Логотип Казан Утлары
Бәян

МАТИЛЬДА


— Син кем ул кадәр? - дип сорадым мин, аны урынына куярга теләп.
— Мин синең шатлыгың, — диде ул.
Рәмилнең машинасы Чиләбе өлкәсендә ватылып калды. Бер колонна булып алты «КАМАЗ» Казакъстаннан кайтып киләләр иде алар. Турыдан суктырабыз дип әллә күпме адашып та йөрделәр ул көнне, сикәлтәле авыл юллары да «ярдәм» иткәндер, арткы күчәр түзмәде. Рәмилне машинасы белән ташландык хәлгә җиткән бер авылга сөйрәтеп китерделәр. Колонна башлыгы, үзара киңәшкәннән соң, соңгы сүзне әйтте:
— Көн ярымнан без өйдә булабыз. Запчастьлар төяп механикны җибәрермен. Ә син сүтә тор, каравыллап ят. Соңыннан хакын килешербез. Менә хәзер акча ягы такыррак. Кем уйлаган аны...
Соңгыларын җыештырып өч йөз сумлап акча таптылар. Авыл читендәге җиргә сеңә башлаган бәләкәй генә өйнең капка төбенә бергәләшеп бардылар. Ишек каккан тавышка булса кирәк, эчтә бала елаган тавыш ишетелеп калды, нәрсәдер даңгыр-доңгыр идәнгә тәгәрәде. Кеше уятырлык чак түгел иде шул әле, шырпы яктысында сәгать алтыны күрсәтте. Ишекне куркынган йөзле, зур кара күзле, яшьрәк кенә хатын ачты. Барысы өелешеп торып калдылар, бригадир белән Рәмил өйгә үттеләр. Мич артында янган лампочкадан төшкән сүрән генә яктылыкта аягүрә таптанып әлеге хатын белән килешү төзеделәр. Ул шоферга ашарга әзерли, кунарга урын бирә, шуның бәрабәренә һәр көне өчен ике йөз сум акча алачак. Тик көтәргә, көтәргә риза булса гына. Авыл җирендә ике йөз сум әз акча түгел, әгәр риза булмаса, хәзер борылып чыгып китәләр дә, икенче капканы кагалар. Анда аларны кочак җәеп каршы алачаклар.
— Мин риза, риза, — дип ризалашырга ашыкты хатын.
«Килештек алай булгач», — дип күңелләнеп нокта куйды бригадир. Ул үзенең кешеләр белән сөйләшә белгәненнән бик канәгать иде.
— Ә син, Рамилька, бер капчык югары сорт онны кояш чыккач та
Кәрим КАРА (1956) - прозаик; «Без әнкәй йөрәгеннән чыктык» исемле китап авторы. Тәтештә яши.
алып кер моңа. Үзен ак күмәч ашап кына ятарсын. Ә хакын көн исәбенә чутларбыз.
Хатын чәй турында сүз кузгаткан иде, чыгарга ашыктылар. Бердән, юл йөреп үз
Кәрим КаРа
тамакларын үзләре кайгыртырга тәмам өйрәнгәннәр, икенчедән, җиде төн уртасында кеше бимазаларга теләмәделәр. Чыгып баскач, юл аягына берәр тәмәке кабызып тарттылар да, хушлаштылар.
— Күңелеңне төшермә, сенелкәш яшь күренә, ир-ат исе сизелмәде, үзен кара калганын, — дип шаяртты бригадир.
Якын дусты, бер йортта яшәгән Руслан:
— Әһә, кайтуга җиңгәдән сөенче алам, җилләнеп килеп җитмәсен, — дип теленә салынды. Шулай шаулашып-гөрләшеп, уен-көлке сөйләп машиналарына таралдылар. Фаралар кабынды, двигательләр гөрли башлады. Авыр кузгалып, зур фургонлы машиналар караңгылыкка кереп югала тордылар. Бераздан тавышлары да ишетелми башлады. Җиде ят урында ялгыз калган Рәмилгә ямансу булып китте. Шомланып та куйды, кем йөрмәс, товар үтемле. Кырык төрле уйларга чорналып, авыз эчен ачыттыра- ачыттыра тагын тәмәкесен тартты. Мәңге шулай басып тормассың бит. Авыр сулап ишеккә атлады. Кергәч тавышланмаска тырышып, авырайган итекләрен көчәнә-көчәнә салып, бишмәтен элде дә, хатын күрсәтеп куйган урын өстенә йомарланды. Аруы җиткән булган күрәсең, онытылып та китте. Бераздан ул гырылдап йоклый иде инде.
***
Иртән Рәмил хуҗабикәнең кыштыр-кыштыр йөргәненә уянып китте. Иртә иде әле, тәрәзәләр кояш нурларыннан алланган чак. Рәмил күзләрен ачмый ята бирде, аңа ашыгасы түгел, барыр җиренә барып җиткән. Тәнендә бер төрле авырлык сизелде, әллә арыганы бетмәгән, әллә салкын суктырган. Керде — чыкты хуҗабикә, савыт-саба шалтыратты, мичкә якты, чыртлап утын янганы ишетелде. Бераздан өйгә тәмле булып пешкән бәрәңге исе таралды. Уянганын белгертергә тамак кыргалап Рәмил торып утырды, барыбер йоклап булмас. Ябынып яткан юрганын төргәндәй итте, мендәрне каккалады-суккалады, өй эчен күздән кичерде. Ике-өч җирдән чаршаулар тарттырып бүлгәләнгән өй тавык кетәгеннән чак кына зуррак иде. Идән- түшәм буялмаган, борынгы мич уртага килеп баскан, күз күргән ягында ул йоклаган карават та, тәрәзә буенда өстәл бар иде. Башка җиһаз-фәлән күренмәде, стенага эленеп куелган зур көзгене исәпкә алмаганда. Юл йөреп күпне күргән ир гаҗәпләнмәде, йокларга урын бар, өй җылы, тагын ни кирәк? Шул чакта мич буеннан теге хатын башын тыгып карады, мөлаем елмаеп куйды, әйтерсең кадерле кунагы уянган.
— Бик вакытлы уяндыгыз, бәрәңге пешеп чыкты, хәзер чәй кайный. Менә бу якта юынып алыгыз да.
— Ярый, нәрсә мәшәкатьләнергә, кирәкми иде, — дигән сыманрак сүзләрдән авыз эчендә ботка пешерде. Уңайсызрак иде ят хатын-кыз белән аралашу. Тизрәк тышка атлады, чыга-чыгуга авызына тәмәкесен алып капты. Коймага терәлеп дигәндәй тукталган машинасы янына чыкты, кабина ишегенең, фургонның бикләрен тикшерде. Зур көпчәкләргә ышыкланып кече йомышын үтәп куйды. Ахырда кабинасына кереп утырды да, рульгә ике куллап таянып, комсызланып төтен суырды. Каршында бер урамлы, илле-алтмыш өйле авыл җәелеп ята иде. Яңа күтәрелгән өйләр, ниндидер төзелеш барганы сизелми иде. Киресенчә, ике өйнең берсендә дигәндәй йә тәрәзәсе юк, йә коймасы авып төшкән. Яшәмиләр дигән сүз инде анысы. Урыслар шулай шул, җиңел холыклы, яшәү авырая башласа, күчмә кошлар төсле китәләр яңа урыннар эзләп. Ә татар, гадәттә, җаны чыкканчы тырмаша туган урынында, ата-бабайлар нигезе ди, тагы әллә нәрсәләр... Өч-дүрт көнне ничек үткәрергә монда, хәзердән үк талпына йөрәк туган якларга...
Кабинадан чыкканда юл капчыгын эләктерде, өстәлгә буш кул белән барып утырмас, иш янына куш булыр. Аш бүлмәсе ягына чыгып баскан иде, хуҗабикә җәһәт кенә мич астыннан ләгән тартып чыгарды, инбашына тастымал салып, бер кулына сабын, икенчесенә чүмеч белән су алып юындырырга алынды. Су җылы иде, хатын бик тә җитез кыланды. Ир бик тә риза булып, битен кызартканчы ышкып, күрсәтелгән
түр урынга, өстәл янына килеп утырды. Төп сый-нигъмәт ярып пешерелгән ярмалы бәрәнге иде. Май-фәлән күренмәде. Рәмил ягына этелгән тәлинкәдә ике телем икмәк, чәй сөтсез, өстәп үлән чәе иде. Рәмил капчыгын чишеп ике консерва, бер кап печенье, йөз граммм тирәсе сало алып куйды. Күчтәнәчләрне күргәч хуҗабикәнен йөзе балкып китте.
— Җитешегез әле, кайнар чагында тәмле була бәрәнге, — дип ирнен алдына тегесен-монысын эткәләде, пычак алып салоны юка телемнәргә кискәләп куйды. — Юграк чакка туры килдегез, гаеп итмәссез инде, кем дип әйтим, исемегезне белмим.
— Рәмил, — диде ир беренче бәрәнгене авызына озатып. — Рома дисәгез дә була, иптәшләр шулай дип йөртәләр.
Көтмәгән җирдән хатын чылтыратып көлеп җибәрде. Рәхәтләнеп, башын артка ташлап, ак, тигез тешләрен елтыратып көлде ул. Беренче кат Рәмил ана ихласлап карады. Анын Мәймүнәсеннән кайтышрак булыр, янаклары да суырылган, ә менә күзләре матур икән, төпсез упкыннар диярсен, тартып алырга да күп сорамаслар.
— Юк, мин сезгә Рома дип әйтмәм, — диде хатын күзләреннән очкыннар чәчеп. — Рәмил бик матур исем. Ник бозарга? Ә мин Матильда, — ул кечкенә кулын Рәмилгә сузды. Кытыршы учына алгач шул нечкә бармакларны ниндидер кош баласын тоткан кебек тоелды ана, леп-леп итеп йөрәге типкәне сизелә әнә... Шулчак чаршау артында, төшләнеп ахрысы, бала уянып китте. Уянды да авыз күтәреп еларга да тотынды. Матильда ялт торып чаршау артында югалды. Тавышына караганда өч-дүрт яшьлек ахрысы, малайга охшаган. Ана күгәрчендәй гөрләп нидер сөйләде, өзеп-өзеп тын алган бала да үпкә тулы сүзләр әйтте бугай. Ләкин алар сөйләшкәннән бернәрсә дә анламады Рәмил. Нинди телдә бытылдыйлар сон үзара? Бер мизгелгә генә хатын тагын пәйда булды, гаепле елмаеп печенье алды да тагын югалды. Рәмил консерваларнын берсен ачып кына бетергән иде, җинел сулап Матильда тагын килеп чыкты, сыгылмалы гәүдәсе белән килешле генә урындыкны урап үтеп үз урынына килеп утырды. Рәмилнен йөзенә килеп чыккан гаҗәпләнүне сизеп алган күрәсен, сораганны көтеп тормады.
— Ят тоеламы? Без романнилар, сезненчә әйткәндә — чегәннәр. Молдавиядән, — дип анлатып бирде дә, кашларын җыера төшеп ашыкмый гына бәрәнге ашарга тотынды. Анын сүзләреннән сон гына уйлары яктырып киткәндәй булды Рәмилнен. Әнә нәрсәгә башта сәеррәк күренде бу хатын, йөзе дә каратут, күзләре дә кап-кара, кашлары-чәчләре карга канатыдай. Әйткән сүзләренә кадәр тамак төбеннән чыгалар, монга уралып. Күрәселәре бар икән, менә инде чегән хатыны белән кара-каршы утыра, әкәмәт. Кара әле, рома дигәне теге... Кинәт анлап алды ул.
