ШАГЫЙРЬ МОҢАЯ

Әллә кайда... еракта бер музыка уйный...
Ул җирдәге көйләрне уйнамый. Тик анын мәнге зарланганын гына аңлап була.
Һәркем ул көйнең эчендә үзенең чиге-кырые булмаган өметсезлеген күрә. Шулай
булса да, музыканың тукталуын ул шагыйрь бер дә теләми. Кем генә булса да, «аһ»
белән «зинһар уйна, туктама, моңай!» дияргә хәзер тора...
Куе караңгылык бөтен дөньяны каплаган. Чиге бер дә күренмәгән су янында гына
күркәм бакча. Ул төрле яшел агачлар һәм түтәл-түтәл булып торган күркәм чәчәкләр
белән бизәлгән. Бүлмә. Аның ачык тәрәзәсе бакчага карап тора. Ак чәчәккә күмелгән
киң яфраклы бер-юкә агачы нәкъ тәрәзә төбендә генә, хан кызы кебек елмаеп, бүлмә
эченә карый. Бакчаның да һәм күзгә күренеп торган зур дәрьяның да исләре юк.
Музыка серле көен уйный. Шагыйрь нәкъ тәрәзә төбендә утыра. Ул музыканың
моңына күмелә. Аның нәрсә уйнаганын ул шагыйрь аңламый. Ул үз гомерендә
ишетмәгән бер көй тыңлый. Ул музыкадан элек тә «исемсез» кайгы белән кайгыра
иде. Бу серле көйләрне тыңласа да, ул аның «исемсез» кайгысын бетерми. Тик ул
шагыйрьгә бер иптәш кенә була ала. Шагыйрь аның зарында да исемсез, яшерен кайгы
һәм сагыш күрә. Шагыйрь кайгыра. Ни өчен кайгырганына сәбәп эзләми. Уйлый да,
уйлый. Уйның да ни икәнен аңламый: әнә ул бер ялгызы, иге-чиге бер дә күренмәгән
диңгез өстендәге бер көймәдә бара. Кайдан утырганын, кайда барганын һәм ничек
киткәнен белми. Көймәсенең канаты да һәм руле дә юк. Үзе бертуктамый бара. Артта
да, алда да, янда да һәм тирә-якларда да ярлар бер дә күренми. Көчле дулкыннардан
башка, күзгә бернәрсә дә күренми. Тик алар адашкан бер мөсафир белән исәнләшкән,
хушлашкан төсле, көймәгә сугылып-сугылып китәләр.
Һавада аз гына сөрем бар. Вак кына һәм сыек кына болытлар сиздермәслек
рәвештә генә кайдадыр агалар. Алар да кайдан чыкканнарын, канда барганнарын һәм
ни эшләп калачакларын белмиләр. Шагыйрь аларга томырылып карый. Алар эчендә
үз тәкъдирен күрә. Алар ана бер иптәш булып та күренәләр. Көймә дә мәгънәви
язмышка буйсынып, диңгез өстендә йөзә генә бара. Исемсез көй туктый. Шагыйрь
сискәнеп китә.
Юкә яфраклары да селкенешеп һәм кузгалып китәләр. Бик тәмле ис анкып
бакчадан бүлмәгә керә. Хәзер шагыйрь үз бүлмәсендә икәнен төшенә. Иге-чиге
булмаган диңгез өстендә канатсыз һәм рульсез көймәне һәм адашкан болытларны
оныта алмый. Тагын музыка уены яңара. Бу кәй дә исемсез. Ләкин элеккегә баш-
башка. Шагыйрь тыңлый. Үзе моңая, кайгыра. Күзенә мохит3 күренә: әнә үзеннән бер
дә калмыйча йөргән дуслары, әнә һәммәсе... ул берсенә дә кул сузмый. Аларда ул ике
йөз, кара йөрәк, ялган караш күрә. Гүя алар моны һәлак итәргә ау коралар. Анын җан
ачысы белән ләгънәт орып: «И хәйләле, мәкерле дуслар! Беләм мин сезнен эчегезне,
мин бит сезне үтәдән-үтә күрәм. Ник сон болай ак пәрдә астында кара йөзегезне
саклыйсыз. Моннан ни генә теләгегез бар. Мин барысын да беләм ич. Тәхкыйранә4
карашыгызны, керле йөрәгегезне күреп тә, ничек мин сезгә ышаныйм. Ник сон мине
сез дус дисез? Кайчанга чаклы сез үзегезне болай алдарсыз? Менә минем бергә яшәгән
һәм яши торган дуслар. Шулар белән көл, уйна, шатлан һәм эш кыл...» диясе килә.
