Логотип Казан Утлары
Бәян

ИР-МАМАЙ


***
Тәүге шикне Толымбикә белдерде. Ана җаны тынгысыз бит инде ул, һаман бала дип, ут йотып яши.
— Мамуч, Литвадагы хәлләр балабызга зыян салыр шикелле тоела, нигәдер йөрәгем әрни, — диде иртәнге тәгам вакытында, — синең исеңдә дә юк, ахры, ләм-мим.
— Синең ул балаң, ханәкә, утызны тутырып килә, — дип көлде бәк, — Литваның
абруйлы кенәзе, күз карашы җитмәс биләмәләр хуҗасы, үзен- үзе сакларлык ир-егет.
— Шәхси дошманлык дәрәҗәләрне дә таптап уза ул.
Мамай кулына алган чынаягын кире куйды.
— Нинди дошманлык уйлап чыгардың тагын, Мысык?
— Улың кенәз Ягеллоның күз атып йөргән кызын тартып алды лабаса, әллә оныттыңмы?
— Әллә ниләр чокып чыгарасың син, ханәкә, егетләр арасында борын канатулар була инде ул, аны берәү дә дошманлыкка санамый, — дип, Мамай чынаягын каплап ук куйды, — әгәр хәтерләсәң, теге вакытта мин дә сине Себер ханзадәсеннән тартып алдым бит, аңа карап ташлашмадык.
Толымбикә ире янынарак шуышып утырды.
— Барыбер күңелем урынында түгел, Мамуч...
— Ягелло дигәннәренең башы ике булса гына инде, — Алтын Урда белән мөнәсәбәтләрне катлауландыру һич тә аның файдасына түгел. Дөрес, Литва белән кылыч чәкештергән чаклар да булгалады, яу да чапкалаштык. Тик бервакытта да чама хисен югалтмадык, эшне тирәнгә җибәрмәдек. Хәзер дә чарасын күрермен.
Толымбикәнең күңеле дөрес сизенгән икән. Көннәрдән бер көнне Мансурны төн уртасында йокысыннан уяттылар.
— Кенәз, утар чигендә бер хәрби төркем пәйда булды, посып кына киләләр, ни боерасың? — диде сакбаш.
— Тоткавыл яугирларны күтәр, минем атны иярләгез! — дип күрсәтмә бирде Мансур.
Атылып юлга чыктылар. Ләкин кылычлар чәкешкәнче каршы яктан тавыш яңгырады.
— Кенәз, сабыр, мин синең янга кенәз Витаутас кушуы буенча килдем.
Ахыры. Башы 5 санда
— Әүвәл кем икәнлегеңне әйт, — диде Мансур.
— Мин инкогнито, кенәз, йөземне дә күрсәтә алмыйм, исем-атымны да ача алмыйм. Шуңа күрә төн пәрдәсендә килдем дә.
— Йомышың ни?
— Кенәз Витаутас үзен Литва тәхетенең хак варисы дип саный...
— Ул тәхеттә Ягелло утыра ич инде, — дип бүлде Мансур төн кунагын,
— белүемчә, Витаутас үзе дә Пруссиядә яши.
— Ягеллоны бәреп төшерергә, Литвада гаделлек урнаштырырга кирәк, кенәз. Кенәз Витаутасның беләсе килә: син бу көрәштә аның яклы булачаксыңмы?
Кешеләрне сискәндереп, кинәт кенә яланда утлап йөрүче көтүнең айгыры кешнәп җибәрде. Кешнәүгә дөп-дөп дөпелдәгән тояк тавышы өстәлде. Аннан соң колакларны ачы чыелдау ярып керде.
— Чи-чи-чи...
— Бүре дөнья белән хушлашты, — диде яугир.
— Тамак тәмугка кертә.
— Җавап көтәм, — дип, янә инкогнито зат аваз салды.
— Мин дустым Витаутаска ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, — диде Мансур,
— ләкин бу качып-посып кына сөйләшә торган сүз түгел, җитди мәсьәлә. Сиңа ышанычым юк, башка монда эзең булмасын.
Төн мизгел эчендә ят төркемне үзенә йотты.
Ә иртә белән тәхет тотучы Ягеллодан чапкын килде.
— Өйләдән соң олуг кенәз катында бул, — диде ул эре генә, — соңласаң, үзеңә үпкәлә.
Мансур юри кичегеп барды. Башы керсә, койрыгы кермәгән, күр, йомышчысына кадәр тавышын бөердән чыгарып кына сөйләшкән була, дип уйлады, таяк ике очлы ул.
ИР-МАМАЙ
65
Ягеллоның чырае сытык иде.
— Көттерүеңне минем дәүләт башлыгы статусымны инкарь итү дип аңларга боерасыңмы? — дип үпкәсен дә белдерде.
— Хак, олуг кенәз, мөхтәрәм бәк үзен сыендырган мәмләкәтнең кануннарын санга сукмый, — дип җөпләде Ягеллоны озынча шома йөзле, кылыч борынлы воевода, — илдән качкан фетнәче Витаутаска ярдәм кулы сузарга да әзер.
— Дусты бит, — диде Ягелло.
— Белүемчә, кенәз, Витаутас белән сезнең ике арага да кыл сыймый иде.
— Бәк, бу узган заман.
— Аңлашылды, кенәз, мине дә шымчылар җибәреп сынамак иттең инде, алайса, шулаймы? Оят! Рыцарь өчен моннан да хурлыклы, моннан да түбәнчелекле гамәлнең булуы мөмкин түгел.
Мансур сөрлекмә авазлы тавыш иясенең төнге кунак икәнен танып алган иде инде.
Ягелло аның сүзләрен күз очлары белән көлемсерәп кенә үткәреп җибәрде.
— Әгәр, бәк, мине ошатмыйсың икән, тотмыйм, дүрт ягың кыйбла.
— Мин Бөек Литва дәүләте кенәзе, һәм бу җирдән беркая да китәргә җыенмыйм, — диде Мансур кистереп, — кайбер поляклардан үзгә буларак, Литва өчен мин күп кан койдым.
Ягелло үзен-үзе белешмичә кылычына ябышты.
— Кызма, кенәз, иң элек тәрәзәңә күз төшер, — диде Мансур тыныч кына, минем угланнарның талканы коры, алар вәгъдәсезлекне кабул итми.
— Кырым чирүеннән ким түгел, — диде воевода, — эләгергә язмасын.
Бу сүзләрне Мансур ишетмәде, ул бүлмәдән чыгып киткән иде инде.
***
Низаг тирәнгә кермәде. Аның утын Урдадан килгән илче басты. Мөхәммәд Бүләк хан исеменнән ярлык алып килгән иде. Хан ярлыгының көч-абруе зур. Атама ярлык хакимнең канунилыгын тану дигән сүз ул. Бу исә Ягеллога сулаган һава кебек зарур иде.
Ярлыкка үзара ярдәмләшү турында Килешү язуы да теркәлгән иде. Ягелло аңа аерым канәгатьләнү белән имза салды. Чөнки бер яктан Пруссия яный, икенче яктан Мәскәү кул уйната. Олуг кенәз Альгирдас улларының хыянәте дә күп авырлыклар китерде, алга таба алар тагын да артачак.
Мансур бу алышларда терәк кенә. Ә ул артык хискә бирелеп китте, төзәтә алмастай хата эшләп ташлый язды.
— Кенәз, кичер, башым эшләп җитмәде, — дип хатасын таныды Ягелло.
— Зыян юк, — диде Мансур, — яу барысын да юа ул, ә яу чабарга туры килер әле.
***
Мөхәммәд Бүләк хан да ата булу бәхетенә иреште. Мул һәм кояшлы көз башында сагындырып кына улы туды. Аны өч ел көттеләр. Баласызлыкны бигрәк тә Хәдичә ханбикә авыр кичерде. Вариссыз хан тамыры корыган алмагач кебек ул, гомерсез вә җимешсез. Варисны исә хатын табып бирә. Бу аның иң төп вазифасы. Булдыра алмый икән, алыштыралар гына, кысыр хатынга хан ыруында урын юк.
Хан үзе дә гафиллек чигендә иде. Аны башта өйләндерә алмыйча йөдәделәр. Аяк терәп каршы торды: әле вакыт җитмәгән, әле кәләшне ошатмый... сәбәпләре бихисап иде.
Варис мәсьәләсе көн тәртибенә басып, икенче хатын турында сүз кузгалгач, төкерек чәчеп, Хәдичәсен яклады, яңа никахка ризалашмады.
Хәдичә җон бүксәдәй тупылдап торган малай алып кайтты.
Урда менә айга якын инде шушы күренекле вакыйга эчендә кайный: табын, тамаша, бүләк...
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
66
Мамай бер көтү орыш аты бүләк итте.
—Мөхәммәд бине Асылбәк ханның тупланы Чыңгыз бабабыз ыруы үрнәгендә җиһанның һәр тарафында үз тояк эзен калдырсын, күп халыкларны баш идерсен, — дип теләк теләде.
Бүген шул атларны тамаша кылу өчен даирә яланга чыкты. Тугарылып кәеф-сафа коруга җитди сәбәп иде бу.
Көтүне олы кунакларга әүвәл өергә җыеп күрсәттеләр. Атлар шәп иде. Көрләр, ялык-йолык. Бер басасыга биш басып, биешеп кенә торалар.
— Сөбхәналла, күз тимәсен!
Ханның да авызы ерылды.
— Асылбәк ханзадәгә асыл бүләк!
Гаскәриләр кебек тезелешеп киткән эреле-ваклы бакыр казаннар тирәсендә ашчылар мәш килә, кулларында агач калаклар ишкәктәй уйнаклый. Тамакны котыртып, тирә-якка озын казыкларга эленгән куй түшкәләреннән учакка шып-шып килеп тамган май исе тарала. Аякчылар да баш күтәрми. Алар эчемлек белән мәшгуль.
Әледән-әле кубыз, чалгы тавышлары ишетелә — болары музыкантлар. Җыручылар да шунда гына. Мәҗлес шанлы буласы.
— Аш-суга рәхим итегез, — диде Табын-би, — ризык әзер!
Талчыкканнар иде, күрәсең, ә дигәнче утырышып та беттеләр.
— Асылбәк ханзадәнең күңеле мәрхәмәтле, бәгыре таш, кулы каты булсын! — диде Мамай, тустыганын учына кысып, — юлына ту-байрак!
Тышаулар чишелде, инде авыз вә куллар эшкә тотынды. Ләкин табын кызып кына барганда, Карачы-би Мамайга сәер хәбәр җиткерде.
— Бәк, Мәскәү ягыннан бер качкын килде, шушы көннәрдә олуг кенәз Урдага яу чапмакчы, имеш.
Мамай башта анышмый торды. Аннан сон эчен тотып, шырык-шырык көләргә тотынды.
— Ха-ха-ха...
Табындагылар күшәүдән туктады.
— Хан, кенәз Дмитрий Московский Урдага яу чапмакчы икән ләбаса, ә без мәҗлес корып утырабыз, ха-ха-ха, — дип көлүен дәвам итте бәк.
Әмма бу көтелмәгән хәбәр акыл киштәсеннән хәмер дуамаллыгын бик тиз кысрыклап чыгарды. Качкынны үз чатырына алып керергә кушты.
Ул аны бер күз сирпеп карауга танып алды. Танымаслыкмыни, теге вакытта Абдуллаһ ханны Сарай тәхетеннән мәхрүм иткән хыянәтче Туктар углан ич. Яшәрлеген калдырмыйча сөяген-сөяккә чәрдәкләп калдырган җиреннән ниндидер могҗиза белән чыгып качкан гыйсьянчы. Үләксәгә чутлыйлар иде аны. Юк, үлмәгән, ничек исән калган — Алла белсен?
Чокынудан файда юк, буласы булган, өстенә үлән үскән. Хәзергесе мөһим. Мамай текәлеп бакты да:
— Син бу турыда каян беләсен? - дип сорады.
— Дмитрий гаскәренә монахлар килеп тулды, мин Александр Пересвет белән Радион Ослябя дигәннәре төркемендә идем.
— Әллә монахларга да корал тоттыралармы?
— Корал алучылары да бар, шулай да монахларнын вазифасы рухи вазифа, гаскәрне батырлыкка өндәү, ә басурманнарнын гомерен өзү Ходай алдында изге гамәл, — диде углан.
— Мин сина ышанмыйм, — диде Мамай.
— Ихтыярын, — диде углан, — мин бервакытта, да ялган сөйләмим, Сарай мәрәкәсе унаеннан да, исендәдер, турысын ярган идем. Ә ышану-ышанмау синен эш.
Ул биштәрен рәтләгәндәй итте дә, ишек ягына атлады.
— Шулай җинел генә минем кулдан ычкынмак буласынмы әллә? — дип
ИР-МАМАЙ
67
иреннәрен кыйшайтты Мамай.
— Мин бурычымны үтәдем, — диде Туктар, башын гына борып, — көчләп тәкә урынына печтергән агаем Туганча әмир үлем түшәгендә ята икән, шунын янына ашыгам, ярлыкарга хәл иттем, бакыйга олы гөнаһ белән китмәсен инде. Аннан сон, мырза, бу дөньяда мине тоткарлардай көч юк. Хуш!
Туктар углан ишек япмасын ине белән генә читкә этәрде дә, чатырдан чыгып китте.