— «Ром» булгач, сезненчә ни... ир кеше буламы инде? — диде ул үзенен башы шәп эшләгәненә шатланып.
— Әйе, — диде хатын серле елмаеп.
— «Роммани» — чегәннәр, шулаймы?
— Шулай.
— Ә менә син кем?
— Хитана, минем нәселем испан чегәннәренә барып тоташа, шуңа күрә...
— Ә синең ромың кайда? — дип төпченә үк башлады Рәмил үзе дә сизмәстән. Матильда ирен чите белән генә елмаеп куйды.
— Ашагыз әле, суына бит, быел бәрәңге тәмле.
Шулай инде, ни эше бар аның, килеп керүгә сорау ала башлады. Анысы Рәмилнең үзенә дә ошап җитмәде. Шулай да, бернәрсә турында әйтеп куюны кирәк тапты:
— Матильда, сез дә без дип безелдәп утырмыйк әле. Мин андыйга өйрәнмәгән. Телне әйләндереп әйтүләре авыр...
— Ярый, — дип берсүзсез ризалашты Матильда. Өстәл артында башка сүз ялганмады.
Тик ятарга исәбе юк иде Рәмилнең. Вакыт та тизрәк үтәр, барыбер ремонтлыйсы, әллә үз көче белән дә очына чыгар. Эш башлаганчы фургонны ачып, бер капчык он
сөйрәп төшерде. Җирдән алып җилкәгә салу җайсызрак булды, өс-башы да онга буялып бетте. Аның кызара-бүртә он күтәреп кергәнен күргәч тә Матильда чәбәкәй чапты.
«Нигә миңа әйтмәдең, үзем алып кергән булыр идем», — дип һушны китәрде. Менә инде, аннан капчык күтәртеп йөртерләр иде имеш.Танавына кадәр онга буялган Рәмилне зыр әйләнеп йөреп өстен каккалады, алъяпкыч очы белән сак кына кагылып, бит алмаларын сөрткәләде. «Харап иткәнсең киемнәреңне. Миңа әйтсәң ни була, һич югында икәүләп алып керер идек тә», — дип шелтәләгәндәй итте. «Нәрсә булган ди, эш киемнәре алар»,
— дип кул селтәде Рәмил. «Болай гына һич бетерерлек түгел, чалбарыңа да балчык чәчрәгән икән, — дип өзмәде дә куймады Матильда. — Салып куй, тәртипкә китерермен. Алмаш киемнәрең бармы? Булмаса...»
— Бар, бар, алыштыра идем тегеләй дә. Машина астына керергә кирәк,
— дип Рәмил чыгып китү ягын карады. Хатын-кызның үзенә карата артык игътибарлы булуына, күнекмәгән иде ул. Нәр шоферның майга каткан бер кат күлмәк-ыштаны үзе белән йөри. Төрлесе очрый юлда: ватылган чак була, пычракка кереп чумасың... Шундый киемнәрен алып киде дә Рәмил, бу онга чумдырып алганнарын чоланга кертеп куйды. Каккалап-суккалап кияргә булыр әле. Машинасы ярый калкурак урында, туктап алган икән, күптән түгел яуган яңгырлардан сурыгырга өлгергән, ә уйсулыкларда күлдәвекләр җыелып ята. Көзге яңгыр шул инде, әз генә сибәләсә дә, аяк асты ерып чыккысызга әйләнә. Әйтсәң дә, кояш җылысы юк инде, озакламый беренче кар да күз күрсәтер. Тегеннән-моннан такта кисәкләре җыештырып алды Рәмил, шуларны ике көпчәк арасына түшәп өстенә катлап брезент җәйде, ачкычларын чыгарып тезде дә муеннан эшкә чумды. Башта двигательдән килгән валны ычкындырды, арткы күчәрнең маен агызып алды, тирәләп тезелеп киткән гайкаларны сүтәргә кереште. Чалкан ятып эшләү җайсыз иде. Астан да билгә салкын бәргәне сизелеп торды, такта кырлары арканы кисеп керде. Нич әмәл калмаганда чыгып-чыгып тәмәкесен төтәтте. Анысы да беткәнгә якын икән. Вәйт, бәхетсез баш, ят инде шунда мазутка чумып, иптәшләре туган тарафларга якынлашып киләләрдер. Ишекне иңенә ачып кайтып керәләр бит инде, алардан кадерле кеше юк, мунча чабыналар, пилмәнен-пәрәмәчен уралар, йомшак хәләл җефетләрен кочакка алалар. Хех, ә син монда, артына ут төртергә дөньясының... Аның күңелсез уйларын хуҗабикә бүлде.
— Әйдә, Рәмил, тамак ялгап ал. Бераз соңга калдым, ачыгуларың җиткәндер инде. Кара инде моны, бер акка буялып керә, икенче караганда, кап-кара. Ничегрәк килешер икән дисеңме? Миңа калса ак төс бара шикелле үзеңә. Бу майны ничек агартмак кирәк? Белгән кебек җылы суны күп итеп өй алдына алып чыккан идем. Әллә тышта суык булырмы? — Нич сөйләргә иренми бу хатын, анысыннан битәр, уенга алып тик тора барысын. Мәймүнә булса, тагын чучка булдынмы, дип яшелле-зәнгәрле тавышы белән бер акырыр иде дә ишекне шап ябып чыгып китәр иде.Хәер, нәрсә, ире түгел, майга буялган кешене дә башлап күрәдер әле, кызык кына тоеладыр. Ире Рәмил ике атна саен өсте-башы манып алгадай булып кайта башласа, тиз үзгәрер иде каршылаулары. Ләкин менә әлеге мизгелдә күнеле тыныч иде Рәмилнен, хәленнән килгәнне эшли, кемдер баш өстендә аҗгырып тормый. Ә бәлки хөрмәтләп чакыралар,йомшак сөйләшәләр. Ишек төбеннән үк тәмле исләр танауны ярып керделәр. Тамак ачуы да хак икән. Матильда мич эченәрәк куелган табаны алып өстәл өстенә утыртты, капкачын ачып җибәрде. Чаҗ-чоҗ килеп торган май эчендә бәрәнге пәрәмәчләре икән. Бәрәнге генә димә әле син аны. Рәмил башлап күрде моны: бәрәнгесе борчак зурлык кына иттереп ваклап туралган, суган белән аралаштырылган, һәр кисәге майда йөзә, камыры кетердәп тора, теленне йотарлык инде менә! Ике-өчне шудырганчы Рәмил табадан башка нәрсә күрмәде. Мангаена тир бәреп чыккач кына, иркенләп тын алды, үзенә аптырап куйды. Әйтерсен дә үз өендә, тартынырга да белми, әзрәк үлчәп тә капмый, хуҗадан болайрак тотына.
Унайсызланып калганын сиздермәс өчен, тамак кыргалап алган булды, алдына ясалып куелган чәйне йотты. Чәй таныш үлән чәе иде, өстәлдә шикәр-мазар күренмәде. «Ә нәрсәгә икәүләп кенә кара-каршы утыралар сон әле алар?»
— Ә малай кайда? — дип кызыксынды Рәмил.
— Ул уйный, — диде хатын тыныч кына.
— Башта аны карарга кирәк, бала бит ул, түземсез була. Исеме кем, күрмәдем дә әле үзен, — дип ризасызлык белдереп куйды Рәмил. Ул монда авыз чапылдата, әллә төкерек йотып чаршау артында торадыр малай.
— Мин анын тамагын туйдырдым, иркенләп аша. Син бала җанлы икәнсен. Безнен халык та балалар дип үлә. Ә улымнын исеме Гарсия. Бабаемнын исеме.
Үлән чәен чөмерә-чөмерә тагын ике-өч пәрәмәчнен башына җитте әле Рәмил. Шактый хозурлангач, хуҗабикәгә игътибар итте. Өстенә купшы күлмәк киеп куйган, сөрмә тарткан шикелле, чәчләре озын икән. Теге бригадир әйтмешли, ничава, ул Рәмил урынында булса әллә нәрсәләр кыланып беткән булыр иде, әле кочакларга да өлгерер иде. Ә менә ул якка Рәмил җөмәй, хет нәрсә эшлә, ни төчеләнеп сөйләшә белми, берәр иптәше урынына күрә. Хатын-кыз андыйны өнәми, ул үзе белән сокланганны ярата, уйлап чыгарып мактаганны. Берәр стакан салганда әллә исерек катыш батыраеп китәргә булыр иде. Үзе авызга кереп бара бит, яшь тә, чибәр генә, бар җире төгәл. Ымсындырып тора, әле анда икәүләп кенә төннәр үткәрәсе бар бит әле, малайны исәпкә алмаганда. Бала йоклый инде онытылып.Менә Рәмилгә йоклап ятмаска кирәк. Кех-х.
— Ә каян килеп чыктыгыз бу урыс арасына? Нинди җилләр ташлады? Акылы бар кеше, — Рәмил тегесен-монысын уйлап тормый бүрәнәләре череп беткән өй эченә ишарәләп күрсәтте, — мондый җирдә үз теләге белән яшәп ятмас.
Матильда авыр сулады, йөзе карангыланып китте.
