Логотип Казан Утлары
Публицистика

МЕҢ ТИЛЕНЕҢ КҮМӘК АКЫЛЫ яки ГЫЙЛЕМЛЕЛЕК «ЗАРАРЫ» ХАКЫНДА

«Күп белсәң, тиз картаерсың». Һәр шаяртуда азмы-күпме дөреслек бар дисәләр дә, бу очракта ул нәкъ киресенчә. Күп белү, мәгълүмат кабул итеп, аны «эшкәртеп» тору, китап белән дус булу, акыл хезмәте, кыскасы, башны даими эшләтеп яшәүнең гомерне озынайтканлыгы билгеле. Ягъни эштәге тимер тутыкмый. Әмма ки кемнәргәдер без күгәргән килеш тә бик ярап торабыз икән бит әле. Россиядә наданлыкка янә бер адым ясалу ихтималы юк түгел. Ул да булса, илдәге урта белем бирү системасын түләүле итү турында сүзләр әледән-әле куергалап ала.
«Күп белсәң, тиз картаерсың». Татарчага «тәрҗемә иткәндә» надан озын гомерле була дигән сүз бит инде бу. Ягъни Марсель Гали яратып һәм үз итеп, «наданым» дип дәшкәннәр, барысы да, ким дигәндә сиксән-туксанны тутырмыйча Ходай хозурына китмәячәкләр дию. Әмма ки наданлыклары аркасында микән? Ошбу сүз белән ул урам себерүчеләргә түгел, ә каләм тибрәтергә алынган акыл хезмәтендәге халыкка дәшә булыр. Ә соңгыларының, алда китерелгән дәлилләрне дә истә тотып, озак яшәргә шанслары җитәрлек.
Тик, гомумән алганда һәм җитди сөйләшкәндә, рустан кергән мондый әйтем, «Эш тилене ярата ул» («Работа дураков любит»), «Гомерең буе укы — дивана булып үләрсең» («Век живи, век учись, все равно дураком помрешь») кебек мантыйксыз башка әйтем-мәкальләр белән бергә, бары юләрләр иле Россиядә генә ярала һәм яши аладыр. Электән килгән үзенчәлекле психология, аң-белемгә, хезмәткә булган аңлаешсыз һәм кире мөнәсәбәт, рациональлектән, акылдан ерак яткан ниндидер очсызлы кыйммәтләр. Биредә син артык акыллы, гыйлемле булма, уңышка түгел, киресенчә, бәхетсезлеккә, бәлагә таруың бар. Данлыклы «Акыллылык бәласе» дә башка ил-җирләрдә түгел, шушында — Россиядә туган бит. Үзеңә дә, башкаларга да, инде килеп бигрәк тә төрле дәрәҗәдәге башлык- түрәләргә синең тилемсәрәк халәтең, мокытлыгың мәслихәт. Бары биредә генә элек-электән, төрле «блаженный»ларны изгегә санап, алар хөрмәтенә олы чиркәүләр салганнар. Бары монда гына мич башыннан да төшмәгән ярымдивана һәм ялкау Емеляларның патша кызын алуы турындагы һәм башка шундый әкиятләрне хәзер дә исләре китеп тыңлыйлар. Менталитет шундый инде ул!
Ярар, наданлык белән юләрлек, шуларга ияргән ялкаулык һәм булдыксызлылык, бу илдә һаман модада калып, консервацияләнеп тә килсен ди. Ә гомер-гомергә гыйлем эстәргә яраткан, белемле затка олы хөрмәт белән караган, китапны өйнең иң түрендә тоткан татар нишләргә тиеш булып чыга? Без бит, ни кызганыч, шушы Идел-Чулман төбәгендәге җирләребезне күтәреп Айга менеп китә, гыйлем системасын анда үзебез дигәнчә корып, үзебезчә укый-укыта, гыйлемгә хиреслекне шул рәвешчә канәгатьләндерә алмыйбыз. Шушы гөнаһлы җирдә, Россия уртасында кала киләбез. Гыйлем бирү юнәлешендә Мәскәү безне болай да стенага китереп терәде инде. Тик анысы турында соңрак.
Инкыйлаб шәүләсе
Түләүле урта белем ни дигән сүз соң ул? Очын-очка кыенлык белән генә ялгап килгән бик күп ата-аналар өчен балаларны укытмау, надан калдыру дигән сүз. Уй сөрешен дәвам иткәндә бүген халыктан өстәмә акча савып, иртәгә, илнең киләчәгенә балта чабу...
Дөнья кызу темплар белән үзгәрә, алга бара. «Туганыбызның» мәкаль- әйтемнәре тормышны үзләренчә сукаласалар да, егерме беренче гасырда аларга ияреп, элекке холык-фигыль белән әлләни ерак китеп булмаячак. Заманнан артта калмау, белемлелекнең милләт өчен бөек хәзинә икәнен аңлау ифрат та зарур. Белем белән мәгълүмат — бүгенге дөньяның беренче кыйммәтләре. Тик юк — биредә һаман да үз
туксаннары туксан. Гыйлемгә аңлаешсыз караш Россиядә урта белемгә булган яки булачак мөнәсәбәт белән генә һич чикләнми. Узган ел азагында «Мәгариф турында закон» дип аталган закон проектын тикшергәндә Дума трибунасыннан Владимир Жириновский ясаган чыгышны сүзгә-сүз китерәсем килә. «В любом законе об образовании заложена революция. Чем больше высокообразованной молодежи, тем она опаснее для нас. Они будут свергать власть каждые 10 лет. Надо сдерживать образование, если мы хотим стабильности. Все правильно делал Николай I — на каторгу декабристов. Слишком образованные были русские офицеры».