Анын артыннан ук Олег Рязанскийдан язулы хәбәр ирештерделәр. Рәзән кенәзе, гадәттәгечә, барысын да бәйдән-бәйгә тәфсилләгән иде. Дмитрий дөрестән дә яу чабарга әзерләнә икән. Ныклап әзерләнә ди. Чиркәү ярдәмендә кенәзләрне Мәскәүгә җыйган. Гаскәр көне-төне өйрәнү уза, имеш. «Мин Мәскәүгә буйсынмыйм, бу орышта синен яктан торып сугышачакмын» — дип вәгъдә бирә кенәз. Тверь, Смоленск, Новгород һәм Суздаль кенәзләре дә битарафлык саклый, имеш.
— Туктар угланга тимәсеннәр, — дип күрсәтмә бирде Мамай, — үз юлында булсын.
— Ни булсын ул җенгә, — диде Кәмал углан.
— Яу хакында ни уйлыйсын? — дип ярдәмчесенә күз тегеп бакты Мамай.
— Елыйсы килгән бала атасынын сакалы белән уйнар ди, Дмитрийны әйтәм, мыкый баш икән, — диде Кәмал углан.
— Сүзен хак, бу чынында да сакал белән уйнау белән бер, — диде Мамай, — салым тәртибе үзгәреп тора инде ул, аны яу белән түгел, сөйләшү-анлашу ярдәмендә хәл итү фарыз. Әгәр салым сылтау гына икән, монсы инде коткы.
— Һөҗүмчеләргә нинди көчне каршы куярга боерасын? - дип углан әнгәмәне төп юнәлешкә борып җибәрде.
— Ялланган гаскәрне сынап караргадыр, мөгаен, — диде Мамай мангаен сырлатып, — әйдә, кыпчаклар, генуялылар, нугайлар, черкаслар, осетиннар, әрмәннәр, баҗанаклар, урыслар барысы бергә укмашып яу чапсыннар.
— Бәк, ялланганнарны Гарәпшаһ углан төмәне белән көчәйтүгә ничек карыйсын?
— Гарәпшаһ угланны Казанга тәгаенләп торам, анда елга юлбасарлары тузына икән. Анын урынына Чәлүби мырзаны кузгатырбыз. Ягелло белән Мансурга да хәбәр салырбыз. Үзара ызгышып ятканчы, тузаннарын яу кырында кагып алсыннар.
— Ә хан?
— Ханга да җилләнү зыян итмәс.
***
Кремльнен барлык капкаларын да ачып куйдылар. Гаскәриләр тезмәсе алдына зур-зур тәреләрен үрә бастырып, руханилар килеп сыенды. Могҗиза сәләтенә ия иконалар да шунда.
Сергей атакай догалык китабын бер кулы белән бала кочкандай күкрәгенә кысып тоткан. Икенчесендә — кечкенә алтын тәре. Укына-укына шул тәрене әйләндергәли.
— С богом!
Олуг кенәз инде ат өстендә. Кузгалырга әмер бирергә дип торганда гына кенәз Олег Рязанскийдан юллама китереп тоттырдылар.
«Олуг кенәз, Мамай бөтен дөньясы белән Рәзән җиренә, мина һәм дә сина каршы килә», — дип кисәткән иде ул.
— Хыянәтче, сон инде, — дип, Дмитрий юлламаны ерткалап, җилгә очырды.
Гаскәрне бөтен Мәскәү озатып калды. Озатучылар арасында бөек княгиня Евдокия дә бар иде. Гап-гади киемнән, башкалардан бернинди аермасы юк.
Дмитрий атыннан төшеп, хәләле белән кочаклашып саубуллашты.
— Үзенне сакла, — дип пышылдады Евдокия, — син мина исән-сау килеш кирәк.
— Барысы да Ходай кулында, княгиня, догада бул.
Коломнада мәскәүлеләрне дружиналарын тезеп, мәрхүм Альгирдаснын уллары Андрей белән Дмитрий көтеп тора иде инде.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
68
Төпле, акыллы, орыш корунын бөтен нечкәлекләрен үзләштергән кыю вә тәвәккәл воеводалар иде Литва кенәзләре. Аларнын әзерлеклеге яу алды кинәшмәсендә дә ачык күренде.
Татарларга Дон аръягында һөҗүм итәргәме, әллә елганы кичүләрен көтәргәме — төп бәхәс шушы мөһим мәсьәлә тирәсендә куерды. Мәскәүлеләр елгага кермәү ягында иде.
— Сез татарлардан куркасыз, качарга унай ысул сайлыйсыз, — дип турысын бәреп әйтте Андрей.
— Аръякта, билгеле, орыш бермә-бер катлауланачак, — дип агасын хуплады Дмитрий, — чөнки качкан-чигенгән очракта Мамай безне елга эчендә тураклау мөмкинлеге алачак. Ә безгә үләргә түгел, җинәргә кирәк.
— Тарихтан мәгълүм ләбаса, шушы алым белән Ярослав Мудрый кенәз вә гаделсез Святополк Окаянныйны; Александр Невский шведларны тар- мар итә, — дип өстәде кенәз Андрей.
— Бу очракта Мамай белән безнен кан дошманыбыз Ягелло гаскәрләренең кушылу мөмкинлеге дә азая, — диде үз чиратында төпчек кенәз.
Олуг кенәз бер өстәмә белән Альгирдасларның тәкъдимен хуплавын белдерде. Орыш Дон аръягында үтәчәк. Өстәмә дигәне — кенәз Владимир карамагындагы яртысын татар сугышчылары хасил иткән дружинаны засадага кую турында иде.
Бер мен дә өч йөз сиксәненче елнын сигезенче сентябрь иртәсе сөткә манчылгандай ап-ак иде. Җиһанны калын томан йоткан, күз егәре ике-өч адымнан да узмый. Кешеләрне тавышларыннан гына абайлап була.
Кичтән үк Дон тамагыннан өстәрәк, Непрядва елгасы ташлыгы турында атлылар өчен кичү урыны билгеләделәр. Җәяүлеләргә — вакытлы күпер.
— Ходай догаларыбызны кабул итә, күрегез, дошман белән ике арага нинди томан пәрдәсе элеп куйды, — дип чукынып алды Дмитрий.
— Митяй атакай йортында әтәч кояш баегач кычкырган, — диде арадан берәү, — аяз көнгә бу.
Дөрестән дә, сәгать иртәнге сигезләр тирәсендә томан болыты өстендә кояш шәйләнеп алды. Шуннан сон күп тә тормый, күктән рәт-рәт якты нурлар сузылды. Җил исеп китте. Җил белән бергә томан да таралды.
Бу вакытта төп көчләр кичүне төгәлләгәннәр иде инде.
Биек үр өстенә корылган чатырыннан олуг кенәзгә Куликово кыры уч төбендәгедәй күренә иде. Көмештәй балкыган Непрядва һәм Дон елгалары колач җитмәс кин болынлыкны үз кочакларына алган. Ун түрдә көз кылкаләме белән алтынсу-саргылт төскә буяган кечерәк кенә урман кишәрлеге күренә. Бу — засада урыны. Кенәз Владимир дружинасы инде шунда булырга тиеш...
Дмитрийнын карашы офык читендәге карга көтүедәй чуп-чуар яу төркеменә төртелеп калды, уйлый башлаган уйлары шушы урында капылт кына киселде.
— Мамай, — дип пышылдады иреннәре.
Ул бәкнен ачулы вакыттагы пычактай үткен мыскыллы вә үтергеч карашын бөтен эчәк-бавырлары белән тойгандай булды, калтыранып китте.
— Мамай...
Ин элек, йоласына туры китереп, яу алдыннан вәкаләтле вәкилләр очрашты. Алар сөнге сузымы арасындагы ераклыкта торып, орыш тәртибен килештеләр. Ике як та баһадирлар алышына ризалык бирде.
— Бездән Чәлүби мырза көч сынаячак, — диде Мамай вәкиле.
— Бездән — бояр Пересвет, — диде Дмитрий вәкиле.
Күп тә үтми, баһадурлар мәйданга атылып чыкты. Чәлүби ак атта, Пересвет көрән атта. Бояр гәүдәгә калкурак, юан беләкле, кин җилкәле. Баштан-аяк тимер киемгә төренгән, йөзе генә ачык.
Чәлүби атына имән төбедәй береккән. Шуна күрә буй-сынга көндәшеннән кайтыш күренә, очлы бүреге дә ярдәм итми. Өстендә тимер боҗралардан үрелгән
ИР-МАМАЙ
69
сугыш күлмәге, Коръән аятьләре язылган корыч очлык, бизәкле терсәкчә. Бер кулында — калкан. Ана Коръән аятьләренә өстәп, адәм йөзле кояш сурәте, кош, җанвар сурәтләре төшерелгән. Икенче кулында — озын саплы сөнге.
— Син үз-үзенә Алла, фәкать үзенә генә ышан, — дип озатып калды аны Мамай имам.
Атлар күз иярмәс тизлек белән бер-берсенә таба чабып килделәр дә, инде мангайга-мангай чәкешәбез дигәндә генә читкә тайпылдылар. Монысы әле танышу ритуалы гына иде. Орыш икенче әйләнештә башланды.
Тәүге ыргымны Пересвет ясады.
— Басурманга — басурманнарча үлем!
Чәлүби көч-хәл белән генә гәүдәсен читкә авыштырып өлгерде, югыйсә атыннан мәтәлеп төшә иде.
Мәскәүлеләр ягында бүрекләр һавага очты.
— Ур-р-ра!
Мырза тезгенен бушатып, атына типке бирде дә, боярнын ун кырыена ятты: кулы сулагайга да, унагайга да бердәй уйный иде.
— Ал кирәгенне, мырык!
Сөнге Пересветнын тәнкәле тимер күлмәген ертып эчкә керә алмады, чакма ташыдай чынлап, очкын гына чәчте.
Инде Мамай ягында бүрекләр очты.
— Мәгальурра!
Бояр дулкынлануын басар өчен берничә әйләнеш ясап алды.
Орыш бер якнын үлеме яки җинелүен тануы белән генә тәмамланачак. Чәлүби дә, Пересвет та бары җинү вариантын гына сайлады. Әлегә икесе дә сакланып кына эш итә, алны-артны карамыйча һөҗүмгә ташланмый.
Бу көтүле ялкау алымны күзәтүчеләр ошатмады, ике яктан да ризасызлык авазлары ишетелә башлады.
— Коли, не спи!
— Эчен актар, эчен!
Тора-бара кычкыру-бакырулар ике арада мыскыллы сүз көрәшенә, сүгенүгә әверелде.
— Урыс, каткан крис!
— Татарва, косоглазый...
Көтмәгәндә Чәлүбинен аты ниндидер түмгәккә сөртенеп китте дә мырза үзеннән-үзе ян-якка янтайды. Нәм Перевсетнын сөнгесе яшен ташыдай дошманынын күкрәген өттереп алды.
— Получай, гад!
Көбә эченнән кып-кызыл кан саркып чыкты. Бәхетенә, сөнге тирән кермәде, тимер боҗралар саклап калды.
Чәлүбинен үч, ачу, гарьлек хисләре бер йомгакка йомарланды. Авырту артка чигенде. Аргамагы да гаебен төзәтергә ашыкты, чонтык койрыгын тырпайтып, һөҗүмгә ыргылды.
— Бирахмәтикә, йәәә...
Сөнге Пересветнын эчен айкады. Чәлүби анын әҗәл тырнагындагы чалшайган йөзен генә күреп калырга өлгерде. Чөнки урыс алышчысынын үлем ачысы белән очырган сөнгесе үзенен дә муенына килеп кадалды...
Ике гәүдә берьюлы җиргә тәгәрәде.
Орышчынын мәетен алып кайткан арада, Дмитрий шәхси корал йөртүчесе Мишка Бренокны чатырына чакыртып алды.
— Ни боерасын, олуг кенәз?
Михаил саф-пакь зәнгәр күзләре белән падишаһына бакты. Бу керсез вә гөнаһсыз карашта бетмәс-төкәнмәс ихтирам һәм ярату, олы хөрмәт, чын күнелдән бирелгәнлек, эчкерсез табыну, тагын да исемнәре билгесез илаһи хисләр барысы бергә укмашкан
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
70
иде.
— Минем хәрби киемнәремне ки, — диде Дмитрий пышылдап кына, — ләкин берәүгә дә белгертмә.
— Галиҗәнап, бу Ходай каршында зур гөнаһ һәм синен кебек олуг затны кимсетү булыр иде, — диде Михаил еларга җитешеп, — юк... батырчылык итә алмыйм... мин гади бер бояр...
— Бу олуг кенәзнен боерыгы, бояр, ә боерыкны шиккә алмыйлар, боерыкны үтиләр!
— Ә үзен, галиҗәнап?
— Бояр Бренок киемендә.
Чатырдан алар бергә чыктылар. Алда — олуг кенәз булып киенгән Михаил, артта — бояр рәвешендәге Дмитрий.
— Боже! Государебызга җинү бүләк ит!
Дмитрий шәхси хакимлек символы — кара әләме каршына тезләнеп, аны берничә мәртәбә үбеп алды.
Гаскәр кыюсыз гына дошман тарафына кузгалды. Сәгать угы нәкъ 12 саны турысына килеп җиткән иде.
Мамай орышнын үз файдасына тәмамлануында, бөртек тә шикләнми иде. Шуна күрә артык уйланып тормыйча егерме менлек төмәнен өч төркемгә бүлде дә, урыс гаскәрләренә мангайга-мангай җибәрде. Ун кул төркемгә йөзбашы Кәмал угланнын сыналган татар тупламын өстәде. Аларга, көтелмәгән хәл туа-нитә калса, дошманны искәрмәстән арка яктан камап алу бурычы йөкләнгән иде.