— Әйе, дөрес әйтәсен, уйламаган җирдән белмәгән-күрмәгән якларда. Әйтсәм әйтим инде, ирем калдырып китте мине. Без Чиләбедән чегәннәр төркеменә кушылырга килгән идек, кабул итмәделәр. Иремнен кем икәнлеге хакында хәбәр үзебездән алда килеп ишетелгән иде. Мине калырга өндәделәр, ләкин чегәннәр арасында ирдән аерылу юк, нинди булса да, безне Ходай чәчләребезне чәчкә бәйләгән. Ни булса да мин түзәргә әзер идем. Без җылы якларга китәргә карар кылдык, берәр ничек чикләрне үтеп, бәлки, минем ата-бабалар нигезенә җитә алырбыз дип уйладык. Бәхетсезлеккә каршы, юлда мин чирләп киттем, без бу район үзәгендә идек. Әлбәттә больницага керү турында сүз булуы да мөмкин түгел. Мин көннәр буе кәрт ачып бераз акча табам, барыбызны туйдырам. Ә ирем шул тиеннән җыелганны алып уйнарга китә. Шул авырып китүем харап итте. Менә бу өйнен хуҗасы, яхшы күңелле карчык, Шура әби, автовокзалдан алып кайтты безне. Беренче көннәрдә үз- үземне белми дә ятканмын. Ирең дә ияреп килгән иде ди, ике көн торгач, булган әйберләрне алып югалган. Әйбер, нәрсә, табылыр, баш сау булсын. Шулай да озак чирләдем мин. Нинди чир булгандыр, әле һушыма килгәч, җеп өзәрлек хәлем юк, күңелдә шундый бушлык, иремнең ташлап киткәне өчен генә түгел, ә бөтен дөньясы ялыктырган, күзләрне ачып карыйсы да килми якты дөньяга. Елыйм да елыйм, тыела алмыйча, ал мине дип, Ходайга ялварам. Шулкадәр тормышка нәфрәт булырга мөмкин икән кешедә, хәзер үзем дә аптырыйм. Рәхмәт инде Александра Васильевнага, ялгыз калдырмады, әллә нинди үләннәр эчерде, кулларында да ниндидер көч бар ахрысы аның, гел дога укыды. Әкренләп тернәкләнеп киттем менә. Ул көннәрдә тал чыбыктай гына калган идем, кигән юбкам билемдә зыр әйләнеп тора, хәл юк, күз аллары караңгылана, баш әйләнә. Хатын-кыз эт җанлы була диләр, дөрестер ахрысы, ай эчендә шап-шактай булдым, тик китәр җир юк. Кире Чиләбегә барасы килмәде. Сүз юк, кабул итәрләр иде, ләкин бер барып эләксәң, ычкыну юк, гомерең шунда үтәчәк. Үзем дә Гарсия турында уйладым. Наркотиклар белән булашалар андагылар. Гарсия читтә калмас иде, азагы нәрсә белән бетәсе ачык — төрмә көтә. Шулай бәргәләнгәндә, очраклы рәвештә үтеп барган чегәннәр төркемен
очраттым. Яшермим, менә сиңа сөйләгән кебек, бар серләремне ачтым. Безнең халык бит аралашып яши, кайчан да булса бер очраша алар, минекеләрне күрерләр, хәбәр итәрләр. Без дала балалары, иректә үтә гомеребез, бездә хат язу юк, язсаң да барып җитмәячәк. Менә хәзер көтәм. Ишетү белән кем дә булса ярдәмгә киләчәк безгә, ләкин вакыт билгесез. Икенче ягы да бар, Шура әбинең гозерен үтим, бер балаларымны күреп ил гизеп кайтыйм әле, өйгә күз-колак булып тор, дип үтенде. Ничек каршы килим, ул бит мине үлемнән коткарган кеше. Менә бәрәңгесен казып алдык бергәләп, кәбестә, кыярын тозладык та ул юлланды. Авыр, әлбәттә, бәрәңгегә күбрәк көч төшә, ә безнең икебезгә күп кирәкми. Мин оста тегүче, кайчак авыл хатыннарына нәрсә дә булса тегеп бирәм, әзме-күпме хакын бирәләр, кәрт тә ачам әле, анысына киләләр. Менә соңгы көннәрдә өзеклек булып китте. Ходай биреп тора ул, әнә онлы булдык, берничә көннән иптәшләрегез килеп җитәрләр, тагын акча бирерләр. Юк, зарланырлык түгел, зарланып яшәү олы гөнаһ.
Шатланырга кирәк вак-төяккә дә, булмаса, уйлап чыгарырга. Терелә башлагач, мин үз-үземә сүз бирдем: Матильда, дидем, син иң бәхетле хатын дөньяда, дидем, улың бар дидем, әнә, кояш көлә синең өчен, җил исә, һәр мизгеленә шатлан яшәүнең дидем, шатлыктан тора бу тормыш дидем, син күрмисең генә, бик тә булмаса уйлап чыгар шатлыкны, дидем. Менә хәзер инде син безнең турыда барысын да беләсең.
— Шуңа үлән чәе, шуңа шикәр-кәнфит күренми, — дип азагына кадәр ачыклап куярга кирәк тапты Рәмил. Кинәт үтереп тәмәке тартасы килеп китте аның. Кесәсенә шап-шоп суккалап алды хәтта. Шулай ул, кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәгәч. Тамак турында, өс киеме турында, урын-җир турында башына да кереп чыкканы юк мисал өчен Рәмилнең. Военкомат чакыртып, шоферлар курсында укып йөргәндә ашау ягы такы- токырак була торган иде. Ул чакта нәрсә, атна саен өенә кайтып йөри. Өйдә кайнар аш, үчти-үчти итеп кенә торалар. Алып килгән акчаны үзара җыелышып сыра, сигарет, тәм-том алып көнендә бетерәләр иде дә, йөриләр иде каткан икмәк кимереп. Кызык кына иде әле ул чакта. Армиядән кайткач бер кат өсте бөтәйгәнче, кызлар арасында кызарып йөрде. Ә бу бөтенләй икенче очрак, тамырлары башка...
— Шикәр дә юк, чәй дә, майның да соңгысын тоттым, аның каравы бәрәңге бар, токмач кисәргә була, — дип тезеп китте Матильда. Аның тавышында печтек кенә дә көенү сизелмәде. Яшибез әле, барысы да әйбәт дигән төслерәк тота иде ул үзен. Рәмил, мәсәлән, төптән уйлап, һәр адымын үлчәп атлый торган кешеләрдән. Хатынның елмаеп-көлеп утырганын килештереп бетермәде. Кан яшьләре түгеп еларлык хәлләре, ә ул... Тәк, дигән үрдәк, һәр очраган кешегә кесәңне әйләндереп салып булмас анысы, ну, үзеңә кирәк бит, шикәр-чәйсез яшәп булмас, тәмәкесе дә бетте әнә. Бу караңгы почмакта магазины да юктыр әле аның.
— Тәмәкенең соңгысын тарттым, кайдан ала алырмын икән? — дип белеште. Менә шул урам белән атлыйсы да атлыйсы икән, уң якта зәңгәргә буялган өй күзгә ташланып торачак. Аның кырында кечерәк өй кадәрлесе бар, ишек башына «Волна» дип язылган, шул кибет инде. Искә төшкәндә барып килергә булып Рәмил чоланнан әйберләрен алырга чыкты. Каккалап- суккалап киярлек кыяфәткә кертергә иде исәбе. Куйган урыныннан тапмады. Баксаң бу өлгер хатын Матильда юып-элеп куйган имеш аларны! Вәт тиктормас җан, кем сораган аннан. Ачуланырга да көләргә дә белмәде Рәмил. Нәрсәдер мыгырданган булып, запаста йөргән нәрсәләрне табып өстен алыштыргандай итте. Кибетне ул, чынлап та, тиз тапты. Озак уйлап тормаганнар, бәләкәй генә бураны такта белән урталай бүлгәннәр дә пыяла астына, дивар буена киштәләргә товарларын тезгәннәр.
Рәмилне прилавка артында торган кып-кызыл йөзле, таза ир танышы кебек каршы алды:
— Әйдә, уз, юламан, ватылып калдыңмы? Була юлда андый хәлләр, үзем күп йөргән. Юра, — дип итләч кулын сузды. Кат-кат кысып һич сүздән тукталмады.— Хәзер менә якорь ташладым, яшь тә бара, йөрәк тә шаярта, ә тегеләй Рәсәйне иңгә-
буйга үлчәгән кеше мин. — Алыпсатар икәнен дә онытмады. — Он белән туктагансың икән. Сатмыйсыңмы? Хакына, килешсәк мин өч-дүрт капчык алыр идем. Үземнекеләргә генә, болай бу тирәләрдә онга кытлык юк. Бик арзанга очырсаң гына инде.
Авыз ачып тыңлап торды Рәмил. Кай арада белгәннәр, каян ишеткәннәр. Авыл авыл шул инде. Бер очында төчкерсәң, икенче очында буылып йөткергән төсле булып ишетелә. Әйе дә, юк та димәде Рәмил, иртәгәсе көнне кем белгән, сүзне икенчегә борды. Тәмәкесен, чәен-шикәрен, хәтта көнбагыш маен алып җыйды, бәләкәчкә суыра торган кәнфитен үлчәтте. Матильданың елмайган чагында ачылып киткән тигез тешләре исенә килде дә, майтти ти дип, бер шешә «саф»ны алды. Инде чыгарга җыенгач, тагын борылды. Ул кеше өендә авыз күтәреп эчеп утырыр, ә хуҗабикә риза булып карап утырырмы. Рәмил бик яхшы белә, ап-айнык булып кешенең каршыда эчеп исергәнен карап утырудан да күңелсезрәк эш юк бу дөньяда. Хатыны көн-төн талагач, күңеле булсын дип, ярты еллап авызына алмый йөреп алган иде ул. Үлемгә тиң иде инде мин сиңа әйтим кунакларда утырулары. Матильдага тәгаенләп берәр кызылны алырга булды. Сорагач та, сатучы ир мәгънәле генә карап куйды. Телен тешләрдәй булды Рәмил, кызарып китте шикелле. Аннан үз-үзенә, артык акыллы бу алыпсатарга ачуы чыгып, рәттән алды. Бер баллон сыра, алма, тартмада шоколад, беләк буе колбаса. Акчасы беткәч кенә туктады. Ике кулына ике пакет тотып, мыш-мыш кайтып керде өйгә. Теге ир дә, Матильда да бу кадәр алып җыйгач, нинди планнар корганын ашадан аша күрәләр кебек тоелды. Төкерергә ,теләсә нәрсә уйласыннар, ә ул нәкъ киресен эшләр. Ашар-эчәр рәхәтләнеп, бер сүз дә кушмас Матильдага, күзләрен дә майландырмас. Әйдә көтсен чегән хатыны, әллә өмет тә итәдер әле, белерсең аларны. Тигезлек юк бу кояш астында, нигә тик ир кеше башлап һөҗүмгә күчәргә тиеш, ниндидер мәгънә салып сүзләр сөйләргә, килеп кагылырга хатын-кызга?! Килешмәгәнне әйтеп куярсын, авыз күтәреп көләргә тотынса, нишләрсен? Йә, йомшак кына, кагылыйм әле бәрхет төсле тәненә дип кагыла калсан янагына чалтыратыр бар көченә. Каян беләсен кайчан нәрсә әйтергә дә, ни вакытта сыйпаларга? Юк, булмый ул якка Рәмилдән. Менә Матильда үзе килеп бассын иде анын каршысына, салсын иде назлы кулларын анын инбашына, син мина ошыйсын, яки шуна охшаганрак берәр сүз әйтсен иде. Карышып торыр идемени Рәмил? Йә берәр башка ир-ат кире кагыр идеме андый тәкъдимне? Беләләр бит шулай буласын хатын-кызлар, нигә этлиләр икән алар безнен халыкны? Башкасында беренчелекне үз кулларына алып бетерделәр, алар өй хуҗасы, алар начальник, алар депутат, менә бу өлкәдә алсыннар иде дилбегәне үз кулларына. Вәт булыр иде тигезлек. Рәмил көчләп-көчләп пакетларны өстәлгә бушаттыргач, өйгә байлык исе таралды. Шул чакта өстәл артыннан башы гына күренеп торган Гарсияны беренче тапкыр күреп алды Рәмил. Бөдрә чәчле, чем-кара күзле, түгәрәк йөзле малай нәни куллары белән өстәл читенә тотынып, аяк очларына баскан да, өстәл өстендәге тәмлекәйләргә түгел, күзләрен алмый Рәмилгә карый иде. Гаҗәпләнү дә, курку да, тартыну да чагылып кала иде ул күзләрдә. Рәмил төргәкләрне ача-ача малай алдына тәм-том өйде.Малай биргән берсен янындагы урындыкка күчерә барды, ләкин һаман да бер өн дә чыгармады.
