Логотип Казан Утлары
Хикәя

УКОЛ

— Зөлфирә, туганым, әйт әле, зинһар: бу кызны үстергәндә нинди ялгышлык
җибәрдек сон без? Кайда, кайчан ялгыштык икән? Туган көненнән күреп беләсен ич:
нинди матур һәм акыллы бала булып үсте бит ул. Аны иркәләп сөймәгән, яратмаган
кеше юк иде тирә-юньдә. Кем уйлаган үскәч шундый кансыз булыр дип? Абыйсы да
андый түгел ләса. Ана ияреп шундый булган дияр иден. Кыз бала бит бу, кыз бала...
— дип, яшьләренә буыла-буыла тезде Зөләйха апа.
Сонгы көннәрдә башына төшкән тирән кайгысыннан һич кенә дә айный алмыйча,
көннәр һәм төннәр буе чайкала-чайкала өзлексез елап һәм уйлап утыруын күреп
торган Зөлфирә Зөләйха сенлесенен сәламәтлеге өчен борчыла башлады: инсульт
булып яисә акылы зәгыйфьләнеп китмәсә ярый инде. Язмышнын бу кадәрле зур һәм
аяусыз сынавын күтәрү таза ир-егетләр җилкәсен дә җимереп төшереп, изеп атар иде.
Инде нишләргә? Тынычландыргыч дару да алмый үзен, ичмасам. Укол ясарга килгән
табибны да якын җибәрми. Гомумән, шприц күрү белән күзе акая, бөтен тәне
калтырый башлый, үзе туктаусыз елый. Сыек даруларны да эчми. Апасы Зөлфирәнен
элегрәк алынган сәдәф даруларын гына эчеп куя кайчакта. Йоклатып хәл кертергә
тырышып карыйлар — йокы алмый. Апасы Зөлфирә булмаса, аны күптән сары
йортка ябып куйган булырлар иде, мөгаен.
***
Тыныч кына, матур гына яшәп ятканда, Зөләйха апа белән Зариф абзыйнын инде
укуын тәмамлап шәфкать туташы булып эшли башлаган кызлары Гөлсинә,
көтмәгәндә-уйламаганда, өйдәгеләрне шаккатырып:
— Мин бүген кич Италиягә китәм. Җибәрмәссез, гауга чыгар дип алдан
әйтмәдем. Кичке поезд белән Мәскәүгә барам да, иртәгә Миланга очам. Бу илдә
безнен кебекләргә акча да эшләп булмый. Акчан булмагач, кешечә яшәп тә булмый,
— диде.
Әти-әнисе, абыйсы Ратмир «аһ» итте. Зөләйха апа елап ук җибәрде.
— Бу ни дигән сүз инде, кызым? — диде әтисе Зариф абзый. — Яна гына эшкә
урнаштын. Тора-бара акчан да булыр. Эшләгәнен - үзенә. Синнән торган өчен дә,
ашаган өчен дә акча сораган кеше юк бит әле. Чит илдә бит барысы өчен дә үзенә
түләргә туры киләчәк. Эштән дә сразы җибәрмәсләр әле? Документларны да бит тиз
генә әзерләп булмый. Документсыз-нисез ничек бүген үк чыгып китәсен?
— Документлар күптән әзер инде, әти. Шулай буласын белдем инде мин.
Атналар буе әнинен күз яшен, сезнен битәрләүне күрмәс-ишетмәс өчен барысын да
алдан эшләп куйдым. Чыгып китәр алдыннан гына әйтергә ниятләдем. Менә шул...
— И, кызым, ничек шундый бәгырьсез була аласын? — диде әнисе, күз яшьләрен
тыя алмыйча. — Олыгаеп барабыз бит инде без. Кемгә калдырып китәсен әтиен белән
мине?
— Абый бар ич, әни. Ул карар. Сезнең янда бит ул, читтә түгел. Бер-бер хәл була
калса, чакыртырсыз, мөмкинлегем булса, кайтырмын.
XVII Бу сәхифәдә тормышта булган хәлләр бәян ителә.
167
— Соң, абыең ир кеше бит, кызым. Синең кебек табиб та түгел. Авырып китсәк,
укол да кадый белми, даруларны да аермый, — диде әнисе. — Без бит инде хәзер гел
ярдәмгә мохтаҗ. Киләчәк көннәр синең кулда иде, балам. Өметләрне өзеп китәсең
инде. Аннан бит тиз генә кайта да алмассың.
