Логотип Казан Утлары
Бәян

ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ (дәвамы)

ХАТИРӘЛӘР
Надан укытучы
Милиция мәктәбеннән куып кайтаргач, әти мине РОНОга алып китте. Ул вакытта РОНО мөдире Кузнецов исемле керәшен дәдәе иде. Әти бер сарык түшкәсен алдына салып, мине матай артына атландырып, Зәйгә чапты. Сарык үз эшен башкарды. Мине Кадер җидееллык мәктәбенә укытучы итеп җибәрделәр. Өчле-тугызлы укыган, кичә генә аттестат алган авыл малае үзе укытучы булсын әле. Җиденче сыйныфта миннән ике-өч яшькә олы малайлар (егетләр) бар иде. Юллама тотып РОНОдан чыкканда бер укытучы:
— Башың икеме әллә синең, Кадер авылы мәктәбеннән тәҗрибәле укытучылар да кача! — дип миңа пышылдады.
Мин әле аның ни әйткәнен аңлап бетерми идем. Тәвәккәлләп Кадер авылына киттем. «Бишенче-җиденче сыйныфларда математика укытырга» дип юлламада язылган булса да, миңа география, физкультура һәм хезмәт дәресләрен тоттырдылар.
30
Географиясе авыр түгел, кичтән бирелгән теманы яхшылап укып барасың да сөйлисең. Физкультурасы да әллә ни кыен түгел, күнегүләр ясатасың, кыш көне чаңгыда йөрергә алып чыгасың, ярышлар уздырасың. Ә менә хезмәт дәресе ул — тәмуг, җәһәннәм иде. Балаларны балта эшенә өйрәтергә, кызларны чигү чигәргә, аш пешерергә өйрәтергә тиешле дәресләрдә мин ни кылырга белми аптырыйм. Мәгариф министрлыгы хезмәт дәресләрен кертеп, бер караганда бик яхшы гамәл кылды. Ләкин Кадер авылы мәктәбендә бу (фаҗига булмаса да) драматик төс алды. 20-25 бала 45 минут буе эшсез утырырга мәҗбүр иде. Эшсез бала тик утыра алмый. Тормыш тәҗрибәм юк, мин аларга ни сөйлим, укыган китапларымның эчтәлеген, әкиятләр сөйлим, тыңлыйлар, матур утыралар. Бер-ике атнадан соң минем сүз маям бетте, мәктәпнең ун көрәге бар, ә балалар 20дән артык, көрәк белән бер тапкыр кар көрәргә мөмкин яки бакча казырга мөмкин. Ул эшләр беткәч тагын бушлык. Ни кылырга белмәгәч, ир тавышы кергән үсмерләр кызларны кыса, күкрәкләрен әвәли башлый. Берничә ир бала хезмәт дәресеннән качып, рус теле укытучысының бәдрәфкә кереп киткәнен сагалап торган да дилбегә белән ишеген бәйләп, ике киртәгә корылган бәдрәфне күтәреп, авыл буйлап алып барып, күпер төбенә куеп киткәннәр. Икенче көнне нигә алай иттегез, дигәнгә:
— Рус теленнән контрольный булырга тиеш иде, дәрес булмасын өчен шулай эшләдек! — дигән җавап алдык.
Ахыры. Башы узган санда.
Кырык ел рус теле укыткан бу затлы нәселдән чыккан карчык икенче көнне үк гариза язып, мәктәптән китте.
Бу мәктәптә бер генә укытучынын дәресе тыныч уза иде, Бәдретдин абыйныкы гына. Бәдретдин дингез офицеры булып хезмәт иткән, озын буйлы, ак чырайлы, һәрвакыт битен ялтыратып кырган, кигән киеменә тузан төшми торган артык пөхтә ир иде ул. Ул физика-математика укыта, дәресендә чебен очкан тавыш ишетелерлек тынлык. Бәдретдинне балалар үзара Бәшәр дип йөртә. Бәшәр абзый кырыс, усал, тәртип бозган укучынын янагына сугарга да, якасыннан элеп, дәрестән ишегалдына чыгарып ташларга да кулыннан килә. Артык тәртипсезрәкләрне ул мәктәп базына ташлап, өстенә өстәлләр, урындыклар өеп, сәгатьләр буе тота торган иде. Анын дәресендәге тынлык хөрмәттән түгел, куркудан иде. Бәшәрдән күрмәкче мин дә азау ярган Микаиловнын янагына суктым, шуна бүген дә үкенеп бетә алмыйм. Бу хәл чарасызлыктан, наданлыктан, балалар рухын анламаудан, тәҗрибәсезлектән икәнен анлыйм мин, ләкин сон. Бу үсмер Тунылҗадан төшеп укый иде. Тунылҗада урыслар да яши, ләкин алар урыс телен оныткан, Ана телләре татар теле иде. Микаиловнын ата- анасы юк, әбисе белән генә яши. Курку белмәс малай иде ул. Укытучыдан да, мәктәп директорыннан да, РОНО вәкиленнән дә ул курыкмый. Хәтта Бәшәр абзый да, аны базга ябып тотуына карамастан, җинә алмады. Ул җиденчене көчкә тәмамлап авылда калды. Ишетүемчә, Микаилов алга таба укымаган да, эшләмәгән дә, әбисенен пенсиясенә, бакчадан алган бәрәнгесенә яшәп ятканда бер авылдашын үтереп, пенсиясен алган. Аны атарга хөкем иткәннәр.
Кадердә укытканда Яна ел бәйрәмен уздырышып, мин беренче гыйнвар көнне Шыкмайга кайтып киттем. Әхмәт авылыннан туры юл беткән, Бура- Киртә авылы аша әйләнгеч юлдан кайтам. Бура-Киртәнен Шыкмай очына җитәрәк күрәм, Закир абзыйлар капкасы янында халык җыелган. Якынрак килсәм, барысы да җылаша, Закир абзый үлгән икән. Тетрәнеп киттем. Иллегә дә җитмәгән тап-таза ир егет егылсын да үлсен, имеш.
Закир абзый сугышка китеп хәбәрсез югалган кеше иде. Анын минем белән яшьтәш углы да атасыз ятим үсте. Югалган Закир абзыйдан 1956 елда хәбәр килеп төшмәсенме? Ундүрт ел узгач язган: кайтам, дигән, исән-сау дигән. Фашист әсирлегеннән котылып, бу якка чыккач, аны Совет фашистлары Колымага аткарган икән. Иреккә чыккач, бераз акча эшләгән дә хатыны, балалары янына, туган авылына кайткан. Олы сөенеч иде бу, 40 000 сум акча белән кайткан, дип сөйләделәр. Ул вакытта бу бик зур байлык. Йорт сал, каралты-кура җиткер, машина ал, киен, аша, эч. Кайткан шатлыктан Яна ел көнне Закир абзый бөтен туган-тумачасын, авылдашларын җыеп, галәмәт олы мәҗлес оештыра. Аракы мул була. Эчәләр. Шатлыгыннандыр инде Закирҗан абзый артыграк эчеп ташлый, икенче көнне баш төзәтергә грамм аракы табалмыйлар, Закир абый яна, чыдый алмагач, инешкә төшеп бәкегә ятып, күп итеп бозлы су эчә, ләкин хәле җинеләйми, ул егыла. Өч чакрымдагы Җәйләүгә, керәшен авылына барып көмешкә алып кайтырга ат белән кеше юллыйлар, көмешкәне кайтарып җиткергәндә Закирҗан абзый җан тарткан була инде. Ундүрт елдан сон туган туфрагына ятып үләргә кайткан икән.
Бу вакыйга мина бик авыр тәэсир итте.
Агитбригада
Кадер авылында укытучы булып эшләгәндә мине агитбригадага чакырдылар. Киттем. Солтангәрәй абый (минем элеккеге җизнәм), кызык мәзәкләр сөйләячәк, «чичүтке» бииячәк, спектакльдә уйнаячак. Зәй 2.* 35
БАТУЛЛА
32
китапханәсендә эшләүче ике яшь кыз җыярлаячак, мин аларнын яшьрәгенә үлеп гашыйк булган идем. Мин гармун уйнарга тиеш. Беренче концерт Урта Багражда узды. Программаны карарга Зәй гәзитенен баш мөхәррире Канафин белән хәбәрче, Кабан авылы егете Петр Егоров та килгән. Пьесада Солтангәрәй абый олырак яшьтәге кешене, мин ике кызга, да гашыйк егетне, ике китапханәчебез ике гүзәлне башкара иде. Кыландык инде, Солтангәрәй абый гаять талантлы комик актер иде ул. Бер пәрдәлек пьесаны уйнап чыктык та тәнәфес игълан иттек. Уныш шәп иде. Сәхнә артына Канафин белән Петр килеп керде, алар безне котладылар, кулларыбызны кат-кат кыстылар. Әттәч инде гел!
Канафин төбәк гәзитенен баш мөхәррире, Петр шул гәзиттә хәбәрче булып эшли.
Икенче өлеш башланды. Кызлар җырлый. Халык ярата. Аннан сон Солтангәрәй абый мәзәкләр сөйли башлады. Халык егыла-егыла көлә. Минем эч кычыта. Минем дә шулай уныш казанасым килә. Минем дә мәзәкләрем бар. Солтангәрәй абый мәзәкләрен тәмамлап, сәхнә артына чыкты, сәхнәдә җырчы. Мин ялынам: зинһар, мине дә сәхнәгә мәзәк сөйләргә чыгар, Солтангәрәй абый, дим. Ялына торгач ул риза булды.
Бу мәзәкне мин Шыкмайда, капка төбендә Куян Кыямы сөйләгәннән ишеткән идем.
— Бер җәбрәй товар сатарга дип, ярапланга утырып, калага бара икән. Аста зур-зур авыллар, авылларда зур-зур базарлар кала. Җәбрәй очучы янына килеп: мине зуррак базарда төшереп калдыр әле, дип тинтерәтә башлаган. Аста тагын да зуррак базарлы авыл күренгән. Төшер мине шушы базарга, дип кычкырган җәбрәй. Очучы «үлем элмәге» ясап, очкычны астын өскә әйләндереп, янә турылаткан. Җәбрәйнен тавышы тынган. Калага килеп кунаклагач, очучы пассажирлардан сорый икән: теге җәбрәй кайда ул? Тегеләре: Базарлы Матакта товарларын сатарга төшеп калды ул, дигәннәр.
Халык әллә ни көлмәде. Әмма концерттан сон артка агарынган Канафин белән Җәгүр йөгереп килеп керде.
— Безобразие! — дип кычкырды Канафин. — Кем сина рөхсәт итте башка халык вәкилләрен мыскыл итәргә? Нигә аны сәхнәгә чыгардын?- дип бригада җитәкчесе Солтангәрәй абыйны да, мине дә утлы табага бастырды.
Мин беренче тапкыр чытырдап «яндым», ләкин бу сонгысы булмаган икән әле!
Шуннан сон агитбригада вакытында мин кызык сүз сөйләргә сәхнәгә чыкмадым. Хәзер уйлап куям, әтинен кыл өстендә торган чагы булган ул, әгәр дә Канафин белән Петр НКВДга барып әйтсә, әтине чакыртып: үзеннен антисоветик мәзәкләр сөйләвен җитмәгән, улынны да шуна котыртасынмы? дип әтине утыртып та куйган булырлар иде. Шөкер, Канафин да, Кабан егете Җәгүр дә бу «эшне» йомып калды. Хәзер дә аларга чиксез рәхмәтләр укыйм.
Сәхнәдә мин тагын «яндым». 1967 елда Илһам Шакиров концертынын сөйләүчесе булып, мин Мәскәүгә гастрольләргә киттем. Сонгы концертыбыз Чайковский исемендәге концертлар залында узды. Зал тулы, залда дәүләт эшлеклеләре белән чит ил кунаклары да бар. Авызыма шайтан төкердеме? Мин сәхнәдән торып, кырым татарлары турында бер-ике җөмлә әйттем. Бу хәтәр «яну» иде.
1968 елда Мәскәүдә СССР язучыларынын корылтаенда Некрасов китапханәсе сәхнәсеннән «Таш баскычлар буйлап менгәндә» исемле хикәямне укып, тагын «яндым». Имеш, анда советларга каршы сүз булган икән. Олы исемле ике язучы (Ибрай абый белән Гариф абый) минем өстән шулай язып биргәннәр.
1969 елда мин телевидение буенча «Тычкан баласы Чикыл» исемле әкият сөйләгән идем, анын белән дә «яндым». Әләкчеләр анда да гаеп тапканнар. Имеш, ул әкияттә дә советларга каршы фикер бар икән.
1972 елда Казан университетынын тулай торагында мин «Мортаза» исемле тарихи хикәямне студентларга укыган идем. Берничә әләкче КГБга җиткергәннәр. Анда да антисоветик фикер тапканнар. Бу хикәя Казан җимерелгәннән сон татар
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
33
халкын көчләп чукындыру вакыйгалары турында иде.
Сонгылары җәбрәй турындагы мәзәк кебек кенә булмады, КГБда җавап бирергә туры килде.
Агитбригада белән без Зәй төбәгенен байтак авылларында булдык. Бишавылында, Шыкмайда, Бура-Киртәдә, Югары Пәнәчедә... Концерт гаять зур уныш казанды. Сонгы концертлар шулкадәр зур уныш белән бара иде, без инде бер-беребезгә ярашып беткән идек. Хәтта аерылышасы килми башлады. Чөнки мин китапханәче кызга гашыйк идем инде. Ләкин, ни өчендер, безгә кабат күрешергә насыйп булмады.
Зәй холкы
Җир шарында яшәүче алты миллиард кешенен холкы нибары дүрткә генә бүленә диләр: холыкнамә булганлыгы турында язалар.
Меланхолик
Сангвиник
Холерик
Флегматик
Яши торгач, мин бишенче билгеләмәне таптым. Тагын Зәй холкы бар икән. Мин алда сөйләячәк шәхесләргә бишенче билгеләмә: Зәйский холык хас. Нәрсә сон ул Зәйматик (Зәй холкы) алдагы барлык холыкларны да үз эченә алган сурәттә, үзе аерым холык булып тора. Әйтик, Зәйдән чыккан атаклы шәхесләр бераз мактанчык, кайчак шапыртык, эшчән, кеше күзенә күренергә ярата, игътибар уртасында булырга тырыша. Нәм ул боларнын барысына ирешә дә. Әйтик, башка төбәктә туган-үскән шәхесләр кылачак эше турында кычкырып йөрми, мыштым гына башкара. Зәйский холык түзеп тора алмый, кычкыра: мин роман язып бетердем, мин пьеса язып ташладым, ди. Баксан, зәйский ул романын башламаган да, пьесасы әле анын башында гына. Сүз әйтелгән, оятка калмас өчен, зәйский роман язарга тотына, көчәнә-көчәнә пьеса яза башлый һәм тәмамлый да. Роман чыга, пьеса куела, роль уйнала. Зәйский оятка калмады. Бу мактану үзенә үзен маяк, план корудыр. Үзенне эшләтер өчен алдан вәгъдә биреп ташлаудыр. Кайда синен романын, кайда синен пьесан дип сорасалар, җир тишегенә кереп кит, ләкин Зәй холкы җир тишегенә керергә теләми һәм үзен иҗатка мәҗбүр итә. Бу үз-үзен белән ярышып эшләүгә тин халәт. Зәйскийләр телгә беткән булыр, һәр мәҗлестә үзеннән-үзе табын агасына (томадага) әверелеп китәр. Берәр мәҗлестә Хәйдәрнен, Мөдәрриснен, Батулланын, Аязнын, Хатыйпнын җөм генә тик утырганын күргәнегез бармы? Юк! Сүз мәйданында алар алда. Нәм, әйтергә кирәк, әйткән сүзләре тәэсирле, үтемле, кайчак әче дә була. Зәйскийләр мактаса, артык мактый, хурласа артык хурлый торган кешеләр. Бу Аязга аеруча хас сыйфат, Илдар Юзи әйтмешли:
— Аяз башта чөя күккә, аннан тибә күткә!
Бер мисал.
Аяз Гыйләҗнен җәйге ял йортындагы китап киштәләре төрле китап- журналлар белән шыгрым тулы икән. Бары тик бер шүрлек кенә буш диярлек. Анда нибарысы ике китап тора. Урын житмәү сәбәпле, идәндә өелеп торучы китапларга карап, Батулла хужага дәшкән:
— Аяз абый, нигә бу бичара китапларны менә бу буш киштәгә урнаштырмыйсын? — ди.
— Юк, парин! — ди Аяз.— Бу киштәгә мин татарнын бөек язучыларын гына куям. Әнә, анда Әмирхан Еники дә Равил Фәйзуллин. Яз, ыслушай, син дә шулар кебек, бу киштәдә өченче китап синеке булыр!
Ни сәбәпледер, Аяз Гыйләж белән Равил Фәйзуллиннын аралары бозылып китә. Шул заманда Батулла тагын Аяз Гыйләжнен жәйге өенә кунакка бара. Китап киштәсенә бакса, ни күрсен, анда бер генә китап: Еники генә. Аны-моны уйлап тормастан, Батулла:
БАТУЛЛА
34
— Аяз абый, кая китте бөек Фәйзуллин? — дип сорый. Мона каршы өй хужасы сүгенеп ала да болай ди:
— Кире уйладым әле мин, ыслушай, парин...
Байтак вакытлар узгач, Аяз Гыйләж белән Әмирхан Еники арасыннан да кара мәче йөгереп уза. Батулла Аязнын жәйге өенә килгәч, шуны күрә: буш киштә юк, аннан Еники китабы да алынган, ул киштәгә элек идәндә аунаган «Новый мир» журналы дынгычлап тутырылган була.
Батулла Аязга үзенен яна чыккан китабын сузып:
— Ага кеше, менә син әйткән өченче китапны мин яздым! — ди. Әмма хужа кырыс кына:
— Күрмисенмени? Синен китапка анда урын юк! — ди.
Бервакыт Мөдәррис кызмача Матбугат йортына килеп керде.
— Нинди шатлыгын бар, Мөдәррис, кош тоткандай горур күренәсен? — диде Барлас Камал.
— Яна гына Акмулла турында поэма язып бетердем! — диде Мөдәррис.
— Укып күрсәт! — диләр егетләр.
— Укырлык түгел әле! — ди даһи.
— Алайса, бер-ике куплетын гына әйтеп күрсәт!
Сизеп торам, Мөдәррис поэмасын башламаган да әле, юлда анын башына Акмулла турында поэма язарга фикер генә килгәндер. Әмма Мөдәррис югалып кала торганнардан түгел, позага басып, күкрәк тавышы белән мизгелдәк (экспромт) укый башлады:
— Биләвендә татар хатынының
Күкрәк сөтен авыз итсә дә,
Юккамыни ничә халык аңа
Урын әзерләгән киштәдә?!
Шагыйрьләрне җырлар гына түгел.
Язмышлар да бергә кушалар...
Әнә кайдан килә — Акмулладан
Башланган ул мәшһүр Мусалар.
Бу гажәеп бер мизгел иде. Мәжлес тынып калды, аннан гөрләтеп кул чабарга тотындылар. Мөдәрриснен Акмулла турындагы поэмасы байтак айлар күренмәде. Мөдәррис үзе дә юкка чыкты. Мөдәррис голәма алдына биргән вәгъдәсен үтәр өчен ябылып, «Акмулла арбасы» исемле поэмасын язып ята иде. Ул әсәр 1984 елда Акмуллага багышланган китапта басылып чыкты.
