Логотип Казан Утлары
Публицистика

Өч борынга - бер һәйкәл


Икенче Бөтендөнья сугышыннан сон татар матбугаты яна сулыш алып яши
башлый. Ин әүвәл татар һәм рус телләрендә яшьләр өчен мөстәкыйль гәзитләр дөнья
күрде. Аннары «Чаян», «Азат хатын», «Татарстан коммунисты», «Пионер»
журналлары кабат чыгарыла башлады. Яшьләрнен зур активлыгы белән «Үсү юлы»
альманахы даими чыгучы «Идел» журналына әйләнде. Инде Бауман урамындагы
мәшһүр Матбугат йорты күлмәгенә сыешу кыенлашты. Тагын бер матбугат
комбинаты торгызу зарурлыгы туды. Югары жцтәкчелек тарафыннан төзелеш өчен
безгә өч урын тәкъдим ителде! Беренчесе — Дзерженский урамындагы, Тукай
телендә «Микитин циркы» дип йөртелгән иске цирк урыны, икенчесе — Кабан күле
буендагы бушлык, бүгенге «Татэнерго» бинасы тирәләре күрсәтелде. Өченчесе Кәҗә
бистәсенен басу капкасы, дөресрәге, сары чәчәкле болын башы. Сазлыктагы
кыйшайган, ярым җимерелгән йортларны күчергәндә, менә дигән тигез урын үзе.
— Гумеров, чакыр Долговны, урын сайларга киттек, — ди Татарстан
Журналистлар берлеге рәисе Ш.Хамматов, идарә сәркатибенә.
Долгов Михаил Филиппович — элеккеге Татарстан радиотапшырулар комитеты
рәисе, күптән түгел генә гәзит-журналлар нәшрияты директоры булып эшли
башлады. Зәй керәшене. Җитәкче урыннарда эшләгән, югары әхлаклы. Сүзен үлчәп
кенә сөйли. Бераз куркаграк та. Инде түбәнгә таба тәгәрәү полосасына кергән.
Шунадырмы, Хамматов аны еш кына «редакция завхозы» дип атый. Үзенен гел
биеклектә каласы килгәндер бәлкем.
Урын мәсьәләсендә Кәҗә бистәсенә тукталдык. Әйткәнемчә — иркенлек.
— Бу йортларны нишләтербез икән? — дип, шикләнә калды Долгов.
— Тунаков бер ай эчендә күчереп бетерә аларны, — ди Шәмси Хәбибуллович,
Казан шәһәр башкарма комитетына ишарәләп, һәм сүзен кистереп әйтә:
— Без синен белән, иптәш Гумеров, бу төштә Долговка ундүрт катлы һәйкәл
куячакбыз!..
Ирония — ирония дә бит, өч ел эчендә заводтай цехлары белән ундүрт катлы
хәзерге «Идел-Пресс» ягъни «Татмедиа» йорты сафка бастырылды.
Ә «һәйкәл» кемгә? Өчебезгә тигез бүленергә тиеш ул! Арадан үземне сызып
калдыра алмыйм бит инде. Заман түрәсе булып йөргән чаклары бар иде абзагызнын...
Марҗа чире
Безнен татарда марҗа сөю гадәте элегрәк тә булган. Бигрәк тә Үктәбер
түнтәрешеннән сон. Андыйлар «өлкән брат» арасында җитәкче урыннарга тизрәк
үрмәләгәннәр. Карт гвардия журналистлары командасында шундый «бәхеткә
өметләнүчеләр» берничә кеше иде. Әмма алар, ни сәбәптәндер, безгә мөдирлек
итүдән ары китә алмадылар. Гаепләмим, заманына күрә укымышлы, зыялы затлар иде
үзләре. Тәкъдирләрендәге җепләр бәйләгәндер аларны чит милләт вәкилләре белән.
Югыйсә, Дөбъяз төбәгендәге кечерәк кенә бер татар авылында туып- үскән Барый
Корбанов, «бернинди арттан этүчесез», Мәскәүгә тиклем барып чыккан,
журналистика мәктәбен тәмамлап, үз тырышлыгы белән һөнәри үсеш юлына баскан.
Ана «этүче» кирәк тә түгел кебек. Урысчасы да хәйран гына шомарган егетне 1936
елда «Кызыл Татарстан» гәзите редакциясенә бик теләп эшкә алалар. Аннары бүлек
мөдире була. Бөек Ватан сугышы елларында татар телендәге хәрби гәзитнен
редакторы, яу кырының алгы сызыгында йөри. Фронттан исән-имин күкрәк тулы
орден-медальләр белән кайта.