Урданын янә дә бер өстенлеге — Генуя җәяүлеләреннән кала, яу тулысынча шаһсуарлардан гыйбарәт. Мәскәү гаскәрен исә, Владимир воевода һәм Альгирдаслар дружиналарын исәпкә алмаганда, нигездә пехота тәшкил итә. Тиздән Ягелло белән Мансур килеп җитәчәк.
Менә шундый нисбәт.
— Дмитрий үкенәчәк әле, аякка ятып гафу үтенәчәк, — диде Мамай ханга,
— бу юлы мин аны сина җибәрермен, үзен хәл ит, бәлки, вакытлыча олуг кенәз вазифасын башкага тәгаенләргәдер? Безнен Олег Рязанскиебез дә бар ич әле. Янә дә Тверь, Суздаль, Новгород кенәзләре...
— Мин бу орышта турыдан-туры үзем катнашырга телим, — диде Мөхәммәд Бүләк, — яна булат кылычымны сынап карыйсым килә.
Мамай бәхәскә кереп тормады.
Манлай башы яугирларынын кылычлары канга буялды инде. Үгез үкерүе белән үкергән торба-быргы тавышларына яралылар ынгырашуы, сөнгеләр чыны, ат кешнәүләре, тояклар дөпелдәве килеп кушылды.
Әле кичә генә монсу көзге табигать кочагында хозурланып утырган Куликово кыры төче кан исе, тир сасысы белән тулды.
Кояш бу мәхшәрне күтәрә алмады, болыт арасына кереп китте. Тик сәләмә болыт аны барыбер хәвефле манзарадан яшерә алмады, үзе дә зәһәрләнеп янып, парга әйләнде.
Кояш күктә, ана бернәрсә дә янамый. Җирдәге җан ияләренен хәле менә күпкә мөшкелрәк. Әнә, баядан бирле аяк астында ике куян баласы өтәләнә. Кая барып борын төртергә белми мескеннәр. Унга тайпылсан
— ат тоягына эләгәсен, сулга каерылсан - орышчы олтаны астына килеп керәсен. Ерткычлар күзеннән саклаган, ризык биргән баялыч, давыл чәчкәсе, кәрәшкә үләннәре инде тапталып бетте, болын катканак тарлауга әйләнде.
Куянкайларнын бигрәк тә кара колаклысы арлы-бирле өткәләнә. Куркуыннандыр, мөгаен. Тик бу пырдымсыз чәбәләнү аны коткармады: бер ыргымында тояк астына эләкте дә, кош йомыркасыдай сытылды, тузанда юеш эзе генә калды.
Шул вакыт, каяндыр бот араларыннан, наҗагадай елтырап, ана куян килеп чыкты. Килеп тә чыкты, исән баласын авызына кабып күздән дә югалды.
ИР-МАМАЙ
71
Балаларын имезеп тә азапланмыйча, кем әйтмешли, үлемгә дучар иткән куяннын да, күрәсен, бу хафалы мизгелдә ана хисләре уянган иде.
Орышчылар, киресенчә, ерткыч рәвешенә керде. Күңелләрендә бер генә теләк, бер генә омтылыш — дошманыңның җанын кыю.. Тәүге кан курку хисен дә юып ташлады. Һәр киселгән баш, һәр яра бетмәс-төкәнмәс ләззәт вә канәгатьлек китерә иде.
Урдалылар беренче ыргымда ук өстенлекне үз кулларына алды. Хан да кылычын гади яугирлар белән беррәттән уйнатты. Исәбендә берничә корбан да бар. Шуңа күңеле күтәренке. Әле дә шактый зур гәүдәле бер сугышчыны эзәрлекләве. Көчле, каһәр, һәр селтәнүгә калканын куеп өлгерә. Хәрәкәтләре төгәл, ник бер хата адым ясасын. Сөңгесе дә уйнаклап кына тора.
— Получай, басурман!
Бу һөҗүме искәрмәстән һәм көтелмәгәндә булды, сөңгесе, кайнар дулкынын өрдереп, колак төбеннән генә очып узды. Мөхәммәд азга гына югалып калды. Урыс моны сизде, әлбәттә. Һәм сөңгесе үтергеч ыргымга күтәрелде. Ләкин сөңгесе генә түгел, башы да җиргә тәгәрәде. Тоткавыл яугир арт яктан муенын чабып өзгән иде.
— Үзем дә дөмектерә идем, — дип мыгырданды хан, — моннан ары юкка-барга кысылма.
— Бу минем бурычым, галиҗәнап.
— Орыш кырында галиҗәнап юк, орыш кырында яугир гына бар.
Иңе-буе ун чакрым чамасы җир биләгән мәйданга кырык меңнән артык орышчы кереп укмашты. Чиләктәге балыктай чәбәләнәләр: үзеңнекеләр кайда, дошман кайда — кайвакыт аера да алмыйсың.
Бигрәк тә мәскәүлеләрнең хәле авыр. Җәяүлеләре әлеге куян балалары мисалында иде. Кыркын яуның таяк башы бөтенләе белән диярлек шул гаҗиз җаннарга төште, чебен урынына кырылдылар.
«Бу болганчык казанда кайнамасын, төп бурычын үтәргә вакыт», дигән фәрман белән Мамай Кәмал мырзага чапкын җибәрде.
Фәрманны үтәү йөзеннән, углан тупланын Дон елгасы ягыннан, урысларның төп көчләрен уратып, арка тарафына төшерде . Моннан Дмитрий чатырына да кул гына сузмалы иде.
— Олуг кенәзнең кара әләмен эләктерегез, воеводаларын әсир итегез,
— дип, Кәмал бер төркем яугирларын шунда җибәрде.
Владимир кенәз баядан бирле үз-үзенә урын таба алмый, әле кылычын кынысыннан тартып чыгара, әле атының муенына килеп сарыла.
— Минем түзәрлегем калмады, анда безнекеләрне изәләр, ә без засадада посып ятабыз. Кузгалырга вакыт.
Бу сүзләр мәртәбәле һәм тәҗрибәле воевода Дмитрий Михайлович Волынскийга төбәлеп әйтелде. Ләкин кенәз битараф. Ул ниндидер эчке сиземләү белән һөҗүмнең хәлиткеч мизгелен тотып ала белә иде.
Таш-кыялар өстенә кунаклаган биниһая калын боз катламын кузгатып җибәрергә бер йомарлам кар җиткән кебек, кайвакыт орышның язмышын бер кечкенә генә алым да үзгәртеп куя. Бу күп тапкырлар сыналган хакыйкать.
— Кенәз, артыбызга төшәләр ич, кенәз...
— Менә хәзер вакыт!
Владимир атына очып кына кунды. «Кылыч астына кермә, сак бул!»
— дип кисәтте Волынский. Ләкин кенәз бу сүзләрне колагына элмәде. Болай да аяклары җиргә тияр-тимәс җилдерткән атына камчы арты камчы өсти. Мамайныкылар, әнә, ярдәмче полкның аркасына төшеп килә, ставкага да куркыныч яный.
Владимир күз кырые белән генә гаскәрен барлады. Атларының еш-еш мышнавы гына ишетелә, шактый артка калып баралар, Шулай да, тезгенен кыскартмады, кылычын гына болгады.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
72
— Алга, безне Урданын алтын-көмешләре көтә!
Дружина ярдәмче полк белән Кәмал углан йөзлеге аралыгында юктан гына бар булды, әйтерсен лә күк ярыгыннан гына коелып төштеләр.
Кәмал тәкәббер халәттә иде, борын чөюле. Шулай булмыйча, орышнын язмышы анын кулында лабаса. Нәм ул ашыкмый-кабаланмый, үз өстенлегенен дәрәжәсен белеп кенә бәкләрбәгенен күрсәтмәсен жиренә житкереп башкарып чыгачак. Бу жинү анын югарыга үрмәләвенә ышанычлы баскыч булыр.
— Москальләр! — дип кычкырып жибәрде кемдер.
Кәмал углан татлы уйларыннан арынып китте. Урыс явы болыт булып килә иде. Вәзгыять күз йомган арада дошман файдасына үзгәрде дә куйды. Өермә тизлеге белән ябырылып килгән гаскәрне тыю анын кулыннан килми иде инде.
— Дон аръягына!
Яр буе да урыслар кулында иде. Кара камалышта калдылар.
— Сез бу төркемнен хәлен хәл итегез, әсир алмагыз, кырып бетерегез, — диде Владимир Альгирдасларга.
Альгирдаслар, литувяйларга хас салкын канлылык һәм төгәллек белән, татарларны елгага куып кертеп, ит турагандай турадылар.
Кәмал мырза тупланыннан берәү дә исән калмады.
Владимир орышнын үзәгенә ерып керде. Нәкъ монголларча, бара тора, ега тора, туктап сугышмый.
Ул мәскәүлеләрнен ин булдыклы, ин тәвәккәл, ин күркәм воеводасы. Урта буйлы, кин жилкәле, ыспай сынлы. Ат өстендә уенчыктай бөтерелә. Ходай көч-куәтне дә өеп биргән. Даганы кулы белән икегә аера да куя. Аны бигрәк тә вәгъдәле, турылыклы, гадел булганы өчен ихтирам итәләр.
Мәскәүне Мәскәү иткән мәшһүр Иван Калитанын оныгы тәхеткә дә дәгъва итә алыр иде. Юк, ул чынлап торып ызгыш юлына басмады, туганнан туганы Дмитрийнын хакимиятен таныды, ана турылыклы булырга ант эчте.
Владимирнын, Альгирдасларнын таушалмаган әзерлекле дружиналары кайнарлыгы сүрелә барган орыш учагына коры кура өстәде. Яу яна көч белән кабынып китте.
Әнә, зур борынлы урдалы әрмәнне ничек кысрыклаганнар. Бирешергә уйламый үзе, айбалтасын селтәргә ирек бирмәгәч, сузылып, кулы белән бакырдай кызгылт мыеклы яшь тартышчынын шлемын бәреп төшерде.
— Вай-вай.
Әрмән йодрыгын төйнәгән халәттә сыгылып төште.
— Менә шулай, — дип канәгать елмаю белән елмайды өлкән сугышчы һәм яшь кулдашы бакыр мыекнын шлемын башына кидермәк итте...
Җитешә генә алмады, үзенен дә күкрәгенә сөнге килеп кадалды.
Шунда ук чүлмәктәй зур гәүдәле ике алып әүмәкләшә иде. Хәлләре, күренә, төкәнгән, канга батып беткәннәр, хәтта сүгенергә дә чамалары беткән, ахры, ынгырашу авазлары гына ишетелә.
Әле берсе өскә чыга, әле икенчесе. Ә кулдагы хәнжәрне батырырлык куәт юк. Шулай көрмәкләштеләр-көрмәкләштеләр дә, башларын-башка терәшеп тынып калдылар. Учларында таштай береккән хәнжәрләре генә тырпаеп калды.
Мөхәммәд Бүләк хан да шушы котычкыч зилзилә эчендә. Ярасына карамый, кизәнә дә кизәнә.
Алда мәскәүлеләрнен зур кара әләме пәйда булуга, ул шул якка каерылды. Тик бу кадәр кылыч-сөнгене ерып бару жинелләрдән түгел шул.
— Хан! Орыш сугым базарына әверелде, кире борылыйк! — диде тоткавыл яугир ялынып-ялварып, — Аллам сакласын, болай да канын чыкты, галиҗәнап...
— Орышта галиҗәнап юк!
Тоткавыл тагын нидер әйтмәкче иде дә, колак очыннан гына очып узган сөнге җилен тоеп, янга янтайды.
ИР-МАМАЙ
73
— Дөп!
Башын борса, җә, Ходай, хан җиргә чалкан төшкән. Күкрәгендә — әлеге сөнге. Әҗәлен сизмәгән дә, күрәсен, йөзендәге ризасызлык билгеләре әле сүнеп тә җитмәгән. Калын иреннәре ярым ачык, әйтерсен лә, янә: «Орышта галиҗәнап юк», — дип әйтергә тели иде.
Тоткавыл үзен-үзе белешмичә оран салды:
— Ханны үтерделәр!
Тоткавылнын тавышы орыш авызында йотылып калды. Ә ул бернәрсәгә карамый, кычкырды да кычкырды:
— Ханны үтерделәр! Ханны үтерделәр!
Бу оранны, ниһаять, тагын кемдер күтәреп алды.
— Ханны үтерделәр!
Бераздан ана башкалар кушылды.
— Ханны үтерделәр!
Хан — ту-байрак!
Хан — җинү хәбәрчесе!
Хан юк икән, җинү дә юк!
Ханнын үлеме урдалыларга әлеге таш-кыялар өстендәге боз катламын кузгатып җибәргән бер йомарлам кар вазифасын үтәде. Кенәз Волынскийнын элгәрана сиземләве рас килде, Урданын ялланган җыелма, төмәне эчендә паника купты. Паника дигән афәт исә үләт чире белән бер, аны үлем дә туктата алмый.
***
Әүвәл Мамай алдына Кәмал угланнын чапкыны килеп ауды. Хәлдән тайган, сүзен дә сөйли алмый.
— Ни булды, нигә бу кадәр кабыктын? — дип сорады бәкләрбәге тешен кысып.
— Елгага кысалар, углан ярдәм сорый...
— Орышчыга бердәнбер ярдәм — ул үзе. Әллә мине җитәкләп йөртер идегезме? Ычкын моннан — синен урынын яу кырында.
