗитнен чираттагы «үрдәге» дип кенә кабул иттеләр. Нәтиҗәсе төрлечә булды: кемдер көлде, кемдер анламады, ә кемнәрдер җитди итеп кабул итте. Ә бит өченчеләре (язучы фикеренчә) дөрес уйлаган, чөнки монда бернинди дә уен-муен юк, белдерү аек баштан, төптән уйланып язылды.
Шушы игълан чыкканнан сон, өйдәге телефон тынып тормады. Таныш- белешләре, туганнары шылтыратты. Игълан турында сүз чыгуга ук Байраш телефонны шапылдатып, өзеп куя иде. Бер ике-өч көннән сон ул аны бөтенләй алмас булды.
КӘБИСӘ ЕЛЫ
2
Ә бер көнне...
... бер көнне анар телевидение бәреп керде. Ниндидер «...тиви» каналы. Урысча күрсәтә. Егетләргә охшаган, шулар сымак чәчен кыска итеп кистергән ябык кына бер яшь кыз шактый үҗәт нәрсә булып чыкты. Әнгәмә төшерергә дип килгән кыска итәкле бу кыз, рөхсәт-ни дә сорап тормыйча, түргә, түгәрәк өстәл янына барып утырды. Хуҗа аптырап, каушап калды. Сакал-мыек баскан, үзеннән дәү камерасын аскан оператор ана шундук объективын төбәде. Байрашка чигенер урын калмады, ул җинелүен таныды. Әллә үзе шундый башлы, әллә алдан әзерләнеп килгән, хәбәрче кыз мәкерле сорауларын, автоматтан аттырган сымак, бер-бер артлы сиптерде. Ул җинел сөйләшергә өйрәнгән, биргән сораулары да кыска һәм төгәл иде:
— Сез безнен каналны карыйсызмы?
— Юк, карамыйм.
— Сез зур язучы, мактаулы исемнәрегез күп, ә үзегез шундый иске «сталинка»да утырып калгансыз!?
—Мин бер ошаган җирдән башка урынга күчеп йөрергә яратмыйм.
— Әйе, фатир да хуҗасына охшарга тиеш, шулай бит!?
— Шулай...
— Газетта чыккан игъланыгызны нәрсә белән анлата аласыз?
— Мин аны бер генә нәрсә белән анлата алам...
— Сенсация кирәк булдымы?
—Юк, мин сенсация артыннан кумыйм! — дип кисте язучы. — Сенсация сезгә кирәк булды, ахрысы!
—Безнен канал андый сенсацияләргә мохтаҗ түгел! — диде кыз һәм ул аны ниндидер горурлану хисе белән әйтте. — Инде сорауга кире кайтыйк...
— Әйе, мин аны бер генә нәрсә белән анлата алам...
— И..?
— Яшисе килмәвем белән.
— Әйе, мин сезне анлыйм, — дип килеште кыз. — Чорыгыз узган, хатыныгыз үлгән, иҗат уты сүнгән... Ләкин суицид игълан итәр өчен болар гына аз...
— Ә тагын ни кирәк?
— Сез авыру түгелме?
— Бу яшьтә бар да булырга мөмкин.
— Психбольницада ятканыгыз булмадымы?
— Җүләр түгелме икән дип сорыйсызмы!?
— Ну, да...
— Юк, мин анда ятмадым. Нәм...
— Әйе...
— ... учетта да тормыйм.
— Шундый сорау: сез совет чорын сагынасызмы?
— Сагынам, ә нишләп сагынмаска ди! Минем яшьлегем бит ул. Анда хет кеше турында, иҗат кешесе турында кайгырту бар иде. Хәзер кешене кешегә санаучы да юк. Бар нәрсәне дә акча билгели...
— Ә партия!?
— Әйтмим...Ул заманнын да минуслары булгандыр, ләкин плюслары күбрәк иде. Дәүләт кеше турында уйлый иде. Ә хәзер синен беркемгә дә кирәген юк. Кая барма, шунда мыскыл итәләр...
—Үз-үзләренә кул салучылар күбәйде, суицид, как говорится, сплошь и рядом! Ләкин фәлән вакытта мин үземә кул салам, дип игълан бирүчеләр әлегә булмады... Сез беренче!
4. «К. У.» № 8
—Әйтәм бит, мин сенсация ясарга теләмим! Кешеләр уйлансыннар өчен шулай итеп яздым мин аны! Уйлансыннар өчен! Нинди җәмгыятьтә яшибез без?! Кемдер
97
АХИР
92
олигарх, бай, кемдер акчасын кая куярга белми, ә кемдер хәерче, кемдер чүплек базында казына... Кая тигезлек!?
— Тигезлек беркайчан да булмаган.
— Әйе, булмаган, ләкин бу кадәр үк түгел иде.
— Әйтегез әле...
— ?
— Сез үлемнән куркасызмы?
— Ә кем анардан курыкмый икән!? Бар микән бу дөньяда андый кеше, әйт әле син мина, сенлем!?
— Сез хаклы...
Кисәк кенә башланган әнгәмә шулай тиз генә тәмамланды да. Хәбәрче кыз өстәл яныннан торып, абзыйнын кулын кысты. Аннан җинелчә генә беләгеннән кагып, балаларча анын битеннән үбеп алды. «Ныгыгыз!» — янәсе. Сакал-мыек хәтта шул моментны да төшереп алды һәм, соныннан, яхшы чыкты дигән булып, баш бармагын өскә чөйде...
Байраш аларны подъезд төбенә хәтле озата чыкты. Урамда аларны телевидение машинасы көтеп тора икән. Ул: «Бәлкем, чыгармассыз!» — дип тә әйтергә өлгерә алмый калды, алар, эх иткәнче, машинага утырып китеп тә бардылар. «Да, — дип уйланды язучы, — болар бик оператив эшләргә өйрәнгәннәр, дөресрәге өйрәткәннәр!»
3
Баскычтан икенче катка күтәрелгәндә, Байраш каршы якта яшәгән күршесен очратты. Ул илле яшьләр тирәсендәге Гаяз атлы бер бәндә иде. Кайчандыр химиядә эшләгән, эшче булган, хәзер сәламәтлеген җую аркасында, каядыр паркта кизү тора иде. Фатирны ул заводтан алды, башта бер авылдан килгән татар хатыны белән торды. Ана бала ясап, аны каядыр куып җибәрде. Хәзер бер яртылаш татар, яртылаш марҗа белән гомер итеп ята. Бу марҗа мона чит ирдән тапкан ике ир баласын өстерәп алып килде. Үз баласын карамый Гаяз, кыскасы, кеше баласын үстерә. Марҗа ярады, ә үзенә бала бүләк иткән татар хатыны белән нигәдер эшләре пешмәде.
Көненә ике-өч пачкы тәмәке ашаган Гаяз, кара янып, кояшта киптерелгән балык сыман, шакраеп кипкән. Явыз да тагын үзе, кеше яратмый, ә инде зыялыларны, акыл эше белән мәшгуль адәмнәрне бөтенләй җене сөйми. Бүген анын эше дә унмаган, кәефе дә юк, ә шунын үчен кемнән дә булса алырга кирәк иде. Байрашны күргәч үк, ул мыскыллы гына елмаеп куйды. Бу елмаюда: «Игъланынны укыдым, җә, эшлексез нәмәстә, тагын нинди мөгез чыгарырга булдын инде!?» — дигән тирәнтен уй ята иде. Язучы аны шундук сизеп алды, һәм ул нидер әйткәнче:
—Мөгез чыгару түгел ул, энем, ә күнел таләбе! — дип әйтеп куйды.
— Сина оят түгелме, абзый!?
— Нәрсә өчен оялырга тиеш мин?
—Олы кеше бит син, үзен безгә акыл өйрәтергә тиеш, ә син шунын урнына, җүләр сатып йөрисен!
— Минем ана хакым бар...
—Юк синен хакын! — дип күкрәк какты Гаяз. — Менә минем кебек егерме биш ел вридный цехта ывкалывать итсән, халык алдында шулай җүләр сатып йөрмәс иден! Үләргә җыенган имеш... Үл! Кемгә кирәк сон син!? Кемгә кирәк синен писанинан! Ничә ел без синен белән күршеләр булып яшәдек, ә мин синен бер генә китабынны да укымадым...
— Кызганыч...
КӘБИСӘ ЕЛЫ
4* 93
— Берсен укый башладым, үзен бүләк иткәч... Ташладым!
— Нигә?
— Чушь, патамушты! Завод турында роман язган, имеш! Сон син үз гомерендә бер генә мәртәбә заводнын прахаднуе аша узганын булдымы!?
— Ана калса... Жюль Верн...
Ул ана фантаст язучынын беркайчан да дингез белән океанда йөзмәгәнен, ләкин дингез һәм океандагы маҗараларны ничек шәп итеп тасвирлаганын әйтеп, анлатырга теләгән иде, вакытында туктап калды. Белә микән әле ул Жюль Верннын кем икәнен!?
Баскыч яныннан фатир ишегенә җиткәнче шактый күп пычрак атарга өлгерде ана Гаяз. Язучыны тирән сагыш биләп алды. Кем өчен язган сон ул? Анын язганнарын йотылып укыйлар дип уйлаган язучы ялгышкан микәнни сон? Димәк, юкка өметләнгән ул! Ансы бер нәрсә, монда бит хурлау бара, чын хурлау! Шактый еллар бер этажда күрше булып яшәгән, хатыны исән чагында кунакка кереп, чәен-мәен эчкәләгән Гаяз күрше абзыйсына катырак әйтеп ташлаганын анлады булса кирәк, ул кинәт кенә киселеп: «Ярар ачуланма инде!» — дип дәшсә дә, күрше абзыйсы ана йомшармады, өметсезләнеп кул гына селекте...