Инде килеп, алты миллиард халыкнын холкын билгеләү өчен мин түбәндәге жәдвәлне тәкъдим итәм.
Меланхолик
Сангвиник
Холерик
Флегматик
Зәйматик
Әтием Мөхлисуллада да Зәй холкы иде. Башта шыттырып мактана иде дә, соңыннан сүзен юкка чыгармас өчен җене белән эшли иде, алдан кычкырганын барыбер үти иде.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
35
Мөдәррис
(1946-2006)
СССР язучылары Берлеге әгъзасы (1973); Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге иясе (1992; Татарстанның халык шагыйре (2006).
Мәктәпкә киткәндә, кичке уеннарга чыкканда, атам-анам, әби-бабам:
— Аң бул! Тәртипле йөре! Йөзебезгә кызыллык китермә!— дип озатып кала торган иде?
Балигъ булып, авылдан чыгып киткәндә, авылым халкы:
— Аң бул! Авылыбызның йөзенә кызыллык китермә!— дип мине басу капкасы төбендә Казанга озатып калды.
Казаннан чит илгә чыгып киткәндә дә Татарстан халкы мине:
— Татар милләтенең йөзенә кызыллык китерә күрмә!— дип чит илләргә озатып кала кебек.
Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкерләрем, атам-анам, авылдашларым, милләтем каршында йөзем ак, намусым пакь, дип картлык көнендә горурлана торган якташларыбыз турында уйлыймын.
Чыннан да, бармы соң шушы кагыйдәләрне гомеренең азагына чаклы бозмаганнар? Кемнәребез белән горурланабыз, матур мәгънәсендә, кемнәр белән мактана алабыз соң без — Зәй кешеләре? Туган ягыбыз, кече ватаныбыз һәм бөтен олуг милләтнең паспорты буларак, без кемнәрнең исемнәрен атый алабыз?
Дуслык мәҗлесләрендә гелән якташлар турында сөйләшәбез.
— Фәлән артист безнең якныкы, — ди берсе.
— Төгән җырчы безнең авылныкы, — ди икенчебез.
— Безнең яктан фәлән язучы чыккан, — ди өченчебез.
Мактанычмы бу, әллә горурлыкмы?
— Эш күплектәмени, җегетләр! Зәй төбәгеннән бер Мөдәррис Әгъләм чыккан да бик җитәр иде, — ди Аяз Гыйләҗев.
Әйе, Зәйдән башка бер генә язучы да чыкмаган булса да, бушлыкны бер шагыйрь — Мөдәррис Әгъләм тутыра алган булыр иде.
Карап торырга мәһабәт буе да юк, җаваплы урыннарда да утырмый, һавага ашкан, күктерәр йортлар да төземи, типтәр әйтмешли: ябай гына бер адәм, сөйләшеп торганда тавышы да чыгар-чыкмас кебек. Аның каравы, шигырендә, китапларында һәм сәхнәгә менеп, халык алдында шигырь әйткәндә Мөдәррисне алыштырып куялармыни? Мондый чакларда ул буйга да биегәеп китә кебек, мәһабәт каһарман кыяфәтенә керә, тавышы бөереннән чыга башлый, ул гайрәт белән гаделсезлеккә каршы нәгърә ора. Сәхнәдә олуг әверелеш башлана. Кая киткән ябай гына Мәдәррис? Кая киткән читенсенеп кенә сөйләшә торган Зәй малае? Сәхнәгә олы шагыйрь хуҗа булып алган. Ул анда падишаһ. Обкомнарың, райкомнарың, алигархларың бер кырда
БАТУЛЛА
36
торсын. Шигърият түрендәге алтын тәхеттә шагыйрьләр солтаны Мөдәррис җәнапләре хакимлек кыла. Мөдәррискә илле яшь тулган! Бу Мөдәррис бәйрәме генә түгел, бу бөтен милләт бәйрәме иде. Ю-ук, Мөдәррис татарнын ин мәшһүр артистларын, атаклы җырчыларын да җыймаган мәҗлесенә, үзен мактатыр өчен бер өер мәдхиячеләр-ләббәйкәләр дә чакырмаган; культура министры да, обком вәкиле дә килмәгән, каләмдәшләре, якташлары, тамашачылар, анын шигырен сөюче укучылары — вәссәлам! Артистлар да анын шигырьләрен сөйләделәр, «нәфис сүз осталары» дип аталганнар да Мөдәрриснен әсәрләрен укыдылар — рәхмәт.
Озын төннең,
Җиде төннең уртасында
Кеше көче, кеше уе, кеше аңы, Кеше рухы, кеше тәне, кеше җаны Әверелә моңлы көйгә, гүзәл сынга...
Мөдәррис Әгъләмов.
Ләкин шигырь уку сәнгатендә, нәфис сүз сөйләү ярышында Мөдәрриснен үзен узучы булмады. Шигырьнен аскы тукымасына үтеп, гайрәтле каһарман тавышы илә яттан сөйләп, Мөдәррис һәр шигыре белән халыкнын бәгъренә үтеп керде. Сәхнәдә милләт каһарманы, сәхнәдә халкын афәтләрдән сакларга, дип мәйданга чыккан олуг Шагыйрь хакимлек итә. Халыкнын игътибары бер кулга, Мөдәррис ихтыярына буйсынган иде. Шигъри сәләте өстенә Мөдәррискә тәэсир итү көче, актерлык куәсе да бирелгән. Шуна күрә, анын бер генә шигырен дә гамьсез тынлап булмый. Ул сине өермә кебек, давыл кебек бөтереп ала. Син «Мөдәррис Әгъләм шигърияте» дигән сихри дәрьяга чумасын. Яшерен-батырын түгел, шагыйрьләр арасында гына түгел, профессиональ артистлар арасында да, «нәфис сүз осталары» дип аталганнар арасында да шигырьне Мөдәррис кебек оста укучылар бик сирәк.
Башка жанрларга кереп чәчелмичә генә, бары тик шигырьгә генә мәхәббәт тоткан шагыйрьләр Кол Гали, Кандалый, Акмулла, Дәрдмәнд, Рәми, Туфан, Хәким, Арслан, Рәшит, Роберт Әхмәтҗаннар, Равил, Рәдифләр, Зөлфәтләр...
Һәм Мөдәррис шулар рәтендә.
Кайчакларда уйлап куясын: шагыйрь пәйда булсын өчен нинди алшартлар кирәк икән? Нишләп бу шагыйрь яки җырчы нәкъ менә шушы төбәктә, шушы авылда, шушы вакытта туган, ни өчен башка җирдә түгел?
Мөдәррис 1946 елда Зәй төбәгенен Бистебашы (Пусташит) авылында туып, күрше Бишавылы (Түбән Биш) урта мәктәбендә генә укып чыккан татар баласы, юкса. Питербур, Киев, Мәскәү кебек шәһәрләрдәге бар унайлыклары булган мәктәпләрдә дә укымаган. Шушы утыз дәрәҗә суык булган көннәрдә, язу карасы ката торган агач мәктәптә укып та шагыйрь булып була икән, кана. Мәктәптә укыган чакта ук Мөдәрриснен шигырьләре зур матбугатта еш күренә башлаган иде. Беренче шигырьләреннән үк Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким шагыйрь буларак Мөдәррисне үз араларына кабул итте, яклады, күтәрде. Хәзер инде Тукай бүләгенә ия Мөдәррис Әгъләм үзе яшь шагыйрьләрне барлый. Ул олуг остаз!
1958 елнын көзендә «Кызыл Зәй» гәзитендә 12 яшьлек Мөдәррис Әгъләметдиновнын «Истәлекләр» исемле шигыре басылып чыккан иде.
Такташ беренче шигырен — уналтыда, Җәлил унөч яшьтә язган, дибез; ә безнен Мөдәррис исә унике яшендә чып-чын шигырь язып ташлаган икән. Сабый баланын шушы беренче шигыре азау ярган шигырьчеләрнен такмакларын ишекле-түрле куып йөртерлек шәп килеп чыккан.
Чыннан да, кайбер шагыйрьләр урау юллар аша, кайлардадыр адашып йөри-йөри
Истәлекләр алар күп төрле, Истәлекләр алар күп кала - Бер истәлек булып әнкәмнең Чиккән сөлгеләре саклана.
Чиккән сөлгеләре саклана, Бизәге дә аның бизәге - Карый сыман миңа бизәктән Әнкәемнең нурлы күзләре.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
37
үз юлын таба. Мөдәррис инде беренче шигыреннән үк үзенен шагыйрь икәнен дөньяга кычкыра.
Ун елдан сон, 1968 елда Аккош күле буенда бер могҗиза була. Хәсән Туфан каләмдәшләре алдында яна шигырьләр укый. ... Эт тә үрчи, аларның да Өреп йөргән көне. Такта чәйне ваткан кебек, Бер чеметем ватып, - Гасырларның катламыннан Бәлки хәбәр салалардыр: Алды мине вакыт. Килә, диеп, бүре; Үзләре кеше янында Бүренең бер төре. Алды— салды тормыш дигән Кайнап торган суга: Кайный тормыш - Кандай куе Җан ачысы чыга...
Әдипләр Хәсән Туфаннын шигырь артыннан шигырь укуын үтенәләр. Аларнын барысы да: Хәсән Туфан үз шигырьләрен укый, дип уйлый. Соныннан ачыла ки, тере классикларны сокландырган бу шигырьләр Мөдәррис Әгъләмовныкы булып чыга. Хәйран калган язучылар, аптыраганнан-йөдәгәннән сорап куялар:
— Кем сон ул Әгъләмов, каян килеп чыкты сон әле ул? — диләр.
Әле күптән түгел генә Зәй төбәгенен Бишавыл урта мәктәбен тәмамлаган Мөдәррис Әгъләмов әнә шулай шаулап әдәбиятка кереп китә. Һәм шуннан бирле кырык алты ел буена Мөдәррис шул шигърияткә-халыкка хыянәтсез хезмәт итә.
Анын хыянәтсез иҗаты гел тантана, гел шау-шу белән генә үсмәде, әлбәттә. Тук кыяфәтле әдәбият белгечләре, ялгышмауларына артык нык инанган тәнкыйтьчеләр Мөдәрриснен иҗатына шик белән, бераз кимсетебрәк карадылар. Бу да табигый хәл. Анлап бетермәгәннәрдер, Мөдәрриснен олы куәсен күреп бетермәгәннәрдер, мотлак. Бәгъзеләренен күнел күзе ачылып җитмәгәндер. Күнел күзе сукыр кешенен өстән карап, вәкарь фикер йөртүе әдәбиятка-сәнгатькә файда урынына зыянны күбрәк сала. «Заманнын сулышы сизелми, совет чынбарлыгынын тантанасы күренми, милли коймаклар, узган-үткән турында балавыз сыга» кебегрәк «әдәби-фәлсәфи» терминнар кулланып, Мөдәрриснен әсәрләренә «кырын күз белән» караштыргаладылар.
Ләкин Мөдәрриснен иҗатын, анын шагыйрьлеген әче тәнкыйть белән кимсетеп, теттереп мактау белән үтереп булмый иде инде. Шагыйрь йә бар ул, йә юк! Шагыйрь бар икән, ул «кыйналган» саен ныгый гына барачак.
Иҗатын кимсетә алмагач, бәгъзеләре Мөдәрриснен шәхси кылмышларына, анын үз-үзен тотышына бәйләнә башладылар. Университетта укыганда ул беренче «сәяси таякны татыды». Мөдәррис үзенен эчке талантын күнел сиземләве сизгән, акыл зиһенләве белән белгән шәхес буларак, авызлыкны тешли торган чыгымчы ат кебек, «дингез тубыктан» диберәк яши иде. Ул вакытта философиядән дә, тарихтан да, әдәбияттан да олы, «өстен фән» керткәннәр иде. Һәр студент хәрби курслар узып, сугыш һөнәренә өйрәнеп чыгарга тиеш иде. Мөдәррис авызлык тешләп, шул «ин мөһим», ин хәтәр дәресләргә йөрми, имтихан тапшырмый. Тәртибе шулай, димәк, андый студентка стипендия дә эләкми, шагыйрь Мөдәррис ачлы-туклы яши. Гадәттә, хәрби курсларның башына хисе каткан окопниклар, әдәбиятына, сәнгатенә, тарихына төкереп карый торган наданнарны куя торганнар иде. Мөдәррис кебек бәйсез холыклы кешене шул солдафоннарның коры әмерләре ничек тыеп тора алсын? Риваятьләргә күрә, Мөдәррисне кафедрага алып кереп бик каты кысалар.
— Студент Аглямутдинов, син ни өчен хәрби курсларга йөрмисен, димәк, син Советлар ватанын агрессорлардан сакларга теләмисен? Син
— дезиртир!
— Мин — шагыйрь! Минем максатым кеше үтерү түгел! — дип Мөдәррис университетны ташлап чыгып китә.
БАТУЛЛА
38
Кулына мылтык алырга теләмәгәне өчен, шагыйрь Мөдәррисне университеттан куып чыгаралар, дисән дә хата булмас.
... теләмим мин баш ияргә;
Баш болай да иелә ул
Баш иярдәй кешеләргә.
Бу — Мөдәррис!
«Кан җибәргәч җиңел була, энем», -
Табиб шулай дип акыл сата.
Мин, ышанып, кан тамырын кистем,
Исем китте... -
Шигырь агып ята.
Бу да — Мөдәррис!
Шагыйрьнен серле китабы менә шушы шигырь белән ачылып китә. Мөдәрриснен җәрәхәтләр алган йөрәгенен тибеше, ул узган юл, зиһенендә яралган бөек максаты, мен еллар аша ата-баба токымынын токымына күчә барган нәселдәнлеге һәм шигъри елъязмасы тулган шушы китап
— шагыйрьнен халкы каршысында тоткан имтиханы. Бу китап Мөдәрриснен ата-анасы, мәктәбе, туган авылы һәм гомум татар милләте алдында исәп- хисап тотуыдыр, мөгаен.
Мөдәрриснен шәхесе шушы кыска гына биш юллыкка тулаем кереп тулган. Бу анын тәдбире (программасы), бу анын тоткан юлы, бу анын максаты, китапка кергән башка барлык шигырьләр шушы биш юллыкнын анлатмалары, исбаты, дәлилләре сыйфатында килә.
Кандалыйлар, Акмуллалар, Тукайлар, Туфаннар бөек максатларына ничек тугры кала алган булсалар, Мөдәррис тә шулай, үз тәдбиренә сабит.
Кыенмы сон ул үз максатына, үзен корган тәдбиргә тугры-сабит булу? Максаты ачык булганнарга ул әлләни кыен түгелдер. Чөнки ул максатына тугры калса, кыенлыклар, җәберләр, кимсетүләр булачагын яхшы белә. Ул шул кыенлыкларга үзен әзерли, шуларга каршы тору өчен көч җыя башлый.
Купшы романтика аркасында гына олы максат куеп, шул максатны үтәү юлларында кыенлыкларга, җәзаларга дучар булгач, кеше максатыннан баш тарта, андыйларга кыенрак. Антына, максатына хыянәт итүдән дә олы гөнаһ, олы җәза юктыр. Беренче шагыйрь тән җәзасы, көнкүреш җәфалары гына ала, ә сонгысы тән җәфасы, көнкүреш кыенлыклары күрми, әмма вөҗдан газабыннан ул аерыла алмаячак. Яки андыйлар үзләренен сәләтсезлеге өчен талантлылардан үч ала башлаячак.
Тарихлардан укып беләбез, сәләте эченә сыймый торган затлар җәмгыять корган кануннарга яраклаша алмый, анын янындагыларга кыен, түрәләр андыйларны сөйми, шагыйрьнен көнкүреш шартлары уртачадан түбән була. Гадәттә, андыйлар, хәмер эчә башлый. Ләкин андыйлар тормыш дулкыннарында, «хәмер диңгезенә» батып та үлми. Затлы иҗаты аларны батырмыйча бөятV кебек өстә тотып тора. Андыйларга олы исемнәр дә, яхшы шартлар да бик соңлап килә яки бөтенләй килми.
Чайкый-чайкый,
Борып сыга-сыга
Киптерә дә
салып бәләкли.
V бөят - батучыларга ташларга әзерләнгән түгәрәк калкавыч
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
39
Каралта да юа, тормыш шулай Сынап тора рухи халәтне.
Мөдәррис тә утны, суны, җиз торбаларны кичкән егет. Гаиләсез дә, фатирсыз да, паспортсыз да калып, шыр ялангач, урамда, суыкта, дистәләрчә еллар кан калтыраган, җаны калтыранган кеше. Суык йортларда яктылык, җылылык күрмичә, кайнар аш күрмичә каңгырып, сукбай кебек күп яшәде ул. Ләкин зарланмады. Зарланып кем аны аңлар иде? Күбесе: барысына да үзе гаепле, диләр иде. Ниһаять, ул паспортлы да, йортлы да булды. Бу эштә шагыйрь Зөлфәт гаиләсе аңа нык терәк иде. Фирая ханымга рәхмәт!
Әйе, үзенең җылы куышын үзе кора алмаган кеше, шагыйрь булса да, композитор, рәссам булса да, мактауга лаек түгел, шиксез. Миңа калса, Мөдәрриснең һәм холыклары белән аңа охшашларның үз фәлсәфәсе дә бу эштә зур роль уйный кебек. Андыйлар: «мин талант иясе, бәс, сез мине карагыз, миңа шартлар тудырыгыз, мине алкышлагыз, чөнки мин зур талант. Талантлы кешегә барысы да килешә, ашаса да, эчсә дә, сүгенсә дә. Мин Алланың кашка тәкәсе, шулай булгач, сез минем әдәпсезлекләремне кичерегез, минем турыда кайгыртыгыз», дип гамәл кылалардыр сыман.
Олы-олы талант ияләренең халык күңеле белән исәпләшмичә, әдәпсез сүз сөйләве, сүгенүе һәм сәрхуш килеш халык алдына чыгуын мин шулай гына аңлата алам.
Мөдәррис үз көнкүреше турында уйламады, дөрес. Аның паспорт юнәтергә һәм фатир алырга йөрмәвен шулай аңлатып булмыймы икән?
Ләкин байгыш-сукбай кебек яшәсә дә, Мөдәрриснең беркайчан да халык алдына, шигыре алдына «салмыш» чыкканы булмады, халык алдында ул көфер сүз сөйләмәде, сүгенмәде.
Мөдәррис ул шигъри табигатьнең олы сәләтле иркә баласы. Иркә балалар гадәттә тормышта кыенлыкны күбрәк татыйлар. Мөдәрриснең тормышы да ал да гөл була алмады.
Мөдәррис сукбайлыкны үзе сайлады бугай ул. Тукай ни өчен гаилә кормаган, Илһам ни өчен өйләнмәгән, Мөдәррис ни өчен үзен кайгыртмаган? дип кызыксынучыларга җавап бер. Тукай белән Илһам өйләнеп, гаилә корып, чүпрәккә, тормыш-көнкүреш чытырманлыгына кереп батсалар, алар бары тик гаиләнеке генә булып калыр иде, Тукай да Илһам да тулысы белән халыкныкы. Аларны бүлгәләргә хакыбыз юк. Мөдәррискә дә шушы халәт кирәгрәк түгелме икән? Күчмә халыкны утрак тормышка, шәһәргә куып кертеп булмагандай, боларны да гаилә кысаларына кертүе шактый кыен булыр иде. Мөдәррис милләтебезнең тарихы, бүгенгесе, киләчәге турында елларча киеренке рәвештә уйлап, шул уйлар сөрешен шигъри юлларга сала баручы фидакарь шәхес. Аның иҗат мәйданы — милли мохит, милли тарих, Ана теле. Аның башка темасы була алмый. Шагыйрьнең һәр күзәнәгендә милләт язмышы чагыла. Кайберәүләргә аның шигырьләре кабатлану, бертөрлелек булып тоела килде. Блокны без: нигә гел таныш булмаган Ханым турында гына язасың, дип бертөрлелектә гаепләмибез, Тукайны без нигә гел һаман шул татар, милләт дип кәгазь тутырасын, дип шелтәләмибез, без аларның бу «бертөрлелеген» югары күтәртмәгә куеп, аларның үзенчәлекле иҗаты, дип сөйләшәбез.
