Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИНДИ ҖИР УЛ СУСЛОНГЕР?


Сталинград өчен барган сугышларда 1942 елның җәй башларында каты яраландым.
Казан госпиталендә өч ай буе дәваланырга туры килде. Шуннан соң безне, берничә
кешене, Мари АССРның Суслонгер тимер юл станциясенең ике- өч чакрымлы урман
эчендәге запас полкка җибәрделәр. Хәер, анда берничә полк булган икән.
Безне гаҗәпләндергәне шул: ни өчендер солдатлар кәефсез йөри. Үзләре бик ябык,
хәлсезләр, барган җирләрендә сөртенеп егылалар. Килү белән 2нче батальонның 4нче
ротасына беркеттеләр. Кичен яртылаш җир астына иңгән ашханәгә алып бардылар. Ике
такта киңлегендәге озын өстәлгә иллешәр кеше утырдык. Ун кешегә биш литр сыешлы
кәстрүл белән кәбестә шулпасы, дөресрәге, кайнаган су, 200 грамм дип исәпләнсә дә 100
граммнан артмаган икмәк сыныгы — башка нәрсә
юк. Бер рота солдатлык землянкага 240—250 кеше
шыплап тутырыла. Иртәнге физзарядка дигәне: 3
чакрым йөгереп барып, берәр метр итеп киселгән ике
утын пүләнен бил каешына бәйләп алып кайтасың.
Кәбестә баландасыннан соң — тагын урманга. 3—4
километрга дүртәр тапкыр барабыз. Кайбер
ротадагыларны 15—17 километрга да йөртәләр.
Алты кеше бер бүрәнәгә ябышасың. Озынлыгы 6,5
метр, юанлыгы 25—30 сантиметрлы агачны
иңбашына күтәреп ташыйсың. Кешеләр барган
җирдән егылып та үлә.
Ашау-эчү начар дигән идем. Без ит, май, шикәр ише
әйбер күрмәдек. Икмәккә туймадык.
Шул сәбәпле кырылды солдатлар. Иртә торышка
землянкадан һәр көнне 4—5 мәет чыгарылды. Ә бит землянкалар саны 23 иде бугай.
Димәк, көн саен йөздән артык кеше үлеп торган.
Моң-зарыбызга колак салмадылар. Ашханә янындагы черегән бәрәңге кабыгын җыеп
ашаган өчен дә җәзалыйлар иде. Мондый гөнаһым өчен мине дә штабка алып кайтып, өч
тәүлек гауптвахтада утырттылар. Хатларыбыз бик нык тикшерелеп кенә чыгарылды.
Үзебезгә килгәннәрен дә энә күзеннән үткәрделәр.
Шулай бервакыт безне урман эчендәге станциягә продуктлар бушатырга алып
киттеләр. Бик куаныштык, тамак туяр дип өметләндек. Кая ул! Тимер әрҗәләргә,
капчыкларга тутырылган әйбер брезент белән яхшылап томаланган. Алып та, эчендә ни
барын белеп тә булмый. Үткен генә бер рус егете качып-посып кына капчыкны тешләп
тишкән. Киптерелгән икмәк, ди. Күгәрә дә башлаган. Булдыра алганча тутыра бу
сохариларны. Безне шуның белән сыйлады. Соңыннан солдатларга дигән әлеге сохарины
җиргә күмделәр.
Мин үзем Суслонгер лагеренда 28 көн тордым. Әгәр тагын бераз яшәсәм, аяк сузган
булыр идем. Сугышка дигәч, шатланып киттем. Юлда хәлсез солдатларны өстәмә паек
биреп тергезделәр. Мәскәү янындагы урманлыкта унбиш көн буе өстәмә норма белән
тукландырдылар. Шуннан соң гына Көнбатыш фронтка җибәрделәр.
