Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОЯШКА ҮРЕЛГӘН ЕГЕТ

Бер елдан артык инде Фәниссез яшибез. Үзенең көчле булуына ул безне шулкадәр дә
инандырды ки, дөньяда юклыгына һаман ышанып җитеп булмый әле.
Армиядә турниктан егылгач, егерме яшендә урын өстенә кала ул. Егылуы —
булдыксызлык галәмәте түгел. Чамасыз тәвәккәллек, кыюлык нәтиҗәсе. Турникта «кояш»
ясамакчы була ул. Ягъни бик нык атынып, кул, аяк, гәүдә бөгелмәгән килеш турник тимере
аша әйләнеп, аягың белән һавада зур түгәрәк сызып чыгу бу. Армиядә өч ел хезмәт итеп тә,
«кояш» ясаган кешене безнең частьта күргәнем булмады минем. Кыюлыктан һәм башың
әйләнмәүдән тыш кулның бик тә көчле булуы да кирәк әле монда. Атналар буе ныгып-
әзерләнеп, анда да аска йомшак маталар түшәп, каеш белән ике кулны турникка бәйләтеп
дивизиядә дә бик сирәкләр генә эшли алган моны.
Күп булса өч ел яшәрсең, диләр врачлар Фәнискә. Ул исә тагын 54 ел яшәп дөнья куйды.
Шыр сөяккә калган, хәрәкәт күрмәгән сызланулы гарип тән моны ничек булдыра алган соң?
Медицина үзе генә моны аңлата алмыйдыр шикелле. Җавапны тәннән түгел, рухтан, күңелдән
эзләргә кирәктер. Шөкер, бу хакта мин Фәниснең үз фикерен дә ишетеп өлгердем.
- Синең турыда, Фәнис, «Язмышны җиңгән кеше» дип әйтцләргә ничек
карыйсың? Язмышны җиңеп буламы?
- Язмыш турында күп уйланам мин. Шундый фикергә килдем: безнең язмышлар
Алла тарафыннан тулаем ук язып куелмагандыр ул. Кеше үз язмышына азмы- күпме
йогынты ясый аладыр. Алла безгә, әйтик, ниндидер холык-фигыль, сәләт бирергә
мөмкин. Менә шул холык безне язмышыбызга этәрәдер. Мин менә бөтен җирдә гел
беренче булырга ашкынып торган бер кеше булганга, армиядә чакта турникта башка
берәү дә эшли алмаганны эшләмәкче идем, бу мине фаҗигагә китерде. Ләкин ул
ашкыну беркая да китмәде, миндә үк калды. Шуңа күрә эзләнәсең, бәргәләнәсең, һәм
эчеңдә булган мөмкинчелекләрне ача башлыйсың... Шулай итеп минем холкым миңа
азмы-күпме бирелгән сәләт - шагыйрьлек булып бәреп чыккан, салына башлаган
юлдан - шигырьләрне армиягә киткәнче дә язгалый идем бит.
- Ягъни холкың сине еккан да, егылгач, тартып та торгызган.
- Әйе, нәкъ шулай.
Әңгәмәбез ун ел элек 12нче хастаханәдә барды.
Ә теге беркем дә эшләмәгәнне эшләргә омтылуда котыпларны ачкан
сәяхәтчеләрне җилкеткән романтик ашкыну да булган, әлбәттә.
Ә ул биектән егылган —
Кояшка црелгәндә. — Бу хакта әнә шулай дип язган идем мин.
- Телевизордан бертуктаусыз корыч бәдәнле әзмәверләрне, Сталлоне-
фәләннәрне кцрсәтеп торалар. Бусы да чынбарлыкка бик туры килми әле аның, ә рухи
көч дигәне хәзер аеруча дефицит бит. Рухи дистрофиклар заманы бу... Әнә монда да,
цз-цзенә пычак салган берәр, инде врачлар бугазын ямаганнан соң, тәрәзәдән
сикергән... Тән эчендә янган хикмәтле утның көче, рух ныклыгы ни ул, Фәнис?
- Мин аны шулайрак аңлый башладым. Әгәр дә күңелеңдә нәрсәгә дә булса
омтылыш юк икән, син, нинди генә таза кеше булсаң да, барыбер әкренләп- әкренләп,
юеш җирдә яткан агач кебек, череп бетәсең.
- Ихтыяр мускулларын ныгытып буламы ул?
- Ныгытып була, ныгытырга кирәк. Үзең беләсең бит инде, язарга шул
КОЯШКА ҮРЕЛГӘН ЕГЕТ
161
хәтле дә утырасы килмәгән көннәр була. «Их, берәрсе килеп чыксын да, бүлсен иде
бу эштән», - дип уйлыйсың кайчагында. Ләкин барыбер тотынасың. Чөнки сүзеңнең
кемгә дә булса кирәклеген беләсең. Язучы көн саен үз-үзен раслап яшәргә тиеш. Менә
бүген язма, иртәгә язма, берсекөнгә язма - син инде язучы буларак онтылачаксың.
- Язучы буларак узеңне җуячаксың да.
- Әйе. Шуннан әле кеше буларак үзеңне җую да башланырга мөмкин. һәм менә
үз-үзеңне раслар өчен ихтыяр көче табарга кирәк. һәр көнне утырырга. Яхшы
языламы, начармы - аны бит кайта-кайта эшләп тә була. Кайчак бөтен язганыңны
ертып та ташлыйсың. Аннан соң бүтән формада туа ул. Барыбер синең эш проиессың
бара. Агачны шомарткан кебек шомарту бара эчтә.
- Без кубрәк тәнгә дикъкать итеп өйрәнгән. Син тән эчендәге көчне, аның
резервлары булганны тоеп торасың инде, әйеме?
- Әйе. Кайчагында менә бер әйбер язмаслык хәлдә буласың. Ләкин кулга каләм
алганнан соң ниндидер бер илһам килеп, менә шушы эчке бер рух үзе дә көч бирә
кешегә. Физик көч тә бирә. Арыйсың, әлбәттә, сыгылып каласың. Прозада бигрәк нык
алҗыта. Шигырь әле ул азмы-күпме күңелгә ниндидер җиңеллек тә бирә, уңышлырак
сүз әйтә алсаң, очынып йөрисең.
- Ә прозада шахтага төшкән кебек, әйеые?
- Әйе! Прозада көн саен утыру өчен чыннан да рухны чыныктырырга кирәк. Рух
ул - алмаз кебек, ныграк кайраган-игәүләгән саен шәбрәк ялтырый. Тик кенә ятып
торсаң, әллә алмаз ул, әллә күмер - белмәскә дә мөмкинсең.
- Фәнис, 1964 елны чыккан, «Мин тормышка гашыйк» дигән беренче шигырь
җыентыгыңны, аннары уз язмышыңны чагылдырган «Җилкәннәр җилдә сынала»ны
сөенеп кутәреп алган беренче укучыларың да 30-40 яшькә картайды бит инде.
- Рәхмәт аларга! Шул хуплаулары, яратулары белән алар миңа ышаныч, ныклык
өстәп тордылар. Элекке укучылар кебек актив укучылар юк инде ул хәзер. Сыңар
шигырең чыкса да, хат язалар иде. Шул бер шигыреңә әллә кайлардан -- Мәскәүләр,
Украиналардан да килә торган иде хатлар. Хәзер дә укымыйлардыр дип әйтмим,
ләкин язу нык кимеде. Хат дигән нәрсә үзе дә искереп барамы инде әллә... Менә без
язучылар да элек гел хат белән аралаша торган идек. Чөнки телефоннарыбыз юк иде.
