Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫНА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

Бай тарихы, данлы һәм гыйбрәтле үткәне, өметле һәм якты киләчәге булган төрки-
татарларның һәрбер адымы бәйсез дәүләт төзү теләгендә булу табигый. Дөньядагы һәр
милләт үзенең дәүләте булуын тели. Бу закон бозу да яисә башкалар өчен куркыныч күренеш
тә түгел. Борынгы чорлардан алып, бигрәк тә мәшһүр бабаларыбыз Аттила, Чыңгыз хан
заманнарыннан бирле төрки-татарларның үз дәүләтен булдырып һәм башка дәүләтләргә дә
көчле йогынты ясап яшәүләре билгеле. Шуңа да югалган дәүләтчелегебезне кайтару теләге
1917-1918 елларда да, ХХ гасырның 90 елларында да һәм бүген дә халыкның игътибар
үзәгендә тора һәм киләчәктә дә шулай булып калачак.
Халык рухында тирән сакланып калган әлеге теләкне тормышка ашыру өчен көрәшне үз
чорында дәвам итүче, аңа яңа рух өстәүчеләрнең берсе Галимҗан Шәрәф була. Петроград
тимер юл инженерлары әзерләү институты студенты буларак ул 1915 елда ук «Татар учагы»
дип аталган студентлар оешмасы төзи. Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, бертуган Гани һәм
Габдулла Абызовлар, Сәгыйть Кәримнәр белән татарның киләчәге турында уйланалар, үз
Ватаннарын булдыру турында хыялланалар. Әлеге түгәрәк утырышларында Явыз Иванның
колониаль сәясәте нәтиҗәсендә дәүләтчелеген югалткан Русия мөселманнарының милли -
мәдәни үсеше мәсьәләләрен тикшерәләр, кайбер татар зыялыларының пантюркизм һәм
панисламизм белән мавыгуларын тәнкыйтьлиләр, мөселман халыклары мәдәниятенә
кагылышлы башка мәсьәләләр буенча фикер алышалар. «Татар учагы» әгъзалары Казан,
Саратов, Киев, Ростов һәм башка шәһәрләрдәге фикердәшләре белән элемтә булдыралар.
Аерым алганда, 1917 елның августында Дон өлкәсендә үткәрелгән мөселман эшчеләре
съездында «Татар учагы» әгъзасы Гани Абызов та катнаша, анда Екатеринослав, Лозовая,
Павловка кебек шәһәрләрдән килгән татар шахтерлары һәм аларның житәкчесе Зәйнулла
Булушов һәм Казанда үткән мөселманнар съезды делегаты Нурулла Бикашов белән аралаша.
Гани Абызов Петроград студентлары исеменнән Киевтагы мөселман студентлары янында
була. «Татар учагы»ның икенче әгъзасы Солтанбәк Мамлиев Уфа белән тыгыз элемтәдә тора.
Февраль һәм Октябрь инкыйлаблары Г.Шәрәфнең язмышын кискен үзгәртеп жибәрә. Ул
укуын ташларга мәҗбүр була һәм аны яңа вакыйгалар дулкыны үз эченә бөтереп ала.
Мәгьлүм булганча, 1917 елның май аенда Мәскәүдә Бөтенрусия меселманнарының
беренче корылтае жыела. Анда 900гә якын делегат катнаша. Съездда Э.Цаликов, Г.Ибраһимов,
Г.Терегулов, Ф.Туктаров, Ә.Мөхетдинова, Галимҗан, Борхан һәм Гыйльметдин Шәрәфләр,
М.Бигиев, Г.Исхакый, А.Рәсулзадә, З.Валиди һ.б. катнаша. Корылтайда эшче-крестьяннар,
хатын-кызлар тормышы, милли мәдәният мәсьәләләре карала һәм тиешле карарлар кабул
ителә. Әлеге мәсьәләләрне тикшергәндә Галимжан Шәрәф тә ялкынлы чыгышлар ясый.
Корылтайда игътибар үзәгендә торган һәм күп бәхәсләр тудырган проблема — Русиядәге
дәүләт төзелешенең нинди булырга тиешлеге хакындагы мәсьәлә. Делегатлар төбәкләрдәге
милли яшәешнең әлеге мәсьәләнең Русиядә ничек хәл ителүенә бәйле булуын яхшы
аңлыйлар. Корылтай күпчелек тавыш белән Русиянең демократиягә нигезләнгән федератив
республика булырга тиешлеге турында карар кабул итә. Бу исә мөселман сәясәтчеләренең
милли мәсьәләнең нәзари һәм гамәли нигезләрен үзәктәге шовинистларча фикер
йөртүчеләргә караганда тирәнрәк аңлауларын күрсәтә.
Июль аенда Казанда сәяси тормыш кайный: бер үк вакытта диярлек Русия мөселман
хәрбиләре, татар укытучылары һәм мөселман руханилары корылтайлары үткәрелә.
Һәркайсының игътибар үзәгендә мөселман халыкларының дәүләтчелеген булдыру мәсьәләсе
тора. Галимҗан Шәрәф корылтайдагы докладында татарлар өчен «туфраклы мохтарият»
(территориальная автономия) кулай булачагына басым ясый. Аның бу фикерен И.Алкин,
Ф.Кәримов белән Ф.Туктаровлар да хуплый. Корылтай мөселман халыкларының иҗтимагый-
сәяси эшчәнлекләре белән идарә итү һәм Вакытлы хөкүмәт белән элемтәдә тору өчен
Башкарма орган сайлый. Ул Бөтенрусия мөселман комитеты дип атала.
Галимҗан Шәрәф, Татарстанның мөстәкыйль дәүләтчелеге тарафдары булса да, милли-
мәдәни мохтарият ихтималыннан да баш тартмый. Шуңа күрә дә аны милли- мәдәни
мохтариятне гамәлгә ашырырга тиешле комитет составына сайлыйлар. Бу комитетның
РӘМЗИ ВӘЛИ
128
әгъзалары итеп И.Әхтәмов, Ә.Мөхетдинова, Ф.Кәримов, К.Кәрим һәм Н.Хәлфин дә сайлана.
Мәскәү һәм Казан съездларыннан соң, ниһаять, 1917 елның 22 ноябрендә Уфада Милли
мәҗлес сессиясе ачыла. Анда килгән 96 депутат арасында Г.Шәрәф тә була. Сессия
президиумының рәисе итеп Дәүләт думасы әгъзасы Садри Максуди, сәркатибе итеп
Габдрахман Фәхретдин раслана. Милли мәҗлес 1918 елның 11 гыйнварына кадәр эшли. Аның
эшчәнлегенең бөекмәмләкәтчеләр теләмәгән юлга кереп китү ихтималын абайлаган Русия
Халык Комиссарлары Советы (Совнарком) шул көннәрдә «Бөтен Шәрекъ һәм Русиянең
мөселман хезмәт ияләренә мөрәҗәгать»ен кабул итә. «Мөрәҗәгать»тә «Мөселман хезмәт
ияләре үз тормышларын бернинди ирексезләүләрсез, үзләре теләгәнчә төзи ала, үз диннәрен
тотарга хокуклы, аларның бу хокуклары инкыйлабның, Советларның бөтен көче белән
сакланачак», диелә. Әлбәттә, документның Милли мәҗлес депутатларына тәэсире зур була.
