Логотип Казан Утлары
Трагедия

ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ


3 ПӘРДӘЛЕК ТРАГЕДИЯ
Катнашалар:
Д и н т и м е р — бакырчы.
И с ә н — анын улы.
К о л ә х м ә т — Исәннен иптәше, элекке кол.
К а р т — киезче.
Т а л а п — би.
Җ а м а л б и к ә — анын бикәсе.
Г ө л з и р ә к — аларнын кызы.
В ә с и м ә
Р а у ш а н и я -^ Би сараенда Гөлзирәк белән бергә үскән кызлар.
М и р з а ш ә е х — Түбәнтау биенен улы.
А н а.
К ы з б а л а.
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы.
Т и м е р б а й — башкорт атлыларынын башлыгы.
З ы я н г и р — би гаскәрендә йөзбашы.
Т и р е ч е.
К а з н а ч ы.
Б ө т и ч е.
I- с а к ч ы.
II- с а к ч ы.
I- м ә җ р у х.
II- мә җ р у х.
III- м ә җ р у х.
Сугышчылар, рухлар, кәнизәк кызлар, сарай хадим- нәре.
Газиз МӨХӘММӘТШИН (1932-72) - танылган татар язучысы, прозаик нәм драматург; «Без әле җирдә яшибез», «Кояш кызы», «Йөрәктәге эзләр», «Саумысез, аккошлар» н.б. күп кенә китаплар авторы. «Дулкыннар җыры» - моннан кырык ел элек язылып, авторның мирас архивында яткан. Матбугатта беренче тапкыр басыла.
Әдәби мирас
Газиз
Мөхәммәтшин
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
73
Вакыйга Х-Х1 йөзләрдә Идел буендагы Болгар дәүләтендә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Язгы көн. Идел яры. Урман. Күке һәм сандугач тавышлары. Сул якта имәнгә чылбырланган Исән. Янында богаулы иптәшләре — Карт белән Коләхмәт. Ун якта кораллы ике сакчы. Идел ярыннан салчылар җыры ишетелә. Аның беренчесе пәрдә артында, калганнары пәрдә ачылгач җырлана.
Салчылар җыры
Идел өсләрендә дулкыннар.
Идел төпләрендә упкыннар.
Дулкын кебек ярсып шауласак та, еласак та —
Безнең зарыбызны кем тыңлар!
Ә-әх, Идел-Иделкәй, Ә-әй гомер-гомеркәй!..
Идел яннарында томаннар, Идел ярларында боланнар. Болан кебек җитез оланнарның Кул-аягы
Нигә бәйле икән, туганнар!
Ә-әх, Идел-Иделкәй,
Ә-әй, гомер-гомеркәй!..
Идел өсләрендә саллар бар, Илнең эчләрендә маллар бар. Күкрәк көчен түгеп тапкан малны, Хәләл малны
Безнең кулдан нишләп алганнар!
Ә-әх, Идел-Иделкәй, Ә-әй гомер гомеркәй!..
И с ә н. Гел безнен хакта җырлаган шикелле.
К о л ә х м ә т. Сал бәйләүчеләр. Әй гомер-гомеркәй!
И с ә н. Болан кебек җитез оланнар идек. Ә хәзер?
К о л ә х м ә т. Хәзер Талап бинен әсирләре.
И с ә н. Ирекле болан шикелле йөргән көннәр аз булды шул.
К о л ә х м ә т. Ирекле юлбарыс шикелле диен. Боланны, ахыр килеп, Талап сунарчылары ега. Ә без анын үз ялчыларын күпме ектык!
I- с а к ч ы. Әй сез, шым калыгыз! Югыйсә төннек тишекләрегезне үзем томалармын.
II- с а к ч ы. Тимә, сөйләшсеннәр.
Күпме генә гомерләре калды.
I- с а к ч ы. Әллә кызганасызмы?
II- с а к ч ы. Алар да адәм баласы ич.
I- с а к ч ы. Ьа! Бу «адәм балалары» өч атна буе бөтен Идел буен тетрәтеп торды. Күпме Морзаларнын дәүләтен бөлдерде. Оныттынмы әллә?
II- с а к ч ы. Андый хәтәр эшләр тиз генә онытыламыни!
И с ә н. Ишетәсенме?
К о л ә х м ә т. Үзәкләренә үттек.
И с ә н. Күпме ачларны туйдырдык. Күпме халык әз генә булса да ирек тәмен татып калды. Кыю идек.
К а р т. Иреккә чыккач, ир йөрәгенә кыюлык керә, улым.
И с ә н. Бабай, син — күпне күргән акыл иясе. Әйт, бөтен хыялларыбыз пыран-заран килдемени? Бөркетләр өч кенә атна иректә очып калдылармыни? Хәзер нишләргә?
I- с а к ч ы. Туктагыз дим, шакшы мәхкүмнәр! Тамагыгызга пычак кертәм бит.
II- с а к ч ы. Ярар инде. Сөйләшмәгәч тә нишләсеннәр сон... Алланын кызганыч бәндәләре.
К а р т. Сакчы хак әйтә, улым. Без хәзер — кызганыч бәндәләр. Кулларда богау, муеннарда элмәк.
К о л ә х м ә т. Шулай да нишләргә сон?
К а р т. Фәләгебезгә буйсынырга кала. Җиһаннын алтыны да, көче дә алар кулында.
И с ә н. Ә без?
К а р т. Без ялгыз бөркет идек. Ялгыз бөркет, гәрчә иректә очса да, ни кыла?
И с ә н. Без күп идек.
К а р т. Өч авыл. Алар белән бигә каршы чыгып буламы сон?
И с ә н. Чыктык ич, көрәштек!
К а р т. Көрәшебез файдасыз булды. Элек өч авыл торган урында хәзер хәрабә, көл оча. Өч авылдан исән калучылар —
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
74
менә без өчебез.
И с ә н. Тагын йөз генә сугышчым булган булсачы шул чакта! Кыяксу кичүен сакласак, камый алмаслар иде. Йөз кеше җитмәде.
К о л ә х м ә т. Корал булса, болай да иманнарын укытыр идек. Чалгы - сәнәк белән ничек җинәсен.
К а р т. Бүтән колларны күтәрә алмадык. Бергә эш — берәгәйле. Ялгыз торнанын күзен карга чукый.
И с ә н. Ник мин Ташлы чишмә урманында көрәштәшләрем арасында ятмыйм?! Бергә сугыштым, әмма бергә үлә алмадым.
К а р т. Алар сине үлеләр арасыннан эзләп алды, улым. Ансыз иден.
К о л ә х м ә т. Фетнә башлыгын каршысына тотып китерүчегә би йөгерек аргамагын вәгъдә иткән.
I- с а к ч ы. Ә Зыянгир йөз башы, сезне үтерми-нитми кайтарып җиткерсәм, мина бер куй бирәчәк. На! Армай сезнен бугазыгызны кых иткәндә, мин симез куй боты кимереп, кымыз чөмереп ятачакмын.
II- с а к ч ы. Зыянгирнен хәзер дә нигъмәте җитеп ашкан. Ак чатырда куй тыгынып, кымыз эчеп ята. Әнә, күрәсенме, ит кайнаган казаннарны? Исе монда да җиткән шикелле, сизәсенме?
I- с а к ч ы (иснәнә). Әйе, әйе. Ка-равыл алмашырга күп микән әле?
II- с а к ч ы. Кү-үп...
И с ә н. Кыздыра. Дөньясын ян-дырырга тели, ахры.
К о л ә х м ә т. Бу нәрсәләр безне күләгәгә дә бәйләмәделәр ичмасам.
К а р т. Бөтенләй хәлем бетте. Башыма кызу капты . Бер генә йотым су!
И с ә н. Тагын иреккә чыксам күрсәтер идем мин аларга! Корбан булган дусларым өчен туйганчы үч алыр идем. Тагын бер ай, бер генә атна иректә йөрисе иде! (Тартыла.)
Юк, нык бәйләгәннәр, каһәрләр. (Тартыла.)
I-с а к ч ы (йөгереп килә). Кузгалма, кяфер заты! Шушы сөнге белән корсагынны чәнчермен.
И с ә н. Теге чакта... урманда тавышын ишетелмәгән иде. Батыр гына олан икәнсен... богаулы адәмнәр алдында дим.
I- с а к ч ы. Ә-ә, теленә салына-сынмы, патша дошманы! (Сөңгесен күтәрә.)
II- с а к ч ы (аны туктатып). Акы-лын бармы-юкмы?!. Аны үтерсән, би үз башынны чабачак бит.
I-с а к ч ы. Ыхх... Син аны мәеткә чутла инде. Исеме исән булса да — тиздән җаны чыгачак.
К а р т. Су, бер генә йотым су!
I- с а к ч ы. Карт көзән. Ташлы чишмәдә туйганчы эчмәденмени?
К о л ә х м ә т. Ялынма, бабай... Ичмасам агач күләгәсенә бәйләгез.
II- с а к ч ы. Әллө шулай итәбезме? Карт тәпиләрен сузмагае.
I-с а к ч ы. Сузса — баш китәрлек эш түгел. Гавам өчен бер тамак кимер.
И с ә н. Бабай, түзәргә тырыш. Киләчәккә көченне җыеп тор.
К а р т. Язмыштан узмыш юк. Озак газаплар күрсәтмичә тизрәк үтерсеннәр иде.
К о л ә х м ә т. Үлемнән куркасынмы сон, бабай?
К а р т. Юк. Фани дөнья рәтләнмәсме, рәтләнмәсме, дип, гомер буе ты - рыштым, көттем, өмет иттем. Рәтлән-мәде. Кияргә киемем, ашарыма ашым, баш төртергә үз почмагым булмады. Дөньядан туйдым. Үкенми китәм.
К о л ә х м ә т. Батыр йөрәкле син, бабай. Мин куркам. Ә син, Исән?
И с ә н. Мин үлемнен үзеннән курыкмыйм. Якты дөньяны ташлап китүдән куркам. Кояштан, ләйсән янгырлардан, салават күперләреннән, чәчәкләрдән, агачлардан, менә бу яшел яфрактан аерылуы кыен мина. Күзләрем аларны күрмәс, колакларым Идел дулкыннары шаулавын, күк күкрәүләрен, санду- гач-күке тавышларын ишетмәс. Ә җир минем үлемемне, бер улынын югалуын сизмәс тә, мин бардагы шикелле сызылып таннар атар, кызарып кояш баер, җилләр исәр, кошлар чыркылдашыр, балыклар уйнар. Кешеләр көләр, елар. Ә мин гүр куенында ятырмын. Гүрем тар, салкын булыр, тып-тын булыр...
I-с а к ч ы. Гүр иясе булсан, куаныр иден. Гәүдәнне котырган этләргә атмасалар...
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
75
И с ә н. Без инде хәзер үк котырган этләр кулында.
I- с а к ч ы. На!.. Гүрдә күрәсенне күрсәтеп куйыйммы, байгыш?
II- с а к ч ы. Жилкенмә әле. Без аларны кыйнарга түгел — сакларга куелган. Әй, тизрәк урынына бас. Кыймылда инде, атан ташбака түгелдер бит. Күрәсенме кем килә? Би кызы.
Жырлый-җырлый Гөлзирәк керә. Кулына чәчәкләр тоткан.
Г ө л з и р ә к. Вәсимә, Раушания, монда килегез. Монда чәчәкләр күп.
Т а в ы ш. Хәзе-ер... Кош оясы таптым.
Г ө л з и р ә к. Нинди оя? (Сәх- нәдәгеләрне күреп.) Ай!.. Сез кем?
Йөгереп Вәсимә белән Раушания керә. Сәхнәдәгеләрне күргәч, чәчәкләрен ташлап кире чабалар.
В ә с и м ә , Р а у ш а н и я . Каравы - ыл!.. Шүрәле оясы... Ур - ман шүрәлеләре!.. Менгә якын!.. Үтерәлә-әр!..
Бераздан кыюланып, агач артларына поса-поса, боларны карый башлыйлар.
Р а у ш а н и я. Үзегез шүрәлегә дә охшамагансыз икән. Кеше шикелле.
И с ә н. Кем шүрәле дип әйтә?
Р а у ш а н и я. Мин түгел.
В ә с и м ә. Мин дә түгел.
Р а у ш а н и я, В ә с и м ә. Алай булгач кем сон?
Г ө л з и р ә к. Чынлап та әйтегез әле, кем сезнен кулларыгызга богау салды? Кем сез?
II-с а к ч ы. Шанлы һәм данлы биебезнен бер бите ай, икенче бите кояштай сөекле кызы, рөхсәтегез булса, бу фәкыйрегез җавап бирер иде?
Г ө л з и р ә к. Йә, батыр сугышчы, рөхсәт итәм, әйт!
II-с а к ч ы. Боларнын берсе — мәрхәмәтле әткәгезнен әмеренә буйсынмаган качкын — колларнын атаманы. Калган икесе — ярдәмчеләре. Без аларнын сугышчыларын кырып бетердек. Бу өчәвен, әсир төшереп, олуг би каршына алып кайтабыз.
I- с а к ч ы. Синен әткәннен вә ки Аллаһы Тәгаләнен явыз дошманы болар. Каты газаплардан сон тереләй җиргә күмеләчәкләр, яки дә балта белән башлары чабылачак.
В ә с и м ә. Мескен бәндәләр. Газапларын җинеләйт, Ходаем!
Р а у ш а н и я. Фәрештәләр канатлары белән каплап торсын.
Г ө л з и р ә к. Кәрванымнын сезгә кушылуына ике көн. Нишләп мин аларны бер дә күрмәдем сон?
II- с а к ч ы. Күзләренә ялгыш чалынып йөрәгенә шом төшмәсен дип, Зыянгир йөзбашы аларны ин арттан алып барырга гарыз итте. Тукталышларда ак чатырдан читтә тотарга боерды.
Г ө л з и р ә к. Безнен көтүләрне куып китәргә, ашлык амбарларыбызны басарга ниятләгән илбасарлармыни инде бу?
И с ә н. Елкы көтүегезне генә алып киттек. Бүтән теләкләребезгә ирешә алмадык. Үкенечкә калды.
Г ө л з и р ә к. Ә-ә, мин сине таныдым, углан. Син — Динтимер бакырчы улы Исән ич.
И с ә н. Хәтерен әйбәт икән, чибәр кыз.
Г ө л з и р ә к. Синен дә кулларын оста иде. Бакырдан койган көзгенне онытмадынмы?
И с ә н. Зурлавын өчен рәхмәт! Ул көзге чынлап та әйбәт иде.
Г ө л з и р ә к. Мин аны гел үзем белән йөртәм... Болар кемнәр?
К а р т. Мин, кызым — киезче. Гомерем буе тирмә киезләре, киез бүрекләр бастым.
Г ө л з и р ә к. Картаймыш көнендә бу һөнәреңне ташларга уйладыңмы? Күсәк тотып урман юлларына чыктыңмы?
К а р т. Тамагым туймасмы, дигән идем, кызым.
Г ө л з и р ә к. Ә син кем, егет?
В ә с и м ә. Атаманны син белсән, бу шүрәлесен без беләбез. Әйе бит, Раушания?
Р а у ш а н и я. Беләбез генә дисенме! Бу углан...
Г ө л з и р ә к. Сорамаганда, авызыгызга каз мае кабыгыз, кызлар.
К о л ә х м ә т. Мин Коләхмәт, көтүче.
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
76
Әткәннен колы. Димәк, синен дә колын.
Г ө л з и р ә к. Әткән кем?
К о л ә х м ә т. Ул да көтүче. Маткол исемле. Нәселебез белән коллар без. Исемнәребездән үк күренеп тора.
I- с а к ч ы. Әй йолдыздай нурлы йөзле гүзәл кыз, түбәнчелек белән кичерүенне сорыйм. Бу кяферләр белән озак сөйләшергә ярамый. Әт- кәннен фәрманы шундый.
К а р т. Су, су! Алла хакы өчен су бирегез!
Г ө л з и р ә к (кызларга). Тизрәк су алып менегез.
В ә с и м ә, Р а у ш а н и я. Кичер, Гөлзирәк, без куркабыз.
II- с а к ч ы. Рөхсәт итегез, мин дә сезнен белән барыйм?
В ә с и м ә, Р а у ш а н и я. Рөхсәт, рөхсәт, бик рөхсәт!..
Вәсимә, Раушания һәм II- сакчы суга китәләр.
I-с а к ч ы. Изге күнелле бие- безнен изге күнелле кызы, бу мәхбүсләргә су эчерергә ярамый. Могтәбәр биебезнен фәрманы шулай.
Г ө л з и р ә к. Хәзер могтәбәр би кызынын фәрманын тынла, сакчы.
Бу бабайны күләгәгә яткырырга кирәк. Ачкычларны бир.
I-с а к ч ы. Э-э, әй мәк чәчкәседәй алсу.
Г ө л з и р ә к. Йә!.. Мәк чәчкәседәй кызынын сүзен тынламаган адәмнәрне әткәм нишләтә?
I-с а к ч ы. Зинһар харап иттермә! Ачкычлар йөзбашы Зыянгирнын үз кулында.
Г ө л з и р ә к. Күз ачып йомганчы китереп җиткер!
I-с а к ч ы. Эт кебек чабам (чытып йөгерә.) Әй мәрхәмәтледән дә мәрхәмәтлерәк бинен Идел камышы шикелле нечкә билле кызы... Чабам...
И с ә н. Нишлисен син, Гөлзирәк? Бигә ишетелсә!
К о л ә х м ә т. Матурлыгы гына түгел, батырлыгы да бар икән Гөл- зирәкнен.
Г ө л з и р ә к. Исән, әле кунакта идем. Әткәм чакыртты. Түбәнтау би- енен улы килгән. Әткәм мине шуна бирә. Ни әйтерсен?
И с ә н. Ни әйтим! Бәхетле углан икән.
Г ө л з и р әк. Минем аны күргәнем дә юк.
И с ә н. Әткәннен үз уе бардыр.
Г ө л з и р ә к. Белмим.
И с ә н. Гөлзирәк! Алтын алмам!..
Г ө л з и р ә к. Исән батырым! Мин — ирекле кыз. Үлсәм дә мин ана чыкмаячакмын.
И с ә н. Рәхмәт, Гөлзирәк! Син чыннан да ирекле, кыю кыз, ә минем менә ирегем юк. Сәгатьләрем санаулы. Арабызда нинди упкыннар ятуын күрә торып сөйдем, йөрәгемне тыя алмадым. Кичер мине!
Г ө л з и р ә к. Син мине һаман да элеккечә сөясенме, Исән?
И с ә н. Сонгы сулышымны алган чакта да телемдә синен исемен булыр, Гөлзирәк, йөзенә туры карый алмыйм: матурлыгыннан күзләрем камаша. Сөям, бәгърем, сөям!
Г ө л з и р ә к. Рәхмәт!.. Аһ, киләләр дә. Сез бер нәрсәгә дә гаҗәпләнмәгез. Мин ни кушсам да карышмый үтәгез, яме?
И с ә н. Гөлзирәк!
Г ө л з и р ә к. Тсс!
Чиләк белән су тоткан II-сакчы күренә. Артыннан, аның коралларын күтәреп, Вәсимә белән Раушания.
Г ө л з и р ә к (картка су салып бирә). Эч, бабай.
К а р т. Рәхмәт, кызым, мен яшә! (Йотлыгып эчә.)
В ә с и м ә. Уф, бу яр ай-яй биек икән. Егылсан, Иделгә төшеп җиткәнче җанын чыгар.
II-с а к ч ы (коралларын киеп). Теге кая югалды, теге?
Г ө л з и р ә к. Ачкычка китте. (Исән белән Коләхмәткә су эчерә.)
II-с а к ч ы. Мин җүләрне кичер, сылу кыз, әмма Зыянгир йөзбашы.
Г ө л з и р ә к. Ана мин үзем әйтермен.
II-с а к ч ы. Тынлыйм һәм буйсынам.
И с ә н. Суын өчен рәхмәт, көч-куәт кереп китте. Хәзер үземне иректәгедәй батыр итеп сизәм. Бу чылбырлар да булмаса...
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
77
Г ө л з и р ә к. Әмма Зыянгир алдында бик батыраерга тырышмагыз. Ул да, безнен бөтенебез шикелле, иелгән башларны ярата.
К о л ә х м ә т. Анлашыла. Тик сез ни уйлагансыздыр бит.
Г ө л з и р ә к. Тсс!
Хәле беткән юан Зыянгир белән I-сакчы керә.
З ы я н г и р. Уфф-ыфф!.. Аяк астында туфрак булыйм... Уфф-ыфф!.. Бөтен җирне актарттым... Кая киттеләр, дим...Уфф-ыфф!.. Аллага мен шөкер, югалмаганнар...Уфф-ыфф...
Г ө л з и р ә к. Кайгыртып йөрүен өчен рәхмәт, Зыянгир әфәнде. Әтиемә сине мактарга уйлап торам әле.
З ы я н г и р (шатланып һәм ялагай-ланып). Уфф-ыфф!.. Мен-мен рәхмәт яусын сина, дөньяда тине булмаган гүзәл кыз! Мин — турылыклы колын. Һәр теләген — минем өчен изге.
Г ө л з и р ә к. Бу карт әсирне кояш сукмагае. Әллә күләгәгә кү- черәргә боерасызмы?
З ы я н г и р (икеләнебрәк). Һм, уфф! Ничек дип әйтим... Ул инде би дошманы дисәк...
Г ө л з и р ә к. Әтиемә, авыр булса да, Зыянгир әфәнденен унганлыгы арка-сында исән калдылар , диярмен инде .
З ы я н г и р. И акыллы кыз, үзем дә нәкъ шуны уйлап тора идем. Килүем дә шунын өчен иде. Әй сакчылар, ошбу картны күләгәгә күчерергә боерам!
I һ ә м II-с а к ч ы. Тынлыйбыз һәм буйсынабыз.
Зыянгир билендәге кәмәреннән чишеп ачкыч бирә. Сакчылар картны, чылбырдан ычкындырып, күләгәгә яткыралар. Ачкычын Зы- янгирга кире бирәләр, Вәсимә белән Раушания аларга булыша.
К о л ә х м ә т. Бу Зыянгирнын ке-шеләргә гел зыяны гына тияме дисәм
— файдасы да эләгеп куя икән.
И с ә н . Үз файдасы өчен көчәнә бит.
З ы я н г и р (алларында кылычын бутап әтәчләнә). Әй, сез, тыныгыз гына чыксын, телегезне кисеп агач ботагына эләрмен, ишәк углы ишәкләр.
Г ө л з и р ә к (колакларын тотып). Ай, батыр Зыянгир, нинди сүзләр сөйлисен!
В ә с и м ә. Фи! Аксөяк сүземе бу?
Р а у ш а н и я. Фи!
З ы я н г и р. Түбәнчелек белән баш орам, кичер, бөтен Болгар пат-шалыгындагы бердәнбер монтадир бинен бердәнбер зирәк кызы! Эһем... Ишәк дип әйтү уемда юк иде... Ишәк урынына бүтән сүз уйлап тора идем... Эһем... Һич ишәк түгел иде... Уфф
— ыфф... Ишәк дин, ә...
Гомуми көлү.
I- с а к ч ы. Хи-хе~хи-хе...
II- с а к ч ы. Хо-ха-хо-ха...
З ы я н г и р (сакчыларга җикеренеп). Үрә кат... Э-э-э... Иш... иш... Һм, һм... Лач... лачыннар!..
В ә с и м ә , Р а у ш а н и я. Бусы менә — йөзбашы сүзе.
З ы я н г и р. И кызларнын асыллары, күнелемне эреттегез... Ә сез көлеп калыгыз: тагын ике көннән көлә дә, елый да алмассыз, диваналар.
И с ә н. Анысыннан курыкмый- быз. Сезнен ише диваналарны асылга, ефәккә төреп, акыллы адәмнәрне ачка тилмерткән гаделсез дөньясына төкереп көлә-көлә китәбез.
З ы я н г и р (ярсып). Ы-ы-ы... Хәзер үзем көлдерәм, канлы яшегезне йота-йота көләрсез... Гаскәр!
I һ ә м II-с а к ч ы. Тынлыйбыз һәм буйсынабыз!..
Г ө л з и р ә к. Зыянгир әфәнде, болары да күз алдында тормаса иде. Карт янына чыгарсыннар.
З ы я н г и р. Гаскәр, карт янына чыгарып чылбырлагыз! (Ачкыч бирә,)
С а к ч ы л а р. Тынлыйбыз һәм буйсынабыз.
Исән белән Коләхмәтне чыгарып кире керәләр.
Г ө л з и р ә к. Зыянгир әфәнде, яз бәйрәмендә бөтен мәргәннәрне
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
78
җингәнсен. Үзен шуны телгә дә алмыйсын. Тыйнак кеше икәнсен, Зыянгир әфәнде.
З ы я н г и р. И дөрес әйттен, акыллы кыз — син йөргән сук- макнын туфрагы булыйм — бик тыйнак мин, мәмләкәтебездә беренче тыйнак, икенче андый тыйнак юк.