Менә моннан соң күп нәрсә яңадан үз урынына баса да куя. Чикләвек һаман да юкәдә икән бит. Без, заманга ияреп, гыйлемне алгарыш синонимы итеп кабул итәбез, үзгәрешләр көтәбез тагын. Традицияләрне сакларга — мәгарифне, гыйлемне дәүләт дәрәҗәсендә тыеп торырга, авызлыкта тотарга кирәк икән ич. Дума депутаты гына түгел, вице-спикер һәм сан ягыннан илдә өченче урынны биләгән сәяси партия җитәкчесенең сүзләре бит бу. Эш бит бер «юрист улында» гына да түгел, эш тирәндәрәк. Айныкның уендагы — исерекнең телендә диләрме әле. Хакимият уйлаганны, кылырга җыенганны баш либерал- демократның югары мөнбәрләрдән беренче белдерүе, киртәгә менгән әтәч кебек, бер бүген генә сөрән салуы түгел.
Түләүле урта белем кертүнең томаналар ишәйтүдә янә бер адым булачагын исбатларга кирәкми. Ишәйсеннәр, тагын да кыргыйлансыннар, ник шунда маймылга әйләнеп агач башына менеп китмиләр. Өстәгеләр иминлегенә генә җил-давыл тимәсен. Ни соң бу? Хакимияттә калу, үзләренә кулай бүгенге вәзгыятьне саклау өчен иң мәгънәсез юллардан да баш тартмау, җирәнмәүме? Әллә егерме беренче гасыр инквизициясеме? Караңгылыкның хакимият тарафыннан хуплануына хәтта ышанасы да килми. Тик утсыз төтен булмый. Наданнар белән идарә итү күпкә җиңелрәк шул. Зиһен йокысы албастылар тудыра дигән кебек, караңгы халык караңгы җитәкчелекне тудыра. Ж,итәкчелек, үз чиратында, ул караңгылыкны тагын да куерту ягында. Россия дигән дәүләт бүген, өстенлекле титул милләт — русларны гына түгел, алардан да бигрәк ил бөтенлегенә һәрдаим «олы куркыныч тудырып торган» милли азчылыкларны да җитәкләп, шул йомык әйләнә буенча йөри дә инде...
Без татарларга ул әйләнәне ничек булса да ертып чыгарга кирәктер. Башкача булмый. Гыйлемлелек, бигрәк тә милли аң һәм белем - исәнлегебез гарантиясе ул. Мәгарифтәге һава торышы һәрчак Мәскәүдә яралып, бу юнәлештә безне моңа кадәр җитәрлек кактылар һәм суктылар. Безнең милләткә киләчәктә, бигрәк тә гыйлем сәясәтендә, һәрдаим сукырларча Мәскәү фарватерында бару әҗәлгә тиң. Чигенүнең дә чиге була. Миңа калса, без ул чиккә килеп терәлдек тә инде. Барысы да булды. Татар-төрек лицейларын ябудан, җанга тигән 309нчы кануннан, БДИны татарча бирдертмәүләрдән башлап, Гуманитар институтны бетерү, Милли университетны ачтырмауга кадәр. Болар ни өчен эшләнә соң? Россия җитәкчелеге шушы XXI гасырда да колониаль стандартлардан аерыла алмый интегә. Колония гыйлем ягыннан метрополия белән тигезләшсә, яки аны узып китсә империя белән ни-нәрсә буласы билгеле.
Милләтнең гыйлем дәрәҗәсе, аңы бүгенге дөньяда бик күп нәрсәне, шул исәптән аның киләчәк язмышын - бәхете белән бәхетсезлеген, иреген яки ирексезлеген, башка халыклар арасындагы урынын билгеләп килә. Һәм киресенчә, ирексезлек аша халыкны наданлыкта тотып була. Шушы принципны бик яхшы аңлаган Мәскәү чын федерациягә юл ачтырмаган кебек, Татарстанга да Россия белән берләшкән суверен дәүләт булу мөмкинлеге бирелмәде. Әмма Татарстан барыбер ул форматка тартылмый, үз дигәнен эшләргә, үз сүзен әйтергә тырышмый дип тә бик әйтеп булмыйдыр. Республикабыз, авторитар дәүләттә, каты хакимият вертикале шартларында, шикле закон кырында, биредә булдырганның ким дигәндә дүрттән өч өлеше Үзәккә алынып торганда да тырыша, эшли, таба, яши. Ул гына да түгел, санаулы донор-регионнар белән бергә ул Россия дигән алагаем илне локомотив урынына тартып. Шулай булгач, хәлиткеч мәсьәләләрдә үз сүзебезне әйтергә безнең тулы хакыбыз бар булып чыга. Әйтергә генә түгел, үз дигәнебезчә эшләргә дә.
