Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘРКАЙДА ҮЗ КЕШЕ

МАРСЕЛЬ БАКИРОВКА 80 ЯШЬ
Нәр төр фәнни һәм әдәби иҗат шәхеснең рухи дөньясы, тормыш-яшәешне күзаллавы,
хыял-омтылышлары белән тыгыз бәйле булып, аның табигый сәләтенә, тырышлыгына,
максатчанлыгына нисбәтле дөнья күрә, укучыга килеп ирешә, танылу ала. Ә инде хезмәт
нәтиҗәсенең ил-халык тормышына аваздашлыгы, җәмгыятьтә
алган яңгырашы автор үзе сайлаган, эшләгән өлкәгә алып килгән
яңалыгы, казанышлары белән билгеләнә. Әлеге уйланулар
артында замандашыбыз, Казан федераль университеты
профессоры, филология фәннәре докторы, ТР атказанган фән
эшлеклесе Марсель Хәернас улы Бакировның шәхесен, фәнни һәм
педагогик эшчәнлеген күзаллау, барлау, нәтиҗәләр ясау
омтылышы ята. Галим һәм педагог, публицист һәм тәнкыйтьче,
шулай ук бик күпләрнең остазы буларак Марсель ага
Татарстанның әдәби һәм фәнни җәмәгатьчелегенә яхшы таныш.
Аның күпсанлы хезмәтләре фәнни нигезе, һәр өлкәдәге соңгы
казанышларга таянуы, киң колачлы булуы, яшәп килгән караш-
фикерләр белән бәхәс- дискуссия алып баруы, киләчәккә
юнәлтелгән булуы, иң мөһиме, новаторлык рухы белән беркемне
дә битараф калдырмый.
Татарстанның Мөслим төбәгендә туып-үскән Марсель Хәернас улы урта мәктәптә,
аннары Казан дәүләт университетының татар бүлегендә укыганда үзен әдәби-
публицистик иҗатка һәм фәнни эзләнүләргә сәләтле итеп күрсәтә. Хезмәт юлын Уфада
чыга торган «Кызыл таң» газетасында журналист буларак башлый. Иманым камил, бу
өлкәдә дә югалып калмас, үзен шәхес буларак һәм эзләнүчән журналист, иҗат кешесе
итеп танытыр иде. Ә инде остазлары, бигрәк тә Хатип ага Госман уку-укыту һәм фән
юлын тәкъдим иткәч, Марсель абый бөтен сәләтен, гомерен шуңа багышлый һәм
хезмәттәге бәхетен дә шунда таба. Бүген без аны татар шигырь төзелешен, халык авыз
иҗатын, гомумтөрки поэзиянең генезис- башлангычын өйрәнүче танылган галим дип
беләбез. Фән дөньясында үз урыныңны табу, фәнни мәктәбеңне булдыру җиңел түгел.
Моңа ул, бер яктан, остазлары Х. Госман, Л.Җәләй, Я. Агишев. М. Габдрахманов, И.
Нуруллин, Д.Тумашева кебек остазлары ярдәме, аларның ышанычын тою белән, икенче
яктан, хезмәт ярату, тырышлык, горурлык белән үрелгән үҗәтлек, үз-үзенә ышану,
ихтыяр көче аша ирешә. М. Бакиров сайлаган өлкәләр — шигырь төзелеше һәм фольклор
— галимнән тирән белем, киң күзаллау, аналитик фикерләү, даими эзләнү, татар-төрки
халыкларының гына түгел, бәлки рус-Европа халыкларының да телен, әдәбиятын,
фольклорын, киң планда мәдәниятен яхшы белүне таләп итә. Галим фәнни эзләнүләренең
концептуаль үзенчәлеге булып мәсьәләгә тәнкыйди якын килү, теоретик карашларын
гамәли сынап карау, билгеле фактларны анализлау-синтезлау аша яңадан-яңа сыйфат-
билгеләрен ачу, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау тора. Ул өйрәнү объектына җитди
әзерлек белән килә һәм вак кебек тоелган мәсьәләләрне дә тикшерү аша үткәрә, еш кына
моңа кадәр читтә калып килгән үзенчәлекләрне ачуга ирешә. Шуңа да аның хезмәтләре
Татарстан чикләрен үтеп, төрки дөньяда, гомумән, тюркология фәнендә яңалык буларак
кабул ителде.