Һәр милләткә үз тормышын үзе теләгәнчә корырга ирек бирү вәгъдә ителгәч, Мәҗлес
депутатлары арасында милли-дәүләтчел төзелеш мәсьәләсенең беренче урынга чыгуы һич тә
гаҗәпләнерлек хәл түгел. Бу юнәлештә тәүге адым буларак «Идел-Урал штаты»н төзү игълан
ителә. Моңа ирешү өчен «туфракчылар» фракциясе әгъзасы Г.Шәрәф тә шактый көч куя. Ул
фракция исеменнән «туфраклы мохтарият» хакында махсус доклад белән чыгыш ясый,
булачак җөмһүриятнең атамасын «Идел-Урал штаты» дип расларга тәкъдим итә, җөмһүрият
мәйданының картасын төзи. Әлбәттә, бу мәсьәлә шома гына узмый, ике фракция —
«төркичеләр» һәм «туфракчылар» арасында кискен көрәш бара. Шунысын да әйтү кирәктер,
большевиклар, сул эсерлар, гомумән, суллар фракциясе «туфракчылар» ягыннан чыгыш ясый.
Ниһаять, алар тәкъдиме өстенлек ала. «Идел-Урал штаты»н гамәлгә ашыру буенча Галимҗан
Шәрәф рәислегендә махсус комитет төзелә, аның составына Галимҗан Ибраһимов, Ильяс
Алкин, Сәлах Атнагулов, Фатыйх Сәйфи, Сәет Енгалычев, Нәҗип Хәлфин һәм Фатих
Мөхәммәдъяров керә. Аларның барысы да җәмгыяви бертигезлек буенча сайланучы Советлар
нигезендә мөстәкыйль җөмһүрият төзү тарафдарлары була.
«Идел-Урал штаты»н төзү комитеты Казанга күчкәч, аның — Президиумы рәисе итеп
И.Алкин, ә урынбасары итеп Г.Шәрәф раслана. Г.Шәрәфнең милли дәүләтчелек төзелеше
турындагы фикерләре беркадәр үзгәрә. Беренчедән, ул «Идел-Урал штаты»н федерация
составындагы мохтариятле җөмһүрият итеп төзергә тәкъдим итә. Икенчедән, хакимият
органнары советлар системасы буенча сайланырга тиешләр, ди. Өченчедән, һәр совет
халыкның милли нисбәтен искә алып сайланырга тиешлеген яклый.
Кызу бәхәсләрдән соң, күпчелек тавыш белән Г.Шәрәфнең тәкъдиме кабул ителә. Әмма
аның элекке тарафдарлары Г.Шәрәфнең фикерләре үзгәрүне кабул итмиләр һәм Казан белән
Уфа матбугатында аңа «гомумхалык сайлаган җыелыш карарларын бозганы өчен» шелтә
белдерелү турында хәбәрләр басыла. Шулай да бу вакыйганы Г.Шәрәфнең «Идел-Урал
штаты»ннан ваз кичүе дип бәяләү дөрес булмас иде. Ул, зирәк сәясәтче буларак, мәҗлестә
кабул ителгән карарга вәзгыятьнең үзгәрүенә бәйле кайбер үзгәрешләр кертү зарурилыгын
аңлап эш иткән булса кирәк.
Галимҗан Шәрәфнең бөтен теләге Милли мәҗлестә кабул ителгән «Идел-Урал
штатын»тормышка ашыру, ә моның өчен Казанда бөтен мөмкинлекләр дә була: милли
оешмалар, хәрби көчләр, матбугат һ.б. Алар 1918 елның 8 гыйнварында башланып киткән
Икенче мөселман хәрбиләре съездында актив катнаша. Съездда «Идел-Урал штаты» н 1918
елның 1 мартында игълан итү хуплана. Съезд уңышлы башланып китә. Большевиклар
партиясе әгъзалары, мөселман комитеты вәкиле Шиһаб Әхмәров, Балтыйк буеннан,
Польшадан килгән, шулай ук чуваш, мари, мордва, башкорт делегатлары бердәм булып
съездны һәм «Идел-Урал штаты»төзелүне сәламли. Әмма тиздән большевикларның каршы
астыртын эш алып барганлыгы ачыклана һәм Президиум рәисе буларак И.Алкин,
документлар файдаланып, моны фаш итә. Большевиклар исә, яшертен очрашулар оештырып,
съезд делегатларына «капкын» әзерли. «Идел-Урал штаты»н игълан итәргә бер көн калганда,
28 февральгә каршы төндә, съезд җитәкчеләре кулга алына. Шулай итеп, «Идел-Урал штаты»н
игълан итү өзелә һәм Казанда хәлләр кискенләшә. Моңа Гайнанетдин әл-Болгариның —
вәисовчеләр җитәкчесенең үтерелүе дә кушылып китә. Шәһәрдә кан коелу куркынычы туа.
Галимҗан Шәрәф кан коюны булдырмау өчен зур тырышлык куя: Совет органнары һәм 2 нче
мөселман съезды җитәкчеләре, Хәрби шура вәкилләре арасында сөйләшүләр алып бара. Озак
еллар дәверендә кан коюны большевиклар булдырмады дигән уйдырма яшәп килде. Бу дөрес
түгел, киресенчә, алар хәлне кискенләштереп, провокацияләр ясап торалар. Шуның бер
ХАЛКЫНА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
129
мисалы булып Гайнанетдин Вәиси әл-Болгариның фаҗигале рәвештә һәлак булуы тора.
Хәрбиләрдән полковник Әкрам Бигловның да тынычлык ягында булганлыгы мәгълүм.
Сөйләшүләрнең берсендә ул: «Без канлы бәрелешне булдырмас өч ен бөтен көчне куярбыз,
әмма совет хакимияте «Идел-Урал штаты»н төзүгә ирек бирмәс, аларга ышанычым юк»1, —
ди. Милләт мәҗлесендә төзелгән Хаят белән Икенче бөтенрусия мөселман хәрбиләре съезды
оештырган Хәрби коллегия арасындагы мөнәсәбәтләр Казанда канлы бәрелешне
булдырмауда төп рольне уйный.