178
Утны-суны кичкән журналистны «Кызыл Татарстан» гәзитендә төзелеш сәнәгате
бүлеге мөдире итеп билгелиләр. Ә инде республикада нефть тармагы үсеш алгач,
Барый Шаһивәли улына редакциянең «Кара алтын» бүлеген жцтәкләү бурычын
йөкләделәр. Өлкән журналистның бу чордагы хезмәтләрен үз күзләрем белән күреп
тордым, Әлмәттән Балкан илләренә тиклем сузылган «Дуслык» нефть үткәргечен
жәяүләп узды, аннан күләмле мәкаләләр, үткен каләм белән язылган очерклар
жцбәреп торды.
Барый Корбан (редакциядә бер-беребезгә «ов», «ин»нәрсез генә эндәшә идек)
кайчан гашыйк булып, ничек өйләнгәндер — анысы миңа кадәрге гамәлләре,
һәрхәлдә ниндидер «расчет» белән түгелдер, дип беләм. Әмма хатыны чип-чи марҗа
иде. Нишләп «чип-чи»ме? Инде пенсиягә чыгып, профсоюз кушуы буенча картның
хәлен белешергә баргач, тозлы кыяр, кәбестә эштие яратучы карчыгы зарланып:
«Нашему Борю (чак кына «бүрегә» әйләнмәгән) лапша да лапша давай», — ди торган
иде. Тегесе татар токмачын хуп күргәндер, күрәсең. Минем уйлавымча, Барый ага
һич тә «арттан этүгә» өметләнеп өйләнмәгәндер.
Заман чире булырга мөмкин...
Архангель татары
Вакытлар үтү белән кемнең кемлеген ник онытабыз икән соң без?! Ул да бит
кайчандыр мәгълүм татар журналисты иде. Урысча әйтсәк, очеркист һәм үткен телле
фельетонист (ни кызганыч, соңгы елларда бу жанр әдәбиятыбыздан бөтенләй диярлек
төшеп калды). Мин бу кадәресен бер редакциядә эшләгән хезмәттәше буларак
таныйм. Шуның өстенә ул язучы да иде, төгәлрәге — драматург. Шәхсән үзем аның
сәхнәләрдә куелган яки аерым китап җыентыкларына, кертелгән берничә әсәрен
беләм. 1950 елда ук язылган «Вәгъдә» пьесасы озак еллар Татарстан Республика
күчмә театры репертуарыннан төшмәде. Әлмәт, Минзәлә халык театрларында
«Өермәләр», «Алтын башак», «Күңелсез мәхәббәт» исемле комедияләре уңыш белән
барды. Искәргәнсез, сүз драматург Габдулла Вәлиев хакында. «Совет Татарстаны»
гәзитенең Әлмәт зонасында үзхәбәрче булып эшләгән Габдулла агай (1904 елда
туган) алагаем гәүдәле, яхшы мәгънәсендә дәһшәтле (ташып торган энергияле,
диюем) кеше иде. Чигә читенә чөелгән калын кара кашлары, кысыграк күзләренең
җетелеге аңа олпатлык өсти, үзен-үзе тотышы белән ук гаярь зат ул. Урысчасы да
мөкәммәл. Анысының үз сәбәбе бар. Әти-әнисеннән бик иртә ятим калган малай
Төньяк боз океанына терәлгән Архангель каласындагы балалар йортында тәрбияләнә.
Ютазы районында туган татар баласы үзенең ана телен онытмаган, әдәби әсәрләр
язарлык дәрәҗәдә саклаган. Вакытлы матбугат битләрендә 350ләп очерк, шуның
өстенә берничә дистә фельетон (барысы да әдәби әсәр югарылыгында) язып бастыру
өчен, ай-һай, күпме юл йөрергә, кемнәр белән генә очрашырга, никадәр иҗади көч
сарыф итәргә туры килгәндер аңа! Ә пьесалары — йокысыз төннәр җимеше.
Журналист-язучылар икеләтә хөрмәткә лаек, минемчә. Андыйларны онытырга
хакыбыз юк.
Яд итик без Архангель татарын!..
Яза-яза китте
Шигырь язган кеше нишли? Башта гашыйк була. Шуның белән тилереп йөри.
Бәгъзеләре дөнья гизә. Ахырдан барыбер гәзит-журнал ишеген ачып керә.
Төзүче Сафуан Муллагалиев (тәхәллүс алгач, Сафуан Мулла Гали) дигән берәүсе
редакция ишеген 52 яше тулып узгач кына шакыды. Шигырь
ГОСМАН ГОМӘР
179
белән тилергән өлкән яшьтәге абзый шактый сәер тоелды. Әнгәмәдәшенен күзләренә
тилмереп карап, гүя, мине бер тынлап кара әле, ди төсле. Колакка бераз сангырау
булгангамы тәмам иелә төшеп сөйләшә. Култыгында шигырь тулы дәфтәрләре.