Икътисадта без үз юлыбызны таптык кебек. Икътисади уңышларны ипләп кенә милли-сәяси казанышларга әверелдерә, милли проблемаларның уңай чишелешенә ирешә башласак, инкыйраз куркынычын бетерсәк - бу, аз да түгел, күп тә түгел, яңа, әле тарихыбызда күрелмәгән яңарыш, татар күпме гасырлар хыялында йөрткән Яңа татар ренессансы булыр иде.
Россия белән мөнәсәбәтләр, икътисад турында сүз чыкканда кайберәүләрнең Татарстан моделе Россияне дә үзгәртергә тиеш дияселәре килә. Без каршы булмас идек тә. Ләкин «состав» артык зур, менталитет кире. Тәгәрмәчләргә тыгылган таяклар... Күпме генә булдыклы, гыйлемле, эшчән, тырыш булсак та, бер Татарстан гына Россияне хәзерге аңлаешсыз, ипсез халәтеннән, мәгарифтәге кыеклыклардан, бөекдержавачылыкның яман чирләре - милли азчылыкларны ирексезләүдән, гаделсез һәм мәгънәсез «ясак» системасыннан, чималчылыктан, гиперүзәкләштерү аркасында туган икътисади һәм социаль деформация- гариплекләрдән, законлаштырылган наданлыктан колагыннан тартып чыгара, коткара алмаячак. Әмма тамчы тама-тама ташны тишә. Татарстанның илгә йогынтысы булды һәм бар. Вакыт та алга бара. Россиянең дә, бөтенләй юкка чыгасы килмәгәндә, кыйбласы, холык-фигыле, хәл-әхвәле, гыйлем дәрәҗәсе иртәме-соңмы барыбер үзгәрәчәк, караңгылыгы, тарихи артталыгы, империячел традицияләре дә, кимү ягына юнәләчәк, «караңгы урта гасырлары» тарихта калачак дип ышанасы килә. Әмма яхшы «һава торышын» көтеп кул кушырып утыру да — булдыксызлар шөгыле. Әлегә, сәясәттән читтәрәк торып, күбрәк икътисад белән, Казанның меңьеллыгы, Универсиада кебек глобаль проектлар белән шөгыльләнсәк тә (алар да бик кирәк), без, татарлар, үзебезне саклауга, исәнлеккә генә түгел, әйткәнебезчә, яңарыш-үсешкә дә ышаныч тотып яшәргә тиешбез. Шул исәптән яңача, заманча куелган, куелачак милли гыйлем системасы аша да.
Мегапроектларга киткән көчнең бер өлешен безгә милләтнең белемен, милли аңын үстерү ягына ныклап бору кирәктер. Моның өчен, беренче чиратта, үз белем стандартларыбызны (мәсәлән, шул ук татарча БДИ, ВУЗларда татарча укытуны җайга салу, Милли университет) булдыру зарур. Моңа омтылыш юк түгел. Тик тагын да шул Мәскәү куйган киртәләр. Дәүләт Советының бу тармакта актив эшләп килүче комитетына югары җитәкчеләребезнең ныклы теләктәшлеге җитенкерәми кебек. Гражданнарыбызның булышлыгын инде әйткән дә юк. Әлеге юнәлештә, бәлки, бер кечкенә «бунт», Мәскәү белән якалашып алу кирәктер? Аларның тамагын туйдырып торып, ни өчен әле без һаман да дәшмәскә, үзсүзләнмәскә тиеш ди? Толерантлык, тыйнаклык, койрыкны бот арасында тоту бер дә безнең файдага эшләми. Кирәк булганда сыртны кабартырга өйрәнмәсәк, безнең белән беркем дә исәпләшмәячәк. Үзебезгә, үзебезнең көчкә ышанганда гына без башкаларны да ышандыра, аларның кәкре юлда икәнен исбатлый алачакбыз. Эчке энергетика, Гумилевча билгеләгәндә, пассионарлык бар әле татарда. Без - «ташлар басып» та исән калган, чыныккан милләт бит. Тик без һәрчак ниндидер импульс, этәргеч, яшен яшьнәгәнен көтәбез. Милли аспектта эзлекле көндәлек эшләр майтарырга өйрәнәсе, ташны тишүче тамчы буласы иде безгә. Ә болай «безнең көннәр ташу кебек шаулап килер» дияргә иртәрәк әле.
Россиядә җылы җилләр исә башлаганын, демократик үзгәрешләр көтеп без, дөресен әйткәндә, арыдык инде. Тотрыклылык, стабильлек дигән булып, дистә ярым ел буе Россия бер урында таптануын дәвам итә. Наданлык стабильләшеп кенә калмый, куера да тора. Наданлык тудырган караңгылык исә — режимны саклап калуның беренче гарантиясе. Әмма ки, хакимият шамакае—баш либерал- демократ барыбер белеп кыбырсый: XIX гасырда Европада «коммунизм шәүләсе» йөргән кебек, күптин-күп гаделсезлекләр күзгә төртелеп торган Россиядә соңгы елларда чыннан да инкыйлаб шәүләсе йөри. Ул «төсле революция» рәвешендә, яисә гарәп фетнәләре кебек буламы, әлегә билгесез. Шунысы ачык, давыл килсә, бүгенге хакимияттән көл өемнәре генә калырга мөмкин. Власть моны аңлый. Ни өчен бүген Көч структураларындагы сары авыз — лейтенант 25 еллык эш стажы булган укытучыдан ике-өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы ала дип беләсез? Инкыйлаб өрәге Россиядәге иң югары хакимиятне гыйлемгә, фәнгә, алдынгы икътисад белән сәнәгатькә (промышленность) таянасы урында шушы заманда да көчкә — армия белән полициягә таяндыра. Ә бу хәл Россияне хурлыклы режим—полиция дәүләте итеп кенә калмый, илне тагын да бер йомык әйләнә эченә кертә. Һәм казыкка бәйләгән кәҗә тәкәсен йөрткән кебек, шунда миңгерәүләтеп әйләндереп йөртә.
