Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗМЫШ ТУРЫНДАГЫ СЕР

Н.Гыйматдинованың 2010 елда дөнья
күргән өчтомлыгы хакындагы сүземне
«Хатыннар сагышы» повестендагы
үзенчәлекле, гыйбрәтле күренеш белән
башлыйсым килә: «... Аның үз дөньясы бар иде. Бәләкәй генә, җыйнак кына дөнья...
Ае - йол - дызы белән... Кар- бураннары, җил-
яңгыры белән... Аңа анда җиңел һәм рәхәт
иде... Ул бу дөньяда кануннар төзүче патша
да, шуларны карусыз үтәүче хезмәтче дә
иде». Әдибә әсәрләреннән торган
тупланманы укып-өйрәнеп чыкканнан соң,
иҗатчының шәхси портреты да әнә шундый
булып күз алдына килеп баса.
Танылган шагыйрь һәм прозаик Ркаил
Зәйдулла болай дип яза: «Нәбирә — бәхетле
язучы, татар әдипләре арасында бүген ул иң
күп укыла торганы». Бу чыннан да шулай:
аның җыентыклары китап киштәләреннән тиз
арада таралып бетә. Әйе, яратып укылуның
серен белә Нәбирә ханым: аның геройлары
нечкә күңелле, сизгер, хис-кичерешләргә бай,
якты сагышлы, матурлыкны бәяли алыр
дәрәҗәдә тәрбияле, олы мәхәббәтләрен гомер
буе йөрәк түрендә саклап йөртүчеләр. Аның
һәр герое: «Бәхет эше икән ул мәхәббәт», —
дип кабатлый, һәр повестенда «җиденче буын
әбиләрдән кан белән күчкән хәтер
чылбырының бүгенгесе белән тоташу
күренеше» тасвирлана. Әдибәнең һәр әсәре
яшәеш концепциясе кебек кабул ителә.
«Хатыннар сагышы» әсәрендә дус
хатыннар язмышы тасвирлана. Ниса Әх-
мәрова образына игътибар итик. Язучы
ханымның яшәеш фәлсәфәсе «төче ялганга
караганда — ачы хакыйкать КЫЙММӘТ!» —
дигән гап-гади канунга нигезләнә: «Ниса теле
белән көрәшмәде, эчке халәте белән һәр
ялганга, һәр икейөзлелеккә каршы чыкты».
«Эшсезлектән арган журналистлардан» горур
хатын хәзерге җәмгыятьтә кыргый булып
тоелган ялган сөймәү гадәте, китап укырга
хирыслыгы белән аерылып тора.
«Җәмгыятьтә борын чөярлек бәләкәй генә
статус — ир хатыны» булу бәхете аңа әлегә
тәтемәгән: «табигать мәрхәмәтсез: ул хатын-
кызны сайлау мөмкинлегеннән
мәхрүм итә, шуңа дөньяда бәхетсез хатыннар,
сагышлы хатыннар күбәя». Ә менә бай ир хатыны Сандугач исә дустының кемгәдер
кирәк булуына кызыгып карый, чөнки аның
«өч кешелек гаиләсендә һәркемнең үз
урыны». Сандугач авылын, үткәнен, бәхетсез
мәхәббәтен сагынып сызлана, ире Бәдри
Самато- вичны хезмәтче Рокыя апаның гомер
буе яратып яшәвен ул очраклы гына белеп
ала... Икътисад бүлеге җитәкчесе Шакирә исә
улын Самат Азаматовичның «акчаларына»
өйләндерү хыялы белән яши. Улы «ничек
инде ул, ирегеңне сат та, коллыкка төш», —
дигән фикердә тора, башка юл сайлый.
Өч хатынның язмышын хикәяләүче
субъектив герой автор тавышын ишеттерүче
буларак кабул ителә: «Адәм баласына тынгы
юк: ул гомере буе көйсез җанын көйләп яши.
Яраларымны тизрәк дәвалыйм, хаталарымны
тизрәк төзәтим дип өметләнә. Ә җан,
үчеккәндәй, мәшәкать арты мәшәкать өстәп
тора. Чөнки ул фани дөньяныкы түгел. Аны
шушы ыгы- зыгылы һәм гөнаһлы Җиргә
вакытлыча гына очыртып җибәргәннәр һәм
җан, бу тарлыктан, бу кысанлыктан туеп,
һаман каядыр билгесезлеккә ашкына».
Табигать күренешләре Н.Гыймат- динова
әсәрләрендә мөһим функция үти. Мисалга
«Икебезгә дә авыр» повестенда сюжетка
керергә әзерләүче пейзаж элементына
игътибар итик: «Бу төн бик караңгы иде...