Айкала-чайкала килә сәрхуш Шагыйрь...
Аһ, кадерлем!
Ул - канымның бер тамчысы!
Бәлки кунар йорты юктыр, бәлки бүген
Хыянәт иткәндер аңа илһамчысы.
БАТУЛЛА
40
Аяз
(1928 - 2002)
Татарстанның халык язучысы (1993); ТАССР һәм РСФСРнын атказанган сәнгать эшлеклесе (1978, 1985); Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге иясе (1983); Горький исемендәге РСФСР Дәүләт бүләге иясе (1987).
Ике башыннан да яна торган шәм мин.
Аяз Гыйләҗев.
Зәй ягыннан чыккан мәшһүрләр байтак, әмма Зәй туфрагы Аяз Гыйләҗевнең бер ялгызын гына биргән булса да, үзен аклаган булыр иде. Чыннан да, Аяз исеме җитмешенче еллар әдәбиятына ургылып килеп керде. Аның һәр әсәре (уңышка очраса да, уңышсыз булса да) шау кузгатты, бәхәсләр куптара килде. Бу хәл язучы буларак Аязны чыныктырды, шәхес буларак тамырында ныгытты. Тәнкыйтьнең иҗатыңа битараф калуыннан Аллам сакласын! Аязга барысы да мул эләкте, хурлау да, хуплау да. Аның беренче пьесасы «Җиз кыңгырау моңнары» Камал театрында (1959) куелып, зур уңышсызлыкка очраган иде. Хөрмәтле «Чаян» да авторның бу әсәрен көлке угына тотып, карикатура ясап чыгарган иде. Аның «Җиргә тапшырылган серләре» белән «Эңгер-меңгер» пьесалары да әллә ни озак баралмады. Миңа калса, аның бу әсәрләре шактый саллы иде, катлаулы драматик вакыйгаларга, корылган иде, әллә режиссерлар әсәрләрне аңламады, әллә актерлар автор идеясенә каршы уйнады, һәрхәлдә спектакльләрдә ярашканлык булмады. Автор бер якка, уенчылар икенче якка, режиссерлар өченче якка тарта торгач, әсәрләрне бармастай иттеләр кебек.
Аяз Гыйләҗевнең иң нык бәхәс кузгаткан, гаугалы әсәре «Өч аршын җир»дер, мөгаен. Аның шул исемдәге пьесасы да катлаулы язмыш кичерде. Бу әсәр «гаугалы» дигән дан алып, озак елларга сузылган кыйналу чорын узды.
Хөрмәтле Марсель Сәлимҗанов сөйләгән бер мәзәк хәл хәтердә сакланган:
— Аязның «Өч аршын җир»ен, Туфанның «Ат караклары»н репетицияләр башларга торганда туктаттылар. Обком секретаре Мирзаһит Вәлиев чакыртып ала, ишектән килеп керүгә үк: нишләп син Миңнуллинның «Өч аршын җир»е белән Гыйләҗевнең «Ат караклары»н подпольно куеп ятасың анда театрда? дип башлады бу. Бер пьесаны да укып карамаган, Аяз белән Туфанны аерыр-аермастан әмер бирә, тыя. Килеп кемдер әләкләгән, бу игътибар белән тыңламаган. Менә шундыйлар татар сәнгате белән идарә итте инде. Еллар узды, пьесаларны куйдырмадылар.
Ниһаять, ул әсәрләр талантны тыеп торучы бөтен киртәләрне җимереп, дөньяга чыкты, сәхнәләрдә уйналды. Аяз Гыйләҗевкә кадәр колхозлашу чорындагы гаделсезлек һәм үз икмәгенә үзе керәчин сибеп качкан «кулак» турында болай кыю итеп язган кеше булмады, шикелле.
Мал иясенә охшар дигәндәй, Аязнын әсәрләре дә үзе кебек кытыршы холыклы була килде. Таш капчыкта утырып чыккач та Аяз шома гына яши алмады. Ул:
— Безнен күкрәкләр орденнар тагар өчен түгел, тукмалыр өчен кин яратылган! — ди торган иде.
Бу кыйналулар гына Аязнын рухын сындыра алмады. Ул үҗәт рәвештә янадан-яна әсәрләр иҗат итә торды. Алар Аяз агага мәшһүрлек алып килә торды. «Көзге ачы җилләрдә» пьесасы ана олы шөһрәт алып килде, аннан сон күпме романнар, повестьләр анын данын ныгытты. «Көзге ачы җилләрдә» әсәрендә Аяз ага тышкы яктан тәти әхлаклы булып күренгән коммунист инженер Ибраһимны тискәре каһарман уртага куйган. Халык арасында танылган бу кешене барысы да «фәрештә», дип уйлап ялгыша. Халык табына торган бу кеше намуссыз, әхлаксыз, ялганчы, бозык кеше булып чыга. Ул заманда шушындый киная, тел төбе белән язылган (Еникинен «Саз чәчәге»ннән башка) әсәрләр юк иде, шикелле. Уйналган спектакльләр саныннан Аяз аганын бу әсәре рекорд яулаган иде. Режиссеры Абдулла Йосыпов.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
41
— Мин ин беренче драматург түгел, ин беренче мин романчы! — дип әйтә торган иде Аяз абый.
Анын бу сүзләрендә тыйнаклык та бардыр, ихтимал. Тәнкыйтьнен роле дә юк түгелдер, мөгаен. Әмма башка бер фараз да бар. Аяз Гыйләҗевнен пьесаларын анлап, аларга ачкыч табардай режиссерлар булмады кебек. «Өч аршын җир» пьесасын режиссер Фаил Ибраһимов ничек итеп сәхнәләштерде! Теленне йотарсын, валлаһи. Режиссернын табышлары, рәссамнын җиһазлары, актерларнын бирелеп уйнаулары камиллек хасил итә иде. Бу спектакль чын мәгънәсендәге сәнгать әсәре иде.
Язучы буларак та, гаилә башлыгы буларак та Аяз ага бәхетле иде. Алар Нәкыя апа белән өч гөрнәдир җегет үстерде. Аларнын берсе — мәшһүр драматург Мансур Гыйләҗев, икенчесе — мәшһүр галим Искәндәр Гыйләҗев, өченчесе — малтабар Рашат. Өчесе дә саф татарча сөйләшә, татарча укый торган милләтебез угланнары.
— Милләтнен йөзен саклап калыр өчен ин беренче үз гаиләндә татарча тәртип урнаштырырга кирәк! — ди торган иде мәрхүм.
Анын бу фикере сүздә генә калмады, Аяз моны үз гаиләсендә үрнәк рәвештә исбат итте.
Аяз ага катлаулы холыклы кеше иде. Анын усал чакларын да, ярдәмчел вакытларын да еш күрә торган идек. Анын бу дөньяда бозылышкан шәхесләре дә юк түгел иде.
Кешенен кылган хаталары үзе белән гүргә китсә, анын кылган яхшылыклары гына дөньяда кала, диләр. Кылган яманлыклары гүренә сыймыйча, дөньяда калса — эш харап, ул яманлыклар тагын да үрчем бирәчәк, кешелеккә зыян салачак. Аяз абыйдан бу дөньяда олы иҗат
— яхшылык кына калды. Шөкер.
Үлем үкенечсез булмый! Йөз яшен тутырган, үз әҗәле белән вафат булганнарнын үлеме дә үкенечле була. Җир җимертеп, ялкынланып, ярсып, алгысап иҗат иткәндә генә, иҗатынын алтын тәхетенә менеп җиткәч кенә, 75ен дә тутырмыйча, җан бирү бигрәкләр дә аяныч шул.
Аязнын мактаулы исемнәрен, алган бүләкләрен язсан, язып, санасан
— санап бетереп булмас: Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Татарстаннын һәм Россиянен атказанган сәнгать эшлеклесе, Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстаннын халык язучысы һәм башкалар. Зәй төбәгендә Баграж авылында Аяз Гыйләҗ музее ачылды. Татарстаннын халык язучысы, Тукай бүләге иясе Аяз Гыйләҗев 2002 елда, 74 яшендә гүр иясе булды. Урыны җәннәттә булсын!
Сөббух ага (1913 - 1971)
Сөббух ага Рәфикъ нахакка гаепләнеп, ватаныннан аерылып, егерме ел кырыс котыпта яшәргә мәҗбүр ителгән шәхес иде. Зәй шәһәрендә Сөббух Рәфикънын исеме онытылмаслык итеп беркетелгән. Сөббух Рәфикъ исемендә урам бар, Зәй китапханәсенә анын исеме бирелгән һәм, ниһаять, шәһәр хакимиятенен карары нигезендә Сөббух Рәфикъ исемендә төбәккүләм бүләк тәгаенләнгән. Алдынгы эшчеләргә, һәвәскәр артистларга, журналистларга, укытучыларга ел саен ике бүләк тапшырыла. Бу гамәл дә язучыбыз Сөббух аганын якты истәлеген халык аныннан җуйдырмас өчен эшләнә. Анын танылган әсәрләреннән ике китабы бар: «Беренче яз» (1958) һәм «Тын елга буенда» (1971).
Хәйдәр
(1952 — 2000)
Язучы, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы (1983), журналист, «Иске кара урман» (1982), «Яшел алмалар» (1987) «Су кызы» (1990), «Ут теле» исемле китапларның авторы.
БАТУЛЛА
42
Ул Дүртмунча авылында туып-үскән кеше. Без бер мәктәп тәмамладык, ул шигырь китаплары да чыгарган, ул хикәя китаплары да язган язучы гына түгел, ул радио-телевидение буенча Зәйдән чыккан менә шушындый атаклыларыбыз турында сөйләп, мәшһүрлек яулаган журналист та. Ләкин Хәйдәрнен гомере фаҗигале тәмамланды. Ул пычактан узды. Туган авылы Дүртмунчада җирләнгән. Урыны җәннәттә булсын!
Симаш
(1945 - 1997)
СССРның атказанган спорт остасы (1970); Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре (1994); СССР чемпионы (1968-76); Олимпия уеннары чемпионы (1972).
Федор Симашов дөньякүләм танылган якташыбыз, атаклы чангычы, дөнья чемпионы, Баграж егете, Түбән Биш урта мәктәбен тәмамлаган үз керәшенебез. Чыннан да, Симаш Унберенче Олимпия уеннарынын Япониядәге Саппоро шәһәрендә узган ярышларында (1972) икенче урынны яулап, көмеш бүләк алган каһарман, «СССРнын атказанган спорт остасы» дигән дәрәҗә яулаган якташыбыз (1970). Кызганыч ки, ул арабыздан бик иртә китте. Авыр туфрагы җинел булсын. Атаклы якташыбыз рухына Зәй шәһәренен бер урамына, бер мәктәбенә, бер спорт коллективына Федор Симашов исеме бирелде. Анын исеменә багышлап, ел саен Зәйдә чангы һәм башка төр спорт ярышлары узгарыла.
Финляндиягә баргач, сөйләшеп утырганда дустым Фәйсал Самархан әйтә:
— Сезнен Советлар Союзыннан килгән бер урыс чангычысы Симашов финиш алдында егылды!
Мин әйтәм:
— Ул урыс түгел, татар спортчысы, без бер мәктәптә укыдык, — дим.
— Ничек? Нигә анын исеме татарча түгел? — диделәр дусларым.
Мин Симашовнын керәшен татары икәнен әйттем.
— АҺ! — диде Фәйсал. — Мин аннан ерак түгел генә басып тора идем, анын татар икәнен белгән булсак, тартып торгызып, күтәреп булса да финишика чаклы илтә идек!
Симашов шул абынуыннан сон беркайчан да чангы эзендә егылмады. Ләкин туган ягына кайтып, яшьләргә ярдәм иткән чакта анын йөрәге тибүдән туктады.
Урынын җәннәттә булсын, Федор туган!
Дунай
(1937)
Татарстанның халык артисты (1982); Россиянен атказанган артисты (1996); Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе (1998).
Зәй төбәгендә туфрак бик тә ундырышлы; анда шагыйрь дә, язучы да, галим-академиклар да, атаклы көрәшчеләр дә, спортчылар да, игенче, нефтьчеләр дә үсә тора, Аллага шөкер, орлыгы Бохарада түгел. Әмма, дуслар, Зәйнен бер тугае бар — Зичә буе. Шул тугайда Бишавылы мәктәбе утыра. Менә шушы мәктәпне мин университет дип атар идем. Багыгыз сез, кемнәр чыккан аннан, юк, без—шагыйрь-язучылар гына түгел, халык артисты Наил Дунай дигән тагын бер шәхесне биргән мәктәп ул.
Керәшен йолаларына хас буларак, Дунайнын өч исеме бар. Керәшенчә анын исеме Микулай, урысча-рәсми исеме Николай, сәхнә исеме исә — Наил. Сабакташлары,
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
43
сәхнәдәшләре арасында ул бары тик Дунай гына.
Дунай Әхмәт авылында Иван дәдәйнен ихатасында дөньяга килгән егет. Ул атасы кебек умартачы булып та киткән булыр иде, анын кулы бу эшкә ятышып тора иде. Ул бәлки рәссам булып та киткән булыр иде, бала чактан ук ул үзе әтмәлләгән буягычлар белән рәсем ясый торган иде. Сигезенче сыйныфта укыганда, тарих дәресендә ул Богдан Хмельницкийны ясап, бөтенебезне шаккатырган иде. Ул бәлки биюче, җыручы булып та киткән булыр иде, ул ата-бабасыннан ишеткән керәшен халкынын борынгы җыруларын гаҗәп йомшак тавыш Һәм мон белән җырлый иде. Ләкин аны театр сәнгате бөтереп үзенә алды. Дистәләрчә рольләр башкарган Дунай, дистәләрчә пьесаларны татарчага тәрҗемә иткән язучы да. Дунайнын тәрҗемә теле атаклы Габдулла ага Шамукнын тәрҗемәләре кебек җитди, халыкчан Һәм югары өслүбтә була. Яшерен-батырын түгел, Дунай тәрҗемәче-язучы буларак инде әллә кайчан Татарстан язучылар берлегенен хакыйкый әгъзасы булырга лаек шәхес Һәм озакламый ул шулай булыр да, иншалла.
Түбән - Биш авылындагы урта мәктәп ул, чыннан да, кайбер университетларга тора икәнен мин Мәскәүдә укыганда ук анлаган идем инде. Театр училищесында Киевтан, Мәскәүдән, Ленинградтан, тагын әллә нинди олы шәҺәрләрдән төрле милләт студентлары җыелган иде. Безгә анда Пушкиннарны, Гогольләрне, Островскийларны өйрәтә башладылар. Башка егетләр-кызлар ябырылып имтиханга әзерләнә, «Ревизор»ны, «Үле җаннар»ны укыйлар. Чеховнын хикәяләрен чәйниләр. Без бит инде боларны Бишавылы мәктәбендә чагында ук, Гатүф кызы Рина апа Садретдиновадан укып өйрәнгән идек, дибез Дунай белән. Шулай итеп, авылда алган белем белән без Мәскәүдә дәүләт имтиханнары тапшырдык.
— Сез Гогольне каян беләсез? — дип сорыйлар иде башка милләт студентлары.
— Белмәскә! Без бит урта мәктәп тәмамладык, — дибез.
— Без дә урта мәктәп тәмамладык, алайса, сезнен алтын медальдер, —диләр.
— Юк, алтын түгел, аттестатта өчледән башка билге юк, — дибез.— Сезнең?
— Аттестатта дүрт тә биш,— диләр.
Чыннан да Түбән-Биш урта мәктәбе ул университет булган икән!
Зәй якларының табигате, болыннары, урманнары, күктәге тургайлары, сабантуйлары, питраулары, нардуганнары күңелне һаман чеметә, йөрәкне һаман җирсетә...
Була шундый холыклы кешеләр: үзләре эчкерсез булса да, гаугачан, шау-шу куптара, тиз кызып, тиз бәхәскә кереп якыннарына, рәхәтсезлек тудыра андыйлар. Бер караганда, шундый шау-шулы кешеләр каты холыклы сыман тоелыр. Баксаң, андыйлар шактый тотрыксыз булып чыга. Бер фикердән икенчесенә, бер эштән икенчесенә, бер хатыннан икенчесенә бик еш күчәләр.
Бар басынкы, тавышсыз, гаугасыз, сабыр кешеләр, бер баксаң, алар йомшак, сыек буынлы булып күренә, әмма чынлыкта бу кешеләр үзсүзле, башлаган эшне ташламас, хатын-гаилә белән уйнамас, хыялга гына таянып, вакытны бушка әйләндермәс, алар тормышка җайлаша белер, гаиләсен нык тотар, бай булмаса да, таза тормыш корыр, әнә шундый үҗәт холык булыр аларда.
Каһарманыбыз — Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, М.Җәлил бүләге иясе Наил Дунаев нәкъ менә шундый шәхес, сабыр, ләкин үҗәт холык иясе.
Зәй төбәгенең Әхмәт авылы Зичә инеше ярына, тау итәгенә сыенып урнашкан. Кечкенә Микулай, ягъни безнең булачак артистыбыз, менә шушы авылда дөньяга килгән. Иван дәдәйне Ходасы бер нәрсәдән дә мәхрүм итмәгән: балалары, уллары, кызлары күп булды, шөкер. Нәрберсе үз тормышын үзе корырдай таза тәрбия бирде Иван дәдәй балаларына. Оста умартачы иде ул Иван дәдәй. Малы-туары мул булды. Каралты-кура таза булды, шөкер. Кечкенә Коля-Микулайны да ул, үзе кебек, күп мал асрап, күп умарта тотып, шәп йорт корып, авылда яшәр, дип өметләнә иде. Бу өметләр нигезсез түгел иде, чөнки Микулайның бу эшләргә кулы ята, тырыш, сабыр, кушкан
БАТУЛЛА
44
йомышны азагына кадәр җиткезә белә торган бала булып үсте...
Юк шул, дөнья син дигәнчә генә бармый икән. Сөекле улы Микулай укырга хирыс булды. Мал-туар, бал-умарта, каралты-кура арасыннан аны сәнгать, олы сәхнә тартып алды. Иван дәдәй монысына да чәпчемәде, сабыр кабул итте ул бу вакыйганы: «Әйдә, булмаса булган икән, безнең өйдән дә бер артист чыксын айсаVI», — диде.
Чү! Җиңгиләр керәшен җырулары җырлый. Керәшен очында туй!
Нәрсәдән башланды соң әле ул сәнгатькә тартылу? Кем аны бу «эшкә» котыртты?
Җыр ярата иде Микулай. Әнисе җырлаганны, апасы, җиңгәсе, авыл хатыннары, авыл дәдәйләренең җырлаганын ул сәгатьләр, төннәр буе, мәҗлес таралганчы тыңларга да риза иде.