«Декабристлар»да яшәгән Туфан Миңнуллинга мин «Волгоград» урамыннан хат
язып җибәрә торган идем. Ул заманда хаты да иртән салсаң кичкә барып җитәдер иде
бит аның Казанда.
- Язучыга, җигелеп эшләр өчен, мөмкинлекләреңне ачар өчен ышаныч бик кирәк.
Үз көчеңә, талантыңа ышану. Менә шул ышаныч дигән нәрсә арту- кимуләр синдә ни
рәвешле барды?
- Баштарак җитеп бетми иде ул. Бер әсәр яза идем дә, шул басылып чыкмыйча
торып бүтән әйбергә тотына алмый идем. Хәзер инде бер әсәрне язып та бетермәгән
килеш икенчесенә омтыла башлыйм. Язганың хуплап каршы алынмаганда да аны
начарга чыгарырга ашыкмыйм. Кайчакны бүтәннәр, аңа башка караш белән күз
салганнан соң, гел бүтәнчә бәялиләр... «Җилкәннәр җилдә сынала» 1972 елны «Казан
утлары»нда басылды, 1973 елны китап булып чыкты. Ул зур танылу китерде миңа.
Ышаныч та арта төште инде. 1974 елда Камал театры «Әнә килә автомобиль»не
куйды. Ул гел зал шыгрым тулы килеш һәм бик озак — дүрт ел буе барды. Аннары
Күчмә театр да куйды, анда да гел аншлаг белән барды ул. Бусы икенче бер жанрда
күтәрелеп алу булды.
«Менә шушы спектальнең уңышы күпләрнең күңеленә тиде. Элек исәнләшеп
йөргәннәр күрмәмешкә салышып уза башладылар. Шунда мин язучылар арасында
бер-берсенең уңышыннан көнләшү барлыгын аңладым. (Көндәлектән. 2009. 4 ноябрь.)
Ышаныч янә артты инде. Үзгәртеп корулар башлангач, СССР таркалгач, иҗатым
аеруча нык ачылып китте. Шул 90нчы елларда 5-6 поэмамны яздым, үзем әйбәт кенә
поэмалар дип саныйм инде, ун повестемның алтысын яздым.
«Тегене яздым, моны яздым...» Күпләр моны шулай гади итеп кенә андыйлар да. Сөякләр,
буыннар сызлауны әйтмим дә инде, баш авырткан хәлдә дә әдипләрнен ничәсе генә
РӘФИКЪ ЮНЫС
162
повестьлар, поэмалар иҗат итә алыр иде икән? «Техник» ягы да бар бит әле. Башта Фәнис
таякчыклар ярдәмендә машинкада баса башлый. Әмма бик авыр, алҗыта торган эш була бу.
Гел чалкан яткач, аркасы да тишелә башлый. Мендәр өстенә папка куеп, әле бер янда, әле
икенчесендә шул хәрәкәтсез бармаклар белән язарга өйрәнергә туры килә инде. Ручка да
кулдан төшеп киткәли. Шундый хәлдә теге «илһам» дигән иркә, чәүчәләк «кош»ны да янында
тотарга кирәк бит әле. Сонгы ике елда дип беләм, н әкъ менә шул каләм тота алмау,
күнелендәген кәгазьгә төшерә алмау сәбәпле, иҗаты шигырь белән генә чикләнде. Әҗәлен
әнә шул, үткәндәге «кин диапазонлы» Фәнистән ераклаша бару да якынайтмады микән анын?
Көндәлегеннән янә бер өзек китерим әле (мәкаләмдә өзекләрнен матбугатта чыкмаганнарын
гына бирермен).
«Йоклап булмый. Иртәнге сәгать өчтә уянам да, һич йоклап булмый башлый. Аннары 5нче
яртыларда Нурсөяне уятып, иртәнге чәйне эчәбез. Шунсыз рәт керми. Нәркөн иртән торганда
шундый арып, эт булып уянам. Берни эшләп булмас сыман. Миндә җеннәр көче бардыр, ахры.
Чирлим дип иркәләнеп ятасы инде. Юк, төнлә үләм-үләм дип ятам да, Нурсөя юындырып,
яраларны бәйләгәч, бер чынаяк кофе эчәм дә, эчтәге җеннәр уяна башлый. Каләмгә тотынам
һәм, ни хикмәт: каләмнең дәвалау көче бар. Язу дигән галәмәт тамырлардагы канның агышын
тизләтә, борын тишекләрен киереп үпкәләргә һава тула. Төнге йокысызлыктан аңгырайган
баш миенең бормалары аша акыллы уйлар йөгерә башлый. Бер ярты көн шулай эшләгәч, бора-
бора сыккан кер кебек бушанып каласың.» (2000 ел, 13 июль.)
Әлбәттә, Фәниснен хәтта җинеллек дигәне дә үзенен гадәти хәле, авыр халәте белән
чагыштыргандагы җинеллек инде ул.
«Быел күп эшләргә туры килде. Арыдым. Ни язасы, ни укыйсы килми. Башка вакытта проза
язып арыгач шигырьләр агыла башлый һәм шулар күңелне күтәреп, арыганлыкны бетерә иде.
Бу юлы бер шигырь юлы да башка килми. Димәк, тән генә түгел, җан да арыган.» (2003,10
октябрь.) «Ә көч кимегәннән кими. Түбән төшә башлаганымны сизәм, шигырьләргә ялкын
җитми, проза язарлык көч юк.» ((2004, 23 июнь).
Ә менә башкарган эш күләмен, юллар, табаклар санын исәпкә алсан, тап-таза ир-ат
язучылар өчен дә баһадирлар йөге бит бу! Һәм ул, күп кенә китаплар кебек, кибетләрдә тузан
җыеп ятмады, Фәнис язганны халык тансыклап көтеп ала иде.
Элекке электромонтернын, гарипләнгән солдатнын әдәбиятка шулай тиз кереп китүе,
иҗат колачынын кинәйгәннән кинәя баруы шаккатыра. Шигырь белән прозага драматургия,
әдәби тәнкыйть һәм публицистика да ялганды.
1964 елны «Мин тормышка гашыйк» дигән — шигырь, 1966 елны «Май төне» дигән хикәя
җыентыклары (48 һәм 65 битле китапчыклар) дөнья күрсә, ин зур популярлыкны ана 1972
елны «Казан утлары»нда — 87 мен, 1973,1986 елларда китап булып 15 һәм 12 мен тираж белән
басылган, «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән бәяны (повесть) китерде. (Бер хезмәттәшебез
мәктәп баласы чакта бу китапны төнлә юрган астында фонарь яндырып елый-елый укыган.)
1978 елны исә ул, русчага тәрҗемә ителеп, 100 менле тираж белән чыкты. Фәниснен «Әнә килә
автомобиль» дигән пьесасы исә 1974 елны Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелды. Камал
театры тарихына бер елда ин күп уйналган спектакль булып кереп калды. Дүрт ел рәттән
җәмгысе өч йөз тапкырдан артык уйналган ул! Шуннан сон Күчмә театрда да аншлаг белән
озак кына барды. Төрле театрларда һәм телевидениедә тагын унөч пьесасы куелды анын.
