Логотип Казан Утлары
Хикәя

ДОГА


1
Аяк очларына гына басып йөргән Наташа бүлмә уртасында тукталып калды. Урын өстендә яткан каенанасына тагын бер тапкыр күз салды да, авыр сулап, тәрәзә янына барып басты.
Җил ияртеп килгән соры болытларга сокланып карады ул. Алар бөтен күк йөзен каплап алганнар да, ялга туктаган юлчы кебек, ялкау гына асылынып төшкәннәр. Яңгыр, күңелләргә моң салып, пыскып ява да ява. Гүя бар дөньяны сагыш пәрдәсенә төрергә, үз ихтыярына буйсындырырга тели ул.
Шуңа күрәдер, йорт каршындагы карт миләш тә моңаеп башын игән, юешләнеп, сыгылып төшкән. Ә теге койма буендагы күгәрчен нигә бөрешеп утыра?!
«Хәзер өеңә керәбез!» — дигән сыман тәрәзәгә шыбыр-шыбыр коелучы яңгыр тамчыларына игътибар итте Наташа. Аларның биешкәнен күзәтү дә кәефен күтәрмәде аның. Яңгыр тамчылары пыяла тузанында түгел, ә күңеле түрендә ямьсез эз калдыралар төсле тоелды аңа.
74
— Нишләргә соң?.. Нишләргә...
Инде ничә көннәр бимазалаган шушы сорау аның күңелен кабат борчып куйды. Нишләргә соң? Белми шул Наташа. Белсә, каенанасын савыктыру, һич югы хәлен җиңеләйтү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләгән булыр иде.
Чарасызлыктан, борылып, бүлмә эченә күз салды ул. Нәрсәдер эзләгәндәй, диварларны, өй эчендәге җиһазларны җентекләп карап чыкты. Икеләнеп торгандай итте дә, кабаланып каршы як почмакка китте.
Игътибарын стенага беркетелгән изге сурәткә юнәлтеп, бер тын басып торганнан соң, ул авыз эченнән генә нидер пышылдап, берничә кат чукынып алды. Сурәт өстеннән кара япманы салдырып, читкә ыргытты. Почмакка карап, идәнгә тезләнде.
Тынлыкны сискәндереп, бүлмәгә ялвару сүзләре таралды.
— Боже... — диеп пышылдады Наташа, кайдандыр эчтән ургылып чыккан җан авазы белән: — Боже, помоги! Исцели мать!
Аның күзләре дымланды. Тәгәрәп төшкән күз яшьләре белән күңеленнән изгелек суырылып чыккандай булды. Ул бар күңелен догага салды. Урын өстендә ятучы карчыкка саулык-сәламәтлек теләде. Ходайдан аның гомерен озайтуны сорады. Наташаның агарынган йөзенә нур кунды, ә яргаланып беткән иреннәре туктаусыз дога сүзләрен кабатлады.
— Наилә, кызым... — Тавыш, куркып кына, диварларга сарыла-сарыла Наташа утырган почмакка үрмәләде. Ят телдәге догадан, изге сүзләрдән бераз өркеде булса кирәк, бераз калтыранып торды да, шул авазга үрелеп, бүлмә эчендә эреде.
Наташа аны бөтенләй ишетмәде. Чөнки күңеле белән бу гөнаһлы җирдән аерылып, күккә күтәрелгән, изгеләр дөньясының ишеген шакыган иде инде. Ул бары тик хыяллары, уйлары белән ялгызы калган. Аның өчен күп нәрсә әһәмиятен югалткандай тоелды. Әйе, әйе, чөнки бөек зат бар. Бу һичшиксез шулай. Ул безгә гомер бирүче дә, алучы да. Нәм ул мәрхәмәтле булачак.
Тавыш кабатланды.
— Кызым...
Наташаның зиһене ачылып киткәндәй булды. Каенанасы эндәшә икән ләбаса. Тик ул ашыкмады. Иң элек бар күңелен биреп доганы тәмамлады:
— Всевышний, мы чтим и служим тебе верой и правдой. Прошу тебя, помоги!
Теләкләрен эчтән генә кат-кат кабатлап, озак кына чукынды да, кара яулыгының бер чите белән күз яшьләрен сөрткәләп, хатын тиз генә урыныннан торды. Изге сурәтне каплап куйганнан соң, карчык янына ашыкты.