— Борчылма, әни. Барыгыз да исән-сау, аякта. Кирәк булса, абый да өйрәнер.
Укол кадау авыр эш түгел ул. Ярый, озак сөйләшеп торырга вакытым юк. Әйберләрем
җыйган. Абый, мине тимер юл вокзалына илтеп куясыңмы? Юк дисәң, такси
чакыртам, — дип, әйберләрен алырга үз бүлмәсенә кереп китте. Абыйсы аңа иярде.
Күп тә үтмәде, бүлмәдән тәгәрмәчле зур чемодан, бер-ике пакет тоткан Ратмир,
аның артыннан ук иңенә кечкенә сумкасын аскан Гөлсинә килеп чыкты. Диванга
утырып, юл алдыннан дога кылдылар. Юл кешесенең юлда булуы яхшы дип, кыз
чыгып китү ягын карады, әтисе белән әнисе елап калды. Тыныч кына сөйләшә дә
алмадылар.
— Менә үстер баланы, — диде Зөләйха апа, күз яшьләрен сөртә-сөртә. — Күпме
акча түгеп укыт. Олыгайган көнебездә караучыбыз бар дип ышанып тор. Ә менә
дөнья үзенчә борды да куйды.
— Кемгә охшап шундый үзсүзле һәм каты күңелле икән бу бала? Абыйсы ир
кеше булса да моннан йомшак. Йә Хода, сәламәтлек, сабырлык бир безгә. Теләге,
максаты шул икән, без генә тыеп кала алмыйбыз инде. Ярый, исән- сау, уңышлы гына
йөреп кайтсын. Бәлки, әллә ни озак йөрмәс әле. Насыйп булса, бераз эшләр дә
әйләнеп кайтыр, — диде Зариф абзый һәм кухняга юнәлде. Тынычландыргыч дару
эчеп куйгач, янә залга чыгып, диванга барып ятты. Беренче мәртәбә йөрәгенең
чәнчеп-чәнчеп авыртуын, әллә ничек, тигезле-тигезсез тибүен тоеп, борчуга төште.
Монысы ни инде тагын? Шул көннән башлап, борчылса да, авыр күтәрсә дә моңарчы
авыртуның ни икәнен белмәгән йөрәге, мин монда, дип, үзен сиздерә дә тора.
Хәлсезләнеп, куллары калтырый башласа, кулындагы әйберләре дә төшеп китә.
Зөләйха апа кызы өчен бер борчылса, ничә ел бергә гомер иткән яраткан ире
Зариф өчен дә нык көенде. Үзенең дә башлары әйләнеп, егыла язып калуларын иренә
дә, улына да сиздермәде, өстәмә борчу салмады.
Шулай борчылулар, авыр уйлар белән ике-өч ай үтеп китте. Гөлсинәдән һаман бер
хәбәр дә юк. Янә хәсрәт: исән-саумы икән? Барып җиткәнме? Эш тапканмы? Тапса,
нинди эш?.. Ну бу бала дигәнең, әллә бар аңа әти- әни, әллә юк!
Киткәненә дүртенче ай тулып килгәндә, сәер бер шалтырау белән өй телефоны
шалтырады. Зөләйха апа үзе генә өйдә булганга, тиз-тиз барып трубканы алды. Башта
шылт-шылт итеп торган трубкадан ниһаять хатын- кыз тавышы ишетелде.
— Алло, алло! Кем әле бу? Әни, синме? Кызың Гөлсинә шалтырата. Мин исән-
сау. Килүгә, әйбәт эшкә урнаштым: бай гына бер картны карыйм. Үлеп гашыйк булды
миңа. Ташлап китмәсен дип үзенә бәйләп куйды: без язылыштык. Болай начар кеше
түгел. Үземнең машинам бар хәзер. Йорт- җире әйбәт. Исәнлек-саулыкмы?
Яңалыклар юкмы?
Зөләйха апа җавабын да биреп өлгерә алмады, Гөлсинә, ярый хушыгыз, мин үзем
шалтыратырмын, дип, трубкасын куйды.
Шулай итеп, ничә ай кызының хәбәрен көткән ана рәхәтләнеп сөйләшә дә алмады.
Барыбер иркенләп сөйләшеп булмас иде, мөгаен, чит ил бит. Шулай да өч-дүрт җөмлә
әйтергә була иде инде. Зөләйха апаның бите буйлап мөлдерәп агып төшкән күз
яшьләре дә аны бу әрнүле халәтеннән арындыра алмады.