Шуна өстәп җырлары күпме әле! Әйе, халык шундук үз итте, яратты Фәнисне. Ул — чын халык язучысы. Аның хәтта
Нурсөяләре дә берәү генә түгел, өчәү бит!.. «Мин аның көчле ихтыярына сокланам,
хатынының шәфкатьлелегенә баш иям... Рәсемнәре («Сөембикә» журналыннан кисеп
алынган) каршымда тора. Аларга багышлап бала табар өчен генә кияүгә чыктым. Нурсөя туды
инде. Фәнисне бүген-иртәгә көтәбез. Ирем, ничектер, малай туса, Фәнис кушам дигәч, икенче
исемнәр әйтеп маташа. «Фәнис кушмагач, мин аны тапмыйм да», — дим...» Күп еллар элек
Башкортстанның Бишбүләк районында яшәгән Әлфия Булатның Уфада чыга торган «Өмет»
газетасы журналисты Равил Хәкимовка язган хатыннан бу. Балтач районыннан Салисә ханым
да Нурсөя таба әнә.
Тиешле максатчан ярдәм булса, Союз күләмендә һәм күпмедер дәрәҗәдә дөнья күләмендә
дә исемен таныта алыр иде әле ул. Инде 1964 елны, ягъни яза башлавының дүртенче елында ук, ул яшь шагыйрьләрнең Бөтенсоюз конкурсында икенче
урынны ала. Англиядә чыга торган атналык газетада аның автобиографиясе, фоторәсеме һәм
берничә шигыре басыла. Монда Фәнис бүтән җәһәттән әйткән сүз бик урынлы: «Бер-
беребезне күтәрүдән куркабыз. Шуңа безнең әдәбият үз куеныннан чыга алмый.»
Xәзер янә теге өңгәмөбезгә әйләнеп кайтыйк әле.
- Фәнис, мин синең журналистлык сәләтеңә таң калдым. «Туган авылым
Кызылъяр» дигән проблемалы мәкалә кебек мәкаләне татар журналистларыннан
кем генә яза алыр иде икән? XX гасыр азагында, нефть төбәгендә яшәп яткан татар
авылының аянычлы хәле бөтен катлаулыгында гаҗәеп бер осталык белән
тасвирланган анда.
- Мин аны «Казан утлары»на җибәргән идем, ул чактагы баш редактор басмады
бит. Очерклар бүлегендә Кояш Тимбикова иде, ул ошатты да, кертеп бирде. Теге
яткырды- басмыйсыз, дигән идем, бу әйбер нефтьчеләрне түбәнәйткән, ди. Безгә
икмәк кирәкми, икмәкне без теләсә кайсы илдән сатып ала алабыз, иң беренче чиратта
безгә нефть кирәк, газ кирәк, ди. Шуннан соң мин аны «Аргамак» журналында
бастырдым. Шунысы кызык, нефтьчеләр үзләре бик әйбәт карады бу мәкаләгә.
«Татнефть»нең генераль директоры Ринат Галиев, нефтьчеләр турында бердәнбер
дөрес язган кеше син, Фәнис, диде. Нефтьне күбрәк чыгарыр өчен чыннан да
экологиягә зыян салдык шул, диде...
Биш бүлектән торган бу мәкаләнең бер урыны аеруча гыйбрәтле тоелды миңа. «Авыл әзерләү халыкны бик рәнҗетә иде, әлбәттә. Хәтеремдә, ул вакыттагы авыл советы рәисе
Закуан Шәйхетдинов газ кертү өчен нык тырышып карады. Хәтта Министрлар Советы рәисе
Гомәр Усмановка кадәр барып җитте. Ләкин Усманов: «Сезнең газны бөтен Европа яга, сез
шуның белән горурланыгыз. Тагын кайсы район үз продукциясен шулай дистәләрчә илгә
чыгара ала?» — дип, җиребездән чыккан газның исен иснәп, шуның белән горурланырга
кушып җибәргән... Дөрес, бик каты йөри торгач, дуңгызчылык комплексы дип аталган афәткә
газ кертүгә иреште ул.» Бу хәлләр миңа Разил Вәлиев сөйләгәнне искә төшерде: «Милли
китапханә директоры чагында, авылга кайткач, бер классташ очрады. «Нихәл, Разил,
китапханә төзедеңме әле?» — дип сорады. «Юк, төзеп булмады шул әлегә», — минәйтәм. «Син
аны төзи дә алмаячаксың, — ди сабакташ. «Нигә алай дип әйтәсең, менә бит монда сыерларга
шәп кенә абзар төзеп куйгансыз». Җавапны һич онытасым юк. «Сыерларга була ул, сыерлар
алар сөт бирә, ит бирә... Ә менә сыерлар китап укый белсә, аларга китапханә төзерләр иде.»
Фәнис башкаларга, бигрәк тә түрә-фәләннәргә җайлаша-яраклаша, матур булып
күренергә тырыша торган тәти зат түгел иде. Хәтта аермачык нәрсәләргә дә үз фикер лупасы
аша баккалаган ул. Мине аның менә бу сүзләре шаккатырды: «Китапларның кешеләр
укымаганын укырга ярата идем. Ни өчен бу китапларны укымыйлар?»
«Татарстан хәзер үз байлыгына үзе хуҗа түгел. Шаймиев тешсезләнде. Парламентта
оппозиция юк. Татар конгрессы кунаклар җыеп, шуларны ашатып-эчертеп йөрүдән башка эш
эшләми... Милләтнең сулышы кысылганнан-кысыла бара. Халыкка аракы белән пиво җитәрлек
Әйе, халык шундук үз итте, яратты Фәнисне. Ул — чын халык язучысы. Аның хәтта
Нурсөяләре дә берәү генә түгел, өчәү бит!.. «Мин аның көчле ихтыярына сокланам,
хатынының шәфкатьлелегенә баш иям... Рәсемнәре («Сөембикә» журналыннан кисеп
алынган) каршымда тора. Аларга багышлап бала табар өчен генә кияүгә чыктым. Нурсөя туды
инде. Фәнисне бүген-иртәгә көтәбез. Ирем, ничектер, малай туса, Фәнис кушам дигәч, икенче
исемнәр әйтеп маташа. «Фәнис кушмагач, мин аны тапмыйм да», — дим...» Күп еллар элек
Башкортстанның Бишбүләк районында яшәгән Әлфия Булатның Уфада чыга торган «Өмет»
газетасы журналисты Равил Хәкимовка язган хатыннан бу. Балтач районыннан Салисә ханым
да Нурсөя таба әнә.
Тиешле максатчан ярдәм булса, Союз күләмендә һәм күпмедер дәрәҗәдә дөнья күләмендә
дә исемен таныта алыр иде әле ул. Инде 1964 елны, ягъни
инде, басасызмы, дип. Юк, басмыйбыз, яткырды да, шалтыраттым ди. Нигә
РӘФИКЪ ЮНЫС
164
булса, башкасын таләп итми.» (2004, 8 июль.)
Әдәби ел йомгакларында Фәнис Яруллинның бер докладчы тарафыннан бракка
чыгарылган «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» дигән бәянына, тыелып кала алмыйча, беренче
һәм бердәнбер рецензиямне («Кыйгак-кыйгак... җан кычкыра») язган идем мин. Әсәрдә
моңарчы бер генә язучы да күрмәгән нәрсә — мактаулы социализмда хатын-кызның хатын-
кызлык сыйфатларын, эчке матурлыгын, нәфислеген җуя баруы тасвирланган. Фәнис үзе исә
— дистәләгән рецензия авторы. Һәр сүзне интегеп язган, колагында врачларның «күп булса
өч ел яшәрсең» дигән сүзе яңгырап торган кеше күпме кадерле вакытын әнә шулай
башкаларны үстерешү-күтәрешүгә сарыф иткән! Ничәмә-ничә үзе өметле санаган авторга
әсәрләрен (повесть-романнарга кадәр!) төзәтешкән һәм хәтта язышкан да бит әле ул!
