Логотип Казан Утлары
Публицистика

Афоризмнар

Афоризмнар
• Дөнья белән хис идарә итә. Бу эш акылга гына тапшырылса, кешелек дөньясы
мондый түбәнлеккә дә төшмәс, бөеклеккә дә ирешмәс иде.
• Кешенең нәфсе үзе яшәгән галәм киңлекләреннән дә чиксезрәк. Аның гомере,
бәлкем, шул сәбәпле Ходай тарафыннан чикләнгәндер дә.
• Күңелеңне байлыкка салудан саклан. Бу читлек-ятьмәдән исән-сау чыга алучылар
бик сирәк.
• Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына
нәселеңне саклап калып булмый ул.
• Күпләрнең якын туганлыклары гомер буе бер-берсенә йомышлары төшүгә кайтып
кала.
• Кыйбласыз яшәү авыр. Шул авырлык җиңеллеккә этәрә. Ә аның җимешләре —
аракы, наркомания, фәхишәлек...
• Акылга таяну - акыллылык, көчкә таяну — көчсезлек билгесе.
• Кешеләр эреләнгән саен вакчыллана баралар.
Уйлар уйнавы
• Яхшы атлы булыйм дисәц... Бу дөньяда бар кешегә дә охшар өчен кимендә
икейөзле, ялганчы һәм имансыз булу мәслихәттер.
• Гөнаһлы йөк. Тирә-ягыңда мохтаҗлар булганда гаиләңнән арткан байлык —
артык йөк ул. Күпләрнең шул йөкне тартып җәһәннәмгә барышы...
• Өметсезлек. Тәрбиясезләр тәрбиясендә тәрбияләнүчеләрдән нәрсә көтәргә?
• Татар хыялы. Хисләр белән тулы, кыерсытылган татар күңелендә һәрчак бер өмет
уты — ул бәйсез татар дәүләте төзү. Чөнки аңа чаклы ирексезләп тагылган «ватан»
кышлар кебек салкын, көзләр кебек көйсез, ташлар кебек җансыз кала бирә.