Бу хәл татар халкына хас түземлелек, гаделлек, башкаларга юл кую кебек сыйфатларның
көчле булуын күрсәтә. 1918 елда татар зыялылары артык тыйнаклык күрсәткәннәр,
диючеләр дә бар, әмма татар миссиясе тыныч юл белән генә тормышка ашырылырга дучар
ителгән. Ул шулай булачак та.
1918 елның 22 мартында Татар-башкорт Совет Республикасы хакында декрет чыга.
»Йолдыз» газетасы язуына караганда, күпчелек морадыбызга ирештек, Мәскәү белән килешү
булды, динебезне саклап калдык, телебезгә дә ирек булыр, дип тынычлана. Әмма әлеге
тынычлану озын гомерле булмый. Шул көннәрдә үзәк икенче ударны әзерли.1918 елның 28
мартында пулеметлар белән коралланган 300 матрос броневикларда Казан урамнарында һәм
базарларда хулиганлык кылып, халыкны өркетеп йөри. Кулга алулар башлана.
Мөселманнарның икенче съезды карары белән Болак артында 1552 елдан соң беренче
мәртәбә татар халкының демократик юл белән сайланган хакимият органы — «Мөселман
халык комиссариаты» оеша. Аның составына Исмәгыйль Атнагулов, Исхак Алмаев, Габдулла
Габдрәшитов, Фәхрелразый Басыйров, Әкрам Биглов, Әфтәхетдин Габдуллин, Сөләйман
Ловчицкий, Гали Моракаев, Фатих Мөхәммәдъяров, Сөләйман Полторжицкий, Кәшшәф
Терегулов, Адәм Якубовский, Әхмәтсолтан Таһиров керә. Комиссариатның рәисе итеп
Исмәгыйль Атнагулов, рәискә иптәшлеккә И.Кәрим, И.Алмаев, сәркатиплеккә Г.Габдрәшитов,
К.Терегулов сайлана. Чынлыкта әлеге оешмага «Идел-Урал штаты» проектын тормышка
ашыру эше йөкләнә. Комиссариат «Мөхтәрәм мөселман кардәшләр!» дигән мөрәҗәгать кабул
итә. Әлеге мөрәҗәгатьтә төп максатлар күрсәтелә»11 12.
«Идел-Урал өлкәсе» гәзитенең әлеге мөрәҗәгать басылган 24 нче март санында
Ф.Басыйровның «Төрки-татар демократиясенең таләпләре» исемле мәкаләсе дә
урнаштырылган. Анда «Идел-Урал»ны тормышка ашыру, бу өлкәләргә караган советларның
составларын үзгәртү фикере яклана. Тиздән үтә актуаль таләп туа: Татар-башкорт
җөмһүриятенә кергән советларның съездына, җир һәм милли составны искә алып, яңадан
сайлаулар уздыру. Әмма болар яхшы теләк кенә булып кала, чөнки барысы да искечә эшләнә,
төрки-татар демократиясенең таләпләрен исәпкә алмыйча гына советлар тарафыннан
«ленинчыл һәм сталинчыл милли сәясәт» тормышка ашырыла.
Мәгълүм булганча, Үзәк тарафыннан уйланылган Татар-башкорт Совет Республикасын
төзү эшен И.Сталин үз кулында тота һәм бу гамәлләргә Галимҗан Шәрәфне дә тарта. Г.Шәрәф
язуына караганда, башта аны телеграфка чакырып, «Идел-Урал» чикләре турында мәгълүмат
алганнан соң, берничә көн үткәч, И.Сталин тарафыннан кул куелган Татар-башкорт Совет
Республикасы турында күрсәтмә игълан ителә.
28 февральдән соң аска тәгәри башлаган милли хәрәкәт, Татар-башкорт Совет
Республикасы турындагы күрсәтмә дөнья күргәч, бөтенләй диярлек тынып кала.
Беренчеләрдән булып «Идел-Урал штаты» коллегиясе эше туктала. «Татар-башкорт Совет
Республикасы турындагы күрсәтмә чыккач һәм аны төзү өчен махсус коллегия барлыкка
килгәннән соң, безнең коллегия үз эшен туктатты», — дип яза Г.Шәрәф. II Бөтенрусия
мөселман хәрбиләре съезды тарафыннан төзелгән Мөселман халык комиссариаты да эшен
туктатырга мәҗбүр була. Казан шәһәр Советы каршындагы Мөселман комиссариаты һәм өлкә
комитеты түбәндәге карарны игълан итә: «Үзенең асылы белән контрреволюцион булган
«Идел-Урал» өлкә комиссариаты вәкилләреннән һәм Совет комиссариатының кайбер
әгъзаларыннан оешкан шәһәрнең татар өлешенең Революцион штабын юкка чыгарырга һәм
яңа вакытлы Пролетар революцион штаб төзергә. Шәһәрнең Болак арты өлешендә
контрреволюцион хәрәкәтне ахырынача бетерүне Мөселман эшләре буенча комиссариат шул
Революцион штабка йөкли».
11 Вәлиев Р. Болак арты республикасы. — Казан: Татар.кит.нәшр.,1999. — 49 б.
12 Шунда ук.-57-58 б.
РӘМЗИ ВӘЛИ
130
Милли оешмаларны, «Идел-Урал штаты»н, Болак артында дәвам иткән 2 нче мөселман
хәрбиләренең съездын куып таратуга, тар-мар итүгә кызганыч ки, татар большевиклары
М.Вахитов, М.Солтангалиев, С.Сәетгалиев, Я.Чанышев, Г.Касыймов, Х.Урманов, И.Галиев,
С.Әхтәмов, К.Якубов һәм башкалар зур өлеш кертә. Нәтиҗәдә Хәрби Шура һәм Мөселман халык
комиссариаты әгъзалары кулга алына. Берничә кеше кача. Тиздән корал җыю нияте белән
Казан Советы өч кешедән торган штаб төзи. Аңа Ефремов, Солтангалиев һәм Севров керә.