Фәниснең татар теленең үзенчәлекләрен күп кенә тел белгечләрен дә уздырып ачкан
(«Моңлы тел»), җыр сәнгатен нечкәләп тоеп язган («Җырны урлап буламы?») мәкаләләре,
«Җан» дигән фәлсәфи уйланулары, шәхес турында, зыялылык турындагы көндәлеккә
теркәлгән фикерләре аның гакыл һәм күңел офыкларының шактый киң булуын күрсәтә.
«Әгәр дә ниндидер әсәрләремне укуга яки исемне атауга минем үземне күз алдына
китермиләр икән, димәк, мин шәхес буларак өлгермәгәнмен. Яисә Фәнис Яруллин диюгә минем
әсәрләрне, андагы геройларны күз алдына китерә алмасалар да шулай дияргә кала. Ә исем
астындагы Халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты дигән әйберләр алар — безнең күңел өчен
генә. Халыкка алар берни бирми. Фәнис Яруллин икәнсең, димәк, син яхшы язарга тиешсең. Бары
шул таләп.» (2001, 12 декабрь.)
- Синең янга, Фәнис, ярдәм эзләп килунеләр дә куп бит әле. Мораль ярдәм!
- Әйе, ниндидер экстрасенс кебек хис итә башладым инде үземне. Менә синең
янга килгәч нәрсә эшләргә кирәген аңладым, рәхмәт, дип соңыннан хат язучылар күп.
Кешегә әлләни кирәкми бит, аны тыңлый белергә генә кирәк. Тыңлаучы юк хәзер. Ә
мин бүлдермичә ярты сәгать тә, бер сәгать тә тыңлый беләм. Сөйли торгач, үз
сорауларына үзе үк җавап табып, тынычланып кайтып китә кеше.
- Миңа «Ул яшьләр тормышын белми» дип әйтунеләр белән бәхәскә керергә туры
килгәне бар. Синең янга яшьләр дә куп килә бит.
- Исәпләп утырдым әле, елына мең ярымлап кеше килә икән, кара исәп белән
инде бу, шуларның 70-80 проценты чамасы яшьләр - студентлар, укучылар. Сезнең
«Идел»дә басылган повестьларның берсе дә уйлап чыгарылган әйбер түгел, шулар
сөйләгән хәлләр. Мәхәббәттә уралып-буталып бетәләр дә, шуннан чыгарга юл
эзлиләр.
- Синең янга килеп! Анылалармы, яшерминә сөйлиләрме?
- Тулысынча ачылалар! Кызлар ничә егет белән йоклаганнарына кадәр әйтәләр.
Нурсөя: Нишләп бабайга килеп сөйлиләр икән болар оялмыйча дип аптырыйм
инде.
- Бер бик шәп сюжет бар әле менә. Бер кыз килеп сөйләп йөри.
КОЯШКА ҮРЕЛГӘН ЕГЕТ
165
- Дәвамлы сөйләнмени?
- Бер ел бара бугай инде бу.
- Килеп сөйләр генә тугел, синең алда вакыйга бара, алайса. Сериал!
- Вакыйга бара! Нәрсә белән бетәр, белгән юк әле. Бик җилле бер мәхәббәт
өчпочмагы хасил булды анда.
- Синдә, Фәнис, чыннан да ниндидер бер көч, хикмәт бар инде, алайса. Тикмәгә
йөрмәсләр иде.
Нурсөя: Аңа бит кияүгә кайсысына чыгыйм икән дип тә киләләр. Егетләрен алып
киләләр аның янына. «Фәнис абый, кара әле, ниндирәк кеше икән», диләр.
- Кайсыберләре карточкасын алып килә.
Нурсөя: Берсенә карточкасы буенча әйтте, алкаш була бу настоящий, дип.
- Әйе, эчә торган кеше булырга охшаган, дигән идем. Шулай булып чыкты тәки.
Фәнис Яруллин ке - шеләрдәге яхшылык, битарафлык, көнчелек кебек сыйфатларны ачып
салган лакмус кәгазе сыман да булды ул. Яшь инвалидтан без белгән Фәнис Ярул- линны
ясашучыларның беренчесе «Яшь ленинчы»га килгән , әле бик әйбәт тә булмаган шигырьләре
аша авторның хәлен тоеп ерак Баулы районының Кызы- лъяр авылына юл чыккан, Фәнис
турында «Татарстан яшьләре» һәм «Яшь ленинчы» газеталарында язган
Марс Шабаев, әлбәттә. Күпмедер вакыттан бирегә Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Рәшит Гәрәй
һәм Абдулла Гумеровлар да килә. «Совет әдәбияты»ның (1965 елдан «Казан утлары») баш
мөхәррире Абдулла агайны Фәнис аерып әйтә. «Авылга килеп киткәннән соң Абдулла Гумеров
мине күзеннән ычкындырмады», — ди. Фәнис Казанда хастаханәгә яткач, Сибгат абый белән
хәл белергә килеп, аның шигырь дәфтәрен актарып, әйбәт дип тапканнарын журнал өчен үз
куллары белән күчереп алып китәләр! (Хәзер берәү дә диярлек хәтерләмәгән Абдулла
агайның миңа да игелеге тиде.) Үзе шәп кенә тәнкыйтьләгән «Татнефть»нең ул чактагы
генераль директоры Ринат Галиев турында сөйләгәндә исә Фәниснең тавышлары ук үзгәреп
китә иде. Үзенә һәм татар мәдәниятенә ихтирамлы, ярдәмчел булганы өчен генә дә түгел.
Зыялы олуг зат булганга да. Киләм дип әйтеп тә килмәгәне өчен (инфаркттан соң бит бу!)
телефоннан шалтыратып тагын кайсы олы түрә гафу үтенеп торыр иде икән?
Фәнискә игелекне укытучылар да эшли. Бу хакта үзе болай дип язды ул: «Яныма бик күп
яшьләр килеп йөри. Җитен һәм мех комбинатларыннан, төзелешләрдән һәм югары уку
йортларыннан. Шуларның берсе Рушания Арсланова үзе дә шигырьләр яза... Рушания
Казанның 18нче эшче-яшьләр мәктәбендә укып йөри. Көннәрдән бер көнне ул миңа мондый
сорау бирде: «Фәнис, син укуыңны дәвам итәргә теләмисеңме?» Әлбәттә, минем теләк зур:
надан килеш шигырь язып булмаячак... Мин Рушанияга: «Эш минем теләктән генә торса иде!»
— дидем.
— Мин бу хакта үзебезнең мәктәп директоры белән сөйләшеп карыйм әле, — диде
Рушания.
Директор исә хәзер «Тулгак», «Газзәбану» кебек үтә популяр әсәрләре белән меңнәрчә
укучыны әсир иткән Гөлчәчәк Галиева була. Ул бу үтә мәшәкатьле эшне хуплый, һәм
педагоглар хастаханәгә килеп Фәнисне укыта башлыйлар. «Бу хөрмәтле укытучылар
үзләренең төп эшләреннән соң авырулар ыңгырашып яткан палатада дәрес бирәләр иде.
Моның өчен аларга беркем бер тиен дә түләмәде», — дип язып калдырган. Фәнис үзенең «Алар
һаман минем укытучыларым» дигән мәкаләсендә. Аның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән
җыры да асылда шуларга багышланган... Соңыннан ул нәкъ шул рәвешле университетның
татар теле бүлеген дә тәмамлый әле.