Бу вакытта Кәмал угланга бернинди ярдәм дә кирәкми иде инде, елга өстендә кара түмәрдәй үле гәүдәсе генә чайкала иде.
Мамай ярсуын баса алмыйча әрле-бирле йөренгәндә, чатырга Мөхәммәд Бүләк ханнын җәсәден алып керделәр. Ул сүзсез генә хан алдына килеп тезләнде.
Мөхәммәд Бүләкнен җәрәхәт-ярасын каплаганнар, үзенә әле мәет төсе кермәгән иде, тере кеше кебек, гүя ял итеп кенә ята.
Мамай ханнын күз кабакларын учы белән каплап, аска шудырды да, фатихасын җиткерде:
— Мин, Мамай имам, Күкләр илчесе, мәртәбәле илаһиун1, мәшһүр Үзбәк хан кыйпылчыгы Мөхәммәд Бүләк солтанны ярлыкадым һәм дә хидәят табучылар янында дәрәҗәсен һәрдаим күтәрергә сүз бирәм.
Каберен кин һәм нурлы булыр, хөрмәтле зат!
— Кайда җирлибез? — дип сорады тоткавыл яугир.
— Урдада, ә хәзер алып китегез. 3
Чатырга көне-тыны бетеп, күзәтүче углан атылып керде.
— Бәк, мәскәүлеләргә яна көч өстәлде, безнекеләр кача! — дип сөрән салды.
Мамай чатырдан чыгып, орыш кырына карап бакты.
Ул хәтсездән кулына корал тотып, дошман белән турыдан-туры күзгә-күз очрашмый. Бу — яшьләр вазифасы. Әмма орышнын шундый бер гаҗәеп мавыктыргыч габиданә4 вакыты була, алыш әле төгәлләнер-төгәлләнмәс, шулай да күнелгә ямь биреп, шатлыклы мәгальура вә билбанзай авазлары инде ишетелеп-
3 Илаһиун - дини тәгълиматчы.
4 Габиданә - гыйбадәти.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
74
ишетелеп киткәли.
Күк төбендә ризык муллыгына күзләре кызган козгыннар куаныша.
Тиздән аларны да мул бәйрәм көтә.
Бу — җинү!
Мамай өчен орышнын бу мизгеле һични белән чагыштыргысыз ләззәт чыганагы. Аны алыштырыр башка хис юк. Татлы чибәркәйләр кочагы да, далада ин көчле ерткычлардан саналган арыслан киекне буйсындыру да, дәүләти казанышлар да әлеге хис белән чагыша алмый.
Менә шунда ул толпарын иярли дә, орыш мәйданына ашыга. Тирә-якта кылычлар чынлый, сөнгеләр выҗылдый, атлар кешни, кешеләр кычкырыша
— болар анын күнеленә ин аһәнле мон булып ята.
Рухланып китеп, кылычын да кынысыннан тартып чыгара. Орыш кырынын канлы исен дә, үлем тулы шау-шуын да, ачыттыргыч кайнар һавасын да тоймый. Йөрәктә — ашкыну, кальбендә — канәгатьлек, тәнендә
— җан рәхәте.
Җиһангир бәхете менә шушы инде ул. Димәк, угланнарын, яугирларын орышка җиренә җиткереп әзерләгән, күнелләренә җинү оеткысы сала белгән, гаскәрен орыш мәйданында дөрес урнаштырган.
Бу үзе бер ашкынулы җыр, ярсулы шигъри дәрт.
Арсаеп5 атка менәрмен,
Карчыга булып очармын,
Куып барып басармын -
Башын алып канҗагама6 асармын.
Казнасын алып илгә.
Мин дигәнне кылармын,
Әгәр дигәнемне кылмасам, Атамның хәрам углы булырмын.
Бүген дә кылыч чыннары янгырый, бүген дә күк түрендә җепкә тезелгәндәй ач козгыннар эленеп тора... Инде, әнә, быргылар тавыш бирә башлады. Тик бу мәскәүлеләр быргысы...
— Бәк, шәхси йөзлегенне орышка кертүгә ничек карыйсын, бәлки, хәлне үзгәртеп булыр, — дип мөрәҗәгать итте ярдәмче углан.
— Москальгә әсир төшерәсен киләме әллә мине? — диде Мамай ачусыз гына.
Шулай да шәрехләүне кирәк тапты, ахры, өстәде: «Бәхет кошыбызны кулыбыздан ычкындырдык инде, углан, хәзер безгә шәхси йөзлек тә ярдәм итмәячәк».
— Ә Ягелло?
— Ягелло да сонарды, акылы булса, бу зилзиләгә баш тыкмас.
Яннарыннан кычкырыша-бакырыша башта итальяннар төркеме йөгереп узды, аларга ияреп, калганнар теркелдәде.
— Күр инде, хурлык ич бу, бәк, каршы төшик...
— Куй, углан, китсеннәр, мина куркаклар кирәкми. Бу юлы Күкләр Дмитрий ягында булды. Гаеп үземдә. Мин ул ялгышымны төзәтәчәкмен, татар төмәне туплап, тиздән урап киләчәкмен. Мәскәү салымны мин билгеләгән күләмдә, мин куйган вакытта түлиячәк!
— Амин, бәк!
***
— Кенәз, кенәз... Дмитрий Михайлович... Мамай качты... качты!
Владимир бик дулкынланган халәттә иде. Йөзе, күзләре, иреннәре, тешләре...
5 Арсаеп - ирәеп.
6 Канҗага - күн кап.
ИР-МАМАЙ
75
сакал-мыегына кадәр нур бөрки. Мәхәббәт җиле кагылган үсмердәй үзенә урын таба алмый, кылычын үбә-үбә сикергәләпме- сикергәли.
Гадәти тормышта искиткеч тотанаклы, сабыр һәм әдәп иясе кенәзнен чыгырыннан чыкканын күрү сәеррәк иде. Шулаен шулай, ә вакыйгасы нинди бит! Җинү хакына боларнын барысы да аклана. Урдадан өстен күтәрелү — бу сина шведларны җинү генә түгел.
Воевода Волынский шлемен салып кулына тотты да:
— Владимир Андреевич, син хәзерге заман рус хәрби сәнгатенен якты йолдызы, — диде чал кергән башын иеп, — ихластан әйтәм, сөенечебезнен чиге юк, без, ниһаять, аягүрә торып бастык, бүгенге көннән хөр Русия башлана.
— Бу синен дә казаныш, Дмитрий Михайлович, һәм дә, — кенәз сал бүрәнәләредәй мәет белән түшәлгән яу кырына күз төшереп алды, — һәм дә башларын салган меннәрчә сугышчыларыбыз казанышы.
— Боярин Иоанн Радионович Квашня, кенәзләребез Иоанн Васильевич Смоленский, Андрей Федорович Ростовский, Василий Васильевич Ярославский, Симеон Константинович Оболенский, Роман Михайлович Брянский...
— Бик дөрес, Дмитрий Михайлович, ошбу воеводаларнын батырлыгы...
Владимир җөмләсен өзеп, зур хата кылган кешедәй хафалы сискәнү белән сискәнеп китте дә:
— Без монда мактанышабыз, торбалар өрдерәбез, ә кая сон данлы җинүебезнен тәүбашы, оештыручысы, минем турылыклы туганым Дмитрий?
— дип җыелучыларга мөрәҗәгать итте.
— Олуг кенәз!
Олуг кенәзне озак эзләмәделәр. Җыен урыныннан ун-унбиш сажень китүгә үк, Владимирны дәшеп алдылыр.
— Кенәз, беда!
— О, Боже, нинди зур кайгы!
Олуг кенәз йөзтүбән җәйрәп төшкән, җиргә беркеп бетеп ята. Күрәсен, әҗәл угы эчен айкаган. Һәм ул аны искәрмәстән еккан булырга охшый.
— Падишаһыбыз Дмитрий Иоанновичны әйләндереп яткырыгыз,
— диде Владимир, яшьләрен тыя алмыйча, — торбалар, халыкны матәмгә чакырыгыз!
Мәет янына руханилар килеп басты.
— Дмитрий сын Иоанна, раб Божьи...
Баш очындагы монах мәетнен йөзенә үк төшкән шлемын салдырмак итте. Ләкин шлем яньчелгән иде, кузгата алмый азапланды.
— Ипләп, атакай, башын авырттырма, — диде Владимир. Ул әле һаман йоммый түгә иде.
Икәүләп тотынгач, шлемны салдырдылар тәки.
— О, Боже, кенәз!
— Ни булды?
— Үзен ныклабрак кара әле!
Күзләр мәеткә төбәлде.
— Царство ему небесное, бу сон боярин Михаил Бренок лабаса! — диде монах куркынып.
— Нишләп сон ул олуг кенәз киемендә?
Владимир гәпкә куерырга ирек бирмәде, яралгысында ук өзде.
— Сүз әйләндермибез, Русия үз падишаһын исән-сау килеш күрергә тиеш!
Олуг кенәзнен орышта гади сугышчы сыйфатында катнашуы мәгълүм булды. Бу исә эзләү эшләрен бик нык катлауландырды. Чөнки аны менләгән мәет арасыннан табу кибәннән төймә эзләү белән бер.
Инде көн төгәлләнеп килә иде. Офык читенә кунган алсу төс Дон елгасынын
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
76
җәрәхәткә манчылган кызыллыгы белән бербөтен булып кушылды да, җир вә күкне тоташтырды. Җиһан кан төсенә керде. Читтән караганда эзләүчеләр кан дәрьясында йөзгән кебек күренә иде.
Бу кыска гына вакыт эчендә бөтен яу кырын энә күзеннән үткәрү мөмкин түгел иде, әлбәттә. Әмма орыш үзәген тәшкил иткән Дон тамагы төбәген бик җентекләп тикшерделәр. Тик нәтиҗәсез. Олуг кенәз үлеләр арасында да, яралылар арасында да юк иде.
— Имәнлеккә дә сугылып карарга кирәк, — дип кинәш бирде Волынский,
— бәлки...
— Засада урыны ич ул Имәнлек, анда орыш булмады, — диде Владимир.
— Дөнья хәлен белеп булмый, кенәз.
Кенәз воеводанын тел төбен анлады. Хак, сугыш ул батырлардан гына тормый. Анда куркаклар да, хыянәтчеләр дә, мал кортлары да, очраклы бәндәләр дә, ачык авызлар да җитәрлек була. Имәнлек исә теге яки бу сәбәп белән яуны ташлап китүчеләр өчен менә дигән аулак урын.
Монда ни рәвешле килеп чыккандыр, олуг кенәзгә нәкъ менә шунда тап булдылар да инде. Бер ауган усак агачы астында ята иде. Ансыз. Ә үзе тере, сулышыннан сизелеп тора. Җәрәхәте-ярасы күренми. Исәнгерәгәнгә охшый. Сугып һушын алганнармы, үзе сугылып-бәрелгәнме, бәлкем йоклагандыр,
— монысын ачыклыйсы бар.
— Тезләрегезгә чүгегез!
Владимирнын кискен вә көчле әмере олуг кенәзне дә уятып җибәрде. Ул күзләрен ачты.
Кенәз инде ана мөрәҗәгать итте:
— Государь! Син дошманнарынны җинден!
Бу шатлыклы җөмлә хуплау авазларына, алкышларга төренде.
— Дан! Дан! Дан!
Олуг кенәзгә торып басарга булыштылар, баш очына кара төстәге шәхси әләмен күтәрделәр. Ни гаҗәп, ул яшь баладай җитез, ашкынулы һәм күнелчәк иде. Чыраенда бары бер генә хис - канәгатьлек! Әйтерсен лә, көнозын сузылган канлы бәрелештә дә, сансыз бихисап корбаннарда да, биниһая күп югалтуларда да анын катнашы юк.
Таҗын кигезүгә, Владимирнын сөенечле хәбәренә мөнәсәбәтен дә белдерде.
— Минем бу бөек җинүем Вож җинүенен дәвамы һәм ул татарларнын безнен өстән торуына кире кайтмаслык итеп чик куйды, - диде, - моннан ары Мамай Мәскәүгә указ түгел.
— Ур-р-а!!!
Табигый ки, сугашчыларның күңел хөҗрәләре мөлдерәмә тулы. Җиңү шатлыгы җир астыннын тибеп чыккан кайнар чишмәдәй ургыла иде. Бу чамасыз вә йөгәнсез олы хис — олуг кенәзгә кагылышлы мәдхияләрендә, омтылышларында, гамәлләрендә...
— Син икенче Ярослав Великий, яңа Александар Невский, мәңге яшә!
— дип оран салды берсе.
Икенчесе мактаулы исем такты.
— Моннан ары син — Дмитрий Донской! Ур-р-а!
— Донской? Бу миңа ошый, — диде олуг кенәз, — Дмитрий Донской! Искиткеч ятышлы. Дмитрий Донской!
Берара хор белән олуг кенәзнең яңа исемен кабатладылар.
— Дмитрий Донской! Дмитрий Донской!
— Ә Владимирга нинди кушамат бирәбез? — дип сорады Дмитрий.
— Храбрый! Владимир Храбрый!
— Бик хуш, котлыйм Владимир Храбрый!
Дмитрий туганын кочаклап күкрәгенә кысты да әйтте:
— Миңа һәм туганым Владимирга яу кырында турылыклы иптәш булыгыз!
ИР-МАМАЙ
77
— Баш өсте, государь!
— Олуг кенәз, бу данлыклы көнне «Дмитрий шимбәсе» дип атау һәм аны Русия өчен мәңгелек бәйрәм буларак игълан итү турында тәкъдим кертәм,
— диде воевода Волынский шау-шу тынган арада, — ничек карыйсың?
