Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬ

***
Төн уртасы. Казан йоклый
Кар юрганын ябынып
...Төнлә туды яңа әсәр,
Күңелләрне сындырып.
Мәхәббәт турында иде,
Саф мәхәббәт хакында.
Ургылып чыкты күңелдән,
Туды шәм яктысында.
Төннең кара савытыннан
Бер тамчы кара алдым...
Алдым да аны күңелнең
Хисе белән бутадым.
Таң алдыннан шәмем сүнде.
Шигырь язу тукталды.
Хисләрем шушы урында
Әллә нишләп буталды!
Ә мәхәббәт шәм түгел ул:
Сүнми дә, сүрелми дә.
Җанны җылытучы булып,

Яши һаман күңелдә.