Көне буе ни ашый, ни эчә алмады. Гәҗиткә кирәкмәгән игълан биргәненә ул чын-чынлап үкенә башлады. Ә бит ул аны бирергә уйламаган да иде. Шайтан котыртты, шайтан! Акыллы кеше шундый гакылсыз гамәлгә ничек итеп бара диген син!?
4
Гел телефон шылтырады. Анын күнелсез чыны бер генә минутка да тынып тормады. Ул аны сүндереп куярга уйлаган иде, ләкин шунар кулы бармады. Аннан ничектер түзмәде... алды...
—Әйе... — Чыбыкнын икенче башында бер ханымнын чытырдавыклы тавышы ишетелде, тавышына караганда, ул инде шактый олы яшьтә , дөресрәге, әби кеше булырга тиеш. Ул шул тиклем ашыгып сөйләшә , әйтерсен, анын өендә зур янгын чыккан һәм аны рәхимсез, аяусыз ялкын камап алган...
— Алу, алу...исәнмесез...
— Исәнмесез!
— Мин Айбатова булам... Тәслимә...
— Тынлыйм сезне, Айбатова Тәслимә !
— Сез мине белмисез, кәнишне!
— Юк, белмим.
— Мин сезнен укучыгыз...
— Фанатмыни...җанатар?!. — Байраш моны ничектер киная белән әйтте, ләкин әбекәй аны ишетми, анламый калды. Анын берни дә анламавы әйбәт тә булды, билгеле.
— Ә!?
— Тынлыйм сезне!
— Нишлисез сез, ә! — дип чәрелдәде ханым.
— Нишлим сон мин!?
— Сезгә...
— ...юк, оят түгел!
— ...кояштай зур гомер бирелгән! Сез бик зур талант! Сез бөек язучы! Җөмһүриятебезнен атказанган эшлеклесе! Мин сезнен китапларыгызны укып үстем. Сезнен һәрбер әсәрегезне яттан беләм, понимаете! Мин бит аларны кайчандыр...җылый-җылый укыган кеше... беләсезме сез шуны, юкмы!? — Ханым бу кадәресен шыттырып әйтте шикелле, ә шулай да аны тынлавы күнелле иде. — Ни булды сезгә, егетем!?
— Моны мин сезгә...
АХИР
94
— Ийе...
— Берничек тә аңлата алмыйм...
— Депрессия...апатия...
— Юк, юк...сәбәпсез...
— Кемнәр кыерсытты сезне, әйтегез!? Әгәр андый эзвирләр бар икән, без укучылар, сезне укучылар, берләшеп, аларны фаш итәчәк, аларга суд ясаячакбыз! Әдәби суд, ишетәсезме, ә-дә-би... Чөнки әдәбият — әдәп сүзеннән алынган... Әдәпсезләр дөнҗа тулы...
Гаугалы ханым чын әдәбиятчыларны хурлаучы әдәпсезләрнең чәен түгеп, аларга ачы ләгънәтләрен яудырып арыгач, якты тормыш белән хушлашырга ашыккан хөрмәтле вә гыйззәтле язучыга берничә акыллы киңәш бирде — башына нәрсә туры килсә шул түгел, ә һәр сүзен ассызыклап, ягъни пунктлап:
— Беренчедән, — диде ул, — сезгә сручны яңа убявление бастырырга кирәк, сүзегезне кире алып, халыктан гафу үтенергә һәм дә киләчәктә яшәргә теләвегезне исбатларга кирәк. Икенчедән, әйдәгез, без сезнең белән очрашу уздырыйк. Ни өчен дисезме? Сезне яраткан, сезне хөрмәт иткән әдәбият сөючеләре өчен мөһим ул. Теләсәгез, мин аны үзем оештырам. Беләсезме, мин бит үзем дә шигырьләр язам. Ие...дүрт йөзләп шигырем, өч йөзләп җырым бар минем. Көен дә үзем язам. Сезнең гүзәл әсәрләрегез, сезнең зур иҗатыгыз этәргеч булды моңа...ие...
— Өченчедән? — дип кычкырды Байраш, түземсезләнеп.
— Өченчедән!?
Телефон тынып калды. Ләкин андый «әби-чебиләр» бер генә сүз белән туктап кала белмиләр, алар шигырь-мигырь турында көн-төн сөйләшергә дә әзер. Хатын-кыз ике очракта гына шигырь яза: кияүгә чыкканчы, йә кияүгә чыгып та иреннән уңмаса». Дөрес, әле моңа шуны да өстәргә була: «пенсиягә чыккач!». Тик бусы хатын-кызларга гына түгел, ир-атларга да кагыла. Гомер буе каядыр хезмәт итеп йөриләр дә, пенсиягә чыккач, шигырь язарга тотыналар. Шигырьләре дә гел бертөрле, бер-берсенә бик охшаш, әллә бер-берсеннән күчереп язалар инде. Төзәтеп торыш юк: язалар да аталар, язалар да...
— Карагыз әле! — дип ачу белән бүлде ул аны, — сез минем телефонымны каян, кемнән алдыгыз?
Телефон шундук өзелде. Әби-чебинең чәрелдек тавышы каядыр китеп, төшеп югалды. Телефон номерын каян алганын ул аңа әйтмәсә дә, Байраш яхшы белә иде: Язучылар берлегеннән. Берлектә шундыйлар белән бик нык аралашырга яратучы бер мөлаем генә секретарь кыз эшли һәм ул язучыларны туган көннәре белән котлап, очрашуларга, утырышларга гына чакырып калмыйча, теләсә кемгә аларның телефон номерларын да өләшеп утыра иде...
5
Алар кафеда очраштылар. Кафе дигәннәре зур базар янында урнашкан иде. Чехов базары диләр аны. Шуның каршында «М.Эль» дигән ашханә бар. Аны хатынсыз калган олы яшьтәге ялгызак ир-атлар үз итеп өлгергәннәр. Алар кайчандыр барсы да зур урыннарда утырганнар, ә хәзер оныклары белән мәш килүдән туеп, билгеле бер вакытта шушы якты, җылы кафеда күрешәләр иде. Монда рәхәтләнеп ашарга да, кәеф өчен бер ике-йөз грамм кәгергә дә була иде.
Байраш кафе ишеген атлап кергәндә, аның дусты Мәргән Гәлләм түгәрәк өстәл артында, тирләп-пешеп, чәй эчеп утыра иде. Кызыл чырайлы, тәбәнәк буйлы, дәү борынлы, кыска муенлы, дөньяда бернигә дә исе китмәс яштие тормышны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнгән иде. Заманында дөнья шаулаткан, хатын-кызларның күңеленә үтеп керерлек нечкә әсәрләр иҗат иткән Мәргән дус, үзгәреш чоры башланып, язган әсәренә бер тиен дә ала алмагач, язудан бөтенләй туктаган иде. Совет заманында бер яхшы китап чыгарып, шуның акчасына өчәр ел михнәтсез гомер кичергән язучы анда да югалып калмады, тиз генә дәүләт эшенә авышты. Дәүләт
КӘБИСӘ ЕЛЫ
95
хезмәткәрләре пенсияне яхшы алалар, ул, бәлкем, шунсын да уйлагандыр. Пенсиягә чыккач та мемуарлар гына язды, әсәр язып, юк-бар белән башын катырмады. Кичәләргә, очрашуларга йөрмәде, җәен урманда җиләк, гөмбә җыеп, кышын Казансуга балыкка йөрде. Тормышы җай барды. Ләкин моннан бер биш ел элек аңа зур кайгы килде: хатынын инсульт бәрде. Инде менә ничә еллар хатыны урын өстендә ята, ул аны үзе карый. Улы өйләнгән, кызы кияүдә. Билгеле, аларның үз тормышлары, үз планнары. Балалары да Аллага тапшырып, әниләрен әтисе кулына калдырдылар.
Дуслар айга бер мәртәбә күрешмичә калмыйлар: уртак уйлар, уртак фикерләр. Бер-берсен яхшы аңлыйлар һәм иң мөһиме — бер-берсен тыңлый беләләр иде...
— Караштыргалыйм бүгенге матбугатны, — дип башлады сүзен Мәргән,
— дөресен әйтергә кирәк, сөенерлек нәрсә тапмыйм. Юк, әдәбиятны юкка чыгарып, әсәр мәтәштергән язучыларны түбәнсетеп әйтәсем килми. Бар, яхшы әсәрләр дә бар, бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Тик, беләсеңме, ачыш юк, ачыш! Әдәби процессны җанландыра алган бердәнбер нәрсә
— ул да булса ачыш. Чын әдәбият белән һәвәскәрләрне һәм кыйбласыз беллетристиканы бутарга ярамый. Беллетристика ул шул ук графоманлык чире, ул бит тутыру, һәм ни әйтергә теләгәнне аңламыйча, белештермичә, өстән-өстән генә язу. Ә чын әдәбият ул бөтенләй икенче нәрсә, ул ачыш, ул кыйбла, аның һәр җөмләсендә үткен фикер, тирәнтен хис һәм тормыш фаҗигасе чагыла. Пәм иң мөһиме, ул иң элек хәят суына манчылган була. Ансы ни димәкче буласыңмы? Бер легенда бар, тыңла, сиңа шуны сөйләмәкче булам, тик дикъкать белән тыңла!
— Тыңлыйм!
— Бер хан була. Ханның туган көнендә олы улы аңа, агачтан юнып, атасына күгәрчен бүләк итә. Шәп ясалган була, ләкин хан аны нигәдер ошатмый. Уртанчы улы абыйсыннан да уздыра, ул инде күгәрченне алтын төстәге каурыйлар белән бизи, хәтта томшык та ябыштырып куя. Кыскасы, мөгез чыгара. Тик ханга ул да ошамый. Төпчек улы да күгәрчен ясый, тик ул аны атасына бирер алдыннан хәят суына манып ала. Күгәрченгә җан иңә һәм ул канат кагып очып китә... Моның белән мин нәрсә әйтергә телим!? Безнең күп кенә язган әсәрләребезнең җаны юк, алар хәят суына манып алынмаганнар... Кыстати... минем сүзләр түгел бу, Әмирхан абыйныкы...