«Алтын бозау», акча культы болай да халкының акылын, зиһенен томалаган чорда, штыклар гына тоткан империядә, урта белем бушка калып килгән нисбәттә дә, властьларның кире, булдыксыз һәм куркак сәясәте аркасында гыйлемлелек соңгы ике дистә елда күрелмәгән девальвация, ягъни очсызлану кичерә килә. Шушы җәһәттән
югары белемнең бүген ни дәрәҗәдә югары булуын күпмедер ачыклап китү дә артык булмастыр.
Ялган укымышлылык
Пәйгамбәребез безгә гыйлемгә бишектән алып ләхеткә кадәр омтылырга кушкан. Бу бик аңлашыла. Аң-белемле, мәгърифәтле булудан да күркәмрәк сыйфат бар микән адәм баласы өчен. Ул гына да түгел, миңа калса, кеше, үзе яшәгән җиһанны чын-чынлап аңларга тели икән, белемне бер юнәлештә, тар белгечлек кысаларында гына түгел, булдыра алган чаклы киң, энциклопедик масштабта да үзләштерергә омтылырга тиеш. Шулай булганда дөнья да яктырак, офыклар да киңрәк, җирдә яшәүләре күпкә күркәмрәк, кызыграк, кеше үзе дә чистарак, кешелеклерәк булыр иде. Әмма, кызганыч ки, акча бизгәге дер селкеткән, шомалык, мутлык тантана иткән җәмгыятебездә, Россия дип аталган илдә, төпле, фундаменталь югары белем урынына псевдобелемлелек, псевдодипломнар, ягъни укымышлы булып кылану шаукымы модада.
...Кайчандыр кызым белән бергә мәктәпне тәмамлаган укучыларнең сиксән- туксан проценты ВУЗ студентлары булып алдылар. Кайсылары — бетерү белән, икенче берләре бер-ике ел соңрак. Кемдер (дүрт-биш бала) бюджет группаларында «энә белән кое казыды», башкалар (күпчелек) шул ук көндезге бүлекләрдә, ләкин түләп сабак алды. Акча түлә дә, шуңа өстәп көн саен укуга да барып йөр диептер инде, иренеп, читтән торып кына гыйлемле буласы килүчеләр дә шактый иде. Инде ашыгып, укып мәшәкатьләнмичә генә, дүрт ел үтәр-үтмәстән үк, диплом сатып алганнары турында да сүзләр ишетелгәләде. Бер сыйныф мисалында гына да менә шундый хәлләр. Сыйныф кынамы соң, аң-белемнең иң югарысына «сусау», инде ике дистә еллап булыр, ил масштабында гөрләп чәчәк ата шикелле. «Белем бумы». Мәктәпләрдә отличниклар, яхшы укучылар егерме, утыз проценттан артмаганда ул сиксән-туксан процентның күпчелегенә белем түгел, бары диплом гына кирәк. Һәм алар аны алып та киләләр.
Бер фикер иясе әйтмешли, мең тиленең күмәк акылы бер акыллы кешенең ипле акылы белән тиңләшә алмый. Безнең очракта «тиле» сүзен «надан»га алыштырганда да ярар иде. Тик хикмәт анда түгел. Россиядә болар — тиңдәш сыйфатлар. Биредәге кавем тилемсә булганга надан, надан булганга тилемсә бит. Французлар bien ou rien, ягъни, булса яхшы булсын, яхшы булмаса — гел булмасын, диләр. Сан түгел, сыйфат кирәк бит! Ә сыйфат юк һәм көтелми дә. Бүгенге кайбер югары уку йортлары өләшкән диплом совет чорындагы техникум, ПТУ дипломыннан да кайтышрак. Мәктәптәге чыгарылыш имтиханнарын көчкә «өчле»гә биргән, ПТУ көткән булачак потенциаль сантехникларга, ташчы, штукатур- малярларга ВУЗ дипломнары өләшеп дәүләт тә, җәмгыять тә бик нык оттыра. Иманым камил, чын белемне хәзер дәүләт карамагындагы ВУЗларга кереп, сәләтләре һәм тырышлыклары аркасында андагы бюджет группаларына эләгеп, «белем гранитын» үзләрен укыткан укытучыларны ришвәткә ымсындырмаслык итеп «кимерүче» шактый аз санлы контингент кына алып килә булыр. Андыйларның җитмеш-сиксән проценты—бай булмаган гаиләләрдән чыккан, акчаның тылсымлы көченә өйрәнмәгән балалар. Авыл балалары да күбрәк шундыйлар арасында. Әлеге аз санлылар илнең киләчәге, аз-маз өмете дияр идем. Булачак сәләтле инженерлар, табиблар, укытучылар, галимнәр — киләчәктә туачак яңа техника, технология, яңача дәвалау һәм белем бирү, яңа ачыш авторлары. Әмма, кызганыч ки, бюджет группалары кимүгә юнәлтелгән. Икенчедән, тырышлык әҗере көннән- көн кимеп, гыйлемлелек бәясе дә, хәл үзгәрмәгәндә, бетүгә таба бара. Бераздан чын диплом ияләре, үз юнәлешен камил белгән квалификацияле белгечләр Россиядә бөтенләй калмаска да мөмкин. Узган ел әйдәп баручы техник ВУЗларга кергән беренче курс студентларының математика буенча белем дәрәҗәсен тикшергәннәрен язганнар иде. Нәтиҗәләр шаккатмалы. Студентларның 70 проценты «икеле», 20 проценты «өчле» алган. Ә бит бер 20-25 еллар элек мондыйлар урта белем турындагы аттестатны да ала алмаган булырлар иде.
