Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ

Иске Жогып
Иске Җогып авылы Әтнә районында, район үзәге Олы Әтнә авылыннан 27 чакрымда,
җирле үзидарә советы үзәге Яңа Шашы авылыннан — 2, Арча тимер юл станциясеннән — 54,
Казаннан 88 чакрымда урнашкан.
Авыл атамасы байтак тарихи чыганакларда очрый.
XVIII гасыр мәгълүматларын эченә алган Д.А.Корсаков белешмәсендә авыл Югуп дип
күрсәтелгән. Халкы йомышлы татарлар булган, алар Югары Шашы авылыннан килеп
утырганнар дип билгеләнгән. 1859 ел мәгълүматларын туплаган белешмәгә караганда, Шашы
ярына утырган Шашы авылындагы 44 хуҗалыкта 136 ир-ат һәм 144 хатын-кыз яшәгән, мәчет
эшләгән. 1898 елда басылып чыккан белешмәдән күренгәнчә, Югуп авылында татарлар
яшәгән. 1908 елда басылып чыккан белешмәдә авылда 521 татар кешесе көн иткәнлеге әйтелә.
Олылар сөйләвенә караганда, авыл болай оешкан.
Авылны нигезләгән беренче кешеләр Күңгәрдән, Түбән Шашыдан һәм Нократтан
килгәннәр. Җогып авылы бик матур урынга урнашкан булган. Элекке вакытларда авыл су
ягына гына төзелгән. Авыл инешенең суы мул булган, тирә-якта кара урман шаулап утырган.
Мамыш авылы белән ике арада үтеп чыккысыз сазлык җәелеп яткан (әле дә ул тирәләрдә
кечкенә баткаклыклар бар һәм торф чыга). Чәчүлек җирләрне зурайту хаҗәте тугач,
урманнарны кискәннәр, сазлыкның да кырыйларын чистартып сөргәннәр. Нәтиҗәдә, урман
беткән һәм сазлык та кипкән. Яр буйларында агачлар үсмәгәч, елгалар да саеккан.
Җогып атамасының барлыкка килүен авыл олылары болай аңлата.
Авыл төзелгәнче бу урында көтүлек була. Ничектер, бер көтүче юкка чыга. Бу көтүчене
бай бик нык эзләткән, чөнки ул аңа хезмәт хакын алдан түләгән була. Әмма күпме эзләсәләр
дә көтүчене таба алмаганнар. Соңыннан халык аны таралышып эзләгән. Бер-берсе белән
очрашкан саен: «Юкмы?» — дип сораганнар. Ә тегеләр «ю- уу-к ич», — дип җавап биргәннәр.
Бу сүз үзгәрә-үзгәрә Җогып сүзенә әверелгән.
Болай аңлату халык этимологиясе генә, әлбәттә.
1934 елны авылның кайбер кешеләре читкәрәк күчеп, Яңа Җогып авылын нигезлиләр.
Хәзерге вакытта Яңа Җогып беткән, аның зират урыны гына билгеле. Шул елдан соң төп авыл
Иске Җогып дип йөртелә башлый.
Авыл матур урынга урнашкан. Аның ике ягыннан Акташ һәм Таллык исемле инешләр ага.
Акташ елгасы башланган урын бик ямьле. Ул ап-ак ташлар арасыннан тибеп чыккан чишмәдән
башлана. Исеме дә шуңа нисбәттән барлыкка килгән. Ул урында табигый һәйкәлләр —
мәгарәләр, куышлыклар бар. Ә Таллык елгасы кырыенда бик күп таллар үсә. Авылның тагын
бер гүзәл җире — Кара күл. Ул бик
Дәвамы. Башы 2006 елның 6нчы санында. сай, ләкин суы беркайчан да кипми. Кара күлдән
көнбатышкарак киткәч, үтеп булмаслык сазлыклар башлана.
Акташ белән Таллык кушылган урында бик матур бер урын Яшелчә дип йөртелә. Элек
монда яшелчә үстергәннәр, исеме дә шуннан калган. Хәзер анда яшелчә үсми, бары яшеллек
кенә калган.
Кибәч
Кибәч авылы Питрәч районында, район үзәге Питрәч авылыннан 54 чакрым ераклыкта,
Казаннан 66 чакрымда урнашкан.
Кибәч атамасы тарихи белешмәләрдә шактый искә алына.