— Нәрсә әйтергә кирәк? Рәхмәт әйт абыйга. Гарсия, шулай ярый димени, рәхмәт әйт, — дип көлә-көлә улынын аркасыннан каккалады хатын. Ана күзе төшеп калгач тагын бер аптырап калды Рәмил: алыштырып куйганнармы Матильданы? Анын янында бер ун яшькә яшәргән, чәчләре тузгыган җилбәзәк кызыкай басып тора иде.Шунда аракылар алганына шатланып куйды эчтән генә Рәмил. Куып чыгарса чыгарыр, мәгәр... Азагын уйлап бетермәде, үз уйларыннан үзе куркып китте. Исәр дә инде ул. Матильда кем дә ул кем? Ул, почык борынлы, кыска буйлы бер ир кисәге шундый матурлыкка кул сузмакчы була. Аракыга сатып алып була димени сөюне? Бая ялгыш уйлаган ул хатын-кыз турында. Ул бит ир-атнын теләген кәнәгатьләндерү турында акыл сатты, ә хатын-кыз сөю-сөелү хисләрендә яши. Менә сине, кәкре аяклары белән җир таптаган кешене сөяргә теләге туарга мөмкинме сон берәр иркә
затнын? Әлбәттә юк, шуна күрә баш ватып торасы да түгел. Ин әйбәте берәр йөз грамм капларга кирәк, көне дә суык, кәефе дә шуна туры килеп тора, монысына,шөкер, әлеге янда торган затнын кысылышы юк. Бу эшкә икәү кирәк түгел, ялгызын да җиренә җиткереп башкара аласын. Анын уй йомгагы икенче сукмакка кереп киткәнен Матильда тоеп алды күрәсен, көлүдән туктады, малаенын колагына нидер сөйләп чаршау артына озатты, өстәлнен бер читен сөртте.
— Тозлы кыяр бар, кирәкме? — дип үз итеп эндәште ул кулына шешә тотып баскан Рәмилгә.
Үрелеп чәркә алып куйды.
— Бәлки, мунчадан сон? Мунча әзер...
Рәмил чак идәнгә утырмады, мичкә сөялеп калды. Ах, елан аягын кискән хатын, нинди мунча, кайчан өлгерткән. Әйдә, икәүләп барабыз, дип арттан тагылса?.. Кулындагы шешәсен онытты Рәмил. Кара әле, курка икән ич ул бу чибәр хатыннан, уттан курыккандай курка. Читтән карап шәбәергә генә оста шул ул. Булмый аннан. Мәнге шулай... Мәктәптә укыган чактан ук. Шул чәчбикәләр якын күреп туры карасалар да телдән кала торган иде. Сонрак әнә шул теленә ирек салып, башына нәрсә килә, шуны сөйләр булып китте. Анын сөйләгәнен көлкегә алдылар, күнелле егет исемен күтәрде. Шул телгә салынулардан ары китмәде. Өйләнгәндә Мәймүнәсе, дөресен әйткәндә, аны үзе өйләндерде. Ике яшькә олырак кыз йөргән егете белән пыр тузып ачуланышкан иде, тегесе өстәп шәһәргә эшкә чыгып китте. Иләс-миләс йөргәнендә кул астына ерык авыз Рәмил туры килде. Анын көлдергечләрен тыңлап тормады ул. Эшне кызу тотты, яныннан бер адым да читкә җибәрмәде, өйләренә дә үзләренә барып кергән төсле барып керде. Бер кич бөтенләйгә калды. Әнә шулай маҗаралы булды Рәмилнең гаилә коруы.
— Да, анысы яхшы булыр, — дип шактый ышанычлы тавыш чыгара алды ул алай да. Шешәне кире өстәлгә утыртты. — Мунча шәп нәрсә! Менә без, шофер халкы, ерак рейсларга йөргәндә нәрсә юксына дисең?
— Хатыннарыгызныдыр, мөгаен, — диде Матильда шаян елмаеп. Монысына һич алдашмый җавап бирә ала иде Рәмил.
— Юк! — диде. Чынлап та ул кадәр хатынын күрергә ашкынып кайтканы булмады аның.
— Юк, — дип тагын кабатлады басым ясап, — эчә алмый зар-интизар булалардыр, дия кемдер. Ансын да капкаларга форсат табасың. Мунча сагындыра, күгәрченкәй! Теге ләгәнгә утырып юынулар, ваннаны әйтәм, мунчаны алыштыра аламы соң? Эссе пар, каен яфрак. Миннек бармы?
— дип кисәк тукталып ачыклыйсы итте.
— Яфрагы бар да ул, — диде Матильда гаепле сыман, — ә менә сабыны
— кер сабыны. Мин үзем чәчне ачы катык белән юам. Кирәктер бәлки?
— Кер сабыны самый раз, — диде Рәмил. Икенче иде әле аның уенда. Менә инде сүз арасында «Күгәрчен» дип тә дәштеме, озакламый «кошчыгым»... «сандугачым», «былбылым» дип тезеп китмәсме? Каян килеп керә телгә шундый төчеләнү. Иманы камил, ул сүзне беркемгә дә әйткәне булмады шикелле аның моңа кадәр.
— Мин күлмәк-чалбарыңны үтүкләп киптереп куйган идем, әнә урындык башында, — дип ымлады Матильда, — алмаш киемнәрең юктыр инде...
Рәмил чәчрәп чыкты, урыныннан сикереп торды. Ну бу чегән хатыны ни-нәрсә сөйләпләр ушны ала? Кемгә чутлый ул Рәмилне?
— Бар, бар, барысы да бар, озак йөрибез бит без, ярты дәүләтне үзебез белән төяп йөртәбез, а как җе, без кыргый халыкмы әллә? Муеннан майга батып йөриләр дигәч тә...
Бераз тынычлана төшкәч гозерен әйтте.
— Син, ни, капкаларга, берәр нәрсә хәстәрли алмассыңмы? Менә уразаны бозарга иде исәп. Син уйлама... — Рәмил тагын үзенең кызара башлаганын тойды. Нәрсә уйламасын икән? Монда уйласы-нитәсе түгел, барысы көн кебек ачык. Фатирга
кергән һәр шофер кайнарлыгы бөркелеп торган тол хуҗабикәне алдаштырырга омтыла, хәмер эчерергә ниятли, тел яздырырга, аннан инде түшәк уртаклашырга. Тик бу очракта шоферы юньсезрәк тә, хуҗабикәсе дәрте ташып торганга охшамаган.
— Син воопше уйлама.
— Мин аның турында уйламыйм да. Уйласаң ни дә, уйламасаң ни.
Кыскасы...
Әллә нәрсәләр сөйләп буталып бетте Рәмил. Дулкынланса гел урысчаны ватып-кырып сөйләшә башлый ул, кирәкле сүз табалмый интегә.
— Ә мин бернәрсә дә уйламыйм, — диде Матильда тыныч кына, — өстәл әзерләргә дисең икән, ярый, хәлдән килгәнчә тырыштырырмын. Бар инде, уты яна, яфрак ишек төбендә, исе булгандай булса төнлеген ач. Безгә Гарсия белән артык эссе кирәкми.
***
Бәрәңге бакчасында урнашкан мунча өйдән дә таушалганрак күренде. Чоланда идән дигән нәрсә бөтенләй юк икән, ишек алдына чыпта җәеп куелган. Киемнәрен кайда туры килә шунда элгәндәй итте дә, Рәмил эчкә үтте. Чекрәеп янган лампочка да караңгылыкны тарата алмый, мунча кара булып чыкты. Күптән мондый искелек калдыгында юынганы юк иде Рәмилнең. Тәвәккәлләп бер чүмеч суны чаҗлап торган ташларга тондырган иде, чак чүгәләп калды. Кайнар һава тыннарны куырды. Ичмасам мондый мунчаның эссесенә кинәнәсең инде ул. Бераз эссе таралгач, мунча белән бергә картайган ләгәнгә су хәстәрләде, яфрак пешереп алды да, тагын бераз эссе өстәп караеп ялтыраган ләүкәгә сузылды. Аяк бармакларыннан чәч төпләренә кадәр тирләп чыкты ул, бар әгъзалары йомшап изрәп төште. Кеше арасында сакланган пружина төсле кысылган киеренкелек эреп юкка чыкты. Рәхәт, әйтеп аңлата алмаслык рәхәт иде Рәмилгә. Гомумән, кеше мунчада гына үзен үзе итеп хис итә ала шикелле. Кием дә юк, ә кием бит бик тиз үзгәртә кешенең халәтен. Син сәләмә киеп бас, йә энәдән- җептән киенеп атлап кара, болар икесе ике кеше, ә монда атабыз Адәмне саклаган яфрак та юк хәтта, тышыңдагы җитешсезлекләрең күз алдында, эчке тойгыларың да киртәләнмәгән. Менә шулайрак уй уйлады Рәмил, кайда икәнлеген, вакыт исәбен югалтты. Аңа әлеге минутларда шулкадәр әйбәт иде, ләкин бу тойгы мунчага кереп ләззәтләнүдән генә түгел, ә бәлки тагын ниндидер таныш булмаган шатлык бөреләнгән иде аның йөрәгендә. Ниндидер үзгәреш барлыгын сизә иде ул, ә нинди икәнен әле аңлый да алмады, аңларлык билгеләр дә калыкмаган иде, тик бар иде кайдадыр аң төпкелендә шатлыклы сиземләү. Нәм шуны белә иде Рәмил, хәзер ул үзгәрә, ниндидер көч аны үзе артыннан әйди, теләсә дә элекке халәтенә ул кайта алмаячак. Ә нинди булды соң ул «үткәннәр»? Армиядә хезмәт итте, ул елларны искә алырга да түгел, әле дә җанны өшетә. Колгуев утравына алып барып бәрделәр дә, ике ел үткәч кенә Зур җирне күрә алды. Төрмә дә төрмә булды инде ул, уңга карасаң — диңгез, сулга карасаң — диңгез, булган тере җаннар — пограничниклар, бар утрауга ике хатын-кыз, застава башлыгының хатыны, бер стерва, солдатларны кешегә санамаган аҗдаһа, ул ук, фельдшер һәм повариха, пенсия яшьләрен үткән Мария Федоровна. Агачы да үсми иде ул бәрәкәтсез җирдә, тау-таш кына, үлән шытып чыга да саргая. Кайтты да район үзәгенә эшкә керде. Анда да эшләдең ни, эшләмәдең ни, акчасын түләмәделәр, әз-әзләп товарлата биргәләп тордылар. Егет кешегә он нәрсәгә дә, тоз нәрсәгә? Мәймүнә белән очраштылар. Аның эше җайлы иде тегеләй, милициядә язып-сызып утыра иде. Шундый канун бар: халык никадәр начаррак яши башлый, милиция халкы күбәя, һәм яхшы да яши. Мәймүнәгә дә акчасын вакытында түләделәр, төрле льготалары булды. Яшь гаилә бер-ике ай тернәкләнергә тырышып карады, аннан кул селтәп, Мәймүнәнең апалары янына шәһәргә чыгып киттеләр. Баштарак ятакханәдә көн күрделәр, соңрак Мәймүнә, үткерлеге белән, барактан булса да фатир шәрәмәте юнәтте. Ул чакта шәплелек белән алдырып була иде әле. Шуннан Мәймүнә икенче план корды. «Бала кирәк, — диде, — бала булса аны кочаклап мин
президентның үзенә җитәм җитсәм, әмма адәм рәтле фатирга ия булам. Исемем Мәймүнә булмасын!» — диде.
