Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫН ИҖАТ ҮКСЕЗ БУЛМЫЙ УЛ


Матур кеше иде Флүс абый. Төс-кыяфәтен, килеш-килбәтен искә алсак та, саллы
иҗатын күздән кичерсәк тә, каләмдәшләренә, кешеләргә карата мөнәсәбәте хакында
фикер йөртсәк тә шушы гади, әмма гаҗәеп күп сыйдырышлы сүзне әйтергә була. Якты,
кин күнелле, башкалар иҗатына игътибарлы, кызып киткән, дуамалланып йөргән
чакларын күргәнем булмады. Сабыр, эшлекле, һәр минутын тәэсирләнеп йөргән идем.
Үземнен дә шундыйрак бер әсәрем — «Сонгы көз» повестем инде берничә ел киштәдә
ята, бастырып чыгарырга бер дә өмет күренми.
Икенче бер вакыт, Казанга килгәч, җай табып Наис абый янына кердем. Ул мине
шундук Флүс абый янына алып кереп китте. Наис абый безне таныштырып өлгермәде,
мин Флүс абыйга бер тәнкыйть сүзе әйтеп ташладым. «Ак-карага тимәскә» әсәрендә бер
сүз урынсыз кулланылган, дидем. Мисалны әйтеп, үземчә язучыны «төзәтеп» куйдым.
Флүс абый күзен кыса төшеп, мина сынаулы караш ташлады да, «Ул сүзне төптән белер
өчен сина Мөслимдә туып-үсеп, аз булса да Мөслим икмәге ашарга кирәк, энекәш», —
диде дә, кәефе киткәнен сиздереп, карашын алдындагы кулъязмага төбәде. Наис абый мәгънәле итәргә омтылып яшәде. Үзе исән булса, җин
сызганып җитмеш еллык юбилеена берәр саллы әсәр
язып өлгерткән булыр иде. Арабыздан иртә киткән
әдип үзе исән чагында да юбилейларын ду кубарып
үткәрмәде, ана бу эштә ярдәм итәргә атлыгып торучы
да булмады кебек... Шулай да алтмыш яшьлек юбилеен
туган ягы Мөслимдә зурлап, каләмдәш дусларын
чакырып үткәрү насыйп булды, шәхесе, иҗаты хакында
ихлас сүзләр ишетеп, бәхеттән күккә ашып йөргән иде.
Анын белән көтмәгәндә генә танышып киттем.
Якташым Наис абый Гамбәр «Татарстан» журналында
эшли иде, миннән әсәрләремне китерүне сорады. «Сине
Флүснен дә күрәсе килә, килсән, редакциягә керми
китмә», — диде. — Флүс Латыйпов дигән язучыны
беләсендер бит?» Әлбәттә, беләм. Анын «Ак-карага
тимәскә» дигән повестен укып, шактый кычкырып көлде. «Шушы бит инде ул Факил Сафин, Мөслим егете». Флүс абыйнын сүрән
йөзе кинәт яктырып китте. «Бәй, нигә аны башта ук шулай димисен? Телне белер-белмәс
җыен надан белән баш каткан монда. Тагын берсе кереп, җан җәфаларга тотынды дип
торам. Сине күрәсем килгән иде. Күз алдыма озын, калын гәүдәле, кырык бишле итек
киеп йөрүче бер кеше итеп китерә идем. Баксан, җыйнак кына гәүдәле егет икәнсен. Ну
тавышын кәнишне каты күренә».
Озак кына сөйләшеп утырдык. Анын яныннан чыккач, Наис абый: «Ошатты бит сине.
Күнеленә ятышмаган кеше белән сөйләшеп тә тормый ул», - диде.
Флүс абый белән шактый аралашып, гәп корып, иҗатташ дуслар булып яшәдек
дияргә дә ярыйдыр. 2001 елда дөнья күргән өч томлыгына сүз башы язуны миннән
үтенде. «Синен белән серләребез килешә. Иәр язганыма фикеренне әйтеп барасын.
Ихласлыгын өчен хөрмәт итәм үзенне», — дигән иде. «Саташып аткан тан» романын
язып яткан чагым иде, башка якка борылып карыйсы да килми. Ярый әле, сәбәп табып,
баш тартмаганмын. Ул исән чагында әйтәсе сүземне әйтеп кала алдым. Вакытында
әйтелгән сүз генә асыл, алдан әйтелсә — көлке, соңга калынса — төссез...