Г ө л з и р ә к. Бәйге хакында безгә дә сөйләсән иде!
В ә с и м ә. Әйе шул, сөйлә әле, сөйлә!
Р а у ш а н и я. Куй шул тыйнак- лыгынны, оялма!
З ы я н г и р. Нәфис аягыгызга кигән башмак булыйм. Яз бәй - рәмендә мине Уразай Малик кунакка чакырды. Әче баллар да, пылау, казылык ише нәрсәләр дә, йөзем вә хәлвәләр дә күп булды. Сорнайлар кычкыртып, барабаннар кагып, кубыз, курай уйнатып, кәнизәк кызлар белән күнел ачтык... Уфф!.. Тирә- яктагы Саръя башлыкларынын, би-морзаларнын асыл угланнары бик күп җыелган иде. Хәтта ки Бөек Болгар шәһәреннән белгуар кияве дә килгән иде...
Өченче көнне бәйге ачылды. Ура- зай Маликнен төпчек кызы җинеп чыккан угланга үзенен аккош канатыдай йомшак куллары белән чиккән менә шушы энҗе кәмәрне бүләк итәчәк иде. (Билендәге кәмәрен күрсәтә.) Менә ошбу кәмәрне, менә минем нәфис билемдәге кәмәрне... Ыхх!..
К ы з л а р. И-и, биграк матур, бигрәк затлы кәмәр икән!..
С а к ч ы л а р. Мона угланнын да угланы гына лаек. Мактау һәм дан безнен бөркет күзле, тимер куллы йөзбашына!
З ы я н г и р. Кит, җирәнгеч кол. Энҗесен тартып өзә яздын бит... Үрә кат! Урынына-а атла-а! Бер-ике, бер-ике... Кхы...
Г ө л з и р ә к. Зыянгир әфәнде!..
В ә с и м ә. Аксөяк димәссен, фи...
Р а у ш а н и я. Әйе шул. Фи...
З ы я н г и р. Кичер, акыллы бие- безнен гөл шикелле саф кызы, энҗе башмагыннын бер бөртек энҗесе булыйм. Дәвам итәргәме?
Г ө л з и р ә к. Әлбәттә!
В ә с и м ә. Әлбәттә!
Р а у ш а н и я. Әлбәттә!
З ы я н г и р. Менә бәйге ачылды. Өч көн, өч төн барды. Җәя чынлавыннан, ук сызгыруыннан колаклар тонды, җәя тартып бармак тиреләре кубып төште. Бөтен затлы угланнар арып егылып бетте. Дүртенче көнне иртәнге намазга азан әйткән чакта сызык янында мин генә басып калдым.
В ә с и м ә. Щундый акыллы, матур мәргән киявен булса иде. Эһ...
Р а у ш а н и я. Эһ...
С а к ч ы л а р. Мактау һәм дан Зыянгир йөзбашына!
З ы я н г и р. Алтын балдагыгыз- нын асылташ кашы булыйм, чибәр кызлар... Гаскә-әр, үрә кат! Алга атла! Бер-ике, бер-ике. Каршыма тукта! Бер-ике. Кире беткән и... и... иш... һым... Сакчылар, нишләп хатыныгыз каршында торган шикелле тыныгыз чыкмый? Мине мактаганда тамагын ертылганчы акыр! Ягез, тагын бер! Бер, ике...
С а к ч ы л а р . Мактау һәм дан без- нен дөньяда бер батыр йөзбашыбызга!
З ы я н г и р. Кычкырыбрак, сөнгеле карачкылар!
С а к ч ы л а р . Мактау һәм дан без- нен дөньяда бер батыр йөзбашыбызга!
З ы я н г и р. Катырак!
С а к ч ы л а р. Мактау һәм дан безнен дөньяда бер батыр йөзбашыбызга!
З ы я н г и р. Хәзер ярыйсы. Һәр төштә, һәр чакны шулай акырып йөрегез. Үрә кат! Алга-а ат-ла! Бер-ике, бер-ике... Гаскәр, тук-та! Гаскә-әр, борыл! Бер-ике. Үрә кат!
Г ө л з и р ә к. Шуннан ни булды?
К ы з л а р. Әйе, әйе, бәйге ничек тәмамланды?
З ы я н г и р. Шуннан Уразай Мәликнен төпчек кызы бөтен кәрра алдында алтын чәркәгә салып мина бал бирде. Чәчәк шикелле иреннәрен тибрәндереп «Эч, юлбарыстай көчле, лачындай үткен күзле Мәргән!» — диде. «Биш-алты йөз углан арасында син генә мина лаек», — диде. Яна торган җир ташы кебек кара күзләреннән нур бөркеп елмайды. «Алтын чәркән булыйм, и гүзәлләр гүзәле!» — дидем дә төзләнеп балны әчеп җибәрдем. Шул чакта бөтен Идел буе: яшә, Зыянгир, дип кычкырып, шаулап-гөрләп, күнда- вылбазлар
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
79
кагылып, зорна-курайлар уйнап торды.
Шуннан ул нәфис билемә шушы энҗе кәмәрне бәйләде. Бөтен Идел буе тагын шау итеп, күндавылбазлар дөпелдәп, торналар чыелдап торды.
Г ө л з и р ә к. Егет икәнсен!
К ы з л а р. Яшә, асыл егет!
С а к ч ы л а р. Мактау һәм дан Зыянгир йөзбашына!
З ы я н г и р. И саба җиледәй йомшак тавышлы кыз, күтәрден күнелемне, калфагынны чиккән ука җеп булыйм... Гаскәр! Бер-ике, берике... Үрә кат!.. Ы-ых!..
Г ө л з и р ә к. Осталыгынны без дә күрсәк иде?
З ы я н г и р. Бәйгеләшергә асыл зат угланнар юк бит.
В ә с и м ә. Бу берсе озын, берсе кыска урман шүрәлеләре ярар бәлкем?
З ы я н г и р. Гаскәр!.. Шушылар белән?.. Үрә кат!.. Мин?.. Бер-ике, бер-ике... Тук-та!.. Һы-ы...
Г ө л з и р ә к. Әгәр мин бәйгедә җинүче оланга үз кулларым белән салып бал бирсәм?
В ә с и м ә (йөгереп кувшин белән бал алып керә). Менә, би үзе генә эчә торган затлы бал.
Р а у ш а н и я (йөгереп чәркә алып керә). Менә шул затлы балны салып эчә торган көмеш чәркә.
Г ө л з и р ә к. Мин әллә Ура- зай Мәликнен төпчек кызыннан ямьсезрәкме, тимер йөрәкле Зыян- гир?
С а к ч ы л а р. Мактау һәм дан тимер йөрәкле Зыянгирга!
З ы я н г и р. И тан алсуыдай алсу битле кыз, колагындагы алтын алканнын ае булыйм. Ул бала синен башмагына үкчә итәргә дә ярамый.
Г ө л з и р ә к. Әтиемнен дә колагына искәрермен — «Зыянгир йөзбашы бик игътибарлы булды», диярмен.
З ы я н г и р. Баш өсте. Идел камышыдай зифа буйлы кыз. Әүвәл үзем атып күрсәтим. (Ук-җәясен көйләп.) Усактагы саесканны күрә- сенме? Хәзер урман гайбәтчесенен җанын җәһәннәмгә җибәрәм. (Угын төзи.)
Р а у ш а н и я. Әй, әй... Җан иясе бит. Әрәм итмә. Әй, көш, көш!.. Гомере бар икән — очты. Мәмләкәттә беренче мәргән икәнсен, саескан утырган ботакка тигез!
З ы я н г и р. Тыйнакка күрә генә мактанмый йөрим... Һы... (Ата.)
К ы з л а р. Тиде! Ботакнын очын алып китте. Яшә, мәргәннәр Мәргәне!
С а к ч ы л а р. Мактау һәм дан Мәргәннәр Мәргәненә!
Г ө л з и р ә к. Минем кулымнан бал эчәргә лаек углан.
(Чәшкегә бал агызып бирә.)
Көмеш чәшке төпләрендә —
Алма кисәкләре бар.
Җырлап бирәм, эчеп җибәр —
Тәнгә сихәтләре бар.
З ы я н г и р. Җилкәндәге шәль-яулыгыңның ука чугы булыйм, гыйззәтле би кызы. (Эчеп җибәрә.)
Г ө л з и р ә к. Инде сакчылар белән алышып кара.
З ы я н г и р. Колын булыйм... Сакчылар, үрә кат!.. Алга-а а-ат-ла! Бер-ике, бер-ике. Ту-ук-та! Борр-рыл! Ук-җәянне ал! Көйлә! Төзә! Ат!
К ы з л а р (көләләр). Тимәде. Бер ук өстән, икенчесе астан очты. Хи-хи-хи...
З ы я н г и р. Бүлтерек бәрәннәр. (Ата.) Күрдегезме, ботак очын тагын кыйды.
К ы з л а р. Кыйды, кыйды. Мен яшә!
С а к ч ы л а р. Мактау һәм дан ботак очы кыючыга!
В ә с и м ә (чәшкегә бал сала, җырлап Зыянгирга бирә.)
Эч әле, егет, эч әле,
Эчкәнеңне күрәем.
Синең өчен мин үләем,
Хак язганны күрәем.
З ы я н г и р (эчә). А-а-а, корсагымны ут шикелле яндырып төшеп китте. Ут төрттеләрмени. Шәпле тай кебек мангайга типте.
Г ө л з и р ә к. Зыянгир йөз башы, Идел буенда синнән оста бүтән Мәргән юкмы?
З ы я н г и р. Мона хәтле күзләрем күрмәде, тавышын колакларым ишетмәде.
Р а у ш а н и я. Андый Мәргән бар.
З ы я н г и р. Кем ул?
Г ө л з и р ә к. Исән атлы углан.
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
80
З ы я н г и р. Кайда ул? Китерегез, атышабыз.
Г ө л з и р ә к. Ул монда, Зыянгир әфәнде. Богауда, әсир.
З ы я н г и р. Ә-ә-ә... Ы-ы-ы. Булмый. Ничек инде мин кол белән бәйге кылыйм? Сарай әһле йөземә төкерер, диванга кертмәс.
Г ө л з и р ә к. Әти, гаскәр башлыгына кемне билгелик, дип кинәшкән иде . Синенчә ничек, Зыянгир әфәнде, бу урынга кем лаек булыр икән?
З ы я н г и р. Эһе-һе-һе, хи-хи... Кем дип... Син йөргән сукмак читендәге нәфис чәчәк булыйм... Шәһри Болгар патшасының зиһене бар синдә... Хи- хи-хи... Бар инде андый кеше, бар... һм... Сакчылар, халык дошманнарын тизрәк бире китерегез! Биебезнең Чулпан йолдызыдай кызы боера.
С а к ч ы л а р. Тыңлыйбыз һәм буйсынабыз.
Бер чылбырга теркәлгән әсирләрне алып киләләр.
З ы я н г и р. Богауларын салдырыгыз!
Сакчылар әсирләрнең богауларын салдыра, алар, берни аңламыйча, гаҗәпләнеп торалар.
З ы я н г и р. Карт түмгәкне чит- кәрәк куегыз, боларына ук белән җәя бирегез!
С а к ч ы л а р. Тыңлыйбыз һәм буйсынабыз. (Ук-җәяләрен салып бирәләр.)
Г ө л з и р ә к (кулларына корал эләккәч ярсыган егетләрне тынычландырырга ашыга). Зыян- гир әфәнде, сезнең белән атышып карамакчы була. Мин үтендем. Ул тыңлады. Сез дә тыңлагыз.
З ы я н г и р. Йә, адәм әтрәкләре, киер җәяңне!
Г ө л з и р ә к. Юк, ышанмыйм, тидерә алмаслар.
В ә с и м ә. Уклары бер терсәк читтән китәчәк.
Р а у ш а н и я. Әйе, әйе.
К о л ә х м ә т. Эх, моны усак богагына түгел — черек төпкә атасы иде. (Ата.)
И с ә н. Әз генә түз! (Ата.)
К ы з л а р. Тимәде, тимәде. Уклары бөр төрсәк читтән китте!
С а к ч ыл а р. Ха-ха-ха, хе-хе-хе...
З ы я н г и р. Әйттем бит. Менә ничек атарга кирәк. (Ата.)
К ы з л а р. Тиде, тиде. Ботак очын тагын кыеп төшерде. Өч тапкыр рәттән.
Р а у ш а н и я. Бу чәркә дә сиңа насыйп икән. (Җырлап бирә.)
Эчеп җибәр салганын,
Сорама кайдан алганын.
Эчеп җибәрсәң салганын, Баса йөрәк янганын.
З ы я н г и р. Рррәхмәт!
Г ө л з и р ә к. Бу сөрхәнтәй сакчыларга да әзрәк бирикме әллә? Кем сугышчылары дисәң, Зыянгир йөзбашы сугышчылары бит.
З ы я н г и р. А-а-а...А-а-а...
Г ө л з и р ә к. Нәрсә?
З ы я н г и р. А-а-а... а-аяк астыгызда туфрак бул-бул-булыйм... Туй-туйганчы чөмерсеннәр.
В ә с и м ә. Мәгез, сөрхәнтәйләр, туйганчы чөмерегез!
I- с а к ч ы. Сакта торганда... (Ияк астына чиртә.) кәгәргә рөхсәт ителми. (Савытны тарта.)
II- с а к ч ы (савытны үзенә тар-тып). Дөрес, теге нәрсә үзе бик нык тыя, чәнчелгере.
Г ө л з и р ә к. И Ходаем, әллә синең боерыгыңны тыңламаска итәләр инде?
З ы я н г и р. Итәләр? Кем итә, нәрсә итә?.. И-ы-ы. .. Эч!
С а к ч ы л а р (шатланып). Тың-лыйбыз һәм буйсынабыз!
З ы я н г и р. Үрә кат? Ку-лы-ңа чәркәне тот! Күтәр! Эче-еп җибәр!.. Бер-ике, бер-ике... Чәркәне тагын суз! Күтәр ! Тагын чиртеп куй!.. Берр-ике...
В ә с и м ә . Чөмерегез, чөмер, Зыян- гир саранбай үзе сыйлап торганда...
З ы я н г и р. Чәр-чәркәңне тагын суз! Күтәр! Йотып куй!.. Мин сине!.. Бер-ике, бер-ике... (Үзе дә марш атлый башлап.) Теләгең үтәлде... Бер-ике, бер-ике...
Г ө л з и р ә к. Әтигә синең оста Мәргән икәнеңне бик ныклап әйтермен инде.
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
81
З ы я н г и р. Минем шикелле икенче оста Мәргән әле анасыннан да тумаган.
С а к ч ы л а р. Мактау һәм дан әле анасыннан да тумаган Зыянгир йөзбашыңа!
Г ө л з и р ә к. Без дә сиңа җыр- лап-биеп күрсәтер идек.
З ы я н г и р. Бие соң... җы- җырла...
Г ө л з и р ә к. Думбра юк. Сакчыларга боерсаң, йөгереп алып килерләр иде.
З ы я н г и р. Думбра? Ә-ә думбра!.. Гаскәр, йөгереп кил!.. Бер-ике, бер-ике...
Сакчылар, игътибар итмичә, марш атлап үзара сөйләшәләр.
З ы я н г и р. Гаскәр, йөгер!
I- с а к ч ы (кул селтәп). Тик тор әле, аптыратма! Син бит минем иң якын дустым, шуны беләсеме!..
II- с а к ч ы. Тукта, мин сөйлим әле... Мин синең өчен җанымны ярып бирәм... Кая, бер үбим әле үзеңне. Иел әле, иел!..
Марш атлый-атлый кочаклашып үбешәләр.
З ы я н г и р. Гаскәр, ур-урманга чап!
I- с а к ч ы. Чап та чап дип аптыратты бит бу нәрсә. Әллә чыгып тагын берәр чәркә зәмзәм эзләп карыйбызмы?
II- с а к ч ы. Әй баш та үзеңдә. Әйдә. Йөзен күрмәс идем шушы бирәннең, тфү!.. (Кочакла - шып җырлый - җырлый чыгып китәләр.)
Биек тауларның башыннан, абзыем, Күренә әрлән оясы, җаныем.
Михнәте күп, рәхәте юк, абзыем, Утта янсын дөньясы, җаныем.
Г ө л з и р ә к. Уф!.. Моны чылбырлап куегыз инде.
Зыянгирның кулларына богау салалар, агачка чылбырлап куялар. .
З ы я н г и р. Ә? Сез кем?.. Кая барабыз?.. Юк, мин бүтән эчмим... Кара әле, хатынны чакыр әле...
Г ө л з и р ә к. Авызына чүпрәк тыгыгыз.
К о л ә х м ә т (Зыянгирның авызына җилән итәге тыга). Менә щулай. Хатын кирәк булдымыни! Кая, бу нәстәкәй берәр чәркә калмадымы?
В ә с и м ә. Калды, йә эч!
К о л ә х м ә т (эчә). У-ух... Тагын берәрне түнтәрсән, атыңны оныттырыр.
И с ә н. Гөлзирәк, исемне җыя ал-мыйм, ничек уйладын син моны?
Г ө л з и р ә к. Ярату әллә ниләр уйлата, бакырчы егет.
И с ә н. Батыр кыз син, Гөлзирәк.
Г ө л з и р ә к. Мин кәрванымны сезнең юлга бордым. Сезне бу урында ике көн көтеп тордык.
В ә с и м ә. Ни уйлавын башта безгә дә әйтмәде.
Р а у ш а н и я. Куркуымнан үлә яздым. Йөрәгем «леп-леп» килә. Серен аңлый башлагач кына хәл керде.
К а р т. Оланнар, озак юанмый- сызмы!
И с ә н. Дөрес, бабай, ычкынырга вакыт. Рәхмәт, кызлар. Хушлашыйк, Гөлзирәк!
К о л ә х м ә т. Рәхмәт, кызлар - җанкайлар! Без дә хушлашыйк, Вәсимә!
Р а у ш а н и я. Ичмасам бәләкәй сакчы да китеп югалды. Әйдә, бул- маса — булган икән, без дә саубуллашыйк, бабай.
Г ө л з и р ә к. Исән, мин синең белән китәм. Бергә. Бу хәлләрдән соң атам сараена кайта алмыйм!
И с ә н. Син бу сүзләрне әйткәндә, мин үземне дөньяда иң бәхетле егет дип уйлап тордым. Рәхмәт, сиңа, әмма минем янда сиңа бик кыен булыр.
Г ө л з и р ә к. Синсез миңа тормыш юк. Күктә кояш, Җирдә якты көн юк. Калдырма мине батыр егет! Башымны кайгыга салма. Мин мәхәббәтемнән башка читлектәге сары сандугач шикелле сарыга сабышырмын.
Без бу куркыныч илдән еракка- еракка китәрбез. Чит илләргә, тыныч җирләргә. Бәхетле булырбыз.
И с ә н. Гөлзирәк! Патша биләр безне кешегә чутламыйча чабып, асып торган чакта, әти-әниләр, апа-сеңелләр ярдәм сорап ялварып торганда — ир егетнең җаны түзәрме? Ат менеп, кылыч уйнатыр углан тыныч җир эзләп китәрме!
Г ө л з и р ә к. Ходаем! Мин сине әле генә бер элмәктән йолып алдым. Икенчесенә үз ихтыярың белән башыңны
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
82
тыгасыңмы?
И с ә н. Ташлы чишмә урманын- дагыларны берәү дә йола алмас инде. Алар каны үч алырга өнди. Мине яу көтә. Үз яныма тагын көчле йөрәкле, тимер күкрәкле кыю угланнарны җыярмын. Минем кулларым богауны татыды, а-а-а, ирекнең тәмен беләм мин хәзер!.. Хуш, Гөлзирәк!
Г ө л з и р ә к. Ни күрсәк бергә күрербез. Шатлык килсә — уртак булыр, үлем җитсә — җаныбыз бергә чыгар.
И с ә н. Гөлзирәк, синең күкрәгеңдә ир-егетләр йөрәге. Син — кыю кыз.
Г ө л з и р ә к. Кәм үзсүзле кыз.
И с ә н. Киттек, Коләхмәт дус, киттек, бабай!
К о л ә х м ә т. Киттек. (Зыянгир- га.) Шөкер ит, бу юлы исән каласың. Әмма намуслы яу кырында бергә-бер очрашырга Ходай күрсәтмәсен.
К а р т. Йә, хушыгыз, оланнар! Изге юлыгыз уң булсын, теләгегез үтәлсен. Очлы уклар читләтеп үтсен, өстегезгә кылычлар күтәрелсә, фәрештәләр канатлары белән капласын. Яу кырында егылсагыз, онытылмассыз. Халык өчен гаеп китте дип, без оныкларыбызга, алар үз оныкларына сөйләр. Бәетләр әйтер, сагынып җырлар... Фатыйха, оланнар!
И с ә н. Изге теләкләрең өчен рәхмәт, бабай!
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
К о л ә х м ә т. Аерыласынмыни, бабай?
Б а б а й. Аерылам, оланнар. Тәнемдә аргамак иярләрлек җегәрем, кулымда сөнге күтәрерлек көчем беткән. Бу аһ-зарлы җирләрдән ераграк китеп, калган гомеремне борчусыз үткәрәсем һәм җиһан белән тыныч кына саубуллашасым килә. Хушыгыз! (Китә.)
Е г е т л ә р, К ы з л а р. Хуш, бабай!.. Хәерле юл!.. Рәхәттә яшә!.. Без сине онытмабыз!.. (Кул болгап озаталар.)
Г ө л з и р ә к. Безнен атлар куак артында тышауланган.
И с ә н. Ашыгыйк, дуслар. Иркен сахраларга, саф җилләр кочагына! Яна көч, яна угланнар җыярга!
К о л ә х м ә т. Хуш, күз нурым. Мин синен янына алтын башлык, ука бишмәт киеп, булат кылыч тагып кайтырмын. Сина бер янчык энҗе бүләк итәрмен.
В ә с и м ә. Ьн мактанчык егет, әллә мин сездән каламмы!
К о л ә х м ә т. Миннәнме, җаный?
В ә с и м ә. Синнән! Гөлзирәктән ничек калыйм, ди. Әйе бит, Раушания?
Р а у ш а н и я. Әйе шул. Әллә кайларга ничек ялгыз җибәрик! Бергә уйнап-көлеп үстек — бергә үләрбез.
И с ә н. Үләргә түгел, — җинәр- гә!
Чыгалар. Атлар чабып киткән тавыш ишетелә. Зыянгир азаплана торгач, авызыннан үзенең җилән итәген төкереп чыгара.
З ы я н г и р.
Йә Зөләйха! Каный сәнең дәрдең, малы-ың, Зиба буең, озын сачың, нечкә билең? Тулган ай тик балкыр иде сәнен йөзең, — Сән ул хальдән бу халгә дөшдең имди-и-и?!.
Пәрдә
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Би сарае. Пәрдә ачылганда Талап би өстәл янында кәгазьләр карап тора. Йөзендә шатлык. Ләкин ул бик тиз борчылу белән алмашына. Би уйланып сарай буенча йөри. Әйберләрне ала, куя, тагын өстәлгә иелә, тәрәзәләрдән барып карый, Җамалбикә керә.
Җ а м а л б и к ә. Әткәсе!
Т а л а п (сискәнеп). Ә?
Җ а м а л б и к ә. Борчыласын, әткәсе, йөрәгендә кайгын бар.
Т а л а п. Нинди кайгы?
Җ а м а л б и к ә. Белмим. Түбән- тау биенен улы Мирзашәех килгәнгә ике көн булды. Бәйрәмнәр ясарга, күнелен ачарга иде. Кияү буласы углан бит.
Т а л а п. Күнелем бәйрәм теләми. Дөрестән дә борчылыбрак торам.
Җ а м а л б и к ә. Ник, әткәсе?
Т а л а п. Гөлзирәк кайтырга чыктык дип, бер чапкын җибәрде. Бүтән юк. Хәзер кайда ул? Ник хәбәре юк, аптырыйм.
Җ а м а л б и к ә. Минем дә йөрәгем урыныннан купкан. Илләр- 88 җирләр болганып торган заман. Теге фетнә басылдымы сон инде?
Т а л а п. Басылды. Зыянгир йөзбашы ул инсафсыз колларны Ташлы чишмә урманында камап атлы гаскәре белән таптап, кырып бетерде.
Җ а м а л б и к ә. Ходайга шөкер икән.
Т а л а п. Ул да, ин әшәке өч колны богаулап кайтыйм, дип чапкын чаптырды да, кичәле-бүгенле чапкыннар күренми. Бу эш тә шикләндерә.
Җ а м а л б и к ә. Зыянгир кулына бер эләксәләр — ычкындырмас. Кансыз вә комсыз адәм. Комсызлыгы аны усал, кыю итә. Иминлектер.
Т а л а п. Шунын өчен мин ана алтын саплы кылыч бүләк итәргә ниятлим. Күрше биләр Талапнын байлыгын күрсеннәр, хезмәтчеләрен ничек олылаганын белсеннәр.
Җ а м а л б и к ә. Әйбәт уйла- гансын.