Җан-фәрман тырыштылар, хатынының бармаган больницасы, күренмәгән врачы калмады, экстрасенслар, өшкергән-төкергән әбиләр турында сөйләп торасы да түгел. Икәүләп берничә ел рәттән гел шуларга түләргә генә акча эшләделәр. Берсенең дә файдасы тимәде. Наман да баракта көн күрәләр. Инде булмас шәплеләр белән ил тулды. Хәзер Мәймүнәсе инде бар энергиясен үзен карауга бирә. Кырык төрле майны килолап алып битенә-тәннәренә яга,иннек, кершән, сөрмә ише нәрсәләрне бергә җыйсаң кибет ачарлык. Кием-салым турында әйтәсе дә түгел, мода журналлары, төрле шоплар адреслары, ательелар да, тагын әллә нәрсәләр. Кем турында берәр сүз әйтергә теләсә, башта нәрсә кигән, ничек килешми аңа, кайсы яктан көлкеле, кемгә охшаган — ишәккәме, сыергамы? Иртән торып видеога карап кына, чит ил зарядкаларын эшли, туры килгән саен ял йортларына китә, төрле клубларга йөри, чәчләрен атна саен өч буята, ачуым да килмәгәе? Кемгә кирәк? Рәмилгә охшарга тырышып шулай кыланамы? Анысы юк та юк инде. Анын тормышында ирнен урыны билгеләнгән һәм ул үзгәрешсез: ир акча китерергә тиеш, никадәр ешрак һәм никадәр күбрәк китерә — шулкадәр яхшырак. Ике арада сөйләшүләр нәрсә турында башланмасын, ирексездән акчага килеп кагыла, азагы син юньсез, син җөмәй, синен эшләгән акчан тавык көләрлек, торма ичмасам каршымда саруымны кайнатып, дигән сүзләр белән гадәттә тәмамлана. Күнегелә икән барысына, хәзер Рәмил андый гаилә низагларын тыныч кабул итә, шулай булырга тиештер дип уйлый. Кайчакта башына мантыйкка сыймас уйлар килеп куя, ә берәр җирдә, бу якларда түгел дә ди, җиде дингез артында, мисал итеп тотарлык кына булса да акчага туйган хатын-кыз бармы икән ул? Барысында бер программа бит — акча кирәк... Тагын кирәк... монысы гына аз, кирәк әле, кирәк, күп кирәк, тагын, тагын акча... акча кирәк! Йә Хода, ничек яшиләр алар гел бер нәрсә турында уйлап, нык та була икән кыеклары. Рәмил үзенен чамасын үзе белә, әллә ни көтми, өмет итми бу дөньядан, шаккатыра торган егетләрдән булмады ул электән дә, хәзер генә могҗиза булмас. Пенсиягә кадәр суза алса, Мәймүнәсе икенче берәүгә тагылып китмәсә (ә андый куркыныч бар, сизеп тә кала кайчак Рәмил, сизмәмешкә салыша, ә нәрсәгә?) ятарлар карт белән карчык җыйган чирләрен дәвалап, иртәдән кичкә кадәр телевизордан кино карап. Аннан инде тю-тю... Бер аннан калмаган якты дөнья, артык дәгъвалар белдерәсе түгел, күпләр шулай яшиләр, ә шулай да нәрсәдер урап үтә кебек аны, нәкъ менә аны... Һе, нәрсә мәлҗерәп төште сон әле, нигә килгәнен онытты. Кайда әле чүмеч, кил әле монда миннек... Тач-точ чабынып хәлләре бетте анын. Чабынганда карт әнисенен әйтеп чаба торган теләкләрен тели-тели чабынды. Булган пычраклар, гөнаһлар, чирләр, арулар, кайгылар, бурычлар, авырлыклар коелып калыгыз! Чабынган саен тәнем-җаным чистарсын, гөнаһларым бетсен, шатлыклар тулсын, тәнем яшәрсен,саулык-сәламәтлек, байлык-барлык килсен! Хак, әле без, типсәк тимер өзәбез, вәт шулай, вәт шулай, раз-два, раз-два — дип кый-галәмәт килде. Тынлап торган кеше була калса, сантыйга чыгарыр валлаһи, яна туган сабыйдай сафланып, хәле бетеп кайтып егылды. Урынына ак җәймә җәелгән, ап-ак тастымал баш өстендә, кадерләп каршы алалар аны монда.
— Без дә барып юынып киләбез. Чәй кайнаса алып куярсын әле, зинһар, тамагын кипкәндер, үзен ясап эчә башла, — дип фәрманнар биреп Матильда малае белән мунчага китте. Кешегә бәхетле булу өчен таш пулатлар да, капчык-капчык акчалар да, алтын-көмеш тә кирәкми. Саналган нәрсәләр бит барысы да тупас матдәләр, ә бәхет ул — хис. Адәм баласы бары тик күнеле белән генә тоя ул бәхет хисен. Менә бу бәхет! диярлек җисем, матдә юк фанилыкта. Менә әле Рәмилнен кайсы җире арткан, шул ук Рәмил, ә күнелендә кошлар сайрый. Күзләрен ачып карарга курка хәтта: барысы кинәт юкка чыгар төсле.
Бигрәк мунча керә белмиләр икән: Рәмил урыныннан да торырга өлгермәде, ах-ух килгән булып малаен күтәреп кайтып та җитте. Матильда чаршавы артына
ышыкланды. Бераз тирләр кипкәндәй булгач, Рәмил торып урындык башыннан үтүкләнгән әйберләрен киеп куйды. Үзен матур, чиста, яхшы, бер дигән ир итеп тоя иде ул. Өстәл янына килеп, тышына ак аю төшерелгән сыраны ашыкмый, тәмләп кенә бер чынаяк каплап куйды ул, чарасына туры китереп алынган кыйммәтле сигарет кабып ишегалдына суынырга чыгып басты. Кызарып баеп барган кояшта чагылып, йөрәк кузгатып, кычкыра-саубуллаша торналар чылбыры очып бара иде. «Мин дә шул торналар кебегрәк» — дигән хыялый уй килде Рәмилнен башына. Кайтам-китәм-кайтам. Юлда йөргәндә өйгә кайтасы килгән төсле, кайтсан тагын юлга омтыла башлыйсын». Әллә берсе әнә теге басуда ялгыз калган инде. Шуна охшап ялгыз башын торып калуын да бар, барыр-кайтыр җирен дә булмас. Ашкынмассын да, ярсымассын да. Тукта, менә болайрак итеп әйтсән, ятешрәк килеп чыга түгелме?
Ялгыз торна басуда.
Басылдылар ярсулар...
Ә дәвамы? Ярсулар басылгач ялгыз башын үткәннәрне уйлап ятарга гына кала инде, тәк, болай дибез аны:
Ялгыз торна басуда.
Басылдылар ярсулар.
Үткәннәр бары төш кебек Бакыры да көмеш кебек.
Тап өстенә бастым. Үткәннен начары да онытыла, сагындыра башлый. Ах син, агачтан юнып ясалган шагыйрь, әллә нәрсәләр кыланып бетерә адәм баласы, көлеп үләрсен. Үз уйларына үзе елмаеп җылы өйгә үтте ул. Мунчадан сон тыш салкынчарак икән шул. Иркенләп тагын урынына сузылды. Чаршау артында тавыш-тын юк иде, әллә йоклап киткәннәр? Малай булдырыр, хатын йоклап ятмыйдыр. Кузгаласы да килмәде Рәмилнен, күзләрен йомды да ята бирде. Уйлары болытлар сыман кисәк-кисәк йөзә бирделәр. Эләкми- тагылмый, йөрәк кылларына кагылмый. Гадәттә без үзебезне Һәрдаим ныклы киртә эчендә тотабыз, менә әз генә ял итеп алам да шуны эшлим дип, алдан планнар корабыз, йә булмаса, менә монда басып торганда, йә утырганда кеше арасында болай кылану килешмәс дибез, тураебрак басабыз, йөзгә акыллы чырай чыгарабыз, корсакны эчкәрәк алабыз, гомумән, һәрберебезнен эчке контролеры бар. Хәтта уйлар, хисләр ана буйсынган: тукта, алай уйлама, азынма, дип туктата ул безне, йә, көлмә, җитте сина, нигә айгыр булып кешнисен, дип кисәтү ясый. Менә әле Рәмилнен анын коллыгыннан котылган чагы. Теге, йоглар, суфыйлар, шундый сыйфатка керәләрдер инде. Кайгырмый да, шатланмый да, үткәннәрне оныткан, киләчәк — юк, бары бер мизгел эчендә үзен тоя. »Нирвана» диләрме әле. Тышта энгер-менгер...
Идәнгә шалтырап калак төшкәнгә сискәнеп китте ул. Битен угалап торып утырды. Әл-лә-лә, өстәлгә ямь кергән ләбаса! Янында елмаеп Матильда басып тора, ә бәләкәй малай әнисенен итәгенә чатырдап ябышкан да, Рәмилгә текәлгән. Барысы әзер булгач юри төшергән калакны мут хатын, әлбәттә шулай! Тегенди-мондый гына булса да, Рәмил бер кагыйдәне ныклы үзләштергән иде: хатын-кызны мактарга кирәк! Әнә шуны истә тотып тел шартлаткан булды өстәлгә карап, кулларын угалады, авызыннан сулар килгән төсле кыланды, ах-ух килде. Күнеле булды Матильданын, бит алмалары янып чыкты, гел елмаясы итте. Бер-берсен кыстап өстәл артына утырдылар. Ни гаҗәп: теге бөтерчек Рәмилнен күзләренә туп-туры карап алдына үрмәләргә теләк белдерде. Әнисе аһ итте, көлеп тә карады, әйтеп тә карады, гомер кешегә барганы юк иде, күрше карчыгын гына таный, нәрсә булган мона? Ә малай үзсүзләнеп, еларга җитеп Рәмилнен чалбарын тарткалады. Нишләсен, күтәреп алды Рәмил бераз дерелдәгән куллары белән. Ят иде ана, бала күрмәгән кешегә, йөрәге леп-леп типкәне тоелган бәләкәй генә кеше затын үзенен кочагына алу, теге нәкъ үзенә кирәген тапкандай, песи баласыдай йомарланып утырды да тынып калды. Кузгалырга да
курыкты Рәмил, аракыны авызына алмас борын иләс-миләс килә иде инде ул. «Баш китәрлек эшләр, бара-бара нишләр?» — дип берничә тапкыр эченнән генә кабатлап утырды. Матильда анын хәленә керде. Кыздырылган бәрәнге бу юлы колбаса белән аралаштырылган иде, Рәмил алдына ук куйды, чәнечке-калак ише нәрсәләр тезде. «Салыргадыр инде»,
— дип ялт итеп кенә карап алды да каш астыннан, чәркегә «саф»ны коеп анын алдына шудырды.