— Уяндыңмы, әнкәй? Что-нибудь надо?
— Авызым кипте, килен. Чәй эчәсе иде...
— Хәзер, әнкәй! Хәзер...
Наташа, бөтен шартын китереп, чәй хәстәрләргә кереште. Бөтнек, мәтрүшкә, карлыган яфраклары белән тәмләп пешерде. Файдасы тимәсме дип, чокыр төбенә калын гына лимон кисәге дә салырга онытмады.
— Менә, әнкәй...
— Бисмилла һи-ррахман иррахим.
Карчык күтәрелеп, төсен җуйган иреннәрен чокырның читенә тидерде. Бер йотым чәй йотты да, башын яңадан мендәргә салды.
Хәле юк шул аның, хәле...
Наташа чынаякны якындагы өстәлгә куйды. Сөйләнә - сөйләнә каенанасының урын-җирләрен рәтләде, мендәрен җайлады:
— Менә күрерсең, әнкәй, тиздән терелерсең. Алай борчылма син, тынычлап ял ит. Нәрсә кирәк булса да, читенсенмә, сора. Әлегә берни дә кирәкмиме? Ещё что-нибудь надо?
Әбекәй килененең күзләренә тутырып карады да, авыр сулап, моңсу гына пышылдады:
— Дога кирәк, кызым! Дога...
ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ
75
Әбекәй күзләрен йомды. Наташа, ял итсен дип, аның яныннан китеп барды. Тик карчыкның иреннәре һаман бер үк сүзләрне кабатлады.
— Дога кирәк! Үзебезчә, хак мөселманча дога...
2
Урамнарның карарлыгы калмаган. Ыржайган авыз кебек ялтырап яткан чокырларга су тулган. Юешләнгән кызыл балчык та аяктан эләктереп алырга, кәлүшләргә сыланырга гына тора.
Ядкәр бер нәрсәгә дә игътибар итмәде. Ачылып киткән күк йөзенә дә, болытлар аша сүрән генә саркып чыккан кояш нурларына да әһәмият бирмәде. Бары үз уйларына гына бирелеп, койма янәшәсендәге үләнле коры җирдән атлавын белде. Ялгыш кына койманың юеш такталарына ышкылып китсә дә, тукталып тормады, киемнәрен каккалады да, юлын дәвам итте.
Үз өйләре турына кайтып җиткәч, иң беренче нәүбәттә койма аша үрелеп тәрәзәләренә күз салды. Парланган пыяладагы эре су тамчыларын күреп, авыр сулап алды.
— Әнинен хәле җиңеләймәгән, аякка басмаган икән... — диеп куйды ул ирексездән.
Бер карасан, мондый хыяллар сәер дә инде. Әле бүген иртә белән генә авыр хәлдә урын өстендә ятып калган карчык ничек шулай тиз генә аякка бассын ди?! Баскан очракта да тәрәзәләрдә гаме булмас иде.
Ә бит сау-сәламәт вакытта ул аларны һәрвакыт карап торды, сөрткәләп куйды. Тәрәзәләр өйнен көзгесе, яме диләр түгелме сон? Алар чиста, пакъ булган чакта гына өй эченә җылы якты нурлар үтеп керә, хуҗаларның да, башкаларның да күңелләре яктырып китә. Шуна күрә дә Ядкәрләрнен йорты һәрвакыт якты, нурлы була иде.
Капка келәсенә тотынгач та озак кына кермичә торды ул. Ярсыган күнел дингезенен үз ярларына кайтканын, өметсезлек дулкыннарынын бераз булса да тынганын көтте Ядкәр. Анын карт әнисе янына елмаеп кайтып керәсе, шул елмаюы белән кадерле кешесенен сырхаулап торган тәнен дә, газапланып яткан җанын да бераз гына булса да дәвалыйсы килде.
Ниһаять, келәгә басып, авыр капканы этте.
— Привет, — диеп каршы алды аны Наташа, эшеннән туктамыйча гына.
Башын да күтәрмичә җир себерүче хатынына озак кына карап торды ул. Аннан эндәшүне кирәк тапты:
— Әнкәйнен хәле ничек?
— Плохо... — диде Наташа. Аннан бер мәл себеркесенен сабына таянып торды да, үксеп елап җибәрде.