Т а л а п. Зыянгир, аны алгач, тагын да тырышып хезмәт итәчәк, Кол-хезмәтчеләргә тагын да усал булачак. Ә кара халык мине түгел — Зыянгирны каһәрләячәк.
Җ а м а л б и к ә. Эшне нечкә йөртәсен, әткәсе. Минем акыллы бием! (Иркәләнә.)
Т а л а п (иркәләп). Купшы бикәм! Бу
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
84
акыллы биеннен башында зур уйлар туып тора әле. Берничә елдан «Минем падишаһым!» дияргә туры килмәсен.
Җ а м а л б и к ә. Барына мен шөкер, әткәсе. Булмастае хакында хыялланмыйк.
Т а л а п. Ә мин хыялланам. Сүземне сүз итәр өчен малым да, җаным да кызганыч түгел. Кил әле бире. (Өстәл янына киләләр.) Күрә- сенме?
Җ а м а л б и к ә. Төшенеп җитмим. Ниндидер кәкре сызыклар.
Т а л а п. Бу кәгазьгә безнен биләмәләр сызылган. Урман-бо- лыннар, елга-күлләр — һәммәсе дә. Безнен Югарытау дәүләте уч төбен- дәгедәй күренеп тора.
Җ а м а л б и к ә. Ә-әй, шулай икән. Менә шәһәр, менә елга борылып киткән. Авылларга чаклы төртке-төртке итеп куйган.
Т а л а п. Монысы Түбәнтау бие- нен дәүләте. Безгә терәлеп тора. Би картайган, озак яшәмәс. Улы Мирзашәех безнен сарайда. Кияү булырга тора, төшенденме?
Җ а м а л б и к ә. Төшенеп җитмим, әткәсе.
Т а л а п (ярсый башлап). Көннәрдән бер көнне би җан бирә. Авыр туфрагы җинел булсын, Аллаһы әкбәр. Урынына безнен сөекле кияү менеп утыра. Анладынмы?
Җ а м а л б и к ә. Безнен сөекле кияү... әйе... кияү...
Т а л а п (ярсып). Ул яшь, тәҗрибәсез. Мин тотам да, яхшылап сөйләшеп, риза булмаса, гаскәремне җибәреп урыныннан бәреп төшерәм — «өф!» итеп. Ике җирне бер итәм. Талап бинен дәүләте икеләтә арта, көчәя. Аннан бүтән биләр чыштыр-дап карасыннар. Мин аларны берәм- берәм йота барам. Халыкларын кол итәм, биләрен чыбыркы астырып көтү көтәргә җибәрәм. Ха-ха-ха!.. Анлыйсынмы?..
Җ а м а л б и к ә. Әткәсе!.. Акылына кил, әткәсе!..
Т а л а п. Ха-ха-ха!.. Мин үз акылымда. Шуннан, көч һәм гаскәр җыйгач, шәһри Болгарга — белгуар- нын үзенә сугыш белән барам. (Йодрыкларын йомарлап.) Җимерәм, кырам, яндырам, мәет белән бөтен мәмләкәтен каплыйм, каннан күлләр ясыйм. А-а-а, кеше башларыннан таулар өям. Болгар-тәхетенә үзем утырам... Мин — ана лаек кеше! Мин, мин, мин генә!.. Белденме, мин... Хәзерге белгуарны бер көймәмә ишкәкче итеп чылбырлап куям. Ишсен, ха-ха-ха!.. Йөртсен Талап патшаны!.. Ха-ха-ха...
Җ а м а л б и к ә (куркып). Әткәсе! Йә, Алла, үзен сакла!
Т а л а п. Мин — падишаһым, син — ханым-солтаным! Ха-ха-ха... Аннан сон минем атлы гаскәрем вису халыкларын изеп-сытып ташлар, кара болыт булып Буртаслар җиренә бәреп керер. Тагы да арырак китәр, арырак!.. Ха-ха-ха... Мин бөтен Идел- нен, бөтен җирнен... (Кулларын җәеп җирне кочаклагандай итеп күрсәтә.) Бөтен җирнен хуҗасы булырмын, Ха-ха-ха, ха-ха-ха... Нәр мәмләкәт, һәр патша минем аяк астымда аунап ятыр... Ха-ха-ха... Ә мин... Мин... мин!.. Ха-ха-ха, ха-ха-ха... Мин!..
Җ а м а л б и к ә. Әй Ходаем... Әткәсе, әткәсе!.. Тукта дим, җитәр. Кеше дәүләтенә нәфсесен сузган адәм үзенекеннән дә мәхрүм кала... Әй Ходаем...
Талап бинең экстазы үтә. Кинәт алмашынып, хәлсез адымнар белән барып урынына утыра. Башын алдына салып уйлана.
Т а л а п (әкрен). Казначы!
Җ а м а л б и к ә. Казначыны чакырыгыз!
Казначы керә. Билен бөгеп би янына килә. Каршысына тезләнеп, башын иеп хәрәкәтсез кала.
Т а л а п. Безне олуг дәүләтебезнең мал-байлыгы кызыксындыра!
К а з н а ч ы. Гомерен озын булсын, олуг биебез! Дәүләтен, Ходайның ярдәме белән, сәгатьләп арта. Болгар илендә ин бай буласы көнен, инша Алла, якын.
Т а л а п. Амин!
Җ а м а л б и к ә. Хуҗанын күне- ленә сүзләрен ошады, казначы.
Т а л а п. Көтүләребез иминме? Төрлекчеләребез безгә әүвәлгечә ихлас белән хезмәт итәме?
К а з н а ч ы. О, тәнен сырхау күрмәсен, игелекле би! Көтүләрен, Ходайга шөкер, чебен-черки хисабында ишәя. Аларны йөртергә иркен сахра-кырлар тараеп бара. Терлекчеләрен, рәхәт
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
85
тормышларыннан бик тә канәгать булып, сина хәер- фатиха кылып гомер сөрәләр... Кичә бер коба тананын койрык шәрифе өзелеп чыккан иде. Көтүче колны камчы белән орды. Иллә карыш- мак та кол икән: гөнаһым юк, дип елый-елый карышып үлеп китте. Ә коба тананын койрыгы, Ходайга мен шөкер, сихәтләнде.
Т а л а п. Аллага шөкерләр итеп.
Җ а м а л б и к ә. Бу сүзләренне дә би хуп күрде, казначы.
Т а л а п. Игенчеләребез, һөнәр-челәребез вә бүтән адәмнәребез үз шөгыльләрендәме, күнелләре туг-рылыктамы?
К а з н а ч ы. Игенчеләр, Алладай күргән биебез өчен үлсәк эшләп үләбез, дип, көндез кояшта, төнлә ай яктысында һаман басуында хезмәт итәләр. Ямаулы чикмән авылы адәмнәренен сина хөрмәтләре бигрәк олы. Без чокырларга яшергән ашлыкларын алып чыкканда, зур куанычларыннан күнелләре тулып,чыр-чыр елашып калдылар.
Т а л а п. Ямаулы чикмәндәге тугры хезмәтчеләребезгә безнен рәхмәтебезне җиткер. Янә биш чокыр ашлыкларын алып кайт.
Җ а м а л б и к ә. Олуг биен алар- ны үзенен мөбарәк игътибары белән кабат куандырырга тели,
Т а л а п. Әйе, куанышып гомер итсеннәр.
К а з н а ч ы. Дөя кәрваннарын шәһри Болгар базарында бик табышлы сәүдә итеп кайтты. Бал, балавыз, кырпы балыгы җилеме, сусар, кеш, ас, кондыз, кызыл һәм кара төстәге «бортас» төлкеләре, кама, тиен ише җәнлек-җанвар тиреләре, күн әйберләр, ук саплыклары, бүрекләр, аяклы мал алып барган идек. Гарәбстан сәүдәгәр- ләреннан алтын-көмеш, ахак-фирәзә һәм гәрәбә, Иран сәүдәгәрләреннән кыйммәтле ташлардан төрле бизәнү әйберләре алдык. Кытайлардан бронза көзгеләр, төрле төстәге зиннәтле ефәкләр алмаштык. Парча, келәм, бөркәнчек, комган, борыч, йөзем җимеше, ир һәм хатын-кыз коллар, чикләвек ише нәрсәләр дә байтак алынды.
Җ а м а л б и к ә. Туй нәрсәләре- нен күбесе хәстәрләнгән икән, Алла боерса!
Т а л а п. Боерса! Боера торгач, шактый боерып ташлаган икән Аллан! Мина пыяла беләзек белән тәһарәт комганы түгел — Дамаск корычы, франк кылычлары, тимер киемнәр кирәк. (Урыныннан сикереп торып, ярсып йөренә.) Алтын кирәк мина, алтын, алтын... алтын!.. Алтын белән булат, кылыч алдында бөтен галәм тез чүгә. Алтын белән булат кылыч — дөньянын хөкемдары. Шулар миндә булса — мин хөкемдар, мин, мин... мин!.. Ха-ха-ха!.. Мин хөкемдар булырмын!.. Мона ирешү өчен һичнәрсәне, һичкемне, хәтта Алланын үзен дә кызганып тормам... Ха-ха-ха... Ха-ха-ха!.. Минем алтыннарымнын шәүләсе патша- биләрнен күзләрен сукырайтыр, акылдан шаштырыр. Минем атлы гаскәрем булат кылычларын чайкап дошман дәрьясына каршы чапканда, тояк тавышларыннан таулар җимерелер, елга-күлләр чайкалып ярларыннан түгелер... Ха-ха-ха, ха- ха-ха!.. (Казначыны күтәреп алып муеныннан буа,) Мина алтын кирәк, алтын, алтын... алтын! Аны алу өчен, кесәсендә бер мыскал алтыны булган бәндәләрне менә шушы кулларым белән менә шушылай итеп мин үзем буачакмын. Төшенденме, кол?
Казначы сүз әйтә алмый, буылып тыпырчына. Талап аны этеп җибәрә. Кинәт сүрелә. Шашкын ярсуы бер дә булмагандай юкка чыга. Әкрен генә «алтын, алтын!» дип кабат - лый-кабатлый, сүлпән генә килеп урынына утыра. Башын күкрәгенә салып уйга кала.
Җ а м а л б и к ә (аның аркасыннан сыйпый). Әткәсе, әткәсе! Булыр, Аллаһы боерса, җанын теләгәне булыр.
Т а л а п. Бүтәннәрнен җанын алып, үз җаным теләгәнне эшләрмен. Казначы, дәвам ит!
Казначы идәндә аунап ята. Кур-куыннан ияге төшкән, авызы ябылмый. Үзен очкылык тота.
Җ а м а л б и к ә. Казначы, ишетә- сенме? Сина биен эндәшә.
К а з н а ч ы (бер кулы белән иягеннән, икенчесе белән баш түбәсеннән этеп авызын яба. Бинең аяк очынарак килә. Моннан соң да аны вакыт-вакыт
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
86
очкылык тоткалап тора). О, сараен алтын тәнкәләр белән тулсын! Кичә бер гаскәрен Нократ җирләрен талап, ганимәтләр алып кайтты. Бер чүлмәк алтын тәнкәне печатьләп казнана куштым.
Т а л а п. Ә-ә, алтын!.. Әйбәт!.. Гаскәргә безнен күнелебез булганын җиткер. Кеше башына яртышар чүмеч әче бал бирергә, борай боламыгы пешерергә куш, туйганчы ашасыннар... Дәвам ит, казначы!
К а з н а ч ы. Тагын елкы вә дәхи сыер көтүе, ир һәм кыз коллар бар... Берсе... берәве...искиткеч... Менә... (Бикәгә карый,)
Т а л а п (кызыксынып). Йә, йә!..
Казначы торып бинең колагына сөйли. Куллары белән хатын-кызларның гәүдә, бил-күкрәк рәвешен күрсәтә.
Җ а м а л б и к ә (ачуланып). Нәрсә пышылдашасыз анда? Казначы, бикәнә дә сөйлә!
Т а л а п.. Әнкәсе, монда бикә биме, әллә менә мин би биме? Без дәүләт серен серләшәбез.
Җ а м а л б и к ә. Иркенләп сөйләшегез, күз өстегездә тормыйм. (Пырылдап чыгып китә.)
Т а л а п. Әнкәсе!.. Эһем... Без ул... з-э-з... тайны, әйе, әйе, тайны бүген кич үзебез кереп карарбыз. Әйбәт дисен инде, ә?
Казначы баш бармагын күрсәтә.
Эһем... Бик мәслихәт... Күнелле хәбәрләрен өчен сине бүләклисебез килә, казначы. Бер көтү савым сыеры бирикме, әллә бер янчык алтынмы?
К а з н а ч ы (шатланып) . И юмартларнын юмарты, мәнге яшә!
Т а л а п (уйланып). Юк, синен сыерларын болай да күп, ә алтын безнен үзебезгә кирәк. Без сина йә бер чибәр кәнизәк, йә бер сафьян читек бирик.
К а з н а ч ы. 0 биләр бие, рәхмәт яусын!
Т а л а п. Юк, кәнизәкне син барыбер сатып җибәрерсен, ә сафьян читек киеп син кая барасын! Гел безнен сараебызда хәтфә палас өстендә йөрисен. Ин әйбәте без сина бер алтын акча бирик!
К а з н а ч ы. Байлыгын артсын, юмарт би!
Т а л а п. Бисмилла иррахман иррахим! Мә әле, тот әле. (Кесәләрен актара.) Бәй, яныбызда акчабыз юк икән бит. Бәлкем үзеннеке бардыр?
К а з н а ч ы (акча көтеп кулын сузып торган җиреннән аптырашка калып). Ә?.. Юк шул... Әй. бар, бар! Менә. (Талапка тәнкә бирә.)
Т а л а п (тәнкәне карап). Алты- ын!.. Нихәтле кодрәт синдә, алтын!.. Казначы, мин аны үземдә калдырам. Синең төсең итеп тотарга... Бар, чыгып эшеңә тотын.
К а з н а ч ы (аптырап). Ә?.. Ә алтын тәңкә?!.
Т а л а п. Бар, бар, эшеңдә бул.
К а з н а ч ы. Тыңлыйм һәм буйсынам. (Читкә,) Каһәр генә суккан адәм икәнсең! (Алтын тәнкәдән күзен алмыйча арты белән чигенә- чигенә чыгып китә.)
Җамалбикә керә.
Җ а м а л б и к ә. Йә?!
Т а л а п. Нәрсә йә?
Җ а м а л б и к ә. Ни әйтте ул колагыңа?
Т а л а п. Бик әйбәт байтал куып кайттылар, күз салсаң иде, диде.
Җ а м а л б и к ә. Алдакчы! Кыз белән байталны аермаска мин! (Читеген салып бигә орырга килә.) Менә күрсәтим әле байталны!
Т а л а п (урыныннан төшеп кача). Әнкәсе, дим, бикә!.. Билләһи тай иде... Әлләлла!.. Озын сачлы, ягъни озын яллы...
Куышып йөриләр.
Җ а м а л б и к ә. Мә, мә тагын! Кызыңның туе булырга тора, оят кирәк, карт айгыр!
Т а л а п. Әлләллә!.. Айгыр түгел — яшь тай... Хадимнәр күрер...
Җ а м а л б и к ә. Казначы ләгънәтне шәһәрдән кудыртам. Уф!..
Т а л а п. Ярамый, бикәм, аңгыра булса да чут эшен әйбәт белә. Уф!..
Җ а м а л б и к ә. Гөлзирәк белән Зыянгир йөзбашыннан чапкын килде. Бүген көтегез, дигәннәр. Уф!..
Т а л а п. Уф!.. Мондый күңелле хәбәрне баштук әйтәсең калган. Читек
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
87
салып интеккәнче. (Иркәли.)
Җ а м а л б и к ә (иркәләнә).
Шул гадәтеңне һаман ташламыйсың. «Озын сачлы» колыныңны сатам.
Т а л а п. Сат, бикәм, сат.
Утыралар. Җамалбикә читеген кия.
Җ а м а л б и к ә. Куанычлы хәбәр да алынгач, Мирзашәехнең күңелен ачасы иде.
Т а л а п. Кияүгә болай да күңелсез түгелдер әле, кәнизәклар тирәсендә кайнаша шикелле.
Җ а м а л б и к ә. Кияү үк түгел ич.
Т а л а п. Булмаса — булыр. Җәтмәгә башы кергән балыкның койрыгы да кермимени? Мин аның нечкә кылларын тартып карыйм әле. Син чыгып торсаң да ярар. Сый әзерләт. Кияүне монда чакыр.
Җ а м а л б и к ә. Нечкә кылларын каты тартып өзеп җибәрмә. (Чыга.)
Т а л а п. Курыкма, өзмәм. Дошман адәмнәрнең башларын бик күп өзсәм дә, файдасы тиярдәй күренгән кешеләрнең кылларына да кагылмыйм... Ә теге озын сачлы, йомшак тәнле колың белән кети-кети уйнау насыйп булмады, күрәсең. Кызганыч, сатып олактырыр. (Өстәлдәге кәгазьләрне төреп куя.)
Мирзашәех керә.
М и р з а ш ә е х. Шанлы бигә кечелекле сәламем булсын!
Т а л а п. Вәгаләйкемәссәлам! Утыр, асыл углан!
М и р з а ш ә е х. Рәхмәт! Сезнең алда басып тору да бәхет.
Т а л а п. Сүзләрең күңелебезгә ошады. Вакытың ничек үтә, ямансу түгелме? Дәүләт эшләре белән мавыгып, сиңа тиешле игътибар бирә алмадык.
М и р з а ш ә е х. Мондый сарайда, мондый гүзәл җирдә ямансуларга мөмкинме соң! Ә мин — табигать баласы, табигатьне яратам.
Т а л а п. Илебез, суыбыз күңелеңә хуш килсә, без шат.
М и р з а ш ә е х. Илебез сезне өзелеп яратучы ир-егетләргә, суларыгыз балыкка-кошка, сәхра-кырларыгыз киек-җәнлекләргә мул икән. Кичә ауга чыгып бер кыр кәҗәсе аттым.
Т а л а п. Гүзәллеккә тине булмаган икенче бер кыр кәҗәсен дә атарга ниятлисен икән, ниятлә, ниятлә! Әле чапкын килде. Кызым Гөлзирәк бүген сарайда булачак.
М и р з а ш ә е х. Бу куанычлы сүзләрдән зиһенем таралды. Ниһаять, мин чибәр Гөлзирәкне
— рөхсәтегез булса — кәләшемне күрәчәкмен.
Т а л а п. Бездән рөхсәт!
М и р з а ш ә е х. Дәүләтенен иге- чиге булмаган олуг би, якты бәхетем тулы түгел, бер читен кара күләгә каплап тора.
Т а л а п. Без боерабыз, сөйлә!
М и р з а ш ә е х. Кәләшем мине яратыр микән сон? Яратмаса нишләрмен?
Т а л а п. Эшләмәссен. Безнен кызыбыз безнен сүздән чыга торган кыз түгел. Без кушсак — яратыр.
М и р з а ш ә е х. Рәхмәт, олуг би! Күзләрем ачылып, тирә-ягым нурланып китте.
Т а л а п. Әйе, кәләш алгач инде күзләрне бераз ачыбрак йөрсән дә ярый... Безне икенче нәрсә кызыксындыра: кәләш белән кайда яшәргә ниятлисен?
М и р з а ш ә е х. Кадерле әткәем үэ яныннан җибәрергә теләми. Олы сарайда яшәрсез, ди. Мин үзем, яна сарай салдырып, аерылып чыгуны артыграк күрәм.
Т а л и п. Ни сәбәптән, сөйлә
— боерабыз!
М и р з а ш ә е х. Әткәем дәүләт эшләре белән мәшгуль. Илчеләр, сәүдәгәрләр кабул итә, мәҗлесләр үткәрә. Кич тынычлык күрми, мин андый шөгыльләрне анламыйм да, яратмыйм да. Күнелем сәхра-болын- нарга тарта.
Т а л а п. Алай икә-ән, алай икә- ән. Син әле яшь, асыл углан, күп хәлләрне анлап бетермисен. Без сезгә әткәннен олы сараенда калырга кинәш итәбез.
М и р з а ш ә е х. Кинәшегезгә төшенеп бетмим, олуг би.
Т а л а п. Безнен дөрес сүзебезгә үпкәләмә — Түбәнтау дәүләтенен куәтле бие бик олыгайды, оҗмах ишекләренә якынаеп килә. Шундый чакта төпчек улынын сарайда яшәве гаҗәпме?
М и р з а ш ә е х. Сезнен акылыгыз киләчәкне бик ерактан күрә, зирәк би. Әмма сарайда минем олы абыем бар бит.
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
88
Т а л а п. Гореф буенча, әткәсе урынын төпчек ул били.
М и р з а ш ә е х. Абый биләсен. Мина дәүләт тә, казна да, гаскәр дә кирәк түгел. Мин ана кызыкмыйм.
Т а л а п. Кызыкканын ни?
М и р з а ш ә е х. Тыныч тормыш. Идел буенда, урман-кырларда дус угланнарны җыеп кубыз чиртеп, думбра уйнап уен-көлкеле мәҗлесләр ясауга ни җитә! Кәм тагын...
Т а л а п. Әйтеп бетер!
М и р з а ш ә е х. Шунда кәнизәк кызлар җырлап торса да әйбәт була.
Т а л а п. Км. Озын сачлылар- мы?
М и р з а ш ә е х. Әйе.
Т а л а п. Км. Кәләш куенын күргәч, кәнизәкләр белән кирәгеннән артык мавыгырга, кәеф-сафа кылырга кинәш итмибез.
М и р з а ш ә е х. Хәл кадәренчә бу кинәшне тотарга тырышырмын, олуг би.
Т а л а п. Сүзләреннән шул беленде: канатларын лачынныкы түгел икән — югары оча алмассын.
М и р з а ш ә е х. Болытларга күтәрелгән күп лачыннар, канатлары каерылып, җиргә егыла, би. Ә җирдә яшәгән җиргә егылудан курыкмый.
Т а л а п. Әмма гомеребезнен алдагы көннәрендә эшләнәчәк эшләр- нен куанычы бу борчуны җинел юкка чыгара.
М и р з а ш ә е х. Сүзләрегез хак, олуг би, киләчәктә эшлисе эшләребез күп әле.
Т а л а п. Ә хәзер бераз күнеле- безне ачсыннар. Янәшәбездән урын алырга рөхсәт итәбез, яшь углан.
М и р з а ш ә е х. Рәхмәт, олуг би! (Утыра:)
Т а л а п (кулга кул суга). Музыка! Биючеләр!..
Музыка башлана. Атылып рухлар чыга. Рухлар биюе башкарыла. Алардан соң ак ефәктән киенгән кызлар чыга. Музыка үзгәрә. Рухларның шау-шулы, барабанлы һәм быргылы тигезсез музыкасын Идел суыдай салмак Һәм моңлы вальс алыштыра. Җырчы кыз җырлый, башкалар бииләр.
Кызлар вальсы
Җ ы р ч ы.
Алмагачка чыклар төшкән, Аны сандугачлар эчкән — Күрәсеңме, егеткәй?
Минем күңелем сиңа төште, Исемнән чыкмыйсың һич тә — Сизәсеңме, егеткәй?
Чәчәк аткан алмагачлар,
Чут-чут сайрый сандугачлар — Тыңладыңмы, егеткәй?
Ул да тыңлый торгандыр дип,
Мине уйлый торгандыр дип, Уйладыңмы, егеткәй?
Яз — гыйшыклар үбешкән чак, Егет-кызлар күрешкән чак — Беләсеңме, егеткәй?
Челтер-челтер чишмә ага, Чибәр кызлар суга бара — Килерсеңме, егеткәй?..
Музыка бетә. Жырчы һәм биючеләр чыга.
Т а л а п. Хәзер без сина могҗизачы күрсәтәбез. Хәерсез кол теләсә кемнен тавышы белән сөйли һәм дә ки теләсә кем сурәтенә керә.
М и р з а ш ә е х. Мин бичараны кичерегез, олуг би, ул кол сезнен үз сурәтегезгә кереп тәхетегезгә менеп утырмасын.
Т а л а п. Борчылма, би улы. Ул безнен тәхетебезгә менәргә өлгергәнче, без анын үзен башсыз сурәткә кертербез. Ха-ха-ха!..
М и р з а ш ә е х. Ха-ха-ха... Сез дә могҗизачы икәнсез, олуг би.
Ишек артында шау-шу, көрәш башлана. Зыянгирның: җибәрегез, мин бәхетсез колны хуҗам янына кертегез, хуҗамнын аяк астында җаны чыксын, а-а-а», — дигән тавышы ишетелә
Т а л а п (көлеп). Әнә, әйттем бит — хәйләкәр кол Зыянгир йөзбашы- нын тавышы белән акыра.
Дүртаякланган Зыянгир күренә. Шыңшый-шыңшый Талап би янына килә. Аның артыннан куркынган Жамалбикә керә. Хадимнәр, хадимәләр ишек төбенә җыелалар.
З ы я н г и р. А-а-а-а, үз кулларын белән үтер, Мөбарәк би!..