Әйтерсең җиһан, күктә йолдызларын
кабызырга онытып, йокларга яткан. Айдан
саран гына яктылык сирпелсә дә, күңел сөенер
иде. Кайчагында төн кояшы бер иптәш кебек
була. Тик төпсез «Тоба»ны анысы да яктырып
та кинәндерми шул: яңгырлы төннәрдә
дөньяга чыраен сытып, болытлар арасына
чума». Урман, бүреләр — мифологик
мотивларны барлыкка китерүче символлар.
Төркиләрдә изге саналган бүреләр — «җан
саклар өчен Тобага төшеп утырган», ярты
гомерен чокырда уздырган Зәмзәмиянең
дуслары. Үзен мәңгегә ялгыз иткән «бәндәләр
буйсынган законнар белән, бәндәләр үтәгән
гадәтләрне үтәргә ярамаган чокыр»да көн
күрүче хатын сыкрана, зар елый: «Аның
«өстәгеләр» белән уртаклыгы калмаган». Повестьта герой әнә шулай серле, могҗизалы
чынбарлыкта сурәтләнә, төгәлрәге, кеше
күзеннән читтә торган, шом тудырган гап-
гади чокырга сакраль мәгънә салына. Әтисе
Хәбир күрсәткән башка чынбарлык аның
кызын да кешеләр җәмгыятендә хөкем сөрүче
гаделсезлектән коткара, киләчәк язмышын
билгели. «Чәчләре арыш саламы төсендәге
кызны көтеп картайган» Вәгыйзьне дә үзгә
чынбарлыкның бер вәкиле итеп күрәбез.
Н.Гыйматдинова әсәрләрендә дөньяны
хис аша танып-белү, мәхәббәт ярдәмендә
хакыйкатькә якынаю турындагы фикер
лейтмотив булып тора. Әдәбият сөючеләр
арасында әдибәнең «Бер тамчы ярату»
повестен укып сокланмаган, спектакль
вариантын тамаша кылмаган укучы аздыр.
Динсез, имансыз халыкның яшәеше абсурд
чигендә тасвирлана. Мондый халәттә авыл
гомерен — татар яшәешен саклап калу
хакында гына кайгырту дөрес. Габдерәхим
дип авылга кайткан, сөйгәнен күрү бәхетенә
ирешкән Рабига шул хакка мәхәббәтен корбан
итә, әнисенең алкаларын — әрнү катыш
бәхетен — ирнең хатыны — рус кызына бүләк
итеп калдыра. Шуның белән автор укучыны үз
карашына инандыра: «Көмеш Ярда тормыш
уты алар мәңгелеккә күчкәч тә сүнмәскә тиеш.
Димәк, авыл гомерен яшь хатынның
карынындагы бала гына озайтачак». Тормыш — уен, үлем аңа чик куя. Го-
мернең чиклелеге турындагы уйланулар
Н.Гыйматдинованың «Тамыр» әсәрендә
мәхәббәт фәлсәфәсенә бәйле тәкъдим ителә.
Берсен-берсе сөйгән ярлар — тамырлары
уртак парлар бу яшәештә кавыша алырмы,
әмма шунысы хак: «бәндә туганнан бирле
юлда. Туфрактан яралган, туфракка кайта. Ә
туфрак бөтен җирдә дә туфрак! Төсе генә
бүтән».
Әдибәнең күпләргә мәгълүм «Мәхәббәттә
гөнаһ бар», «Күкчәчәк», «Парлы ялгыз»
әсәрләрендә җир тормышындагы әрнү-
сагышлы сөю романтик, драматик пафос
белән тасвирлана. Укучы Бакир- Вәсилә,
Күкчәчәк-Мирсәлим язмышлары өчен
сызлана, аларның җаннары үрсәләнгәндә
тыела алмый елый да.
«Тәкъдир» әсәре яшәү һәм үлем ту-
рындагы фәлсәфи уйлануларны үзәккә ала.
Утыз биш яшьлек талантлы артистка «әкрен
генә үлеп баручы» Нәзирәнең җан халәте ул
уйнаган образ — сөйгәненең Әфганстанда
үлгәнлеге хакында ишеткән Нуриянеке белән
тәңгәл: «Мин исә сәхнә уртасына тезләндем дә
сулыгып-сулыгып еларга тотындым.