Гасыр башында башланып, 1917—1918 елларда яңа үрләргә менә алган милли- мөселман
хәрәкәтенә үз заманыңда ук шактый югары бәя бирелә. М.Солтангалиев бер хатының «Болак
арты республикасы»на кагылышлы юлларында болай дип яза: «Соңгы вакыйгаларның агымы
безнең өчен куркыныч түгел иде. Бу вакыйгалардан соң оештырылган «Болак арты
республикасы» да безнең өчен ул кадәр үк куркыныч булмады. Безгә оешкан рәвештә милли
хәрәкәтнең калган өлешен бетерү мөмкинлеге туды. Үзәк тарафыннан Татар-башкорт
Республикасын игълан итү безгә «шурачылар» белән көрәшергә һәм Кызыл Армияне,
мөселман полкын оештыруда мораль куәт бирде. Мәскәүдән зур булмаган матрослар отряды
китерттек һәм шәһәрнең бездән бер айга якын аерылып торган татарлар өлеше — «Болак
арты республикасы» — хәрби частьларны анда керткәч, үзенең «тимер батальоннары» белән
безгә сугышсыз бирелде».13
Икенче бер мәкаләсендә, шул вакыйгаларга бәя биреп, ул болай ди: «Шул замандагы эчке
һәм тышкы хәлләрне искә алганда, без тәгаен әйтә алабыз: «шурачы»ларның чыгышы, соңрак
булган чехословаклар чыгышы тарафыннан тудырылган «Самарская учредилка»га һәм
Колчакка караганда, Совет хакимиятенә күбрәк бәлаләр китергән булыр иде. Менә ни өчен
без татар хезмәт ияләре тарихындагы бу моментны иң җаваплы чор дип карыйбыз. Чөнки
аның нәтиҗәсе Совет властена каршы Идел өстендә барлыкка килгән күк күкрәүләрне тарату
яисә мәсхәрәле һәм данлыксыз рәвештә артка чигенү булуы ихтимал иде. Татар
социалистлары җитәкчелегендә без аларның барлык махинацияләрен бер сугуда җимердек».
Инде сүзне большевикларның оппонентларына бирик. Әле 1918 елда ук «Йолдыз»,
«Корылтай», «Безнең тавыш» гәзитләре, меньшевикларның «Рабочее дело» һәм башка
басмалары чыгып килә. Аларда Совет хакимиятенең, Милли Мәҗлеснең, II Бөтенрусия
мөселман хәрбиләре съездының материаллары басыла, «Болак арты республикасы»на карата
булган мөнәсәбәтләр дә киң яктыртыла. Әлбәттә, соңрак күп кенә гәзитләр ябылып, бары тик
большевистик басмалар гына дөнья күргәндә, әлеге вакыйгалар турында бары тик
«милләтчеләр», «Забулачка» дип, мәсхәрә итеп кенә яза башлыйлар. 2нче мөселман съезды
хакында бөтенләй язылмый, ә языла калса, бары тик «контрреволюцион
жыелыш»,»милләтчеләр оясы» кебек уйдырмалар гына язылып килде.
Татар-башкорт Совет Республикасы төшенчәсе беренче карашка «Идел-Урал штаты»ннан
әллә ни аерылмый кебек. Шул ук халыклар, шул ук территория. Әмма ТБСРның эчтәлегендә
ике халыкны капма-каршы кую сизелә. Монда төрле фикерләрнең бер-берсенә каршы
киләчәге көн кебек ачык. Мәгълүм булганча, В.Ленин, И.Сталин һәм җитәкчеләрнең
башкалары да четерекле мәсьәләләрне чит куллар белән хәл итүне хуп күргән. Бу очракта да,
әйтелгәнчә, И.Сталин, М.Вахитов, М.Солтангалиев, хәтта партиясез, чынлыкта В.Ленинның
милли сәясәтен кабул итмәгән Галимҗан Шәрәфне һәм башка татар зыялыларын махсус
комиссиягә (ул аны техник комиссия дип атый) җыеп, аларның эшчәнлегеннән оста
файдалана, төрле вәгъдә-тәкъдимнәр белән үз ягына аудара. Шундый тәкъдимнәрнең
беренчесе
— Татар-башкорт Совет Республикасын төзү.
Большевиклар хакимияте, И.Сталин киң фронтта һөҗүмгә күчәләр. Төп удар милли
хәрәкәтнең социалист-федералистларына гына түгел, хәтта большевиклар арбасын төптән
җигелеп тартып барган «суллар»га да кагыла. М.Солтангалиев белән М.Вахитов моны беренче
булып татый.
«Болак арты республикасы» беркем өчен дә куркыныч тудырмыйча, аның асылы үз-үзен
саклаудан гыйбарәт иде. «Большевикларның бетмәс-төкәнмәс җинаятьләренә тагын берсе
өстәлде. Бу эш халык исеменнән эшләнде. Килер бер заман, халык исемен файдаланып кан
коюны һәм халыкларны бер-берсенә бәрелештерүләрнең эчке серен аңлап, аларны җирәнеп
13 Мирсаид Султан Галиев. Статьи, выступления, документы.-Казань, 1992.- С.425.
ХАЛКЫНА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
131
искә алырлар», — дип белдерә ул чордагы оппозицион матбугат14.
Инде 94 елдан соң әлеге мәкалә авторына, газета хезмәткәрләренә татар халкы исеменнән
зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Барыбыз да бер фикердә һәм бердәм булсак, «Идел-Урал
штаты» бөтен Идел буе һәм Урал якларында яшәүче халыкларның яклаучысы булыр иде.
Кызганыч ки, «Идел Урал штаты»н игълан итүне өзеп, 2 нче мөселман хәрбиләренең съездын
куып таратып, бөтен милли оешмаларны ябып, Үзәк тиз арада И.Сталинның
«автономизациясен»ә, ягъни хокуклары чикләнгән дәүләтчелек төзүгә юл ача. Бухарин белән
Ленин арасындагы дисскуссия дә моңа тәэсир ясый. Бухарин унитар дәүләт яклы булып,
бернинди автономияләр кирәкми фикерен алга сөрә. В.Ленин бу фикерне тәнкыйть итеп,
бөтен Шәрекъ халыкларына автономия бирәчәкбез, ди. Ленин Сталинның «автономизация»
концепциясен дә тәнкыйть итә, әмма вакытсыз вафат булуы аркасында планнары тормышка
ашырылмый.
В.Ленин һәм И.Сталин Татарстан республикасын төзүне бик ашыгыч рәвештә уздыралар.
Совнарком рәисе В.И.Ленин һәм Наркомнац рәисе И.Сталин Көнъяк Урал һәм Идел буендагы
7 губернага җибәргән телеграммаларында 1918 елның 5 маенда булачак киңәшмәгә төрле
халыклардан вәкилләр җибәрүне таләп итәләр. Монда ТБСР мәсьәләсе каралырга тиеш була.
Күрсәтелгән срокка башкорт вәкилләреннән башка барысы да килеп җитә. Киңәшмә бары тик
10 майда гына эшли башлый. 7 көн дәвамында киңәшмә ТБСР мәсьәләсе буенча фикер алыша.
Бу киңәшмәдә төп ике фикер була: беренчесе — ТБСРга каршылар, икенчесе
— ТБСР төзүне тормышка ашыру кирәклеген алга сөрүчеләр. Өченче фикер буларак, мари
һәм чуваш вәкилләре ТБСРга каршы булмауларын, бәлки чикләрен тагы да арттыруны
сорыйлар. Әмма тиздән хәлләр үзгәрә. 1918 елның 13 июнендә булып узган Идел буе һәм Урал
алды халыкларының ТБСРга багышланган киңәшмәсендә чуваш һәм мари вәкилләре ТБСР
проектына каршы чыга.