Илдә ниндидер тоташ күз буяу, имитация, чынны ялган белән алыштыру, җиңелне эзләү шаукымы. Мәктәпне бетергәндә үзеннән бигрәк әтисенең кесәсенә ышанып, шул кесә ярдәмендә түләүле төркемгә кергән, анда «акча түләнгән, дипломны баребер бирми калмаячаклар» дип элкен-селкен йөрүчеләрнең хәтсез өлеше, «белгеч» булып
алгач та, бүген башка, үзенчәлекле юлны сайларга, карьерада да «ат йөреше» ясарга тырышалар. Табадан төшү белән дигәндәй, «майлап-җайлап» нәчәльниклеккә омтылган һәм булган, әле шуның өстенә чын белгечләр белән җитәкчелек итә башлаган кичәге «блатной» студентлар җитештерү өлкәсендә дә, башка даирәләрдә дә очрап тора. Имтиханнарны, дипломны сатып алган кебек алар җылы урынны, кәнәфине дә сатып алалар. Россиядәге бозыкбашлылык шул дәрәҗәдә ки - биредә парламент депутаты урыныннан башлап теләсә нинди кәнәфине сатып алырга була. Кесәң генә калын булсын.
Бүген яшәсә, Лениннан «кадрлар барысын да хәл итә» дигән гыйбарә калыр иде микән? Кадрлар алар белгечләр генә түгел, шул ук җитәкчеләр дә бит. Ришвәт биреп урнашкан надан башлыктан да начары бар микән? Надан белгеч җәмгыять өчен бер бәла булса, надан җитәкче—биш бәла. Миңа калса, илдәге проблемаларның бер өлеше төрле рангтагы профессиональлек, гыйлем, кешелеклелек җитмәгән шул башлыклардан, аларның наданлыгы тудырган мәгънәсез дуамаллыклардан килеп чыга. Ун сыйныф белемле, сатып алынган дипломлы бер таныш башлык, мәгълүм мәкальне үзгәртеп, «Белеме булган берне егар, акчасы булган меңне егар» дияргә ярата. Заман өчен, Россия өчен дөрес сүзләр бу.
Белгеч һәм эш. Илдәге статистика ВУЗ бетереп чыккан белгечләрнең яртысыннан күбесенең үз белгечлекләре буенча эшләмәүләрен искәртә. Бу да аңлашыла. Халыктан акча имүне генә күздә тоткан, гыйлем бирү икенче планда торган «эшкуар» институтлар өчен кичәге студент эш тапты ни дә, тапмады ни, барыбер. Монысы — беренчедән. Икенчедән, «белгеч»нең үзенә дә, үз юнәшендә белгәннәре сайлыгын истә тотып, икенче, дипломга бөтенләй катнашы булмаган эштә эшләү кулайрак. Һәрхәлдә, наданлыгы алай ук кычкырып тормый. Ягъни белемсезлек һәм аннан-моннан йолкынган белем наданлыкның дилетантлык, һәвәскәрлек дип аталучы вариантларын тудыра.
Псевдодиплом иясенә белгечлеге буенча эшләргә белем сайлыгы комачауласа, эшче булырга югары белем турындагы «катыргы»сы киртә. Ул бит үзенең дипломлы надан икәнен барыбер белештерми. Үзе теләгәндә дә аңардан квалификацияле эшче чыкмаячак инде. Аны боздылар - диплом белән мин-минлек, амбиция бирделәр, ә белгеч итмәделәр. Шунлыктан үзенә урын, эш таба алмый гаҗизләнгән, укыгандагы кебек, хезмәттә дә «халява» эзләгән, көткән, башка ил-җирләрдә булмаган, күрелмәгән мондый яңа төр белдексез һәм булдыксыз белгечләр белән хәзер ярты ил тулган. «АиФ» атналык газетасы Россиядә югары белемле кешеләр саны Франция белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк дип яза. Ягъни һәр йөз кешегә ВУЗ тәмамлаганнар бездә ике тапкыр күбрәк булып чыга. Тик аңа карап кына Россия Европа була алмый. Чөнки биредә диплом белән чын гыйлем арасында упкын ята. Ә бит, «кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт» дигән төсле, мәгънәле җәмгыятьтә, ипле илдә белем дипломнан кирәгрәк. Диплом ул—бер формальлек, кешенең теге яки бу өлкәдә гыйлем алганлыгына белешмә генә. Белешмә кешене укымышлы итми. Мондый күз буяулардан кемдер отышта калса да, ил икътисады, аның белән бергә булган абсолют күпчелек — оттырышта.