«Фәнис белән мавыгып алу булды, аның турында нинди генә сокланулы мәкаләләр иҗат
ителмәде. Соңыннан үзебез, шул мәкаләләрне язучылар ук, аның көчлелегенә шулкадәр дә
ияләштек-күнектек ки, нинди генә исемнәр алуга да карамастан Фәниснең һаман да әле шул
ук хәлдә икәнен, һәр яңа көнне иҗатта үткәрү аның өчен үзенә күрә бер җиңү, олы казаныш
булуын онытып та җибәргәлибез бугай. Ара- тирә Фәнискә карата гамьсезлек, мәнсезлек, ә
кайчакта хәтта ки таш бәгырьлелек күрсәтүебезне аңлап та җиткермибез бугай», — ун ел элек
шулай дип язганмын. Ә менә монысы Фәниснең үз сүзләре: «Мәрхәмәт ул кешегә ярдәмгә
ашкыну, үзеңнең вакытыңны яки бик кирәк нәрсәңне корбан итү бәрабәренә башкаларга
яхшылык эшләү... Ә мәрхәмәт, талант кебек, сирәк кешеләргә бирелә, күрәсең». Тикмәгә генә
язмаган инде ул моны. Көндәлектә исемнәр теркәлгән урыннар да бар. Язучылар берлегенең
РӘФИКЪ ЮНЫС
166
кайбер җитәкчеләренә үпкәсе аеруча зур аның.
«Шагыйрь Гакыйль Сәгыйревнең 15 февральдә туган көне. Ул Дмитровградта яши. Әнисе
дә инсульт белән ята икән. Үзе хәзер элеккечә авызга ручка кабып та яза алмыйм ди. Гакыйль
белән телефоннан бер ярты сәгатьләп сөйләштек Союздан аңа шалтыратмаганнар,
котламаганнар. Ә бит котлагыз дигән идем. Нинди дә булса матди ярдәм күрсәтү турында
әйткән дә юк инде.» (2004, 17 февраль.)
Чыннан да, язучыларга бөтенләй катышы булмаган кешеләр дә аларга игелек кылганда
Язучылар берлегеннән шундый хәлдәге кешене телефоннан котлау кадәресе генә дә авыр
микәнни соң инде?
«Менә Гакыйль Сәгыйрев тә үлеп киткән. Ул нәкъ минем белән бер яшьтә иде... Ул да гомер
буе урын өстендә ятып язды. Авызына карандаш кабып, үз китапларына үзе рәсем ясады. Шуңа
Казаннан квартир да бирмәделәр» (2009, 8 август).
Фәнис, көндәлеккә язуынча (2000, 25 ноябрь), Берлек рәисенә «Гакыйльне Казанга
китерергә иде бит» дип мөрәҗәгать иткән булган һәм «Язучылар союзы инвалидлар йорты
түгел, үзеңнең монда килүеңә сөен әле» дигән җавап алган.
«Өченче көн Әдип Маликов үлгән. Минем беренче шигырьләрем республика матбугатында
күренә башлагач ук ул минем ижатымны хуплап, күңелемне дәртләндереп хат та язган иде.
Элеккерәк буын язучылары татар әдәбиятына яңа кеше килүенә шатланганнар. Аларны
үстерү өчен нжатларын хуплаганнар. Хәзер кешеләрнең күңеле тарайды, көнчелек артты.
Яхшырак әсәрең басылып чыкса, дус дигәнең дошманга әйләнә, мескен булсаң гына, «башыңны
тагын да түбәнрәк и», — дигән кебек, башыңнан сыйпап китәргә мөмкиннәр. Чөнки мескеннәр
күбәйгән саен урта кул шигырь язучылар ца үзләрен бөекләр рәтенә кертә башлый.» ( 2009, 26
апрель.)
- Син хәзер көчле язучы, Фәнис. Кемнәрдер, бәлки, артыгын көчле дип тә
карыйлардыр. Туры срзле дә әле рзең. Кайберәрләргә, бәлки, әйбәт әсәрләр язмыйча,
тешләк булмыйча, зәгыйфь булып урында ятуың әйбәтрәктер дә.
Нурсөя: Фәнис син әйткәнчә ятса, күпләр шатланырие.
- Кемнәрдер, әйе, Фәнискә көндәш итеп карый. Ә син рзең моңа ничек карыйсың,
Фәнис?
- Мин шушылай көнләшеп карауларына, хәтта үчләшеп карауларына да артык
борчылмыйм. Кайчакта хәтта сөенеп тә куям. Бер мескен кеше генә булып ятсаң,
дошманың да, дустың да булмаска мөмкин.
- Кызганучылар гына булырга мөмкин.
- Кызганып башыңнан сыйпап китүчеләр бар инде ул. Ә менә әз генә алар
дәрәҗәсенә күтәрелсәң, моны бик гафу итәргә теләмиләр шул.
- Ә менә рзеңнең язучыларга мөнәсәбәтең рзгәрдеме? Үзең өчен берәр төрле
яңалык ачтыңмы?
- Мин иҗат кешеләрен идеаллаштырыбрак караганмын. Язучылар арасында
кимчелекле кешеләр булырга тиеш түгел дип. Күбрәк аралаша торгач, кимчелексез
адәм баласы юк икәнне аңлый башладым. Үзем дә бит менә һәркемгә тигез итеп,
дөрес итеп кенә карый алмыйм, кемгәдер симпатиям бар, андыйларга ярдәм итәсең
килеп тора. Ә кемдер килеп керү белән нигәдер ошамый. Ул сиңа укырга алып килгән
әйбәт әсәрне дә «җүнле түгел!» дигән фикер белән укый башларга мөмкинсең. Шуңа
күрә кемнәрнеңдер миңа карата әйбәт булмауларына исем дә китми... Исем дә китми
дию дөрес үк түгелдер, һәрхәлдә, моңа аңлап карыйм дип әйтә алам. Мине нигә бөтен
кеше дә яратырга тиеш ди әле, яратмаганнары да булсын. Кешеләрдәге кимчелекле
эшне күрсәм, әйтик, кемдер вәгъдә иткәнен эшләмәсә, бу күпмедер вакыт минем
күңелне тырнап йөри инде йөрүен. Ләкин уйлыйм-уйлыйм да, әй, нигә миңа яхшылык
эшләргә тиеш ди әле ул, дим. Миңа яхшылык эшләсә, шуның бәрабәренә аңа кемгәдер
начарлык эшләргә кирәк булуы бар бит. Менә шулай үз-үзеңне тынычландыра алу,
кемнедер гафу итә, кичерә алу сөенеч тә бирә, үз күз алдыңда үзеңне үстереп тә
җибәрә инде ул.
- Нурсөя, син менә Фәнискә нинди өметләр белән килдең инде? Кырык еллап
гомер үтәр дә, Фәнис белән шулай бергә чөкердәшеп яшәрбез дип алга карап
КОЯШКА ҮРЕЛГӘН ЕГЕТ
167
уйлаганың булдымы?
- Юк инде, киләчәкне гел уйлый белмәгәнмен. Просто жәл иде ул. Минем егетем
дә бар иде, между прочим. Фәнис белә. Фәнис янына да алып килгән идем әле мин
аны. (Көлә.)
- Әле сез сөйләгән кызлар кебек, шушы егеткә чыксам ничек була дип күрсәтергә
түгелдер ич?
- Юк, аңа Фәнисне күрсәтер өчен. Авыл хуҗалыгы институтын бетерә иде ул
Фәнис янына килгәндә.
- Баянчы егет тә әле ул.
- Бик матур җырлыйдадыр ие.