Эштән бушаган арада Дунай Микулай туган авылы Әхмәткә, ата-анасы йортына ашыга.
Дунай кайткач, тозлаган яшелчә, җиләк-җимеш, табагы-табагы белән ит-аш өстәлгә менеп утырды. Аннан соң — җыелды күрше-күлән, туган- тумача, агайне-ыру, карчык-җиңгиләр. Китте сөйләш, җырлаш. Җиңгәсенең искиткеч итеп җырлавын ишетеп, Дунайның тамагына әче төер тыгылды. Болай итеп бер җирдә дә, беркемнең дә җырлаганын ишеткәне юк Дунайның.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк
Ишетергә сандугач сайрауларын...
Бу җырны анын бала чакта ук ишеткәне бар. Дунайлар ыруы борын- борыннан шушы җирдә утырды. Дунай атасы белән урманда чүнниктә эшләгән чакта да урман эченнән шушы җыру ишетелә торган иде. Качкын Ычтапан шулай урманда җырлый, дип сөйлиләр иде.
Качкын Ычтапан инде күптән үлгән, ә җыр һаман янгырый. Чабактауга Питрауга менгәч тә, урман эченнән гел шушы җыру ишетелә иде. Күрше авылга — Түбән Биш мәктәбенә йөргәндә дә Микулай колагында гелән шушы җыр чынлый иде. Кем җырлый аны урманда, кем җырлады аны Питрау көнне? Әллә урман үзе чыгарганмы бу җыруны.
Мәҗлес янә кыза. Җыруны бөтен мәҗлес күтәреп ала, Дунай гына җырламый, ул җыруны тынлап ләззәтләнә.
Җырдан сон шау-шу, сөйләшү, көлешү...
Шулкадәр сагынып кайта аларны Дунай. Әхмәт авылын, болыннарны сагынып кайта, тауларга менә. Барысын да бер көнне күреп, барысы белән дә берьюлы сөйләшеп чыга да, икенче көннәрне кая барыр җир тапмый йөри, бөтен яшьтәшләр иртә таннан эштә, карт-коры да бала-чага бага, алар да һаман эштә. Биш-алты көн уздымы, кире калага китәсе килә башлый, артистлар янына, шау-шулы шәһәргә, театрына ашкына башлый. Яратып, сагынып, ашкынып кайта да, ашкынып калага китү турында хыяллана башлый Дунай. Гомере буе шулай булыр микәнни сон? Гомеркәйләр буе? Шәһәргә барса — авылын сагыныр, авылга кайтса — театрын сагыныр микәнни?
Бу өлешне мин «Соңгы чабыш» хикәясенә керттем.
Җырга колак салган сабый үзе дә җырлый башлый. Дунай да җырлый торган иде яшь чагында, йомшак, артык көчле булмаган тавышы белән ул күрше-тирә халкын әсир итә торган иде. Әйе, җыр китерде аны сәхнәгә, мотлак җыр алып килгәндер аны сәхнәгә. Мәктәптә укыганда...
Дөресрәге, сигезенчедә укыганда башланды бугай сәхнәгә, сәнгатькә тартылыш. Әле яна гына Казанда укытучылыкка укып чыккан кыз Зәй төбәгенен Түбән Биш авылы урта мәктәбенә әдәбият укытучысы булып килгән иде. Мәрвәрия апа Җиһаншина. Әнә шушы укытучы булмаса, бәлки, Наил Дунай дигән артист та булмас
VI айса - «алайса»ның керәшенчә әйтелеше.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
45
иде. Кем белә? Шигырь сөйләп, дәрес анлату — ул сәнгать дәресләре иде. Мәрвәрия апа Казанда укыганда ничек итеп татар театрына спектакльләр карарга йөрүе турында сихерле итеп сөйли торган иде. Хәтердә, хәтердә, хәтердә булмыйча ни, барысы хәтердә! «Биш бүләк» спектакленен ничек куелышы, нинди мәшһүр артистларнын ул спектакльдә катнашуы турында Мәрвәрия апа сөйли; сөйләми, уйнап күрсәтә, җырларын җырлый, «Биш бүләгем, кайтсам тартынмассын, тиздән кайтам, кунак итәрсен».
Мәрвәрия апа сабыйлар йөрәгенә ялкын кабыза белә шул.
Җанлы сәнгать дәресләре булган икән ул Мәрвәрия апанын әдәбият дәресләре, театр белеме биргән икән лә Мәрвәрия апа укучыларына, профессиональ театрлар гына куя ала торган пьесаларны уйнаткан икән лә Мәрвәрия апа Дунайларга. Барысы да, барысы да Дунайны сихерләгән икән, аны сәхнәгә котырткан икән ләбаса. Хәер, бер Дунайны гынамы икән? Мәшһүр шагыйрь, Тукай бүләге иясе Мөдәррис Әгъләмне дә, артист- режиссер, драматург Батулланы да, язучы Хәйдәр Гайнетдинне дә, язучы Рәүф Гыйззәтуллинны да, тагын башка бик күпләрне дә сихерләгән икән лә Мәрвәрия апа.
Иван дәдәйнен каралты-курасында тәпи баскан, мәктәптә канат ярган Микулай Дунай, аттестат алгач та, 1956 елда турыдан-туры Мәскәүнен Югары театр мәктәбенә укырга китә. Бер мәктәптән, бер чыгарылыштан өч егет — Хәмзә Арсланов, Батулла һәм Микулай Дунай театр мәктәбенә кереп тә кайталар.
Язмышлар төрле, Хәмзә Арсланов мәдәният хезмәткәрләренең өлкә комитетында хезмәт итте, Батулла да, театрны калдырып, язучылык эшенә керешә, өчесеннән берсе артист булып китә.
Авыл аны тудырды, тәрбия итте дә шәһәргә озатты.
Ләкин авыл сагындыра, укытучылар сагындыра, сыйныфташлар сагындыра.
Кайтып киткәләү генә сагынуны баса алмый. Гәүдән - шәһәрдә, күңелен-җирсүен — авылда. Әнә шул ике арадагы сагыну Дунайнын йөзенә кайчакларда сагыш шәүләсе сирпи. Дунай театр кешесе, ул, бик теләсә дә, авылга кайтып тора алмас иде. Театрсыз ул үзенең гомерен күз алдына да китерә алмый. Театр бик тә сихерле җир бит ул. Бер эләктердеме — мәңге дә ычкындырмый.
Ләкин шулай театр белән авылы арасында җирсеп яшәсә дә, Наил Дунай бәхетле язмышлы кеше. Чөнки ул үҗәт рәвештә шушы язмышны үзе эшләде, үзе корды. Мәктәп сәхнәсе, Мәскәү театр мәктәбе, аннары — татар халкының иң бөек сәнгать йорты, Камал театры сәхнәсе. Вәссәлам!
Илле ел бер үк эштә. Театрның хәлкәйләре мөшкел вакытта, айлар буе булыр- булмас хезмәт хакын ала алмыйча интеккән чакларда да, башкалар кебек, озын акча эзләп, башка җайлырак һөнәр эзләп, Дунай театрны ташламады. Нәм дөрес эшләде. Әнә шул үҗәтлеге аны шәхес итте, бүгенге Дунай итте.
Дунайның Казандагы фатирына керәбез. Дунайның хатыны Татьяна оныклары белән әвәрә килә.
Алар беренче мәртәбә Чаллы төбәгенең Борды авылы Сабан туенда очраштылар. Татый да (Татьяна Григорьевна Батаеваның керәшенчә исеме) — Дунайны бик ошатып калды. Ошатмаслыкмыни: буй-сынлы, мәһабәт җегет. Дунай да Татыйны ошатты. Ошатмаслыкмыни: кыз гүзәлләр гүзәле, укымышлы. Менә шушы күз карашлары аларны гомерлеккә яр итте. Мәскәүдә Дунай — театр училищесында, Таня — китапханә институтында укыганда алар өйләнеште. Батулла аларны кодалады, Туфан Миңнуллин кияү егете булды. Хәзер инде профессор, сәнгать академиясенең проректоры Татьяна Григорьевна белән халык артисты Наил Дунаев оныклар тәрбияли. Бәхетле гаилә дими, ни диярсең!
— Уйнаган рольләреңнең иң якыны? — дип сорыйм Дунайдан.
— Барысы да якын, дисәм, артык традицион җавап булыр. Фигаро миңа бик кадерле роль. Ни генә әйтсәң дә, Фигаро минем иҗат биографиямдә зур урын тота... «Өч аршын җир»дәге каһарман, Шамил Усманов...
БАТУЛЛА
46
— Тәнкыйтькә мөнәсәбәтең ничек?
— Мактасалар — тәнкыйть әйбәт, хурласалар — яман!
Дунайның бу ярымшаяру белән әйтелгән сүзләрен болайрак шәрехләргә кирәктер: олы исемнәр яулаган Наил Дунаев иҗатына театр тәнкыйте игътибарлы иде, дип булмас шикелле. Аның иҗаты турында әтрафлы, тирән, киң, төпле монография әлегә язылмаган.
— Артист булып китмәгән булсаң, син кем булыр идең?
— Мин елга капитаны булырга хыяллана идем.
— Нәм булдың да. сәхнәдә син капитан да булдың.
— Әйе, «Хуш, Назлыгөл!» спектаклендә мин авыр язмышлы капитанны бик сөеп-яратып уйнаган идем. Ул роль дә — минем иң кадерле бер иҗат җимешем.
— Остазларың?
— Остазлардан мин, шөкер, уңдым. Сабый чактагы укытучыларым Мәрвәрия апа Җиһаншина, Василий Зингаровлардан башлап, Мәскәү профессоры Михаил Гладков, Хәлил ага Әбҗәлилов, Галимә апа Ибраһимовалар, Марсель Сәлимҗановлар минем иҗат мәктәбем була килде.
Мәктәп дигәннән, Наил Дунай хәзер инде үзе остаз: сәнгать академиясендә үзе шәкертләр тәрбияли.
Дунай үзе уйнаган, үзе уйнамаган спектакльләрнең игъланнарын җентекләп җыеп килә икән. Йөзләгән белдерүләрне, сәнгать музеен тутырырлык хәзинәне туплаган Дунай. Шул игъланнар арасында без «Наил Дунаев тәрҗемәсе» дигән гыйбарәне еш очратабыз. Наил Дунаев тәрҗемәсендә төрле милләт драматургларының әсәрләре татар сәхнәсендә уйнала килә. Дөресен генә әйтсәк, аның бу хезмәте Татарстан Язучылар берлеге игътибарына лаек. Нәм ул күптән инде бу эше белән Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булырдай шәхес.
Дунай һәр эшендә, һәр шөгылендә дә үҗәт яшәде.
Ул балыкчы да бит әле. Йә, нәрсә калган инде әти кешегә, бабай кешегә, зәмһәрир суыкларда, боз ватып, бәке тишеп, кармак салып, сәгатьләр буе шыртлака чиерткәнен көтеп утыру? Җәйге эссе челләдә көннәр буе калкавычка багып утыруның ни рәхәте бар икән соң? Юкса, Дунай үзе балык ашамый, дусларына өләшә эләккән балыкларын.
Ул — ата «болельщик», ягъни җанатар да. Хоккей белән футбол ярышы буласы көнне Дунай үзенә урын табалмыйча йөри. Сәхнәдә эше булмаса, һичшиксез, ул стадионга чабачак яки телевизор экранына ябышып утырачак. Барыбер түгелмени соң — кем капкасына туп кергән, «Ак Барс»ныкынамы, «Торпедо»ныкынамы. Юк, Дунай өчен барыбер түгел. Ул үз командасы өчен җан ата.
Дунай, акрын гына атлап, театрга бара... Йөзләрчә рольләр инде уйналган: Тукай, Ромео, Фигаро, Усманов; уннарча рольләр уйнала; тагын ничәме-ничә рольләр әле уйналыр!..
Әйе, 75 яшь тә килеп җиткән икән шул. 50 ел сәхнәдә уйналган икән шул! Озын булсын сәхнә гомере!
Иван дәдәйнең ыруы-нәселе таза буынлы, озак яшәр, иншалла. Артист пенсиягә китми ич ул, йөрәк түзми, сәхнә тарта. Еллар узар, Дунай әле сәхнәдә булыр. Тагын еллар узар. Дунай сәхнәдә булыр. Мондый ихлас, мондый үҗәт кеше сәнгатьтән мәңге китмәс!
Дунай турында телевизион фильм төшерелде, ул »Үтә җәйләр, көтә зәйләр» дип атала иде. 1997. Режиссеры Әхтәм Зарипов.
Мөгаллимнәр
Безнең Бишавылы мәктәбендә укытучылар үзгә холыклары белән гомергә истә калды. Мәктәптән чыгып киткәнгә кырык өч ел узган (бу китапны басмага
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
47
әзерләгәндә 57 ел узган иде инде.), алар теп-тере килеш күз алдында басып тора. Йә алар усаллыклары белән, йә юашлыклары белән, йә булмаса, үткен телләре белән, йә гүзәллекләре белән хәтердә уелган.
Бик сабыр, юаш, күрәсең, ул иске зыялы нәселдән булгандыр, Билал Рәфикъ углы Бикташ абзый безне бишенче сыйныфта зоологиядән укытты. Ул беркайчан кычкырмый, сүгенми, балаларга тырнак белән дә чиртми. Нишләсәләр дә түзә иде, бичара. Без — авыл мокытлары, таяк, йодрыкны гына аңлый идек шул. Билал абзый безнең кем икәнебезне бер күрүдә аңлагандыр. Без аның йомшаклыгыннан файдалана идек, шаярабыз, төртешәбез, парта өстеннән чабабыз. Башыбызны тилегә салып, әдәп кысаларыннан тыш сораулар бирәбез. Аны кыен хәлгә калдырып, тәм- ләззәт алабыз.
— Котыпта нинди җәнлекләр яши, Батуллин?— диде ул минем артыма борылып кызлардан көнбагыш талавыма түзмичә.
Ул көнне безнен класс миче тыгылган иде, утын янмый, пыскый, дәресханәгә төтен чыга. Шулчак ишектән миччеләр, ике озын керәшен дәдәе килеп керде, мин тоттым да:
— Котыпта жирафлар яши!— дидем.
Бу минем тарафтан хаинлек иде. Рөхсәт ителмәгән алым иде. Олы яшьтәге укытучыдан көлү иде. Класс тыела алмыйча көлә. Мин аягүрә баскан килеш җинелгән укытучынын йөзенә багам. Анын күзләреннән рәнҗү, көчсезлегеннән гаҗизлек галәмәтләре карап тора. Миччеләр, бүлтәеп торган кирпечне чүкеч белән ваталар. Шулчак Билал абый, мина гына ишетелерлек итеп:
— Ш-шам-макай!— диде.
Бу сүз бик тәэсирле әйтелде. Тәнәфескә чыккач, сыйныфташларымнын чөя-чөя мине мактавы да, котлавы да сөендермәде, мин бәхетле түгел идем. Билал абзыйнын әче рәнҗеш белән әйткән сүзе мине изгән иде.
— Шамакай!
Дәрестә Билал абый безгә куяннар турында сөйли.
— Сорауларыгыз бармы, балалар? — диде укытучы.
— Бар! —диде Ашыттан төшеп укый торган Риф Идиятуллин.
— Нинди сорау? —диде Билал абый.
— Абый, аталану-аталану дип әйттегез, куяннар ничек аталана? — диде Риф.
Укучылар тыннарын кысты, ничек җавап бирер укытучы?
Билал абый күзлеге өстеннән Рифка карап:
— Идиотуллин! Атана бер ана, бер ата куян алдыр да, шуларнын ничек аталанганын карап тор! — дип бүлмәдән чыгып китте.
Рәфикъ углы Билал Бикташ уку елы бетүгә үк безнен мәктәптән китте.
Шуннан сон зоологиядән Александра Александровна Глухова керә башлады. Бервакыт Александра Александровна дәрестә, мин шаярып утырганны күреп:
— Батуллин, сөйлә, сөйрәлүчеләр төркеменә ниләр керә?— дип кычкырды.
Мин, аны-моны уйлап тормастан:
— Сабан!— дидем.
Укучылар пырхылдый, укытучынын җене чыккан, шадралары да кызарган.
— Ул нинди сабан тагын?— дип сорый ул кырыс тавыш белән.
— Трактор артыннан сөйрәлеп бара торган сабан инде! Сөйрәлүчеләр төркеменә керә! — дигән идем, укучылар тыелып тора алмады, гадәттән тыш шартлау белән көләргә тотындылар.
Александра Александровна мине, сырт якамнан тотып:
— Абындырып чыгарасы нәрсә! — дип класстан өерттереп куып чыгарды.
Александра Глухова ул үзе шадра булса да чибәр хатын иде. Мин ана бераз гына гашыйк та идем шикелле. Гашыйк кеше тик утыра алмый инде.
Тугызынчы сыйныфта укыганда урыс теле-әдәбияты укытучысы Рина Гәтүф кызы Садретдиновага гашыйк булдым. Шул гашыйклыгым мина чытлыкланырга куша, тик утыртмый, Рина апанын дикъкатен җәлеп итәргә боера.
БАТУЛЛА
48
— Батуллин, син анда шаярып утырасын, үзен Гогольнен «Ревизор» дигән әсәрен кем язганын да белмисендер әле, — диде Рина апа.
Мин әллә белмичә, әллә ул мине шаяртканга, мин дә аны шаяртыйм дипме, хәтерләмим инде:
— Плюшкин!— дидем.
Бу юлы да мин дәрестән мәхрүм калдым.
Мин, ихтимал, химик та булып киткән булыр идем, бу эшкә Семен Павлович Семенов комачаулады. Яшерен-батырын түгел, ир укытучыларыбыз көмешкә белән дус иде инде. Артыгын кыланмасалар да, сизелә, күренә торган иде. Без күрмәгәнне әти-әниләр күрә бит. Химия дәресендә мин:
— Семен Павлович, көмешкәнен формуласын язып күрсәтегез әле,— дигән идем, класс бер авыздан көлеп җибәрде, мин тагын класстан колак кактым.
Әле яна гына армия хезмәтеннән кайткан физкультура укытучысы Михаил Ильич Петров безнен сөекле укытучыбыз Рина апа артыннан йөри башлады. Бу хәбәрне төрлебез төрлечә кабул итте, мина аеруча хәтәр тәэсир итте бу хәбәр, чөнки мин Рина апаны сөям. Ярый, боларнын эше пешә, ахрысы, Рина апа да Михаил Ильичка каршы түгел бугай. Михаил Ильич яшь, чибәр, офицер, урысчасы яхшы. Нигә? Килешсәләр, мин үлмәм әле дип торганда, Рина апабыз Михаил дәдәбезне ташлап, Дүрт Мунчага вакытлы ялга кайткан озын буйлы бер офицерга кияүгә чыккан, дигән хәбәр классыбызны екты да салды. Без барыбыз да Миша дәдәй өчен җанатабыз, борчылабыз. Ул вакытта шундый гадәт бар иде, яшь офицерлар ялга кайткан арада кемгә дә булса өйләнеп китәләр иде. Аларнын сөйләнеп торырга вакыты юк, өйләнергә кирәк. Чит илдә хезмәт итәчәк офицерлар, һичшиксез, гаиләле булырга тиеш икән. Мин Михаил Ильичтан да каты кайгырганмындыр, минем дә сөекле укытучымны Польшага алып китәләр бит. Шул көнне Михаил Ильич безгә чангылар өләшеп, тауда шуарга кушты. Үзе бик борчулы иде, тау башында ап-ак чүчинкәсе белән бер кирәксезгә кар йомарлагы тибә-тибә йөренә, без тау башына менеп, янә аска шуып төшәбез. Михаил Ильич урысча җыр шыншый:
И волны бьются о борт корабля...