Заманында мин тәмамлаган техник ВУЗның икътисад бүлеген (мондый сүз тезмәсен язарга кул бармый, акча дип дәрәҗәсен төшергән өчен газиз уку йортыма ачу кабара) читтән торып ерып чыккан берәү, мин җитештерүдә тир түккәндә, технолог булып эшләп йөрде. Башка бер урында икътисадчылык барып чыкмагач, әтисе, техникум дипломы барлыгын искә алып, танышлык белән урнаштырган иде үзен. Технологлылыгы да ташка үлчим, икътисадчы да түгел. Әллә кем иде ул шунда. Ә шул ук вакытта станоклар артына басарга кеше җитми. Предприятиедә гади эшчеләрнең уртача яше кырыктан артып киткәндә яшьләргә чиста эш «подавай», чөнки кесәләрендә диплом. Мәктәптә «икеле» белән «өчле» арасында адашып йөргәннәрен алар инде онытканнар.
Без институтларда укыган заманнарда түләүле төркемнәр, «шабашка» эшләү өчен генә оешкан институтлар юк иде анысы. Ләкин югары белем бирү системасында күңелгә хуш килеп бетмәгән күренешләр ул вакытларда да күренгәли иде. Шуның берсе — читтән торып уку тәртибе. Аны кем уйлап чыгарган булгандыр? Өч дистә елдан артык җитештерүдә эшләп, читтән торып институт бетергәннәр арасында яхшы белгечләрне күрмәдем мин. (Шунысын да искәртергә кирәк, үзләрен ихтирам иткән институтлар аның ише эш белән шөгыльләнмәделәр дә). Чөнки андый белем
системасында да бүгенге параллельләр ята: диплом бар, белем — чамалы. Ул вакытларда ук, андыйларның имтихан бирергә бидоны белән бал, каз түшкәләре төяп йөргәннәре хәтердә. Ахыр чиктә уку, белемле булу аларга да кирәк түгел иде. Алар, нәкъ хәзерге псевдодиплом ияләре кебек, тизрәк диплом алып, карьера баскычында югарырак күтәрелергә тырыштылар. Ә безнең системада әрсез, шома, телчән кешегә, чи надан булса да, җитәкчелек итү әлләни кыен түгел.
Мин балачактан белгән, «өчле», «дүртле»гә мәктәпне ерып чыккан берәү, башта читтән торып, Хазанов әйтмешли, бер «калинарный» техникум, соңрак, бүләк ташып, елына ике тапкыр барып институт тәмамлаган иде. Техникумны бетереп, бер кечкенә генә нәчәльник булып алгач ук, Гарвардны тәмамлаган кебек һавалы, тәкәббер кыланып, кеше белән өч бармак белән генә исәнләшеп йөрде. Үземнең күптән күргәнем юк, сөйләүләренчә, хәзер шундый кәпрәйгән, «важный»ланган ки, кыланмышлары, цех башлыгы гына булса да, министрныкыннан ким түгел икән. Әйтәсе килгән сүзем шул, «диплом» белән беркетелгән наданлык гади наданлыктан күпкә начаррак. Ул андый затка һавалылык, мин-минлек кенә түгел, акылсызлык та өсти.
Бүгенге Россия. Мең тиленең бер акыллы кешенең камил акылына тормаган суммар акылы. Яки акылсызлыгы. Тилелек бу очракта - психоневрология бүлегендә исәптә тору түгел, ә тар карашлылык, гап-гади наданлык аркасында тамак белән тамашадан башканы белмәү һәм белергә теләмәү. Караңгы, каргалган ил. Гавамның шушы көнгә кадәр сакланган караңгылыгы - Россиядәге михнәтләрнең дәвам итүе дә бит ул. Караңгылык биредә һәрчак беренчел. Акыллылар, чын гыйлемлеләр, гыйлемле булырга теләүчеләр биредә шул ук Европа белән чагыштырганда элек-электән чамасыз аз булып, тилеләрнең, наданнарның - «күп белеп тиз картаясы килмәгәннәрнең» чагыштырмача куелыгы, химия терминологиясе кулланып әйткәндә - концентрациясе, киресенчә, һаман әле югары кимәлдә. Гыйлемгә омтылуны биредә җиңел, ансат килгәнгә, ягъни, «өлкән туган»ның үз сүзе белән әйткәндә, «халява»га өмет итү әле бүген дә ега да сала.