Суслонгер турында соңыннан ишеткәләдем. Әгәр хак булса, анда К. Е. Ворошилов
килгән икән. Чөнки лагерьда калган солдатлар безнең аша югарыгы оешмаларга хат язып
җибәргәннәр иде. Комиссия шул нигездә килгән. Корткычлык булган икән. Күп офицерлар
атылган. Ләкин бу чакта чутсыз гына солдатлар да якты дөнья белән
бәхилләшкәннәр иде шул инде... Исән калуыбызга куанып явыз
дошманны ачу белән кыйнадык һәм җиңдек.
Шулай да Суслонгер хәлләре һич истән чыкмый. Дошманга
сатылган явыз җаннар безнең халыкны күп кырды анда.
Мөхәррәм ШӘРИПОВ
* * *
Бу тетрәндергеч хәлләрне сугыш ветераны кәгазьгә
төшергән. Гомеренең төп өлешен Биектау районының Зур Көек
авылында үткәргән Мөхәррәм агайны күп еллар дәвамында
әлеге хәлләрнең сер булып кала килүе дә борчыган. «Төп әйтәсе
килгән сүзем шул, Суслонгер вакыйгасын матбугат битләрендә
киңрәк яктыртасы иде, — дигән ул. — Андагы «сират күпере»н
кичкән һәм исән калган солдатлар бүген дә бардыр бит әле?
Аларның сүзен дә ишетәсе килә». Ошбу теләк Мөхәррәм
агайның вафатыннан соң да мөһимлеген җуймагандыр.
Чыннан да, бу төбәктәге фронтка кадрлар әзерләү лагере
турында мәгълүматларның рәсмиләре генә түгел, рәсми
булмаганнары да бик аз икән шул.
Гаҗәп хәл, хәбәрсез югалган сугышчыларның язмышын,
һәлак булганнарның күмелү урыннарын аныклау, бу хакта аларның туганнарына хәбәр итү
дәүләт органнарына бөтенләй кагылмый диярсең! Хәер, кешенең кадере булмаган, халкын
йөзәрләп-меңәрләп дәүләт үзе юк иткән илдә гаҗәп үк тә түгелдер.
Шөкер, моның белән, бер катышлары
да булмаган килеш, үзләре теләп
шөгыльләнгән фидакарь затлар да бар әле.
Михаил Черепанов кырык елдан артык бу
эшнең башында тора. (Әлеге изге
«чир»нең аңа инде Казан универ-
ситетының тарих-филология факультеты
студенты чагында ук йокканын беләм.)
Унбиш еллап элек Казан һәм Яшел Үзән
фидакарьләреннән торган эзләнү төркеме
Суслонгерга да килеп чыга. Михаил
язганнардан («Отечество» журналы,
1999, № 3) тәрҗемәдә берничә өзек
китерик әле.
«Бу лагерь 1941 елның июленнән 1943
елның ноябренә кадәр генә эшли.
Ачлыктан, суыктан, төрле чирләрдән меңнәрчә кеше үлә. Иәм алар хәзергәчә хәбәрсез
югалганнар исәбендә... 1943 елның ноябрендә Суслонгерга инспекция белән К. Е.
Ворошилов килә. Лагерьның шундый хәлдә булуына гаепле кешеләр каты җәзага тартыла,
лагерь үзе исә бетерелә». «Лагерьның төп бурычлары пулемет взводы командирлары
әзерләү һәм урыс булмаганнарны фронт өчен урыс теленә өйрәтү була. Шуңа күрә лагерь
курсантларының төп өлешен татарлар, башкортлар һәм Идел буеның башка халыклары
тәшкил итә.» «Күршедәге (Кундыштагы һ. б.) шундый лагерьларда исә мондый хәлнең
әсәре дә булмый.»
Шаккатмалы хәл! Совет солдатларын үтерү лагере (Сталин заманында!) 28 ай буена
эшләп тора алсын әле! Ихтыярсыздан башка шундый бер уй килә: моның халыкка
беркайчан да җиткерелмәячәк яшерен максаты булмады микән? Мәскәүнең үз сәясәтенә,
ә бәлки, милли сәясәткә дә кагылышлы максат?