Ул уйлый-уйлый бераз дулкынланып китә. Шактый гына борчылып бераз
торганнан сон янә барысын онытып, иске хәлгә килеп, исемсез кайгы белән кайгыра
башлый. Бер генә, бер генә нәрсә дә анын күнеленә җинеллек китерми. Үткән гомерен
искә төшерә — аны да сагынмый. Ул анда да бернәрсә күрә алмый. Адәмнәрне
сихерләгән алтыннар да һәм тәхетләр дә аны бер дә кызыксындырмый. Ләкин ул
берөзлексез кайгыра. Шул «исемсезләр» кайгысыннан аерыласы бер дә килми. Чөнки
ул үз кайгысында мәгънәви, илаһи һәм яшерен сер бар икәнен сизгәндәй була. Гүя
шул кайгы эчендә үк анык шатлыгы яратылыр һәм булыр төсле...
Музыка һаман уйный. Анын сонгы көе бөтенләй башка. Гүя ул шагыйрь төпсез
дингезнен ярына килеп баскан. Гүя аны хәзер этәреп төшерәләр. Үкерә, елый,
хушлаша. Кинәт шагыйрь үзендә бер үзгәреш сизә: җине- ләйгән дә һәм авырайган да
төсле була. Ирексез анын күнеле тула. Әллә кай җиреннән авыр йөк күтәрелә
башлаганын күрә. Гүя куе болыт эчендә янып кояш чыга... Елый... Анын күнелендә
бөтен нәрсәгә мәхәббәт туа. Кемне, нәрсәнедер, бөтен җаны белән сөясе килә. Анын
елавы да, тамган яшьләре дә бөтенләй башка. Ул уйлаган саен үзендә җинеллек,
шатлык һәм бәхет артканын сизә. Исемсез бер кайгысыннан ана илаһи вәхи туа.
3 Мохит - дөнья, әйләнә-тирә.
4 Тәхкыйранә — хурлау белән тулган.
Шигырьләре бөтен дөньяны мәхәббәт белән күмә. Бөтен дөньяда бер очкын дошманы
калмый. Бөтен мохит һәм җир бик матур күренә. Әлеге кара йөзле, кер йөрәкле
дусларын да якын күрә. Аларга да кул суза. Көймәсендә канатлар да, руль дә, һәм
дингезендә ярлар да күрә. Көлә, шатлана.
Тан ата. Шагыйрь йөрәге леп-леп тибә, йокыга китә алмый. Шул арада әлеге
чәчәккә күмелгән юкә агачына бер сандугач килеп куна. Шунда ук ул исемсез
көйләрен сайрый һәм җырлый башлый. Бөтен агачлар, гөлләр һәм үләннәр бу
сандугачка табыналар. Дәрья да авыр сулап кына һәм үз дәһшәтен онытып аны —
сандугачны тынлый. Шагыйрь тынын да алмыйча, сандугачнын яшерен һәм тирән
серле бу көйләре монына бирелә. Ләкин сандугачнын ни әйтергә теләгәнен анламый.
Гүя ул да кайгырган. Инде шатлыгыннан мәхәббәт көйләрен сайрый. Гүя ул да
бөтен дөньяны сөя. Бу сандугач моны һәм көе эчендә сагышлы шагыйрь уйлый-уйлый
тирән йокыга китә. Сандугач тик сайравын көчәйтә генә һәм матурайта гына бара.

Реклама