Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШӘҮГӘ ОМТЫЛЫШ ШУНДЫЙ НЫК


* * *
Миңа бер мирас калдырды атам,

Миңа бер киңәш калдырды атам,

Миңа бер акыл калдырды атам:
— Гадел кермәгән керемнән саклан!
Байлык-мөлкәтне кем ничек тапкан?
Кемгә кем аны түләүсез аткан?

Бәясез саткан? Кем кайтарткан да,

Ул кемгә болай гел бушка кайткан?
Берәүгә дә ул күктән төшмәгән,

Беркадәр җыйган күптән эшләгән.

Беркадәр мөлкәт токымнан күчкән,

Саклый белгәндә маяда үскән.
Тик бүген андый гадел байлык юк,

Булганын дәүләт алды башта ук.

Калганын йотты талап мур кырган,

Калганын упты реформа корган.
Ачык авызлы бер катлы халык,

Ваучерлар алып алданып калдык.

Түрдә түрәләр төпле уйлыйлар

Акцияләрне йөкләп җыйдылар.
Менә аларда, әйе, бар байлык,

Милек иттеләр законын табып.

Балаларына, оныкларына
Зур сарайларны куйдылар салып.
Уйламыйлармы түбән тарафтан,

Дәҗҗал хәрәкәт купса кабаттан -

(Дөрес, диварлар җидешәр каттан)

Алай да афәт төрсә як-яктан?
Акыллы киңәш калдырган атам:
— Гадел кермәгән керемнән саклан,

Байлыктан саклан!
Хәрамнан саклан!


* * *
Син бит минем сорауларга

Туры җавап бирмәдең...

Күзгә карап буладыр ул

Чиста булса гына йөрәгең.
Ә шулай да сине акладым мин,

Аклар өчен нигез мин таптым!

Күзгә карап алдамыйсың икән

Югалмаган әле оятың.
Ә ояты югалмаган кеше

(Күрәсеңме, барын күрәмен,

Ак өметкә нигез бирәмен мин!..)

Бер чистартыр керле йөрәген.
* * *
Кануннарга баш игән дип уйлама!

Гел үземчә яшәдем мин дөньяда.

Күңелемдә ачу тотып йөрмәдем,

Күңелдә ни — телдә шуны сөйләдем.
Күзем төшкән үргә мендем — биләдем,

Кемнәрнеңдер сихерләдем йөрәген.
Үземнекен саклап тота белмәдем -

Әмма кеше өлешенә кермәдем!
Җирдә яшим — булды гөнаһ кылганым,

Җир хатыны — юк, фәрештә булмадым!

Ил алдында изгеләрдән була алмам,

Өметләнәм,кичерер дип бер Аллам!..


* * *
Кала — урман, мал югала торган

Кара сазлык белән аралаш.

Итәгемә бәйләп тотып тормам,

Җаның тели икән — чык та кач!
Куа бармам, мин сунарчы түгел,

Капкын куймам киткән юлыңа.

Дүрт ягың кыйбла, бар, тыелма!

Сыен барып яңа урынга.
Сазлыккамы,чытырманлыккамы

Язмышыңны ялгыш батырсаң -

Бүре кебек айга карап ула -

Коткарырмын килеп ...чакырсаң


* * *
Сөенечем булса, әйтмәсәм дә,

Әллә кайдан ишетеп киләсең.
Көенечем булса юатасың,

Авырып китсәм хәлем беләсең.
Бәйрәм булса,бүләк китерәсең,
Сизеп яшим: якын күрәсең.
Әллә болай гына дус күрәсең,

Әллә инде чынлап сөясең.
(И, хатын-кыз! Әле бу яшьтә дә

Алданудан армый, күрәсең).

* * *
Тәрәзә артында тын тышта

Яшеллек, яшеллек, яшеллек.

Бу йөрәк һаман да тырыша

Яшим дип, яшим дип, яшим дип.
Иртәдән баш түбәң өстендә
Зәңгәр күк, зәңгәр күк, зәңгәр күк.
Яшәргә дәрт һаман көчендә

Җиде кат күкләргә әйдәр күк.
Яктылык, яктылык, яктылык,

Һичнәрсә каралтмый яктыны.

Яшәүгә омтылыш шундый нык -

Якынлый тик гомер ахыры.


Хәтерлим
Беренче кышны хәтерлим,

Буранлап килгән кышны.

Икәүләп шул бураннарда

Адашып йөргән кышны.
Беренче кышыбыз иде

Таныштырган кышыбыз.

Вакытлыча дип гомергә

Кавыштырган кышыбыз.
Беренче аңлашуыбыз,

Хыялый куышыбыз.

Уйныйбыз диеп, чын-чынлап

Кушылган тормышыбыз.
Беренче кышны хәтерлим,

Бик салкын үткән кышны!

Җиде ятны — син солдатны

Бик якын иткән кышны.
Утыз ел элгәре килеп

Кырпак кар койган кышны.

Язмышның асларын-өскә Китереп куйган кышны.


* * *
Су агымын учта саклап булмый,

Җил тутырып булмый куенга.

Шуның кебек синең сөюне дә

Саклап булмый гомер буена.
Учта кибә суның юешлеге,

Берни калмый җилдән куенда.

Шулар кебек сөюең юкка чыкты,

Булмагандай гомер юлында.
Юкка чыкты синдә, синең якта -

Әмма миндә калды эзләре.
Эзләрнең дә мәңге җуелмастай,

Берни капламастай тирәне.


* * *
Мин үләргә җыенмыйм да әле,

Уйламыйм да әле үләргә!
Мин ул кадәр акылсыз ук түгел,

Саналсам да кайчак юләргә.
Уйламыйм да әле үләргә мин,

Бу яшәргән яшел көннәрдә -

Арттырасы бар бит җирнең ямен,

Бакчаларга орлык сибәргә.
Мин ул кадәр акылсыз ук түгел,

Буш калдырып язгы түтәлне

Озатырга кара җир астына,

Якты сөйгән ап-ак бу тәнне.
Саналсам да кайчак гел юләргә,

Яшәү яклы акыл бар әле.
Җир яшәргән ямьле бу көннәрдә

Җирдә яшәр хакым бар әле.