XVIII гасыр мәгълүматларын үз эченә туплаган белешмәдә күрсәтелгәнчә, Кибәче
авылында 122 керәшен татары көн иткән. 1898 елда басылып чыккан белешмәдә
билгеләнгәнчә, Кибәч авылында керәшен татарлары көн күргән.
Авыл оешуы турында мәгълүмат аз. Авыл урнашасы урында элек урман үскән, урман
эченнән елга аккан. Заманасында бер кеше шушы суга һәм урманга якын җиргә килеп утырган.
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
160
Тора-бара монда башка кешеләр дә килеп урнаша башлаган.
Авылга ни өчен Кибәч дигән исем куйганнар?
Олылар бу турыда болай сөйли. Авылның Түбән очында сазлык булган һәм ул бик озак
вакытлар бер дә кипмәгән. Ә бервакыт кешеләр аның кимегәннән-кими баруын сизә. Бу күл
янына килгәч “кибә ич”, “кибә ич” дия торган булганнар. Шуннан соң авылга Кибәч исеме
кушылган, сазлык та кибеп беткән. Билгеле, бу халык этимологиясенә нигезләнгән фараз гына.
Авылның урта бер җирендә тирән елга бар. Аны Бала елгасы дип йөртәләр. Кайчандыр,
бик көчле язгы ташу вакытында көчле агым бер баланы агызып алып китә, аны беркем дә
коткарып кала алмый. Хәзер бу елга тагын да тирәнәйгән. Авыл кырыенда тагын: Захар елгасы,
Аю елгасы, Кызлау елгасы, Әтрәч елгалары ага. Захар елгасында кайчандыр Захар исемле кеше
баткан һәм елганы аның исеме белән атаганнар.
Авылның тирә-ягында калын урманнар. Аларны халык түбәндәгечә атап йөртә: Сәрдә
урманы, Әби урманы, Кәҗүнни урманы, Нарат урманы, Кормаш урманы. Әби урманы
атамасын җирле халык болай аңлата. Урманга әби алпавыт хуҗа булган. Ул усал карчык
булып, һәрдаим атка атланып йөргән, бер генә кешене дә урманга рөхсәтсез кертмәгән.
Авылдан бер чакрымнар ераклыкта керәшен зираты бар. Зиратның тирә-ягы тотып
алынган. Елга ике тапкыр (яз һәм көз көннәрендә) халык зиратка бара. Зиратка барыр алдыннан
һәр кеше мичкә яга, төрле тәмле әйберләр пешерә. Шул ризыкның бер өлешен табакка
тутырып, махсус ашъяулыкка төреп зиратка алып баралар, һәр кеше үз туганын аның кабере
янында ризык чәчеп-түгеп искә ала. Баштарак барып кабер өсләрен чистарталар, себерәләр.
Зиратка барыр алдыннан мунча ягып үзләрен чисталыйлар, чөнки зиратка ак һәм пакь килеш
бару зарур.
Киекле
Киекле авылы Нурлат районында, район үзәге Нурлат шәһәреннән 16 чакрымда, Чистайдан
102 чакрым ераклыкта урнашкан.
Киекле атамасы байтак тарихи белешмәләрдә искә алына.
XVIII гасыр мәгълүматлары теркәлгән тарихи белешмәдә күрсәтелгәнчә, Бормәт авылында
(Киекле авылы икенче төрле Бормәт дип тә йөртелә) 176 ясаклы татар яшәгән. 1859 ел
мәгълүматларын эченә алган белешмәдә билгеләнгәнчә, Олы Чирмешән суы ярына утырган
Бормәт (Киекле) авылындагы 198 хуҗалыкта 591 ир- ат һәм 593 хатын-кыз көн күргән, мәчет
эшләгән. 1898 елда басылып чыккан тарихи белешмәдән Бормәт (Киекле) авылында 2577 татар
кешесе көн иткәнлеге күренә.
Олылар авыл оешуны болай сөйли.
Элек бу урыннарда беркем яшәмәгән һәм монда кара урман үскән. Казанның аргы
ягындагы Тау иле авылыннан Бормәт, Корман һәм Богдан исемле өч кеше бу урынга килеп,
урнашырга урын карый башлыйлар. Богдан чуаш була, ул таудан соң бераз баргач, тигез
урынны сайлап йорт төзи, авыл нигезли. Бу авыл исеме Богдан бабай хөрмәтенә Богдашкино
дип йөртелә. Бормәт бабай таудан бераз баргач елга буенда тигез урынны ошата һәм Бурмәт
авылына нигез сала. Корман бабай Корманай авылын оештыра.