— Саташа әни... Ишетәсенме, саташа.
— Сон...
— Каман дога сорый.
— Ишетәсе килгәч...
— Укыйм бит инде. Гыйбадәт кылам...
Ядкәрнен карашы хатынынын күзләре белән очрашты. Безнен кавем түгел шул, күп нәрсәне анламый. Иман, дин төшенчәләренә дә үзенчә бәя бирә. Хак мөселманнар гына янган хисләрне дә татымаган. Их!
Анын Наташага әллә ниләр әйтәсе, гомер буе җыелган үпкәсен шушы мизгелдә ачып саласы килде. Кузгалган хисләрен йөгәнләве җинел булмаса да, ул үз-үзен кулга алырга тырышты.
— Да ну тебя! — Ядкәр ачу белән кулын селтәде дә, өйгә кереп китте.
Өйалдыңда чишенгәндә әнисенә әйтергә сүзләр эзләде. «Хәлләрен ничек, әни?» — диеп керергәме икән? Әллә «мин кайттым, әни», — дисенме?! Бәлки тын гына барып янына утырыргадыр? Әйе, шулай итәр ул.
76
Бүлмәгә кергәч тә, ишек төбеннән ары уза алмады. Ерактан гына әнисенә күз салды. Йоклый ахры, ярар, ял итсен. Чыгып китим инде, дип кенә торганда, әнисенен ягымлы тавышы ишетелде:
— Кайттынмы, балам?
— Әйе, әни. Хәлләрен ничек сон ?
— Аллага шөкер, улым. Ару гына әле. Болай булса, ярый инде.
Ядкәр урындык алып әнисе янына барып утырды. Карчыкнын җыерчыклы кулларын учларына алып, тынып калды. Яшь тамчыларын күрсәтмәскә теләп, карашын стенадагы сәгатькә юнәлтте.
Ә бит анын беркайчан да елаганы юк иде. Кечкенә чакта да, егылса да, кыйнап борыныннан кан җибәреп кайтарсалар да, тешләрен кысып түзде. Ә бүген, бүген нәрсә булды сон?
Гомере буе бимазалап килгән яшьлек хаталары баш калкыттымы? Нигә ул үзенен вөҗданын, рухын сатты әле? Нигә сон җанын иблискә буйсынырга мәҗбүр итте? Болай булуын теләмәгән иде бит. Биреште Ядкәр, биреште.
Ә хәзер? Әнисе авырый. Үткәннәре, иман, изгелек белән бүгенге көнгә кадәр бәйләп торган сонгы җеп өзелергә тора шикелле? Әгәр Аллаһ әнисен мәнгелек дөньяга чакырса, ул изге догаларны, миллилекне мәнгелеккә югалта түгелме?
Янакларыннан тәгәрәп төшкән күз яшьләре урын өстенә тамды. Берничәсе әнисенен кулына да эләкте. Ул гаҗәпләнеп улынын йөзенә карады:
— Ни булды, балам?! Ир кешегә болай утыру килешми...
Ядкәр, әнисенен иненә башын салды да, ихлас сүзләрен пышылдады:
— Ялгыштым мин, әни! Сүзенне тынламадым...
— Чү, балам. Тынычлан. Үткәннәрне уйлап яшәмә. Бүгенгесе шөкер бит. Дөрес, кайчандыр бик нык рәнҗегән идем мин сина. Ә хәзер... Бары бер теләгем. Наилә кызым ни әйтсә дә, үтенеп сорыйм, мине хак мөселманча җирлә...
— Алай димә инде, әни. Яшисен әле син, яшисен.
— Амин, балам, шулай булсын.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Ана да, җилкәләре салынып төшкән, кечерәеп, мескенләнеп калган ир дә сүз тапмадылар. Тик каяндыр өйгә кергән чебен генә, әнгәмәне җанландырып җибәрергә тырышкан сыман, безелдәвен белде. Менә ул, челтәрдәге ябылып бетмәгән ярыктан кереп, пыялага бәрелде. Бөтен егәрен җыеп тышка, иреккә, яктылыкка омтылды.
Ядкәр, җай чыкканга сөенеп, кабаланып урыныннан сикереп торды да, күз яшьләрен сөртте. Тәрәзәгә барып, чебенне тотарга тырышты, учлары белән пыялага бәргәләде. Бераз азапланганнан сон, бармаклары арасындагы чебенне тоеп, елмаеп куйды. Әһә, эләкте.