Талап (урыныннан күтәрелеп). Син кем? Зыянгир йөзбашы сурәтенә кергән
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
89
могҗизачымы, әллә чынлап та Зыянгир йөзбашы үземе?
З ы я н г и р. Үзе, үзе... А-а-а...
Т а л а п. Кем — үзе?
З ы я н г и р. Үзе. Зыянгир — йөз- башынын үзе.
Т а л а п. Ни булды, сөйлә!
З ы я н г и р. А-а-а!..
Т а л а п. Тизрәк сөйлә, каһәр суккан адәм!
З ы я н г и р. Идел кыясы янында ялга туктагач, бер атлы гаскәр һөҗүм итте...
Җ а м а л б и к ә. Кызым!.. Ул кайда?..
Т а л а п. Нинди атлы? Ниткән гаскәр?
З ы я н г и р. Фәрманына буйсынмаган колларнын без белмәгән икенче гаскәре... А-а-а...
Җ а м а л б и к ә. Кызым!.. Гөл-зирәгем!.. Тизрәк әйт, ул ни хәлдә, исәнме?
З ы я н г и р. Гөлзирәкне дус кызлары белән әсир итеп алып киттеләр... А-а-а...
Җ а м а л б и к ә. Әсир итеп!.. Йә Алла!.. Йә Алла!.. Ха-ха-ха!..
Жамалбикә һушы китеп ауганда, Мирзашәех тотып кала. Хадимнәр Жамалбикәне күтәреп алып чыгалар.
Т а л а п (хәлсезәнеп урынына утыра, башы күкрәгенә салынып төшә). Бикә!..
3 ы я н г и р. Алар меңнән артык иде. Без юлбарыс шикелле сугыштык, Кяфер гәүдәләре белән Идел яры тулды, каннарыннан дулкыннар кызарды. Мин берүзем илле кешене дөмектердем.
М и р з а ш ә е х. Йөзбашына мактану килешми.
З ы я н г и р. Фетнәчеләрнең егерме бишен кырып салдым.
Зыянгир сорау белән өч бармагын күрсәтә. Мирзашәех, ярый, дигән мәгънәдә баш кага.
З ы я н г и р. Мин үзем генә дә аларның өч баһадирын чәнчедем.
Талап кинәт сикереп тора. Кылычын күтәреп шашкан кыяфәттә Зыянгир өстенә бара. Зыянгир дүртаякланып әкрен-әкрен чигенә. Сүзсез сцена.
М и р з а ш ә е х (араларына кереп, Талапнын кулларыннан тота). Кичерегез, мәрхәмәтле би!
Т а л а п. Алла кичерер , ә мин бу шакшыны кичермим. Үз кулларым белән башын кисеп этләргә ташлыйм.
М и р з а ш ә е х. Сезгә сүзем бар.
Т а л а п. Сөйлә, боерабыз!
М и р з а ш ә е х. Гөлзирәкне тизлек белән коткарырга кирәк.
Т а л а п. Киңәшең ни, би улы?
М и р з а ш ә е х. Моның өчен гаскәр, көч кирәк.
Т а л а п. Дәвам ит!
М и р з а ш ә е х. Ул көч менә бу адәмнәрдә. Акыллары чамалы булса да, кулларында кыргый көч. Алар сезнең көчегез. Аларны үтереп үз көчегезне киметәсез.
Т а л а п. Йә, йә!
З ы я н г и р. Би улы дөрес әйтә.
Т а л а п. Тик тор, кызганыч җан.
М и р з а ш ә е х. Ул хәзер үк Гөл-зирәкне коткарырга чыгып китсен.
Үзе югалтты — үзе тапсын. Үтәмәсә — җәзасын алыр.
Т а л а п. Сүзләреңдә хаклык ишетәм, би улы.
З ы я н г и р. Мәрхәмәт, мәрхәмәт, хуҗам!?
Т а л а п. Гаскәребезнең башында шушы барсын дисеңме, акыллы углан?
М и р з а ш ә е х. Әйе.
Т а л а п. Йөз кешегә баш була алмаган мәҗнүн мең гаскәрне ияртә алырмы?
М и р з а ш ә е х. Сезнең каршыгызда әүвәлге дәрәҗәсен кайтару өчен бу адәм хәзер җәһәннәмнән шайтаннар биен дә өстерәп чыгарачак.
Т а л а п. Син, хөрмәтле би улы, без уйлаганча ук беркатлы угланга охшамыйсың. Әгәр без гаскәребез башына синең үзеңне куярга уйласак?
М и р з а ш ә е х. Мин дә кәләшемне коткарырга бүген үк китәм. Әмма гаскәр белән түгел.
Т а л а п. Әйтеп бетер, боерабыз!
М и р з а ш ә е х. Башта йөзба- шына әмерегезне бирегез.
Т а л а п. Тор, кол!
З ы я н г и р. Мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе, изге күңелләрнең...
Т а л а п. Әгәр сөекле кызыбыз өч көннән яныбызда утырмаса, вә яки фетнә башлыкларының кул- аягына кабат богау
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
90
салынмаса сине юлбарыслар читлегенә ташларга боерачакмын.
З ы я н г и р. Сөекле кызыгыз өч көннән яныгызда утырыр.
Т а л а п. Бар, ашык, йөзбашы, быргылар кычкыртып, күндавылбаз- лар сугып гаскәрне күтәр!
З ы я н г и р. Тыңлыйм һәм буйсынам! (Ашыгып чыга.)
Т а л а п. Инде сүзеңне дәвам ит!
М и р з а ш ә е х. Бу дөньяда теләгеңә ирешим дисәң, өч нәрсәгә таянырга кирәк. Аның беренчесе — көч. Арыслан көчле булмаса бар җанвар- киекләрне тетрәтеп торыр идемени?
Т а л а п. Дөрес. Икенче таяныч ни?
М и р з а ш ә е х. Әмма, олуг би, кайчакларда көчле арыслан сыймаган тишектән төлке үтә. Икенче таяныч — хәйлә.
Т а л а п. Монысы да дөрес, хәйләсез дөнья файдасыз.
М и р з а ш ә е х. Инде сонгысы — мәхәббәт. Көч һәм хәйлә чигенгән җирдә мәхәббәт җинә. Сөйгәненнен бер күз карашы үлене терелтә, шулай ук анын бер сүзе терене үтерә. Гыйшык эше ак шәһәрләр сала, чүлләрдә күлләр казый, тигез җирдә таулар өя, ил тутырып җимеш һәм ашлык үстерә. Гыйшык эше шулай ук илләрне бөлдерә, тәхетләрне җимерә, меннәрчә батыр угланнарын йөзгә- йөз китереп сугыштыра, суештыра, олуг би.
Т а л а п. Безнен көчебез ярсу ат менгән гаскәр, кылыч, сөнгеләр. Ул бүген, безнен әмеребез буенча, кан коярга китәчәк. Хәйләбез ни?
М и р з а ш ә е х. Сезнен зиндан базыгызда фетнәчеләр башлыгы Исән дигән угланнын әти-әнисе һәм сенлесе богауда утыра. Аларны нинди язмыш көтә?
Т а л а п. Базар мәйданында кайнап торган сумалалы казаннар көтә.
М и р з а ш ә е х. Казаннар астына утны һәрчак үрләтергә мөмкин. Бүген анын әтисен, богауларын салдырып, әмерегезне үтәсә, һәркай- сына ирек вәгъдә итеп улы янына җибәрергә кирәк. Гөлзирәкне, анын дус кызларын, кяфер башлыкларын сарайга китерсен. Аннан...
Т а л а п. Аннан казаннар астын дөрләтербезме?
М и р з а ш ә е х. Дөрес, олуг би.
Т а л а п. Өченче таянычны да әйт инде.
М и р з а ш ә е х. Гөлзирәк минем кәләшем. Мин бүген кич, кол кыяфәтенә кереп, фетнәчеләр арасына китәм. Кайнар мәхәббәтем качкын- коллардан үч алырга, сөйгәнемне алар тырнагыннан коткарырга ярдәм итәр, дип өметләнәм.
Т а л а п. Юк, кысыр борай башагы түгел синен баш. Карт тавыкка кинәш бирерлек күкәй була алгач, беркатлы түгел син, түгел, би улы.
М и р з а ш ә е х. Сүзләрегез күне- лемә май булып ятты, олуг би. Хәзер бакырчыны чакырырга кушыгыз.
Т а л а п (кул шапылдата). Хадимнәр, сакчыларга әйтегез — зиндан базыннан ир мәхбүсне китерсеннәр!
М и р з а ш ә е х. Ул карт риза булыр микән?
Т а л а п. Булмаса үзен әйткән хәйләне эшләрбез: хат яздырырбыз.
М и р з а ш ә е х. Укый-яза беләмени?
Т а л а п. Каян килеп колга хәреф тану! Хатны бөтиче язар, кул тамгасын салыр.
М и р з а ш ә е х. Сезнен башыгыз, хөрмәтле би, галим-затлар башы.
Т а л а п (канәгатьләнеп). Сүзләрен безгә ошады, би улы.
Богау чылтыравы ишетелә. Сакчылар Динтимерне алып керәләр. Ул куллары белән күзләрен каплап тора.
М и р з а ш ә е х. Син биләрнен бие каршында күзенне каплап торасынмы?
Т а л а п. Аларнын һәммәсе шулай итә — яктыга чыгаргач, күзләре чагыла, күрәсен.
Д и н т и м е р. Дөрес, хуҗа, зинданын бераз карангырак шул.
Т а л а п. Бакырчы, без сине һәм синен гаиләнне ашаттык, эчерттек, җиребездә куыш корып яшәргә рөхсәт иттек. Дөресме?
Д и н т и м е р. Дөрес, хуҗа.
Т а л а п. Шулай икән, безне начар би дип буламы?
Д и н т и м е р. Син бүтән биләрдән дә начар би түгел — шулар кебек, хуҗа.
Т а л а п. Син инде кемгә хәер- дога кылырга тиеш?
Д и н т и м е р. Өчебез дә зинданында
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
91
сина хәер-дога кылып ятабыз, хуҗа.
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
4. «К. У.» № 3 92
Т а л а п. Ә малаен?
Д и н т и м е р. Ул да изгелекнен кадерен белә торган углан. Богаулы кулларын күтәреп сина рәхмәт укый торгандыр.
М и р з а ш ә е х. Анын куллары богаулы түгел инде, бакырчы.
Д и н т и м е р (газаплануын сиздермәскә тырыша). Инде өлгер-дегезме?!. Балам!
Т а л а п. Ул иректә, бакырчы.
Д и н т и м е р. Иректә?!
Т а л а п. Әйе.
Д и н т и м е р. Ничек?
Т а л а п. Без анын богауларын салдырырга әмер иттек. Урманда калган берничә юлбасарны үгетләп хак юлга кертү өчен иреккә җибәрдек.
М и р з а ш ә е х. Ул моны эшләргә ант бирде.
Т а л а п. Вәгъдәсендә торса, без сезгә дә азатлык бүләк итмәкче идек, бакырчы.
М и р з а ш ә е х. Әмма ул антына хыянәт итте.
Т а л а п. Сараебызга кайтмады.
М и р з а ш ә е х. Зинданда газап-лануына би түгел, үз улын гаепле.
Д и н т и м е р (шатлыгын яшермичә). Димәк, Динтимер оясыннан очкан бөркет исән?!
Т а л а п. Исән!
М и р з а ш ә е х. Исән.
Д и н т и м е р. Димәк, җирдә Динтимернен дә нәселе калачак!
Т а л а п. Кала!
М и р з а ш ә е х. Кала.
Д и н т и м е р. Димәк, углан- нарнын бер күтәргән кылычлары төшмәгән әле. Хакыйкать исән икән әле, аны бөтенләй үк буып ташлый алмагансыз икән әле!
Т а л а п. Хакыйкать?
М и р з а ш ә е х. Нинди хакыйкать?
Д и н т и м е р. Тырнагыгыздан тагын ычкынганнар икән, дим.
Т а л а п. Сүзебезгә ышанмаска батырчылык итәсенме әллә, бакырчы?
Д и н т и м е р. Юк, хуҗа, үз улымны белгәнгә күрә генә әйтүем.
Т а л а п. Күндавылбаз һәм быргы тавышлары колагына керәме, бакырчы?
Д и н т и м е р. Керә.
Т а л а п. Инде менә бу тәрәзәдән сарай мәйданына кара, ни күрә- сен?
Д и н т и м е р. Гаскәрләрен сафка тезелә.
Т а л а п. Бу гаскәр Ходай кушуы, безнен әмеребез буенча, хәзер Идел урманына китәчәк.
М и р з а ш ә е х. Нәм синен фетнәче малаенны чылбырлап би каршысына китерәчәк.
Т а л а п. Ә без ин әүвәл малаен- ны, аннан кызын белән хатынынны синен күз алдында сумала кайнаган казанга әкрен-әкрен генә батырырга боерачакбыз. Картаймыш көнендә ялгыз башынны калдырмас өчен, үзенне дә көчекләрен янына ташлатачакбыз.
Д и н т и м е р. Менә бу сүзләренә ышанам, хуҗа.
Т а л а п. Әмма без үз хез - мәтчеләребезгә һәрвакыт йомшак күнелле булдык. Бу юлы да җан кыярга теләмибез. Хәзер үзенне дә азат итәргә әмер бирәчәкмен.
М и р з а ш ә е х. Ә син улын янына кит.
Т а л а п. Башкисәр качкыннарын таратсын. Кызымны һәм анын дус кызларын сарайга кайтарсын.
Д и н т и м е р. Кызынны?
Т а л а п. Әйе, безнен Гөлзирәк исемле сөекле кызыбызны.
Д и н т и м е р. Гөлзирәк сылу алар янындамыни?
М и р з а ш ә е х. Дин дошманнары аны әсир итеп тоталар.
Т а л а п. Алар белән син үзен дә улынны ияртеп сарайга кайт.
Д и н т и м е р. Шуннан сон ни, хуҗа?
М и р з а ш ә е х. Шуннан изге күнелле би бөтенегезне дә азат итәр.
Д и н т и м е р. Бер киткәч ник кире кайтырга? Хатыным белән кызымны да хәзер үк җибәрегез.
Т а л а п. Алар зинданда кала. Кайтмасагыз, җәзаланачаклар.
Д и н т и м е р. Кызым, әнкәсе... улым.. Менә нинди көннәргә төштем.
Т а л а п. Хәл иттенме?
М и р з а ш ә е х. Йә, уйладын- мы?
Д и н т и м е р. Нәрсәсен уйлыйсын, ул инде күптән уйланылган.
Т а л а п. Сөйлә, боерабыз!
Д и н т и м е р. Нәселебездән сатлык адәм чыкканы юк.
Т а л а п, М и р з а ш ә е х. Ничек?
Д и н т и м е р. Үз җанымны коткарам
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
4* 93
дип, улымны изге эшенә, дусларына хыянәт итәргә өнди алмыйм.
Т а л а п. Хатынын һәм кызын хакында уйла, тиле бакырчы!
Д и н т и м е р. Уйладым, хуҗа. Алар да сүземне хуплар.
М и р з а ш ә е х. Малаенны уйла!
Д и н т и м е р. Уйладым. Ул яшьтән үк кыю һәм хөр булып үсте. Мине анлар, башы бар.
Т а л а п. Ә безнен бер тырнак астына йөзәр инә кадый ала торган оста җәлладларыбыз бар.
Д и н т и м е р. Үлем ачысы хыянәтче ләгънәтеннән татлырак.
М и р з а ш ә е х. Бәхетсез адәм, үзенне дә, гаиләнне дә күрә торып утка тыгасын.
Т а л а п. Би улы, алтын бәһасе сүзләренне әрәм итмә. Мин бу киребеткән колны беләм. Безнен изге теләкләребезгә карышкан икән, нишләмәк кирәк — бик кызганыч булса да, җәзалаудан бүтән чара калмый. Хат язсыннар. Хатка каршы күнелебезгә хуш килердәй хәбәр алмасак, якшәмбе көнне, Аллаһы боерса, өчесен дә базар мәйданына алып чыгарбыз.
М и р з а ш ә е х. Сүзләрегездә акыл ишетәм, данлы би.
Т а л а п (кул шапылдата). Бөтичене чакырсыннар!
Бөтиче кереп баш ора. Бинең аяк очына утырып, каурый каләмен, кәгазь-карасын җайлый, язарга әзерләнә.
Т а л а п. Яз: «Сөекле угылым! Әткән, әнкән һәм сенелен — өчебез дә сина күптин-күп сагынычлы сәламнәребезне күндерәбез вә исән-иминлек, тәненә сихәтлек, озын гомер теләп, Аллаһы Тәгаләгә догалар кылып калабыз.
Сөекле угылым! Сәлам сонында шуны белдерәм, без бүгенгесе көндә бинен зиндан базында ябылып ятабыз. Якты кояш нурын күрмичә сукыраешып беттек инде. Әгәр дә мәгәр бу хат кулына кергәч тә, юлбасар качкыннарынны таркатып җибәреп, бигә баш орып кичерүен сорамасан, киләсе якшәмбедә безне базар мәйданында сумалалы казан-нарга батырып үтерәчәкләр.
Минем хакка, сина тормыш биргән кадерле әнкән хакына, үзенне өзелеп яраткан сөекле сенелен хакына безгә үлем газаплары күрсәтмә! Кайтмасан, без сине фатихабыздан мәхрүм итеп, ләгънәтләп үләчәкбез. Сонгы сулышыбызда телебездә сина бәддога булыр!..
Бинен көч-куәт чиксез. Булмастай эш өчен көчәнеп үзенне дә, безне дә һәлак итмә! Бу фани дөнья сез генә үзгәртә алырлык түгел. Алла кушмаган эш булмый. Кайт, улым! Кайтып гөнаһ эшләреннән тәүбә итеп биебезгә баш исән, ул, мәрхәмәт итеп, сине гафу кылыр һәм безне дә салкын зинданыннан җылы көн яктысына — иреккә чыгарыр. Кайт, угылым, берүк кайт, зар-интизар булып, канлы күз яшьләребез белән көтеп калабыз.
Бу хатны минем әйтеп торуым буенча сарай бөтичесе язды. Дөресләп тамгамны салдым. Амин!..»
М и р з а ш ә е х. Кадерле би, сез мине гаҗәп-хәйран итәсез!
Т а л а п (канәгать елмаеп). Би улы, дәүләт кадәр дәүләт белән идарә итүчегә бик күпне белергә кирәк. Бу эш теләсә нинди адәми затнын кулыннан килми.
Д и н т и м е р. Бу кадәр мәкер дә теләсә кемнен кулыннан килми, хуҗа. Исән угылымнын күнелен әткәсен һәм әнкәсен ярату хисе җинсә, һәм ул тозагына эләксә, нахакка түгелгән газиз каннарыбыз тотсын сине, хуҗа!
Т а л а п. Хатка бу ахмак колнын тамгасын куегыз!
Сакчылар Динтимернең бармагына кара буяп, аны хатка бастыралар.
Т а л а п. Күз алдымнан югалтыгыз!
Д и н т и м е р. Үзенә һәм нәселенә ләгънәт төшсен, би!
Сакчылар Динтимерне алып чыгалар.
М и р з а ш ә е х. Мина да җыенырга вакыт, олуг би.
Т а л а п. Юлынны ун итсен, бинен батыр угланы! Гөлзирәгемне коткарсан, теләгәненне сорарсын.
Зыянгир керә.
З ы я н г и р. Данлыларнын данлысы, шанлыларнын шанлысы гайрәтле би, гаскәр сафка басты, фатиханны көтә!
Т а л а п. Әйдәгез!
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
94
Чыгалар. Көчәя барган Күнда- вылбаз һәм быргычылар тавышы астында пәрдә ябыла.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
I күренеш
Идел буе. Каршыда текә яр. Аста Идел. Аргы якта урман-таулар. Уртада юан нарат. Нарат төбендә балта белән генә юнып ясалган өстәл, утырыр өчен агач төпләре. Пәрдә ачылганда тирә-якта сугыш тавышы.
Я р а л ы (сөңгесен сөйрәп аксый- аксый үтә). Ай, ай!.. Алла! Алла!.. Бетүем шушы икән... Алла!..
В ә с и л ә, Р а у ш а н и я. (Икенче яралыны култыклап ярдан төшеп китәләр). Хәзер абый, хәзер. Җәрәхәтләренне юып әйбәтләп бәй-ләрбез. Сызлавы щундук басылыр.
Я р а л ы (ыңгырашып). Укны... суырып чыгардыгызмы күкрәктән укны?
Р а у ш а н и я. Алдым, абый, алып аттым. Борчылма.
Я р а л ы. Борчылмассын...
Г ө л з и р ә к (өченче яралыны алып керә). Менә утыр шушында, егет. (Башын бәйли.) Сөнгеме?
Я р а л ы. Сөнге.
Г ө л з и р ә к. Ничегрәк булды сон?
Я р а л ы. Миләш куагы артыннан атылып чыкты мәлгунь. Карт әби янына олактырамы әллә, дип торам.
Г ө л з и р ә к. Курыктынмы?
Я р а л ы. Курыктым дип... Бик ул чаклы түгел... Үзем дә чалгым белән муенын эләктереп өлгердем. Башы үлән арасына төшеп тәгәрәп китте. Нәкъ кабак менә...
Г ө л з и р ә к. Уф үләм, сөйләмә.
Я р а л ы. Сине би кызы диләр, шул дөресме?
Г ө л з и р ә к. Дөрес.
Я р а л ы. Син алайса сараегызда җанын теләгән ризыкны ашаган- сындыр?
Г ө л з и р ә к. Әйе.
Я р а л ы. Җанын теләгән киемне дә киденме?
Г ө л з и р ә к. Кидем.
Я р а л ы. Җанын теләгән җиргә йөрденме? Теләсән йокладын, теләсән тордынмы?
Г ө л з и р ә к. Әйе.
Я р а л ы. Сон алай булгач ник безнен белән кьрмыскага талатып урманда ятасын?
Г ө л з и р ә к. Ә син үзен нишләп ятасын, егет?
Я р а л ы. Минме? Мине монда берәү дә камчылап эшкә кушмый. Мин монда туйганчы ашыйм, беләсеңме? Әле менә кичә ит ашадым. Ә минем гомеремдә ит кабып караганым юк иде. Бер елны морзаның этеннән талап алып сөяк кенә кимергән идем.
Г ө л з и р ә к. Син колмы?
Я р а л ы. Кол.
Г ө л з и р ә к. Монда бит ит кенә ашатмыйлар, сугышалар да. Үтереп куйсалар?
Я р а л ы. Үтерсәләр үтерсеннәр. Әмма кабат морза кырына кайтасым юк.
Арыган-талган Исән керә.
Г ө л з и р ә к. Исән!.. Ничек?.. Әйбәтме?.. Яраланмадыңмы?
И с ә н. Юк, Гөлзирәк. Уф-ф! Без аларны Иделгә куып төшердек.
Өстәлдәге чиләктән су ала. Ләкин эчәргә өлгерми. Сәхнә аша сугышчылар йөгереп үтә башлый.
С у г ы ш ч ы л а р. Камыйлар!.. Йә Алла!.. Болгар белгуарының атлы гаскәре килеп җитте... Качыгыз, качыгыз!.. Алдагы сакны таптап үттеләр... Качыгыз!..
И с ә н (каршы төшеп). Туктагыз, тукта!
С у г ы ш ч ы л а р (туктый башлап). Исән батыр, эшләр харап!.. Без бик аз калдык...
И с ә н. Коләхмәт кайда? Исәнме ул?
С у г ы ш ч ы л а р. Әле исән иде... Яшен суккан каен янында... аучыларны ияртеп белгавыр гаскәренә каршы
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
4* 95
йөгерде.
И с ә н. Ә сез, сез?.. Үз туганна-рыгызны ташлап качтыгызмы?
С у г ы ш ч ы л а р. Без ни... Алар күп... Болыт кебек...
И с ә н. Анда хәзер бер тотам аучылар мең дошманга каршы җан аямый сугыша. Ә сез, яу укларына күкрәк куясы батырлар, арка күрсәткәнсез. Батыр исеме харам сезгә!..
С у г ы ш ч ы л а р (оялып, хурланып). Без хәзер китәбез... Яндык... Су гына эчик тә...
Су эчәләр. Башкорт атлылары башлыгы Тимербай керә.
Т и м е р б а й. Кайһыгыз Исән батыр була?
И с ә н. Мин булам. Ә син кем, туган?
Т и м е р б а й. Бед — Агыйдел табагындагы башкорт ыруыннан. Минем исемем Тимербай. Морза игенселәрө. Ныбайлы утыз авылдашым менән һиңә кушылырга килгәйнек.
И с ә н. Рәхмәт, Тимербай, рәхмәт! Ярдәмегезне мәңге онытмабыз.
Т и м е р б а й. Рәхмәтенде һуныннан әйтерһөң, Исән батыр. Тирә-якта һугыш. Әмеренде бир — кайһы тарафка бәрәек?