Хәзер авыл Киекле дип йөртелә. Бормәт исеме урысча вариантта Бурметьево рәвешендә
кулланыла.
Ни өчен Киекле?
Олылар әйтүенә караганда, бу тирәләрдәге урманнарда төрле-төрле киекләр күп яшәгән,
шуңа нисбәтле рәвештә авыл Киекле дип йөртелә башлаган.
Авылдан якын гына Зур Чирмешән елгасы агып үтә. Анда элек 6 ташны әйләндерә торган
зур су тегермәне эшләгән. Аннан соң ул 4 ташка, бераз вакыттан соң 2 ташка калган, ә
соңыннан бөтенләй беткән. Олы Чирмешәнгә Киекле елгасы, Камышлы суы, Түбетә елгасы,
Чаллы елгасы, Тархан елгасы, Тарлау елгасы, Төп алан елгасы, Көймә борыны елгалары коя.
Урман Асты Шонталысы
Бу авыл Алексеевск районында, район үзәгеннән 33 чакрым ераклыкта, Шонталы суы
буена урнашкан. Урман асты Шонталысы авылы — җирле үзидарә советы үзәге. Аның
карамагына тагын Арбузов-Баран авылы керә.
Урман асты Шонталысы Д.А.Корсаков җыентыгында (XVIII гасыр) Пүчинкә, Иске
Шонтала дип бирелә һәм анда 114 керәшен, 12 ясаклы татар яшәгәнлеге күрсәтелә. Авылның
Шонталы суы буенда булуы әйтелә. А.Артемьев китабында авылның Иске Шонтала пүчинкәсе
161
(Урман асты Шонталысы) дип йөртелүе һәм андагы 64 хуҗалыкта 262 ир-ат һәм 274 хатын-
кыз көн итүе турында мәгълүмат бирелә. Авылда бер мәчет эшләгән. 1898 елгы китапта Урман
асты Шонталысында ислам дине тотучы татарлар белән бергә керәшеннәр һәм мордвалар яши
дип күрсәтелә.
Авылда төп халык — ислам нәселе, шулай ук исламга чыккан мукшы һәм чуаш нәселләре
дә бар. Мордвалар авылда әле дә яши, ләкин саннары күп түгел.
Риваятьләргә караганда, авылның беренче утырган урыны хәзергесеннән елга буйлап
көнбатыштарак булган. Анда, хәзер Кызылъяр дигән урында чүлмәк ватыклары, кеше, хайван
сөякләре чыккалап тора. Авылның элекке исеме Иске йорт булган. Халык ни сәбәптәндер елга
буйлап 2 чакрым чамасы өскәрәк күтәрелеп урман эченә урнаша. Кешеләр яшәү өчен бик
уңайлы урын сайлаган: авыл Шонталы елгасының ике ягына урнашкан. Эчәргә суны
чишмәләрдән алганнар. Шул чишмәләрнең берсе — Билал чишмәсе янында зур гына карт тал
үскән. Ул талның эче куыш булган. Бу тал аяз, җилсез көннәрдә дә шаулап, шом өстәп торган.
Мондый талның барлыгын бүтән авылларда да белгәннәр һәм авылны Урман астындагы
шомлы таллы авыл дип йөрткәннәр. Шулай итеп, авылга Урман асты шомлы таллыгы дигән
исем бирелә. Ә вакытлар үтү белән Урман асты сүзе сакланып кала, ә шомлы таллыгы дигән
сүзләрдә «м» урынына «н» кулланыла башлый, таллы сүзеннән бер «л» төшеп кала. Хәзер авыл
Урман асты Шонталысы исемен йөртә. Атаманың килеп чыгышын болай аңлату халык
этимологиясенә нигезләнеп фикер йөртүнең бер мисалы гына. Киләчәктә, авыл тарихы
турында тарихи мәгълүматлар шактый күп тупланыр һәм фәнни нигезгә корылган мәгънәсе
ачылыр дигән өметтә калабыз.
Авылның тирә-юне матур, табигате бай. Урманы, елга-күлләре, чишмә- кизләүләре бар
Мәктәптә тарих музее ачылган. Анда авыл тарихына нисбәтле шактый материаллар һәм
мәгълүматлар урнаштырылган.
Дәвамы киләсе саннарда.