Кияүгә чыккач, тиз генә кайтырга уйламый инде бу, дип тә уйлап куйды Зөләйха.
Шул арада Зариф абзый белән уллары Ратмир кайтып керде. Карчыгының күзендә
яшь бөртекләре күреп, Зариф абзый куркып калды.
— Ни булды тагын? Бер-бер начар хәбәр бар мәллә? — диде.
— Бик әйбәт тә түгел шул әле, әтисе, — диде Зөләйха апа. — Әле генә Гөлсинә
шалтыратты. Баруга, бер картны тапкан, аны тәрбияләп карый- карый, шуңа кияүгә
дә чыгып куйган, бай яшибез, ди.
ФЛЁРА ТАРХАНОВА
168
— Начар хәбәр түгел, әнисе. Бай кияү тапкан бит. Әллә ни карт түгелдер, кияүгә
чыкмас иде. Тормышы әйбәт булгач, без кирәк түгел инде аңа хәзер. Тиз генә кайтмас,
көтмә син аны.
— Тагын кайчан шалтырата? — диде абыйсы Ратмир. — Вакытын әйтмәдеме?
Мин дә сөйләшер идем. Телефон номерын әйттеме?
— Әйтмәде шул. Иң кирәкле сүзләремне дә әйтә алмыйча калдым бит, ичмасам.
Шалт итеп трубкасын куйды да, ике араны өзде. Кабат шалтыратуын көтәргә генә
кала инде.
Ратмирның сеңлесенә ачуы килде: ничек инде, шул гомер шалтыратма, хәбәр
җибәрмә, өстәвенә, олыгаеп бара торган әнисе белән дә рәтләп сөйләшмә.
Зөләйха апа йокы бүлмәсенә кереп китте. Караватына ятып, рәхәтләнеп елады.
***
Гөлсинәнең кабат шалтыратуын көтә-көтә тагын берничә ай үтеп китте. Номерын
биргән булса, үзләре шалтыратырлар иде дә бит — бирмәде. Чит ил булгач, акчалары
күп китәр дип уйлагандыр инде.
Беркөнне, иртәнге чәйгә җыенганнар гына иде, озак итеп телефон шалтырады.
Кухняда бәлешләр пешереп мәш килеп йөргән Зөләйха апа ишетми калды, ахры.
Бәлеш көтеп утырган Зариф абзый барып алды трубканы.
— Әйе, тыңлыйм. Кем бу? Ә-ә, кызым, синмени? Нигә шулкадәр озак хәбәр
бирмисең, кызым. Әниең сине уйлап, сине көтеп саргаеп үлә бит инде. Рәзе шулай
ярый, — дип ачулануга күчте Зариф абзый. Шул арада, тавыш ишетеп, Зөләйха апа
да кухнядан йөгереп чыкты. Зариф абзый кулыннан трубканы алды да:
— И - и, кызым, бигрәк озак көттерәсең! Ник моңарчы шалтыратмадың?! — диде.
— Әни, бик мәшәкатьле чагым булды. Ирем үлеп китте бит. Аны күмеп, мал-
мөлкәтен үз исемемә яздырганчы шактый вакыт үтте шул. Ни хәлләрегез бар? Исән-
саулармы?
— И, кызым, зур кайгы кичергәнсең икән, уртаклашабыз кайгыңны. Бәлки,
кайтып китәрсең, бераз ял да итәрсең?
— Кайтып булмый шул әле, әни. Яңа эш урыны табарга кирәк. Кайтып- китеп
йөргәндә акча күп бетә бит. Әйбәт эшкә урнашу өчен дә түләргә кирәк. Кайтасы
булсам, шалтыратырмын. Ярый, хәзергә сау булып торыгыз. Абыйга да күп сәлам! —
диде дә трубкасын куйды.
Зөләйха апа аңгыраеп калды. Бу нинди бала? Нишләп ачылып китеп сөйләшми?
Нәрсә дә булса яшерә мәллә? Шатланасы урында борчылып кына калды Зөләйха апа.
Зариф абзыйның да кәефе әллә ни түгел иде.
Гөлсинәме соң бу, әллә аның исеменнән сөйләшүче берәр явыз хатынмы? Болар
шулай аптырашып торганда, төнге дежурдан Ратмир кайтып керде. Әтисе белән
әнисенең кыяфәтеннән эшнең нидә икәнен аңлап алды.