— Да! Әйбәт әйткән!
— Дөрес әйткән! Бу сүзләрне без васыять итеп кабул итик...
— Ансы шулай! — дип чыраен сытты Байраш. — Хәят суына манчылган әсәр тудыру өчен талант кына җитми, күрәсең, аңа Ходайның ярдәме кирәк. Ләкин медальнең икенче ягы да бар. Шедеврлар көн саен тумый. Аларның туганын көтеп утырсак әдәбият бишеге буш калачак, аны тирбәтер кеше дә булмаячак. Әдәби журналлар, гәҗитләр чыкмаячак. Контроль кулдан китәчәк, укучылар бизәчәк. Әгәренки без укучыны әле генә син сөйләгән хан дип күз алдына китерсәк, без аңа тере түгел, кәгазь күгәрчен дә бүләк итә алмаячакбыз. Пушкин чорында да, Тукай заманында да урта кул иҗатчылар булган, алар хәзер дә бар һәм алар киләчәктә дә булачак. Алар вакыт сынавын узалмыйча, бодай чүбе сыман коелып калганнар, ә бөекләр бүген дә исән. Чагыштырыр өчен, алтынны ялтыравыктан аерыр өчен кирәк ул...
— Да... син дә хаклы, — дип килеште Мәргән. — Тик шулай да бер эксперимент ясау зарур дип уйлыйм...
— Нинди?
— Шедеврлар язылмыйча, әдәби журнал, гәҗит чыгармаска...
Дуслар көлештеләр. Мәргән әле бу турыда шактый озак сөйләшеп утырырга ниятләгән иде, ләкин дустынын башка нәрсә ишетергә теләгәнен аңлап, туктап калды. Дусты анын сүзен көтә, анын фикерен ишетергә тели. Башкалардан аермалы буларак, ул аны сәер гамәле өчен гаепләмәде һәм шелтә дә белдермәде. Ул сүзен, гадәттәгечә, ерактан башлады:
— Мин хәзер әдәби әсәрләр язмыйм, хәер, син моны үзең дә яхшы беләсең.
АХИР
96
Тиктомалдан сюжет чыгарып утырырга минем фантазиям дә җитми, теләгем дә юк. Мине хәзер дөньяви мәсьәләләр борчый. Шуларның берсе... э... э... мордарлык... Яңа гына шул темага мин зур мәкалә яздым, әлегә бастырмадым, карап чыгасы урыннары бар. Кыстати...
— Әйе...
— Моңа синең игъланың этәрде...
— Шулайдыр дип уйлаган идем...
— Кеше ни өчен үз-үзенә кул сала? Мин шуңар инандым: моңа төгәл генә җавап юк. Әйе, сәбәпләр төрле булырга мөмкин. «Соңгы тамчы» синдромы мәгълүм, ягъни дөньяга булган канәгатьсезлек җыелып килә, килә дә, соңынан каты итеп «ата»...
— Син миңа язган мәкаләңне сөйли башладың бугай! — дип ризасызлык белдерде Байраш. — Мин аны басылып чыккач та укый алам...
— Әйе, әзрәк кенә, — дип елмайды Мәргән. — Мин, беләсеңме, бер әйбергә игътибар иттем. Татар зыялылары арасында үз-үзенә кул салучылар бөтенләй юк. Сүз, билгеле, зыялылар турында гына бара. Башка милләт халыкларында алар бихисап. Асканнар, атканнар, кискәннәр татар зыяласын, ләкин ул барыбер мордарлыкка бармаган. Аларны эшелон- эшелон сугышка, фронтка озатканда, Мәскәү язучыларын Чистайга кайтарып яшергәннәр...
—Татарлар үз-үзләренә кул салмыйлар, дисең инде!? Тукай әйтмешли: «изелгән... мискин халык...»
— Әйтәм ич, сүз гади халык турында түгел, ә зыялылар турында бара... Билгеле шәхесләр... Урыс шагыйрьләрен генә ал! Марина Цветаева үз- үзенә кул салган Есенинны һәм Маяковскийны гаепләп чыга. Хәтерләсәң, Маяковский да Есенинны гаепләп шигырь яза. Ләкин шул ук Марина үзе дә әлеге бөекләрнең ачы язмышын кабатлый. Кыстати...
— Әйе...
— Татарны яратмаган хатын.
— Алай дип кенә әйтеп тә булмый. Аның инде чигенер урыны калмаган...
— Ә син беләсеңме соң аның нинди бау белән асылынганын?
— Юк, белмим.
— Пастернак Маринаны Алабугага озатканда, аның юл төенчекләрен тыгызлап бау белән бәйли. Озатыр алдыннан: «Бу бау шултиклем нык, хәтта асылынырга да була!» — дип шаярта. Ә Марина Алабугада нәкъ шул Пастернак биргән бауга асылына. Моны ишеткәч, Борис үзен гомер буе кичерә алмый...
— Ә Алабугага җибәргән бит әле, кызганмаган!
— Аны ул җибәрмәгән, НКВД җибәргән, дустым...
Кафега кеше керә торды. Шулар арасында дуслар бер таныш кешене дә шәйләп алдылар, ул кайчандыр вузда студентларга «Кече җир», «Чирәм җир» кебек бөек әсәрләр укытып, шулар белән аларның башларын катырып бетергәч, гыйльми эшкә күчкән, диссертация яклаган, ә үзгәреш чорлары башлангач милләтпәрвәргә әйләнеп, даһи милләтче булып өлгергән иде. «Милләт» дип кичен йокыга тала, «милләт» дип иртән уяна торган иде ул. Әлеге метаморфозалар анын гыйльми эшчәнлегенә генә түгел, холкына да бик нык үзгәреш ясаган иде. Холкы тыныч, бу сабыр һәм дә куркаклыгы белән дан тоткан, каушый калса парланган калын күзлеген күлмәк изүе белән сөртеп изаланган галим абзый. Тора-бара, көчле шәхескә, милләте өчен җанын бирергә дә әзер торган сугышчыга, яугиргә әверелгән иде. Бүген ана тагын бер кеше тагылган (ул шулай зыялыларга ияреп йөрергә күнеккән!), сөйләүләре буенча, ансы КГБда хезмәт иткән, хәзер исә банк саклый, ягъни кизү тора икән. Ике тәүлек эшли, ике тәүлек ял итә. Ял иткәндә — «чиртеп» алырга да ярата. Кафега керүчеләр аларны бик тиз таныдылар. КГБ егете, ялтырап, аларга сәлам бирде. Галимнен сәламе төксе килеп чыкты — ияк кенә какты. Алар күршедәге өстәл янында урнаштылар. Ялкау гына селкенгән официант хатын аларга җәлт кенә хезмәт күрсәтеп алды. Кунаклар тиз генә бер-ике рюмка аракы җибәреп, кызу гына гәпләшергә тотындылар...
КӘБИСӘ ЕЛЫ
97
— Игъланынны укыдым, — диде Мәргән. Ул мөмкин хәтле тыныч һәм сабыр сөйләргә тырышты. — Беләсенме, мин ана бер дә шаккатмадым, бер гадәти әйбер сымак кабул иттем. Хәтә...бөтен кала шаулый, бөтен халык сине сөйли. Юк, минем сине үпкәләтәсем килми, һәм аны арзан трюк дип тә әйтергә теләмим. Мин бит җүләр түгел, мин барсын да беләм, анлыйм...
— Нәрсә беләсен?
— Син беркайчан да үз-үзенә кул салмаячаксын. Фәлән числода, фәлән вакытта дөнья белән хушлашам, имеш... хе! Бу сүзләреннән минем нигәдер көләсе генә килә. Мин бит сине яхшы беләм: үзенә-үзен чыгарган үлем карарынны син беркайчан да башкара алмаячаксын. Мине бу түгел, ә бөтенләй икенче нәрсә борчый. Син бит тик торганнан гына үз-үзенә үлем юрыйсын. Менә монысы инде куркыныч әйбер! Безнен яшьтә үлем белән шаярырга да, аны чакырырга да ярамый, анын турында хәтта язудан тыелып торырга кирәк. Шаярма, дустым, кирәкми! Чакырма... Ул китерә дә бер бәрә...
Күрше өстәл янында утырган кунаклар да, күрәсен, анда Байрашны чәйнәргә тотындылар: һаман да ана карап, анын ягына ишарә ясап сөйләштеләр. Байраш алар ягына таба усал гына карап алды һәм шуны сизеп алган галим өстәл артыннан сикереп үк торды...
— Әйе! — дип кычкырды ул Байрашка. — Сине чәйнибез! Чөнки чәйнәмичә мөмкин түгел! Оят! Син язучы кеше, син безнен милләтне хур итәсен! Динебезне мыскыллыйсын! Игълан биргән, имеш! Берәр урыс, берәр яврәй язса, әле бер хәл. Юк бит! Татар! Татар зыялысы! Тфү! Битенә бер лачкылдап төкерәсе синен, җир бит!
—Төкер! Ә ник төкермисен!? — Байраш урыныннан торып басты. Гәүдәсе белән ул галимгә караганда дәүрәк иде, торып баскач галим-голәмә анын янында бөтенләй кечерәеп калды. Татар барда хәтәр бар, диләр. Ә инде ике татар тарткалашса кара-каршы торып сугышса, аннан да хәтәр нәрсә була да алмый торгандыр! Галим чәрелдәп Байрашнын муенына килеп ябышты. Буе артык кыска булганга, сикереп-сикереп ябышты. Әгәр дә арага КГБ егете килеп кермәсә, алар һичшиксез бер-берсен буып үтергән булырлар иде...