— Үзенә дә сал, әнә кызылын, кызларныкын, — диде Рәмил карлыкканрак тавыш белән. Кинәт тамагы кибеп киткән Матильда карышмады. «Ярый, алайса, бәйрәм булгач бәйрәм булсын, күптәннән авыз иткән нәрсә түгел иде»,
— дип үзенә дә бүлде. Тавыш-тынсыз гына эчтеләр: Рәмил иякне түшәмгә күтәреп чәркене каплап кына салды, Матильда бер-ике йотудан үтмәде. Тегесен-монысын капкалаган арада, бала кеше утырып ялыкты, иркәләнеп ялтыр-йолтыр кәнфит сорап бәләкәй учларын тутырды да үз почмагына сыйланырга китте. Икенчесен Рәмил үзе салды, нәрсә яшерергә, эчүне күтәрә алмый иде Рәмил: йөзе бурлаттай кызарып чыга, күзләре төс югалта, үзе үзгә, тирә-як дөнья үзгәрә анын өчен. Барлык кешеләр яхшы булып күренә башлый, туктамый сөйләшәсе килә. Мондый кондициягә житүнен дәвамы ике төрле була, янында Мәймүнәсе утырса, бетте инде, кунак-фәлән икән, өстәл астында аягын изгәли, кулы җиткән урыннардан чеметә, колакны бетерә: «Эчмә башка, хайван, аяклы каза, җирбит, ыстрам, подлец....» — дигәнрәк сүзләр белән. Түзә, Рәмил, түзә, ну бит кеше арасы, ә анын да әзрәк күнелен күтәрәсе килә бит, эшлә дә эшлә имеш, бәйрәм дә кирәк кешегә. Җаен табып тагын берике чәркә түнәрә ул. Азагы начар тәмамлана. Туздырып алып чыгып китә дә, юл буена игәүли хатыны, кайткач йокы күрсәтми, котыра. Тәмам талашып, бер-берсен күралмас хәлгә җитеп туктыйлар. Шуны шәйләгәне бар Рәмилнен, гәүдәгә таза хатыны чәркәләр күтәргәндә аннан калышмый, ник бер күзенә чыксын үзенен, мәгәр ирне хурлапмы хурлый инде, мингерәү ясый. Монысы ир белән хатыннын хәмер кергәндәге тормышы, ә иптәшләре белән үзара җыелышып алырга туры килсә, Рәмил теләгәнен туйганчы сөйли инде , күнелен бушата, тик бит анда сине тынлаучы кеше юк, барысынын хәбәре җыелган. Иптәшләр белән аралашканнан сон өйгә кайтырга туры килсә, азагы ничек булганын тагын чамалыйсыздыр инде. Иске гадәт ташланмый диләрме әле, бүген генә Рәмил үзгәреп китмәгән иде инде. Өч чәркәне бушатып, артыннан голкылдатып ярты чынаяк сыра йотып куйган иде, башы буталды, өйрәнгән роленә керде.
— Юк, беләсенме, Матильда, яратам мин чегән халкын. Бик әйбәтләр алар, еш уйлыйм мин алар турында, — дип башлап китте ул, ике терсәген дә өстәлгә салып. Савыт-сабага урын җитми башлады, ә аракы үзенен эшен эшли иде, иблис токымы! — Менә син уйлый торгансындыр, фәлән- фәсмәтән, бу шофер, кешегә чутлап торырга шуны, дисендер. Алай түгел ул, Матильда, түгел, менә болай бит ул. Мин, пример, шофер гына дисенме? Минем образование, югары белем, мин инженер окладында, беләсенме күпме түлиләр? — дип бармакларын селки-селки тузга язмаганны тезде ул.
— Мин бит болай гына руль артына утырып чыктым, тәжрибә үткәрәбез. Бик тә секретный бер тимер куелган минем машинага. Әйе. Мин бит ин яшерен берлектә эшлим, тсс, шым, шым бул. Сина гына әйтәм. Белденме инде минем кем икәнне? — дип уратыпмы уратты исерек башка килгән рәте- чираты булмаган уйдырмаларны. Әллә канында ир-атнын, эчеп алдымы, ул гади кеше булып кала алмый. Йә бик акыллы икән ул, йә бик талантлы, йә булмаса сихри көчләргә ия. Бигрәк тә алар үзләрен дәүләт күләмендә мөһим эш башкарган бик тә оста шәхес итеп сурәтләргә яраталар. Тик нигәдер һәрвакыт таныклыклары үзләре белән булмый. Рәмил шулар калыбыннан иде, ни әйтәсен. Матильда түземле генә анын әкиятләрен тынлады, эһ тә димәде, артык бөгештереп җибәргән җирләрендә тыйнак кына көлеп тә алды, Рәмилнен йөзендә серлелек күренсә, ул да сүзсез калды. Кеше ышанмас, мәгәр бик
игътибарлы тынлаучы иде ул. Ходайнын рәхмәте, Рәмил тәмәке тартырга чыгып китте.
— Сине дә тынлыйсым килә, — дигән булды кайнар чәй йоткалап.
— Нәрсә сөйлим икән, — дип уйга калды Матильда.
— Ә Испания турында син каян беләсен?! — дип кызыксынды Рәмил. Кызыксынырлык та, Рәсәй төпкелендәге бер ярым ташландык авылда чегән хатыны әллә кайдагы зәнгәр дингезле Испания хакында: «Анда минем туган туфрак» — дип утырсын да...
— Безнен нәселдә буыннан-буынга. сөйләнеп килгән тарих ул. Әллә хакны сөйләгәннәрдер әбиләр, күбесе уйлап та чыгарылгандыр инде. Чегәннәр тамырлары белән төрле илләрдән алар. Мин хәтта ерак Ниндстаннан килеп чыккан төркемне очратканым булды. Румыния, Молдовия, Италия, Венгрия чикләрен үтеп-сүтеп йөрибез, анда төпләнгән кардәшләребез белән туганлашабыз. Безнен халык утрак тормышка күнекмәгән, җил кебек ирекле. Чегәнгә ат белән җыр булса җиткән ана. Кайда да өй, кайда дә туган җир. Сонгы вакытларда, бигрәк тә монда Рәсәйдә, байлык артыннан куып наркотикларга бәйләнделәр кайберәүләр. Ә шулай да күпчелек аларны хупламый, урап үтәргә тырыша. Ә Испания дигәне менә мондый гыйбарә. Безнен ерак бабабыз 1492 елда Палос — де-ла— Фронтера шәһәрчегеннән «Пинта» карабында Колумб белән сәяхәткә чыккан имеш. Ул чакта ана егерме биш яшь булган. Имеш, безнен бабабызны ирек сөюче бөек сәяхәтче үз иткән,бер тотам яныннан җибәрмәгән. Череп баеганнар икәүләп. Бабай үз өлешенә тигән алтыннарны биш атка йөкләп алып киткән. Төрле маҗараларга хирыс чегән Америкага дүрт тапкыр барып кайткан имеш. Сонгы кайтканында ул иллегә якынлашкан булган инде. Акчаны исәпләми тоткан, баш җитмәс үткәннәре булган чегәнгә берсүзсез минем картәниемне, ул чакта уналтысы да тулмаган чибәр кызны димләгәннәр. Башта туйга кадәр, үз-үзен юк итәр дәрәҗәгә җитеп карышса да, соныннан язмышына буйсынган карт әнием. Яхшымы-начармы бергә гомер иткәннәр һәм бер кыз үстергәннәр. Әнә шул вакытларда безнен нәселдә бер гадәт сакланган. Нәрвакыт кыз бала туа, ул берүзе генә үсә һәм үзеннән күпкә карт кешегә кияүгә чыга. Бозыммы берәр төрле, әллә сәяхәттә чагында зур гөнаһка тарыган булган картатаем, бу уйлап чыгару түгел. Менә мин генә үзгәртәм шикелле бу тәртипне. Минем кызым түгел, улым туды. Ә ирем чынлап та карт иде. Кавышканыбызга биш ел, ә биш ай да бергә булмадык: ул гел юлда, гел чегән эшләре белән китеп югалды. Башка күрә алмам инде мин аны, өметләрем өзелде.
Менә чегән хатын-кызларын җинел холыклы, ир-атка сыланып баралар дип күз алдына китерәләр. Чегән хатын-кызларыннан да тугрырак хатыннар юк дөньяда. Әнә гарәпләрдә, кавказ халкында тәртип нык дип мактаналар. Булыр инде битен-башын каплап, бүлмәдә бикләп утырткач хатынынны. Ирек бирсән, башкаларны уздыралар алар, ни дисән, өйрәнмәгәннәр иреккә.
— Ә чегәннәр язмышына язылган ирне бар күнелләрен биреп хөрмәт итәләр, анын өчен генә яшиләр. Тамагын кайгырталар, өстен-башын юнәтәләр, күнелләрен күрәләр — бу изге бурыч безгә. Ходай ирләрне бездән артык итеп яраткан. Менә син нинди игелекле, яхшы күнелле, елмаюын матур синен, гел карыйсы килеп тора... Күпләр, безнен затларны әйтәм, тарткалашып, баш булу өчен көрәшеп ирне үзеннән түбән куярга тырышып гомерләрен үткәрәләр. Йөрәкләре белән анлап торалар алар: ир өстенрәк, анын күнеле мәрхәмәтлерәк, эшләгән эшләре мөһимрәк, тормышы чистарак, эчтә утырган шайтаннары көнләштерә, телләренә агу, кылган кылыкларына ачу бирә. Әгәр ирне җитәрлек дәрәҗәдә хөрмәт итеп, яратып, анын тормышы белән яшәсә, Һәр хатын бәхетле була бит. Менә синен җинел машинан бармы?
— Юк, әлегә, — диде бу борылышны көтмәгән Рәмил.
— Ә хатынын комарланып акча җыядыр әле машинага?
— Анысы шулай инде, җыя, хакларны яттан белә, — диде Рәмил бу хатыннын үтә күрү сәләтенә кәефе килеп.
— Менә алдыгыз ди, өзеп-йолкып өр-яна машина, утырып чыгып киттегез ди парлашып, машина да юк, сез дә? Яхшымы? Кирәк идеме ул машина сезгә?
— Әллә шулай булырга тиешме? — дип курку йөгерде Рәмилнен. Анламассын уенмы-чынмы сөйләгәнен, әллә барысын— күреп белеп утырадыр?
— Юк, мин болай гына әйтәм.
— Андый нәрсәләр турында сөйлисе түгел, мин тиз ышанам ырым- шырымга, — диде Рәмил, сүзне үзгәртергә теләп.
— Ярый алайса, мин чәй янартыйм әле, — дип Матильда чәйнекне алып мич арасына үтте. Ә Рәмилгә уйласа уйланырлык бар иде. Беренче кат ишетә ул хатын-кыз авызыннан ирләргә мактау сүзе. Андый хатын- кызлар да буламы икәнни? Уйларын ачыкларга салып куюны кирәк тапты. Алай һәр сүзгә ышанып барасы түгел, алар шундыйрак халык, елмаеп тора
— күз буа. Тәмам үз иткән малай чәйгә чакыргач тагын Рәмил янына килеп басты. Чәй алдыннан дип тагын тоткан Рәмилнен күнеле почмакланган иде, туп-туп сөйде теремек малайны, тегесе килештереп кулындагы прәнниген өстәл буйлап ду-дулап йөртеп алды. Шул җитте Рәмилгә.
— Әйе, ду-у итеп йөртәм мин машинаны, күрденме аны тәрәзәдән? Шофер мин, водила, гадирәк итеп әйтсәк. Әллә син дә үскәч шофер булырсын минем кебек. Уенчык машинан бармы сон, ә?!
— Уенчыклары юграк шул, һич акча җиткерә алмыйм, — дип ике ир-ат нәселенә исе китеп карап утырган әни кеше.
— Әй, әттәгенәсе,ну ярый, алабыз без сина машина, яме, алабыз, ышан мина. Кара, ничек анлап утыра. Язарга, укырга өйрәтергә кирәк инде аны,
— дип әмерләр бирде баланын яшен онытып.
— Бәләкәйрәк бит әле, өйрәнер, — диде әнисе.
— Ну, шигырьләр өйрәт, ятласын. Менә мондый бар бит әле:
Мишка косолапый
по лесу идет
Шишки собирает...
Тагын ничек иде сон әле, эх, тишек хәтер. Йә, ярар, татарча шигырь өйрәтәм мин сина!
Бала кешегә бу чәче тырпайган, йөзе кызарган, авызы ерык абыйнын сөйләве кызык күренде шикелле, карый да чыркылдый, карый да чыркылдый иде үзе. Ә Рәмил аек баштан да шигырь сөйләмәгәнне, хәзер килеп исенә төшерә алмады. Шулай да, каяндыр ишетеп калган, менә әлеге мизгелгә кадәр хәтер төпкелендә сакланган икеюллыкны әйтеп бирә алды тагын.