«Казан утлары» редакциясендә миңа берара эшләп алырга туры килде. Флүс абый
белән сөйләшеп сүз бетми. Әдәбият, дөнья хәлләре турында, үзе әйтмешли, фәнни-
гамәли конференциягә торырлык әңгәмәләр корабыз, гаилә мәсьәләләрендә бер-
беребезгә ышанып фикерләшәбез. Башкалар белән алай артык ачылганын сизмәдем.
Кайнарланып сөйләшеп утырганда берәрсе килеп керсә, сүзне шундук эш ягына бора.
Кайбер кешеләрдә Флүс Латыйфи зарланырга ярата дигәнрәк фикер туса, сәбәбе —
кешеләргә ачык булса да, һәркемгә ышанып бетми иде. Бер гәп корып утырганда, моның
янә сәбәбенә төшендем. Әле алтмышынчы еллар уртасында, Казан дәүләт унивеерситетында укыганда, ул
«Татарстан кооператоры» дигән газетада эшләгән. «Көндез укыйм, аннан төн уртасына
кадәр газета редакциясендә, — дип сөйләгән иде ул. — Шулай бер вакыт тулай торакта
кулыма бер язу килеп керде. Өндәмә, чакыру, листовка! Ничек килеп эләккәнен әйтә дә
алмыйм. Мендәр астына кыстырып куйганнар иде бугай. Укыйм. Башка шаулап кан
йөгерә. Анда татар халкының кайчандыр дәүләт тотып яшәве, ирекле, көчле кавем
булуы турында язылган. Татарның бердәм булмавы, хыянәт аркасында бәйсезлеген
югалтып инде дүрт йөз елдан артык кысымда яшәве бәян ителгән. Татар халкы болай
яшәргә тиеш түгел, тарихын кайтарырга, дәүләтчелеген торгызырга тиеш, диелгән.
Шулай булмаган очракта, тагын илле елдан татар газиз телен югалтып, халык, милләт
буларак яшәүдән туктаячак, дип тә кисәтелгән. Иң беренче мәртәбә Гаяз Исхакыйның
«Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрен шушыннан белдем. Чынлыкта, милли көрәшкә
чакыру иде бу. Юка кәгазьгә машинкада басылган әлеге язу бөтен тормышымны
үзгәртте. Иң ахырдан: «күбәйтеп, башкаларга тарат» дигән үтенеч... Иң беренче итеп юка
кәгазь юнәттем, аннан төннәрен теге өндәмәне күбәйтәм, университетта, тулай торакта,
сиздермәскә тырышып, тараткан булам. Ике-өч мәртәбә шулай шома гына үтте кебек.
Алдагы сменага килгәч, редакция бушап калганын көтеп тордым да, секретарь
бүлмәсенә кереп, машинка артына утырдым. Эш белән мавыгып, ишекнең ничек ачылып
киткәнен дә сизмәдем. Кыскасы, мине Черек күлгә алып киттеләр. Кыстылар, малай.
Артка чигенер хәл дә юк: өстәл өстендә мин күбәйткән күчермәләр ята. Бер төргәк.
Өндәмәнең бер генә нөсхәсе дә читкә китмәгән, монда килеп эләккән сыман. Бәхеткә
күрә, университеттан куып чыгармадылар. Ракета гаскәрләрендә хезмәт иттем бит мин,
ракеталарга ягулык салу буенча белгеч. Армияга Алабуга дәүләт педагогия
институтында укыган җирдән алып киткәннәр иде. Кариб кризисы кызган чор, барлык
студентларны да чират белән армиягә алдылар ул чакта. Армиядан кайткач,
университетка яңабаштан кердем. Шуны да искә төшерделәр. Һәр адымың күзәтеләчәк,
дип, кисәтеп чыгардылар. «Боларны нигә язмыйсың?» — дим. Флүс абый ашыкмыйча
гына җавап бирде: «Хыянәт», «Бәйсез этләрне атарга» романнары тууга шул хәлләр
сәбәпче бит инде. Черек күл мәктәбен үтмәсәм, язучы да булмас идем, бәлки. Һәм
үзгәртеп кору чоры килмәсә... Йөрер идем әйбәт журналист булып... Теге чакта аны
саткан кешенең исемен дә әйткән иде. Телгә аласым килми, хәзер ул да гүр иясе.
