Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мизгел

Мизгел
Бәхет һәрчак тик бер мизгел була,
Бәхет мизгелләре бик тиз уза.
Ә кайгылы мизгел буламы?
Әллә сузыламы кайгы
айлар,
еллар?..
Әвереләме аннан язмышка?..
Тормыш тукып тора —
әйтерсең лә укытучы апа! —
ялгышма...
ялгышма...
ялгышма...
Бу тукулар ай-һай нык туйдыра!
Тыңламыйбыз барыбер:
абынабыз тагын ялгышка

һәм сылтыйбыз аны
язмышка.
Абынулардан җаннар канаса да, яшәү —
бер бәхетле мизгел!

татлы авыртынулы
мизгел.


* * *
Әй, егет чак,
Гыйшык тоткан вакыт!
Искә төшерәм дә елмаям:
Тәмле телләр,
Яхшы кыланышлар
Табылып тора иде ул каян?
Кайнарланып сөйли һәрбер гашыйк,
(Әйләндерә диген кем телен?)
«Ефәкләргә генә төрермен дә
Кулларымда гына йөртермен...»
Үзе дә бит ышанып, нык инанып
Сөйли менә шундый сүзләрне.
Өйләнгәндә уйлый:
«Эләктердем
Дөньяда тиң чыкмас гүзәлне».
Әй, егетләр,
Кулларыңда йөртү
Гүзәл ярны —
Ул бит шаяру.
Сөюеңне түкми-чәчми генә

Еллар аша илтү — Һай, авыр!


* * *
Кояш кебек балкый, диләр,

Көләч булса, кешегә дә.

Ә бит
кояш бик еш кына

Яндыра да, пешерә дә.

Тик барыбер
борынгыдан

Табынганнар шул ут-шарга.

Гашыйклар да
тартынмаган

Сөйгәненә:
— Кояшым! — дип сүз кушарга.

Гөрләвекләр йөгерешендә
Уйнакласа кояш язын,
Җәен чәчәк чыкларында

Тирбәлә ул, биреп назын.
Көзен җиләк-җимешләрдә

Алсулана, уттай яна.
Салават күпере төсенә

Кышын боз тәрәзне мана.

Кояш белән
бергә торам, Юлга чыксам —

Баш түбәмдә.
Нурларыннан илһам алып

Күтәреләм
Зәңгәрлеккә мин түбәннән.

Юк, кояшсыз тормыш бармый,
Көн туа алмый, яшәрми җир.

Үлсәм дә мин, Үлән булып
сузылырмын:
— Ах, кояш! — дип дәшәрмен бер.


Куан, каләм!
Керфекләрдән яшьләр кипмәгән,

Күңелләрдән курку
китмәгән...

Ил өстеннән томан тарала:

Җимереклек — кая карама.
Хәбәрдарлык үзенең пәрдәсен

Чынлап күтәрәме әллә соң?
Карашларда әле шөбһә-шик:

Сүзне үлчәбрәк сөйләшик —
Дөнья хәлен әле кем белә...

Авыз пешмәгән бит бер генә!
Әмма инде апрель җилләре

Айкап үтте барлык җирләрне.
Онытылган кырлар-басулар

Апрель ташулары ярсудан
Чистарынып калды, юылып:

Сөр, чәч, үстер! — Башка юлы
юк. Сөр, чәч, үстер ирек гөлләрен!

Ничә еллар хөрлек
күрмәдең...
Күңел яралары,
Рәнҗешләр,
Түбәнсетелүдән әрнешләр

Юылып төште инде быел яз
— Куан, каләм!
Куан, кыю яз!
Гүя борын төрткән яшь үлән,

Безнең ерак калган
яшьлектән

Илле алтынчы еллар түреннән

Өмет
чәчәкләре терелә.
Ирек — онытылган сүзләргә,

Ирек — куркытылган
сүзләргә!
Һәрнәрсәнең исем-җисемен

Әйтер хакың бүген бар
синең.
Яңа инкыйлаби быел яз —

Куан, каләм! Куан, кыю яз!