— Нәрсә, Гөлсинә шалтыратты мәллә? Кайтам дидеме? Кайчан? - диде.
— Юк шул, кайтырга бик җыенып тормый әле. Карый торган ире үлеп киткән.
Байлыгын үземә яздырдым ди.
— Болай булгач, тиз генә кайтмас. Көтеп тилмермәгез, — диде Ратмир.
— Әни, берәр тәмле әйберен бармы, ашат әле мине, ашыйсым килә.
— Әле без дә ашамаган, улым. Әзерләнеп кенә йөри идек. Әйдәгез, әниен
пешергән бәлешне бергәләп утырып ашыйк. Шунда сөйләшеп бетерербез сүзебезне
дә, — диде Зариф абзый.
Бергәләшеп кухняга кереп киттеләр.
— Өстәлнен ямен, ашнын тәмен җибәрде бу мәгънәсез кыз, — диде Зөләйха апа.
Ратмир да түзмәде:
— Якында гына булса, барып, тотып ишәр идем инде үзен. Бәхете, чит илдә.
Сагыну түгел, нәфрәт уяна башлады инде мона, — диде.
ТОРМЫШ ЯЗГАН ХИКӘЯЛӘР
169
***
Тагын бер ел үтеп китте. Кинәттән Гөлсинә үзе кайтып төште. Танымадылар
башта. Бөтенләй икенче Гөлсинә иде бу: чәче-башы матур итеп ясалган, киеме сонгы
модача. Ике зур чемодан тулы әйбер. Аларын, көчкә күтәреп, таксист кертеп куйды.
— Кызым, ниһаять, сине күрер көн дә бар икән, — дип, Зөләйха апа кызын кочып
үбәргә кереште. Шатлыгыннан елап та җибәрде. Әниләрнен шул инде: кайгы килсә
дә елыйлар, шатлык инсә дә елыйлар.
— Әни, җитәр инде. Булды. Нәрсәгә елап торасын? Кайттым бит. Исән- сау. Сез
дә, — дип, әнисен салкын гына кочып алды да, шулай ук бик ачылып китмичә генә
әтисе һәм абыйсы белән күреште.
Үзгәргән, нык үзгәргән Гөлсинә. Италиягә киткәнче әти-әни, абый дип өзелеп
торган кызнын тавышында да, йөзендә дә кырыслык, ниндидер салкынлык ярылып
ята иде. Анын үзен тотышыннан барысы да өшеп китте. Ничек сөйләшергә дә белми,
аптырашып калдылар. Абыйсы авыр чемоданнарын Гөлсинә бүлмәсенә кертеп
куйды. Җыйнаулашып, залда зур табын әзерли башладылар. Кызлары кайту
хөрмәтенә чәйгә генә булса да туганнарын чакырырга иде ниятләре. Гөлсинә риза
булмады. Арыдым, кәефем юк, беркемне дә күрәсем килеп тормый, диде. Табын
янына үзләре генә җыелдылар.
— Сөйлә инде, кызым, сонгы вакытта ничек яшәден? Шалтыратмадын да, —
диде Зөләйха апа.
— Шалтыратырлык җай булмады, әни. Беренче ирем үлгәч, тагын бер ир тапкан
идем. Бай булса да, беренчесе кебек үк түгел иде. Шулай да, бар да мина калды. Ул
да үлде бит. Үләр алдыннан васыятьнамә язган. Бердәнбер кызы бар иде, нишләптер
ана бернәрсә дә калдырмаган. Судлашып йөрде. Барыбер оттырды. Менә шул
мәшәкатьләр белән йөреп, шактый вакыт үтте. Инде бераз ял итәрмен дип кайттым
менә. Сезне дә күреп калырмын. Шулай да озакка түгел, — диде Гөлсинә.
Анын бу сүзләреннән башкалар имәнеп китте. Бу ни дигән сүз инде: күреп калу.
Үләргә җыена, мәллә? Ярамаган берәр эш кылганмы? Ни өчен ирләренен икесе дә
кинәттән үлгән? Өстәвенә, байлыкларын мона яздырып үлгән?
— Ник алай тиз үлеп киттеләр сон ирләрен? Бик карт иделәрмени?
— дип аптырап сорады Зөләйха апа.