М. Бакировның фәнни кызыксынулары төрле булса да, ул җитди казанышларга
ирешкән өлкәләрнең берсе булып татар-төрки шигъриятенең төзелеше, гомумтөрки
поэзиянең формалашу һәм үсеше тора. Аспирант елларында башланган эзләнүләре 142
нәтиҗәсе буларак күпсанлы фәнни мәкаләләре һәм «Төрки-татар шигыренең үсеш
баскычлары» (1973), «Шигърият дөньясына сәяхәт» (1999) кебек монографияләре дөнья
күрә. Ул шигырь төзелеше мәсьәләләренең иҗат процессындагы урынын, әһәмиятен тирән
аңлап эш итә, чөнки «ритмик-интонацион үзенчәлекләреннән башка поэтик әсәрнең
формасын да, телен дә, стилен дә, образлар системасын да тулы итеп күз алдына китереп
булмый». Болар исә, үз чиратында, рифма һәм строфа композициясе, метрика, шигырьнең
эчке структурасы, силлабик системаның ритмик үзенчәлекләре, цезура кебек
мәсьәләләрне калкытып куюны, алар буенча җентекле тикшеренүләр алып баруны, үз
караш-фикерләреңне ачык белдерүне таләп итә. М.Бакиров төрки һәм татар шигыренең
ритмик закончалыкларын мөмкин кадәр бергә кушып яки чагыштырып өйрәнүне алга куя.
Катлаулы мәсьәләләрне ачыклау өчен, бер яктан, төрки халыкларның иң борынгы
ядкәрләренә һәм алардагы иң борынгы уртак (төрки) шигырь төзелешенә нигезләнсә,
икенче яктан, үзара кардәш төрки халыклар шигъриятендәге ритмик-интонацион
уртаклыкка таяна.
«Шигърият дөньясына сәяхәт» монографиясе үзенең фәнни-теоретик нигезе белән генә
түгел, бәлки полемик характерда булуы, бәхәсле булып саналган мәсьәләләргә галимнең
кыю рәвештә үз мөнәсәбәтен белдерүе белән дә зур кызыксыну уята. Хезмәттә җитди
урынны гарузның килеп чыгуын һәм табигатен аңлату алып тора. Әдәбият белемендә гаруз
гарәпләрдә барлыкка килеп, аның теоретик нигезләре VIII гасырда Хәлил ибн Әхмәт
тарафыннан эшләнгән дигән фикер яши. Ә инде IX гасырда ул фарсыларга үтеп кергән.
Гарәп-фарсы метры төркиләрдә XI гасырда кулланыла башлаган дип исәпләнә һәм аның
уңышлы үрнәге булып Й.Баласагунлының «Котадгу белек» әсәре тора. Шулай да төрки
әдәбиятларда аеруча киң таралыш алган чоры XV гасырга туры килә. Аңлашылганча,
шәрык әдәбиятының көчле йогынтысы күз алдында. Автор язганча, «төрки
шагыйрьләрнең иң югары шигърият булып исәпләнгән көнчыгыш поэзиясеннән үрнәк
алулары, алар иҗатында гарәп-фарсы әсәрләре йогынтысында гаруз метрларының
формалашуы һич тә гаҗәп хәл түгел».