Флүс Латыйфи 1943 елның 3 июнендә Мөслим районы үзәгендә туган. Мәктәптә
укыганда ук иҗатка тартыла. «Күңел энҗеләре» дигән кулъязма журналның редакторы
була. Урта мәктәптә данлыклы курчак театры бар иде. Флүс Латыйфи шушы театр өчен
пьесалар яза, үзе артист булып уйный. Хәтта Мәскәүгә үк барып җитәләр бу театр белән.
Бер Мәдәният сараенда аларны, ягъни оста итеп татарча спектакль куйган татар
авылыннан килгән үсмер артистларны кытайлар дип белеп, аеруча игътибар
күрсәтәләр.
Флүс Латыйфи әдәбиятка ашыкмыйча, өлгереп җиткәч кенә килде дияргә нигез бар.
Хикәяләр һәм лирик повестьтан торган «Кырагай» исемле беренче
җыентыгы 1988 елда дөнья күрә, тәнкыйть, җәмәгатьчелек тарафыннан әдәбиятка
үткен каләмле, образларга бай, сыгылмалы, шигъри телгә, үзенчәлекле фикерләү
сәләтенә ия язучы килүен раслаучы вакыйга буларак кабул ителә. Инде беренче
җыентыгын укыганда ук аның язу куәсенә Фатих Хөсни, Хәсән Сарьян кебек тел
осталарының шифалы йогынтысын тоясың. Әмма сурәтләүдә, хикәяләүдәге иҗат
алымында ул үз юнәлеше белән бара торган әдип. Шул ук елны «Вөҗданыңнан сора»
дигән китабы да басылып чыга. Очерк һәм публицистик мәкаләләр туплаган бу җыентык
өчен язучы 1989 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге
премиясенә лаек була. 1992 елда Ф.Латыйфиның повестьлары һәм хикәяләре тупланган
күләмле «Ак-карага тимәскә» исемле китабы да укучыларга барып ирешә. Шартлы
рәвештә, язучы иҗатындагы башлангыч чорга йомгак дип карарга була әлеге
җыентыкны.
Китапка исем биргән «Ак-карага тимәскә» повесте язучы иҗатында аерым урын
тота. Күләмле тәүге әсәрләреннән берсе буларак, әдәби эшләнеше ягыннан
кимчелекләрдән дә азат түгел иде. Төп герой Рәис Хаков әле схематик дәрәҗәдә, уй-
фикерләре калыпланган, эш-гамәлләре әсәр тукымысына табигый үрелеп бармый,
күбрәк автор ихтыяры белән хәрәкәт итә. Шулай да яңа геройны эзләү юлында бу әсәр
һичшиксез авторның уңышы дип бәяләнергә хаклы. Вакыйгалар үзгәртеп коруга кадәр
ЧЫН ИҖАТ ҮКСЕЗ БУЛМЫЙ УЛ
159
башланып, бу хикмәтле реформа игълан ителгәннән соңгы ике-өч елны үз эченә ала.
Хәзер кайберәүләр: үзгәртеп коруга йөз тоткач та, илдә демократия җилләре исә
башлады, тел ачылды, ни теләсәк шуны әйтә, яза башладык дип ычкындыргалыйлар.
Алай түгел шул. «Ак-карага тимәскә» уены тормышның бар катламнарына тирән үтеп
кереп, бу уенны шулкадәр оста оештыручы номенклатура барлыкка килгән иде. Ул төзек
системаны тәшкил итә һәм бу тутыкмас-күгәрмәс чылбырның асыл буынын
журналистика, халыкның аңын-зиһенен томалап торуга корылган «хәбәрдарлык»
чаралары тәшкил итә иде. Уен әле бүген дә аз гына үзгәргән шәкелдә яшәп ята, чәчәк
ата.. Флүс Латыйфи үз чорында табу дәрәҗәсенә җиткерелгән «радио» дип аталган серле
йортка алып керә безне, торгынлык чорының рупоры булган оешманы эчке яктан
күрсәтә.