Кайвакыт кеше дә шул чебен хәлендә кала. Ниндидер бер тарлыкка килеп керә дә, чыга алмый. Гомере буе ерактагы яктылык, җан тынычлыгы хакында хыялланып яши, шуна омтыла. Тик пыяла кебек күренмәс җепләр аны ычкындырмыйлар. Кешене тотып калучы, хыялларын мәнгелеккә сытучы берәрсе табыла.
Шундый уйларга бирелеп торганда, ул әнкәсенен тавышын ишетте:
— Балам, кил әле бирегә. Әйтәсе сүзем бар.
Ядкәр, карават янына килеп тезләнде.
— Тынлыйм, әни.
— Егет чагынны искә төшер әле, улым. Ләйсәнне хәтерлисенме?
Ана самими, өмет тулы карашын баласына төбәде.
— Хәтерлим.
Ничек хәтерләмәскә инде... Әле хәзер дә, шул исемне ишеткәч, йөрәге кысылып куйды. Ярата иде бит ул аны... Беренче һәм гомерлек мәхәббәте! Ләйсән! Әйе, әйе. Зәнгәр күзле... Зәнгәр күзлеләрнен чәче гадәттә сары була. Ә Ләйсәннеке кап-кара иде. Әле кыз аны бер толымга үреп иненә дә салып куя. Үзе һәрвакыт елмаеп тора.
Хат ташучы булып эшли иде Ләйсән. Ядкәр һәрвакыт анын җил-җил атлап
ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ
77
килгәнен көтә. Балкып чыккан кояш кебек, ул күренүгә урам яктырып китә. Капка төбендәге әбиләрнен йөзенә елмаю куна, бөкре бабайларнын сыннары тураеп киткәндәй була.
Тагын бер нәрсә хәтеренә кереп калган: чая да, һәм шул ук вакытта тыйнак та Ләйсәнгә барча кеше: «кызым» — дип дәшә иде. Ядкәрнен әнисе дә шулай эндәште, яратып, үз итеп эндәште.
— Хәтерләсән, шул, — диде хәлсез тавышы белән әнисе. — Шәт, онытмагансындыр, Ләйсән сина кулъяулык чигеп биргән иде. Вәгъдә билгесе. Син әнә шул кулъяулыкны алганда, минем каршымда: «Ни генә булса да, язмыш ничек шаярса да, Ләйсәнем, сине мәнге онытмам», — диден. Әле алай гына да түгел, «Вәгъдә итәм, кулъяулыкны гомерем буе саклармын!» — дип тә өстәден. Вәгъдә — иман, балам. Ә син оныттын. Ләйсәнеңне югалту белән, кулъяулыкны мина бирден дә, теләсә нишләт, диден. Сон булса да, хатаңны төзәтәсем килә, улым.
Кай арада алып куйгандыр, әнисе мендәр астыннан шул кулъяулыкны тартып чыгарды. Ашыкмыйча гына җәйде, җыерчыклы куллары белән сыпыргалап, бизәкләренә сокланды, төреп улына сузды.
— Ал, балам.
Ядкәр сак кына, кулъяулыкны алды. Шул бит, шул, Ләйсәннең бүләге. Тәүге тапкыр тоткандагы кебек. Таушалмаган, төсләре дә унмаган. Ул аны кулларында бераз әйләндергәннән сон, кадерләп төреп куен кесәсенә салып куйды.
Ә бит яшь чагында ул бәхетлерәк иде. Шул көннәре күз алдыннан үткәндәй булды.
Ядкәр басынкыланып калды. Күнел түрендә саклап йөрткән ярасы ачылган кебек тоелды. Гүя шул ярадан кан саркый. Шуна да аяклары да, куллары да хәлсезләнә бара...
Әнисе анын халәтен анлагандай, йомшак кына улына дәште:
— Бар, балам, бер урамнарны урап кайт әле син.
— Ярар, әнкәй!
Ирнен хәленә керергә теләгән сыман, анын артыннан ынгырашып ишек ябылды. Ядкәр бер нәрсәгә дә игътибар итмәде, иненә курткасын элде дә, урамга чыкты. Ишегалдында эшләрен төгәлләп килгән Наташанын сүзләре дә колагына чалынып кына калды:
— Ичмасам, башына ки!