— Мәрхәбә, кенәз, мин ике куллап риза, шәрәфле күрсәтмәм бүген үк бирелер.
Ут тергезеп җибәрделәр. Чатыр-чотыр килеп янган учак тавышы белән күңелләргә илаһи тынычлык, сүз ярдәмендә генә аңлатып булмый торган садә ваемсызлык иңде. Бу урысларның барысына да мәгълүм халәт: димәк, кәеф-сафа корыр чак җиткән!
Олуг кенәз мут карашын уйнатып алды да, хәйләле соравын юллады:
— Хәтеремнән чыккан, Русиядә христиан диненә юл ачканда мәшһүр кенәзебез Владимир-Красное Солнышко ни дигән әле?
Мондый вакытта Волынскийга тиңнәр эзләмә, җавабы да әзер.
— Хәмер урыслар өчен күңел ачу ул, без ансыз тора алмыйбыз, дигән кенәз Владимир.
— Афәрин. Алайса, ни көтәбез соң, тәгәрәтегез мичкәләрне!
Михаил Бренокны гына искә алучы табылмады, күңел ачу башланды.
1380 елның 8 сентябрь кояшын болытлар да, томан да бу даулы көннең фаҗигале галәмәтләреннән саклап-яшереп кала алмады. Инде, ниһаять, батар чагы җитте. Нәм ул яу кырында егерме мең татар-урыс орышчыларының мәетен козгыннарга калдырып, таулар арасына кереп югалды.
***
Мамай Куликово кырындагы хурлыклы җиңелүдән соң тернәкләнеп килә иде инде. Генуя акча капчыклары, шөкер, бу юлы да үтенечен кире какмады, кирәгенчә тамыздылар. Шартлары үзгәрмәде: Мәскәү икътисадында тамыр җибәрүгә булышу, шул нигездә тышкы алыш-бирешне тулысынча кулга алу.
Кыска гына вакыт эчендә ул шактый әзерлекле татар гаскәре туплады. Язга кадәр ул әле тагын да камилләшер. Күкләр фатихасы белән май аенда, урыс җирендә җир-су кипшенүгә, үч явына кузгалачак, Дмитрийны тезләндерәчәк.
Менә шушы үч катыш татлы уйлар белән куанып йөргәндә, көтелмәгән хәбәр килеп иреште. Имеш, Күк Урда әмире Токтамыш Сарай тәхетенә утырган. Дөресен әйткәндә, бу хәбәргә анын әллә ни исе китмәде. Ник дисән, Сарайда кәтәнә ханнар бияләй урынына алышынып тора. Аларнын Алтын Урда дәүләтенә йогынтысы юк диярлек. Шуна күрә Мамай андагы хәлләргә инде күптәннән кул селтәгән иде. Әйдә, үтерешсеннәр сон, иртәме- сонмы, кала барыбер янә анын аягына килеп авачак.
Монысы исә бөтенләй башка яктан китереп сукты. Көннәрдән бер көнне, гомер булмаганны, Сарайдан Акхуҗа атлы илче килеп төште.
Тартма йөзле унсигез яшьләрдәге шаһзадә. Ун күз төбендә вак-вак тишекле кызгылт-карасу мин кабарып тора. Караш ин элек шул күнел кайтаргыч мингә барып төртелә.
— Минем туганым Токтамыш солтан үзен Алтын Урда дәүләтенен ханы дип игълан итте, — диде ул вәкарь белән генә, — Алтын Урда җир- биләмәләре, барча кешеләре һәм мал-мөлкәте белән, тулысынча анын карамагына күчә, бүгеннән Токтамыш ханга бил бөгеш.
— Мин үземне Рим императоры дип тә игълан итә алам, — диде Мамай илчене үртәп, — тик ана карап, мине кем император дип таныр икән?
— Токтамыш хан мине монда шул җәһәттән җибәрде дә инде, бәк,
— диде илче углан тыныч вә җитди кыяфәткә кереп, — анын сине үзенен теләктәше итеп күрәсе килә. Токтамыш ханны тәхет иясе сыйфатында берсүзсез тануынны белдереп, әмирләргә, солтаннарга, вә дә күрше мәмләкәт башлыкларына рәсми ярлык белән мөрәҗәгать итүенне тели, үзенә Сарайда бәкләрбәге вазифасын тәгаенли.
— Мина? Бәкләрбәге? Ха!
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
78
Мамай йодрыгын төйнәп, илче каршысына килеп басты да:
— Урыныннан торып бас, син Мамай гурген катында! — дип тамак ярды,
— Алтын Урда минем дәүләт, ханнарны мин үзем куям! Ә ул ялган ханына әйт, исән чакта табанын ялтыратсын!
Вәкил һич тә дерелдәп төшмәде. Басуын-басты, әмма дерелдәп төшмәде. Алай гынамы, тапкыр телмәр икәнен дә исбатлады.
— Бәк, — диде борынын чөярәк төшеп, — кояшыннын кызуы сүрелә баруын син үзен дә сизенәсен булыр, мөгаен. Әле генә мәскәүлеләрнен тәпәләп кайтаруы бу сүрелүнен җитди бер чагылышы. Үз таягын үзенә төште. Чөнки син урысларны үзен аздырдын, һәрдаим иркәләп боздын. Хәзер әнә өстенә ябыштылар. Аларны йөгәнләү синен кулдан килә торган эш түгел. Бары Токтамыш хан гына бу узынуга чик куярга сәләтле.
— Күземнән югал!
Мамай котырган бүредәй утка керер хәлгә җитте. Толымбикә дә ирен тынычландырырга ашыкмады, киресенчә, бәхәскә керде.
— Илченен сүзләрендә хаклык бар, — диде, — без урысларны үзебез үсендердек, син аеруча йомшаклык күрсәттен, күп ташламалар ясадын.
— Ясадым, һәм белеп ясадым, — диде Мамай үҗәтләнеп, — чөнки дә мөхтәрәм ханбикә, Урыс җирләренен Алтын Урда биләмәләре булуын онытып җибәрмә. Үзбәк хан, халык санын алдырганнан сон, ул җирләрне вакытлыча файдалану хокукы белән генә Рюрикларга багышлаган. Шунын өчен алар салым түли.
— Ә нигә яу чабасыз?
— Яу аерым гакур7* кенәзләрне акылга утырту ысулы гына, дәүләтнен турыдан-туры катнашы юк монда. Алай гынамы, урыс дәүләте ни кадәр тотрыклы булса, Алтын Урда өчен шул кадәр файдалы.
— Төшендерден, рәхмәт, — диде Толымбикә, — хәзер, мина калса, синен төп бурычын, урыслардан битәр, Мөхәммәд Бүләк урынына хан табу. Буш тәхет — гауга чыганагы.
— Дөрес, ханәкә, тик ана кадәр бу Токтамыш дигәннәре белән араны өзәргә кирәк, буталмасын аяк астында.
— Мәрхәбә, хуплыйм.
***
Мамай Токтамышны Азак каласыннан аз гына өстәрәк бормаланып аккан кечкенә ташлы елга янында сагалап торды.
Орыш өчен Калка исемен йөртүче әлеге елганы сайлавы очраклы түгел иде.
1223 елнын май башында монда Сүбәдәй һәм Җәбә җиһангирлар урысларнын җыелма гаскәрен һәм дә аларнын аркадаш Көтән хан кыпчаклары төмәнен пычакка-пычак тар-мар итеп ташлаганнар иде.
Сүбәдәй чигенгән атлы булып дошманнарын ялган «капчыкка» алдап кертте дә, канга батырып турады. Исән калган кыпчакларны исә Днепр бусагасында куып суктылар. Шуннан сон Кыпчак мөстәкыйльлеген җуйды.
Урыслар тәүгесендә Монгол көчен шушында, Калка ярында татыды.
Җинүчеләр Калкадан Идел Болгарстанына юл тотты.
Менә шундый истәлекле урын бу.
— Токтамышны башка бу якка күз салмаслык итеп кыйнап җибәрергә кирәк, — диде Мамай, — минем белән терәшергә башы яшь әле.
— Яу эчендә ана тиннәр юк диләр, канатына карчыгадай кан тигерми икән, — диде Гарәпшаһ.
— Батырга да батыр бар, шуны онытма!
— Күренми әле, — диде Гарәпшаһ офык артына чекерәйгән хәлдә, — санга 7 Гакур - зәһәр, явыз.
ИР-МАМАЙ
79
сукмавымы?
— Яншак8 булдын тәки, җитәр сина.
Эләгешергә генә тора, бер дә харап.
Мамай дөрестән дә үзен куз өстендә басып торгандай хис итә иде. Күнеле тынычсызлана. Гомер булмаганны төнне дә керфеген керфеккә какмыйча үткәрде. Югыйсә Мамай кем дә Токтамыш кем?
Шул селәгәйгә дә баш имәс ич инде. Дистә елдан артык бөртекләп җыйган, җаны кебек күргән дәүләтен әллә нинди әмир кисәге кулына бирсә, тавык көләр.
Шулаен-шулай, әмма ул анын Мәскәүгә яу чабу планнарын челпәрәмә китереп ташлады бит. Хәзер әнә бөтенләй көтелмәгән хәлгә тарыды.
Кешеләр икенде намазы хәстәрен күреп йөриләр иде. Нәкъ шул мизгелдә калкулык канатында давыл дулкыныдай тоташ өер булып, атлы чирү калкып чыкты. Алдан сөттән дә ак толпар өстендә Токтамыш элдертә. Гүя кыя очына кунган бөркет — мәһабәт, горур, ыспай. Ул ыру атасы Чынгызханны хәтерләтә иде. Җиһангир да Сэтэр атлы ак атына менеп, гаскәрне үзе җитәкләгән бит, яу эчендә кайнаган.
Илче Мамайга: «Токтамышнын сансыз татар урдасы бар», дип шапырынган иде. Хак икән. Ыжгырып килүләрен генә күр, очып кунарлар иде, валлаһи...
Мамайнын моннан да хәтәррәк яу өерләрен күргәне бар иде, билгеле, бу юлы ничектер хәвефләнебрәк калды. Ник дисән, гадәттә, каршы яклар алдан килешенеп, орышнын тәртибен тәгаенлиләр. Дөрес, бу Аурупадан кергән йола. Ләкин күнегеп баралар иде инде. Чынгызхан исә күргән, килгән, җингән. Токтамыш та шул гадәтне куа, күрәсен.
— Гарәпшаһ углан, бу мокыт килә-килешкә кылычка, тотынмакчы, ахры, — диде Мамай, көр күренергә тырышып, — бар, каршы ал якташынны, җә үпкәләр.
Өер якынлашканнан-якынлаша, пәри әвәрәседәй тәгәри генә. Беренче карашка, бу яу зилзиләсен йөгәнләр чама юк кебек. Ләкин беренче карашка гына, теләсә-нинди орышны үз файдана борып була, шөкер, тәҗрибәсе бар, кибәккә алдана торганнардан түгел. Мондый чакта дошманыннан усалрак, кыюрак, кансызрак булу зарур.
— Тәвәккәлләдек, углан!
Гарәпшаһ атына типке бирде. Чирү алга ябырылды.
— Иер-р-р... Иер-р-р...
Мамайнын йөрәгенә җылы йөгерде. Хәерлегә!
— Күп тә үтми, күзәтүче угланнын йөзе катты, бөтен дәрәҗә кагыйдәләрен онытып, кычкырып җибәрде.
— Бәк! Бәла!
Инде Мамай күмердәй кара киселде.
— Хыянәт!
Гарәпшаһ барган шәпкә кылыч очын түбәнгә каратып, калканын җиргә бәрде.
Гарәпшаһ Күк Урдага сәяхәте вакытында Токтамыш белән очрашып сөйләшкән иде. Ә бәкләрбәгенә күрә алмадым дип алдашты.
Токтамышны ул ошатты. Җае чыгуга, яна ханга ант эчәчәген күнеленә беркетеп куйды.
Иәм менә җае чыкты...
Ин ышанычлы, ин якын угланынын үз күз алдында Токтамыш ягына чыгуы Мамайны башта гаҗәпләндерде, аннан тетрәндерде.
Беравык һушсыз калып торды. Нидер эшләргә кирәк, ниндидер чара күрергә кирәк — ә ул ангыра бәрән хәлендә, күзләрен челт-челт йомгалап, тик басып тора.
Аны яугирларынын чираттагы гамәле айнытып җибәрде. Гарәпшаһ углан үрнәгендә тагын берничә туплан калканын орды.
— Токтамыш ханга ант эчәбез!
Бу өндәмәне кыюлыгы белән дан тоткан Хафиз углан янгыратты. Аны 8 Яншак - такылдык.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
80
теләктәшләре дәррәү күтәреп алды:
— Ант! Ант! Ант!
Мамай ханнарны үзе тәхеткә күтәрде, ошатмаса, үзе үк алып та ташлады. Тик нинди генә гали вә көчле зат булмасын, ул бервакытта да ханнарны алыштыра алмады. Иәм бу мөмкин дә түгел иде. Хан — ул хан! Дәүләт символы, мәмләкәтнен терәге. Хан умартаны оя итеп укмаштырып тотучы корт анасы кебек, халыкны дәүләткә берләштерә. Ана кортсыз умарта оясы булмаган кебек, хансыз да дәүләт була алмый.