6
Байраш почта ящигеннән повестка кисәге табып алды. Аны фәлән числода, фәлән сәгатьтә полициягә чакыралар. Яратмый иде ул полицияне. Аларга анын гомердә дә эше төшкәне булмады. Ләкин закон тынлаучан, законга буйсынучан пенсионер билгеләнгән көндә, билгеле сәгатьтә эчке эшләр бүлегенә килде. Керүгә үк, беренче катта пыяла артында утыручы карт лейтенантка повестка кәгазен күрсәткәч ана өскә, дүрт йөз дә унҗиденче бүлмәгә менәргә куштылар. Ул дүртенче катта урнашкан икән. Анда менгәндә (җылы киенгәч!) тирләп-пешеп бетте, әле менеп җиткәч тә тиешле бүлмәне озак кына табалмыйча интекте. Агач тамыры сымак укмашкан лабиринт бина эчендә ул тәмам адашты. Кыска итәкле бер милиционер туташ ана әле юл күрсәтеп маташты. Ул шунар игътибар итте: бу бинада ир-ат хезмәткәрләргә караганда хатын-кызлар күбрәк эшли икән.
Дүрт йөз дә унҗиденче бүлмәдә аны ябык гәүдәле, озын буйлы бер адәм каршы алды. «Дядя Степа — милиционер!» — дип көлеп куйды ул эчтән генә. Ләкин «дядя Степа» сорау алучы булып чыкмады, ул анар көтәргә кушып, бүлмәдән чыгып китте. Тәмәке исе сенгән, җиһазлары искергән, түшәмдәге пластмасс плафоннан янар-янмас сыек уты төшеп торган күнелсез бүлмәдә ул берүзе утырып калды. Котсыз бүлмә иде бу. Дәү, калын имән өстәл өстендә сулы графин тора, анын төбе яшелләнгән. Аннан су салып эчсән, авыру гына түгел, «кәҗә бәтиенә әйләнүен» дә бар. Тәрәз төпләренә таянырлык түгел, бурсып, каралып беткән, буяу дигән нәрсәнен эзе дә калмаган. Сун як тәрәзәдә шыксыз бер гөл төбе тора, ул тәмәке төпчеге белән тулган, ә гөле шингән, алай дию генә аз, пачти үлгән. Бу кечкенә тәмуг эчендә Байраш үзен дә нәкъ шул гөл сымак хис итте. «Ни өчен чакырдылар икән? Мөгаен, игълан өчендер!?» Ул шулай
АХИР
98
дип уйланды.
Шактый вакыт узганнан сон, бүлмәгә урта яшьләрдәге бер ир-ат керде. Гражданский киемнән: полициядә эшләүчегә охшамаган да үзе. «ФСБдан бу!» — дигән уй йөгерде анын башыннан. Карап торырга шактый күренекле, төс-кыяфәтләре дә күркәм — бар да тәртип, бар да үз урынында иде. Тик менә борыны, борын очы гына нигәдер китек иде анын. Әллә травма алган, әллә инде дошман пулясы эләккән!? Ул, исәнләшмичә-нитмичә генә, өстәл янына утырды һәм кырлы графинны кырыйга этеп, тамак кырды. Аннан, сыек кына елмаеп, абзыйга текәлде...
—Талмасов сез буласызмы? — дип сорады китек борын. Байраш ана чак кына: «Так точно, иптәш!» — дип честь биреп ташламады.
— Әйе, мин. Байраш Бариевич...
—Мин сезне... — Борын астыннан гыжылдаган тавыш чыкты. Гыжылдау багана башында улаган җил тавышын хәтерләтте.
— Әйе...
— Газетада чыккан игълан буенча чакырдым!
— Шунын өчендер дип уйлаган идем инде.
— Ялгышасыз, бу бик җитди нәрсә!
— Мин монда бернинди дә криминал күрмим.
— Әйе, әлегә юк. Без куркынычсызлык сагында торабыз, илебезнен, дәүләтебезнен иминлеген саклыйбыз. Үлем турында мондый сәер игъланнар чыгарып, җәмгыятебезнен тынычлыгын бозабыз. Әгәренки мондый игълан совет заманында чыккан булса...
— Совет заманында аны чыгармаслар да иде!
— Ансы дөрес. Чыккан очракта да сезне райкомга чакыртып, адәм мәсхәрәсе итәрләр иде. Сезне элек бәйдә тоттылар...
— Кемнәр ул без?
— Интеллигенция. Хәзер сезне ничек диләр әле!?
— Зыялылар!
— Бәйдә тотып дөрес эшләгәннәр сезне! Сез хәзер бөтенләй бәйдән ычкындыгыз! Сезгә ирек бирергә ярамый! Ни язганыгызны, ни кылганыгызны үзегез дә белмисез! Сез бит билгеле, танылган шәхес. Бик күп дәүләт бүләкләренә ия булган язучы. Ни җитми сезгә, әйтегез әле!?
— Мина барсы да җитә!
— Җиткәч! — дип акырды китек борын. — Ниемә дип...
Офицер, каты итеп сүгенә-сүгенә, бар көченә акырырга тотынды. Күп нәрсәдән арынды полиция. Ләкин менә шул акырудан һич кенә дә арына алмады. Закон сагында утыргач, кешеләр өстеннән власть алгач, акыруны алар табигый нәрсә дип саныйлар, күрәсен. Әгәр ул әйткән икән, димәк, анын сүзе дөрес, анын сүзе закон! Каршы дәшәсен икән, рәхим ит — ике ятажлы мат өстенә таш булып явар!
— Иптәш офицер, мина акырмавыгызны сорар идем!
Язучынын нык, тыныч тавышы тикшерүчегә шактый матур тәэсир итте булса кирәк, ул әзрәк тынычланып калды, йомшады. Анын каршында әйбер урлап тотылган мескен урам карагы, яисә аракы эчеп, урамда үткән- сүткәннәргә бәйләнеп йөрүче исерек-мусрык түгел, ә китек борыннар белән генә сөйләшә алган, үз-үзенә нык ышанган язучы кеше, күренекле шәхес утырганын ул яхшы анлый иде.
— Хәзер нишләргә уйлыйсыз?
— Көтәм.
— Нәрсә көтәсез?
— Билгеләнгән көнне көтәм.
— Сез шуны тормышка ашырырга җыенасызмы?
— Мин ике сөйләмим.
— Ни өчен һәм нигә?
— Анламадым?
КӘБИСӘ ЕЛЫ
99
— Ни өчен сез үзегезгә кул салырга телисез?
— Бу минем шәхси эшем.
—Ансы шулай, — дип килеште китек борын. — Тик игълан бирмичә генә ярамыймы?
— Юк.
— Нигә?
— Анын эффекты булмый.
Офицер кабат чыраен сытты. Абзый кеше анардан көлеп утыра кебек тоелды. Баядан бирле үгезнен мөгезеннән каптыра алмыйча интеккән мент тактиканы алыштырырга булды. Әйе, монда өстәл сугып кына эш чыгарып булмый, әзрәк хәйлә дә кирәк иде.
— Яхшы, мин сезнен белән килешәм, — диде ул. — Тик шуны онытмагыз, сез бу уегызны тормышка ашыра алмаячаксыз.
— Ни өчен?
— Без сезгә ирек бирмәячәкбез.
— Ничек итеп?
— Шул көнне безнен спецбригада сезнен ишегегез каршында басып торачак! Бу операция белән мин шәхсән үзем җитәкчелек итәчәкмен!
— Сез ялгышасыз!
— Мин ялгышмыйм, мин дөресен сөйлим.
— Ә кем әйтте әле сезгә мин шул көнне әйдә булам дип!?
— Ә кая буласыз сон?
— Сонгы көнемне, сонгы сәгатемне кайда һәм ничек каршылавым турында мин сезгә сөйләмәячәкмен. Ул сер, һәм аны беркем дә белергә тиеш түгел!
— Ә була калса...күмәргә!?
— Курыкмагыз, күмүчеләр табылыр. Әле беркемнен дә күмелмичә җир өстендә калганы юк, барсын җиренә җиткезеп, тәртип белән җирләп баралар. Шуна күрә отрядыгыз белән килеп, минем ишекне саклап торудан бернинди дә мәгънә юк.
— Аңладым, димәк, өегездә сез андый нәрсә эшләмәячәксез инде?!
— Юктыр, мөгаен.
— Яхшы. Ә ничек китәргә уйлыйсыз? Ничек итеп үз-үзегезгә кул салырга телисез? Асылынасызмы? Агу эчәсезме? Әллә газны ачып калдырасызмы? Ваннада тончыгып үләсезме?
— Ә сезгә мин ничек үлсәм дә барыбер түгелме?
— Юк, бер түгел! — дип кычкырды китек борын. — Дәүләт органнары мондый башбаштаклыкка юл куя алмый!
Байраш полиция бүлегеннән кичкә генә кайтып җитте. Урамда ишеп кар ява, язучының гына күңелендә буран дуламый, гүзәл һәм кырыс табигатькә дә, илебезнең тынычлыгын саклаган дәүләт органнары эшчәнлегенә дә ул инде күптән битараф иде.
7
Әлеге вакыйгалардан соң ике көнләп вакыт узгач, аңа авылдан абыйсы килеп төште. Миңнулла аңардан өч яшькә генә олы булса да Байраш аңа барыбер абый дип эндәшә иде. Абыйсы килеп төшкәч ул әллә нишләде — ыгы-зыгы килеп, кухня эчендә кайнашты, бәрәңге ярып, ит салып, аш куйгандай итте. Авылга кайтырга яратмаса да авылдан килүчеләрне сыйларга күнеккән иде ул. Хатыны да (Казан кызы булуга карамастан!) иренең авылдагы туганнарын бик тә ярата, үз итә иде. Абыйсы буш кул белән килмәгән: яңа гына суйган тана ите кыстырып килгән.