Анда Г.Шәрәф «Идел-Урал штатлары» турында зур доклад белән чыгыш ясый. Ул үз
фикерләрен дәлилләү өчен бик күп фактлар, статистик мәгълүматлар китерә. Киңәшмәдә
аның төп фикерләрен хуплагандай булалар, әмма озакламый, үзәктәге бөекмәмләкәтчел
шовинистларның басымы астында, башкорт, чуваш, мари, мордва вәкилләре үзләренең
фикерләрен капма-каршы якка үзгәртәләр: «Идел-Урал штаты»на гына түгел, «Татар-
Башкорт Совет Республикасы»на да каршы чыгалар. Имеш, бу милләтләрнең тигезлегенә
хилафлык китерәчәк.
Г.Шәрәф үз фикерләрен никадәр якларга тырышса да, унышка ирешә алмый. Әлбәттә, бу
«үзгәреш»тә Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты житәкчеләре (беренче чиратта
И.Сталин) һәм В.Ленин да турыдан-туры катнашканнар дип фаразлауга нигез бар. В. Ленин
үзенең бер чыгышында, без башкортларга автономия бирдек, башкаларга да шул ук сәясәтне
алып барачакбыз, ди. Бу инде турыдан туры «Идел-Урал штаты» булмасын дигән сүз икәне
һәркемгә аңлашыла.
Татарстан җөмһүрияте әнә шулай озакка сузылган тартышулардан, сәяси алдашулардан
соң гына оеша алды. Татарларның төрле губерналарда чәчелеп яшәве дә эшне
кыенлаштырды, чөнки аларның берсендә дә диярлек татарлар күпчелекне тәшкил итмиләр
һәм шунлыктан мохтарият төзүгә нигез була алмый. Бу мәсьәләне гадел хәл итү өчен
губерналар чикләрен генә түгел, бәлки өяз һәм волость чикләрен дә аларда яшәүче халыкның
милли составына нисбәтле рәвештә үзгәртү таләп ителде. Әлеге очракта жирле идарә теләген
исәпкә алып һәм Мәскәүдәге архив документларын өйрәнеп эш итү кирәк иде.
Бөекмәмләкәтчел Үзәк исә бу мәшәкатьләргә баруны артык һәм кирәкмәс эш итеп санады.
Екатерина II тарафыннан бүлгәләнеп, төрле губерналарга кертелеп калдырылган татар-
башкортларны һәм башка халыкларны барлау, исәпләү кебек эшләр дә Галимҗан Шәрәф
тарафыннан башкарыла. Бу татар милләте өчен бик җаваплы эш булганлыктан, ул аны үз
өстенә ала.
Булачак Татарстан җөмһүриятенең мәйданын һәм чикләрен билгеләү мәсьәләсендә
Г.Шәрәфкә Милләтләр эше буенча Халык Комиссариаты житәкчесе И.Сталин белән еш
очрашырга туры килә. Ул үзе бу хакта болай искә ала: «В.Ленин һәм М.Калинин имзасы белән
декрет (ТАССРны төзү турында — Р.В.) игълан ителгәнгә кадәр, Сталин комиссия эшендә
башыннан алып ахырына кадәр бик актив катнашты. Безнең тарафтан якынча сузылган
14 Рабочее дело. 1918. -17(30) марта
РӘМЗИ ВӘЛИ
132
чикләр, аерым жентекләп эшләнгән кисәкләр, сәнәгатьне, авыл хужалыгын өйрәнү
материаллары, теге яисә бу төбәкнен халык составы, административ төзелеш һәм шуларга
охшаш башка әзерлек материаллары — барысы да Сталинга житкерелә, ә ул аларны үзендә
калдыра да икенче утырышта үз төзәтмәләре белән кире кайтара. Г.Шәрәф барысын да ачык
итеп яза алмаган булса кирәк: менә шушы «төзәтмәләр» аркасында «Кече Татарстан»
барлыкка килә дә инде. Татарлар урнашкан күп районнар кертелми. Бигрәк тә Уфа һәм
Бәләбәй өязләре әлегә беркая да кертелми. 1922 елда исә, референдум уздырырбыз дигән
булып, Сталинның указы белән Кече Башкортстанга көчләп кушыла. Моны әлеге дә баягы
Екатерина II, Романовлар алып барган, гомумән, Мәскәүнең шовинистик сәясәтен яңа
шартларда уздыруның бер нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Бу да тарихи факт. Монда бигрәк тә
«бүлгәлә һәм хакимлек ит» сәясәте ярылып ята: татар- башкортны талаштырырга, ә инде
чуваш һәм мордваны Мәскәү ягына тартырга... Халыклар теләген искә алу юк. Шулай итеп,
озак еллар дәверендә татар-башкорт милли демократиясенең һәм мордва, чуваш, мари
вәкилләренең тырышлыгы белән оеша башлаган «бердәм административ берәмлек төзү»
проекты юкка чыгарыла һәм шовинистик идеяләргә нигезләнгән тоталитар режимга юл
салына.
Нәтиҗәдә, «Идел-Урал штаты» төзеләсе төбәктә 1920 ел урталарына өч административ
берәмлек — Кече Башкортстан һәм Татарстан жөмһүриятләре, шулай ук Уфа губернасы
барлыкка килә. Беренче төзелгән план буенча Уфа, Бирск шәһәрләре һәм Бәләбәй өязе
Татарстанга кертелергә тиеш була. Ул вакытта моңа Зәки Вәлиди дә каршы килмәгән, чөнки
анда татарлар күпчелек тәшкил итә. Әмма Татарстанның болай «зураюы» шовинистик үзәккә,
аларның бүлгәләп хакимлек итү максатларына һич тә туры килми. Аларның нияте — Уфа
белән Казанны Татарстан жөмһүриятенә кертмәскә. «Саллы» дәлилләре дә бар: Казанны
Татарстанга кертсәң, аның фән үзәге буларак әһәмияте калмаячак. Мондый каршылыкны
университетка оялаган шовинистлар аеруча хуплый. Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты
аларны «тынычландырыр» өчен Казан университетының үзәккә буйсынулы булуы хакында
махсус карар чыгара.
Казан губерна башкарма комитетының бер төркем бөекмәмләкәтчел шовинист
тарафдарлары, Татарстан жөмһүриятен төзүнең урынсызлыгын дәгъвалап, хәтта Сталин
белән Ленинга кадәр барып житәләр. Бу ачыктан-ачык шовинистик гамәл хәтта ВКП(б) Үзәк
Комитетында һәм Халык Комиссарлары Советында да яклау тапмый: Татарстан жөмһүрияте
төзелә һәм Казан аның башкаласы итеп тәгаенләнә. Уфа губернасының язмышы референдум
юлы белән хәл ителергә тиеш булса да, гадәттәгечә, алдау белән тәмамлана.