Мөхәммәд Бүләк орыш кырында һәлак булганнан сон, Алтын Урда хансыз калды. Ә Токтамыш нәкъ вакытында түрәсез калган кин йорт тәхетенә менде. Лаеклы ыруг вәкиле, кануни хаким. Аны кем куюы фәкать Мамай өчен, анын теләктәшләре өчен генә мөһим иде. Халыкка барыбер. Җүләрме ул, акыл иясеме, булдыклымы-булдыксызмы, яшьме-картмы — монысы башка чут. Хан гына булсын.
Бәс, әгәр шулай икән, Гарәпшаһ угланнын Токтамышны тануы да гайре табигый хәл түгел.
Бу күпчелекнен фикере иде булса кирәк. Орышнын язмышын, ахыр чиктә Мамайнын да язмышын шушы хакыйкать хәл итте инде.
Бер-бер артлы ике зур җинелү. Куликово кырында бәкләрбәген ялланган төмән ташлап качкан булса, Калка явында үз татарлары, үзе сайлап җыйган ин һиммәтле угланнары йөзенә төкерде.
Токтамышнын албаш яугирлары чөй сыман төркем эченә ерып керде. Максат, билгеле, арка якка узып, төмәнне тулысы белән боҗрага алу. Аннан сон утардагы сарык көтүенә ябырылган бүре өередәй дошманыңны рәхәтләнеп канга батырганчы тәпәлә. Бу кыркын орыш. Анда исән калу икеле.
— Бәк, өмет бетте, — диде йөзбашы Муса углан, — ни боерасын?
Мамай орыш кырын күзеннән кичерде дә, кулларын җәеп, башын күккә чөйде.
— Әй, вәгъдәсез вә вафасыз Күк иясе! Син мине алдадын. Сина кушылганнан бирле бәла-каза, җинелү ачысы эчендә мин. Адым саен абыну-сөртенү, егылу, таю. Инде сазлыкка ук кереп баттым.
Син минем акылымны томаладын, зиһенемне чуалттын, кыйбламны боздын, кальбемне зәгыйфьләндерден, әһле тәкъвәи асылымны үзгәрттен. Кан белән бирелгән данлыклы Кыят ыруына гына хас сыйфатларны Иблис булышлыгында сыгып чыгардын. Кабыгым гына Мамай минем хәзер, үзем
— затсыз мәхлук...
Тирә-якта кылычлар кисешә, сөнгеләр оча, кешеләр кычкырыша, атлар кешни. Һава, уттай кызган, тын кысыла, йөрәк кага.
Мамай исә тәүбәгә оеган. Ул бу котырык зилзиләне күрми дә, ишетми дә.
— Син күрәләтә бидгати гамәлләр9 учагына коры кура өстисен. Бу үзгәрешләр...
— Бәк, хәл мөшкел. Камалышта калабыз, кузгалыйк, — дип ялварды Муса углан, — зинһар өчен, Толымбикә ханәкә хакына, бәк...
Мамай орыш шау-шуын басардай булып кычкырды:
— Күк иясе! Мин синнән ваз кичәм! Ишетәсенме, ваз кичәм!
— Бәк, алда әле сине зур җинүләр көтә, — диде Муса, атларын иярләгәч,
— бу гадәти орыш кына, борчылулар урынсыз.
— Юк, углан, бу җинелү — Мамай Алтын Урдасынын җинелүе. Ошбу җинелү белән Бату хан дәүләтенен дә кояшы баеды. Бирдебәк ханнан сон җиһангирнын тәхеткә дәгъва итәрдәй токымы калмады. Мин теләгемә ирешә алмадым. Алтын Урда читләр кулына күчә.
***
Токтамыш хан җин сызганып, Алтын Урданын коргаксый башлаган 9 Бидгати гамәл - яңалык гамәле ( дингә үзгәреш кертү нисбәтендә).
ИР-МАМАЙ
81
тәгәрмәчләрен сугару эшенә кереште.
— Мин Алтын Урда дәүләтен элекке халәтенә кайтарачакмын, — диде ул Алтын Ташта үткәргән тәүге җыенда, — Мамай чоры үтте, әмма бугазда ул йотып җибәрә алмаган Куликово кылчыгы кадалып калды. Бу кылчыкны мин янәдән Мәскәүнен олуг кенәзе Дмитрий бугазына кадаячакмын.
— Без әүвәл максатыбызга илчелек, сүз вә тел ярдәмендә ирешеп караячакбыз, — диде Акхуҗа шаһзадә, — аннан сон...
— Аннан сон рәхимсез яу, — дип элеп алды Токтамыш, — атларыбыз һәрвакыт иярле!
Акхуҗа шул атна азагында ук җиде йөз кылычлы шәхси туплан белән Рәсәй тарафына юл алды. Анын төп бурычы урыс кенәзләренә асылын югалта башлаган ярлык системасынын тулысынча кайтарылуын хәбәр итүдән гыйбарәт иде. Элеккечә тәхеткә фатиханы Алтын Урда ханы бирәчәк. Монын өчен кенәз урынына дәгъва итүче кыйммәтле бүләкләрен төяп, Сарайга килеп баш орырга тиеш.
Русия Куликово җинүе дулкынында әле һаман ләззәт кичерә иде: бәйрәм арты бәйрәм, мәҗлес арты мәҗлес, хәмер елга булып ага. Шуна күрә ниндидер билгесез яшь ханнын фәрманын күнелмән тиленен җүләр сатуы дип кенә кабул иттеләр.
Тәүге очрашу олуг кенәзнен каенатасы Дмитрий Нижегородский белән булды. Ул исә илче белән өстән торып кына сөйләште.
— Дон елгасы буендагы данлы җинүдән сон бу хакта сүз кузгату үзе бер мәгънәсезлек булыр иде, — диде масаюлы елмаю аша, — без хәзер Сарайга йөрмибез, үз хакимнәребезне үзебез куябыз.
Акхуҗанын төерле битенә алсу төс йөгерде, шулай да ачуына бәреп чыгарга ирек бирмәде, кенәзне сүзе белән утыртты.
— Кенәз, беләсенме, Токтамыш ханнын арысланы эт иснәгән суга тел тигерми бит, — диде тыныч кына.
Нижегородский аптырап калды.
— Арысланнын ни катышы бар монда?
— Тискәрелегегез өстен чыкса, иншаллаһ, ханнын арысланын да күрү насыйп булыр, — диде илче, — анын янында сезнен урынсыз шатлануларыгызнын алшарты булган Вож, Куликово орышлары коры куыкка гына әйләнер.
Шаһзадә иленә кайтып, күргән-белгәннәрен түкми-чәчми ханга җиткерде. Токтамыш илче сөйләгәннәрне мыегына урап куйды.
Шуннан сон бер ел вакыт үтеп китте. Токтамыш ләм-мим. Мәскәү тәмам тынычланды. Шулай булмыйча, Урданын хәзер Русиягә теше үтәме сон? Мамай булып Мамайны кыйнап ташлаганны, ул борын асты кипмәгән яшь хан кәмәшеннән куркыргамы? Хәер, ул үзе дә яу чабарга кыймас, башы ике түгелдер.
Ләкин бу гөманлаулар акланмады. 1382 елнын июнь аенда Кремльгә Токтамыш ханнын Казан Болгары янында Иделне кичеп, Мәскәүгә килүе турында хәбәр килеп иреште. Ар-чирмеш урманнарын үткән икән инде, Русия җиренә аяк баскан.
Токтамыш белән Мәскәү арасы кимеп, чакрымнар ашала барган саен, Кремльдәге шапырынулы бөеклек гыйбарәләре дә үзгәрә-үзгәрә шом кабыгына төренә барды. Чөнки хатирәләр әле җуелмаган, яралар бөтәймәгән. Үчле татар — зәһәр татар. Анын белән юлларыннын кисешмәве хәерлерәк.
***
Олуг кенәзнен көндәлек тормышында табигать, хайваннар дөньясы аерым бер садә урын биләп тора иде. Сәламәтлеккә туймас барлык кешеләр кебек үк, ул да урман-кырларга, ялан-болыннарга, саф һавага тартыла иде. Анын алдында кемдер үсеп утырган чәчәкне өзсә:
— Чәчкәне өзеп алу кул-аягынны чабып ташлау белән бер ул, — ди ачынып, — чәчкә дә тереклек, Ходай аны да җан өреп яраткан.
Дмитрий урманга барган саен, болан уты үләнен эзләп тапмыйча калмый. Утрау-
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
82
утрау булып үсүче бу ал-кызыл чәчәкле, талсыман яфраклы, күкрәккә җитешле озын үләнне бик ошата ул. Күпләр болан утын киптереп, чәй ясый. Анлашыла, болар инде анын дошманы.
Тәгәрәй үләнгә бигрәк тә балалары мөкиббән. Аталары җил чыксынга сызгыра, ә алар тәгәрәтә-тәгәрәтә уйныйлар.
Көзләр җитәр, җил чыгар,
Пәри арбасы юл чыгар,
Җил белән күчә йөрер, Орлыгын чәчә йөрер.
Яз кунагы — эргәзембайны барысы бергә саклап торып, чәчәк аттыралар. Бу мизгелне күреп калу зур бәхеткә санала, күк капусы ачылу белән бер. Чөнки таҗларын чыгара бара, коела бара. Әлвадиян, баялыч үләннәре дә махсус исәптә. Әлвадиян авыру песиләргә дәва, ә баялыч изге үлән, ата- бабаларыбыз тәүге утны шунын ярдәмендә тапкан.
Олуг кенәз ауга йөрергә яратмый, чит мәмләкәт илчеләренен күнелен күрергә кирәк булган чакларда гына катнашкалый.
Бервакыт Константинопольдән килгән олы кунак белән бүре авына барганнар иде.
Ауны шулай оештырдылар ки, олуг кенәз дә, кунак та куып китерелгән бер җанвар белән бермә-бер очрашырга тиеш иде. Бу затлы аучыларнын вазифасы — чукмар тондыру.
Дмитрий да тондырды, күзләре генә йомык иде. Шуна күрәме, бүрене имгәтте генә. Булышчысы ярдәмгә ашыкты.
— Не сметь! — дип кычкырды олуг кенәз, — не сметь!
Ул яралы ерткычнын башыннан сыйпамак итте. Тегесе мәрхәмәтле аучынын эчкерсез омтылышына хак бәясен генә бирмәде, ырылдап камзул итәген умырып алды. Бүренен үләргә егылганда да бер куйлык көче кала ди. Буе җитсә, аучынын җитдиерәк әгъзасын да кабат өзгән булыр иде, мөгаен.
— Тимәгез, минем читлеккә ябыгыз!
Бүрегә «Ырылдык» дип исем бирделәр. Ул әле дә исән, патша тәрбиясендә яши.
Гомер өзү кенәзнен табигатенә чит-ят иде. Ләкин теләсә-нинди дәүләтнен яшәешен сугыш-орыш билгеләгән бу кынгыр заманда Дмитрий ызгышлардан читтә кала алмый иде, билгеле. Шул ук вакытта, ниндидер сәбәп чыгарып, читләшү җаен да таба иде.
Ул Токтамыш явына да битараф калырга карар итте. Вәзгыять шуна этәрде. Вәзгыять исә чамадан тыш каршылыклы иде. Ул, әйтик, Олег Рязанскийнын койрык болгавына күнгән иде инде. Бу юлы да кенәз үз кыйбласына турылыклы калган. Яшь ханны зур бүләкләр белән чик буенда үзе каршы алган, юл күрсәтүчеләр биргән.
Каенатасы Нижегородскийнын ялагайлыгын менә бик авыр кичерде. Кенәз ике улын да хан янына җибәреп, гамәлләрен тулысынча хуплавын белдергән. Бу сон башка сыймаслык хәл ләбаса!
1382 елнын август уртасында олуг кенәз Дмитрий Донской-Московский гаиләсе белән башкаланы ташлап китте. Аларга Костромада урын хәзерләгәннәр иде. Максаты изге — гаскәр туплау. Ләкин бу сәбәп күпчелекне ышандырмады. Бигрәк тә мәскәүлеләрне. Митрополит Киприон да олуг кенәз үрнәгенә ияргәч, өмет-ышанычлар гомумән төкәнде.
— Хыянәт!
Халык тузынган корт күчедәй кая барып бәрелергә белми. Талаш-ызгыш, кычкырыш-бакырыш, вату-җимерү...
Фетнә эчендә калган шәһәр тилеләр йортын хәтерләтә иде. Карлыккан авазларда фәкать бер сүз:
— Хыянәт!
Токтамыш атларынын тояк тавышы инде Мәскәү диварларында кайтаваз булып янгырый иде.
ИР-МАМАЙ
83
— Дөп-дөп, дөп-дөп!
Куркыныч җисми рәвешкә керде. Нишләргә?
Шөкер, дөньяда халык хакын хаклап йөрүче мәрхәмәт ияләре дә бар әле. Көннәрдән бер көнне, таудан төшеп килгән Гайсә пәйгамбәрдәй, халык алдында изге Коткаручы пәйда булды.
— Мин сезгә ярдәм кулымны сузарга карар иттем, — диде ул, вакыт тар, шуна күрә гәп куертмыйбыз. Кемнәр ополчениегә язылырга риза, ун якка басыгыз...
Озын буйлы, кин җилкәле, зәнгәр күзле, аксыл-саргылт чәчле бу яшь углан Альгирдаснын оныгы Литва кенәзе Остей иде.
Халык Коткаручысын бер күз сирпеп карауда үз итте. Ике-өч көн дә үтмәде, берничә полк тәгаенләнгән иде инде. Һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр, якын-тирә авыллардан килгән керәстиәннәр, руханилар, талиблар, йомышлы хезмәткәрләр кулларына беренче мәртәбә корал алды. Араларында сыгылып кына калган аз санлы хәрбиләр дә бар иде.