- Ай, Фәнис, шундый егеттән тартып алдыңмени әле син Нурсөяне?!
Нурсөя: Шундый шәп итеп мораль укый иде әле ул егет миңа, ялгыш адым
ясавымны, үкенәчәгемне шундый акыллы итеп исбатлап бирә иде. «Ул да кеше бит,
ул да синең кебек яшь бит - һәм шушы хәлдә!» минем җавабым гел шул булды.
Аннары үзе белеп тә җиткермәгән кызга өйләнеп китте ул, Караганда ягынамы...
Килгәч, Фәнисне ташлыйм дигән уй беркайчан да башыма кереп карамады. Ничек
инде, аннан икеңә дә хурлык була бит... Ну инде яшь вакытта, конечно, теңкәгә тиюче
ир-атлар аз булмады. Хатын-кызга бәйләнәләр бит инде ул - кая барсаң да. Фәнискә:
мин шундый юлдан китсәм, кырык яшьтә Тукай премиясен ала идең, дип тә әйткәнем
булды.
- Нурсөя, алар... язучы халкы идемени?!
- Ул чакта минем бөтен аралашканым шул язучылар бит инде. Гади кешеләр
арасында, элек үзем эшләгән җирдә, андый мөнәсәбәт булмады...
- Бу бит... сиңа гына түгел, Фәнискә дә мөнәсәбәт...
- Мин шуның белән бик нык интектем инде. Нык нервыга тияләр, рәнҗетәләр
иде. Ну беркем дә әйтә алмас инде Фәнискә: мин шулай булдым синең хатының
белән, дип - шул гына сөендерә. Гомер узган бит инде... Ул юлга кермәдем, шөкер.
Без бит нинди тәрбия алган? «Береги платье снову, а честь смолоду» - абыйның иң
яратып әйтә торган сүзе бу - балачактан ук. Ә хәзер ничек китте? Тегесе дә жәл түгел,
бусы да.
- Күпләргә күлмәк жәлрәк тә булырга мөмкин әле... Фәниснең холкы үзгәрдеме,
Нурсөя?
- Юк, үзгәрмәгәндер, Рәфикъ, шул ук тешләгән җиреннән өзә торган гадәте
(көлә.) Фәнис усал ул! Әле бүген дә эләкте үземә!
- Өйдә хуҗа булып яши инде, име?
- Хуҗа! Еще менә болай итеп тота! (Көлә, ике йодрыгын берьюлы төенләп
күрсәтә). Болай гына да түгел! (Бер йодрыгын төенли)... Үз гомеребездә беркайчан
да бер-беребездән рәнҗеш сүзләре ишетмәдек. Бәлки, ул артыгын сабыр булгангадыр
инде. Аннан, мин, чыркылдык булсам да, тегендә-монда йөрмәдем бит, Рәфикъ, өйдә
генә чыркылдап ятадыр ием.
- Фәнис, ә менә син киләчәкне планлаштырган идеңме? Гаиләңнең киләчәген?
- Үзем бик озак яшәмәм әле дип уйладым инде. Врачлар да бик тиз үләрсең дип
вәгъдә итеп торгач (икәңләшеп көләләр). Мәйтәм, өч ел булса да бәхетле яшәргә кирәк.
Нурсөя миннән соң бүтән кешегә чыгар дидем. Чибәр кыз, мәйтәм, табар әле. Шулай
дип кенә өйләнеп киткән идем. Аннан бер-береңнең гадәтләрен, холкын белә
башлыйсың бит инде, ияләшәсең. Әлбәттә, безнең дә гел ал да гөл генә булып
тормады, ачуланышкан чаклар да булды.
- Ачуланышканны да кеше белмәде. Кешегә сөйләп кеше шатландырмыйк дидем.
- Нурсөянең бер бик әйбәт ягы шул: үзе бик тиз кызып китә торган булса да, миңа
карата сабыр ул... Мин йокыдан бик иртә торам. Менә бүген икедә тордым. Йоклый
алмыйм чөнки. Язарга утырдым инде.
- Икедә түгел, икенче унбиш минутта! Өченче көнне дә шулай торды.
- Ә син, Нурсөя?
- Ул йокламагач, йоклап булмый инде. Аны бит борырга кирәк. Бер ягында
кырык-кырык биш минуттан артык ятмый ул. Юкса тәне тишелә башлый...
РӘФИКЪ ЮНЫС
168
- Аның чисталыгы тагын! Нурсөя чиста тотмаса, мин инде күптән череп беткән
була идем, бөтен җирем тишелеп-агып беткән була иде инде...
«Бүген Нурсөянең туган көне. Иртәдән бирле пешеренә, ләкин пешергән ризыкларын үзебез
атна буе ашарга туры килер. Безнең туган көннәрне кеше белми дә. Гомумән, Нурсөя үзен
күрсәтергә, мактатырга яратмый. Телевидение килсә дә, берәр эш табып, күләгәдәрәк калырга
тырыша.» (2003, 20 октябрь.)
«Нурсөя 18 августтан бирле больницада ята. Эчем бик авырта дип йөри иде. Практолог
тикшергән. Авыр күтәрмәскә кушкан. Бөтен врачлар да аңа авыр күтәрмәскә куша. Ничек
күтәрмәсен? Минем белән бергә бөтен дөньябызны ул күтәреп бара бит. Йөрәге, бөере,
ашказаны, туры эчәге, веналары, кыскасы бөтен органы эштән чыккан инде аның.» (2009, 25
август.)
Фәнисне 1932-34 елларда «Корыч ничек чыныкты» дигән автобиографик роман язган
Николай Островскийның тонык бер күләгәсе итеп кенә күрүчеләр дә бар. Ләкин «Татар
Островские!» дип горурланып әйтү дә Фәнис Яруллинны түбәнәйтә төшү була әле ул. Чөнки
күңел хөрлегенә ия Фәнисебез бернинди ялган идеологиягә дә хезмәт итмәде. Аннан, аның
«батырлык вахтасы» да күп озаккарак сузылды бит (Островский 1936 елда, 32 яшендә дөнья
куя).
Фәнис үзе исә бу хакта болай дип яза: «Мине күп вакыт Николай Островский белән
чагыштыралар. Ә бит безнең татар әдәбиятында Николай Островскийга кадәрле үк Фатих
Әмирхан булган. Аның таланты, минемчә, Н.Островскийныкыннан күпкә өстен һәм күпкырлы:
1. Нечкә юмор. 2. Әсәрләрендәге тормышчанлык. 3. Аның «Фәтхулла хәзрәт»е, «Гарәфә кич
төшендә»ге алдан күрүчәнлеге безнең бүгенге көннәрдә расланмыймы?.. Нигәдер шуның белән
чагыштырырга бер генә әдәбият белгеченең дә башына килми.» (2001, 12 декабрь.)
Фәнисне шул ук Островский белән икенче яклатып чагыштырып карыйк әле. Фәнис
Язучылар берлегенә хатыны Нурсөяне шәхси секретаре итеп рәсмиләштерик дип үтенеч яза.
«Ул минем барлык язганнарымны машинкада баса, газета-журналлар, китаплар өчен әзерли»,
— ди. Болай дип тә өсти: «Мин акча да, башка нәрсә дә таләп итмим, бары тик аның эш стажы
гына барсын иде». Үтенеч канәгатьләндерелми генә түгел, аңа хәтта җавап та бирелми.
Нәтиҗәдә Нурсөянең пенсиясе Фәнис үлгәндә нибары 4090 сум була. Островскийга исә Сочида
йорт салалар, персональ машина һәм шофер билгелиләр, махсус секретарь беркетәләр.