Гаиләдә дә, совет мәктәпләрендә дә (ВУЗны да кертеп) Рәис Хаковны гадел, дөрес
булырга өйрәтәләр. Җәмгыятькә иң гүзәл әхлак нормаларына ия булган белгеч
кирәклегенә чын күңелдән ышанган яшь журналист радио бусагасын атлап керү белән
бөтенләй икенче тормышка килеп эләгә. Аңа хезмәт юлын журналистикада әлифне таяк
дип белмәгән җитәкче кул астында башлап җибәрергә туры килә. Басыйров һөнәри
яктан надан булса да, системаның тугрылыклы бурзае, аның өчен хезмәткәрләр —
көтүдәге сарыклар, партия-совет түрәләреннән калган сөякне кимереп-ялап симергән
бурзай бичара «малларны» һәрдаим игътибар үзәгендә тота, ялгыш кына да читкә аяк
атлау мөмкин түгел. Рәискә фәкать җитәкченең «особый ышанычын» казанган хәлдә
эшләсәң генә хезмәттә һәм шәхси тормышыңда ниндидер уңышларга ирешү
мөмкинлеген искәртеп куялар. Үрнәк тә бар — мондый «ышаныч»ны казанып өлгергән
Синәкәев. Авылда туып-үскән, карап торуга сүздән чыкмаска охшаган, тырыш егетне
күргәч, Басыйров күңелендә башка уй-ниятләр дә уяна. Үз тирәсендә ниндирәк үрмәкүч
пәрәвезе үрелгәнен башына да китереп карамаган Рәис Хаков исә эшкә чума, беренче
чыныгу, беренче сабакларны ала. Яшь җан хөрлек тели, эшкә дәрт бар, белем җитәрлек,
ник әле ул кем әйткәнгә генә карап торырга тиеш? Үз сүзен әйтәсе килә,
җитешсезлекләргә каршы көрәшәсе, сәбәпчеләрен ачып саласы килә дә бит... Сәбәпчесе
— коточкыч көчкә ия Система икәнлеген, ә хезмәт вазифасы башкаручы һәркемнең олы
бер машинаның кечкенә шөребе икәнен аңлар дәрәҗәдә түгел шул әле ул. Шөреп буласы
килмәү, һәр нәрсәнең тамырына төшәргә маташуы «яндыра» инде аны. Тышкы
дөньядан өч кат тәрәзә белән аерылган бинада яшь егеткә артык җәелергә ирек
бирмиләр, бер-бер артлы җәнҗал-интригаларга алып керәләр, «матур яшәүнең» серен
ачып биргәндә дә һаман үзенекен тукып торган киребеткән «хәсрәт журналист»тан үч
алу өчен мең дә бер сәбәп табыла. Бер карауга Беляева, Хөснетдинов, Марат кебекләрдән
бу дөньяда бер нәрсә дә тормый кебек, менә шуларның тәпиләренә китереп басып кара
әле син, күрсәтерләр алар нинди көчкә, нинди кодрәткә ия икәнлекләрен. Бөтен хикмәт
шунда, әсәрдә сурәтләнгән хәлләрнең инде томанлы гына шәйләнә башлаган
«торгынлык» дип аталган чорда түгел, үзгәртеп корулар башлангач булуы уйланырга
азык бирә. Система бит җимерелмәде, юкка чыкмады, киресенчә, Рәис Хаков кебекләрне
сыта, изә һаман яши, фәкать косметик төзәтенү аркасында йөзен-чыраен гына үзгәртте.
Без моны белгән хәлдә, теләкне чынга кабул итеп яшәп ятуда. Флүс Латыйфи моны
сиксәненче еллар ахырында ук әйтте, кисәтеп куя алды. Повестьта хыянәт темасына да
тап булабыз. Соңрак бу тема язучы иҗатында тагын да үстерелде, төрле төсмерләре
ачыкланып, тулы бер әсәргә нигез булып ятты.
Татар дөньясын шаулаткан, Флүс Латыйфины икеләнүсез зур әдипләр сафына
куйган әсәре 1993 елда Татарстан китап нәшриятында ул чор өчен генә түгел, бүгенге
көннәр өчен дә «коточкыч» тираж — 50 000 данә белән басылып чыгып, тиз арада
таралып беткән «Хыянәт» романы булды. Роман 2000 елда югары зәвык белән
«Мәгариф» нәшриятында кабат басылды һәм ай күрде, кояш алды, таралып та бетте.