«Потенциаль» һәм «кинетик» энергия
Мәсьәләнең әле тагын бер ягы бар. Гыйлемсез, фәнсез, алдынгы сәнәгатьсез теләсә-нинди илнең киләчәге бер - банан республикасы. Россиядә банан үсми, ә нефть чыга. Нефть чыгару, суырту ни-нәрсә соң ул? Бу шул ук «халява» инде. Ул балык тоту, аучылык кебек үк промысел, ягъни примитив табучылык, җыючылыкның бер төре, охшашлыкны дәвам иткәндә - акылда, гыйлемдә бик алга китмәгәннәр шөгыле. Ягъни ул сәнәгать, җитештерү, булмаганны булдыру, ясау түгел. Сәүдә, коммерция, «купи-продай» булдыру да түгел. Коммерция дигәнебез - кайдадыр, кемдер тырышып, башын эшләтеп ясаганны әвеш-тәвеш китереп акча ясау. Сәүдәгәргә, әзерне сатучыга да, промыселчы-табучы кебек үк, җитештерүче белгәнне, фәнне, технологияне белү, аның осталыгына ирешү гел дә кирәкми. Алыпсатарга шомалык, тапкырлык, товарны җитештерүчедән мөмкин кадәр азрак бәягә алып, кыйммәткә сатып җибәрү мөһим. Артык гыйлем аңа — арбадагы бишенче тәгәрмәч. Ә менә акча бермә-бер күбрәк тамарга мөмкин. Нигә баш катырып, мәсәлән, шул ук инженерлыкка укырга да, аннан соң җитәр-җитмәс хезмәт хакына мескенләнеп эшләп йөрергә ди? Россиядәге гавамнең белем дәрәҗәсен, аңын, сыйфатын шушы сорау-җавап җитәрлек ачып сала булса кирәк.
Россия гомер-гомергә җитештерүнең иң гади төрен - иген игүне үз иткән ил, аграр дәүләт булган. Сталин индустриализациясе кебек сәнәгать алгарышы да аңа көчләп, таяк һәм камчы белән иңдерелгән. Алар белән бергә — фән һәм гыйлем дә. Ул индустрияләшү, инерция рәвешендә, узган гасырның сиксәненче елларына чаклы барды. Дәүләттә фәнгә, белемгә чагыштырмача яхшы мөнәсәбәт тә, аңа ияреп, шул елларга чаклы килде һәм болганчык еллар җиткәч бик тиз юкка чыкты. Бу җәһәттән Икътисади үсеш министрлыгының 2030 елда Россия дөньяда иң шәп икътисадлы булачак дигән тилемсә прогнозлары да наданлыктан, вәзгыятьне бөтенләй күрмәүдән түгелме икән?..
Татарның күпмедер булган пассионарлыгы, энергетикасы, исәнлеге безнең милләтнең элек-электән укуга, китапка, аң-белемгә битараф булмаганлыгыбыз белән дә аңлатылуын әйттек инде. Гыйлемгә битараф булмау — безнең канда ул. Бу күркәм
сыйфатның үзен, шулай ук әҗер-дивидендларын киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк файдаланасы иде. Россия, үзенең гыйлем системасын, фәнне җимергәндә, әллә аңлап, әллә аңламыйча, үзенең бәйсезлеген, суверенитетын да акрын гына юкка чыгарып маташа. «Банан республикасы» белән исәпләшүчеләр булмаячак. «Бөеклек» тә плинтус биеклегендә калырга мөмкин. Ә без татарлар, теләгәндә, киресен эшли, ягъни суверенитетка тоташ гыйлемлелек аша юл сала алыр идек. Икътисади уңышлар да кирәктер. Милли яңарышка омтылуда, милләтчелектә без һаман да «җепшеклек»не, һава торышының җылынуын, яз килүне көткән, чәчәк атарга тилмергән бутон, бөре халәтендә калып киләбез. Бездәге зыялылык та яралгы рәвешендәге, һаман җитлекмәүче, чын-чынлап яралмаучы зыялылык. Болар барысы да, төптән уйлаганда, гыйлемлелек яратып, аңа тартылып та, ул бездә җитмәү, тиешле дәрәҗәдә булмау бәласе түгелме икән?
Яһүд милләтеннән булган бар халыкның 65 проценты югары белемле икәнлеге мәгълүм. Гыйлемлелек турында «мәгълүматлы» түгел, нәкъ менә гыйлемле. Татарда бу сан 20 процент тирәсе диләр. Ягъни, гыйлем ярату белән мактанган хәлдә дә, Моисей улларына караганда без 3 тапкыр наданрак булып чыгабыз. 65 процентлы югары белемлелек — милләтнең ифрат та олы потениаль энергиясе ул. Бу — су запасы миллионлаган куб метрлар белән үлчәнүче, олы басым тудырырга сәләтле алагаем буа-плотина. Физиклар белә: потенциаль энергиядән, әгәр дә ул һәрдаим кинетик, яки башка төр энергиягә әверелеп тормаса, әлләни файда юк. Буа буып кына эш бармый. Су басымы хәрәкәткә, кинетик рәвешкә күчеп, зур-зур турбиналарны әйләндерергә тиеш. Яһүдләр үзләрендәге гыйлем потенциалын ифрат та яхшы кулланалар - аларның турбиналары тулы көчкә әйләнде һәм әйләнә. Биредә Нобель премиясе лауреатларының абсолют күпчелеге яһүд милләтеннән икәнен искә төшерү дә җитәр иде. Белемнең бәясен, кыйммәтен алардан да яхшырак белүчеләр, кулланучылар тагын бар микән? Шунысын да әйтергә кирәк, белемнең, хәзерлекнең урта-һөнәри дигәне һич тә алар өчен түгел. Яһүдләр үзләренә планка куя беләләр. Станок артында торган, төзелештә эшләгән яһүдне очрату җәй уртасында кар табуга тиң. Хәтта гади инженер да яһүдләрдә юк диярлек. Инженер ни инде ул — алдынгы илләрдәге, дөньядагы финанс рычагларының да күпчелеге алар кулында булганда. Ә акчалы булу йогынтылылык һәм абруй гына түгел, икътисади һәм, барыннан да бигрәк, сәяси бәйсезлек дигән сүз дә. Шул акча һәм йогынты аларга 1948 елны ук үз дәүләтләрен булдырырга ярдәм итте дә инде. Менә сезгә гыйлемлелекнең һәм булганлыкның ахыр килеп бәйсезлеккә трансформациясе, әверелеше.