— Тынла әле, тиктормас, менә монысы татарча була:
Ыспай гына кодача
Тавыклар урлап кача.
Анын ят телдә сөйләвеннән әниле-уллы дәррәү көлеп җибәрделәр, малай ычкынып төшеп йөгерде. Рәмил башына килгәнне куямы сон, эчкән баштан булгач. Уйлап-нитеп тормастан, янындагы хатыннын нечкә бармакларын биртәйгән учына алды ул, һәм ни гаҗәп, әмерләр биреп сөйләшә башлады.
— Табышмак ул, Матильда, загадка. Тынла әле тагы: ыспай гына кодача.... Нәрсә була ул? Ә син анламыйсын. Төлке ул. Лиса. Телисенме мин сине татарча өйрәтәм?
— Өйрәт сон, — дип килеште Матильда.
— Нәрсә дигән сүз өйрәтим, — өзмәде дә куймады Рәмил.
— Нәрсәме? Исәнмесез, дигән сүзне өйрәт.
Кайчак та исерек башка да акыллы фикер килә. Кинәт уйлап та алды, бу гүзәл
затка карап, әйтеп тә салды.
— Авыр инде безнен тел. Кабатла: «Мин сине яратам!»
— Шулай күп сүзләрме? — дип кайтарып сорады Матильда гаҗәпләнеп.
— Әйтәм бит, бик авыр өйрәнүе. Еш кабатласан гына хәтердә калдырырсын. Әйдә әле: мин сине яратам.
— Мин син ратам, — диде тырышып-тырышып Матильда.
— Ачык итеп. Мин си-не я-ра-там. Яле.
— Мин сине яратам.
— Ах, гүзәлләрнен гүзәле. Мине яратам дисенме? Йа Хода, — дип татарчалатып тезеп китте Рәмил. Берни анламый авыз ачып карап торган Матильдага: — Кабатла, ике сүз әйт тә, кабатла. Онытыла ул. Мина исемне әйтмә, шул сүзләрне кабатла, һәрвакыт кабатлап тик йөре. Анладынмы? — дип дәрес бирде. Йөрәгенен әллә кайсы төшендәге кылларына барып кагыла иде Матильданын нәфис тавышы белән әйтелгән ул могҗизалы сүзләр! Ул төн озын булып чыкты. Матильда улын йокларга салгач та тагын утырдылар әле бергәләп өстәл янында. Батырланган Рәмил Матильдага көчләп-көчләп шәраб эчерде, еш-еш яна өйрәткән сүзләрне кабатлавын теләде. Бөтенләй йөгәнсезләнде ир, янадан-яна теләкләре туып кына торды анын.
— Син бик оста бии торгансындыр. Бер биеп тә күрсәт инде,Матильда, ну, телисенме тезләнәм алдында. Менә мин үзем көй ишетсәм алпан-толпан аю кебек сикергәләүдән уздыра алмыйм. Сезнен халык өздереп бии бит ул, карап утырып түзеп булмый, чын сөйлим. Әллә испанча тыпырдыйсындыр әле, ә? — дип бәйләнде Рәмил.
— Испанча? — Матильданын күзләреннән очкыннар чәчелде, кыргый мәчедәй сикереп торып ул идән уртасына басты, нәзек гәүдәсе скрипка кылы төсле тартылды, горур башы Рәмилгә таба борылды, җәядән атылырга тарттырылган ук төсле иде ул. Рәмил хәтта кулларын сузып ана таба омтылып куйды. Белмәссен бу сер тулы хатынны: калкыныр да очып юк та булыр.
— Фламенко! — диде ярымпышылдап Матильда, каш астыннан сөзеп карап алды. Әнә шул утлы карашы белән сихерләде аны хатын. Тулы иреннәрен кыймылдатып кына үзалдына нәрсәләрдер әйтте, тәгаен сихер сүзләре булгандыр. Менә шул мизгелдә музыка янгырар иде,ләкин Матильда сүрелеп калды, бар саннары йомшады, кузгалуларында битарафлык сизелде.
— Юк, булмый, сорама да, Рәмил, мин сине яратам, дөрес кабатлыйммы, фламенко бию өчен, син сораган испан биюен дим, ана икенче күлмәк кирәк, күнелне әзерләү кирәк. Кием гади чүпрәк кенә түгел лә хатын-кыз өчен, ул билгеле кәеф, хыял. Итәкләре яшен төсле уйнап торган озын бию күлмәген киеп куйсан, бөтенләй икенче кешегә әйләнәсен. Телисенме, мин сина үзебезнен бер җырны җырлыйм. Әкрен генә. Җәл, гитара юк, шәм яктысында, кыллар чиртеп матуррак янгырар иде. Шулай килешәбез, җырнын эчтәлеген әйтмим. Мин җырлап беткәч, син нәрсә тойганынны сөйләп бирерсен, вәгъдәме? Тукта, булгач булсын, утны сүндереп шәм яндырыйм әле. Бездә ут еш сүнә, шәмгә кытлык юк, күпләп запаслап куябыз, — дип тартмалар актаргалады Матильда. Арада сорап та куйды. »Хатыныннын җырлаганы бармы синен өчен?». Рәмил беравык тынып торды, барып җитәлмәде башына сораунын мәгънәсе. Матильданын аптыраулы карашын күргәч кенә, йә җырламас, кире уйлар дип, йөзенә җитдилек чыгара алды. Шым гына йөреп Матильда өстәлнен баш-башына ике шәм куйды, утны сүндерде, үзе карангырак почмакка сенде һәм берзаман йөрәкне телгәләп таныш булмаган мон агыла башлады ул тарафтан. Көлемсерәп кенә тынлый башлаган Рәмил бар булмышы белән шул күнел инрәткән моннар әсирлегендә калды. Жырнын нинди телдә булуы да, нәрсә турында икәнлеге дә мөһим түгел иде инде ана. Бу җыр ана үзе турында сөйләде. Бөтенләй җырга, кагылышы булмаган вакыйгалар күз алдына тезелделәр анын. Менә ул бәләкәй малай гына әле, җылы җәйге иртәдә чолан алдына чыгып утырган, йокысы да юньләп ачылып җитмәгән, күзләрен уа-уа утыра, ә ялан тәпиләре баскан таш шундый җылы. Зур таш ята торган иде шул аларнын ишек алларында, ә ул бөтенләй оныткан. Әнә ул
апасынын табутын машинага салганда бер почмагыннан җан-фарманга күтәрә. Кышнын зәмһәрир салкын көне, ә анын бите буйлап туктамый күз яшьләре ага, авыз читенә эләгәләр тозлы, җылы яшь бөртекләре. Көчәнеп-көчәнеп күтәрә ул калай табутны. Әнә әнисе дә килеп баскан, ничек картайган, бичаракай, нинди юка гына калган, әйткән сүзләре зәгыйфь кенә ишетелә, үлем алды көннәре ахрысы. Менә Мәймүнәсе биленә таянган да тетепме-тетә аны, хурлапмы- хурлый, колак тона тавышларыннан. Ул ин начары икән, ин юньсезе, бернәрсә дә хәленнән килми имеш, бар кешеләр аннан көләләр, ир кеше анын төсле булмый, нигә яши ул бу дөньяда?... Кинәт җыр өзелде. Тамагына ниндидер төер тыгылган, күлмәгенә сыймый башлаган Рәмил күтәрелеп карамый гына өстәлдәге шешәне бер кулына эләктерде, кадактагы бишмәтен йомарлады да тышка ташланды. Жил капканы ора-бәрә урамга атылып чыкты, йөгерә-атлый машина артына ашыкты. Чүгәләгән килеш шешәдә калганын комсызланып голкылдатып йотты, калтыранган куллары белән тәмәке кабызырга булашты. Шартлап бара иде ул, шулкадәр тулышкан иде шеш булып эчендә барысы. Бигрәк тә бәхетсез, шулкадәр дә мескен, мәнгегә рәхәт күрмәс бер тузан бөртегенә тин итеп сизде ул үзен. Ниһаять булганы тышка бәреп чыкты, йөткергән төсле, көчек баласыдай чинап үксергә тотынды ул. Читтән караганда бик тә килешмәс күренеш ир-атнын балавыз сыгуы. Нишлисен, без дә кешеләр, безнен йөрәк урынына таш түгел. Нәрсәгәдер тәгаен ачуланып, йә булмаса кемгәдер рәнҗеп тә еламый иде ул. Гомумән язмышынын шул сукмактан баруына, кәртләрнен шулай төшүеннән, бернәрсәне дә үзгәртә алмавыннан гаҗәпләнеп күз яшьләре түкте ул. Эчкән аракысынын да шаукымы башланды ахрысы, елаганнан күнеле бушауы булгандыр, бераз тынычлана төште. Читтәрәк шым гына үзенә кушылып елап торган Матильда килеп йомшак куллары белән анын тузгыган чәчләрен сыйпады, колак яфрагына дымлы иреннәрен тидереп нәрсәдер сөйләде:
— Дөнья матур бит ул, исәркәй. Кара әле әнә йолдызларга. Көз көне генә гәрәбәдәй эре күренәләр алар, әйеме? Күк йөзенен аязлыгын кара син! Шул матурлыкны күрү бәхетенә ирешкән өчен генә дә шатланырлык. Нәр мизгеле яшәүнен бүләк ул безгә. Яшь, сау-сәламәтсен, дәртен-дәрманын бөркелеп тора, кулын эшкә оста, җимертеп эшлисен, тирә -ягында якыннарын, дус-ишләрен. Барысы бөтен, барысы җитеш, кадерен белмисен. Әйдә, тынычлан, кер, ял ит, салкын сукмасын. Карале, таулар күчерердәй шундый ир йомшарып торамыни?! Безгә, хатын-кызга гына килешә шыншулар, нәрсәгә тотынсак та хәлебездән килми. Әйдә инде, акыллым, кузгал инде ...
Әнә шулай, Матильда, җитәкләп дигәндәй Рәмилне алып керде, урынына китерде, баш астына мендәр кабартты.
— Ятмыйм мин, — дип киреләнде әле, үзенекен сөйләргә тотынды.
— Син, Матильда, тыңлатасын кемне дә, баштук сиздем мин тавышында, карашында әллә нинди көч бар синең, тәннәр чымырдый хәтта. Тыңла әле чак кына, менә гаделсезлек бит бу. Безнең бригадир, син күрдең аны кичә, төнлә без аның белән икәү кердек, әллә бүген иртәнме? Ну беләсең инде. Әнә шул, артык җире бармы аның миннән, йә әйт, турысын гына әйт, мин үпкәләмим. Ә, то-то, ул яши ике катлы коттеджда, импортный машинада утырып йөри, малайны Америкага укырга җибәрәм дип хәзердән мактана. Ә нигә аның бар, минем юк? Хикмәте бар: ул урлый, почем зрә урлый, Матильда аны белмисең генә. Рейска шулкадәр ягулык китте дип яза, аның чиреге дә тотылмый, калганы акчага әйләнеп аның кесәсенә ага. Аңлыйсыңмы? Ә мин урлаша белмим, беләсем дә килми, ә хатын, Мәймүнә, бер маймыл, аның исеме гарәпчә бер маймыл була икән, хә-хә, вәт кызык ә,вәт туры килгән исеме җисеменә. Әнә ул мәймүн минем йөрәкне талый инде, малай, син дә авызыңны ачып йөрмә, урла туры килгәндә ди, ә минем кул бармый. Сезнең халыкның кулы озын булган гомер-гомергә, өйрәт әле мине, Матильда!