Казан ханлыгының мөстәкыйль дәүләт буларак яшәгән соңгы унҗиде елындагы
гаять четерекле вакыйгаларны, ике яшь йөрәкнең кайнар мәхәббәт тарихын, югалту
ачысы кичергән, әмма бер-берсенә тугрылыклары, батырлык, кыюлык күрсәтүләре
нәтиҗәсендә кавышу бәхетен тапкан егет белән кызның катлаулы маҗараларын тирән
психологик кичерешләр аша зур осталык белән тасвирлаган бу әсәр укучылар
тарафыннан бик җылы каршы алына.
Беренче карашка сүз мәхәббәт хакында барса да, күтәрелгән проблемалар гаять
саллы, әһәмиятле. Хыянәт нигезендә гомерләр кыела, мәхәббәт мәхшәргә әйләнә,
ФАКИЛ САФИН
160
дәүләтләр юкка чыга. Хыянәт белән табылган бәхет бәхет дип аталырга хаклымы, ул
озын гомерле була аламы? Әсәрне укыганда шундый сораулар бер-бер артлы туып тора,
уку барышында, һәркем үз чамасыннан чыгып, аларга җавап та таба. Әсәр хакында
әдәбият белгече Х.Әшрәфҗанов болай дип яза: «Романда тарихи шәхес булган Кол
Шәрифкә зур урын бирелә. Ул рухани җитәкче буларак кына түгел, ә олуг галим,
ватанпәрвәр, Казанны саклаучыларның, азатлык көрәшенең идеологы буларак та күз
алдына килеп баса. Аның Иван IV гаскәрләренә каршы көрәшне җитәкләве тарихи
чыганаклар белән раслана. Башка тарихи шәхесләр (Сафа Гәрәй хан, Чапкын морза,
Япанчи би, Камай морза, Иван IV, Адашев һ.б.) вакыйгаларда катнашсалар да, әсәрнең төп
герое — сәүдәгәр Сәет-Углич сәүдәгәре Савелий Кузьмичның мәхәббәт язмышы белән
Казанга килеп төпләнгән, мөселман диненә күчкән төпчек улы Санька (Александр)
Булгаков. Чор вәзгыяте, сулышы, тарихи колорит аның уй-кичерешләре, гамәлләре
аркылы бирелә. Икенчедән «Хыянәт» — югары дәрәҗәдә психологизм белән сугарылган
тарихи роман. Өченчедән, акрынлап традициягә әверелә барган Казан-Мәскәү
мөнәсәбәтләрен бәян итүгә төп игътибар бирелми, ул, ике дәүләт идеологиясенең
каршылыклары буларак, күпмедер дәрәҗәдә ике бертуган Василий һәм Сәет (Санька)
мөнәсәбәтләрендә чагыла. Тышкы-сәяси вакыйгалар белән мавыкмыйча, Казан өчен
1552 елның көзендә барган сугышны сурәтләү, хәтта аның нәтиҗәсе белән түгел, ә
дәвамы белән әсәрне төгәлләү дә үзен бу очракта тулаем аклый.
Хыянәт. Бу сүзнең мәгънәсе романда төрле масштабта, төрле яссылыкта чагыла.
Исем җисемгә туры килә. Бу — Саньканың мәхәббәт хакына үз диненнән, иленнән, әти-
әнисеннән, туганнарыннан, ахыр чиктә үзе тәрбияләнгән идеологик мохиттән ваз кичүе
дә, Камай морзаның ватанын сатып дошман ягына чыгуы да, әсәр ахырында ике
бертуганның бер-берсен һәлак итүе дә.
Әсәрнең символик һәм мәгънәви бөтенлеген тәэмин итүче чикләре, башы һәм ахыры
сәүдәгәрлек тамгасы белән бәйләнә; вакыйгалар тамгадан башлана, тамга белән
төгәлләнә. Бу фалны Казан өчен барган көрәшнең тәмамланмый калуы белән бутамаска
кирәктер. Х.Әшрәфҗановка өстәп шуны да әйтәсе килә: «Хыянәт» романында колорит
башка факторлар — кием-салым, көнкүреш әйбер-карасын, дәүләт төзелеше, идарә
итүнең ханлыкка хас сыйфатларын белеп сурәтләү ярдәмендә дә ирешелэ. Автор бу
мәсьәләне җентекләп өйрәнгән, чорны «вак-төяк» детальләр ярдәмендә дә ачып булуын
оста итеп күрсәтүгә ирешкән. Тагын игътибарга лаек нәрсә — автор тарихи
документларны яхшылап өйрәнгән һәм аларны әсәр канвасына урынлы кертеп җибәрә.