М.Бакиров тикшеренүләренең тагын бер мөһим өлкәсе төрки гарузның үзенчәлекләре
белән бәйле. Мәсьәләнең катлаулылыгын искә алып, автор төрки гарузга хас сыйфатларны
гарәп-фарсы гарузы белән чагыштыру аша ачыклый һәм әлеге аерымлыкның өч яссылыкта
булуын билгели: 1) төрки гарузның язылышы төгәл тәртипкә һәм билгеле бер сандагы
хәрефләргә нигезләнмәү; 2) озын-кыска иҗекләрнең үзара ярашуы, билгеле бер санда һәм
тәртиптә килүе саклану; 3) төрки шигырьдә орфография белән укылыш арасында аерма
булу. Бу исә уртак закончалыклар булса да, төрки гарузның гарәп-фарсы гарузыннан
билгеле бер дәрәҗәдә аерылуы турында сөйли. Шулай итеп, «татар шигырен моңарчы
кабул ителгәнчә, сүз аралы (цезуралы) һәм ачык иҗекле төрләргә генә бүлеп йөртү җитми
икән, чөнки алар үзара кушылган хәлдә дә очрыйлар, ягъни бу ике төр кысасыннан читкә
чыгалар. Икенчедән, монысы аеруча мөһим, ачык иҗекле шигырьләр үзләре дә икегә
бүленә: төрки гаруз һәм көчәйтелгән басымлы шигырь». Галимнең бу яңалыгы татар
шигырь теориясен бермә-бер баетуы белән аны яңа баскычка күтәрә һәм яңа
тикшеренүләргә юл сала.
Уртак мирас булган гомумтөрки поэзиянең башлангычына караган сораулар гаять
катлаулы булып, галимнәрнең игътибарын даими җәлеп итеп килә. Шуңа да
М.Бакировның гомумтөрки поэзиянең генезисы-яралуы һәм иң борынгы формалары
турында тикшеренүләрен үз эченә алган «Шигърият бишеге: Гомумтөрки поэзиянең
яралуы һәм иң борынгы формалары» (2001) дигән монографиясе татар әдәбият белемендә
үзенчәлекле вакыйга буларак бәяләнде. Борынгы поэзиянең яралгысы хезмәт
процессындагы эндәшләрдән, эмоциональ кабатлаулардан үсеп чыгуы, гомуми
атамаларның акрынлап конкрет эчтәлекле сүзләр белән алышынуы һәм вакытлар үтү белән
сүз-текстның тотрыклы хәлгә килү процессы эзлекле күзәтелеп, хезмәт һәм поэзия
синкретизмы таркалу нигезендә поэтик мөстәкыйльлек башлангычына юл ачылу
билгеләнә. М. Бакиров мифологияне иң борынгы иҗтимагый аң формасы буларак
борынгы ыруглар чорында бердәнбер идеология һәм дөньяга караш формасы дип күрсәтә
һәм аны дөньяны поэтик үзләштерүнең беренче баскычы булу турында нәтиҗә ясый.
Мифология һәм поэзиянең үзара катлаулы мөнәсәбәтен ачыклаганда мимесис (иярү,
охшату) һәм тел факторларына таяну кирәклеген искәртә.
М.Бакиров тикшеренүләренең тагын бер мөһим тармагы һуннарның (гун) поэтик сүз
сәнгате нинди булуын ачыклау белән бәйле. Галим фикеренчә, ыру-кабилә
коллективыннан әкренләп оештыручы — башлап йөрүче шәхес аерылып чыга һәм һун
чорларыннан башлап шәхси иҗат һәм риторик сөйләм үрнәге буларак ораторлык сәнгате
оеша. Гомумән, галимнең тикшеренү, бердән, сүз сәнгатенең башлангычын, мифология
һәм фольклор белән үзара тыгыз бәйләнешен ачарга, икенчедән, гомумтөрки поэзиянең
гасырлар дәвамында үсеш-үзгәреш эволюциясен тулырак күзалларга, өченчедән,
күпгасырлык әдәбиятта урын алган архетипларның, мифологиядән, фольклордан килүче
образларның, мотивларның, бай сурәт чараларының ерак тамырларын, төрле чор сүз
сәнгатендә башкарган функцияләрен тирәнтен аңларга ярдәм итә.