И с ә н. Мена бу тарафта безнең сугышчыларны кысрыклыйлар.
Т и м е р б а й. Тыныс тор, Исән батыр, Мәргәннәргә ярдәмгә барып етәрбез. (Чыга. Сәхнә артында аның тавышы.) Атларга менәргә! Кы- лысларны кулларыгызга алыгыз!.. Алга, Урал таудың кыю бөркеттәре! (Ат тояклары тавышы. Башкорт атлылары һуй-һуйләп кычкырып сугышка керә.)
И с ә н (кылычын күтәреп) . Минем арттан, туганнар! Би сөңгеләренә күкрәк белән!
С у г ы ш ч ы л а р. Күкрәк белән, күкрәк белән!..
Г ө л з и р ә к. Исән!
И с ә н. Гөлзирәк!
Г ө л з и р ә к. Беләкләрегезгә көч, йөрәкләрегезгә кыюлык салсын, Ходаем!
И с ә н, С у г ы ш ч ы л а р. Амин!
Чыгып йөгерәләр.
Я р а л ы (урыныннан тора). Кайда минем чалгы?
Г ө л з и р ә к. Син йөрмә, син яралы.
Я р а л ы. Дусларым тезләнеп
сугышканда күләгәдә утырыйммы? Тагын берәр кабак башны үләнгә тәгәрәтә алмаммы!..
Г ө л з и р ә к. Алла сина ярдәм бирсен!
Я р а л ы. Рәхмәт, сылу кыз! (Чалгысын алып чыга.)
II-сакчы керә.
II-с а к ч ы. Исәнме-саумы, мөбарәк биебезнен ай кызыдай гүзәле!
Г ө л з и р ә к. Исәнме... бәй, сакчы бит син!
II-с а к ч ы. Әйе шул. Әткәннен элекке сакчысы.
Г ө л з и р ә к. Элекке дисәнме?
II-с а к ч ы. Әйе шул. Син әсирләрне алып качкач, шыпырт кына мин дә сыздым. Тегендә кайтсам, әткән барыбер тере килеш тиремне туный иде бит.
Г ө л з и р ә к. Монда нишләп йөрисен сон?
II с а к ч ы. Элек би гаскәре идем, хәзер щул би гаскәренен үзе белән алышып карасан иде дим. Гомеремдә бер генә тапкыр булса да...
Г ө л з и р ә к. Изге уй белән килгәнсен, сакчы, рәхмәт!
II-с а к ч ы. Кая карама, сугышалар, кырылышалар. Ин катысы кай төштәрәк сон?
Г ө л з и р ә к. Әнә теге якта.
II-с а к ч ы. Алай икән. Ярый, мин киттем... Карале, Раушания исемле кыйгач кашлы гына, елмаючан гына дус кызын бар иде. Ул да мондамы?
Г ө л з и р ә к. Монда, батыр сакчы.
II-с а к ч ы. Әйбәт икән. Син әйт әле анар: бәләкәй сакчы сәлам күндерде дин. Исән-сау калсам, күрешербез, үлсәк инде — каберебезгә килсен. Ярыймы? (Кулларын төкрекләп, җиңнәрен сызгана.) Бисмилла иррахман иррахим, әгузе билла һимина шайтан ирраҗим! (Сөңгесен алга сузып тота.) Җирем- суым, әткәем, әнкәем өчен, Раушаниям бәгърем өчен! Йә Алла, мәдәт бир, мәдәт, мәдәт! (Марш атлап сугыш гөрләгән якка
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
96
китә.)
Г ө л з и р ә к. Мәдәт бир, Ходаем, мәдәт, мәдәт!..
Вәсимә белән Раушания керә.
В ә с и м ә. Ничек түзәм мин, ничек егылмый йөрим! Чигү инәсе генә тотып өйрәнгән бармакларым канлы чүпрәк юа.
Г ө л з и р ә к. Ир-егетләргә тагын да авыррак, Вәсимә.
В ә с и м ә (аны тыңламыйча). Чәчәк кенә иснәп үскән идем, монда кан исеннән башым әйләнә. Мәетләр өстеннән атлап йөрим.
Р а у ш а н и я. Моннан ары чәчәк исенен кадерен ныграк белерсен.
Г ө л з и р ә к. Әйдәгез, кызлар, тизрәк! Ин көчле сугыш яшен суккан каен янында.
В ә с и м ә. Коләхмәтем дә шундамы?
Г ө л з и р ә к. Әйе.
Р а у ш а н и я. Сез бәхетле. Берегезнен Исәне, икенчегезнен Коләхмәте үз яныгызда. Минем генә бәләкәй сакчым кайларда йөри торгандыр? Үле микән, тере микән!
Г ө л з и р ә к. Ул да шунда. Яшен суккан каен тирәсендә алыша.
Р а у ш а н и я. Ничек?.. Безгә каршымы?
Г ө л з и р ә к. Юк, безнен яклы. Би гаскәреннән качып хәзер генә килде. Сина сәлам күндерде. Исән калсам күрешербез, үлсәм каберемә килсен, диде,
Р а у ш а н и я. Бәгырькәем! Исән-сау кала, исән-сау!.. Ни карап торасыз, әйдәгез тизрәк! Батырлар янына, бәләкәй сакчым янына!..
В ә с и м ә. Әйдәгез, тизрәк, Коләхмәтем янына!
Г ө л з и р ә к Исән батырым янына! Сугышчылар янына, әйдәгез!..
Чыгып йөгерәләр, Мирзашәех белән тирече керә.
М и р з а ш ә е х (ук-җәясен агач төбенә ташлый). Уф... Бөркү, эссе. Тәмам хәл бетте.
Т и р е ч е. Бүген үтүе бик кыен булды. Чытырманлыкка да сак куйганнар.
М и р з а ш ә е х. Тсс!
Тирә-якны карыйлар.
Т и р е ч е. Этле җан да юк.
М и р з а ш ә е х. Хатны алып килденме?
Т и м е р ч е. Килдем, менә.
М и р з а ш ә е х. Кирәкми. Исән- нен үз кулына тапшырырсын.
Т и р е ч е. Юк, юк, син нәрсә! Күзенә чалынырга ярамый. Алар күп сөйләшеп тормый — башынны бора да ата.
М и р з а ш ә е х. Нишләргә сон?.. Китер әле. (Хатны алып куя.) Монда күрми калмаслар. Кем китергәне кемгә кирәк?
Т и р е ч е. Шулай шул.
М и р з а ш ә е х. Сөйлә!
Т и р е ч е. Иделдән төшүче кя- ферләрне син әйткән борылышта саклап торып кырып бетерделәр.
М и р з а ш ә е х. Исән чәчләрен йолыкты.
Т и р е ч е. Син биргән исемлектәге кяферләрнен гаиләләре үтерелде, йорт-җирләре, мал-мөлкәтләре би казнасына күчте.
М и р з а ш ә е х. Казнасын онытмый, карт бирән.
Т и р е ч е. Исәннен атасы, анасы һәм сенлесе моннан биш көн элек зиндан базында буып үтерелде.
М и р з а ш ә е х. Монысына ашыккан. Жинел котылганнар. Бөтен халыкнын күз алдында акыртып газапларга иде.
Т и р е ч е. Гөлзирәк өчен бик борчылалар. Тизлек белән бер-бер чарасын күрергә боералар.
М и р з а ш ә е х. Сарайда боерып яту җинел . Минем урында булып карасыннар иде . Чабып ташларга дип кул кы - лычка үрелә, ә син көләргә мәҗбүр.
Т и р е ч е. Чап сон, җае чыкса.
М и р з а ш ә е х. Анын тирәсендә һәрвакыт кеше. Үзен әйткәндәй, шунда ук ботарлап ыргытырлар.
Т и р е ч е. Гөлзирәкнен үзен алып кач.
М и р з а ш ә е х. Булмый. Исән аны үзе куып җибәрсә, бөтенләй башка булыр иде.
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
97
Т и р е ч е. Ай-һай.
М и р з а ш ә е х. Исәне ташласа, мина карамый кемгә карасын Гөлзирәк? Әтисе белән минем алга кайтып тезләнәчәк.
Т и р е ч е. Бирсен Ходай!.. Ул чакта мине дә онытмассын инде, Аллаһы боерса, би улы?
М и р з а ш ә е х. Тсс! Монда би улы юк, чүлмәкче улы Мирзашәех кына бар... Даруны алып килден- ме?
Т и р е ч е. Килдем. (Бәләкәй генә кәгазь төргәк бирә.)
М и р з а ш ә е х (аны кесәсенә салып). Файдасы тияргә язсын. Менә сина тагын бу атнада кушылган һөнәрчеләр исемлеге. Гаиләләрен үзе карар, ә мал-мөлкәттән минем өлешкә дә нәрсә куярга хәтереннән чыгармасын.
Т и р е ч е (исемлекне яшереп). Мин үзем дә би-ик өлеш тиярдәй кеше инде.
М и р з а ш ә е х. Кайгырма, онытмабыз.
Т и р е ч е. Амин, Аллаһы боерса!
М и р з а ш ә е х. Ике күл арасындагы җикәнле сазлыкны белә- сенме?
Т и р е ч е. Беләм.
М и р з а ш ә е х. Анын бу ягында сакчылар сирәк. Чыгу белән Зыян- гирга әйт — сазлык аша бәрсен.
Т и р е ч е. Аннан үтәрлек түгел бит.
М и р з а ш ә е х. Тал кисеп түшә-сеннәр, такта, киез-фәлән.
Т и р е ч е. Бу юлы да, Алла ярдәм биреп, исән-аман ычкына алсам, әйтермен.
М и р з а ш ә е х. Ярый, бар. Юлын ун булсын.
Т и р е ч е. Бу арада күнелем шикләнә, шомлана.
М и р з а ш ә е х. Шомланса да нишләмәк кирәк. Тиречеләрен янына кайта алмыйсын. Хыянәтчеләрне берәү дә яратмый — кайтуына сарык тәкәсе чалгандай чалып ташларлар.
Т и р е ч е. Юк, юк, Ходай күрсәт-мәсен. Фәрештәнең «Амин!» дигән җиренә туры килмәсен!..
М и р з а ш ә е х. Ә минем янымда югалмассың. Әти карт аягын сузгач, абыйны зинданга ташлап үзем би булам. Гөлзирәккә әйләнәм. Карт бине типкәләп төшереп, ике мәмләкәтне бергә кушам. Аннан соң Болгар белгуарының бугазына ябышам. Аны бәреп тәхетенә менәм. Аннан чит халыкларны басып алам. Аннан... Аннан. Эх!.. Мин сине үземнең баш вәзирем итәрмен. Сарайда хыянәт-челәр бик кирәк. Бөтен Идел буенда миннән кала икенче шөһрәт иясе булырсың. Төшенәсеңме?
Т и р е ч е. Амин, би улы!
М и р з а ш ә е х. Чүлмәкче улы
— онытма! Ха-ха-ха!.. Карт җүләр кылларымны тартып карый имеш!. Киек-кош аулап, кәеф-сафа корып яшәргә яратам, дәүләт кирәкми, мин әйтәм. Ышанды карт җүләр!.. Ха-ха-ха!.. Йә бар. Хәерле юл! Шул билгеләнгән чакта килерсең.
Т и р е ч е. Хуш, Мирзашәех
— чүлмәкче улы. (Китә.)
М и р з а ш ә е х. Хуш! (Артыннан карап кала.) Ху-уш!.. Бу ахмак күпне белә башлады. Кулларына капса, минем дә башны бетерер. Икенче килүендә шыпырт кына «Аллаһы әкбәр» итәргә кирәк үзен.
Ук-җәясен алып икенче якка китеп югала. Раушания белән II-сакчы керә.
II-с а к ч ы (су эчә, тирләрен сөртә). Менә булды-ы.
Р а у ш а н и я. Мин синең килә- сеңне алдан ук белеп тордым.
II-с а к ч ы. Ничек?
Р а у ш а н и я. Төшемә кердең. II-с а к ч ы. Ничек?
Р а уш а н и я. Күгәрчен булып.
II-с а к ч ы. Ничек?
Р а у ш а н и я. Ничек, ничек!.. Бик яраткан бер күгәрченем очып киткән икән, дим. Югалды дип и кайгырам, и кайгырам. Кайтты тәки. Алсуланып таң атканда иптәшләре янына пырхылдап очып төште.
II-с а к ч ы. Нм. Синең бүтән күгәрченнәрең дә бар идемени әле?
Р а у ш а н и я. Юк инде. Кыз баланың төшенә ни кермәс! Бердәнбер күгәрченем син генә.
II-с а к ч ы. Раушания!
Р а у ш а н и я. Әү.
II-с а к ч ы. Раушания!
Р а у ш а н и я. Әү дим бит!
II-с а к ч ы. Раушания... Мин сине...
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
98
Р а у ш а н и я. Йә, әйт инде, әйт!
II-с а к ч ы. Булмый. Башым әллә нишләп менә болай әйләнеп китте. Үзең бел инде!
Р а у ш а н и я. Эһ!..
II-с а к ч ы. Бигрәк җебегән нәрсә шул мин — күңелемдәгесен дә телем белән әйтә алмыйм.
Р а у ш а н и я. Ниндирәк җебегән икәнеңне күрдек. Таш йөрәк икән, Ходаем: үтерерләр дә дип тормый, ичмасам. Млион дошман арасына иң алдан ук атылып кердең. Өч җайдакны кадап күтәрүеңне күреп котым алынып... сөенеп тордым.
II-с а к ч ы. Нөнәрем шул инде...
Р а у ш а н и я. Моннан болай сакланыбрак кыйлан. Үзеңне уй- ламасаң, мине уйла!
II-с а к ч ы. Гел сине генә уйлап йөрим инде.
Р а у ш а н и я. Уйлыйм, уйлыйм! Уйдан бүтәнне белмисең шул.
II-с а к ч ы. Нәрсәне?
Р а у ш а н и я. Бүтәнне.
II-с а к ч ы. Нәрсәне?
Р а у ш а н и я. Нәрсәне, нәрсәне!.. Үбешүне!.. Сугыш дип торып булмый бит инде — үбешәсе, кочышасы да килә.
II-с а к ч ы. Ә?!. Үпкәләмәссеңме соң?
Р а у ш а н и я. Башта үбеп кара.
II-с а к ч ы. Әгузе билла һиминә шайттан ирраҗим. (Җиңнәрен сызганып.) Бисмилла иррахман иррахим. (Үрелеп бит очыннан үбә. Агачка тотынып тора. Кычкыра.) Раушаниям, бәгърем, мина кияүгә чыгасынмы?
Р а у ш а н и я. Менә тиле баш! Синен белән үбешеп торып икенче егеткә чыкмам бит инде! Сина чыгам, Аллаһы боерса, чыгам, бик чыгам.
II-с а к ч ы. Әкәмәт көн әле бу! Кяферләргә кушылдым, Раушаниям белән кавыштым, кичәге дусларыма каршы сугышка кердем, гомеремдә беренче кат үбештем, җитмәсә, яраткан нечкә билемнен вәгъдәсен дә ишеттем.
Р а у ш а н и я. Ходай бәхетне бер бирсә өеп бирә ул.
II-с а к ч ы. Шулай икән. Бу болгавыр заманнар үткәч, гел бәхетле яшәрбез. Бик тырышсак, бәләкәйрәк кенә өй салып керербез. Син мина ун-унбиш олан табып бирерсен.
Р а у ш а н и я. И, тилебәрән орлыгы ашадынмы әллә?
II-с а к ч ы. Йә, алайсан, дөньялар рәтләнгәнче унавы җитәр... Морзадан бераз чәчү җире алып торырбыз. Көз көне патшага, бигә, морзага, гаскәргә, гаскәр башлыгына, вәзиргә, би кинәшчесенә, муллага, мәчеткә түләсәк, бәлки үзебезгә дә тамак ялгарлык калыр.
Р а у ш а н и я. Бик әз түлисе була икән.
II-с а к ч ы. Әле бетмәде. Тәрәзә уйган өчен, мич чыгарган өчен, коедан су эчкән өчен, күпердән чыккан өчен, юлдан йөргән өчен...
Р а у ш а н и я. Җитте, җитте. Бигрәкләр бәхетле булабыз икән... Тагын би тәртәсенә җигелерлек булгач, ник сөнге күтәреп сугышып йөрисен, бәләкәй сакчы?
II-с а к ч ы. Ничек инде «ник»? Йөрәкне басар өчен. Биләр безне гомер буе тукмый, бинен үзен без дә бер тукмап карасак гөнаһ булмас.
Р а у ш а н и я. Коләхмәт әйтә, биләрнен берсен дә исән калдырмыйм, үтереп бетерәм, ди.
II-с а к ч ы. Тере исәр икән ул егетегез. Дөньяда бидән башка ничек яшәмәкче була? Жирне кемнән алып тора?
Р а у ш а н и я. Патшанын үзен дә үтерәм, ди.
II-с а к ч ы. Әстәгъфирулла!.. Икенче сөйләмә. Кеше-кара ишетмәсен. Патша белән бисез калсак, дөнья бетәчәк бит. Иганәне кемгә түләрбез! Шуна да башы җитми икән мескеннен. Әйттем бит шыр исәр дип.
Р а у ш а н и я. И бәләкәй сакчым, икегезнен берегез исәр инде
— кайсыгыз икән сон!..
Коләхмәт тавышы: «Ә мин аны ботыннан тоттым да болгап агачка бәрдем!»
II-с а к ч ы. Әнә, үзе килә. Бер бәхетсезне үтергән дә бугай инде
— безгә ябышмасын.
Р а у ш а н и я. Ул үтерер. Әйдә, алай бик курыксан, бит-кулларны юып меник.
II-с а к ч ы. Әйдә, Раушаниям!
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
99
Җитәкләшеп китәләр, Колахмәт белән Вәсимә керә.
К о л ә х м ә т (су эчә, тирләрен сөртә. Сүзен дәвам итә). Уф!.. Икенчесен сугып очырдым, өченчесен чәнечтем, дүртенчесенен муенын чабып өздем. Күрденме?
В ә с и м ә. Күрдем.
К о л ә х м ә т. Мин аждаһа шикелле ажгырып килеп чыккач, кая керер тишек тапмыйлар би гаскәрләре. Күбесенен куркудан «шарт» итеп йөрәкләре ярылды. Ишеттенме?
В ә с и м ә. Ишеттем.
К о л ә х м ә т. Өермәдәй килеп тә чыктым, пыран-заран китереп кырып та салдым. Хәтерләденме?
В ә с и м ә. Хәтерләдем.
К о л ә х м ә т. Коләхмәт батыр булмаса эшләр харап иде, бе- ләсенме?
В ә с и м ә. Белүен беләм дә... Син бигрәк... Кай чакта...
К о л ә х м ә т. Әйтеп бетер, оялма!
В ә с и м ә. Кайчакта сөйли-сөйли кызып китәсең шикелле.
К о л ә х м ә т. Хым, эһем. Бәй, шулай түгелмени? Кая, алайсан кызуымны бас әле. (Кочаклап үпмәкче була.)
В ә с и м ә (тартыла). Әй!...
К о л ә х м ә т. Йә, йә, боргаланмый гына тор әле, яме. Әй дә түгел, мәй дә түгел. Рәхәтләнеп бер үбешмәгәч тә ник мин сине яратып йөрим! (Кочаклап үбә.) Менә ярады, әзрәк күнел басылды.
В ә с и м ә. Үбешеп, күңел басып йөрер заманмыни!
К о л ә х м ә т. Кайгырма. Озакламый без аларнын бөтенесен үтереп бетерәбез: патшасын да, биләрен дә, Зыянгирләрен дә. Аннан инде безнен көн туа.
В ә с и м ә. Ул көн ничек булыр сон, Коләхмәт?
К о л ә х м ә т. Әйбәт!.. Э-э-э... Улмы? Ул... Иң элек бөтен түрәләрнең җанын җәһәннәмгә олактырып бетерәсең. Аннан: ирекле, хөр тормыш башлана.
В ә с и м ә. Ул хөр тормыш ничек була соң, дим?
К о л ә х м ә т. Безгә берәү дә комачаулый алмый, богау кидертә алмый. Теләсәк, без үзләрен богаулыйбыз.
В ә с и м ә. Кемне?
К о л ә х м ә т. Богавы булса — кешесе табылыр.
В ә с и м ә. Шуннан?
К о л ә х м ә т. Шуннан ашап- эчеп, уйнап-көлеп, сәхра-сайранда гына яшибез. Әче бал эчеп, чәчәк иснәп кенә.
В ә с и м ә. Ә эш?
К о л ә х м ә т. Кәй, башың уйламый да инде! Элекке кебек кан-тир агызып эшләр өчен мирзаларны үтереп йөриммени мин! Эшләр өчен алалармыни хөрриятне!
В ә с и м ә. Ә кем эшләр соң?
К о л ә х м ә т. Ә-ә-ә... әле сугыш та кырылыш. Анысын уйларга вакыт эләкмәде.
В ә с и м ә. Хәзер уйлап әйт.
К о л ә х м ә т. Ке. Бик тиз. Табадагы борчакмыни ул ирекле тормыш — куырып кына алырга. Шулай да сиңа гына әйтсәм-әйтим — мин аның ничегрәк буласын, безнең өчен кемнәр эшләсен уйлыйм-уйлыйм, тик белеп җиткерә алмыйм.
В ә с и м ә. Мин дә шулай шул. Исәннән сорарга кирәк.
К о л ә х м ә т. Жүләрләндеңме әллә? Биләрне генә үтереп бетерим дә, вакыт ягы иркенәйгәч үзем дә серенә төшенермен. Кара аны, кешегә ыч-кындырма, Коләхмәт батырның шуңа да башы җитми икән, дип көләрләр.
В ә с и м ә. Ярый, ычкындырмам, Коләхмәт батыр.
К о л ә х м ә т. Син көлмә, сеңел- кәш, сүзеңдә тормасаң — күрмәгәнеңне күрсәтермен.
В ә с и м ә. Әй Аллам, нишләрсең микән?
К о л ә х м ә т. Җиләк кебек иреннәреңнән менә шушы урмандагы агачлар вә аларның яфраклары санынча үбәрмен. Хәлдән таеп үләрсең.
В ә с и м ә. Их, рәхәт күреп үлә- селәрем бар икән әле!
К о л ә х м ә т. Син, кызый, Коләхмәт батырдан һаман көләсеңмени әле! (Тотып үбә.)
В ә с и м ә (тартышып). Тора торгач бер амин дигәндәй... Кеше-кара килеп чыгар.
К о л ә х м ә т. Никахлангач мин сине гел үбеп кенә торачакмын. Патшаларны
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
100
гына үтереп бетерим дә...
В ә с и м ә. Ярар, ярар, шулай итәрсең. Башта ләкин Иделдә юынып, су коенып мен.
К о л ә х м ә т. Су коену качмас, башта ашарга кирәк. Коләхмәт батыр, батыр калыйм, дисә, утырган саен бер сарык, бер казан ботка сыптырырга тиеш. Әйдә аш-сучылар янына.
В ә с и м ә. Юк, башта Иделгә!
Тартышалар.
К о л ә х м ә т. Юк, ашарга!
В ә с и м ә. Юк, юынырга!
К о л ә х м ә т. Ә-ә шулаймы? Син әле никахлашмас борын карыша башладыңмы, сеңелкәш!..
Вәсимәне күтәреп ала да, үбә-үбә чыгып китә. Вәсимәнең: «Уф, тыным бетте», — дигәне ишетелеп кала.
Исән белән Гөлзирәк керә.
И с ә н (керешли борылып сәхнә артындагыларга дәшә).
Әһлисафа, син хәзер барлык сакларны йөреп чык. Арганнарны алыштыр.
Т а в ы ш. Ярый, Исән батыр.
И с ә н. Чүлмәкче бабай, син мәҗрухларны кара. Хәзер үзем дә барырмын.
Т а в ы ш. Киттем, улым, тыныч бул.
И с ә н. Хәерле юл! (Су эчә, тирләрен сөртә.) Тамак янганда шушы сунын рәхәтлеге!
Г ө л з и р ә к. Бүген тамак янарлык хәлләр булды. Атыннан егылгач куркуымнан истән тая яздым.
И с ә н. Мина икенче ат китерделәр ич. Ана ник истән тая яздын әле, ә?
Г ө л з и р ә к. Таймыйча...
И с ә н. Гөлзирәк! Син булмасан мине ун кат үтерерләр иде инде, синен мәхәббәтен саклап килә. Сине күрсәм йөрәгемә гайрәт керә. Безнеке шикелле мәхәббәт дөньяда бик сирәктер. Ул бәхетле парларга гына эләгәдер. Иманым да, сулавым да син! Зинһар, хисләренә бирелеп хәтәр урыннарга кермә, ук-кылычлардан курыкмыйм димә — курык. Сине югалтсам мина яшәү юк.
Г ө л з и р ә к. Исән, минем өчен борчылма. Борчуларын болай да җитәрлек, җаным. Син ничә йөз кешегә баш. Алар сине яраталар, синен арттан утка да, суга да керәләр. Шуларны уйла. Ә мин... Мин сине сөям. Син егылсан, мина да якты дөнья карангы.