Кыскасы, роман бөтен булмышы белән Казанны яклаучы каһарман бабайларыбызга,
кыю йөрәкле, сөя дә, сөйдертә дә белгән, кирәк булса яуга ташланып ил бәйсезлеге
хакына үзләрен корбан итүдән курыкмаган хатын- кызларыбызга дан җырлый, хыянәт
юлына басканнарга нәфрәт, каргыш буларак кабул ителә.
1993 елны әдипнең тагын бер китабы 50 000 данә тираж белән басылып чыкты.
Анысы — «Чура Батыр» дастаны. Ф.Латыйфи, әдәбиятыбызда беренче тапкыр буларак,
Добруҗа татарларының халык авыз иҗатына мөрәҗәгать итә, Румыниядә аеруча киң
таралган «Чура Батыр» дастанын Казан татар әдәби теленә күчерә, Румыниядә яшәүче
милләттәшләребез тарихына, аларның бүгенге яшәеш вәзгыятенә багышланган «Бер
ананың игез уллары» дигән күләмле мәкалә яза. Әлеге китап әнә шул тәрҗемә һәм
мәкаләне берләштерә. Китап бигрәк тә галимнәребез тарафыннан игътибар үзәгенә
алынды, дастанны фәнни өйрәнү юлында мөһим вакыйга буларак бәяләнде.
Язучының Казан университеты галиме Ринат Якуш белән иҗади хезмәттәшлектә
язылган «Тамга», «Игезәкләр», «Соңгы кисәтү» дигән фәнни-фантастик повестьлары
татар әдәбияты өчен чыннан да яңалык иде. Катлаулы, мавыктыргыч сюжетка корылган
әсәрләр укучыны маҗаралары белән генә түгел, бәлки бүгенгене үткәннәргә
тоташтыручы хыял һәм чынбарлык турында фәлсәфи уйланулары белән дә җәлеп итә.
Повестьлар бай, йөгерек тел белән язылган, җиңел укылулары белән дә үсмерләрнең
яраткан китапларына әверелделәр. Повестьлар шул ук елны рус теленә дә тәрҗемә
ителә барды һәм, ниһаять, 1996 елда берьюлы ике телдә — татар һәм рус телләрендә
«Тамга - След» исеме астында аерым китап булып басылып чыкты. Әдәбиятта шундый
«мөгез» чыгарырга һәвәс сирәк язучыларның берсе икәнлеген тагын бер мәртәбә
раслады.
Язучы һәм публицист Ф.Латыйфи татар яшьләренең «Сәләт» хәрәкәте белән тыгыз
бәйләнештә торды, балалар һәм яшьләргә милли тәрбия бирүдә актив катнашты,
ЧЫН ИҖАТ ҮКСЕЗ БУЛМЫЙ УЛ
161
аларның милли үзаңын үстерү юнәлешендә нәтиҗәле эшләде. 1995 елдан алып шактый
еллар балаларның җәйге «Сәләт» лагерьларында «Татар дөньясы», «Татар теле һәм
әдәбияты» дәресләре алып барды. Милләтебез, туган телебез һәм татар дәүләтчелегенең
үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге хакында уйланулар белән сугарылган әдәби-
публицистик китабын «Сәләт» фонды 1998 елда аерым китап итеп бастырып чыгарды.
«Уянып киләбез... Уяныйк та җиң сызганып эшкә тотыныйк. Безнең өчен беркем дә
хыялларыбызны тормышка ашыру юлында эшләп йөрмәс. Барысы да үзебезгә бәйле,
үзебез эшлик!» — диюе белән әдип мең мәртәбә хаклы иде.