Миңнулла гомере буе авылда яшәде, эшләде, балалар үстерде. Хатыны Җәүһәрияне Ходай урнына күрде. Хәзер инде менә ул да картайды: дәү буйлы, таза кыяфәтле Миңнулла да тартылган, суырылган, мөчәсе бөкрәеп, җилкәләре кечерәеп калган. Ул энесе пешергән ашны мактый-мактый ашады. Юлдан килгәндә ачыккан, күрәсең, ашханәгә кереп тормаганнар. Байраш өйгә кайтканда ул подъезд төбендә
АХИР
100
басып, катып тора иде. Малае Рафил джипта китергән икән үзен. Тана тушын икесе көч-хәл белән өстерәп менделәр...
—Укыдым! — Миңнулла, ашап туеп, түрдәге кызыл кәнәфигә килеп утырды.
— Нәрсә укыдың?
— Гәҗиттәге игъланыңны.
— И...
— Мин ул гәҗитне алмыйм. Миңа аны Рафил алып кайтты.
— Кулдан кулга таралды инде?!
— Халык кызыксына бит... Аннан... телевизорда да күренеп алдың.Анда да шул нәстә!
— Халык ни ди?
— Дөресен әйтим, халык берни аңламады. Шаяру дип кенә кабул итте.
— Ә син ничек уйлыйсың?
— Мин дә шаярасың дип уйлыйм.
— Ялгышасың, абый, шаяру түгел бу, ә чын нәрсә!
Миңнулла агарынып китте. Ул бик читен, бик тә кыен хәлдә калды. Бик нык каушап, аптырап:
— Менә шуны белергә килгән дә идем инде, — дип кенә эндәшә алды.
— Җәүһәрия ни ди?
— Хатын ни дисен инде... Ул да аптыраган...
— Шулай да!?
— Авылга кайтып килсен әле, ди. Бер сөйләшеп, мунчалар кереп китәр, ди...
— Белмим шул, кайчан гына кайтырга инде...
—Ә нәстә! Бер эшен дә юк! Син пенсиядә! Үзен генә яшәп ятасын, ыслушай! Күнелсездер монда сина!?
— Төрле чаклар була...
— Күреп торам: күнелсез сина. Хатынын үлгәннән бирле бөтенләй бетерештен, ыслушай. Ир кеше берүзе генә яши алмый шул. Хатын-кыз яши әле ул, шөгылен таба шунда, оныклар, бала-чагалар үстерешә. Ә ирләргә кыен. Менә син дә ялгыз калдын. Шуна күрә башына әллә нинди начар уйлар керә. Авылга кайтып, бер бездә кунак булып китсән, шул хәтәр уйларын бик тиз таралыр иде. Кайт! Ул бит синен туган нигезен! Туган нигездән аерылырга ярамый, энекәш! Нигезеннән аерылган кеше бәхет күрми бу дөньяда, юк, беркайчан да күрми...
— Анысы шулай...
— Юк, инде кайтмыйсын син, беләм. Авылны яратмадын. Әткәй ат җиктереп җанына тиде. Ялкау иден, колхоз эшен яратмадын. Беләм, авылдан туеп киттен. Язучы булдын. Авыл турында язалмадын инде син. Төзелешләр, завут-мазутларны язып чиләнден...
— Мине җүнле язучы була алмадын дип әйтәсен киләме!?
— Юк, алай димим. Авылны язсан, халык белер иде хет үзенне, халык яратыр иде. Башында мондый хәтәр уйлар да уйнамас иде. Авыл бит ул калкан сыман, кешенен җанын, рухын саклый...
—Картайгач, матур сүләшергә өйрәнден син дә, каян укыдын боларны?
— дип төрттерде аны Байраш.
— Укымадым, шулай дип уйлыйм...
Сөйләшә-сөйләшә вакытнын узганын да сизми калдылар. Ул арада калага эш белән килгән Рафил да күренде. Хушлашканда абыйсы:
— Әнине төштә күргәнен юкмы? — дип сорады.
— Юк, күрмәдем, ә син?
— Күрдем, берничә тапкыр... Яшь чак, имеш. Без манка малайлар инештә су коенабыз. Ин сай җирендә, билгеле, юшкында. Ә син тоттын да инешнен ин тирән җиренә йөзеп киттен. Мин борыл дип сина кул болгыйм, ә син йөзәсен дә йөзәсен.
КӘБИСӘ ЕЛЫ
101
Бетә, мәйтәм, бу хәзер, бата! Карыйм — инде бата да башладын! Шулчак, ак фәрештә сымак, яр кырында әнкәй пәйда булды. Ул кулларын җәйде дә сине чөеп алып, һавага күтәрде. Нәм син каядыр китеп югалдын. Икенче күргәндә, син инде исән-сау яр кырына төшеп утырган иден. Әнкәй ярнын икенче ягына чыгып баскан да безгә ачуланып бармак селки...
— Нәрсәгә юрадын?
— Кисәтә ул безне, нигәдер кисәтә...
Хушлашу озакка сузылды. Рафил берничә тапкыр урамда машинасын кычкырткалап алды. Ә Миннулла һаман да энесе белән хушлаша алмады.
— Язлый минем юбилей, җитмеш биш яшь тула, кайтырсын бит!?
— диде ул энесенә.
Байраш берни дә эндәшмәде, кулларын гына җәйде. Янәсе, исән булса кайтыр! Шунардан рәхәтләнешеп көлештеләр. Инде фатирдан чыгып бусаганы ары узгач Миннулла:
— Син ул игъланынны, энекәш, кире ал инде, яме!
— Нигә?
— Кешеләр бар бит, алар ни уйлар... Син мин әйткәннәргә үпкәләмә, яме...
— Аны кире алып булмый!
— Ә нишләп була?
— Опровержение бирергә!
— Нәрсә ул?
— Юкка чыгарсак кына инде...
— Менә, менә, — дип килеште Миннулла, — юкка чыгарырга кирәк аны... юкка...
Миннулла киткәч, Байрашнын җанын ачы сагыш биләп алды. Менә авылдан анын абыйсы килде, чын авыл кешесе — сүкмәде, гаепләмәде, авыр сүз әйтмәде, эчендәген күнелгә сенәрлек итеп әйтеп китте. Байрашка башка юл калмады: кулына каләм алып, алдагысын инкар итәрдәй яна игълан язасы гына калды.
8
Ул ашкынып үзенен кабинетына керде. Кабинет анын горурлыгы иде. Бер караганда анда шаккатырлык берни дә юк кебек: хан заманындагы дәү имән өстәл, бу — анын язу өстәле, анын шатлыгы һәм күнел юанычы. Язу өстәле анын өчен дус, иптәш, сердәш, дусларын, туганнарын, хәтта хатынын да алыштыра алган җиһаз. Анда ни генә юк, ни генә аунамый: таслап тезелгән китап өемнәре, башланган караламалар, кулъязмалар, белешмәләр, журналлар, гәҗит тегелмәләре, язу әсбаплары (авторучкалар, карандашлар, бетергечләр), фотолар, көндәлекләр һ.б. Язу өстәле анын өчен дөньянын үзәге, тормышнын бердәнбер зур мәгънәсе булып калды, фәкать иҗат кына, тудыра ала торган олуг бәхет бирә алды. Күпме әсәрләр язып, һәм күпме ачышлар ясап ул шунда балаларча сөенде, әгәр дә язалмаса, әсәрен башлап та ахырына җиткерә алмаса, өметсезләнсә, ул шунда чын-чынлап көенде. Бервакыт язучы дустына кунакка барып, анын өендә язу өстәле күрмәгәч, ул бик нык гаҗәпсенгән иде. Язучы хәтле язучы исемен йөртеп тә язучы кешенен язу өстәле юк! «Мин өйдә язмыйм, редакциядә, эштә язам!» — дип акланган булды тегесе. Эштә язып кына язучы булып була микәнни сон? Нишлисен бит, күпләр шулай югары уку йортларын бетерәләр дә, редакцияләргә кереп утыралар. Тормышны бөтенләй белмиләр, язарлык темалары юк. Утыралар шунда бер-берсенен гайбәтен чәйнәп, язалар бармактан нидер суырып. Байраш производствода эшләмәсә дә завод тормышы белән гел кызыксынып килде. Төрле җыелышларда катнашты, эшчеләр, инженерлар белән аралашты, завод кичәләренә йөрде. Кызыксыну да юк бит хәзерге яшьләрдә, алар бөтен нәрсәгә битараф кебек. Хәер, сүз әйтеп булмый, җинел түгел, аларга да яшәргә кирәк. Совет заманында иҗат кешесен рухи яктан кыссалар да, яшәр өчен шартлар тудыра беләләр иде. Күбесенен кабинеты гына түгел, торыр урыннары да юк бит хәзер. Алдагы чорда язучынын аерым бүлмәсе булсын дип ана өстәмә торак
АХИР
102
мәйданы бүлеп бирәләр иде. Менә шул чакта алып калган иркен, кин бүлмәсендә тирән сагышка бирелеп, бик нык уйланып утырды ул. Элегрәк язганнарын машинкада бастыра торган иде, ләкин андый нәрсә хәзер модадан чыкты. Компьютерда язарга өйрәнә алмады. Хәер, әллә ни теләге дә булмады. Авторучка, менә шул шариклы авторучка анын мәнгелек дусты булып калды. Ул, кабаланмыйча гына, өстәл каршында торган зур кабарынкы урындыкка килеп утырды. Мондый урындык бу фатирда бер генә, ул аны мебель фабрикасына махсус заказ биреп ясаткан иде. Нәм, әйтергә кирәк, ул шактый кыйбатка төште. Үзенчә бер горурлык иде инде бу, амбиция! Өйдәгеләрдән анын урындыгы да аерылып торырга тиеш, янәсе! Ләкин аны ул теләгәнчә ясый алмадылар, әзрәк кенә тәбәнәк килеп чыкты, өстәл биек, ә бу бер башка тәбәнәк. Хәер, хуҗа җаен тапты: күт астына урындык эченә сыешлы гына мендәр салып утыра торган итте. Элегрәк барсы да кызык иде: язу, иҗат итү. Хәзер исә ул иҗаттан әллә ни тәм дә тапмый инде. Анардан гына түгел, бөтен нәрсәдән күнеле кайткан иде анын. Байраш өстәл тартмасыннан бер чиста кәгазь кисәге тартып чыгарды һәм иркенләп язарга тотынды.