Минем Исхак абыйдан да шушы җырны ишеткәнем булгалады, ул дингезче иде, ләкин бу җырнын татарча мәгънәсен анларлык урысчам юк. Шул турыда уйлый-уйлый мин тау башыннан аска төшеп киттем, сикертмәдә егылып, бер чангымны сындырдым. Мәктәп чангысын сындырсанмы? Бетте баш! Михаил Ильич ашый башымны! Чыннан да, мин сынык чангымны күтәреп, тау түбәсенә менгәндә Михаил Ильич җыландай ысылдап, юка ирененнән сытып мина:
— С-син абормот! Түләрсен чангыны икеләтә!— диде.
«Үсмер генә булсам да анлыйм мин сине, Миша дәдәй, сина бүген бик авыр, син мина түгел, теге, Рина апаны алып киткән Дүрт Мунча абормотына булган ачуынны мина түгәсен, шуна күрә, икеләтә чангы түләтсән дә, сина үпкәләмәм», дим эчтән генә.
Шул көнне төнлә Дүрт Мунча авылына барып, Михаил Ильич Ринасын урлап алып кайткан. Бөтен класс белән шатланыштык. Шуннан бирле Рина апа белән Михаил дәдәйнен аерылганнары булмады. Ин сөенгәне мин булганмындыр инде, әби әйткәндәй, машалла, Миша дәдәй, җегетлегенне күрсәттен, дидем эчтән генә. Түләтмәде, чангы бәясен сорамады да Михаил Ильич, әмма ул тау башында җырлаган җырны мин һаман аңлап бетерми идем әле.
И волны бьются о борт корабля...
Урыс теле дәресендә мин:
—Рина Гатуповна, нәрсә ул «аборт»? дидем.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
49
Укытучым тотлыгып калды, аннан соң миңа туры карап:
— Батуллин, здесь не Елабужская фельдшеро-акушерская школа! — дип кычкырып җибәрде, малай! Гүзәл Рина апа урынында Кабаниха басып торамыни.
Ул дәресне мин тагын мәктәпнең салкын өйалдында узгардым.
1969 елда Гөргөри, Рөстәм Мингалим, мин авылдан авылга йөрергә, игенчеләр, укытучылар белән очрашырга чыгып киттек. Йөри торгач, безнең якка, Бишавылына да барып чыктык, Рина апа белән Михаил Ильичка кунакка кердек.
— Һо-о, нинди затлы егетләр килгән! — дип каршы алды Михаил Ильич. Рина апа мич каршында нидер маташтыра башлады.
Михаил Ильичның чырае аксыл иде, ул ике кулы белән эчен тотып йөри, утырганда да бөгелеп төшә, эчен тота.
— Ашказанында язва аның, кровоточащая рана! — диде Рина апа.
— Кая, берәр нәрсәң бармы соң? — диде хуҗа.
Хуҗабикә өстәлгә бер шешә борыч аракысы чыгарып утыртты.
Шешә өч кешегә тигез итеп бүленде, Михаил Ильич стаканны каплап та куйды, тагын бөгелеп төште. Ул озак ыңгырашып утырды, соңыннан елмаеп куйды:
— Җибәрде, шайтан! — дип безне кыстый башлады.
Озак кына мәҗлес корып утырганнан соң без хушлаштык.
Юлда кайтканда Гөргөри әйтте:
— Без бу кешене соңгы тапкыр күрәбез, кан косты бит, —диде.
Кырык өч ел вакыт узып киткән, Михаил Ильич әле һаман сау-сәламәт, язвасы да беткән, чырае да матур күренә, сиксәннең өстендә.
Бәчели дәдәй
(1915— 2005)
Хаклы булган безнең укытучыбыз Бәчели дәдәй Зингаров: аның өчлесе башка мәктәпләрнең бишлесе булган икән.
Зәй төбәгенең Туңылҗа дигән керәшен авылында туып-үскән математика укытучысы Бишавылы мәктәбендә озак еллар укыткан Василий Андреевич Зингаровның 1954 елда әйткән сүзе искә төшә:
— Утыр, Батуллин, сиңа өчле, майлы өчле! Ләкин минем өчлем башка мәктәпләрнең бишлесенә тора, шуны онытма.
Хаклы булган сөекле остазыбыз.
Бу кеше турында без матбугатта язып, радио-телевидениедән дә сөйләдек. Мөдәррис тә, Дунай да, башка мәктәптәшләребез дә Василий Андреевич Зингаров турында телдән-телгә күчереп, мәзәкләр, дәрестә булган кызык вакыйгалар турында сөйлибез һәм әле һаман сөйләп туймыйбыз. Аны күреп белмәгәннәр дә очрашкан чакларда:
— Җәле, математика укытучыгыз, теге абзый турында сөйләгез әле, — диләр.
Василий Андреевич легендар укытучы.
Математик булып китмәсәк тә, без Зингаров дәдәйнең дәресләрен әдәбият, халык авыз иҗаты буенча дәресләр итеп истә калдырганбыз. Математика, физика, геометрия, тригонометрия, астрономиянең катлаулы мәсьәләләрен ул авыл балалары аңларлык итеп, әкият, мәзәк аша аңлатырга тырыша иде. Математика дәресләре бик эчпошыргыч, күңелсез була, дип әйтүчеләргә аптырыйм мин, Зингаров абыйның дәресләре кызык эстрада концертына әверелә торган иде. Кагыйдәләрне ул мәшһүр татар көйләренә җырлап бирә.
Кояш ничек чыга? Астрономиядән бүген «Кояш» темасы. Бәчели дәдәй ишектән ашыгып килеп керә. Кулындагы сыйныф журналын, китапларын өстәлгә ташлап:
— Күпер төбендә торучы Кәҗә Микулаен беләсезме? — дип сорый. Беләбез әлбәттә. — Менә шул Кәҗә Микулаеның атасы Көҗмәнең бабасы элек солдат кызмәтендә җегерме биш җыл черегән. Кызмәтен тутырып кайткач, моның янына
БАТУЛЛА
50
каль белешергә киләләр. Карале, Көҗмә дәдә, кайда кызмәт иттең сун? дип сорыйлар моннан. Җырак Көнчыгышта, Кояш чыга торган җирдә, ди Көҗмә. Сың, сез анда нишләдегез? дигәч, салдат Көҗмә: бер взвод салдат белән имән бастырык астына таш кыстырып, җегерме биш җыл буе көн саен Кояшны һай-һулап чыгарып тора идек, дигән... Кара халык ышанган инде, бичара. Кояш, әлбәттә, Көҗмә бастырыгы белән түгел, гравитацион көчләр аркасында көн саен чыгып тора.
Шулай итеп, Кояш темасы башланып китә.
Ышкылу көче. Физика дәресе. Бәчели дәдәй гадәтенчә ашыгып килеп керде дә, иң артта утыручы Әлфриткә туры карап:
— Биктебаеп!— диде.
Югары Пәнәчедән килеп укучы Әлфрит Биктебаев ялкау гына аягына калыкты.
— Биктебаеп, син әле яңа гына баскыч төбендә егылдың, — диде укытучы.
— Ие, абый, егылдым шул, — ди җегет.
— Ни өчен син егылдың, Биктебаеп?
— Таеп егылдым, абый, анда бозлавык бит.
— Тайганыңны да, бозлавык икәнен дә бөтен кеше белә. Ә менә син укымышлы кеше буларак, фән теле белән әйт, син ни өчен егылдың? Ә?
— Сың, абый, тайгак бит инде анда...
— Ышкылу көче аз булганга син тайдың, Биктебаеп. Бозлавыкта ышкылу көче аз була, шуңа күрә, синең олтаның таеп китә. Утыр, Биктебаеп... Гөрпинә җиңгәң шунда көл яки ком сипкән булса, син таймаган булыр идең. Чөнки, ком яки көл нишли, Биктебаеп?
Биктебаев тагын калка.
— Ком сипкәч аягасты нишли?
— Аягастында ышкылу көче арта...
— Дөрес, Биктебаеп, утыр.
Менә шушы дәресне син тыңламый утырып кара. Истә калдырмый кара.
Василий Андреевич сөйләгәннәрдән:
— Урыс бояры Матюшка (Матвей) Коровин Калмык җирләрен биләп тора. Аның уллары: Тонгол, Иван, Борис, Федор исемле булалар. Туңылҗа исемле керәшен авылы 1690 елда барлыкка килә. Беренче кабер Федорныкы, ул 1692 елда үлгән. Тоңгол 1718 елда үлгән. 1699 елда ачлык була. Эссе җәйдә 40-45 дәрәҗә кызу була. Мур кырылышы башлана, маллар кырыла, халык үлә. 1698 елда карсыз суык. Урман өши, агачлар корый, 1699 елда урманны корт баса. Яфракларны ашап җиргә коела, җирдәге үләнне ашый.
1918 елның 13 үктәберендә ВЦИК уполномоченные Иннокентий Серафимович Кожевников җитәкчелегендәге әтрәт Түбән Биш, Шыкмай Борды, Суыксу, Сидоровкадан Минзәләгә уза. 1919 елнын 22 мартында Минзәләне Колчак ала. Аннан Чаллыны кулга төшерә. 1919 елнын 20 май көнне Минзәлә, Зәй азат ителә. 1921 елда ачлык башлана, халык күпләп кырыла.
Тунылҗада урыслар да күп була, ләкин алар татарлашып-керәшеннәшеп бетә.
Зингаров ысулы
Без, сугыштан сонгы үсмерләрнен өйдә дәрес хәзерләргә вакыты булмый иде. Каралты-кура арасында да, колхоз эшләрендә дә әти-әниләргә булышабыз, урманга утынга, печәнгә барабыз. Утын яру, бала карау кебек эшләрнен барысы да үсмерләр җилкәсенә иде. Кая анда Кояш турында, ышкылу көче турында китап укып утыру. Бар алган белемебез дәресханәдә, укытучы сөйләгәннән булды. Анлата алган укытучынын дәресе шундук үзләштерелә, талантсыз, формаль укытучынын дәресе укучынын башына керми кала.
Василий Андреевич Зингаров сугышка кадәр Нәкый Исәнбәт белән бергә эшләп алган кеше. Нәкый ага Исәнбәт тә аны хәтерли иде:
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
51
— Әйе, 1938 елда Әтнә урта мәктәбендә без бергә эшләдек. Ул физика, математика, астрономия укытты. Мин аны «Зәнгәров» дип йөртә идем. Хәтерлим, һо-о, ул зәнгәр күзле керәшен җегете бик тере зиһенле кеше иде. Исәнмени ул? Утыз җиделәрдән, сугышлардан исән кайта алганмыни ул? Синен укытучынмыни ул? Но-о, мин бик шат анын шундый җегетләр тәрбияләвенә, сәлам әйт миннән...
Василий Андреевич Исәнбәт белән булган вакытлары турында «Яшьлектә очрашулар» исемле мәкалә дә язып чыкты. «Шәһри Чаллы», 1996, 12 апрель саны.
Тумыштан үткен телле, зиһенле Бәчелинен Исәнбәт белән аралашуы анын талантын тагын да арттыргандыр, мөгаен. Бәчели дәдә чын мәгънәсендә фольклорчы, җор телле, усал телле остаз була белде. Кырыс булса да, ул баланын рухын анлый торган миһербанлы шәхес була белде. Өйдә дәрес хәзерләргә мөмкинлегебез булмавын да, бүген төнлә сигез чакрымнан чи утын сөйрәп кайтканны да ул белеп тора бит, ярым ач, ярым ялангач, салкын тиеп тамагы шешкән булса да дәрескә килгән бу бичара баланы ул бастырып сүксенме, монда, дәрестә алып калсын, дип, Зингаров абый бар көчен, бар булдыклыгын җигеп, дәрес анлатырга тырыша, педагогикада җыр-бию ысуллары белән математика укыту каралганмыдыр, юкмыдыр, мина нәмәгълүм, әмма Зингаров ысулы ин кулай ысул булгандыр, дим.
Озын тәнәфестә гармун белән җырлы-биюле уеннар уйный торган идек. Үзенә күрә бу тән язу да, сәләтлеләр ярышы да иде. Зичәбашнын Виктор Петров ин яхшы биюче санала иде. Талантлы егет иде Виктор, бик тә оешкан, культуралы, пөхтә кеше иде, кайда ул, нигә күренми? Шундый талантлы кеше тормышнын кырыс борылмаларында югалып калдымы?
Тәнәфестә уйнаганнарыбызны Зингаров абый күз кырые белән генә күзәтә. Дәрестә шул күзәтүләрен файдалана, торган иде. Әйтик, берәребез элементар математика формулаларын белмичә торса, ул:
— Ә үзен Аллария-ләрияне ничек матур җырлыйсын, —дип мактый, анын мактавы сүгүгә әверелә, янәсе, матур биисен, матур җырлыйсын, дәресенне белмисен, дигән сүз иде ул.
Шуннан сон Зингаров формуланы «Аллария-ләрия» көенә үзе җырлап бирә: җәя ачыла, «а» плүс «б» җәя ябыла, ике квадрат тигез була «а» квадрат плүс ике «а» «б», плүс «б» квадрат...
Концертларын бер кырда торсын, җырнын кушымталары вакытында остазыбыз, кара такта тирәли биеп тә китә торган иде.
Чичиков белән геометрия. Урыс әдәбияты буенча әле яна гына Рина апа безгә Чичиков белән Коробочка турында сөйләп дәрес тәмамлаган. Урыс теленнән сон ук геометрия дәресе. Зингаров абый әсбапларын өстәлгә ташлап, Гогольне яттан сөйли башлый.
И какой же русский не любит быстрой езды...
Нәфис сүз остасы Василий Андреевич Зингаров Гогольне татарча сөйләүгә күчә:
Әй, син, каз, дип кычкыра Чичиков үзенең күчере Ычтапанга...
— Чичиков үле җаннар сорарга «Н» губернасына Коробочка янына бара, кучере Ычтапан атларны куа. Янгырлы көн була бу. Арткы тәгәрмәчкә ябышкан балчык тәгәрмәч кысасыннан атыла-китә, атыла-китә, Чичиковнын суртюк якасына бара-куна, бара-куна. Биктебаеп, менә син шул балчыкларнын тәгәрмәч кигиләренә туксан градус белән атылып китеп, Чичиковнын якасына барып сыланганын беләсенме?
— Юк, абый, белмим,— ди Биктебаев.
— Белмәсән, хәзер белерсен...
Геометриядән «Орынма» темасы башлана. Баксан, тәгәрмәчнен кысасы ул — геометрик әйләнә икән, кигиләре шул әйләнәнен радиуслары икән, ә геометрия
БАТУЛЛА
52
законы буенча һәр радиус, орынмага туры почмак хасил итеп төшә икән. Балчык исә әнә шул орынма буенча очып китә икән.
Контроль эш вакытында Зингаров абый бик тә кырыс була иде. Күчерттермәс өчен ул, кулына озын туры сызгыч алып, урындыкны калку җиргә куеп, хәлфә-казый шәкертләрен күзәткәндәй күзәтә иде. Әмма аттестатка дәүләт имтиханнары биргән чакта ул математикадан зәгыйфьрәкләргә комиссиягә сиздермичән генә ярдәм итеп йөри иде.
Кырыс, әмма гадел-миһербанлы остазыбыз Василий Андреевич Зингаров гомерем буе мина үрнәк булды. Мин дә озак еллар шәкертләр тәрбияләдем. Нәм Бәчели дәдәйгә охшарга тырыштым, кырыс, әмма гадел булырга омтылдым.
Табигать үзенекен итте, Зингаров абый пенсиягә чыккач, каләмгә тотынды. Хатирәләр һәм әдәби әсәрләр яза башлады. Анын әсәрләре күпләп басылды, китаплары чыкты. Зингаров абый да язучы булды.
Безнен мәктәпне тәмамлаган укучылар физматка барып керә тордылар. Безнен сыйныфтан гына физмат, техник ВУЗларга кереп укыганнар байтак. Алар математиканын шагыйрьләре иде. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмнен абыйсы, минем сыйныфташым Мәүҗетдин Әгъләметдин математиканын шагыйре, Рәшит Ногманов, Фәйзелхак Закиров, Гамир Мөбарәкҗановлар, Аудаким Фирсов, Махиян Расихы һәм тагын башка бик күпләр техника, физмат өлкәсенә кереп чумдылар. Бертуган Заһир, Ирек Исрафиловлар КАИ тәмамлады. Аудаким физмат бетереп, шул ук мәктәптә Зингаров традицияләрен дәвам итә, балалар тәрбияли, математиклар әзерли. Гамир исә Казаннын ин мәшһүр математикларыннан берсе, математика фәне буенча олы галим булды. Гамир да язучы, ул «Татарча математика терминнары» дигән гаҗәеп кыйммәтле китап авторы. Гыйльфанов Мәсгут исә механизатор буларак, «Хезмәт даны орден»нары белән күкрәген тутырды. Бишавылы егете Михаил Аверьянов физмат бетереп, бераз укытучы булып эшләгәч, «юридическийны» тәмамлап, прокурор булып эшли, классик әдәбият әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.
Гурий дәдәй (1926-1998)
Язучы, Татарстанның атказанган культура хезмәткәре (1996; «Алгы сызыкта»(1960); «Йолдызлар белән янәшә» (1970); «Афәт» (1991) исемле китапларның авторы.
Керәшен аерым милләт түгел.
Бар керәшен халкы, мишәр халкы, башкорт халкы, бар типтәр халкы, нугай халкы. Шуларның барысын да үз эченә алган бар бер Татар милләте.
Гурий Тавлин.
Зәй тәбәгендә туып-үскән шушы олы шәхес турында әйтми калсам, гөнаһысын кая куярмын! Баграж авылында туган Гурий Тавлин катлаулы гомер кичерде, фажигага бай булды мәрхүмнен житмеш еллык гомере. Озын буйлы, мәһабәт кеше, чибәр чырайлы, салмак холыклы, матур кеше иде мәрхүм. Утны-суны кичеп, сугышта озак еллар йөреп, орденнар тагып кайткан бәхетле жегет иде ул. Ләкин ачык сугышта дошманнарнын кайда икәнен белгән Гурий дәдәй сугыштан сонгы тыныч вакытта дошманынын кайда икәнен белми калды. Совет ватанына тугры икәнен каны белән, батырлыгы белән сугыш кырларында исбатлаган Гурий дәдәне астыртын жылан чакты, ул һич гаебе булмаган килеш, үзе саклап калган Совет иленен рәхимсез зинданына кертеп ябылды. Гурий үзенә ташламалар ясауларын теләнеп йөрмәде, исемнәр сорамады, ярдәм сорап, түрәләр янында бөтерелмәде, юкса бит, ул керәшен халкынын гына түгел, бөтен татар милләтенен олы язучысы иде. Анын репрессия
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
53
заманы энциклопедиясенә торырлык сонгы «Афәт» романы үзе генә дә ни тора?
Шөкер, Зәй хакимиятенен теләге белән Гурий Тавлиннын исемен мәнгеләштерү йөзеннән Зәй шәһәренен бер урамына Гурий Тавлин исеме бирелде. Анын исемендә мәктәп тә булачак.