Галимҗан Шәрәф монда да үзен чын милләтпәрвәр итеп күрсәтә. Әгәр дә ул эшләмәгән,
көрәшмәгән булса, бүген без нинди хәлдә булыр идек соң? Инде моны аңларга вакыт җитте.
Аның тарафыннан Татарстанның географик картасы төзелү, гарәп графикасын саклау
өлкәсендә керткән хезмәтләре әле бүген дә актуаль икәнлеге барыбызга да билгеле. Шушы
вакыйгалар дәверендә һәм соңрак Г.Шәрәф яңа режимның эчке серләрен аңлап, үзен халыкны
агарту-укыту эшенә багышлап, көрәшен дәвам итә. Ул конференцияләрдә кызып-кызып
докладлар сөйли, милләтенә хезмәт итүнең төрле юлларын эзли һәм таба. Менә шуларның
бер дәлиле. Тоталитар режимның дәүләтчелек мәсъәләсен үз кулына алуын аңлагач, Г.Шәрәф
халыкка белем бирү өлкәсендә хезмәт итәргә мәҗбүр була һәм тиз арада мәшһүр тел белгече
булып китә. 1926 елда ул СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, ә 1929 елда
эксперименталь фонетика буенча Халыкара ассоциациягә хакыйкый әгъза булып кабул
ителә. Г.Шәрәфне ХХ гасыр башында татарлардан беренче академик диеп карау дөрес булыр.
Ул педагогика институтында эшли һәм татар телен укытуның яңадан-яңа ысул-алымнарын
эзли һәм өйрәнә.
1920 елларда гарәп алфавитын юк итү кампаниясе башлангач, аны саклау буенча күп эш
башкара. 1926 елда Бакуда булып узган конференциядә гарәп шрифтын саклау һәм үстерүнең
кирәклеге хакында 8 тапкыр чыгыш ясый һәм нәтиҗәдә гарәп алфавитын саклап калуга өлеш
кертә. Әмма Үзәкнең таләбе буенча гарәп алфавитын куллануга киртәләр тудырыла. Моның
белән килешә алмыйча, Г.Шәрәф 1927 елның 7 маенда И.Сталинга хат юллый: «Хөрмәтле
иптәш Сталин! Сезгә үземнең «Төрки халыклар өчен латин хәрефләрен кабул итүгә карата»
дигән хезмәтемне юллап, Сезнең игътибарыгызны түбәндәге моментларга юнәлтергә теләр
идем.
1. Хәрефләрне алыштыру мәсьәләсе төрки халыклар арасында гомуми саннары берничә
ХАЛКЫНА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
133
миллион исәпләнгән грамоталы һәм ярым грамоталы булган һәркемгә бик якыннан кагыла.
Хәреф алыштыру мәсьәләсе — уку һәм язу процессында яңа күнекмәләр тудыру дигән сүз, ә
бу, бик күп энергия һәм матди чыгымнар тотып, өр-яңадан укырга-язарга өйрәтү була.
Миллионнарча укый-яза белүче кешеләр халыкның бөтен катлауларында таралган булу
сәбәпле, бу эш массовый мәсьәлә булып тора һәм, һичшиксез, үзенә зур игътибар белән
килүне таләп итә, уйламыйча гына әзерлексез эшләп булмаганлыкны күрсәтә, чөнки бөтен
җәмгыяви катламнарның актив өлеше гадәттә халыкның укый-яза белгән өлешен тәшкил
итә. Мондый адымның халыкның укый-яза белмәгән өлеше өчен нинди психологик тәэсир
ясаячагы турында әйтеп тә торасы юк.
2. Абстракт рәвештә фикер йөрткәндә, хәрефләр алыштыру язма культура мәсьәләсендә
чынлыкта бер халыкны элек яки бүген дә әлифбасы булмаган өммәткә төшереп калдыру
дигән сүз, чөнки яңа графикага күчү элеккеге язмадан һәм язу күнекмәләреннән бөтенләй
баш тартуга бәрабәр. Ике төрле язуны вакытлыча саклау һәм яңа графикага әкренләп күчү дә
бары тик бу фактны яшерү, күчү кыенлыкларын өлешчә җиңеләйтү генә була.
3. Хәрефләр алыштыруга җитди карасак, бу гамәл дәүләттән зур чыгымнар таләп итәчәк,
наданлыкны бетерүне яңадан башлауга, китапларны яңадан басуга, мәктәпләрдә ике төрле
әлифба өйрәтүгә һ.б. бәйле өстәмә матди чыгымнарга һәм күп төрле административ чаралар
куллануны тәэмин итүгә китерәчәк.
4. Югарыда күрсәтелгән күпләп сарыф ителәчәк көч-дәрман һәм матди чыгымнар ахыр
чиктә хәреф сызымнарының алышынуына гына китереп, яңа хәрефләрне өйрәнүчеләргә ни
мәдәни, ни икътисади яктан бернинди уңай нәтиҗәләр бирмәячәк, чынлыкта кирәклеге әллә
ни мөһим булмаган формаль адым гына булып калачак.
5. Уку-язуның тизлеге полиграфик яктан да, уку-язу ягыннан да латин хәрефләренең
бүген төрки халыкларда гамәлдә булган һәм камилләштерелгән гарәп графикасыннан тулаем
алганда бернинди өстенлеге дә юк. (Бу беркадәр парадоксаль булып яңгыраса да,
чынбарлыкта, һичшиксез, нәкъ шулай.) Бу мәсьәләләр мин Сезгә җибәрә торган хезмәтемдә
фәнни-оештыру ысуллары ягыннан бик җентекле тикшерелгән.
6. Хәрефләрнең халыкара кулланылышлары ягыннан караганда да, һәр тел аерым-
аерым булганлыктан, латин әлифбасының бәйнәлмиләллеге тышкы яктан гына.
7. Төрки халыкларның мәнфәгатьләре күзлегеннән караганда, бернинди уңай
алшартлар булмаган көе әлифба алыштыру мәсьәләсен кую һәрьяктан зарарлы, ул гавамның
ачуын кабартуга һәм ризасызлыгы артуга, Совет хакимиятенең мәдәни чараларыннан
гомумән канәгатьсезлек белдерүенә китерәчәк. Гамәлдәге хәрефләрне латинчага алыштыру
төрки халыклар арасында көчләп урыс транскрипциясе кертү турындагы 1907 елгы патша
фәрманының («31 март кагыйдәләре») эчен тышка әйләндерү буларак кабул ителәчәк.