Белемнең, куллана, файдалана белгәндә, көч-гайрәткә, байлык-муллыкка әверелеп килүе бер яһүдләрдә генә түгел. Шул ук Америка ни өчен дөньяның иң нык алга киткән, иң көчле икътисадлы иле? Америка университетларының бюджеты Европадагы атаклы Сорбонна, Оксфорд университетларыныкыннан да берничә тапкыр артык. Россиядәге төп югары уку йортлары исә соңгылар белән чагыштырганда 10-15 тапкыр азрак финанслана. Кая монда провинциональ ВУЗларга акча? Америкада фән һәм гыйлем системасына ил бюджетының 3 проценты тотылса, Россиядә бу сан 0,1 процент кына. АКШ үзе генә дә дөньяга 180 Нобель премиясе иясен биргән ил. Тикмәгә генә Америка икътисады Россиянекеннән 8 тапкыр (!) көчлерәк түгел ул.
Шулай булуга да карамастан, Россиядәге эшем ияләре (аларны капиталистлар дип атарга тел әйләнми), алар белән бергә урыннардагы хакимиятләр дә, мөмкинлекләре булса, киресенчә, белемсезлекне, наданлыкны тулы хутка кулланып, хәтта коллыкка, крепостное правога кире кайтырга да бик риза булырлар иде кебек. Биредә мигрантлар хезмәте елдан-ел киңрәк кулланыла. Ни өчен эш бирүчеләрнең зур өлешенә үзебезнең халыктан бигрәк мигрантлар, ягъни гастарбайтерлар кирәгрәк? Хокуксыз һәм надан булганга. Белемле кеше үзен яклый белсә, гастарбайтер - ярымкол. Аңа күпме түләсәң, яки бөтенләй түләмәсәң дә ул берни дә эшли алмый. Россиянең бөтен халкы шундый булса, биредәге буржуйларның шатлыгы чиктән ашар иде.
Университет дигәннән. Законнар күпмедер үзгәрде, Татарстанда Милли университет мәсьәләсен, миңа калса, янәдән күтәреп чыгарга кирәк. Андый уку йорты булдырмый торып татар «турбиналары» әйләнеп китмәячәк. Чөнки потенциаль энергиябез шактый чамалы әле безнең. Милли университет Мәскәүдәге «колониаль администрация» уйлаганча, берничек тә үзе үк фетнә, булачак милли революция оясы
түгел. Ул—безнең исән-саулыгыбыз гарантиясе, милли «сәламәтлек саклауда» иң йогынтылы профилактика чарасы булыр иде.
Әлегә республика зурдан кубып спорт белән мавыга. «Спорт башкаласы» статусы татар мәркәзенә алай ук кирәк микән соң? Спортның милли дивидендларны күп түгел. Эш беткәч, уйнарга ярый дигән кебек, милләт өчен беренчел, үзәк проблемаларны хәл иткәннән соң да спортка баштанаяк чумарга җитешер идек югыйсә. «Рубин»ны Европада белүдән татарга файда күпме инде? Футбол белән хоккей - республикага йөзләрчә миллион долларга төшүче спорт спектакльләрен акырып-бакырып карап, күңел ачучыларны күрсәткәндә күз алдына тарихи ассоциация-охшашлыклар — Рим империясе, бүгенге алагаем стадионнарның борынгы «бабасы» булган Колизей, андагы гладиатор сугышлары килә. Тамашалы спорт - халыкка аз гына да сәламәтлек бирми торган баналь күңел ачу ул. Аның рухияткә тәэсире берничек тә уңай була алмый. Игътибарны милли проблемалардан читкә җәлеп итү генә ул. Җыеп әйткәндә, спорт милләтебезне яклый да, аның потенциаль энергиясен арттыра да алмый.
... Наданлык - фәкыйрьлекнең иң яманы, дигәннәр борынгылар. Жириновскийны, ярар, шамакай дип кабул итик. Тик ил халкының гыйлемлелеге өчен башы белән җавап бирергә тиешле рәсми зат, әле күптән түгел генә Россиянең фән һәм мәгариф министры булган Фурсенко сүзләрен искә төшерик. «Совет гыйлем системасының төп җитешсезлеге — ул иҗат кешесе булдыру өчен тырышты, шуның өстендә эшләде. Бүгенге максат - квалификацияле кулланучыны, башкалар иҗат иткәнне уңышлы үзләштерә белүчене тудыру һәм үстерү». Ягъни артыгын уйлама, укыма, белмә, корсак ягын гына кайгырт. Бу коточкыч сүзләргә комментарийләр кирәк микән? Бары үз халкына каршы белем геноциды оештырырга җыенган һәм оештырган кеше генә шулай дип әйтә аладыр.