Ул туктап тормады. Капкадан чыкты да, салмак кына атлап, авыл кырыендагы тауга таба китте.
3
Табигать белән икәүдән-икәү генә калгач, җинел сулап куйды Ядкәр. Колак төбендә сызгыручы җил тавышы да, агач яфраклары лепердәве дә алҗыган күнелен сыйпап тынычландыргандай булды.
Анын өчен газаплы көннәр әнисе авырып түшәккә егылганнан сон башланды. Ни генә әйтмә, йортта ул хуҗа иде бит. Ә хәзер барысы да Наташа кулына калды. Шул көннән башлап өйнен нуры качты, ризык тәме бетте.
Бер караганда, әллә ни үзгәрмәде дә кебек. Наташа да унган хатын. Вакытында ашарга пешерә, кош-кортларны да җиренә җиткереп карый, өйне дә пөхтә тота. Тик Ядкәрнен күнеленә барыбер нидер җитми. Ул моны аеруча аш өстәле янына утыргач тоя.
Әтисе вафатыннан сон Ядкәрнен урыны һәрвакыт түрдә булды. Ул өстәл янына килмичә берәү дә ризыкка кагылмый. Ядкәр урнашкач кына, әнисе ап-ак тастымалга төрелгән ипине алып килә, бисмилла әйтеп, тастымалны чишә, икмәкне күкрәгенә терәп калын-калын телемнәр кисә. Бер телемне, янә бисмилла әйтеп, Ядкәр алдына куя һәм иненнән сыйпап ала. Бала чактагы бу гадәтне улы ир уртасы булгач та ташламады ул.
78
Баксан, әнә шул изге сүзне, әнисенен ихлас күнелен, үз итүен, назын сагына икән Ядкәр. Ашап бетергәч тә алар икәүләп амин тоталар. Дөрес, ул үзе дога сүзләрен белми. Ләкин әнисенен бүлмәне тутырган йомшак тавышын тынлап, чын күнелдән Аллаһка рәхмәт әйтә, учлары белән битен сыпыра.
Әнкәсе авырый башлагач, боларнын барысын да сагынып искә аласы гына калды шул... Чөнки Ядкәр өстәл янына утырганда хәзер ипи киселгән, аш күптән салынган, суына да башлаган була. Бүлмәдә дога ишетелмәгәч, тамак туйса да, җан азыгы җитми, күнеле китек кала.
Әле җитмәсә әйләнә-тирәдәге авыр тынлык та зур газаплар китерә Ядкәргә. Ул әнисенен саф татар телендә өйне янгыратып торган тавышын сагына. Әле җырлап җибәрә иде анын әнкәсе, әле шигырь такмаклап ала...
Ә Наташа нәрсә? Марҗа бит ул. Җырласа да, тавышында мон юк. Шигырь белән әйтсә — сүзләре күнелгә ятышсыз...
Әнисе кечкенә чагында ана гел: «Аллаһ күктә улым, Аллаһтан курык», — ди иде. Курыкмады шул Ядкәр, уйламады да. Ә ул чынлап та күзәтеп торган икән. Әнә бит, хәзер нинди авырлыклар каршында калдырды аны.
Ядкәрнен Ходайга аз булса да якынаясы, башын җиргә орып, тәүбә итәсе килде. Шуна күрә дә ул икеләнмичә тау башына юл алды.
— Саумысез, чыршылар!
Ир тамагына килгән төерне йотып җибәрергә тырышты. Яшел ылысларны кулы белән сыйпаштырды. Табигать чыршыларны нишләп шулай итеп яраткан икән? Ел әйләнәсе ямь-яшел утыралар. Бәлки бу безгә Аллаһы Тәгаләнен бер ишарәседер? Нәрсә дип әйтергә тели икән ул? Иманыгыз шушы чыршылар кебек нык булсын дип?!
Ядкәр саргаеп коелган ылысларга тезләнде. Йөзе белән җиргә капланды.
Сулый бит җир, сулый. Анын җылы тыны тәнне иркәли, җанны дәвалый.
— Ходаем, — диеп пышылдады Ядкәр, — Ходаем, кичер.