Эңгер-меңгер чак иде. Бүлмәгә бик тиз караңгы төште. Байраш өстәл лампасын кабызды. Лампасы да яшел төстә — иҗат төсендә. «Тик иҗат кына юк!» — дип көлемсерәде ул. Инде язасы текстының башын, уртасын сырлап, ахырына күчәргә торганда гына, арттан бер тавыш килде. Ирләр тавышы. Ишектән кергәч үк чатта кара күн кәнәфи тора. Байрашның шул кәнәфидә беркайчан да ятып йоклаганы булмады, утырып ял итәр өчен генә куелган иде ул. Тавыш шул яктан килде:
— Ни язасын?
— Опровержение.
— Язма!
— Нигә?
— Курыктыңмы!?
— Юк, курыкмадым, ялгышканымны аңладым.
— Юк, син ялгышмадың. Үз-үзеңә кул салу турындагы ниятеңне шәрехләгән игъланың бу тормышта синең бердәнбер кыю адымың булды. Син гомер буе куркып яшәдең. Куркып эшләдең, куркып яраттың. Алдың- артың гына карап яздың. Син иҗат итәргә яраттың, ләкин укучыны яратмадың. Син алынган темаңның төбенә төшеп, тирәнтен язарга тырыштың, ләкин укучы сине кабул итмәде, чөнки язганнарың ихлас түгел иде. Ә ихлас булыр өчен ирекле булу, курку белмәс җан кирәк. Ниһаять, син, үзеңне җиңеп, үз гомереңдә беренче мәртәбә кыю адым ясадың, укучы сине күреп алды, сиңа тартылды, ышанды. Инде менә булдырдым, ирләрчә хет бер чын эш эшләдем дигәндә генә, син диңгез дулкыныннан куркып калган ташбака сымак, тормыш яры буйлап кабат артка сөйрәлергә булдыңмы!?
— Уйламыйча, ашыгып язганмын...
— Әгәр дә син шул карарыңны ахырынача җиткерә алмасаң, синнән бөтен халык көләчәк!
— Юк, көлмәс!
— Нишләп?
— Динебез мордарлыкны тыя.
— Хе...хе...хе! — Аның хетхелдәп көлүе йөрәкне өшетерлек иде. — Юк, дустым, син дингә ышанмыйсың. Сылтау гына ул. Син хәтта үзеңнең милләтеңне дә яратмыйсың, аңардан читләшәсең. Татар булуыңнан да ояласың. Милләт дип шапырынып яздың, ә күзең гел марҗаларда булды. Юк инде, дин дә, милләт тә комачауламый сиңа. Ә ни соң?
— Намусым кушмый...
— Кем алдында?
— Абыем, авылдашларым...
— Намусың бармы соң синең? Намусың булса, син кеше әйберен урламас идең.
КӘБИСӘ ЕЛЫ
103
Син бит карак!
— Мин! Карак!?
— Әйе, әдәби карак!
— Минме!?
— Әйе, син! Бу бүлмәдә синең белән миннән башка беркем дә юк. Чын ир булсаң үз сүзеңдә тора бел! Үләргә дип кул куйгансың икән, эшеңне ахырына җиткер! Син — шуңа лаек!
— Кем соң син!?
Баядан бирле йөрәге өшеп, борылып карарга да куркып утырган Байраш башын әкрен генә артка борды һәм имәнеп китте: бу — Җәгъфәр иде.
— Ха-ха-ха! Ха-ха-ха!!!
Гомере буе халык авыз иҗатын туплап, шуны китап итеп чыгара алмыйча калган мәрхүмкәй иде бу. Бик нык ябыккан, чыраена сары суккан, сөйләгәндә сөякле куллары калтырангалап ала. Әрвах иблис кыяфәтен алган иде. Бәлкем әле ул галим Җәгъфәр түгелдер, ә аның кыяфәтенә кергән бер иблис заты гынадыр. Чөнки диванда кара шәүлә сымак шомраеп утырган шайтани зат Байраш борылып карауга ук күз алдында эреп юкка чыкты. Аның артыннан бүлмәдә сәер шом һәм жан өзгеч, күңел кайтаргыч көлү генә утырып калды. Нигә килгән ул? Ни кирәк аңа? Хезмәтләрен кире кайтаруын, аның үз исеме белән чыгаруын сорап килгәнме? Чыгарсын! Бүген үк үз исемен куеп чыгарсын! Ул аны бүген үк биреп жибәрергә дә риза! Бастырсын... ахирәт нәшриятында...
9
Билгеләнгән көн дә килеп житте.
Шайтан коткысына бирелмәде Байраш, исән калды. Үз-үзенә кул салу түгел, ул аның турында уйларга да курыкты. Онытты. Этаж эчендә ниндидер чит кешеләр (ул аларны ишек йозагы ярыгыннан шәйләп алды!) күренгәләгәч кенә хәтәр көнен исенә төшерде. Бу чит кешеләр аның ишек кыңгыравына да басып киттеләр. Байраш ишекне ачып этажга атылып чыккач, тегеләр сибелделәр. Алар көне буе шулай йөреп тордылар. Боларның «китек борын»нар командасы булуын ул яхшы аңлады. Тикшереп йөриләр! Исәнме ул, янәсе, каядыр балконда, асылынырга уйламыймы, йә ваннада кан тамырын кисеп ятмыймы!? «...кан тамырын кистем, исем китте: шигырь агып ята!» — диярсең аннан.
Телефонга кабат жан керде. Монысы да бер тикшерү сымак нәрсә иде. Кемдер сәбәп тапкан булып нидер сораша, кемдер Байрашның тавышын ишетүгә үк трубканы куя. Шигырьләр сырлаучы әбекәйнең телефоннан: «Безнең сөекле язучыбыз!» — дип кычкыра-кычкыра. дәшүе дә бу сүзләренең ихлас түгеллегенә бер дәлил. Авылдан абыйсы да шалтыратты. Хәтәр көн турында бер ләм-мим сүз дә дәшмичә, ул бутала-бутала авыл яңалыкларын сөйли башлады. Аржак Пытыр Хәтимәсе ике баласы белән Шиап Мансурына (кырыкка, хәтле өйләнмәгән) кияүгә чыккан икән! Кирәкме соң аңа Пытыр Хәтимәсенең ике баласы белән исерек буйдакка кияүгә чыгуы!? Байраш жүләр түгел, абыйсының ни өчен шалтыратканын бик тиз аңлады. Шуңар күрә дә ул: «Абый, борчылма , мин исән!» — дигәч, Миңнулла, бакчада алма урлап тотылган карак малай сыман, ирексездән кеткелдәп көлеп куйды. Бер Мәргән Галләм генә шалтыратмады. Дустының андый хәтәр адым ясамаячагына ул инде күптән инанган ахрысы. Төнгә каршы бер башланган яртысын күтәреп Гаяз күрше килеп керде. Лаякыл исерек. Бертуктаусыз гафу үтенә. Байраш аның белән эчмәде, аңа закуска гына салды. Алып кергән яртысын берүзе дөңкеп, Гаяз жырлый-жырлый урамга төшеп китте. Карлы урамда аның исерек әче тавышы әле озак кына яңгырап торды, аннан суга төшкән кебек тавышсыз гына каядыр китеп югалды. Әллә берәр дустына кергән, әллә хатыны табып алган...
Хәтәр көн узгачтын да чәйнәүләр тынып тормады. Төрле гайбәт сүзләр килеп иреште. Фикерләр икегә бүленде. Дуслар, туганнар: «Маладис, акылына килгән!» —
АХИР
104
диештеләр, дошманнар исә: «Хурлык!» — диеп арттан өреп калдылар...
10
Алар барыбер очраштылар.
Ул, күзенә туры карап, аңа дөреслекне әйтеп салды. Ул дигәнебез Байрашны афоризмнар китабы өчен күкләргә чөеп мактаган әрсез яшь язучы иде. Әйфетдин атлы иде ул. Әллә ата-анасы кушкан, әллә үзе уйлап таккан, шайтан белсен, тик андый исемне Байраш үз гомерендә беренче ишетә иде. Дуслары аңа шаяртып Айфон дигән кушамат та такканнар. Битенә сакал-мыек жибәргән, кара тутлы, кыска чандыр буйлы бу егет тулай торакта малосемейкада яшәп ята икән. Урамда бер ялгыш кына очрашкач, егет аны кунакка чакырды. Тулай торак Байрашлар йортыннан якында, гына, шуңа күрә ул бик тиз ризалашты. Бер уйлаганда, аларны берләштерердәй нәрсә юк — икесе ике төрле, икесе ике формат кешеләре. Ләкин монда бер кечкенә генә сер, аңлашасы бер сүз бар иде. Менә шул сер, шул сүз аны бу йортка, кер һәм аш исе, бала-чага тавышы белән тулы тулай торакка алып керде. Соңынан ул монда керүенә үкенде үкенүен, бик нык үкенде, ләкин аның чарасыз нәрсә икәнлеген, шунсыз мөмкин түгеллеген аңлау хисе генә аны тынычландыра алды. Ул алдашу, ул гаеп кайчан да булса бер фаш ителеп, ул сер кайчан да булса бер тишелергә тиеш иде бит инде. Ә сер менә шушы Әйфетдин яшәгән малосемейкада чишелде дә инде.