Авыр туфрагын жинел булсын, Гурий дәдәй!
Соңгы әңгәмә
И гомер, и фани дөнья!.. Барысы да тәкъдирдә язылганча килеп чыга: жиһанга кайчан туачагынны да, мәнгелек йортына кайчан китеп барасынны да алдан белеп булмый. Гаять катлаулы гомер юлы үтсә дә, яшәү дәрте белән, ижат белән канатланып яшәгән Гурий дәдәй Тавлин үзенен яраткан гәзите «Мәдәни жомга» редакциясенә әле күптән түгел генә килеп киткән иде, югыйсә. Бәхилләшеп китүе булган икән, бахырнын!.. Сонгы мәртәбә әнгәмә корып китүе булган икән. Нишлисен, теге дөньяда да яхшы кешеләр кирәк, ахры...
Искиткеч самими, саф күнелле кеше иде ул Гурий дәдәй, хөсетсез, мәкерсез шәхес, ватан сугышында фронтларны аркылыга-буйга йөреп, орденнар тагып, исән-сау кайткан баһадир иде ул. Совет зинданнарын да аркылыга-буйга йөреп, исән-сау кайткан каһарман иде ул. Озын, мәһабәт буйлы, нурлы чырайлы ир-егет иде ул Гурий дәдәй. Хатын-кызлар ана караса, дөньясын оныта иде. Гүзәлләр арасында уныш казана алмаганнар аннан кара көнләшү белән көнләшә, бигрәк тә көнләшүченен кызы мәһабәт ир ягына күчсә, ул көнләшү чиргә, кара үчкә әверелә.
Аны авылдашы, дусты сатты. Нахак яла якты. Ул гомере буе шул авыр йөкне, нахак бәлане күтәреп йөрергә һәм үч алу йөге асып яшәргә мәҗбүр ителгән бичара иде. Әйттем мин ана:
— Гурий дәдәй, — дидем. — Син котыл ул авыр йөктән. Ир-егет булып кал! Син ул кешене яки бөтен голамә алдынга рәсми рәвештә фаш ит, фаш ит тә, кабат ул турыда уйлама, иркенәеп калырсын. Яки син аны кичер, бернинди дә үч алма. Аны үз вөҗданы белән бергә-бер калдыр. Әнә, Хәсән абый Туфан үзен чаккан Шәйхи Маннурга сүз әйтмәде, үч алмады. Алар мәҗлестәш булып йөри.
Гурий дәдәй тәки дошманыннан үч алалмады, аны кичерә дә алмады. Шулай авыр йөк белән китеп барды. Мин анын белән җәһәт әнгәмә корган идем, бер-ике көннән анын үлем хәбәрен ишеттем. Менә ул әнгәмә.
— Гурий дәдәй, син инде җитмештән уздын, язучы кеше бу яшьтә нишли?
— Узган юлына йомгак ясый.
— Йомгак ниндиерәк сон?
— Канәгатьләнү юк.
— «Афәт» романын сина дан китерде...
— Басылмаган тагын биш романым сыкрап ята. Мин үзем теләгәнчә иҗат итә алмадым.
— Ни сәбәпле?
— «Халык дошманы» булганым өчен. Төрмәдә узды яшь гомер. Иреккә чыккач та, шул нахак тамга өстемнән төшмәде, эшкә алмадылар...
— Җитмештән узган язучы алга таба ни кыласын уйлыймы?
— Ана вакыт калмады.
— Вакытны Гурий дәдәйгә Аллаһ Тәгалә күп бирсә?
— Җигелеп эшләр идем. Керәшеннәр турында олы әсәр язар идем. Яртысы язылган инде.
— Керәшеннәр аерым милләтме?
— Юк!
— Ни өчен?
— Бар мишәр кавеме, бар керәшен калкы, бар типтәре, башкорты, әмма без бер милләт — татар милләте кешеләре.
БАТУЛЛА
54
— Керәшен арасыннан чыккан артистлар, язучылар бар, ләкин алар мөмелман-татар исемнәрен алып иҗат итәләр. Ни өчен шулай?
— Дискриминация сәясәте аркасында. Үз исеменнән баш тарту ул — үз халкыннан оялу. Мина әллә ничә әйттеләр: мөселман исемен ал, китабына мөселман исеме куй, диделәр. Алыштырмадым.
— Мин керәшен сәнгатькәре булсам, мөселман исемен дә, урысныкын да алмас идем, фәкать керәшенчәсен генә язар идем. Григорий түгел — Гөргөри, Яков түгел — Җәкәү, Аксинья түгел — Үкчинҗдә. Саф татарча, матур янгырашлы исемнәрне әрәм итеп, йә урысча, йә мөселманча исем алучыларга син үпкәлисенме?
— Үпкәлим.
— Зәй шәһәрен керәшеннәрнен башкаласы, дип йөртәләр. Килешәсенме?
— Килешәм. Зәй ягында гына керәшеннәр яшәгән 23 авыл бар. Шунда минем туган авылым Урта Баграж урнашкан.
— Керәшеннәрдә бер кешенен өч исеме була. Паспортта урысча, әйтик, Николай, керәшенчәсе — Микулай, шулар өстенә аны үзара мөселман исеме белән Мансур дип тә йөртәләр. Бу гадәтнен тамырында нинди тарихи сәбәп ята икән?
— Мин бу йоланы белмим. Керәшеннәрнен гадәтләрен син миннән яхшырак беләсен, ахры.
— Якын киләчәктәге өметегез?
— «Казан утлары»нда Казан ханлыгының 1552 елда җимерелүе хакынла «Һәлакәт» дигән романым чыгар, дип уйлыйм.
— Иншалла! Көтеп калабыз.
Мәдәни җомга, 1998, 27 февраль.
Мансур Хәсәнов
(1930 - 2010)
Татарстан язучылары Берлеге әгъзасы (1976); Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992); Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1995); профессор (1974); Татарстан Фәннәр академиясенең президенты (1992)); Татар энциклопедиясе институтының директоры (1992); Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнде.
Фәкыйрь елларда Бигеш авылы кешесе Хәсән абзый курасында дөньяга килгән Мансур, чабата киеп күрше авылга мәктәпкә йөргән Мансур алга таба укып академиклар академигы дәрәҗәсенә иреште.
Әйе, бар икән бит горурланып башкаларга сөйли торган якташларыбыз, бар. Каян килә бу самимилек, фидакарьлек һәм рухи байлык?
Бер чишмә суларын эчеп, бер туфрак икмәген ашап үскәннәрнең холкы- фигыле дә охшаш була, имеш. Бәлки дөрестер дә. Күптән түгел генә Зәйгә кунакка кайткач, Зәй төбәгенең Бигеш авылында туып-үскән академиклар академигы, Татарстан язучылары берлегенең хакыйкый әгъзасы Хәсән углы Мансур Хәсәнов та шуңа охшаш сүз әйткән иде.
— Зәйләр алар үҗәт холыклы, бу якларның суы-туфрагы шундый, күрәсең! — дигән иде.
Без барыбыз да һәр елны Зәйгә, Сабантуена кайтабыз. Аллага шөкер, безне онытмыйлар, без дә рәхәтләнеп туган якка кайтабыз, якташларыбызны онытмыйбыз.
Кызганыч, Мансур Хәсәнов 80 яшен тутырганда гүр иясе булды.
2010, 15 март көнне Мансур Хәсән углы Хәсәновны җирләделәр. 80не тутырып килгәндә вафат булды. Кайберәүләр аның кырыслыгы, усаллыгы турында әйтә, ләкин күп кеше аның кешелеклелеге турында сөйли.
Марс Макаров:
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
55
— Ул бик ярдәмчел кеше иде, Мансур Хәсәнович. Композитор Фәтхерахман Әхмәдиевкә ике бүлмәле фатир эшләп бирде. Шәүкәт Биктимиров депутат чагында минем өчен фатир сорап, Хәсәновка керде, бик җылы каршы алган аны Мансур абый.
Ринат Таҗи:
— Бик яхшы кеше иде мәрхүм, авыр вакытта ул миңа телефон керттерде.
Шамил Закиров:
— Мансур Хәсәнович Камал театрының дусты булды, ул гел ярдәм итә торган иде.
Марс Макаров:
— Үз кеше иде ул Мансур абый.
Мансур аганы шушындый кешеләр, шушындый сүзләр белән соңгы юлга озатып калды.
Авыр туфрагы җиңел булсын!
Хатыйп Миңнегулов
(1939)
Филология фәннәре докторы (1991), профессор (1992), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994) Татарстан Дәүләт бүләге иясе (1995).
Хатыйп Миңнегулов татар әдәбият белеменең якты бер маягы, имән баганасы... нәм дөнья тюркология фәнендә зур хезмәтләре нигезендә абруйлы урын биләгән олы ихтирамга ия профессор.
Шакир Абилов, галим.
Зәй ягының Апач авылында туып-үскән академикХатыйп Миңнегулов татар әдәбияты тарихы буенча бәналәп бетергесез бик күп китаплар язды. Җентекли башласаң, исең китә: бу зыялы галимебез берүзе халкыбызның алгарышы өчен шулакадәр зур хезмәт куйган.
Фоат Галимуллин, профессор.
Күп бала белән тол калган Гайнельхаятнен чәндер-арык улы Хатыйп эшкә дә, укуга да чарыш бала булып үсә. Колхоз эшендә дә, йорт-кура арасында да сабый Хатыйп олылар гына, башкарырлык эшләр эшли. Ачлы-туклы яшәп, урта мәктәп тәмамлый. Илле чакрым ераклыктагы Кәшер авылындагы мәктәпкә карурман аша йөргәндә Хатыйп киләчәктә дөнья күләм олы галим, профессор, академик булачагы турында уйладымы, юкмы, әмма Хатыйп яхшы укуы белән, күп белергә тырышуы белән инде укытучыларнын игътибарын жәлеп иткән иде. Әйе, ул гыйлем дөньясына чумачак, монысы хак! Һәм шулай булды да. Якташыбыз, Имәнлебаш авылында, җирләнгән галим, шагыйрь, музыкант, табиб, мулла Таҗетдин Ялчыголнын ижатын өйрәнеп, китаплар бастыручы Хатыйпнын тагын бихисап фәнни хезмәтләре бар. Ләкин никадәр генә җитди галим булмасын, Хатыйп мәҗлес уртасында, табын агасы, алып баручысы, әйдәүчесе. Анда да Зәй холкы.
Гамир Мөбарәкҗанов (1932)
Математика фәннәре кандидаты, профессор; ГНИПИ-ВТ ның өлкән фәнни хезмәткәре; Казанның «АСУ — Компрессор», Мәскәүнең «АСУ- ЗиО», Грозныйның «АСУ-Машзавод», Мәскәүнең «АСУ--Манометр--ЕС», Казанның «АСУ — Вакууммаш» заводларында баш конструктор; ОСТ 25911-80 АСУның «Техник-
БАТУЛЛА
56
экономик мәгълүматларының шартлы билгеләре системасы» исемле фәнни хезмәтнең авторы; Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, «Отличник приборостроения».
Ашыт (Куш Елга) авылында Мөбарәкҗан курасында туган Гамир исемле егетне мин 1952 елдан хәтерлим. Ул сигезенче сыйныфка йөри иде. Мин сигезенчегә җиткәндә ул чыгарылыш укучысы иде. Математика укытучысы Василий Андреевич Зингаров анын турында:
— Башлы җегет ул Җирәнчәч! —дигәне истә калган.
Зингаров авызыннан ул сүзне ишетү без — «башсызларга» гына түгел, хәтта яхшы математиклар өчен дә олы дәрәҗә иде.
Чыннан да, Гамир абый зу-ур башлы, аксыл-җирән чәчле, базык-таза гәүдәле, җор телле кеше. Ул хәзер дә шулай, профессор булуына карамастан, шаян, мәзәкчән бабай.
Без, малай-шалайлар тәнәфескә чыккач, кайсыбыз тәмәке тартырга агачлар арасына качабыз, кайсыларыбыз шайтан чабып, «чыгыртайлы» уйныйбыз. Гамир кынгырау шылтырау белән дәресханәдән чыгып, бәдрәфкә йөгерә, йомышын йомышлый да, шулай ук йөгерә-ашыга дәресханәгә кайтып, чишелеп бетмәгән мәсьәләсен чишәргә утыра. Юк, сыйныфта уза торган чүп мәсьәлә түгел, югары математика мәсьәләләрен чишә. Мәктәп программасындагы катлаулы мәсьәләләрне Гамир, Мәүҗетдин Әгъләметдинов, Рәшит Ногманов кебекләр күнелдән, такта янында ук чишеп бирә. Хәтерлим әле, Зингаров җитәкчелегендә мәктәптә югары математика түгәрәге оешты, дәресләрдән калып, кич буе алар без анламаган телдә (югары математика телендә) сөйләшә торган иде.
— Гамир, энем, син һичшиксез, университетка математикага китәргә тиеш! — диде ана Зингаров дәдәй.
Гамир гына түгел, тагын бик күпләр физмат бетерде.
Риваятьләр йөри Гамир Мөбарәкҗанов турында. Имеш, ул керү имтиханнарында билетны ала да:
— Можно отвечать? — ди.
Профессор Владимир Владимирович Морозов билетны алып карый да:
— Это очень сложная задача, милый мой человек, сядьте, подумайте! — ди.
— Нет! — ди Гамир. — Я готов.
Гамир кулына акбур алып, бер сүз әйтмичә, әйтер иде, урысча белми, «вот так, вот так» дип мәсьәләнен чишелешен язып күрсәтә. Комиссия шакката. Профессор тагын башка бер билет алырга куша. Гамир монысын да шундук чишеп бирә. Математикадан язма эшен дә Гамир унбиш минутта язып тапшыра: «5».
Имтиханнарны кабул итеп бетергәч, профессор Морозов ялга китеп бара. Сентябрь ае килеп җитә, укулар башлана, профессор Морозов дәресханәгә керә дә күз карашы белән кемнедер эзли башлый. Бераздан:
— Где тот рыжий парень? Врожденный математик! — дип сорый ярдәмчеләреннән. — Кажется, его фамилия Муба... Мубаракзянов...
— А он по-русскому не прошел, «2» получил! — дигән җавап алгач, Морозов:
— А здесь сидят те, кто получил по математике «З», а по-русскому «5»? Здесь не литературный институт, здесь мы преподаем математику, нам нужны сильные математики, а по-русски он научится не хуже вас! Верните его!
Университетка керә алмаган оятыннан авылына кайтырга куркып, Гамир Елга портына йөк ташучы булып эшкә урнашкан була. Гамирне университетка, аудиторияга кайтаралар. Гамирны дәресханәдә күргәч, профессор:
— В нашем полку прибыло! — дип кочак җәеп каршы ала.
— Владимир Морозов ул дөньякүләм мәшһүр математик иде. — ди Гамир абый. — Париҗдагы математиклар җәмгыяте СССР математиклары арасыннан бары тик
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
57
Морозовны гына математик дип саный иде.
Без Гамир мәктәптәш белән ел саен Сабаен туена кайтабыз. Сөйләшеп сүзебез бетми. Гамир әдәбиятны яхшы белә, урысчасын да, татарчасын да су кебек эчкән кеше.
— Гамир абый, синен беренче диссертациян нинди темага иде?
— «Классификация алгебры Ли» дип атала ул. Ауропа телләреннән тыш ул диссертация Кытай теленә дә тәрҗемә ителде.
— Лие кем, ни-нәрсә инде анын?
— Франциядә яшәгән бөек матетамик ул. Софус Ли!.. Дифференциаль тигезләмәләрне кайчан чишеп була, кайчак аны чишеп булмый. Менә шул Ли алгебрасынын системасын мин төзедем.
— Бу бездәй кеше аңлый торган нәрсә түгел икән.
— Лобачевскийның Евклидныкы булмаган геометриясен дә аңламаганнар.
Гамир никадәр генә миңа Ли алгебрасын аңлатырга тырышмасын, мин берни дә аңламадым. Аптырагач:
— Линың чыгышы Кытайданмы? — дип сораган булдым.
— Бәлки Кытайдандыр. Кытайлар тикмәгә генә тәрҗемә итмәгәндер... Аннан мине профессор иттеләр, институтларда югары математика укыта башладым. Аннан Фәнни тикшеренү институтына мин проектировщик булып урнаштым. Эшем буенча нинди генә илләрдә мин булмадым, кайсы гына шәһәрдә мин булмадым, бөтен заводларга «ЭВМ ярдәмендә идарә системасы»н эшләдем, минем кул астында 600 кеше иде. Эминова дигән бер галимә үзенең фәнни хезмәтендә минем диссертациянең 70 битен кулланган. Чынлыкта диссертацияне яңадан бастырып чыгарган кебек булды инде ул.
Мин бу кешенең математика сәләтенә гомер буе сокланып яшәдем, шул турыда үзенә әйткәч, ул шаркылдап көлә башлады:
— Миннән дә башсыз кеше юктыр ул, Батулла! — диде Гамир дус. — Сугыштан соңгы елларда авылда ат абзары бар иде, «конно-товарная ферма» дип атала иде ул. Бөтен абзарны тирес баскан икән. Шуннан ферма мөдире әйтә: әйдәгез әле, малайлар, тиресне күксагыз басуына чыгарыйк әле, ди. Нигә, дибез. Мөдир әйтә: атларга ятып йокларга урын юк, ди. Тирес чыгара-чыгара җаныбыз чыга язды. Вәйт, җүләр, мин атларның басып йоклаганы турында башыма да китермәгәнмен. Мөдир безне хәйлә белән эшләткән булып чыкты. Ну, атлар рәхәтләнеп калды абзарда.
Гамир математикага кагылышлы бик күп китаплар авторы. Өч томлык Югары математика буенча дәреслекнең авторы Гамир Мөбарәкҗанов. Ана телендә чыккан томнар болар. Техник югары уку йортларының һәрберсендә укытырлык татарча дәреслекләр алар.
Гамир Мөбарәкҗанов исемле бу шәхесне татарча чыккан шушы китаплары өчен, һичшиксез, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы буларак кабул итәргә кирәк!
— Ничәнче елда чыкты алар?
— 2000, 2002, 2003 елларда чыкты, аннан соң 2008 елда «Математика тамгалары һәм терминнары барлыкка килү тарихы» сүзлеген чыгардым. 150 дән артык фәнни хезмәтем бар... Ул хезмәтләрем минем гравитацияга багышланган. Атом чиксез таркала бит әле. Менә шул таркалуның структурасын ничек табарга?
Электрон чиксез кечерәя, чиксез бүленә, дигәнне без гел укыйбыз, ишетәбез, атом-төш галимнәре һаман аска төшә, нейтрино да бүленә икән, нейтриноның массасы юк, тизлеге бар икән, юк дәрәҗәсендәге кисәкчек нейтрино үзе чиксез ваклана икән: нуклон, кварк, глюон, лептон... Боларны аңлар өчен яки атом-төш фәне галиме яки математик Гамир Мөбарәкҗанов булырга кирәктер. Мин сүзне гади аңлашыла торган темага бордым.
— Гамир абый, атаклы профессорың Морозов турында тагын берәр вакыйга сөйләле...