— Юк. Әллә ни карт булмасалар да, йөрәк авырулы иде икесе дә. Шуна кинәт
кенә үлеп киттеләр. Ярый, чәегез тәмле булды, зур рәхмәт. Мин бүлмәмә кереп ял
итим әле. Бик арыдым, — диде дә бүлмәсенә кереп китте Гөлсинә. Өчәүләшеп
артыннан карап калдылар. Өчәвенен дә күнеленә шик төште: тегендә усал нияттән
бер-бер хәл кылып, качып кайтмады микән? Йөзе кырыс, сөйләшкәндә дә ачылып
китми. Элекке Гөлсинә түгел иде бу.
— Кайтмый, хәбәре юк дип бер борчылдык, инде менә исән-сау кайтып күренде,
әмма җанда җылылык, күнелдә шатлык юк, — диде Зөләйха апа, кәефе китеп.
— Алай ук борчылма әле, карчык. Иртәгә дә көн бар бит әле. Тагын сөйләшербез.
Ирләре үлгәнгә дә йөзе хәсрәтледер, күнеле үсмидер, — дип, карчыгын
тынычландырырга тырышты Зариф абзый, әмма үзенен җаны да урынында түгел иде.
Кызынын бер хәбәрсез кинәт кайтып төшүе, шулай кистереп кенә сөйләшүе ана да
ниндидер шом салды, тынычлыгын алды.
***
Ике-өч көн үтәр-үтмәс, гаиләгә бер-бер артлы тирән кайгы, олы хәсрәт килде.
Гөлсинәнен абыйсы Ратмир, ике бүлмәле үз квартиры булса да, сенлесе чит илгә
китү сәбәпле, әтисе белән әнисе ярдәмчесез тормасыннар дип күбрәк алар белән
яшәде. Зөләйха апа да, Зариф абзый да мона бик теләп риза булдылар, кызларынын
ташлап китүен дә җинелрәк кичерделәр. Әлегә үзенен гаиләсе булмаганга, Ратмирга
да җайлы: ашарына әзер, киемнәре, урын-җире юылган, үтүкләнгән.
ФЛЁРА ТАРХАНОВА
170
Әтисе белән әнисенен өч бүлмәле квартиры, әллә ни бай җиһазланмаган булса да,
чиста, рәхәт; ишектән килеп керүгә яна гына пешеп чыккан ашларнын, бәлешләрнен
бөтен өйгә таралган хуш исе тагы да ямьлелек, чиксез рәхәтлек өсти. Инде шактый
яшькә җитеп, Ратмирнын һаман өйләнмәгән булуынын сәбәбе дә шунда: әнисе кебек
унган, тәмле итеп милли ризыклар пешерә торган кыз таба алмый иде. Эчеп, тәмәке
тартып йөри торганнарнын янына да бармады.
Гөлсинәнен кайтуынын өченче көнендә, һич көтмәгәндә, уйламаганда, абыйсы
Ратмир авырып китте: бөтен эче янып, әрнеп авыртуга чыдый алмыйча, вакыт-вакыт
аны да китеп бара. Моны күреп, әти-әнисенен коты очты: Ходаем, кайдан килгән,
нинди чир бу дип, хәсрәткә төштеләр. Гөлсинә, никтер, ашыгыч ярдәм
чакырттырмады. Хәзер, хәзер, үзем терелтәм мин аны, дип, Италиядән алып кайткан
ниндидер укол ясады. Биш-ун минуттан хәле яхшырырга тиешле абыйсынын хәле
тагын да начарайды: буыла башлап, күзләре акаеп, авыз-борыныннан кан китте. Күп
тә үтмәде, бер сүз дә әйтә алмыйча, бу дөньядан китеп тә барды. Моны күреп торган,
инде Италиягә киткәннән бирле бердәнбер кызы өчен борчылып йөрәге авыртып
интеккән Зариф абзый йөрәген тотып егылды. Әнисенен йөгереп кенә алып кергән
йөрәк даруын эчертмичә, Гөлсинә әтисенә дә укол кадады. Зариф абзый бераздан
тыныч кына бакыйга күчеп китте. Бер-бер артлы ике мәет. Зөләйха апа кызынын
әлеге гамәлләреннән бер нәрсәне анлап алды: дөнья малына кызыгып, җанын иблискә
саткан Гөлсинәнен ике ире дә шул юл белән китеп барган, үз үлемнәре белән үлмәгән,
димәк. «Нинди ерткыч, канечкеч бала үстергәнбез, ничек шуны алданрак сизмәдек
икән сон?» - дип уйлады ул, гаҗиз булып. Инде чират миндә дип куркудан
хәлсезләнеп кәнәфигә барып утырды да кызынын укол тотып үзенә таба килүен көтә
башлады. Сонрак бераз тынычланды Зөләйха апа. Инде үлсәм дә исем китми,
яшәүнен мәгънәсе калмады, дип уйлап куйды. Кызы әнисен жәлләде булса кирәк, ана
тимәде, әнисе ягына борылып та карамады. Үз эше белән мәшгуль иде ул. Зөләйха
апа кәнәфидә утырган килеш, вәхшигә әйләнгән кызынын, ниһаять, ашыгыч ярдәм
машинасын чакыртуын, тагын нәрсәләрдер эшләвен күз яшьләре аша карап утырды.