Марсель аганың эзлекле рәвештә өйрәнгән һәм җитди фәнни казанышларга ирешкән
өлкәсе халык авыз иҗаты белән бәйле. «Фольклор жанрларын системалы итеп тикшерү
тәҗрибәсе» (А.Яхин белән берлектә, 1981), «Татарский фольклор» (2012)
монографияләрендә, «Татар фольклоры» (2008) дәреслегендә, күпсанлы мәкаләләрендә
татар фольклоры жанрларының үсеш-үзгәрешен, поэтик үзенчәлекләрен, язма әдәбият
белән багланышын ачыклауда җитди казанышларга ирешә. Бу өлкәдәге эзләнүләрен соңгы
елларга кадәр дәвам итеп, гаилә-көнкүреш йола иҗатында гаять мөһим урынны алып
торган өйләнешү-никах мәсьәләләрен тикшерүгә килә һәм нәтиҗә буларак «Котлы булсын
туегыз» (2007) хезмәте дөнья күрә.
Әлеге хезмәтләр арасында рус телендәге «Татарский фольклор» китабы чын
мәгънәсендә татар әдәбият фәнендәге казаныш булып тора. Монография рус телендә
язылып, фольклористика фәнендәге яңалыкларга нигезләнүе, татар халык авыз иҗатын ил,
хәтта дөнья күләмендә танытуга хезмәт итүе белән дә кыйммәт. Әмма аның төп табыш-
яңалыгы концептуаль юнәлеше, фәнни-методологик нигезе, татар фольклорының
борынгы чорлардагы һәм хәзерге барлык жанрларын фәнни бәяләве, сүз һәм фикернең
диалектик бәйләнеше, төрле, беренче чиратта, төрки халыкларның мәдәниятләре аша
татар халкының милли сыйфат-билгеләрен, киң планда менталитетын ачуы белән
билгеләнә. Галим моңа кадәр дөнья күргән хезмәтләргә бәя биреп, үзенең остазларына,
каләмдәшләре эшчәнлегенә таянып, алга таба җитди алгарыш ясый. Методологик планда
герменевтикага, ягъни текстларны шәрехләү теориясенә, шулай ук рецептив поэтикага,
фәлсәфи-милли эстетикага нигезләнү, тикшерелә торган мәсьәләләрне тарихилык,
эзлеклелек, комплекслылык принципларына бәйле алып бару җитди нәтиҗәләргә килү
мөмкинлеге бирә. Хезмәтне милли рух, милли эчтәлек иңләп үтә. Шуның белән бергә,
автор хаклы рәвештә төрки халыклар белән уртак сыйфат-билгеләргә, киң планда
гомумкешелек кыйммәтләренә килеп чыга. Күпсанлы жанр төрләре белән үзара тыгыз
бәйләнештә танышу, гаҗәеп төрле һәм бай мисалларга мөрәҗәгать итү әлеге системаны
тулы бөтенлегендә күзаллауга һәм аңлауга китерә. Марсель Хәернас улының моңа кадәр
билгеле булган күпсанлы текстларны җентекле тикшерүе, аларны яңа яктан ачарга, читтә
калып килгән билгеләрен, үзенчәлекләрен күрергә мөмкинлек бирә. Гомумән, әлеге хезмәт
фәнни, гамәли яңалыгы белән аерылып тора һәм фольклористика, әдәбият белеме фәнендә
татар халык авыз иҗатын әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре, шулай ук төрле халыклар
фольклоры белән чагыштырма планда киләчәк тикшеренүләргә ныклы җирлек әзерли.
Марсель Хәернас улы бүген дә безнең арада булып, яңа иҗат планнары белән яши.
Аның үз эшенә мөнәсәбәте, тырышлыгы, фәнни карашларының, фикерләренең җитди
уйланган, дәлилләнгән булуы яшь буынга үрнәк булып тора.