1999 елда язучының күләмле тагын бер әсәре — «Ишелеп төшкән бәхет» романы
«Казан утлары» журналының 5-6 саннарында басылып чыкты. Әдәби җәмәгатьчелек
романга уңай бәя бирде. Язучы үзе бүгенге әдәби барышны күздә тотып болай дигән иде:
«Әле һаман да «су күп кушылган», күпсүзлектән җәфа чигүче романнар язу дәвам итү
белән бергә, тыгыз концентрацияле, катлаулы сюжетлы, аз сүзле, әмма сурәтләү
ягыннан киң колачлы романнар күренә башлады”. Һәм бу аңлашыла да, чөнки заман
үзгәрде, югары тизлек, компьютер заманы килде, дөньяны мәгълүмат ташкыны басып
китте. Кешенең бишәр йөз, алтышар йөз битлек, хәтта меңәр битлек романнар укып
утырырга вакыты да, түземе дә һәм теләге дә юк. Инде килеп, яңа романы хакындагы
уйлары белән дә уртаклашу кирәклеген тоеп, укучыларга берничә сүз әйтүне кирәк
тапты: «Ишелеп төшкән бәхет» роман-эксперимент ул, безнең традицион татар
романнарында булмаганча, дөньяны эре штрихлар белән колачларга тырышып карау.
Татар бәхете кайда? Татарстанда бәхетлеме ул? Чит илләргә күчеп киткән, качып
китәргә мәҗбүр ителгән татарлар бәхетлеме? Беренче карашка мәхәббәт һәм Ватанга
тугрылык хакында тоелучы роман тукымасына урыс дәүләтенең татарга карата
ФАКИЛ САФИН
162
гасырлар буе дәвам иткән мәкерле сәясәте яшерелгән. Ничек тә булса татарның
тамырын корыту, аның генофондын юкка чыгару сәясәте ул. Укыган кешеләр аңа үз
бәяләрен бирер дип беләм». Бәхет эзләү дигәннән, әле тәүге китапларында ук бу теманы
ныклап өйрәнү юлына баскан иде автор, хәзер тагын да тирәнрәк, фәлсәфирәк
яссылыкка күчерә ул теманы. Моның белән ул үзенең әдәбиятка очраклы килеп
кермәвен, ул гына өйрәнә ала һәм югары әдәби кимәлдә укучыга җиткерә алырлык
фикер байлыгы барлыгын раслый. Әйе, язучы татар халкын бик бәхетле итеп күрәсе
килә, аны төрле тормышчан, әмма әдәби кануннар җирлегендә туган ситуацияләргә
куеп карый. Халык вәкилләренә хас сыйфатларны барлый, шәхесне сындырып сыный,
милләтнең ныклык шкаласын билгели кебек. Ә моны белү, минемчә, бик кирәк.
Әдәбият галиме Рифат Сверигин роман турында болай дип язды: «Ишелеп төшкән
бәхет» романы — интеллектуаль проза дип аталган тармакның бер чагылышы.
Андыйларны
заман романы дип тә атыйлар. Вакыйгаларны бәйләү алымы бик үзенчәлекле: элекке «
Идел - Урал » яшьләр оешмасының сәркатибе Әмирҗан Акчура, совет солдаты Хафиз
Сабиров һәм махсус бүлек майоры Гыймаев 1945 елда Чәнчүн шәһәрендә очрашканда
өчесе өч вазифа башкара. Менә шул кешеләрнең балалары 1972 елның җәендә Казанда,
шәһәребезне шаулаткан Америка күргәзмәсендә очраша.
Аларның берсе Нью-Йорктан күргәзмәне алып килгән, электрон җиһазлар буенча
эксперт Илдар Акчурин, икенчесе — Казан фәнни-тикшеренү институтларының
берсендә эшләүче фәнни хезмәткәр Сирин Сабиров, һәм өченчесе — аларны карап,
мәгълүматларны тиешле оешмаларга җиткереп йөрүче елгыр егет Дамир Гыймаев була.
«Алар өчесе дә өч сыйфатта иде һәм, табигый ки, араларында дустанә мөнәсәбәт була
алмый иде. Инде менә 27 елдан соң аларның балалары изге Казан туфрагында. Алар да
бүген өчесе өч сыйфатта. Ләкин аталарының кайчандыр очрашулары хакында белмиләр
һәм кайчан белүләре икеле. Дөнья дигәнең шундый сәер һәм катлаулы инде ул», — ди
автор бу хакта әсәрдә. Әсәрнең нигезенә шундый очраклы роман ситуациясе салынган.
Ул уйланучан, анализлап укучан китап сөючеләргә атабрак язылган. Дөньялар үзгәрә-
үзгәрә, дип сөйлибез — шулаймы икән соң? Дөрес, бу 1945-1972 еллар арасы. Ә
тоталитар режимнан демократик дип аталганына күчкәндә нинди үзгәрешләр булды?