Ашыгыч ярдәм артыннан ук милиция дә килеп җитте. Гөлсинә, табибларга да,
милиция хезмәткәрләренә дә кирәк кадәр акча төртеп, мәетләрне ярдырырга
җибәрмәде, кирәкле кәгазьләрне шунда ук ясатып алды. Кайгыга баткан Зөләйха
апага сорау да биреп тормадылар: башы түнгән, куркудан кызына каршы әйтергә
җөрьәт итмәгән ана кәнәфиендә елый- елый утыра бирде. Үзе шәфкать туташы
булганга, инде мондый эштә тәҗрибә дә туплаганга, Гөлсинә бу эшләрнен барысын
да шома гына, оста итеп башкарып чыкты.
Бер бүлмәдә яткан ике мәеткә Зөләйха апа төне буе дога укып утырды. Янына бер
кеше дә чакырырга теләмәсә дә, гомер буе аралашып яшәгән күрше әбиен кертте
Гөлсинә. Күрше карчыкнын гаҗәпләнеп: «Нидән үлделәр?» — дигән соравына:
«Йөрәк», дип кенә куйды. Иртәгесен тиз генә мулла чакыртып, бераз гына булса да
йоласына туры китереп, төшке аштан сон икесен дә татар зиратына күмеп куйдылар.
Әнисенен зиратка барырлык та хәле булмады — өйдә утырып калды. Бу хәсрәткә
«инде мине нишләтер?» дигән уй өстәлде. Кызынын зираттан кайтуын куркып көтеп
алды.
Әлеге эшләрне гаҗәеп оста һәм бернинди тоткарлыксыз башкарып кайтып кергән
кызынын мәшәкате күп иде әле. Италиядән кайтуга беркемгә дә сиздермичә, ике
квартирны да сатуга куйган Гөлсинә, инде хуҗаларыннан — әтисе белән абыйсыннан
котылгач, аларны тизрәк сатып җибәрү хәстәренә кереште. Әнисен пропискадан
төшерде. Әле ике чемодан тутырып алып кайткан әйберләрен дә ике-өч бәясенә сатып
җибәрәсе бар. Анысы белән дә шөгыльләнде.
Барысын да тиз тотты Гөлсинә. Квартирлар сатылгач, әнисе йортсыз- җирсез,
хәләле Зарифсыз, бердәнбер улы Ратмирсыз урамда калды. Дөрес, урамда ук түгел,
шәһәр читендә үз өе белән берүзе яшәп ятучы әнисенен апасы Зөлфирәгә илтеп куйды
аны кызы. «Икәүләшеп, бер-берегезгә терәк булып яшәрсез шунда», — диде. Бераз
гына акча калдырды. Бөтен эшен дә җайлап бетергәч, шактый акча туплагач, аны
еврога әйләндергәч, артык бер көн дә тормыйча, Италиясенә китеп барды.
Зөләйха апанын бу хәлләрне күтәрә алмыйча туктаусыз елавыннан күзе
сукырайды. Үзе урынга калды. Кызынын ни өчен мондый вәхшигә әйләнүе сәбәбен
апасы Зөлфирә белән күпме генә ачыкларга тырышса да, төбенә төшә алмады.
Шуннан бирле Гөлсинәнен бер хәбәре дә килмәде, үзе дә күренмәде.
Бер-ике елдан хәсрәтеннән саргаеп кипкән, бу дөньядан ваз кичеп, теге дөньяга
китеп барган Зөләйха апаны үзеннән дә олы апасы һәм күрше- күлән якындагы
зиратка, сөекле ире Зариф белән бердәнбер улы Ратмир янына җирләп куйдылар.