И с ә н. Син минем өчен зиннәтле сарайларынны, рәхәт тор- мышынны ташладын. Монын өчен мин сина гомерем буе бурычлы. Изгелекләренә изгелек белән җавап кайтара алсам иде, Гөлзирәк.
Г ө л з и р ә к. Мина сарайлар кирәкми, алар минеке түгел.
И с ә н. Сина монда бик кыенмы?
Г ө л з и р ә к. Сезгә ничек
— мина шулай.
И с ә н. Ләкин без мондый тормышка күнеккән, икенче төрлесен күрмәгән.
Г ө л з и р ә к. Шунын өчен сугы-шабыз. Теләгәнчә яшәү өчен.
И с ә н. Үзебез теләгән тормыш, синенчә, ничек ул, Гөлзирәк?
Г ө л з и р ә к. Әйбәт.
И с ә н. Әйбәт төрлечә була.
Г ө л з и р ә к. Әйбәт инде.
И с ә н. Ярый. Беренчеләй, Коләхмәт әйтмешли, биләрнен, морзаларнын нәсел-нәсәбен калдырмый кырып салдык ди. Шуннан сон нәрсә?
Г ө л з и р ә к. Биләр беткәч, икмәгенне дә, әйберенне дә талап алмыйлар.
И с ә н. Патшасыз, бисез тормыш ничек?
Г ө л з и р ә к. Әйбәт инде, әйбәт.
И с ә н. Мин дә әйбәт икәнен беләм. Тик ул «әйбәт» ничегрәк була
— анысына зиһенем җитми. Дәүләт икән, анын ниндидер тәртибе яшәргә тиештер, ләбаса. Патша шикелле мәмләкәтне тотып торган бер үзәк калырга тиеш. Ә кинәш-табыш итәргә озакламый Болгар патшасына да барып булмаячак, чөнки Коләхмәт аны кабыргасыннан тимер ыргак белән күккә асам дип кыҗырып йөри. (Көлә.)
Г ө л з и р ә к. Эш ана җитсә, берәр башлы кеше табылыр. Ил белән кинәшербез, ил кинәшен тоткан абынмас.
И с ә н. Акыллы сүзләрен өчен рәхмәт яусын. Мин боларны сина гына, болай гына әйттем. Бүгенгесен уйларга кирәк. Пөҗүмне кагу кыен булды. Ә бит алар котырганнан котыра бара.
Г ө л з и р ә к. Ул минем өчен дә котыра.
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
101
И с ә н. Кем?
Г ө л з и р ә к. Би.
И с ә н. Үз янына мәнге кайтма- сынны анлый бит инде ул.
Г ө л з и р ә к. Әлбәттә. Тик кайсы би үз кызының, ул уйлаганча, коллар арасында качып яшәвенә түзәр? Бу хурлык анын өчен үлем белән бер. Тере килеш кайтара алмаса, үле гәүдәмне булса да йолып алмыйча тынычланмый инде ул.
И с ә н. Ә минем әткәй-әнкәй!.. Сеңелем!..
Г ө л з и р ә к. Алар кайсы илләрдә микән инде!
И с ә н. Аңламассың: мин синең әтиеңә каршы сугышам, минекеләр, ул зинданга ташларга теләгәч, качып киттеләр, син минем янда үз әтиеңә каршы сугышасың, без икебез бер-беребезне өзелеп сөябез. Зил-зиләбә килеп, бөтенләй болганып беткән бу дөнья.
Г ө л з и р ә к. Язмышта шулай язылгандыр инде.
И с ә н. Бер очы чыгар-чыгуын. Ярый, мин яралылар янына киттем. Син нишлисең?
Г ө л з и р ә к. Без кер юабыз.
И с ә н. Эшем беткәч яныгызга төшәрмен. Гөлзирәк тә китәргә җыена.
Мирзашәех керә.
М и р з а ш ә е х. Гөлзирәк, минем өчен бер минут вакытың булырмы?
Г ө л з и р ә к. Тыңлыйм.
М и р з а ш ә е х. Сүземне уйладыңмы?
Г ө л з и р ә к. Уйладым.
М и р з а ш ә е х. Соң?
Г ө л з и р ә к. Миннән булмый, Мирзашәех.
М и р з а ш ә е х. Бик кызганыч, Гөлзирәк.
Г ө л з и р ә к. Сугышчылар мине үз кызлары шикелле якын күрә. Аларны ташлап китә аламмы?!
М и р з а ш ә е х. Алар сине яраткач, син дә аларны яратырга тиеш.
Г ө л з и р ә к. Яратканга күрә китмим дә.
Яраткач китәргә кирәк.
Г ө л з и р ә к. Аңламыйм.
М и р з а ш ә е х. Хәзер ачыктан- ачык сөйләшергә була. Хәлебезне үзең күреп торасың. Көчебез кими. Ярдагы мәгарә мәҗрух адәмнар белән тулган, азык-төлек бетте, корал җитми, качып килүчеләр юк. Иң куркынычы шул — кешеләрнең күңеле үзгәрде. Шушы караңгы урманнан ычкынмаячакларын сизәләр.
Г ө л з и р ә к. Мин нишли алам?
М и р з а ш ә е х. Син аларны коткар. Би синең өчен үч ала бит. Синең аркада бер гөнаһсыз чибәр угланнар кырыла.
Г ө л з и р ә к. Ничек коткарырга соң?
М и р з а ш ә е х. Әйтәм бит, ташла безне, кайтып кит. Ул сине ярата — кичерер. Аннан безне эзәрлекләүдән туктар.
Г ө л з и р ә к. Туктар дип уй-лыйсыңмы?
М и р з а ш ә е х. Безнең өчен дә гафу сорарсың.
Г ө л з и р ә к. Әтинең холкын беләм. Мин китсәм ул сезгә тагын да зәһәррәк каныгачак. Ул әле мин монда булганга тынычрак кылана.
М и р з а ш ә е х. Сүзем бетте, би кызы. Тик аяусыз бәйгедә җан биргән егетләрне онытма. Аларның каннары исәннәр өстенә төшә.
Г ө л з и р ә к. Ялгышасың, Мир-зашәех. Егетләр үз теләкләре белән бәйгегә чыкты. Бәйге корбансыз, кансыз узмаганын аңлап, белеп чыкты. Авыр хакыйкать, нишләмәк кирәк!
М и р з а ш ә е х. Күңелеңә авыр кагылсам, кичер. Мескен адәмнәрне үлемнән алып булмасмы дип әйтүем иде. (Өстәл янына утыра. Яңа гына күргән шикелле, андагы хатны кулына ала, әйләндерә-әйләндерә карый.) Бу нинди хат? «Көферләр башлыгының үз кулына тапшырылсын» дигән. Исән онытып калдырды микән?
Г ө л з и р ә к. Кая әле? (Хатны карый.) Исән әле моны күрмәде. Кулын таныйм — безнең сарайдан. Пичәте дә әтинеке. Кем китерде микән моны?
М и р з а ш ә е х. Исән үзе куйгандыр.
Г ө л з и р ә к. Юктыр. Хат ачылмаган.
М и р з а ш ә е х. Әллә ачып ка-рыйсынмы?
Г ө л з и р ә к. Исәнгә дигәч, Исән ачсын. Әнә үзе кайта, гомере озын икән.
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
102
Исән керә.
Г ө л з и р ә к. Исән, сина хат бар.
И с ә н. Хат? Кем бирде?
М и р з а ш ә е х. Белмибез, өстәлгә куеп киткәннәр.
И с ә н. Кай җирдән?
Г ө л з и р ә к. Сарайдан.
И с ә н: Сарайдан!.. Кем китерде икән? Димәк, безнен саклар аша үтеп йөриләр. (Хатны ача, укый. Яңадан укый башлый. Маңгаен ышкып уйлана.)
М и р з а ш ә е х. Ни язалар?
И с ә н. Мә... укы.
М и р з а ш ә е х (хатны укып чыга. Йөзендә хәйләкәр елмаю. Гөлзирәк ишетсен дигән теләк белән.) Ьм. Күнелле хәл түгел. Әле һаман зинданда утыралар икән.
Г ө л з и р ә к. Кемнәр зинданда, кемнәр? (Хатка кулын суза.)
М и р з а ш ә е х. Юк, болай гына. (Хатны Исәнгә бирә.)
Г ө л з и р ә к Исән, сез миннән нидер яшерәсез.
И с ә н. Бер сугышчы әсир төшкән иде. Би зинданында җәфалана.
Г ө л з и р ә к. Ә нишләп мина хатны күрсәтмисез?
И с ә н. Син ул егетне барыбер белмисен, Гөлзирәк, хафаланма.
Г ө л з и р ә к. Исән, син бор- чылсан, мин дә, бөтенебез дә борчылабыз. Куанычыбыз булса, бергә куанабыз.
М и р з а ш ә е х. Хак әйттен, би кызы: качышлы уйнаудан файда юк. Исәннен әти-әнисе, синен кебек зифа буйлы чибәр сенлесе бинен салкын зинданында үлем көтеп ята.
Г ө л з и р ә к. Йә Аллам! Колакларым ни ишетә! Дөресме бу сүзләр, Исән?
И с ә н. Дөрес.
Г ө л з и р ә к. Син бит... син бит аларны качып өлгерделәр, котылдылар дигән иден?
И с ә н. Кызганычка каршы, котыла алмадылар.
Г ө л з и р ә к. Шуны белеп, нинди газап, хәсрәт йотып сугышып йөрденме?
И с ә н. Хәсрәт бер миндә генә- мени! Хәсрәт ил белән.
Г ө л з и р ә к. Ичмасам бер сүз әйтсә, сиздереп караса иде!
М и р з а ш ә е х. Унайсыз бит, Гөлзирәк. Сез монда Таһир белән Зөһрә шикелле, ә анда синен атан аларны богаулап тота. Тиздән җәллад кулына бирәчәк.
Г ө л з и р ә к. Китер әле! (Хатны алып укый, йөзендә тирән тетрәү һәм газап.) Ул сине чакыра. Кайт- сан... Кичерүен сорасан, әтиләренне азат итәчәк... Юк, син түгел — мина кайтырга кирәк.
М и р з а ш ә е х. Син күзенә күренгәч, бинен ачуы онытылачак. Бала бит, бердәнбер кызы.
И с ә н. Син ни сөйлисен?
Г ө л з и р ә к. Ул хаклы. Бу афәтләр һәммәсе минем аркада.
И с ә н. Түгел, Гөлзирәк. Бәндәләрне байга һәм ярлыга син аермаган. Ач коллар көннәрдән бер көнне үзләре үстергән икмәкне барыбер сорарлар иде.
М и р з а ш ә е х. Әтиен сине чакырган, би алдына барып баш ию- енне үтенгән. Би щуннан сон ирек бүләк итәр, дигән.
И с ә н. Әти берәүне дә көтми.
М и р з а ш ә е х. Анламыйм — тамгасы әтиеннеке түгелмени?
И с ә н. Тамгасы аныкы, ләкин сүзләре аныкы түгел.
М и р з а ш ә е х. Ничек?
И с ә н. Ул туры сүзле, дөрес кеше. Тереләй утка салсалар да үз сүзеннән кайтып, тезләнәчәк түгел.
М и р з а ш ә е х. Димәк...
И с ә н. Әйе, тамганы ул үз ирке белән салмаган.
М и р з а ш ә е х. Әмма зиндан һәм бүген-иртәгә җәза дигән нәстәкәйләр дөрес бит?
И с ә н. Дөрес.
М и р з а ш ә е х. Нишләргә уйлыйсын?
И с ә н. Авыр мина, Мирзашәех. Син нишләр иден?
М и р з а ш ә е х. Мин тәкъдирдән узарга тьрышмас идем.
И с ә н. Мин ана бирелсәм дә, би сүзендә тормаячак.
М и р з а ш ә е х. Алайса Гөлзирәкне кайтарырга кирәк.
Г ө л з и р ә к. Исән!?.
И с ә н. Йөрәгенне тынла, Гөлзирәк.
Г ө л з и р ә к. Әмма... ничек инде? (Сүз таба алмый,)
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
103
М и р з а ш ә е х. Исән синен китүенне тели.
Г ө л з и р ә к. Син чынлап щуны телисенмени, Исән?
И с ә н. Әткәй-әнкәйдән дә, сенлемнән дә, синнән дә калсам, бу дөньяда ничек яшәрмен, Гөлзирәк?
М и р з а ш ә е х (үз алдына). Бу дөньяда озак яшисен калмады инде, хәерче. (Кычкырып.) Ил эше өчен мәхәббәтне корбан итү олы йөрәкле угланнарнын гына кулыннан килә.
И с ә н. Сина сакка барырга вакыт түгелме, Мирзашәех?
М и р з а ш ә е х. Минем сүзләрем турында уйла, Исән.
Коралларын алып китә. Коләхмәт, күсәк белән төрткәли-төрткәли, әрли- әрли мәчет каравылчысын алып керә.
К о л ә х м ә т. Атла аягынны, дошман, би тәлинкәсен ялаучы кабахәт! Исән батырга гына күрсәтәм дә үз күсәген белән сугып дөмектерәм.
И с ә н. Нинди адәм бу, Коләхмәт?
К о л ә х м ә т. Би шымчысын каптырдым.
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Китсәнә, инәннен башы! Ниткән шымчы булыйм мин, син үзен шымчы!
И с ә н. Син кем сон, бабай?
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Түбәнтау бие җирендәге Үгез күзе дигән авылнын мәчет каравылчысы булабыз, Ходай кушса.
К о л ә х м ә т. Әйттем бит. Ни, мәчет күсесе!
И с ә н. Монда күптәнме? Нишләптер күргәнем юк.
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Күр- мәссен шул Аллаһы боерса. Юлбасар шикелле күсәк күтәреп йөрүемә беренче генә көн... Бир күсәкне, манка, имансыз үткәрәм бит!
К о л ә х м ә т. Курыкма, күсәгеннән аерылмассын — каберенә салырмын.
И с ә н. Нишләп мәчетенне ка-равыллап кына ятмыйсын?
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Каравылдан чыктым.
И с ә н. Нишләп чыктын?
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Әйттерерсен әлләни, инәннен башы! Ләгънәт мөәздин кәкре башлы кәвеше белән — бу кыз булса да әйтим инде — менә шушы ят җиренә китереп торып типкәч, чыкмый нишлисен... Бир күсәгемне!
И с ә н. Монда ни өчен килден?
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Тугыз кызны кияүгә бирәсе бар, инәннен башы. Гел кыз булып тудылар, ахмаклар. Бирнәсез этем алсынмыни ул имансызларны. Ә сезнен хакта, байларны талап акчасын бүлешә, дип ишеттек... Бир күсәгемне, малай актыгы.
К о л ә х м ә т. Тегендә ни лыгыр- дадын, щуны әйт, боргаланма!
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Боргаланырга кайнар көлгә төшкән еланмы әллә мин? Арагызда кяфер - ләр бар икән — чыелдатып чучка суйдылар да чупылдатып ашадылар. Тфү, тфү... Әльгаязе биллаһ, имансыз үтәрсен... Монда ничек ятыйм мин. Акча да өләшүче юк. Кайтам. Карак мөәздин үзе чучка булса да чучка ите җыймый. Китап та үз мөселманын типкән урын тәмугта янмас, дигән бугай... Бир күсәкне, эт малае, китәм.
К о л ә х м ә т. Менә, менә, чәй эчкәндә шулай дип коткы таратып утыра.
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Кара, манка, корсагыңны киереп торган буласын. Китер әле күсәкне, үзеннен арт сабагыңны укытып алыйм. (Күсәген тарткалый.)
К о л ә х м ә т. Үз башына котыра бу мәчет күсесе, үз башына, Алла бирса.
И с ә н. Җибәр, кайтып китсен.
К о л ә х м ә т. Кайтып китсен?!.
И с ә н. Безгә акча өчен йөрүчеләр кирәкми. Безгә хөррият өчен җан аямый торган каһарманнар кирәк.
К о л ә х м ә т. Ходаена шөкерана кыл, бу юлы кулымнан ычкындын.
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы (күсәген алып). Башынны сугып ярсам берни дә кыла алмассын, тәмуг эте... Ие... Акча өчен имеш! Алыгыз сон кызларымны бушка... Өеп би- рәм. Икегезгә дүрт ярымшар тия.
И с ә н. Бабай, җитәр. Безнен бүтән эшләр бар... Коләхмәт, халык белән кинәшергә кирәк. Хәл шәп түгел.
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
104
Нишләргә?.. Әйдә!.
К о л ә х м ә т. Чәй эчкәннәрдер инде. (Сызгыра.) Э-эй, кем бар, килегез әле монда!
Төрле яктан сугышчылар керә, кызлар күренә.
И с ә н. Би гаскәре безне боҗрага алган, туганнар. Көннән-көн катырак кыса, көннән-көн арсландай ир-уг- ланнар башларын сала, көннән-көн әзәябез. Уйлашыйк, нишләргә хәзер?
К о л ә х м ә т. Боҗраны ерып чыгарга да өермә кебек ил өстеннән үтәргә. Бөтен нәрсәне кырып-себереп, көлен күккә очырып барырга. Хаин- нарнын барысын да үтереп бетерергә!
И с ә н. Ә яралыларны Мәгарәдә ташлап калдырасынмы?
К о л ә х м ә т. Яралыларнымы?.. Алар инде... үзебез белән алып чыгабыз.
И с ә н. Яралы туганнарыбызны без бер чакта да исебездән чыгарырга тиеш түгелбез.
II — с а к ч ы. Нишлик сон, Исән батыр?
Т а в ы ш л а р. Әйе, нишлик?.. Бәреп чыгарга кирәк... Уйлап эш итәргә, баш белән... Юк, ярый, ярамый... Әйт, нишлик?.. Җае ничек?..
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Йә Алла, бер тиенсезгә песи балаларыдай кырылып бетәбез икән... Йә Алла!.. (Күсәген сөйрәп чыгып китә.)
К о л ә х м ә т. Әйт сүзенне, Исән батыр!
И с ә н. Туганнар! Урманда калсак, һәрберебез ун дошманга каршы арслан шикелле сугышса да безне җинәчәкләр. Без әз. Ин дөрес юл
— сонгы көчне җыеп камалыштан чыгу, яралыларны коткару. Яшермим, бу алышта бик күпләребез корбан булачак. Ләкин исән кал- ганнарыбыз Идел буйлап югары күтәрелеп, үзебезне көтеп торган яна сугышчылар белән кушылачак. Аннан сон хәл җыеп, Коләхмәт әйткәнчә, яна көч белән дошманга ыргылачак. Минем уем шундый.
К о л ә х м ә т. Дөрес! Ләгыйн- нәр өстенә ябырылырга һәм ботларыннан берәм-берәм баганага асып куярга!
Т а в ы ш л а р. Дөрес!.. Уйлашыйк... Әйтүе генә җинел... Мин Исән батыр яклы... Бүтән юлын булмагач... Шулай кирәк... үләрбез... җинәрбез...
М и р з а ш ә е х. Мине дә тынла- гыз әле, туганнар?
Т а в ы ш л а р. Сөйлә, сөйлә! Тынлыйбыз.
М и р з а ш ә е х. Минем кем икәнемне бик яхшы белеп торасыз. Ничек сугышуымны да күрәсез. Шунлыктан әйтергә теләгән сүземне әйтергә хакым бардыр дип уйлыйм.
К о л ә х м ә т. Йә, йә, сузма, әйтсән әйт?
М и р з а ш ә е х. Исән батыр
— чыннан да безнен батыр җитәкчебез. Анын кулындагы кылычы гына түгел, йөрәге дә корыч. Ул — ярлы- ябагайларга, колларга чын дус, биләргә, аларнын куштаннарына яшен уты шикелле аяусыз...
И с ә н. Мирзашәех, телен әйткәнне колагын ишетәме?
М и р з а ш ә е х. Гафу ит, Исән, уемны яшерә торган гадәтем юк. Башым ни уйлый — телем щуны әйтә.
К о л ә х м ә т. Әйт. Зарыктырма!
М и р з а ш ә е х. Исән батыр дөрес әйтә: безнен бердәнбер котылу юлы — боҗраны ерып иреккә чыгу. Ләкин бу юлга безнен арабыздан бик күп гайрәтле ир-егетләрнен гәүдәләре түшәләчәк. Исән адәмнәр үз туганнарынын канлы гәүдәләренә басып кына иреккә чыга алачаклар. Монын ни икәнен уйлыйсызмы?
II-с а к ч ы. Ә бүтән юл бармы сон? Белсән, әйт!
М и р з а ш ә е х. Бүтән юл бар.
И с ә н. Нинди юл?
К о л ә х м ә т. Нинди юл?
М и р з а ш ә е х. Безнен арада Талап би кызы Гөлзирәк бар. Талап би, үзенен сөекле кызы кире сараена кайтса, урман тирәсеннән гаскәрен алачак, безне гафу кылачак һәм һичкемгә золым-җәбәр итмәячәк. Сүзем шул. Сөнге һәм уклардан үләргә, ат тояклары астында тапталырга теләмәгән кешеләр моны бик әйбәтләп уйласыннар.
Г ө л з и р ә к. Исән!
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
105
И с ә н. Гөлзирәк, тыныч бул... Бәлки бу юл да дөрестер. Сугышчылар әйтсен.
К о л ә х м ә т. Башым ни уйлый, телем шуны әйтә дисен дә бит — дөрес микән? Минемчә, башын уйлаганны телен әйтеп бетерми төсле.
М и р з а ш ә е х. Ничек? Бу ни дигән сүз, туганнар?
К о л ә х м ә т. Би гафу кылачак, җәбер-золым итмәячәк, дисен. Мона башында мыскалга салырлык та акылы булмаган тинтәк адәм генә ышаныр. Ә син тинтәк түгел бит — акыллы егет. Ә акыллы егетнен юк-бар әкияткә ышануы гаҗәп тә, шикле дә.
И с ә н. Син боларны нидән чыгып әйтәсен?
К о л ә х м ә т. Чыгуын-чыкма- вын белмим, әмма бу бәндә мина ошамый. Хәтта исеме дә безнен агай-эненеке түгел — Мирзашәех. Үзе мирза, үзе шәех. Кол үз баласына үлсә дә андый исем куша алмый. Минем әти — Моткол. Бу бала да мәнгегә кол була инде, дип, мина да Коләхмәт дигән. Колларны да, шаһларны да исемнәреннән белеп була. Исем хуҗасынын кем икәнен әллә кайдан кычкырып тора.
М и р з а ш ә е х. Ялган! Яла! (Кылычын күтәрә.) Йөрәген дә телен шикелле үткен икән — чык уртага!
К о л ә х м ә т. Батырлыкны сатып алмыйлар: батыр — тумыштан батыр. (Каршы чыга.)
В ә с и м ә (араларына төшә). Коләхмәт, батыр йөрәкнен дә кирәк чакта йөгәндә торуы яхшы. Ил язмышы хәл ителгәндә үзара талаш кирәк эшме?
И с ә н. Вәсимә безнен сүзләрне авыздан тартып алды. Бу минутта кемнен кол, кемнен мирза икәнен тикшерергә безнен вакыт юк.
К о л ә х м ә т. Ярый, әҗәлен җитмәгән икән. Сонрак, икенче урында.
М и р з а ш ә е х. Икебезгә бер әҗәл — кемне сайлар! Сонрак, икенче урында.
Т а в ы ш л а р. Исән батыр, сине көтәбез, әйт уенны... Күнелләрне күтәр, күзләрдә өмет нуры кабыз!
Карт керә, бер читтәрәк сүзләрен тыңлап тора. Сәхнәдәгеләр аны күрмиләр. Күсәген җилкәсенә сальп мәчет каравылчысы да кереп баса.
И с ә н. Туганнар, абыйлар, сенел- ләр! Арагызда мина үпкәләүчеләр дә бардыр. Исән тыныч кына эшләп яткан сукачыларны сукасыннан, тимерчеләрне сандалыннан, көтүчеләрне куйларыннан аерды, котыртып үз янына чакырды, көрәшкә күтәрде, дип әйтә торгансыздыр. Якты көндә, якты кояш нурларында иркәләнеп яшәргә тиешле күпме кеше корбан булды, күпме аналар улыннан, күпме оланнар әтисеннән аерылды, күпме сабыйлар ятим, күпме киленнәр тол калды, күпме авыллар көл булып очты, күпме кан заяга акты, күпме ачы яшь коелды, дип уйлыйсыздыр. Барысы да, барысы да шул Исән аркасында, барысына шул Исән гаепле дип әйтәсездер.
Юк! Күкләр, җирләр белән ант итеп әйтәм — юк! Халыкның күзе мөлдерәмә яшь белән тулып тама башлаган иде инде, халык күңелендәге аһ-зар ут булып кызган, көйри башлаган иде инде, халыкның каны ачу һәм үч белән ярсып кайный башлаган иде инде, халыкның кулы үзеннән-үзе кылычка үрелә башла-ган иде инде!..
