Логотип Казан Утлары
Публицистика

Риза Шәфинең тууына 90 ел

Риза Шәфи (Риза Закир улы Шәфиев) 1923 елның 20 февралендә Башкортстанның Кыйгы
районы Үрге Кыйгы авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт
педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Әмма өмет-
хыялларын дәһшәтле сугыш өзә. 1941 елның 22 июненнән үк ул
— Ульяновскидагы хәрби училище курсанты. Соңыннан хәрби академия тәмамлый. Хәрби
инженер буларак хезмәтен дә иҗади эштә: фәнни-тикшеренү институтында башлап җибәрә.
Алга таба да аны хәрби техниканың иң яңа төрләрен булдыру, күпләп җитештерү белән
шөгыльләнгән фәнни оешмалар, заводларга тәгаенлиләр. Куәтле ракеталарны булдыру
175
хәстәренә дә ул беренчеләрдән булып билгеләнә. Хәрби хезмәткә утыз ел гомерен бирә. Аның
бертуган абыйсы Исмәгыйль Шәфиев әле сугышка кадәр үк танылып килүче шагыйрь була,
әмма ул яу кырында ятып кала.
Хәрби хезмәттән киткәч кенә, аңа балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек
ачыла. Казан, Уфа, Ижау шәһәрләрендә бер-бер артлы шигъри әсәрләре, мәкаләләре,
китаплары басылып чыга. Ул елдан-елга шигъри иҗат камиллеген үстерә.
Укучыларына лирик шигырьләрен, юмор-сатира үрнәкләрен, әйтем-мәкальләргә тартым
икеюллыкларын һәм хикмәтле сүзләрен, милләтебезнең узганнары белән горурланып,
бүгенгебез, киләчәгебез өчен хафаланып язган әсәрләрен бүләк итә.
Чал тарихның текә түрендә Безнең эз - безнең дан күренә. Гасырлар
дәлилләр без барын - Илаһи кавем син - Татарым!
— дип яза шагыйрь.
«Шагыйрьнең гаять зур иҗатының әле бер өлеше генә киң катлам җәмәгатьчелеккә
мәгьлүм. Безнең бурыч — аларны туплап тирәнтен өйрәнү, халык игътибарына ирештерү.
Риза абыйның бай иҗаты, гомер юлы еллар кысасына гына сыя алмый. Ә бит чын каләм
әһелләренең гомере халык хәтере белән исәпләнә.
«Яңарыш» газетасы каршында әдәби түгәрәк оештыру өчен дә күп көч куйды шагыйрь,
киңәшләрен бирде, хаталар китсә, кычытканын кыстырып килеп тә җитә иде. Какмас-чакмас,
юмор-көлке белән үз фикерен җиткерми дә калмас.
Без хәзер әдәби түгәрәгебезне «Риза Шәфи исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсе» дип
атыйбыз. Бу исә остазыбызның исемен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән бер адымыбыз. Тагын
шуны да әйтергә кирәк: туры сүзле, милләтпәрвәр шагыйребезнең исеме безгә Казан, Чаллы,
Әлмәт ишекләрен узарга ярдәм итүче ачкыч та. Чөнки Риза абыйны һәр җирдә беләләр. Аны
олылап искә алалар.
Берләшмә утырышында Риза Шәфи исемендәге премия булдыру турында да килештек. Бу
чара Удмуртия мәдәният министрлыгы һәм Удмуртия Язучылар берлегендә яклау тапты. Ул
премия шигърият, проза һәм публицистик язмалар авторларына, иң лаеклыларга
тапшырыла», — ди бүгенге көндә Удмуртия Язучылар берлегенең татар телле язучылар
бүлеге җитәкчесе булып эшләүче шагыйрь Ринат Батталов.
Риза Шәфи 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. 2004 елның 3 декабрендә
Воткински шәһәрендә вафат булды.