Бәгыремнән актарылган авазлар, һәр
хәрәкәтемне күзәткән залны тетрәндереп, бер
мәлгә сулышсыз итте. Андый мизгелләр сирәк
туа, бит монда ике хатынның фаҗигасе бергә
кушылган иде». Ире хыянәтен кичергән
Нәзирәгә язмыш мәрхәмәтле кебек, хатын,
үзен җуйган хәлдә, Саматны очрата, яшәү
серен ача, ләкин «тәкъдирдә язылган роль
катлаулырак» булып чыга. Нәзирә сөеклесе
белән кавышканнан соң яңа, тагын да авыррак
сынау кичерә. Хатынга Чечня сугышында
башын салган Саматның улы нәни Саматны
тәрбияләргә, тәүге мәхәббәте Илһамның
таянычын тоеп яшәргә язган икән. Автор
уйланулары яшәеш мәгънәсе кебек кабул
ителә: «Бер уйласаң, тормыш үзе дә сәхнә, тик
аерма шунда гына: син анда үзеңне
уйныйсың».
Н.Гыйматдинова әсәрләрендә өметләрнең
өзелүен, рухи бушлыкны кичерү кешене яңа
сынау — яшәүне, матурлыкны юкка чыгаручы
үлемне кабул итәргә
әзерли, дигән мотив алга чыгарыла. «Ачкыч»
әсәрендә әлеге фәлсәфә дәвам иттерелә.
Хикәяләүче сөйләме буларак тәкъдим ителгән
автор фикере мондый: «...бәндәнең күкрәге
бик-бик тар итеп яратылган. Тәкъдир
бизмәнендә һәркемгә үз өлеше генә үлчәп
бирелә. Шуңа канәгать бул, шуңа шөкрана
кыл, димәк». Авыл мулласы Йосыфның кан
туганы Шакир авылдагы изге урынны ата-
баба ядкаре Әүлия тавын бозып, йорт
салдыра, таудагы суырлар адәм ыңгырашуы
белән җылый. Озак та үтми, Шакир, җыйган
барлык мөлкәтен комарлы уенда оттырып,
йөрәк белән егыла, үлә.
Автор хикәяләүче теле белән фәлсәфи
проблеманы иҗтимагый мотивлаштыра, күз
алдына «иман йортларының саны артып,
бәндәдән иман югала башлаган замана» — ХХ
гасырның 90 еллары килеп баса: «Илдәге үзгәрешләрдән явызланган нужа бабайның
табиб, укытучы, галимә хатын-кызларны,
дыңгычлап, сыйфатсыз чүпрәк-чапрак
төялгән кул арбалары тарттырып, көтүләре
белән урам базарларына куган көннәре иде.
Дөньяда яңа төрдәге сәүдә туып маташа иде:
монда әлегә берәүнең дә сату-алу тәҗрибәсе
юк, монда һәммәсе дә тигез: алдашыр- га-
алданырга, тәмәке тартырга, пыяла
чәркәләрне чәкәштереп аракы эчәргә дә
барысы бергә өйрәнәчәк, соңрак кына, иләктә
иләнгәч, кемдер батачак, кемдер яначак, ә
кемдер акчага коеначак иде». Илсөярнең
дусты Дамирә теле белән бу хакыйкать даими
кабатлана, ул кызын ялагайлану, директорга
төчеләнү, ясалма елмаю, ясалма көлү, гайбәт
ташу талантына өйрәтергә тырышып карый.
Әмма «иҗат колы» Илсөяр ни йорты, ни га-
иләсе, ни акчасы булмаган мескен булып яши. Шакир белән танышу «халыкны җырлары
белән елаткан» кызны үзгәртә, ир йорт
ачкычын артистка Илсөяргә васыять итә.
Ләкин Илсөяр йортны инде саттым, инсафлы,
тыйнак Йосыфны үземнеке иттем дигәндә,
Дамирә бу изге тауны бозып, халыкны
рәнҗетеп салынган йортны алудан чиркануын
әйтә... Милләте, газиз халкы өчен янып-
көйгән Нәбирә Гыйматдинова
әхлаксызлыкны, динсезлекне каракош дип
тамгалый, ак торналарның — күңелдәге
изгелекнең юкка чыгуына, «уңган халкының
кырылганлыгына» сызлана. Минсаралар
тавышы болынны кисеп үтә: «Татар
— үз-үзен санламаган халык! Нәркайсы
үзенчә бәхетле һәм бәхетсез дә».
Н.Гыйматдинова повестьларында
тәкъдим ителгән чынбарлык сурәте кеше
гомере, аның чикләнгәнлеге, язмышның алдан
билгеләнгәнлеге турында уйланырга,
мәхәббәтне төп кыйммәт буларак күтәрергә,
милли яшәешебезне яңадан бәяләргә ярдәм
итә. Әдибәнең повестьларындагы милли
яшәеш концепциясен бер героеның сүзләрен
бераз үзгәртеп, «милләтемнең туфрагы кип-
мәсен, дисәң, коеңнан су ташып сип»,
— дип атап булыр иде.