Фәниснең бик тә, бик тә Татарстан язучылары съездларында катнашасы килә. Ләкин бу бер-
ике тапкыр гына тәти аңа — мәшәкате артык зур тоела Берлек җитәкчеләренә. СССР
язучыларының беренче съезды алдыннан Островскийның өендә рация урнаштыралар. Ул
шуннан бөтен чыгышларны да тыңлап ята һәм үзе дә чыгыш ясый әле.
Безнең замангарак күчсәк, ике кулсыз калган Украина шахтеры Владислав Титов каләмне
авызына кабып хикәяләр яза башлый. Чит илгә җибәреп, аңа протезлар ясаталар, протез кул
белән басарлык язу машинкасы, махсус телефон аппараты эшләтәләр, хатынын, акча түләп,
үзенә секретарь итеп беркетәләр, язарына җим булсын өчен чит илләргә командировкаларга
йөртәләр. Фәнискә исә гап-гади теләктәшлек кенә дә җитеп бетми. Бер язучы аңа хәтта
мондый киңәш тә бирә әле: «Авыр булгач, нигә язасың, сиңа кем куша? Ят өеңдә тик кенә!»
Ләкин аның хәлендәгеләрнең сирәгенә тәтегән бик тә олы бүләк ала Фәнис. Бу — аның
хатыны. Моны язмыш бүләге дип кенә әйтеп була микән? Фәнис мәктәптә укыганда ук кыю,
үткен телле, кызларны иләсләндерерлек егет була инде.
«Кичәдә бер кызык хәл булып алды: сәхнәгә залдан бер ханым күтәрелде дә, минем турыда
сөйли башлады. Мин 9нчыкласста, Фәнис 8нче класста укыган чакта без Кызылъярга кунакка
барган идек, ди. Шунда Фәнис клубның ишегенә кулларын жәеп аркылы басты да, безне
чыгармый, кайсыбызныдыр тотып каласы килә иде бугай, ди... Бик аккуратно киенеп йөри иде,
ди.» (2001, 29 сентябрь.)
Казанда хәлен белергә килгән кызлар өчен ул ярдәмгә мохтаҗ яшь шагыйрь генә түгел,
чын ир-егет тә булган, күрәсең. Берничәсе әнә аның янында бөтенләйгә калырга теләүләрен
дә әйтәләр әле.
«Яшь, матур кызларны минем яратуым гадәти хәл инде ул, ләкин яшь кызларның мине
яратулары гаҗәбрәк. Бу минем фантазиям тудырган фикер түгел. Алар яратуларын
исбатлыйлар бит.» (2000, 15 гыйнвар.)
КОЯШКА ҮРЕЛГӘН ЕГЕТ
169
Ләкин Фәнис аларны түгел, Нурсөяне сайлый. Ул үзе бу хакта болай дип яза: «Нурсөягә
мин әкренләп гашыйк булдым. Күрәсең, аның тышкы матурлыгына караганда эчке
сыйфатлары: күңеленең байлыгы, әйткән сүзенә, биргән вәгъдәсенә тугры булуы, тормышка,
мәхәббәткә җиңел бер уен итеп кенә карамавы минем җанны әкренләп били баргандыр».
Ләкин Фәнис сайлап кына эш бетми шул. Шуннан соң ниләр булганын мин әле бүген генә
(ягъни 2013 елның 9 гыйнварында) Нурсөянең үзеннән сөйләттем.
— Фәнис янына килгәләп йөри идем инде. Бер-ике кич кунгалап та киткәли идем. Эшләре
күп чакта эшләшеп. Университетта укый иде бит. Контроль эшләрен кәгазьгә яза
алмыйдырие. Бөтенләйгә килергә куркыткандыр инде. Шуннан соң бик озак килми йөрдем
мин. Общежитиегә әнисен җибәрде. Ияреп бардым инде. Аннан тагын килми тордым. Алар
авылында пионервожатый булган Фәтхия исемле кыз бар иде, син беләсеңдер дә әле аны.
Казанга килеп, укырга кергән иде ул — менә шул Фәтхияне җибәрә башлады мине чакырырга.
Бер барам да, тагын килмим инде.
— Туктале, Нурсөя, нигә килми башладың да, аннары нигә килдең? Сөйлә әле шәпләбрәк.
— Нәрсәсен сөйлим ди инде аның. Шул кил дә кил, кал да кал, дигәч, калдым инде (көлә).
Гомер буе «талаштык» аннары, Рәфикъ, шуның өчен. Нигә киләм дип батыраеп торган кешене
чакырмыйча, килмәгәнне мәҗбүрләп китердең, дим инде (көлә). Киләм дигән белән әйбәтрәк
яшәгән булыриең, дим. Ә ул, киләм дигән, бәлки, бер ел да тормыйча китеп барыр иде, ди.
— Каты талашкансыз икән!
— Авырлыклар күп булса да, матур яшәленелде үзе.
«Акчаң булса бөтен нәрсәне хәл итеп була», — диләр кайбер танышлар. Ә туалет эшләрен,
юындыру, перевязка ясауларны әйтә башласаң, акчаң да, үзең дә кирәкми дип кача башлыйлар.
Нурсөянең больницада икәнен белсәләр, телефоннан хәлне дә сорашмыйлар. ...Язарга уйланган
әйберләр дә язылмый. Нурсөянең кырыйда бөтерелеп йөрүе кирәк. Юкса мин язганда аны икенче
якка чыгарып җибәрәм инде. Аның рухы кирәк икән барыбер...» (2000, 29 август.)
«Нурсөя больницада, ансыз өйдә яктылык, җылылык ким. Күңелдә бушлык. Югыйсә Сәүия
(Нурсөянең сеңлесе Минзәләнең кызы) дә әйбәт карый. Яши-яши мәхәббәт, бәлки, бетәдер,
ләкин кешеләрне бергә бәйләп торучы башка бик күп нәрсәләр бар. Без аларга әле атамалар да
уйламаганбыз.» (2009, 28 октябрь.)
— Сәүиягә дә тиз ияләште бугай Фәнис. Сәүия бик яратып карашты бит сиңа Фәнисне.
(Сәүия хәзер Ветеринария академиясендә физика һәм математика укыта.)
РӘФИКЪ ЮНЫС
170
— Әйе, алар бер-берсенә бик тиз ияләштеләр. Ярата иде Фәнис Сәүияне. Мин Сәүияне
бераз гына ачулана башласам да, Фәнис шундук аны яклый иде: «Ярар инде сиңа! Җитте инде
сиңа!» Мәктәп тәмамлагач, 94нче ел бу, Сәүияне операциягә дип алып килгән идек бит без
Казанга. Аягына операция ясатырга дип. Алты ай ятачак, ике операция ясарбыз, дигәннәр иде.
Өч елга сузылды бу. 7 операция ясадылар. Фәнис белән Сәүиягә бер-берсен аңларга, бәлки,
шул да ярдәм иткәндер әле.
— Сез икегез дә больницада яткандадыр инде бу, Фәнисне элек хәлен белергә килеп йөргән
«кызлары» да караган бугай бит. Берәр, икешәр көн торып.
— Булды инде. Кызылъярдан беренче мәхәббәте Надия дә ике тапкыр килде әле.
«Җилкәннәр җилдә сынала» да Фәнис аны Фәүрия дип биргән.