Аңа, коры үләнгә дөрләп китү өчен бер очкын җиткән шикелле, бер чакыру, бер чаң гына кирәк иде. Ул чаң — мин булдым. Мин беренче булмасам да беренчеләр барыбер мәйданга чыгар иде. Гомер буе сыкранып яшәгән кешеләр бер көнне кулларына барыбер ук һәм җәя алырлар иде...
Дөрес, сезнең каршыгызда минем бик зур гаебем бар — мин сезгә һәр чакны җиңү генә китерә алмадым, бөтенегезне дә саклый алмадым. Көчле егетләребезнең байтагы бәйге кырларында мәңгегә күзләрен йомды. Әмма алар миңа үпкәләмәсләр! Батыр каны җирдә ятмас! Алар үз каннарының җирдә ятмаслыгын белеп үлделәр. Алар каныннан бу җир өстенә кайчан да булса бер кызыл гөлләр шытып чыгачак! Ышаныгыз, киләчәктә ул көн килер!.. Килер, ышаныгыз!..
Без биләрнең һәм ханнарның кем икәнен бик яхшы беләбез. Гөлзирәкне кайтарсалар, гафу кылам, дигән сүзләр —
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
106
ялган! Моңа ышанса да бары аркасы камчы, кулы богау күрмәгән беркатлы адәмнәр генә ышаныр. Шуның өчен бөтенегез алдында ачык итеп әйтәм: моны Гөлзирәкнең үзенә калдырабыз. Ничек теләсә, шулай эшләсен. Яу кырында бөтен михнәтләрне җилкәсендә безнең белән уртак күтәреп йөрүе өчен без бүген аңа рәхмәт әйтергә тиешбез...
Ә сиңа, мәчет каравылчысы, сүзем шул: синең дошманнарың чучка ашаучылар да, тау һәм урман кешеләре дә түгел. Алар синең шикелле үк кол, хуҗаларына бил бөгә, фәкыйрь көн итә. Син нишләп үзең кебек җәбер-золымда гомер сөрүче туганнарыңа ачу тотарга тиеш? Кем сине бушка эшләтә, соңгы сыныгыңны талап ала, сине хайванга тиң куя — менә кемнәргә каршы күсәк күтәрергә тиеш син! Менә кемнәр — синең дошманың!..
Кем һаман миңа ышана, кем иректән авыз итәргә, әгәр үләргә туры килсә, үлгәндә дә аягүрә үләргә тели — хәзер шул яныма бассын! Кемгә иректән яки үлемнән бүтән юл юк -.кылычын кайрасын, җәясен тартсын! Без дошман боҗрасын өзәргә тиеш! Мин сезне бүген соңгы бәйгегә алып барам!..
К о л ә х м ә т. Алып бар, Исән батыр? Шунсыз безгә үлем!..
К ы з л а р. Без сезнең белән, кыю егетләр!
С у г ы ш ч ы л а р. Җиңү, йә үлем!.. Соңгы бәрелешкә!.. Җиңәргә!.. Исән батыр, соңгы сулышка хәтле без синең белән!.. Кылычлар үткен, җәяләр киерелгән!.. Җиңү, үлем!.. Үлем, җиңү!..
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы (башкаларга килеп кушыла). Мин үз туганнарымны танымаска, инәңнең башы!.. (Күсәген күтәрә.) Йә җиңү, йә үлем!..
К а р т (алгарак чыгып). Ниятләрегез изге, юлыгыз дөрес, оланнар.
И с ә н. Бабай!?. Син бит тыныч кына яшәп, тыныч кына үләргә дип киткән идең?
К а р т. Бу фани дөньяда, Исән батыр, безнең ише адәмнәргә тыныч кына яшәрлек тә , тыныч кына үләрлек тә урын юк икән. Күпме эзләсәм дә андый урынны тапмадым. Изге көрәш кырында бәхетсез чал башымны салу өчен сезнең янга тагын килдем... Миңа да берәр кылыч бирегез, оланнар!
И с ә н. Рәхмәт, бабай!.. Дусларым!..
Сугышчы йөгереп керә.
С у г ы ш ч ы. Исән батыр!.. Ике күл арасыннан би гаскәре бәреп керде... Сакчыларны суйдылар...
И с ә н (кылычын күтәреп). Дус-ларым! Сонгы сынау сәгате сукты. Юлбарыслар кебек гайрәтле икәнегезне онытмагыз!.. Минем арттан!.. Җинү, йә үлем!..
Г а с к ә р (кылычын айкап). Җинү, йә үлем!..
Сугышка, батырлыкка өндәүче көчле музыка.
Исән җыр башлый. Аны бүтәннәр күтәреп ала. Идел буен куәтле җыр күмә. Пәрдә ябыла, җыр пәрдә артында дәвам игә.
Көрәшчеләр җыры
Бер иңрәү килә, бер чыңлау килә колакка, Нәрсә дисәгез — богаулар чыңлавы. Богаулар салынсын, өметләр кабынсын, Китсен җиһаннан ятимнәр елавы!
Җир өчен, ил өчөн,
Ирекле көн өчен
Көрәшкә, көрәшкә, көрәшкә, батырлар!
Бер гөрләү килә, бер күкрәү килә колакка, Нәрсә дисәгез — күкләр күкрәве.
Күкләрне күкрәтик, яшеннәр яшьнәтик, Иркен суласын ир-егет күкрәге!
Җир өчен, ил өчен,
Ирекле көн өчен
Көрәшкә, көрәшкә, көрәшкә, батырлар!..
Бер җыру килә, җылы моң килә колакка, Нәрсә дисәгез — ул безнең өметләр. Йолдызсыз төн үтәр, җырлы бер чор җитәр, Өмет сүнмәсен йөрәктә, егетләр!
Җир өчен, ил өчен,
Ирекле көн өчен
Көрәшкә, көрәшкә, көрәшкә, батырлар!!.
Икенче җырга сугыш авазлары:
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
107
кылычка кылыч бәрелеп чыңлаган, ук сызгырган тавышлар, җиңүчеләрнең сөенеп кычкыруы, егылучыларның сызланулары килеп кушыла. Сугышчыларның сафы әкрен-әкрен сирәгәя, җырлаучылар кими.
Сафлар сирәгәйгән саен, җыр хәлсезләнә. Өченче җырны берничә сугышчы гына башлап җибәрә, аның ахыргы юлларын ялгыз сугышчы дәвам итә. Соңгы сүзләрне әйтә алмыйча, ыңгырашып ул да тына. Жыр үлә. Оркестрда скрипка елый.
II - күренеш
I — күренештәге музыка дәвам итә, ялгыз скрипка матәм уйный. Пәрдә алдына кыз бала чыга. Аның артыннан ана чыга. Кыз бала әтисенең, ана улының үлүе турында ишеткәннәр, матәм киенгәннәр.
Сул яктан, һәлак булган иптәшен күтәреп, ике сугышчы керә.
К ы з б а л а. Минем әткәмме? Минем әнкәем түгелме?
С у г ы ш ч ы. Юк, кызый, бу әле синен әткән түгел.
А н а. Минем улыммы?
С у г ы ш ч ы. Юк әнкәй, синен улын да түгел.
Сугышчылар чыга. Көрәштәш иптә-шен күтәреп, тагын ике сугышчы керә.
К ы з б а л а. Минем кадерле әткәемне алып киләсезме?
С у г ы ш ч ы. Юк, сенелкәем, бу иптәшебез синен шикелле икенче кызнын кадерле әткәсе әле.
А н а. Әллә минем улыммы?
С у г ы ш ч ы. Юк, йомшак күнелле ана, бу әле икенче ананын сөекле улы.
Чыгалар. Тагын ике сугышчы күренә. Алар да корбан булган иптәшен күтәргән. Нидер сизенгән төсле, скрипка моңы көчәя төшә.
К ы з б а л а. Монысы да минем әткәем түгелмени, абыкай?
С у г ы ш ч ы. Синен әткәеңне дә хәзер алып киләләр, кызым.
А н а. Бу — ул... монысы инде... минем улым!
С у г ы ш ч ы. Күнелен сизә, бәхетсез ана. Бу егет — безнен батыр дустыбыз, синен улын.
А н а. Минем улым!.. Ана кешенен күнеле бер чакта да хаталанмый... Улым !.. Сез аны менә монда куегыз. Әкрен генә!.. Аркасын, кулбашларын авырттыра күрмәгез. Мин анын янында калыйм. Бераз ялгыз башым утырыйк. Күзем туйганчы сонгы тапкыр карыйм. Гыйбадәт кылыйм...
Сугышчылар, ананың улын сак кына җиргә куеп, чыгып китәләр. Кыз бала әтисен эзләп сугышчылар каршысына китә. Ана улы янында ялгызы кала. Улының битен, күлмәк изүен ача, көрсенеп карап тора. Чәчләрен, кашларын сыйпый.
А н а. Улым!.. Туп-туры йөрәк өстенә туры китергәннәр икән, балакаем! Сизми дә калгансындыр. Озак интекмәгәнсендер. Үлем ачысы йөзенә чыгып өлгермәгән. Йоклап киткән төсле генә ятасын Матур төш күрәсен бугай — иреннәрен һаман елмайган шикелле... Балакаем! Әле кайчан гына иде сон бу? Бер атна элек кенә бит. Кадерле әнкәем, диден, дусларым ак бәхет даулап ук белән җәя алган чакта ничек өйдә калыйм, диден. Сөекле әнкәем, изге ниятебезнен ахыры ун чыкса, тәгам җыярга икмәгебез, кияргә киемебез булыр, диден. Фатиханны бир, әнкәем, мин дә чыгыйм алыш кырына, мин дә басыйм гайрәтле угланнар белән җилкәгә-җилкә, диден.
Җандай якын газиз оланынын өзелеп-өзелеп әйткән сүзләренә кайсы ананын күнеле эремәс сон! Мин дә сина фатихамны бирдем. Йә бер тәнрем, миһербанлы тәнрем, бәгыремнән өзелеп төшкән балам белән тагын куанып
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
108
күрешергә насыйп итсәнә, дип пакь теләкләр теләдем.
Туган туфрагын белән саубуллашып өйдән чыгып киткәндә, синен күзләрен тан йолдызы кебек балкып тора иде, лачын күзләре кебек үткен иде. Синен иреннәрен өзелеп-өзелеп әнкәем, мине көт, иртән дә көт, кич тә көт, мин сина бәхет алып кайтырмын, бердәнбер әнкәем, дигән иде. Синен кулларын бөркет канатларыдай көчле, аякларын кыр кәҗәсенекедәй җитез иде. Син күл камышы шикелле зифа буйлы иден, йөзенә бер карасан, күзләр чагыла иде. Син Сөләйман пәйгамбәр кебек зирәк һәм акыллы иден...
Балакаем! Менә без тагын күрештек. Нигә син, улым, әнкәем, мин әйләнеп тә кайттым, дип күкрәгемә башынны куеп иркәләнмисен? Нигә син карт әнкәннен хәсрәт сарысы коелган йөзенә күтәрелеп карамыйсын? Нигә анын кара кайгы каплаган күнелен юатырлык сүзләр әйтмисен?! Әнкәен көтә, бер кара, улым, берәр сүз әйт, улым?!.
Юу - ук шул, ю - ук! Ачы күз яшьләре белән хәсрәтле йөзен юа- юа әнкән күпме көтсә дә, үлем мөһере япкан иреннәрен ачылмас инде, үлем шәүләсе төшкән күз-ләрен мина мәнге көлеп карамас инде. Ул күзләрендә шәфәкъ алсулыгы да, аяз тан нурлары да мәнге чагылмас...
Әткән исән булса, хәзер аһ итеп синен икенче ягында утырыр иде. Каты сагышын әткәннен көчле күкрәген пәрә-пәрә телгәләр иде. Ир адәмнен кайнар яшен күреп җирләр, күкләр инрәр, ана кушылып елар иде. Әмма әткәнә бүген җинелрәк. Синен җансыз гәүдәнә карап газапланмый, мин шуна сөенәм. Җирдә ана сине күрүне, кулына алып сөюне насыйп итмәде. Ул, хәтта, синен туганынны да ишетмәде. Хәзер инде күргәндер. Гөнаһсыз җаннарыгыз күктә кавышып елашкандыр...
Әткән белән икегез — ике алтын канатым бар иде. Инде берегез дә юк. Ике канатымнын икесен дә каердылар. Әткәнне бүтән мәмләкәтләргә каршы яуга кудылар. Үтереп, имгәнгән гәүдәсен кошлар очып җитмәс чит - ят җирләрдә ташлап калдырдылар. Ханнар-мор- залар үзара нәрсә бүлешә алмадылар икән — белмим. Безгә әйтеп, бездән кинәш сорап тормыйлар. Җир тармы, алтын-җәүһәр җитмиме патшаларга?!. Аларга кирәк алтын-җәүһәр- ләр өчен нишләп синен әткән вафат булырга тиеш сон, улым? Синен зиһенен җитәме? Минем зиһенем мона җитми.
Адәм балалары бу җиһанга икмәк игү өчен, терлек үрчетү өчен, бакчалар утырту өчен, бала үстерү өчен саф күнел һәм изге ният белән туалар. Әмма ни аяныч — беләкләренә көч, йөрәкләренә дәрт керү белән үз туганнарын чаян шикелле чагарга тотыналар, бүреләр сурәтенә кереп, бер-берсенен бугазларына ябышалар. Бер-берсен харап итү өчен, ярыша-ярыша сөнгеләр чүкиләр, уклар очлыйлар, кылычлар коялар. Ни өчен? Нигә кирәк, кемгә кирәк сон болар?!. Адәм балаларына ни җитми?! Син беләсенме, улым? Мин монысын да белмим.
Кояш бөтен адәмнәрне тигез җылыта. Кояш нурын бүлгәләмиләр ич. Җир өстендә бөтен кешеләргә дә урын җитәрлек. Ник Җир-ана- ны бүлгәлиләр ?!. Бал кортлары, кырмыскалар бергә яши. Нигә бәндәләрен башына да шундый уй салмадын, тәнрем!?.
Син адәм балаларынын тавышын ишетмисен, син үз колларыннын газапларын күрмисен. Күрергә телә-мисен! Син каты бәгырьле, тәнрем! Гаскәр менгән ат тояклары астында җирләр инри, тузаннары күтәрелеп күкне томалый, ук сызгыруларыннан, кылыч чынлауларыннан һава калтырана, кеше гәүдәләреннән тигез урыннарда таулар өелә, кан белән болганып елгалар кызара, толларнын, ятим-ятимәләрнен күз яшеннән ком өсләрендә күлләр җыела. Күрә торып шушы һәлакәтләргә чик куймагач — син миһербансыз икәнсен, тәнрем!..
Балаларыбызнын балалары, онык- ларыбызнын оныклары гомер иткәндә дә шушылай булыр микәнни бу хәсрәтле Җир? Адәм балалары бер чакта да кояш яктысына, бал кортларына карап уйланмаслар микәнни?!.
Ул заманнарда да, синен әткән- не үтереп ташлаган шикелле, һич гаепсез
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
109
арслан ирләрне тәк-дуамал үтерерләр микәнни? Сине харап иткән шикелле, ялгыз аналарнын бер бөртек улларынын җанын кыюдан тыелмаслар микәнни ? Барлык аналарнын да күнелләре бер төрле бит. Ул чакта да бәхетсез аналарнын йөрәкләре менә минем йөрәгем кебек парә-парә телгәләнер бит, сулыгып-сулыгып елар бит?!
Тәнрем, карт ананын аһ-зарларына колак сал! Алай итмә! Миһербанлы бул! Кешеләр җиргә озын гомер өмет итеп, бәхет өчен туа. Үз балаларыннын өметләрен кисмә, бәхетләреннән аерма!..
...Балакаем! Салкын гәүдән минем алдымда, җанын күктә. Әткән белән бергә. Әнкән ялгыз башы җирдә кала. Әмма мин бу шыксыз һәм салкын җиһанда озак юанмам. Җир безне яратмады. Үз баласы итеп иркәләмәде, үги итте. Озакламый ахирәттә күрешербез. Өчәүләшеп елашырбыз. Жирдә бәхетне тар- сындын — ахирәттә бәхетебезгә тимә, Ходаем!..
Хуш, улым, хуш балакаем! Күз-ләреннән сонгы кабат үбим... Бәхетсез әнкәем аерылып кала дип кайгырма! Мин сездән озакка аерылмыйм. Тиздән барып җитәрмен... Озак тормам. Кавышырбыз... Кабер туфрагын йомшак булсын, гүрен ипле булсын, улым!.. Кыямәткә кадәр хуш... балакаем!..
Сугышчылар керә. Ананы ипләп кенә күтәреп бастыралар. Улын сак кына күтәреп алып чыгалар. Ана әкрен адымнар белән аларга иярә. Музыка көчәя, скрипкага быргылар кушыла.
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
110
III - күренеш
I — күренештәге декорация. Күктә болытлар, Иделдә дулкыннар. Гөлзирәк өстәл янында чиста чүпрәкләр сайлый. Мирзашәех керә. Гөлзирәкне күреп баш киемен читкә ата, чәчләрен тузгыта, сугышта йончыган кыяфәт алырга тырыша. Гөлзирәккә сокланып һәм ымсынып карап тора.
М и р з а ш ә е х. Гөлзирәк!
Г ө л з и р ә к. Әләй, куркыттың! Син дә куркынган сыман.
М и р з а ш ә е х. Хәлләр куркудан үтте инде, Гөлзирәк.
Г ө л з и р ә к. Аңламыйм.
М и р з а ш ә е х. Харап булып беттек бит! Үтерәм, үтерәм дип йөри торгач, Коләхмәт мәрхүмнең үзен үтереп ташладылар. Күбәләктәй гөнаһсыз җанлы ике кыз — Вәсимә белән Раушаниябез кайда? Бәләкәй сакчы, тирече карт? Чүлмәкчеләр? Башкорт атлылары?.. Берсе дә юк, берсе дә...
Г ө л з и р ә к. Син аларны кыз-ганасыңмы?
М и р з а ш ә е х. Әйе, алар минем дусларым, көрәштәшләрем иде.
Г ө л з и р ә к. Көрәш кырында корбан булучылар кызганыч кешеләр түгел. Аларның кыюлыкларына сокланырга кирәк. Кеше бәхете өчен үлгән кешеләр белән горурланырга кирәк!
М и р з а ш ә е х. Моннан Коләх-мәтләргә ни файда?
Г ө л з и р ә к. Ул — җирдә калганнар өчен гыйбрәтле.
М и р з а ш ә е х. Сүзләрең дөрес, Гөлзирәк, тик...
Г ө л з и р ә к. Нәрсә «Тик...»?
М и р з а ш ә е х. Аларның каннары кем өстенә төшә?
Г ө л з и р ә к. Үтерүчеләр өс- тенә.
М и р з а ш ә е х. Нм!.. Алар тыныч кына тире илиләр, чүлмәк ясыйлар, тары, бодай үстерәләр иде. Шуннан бер егет килә дә әйтә: «Әйдәгез бигә каршы сугышка барабыз, байлыгын талап үзебезгә алабыз!» — ди. Тегеләр ышаналар, егет артыннан китәләр һәм кара урманда җан бирәләр. Кем гаепле моңа, йә, кем?
Г ө л з и р ә к. Син егет дисеңме?
М и р з а ш ә е х. Кем соң?
Г ө л з и р ә к. Тормыш.
М и р з а ш ә е х. Безнең арага сине дә тормышың куып китердеме?
Г ө л з и р ә к. Юк, мине башта мәхәббәт китерде.
М и р з а ш ә е х. Башта?
Г ө л з и р ә к. Соңыннан икенче олырак, изгерәк хис туды: сезнең ише гади адәмнәргә — мәхәббәтем, туып-үскән сарайларыма — нәфрәтем.
М и р з а ш ә е х. Син, нәфрәтеңә карамыйча, анда күптән кайтырга тиеш идең.
Г ө л з и р ә к. Юк.
М и р з а ш ә е х. Мин теге чакта уйнап әйтмәдем: гүр ияләренең каны сиңа да төшә.
Г ө л з и р ә к. Шомлы сүзләр сөйлисең, Мирзашәех.
М и р з а ш ә е х. Син кайтсаң безне би гафу кылып, өйләребезгә кайтара иде. Ә син мине тыңламадың. Бер гөнаһсыз йөзләрчә колларның гомерен кызганмадың.
Г ө л з и р ә к. Мирзашәех!..
М и р з а ш ә е х. Әле дә соң түгел. Исән батырныкылар һаман да зинданда, без, гәрчә сирәк калсак та, һаман чолганышта. Тиздән безнең дә башны бетерәчәкләр. Акылыңа кил, Гөлзирәк. Кит! Аягына егыл. Елмай, ела, кичерүен үтен. Без инде бернәрсә дә кыра алмыйбыз. Безнең язмыш шушында аунап калу. Батыр исеме күтәреп үлгәнче, исемсез килеш бер көн булса да яшәү артыграк бит! Сөйгән ярың кочагында җан бирүдән сөймичә һәм сөелмичә бер сәгать якты дөньяда яшәү кадерлерәк бит!
Г ө л з и р ә к. Үлем... Мәхәббәттән көчлерәкмени?
М и р з а ш ә е х. Син мәхәббәтне тагын табарсың.
Г ө л з и р ә к. Тагын-тагын табыла торган булгач — мәхәббәт түгел инде ул. Чын мәхәббәт бер табыла.
М и р з а ш ә е х. Синен чын мәхәб-бәтен әле кабынмаган. Чибәрлеге, акылы-зиһене, буе-сыны, байлыгы- шөһрәте белән бөтен Идел буенда бер Гөлзирәк белән ярлы бакырчынын ярлы малае
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
111
арасында чын мәхәббәт яши алмый. Сине икенче углан көтә. Ул сине алтын белән күмәр, йөргән юлларына асыл-ефәк түшәр, ул бөтен җиһанны яулап синен аяк астына ташлар. Бу кара урман, куркыныч төш шикелле, тора-бара онытылыр. Кай-тып кит, Гөлзирәк, үтенәм синнән, Гөлзирәк! Үзен өчен, сине сөеп газап-ланучы бер җан өчен!.. Гөлзирәк!.. (Кулларыннан тотмакчы була.)
Г ө л з и р ә к (ычкынып, гаҗәпләнеп). Син акылыннан язгансын, Мирзашәех... Син куркыныч бүген... Тынычлан, утырып тор... Мин хәзер. (Чүпрәкләрен алып чытып китмәкче була).
М и р з а ш ә е х (алдына төшә). Мин сине кызганып әйтәм. Ул сине яратмый, алдый. Ул ике яклы пычак. Бигә үч итеп тота. Кызын миндә, сикерә алмассын, имеш...
Г ө л з и р ә к. Нәрсә?.. Кем яратмый?
М и р з а ш ә е х. Исән. Коләхмәт белән көлеп сөйләшүләрен әллә ничә тапкыр ишеттем. Би кызын барыбер куып җибәрәм, ул җүләр мина чат ябышкан, ди. Үзенне эт итеп кууын көтмә. Йөзенә төкер дә кит, Гөлзирәк?
Г ө л з и р ә к. Чынлап авырыйсын ахры, тынычлан. Син... дөрес сөйләмисен. Ялган! Ышанмыйм! (Тиз-тиз атлап чыгып китә.)
М и р з а ш ә е х (артыннан омтылып, кычкырып кала). Гөлзирәк! Гөлзирәк!.. Җебегән малай. Кылыч каршында кысылган телен шул кыз алдында ачылдымы! Уеннан уймак чыгарын кем белгән. Яратып китәрмен дип кем уйлаган! Үзен пешергән ботканы үзен аша инде, җүләр... Гел яннарында булырга кирәк. Күз алдымда әләкли алмас...
Китмәкче була, ләкин тавышлар ишетеп туктала. Бер сугышчы сөңгесе белән төрткәли-төрткәли Зыян- гирны алып керә.
З ы я н г и р. Төртмә дим, тук- тале, сөйләшик әле. Бәлкем сина ат кирәктер, ә? Миндә бар атлар. Биримме? Көмеш ияре белән, ә? Алтын да өстим. Бер чүлмәк... икене, ә? Күмелгән алтыннарым күп минем, ә? Төртмә әле син!..
С у г ы ш ч ы (төртә). Әйдә, күп лыгырдама!
З ы я н г и р (Мирзашәехне күреп). Мирзашәех!.. Карале, син бит бу?! Валлаһи син!.. (Мирзашәех читкә борылып тора, дәшми.) Таны- мадынмы әллә? Зыянгир мин.
Мирзашәех дәшми.
Уразай Мәликләрдәге яз бәйрәме исендәме? Асыл угланнар бәйгесендә җинүче ин оста мәргән бит мин... Зыянгир... Мәликнен төпчек кызы минем нәфис билемә энҗе кәмәр бәйләде бит. Исенә төштеме? (Мирзашәех дәшми.) Мирзашәех әфәнде!
Мирзашәех дәшми.