Мондый кисәк кенә пәйда булган инсан, әлбәттә инде, үзе белән таныштырудан
башлый.
Кунагыбыз Ырынбур өлкәсенен Абдуллин районы, Чаганлы авылында 1927 елда
туган. Сугыш бетәргә бер ел кала үсмер егетне Армия сафларына алалар, укырга
авиация мәктәбенә тәгаенлиләр. Шунда аякларына салкын тидереп, озак вакытлар
госпитальдә дәвалана. Әмма күккә күтәрелергә насыйп булмый ана. Бераз савыккач,
Урта Азия якларына китеп, төзүче- бизәүче һөнәрен үзләштерә. Теге «тилерү» дигәне
аны Казанга Үзбәкстаннын Маргилан шәһәреннән китереп ташлый. Дүрт бүлмәле
фатирын, вакытлыча. дүрт балалы гаиләсен калдырып. Бары тик шагыйрь исемен алу
өчен. Ә фатиханы Сафуанга атаклы шагыйрь Сибгат Хәким үзе бирә.
Язды да язды маргиланчы шигырьләрен. Алар әкренләп редакция коридорыннан,
дәфтәр битләреннән гәзит-журнал сәхифәләренә күчте. Маргиланнан гаиләсен алып
килгәч, Татарстан китап нәшриятында бербер артлы «Сәлам бирәм», «Көзге балкыш»
(яшенә карата ишарә кебек), «Мәнгелек йөрәк», «Ераклардан киләм» дигән шигырь
жыентыклары, «Биздерсәләр туган жиреннән» исемле шигырь белән язылган күләмле
автобиографик бәяны дөнья күрде.
Чын шагыйрь булып китте Сафуан Мулла Гали фани дөньядан...
Каберсез мәет
Алай булырга тиеш түгел иде кебек...
Арча төбәгенен Казанбаш авылында, татар гаиләсендә туган кешенен, яше
ж,итмештән узгач, рухи-дини адашуы минем башыма сыймый. Фикерләремне үзенә
житкерергә омтылып карасам да барып чыкмады. Фәйләсүф-язучынын фани
дөньядан бакыйлыкка күчкәндә карашлары ныгып урнашкан иде шул инде. Нинди
кара көчләр саташтыргандыр аны — белмим.
Язучы Диас Вәлиев белән бер чорда, ул — «Комсомолец Татарии», без
фәкыйрегез, «Татарстан яшьләре» гәзитендә, Матбугат йортынын бер үк катында
эшләдек. Мона чаклы инде Диас Киров, Пермь якларында, Урал-Себер
кинлекләрендә, Хабаровск крае һәм Казакъстаннын Тимертау тарафларын, геолог
буларак, айкап чыккан була. Үз эшенен тәжрибәле белгече санала. Башта ул безне ни
өчен журналистикага килеп керүе белән гажәпләндерде. Аннары шул ук елны (1971)
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә барган «Намус
хөкеме» (урысчасы «Суд совести») спектакле белән шаккатырды. Шуннан китте инде
язучынын ижади эшчәнлеге. Анын Кама автогигантын төзүчеләргә багышланган
пьесасы аеруча янгыраш тапты — ни әйтсән дә, көн темасы иде. Д.Вәлиев әсәрләре
теге заман сәхнәсенә үзенчәлекле яналык алып килде. Үзәк матбугат шау килеп алды,
автор ижатына зур бәя бирде. Милли драматургия буенча (тулаем урыс телендә язса
да) уздырылган бәйгеләрдә Д.Вәлиев өч мәртәбә лауреат исемен яулады. 1976 елда
куелган «Дәвам» пьесасы өчен Татарстан Республикасынын Г.Тукай исемендәге
бүләгенә лаек булды. Аннары ана Татарстаннын һәм РСФСРнын атказанган сәнгать
эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде. Язучы данга күмелде.
Шуннан сон нәрсә булды дисезме? Адашты бичаракай. Үз хәлен үзе белеп
торгандыр бәлки. Төп йортка күчәр алдыннан васыятен әйтеп калдыра. Диас
Вәлиевнен мәетен, индуслар традициясе буенча, крематорийдә яндырып, көлен
Казансу елгасы өстенә сиптеләр.
Каберсез мәет тә була икән, әкәмәт!..