— Сабый чагымда булды бу вакыйга. Абыем Гарифҗан, урыны җәннәттә
БАТУЛЛА
58
булсын, вафатына бер ел тулды, күршегә дусты янына кереп китте. Аш вакыты җиткәч, әни абыйны алып чыгарга кушты. Кереп киттем, аларның усал эте бар иде. Алга да бара алмыйм, артка да чигә алмыйм, эт мине куып җитәчәк, тешләрен ыржайтып, миңа ташланды, абыйлар чыгып коткармаган булса, мин нишләр идем, билгесез. Шуннан соң мин этләрдән курка торган булып калдым, кабат көчекләргә якын килмәдем... Шулай да мине берсе тешләде, каһәр. Университетта укыганда профессорым Морозов беркөнне әйтә: син доцент Александр Зиновьич Петровны беләсенме ди. Беләм дим. Ул бит синен теманны суккан, суккан да докторский язган. Язган да яклаган да. Петров тулай торакка килеп, минем кәгазьләрдән күчереп алган булган икән. Менә бу эт тешләгәннән дә куркыныч тешләү иде. Аннан сон ул кеше «Пространство Эйнштейна» дигән китап чыгарды, анда да минем хезмәттән бик күп мисаллар китерелә, ләкин автор кемнән алганы турында язмый. Морозовнын плагиатлардан сак булырга өндәп әйтүе иде. Икесе дә мәрхүм инде. Гөнаһлары булса, икесе дә Алла каршысында җавап тота торгандыр. Морозов математика белән җенләнгән адәм иде, анын гаиләсе булмады.
— Син дә математика белән җенләнгән кеше бит.
— Җенләнсәм дә мин тиз өйләндем. Рәмзия белән җенләндем. Минем ике мәхәббәтем булды, берсе — математика, икенчесе — Рәмзия.
Гамир Мөбарәкҗанов гомерлек юлдашын әллә кайлардан эзләмәде, ул үзенен авылдашы, Алабуга педагогия институтын тәмамлаган кызга өйләнде. Балаларын, оныкларын үстереп бетерделәр инде.
— Мин йөрмәгән ил, шәһәр калмады, ләкин мин үзебезнен милләт кызы, үзебезнен авыл кызына өйләндем. Всю Европу обошел, лучше Маши не нашел, дигән кебек, Рәмзиядән яхшы хатын очратмадым.
— Рәмзия ханым кайсы һөнәр иясе?
— Ул гомере буе Алман теле белән Ана теле укытты...
Рәмзия белән Гамирнын алтын туйлары булып узды, шөкер. Аларнын углы Рөстәм 22 яшендә физика-математика буенча кандидатлык диссертациясе яклады, кызлары Илмирә Медицина университетын алтын медальгә тәмамлап, Чаллыда табибә булып эшли. Машалла!
Фаяз Хуҗин
(1951)
Шәриф улы Фаяз Хуҗин, Карман авылында туган. Археолог, Болгар шәһәрләренең һәм шәһәрчекләренең тарихы вә археологиясе буенча белгеч. Тарих фәннәре докторы. Татарстан Дәүләт бүләгенә ия (1994).
Фаяз Хуҗиннын «Алмыш ханнын карары» исемле фильмда Алмыш хан турында сөйләгәне (1997).
— Болгар дәүләтенә кергән болгарлар үзләре, суарлар, аларны суазлар дип тә йөртәләр, эсегельләр, берсулалар — боларнын бөтенесе дә төрки телдә сөйләшә торган халыклар булган. Ягъни бер-берсенә бик тә якын халыклар. Идел Болгарстанынын барлыкка килүе турыдан-туры безнен Алмыш хан белән бәйләнгән. Алмыш ханны кайбер чыганакларда шундый баһадир, олы гәүдәле, максатчан, нык холыклы итеп сурәтлиләр. Шулай булмый мөмкин дә түгел, дәүләт төзегән хан шулай булырга тиеш. Мин санап киткән бөтен кабиләләр дә Алмышнын кул астына яшәргә ашкынып тормаганнар, димәк, ул монда бераз көч тә күрсәтеп алырга, башка төрле ысуллар уйлап табарга тиеш булган. Менә шушы ысулларнын берсе — Ислам. Болгар дәүләте хәзәрләр кул астында була. Баштагы чорларда бу бик унай була. Хәзәр дәүләте куәтле дәүләт, алар кул астында яшәве үзенә күрә унайлыклар да тудырган. Алмыш, нишләп әле мин хәзәрләргә буйсынып яшәргә тиеш? дип баш калкыта, башлый. Пәм Исламны рәсми рәвештә кабул итә. Бик таралган бер фикер яши. Имеш,
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
59
Багдаттан Болгар иленә килеп, гарәпләр Ислам динен тараткан. Ибн Фадлан калдырган хәбәрләргә караганда, алар килгәнгә чаклы да Ислам дине Идел буенда тамырланган, илдә көчле бер рухи халәт булган. Пәм Ханәфи мәзһәбендәге дин инде Болгарда кин җәелгән була. Әлбәттә, рәсми рәвештә Ислам 922 елда кабул ителә, ләкин рухи могҗиза буларак, Ислам инде пәйгамбәребез салаллаһу
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
галәйһи вә ссәлам вакытында, ук Болгарга килеп җиткән була. Бөек акыл иясе буларак, Алмыш хан халкыннан аерыла алмый һәм ул солтанат халыкларын бер дин — Ислам байрагы астына туплый.
Качкыннар
Атам Мөхлисулла мин унынчыны тәмамлар алдыннан кактырып- суктырып кына мина кайсы уку йортына керергә кирәклеген сиздерә башлады.
Фәхрулла абыйларнын бер сарыгы кинәт егылып үлде. Аһ иттеләр, ваһ иттеләр, сугыштан сонгы елларда мал үлү ул кеше үлеме белән бер. Мал духтырын чакырталар, үлгән малны яралар, үлеменен сәбәбен тикшерәләр. Хуҗалар гаебе белән булса, акча чыкмый, берәр чир белән тәгәрәгән булса, акча тия. Мал духтыры Тикан дәдәй, килә яра, карый, бик акыллы кыяфәт белән малны тикшерә. Тикан хуҗа гаебе белән үлгән сарыкка: ниндидер чир белән үлгәнлегенә таныклык бирә дә Фәхрулла абый акчасын барып ала, акчанын яртысы Тиканга була. Тиканны һәйбәтләп, тавык суеп сыйлыйлар, шуннан сон бүртенгән Тикан киерелеп торып тарантасына утыра да атын чаптырып китеп бара. Кышын кашовкага яхшы ат җигелгән булыр. Тикан яхшы толып кигән булар. Бояр дими ни диярсен, билләһи.
Табын янында әти сүз кузгата:
— Рәхәт яши, чукынмыш Тикан... Аты үз кулында, сыйдан сыйга гына йөри, кыш буе яна суйган ит ашап чыга... Мал духтыры ул — патша...
Әтинен мине Ветеринария институтына имтихан тотарга кыставы иде бу. Чыннан да ул: аттестатын тотып, мал духтырлыгына укырга китте, дип мине Казанга озатып калды. Ләкин мин: мал духтырларын кайда укыталар, дип сорашып та тормадым, тоттым да Мәскәү театр училищесына документларымны тапшырдым.
1956 елдан алып мин Мәскәүдәге театр уку йортынын шәкерте. Өченче сыйныфка җиткәч, 1959 елнын кышында мин каникулга Шыкмайга кайттым. Максатым спектакль куеп, авыл халкына ни өчен укып йөргәнемне күрсәтү иде. Әти авылдан бөтенләйгә күченеп китәргә әзерләнгән. Йортны саткан, анда Солтанхәмит абый белән Асбия апа гаиләсе кереп утырган. Әти белән әни, ике сабый энекәш мунчада яшәп яталар икән. Әби вафат булган. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун!
Егетләрне-кызларны клубка җыйдым. Шатланышып риза булдылар. Тинчуриннын «Зәнгәр шәл»еннән качкыннар пәрдәсен алырга булдык. Икенче бүлектә концерт иде. Егетләр кырда калган эскертләрдән ат белән фермага салам ташый. Салам алып кайтканда атларын клуб янында туктатып, клубка кереп бер репетиция ясыйбыз, йөкләрен бушатып кырга киткәндә тагын клуб янында туктап репетиция ясыйбыз. Егетләр кырда салам төягән арада мин кызларга бию куям, җырларын тәкрарлыйбыз. Бу концертка мин биш бию куйдым. Зәмһәрир суык, салам ташучы егетләр репетиция ясаганда шабыр тиргә баталар. Булатны Райф Усманов башкара, Ат карагын мин үзем, шәкертне Кәле Галимҗан, ялган акча ясаучы Тимушны Балык Хәнифе. Качкыннар пәрдәсен без суфлерсыз уйнадык. Егетләр сүзләрен ятлап алдылар.
Хәзер киемнәр юнәтергә кирәк иде. Катнашучылар шулкадәр дәртләнгән, бөтен авыл буйлап картларга кереп, әбиләрнен сандыкларын ачтырып, иске күлмәкләр, ертык туннар җыйдык. Сәхнә уртасында чын учак ягып, генераль репетиция узгардык. Качкыннар хоры гаҗәеп шәп килеп чыкты, авыл егетләре күкрәк киереп «Без качкыннарны» җырлый. Клуб эче дәһшәт, шом, гайрәт белән тула.
Беренче концертны Бура-Киртә авылында куйдык. Керү бәясе бер
3. «К. У.» № 3
65
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
3.* 61
сум иде. Басып торырга урын калмаган. Бура-Киртә халкы шаккатты. Спектакльне суфлерсыз, яхшы темпо-ритмда, гайрәтле итеп уйнады шыкмайлар. Тамаша куярга мин Мәскәүдән үк әзерләнеп кайткан идем. Грим, вазелин, гуммоз, хәтта париклар да алган идем. Качкыннарны мин шулай итеп гримлыйм, гуммоз белән зур кәкре, бәрәнге борыннар ясыйм, уйнаучыларны хәтта авылыбыз кешеләре дә танымый иде.
Әллә ничә авылда уйнадык: Бура-Киртә, Бордыбашы, Кадер, Бишавылы, Ашыт, Югары Пәнәче, Шыкмайда, шомарып беттеләр егетләр-кызлар, биюләрне чатлатып бииләр, җырлаучылар да матур, безнен авылга фельдшер булып килгән Клара исемле кыз бик тә матур җырлый, шәп бии иде.
Китәр вакыт җитте. Җыелган акча байтак иде. Шул акчага клубка гармун алырга булдылар. «Янда калдырылган» маяга без — концертта катнашучылар, авылнын актив яшьләре Зәкия апа йортында зур дәстархан корып, тан атканчы күнел ачтык. Бу унышлы спектакльне юу да, мине озату мәҗлесе дә иде. Онытылмас мизгелләр иде ул. Хәзер сагышлы уйга батам. Куян Райф бандитлар кулыннан кичкән улынын кайгысын күтәрә алмыйча, яшьли үлде, Балык Хәнифе дә улынын матай белән бәрелеп үлгәнен авыр кичерде, вафат булды. Музыкантыбыз Өлфәт тә сәер шартларда гүр иясе булды. Анын гәүдәсен Себер урманында агачка асылынган килеш тапканнар. Юкса, Өлфәт үзенә кул сала торган җебеки егет түгел иде. Мин болар турында «Юл буенда зәнгәр чәчәк» китабында яздым. Ләкин китапта аларнын исеме бераз үзгәртелгән.
Галимҗан да сәер китте дөньядан...
Күрше Әхмәдетдин Райфы та, Галимҗан да өйләнмәде. Райф тракторын бакча башында сүндерә дә ындыр артлатып кына өенә кайта. Шуннан сон ул урам як капкадан йөрми. Райф әнисе ни пешерсә, шуны карусыз ашый да китап-журналга тотына. Анын укымаган китабы юк. Ләкин беркайчан да ул укыганнары хакында авыз ачып кешегә сөйләмәде.
Галимҗан исә бригадир кая кушса, шул эшкә барып кайта, мал-туарын карый да гәҗиткә чума, телевизор карый. Монысы эчәргә аракысы булмаганда. Аракы булганда берни кирәк түгел. Анын нәрсә эшләгәнен бөтен авыл белә: салырына булмаганда ул сөйләшми, өендә утыра. Салып алса, Галимҗан урамда, кибет төбендә, клубта — яшьләр янында. Аекта авызыннан бер кәлимә сүз тартып ала алмассын, йөз грамм керүгә, Галимҗан үзе әйтмешли, «Татар дәүләт филармониясенен нәфис сүз остасы»на әверелә дә куя.
— Галимҗан, өйләнеп җибәрәсенме әллә? — дип шаярталар. — Авылда сез ике күрше инде карт буйдаклар: син дә Райф.
Галимҗан шундук сүз таба:
— Син, агайне, минем яшь буйдак булган чакны да онытма, ха-ха-ха, — дип үз сүзеннән үзе көлә. — Аннары сун, син агайне-ак мыек, Райфка кагылма, Райф белән минем өчен дустыбыз вә күршебез алдынгы тракторчы Хәйрулла тырыша... Статистика мәгълүматларына бакканда, бер иргә уртача ничә бала туры килә? Ә?.. Бер иргә уртача ике бала. Безнен регионда, ягъни Түбәночта да нәкъ шулай, Хәйрулла Ярмөхәммәтовта биш бала, Әхмәтзәкидә дүрт бала, Райф белән миндә нулевой күрсәткеч, ә безнен регионда уртача ир саен икешәр бала! Димәк, мин дә, Райф та ике бала атасы, ха-ха-ха...
Галимҗан салган көнне кибет яны, капка төбе гөрләп тора: түләүсез театр.
Шулчак айгылдап көлүче ирләр яныннан Сәгыйрь карт узып бара иде; күрәсен, ул йомыш белән кибеткә килгән дә, кибет төбе тулы салмыш ирләр булгач, башка йомыш тапкан булып, кибетне узып бара. Аек булса, Галимҗан ана:
— Исәнме, Сәгыйрь абый,— дияр иде, юк, бүген Галимҗан ни уйласа шуны әйтәчәк: — Ә-ә, Шыкмайнын нәсел үгезе, иптәш пенсионер — камунис Сәгыйрь Госмановский, дравствуйте! — дип кычкырды нәфис сүз остасы.
Сәгыйрь исәнләшүме, нидер мыгырданып кибетне узып китте.
Галимҗанга илһам килгән иде, ул позага басып:
БАТУЛЛА
62
— Һо-о, эт симерсә, иясен танымый, ди! Сез безләрне танымадыгызмыни, иптәш Госмановский? Ә мин сезне беләм, сез иптәш камунис Госмановский Түбәночка төшеп, тол ханым белән җенси ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерү белән мәшгуль идегез...
Галимҗан радио-телевидение, газета-журналда нинди төче-купшы сүз языла, эчкәч шул телдә сөйләшә.
Ирләр әдәпсез көлә. Көлмәүчеләр дә бар. Җитәр сина, Кәле, дип кыюсыз гына эндәшүчеләр дә бар. Дөрестән дә, карт кешедән көлү килешми, янәсе. Сәгыйрь мондый чакларда һични әйтми, бәхәскә керми, ишетмәмешкә салыша. Тора-бара ул бөтенләй сангырауланды. Кемдер: юри чукракка салыша, ди. Хактыр да, нишләмәк кирәк, каршы әйтсә, ул янган утка май гына сибәчәк, халык усалланды, кул белән шаярулары да ихтимал. Ишетмәсән яки ишетмәмешкә салышсан - ин яхшысы.
— Ишетә ул! — ди Галимҗан.- Ишетә нәҗес. Үзенә кирәкне бик тиз ишетә, курвы!
Чыннан да, Сәгыйрь бригадирлыктан пенсиягә чыккач, идарә тирәсендә куштан булып йөрсә дә, япа-ялгыз калды. Балалары райүзәктә урысча укып, шәһәргә күчте. Кайтмыйлар. Карчыгы да дөнья куйды. Сәгыйтдиновка бик ярарга тырышып йөрсә дә, эше пешмәде. Шулай, безнен халык - бичара: түрдә утырганда түрәгә кирәген әйтергә шүрли дә, түрәлектән төшкәч, ярар, узган эшкә салават, дип үч алмый. Үч алырдайлары да Галимҗан кебек, кабып-кыюланып алгач кына тел тибрәтә. Монда кайсысын хурларга, кайсысын хупларга да белгән юк. Шуна күрә, халык һаман дәшми. Бусы, яна җитәкче фәрештәме? Халык сөйләшә торган хайванга әверелде кебек, ат кебек эшли, эшләгәненен чиреген дә ала алмый. Йә анны югалтканчы эчәргә, йә куштан булырга, йә теленне аркылы тешләп, җенен өзелгәнче заяга эшләргә, йә шәһәргә качарга гына кала.
Шулчак кибет янына машина килеп туктады. Машинадан фотоаппарат аскан, магнитофон тоткан бер хатын-кыз чыкты, аннан сон Сәгытдинов төште.
— Менә, иптәш Дилаева, бу бригада җегетләре! — диде прид.— Любое турында яза аласыз, механизаторлар, терлекчеләр...
— Ярый, иптәш Дилаева, мин киттем,— диде прид. — Сезне сөйләшкән вакытта килеп алырлар.
Прид машинасына утырып китте. Япь-яшь кыз өрлектәй ирләр арасында ялгыз калды.
— Җәгез, кемнән башлыйбыз? — дигән булды кыз.
— Ну, әлбәттә миннән,— диде Галимҗан.
— Сез кем? — диде Дилаева магнитофонын көйли-көйли.
— Мин тулы канлы совет гражданины, иптәш Дилаева,— диде Галимҗан.
— Кин вә күпьяклы белгеч. — Галимҗан Бәдретинов аган булам.
Көлү куәтле булды. Тәҗрибәсез хәбәрче үзенен көлке хәлгә кала баруын сизми иде, ахрысы, ул җәй көне дә чүчинкә киеп, ялангач тәнгә сырган күфәйке салган бу кеше белән «күпьяклы белгеч» төшенчәсе арасында ниндидер аерма барлыгын күрде бугай, дөрес сөйлиме ул, дигәндәй, бер төркемгә, бер Галимҗанга карап алды.
— Әлбәттә,— диде Галимҗан.— Нинди эшкә кушсалар, мин шул эшне сыйфат билгесе белән башкарам. Сәнәк белән мал асты чистартырга берәүгә дә кушмыйлар. Мина — Галимҗанга гына ышанып тапшыралар ул бик тә мөһим участокны... Арба өстендә лайлалы силусны таратырга кемгә кушалар? Әлбәттә Галимҗанга.
Ул кай урында көләселәрен дә белә, кеше көлгәндә сөйләми, туктап тора.
— Сез, Дилаева иптәш, бик дөрес килгәнсез... Минем күрсәткечем бик зур...
Халык тәгәрәп китә, көлү кешеләрне буып ала, кыз да көлә, ләкин көлкенен сәбәбен белми.
— Әлбәттә, зур күрсәткечкә ирешү өчен мин бер сәнәк белән ун мен тонна, икенче сәнәк белән алты йөз ситнир тизәк төядем. (Көлеш.) Мин бик тырышам, иптәш кариспандинт, социалистик ярышта алда барам. Мин бөтен Советлар илен күмеп
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
3.* 63
китәрлек тизәк чыгардым, иптәш.
Кыз үзенен каршысында тилчә телле халык шамакае басып торганын һаман анламый кебек. Һәм җитди сөйләшмәк булып, микрофонын Галимҗанга якынрак тотып:
— Әйтегез әле, Галимҗан абый, сез ничек бу нәтиҗәләргә ирештегез? - диде.