Бәхеткәме-бәхетсезлеккәме, кылыч чәкештерергә туры килмәде. Дөрес, татарларнын манлай баш яугирлары кирмән ныгытмалары аша ук аткаладылар-аткалавын. Ләкин бу, без монда дип, үзләрен белгертү генә иде булса кирәк. Чынлыкта Түбән Новгороднын яшь кенәзләре, олуг кенәзнен каенишләре Василий белән Симеон Токтамыш ханнан каланы кан коймыйча гына буйсындыруын үтенгәннәр иде.
Хан ризалашты. Ул да Мамай кебек мәскәүлеләрне Алтын Урда дәүләте кешеләре дип саный иде. Дошман бер генә — ул олуг кенәз Дмитрий.
— Шәрәфле вә бөек солтани хакимлегемне танып, җинүчегә лаек кадер- хөрмәт күрсәтсәләр, кылычым кынымнан чыкмас, угым садагында калыр,
— диде, — әгәр ошбу килешүне бозалар икән — үзләренә үпкәләсеннәр.
Тәкъдимне кенәз Остей да хуп күрде.
Августнын егерме алтынчы көнендә барча капкаларны да киереп ачтылар. Кремльгә даирәсе белән Токтамыш хан аяк басты. Остей кенәз аны зурлап каршы алды.
— Хан, Мәскәү сина баш ия, рәхим ит.
Мәскәүлеләр тезгә чүкте.
Атыннан төшүгә, Токтамышка Акхуҗа илче телгә алган арысланын китерделәр.
Арыслан ефәктәй бизәкле шома гәүдәсен киереп бер сузылып алды да, тирә-якны дер селкетеп, авазын салды. Ул гүя, хәзер монда без хуҗа, дип белдерә иде.
— Ыр-р-р-р, ыр-р-р-р!
Кремль этләре иярләренен чабу астына кереп посты.
Күзләр — арысланда. Кәләш яшенә җиткән чибәр кызлардай горур иде ул. Аякларын гына күр, куш йодрыктай җәлпәк табаннарын җаена китереп кенә ничек кәс-кәс атлый. Үз кадерен белә, каһәр.
Ерткыч Харәзем якларында Идегәй мырза бүләк иткән арыслан токымыннан иде. Шуннан бирле Токтамыш үзе белән арыслан йөртә. Арыслан ана һәрвакыт җинү китерә.
— Баһадур!
Хуҗасын бер сүзеннән анлады җанвар, янә диварлар дерелтәде:
— Ыр-р-р-р, ыр-р-р-р!
Арысланнын тавышы ук сызгыруын үзенә йотты. Шул сәбәпле, Үмәр угланнын сыгылып төшүен абайламыйча калдылар. Баксан, күкрәгендә
— ук. Сызлана-сызлана җан бирә.
Токтамыш муенчагын ярдәмчесенә ыргытты да, ияренә очып кунды. Шул менүдән өч көн атыннан төшмәде. Кала дәһшәтле зилзилә буранына чумды. Ин беренче кенәз Остейнын башы тәгәрәде. Урамнар мәет белән түшәлде, йортлар янгынга төренде, җир кан белән сугарылды. Мәскәүнен шәһәр дигән исеме генә калды. Бу хәрабәләр уртасында ниндидер могҗиза белән Кремльнен манаралары
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
84
гына кукраеп утыра иде.
Шушы кубудан татарлар Владимир, Переяславль, Юрьев, Можайск, Дмитров, Коломно калаларын да пыран-заран китереп ташлады.
Токтамыш Русия җиренә атылган йолдыздай килеп керде дә, атылган йолдыздай чыгып та китте.
Дмитрий үле калага кайтты.
Ханның артыннан ук кыйммәтле бүләкләр төяп, ярлык артыннан Сарайга урыс кенәзләре теркелдәде. Дмитрий Донской да читтә калмады. Токтамыш аны кичерде, Мамай бәк биргән олуг кенәз вазифасында калдырды.
Барысы да элекке эзенә төште. Куликово орышы гадәти бер вакыйгага гына әйләнеп калды, арбаның бишенче тәгәрмәчедәй әһәмиятен югалтты.
Мәскәү аннан соң да йөз ел буе Урдага салым түләп торды.
***
Мөйтән тарлавыкка аяк басканда, көн туып кына килә иде әле. Үлән яфраклары өстендәге чык бөртекләренең дә йомык чагы. Аның урынына, эреле-ваклы матурдан-матур бөҗәкләр инде ризык хәстәрен күрә, тыз-быз чабышалар.
Һава, ахак ташыдай саф. Кояш шушы иртәнге манзарага сокланып, әкрен генә офык чаршавыннан күккә үрмәли.
Алтын икән бу дөнья, көмеш икән бу дөнья, кадерен белеп яшәгәндә, сәхрә икән бу дөнья!
Тик дөньяның гына үз көе: берәве үсә тора, берәве пешә тора, терәве төшә тора.
Мөйтәннең дә терәве төшкән якын кардәше янына килеше. Ул аның мәңгелек йортын ерактан ук абайлап алды. Җыйнак кына түгәрәк калкулык түбәсендә тирә-якка ямь биреп, нурланып утыра. Ыруына, тоткан урынына тиң итеп җирләгәннәр икән.
Әүвәл гомерен өзгәннәр, аннан олылып - хөрмәтләп ләхеткә иңдергәннәр. Яшь хан бәкләрбәген дошман күрсә дә, ихтирамы зур булган икән.
Мосафир юл таягын адымнары уңаена еш-еш төрткәли башлаган иде дә, бераздан тукталып калды. Төрбә ягыннан шыңшуга тартым ниндидер елак тавыш ишетелеп-ишетелеп ала иде. Салмак садә җил бу шыңшулы тавышны әле якынайта, әле каядыр очыртып алып китә.
Берәр адашкан көчек-фәләндер, дип нәтиҗә чыгарды ул, котырык була күрмәсен.
Мөйтән тавышны янә колагына салды.
Мамай әкә, яшь чагыннан белә идек без сине, Онытырлар дип уйлама, онытмабыз без сине...
Төрбәнең кыйбла тарафында тоташ кара сын күренде. Кабер ташыдай турыга каткан. Шуңа күрә егълавы күктән төшә сыман тоела иде.
Алма бирдем - алмадың, тәңкә бирдем - сайладың, Фани дигән бу дөньяда ник гомергә калмадың?
Бу мәнзумга10 салынган җөмләләр иясенең наихә11 хатын икәне аңлашыла иде инде.
Мөйтән үзе дә наихәгә кушылып китте.
Мамай дигән ир әйтер:
Ятыр идем бер бостанда12,
10 Мәнзум - тезмә.
11 Наихә - ялланып елаучы.
12 Бостан - бакча.
ИР-МАМАЙ
85
Бостаны терәкнең төбендә
Тигәнәйне11 түшәнеп,
Алтын ияр ястынып,
Әзраил дигән Ауан Бый
Инеп килде сайра өстемегә,
Алмас кылычын таянып.
Атаен дип атмадым,
Чабаен дип чапмадым.
Алганым Толымбикә сылуның
Уң иңенә таянып,
Күкрәгендә азиз җаным аянып.
Хатын үзенекен егълады:
— Әй, минем сөекле хәләлем! Мин дә синен янына барыймчы, икәүләп бергә торыйкчы. Ни өчен сон безне аердылар?
— Сине кем яллады, наихә? — дип белеште Мөйтән.
— Бу сер, — диде теге егълавын өзеп, — аны ачарга хакым юк.
— Мин Аллаһы хозурындагы тәкъвә затмын, әүлияләр иҗазәтенә13 14 ия суфи, мина ачылу мәрхүмнен рухы өчен дә, синен үзен өчен дә Бөек Затка якынаюга, илаһи силсилә җебен ныгытуга гына булышачак.
— Мине яллаган шәрәф иясе әйтте: «Мамай бәк Күкләрдән үзе ваз кичте, Җирдәгеләр анын үзеннән баш тартты», — диде.
— Анладым, сине Толымбикә ханбикә яллаган, — диде Мөйтән, — ә үзенен табаны монда эз калдырмаганга охшый.
— Ул ир хатыны!
— Ничек?
— Токтамыш хан ярәште ханәкәне.
Мамайны Токтамыш хан үтертте диюләре хак икән, дип нәтиҗә ясады Мөйтән, зур гөнаһка кергән икән хан. Дөрес, бәкләрбәгенә Генуянын акча капчыклары кул салган икән дигән гайбәт сүз дә йөри. Яна ханга ярарга тырышулары, имеш. Тик дәрәҗәле адәмнәр бу ихтималлыкны нахакка саный. Бәкләрбәге генуялылар хисабына баштан-аяк бурычка баткан иде. Ә бурычлы кешене үтермиләр. Димәк, ошбу хәбәр дөреслеккә туры килми.
Наихә хатын, гәүдәсен элеккечә каккан баганадай туры тоткан хәлдә, бөркәүле башын әнгәмәдәше ягына борды.
— Син, мосафир, дала коланы, фанидагы хәлләргә игътибарын җитми булыр, — диде, — тел төбеннән анлашылганча, Токтамыш солтаннын үзеннән өлкән тол хатынга өйләнүен шик астына куясын. Әйе, аерма шактый, Толымбикә ханәкә ханнан ундүрт яшькә өлкәнрәк. Ләкин бу һич тә никахка киртә була алмый. Бәгъзе тәхет дәгъвачеләре куеннарына йөз яшьлек кортканы да кертергә әзер, дип беләм. Толымбикә ханәкә ничә яшьтә дә үтемле кәләш. Анын ыру-нәселе — теләсә-кайсы ханга олы терәк.
— Ошбу тәфсилләүләр минем өчен хаҗәтсез, наихә хатын, — диде Мөйтән суфи, — мине монда Мамай рухы китерде. Ә Мамай Байду ханнын мирасын җаны урынына җыеп тотучы даһи дәүләт агасы иде, барча татарларнын шөһрәтле вә дәрәҗәле яклаучысы (Ходай Токтамыш ханга да шушы сыйфатларны насыйп итсен!), толпары Дөлдөл, кылычы зөлфәкар Гали батырга тин олуг зат. Кемгәдер җәллад та, кемгәдер дошман да...
— Синен үзенә, мосафир?
— Әүвәл, Аллаһынын баш бирмәс адашкан колы. Ә минем алыштыргысыз әкәм иде Ир-Мамай.
13 Тигәнәй - бизәкле киез.
14 Иҗазәт - рөхсәт.
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
86
Ахыр кыйсса
А-а-а-а...
Патшабикә Еленаның әһле тулгагы башлану хөрмәтенә чан кагу өчен җан-фәрман манарага менеп баручы раһибны өермә җиле бөтереп алды да түбәнгә тәгәрәтте.
Мәскәүнең мондый да казалы, мондый да хафалы зилзиләне күргәне юк иде әле. Котырык җил гомерлеккә исәпләп төзелгән өй түбәләренә кадәр умырып ташлый, такта-токталарны исә йомычка урынына очыртып йөри, хәтта йөзьяшәр тирәкләр дә кипкән курадай шартлап кына сына. Мизгел эчендә урамнар хәрабә өеменә әверелде.
1530 елгы бу Мәскәү зилзиләсе дуамаллыгы, аяусызлыгы белән моннан нәкъ ике йөз ел элек Мамай мырзанын тууы турындагы хәбәрне дөньяга тараткан дала зилзиләсенә ике тамчы судай охшаш иде. Шулай да, сәмумнан үзгә буларак, бу гарасат яңгыр алып килде. Болыты-болыты белән генә ишелә. Яшен биниһая зур чакма ташыдай чәчрәп, берөзлексез каланы өтә, чалт та чалт, әйтерсен лә кыямәт туе.
Иртәнге якта барысы да күркәм иде: көләч матур көн, патшабикәнең күңеле дә күтәренке, гүя арпа эчендәге бодай бөртеге, тулгак айхаенда да юк. Ире Василий белешкәч тә: «Ашыктырма, үссен әле, — дип шаярткан гына иде.
Олуг кенәз хәләл җефетен өрмәгән урынга утыртмый да, уч төбендә генә йөртә.
Тәүге җәмәгате Соломония белән дә, ике җан бер булып, егерме ел гомер сөргәннәр иде. Тирә-якка соклангач бер гаилә иде. Княгиня чибәрнең чибәре, мөлаем, тәмле телле. Иренә олтан булырга да әзер зат. Үзе искиткеч дәртле, камыш ничек судан туймаса, ул да кайнар кочактан һич ялыкмас иде. Ни кызганыч, кысыр булды, агачы җимеш бирмәде.
Баласызлык Рюриклар ыруының киләчәген дә билгесезлек ярына, низагларга этәрә иде. Шуңа күрә Василий никахын яңарту мөмкинлеләре хакында уйланырга мәҗбүр булды. Ниятен якыннарына җиткерде. Алар исә хәстәренә дә кереште.
Яңа никах өчен патшаның тол булуы шарт. Аерылышуны исә дини кануннар тыя. Соломония үз ирке белән бакыйга күчсә, мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителер иде дә бит, кая ул, тәкъдимне тыңлап бетергәнче үк кире какты. Бердәнбер юл калды — монастырь. Ләкин бу да Василийның кул-аягын никах богавыннан ычкындырмый иде. Православиедә җәмәгате ризалыгы буенча башына кара яулык япкан хатынның ире үзе дә дөньяви тормыш белән яши алмый.
