Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЭЗЛИМ ДӨНЬЯ ТОТКАСЫН

Хыял
Яшьлек иленә кайталсак,
Шомырт күзләреңә карап
Чәчләрең тарар идем.
Йолдызлы күктән
ялварып
Тик Бәхет сорар идем.
Йолдызлы күкләргә
Табынып
Тормышны җайлар идек.
Бүген булса,
Мәхәббәтнең
Тик үзен сайлар идек.
Алтыннан
Кыйммәт Бәхетне
Һичшиксез
табар идек!


Китәбез...
(вариант)
«Китмибез!» - дип, бөек Тукай язган...
Китми мөмкин түгел, китәбез!
Чиксез далаларны без яңадан

Азат халык булып үтәрбез.
Мәңгелеккә киткән бөек Тукай...
Китәбез шул, туган, китәбез!
Коллык богауларын өздек, бугай...
Канатлы ат сыман - күктә без!
Татарлыкка гына китәбез без...
Китмәсләр дип өмет итмәгез!

Беркайчан да кире кайтмабыз без...

Кара җаннар, безне көтмәгез!
 

Белмим, нәрсә карадык?
Чуер ташларны санадык,

Тын чишмәгә карадык.

Көмеш чишмә Яннарында

Озын, кара чәчләреңне

Икәү бергә тарадык.

Бәхетне генә югалттык...

Белмим, нәрсә карадык?
Эзлим дөнья тоткасын...
Тормышыңдагы бушлыктан

Сине кемнәр коткарсын?

Котылырга чара эзлим,

Эзлим дөнья тоткасын.
 

Мин
Янасыларын да яндым,

Авасын да аудым мин.

Ташлары тәгәрәсә дә,

Җимерелмәс таудыр мин.
Авасыларын, аудым да,

Кара җанга - яудыр мин.

Яратырдайлар яратты,

Шуңа күрә саудыр мин.
Дилбегәсен бер бушатып

Җыя белгән җандыр мин.

Байлыгым күп, ул - серләрем,

Беркемгә дә калдырмыйм.
 

Ялгышлар
Зирекле күлен сагынган

Кайтып җиткән аккошлар.

Тормышымда - ялгышлар,

Бу җаным кайда кышлар?
 

Кайгылы төсләр эчендә...
Пешмәгән әле алмалар,
Коелып
Тезелгәннәр.
Кайгылы төсләр эчендә

Шатлыклы
Сиземләү бар!


Файдалы...
Сайландың син,

Тормыш юлларыңда

Чәнечкеле гөл дә

Сайладың.
Көл калды шул

Гүзәл тормышыңнан,

Гөлләр өчен Көл дә файдалы.


Сизми алар...
Күңелләре нинди икән?

Ишекләре - каралар.

Кия белмәгән бәндәләр

Ак күлмәкне каралар,

Болгана бәндә, югала,

Югалган шул чамалар.

Еларга кирәк булганда

Нинди кызык табалар?

Мәкерлек бар...
Сизми алар,

Шатланып Кул чабалар.