Галимҗанга бу гадәти сорау яна ризык кына бирде, ул илһамланып, хәтта сөйләгәннәренә үзе инангандай, микрофонны тотып болай диде:
— Иртә таннан торып, кичке карангыга хәтле физик эш белән мәшгуль булсан гына күрсәткечен зур була. Хатынсыз ирләр өчен бу күрсәткеч эш аеруча мөһим. (Көлеш.) Безнен калхуз җитәкчеләре дә бик кайгыртучан халык, туклану мәсьәләсен унай хәл итеп, эшче кулларны рациональ кулланырга ирештеләр...
Эстрада театрынын көлке тамашасы гөрләп бара: халык көлә, артист иҗат итә.
Хәбәрче:
— Сезнен эштән сонгы вакытыгыз...— дип башлаган иде, Галимҗаннын җавабы авызыннан атылып та чыкты:
— Сәнгать, культура, опера безнен мавыгу. Менә мин үзем, иеме, эчкечелек белән мавыга башладым, мавыгуларым нәтиҗәсез булмады, авылдашлар шаһит, мин сәрхушлек дәрәҗәсенә ирештем. Үз өстемдә нәтиҗәле эшлим, эчү системам бар: булганда эчәм, булмаганда — юк. Менә мин кичәгенәк бер җыр тудырдым әле...
Галимҗан опера җырчылары кыяфәтенә кереп, җыр башлады, анын тавышы да опера җырчыларына пародия иде:
— Сау бул, Ә-әми-нә-ә!.. Кө-өт мине-е!..
«Операдан» сон Галимҗан такмакка күчте:
Дулкынланып сулар керә
Парахут идәненә;
Иң бәхетле, матур тормыш
Совет илендә генә-ә...
Гөрләтеп кул чабалар, көләләр. Шау-шу бераз тынгач, Галимҗан янә сүз башлады, ул кинәт үзгәрде, үз хәленә кайтты һәм гаять җитди рәвештә:
— Ә беләсезме, бу җыр өчен мин җырчысын да, шагыйрен дә капкага терәп атар идем! — диде.
Кемдер бу сүзләрне «кызык ясау өчен әйтелде» дип уйлап, көлеп куйды.
— Көлмән! — диде Галимҗан. — Кызык түгел. Кая караган кариспандитлар? Кая караган НКВД? Ә?..
— Мин сезне анламыйм, Галимҗан иптәш! — диде Дилаева.
— Анларга тиешсез, иптәш кариспандинт! — дип кычкырды Галимҗан.—
Парахутка дулкынланып сулар кергәч, парахут бата, дигән сүз. Парахут батканда, панимаешь, ин бәхетле, ин матур ил Советлар иле генә була алмый. Бу, иптәшләр, провакация, бу диверсия. Җырга салынган бомба! Димәк, кемдер парахут идәнен алдан ук тишкән!
Берәү дә көлмәде. Дилаева тиз генә магнитофонын җыя башлады. Галимҗан нотык сөйләүче кабыгына кереп юри сөйлиме, әллә үз инанычын әйтәме — анлавы кыен, ләкин анын кыяфәте куркыныч иде, күзләр шар ачык, ике каш та мангайга менгән, бармаклар ара-тирә халык өстенә, хәбәрче кызга янау болгый.
— Не позволю! — дип кычкыра Галимҗан.— Значит, парохут бата, ә без җырлыйбыз булып чыга: врагу не сдается наш гордый «Варяг», да?
Галимҗаннын шаярып башлап та хәтәр җәнҗалга кадәр барып җиткәнлеген авыл халкы белә; Нәҗип абзый хәбәрче кызны читкәрәк тартып:
— Кызым, син хәзер аннан ераграк йөр инде, анын өянәге шулай,— диде.
— Я себе позволю! — дип Галимҗан кычкыра. — Мин үземә рөхсәт итәм ки... Мин төйнәлгән йодрыкларымны эшкә җигә алам, ягъни сугыша алам... Совет
БАТУЛЛА
64
кәҗәсенә карата физик көч кулланырга ярамый, ягъни кәҗәне кыйнамаска кирәк. Физик көч кулланып, мин сезне егылырга мәҗбүр итә алам, әмма анын өчен статья бар...
Халык таралып бетте. Галимҗан сүрелә төште дә, тирән көрсенеп, кибетнен таш баскычына утырды.
— Их, сез...— диде ул үзалдына. — Сезләр, сезкәйләр. Наданнар бит сез, мәхлуклар.
Кемне сүгә ул? Авылдашларынмы? Әллә гәҗит халкын ачуланамы?
— Сезгә шар-шор көләргә булсын да, шапор-шопыр чөмерергә булсын да, гыр-гыр йокларга булсын...
Галимҗан салмак кына торды да ипләп кенә үз өенә таба, Түбәночка атлады. Бераз баргач, ана Сәгыйрь очрады.
Ана килеп җитәрәк, Галимҗан җыр башлады, бу җырлау түгел, сыкрауга охшаган иде.
Яңа утырткан тупылларым
Сынган каты давылда;
Бер җылыймын, бер җырлыймын, Китәм туган авылдан...
Сәгыйрь белән тигезләшкәч, Галимҗан, туктап карт колагына:
— Бибизәкия түти җыры! — дип кычкырды.
Үзе нәтиҗәсен көтеп тормады, китеп барды. Ул өенә кайтып, чишенмичә генә чоланга кереп ауды.
«Бибизәкия җыры» дигән сүздә тирән мәгънәне анладымы икән Сәгыйрь карт?
Каршы як күршебез Хәлилә түти сүзе:
— Анын аркасында Зәкия түти ике тапкыр төрмәдә утырып чыкты. Сәгыйрь үз күзенә тавык тизәге салып, сугыштан котылды, Алабугадагы нимес әсирләренен Германиядән килгән паюгын талап симерде. Милләт айгыры кебек, солдаткалар янына йөрде.
Галимҗан бу җыры белән: Зәкия апа әллә кайчан гүр иясе булды, ә син, бетле күз һаман исән, сине җир һаман күтәрә! дип әйтергә теләгәндер.
Тап-таза ир-егетне җинде Сыек Иблис. Тора-бара Галимҗан айнымас булды. Өйдә авыру анасы. Майҗамал түтине аяклары ятакка аударды. Оян-оян дип йөрде дә, оян гына булып чыкмады ул каһәр. Менә шушы хәл Галимҗаннын бөтен хыялларын җимерде. Анасы түшәккә егылгач Галимҗан белде: ул өйләнмәячәк. Үз анасын карамаган хатыннар заманында, ирнен гарип анасын кайсы яхшы хатын тәрбия кылыр икән? Көн саен ашатырга, эчертергә, астын алыштырырга, атнага бер мунчага алып кереп юындырырга кем риза булсын? Үзе күз тоткан хатыннар арасында ул андый батырны күрмәде. Бәлки ул хаталанадыр? Әмма барыбер өйләнмәскә булды. Галимҗан гарип анасынын әнә шул мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Барысын да үзе эшли, зарланмый, әнисенә авыр сүз дә әйтми иде. Шулай яшәп бетерергә уйлады. Инде авыру әнисе дә дөнья куйды. Өйләнергә сон кебек тоелды. Ятим йортта ялгыз буйдак ни кылсын? Эчә. Бар тапканы шуна җитеп бара. Көннәрдән бер төнне ул шулай каты махмырдан мунча ягып керер, мунчасын иртә томалапмы, әллә йөрәге тотыпмы, Галимҗан вафат булыр. Кем белә, кем кистереп әйтә ала: юк, бу эшне Галимҗан алдан уйлап эшләмәгәндер дип?
Хәйруллаларнын каршы ягында тагын бер ятим нигез, ялгыз йорт артыр. Электр чыбыкларын, радио чыбыкларын өзәрләр. Тәрәзә, ишек, капка кадакланыр. Ишегалдын тутырып кычыткан, әрем, алабута үсәр.
Галимҗан язмышы турында мин күп уйланам. Гаҗәеп талантлы, укымышлы шәхес иде ул мәрхүм, дүрт кенә сыйныф бетерсә дә ул күп укый иде. Әдәбиятны-сәнгатьне анлый иде.
Янчык Сәләхи токымы гомер-гомергә фәкыйрь булды. Сәләхи бабайнын да Бәдигылҗамал әбинен дә, Нурмый абыйнын да туйганчы ашаганы булмагандыр. Ин
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
65
башта Бәдигылҗамал белән Сәләхи бабайнын баш баласы Нуретдин атылып үлә, аннан сон төпчек углы Нурмөхәммәт сабый чактан кызамыктанмы, чәчәктәнме акылга таман булып кала. Анысын урманда агач бәреп үтерде. Аннан сон Майҗамал түти ике баласы белән тол кала. Инде менә Галимҗан да юк. Бетте нәсел. Бер рәхәт күрмичә, дөньядан китте тулы өч буын.
Мин куйган «Качкыннар»да Шәкерт ролен Галимҗан шундый оста уйнады ки, соныннан анын һәр әйткән сүзен кабатлап йөри башладылар.
«Менә хәзер пылау ашасан иде».
Галимҗанны җирләгәч, Шыкмай ятим калды кебек. Анын кызмача чакта куптарган җәнҗаллары да онытылды, анын былагайланып, олы кешләргә хас булмаган тәртипсезлеге дә юкка чыкты. Анын ярамаган яклары үзе белән китте, ә якты хатирәләре калды, алар безнен арада.
Гүрен нур булын, Галимҗан дус!
Мин Мәскәүгә китеп бардым, минем урынга Ат карагын уйнарга яна килгән укытучыны кертеп, шыкмайлар Зәй төбәген әйләнеп чыкканнар. Гаять зур уныш казанганнар һәм һәвәскәрләр фестивалендә Зәйдә беренче урынны алганнар.
Галимҗан «Галимхан» исеме белән «Юл буенда зәнгәр чәчәк» китабына кереп калды.
Туган як табигате
Безнен авыл тау ышыгында урнашкан. Чаллы ягыннан килгәндә, авыл күренми. Тау башына җиткәч кенә, мәһабәт бер матурлыкны күреп, туктап каласын. Юлчы каршында мул табигать манзарасы ачыла.
Тау астында Шыкмай авылы. Тау ышыгына елышкан өйләр синен аяк очында ята кебек. Өйләр шул кадәр тыгыз салынган ки, биектән караганда, тоташ бер поезд составын хәтерләтә. Шул поезднын һәр вагоны — бер хуҗалык. Ишегалдында кем нәрсә эшли— һәммәсе дә тау башыннан аермачык күренә. Әнә, Сәләхетдин бабайларнын җил капкасы астыннан Маһиҗамал түтинен чуар тавыгы атылып чыкты, чыкты да, урам аша йөгереп, Хәйруллалар капкасыннан кереп китте. Әнә, Васби түти Ләпәйләр тыкрыгыннан суга төшеп бара. Бар да уч төбендәгедәй ап-ачык.
Авылны урталай бүлеп, Зичә суы ялтырап ята. Су буенда тал-тирәкләр үсеп утыра. Зичәнен аргы ягында яшәүчеләрнең бакчалары урманга барып терәлә яза. Бакча башыннан урманга хәтле нибары 800 метр гына кала.
Шыкмайдагы ул яшеллек! Карагыз әле, әнә, югарочта куе таллык күренәме? Аны бәләкәй урман, дип ялгыша күрмәгез. Югары алачык яны борын-борыннан урман кебек шаулап торган. Бу — югароч яшьләренең кичке уенга җыела торган урыннары. Клуб, авыл Советы биналары, җыен мәйданы мәһабәт тупыллар белән уратып алынган. Һәр йорт каршында, ишек алларындагы бәләкәй бакчаларда шомырт, миләш, сәрви агачлары инрәп утыра. Түбәноч Габделхак абзыйлар бакчасында тагын бер бәләкәй урман күренә. Биредә тупыллар, таллар, усак агачлары үсә, үзенә күрә кечкенә геня ял паркы.
Ә-нә, тегермән келәтләре дә биек тупыллар түгәрәге эчендә утыралар. Ул тупылларга зират агачлары килеп кушыла. Ул зиратны һич тә «үлем почмагы» дип атамассың. Нинди генә агач юк анда. Сирин, нарат, чыршы, каен шаулый, чып-чынлап катнаш урман инде.
Шыкмай ягында кибеккән юлаучыга атлаган саен чишмә очрап тора. Тау булган җирдә чишмә булмыймыни? Рәхим итегез, ә-әнә, югароч киленнәре Ерак Чишмәгә суга бара. Ә-әнә, Дәрәтаудан Зичәгә ике чишмә агып төшә, берсе Гелдәрәй юлыннан, икенчесе Каршы Таудан чыга. Түбән оч басмасына җитәрәк, Сәхи бабай чишмәсе челтерәп ага. Сәхи бабай, чишмә бәреп чыккан җирне чистартып, су юлын ачып, зур гына кисмәк утырткан, шуна күрә, ул чишмәне анын исеме белән атаганнар. Эшкә
БАТУЛЛА
66
баручылар, эштән кайтучылар, шул чишмәгә ятып, рәхәтләнеп су эчәләр.
Шыкмайнын ин матур чишмәсен күрәсегез килсә, әйдәгез, таудан аскарак төшик... Тау уртасына җиткәндә без өстәл кебек чыгып тора торган бер урынга тукталабыз. Бу — авыл яшьләренен уртак уен урыны. Бу төшкә Сабантуй көнне бик күп халык җыела, яше-карты, бала-чагасы дигәндәй, һәммәсе дә шушында менеп, җырлы-биюле уен уйныйлар. Өстәлдән астарак Кызыл Таунын горурлыгы — Шарлама коя. Шарламанын суы тешенне сындырырлык салкын, ширбәт шикелле татлы, чык тамчысыдай саф.
Шарламадан астарак, Комлык тавы итәгеннән үк Шыкмайнын данлыклы әрәмәсе җәелеп китә. Ике чишмә урман кебек куе әрәмәне суга туендырып тора. Әрәмәдә зирекләр, нәзек каеннар шаулый. Чү, әрәмә эченнән курай тавышы ишетелә түгелме сон?.. Шакмайнын атаклы курайчысы Мәгъсүмә әби әрәмә камышыннан курай ясый торгандыр. Әбиләр сөйләвенә ышансан, бу әрәмәдә кайчандыр бүре дә булган. Бәлки, булгандыр, Җәләй качкынны яшереп тотарлык булган әрәмәдә бүресе дә булгандыр. Куян белән төлке күренгәли торган иде.
Бу язмаларны укыгач, якташларым:
— Син бит, туган, элеккеге Шыкмай турында сөйлисен? Хәзер Шыкмайдан шыксыз җир юк! — диярләр, бәлки.
— Нишләп элек булсын! — диярмен мин. — Ун-унбиш ел да юктыр әле, мин сөйләгәннәрнен һәммәсе дә бар иде, һәммәсе дә исән иде.
Кошлар сайравы күптән инде ишетелми. Үрдәкләр күптән инде бу якларны ташладылар. Кошлар инде күптән бала чыгармый. Күптән инде әрәмәдә курай тавышы ишетелми: тегермән буасы өчен турый торгач, әрәмә юкка чыкты. Зирекләр, тирәкләр беткәч, әрәмә суы корыды. Хәзер куе әрәмә урынында ике кәкре зирек тырпаеп тора. Клуб янындагы тупылларнын кайсын яшен сугып сындырды, кайсы картаеп, үзе корыды, кайсын үзебез корыттык. Алмашка башкаларын утыртырга кулдан килмәде. Габделхак абзый урманындагы агачлар да, карчыклар авызындагы, менә төшәм, менә төшәм, дип эләгеп торучы берничә теш сыман, бик нык сирәкләгән. Югароч чишмәсе торбасыннан су, тамаргамы, таммаскамы, дигәндәй, сыкранып кына саркый. Мәһабәт Шарлама да юкка чыккан.
1949 елда без, малайлар, кызлар, урманнан төпләп алып төшеп йөзгә якын агач утырткан идек. Хәтерегездәме, авылдашлар Хәйрулла, Гакыйф, Нурзаһит? Шуннан сон авылда күмәкләп агач утырту булганын мин хәтерләмим. Ә без утырткан шомырт, миләш, кура җиләге агачлары чын бакчага әйләнеп киткән иде. Хәзер дә ул бакча шаулап үсә.
Мондый бакчалар берничә булса, авылыбыз бик ямьле булыр иде.
Хәзер халык мул, рәхәт яши, җимеш бакчалары булдырырга, өй буйларында аллы-гөлле чәчәкләр үстереп, ихаталарны гөлбакчага әверелдерергә вакыт та, мөмкинлек тә бар. Тик мона кешеләр күнегеп, гадәтләнеп җитмәгәннәр әле. Язларын, көзләрен күмәкләшеп, гөр килеп агач утырту — үзе генә дә күнелле бер вакыйга бит. Халкыбызда өмәләр уздыру йоласы борын-борыннан килә. Өмә ул — күмәк эш кенә түгел, күнелле бәйрәм дә, кешеләрне тәрбияләү чарасы да. Эштән тәм табу, аны бәйрәмгә әйләндерү — нинди гүзәл йола! Язын агачлар утыртыр вакытлар җиткәч, бу гүзәл йоланы искә төшерәсе иде.
Кайбер якларда бала тугач, яшьләр өйләнешкәч, агач утырту гадәте бар. Ә андый агачларны гадәттә аеруча кадерләп, карап үстерәләр. Бу матур эшне безнен авыл кешеләре дә гадәт итеп алса, начар булмас иде бит!
Шуны да әйтергә кирәктер: табигатьнен гүзәллеген тулысы белән кире кайтару мөмкин эш түгел. Әмма табигатьнен ярлылана баруын туктатып була торган эш. Монын өчен хуҗалык җитәкчеләренен һәм халыкнын бер сүздә булулары шарт, һәркемгә мәгълүм ки, Татарстанда яшеллеккә, алмагачларга, чәчәккә күмелеп утыручы авыллар бик күп. Бу матурлыкны тулысы белән авыл кешеләре үзләре булдырган һәм булдыра алалар.
ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ
67
Сарман төбәгенен Күтәмәле авылында механик булып эшләүче Альберт Сәгыйтов белән сөйләшергә туры килде. Мин шул авылда председатель булып эшләүче, элеккеге танышым Галиев абый турында сораштыра башладым. Бу кеше талантлы оештыручы, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән шәхес иде.
— Күптәннән китте бит ул безнен авылдан! — диде Альберт Сәгыйтов. — Авыл халкынын Галиев абыйны бер дә җибәрәсе килмәгән иде... Аны артта калган хуҗалыкка күчерделәр... Ну, малай, эшне куеп җибәргән ул анда. Халык та яратып өлгергән. Гел мактап сөйлиләр. Шунын өстенә авылларны яшелләндерергә тотынган. Нәр кешегә агач алып кайтарткан, прәме нәрәткә кертеп, колхоз эше иттереп, ныклап тотынган ул. Биш-алты елда авыл урман эчендә утырачак, билләһи!
Гаҗәп кешеләр бар бит! Колхоз кереме турында да кайгырта, колхозчыларны онытмый, матурлыкны да истән чыгармый. Андый кешеләр өчен һәммә нәрсә дә мөһим, һәммә нәрсә дә кадерле.
Табигатьне саклау, янарту колхоз җитәкчеләре, колхозчыларнын ин изге бурычы! Бу мөһим мәсьәләдә җитди эшкә керешү күптән вакыт.
2010ТУГАН ЯГЫМ - ЗӘЙ ТӨБӘГЕ

2010