...Ул үләр алдыннан мин больниста идем. Мин чыккачтын нәкъ ун көн торды. Белмәдек
без аның үләсен. Берни әйтмәде, берни үзгәрмәде. Сәүия белән Айзиләне чакырткан иде, өч
төн рәттән бездә кундылар. Айзиләбезгә ике яшь тә дүрт ай иде ул чакны. Фәнис Айзиләне
бәби чактан ук диярлек өстенә утыртып, аңа нидер сөйли торган иде. Аннан бергәләп китап
та укый башладылар. Бу юлы да кичтән әкият китабын кулына тоттырып, «бабай, укы!» диде
Айзилә. Фәнис көчәнеп бер-ике юл укый да, Айзилә икенче битне ача: «Бабай, укы!» Укый
торгач, Фәниснең хәле начарланып китте.
«Скорый» чакырдык. Мин тиле бит инде, ялганлый белмим, температурасы ничә, дигәч, 38,5
дидем. Килсен өчен кырык дияргә кирәк икән. Тын ала алмый, йөрәге кыса иде бит, шуны кат-
кат әйтергә кирәк булган инде. Ә болай безнең участокка гына тапшырганнар мин әйткәнне.
2 сәгать 40 минуттан килде врач. Аптырап карап-карап торды да, бик мескен тоелгандыр бу
авыру, антибиотик язсам, йота алырсызмы, диде. «Я еще и вас проглочу!» диде Фәнис. Марҗа
көлде инде, «В таком состоянии еще можете шутить!»
— диде. Врач киткәч, 11гә кадәр утырдык әле. «Ятыгыз, нигә мине саклап утырасыз»,
— диде шунда Фәнис. «Барыбер йокы килми бит», — дибез инде... «Мин йоклыйм, миңа
комачаулыйсыз», — ди бу. Сәүияләр чыгып яттылар инде. Мин еш-еш авыр сулаганын ишетеп
янына килеп басам да, «Берни кирәкми!» — ди. Борып яткырдым инде төнлә. Иртәнге 6да
тагын «Скорый» чакырдык, хәле бик начар иде. Фәнис гел үзенчә инде ул, тешен
чистартмыйча дару эчми. Чистарттым инде. Даруны эчеп, су йотты да, шуннан соң әйткәнне
дә аңламый башлады. Алай да, «бор!» дигән Сәүиягә — врач карар өчен чалкан яткырган иде
бит. Бик әкрен әйткән, мин ишетмәдем дә. Врачлар, шок, алып китәргә, больниска салырга
кирәк, дигәч, Нурислам Нуримановичка шалтыраттым. Баулының элекке главасы бу. Хәзер
«Россельхознадзор» да эшли. (Хәбипов турында Фәнис, 5 ел хакимият башлыгы булуга
карамастан, кешелеклелеген җуймаган, дип язган, көндәлектә башка әйбәт сүзләре дә бар. —
Р.Ю.) Ул 18нчегә шалтыраткан, без анда яткан идек, әйбәт больнис, Рөстәм Сәйфуллович, баш
врач инде, врачлар җибәрер, диде. Ләкин тиз арада гомере өзелде шул Фәниснең. Ярый әле
«Скорый»да тилмертеп йөртмәгәнбез. Аңарчы Миңнегөл апаны чакырган идек, ул, пульсын
тоткан килеш, ясин чыкты.
— Бу — Фәниснең бер документаль әсәренең герое бит инде, ятим баланы Америкага
җибәреп, соңыннан аның ничек яшәвен тикшереп кайткан кеше.
— Әйе, шул. «Нурсөя, менә укып та бетердем, йөрәге дә типми башлады», — диде
Миңнегөл апа... Шулай итеп, китте дә барды инде менә. Тыныч кына . Йөзе дә үзгәрмәде, ничек
яткан булса, шул көйгә эреде генә.
«Тегендә» киткәндә дә уз өеңдә, караучыларың янда булганда әкрен генә китеп барсаң иде
ул...» (2003, 20 гыйнвар. Әңгәмәдән.)
Бергә яшәүләренә 47 ел тулган була ул чакны...
— Ул һаман мин алданрак үләр дип курыкты. «Синнән калсам, мине өч көннән черетәләр.
Кем генә караса да, мин өч көннән үләм», ди торган иде.
— Йә, Фәнистән соң син ничек яшисең инде?
— Яшәмим дә сыман. Җир белән күк арасында мин, Рәфикъ. Һаман әле аңыма кайтып
җитә алмыйм, үзем дә шаккатам шуңа. Кырыгына чаклы бөтенләй аңгыраеп йөрдем. Өйгә
ашыгып кайтам да, күргәннәремне Фәнискә сөйләргә дип йөгереп керәм (елый)...
Айзилә дә бик сагына Фәнисне. Элек килеп керүгә «Бабай, привет!» ди торган иде (урысча
белмәгәндә дә «привет» сүзен белә иде). Хәзер дә менә килеп керә дә, портреты янына басып,
«Бабай, привет, мин килдем!» — ди. Йокламый бездә (елдан артык берьялгызы яшәсә дә,
Нурсөя һаман шулай «без», «бездә» дип сөйли әле). Мин ныграк чирләгәндә әнисе бездә
171
кунарга тели инде — юк! Бер тапкыр төнге 11дә такси чакырып кайтып киттеләр. Йокламый,
үкерә инде, «Мин өйгә кайтам, монда бабай юк!» — ди...
— Берәр үкенечле нәрсә калмадымы? Әйтелмәгән сүз, бергәләп эшлисе эш?
— Калды шул. Фәнис бик матур җырлыйдырие. Борынгы җырларны. Моны Гөлчәчәк апа
(Галиева) да белә иде. Бер туган көндә, тыңлап-тыңлап торды да, «Нигә яздырмыйсыз?» —
диде. Булмады шул инде. Эшләп өлгермәдек... Үпкәләшсәк, мин ваннага кереп кер уарга
тотына идем, кер беркайчан бетми инде ул бездә. Дөбер- шатыр су коям инде. Ә Фәнис
җырлый. «Гөлҗамал»ларны, «Уел»ларны... 69 яшенә хәтле җырлый алды әле. Аннан күкрәге
авыртып, тыны кысыла башлады инде...
Нурсөягә хәзер тынычлап яшисе, ял итәсе, көч-саулык җыясы кана. Фәнис алдында йөзе
ак, тузан бөртеге кадәр генә дә гаебе юк бит аның. Күпме мәшәкать төште өстеннән. Йокыдан
да икедә-өчтә торасы түгел. Юк инде, һаман шул газап эчендә яши. «Ул чын шәхес, гади кеше
генә түгел. Берничек тә оныта да, тынычлана да алмыйм», — ди. Сәламәтлеге дә юк инде.
Фәнис хакына ясатмый калдырган операциясе дә булган бит аның. Хәзер, үләр вакыт җиткәч,
ясатып тормыйм инде, ди. Врачларга да күренә, больницада да ята, әмма файдасы тия микән
соң — 220-230лы басым белән дә «Ничего страшного!» дип чыгара торган булгач (басымы
болай 170180 тирәсе, 160ка бик сирәк төшә икән)... Шунда янә Фәниснең бер сүзе искә килде
инде. Авыруы көчәеп, Нурсөя аны «Больниска кер» дип бик кыстый башлагач, ул баш тарткан
һәм: «Анда кешегә утын түмәренә караган кебек кенә карыйлар», — дигән.
Фәнис Яруллин 2011 елның 9 декабрендә дөнья куйды. Урыны җәннәттә булсын!..
Авылдагы сыйныфташларының берсе генә дә исән булмаган инде ул чакны. Соңгы
көненә кадәр егет булып, егетләрчә яшәде Фәнис!
Кемне җуйганыбызны аңлап җиткерәбез микән?