Әйфетдин утызга якынлашса да әле һаман буйдак булып йөри иде. Язылышмыйча, никах белән генә бер мәртәбә өйләнеп караган ул, ләкин хатыны белән ике-өч ай гына тора алган. Ул үзе аерылышу ягында булмаган, ләкин хатыны нигәдер язучы кәмәше белән яшәргә теләмәгән. Язучылык һөнәре белән җенләнгән, аны Алла урнына күргән, тормышның рәтен- чиратын белмәгән, иҗаттан тыш дөньяның мәгънәсен, тормышның ямен күрмәгән язучы егет аны гаилә бәхетеннән өстенрәк күргән, димәк.
Унтугыз квадратлы бүлмәсен Әйфетдин аннан-моннан җыйган иске мебель белән тутырган. Бүлмәнең бер чатын аш ягы иттереп чолан ясаган, аны пәрдә белән корып куйган. Материалы кызыл бәрхеттән, клуб пәрдәсен хәтерләтә, өстәл урнында — гади мәктәп партасы! Мәктәп укучылары белән очрашуга баргач берәр гамәлдән чыккан партаны күтәреп кайткандыр инде. Тик шунысы кызык: бүлмәдәге ярлылык, хәерчелек аның хуҗасын бизи һәм әсәрләрендә һаман да шул үлем, бәхетсез мәхәббәт турында язучы егеткә ниндидер бер шарм да өсти кебек. Шуның өстенә әле ул мәче дә асрый икән. Шуңа күрә дә бүлмәгә мәче исе, нәҗес исе сеңгән иде. Кап-кара үзе — шайтан күзе! Нәселле түгел, урам мачысы. Шук, җитмәсә. Шкаф һәм өстәл өстендә йөреп кенә тора. Бертуктаусыз. Байрашның алдына да килеп утырды. Байраш мәчеләр яратмый, ул аларны беркайчан да өендә тотмады. Ул аны берничә мәртәбә идәнгә бәреп төшерде, тик тегесе үч иткәндәй сырпаланып, кабат аның алдына менәргә маташты. Байраш, ачуы килеп, чыраен сытты.
— Мәчеләрне яратырга кирәк, абзый! — дип көлде егет. Үч иткәндәй киная белән көлде.— Теге дөньяга баргач иң беренче булып мәче каршы ала икән безне! Перес, заразы! — Әйфи аягы белән тупылдатып идәнгә тибеп алды. Хуҗасыннан шикләнә тагын үзе! «Заразы» шундук эреп югалды: каядыр коридорга чыгып чапты. Исеме дөрестән дә Заразы иде, ахрысы.
— Яшь язучыларга яшәве җиңел түгел шул хәзер! — дип сүзен башлады Байраш. — Безнең чакта, ывчу-тыки, дәүләт тарафыннан игътибар бар иде. Берлеккә керсәң, фатирын да бирәләр, ял итәргә юлламасын да тоттыралар иде. Бер юка гына китап чыгарып, шуның акчасына өчәр ел мәшәкатьсез яшәп була иде. Премиясен дә, бүләген дә ала идек. Коммунистларны сүгәбез сүгүен, ләкин алар иҗат кешеләренә һәрвакыт игътибарлы булды...
— Зату хәзер сүз иреге!
— Ә син аны бездә бар дип уйлыйсыңмы?
— Бар, нишләп булмасын! Син минем әсәрләремне укыганың бармы?
КӘБИСӘ ЕЛЫ
105
— Бар...берничәсен...пессимизм...
—Әйе... ярылып ята! Үлем...суицид...Рәзве Совет заманында чыгара алыр идем мин аларны!? Якын да китермәсләр иде! Кем партияне мактаган, шул яхшы яшәгән, тик кемнәрдер Соловкида черегән, кемнедер диварга терәп атканнар... Бурнашларны, Тинчуриннарны гына, алыйк... Так шту... барсы да чагыштырмача, абзый, тәк кенә беркемне дә, бер генә системаны да мактарга ярамый...
Егет озак сөйләде. Ашыгып, тотлыгып сөйләште. Билгеле, ул абзыйны әдәбият турында сөйләшер өчен генә чакырмаган, һәм ана тиздән башка төрле сүз җиткереләчәге көн кебек ачык иде. Нәрсә, нәрсә, ләкин бу җирбитнен эчендә Байрашка карата ниндидер этлек кайный иде. Ул сөйләгән арада бер ир кеше керде. Баш белән ым кагып сәлам биргәчтен, тәрәзә янына, түргә узды. Кем ул? Нишләп монда керде? Күршеседер, бәлкем? Урамнан керсә, киенеп керер иде! Ни гаҗәп, ул кемгәдер бик нык охшаган да иде. Тик кемгә!?
— А всё это ерунда! — дип сүгенде сүз сөйләп арыган егет. — Күпме сүләсән дә шул инде ул!
— Ә нәрсә...ни ерунда? — дип кайтарып сорады Байраш.
— Абзый! — дип сүзне шундук икенчегә борды тегесе. — Син бу адәмнен кем икәнен беләсенме? — Әйфи бармагын бөгеп түрдә утырган ир кешегә күрсәтте.
— Юк... әйтәлмим... Болай үзен кемгәдер охшатам да кебек, ләкин тәгаен генә... — Байраш күзен чекрәйтеп, ана кабат бер мәртәбә карап куйды. Ә түрдәге кунак селкенмичә статуя сымак утыра бирде.
— Бу, беләсенме кем?
— Кем инде?
— Җәгъфәр аганын энесе.
Байраш сүзсез калды. Егетнен ачыктан-ачык уйный башлаганын анлап алган язучы, монсуланып:
— Әйтәм аны...— дип кенә эндәште.
— Охшаган бит, әйеме! — дип елмайды егет ( ул зәһәр, астыртын тантана итте!) — Төрекмәнстаннан кайтты. Гаиләсе белән. Рәсәй яна закун чыгарган: йә син яшәгән урынында каласын, йә Рәсәйгә кайтасын... Менә Азамат та безнен янда! Общагадан бүлмә сатып алды. Хәзер шул кечкентик кенә бүлмәдә хатыны, үзе һәм шулай ук малае белән килене яши. Ике кечкенә оныгы да шунда чабышып йөриләр. Әле хәзер калганнары да кайтырга торалар икән! Кызык, билләһи... Аны Җәгъфәр аганын энесе дип башыма да килмәде... Карап йөрим... ыслушай... гел шунар охшаган...
— Ул гел мина карагач, мин курка да башладым! — диде Азамат. Татарча анлый, сөйләшә, ләкин үз телендә артык күп сөйләшмәгәч, анарда бик нык шәрык акценты көчәйгән иде. — Мин аны башта КГБ шымчысы дип торам...
— КГБ түгел, ФСБ!
— Ие... ие... КГБ...
— Ә бер көнне тоттым да сорадым монардан! — дип күтәреп алды Әйфетдин. — Син Җәгъфәр аганын туганы түгелме, мәйтәм!?
— Мәйтәм, ие...туганы, бертуган энесе...
— Җәгъфәр ага белән мин, укуны бетергәч, фәнни-тикшерү институтында эшләп алган идем. Шунда ике папка материал җыйнап, ул аны институт җитәкчелегенә кертеп тапшырды. Бик зур хезмәт. Сүз ни турында барганын аңлыйсындыр инде, абзый!? — дип төрттерде егет. — Ул папкалар анда сакланганмы, юкмы, ансын белмим, ләкин ул, Ходайнын рәхмәте, нәшриятта китап булып чыкты. Шунысы куанычлы, гомерлек хезмәт югалмады. Сина, абзый, бик зур рәхмәт! Син аны ышкылап чыгармаган булсан, ул хәзер әллә кая архивларда тузан эчендә аунап яткан булыр иде, киләчәк буынга олуг мирас булып ирешмәс тә иде. Рәхмәт сина, абзый...
— Үзенә рәхмәт, — диде Байраш, һәм шуна унайсызланып җилкәсен сикертеп алды.
— Ни өчен?
АХИР
106
— Рәхмәтен өчен рәхмәт...
— Рәхмәт... тик... бер читенлек бар, име... кыенлык... Менә шул нәрсә эчне пошыра...
— Нәрсә? — Байраш болай гына сорады, сүзнен ни турында барганын ул инде күптән аңлап өлгерде һәм хәзер эченнән шуңар җавап эзләп, уйланып утыра иде. Килеп туган хәлдән җиңел чыгар юлны эзли иде ул.
— Алайса... белмисең инде?
— Шулай да...
— Хе-хе! — дип көлде егет. — Китапны чыгаргансың, име, үз исемеңне куеп, акчасын да алгансың, тик менә чын авторның, ягъни Җәгъфәр аганың исемен куярга оныткансың. Ни өчен?
— Эш монда болай, — дип аңлатты Байраш. — Беренчедән, Җәгъфәр ага китап чыгаруны үзе миңа ышанып тапшырды, ни кызганыч, ул шул елны үлеп тә китте. Икенчедән, мин китап өчен бер тиен дә акча алмадым, ул шәхси нәшриятта дөнья күрде, ә нәшрият банкротка чыкты, ябылды ягъни ...
— Китап чыккач кына, име!?
— Теләсәң ничек уйла, ансы синең эш! — дип кырт кисте Байраш. — Акчасын түләмәделәр, бусы бер... Китапны чыгарганда шул ахмаклар чын авторның исем-фамилиясен төшереп калдырганнар...
— Аныкы юк, ә синеке калган! Ни өчен?
— Әйтеп торам бит: шәхси нәшрият... тәртип юк... бардак...
— Абзый, җитәр сиңа, яме! — дип ярсыды Әйфи. — Менә син Азаматны күрдеңме!?
— Күрдем...
— Җәгъфәр аганың гаиләсе булмаган, хатыны да, бала-чагасы да юк. Бөтен гомерен фәнгә багышлаган. Азамат аның бердәнбер энесе. Аның гаиләсе зур, Төрекмәнстаннан кайткан. Ул хәзер шушы бүлмәне сатып, Казан кырыннан бер йорт сатып алмакчы була. Тик акчасы җитми. Аңа хәзер йөз илле мең сум акча кирәк...