Анлашыла. Син дә болар белән икән. Үз алтыннарын гына җитмәгәч, бүтән биләрне суярга чыккансын икән. Әмма шуны бел — озакламый базар мәйданында башын чабылачак. (Сугышчыга.) Әйдә, төрт җилкәгә, алып кит мине тизрәк бу адәм яныннан.
С у г ы ш ч ы (төртә). Тынлыйм һәм буйсынам, хөрмәтле йөзбашчы. Атла, каһәр суккан черек кисмәк!
Чыгалар.
М и р з а ш ә е х. Авырткан башка тимер тарак. Монысын тагын ничек җәһәннәмгә олактырырга?
Исән керә. Сул кулын муенына асып бәйләгән. Бераз аксый. Киемнәре ертылган.
И с ә н. Мирзашәех, син монда күптәнме? Гөлзирәкне күрмәденме?
М и р з а ш ә е х. Юк, күрмәдем.
И с ә н. Ярга күзәтчеләр куйдыңмы?
М и р з а ш ә е х. Куйдым.
И с ә н. Кайда булыр ул?
М и р з а ш ә е х. Борчылма, табылыр.
И с ә н. Кем?
М и р з а ш ә е х. Гөлзирәк.
И с ә н. Ә-ә, мин анын өчен борчылмыйм.
М и р з а ш ә е х. Ни өчен сон?
И с ә н. Тагын пыр туздырдылар. Икенче тапкыр.
М и р з а ш ә е х. Әйе, әхвәлебез шәп түгел.
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
112
И с ә н. Әйт әле, нишләп алар гел көчле булып чыга, нишләп без һаман җиңеләбез?
М и р з а ш ә е х. Белмим, Исән.
И с ә н. Мин дә белмим. Без аларны мәнге җинә алмабыз микәнни? Гадел түгел бит бу, дөнья болай корылырга тиеш түгел!
М и р з а ш ә е х. Тиеш түгел.
И с ә н. Нишләргә сон? Гаделсезлекне ничек бетерергә?
М и р з а ш ә е х. Бәлки көрәшеп маташмаскадыр?
И с ә н. Юк, көрәшергә! Тик нишләп ялгышабыз?
М и р з а ш ә е х. Минемчә, төп хатабыз нәкъ әнә шул көрәш. Туфрак алтын ялтыравын томалый аламы? Күсәк кылычны кисәме? Ә безнен туфрак белән күсәктән бүтән нәрсәбез бар?.. Сорарга, үтенергә кирәк. Иелгән башны кылыч кисми.
И с ә н. Гомеребез буена сорыйбыз. Колакларына да элмиләр. Иелгән баш кисү өчен тагын да унайрак. Шулай булганга безнен башларны кыеп кына торалар.
М и р з а ш ә е х. Болай кый-мыйлармы? Күпме гомерләр өзелде, тездән кан агыздылар. Димәк, алар көчле, дөреслек алар ягында. Язмыштан узмыш юк. Коралларны салырга вакыт.
И с ә н. Исән батырның муены иелми — киселсә киселә. Өченче - сендә җинәрбез.
М и р з а ш ә е х. Әллә өченче кат күтәрелергә ниятлисенме? Кем белән, ничек? Утыз-кырык сугышчы беләнме?
И с ә н. Әйе. Төнлә Иделнен теге ягына китәбез.
М и р з а ш ә е х. Шуннан?
И с ә н. Анда урманнар куе. Хәл алырбыз, корал әзерләрбез, кешеләр җыярбыз. Көрәшкә атлыгып торган угланнар һәркайда күп.
М и р з а ш ә е х. Тагын кырып салачаклар.
И с ә н. Салсалар, тагын калкы-нырбыз. Без хакыйкатьне табарга тиеш, ләбаса.
М и р з а ш ә е х. Үтерсәләр?
И с ә н. Килер буыннар табар.
М и р з а ш ә е х. Матур хыял!.. Тик безгә бүгенге көн турында уйларга кирәк. Әти-әниенне онытма- гансындыр бит?
И с ә н. Ничек онытыйм ди!
М и р з а ш ә е х. Гафу сорасак, би безне гафу кылып өйләребезгә кайтарыр, синекеләрне азат итәр.
И с ә н. Ә «гафу»ны кем сорар, синме?
М и р з а ш ә е х. Бинен үз кызы.
И с ә н. Гөлзирәкме?!
М и р з а ш ә е х. Ул кызны күптән җибәрергә кирәк иде. Мин аннан шикләнә башладым, тәшвишкә төштем.
И с ә н. Син ни сөйлисен? Уйнап әйтәсенме?
М и р з а ш ә е х. Хәлебез уйнарлык түгел, Исән. Би кызынын мәхәббәтенә ышану хата түгел микән? Сезнен арада нинди уртаклык бар?
И с ә н. Мәхәббәт бай белән ярлыны аермый.
М и р з а ш ә е х. Әмма анын уй- фикере бүтән, аны син анламыйсын, йөрәк хисләре алдаучан.
И с ә н. Мин Гөлзирәкне беләм.
М и р з а ш ә е х. Мин дә беләм дип йөри идем.
И с ә н. Боргалама!
М и р з а ш ә е х. Син, ник без җинеләбез, алар җинә, дип сора- дын.
И с ә н. Әйе, сорадым.
М и р з а ш ә е х. Алар безнен һәр адымыбызны, хәтта ни уйлавыбызны алдан белеп торалар. Димәк, безнен арада шымчы бар.
И с ә н (Мирзашәехнен якасыннан алып). Кемгә пычрак ягасын, кара йөрәк? Фәрештә шикелле кыз өстенәме?!. Үтерәм!..
М и р з а ш ә е х (ычкына). Коләхмәт урынына син калдын- мы?.. Безнен арада би улларыннан, би кызларыннан кем бар? Ул! Үзен кебек кол егетләр бигә сатылып, шымчылык итеп йөрерме? Кемнән шикләнәсен? Миннәнме? Мәгарәдәге әрвахларданмы?
И с ә н. Күңелемдә сезгә тырнак очыдай шик сакласам да — сезне хурлар идем.
М и р з а ш ә е х. Авыр-авырын. Ләкин минем сүзләрдә хаклык бар.
И с ә н. Белмим. Коточкыч сүзләр әйтәсен. Самими сөю хисе бөркегән ягымлы күзләр! (Кычкырып.) Юк! Дөрес
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
113
түгел! Ник йөрәгемә салкын хәнҗәренне тыгып айкыйсын, ә?
М и р з а ш ә е х (тыныч). Сөю хисе бөрки дип йөргән күзләренә җентекләбрәк кара, зәһәр елан агуы бөркемәгәе!
И с ә н. Җитәр! Тагын бер сүз әйтсән, теленне тартып өзәм.
М и р з а ш ә е х. Агу дигәннән, сарай әһелләре агу белән дә шаяра. Сак бул!
И с ә н (хәнжәрен алып). Бас кар-шыма, кабахәт адәм! Оҗмах хурыдай кызнын җанын рәнҗеткән өчен үз җанынны җәһәннәмгә җибәрәм. Ал хәнҗәренне!
М и р з а ш ә е х (изүен аера). Мә чәнче! Ин ышанычлы дустынны үтер! Бер кансыз би кызын яклап фәкыйрь чүлмәкченен фәкыйрь оланын үтер! Шәһит киткән туганнарыбыз, бу мыскылга чыдый алмыйча, тар ләхетләрендә йөзтүбән әйләнсеннәр. Их син, газраил күзенә керфек какмый караган егет! Хыянәтче кызнын сырпалануы чуерташ йөрәгенне эретеп балавызга әйләндердеме!?.
И с ә н. Тукта, җитәр!..
М и р з а ш ә е х. Саташуыннан үзен тукта! Көрәштәшен сүзен аяк астына салма. Ул моннан хәзер үк китсен. Би кызын яратам дип ата- ананны харап итәргә синен хакын юк. Ата-ана хакы җирдәге бөтен мәхәббәтләрдән дә артык. Ата-ана мәхәббәте барлык мәхәббәтләрдән дә кайнар... Би кызынын татлы теленә ышанма, татлы телнен тө-бендә агу була. Яратмыйм, кит, диген, ку!
И с ә н. Күкрәгемә хәнҗәренне тыгып айкасан җинелрәк тоелыр иде. Хәнҗәр бер үтерә — сөйгәнен- нен хыянәте мен тапкыр үтерә.
М и р з а ш ә е х. Ул хыянәтнен инде мен сугышчыны юк итүен онытма!
И с ә н. Идел агуыннан туктаса, өстемә күк җимерелеп төшсә, җиде кат җир астыннан җәһәннәм калыкса, бу хәтле аптырамас идем.
М и р з а ш ә е х. Син мина ачуланма. Мен татлы ялганнан бер ачы хакыйкать кыйммәтрәк.
И с ә н. Әйе... әйе...
Гөлзирәк керә.
Г ө л з и р ә к. Ни булды сезгә? Икегез ике читтә үпкәләшкән малайлар кебек торасыз.
И с ә н. Юк, болай гына. (Су эзли, чүлмәк буш.)
Г ө л з и р ә к. Су беткәнмени? (Чыгып кружка белән су алып керә.)
Т а в ы ш. Гөлзирәк, үскәнем, менә боларны кара әле.
Г ө л з и р ә к. Кая?
Суын өстәлгә куеп чыга. Исән, үз уйларына чумып, әрле-бирле йөри. Мирзашәех кесәсеннән кәгазь пакет ала. Суга тиз генә нидер сала, читкә китә. Гөлзирәк керә.
Г ө л з и р ә к. Иптәшләренен ярасын бәйләргә үз күлмәкләрен салып юып китергәннәр.
И с ә н. Ә-ә! (Суын алып эчмәкче була.)
М и р з а ш ә е х. Сабыр ит. (Кулыннан кружканы ала.)
И с ә н. Син нәрсә?!.
М и р з а ш ә е х. Эй, кем бар? Зыянгир йөзбашын китерегез!
Ике сугышчы Зыянгирны алып керә.
М и р з а ш ә е х. Исән батырдан сине коткаруын үтендем. Ул мине тыңлады.
З ы я н г и р. Ээ... ээ... Асыл углан Мирзашәех... Зыянгир батыр колың булыр... Мин сине теге...
М и р з а ш ә е х (аны бүлдереп). Батыр, батыр! Тешең тешкә тими. Кәнизәкләрне аунатканда гына батыр сез. Мә эч, хәл керер.
З ы я н г и р. Рррәхмәт, рррәх- мэт, онытмам. (Кружканы алып эчеп җибәрә. Кинәт бөгелеп төшә, киерелә, сузыла, газаплана, ике куллап эченә тотына.) Ааыы... ааыы... Нишләттегез?!. Эчемә эрегән кургаш койган шикелле... Ааыы.. (Сискәнеп.) Агу! Агу эчерделәр... Мине агуладылар. Аааыы! (Бөгелеп чайкала-чайка- ла йөри, чыгып китә. Сәхнә артында дөпелдәп җиргә ауганы ишетелә.)
Г ө л з и р ә к. Йә, Аллам, ни булды бу? Исән! Мирзашәех!
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
114
Исән дәшми, аптырап тора.
М и р з а ш ә е х. Бумы — бу — сарайларда гына очрый торган яман уеннарның безнең арага да килеп керүе дигән сүз. Ярый, мин саклар тирәсендә булырмын. (Исәнгә мәгънәле генә карап чыгып китә. Сакчылар да чыга.)
Г ө л з и р ә к. Исән?!
И с ә н (кружканы ала, гаҗәпләнеп карый, ашыгып кире куя, артка чигенә). Белмим, белмим...
Г ө л з и р ә к. Исән, ник дәшмисең? Мин куркам!
И с ә н. Мин дә куркам. (Гөлзирәк янына килә. Аның кулларыннан алып, нидер күрергә теләгәндәй, текәлеп күзләренә карый. Күкрәгенә сыенырга теләгән Гөлзирәкне этәреп читкә китә.) Юк!.. Юк!..
Г ө л з и р ә к. Исән! Мин хәзер акылымнан язам. Нәрсә сөйләшә идегез? Эйт тизрәк!
И с ә н. Без... сине... кайтарып җибәрү турында сөйләшә идек.
Г ө л з и р ә к. Нич башыма керми... Ничек?..
И с ә н. Гөлзирәк! Бүген-иртәгә соңгы бәрелеш. Үзеңне харап итмә, кит безнең яннан!
Г ө л з и р ә к. Син ни сөйлисең. Исән... батыр?!.
И с ә н. Шулай. Хәзер үк кит!
Г ө л з и р ә к. Чынлап... әйтәсеңме?
И с ә н. Чынлап... Хуш, Гөлзирәк!
Г ө л з и р ә к. Чәчләребез чәчкә бәйләнгән — аларны кисәрлек үткен кайчылар юк, икебезгә бер бөтен бәхетебез бар — аны аерырлык зөл- фәкарь кылычлар коелмаган, ике йөрәктә ике гөнаһсыз мәхәббәтебез бар — аны суытырлык салкын җилләр юк, үлемебезне дә тәкъдирдә бергә язган — үлемне үтерерлек үлемнәр юк, Исән батыр!
И с ә н. Кит, Гөлзирәк! Чөнки... чөнки безнең гөнаһсыз мәхәббәтебезне суытырлык зилзилә җилләре айкала бүген.
Г ө л з и р ә к (тетрәнеп). Үткен кылычлар да коелган дисеңме?
И с ә н. Эйе... Чәчләребез дә киселгән...
Г ө л з и р ә к. Мин китәм, Исән батыр... Синнән аерылгач, әтием сараенда яшәсәм ни дә, тар ләхеттә ятсам ни... Миңа барыбер.
И с ә н. Кичер мине, Гөлзирәк!
Г ө л з и р ә к. Кичерү сорарлык гаебең юк. Күңелеңдәген яшерми әйтә алуың өчен рәхмәт яусын.
И с ә н. Үзеңә... рәхмәт! Барысы өчен дә!
Г ө л з и р ә к. Эти-әниләреңне зинданнан йоларга көчем җитсә, мине һаман да көрәшче икән бу кыз дип искә төшерегез! Хуш, Исән! ..
И с ә н. Хуш, Гөлзирәк!..
Бер-берсенең кочагына атылырга теләп, карашып торалар. Ләкин ты-елалар. Гөлзирәк әкрен генә чыгып китә. Исән аның артыннан ташлана. Туктый, кычкырырга тели. Сикереп өстәлгә менә. Ачу белән кружканы тибеп очыра. Җиргә төшә, Кинәт картаеп, бөкрәеп агачка сөялә. Җилкәләре калтырый, җылыймы, көләме — билгесез.
Мирзашәех керә. Исәнне күреп туктый, Йөзенә тантаналы бер явызлык җәелә. Хәнҗәрен ала. Аны артына яшереп тоткан килеш, тавышсыз адымнар белән Исәнгә якынлаша. Тиз генә хәнҗәрен күтәрә.
Г ө л з и р ә к (йөгереп килеп керә. Коты очып). Исән, саклан!
Исән ялт борыла. Мирзашәех хәнҗәрен яшерә, ләкин Исән аны күреп кала.
И с ә н. Син... син ни кыланасын?!
Г ө л з и р ә к. Ул әшәке кеше! Ул сине арканнан кадарга теләде!..
М и р з а ш ә е х. Шымчы кыз!.. Синен үзенне күптән кадарга кирәк иде.
И с ә н. Гөлзирәк, син нишләп китмәден?
Г ө л з и р ә к. Ул чүлмәкче улы түгел, Түбәнтау биенен улы. Мине яучылаган адәм... Исән, саклан!..
М и р з а ш ә е х. Ялган! Ниткән би улы ди мин!
Г ө л з и р ә к. Ышанма, Исән! Хәзер
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
115
генә бер тиречене эләктерделәр. Монын янына килгән.
М и р з а ш ә е х. Бернинди тиречене дә белмим.
Күсәген күтәреп мәчет каравылчысы керә.
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Карале, Исән батыр, йомышым сина төште бит әле, инәннен башы. (Мирзашәехне күреп аптырап кала. Аннан билен бөгеп баш ия.) Кичер карт алашаны, Алла хакы өчен? Сукыр тавыкнын шул инде — күрми торам.
И с ә н. Ник ана баш иясен, бабай?
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Не, ими кара! Шулай итмәсән, ике бот арасындагы җан җиргә тибеп җибәрә торган яман гадәте бар анын.
И с ә н. Кем сон бу?
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Белмисенмени? Безнен би малае Мирзашәех бит бу... Карале, энем, ни эш майтарып йөрисен безнен арада — гыйфрит кебек гайрәтле угланнар арасында? Кәләш эзләмисендер бит?
И с ә н. Дөресме бу?
М и р з а ш ә е х. Дөрес! Әйе, мин бу, мин! Сезнен алдыгызда мөхтәрәм бинен гаярь угланы Мирзашәех басып тора. Тезләнегез, тезләнегез, мәшрик коллар!.. Сезгә әле җир кирәк булдымыни — әнә, усак төпләрендә бик күбегез җир алды. Икмәк теләндегез — авызыгызга кара туфрак тутырдык. Хөррият яуладыгыз — хәзер гүрегездә борылып та ята алмыйсыз. Сезне Ходай кол итеп яраткан — мәнге кол булырсыз, мәнге, мәнге! Безне асылзат иткән — без мәнге асылзат булырбыз, мәнге, мәнге!.. Ничек яратса, мәнге шулай торачак! Тан нурын сүндереп буламыни, кояшнын юлын кирегә борып буламыни, шакшы коллар?!.
И с ә н. Без тан нурына сез каплаган кара пәрдәне алып ташлау өчен күтәрелдек. Тан нуры — бөтен адәмнәрнеке! Чык, кабахәт! Сине дә усак төбе көтә.
М ә ч е т к а р а в ы л ч ы с ы. Ямансызнын башын күсәк белән үзем сугып ярыйм әле.
М и р з а ш ә е х (кинжалын күрсәтә). Кит, тинтәк карт!
Мәчет каравылчысы күсәген ташлап чыгып йөгерә. Каравы-ыл!.. Суялар!..
М и р з а ш ә е х (Исән каршы- сына чыга). Син пычрак кулларын белән аксөяк кызына үрелергә җөрьәт иттен, кол. Өметләремне кистен. Чутлашыр көн җитте.
И с ә н. Әйе, мангай тирләре, камчы эзләре хисап сорый!
Сугышалар.
М и р з а ш ә е х. Камчыларның сабын ходай безнең кулга салган.
И с ә н. Безнең йөрәкләргә нәфрәт уты салган. Ул ут бер заман камчыларыгызны да, үзегезне дә яндырачак!
Сугышалар.
М и р з а ш ә е х. Җирдә бер генә — безнең генә хакыйкать бар, колларның хакыйкате юк!
И с ә н. Коллар хакыйкатьне үзләре яулап алыр!
М и р з а ш ә е х. Сезне эт урынына асып бетерәчәкләр!
И с ә н. Бүтәннәр калыр. Халыкны үтереп бетерерлек көч юк!
Сугышалар.
М и р з а ш ә е х. Әти-әниеңне, сеңелеңне буган шикелле, сине дә дөмектерәчәкләр.
Исән яшен суккандай катъш кала. Кулыннан хәнҗәр төшә.
Г ө л з и р ә к. Исән!..
И с ә н. Газраильләр сез!.. (Көрәшәләр. Исән Мирзашәехнең үз хәнҗәрен алыш чәнчи. Мирзашәех егыла.)
М и р з а ш ә е х (терсәкләренә таяныш калкынырга итә). Коллар... Ләгъ-нәтләнгән кол-лар... Ха-ха-ха- ха! (Үлә.)
Г ө л з и р ә к (Исәннең күкрәгенә
ГАЗИЗ МӨХӘММӘТШИН
116
кашланыш). Исән!..
И с ә н (аны кочаклаш). Гөлзирәк!..
Г ө л з и р ә к (елый). Синең әтиләрең!.. Минем әти бит. Минем!.. Ерткыч!..
И с ә н. Елама, Гөлзирәк! Минем әтине синең әтиең түгел, бер мескен колын бай би үтерде. Менә ничек.
Г ө л з и р ә к. Мәхәббәтебез нишләр?
И с ә н. Мәхәббәтне зинданга ябып та, буып та булмый, Гөлзирәк!
Г ө л з и р ә к. Рәхмәт, Исән!
Шау-шу ишетелә.
Т а в ы ш. Исән батыр, би гаскәре! Иделдән менәләр!..
И с ә н (Гөлзирәкне үбеш). Менә соңгы бәйге дә җитте. (Кылычын ала.) Икмәк һәм су өчен, һава һәм кояш өчен!..
Г ө л з и р ә к. Исән, мин дә сезнең белән!
И с ә н. Безнең белән, Гөлзирәк, бергә, Гөлзирәк!..
Г ө л з и р ә к (хәнҗәр алыш). Бергә, Исән, мәңгегә!
Чытыш йөгерәләр. Сугыш тавышы көчәя. Бераздан би гаскәрләре Исән белән Гөлзирәкне сугыша-сугыша сәхнәгә чигендереш кертә. Исән белән Гөлзирәк, биек ярга басыш, төрле яктан һөҗүм итүчеләргә каршы аркага-арка терәш сугышалар. Би сугышчылары берәм-берәм качалар.
И с ә н. Хәлең бармы?
Г ө л з и р ә к. Басып тора алам әле.
И с ә н. Үлемне аяк өсте каршылыйк, Гөлзирәк?
Г ө л з и р ә к. Үләбез дә мени, Исән?
И с ә н. Үләбез, Гөлзирәк.
Г ө л з и р ә к. Бик аз яшәдек бит әле. Яшисебез калды!
И с ә н. Хыялларымны үти алмадым. Бар адәмнәрнең бәхетен тигез итмәкче идем — ничек икәнен белмәдем.
Г ө л з и р ә к. Бездән соң туачак оланнар моны белерләр, Исән!
И с ә н. Белсеннәр иде, Гөлзирәк!
Г ө л з и р ә к. Нинди җиләс җил, Исән! Нинди зәңгәр күк, ак болытлар! Идел нинди матур, нинди киң!
И с ә н. Кояш нинди якты, җиһан ниңди иркен!
Г ө л з и р ә к. Ә без китәбез, алардан мәңгегә аерылып китәбез.
Әкрен музыка башлана. Ялгыз скрипка.
И с ә н. Кара язмышка, кара заманга ләгънәт әйтеп китәбез!
Г ө л з и р ә к.
Кара ташлар очрар җир өстендә.
Кара язмыш, кара тәнебез ул.
Кызыл ташлар очрар җир өстендә, Хаклык эзләп йөргән көнебез ул.
Җир-әнкәнең йомшак күкрәгенә Күпме көрәшчеләр егылган.
Кызыл ташлар бик күп батырларның,
Кызыл ташлар бик күп матурларның Кызыл каны белән юылган.
И с ә н.
Безнең гомер җиһан гомерендә Тамчысы тик кояш нурының. Безнең фәләк сезнең йөрәкләрдә Алыр әле үзенең урынын.
Без китәбез, сау бул, килер заман!
Без китәбез, сау бул, киләчәк! Куенында үсәр оланнарың Сина хөрлек яулап бирәчәк.
И к е с е б е р г ә.
Киләчәкнең горур адәмнәре, Без китәбез инде, хушыгыз! Онытмагыз шәһит киткәннәрне, Исемнәрен җырга кушыгыз!
Без эзләгән иркен көннәр җитәр, Ул көннәрнең кадерен белегез! Җир өсләрен чәчкә белән бизәп Көлә-көлә эшләп йөрегез!
Г ө л з и р ә к.
Җылый-җылый түгел — җырлый-җырлый
Без төшәбез салкын суларга.
Без башлаган җырлар сезгә кала, Дәвам итеп, ярсып җырларга.
И с ә н.
Безне сагынсагыз, май аенда
Идел буйларына килегез.
Дулкыннар сезгә җыр җырлар, Ул җырларда яңрар безнең җырлар - Шуны белегез!
ДУЛКЫННАР ҖЫРЫ
117
Сөңгеләрен алга сузган би гаскәре төрле яктан тавышсыз тына боларны камый.
Г ө л з и р ә к.
Без китәбез,
Яз җиледәй сөю хисебезне,
Якты сәгадәтле өметебезне Мәңгелеккә алып китәбез.
И к е с е б е р г ә:
Көзге төннәр аяз көн булыр дип,
Кара язмыш җиңелер, хур булыр дип, Бар адәмнәр тигез, хөр булыр дип, Киләчәкнең горур кешеләре.
Г ө л з и р ә к. Сезгә
И с ә н. Сезгә
И к е с е б е р г ә. Сезгә Ышанып китәбез!..
Т а в ы ш. Могтәбәр би боера: коралларыгызны ташлагыз!
Г ө л з и р ә к, И с ә н. Ху-шы- гыз!..
Кочаклашып Иделгә ташланалар. Болыт күтәрелә, караңгылана. Иделдә давыл кубарга чамалый. Өмет авазлары белән көчәя барган музыкага дулкыннар тавышы кушыла. Еракта гөрелдәп күк күкри. Куркынып калган би сугышчыларын яшен яктыртып җибәрә.
Пәрдә.
30 гыйнвар — 24 май 1966 ел.