Әлеге вәзгыятьтә бөтен җаваплылык митрополит өстенә төшә. Ә ул, дәүләти мәнфәгатьләр хакына дип, никахка рөхсәт бирде.
Ике айдан Василий яшь кәләш куенына керде. Җәмгыять аннан соң да шактый вакыт тынычлана алмады әле. Әүвәлге ризасызлыкка тагын бер мөһим сәбәп өстәлде. Ул кәләшнең чыгышына кагыла иде.
Мәскәүдә Глинскийлар ыруын вакыт-вакыт Рәсәйне Литвага, Литваны Рәсәйгә алыштырганы өчен өнәп бетермиләр иде. Хәлбуки, Глинскийлар бөтен Аурупада зыялы, укымышлы булулары, байлыклары белән дан тоталар. Андый дан Мәскәү боярларының төшенә дә керми.
Василий бу көнчелекле гайбәтләрне ияк кагу белән генә уздырып җибәрде. Чөнки Елена Глинскаяга үлеп гашыйк булды. Яшь мәгъшукага ярау өчен хәтта ки, сакал-мыегын да кырдырып ташлады.
Кадими даирә янә борын җыерды. Ничек инде хатыным нәзакәтле алман тәрбиясе алган дип, үз гореф-гадәтләреңнән читләшмәк кирәк? Олуг кенәзнең бу «гөнаһ»ын да митрополит Даниил йолып калды. Имеш, патшаның ошбу гамәле чиркәү уставына каршы килми.
Елена гына өметне һаман аклый алмый бичаракай, орлыкны йота, ә чәчәге йомарланмый. Көтә-көтә өч җәй, өч кыш узып китте
Күпләр бу хәлнен сәбәбен гайре кануни никахта күрәләр иде. Янәсе, Ходай Василийга рухи әхлаксызлыгы өчен җәза бирә.
Елена гүзәлкәйне дә Соломония язмышы көтәме әллә?
ИР-МАМАЙ
87
Юк, яшь кәләшнен һич тә көндәше хәленә каласы килми иде. Ходайнын рәхмәте кин, иншаллаһ, мәрхәмәтеннән аермас. Гыйбадәт кылу, чиркәүгә йөрү, хәер-сәдака өләшү, хәйрия гамәлләре анын көндәлек ихтыяҗына, әверелде. Тора-бара гап-гади тәкъвә зат сыйфатында изге урыннарга сәяхәткә чыгып йөри башлады. Башыннан төрле хәлләр үтте, бик күп мохтаҗлык вә кыенлыклар кичерде. Ул аларны искиткеч зур түземлек һәм сабырлык белән үткәрә дә белде.
Бервакыт үзе шикелле мосафир түтә белән Әүлияләр зиратында төне буе догага оеп утырдылар. Тан алдыннан мул булып чык төште. Манма чыланып, өшеп беттеләр.
— Догаларыбызны Ходай ишеткәндер, шәт, сизәсенме, рухыбыз ничек пакъләнеп калды, — диде түтә, — инде кояшта бераз кибешеп алсак та зыян итмәстер, мөгаен.
Табигать тәмам уянган иде инде. Яшь усак ябалдашлары эчендә, ботактан-ботакка сикерешеп, сары түшле йомгактай нәфис кошлар сайраша, үлән өсләрендә төрледән-төрле бөҗәкләр кайнаша, чәчәк араларында бал кортлары безелдәшә...
— Күр, Ходай нинди күркәм дөнья яраткан, — диде Елена, — шушы игелекле җирдә балаларынны җитәкләп йөрсән иде.
— Борчылма, туганым тутакай, Ходай сина бик тә тәүфыйклы нарасыйлар насыйп итәр, — дип юатты аны мосафир түтә.
Елена утырмак булып, аягы белән үлән көлтәсен аудармак иткән иде дә, ярты юлда кычкырып җибәрде:
— Аһ!
Шунда ук үлән төбеннән елдырымдай ялтыр гына шуышып үткән елан шәүләсе шәйләнеп китте.
— Туганым тутакай, хәзер ярана бака үләне каплыйбыз, бик тиз агуын суырыр, - дип юлдашы кабалана-кабалана эзләнергә дә тотынды.
— Түтә туганым, берүк кирәкми, Ходай ул еланны сынау өчен җибәргән, шифасы фәкать дога гына, - дип Елена үз фаразын куәтләде.
Бераздан аягы гөбедәй шешеп чыкты, тәне кызыша башлады. Кичкә таба хәле бөтенләй төкәнде, саташуга сабышты. Догаларын дәвам итте. Файдасы тиде, күрәсен, Елена иртәнгә тернәкләнеп, аякка басты.
Ялгызы гына Ак күл гыйбадәтханәсенә сәяхәте вакытында булган гыйбрәтле вакыйга да күнелендә тирән уелып калды.
Көн инде кичкә авышып килә иде. Кояш нурлары сүрәнләнгәннән- сүрәнләнә, ара-тирә салкынча җил дә искәләп куйгалый. Хәер, ул боларны сизми, чөнки җаны-тәне дога белән тулышкан, күнеле Күкләр мөнбәрендә.
Шулай да берзаман Еленанын күнеленә шом катыш хәвеф инде. Кемдер күзәтә, сагалый сыман тоелды. Артына борылып караса, аны, дөрестән дә, ашыгып-кабаланып ниндидер бер адәм куып килә иде. Эче жу итеп китте. Яман туар юл буар, ди, бер-бер кара йөрәк булмасын?
Елена адымнарын ешайтты, ләкин әллә ни алдыра алмады, озын итәкләренә уралып, мәтәлеп үк төште.
Адәм аны күтәреп торгызды да, муен хачы сузды.
— Әһ-әһ...
Бу Еленанын үз хачы иде. Күрәсен, абынгалаганда җебе өзелеп төшкән. Әпә мосафир шуны табып алган икән. Ә ул әллә нинди нахак уйлар
ИР-МАМАЙ
уйлап бетерде. Курыкканга куш, койрыгы белән биш, дип бик дөрес әйткәннәр.
Шул ук көнне ак җәймәле төш керде. Таш-тау арасында адашып йөри, имеш. Әле бер якка, әле икенче якка кайрылмак була, тик шундук сукмак ябыла, каршында сөнгедәй очлы кыялар калкып чыга.
— Тәнрем, юлынны ач, мин синен ин турылыклы колын, Тәнрем...
Елена кулларын сузып күккә баккан иде, җир убылып та китте һәм ул атылган таш кебек упкынга тәгәрәде.
— Аһ!..
Курку авазы авызыннан чыгарга өлгергәнче янәшәсендә ак җәймә пәйда булган иде инде. Ике башында ике аккош, канатларында бала кошлар. Аны тирбәтеп кенә кояш яктысына алып чыктылар.
— Синен өчен бик шатмын, туганым тутакай, Ходай догаларынны кабул иткән, көт, көмәненә кадәм төшәр, — дип, гыйбадәтханә хуҗабикәсе әлеге төшне балага юрады.
...Еленаны янә тулгак эләктереп алды. Авыртудан ул казналары сытылып чыкканчы тешләрен кысты, хәтта тырнаклары уч итенә сытылып керде.
— Патшабикә, берүк түзмә, ярылганчы кычкыр, — дип өйрәтеп торды боярыня Ксения Федоровна, — мин биш баламны да оран салып таптым, алай җинелрәккә килә, тизрәк котылырсын.
— Бала — билнен куәте, — диде кизү княгиня, — көч билдә.
— Оялам, — диде Елена, — күрше бүлмә тулы кеше бит...
— Йоладан узмыш юк, — диде бояриня, — бөтен Рәсәйнен күзе синдә.
— Минем үземнен дә халыкны сөендерәсем килә, — диде Елена тулгагына буылган хәлдә, — Ходай ни язгандыр бит...
— Күрерсен, патшабикә, барысы да олуг кенәз теләгәнчә булыр.
Нәфеснен башы ачык ди. Василий да, Елена да әүвәл бала булуын гына теләделәр, малаймы-кызмы, анысы мөһим саналмады. Һәрхәлдә, бу хакта ачылып гәп кормадылар. Патшабикәнен авырга узуы тәгаенләнгәч исә хәл тамырыннан үзгәрде. Бөтен Рәсәй уптым-илаһи купты, әйтерсен лә, өсләреннән гафләт тунын салдырып ташладылар, телләре ачылды. Хәзер инде Кыят бәк заманындагыча, фәкать варис турында гына сүз бара иде.
Елена ике такта арасында калды. Бер яктан, олы куаныч, икенче яктан
— үпкә-бавырларга кадәр төшкән яшерен борчылу. Их, белергә иде, көмәнендә кем ята икән?
Ана туташы боярыня Ксения Федоровна ярдәмгә килде:
— Сина, патшабикә, Домитиан янына барып кайтырга кирәк, — дип кинәш итте.
— Кем сон ул Домитиан?
— Күрәзәче дивана, грек нәселеннән, көенә килгәндә, юраганы бик тә юш була.
Домитиан дивана кадимилеге белән даны чыккан бер аулак монастырьда яши иде. Барды анда Елена. Гыйбадәт вакытында шыпырт кына янәшәсенә килеп утырды. Гыйбадәт иртә таннан кояш баеганчы дәвам итте. Корсагын борынына җиткән килеш догада оеп утыру ифрат авыр иде, ләкин ул догасын өзмәде. Домитианга бу охшады булса кирәк, күз очлары белән генә көлемсерәп, карап-карап алгалый башлады. Гыйбадәттән сон аягына басарга булышты. Шул арада колагына пышылдарга да өлгерде:
— Син, тутакай, җиһанга икенче Тит Флавины15 бүләк итәчәксен,
- диде.
— Минем улым Римнын күренекле Веспасиан ыруы императоры кебек олы акыл иясе булачак алайса?!
Атакай авызы колагына җиткәнче елмайды гына, фикерен шәрехләп тормады.
...Күк гөмбәзен икегә ярып, тагын күк күкрәде. Монысы шул кадәр көчле иде 15 Тит Флавии - мәшһүр Рим императоры.
4. «К. У.» № 7
97
МАРАТ ӘМИРХАНОВ
89
ки, идәнгә шыбыр-шыбыр тәрәзә пыялалары коелып төште.
Шуны гына көткәндәй, патшабикә катыннан кенәз Оболенский килеп чыкты. Йөзе кояштай балкый, авызын җыя да алмый.
— Җә, ничек анда? — дип белеште Василий түземсезләнеп, — көттермә!
— Галиҗәнап, Рәсәй варислы булды, котлыйм!
Бүлмәдә тыштагы гарасаттан да битәррәк авыш-тәвеш башланды: кочаклашалар, кычкырышалар, котлашалар...
— Славься! Славься! Славься!
Ун көннән сон, ниһаять, бәйрәм табыныннан арынып, Василий улын Троицкий монастырена алып барды. Анда булачак тәхет иясен игумен Иоасаф, йөз яшьлек рухани Кассиан һәм урыс чиркәвенен башка күренекле әһелләре тантаналы шартларда бик җентекләп чукындырдылар. Исеме дә тәгаенләнде, ерак бабасы, мәшһүр кенәз Иоанн патша атына лаек табылды.
Урам тулы халык иде. Өзлексез рәвештә: «Василий Иванович, без синен белән бер үк дәрәҗәдә бәхетле!» дигән сүзләр янгырый.
Берәү бәхетеннән таш эри, берәү бәхетеннән май туна, ди. Василийнын бәхете исә җир астыннан таш-кыяларны ерып чыккан янартау сулышына тин иде. Урамнарга һәр иртә таннан мичкә-мичкә хәмер тәгәрәтәләр, өстәлләр тәгамнән сыгылып тора. Бүләк мул, һәммәсенә өлеш чыга. Аеруча чиркәү- монастырьларнын бүресе улады, алтын-көмеш, асылташлар елга булып ага. Әүлияләр дә онытылмады. Митрополит Петр атакайнын кабырчыгын алтынга, Алексей атакайныкын көмешкә төрделәр. Василийнын чама хисе шул кадәр төкәнгән иде ки, бер ай эчендә дәүләт казнасы тотып селкер дәрәҗәгә җитте.
Варис исә үз тормышы белән яши, көннәре тынычлыкта, хозурлыкта үтә. Анасы аны үзе имезә, үзе карый, янына чит кешеләрне якын да китерми, хәтта әткәсе Василийдан да шикләнә. Зарыга-зарыга көтеп алынган бала бит, бәгыреннән өзелеп төшкән йөрәк парәсе.
Бәләкәч килеш тә Иоанн үзенен кем икәнлеген бик яхшы анлый иде күрәсен, әнә, ничек тәкәббер генә галибәнә бер гафиллек белән тирә-якны күзәтеп ята. Мыгырданып та куйгалый, елмайгандай да итенә. Малай малай шул инде, артык иркәләү-төчеләнүләрне өнәми, ахрысы, анасы әп итмәк булган иде дә, тибеп кенә җибәрде.
— И, усал, Мамай калдыгы, — диде Елена горурлык вә канәгатьләнү аша. Улынын теләсә-нинди кыланышы ана бетмәс-төкәнмәс шатлык кына китерә иде.
Рәсәйнен тәүге рәсми патшасы Иван Грозныйнын тамырларында, чыннан да, ике олуг җиһангир: Мамай мырза белән кенәз Дмитрий Донской каннары кушылып ага иде. Бу кан буталышы Донской токымына бик күп җинүләр дә, бәла-казалар да алып килде, ә Мамай кавемен дәүләтчелектән мәхрүм итте.
2010 - 2012.