Миссионерларның һәм ярыммиссионерларның латин хәрефләрен кертүдә ачыктан-ачык яки
астыртын рәвештә катнашуы халыкның ризасызлыгын көчәйтәчәк кенә. Бәлки әлифба
алыштыру бүген яхшы ният белән эшләнәдер, әмма соңгы нәтиҗәләре мәдәни үсештә
торгынлыкка китергәнлектән, файдасыннан зарары күбрәк булачак.
8. Югарыда әйтелгәннәргә дә карамастан, бу мәсьәлә буенча Шәрекь Совет
җөмһүриятләрендә яраклы һәм яраксыз алымнар белән чикләнмәгән коткылар таратыла,
чынбарлыкта, бигрәк тә быел, латин графикасына күчүгә каршы ни телдән, ни язма рәвештә
бер генә чыгышка да мөмкинлек калдырылмады.
9. Милли коммунистлар арасында күпмедер «латинчылар» булуы чын вәзгыятьне
билгеләми, чөнки аларның барысы да диярлек якыннанрак танышканда йә төзәлмәс
карьерачылар, йә үз карашларына җавап бирә алмый торган сай акыллы халык булып чыга.
Бу мәсьәләнең искиткеч зур сәяси әһәмияткә ия булуын истә тотып, Сезнең
секретарьлардан берәрсенең минем бу язмам белән һәм узган ел Бакуда уздырылган
тюркологларның беренче корылтаендагы докладларда һәм чыгышларда бәян ителгән
фикерләр тупланган стенографик хисап белән Сезне дә таныштырып, Сезнең шәхсән
үзегезнең бу мәсьәләгә беркадәр игътибар бирүегезне үтенергә җөрьәт итәм...
Стенографик хисапны Сезгә җибәрмәгән булсалар, аны Мәскәүдәге Бөтенрусия Шәрекьне
өйрәнү ассоциациясеннән сорап ала аласыз. Инде тюркологлар корылтаеның бу мәсьәләләр
буенча кабул иткән карарларына килгәндә, кызганычка каршы, алар ярым-йорты хәлдә һәм
бу Шәрекь җөмһүриятләрендәге партия тәшкиләтләренең бик аз ярдәм итүләре белән
аңлатыла. Бу мәсьәләнең зур игътибарга лаек булуын тагын бер мәртәбә ассызыклап әйтүне
РӘМЗИ ВӘЛИ
134
кирәк табам. Г.Шәрәф»15.
Латин графикасын кертүне, гарәп шрифтын юк итүне Г. Шәрәф патша сәясәтенең дәвамы
гына түгел, ә шовинизмның дәвамы итеп карый. Хәзерге демократия чорында да
шовинизмның дума түрендә ничек «биегәнен» күрдек. Имеш, латин графикасы Россияне
һәлакәткә китерәчәк... Менә бусы инде шовинизмның дәвамы икәнлеге һәммәбезгә дә
билгеле. Совет хакимияте, башта латинны, ә аннан кириллицаны кертеп, халыкны үз
тарихыннан аерды, яңадан-яңа авырлыкларга дучар итте. Йөз процентка якын белемле
халыкны наданнар рәтенә бастырырга тырыштылар. Шрифтны бетерү, ул төрки халыкларны
алфавиты да булмаган халыклар рәтенә бастыру, дип яза Г.Шәрәф. И.Сталинга үзенең фәнни
хезмәтен тәкъдим итә. Халыклар «атасы» белән шундый мөгамәләдә булган тагын кемне
күрсәтә алабыз соң? Бу бит коры кыюлык түгел, ә фәнни нигездә язылган нәтиҗәләр. Гарәп
шрифтын бүген дә укый алмый азапланабыз, ә бит безнең мең елдан артык тарихыбыз гарәп
шрифты белән язылган. Шулай итеп, Г.Шәрәф 1927 елда ук безнең үз тарихыбыздан
ераклашуыбызны күрсәтә. 1937 елда кулга алынганчы Г.Шәрәф Казанда партиясезләрнең
җитәкчесе дип санала ала. И. Сталинга ,ҮКна Казан зыялылары тарафыннан язылган хатлар,
гаризалар һ.б. — барысы да аның аркылы уза.
Бүген инде шуны ассызыклап әйтә алабыз: милләтләргә үз тормышларын үзләре күреп
яшәргә ирек биргәндә генә Русия яңа үрләргә менә ала, ә киресен эшләгәндә гомум милли
кризиска, таркалуга юл ачылачагы көн кебек ачык. Дөньяда барган үзгәрешләр дә шуны таләп
итәчәк. Милли проблемаларга керосин сибеп торган шовинистларга инде акылга килергә
вакыт.
Бу тарихи процессларның шулай булачагын Галимҗан, Борхан, Гыйльметдин Шәрәфләр,
Гаяз Исхакый, Садрый Максуди, Фуад Туктаров, Газиз Монасыпов, Әкрам Бигловлар кебек
шәхесләр алдан сизеп, марксизм-ленинизм идеяләрен кабул итмиләр, партиягә кермиләр,
кайберләре чит илгә үк китеп бара.
Ни кызганыч, 1937 елны репрессияләнеп, Галимҗан Шәрәф сигез елга каторгага озатыла,
бик озак «халык дошманы» булып йөри. Шундый шартларда да соңгы сулышына кадәр татар
милләте өчен көрәшә. Сөрелүдән каты авырып кайтуына, торырга урыны булмауга
карамастан, ул «Зодчий» исемендәге поэмасын язып калдыра. Анда явызларның явызы
булган Иван Грозныйны һәм Иосиф Сталинны тәнкыйть утына тота. 1950 елның 13
гыйнварында вафат булып, татар зиратына күмелгән Г.Шәрәф бары тик 1991 елның 30
сентябрендә генә реабилитацияләнә. Мирсәет Солтангалиевтән дә куркынычрак милли зат
булган, күрәсең. Чыннан да, ул бит М.Солтангалиев кебек коммунист та түгел, ә бары тик
«Идел-Урал штаты»н тормышка ашыру, бәйсез дәүләт төзү өчен көрәшә. Партиягә кереп
уңайлыклар да эзләми, барына түзеп халкына хезмәт итә. Гаяз Исхакый исемен кайтару өчен
көрәшә, үз сүзен ачык итеп халыкка, хакимияткә җиткерә. Ул чор өчен бу чын батырлык була.