Нәм бу үзгәрешләр кем файдасына бара? Гади халык файдасынамы? Флүс Латыйфи
укучыны уйландыра торган әсәр иҗат иткән».
Флүс Латыйфиның «Бәйсез этләрне атарга» дигән гыйбрәтле роман-нәсере дә
әдәбиятта яңалык буларак кабул ителде. Әсәр сугыш елларында туган һәм балачаклары
сугыш, сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән замандашларына атап язылган.
Монда инде без Мәһдиевчә җор теллелеккә, нечкә лиризмга, халыкчан фәлсәфәгә тап
булабыз. Шушы зур булмаган әсәрдә язучы чорның бөтен катлаулылыгын,
каршылыгын, гади кешеләрнең күңел байлыгын, түрә кыяфәтле бәндәләрнең
җансызлыгын аңнарга үтеп керерлек итеп тасвирлый алган. Тормышта еш кына үткән
дәверне сагынып искә алучылар белән очрашып торабыз. Әйтерсең
163
илне, халыкны тезләндергән, мылтык көпшәсе аша күзәтеп торган система коллары
булып яшәмәгәнбез дә, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларның күпчелегенә шаһит түгел
идек. Әйтерсең, ул заманнарда барысы да ал да гөл булган. Алай түгел иде шул. Әсәрне
укыгач, тагын бер мәртәбә җаннар өшеп куя, ул чорлар әйләнеп кайта гына күрмәсен
иде...
Флүс Латыйфи чын мәгънәсендә хикәяләр остасы да. Хикәяләре үзләренең
тормышчан булулары, җыйнаклыклары белән күңелне җәлеп итәләр. «Кырагай»,
«Истәлекле көн», «Көмеш беләзек», «Җирәнкәем» һ.б. әсәрләрендә өлкән буын,
җәмгыять, милләт, табигать алдында кешенең җаваплылыгы, дуслыкка һәм мәхәббәткә
тугрылык, туган җирне зурлау кебек мөһим әхлакый проблемалар күтәрелә.
Флүс абый миңа языласы әсәрләре хакында иркенләп сөйләргә ярата иде.
Соңгысында сугыш чорында бер кешенең авыл халкы өчен тоз эзләп табу вакыйгасы
турында гыйбрәтле хикәят сөйләп алды. «Кайчан язарга тотынасың инде?» - дидем.
«Тәрҗемә вакытны ала. Башлаган романны төгәлләсәм...» Ул Рауль Мирхәйдәров
әсәрләрен зәвык белән татар теленә тәрҗемә итте. Тәрҗемә күп вакытны ала, дөресен
әйткәндә, зур иҗатчы булып танылган әдипнең мондый эшкә тотынуына гаҗәпләнеп тә
куйдым. Тәрҗемә, уйлавымча, яшь вакытта, иҗатка керешеп килгәндә, каләмне чарлау
өчен әйбәт, ә инде өлгергән әдипнең җегәрен ала, эздән чыгара ул. Миңа шундый шәп
тоелган тоз вакыйгасы кәгазьгә төшми калды ...
Флүс Латыйфи озак еллар «Казан утлары» журналында баш мөхәррир урынбасары
булып эшләде. Журналның абруй-дәрәҗәсен төшермәс өчен бөтен көчен куйды. 1990
елдан Язучылар берлеге әгъзасы, 1993 елда аңа Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
Әдип Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән иде. Алу
насыйп булмады. Ул ашкынып яшәде, иҗат итте. Уй-ниятләр белән янып йөргәндә,
авырып китте. Көчле, нык рухлы кеше иде Флүс абый, авыруга бирешмәскә тырышты.
Тик язмыш аңа яңадан иҗатка, яраткан коллективына кайту мөмкинлеген бирмәде.
2010 елда вафат булды, җаны-тәне белән береккән Мөслим туфрагында җирләнде.
Әдип үзе вафат булгач та аның иҗаты белән кызыксыну кимеми. Чын иҗат үксез
булмый ул. Була алмый, чөнки ул халыкның уй-фикерен, омтылышларын чагылдыра,
аны алга әйди, киләчәккә чакыра, тормышта урынын табарга өнди, яшәргә тиешлеген
раслый. Флүс Латыйфиның барлык әсәрләре дә әнә шундый.