Тагын нәрсә әйтсен инде? Анын бар булганы: акылы, хисләре, җаны, үткәне, киләчәге — барысы да шушы сүзләргә салынган. Дога укыр иде — белми.
Ядкәр торып утырды. Бераз тынычлангач, тау итәгендә җәелеп яткан авылга күз салды.
Авыл тын... Авыл йоклый. Урамнарда бернинди хәрәкәт тә сизелми. Яралы чагын шул синен. Миллилеген какшаган чагын. Бүген һәр икенче хуҗалык урыслашты түгелме?
Әнә, офыкта тагын бер авыл күренә. Анда да шул ук хәл. Ә тегесе бөтенләй урыс авылы...
«Мин исән әле, исән!» — дигәндәй, авыл талпынып куйды. Мәчет манарасы монлы дога сүзләрен сузды. Ир, дымланган күзләрен сөртеп, шул авазга ияреп авылга таба төшеп китте.
4
Ядкәр нидер булганын өенә якынлашканчы ук сизеп алды. Ачык капка, ишегалдындагы кара яулыклы карчыкларны күреп анын йөрәге кысылып куйды. «Бедная Наташенька», «покойница» кебек сүзләр анын колагына чалынып үтте.
Йә, Ходам!
Ул, беркемгә дә игътибар итмичә, өйгә атылып керде. Бүлмәне тутырган марҗа хатыннарын аралый-аралый барып, әнисе янына тезләнде:
— Калдырма, мине, әнкәй. Әнием...
Ядкәр башын әнисенен җансыз учына салды, бармакларын сыйпады. Акчасыз, малсыз-йортсыз да яшәп булыр иде. Тик...шушы әни куллары җылысын тоймыйча яшәп булырмы икән?! Ядкәр, Наташанын кулын инендә тоеп, башын күтәрде:
— Кайчан? — диеп кенә сорый алды ул.
— Недавно. Азан тавышын тынлап ятты да... Мәнгелеккә күчте.
ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ
79
Ядкәр урыныннан сикереп торды да, хатынын җилтерәтергә тотынды:
— Наташа, әйт шул марҗаларына. Китсеннәр. Әнине татарча җирлибез... Хәзер, Бибикамал апага кереп әйтәм...
— Ядкәр?!
— Каршы килмә, бу — әнинен васыяте!
Кире кагып булмаслык нык тавыш белән әйтелгән сүзләр Наташаны чарасыз калдырган иде
80
...Калганын төштәге кебек кенә хәтерли Ядкәр. Өйгә ак яулыклы әбиләр җыелды. Тынлык урнашты. Барысы да башларын түбән иеп, тын гына тәсбих тарттылар.
Әнисен соңгы юлга тиешенчә әзерләделәр. Ап-ак кәфенлеккә төргәч, карчык тагын да пакъләнеп киткәндәй булды.
Боларны күреп Ядкәр бер нәрсәне аңлады: дин кешеләрне берләштерә икән. Ничек башкарып чыгармын икән диеп борчылган ир, бар нәрсәнең дә үзеннән-үзе табигый эшләнүен күреп, гаҗәпкә калды, Ходайга кат-кат рәхмәт укыды.
...Менә әнисен җир куенына тапшырыр вакыт та җитте. Кабер янында басып торучы, күзләре кызарган Ядкәр җебеп төшмәскә тырышты. Тик... Булдыра алмады. Тыелгысыз аккан яшьләрен башкаларга күрсәтмәс өчен бер читкә китеп басты.
Мулла укыган доганы күзләрен йомып тыңлады ул. Йә, Аллам, моңлы, шифалы сүзләр ничек җанга үтеп керәләр, күңелне кузгаталар...
Ләхет такталарын тезгәч, Ядкәр кулындагы төргәген дә җир куенына салды. Тәсбих, намазлык белән нишләсеннәр инде алар хәзер? Өйдә кадерсезләнеп ятканчы, шушында калсыннар...
Каберне күмә башладылар. Мулла кабаттан изге сүзләрне карчык рухына багышлады.
— Урының җәннәттә булсын, әнием!
Мулланың тавышы, һәр кабергә туктала-туктала, зират буенча таралды. Җил тавышына кушылып, агач башларына үрмәләде, ботакларга уралды.
Ядкәр, муллага кушылып, хак мөселманча дога сүзләрен кабатлады...