Халкыбыз моны аңлап, Г.Шәрәфкә дөрес бәя бирергә тиеш. Әмма аның исемен мәңгеләштерү
буенча бүгенгәчә нәтиҗәле эш күрсәтмибез әле. Югыйсә, 1990 еллар башында җәмәгатьчелек,
Казанның Париж коммунасы урамын Бертуган Шәрәфләр урамы дип алыштыруны сорап,
Башкарма комитетка хат та юллады. Әмма Казанда бүгенгәчә андый урам юк. Татарстан
башкаласының нәкъ уртасында Галимҗан Шәрәфкә һәйкәл куелырга тиеш, чөнки ул
Татарстан җөмһүриятен төзүнең төп идеологы, аны булдыру өчен җаны-тәне белән көрәшкән
олы зат. Татар халкы, хакимият органнары моны аңларга тиеш!
Тарих кабатлана, диләр. Царизмны бәреп төшергәч, инкыйлаб сөреме белән исергән
халыкның зур өлеше, большевикларның вәгъдәләренә ышанып, «социализм» сукмагыннан
китте, кызыл байрак астына җыелды. Аның кая китереп чыгарганлыгын инде тарих күрсәтте,
әмма узган заманны сагынучылар бүген дә күп әле. Бу хәл исә милли мәсьәләләрне чишү
юлында хәзерге вакытта да зур комачаулык тудыра. Татарларга, көндәлек сәяси активлыктан
яңа этапка күчеп, мөстәкыйльлекне тормышка ашыру юлын узарга туры килә.
Табигый сорау туа: 1918 елның февраль һәм март айларында тата р дөньясында сәяси
киеренкелекне булдырмаска мөмкин идеме? Әлбәттә, бөтен мөмкинлекләр булган. Эш шунда
ки, «милләтчеләр» белән большевиклар арасында ике төрле идарә шәкеле буенча кискен
көрәш барган. Беренчеләре демократия юлын таләп итсәләр, икенчеләре диктатура
урнаштыруны даулаган. Ә мәсьәләнең гадел хәл ителүе, ул чорның сәяси вазгыятен истә
15 Вәлиев Р. Фаҗига.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1996.-32-346.
ХАЛКЫНА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР
135
тотып, демократия белән диктатура элементларының бергә үрелеп кулланылуы нигезендә
генә мөмкин иде. Әмма беренчеләрнең җиңелүе мәсьәләне диктатура тарафдарлары
файдасына хәл ителүгә китерде, ул үсте, ныгыды. Моның фаҗигале нәтиҗәләрен бүген дә
һәркайсыбыз татый әле. Шулай ук диктатура хакимиятенең мәңгелек була алмавы да
ачыкланды. Моны тарих үзе исбат итте. Инде, дөреслек өскә чыкты, дисәк тә ярый...
Ул чакларда кем ничек уйлаган соң? Г.Ибраһимов 1920 елның февралендә түбәндәгечә
фикер йөрткән: «Әллә нинди милли идарәләр, милли шуралар, хәрби шуралар тирәсендә
әйләнеп, чех, Колчак вакытында татар революционерларын тоттырып йөргән күп ихлас
күңелләр башларындагы иске буржуадан кергән чүп- чарларыннан сафландылар... Тик
берничә гаҗиз бәндә генә әле һаман да Финляндия, Гөлҗә, Харбин татар буржуаларының
нәҗес кулларыннан тамган хәбис бер тиеннәргә чукынып, Париж банкирларының
бусагалары төбендә, рус монархларына койрык булып, адәм көлдереп йөриләр. (...) Башкалар:
1) иске тормышта ике төрле коллык кичергән эшче-крестьян хатыннары(...); 2) хезмәт
халкының азатлыгы кайда икәнен андарлык булган мөгаллим-мөгаллимәләр, мөрәббия
(тәрбияче) иптәшләр; 3) тарихнын хәзерге дәверенд ә, хезмәт белән капиталнын канлы,
рәхимсез сугышы вакытында, кайсы якта булу мәсьәләсен эшче-крестьян гаммәсе
ноктасыннан карап чишкән татар әдипләре, шагыйрьләре; 4) һәркайда, һәр заманда ин бөек
әмәлләр белән янучы яшьләр (...), шул авыр, фаҗигале, канлы көрәш, рәхимсез диктатура аша
тарих күгендә янып, саф азатлык өстәүче, күнелләрне үзенә тартып торган якты коммунизм
кәгъбәсенә таба юл тоттылар».
Уйлап карасан, барысы да киресенчә бит. Болак артындагы милләтчеләр — азатлык өчен
көрәшчеләр. Алардан көлеп, тарих күгендә азатлык эзләп, коммунизм кәгъбәсенә юл
тотучылар инкыйлабка, анын җитәкчеләренә ышанып ялгыштылар. Алар барысы да ГУЛАГта
һәлак булдылар. Тагы бер сорау туа. Монын барысына кем гаепле:инкыйлабмы, әллә
кешеләрме?
Монда инкыйлабнын гаебе юк, чөнки ул череп беткән патша хөкүмәтен, халыкка
гражданнар сугышы ачкан «вакытлы хөкүмәтләрне» юк итте.Инкыйлабтан сонгы диктатура,
барын да көч куллану ягына күчереп, демократиягә юл калдырмады. Башка сәбәпләрне дә,
бигрәк тә тарихтагы аерым шәхесләрнен ролен дә онытырга ярамаганлыгы барыбызга да
мәгълүм. Юлбашчы киләчәкне барыннан да төгәлрәк күзаллап, халыкларнын теләкләрен
искә алып эш иткәндә генә инкыйлаб үз җимешләрен бирергә мөмкин. СССРнын җимерелүе
менә шуларнын үтәлмәве белән анлатыла. Халыклар фикере белән санашмаган, киләчәкне
бары тик диктаторлык күзлегеннән генә күзәткән И.Сталин әле 1918-20 елларда ук СССРнын
җимерелү нигезләрен салып калдыра.
Без гаделлек, дөреслек өчен бабаларыбыз башлаган көрәшне дәвам итәргә тиешбез.
Тоталитар режимнын корбаннарын, милли каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк.
Бәйсез дәүләтебезне булдырып, анын нигез ташларына бәйсезлек, ирек, гомумкилешү,
тынычлык кебек милләтебезнен изге теләкләре язылсын иде. Аларны анлау, тормышка
ашыру өчен, узган тарихыбыздан күренгәнчә, үзан, акыл, уяулык кына җитми, ә кыюлык та
кирәк. Бары тик боларнын барысы да бергә булганда гына, аларга ия булган зыялылар, кин
катлам халык, яше-карты «Ватан, милләт» дигән сүзләрнен төп серен, мәгънәсен анлый һәм
үзен-үзе җинәргә, кирәк булса, үлемгә дә барырга сәләтле була. Туган халкынын бәйсезлеге,
теле, мәдәнияте, гомумән, бөтен төрки-татарнын якты киләчәге өчен гомерен биргән курку
белмәс Галимҗан Шәрәф — әнә шундый каһарманнарнын берсе. Анын исеме һәр татар кешесе
өчен якын һәм кадерле.