— Ие, ие... йөз илле мең! — дип раслады Азамат, бармакларын җәеп.
— Ә ул акчаны аңа син бирергә тиеш!
—Ие... ие... син... сез! — дип тәкрарлады Азамат.
— Мин!?
— Әйе, син!
— Бирмәсәм!?
— Бирмәсәң, — диде Әйфи. — Азамат сине судка бирәчәк! Ә суд аны яклаячак! Чөнки ул хаклы! Син кеше әйберен, кеше хезмәтен урлагансың! Ул вакытта инде син йөз илле мең генә түгел, ә биш йөз илле мең түләячәксең...
— Ие... ие... дөрес... биш йөз илле мең...ие...
— Ансы әле бер хәл, — дип дәвам итте язучы егет. — Репутацияң бөтенләй юкка чыгачак. Җиңел дан эзләп, сәер игълан язып, халыкны алдап, халык алдында бер җүләргә калдың бит инде. Пьедесталга мендең, ә элмәккә менәлмәдең. Курыктың! Инде бу эшең дә фаш ителгәч, барлык җәмәгатьчелек әдәби карак икәнлегеңне дә белгәч, син, абзый, хәзер бөтенләй адәм страмына калачак бит! Ишетәсеңме, адәм страмына...
11
Байраш икенче көнне генә аңына килде. Больничный палатада. Кичәге хәлләрдән соң аңа микроинсульт булган. Аның каршында ач күзле Әйфи дә, җылы яктан кайткан төрекмән татары Азамат та түгел, ә аның үз кызы Альбина утыра иде. Атасына инсульт булганын ишеткәч, кичен самолетта очкан һәм төне буе әтисенең баш очында утырып чыккан. Кызын күреп, якын кешесен күреп Байраш бик нык сөенде. Ничек анасына охшаган бит, әй! Ул күз карашлары, ул елмаеп караулары! Әнисенең борын очында гына миңе бар иде, баксаң, кызында да бар икән бит нәкъ
КӘБИСӘ ЕЛЫ
107
шундый ук миң!
— Ничә көнгә кайттың, кызым?
— Бөтенләйгә, пап!
— Бөтенләйгә!? — дип аптырады атасы.
— Борис белән аерылып йөрибез, әгәр каршы килмәсән, без синен янда торыр идек!?
— Юк, юк, син нәрсә, мин ничек каршы килә алам! Аерылышу әйбәт түгел, кәнишне, ләкин синен кайтуына мин шат, кызым, бик тә шат! Ә балалар... оныклар нәрсә?
— Мин аларны да алып кайтам...
— Ә Борис?
— Борис каршы түгел...
— Шулай да ни булды сон арагызда?
— Әле мона хәтле сорашканын булмады.
— Шулай да!?
— Борис мина хыянәт итте.
— Кем белән?
— Ирләр белән...
— Ә!? Ул шундый... иде... мени!?
— Әйе, пап, ул шундый булган!
Байраш бер айдан сон хәстәханәдән чыкты. Икенче көнне Мәскәүдән анын оныклары кайтып төште. Аларны әнисе барып алып кайтты. Ана хәтле балаларны Бориснын анасы, ягъни Альбинанын каенанасы карап торган. Аерылышу процессы башланган, икесе дә гариза язган. Мәскәүдәге өч бүлмәле фатирны сатып, акчасын икегә бүләчәкләр икән. Бер өлеше Альбина белән балаларга, икенчесе Бориска. Хәзер анда беркем дә тормый, фатир пичәтләнгән. Кияү анасы янына күчкән. Марҗа каенана елый да елый икән, Борисын түгел, билгеле, оныкларын жәлләп елый.
Кызнын балалары белән Мәскәүдән кайтып төшүе Байраш өчен бер яктан бәхет булса, икенче яктан шактый мәшәкатьле эш булып чыкты. Хатыны үлгәннән сон өйдә бу кадәр күп халыкка өйрәнмәгән иде ул. Тупылдап торган көдрә чәчле ике ир бала. Байрашлар нәселендә көдрә чәчлеләрнен булганы юк, димәк, ирнен, яһүднен орлыгы төшкән монда. Олысы Моисей, кечесе Иосиф исемле. Берсенә ун, икенчесенә җиде яшь. «Шатлан, сөен, Байраш, болар бит синен оныкларын!» — дияр иде дә, тик әллә ни сөенер нәрсә генә юк шул әле. Татар баласы түгел инде болар, ә урыс-яһүд токымы. Әнисе юмаланып: «Иосиф гел сина охшаган инде, пап!» — дигәләсә дә, язучы алар арасында әллә ни охшашлык тапмады һәм табасы да килмәде. Ул башта аларга ияләшә алмыйча интекте. Шау-шу, чыр-чу. Олыны олы димиләр, гел нидер сорап кына торалар. Оныклары кабинетнын астын-өскә китергәч, ул аны ачкычка бикләп куйды. Балаларны башта мәктәпкә алмыйча интектерделәр, Байраш авыру килеш, директорлар янына барып, мәктәп турында саллы очерк язарга вәгъдә иткәч кенә оныкларны алырга риза булдылар. Альбина музыка укытучысы, ул да тиз генә эш табалмады. Югары уку йортында Байрашнын таныш ректоры бар иде, ана ялынгач кына кызын университетка ярты ставкага эшкә алдылар. Яна гына хәстәханәдән чыккан, үзен һаман да начар хис иткән олы яшьтәге кешене бу тормыш мәшәкатьләре шактый зур йөк булып басты. Ләкин анардан гына үлмиләр, кеше ин элек авыр сүз күтәрә алмый.
Бер көнне ул кызы белән талашты. Яшь вакытта анасы Альбинаны музыка мәктәбенә укырга кертте. Фортепиано бүлегенә. Кыз укый башлауга ук хатыны өйгә пианино алдырды. Шунар шактый тавыш купты: кызнын көн-төн пианино акыртуы Байрашнын җен ачуларын чыгарды. Җүнләп уйнаса бер хәл, уйный белми бит, шакмакка басарга өйрәнә. Укучы кызнын инструмент клавишларына басып, көй сымак нәмәстә чыгарырга тырышып утырулары уйга чумган язучынын башына чүкеч
АХИР
108
белән суккан сыман була иде. Шуннан бирле ул пианиноны яратмады. Кызы кияүгә чыгып Мәскәүгә китүгә үк, ул аны арзан гына бәягә сатып та җибәрде. Хәзер анар шул инструмент тагын кирәк булган: университетта музыка укыта бит! Һәм менә шунын аркасында өйдә кабат тавыш...
— Пап! — дип безелдәде кызы. —Нигә дип саттын инде аны? Нәрсә, комачау иттеме, урын күп алдымы? Нәрсә, акча кирәк булдымы!?
Кызынын сонгы сүзләре Байрашнын бик нык ачуын чыгарды. Ул тәмам котырынды:
— Син үзенне кем дип белден сон әле!? Мәскәүдән кайтып, атана акыл өйрәтмәсән! Мона хәтле атанны бар дип тә белмәден, хәлен дә белмәден, ә хәзер, күтенә килеп терәлгәч, туган ояна кайтып егылдын. Мин сине чын күнелдән, син теләгәнчә кочагым җәеп каршы алдым! Ә син...
Байраш эчендә булган бар сагышын, үчен бердәнбер якын кешесеннән, яраткан кызыннан ала кебек. Альбина моны яхшы сизсә дә, ана карата дорфа кыланып, анын болай да яралы күнлен рәнҗетәсе килмәде. Кешегә актык сүзне беркайчан да әйтергә ярамый, актык сүз ул кешене каргау белән бер. Ул көнне алар бер-берсенә үпкәләшеп, рәнҗеп, хәтта елашып та беттеләр, тик шуннан сон Байрашнын өендә тыныч, матур көннәр башланды. Татарча бер авыз сүз белмәгән оныкларын: «Исәнме, бабай!» — дип эндәшергә өйрәткән, оныкларынын башка милләт халыкларын тулыландырудан йөрәге әрнегән Байраш сонрак аларны да үзенчә сөяргә, үзенчә анларга өйрәнде. Ни әйтсән дә, аларда бабасынын каны, алар бабасынын дәвамы бит.
12
Әйфи акчаны алды. Пенсионернын кара көнгә дип саклап җыйган акчасы бар иде, зур банкта, яшел тышлы кенәгәдә ята иде — шуннан алып бирде. Акчасы жәл түгел, бирәсе, тиешлесе иде. Ләкин шул әрсез җир бит карт кешенен башына басып, мыскыл итеп алганы өчен бик нык хурланды ул. Монын турында ул һичкемгә бер сүз сөйләмәде, хәтта кызы да белмәде. Бер көнне ул урамда җылы яктан кайткан сыерчыкны — Җәгъфәрнен энесен очратты. Ул ике сетка ипи төяп, тулай торакка кереп бара иде.
— Ну, нәрсә, йорт алдынмы? — дип сорады Байраш.
— Кая йурт! Ыстенка белән телик алдым! Ник алганыма үкенәм: үдә кысан хәзер, гаилә зур, сыешып булмый. Айфун мина акчанын иллесен генә бирде...
— Ничек иллесен?
— Менә шулай: илле менне бирде дә, калганын кесәсенә салды.
— А! — дип гаҗәпсенде язучы. — Кая сон ул хәзер?
— Фатир сатып алды! — дип көлде сыерчык. — Акчасы булган, шул җөзе генә җитмәгән... Хазер мина нишләргә? Акчасыз калдым... Судка бирсәм инде...
— Кемне?
— Икегезне: аны да... сине дә...
Байраш Барый улы Талмасов август башларында үлде. Үз үлеме белән. Әллә үлгән хәбәрен ишетмәгәннәр, әллә ишетеп тә ышанмаганнар, матәм тантанасында язучы белән хушлашырга килүчеләр аз иде.
2013