Шымчы
Болай дип әйтү бик үк дөреслеккә туры килми анысы, «разведчик» сүзенең
татарча асыл мәгънәсе булмаганга гына искәртүем. Ә чынлыкта шагыйрь кайсыдыр
илдә хәрби разведчик-шымчы вазифасын үтәгән. Отставкага, тагын татарчалап
ШӘХЕСЛӘР ҺӘМ ШӘРЕХЛӘР
180
җиффәрсәк, хәрби хезмәтеннән лаеклы ялга чыгарылгач, ул бу сүзне бөтенләй
«оныта». Шуңа күрә, без, язучы халкы, Кави Латыйповның кемлеген белми яшәдек.
Берчак серне миңа гына тиште.
Чыкылдап торган мишәр малае, әлегә тәхәллүссез Кави Латыйпов 1927 елда,
Чуашстанның Батыр районы, Кызыл Чишмә (гаҗәп: нигә кызыл?) авылында туган.
Җидееллык мәктәптән соң, ул район үзәгендәге педагогия көллиятендә (училище)
укый. Татар теле укытучылары сугышка китеп беткәнлектән, дәресләр тулаем чуаш
телендә алып барыла. Кави күрше милләтнең әдәби телен бик яхшы үзләштерә.
Берара Сеспель, Константин Иванов, гомумән, чуаш әдипләре иҗаты белән мавыга,
аларның иң яхшы әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра. Безнекеләрне
күршеләргә тәкъдим итә. Әйбәт эш башкарды.
Тәрҗемә кыла торсын әле, без Кави Латыйповның яшьлегенә карап багыйк.
Көллияттән соң, ул бер ел Татар Тимәше авылы җидееллык мәктәбендә балалар
укыта. Ватан сугышының иң авыр чагында, 1944 елда, яшь укытучыны фронтның
алгы сызыгына озаталар. Ачысын-төчесен күп татый. 1946 елда белемле егетне
хәрби-сәяси училищега укырга җибәрәләр. Югарыда әйтелгән «шымчылык»
тормышы әнә шул чакта башлана инде.
Күңелле кичәдә серне тиште тишүен, кайсы илләрдә йөрүен барыбер әйтмәде.
Хәрби хезмәттән лаеклы ялга (отставкага) киткәч, К. Латыйпов, инде мин белгәндә,
комсомолның өлкә комитетында инструктор булып эшләде. Берара Казан
телестудиясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкарды. Гәзит- журнал битләрендә
шигырьләре күренгәләде. Хәрби кеше бит, ышанычлы, без аны (Татарстан
журналистлар берлеге идарәсен күздә тотам) ябык типтагы Дары заводының
күптиражлы «Ленинчы» гәзитенә редактор итеп тәкъдим иттек. Әйбәт кенә эшләде,
шигырь, кыска күләмле бәяннары шунда басылды.
Теге «серне тишкән» көн узган гасырның алтмышынчы елларында булды.
«Ленинчы» гәзитенең зур гына, юбилее иде. Татарстан журналистлар берлеге
исеменнән (фәкыйрегез идарә сәркатибе) редакция коллективын, шәхсән, җаваплы
редактор Кави Латыйповның үзен дә котларга дип, Мактау кәгазьләрен күтәреп,
Дары бистәсенә киттем. Тантана Татарстанның X еллыгы исемендәге Мәдәният
сараенда (мәһабәт бинаны саклый алмый яндырдылар) үткәрелде. Чөнки, кемнең кем
булуына, карамастан, чит-ят кешеләргә завод биләмәсенә керү катгый тыелган. Завод
үзе «номерлап» кына, йөртелә. Продукциягә кагылышлы мәгълүматны ычкындыру
юк та юк. Хәтта, күз буяу өчен чыгарыла торган тормыш кирәк-яраклары: алюмин
кашык, пычаклар, әйтик, балалар шугалаклары, тимераяклар хакында, да телгә
алынмады. Ябык булгач, ябык инде!
Тантана гәзит әһелләренең намуслы хезмәте, хәрби серне саклый белүләре
хакында гына барды. Табыннары мулдан: сыйланып, яңа чыккан кинофильмнар,
театр яңалыклары, гомумән, әдәбият-сәнгать турында гәпләшеп утырдык. Мәдәният
сараеның бөтен шәһәребезгә танылган үз сәнгать коллективлары, халык театры
(җитәкчесе Касыйм Мөхәммәтҗанов) бар иде. Зур концерт булды. Ахырдан «аяк
ялын юарга» дип, тагын редактор бүлмәсенә кердек. Кави Латыйп, миңа антлар
эчертеп, үзенең элеккеге разведчик-шымчы икәнлеген тиште. Ант эчкән бит,
авызымны бикләдем дә куйдым. Ачып кара!?.
Хәзер ярый инде бикне ачарга да. Бер картның кемгә кирәге бар?!.