— Нәрсәгә өйрәтим? — ди Матильда, үзе һаман елмая сихерче хатын.
— Урлашырга өйрәт, — ди Рәмил, торып утырырга тырышып.
— Өйрәтер идем,минем дә урлашып караганым юк шул, — дип тыелып кына көлә Матильда.
— Анысы бер. Калдырыйк ул угрыны. Син, Матильда, барысын да беләсең, аңлат әле миңа, һич башым җитми, менә Руслан бар минем күршем, мировой егет, во! Күпме мактасам да әз булыр аны. Менә ул, ул урлашмый, кешеләргә яхшы, эштә яхшы иптәш, менә тагын әйтәм әле: безнең икебезне чагыштырсак, әйеме, җир белән күк арасы.Ул чибәр, ул буй, көч, мин чебеш кенә, хатыны Лиза күктән төшкән фәрештә, Руслан дип өзелеп тора, күптән түгел малайлары туды. Безгә күрше яшиләр алар, кирпеч өйдә ике бүлмәле фатир, җиңел машинасы да бар, өе урап чыккысыз, өстәп быел лотерейга «Чероки» отты. Беләсеңме нинди машина була ул? Белмисең... Аны аңлатып та булмый. Бер кешегә тапалап-тапалап тутырганнар бәхетне өләшкәндә, ә берәүгә энә очы кадәр дә юк. Мин дә лотерейлар алып торам тегеләй, йөрәк җилкенә тираж булганда, ник күңел өчен йөз сум акча чыксын, юк. Ә нигә нәкъ минем машина ватылды. Менә бу бүлүләр нинди сыйфатларына карап икән кешенең? Кайда икән ул контора?... Әллә нинди планнар корып кичкә кергән Рәмил хуҗабикәнең һушларын алып юкны-барны сөйли-сөйли, ниһаять, йоклап китте. Авыл читендәге бу өйдә ут сүнгәндә сәгать төнге өч иде.
***
Малай елап уянып киткәч, күптән сызланып яткан Рәмил торырга булды. Кәрнәрсә тигезлеккә омтыла бу дөньяда: яхшы-начар белән, күңеллелек
— хәсрәт, тән җиңеллеге — сызлаулар — алышынып кына тора. Бу бигрәк тә хәмер эчкәннең икенче көнендә нык сизелә. Ярамый Рәмилгә авызын иреккә кую, мең тапкыр сынаганы бар бит инде, антлар иткәне бар, юк, нәфесе җиңә. Теле аңкауга ябышкан, тамагы кипкән, баш шаулый, җеп өзәрлек хәле юк, йә нәрсә кызыгып чөмерде инде шул сыер сидеген? Өмет белән өстәлгә күз төшереп алды, кай арада җыештырып куйган, шар тәгәрәтерлек чип- чиста иде анысы да. Хәлләрен сиздермәскә тырышып, аякларын шудырып басып кына, алай да су савыты янына барып җитә алды. Йотлыгып-чәчәп бер чүмечне топ күтәрә эчеп куйды. Ә чаршау артында улы белән әнисе күгәрченнәрдәй гөрләшәләр иде. Ярый мондый җимерек хәлдә өендә түгел, харап буласы иде. Мәймүнәсеннән мәрхәмәт көтәсе түгел. Ава-түнә саф һавага чыга алды. Аяк астын туңдырган икән, кырпак-кырау каплаган җир өстен, өрсән тыннар беленеп тора. Унбиш-егерме көн үтәрме-юкмы кар төшәр, аннан кыш инде. Тагын бер ел юк дип исәплә. Урамда аяк тавышлары әллә кайда янгырап тора иде, ул бәс сарган үләннәргә борылды, чишмә ягына ук төшеп китте. Тешне камаштырган суны авыз итте, бит-кулларын юды, хәл кереп киткән төсле тоелды. Бар тәне ватылып торса да, эчтә бер төрле көлке ярчыгы төрткәләп, уйларын кичәгеләргә кайтарырга тырыша иде.
Койрыгын бот арасына кыстырган эттәй, үзен гаепле сизеп, Рәмил моңсу гына өйгә үтте. Каршысына бәләкәй тәпиләре белән тып-тып басып Гарсия йөгереп килде. Күтәреп алганда суык куллардан кытыгы килеп шырык- шырык көлде. Ә Матильданың йөзендә ник бер ризасызлык булсын.
— Кайда югалдың, Рәмил? Ә без сине көтәбез, көтәбез... — дип шелтәләп алды үз итеп, ялт иттереп өстәлгә тулыга якын теге вино шешәсен китереп утыртты.
— Төзәл, — диде ягымлы елмаеп, — хәлең авыр күренә.
Ике әйттереп тормады Рәмил, ясалган чәйне кире бушатты да, шул чынаякны тутырып салып эчеп куйды. Агулыкка агу да, дару да шул инде, ни әйтсәң дә. Күп тә үтмәде, күзләренә нур керде Рәмилнең, маңгайлары тирләп чыкты. Чәйдән баш тартты ул, икенче якка чыгып мендәргә башын терәп торды. Савыт-саба шалтыратты да Матильда олы якка чыгып утырды, нәрсәдер тегәргә тотынды. Шул чакта Рәмилгә кеше ышанмастай уйлар килде. Менә ул үзенең иң якын кешеләре арасында. Кеме бар аның? Кем тагын аны үз итә? Менә бу очраклы очраткан хатыннан башка тагын кем аны хөрмәт итә, кешегә саный, аңа ярарга тырыша, аны кадерли? Күптән
аерылган туганнарыннан якынлык өмет итәсе түгел, һәрберсенең үз дөньясы, үз кайгысы. Очраша калсалар да — исәнме-саумы. Өстәл артында утырырга бер сәбәп, ә иртәгәсен «ауффиедерзеен». Авыр хәлдә кал, йә чирләп кит, борылып та карамаячак, үлсен иде дип теләкләр теләп яшидер әле. Менә инде, яшә яшә дә, бер барып сыеныр, кайгыңны уртаклашыр кешең дә булмасын имеш. Ерткычлар да әнә төркем-төркем булып яши. Ә Матильда тыңлаучы кеше барлыгына шатланып үзенекен сөйли иде.
— Минем әбием бар иде элек яшәгән җиребездә. Карт иде инде ул, әллә йөз яшьләр булгандыр үзенә, әллә күбрәктер дә. Менә аны кәрт ача дип әйтсәң дә була. Бер генә карый, барысын да дөп-дөрес әйтеп бирә: үткәнен дә, киләчәген дә. Бездә кызларны бәләкәй чактан ук өйрәтәләр төрле ырымнарга, кәрт ачарга, бараз алдашырга да. Мин дә беләм, телисеңме, сиңа да ачам. Ярар, соңыннан, әби турында сөйли идем бит әле. Менә ул миңа да кәрт ачты. Энәсеннән — җебенә кадәр тезеп китте, әйтерсең укып бара минем тормыш юлын, ничек кемгә кияүгә чыгуымны, улым туачагын барысын-барысын әйтте. Ул әби, дөресен әйтсә дә, мәрхәмәтсез әби иде. Менә мин үзем, барлык чегән хатыннары да инде кемгәдер кәрт карарга туры килгәндә барысын да әйтеп бетермибез. Әйтик, кешегә карга тугызлы, туз белән тәңгәл төште ди, йә башкасы, нигә мин кешегә начар яңалык сөйлим,мин шомартам, шуннан, фәләннән сак булырга кирәк дим. Мин дөресен әйтсәм, ул үзгәртә аламы берәр нәрсәне? Алдан утка салудан кемгә файда? Ә миңа әби барысын яшерми әйтеп бирде, хихылдап көлә-көлә, бармакларын селеккәләп... Сине ирең ташлап китә диде, каркылдаганы кабул булды карганың. Анысы түзеп кенә яшәдем, ә менә улым...
— Матильда сүзеннән кисәк тукталып куллары белән битен каплады. Урыныннан ничек торганын сизми дә калды Рәмил, мәгәр нәрсә эшләргә дә белмәде, бер урында тапталды.
— Нәрсә булды, Матильда, кара әле син, нитмә... — дип кытыршы учы белән ефәк чәчләргә кагылырга җөрьәт итте, — Матильда, тынычлан әле, сөйләмә, кирәкми. Матильда мышык-мышык танавын тарткалап, кызарган күзләрен тынып калган улына юнәлтте.
— Эй, Гарсия, нигә туктап калдын, улым, Ду-ду! Әйдә, китәбез. Безне дә утырт, — дип шаярырга кереште.
Сөйләшү шунда өзелде. Ин кирәкмәгән эш — ир кешегә өй каравыллап яту, ә Рәмилнен һич тә пычранырга машина астына керәсе килми иде. Икенче төрле сукмак салырга дигән катгый карар туды анын башында. Дәшми-нитми чыкты да, кая дисезме, әлеге бизнесменга юл тотты ул, әйтергә кирәк, уйлаганнары гаять тә тәвәккәл кискен иде анын, үзеннән- үзе көтмәгән иде андый борылышны. Барысына Матильданын күз яшьләре сәбәпче булды, дисәк тә дөреслеккә туры килеп җитмәс. Кичәдән бөреләнә килделәр мона кадәр таныш булмаган ят, яна тойгылар анда. Матильданын үзенә карата самими, беркатлы мөнәсәбәтләре башта рәхмәт хисләре уяттылар. Тора-бара соклана башлады Рәмил бу фәрештә затына, үзе дә сизмәстән, тәмам гашыйк булды. Барысы бер көн, бер төн эчендә. Гашыйк икәнен әле ул үз-үзеннән дә яшерә иде, әлбәттә, ир кеше матур хатын-кызга. ярарга тырыша инде, дип акланган булды. Сүзләрдәмени хикмәт, менә инде Рәмил, бөтенләй үзен үзе танымый: гел Матильданы күрәсе килеп тик тора, магнитка тартылган тимер кисәгедәй тартыла ул ана, күрмәсә дә барыбер күз алдында анын кыяфәте: йә елмая үз итеп, йә кашларын җыера, йә карый йотлыгып, башлар әйләнеп китә карашларыннан. Әллә шулай әкрен-әкрен ычкынамы икән кеше, шулай шатланып сары йортка барып керәме? Унсигез яшь түгел бит инде ана, акылга утырырга күптән вакыт, ә ул монда Матильданын ирен читендәге килешле минен уйлап хыяллана, иртән әсир иткән затнын күз яшьләре йөрәген парә-парә телгәли. Кем аны аралар язмыш бураннарыннан, кем яклар гаделсезлекләрдән, кем ярдәм кулы сузар? Рәмилнен, әлбәттә, бу гүзәллек турында хыялланырга да хакы юк, ләкин икенче яктан килгәндә, ниндидер яхшылык эшләргә тиештер ләбаса ул яратканы өчен?! Әйе, яратканы өчен, нәрсә качышлы уйнарга,
акылын югалтты ул бу хатын каршында, хәзер йөрәк нәрсә тели шуны эшли, сулкылдап тибә, күкрәк читлеген җимерердәй булып. Рәмил ана буйсына, әйтсен Матильда, утка сикер дисен, бу шашкан йөрәк ике дә уйлап тормаячак. Аны анларга була: гомергә бары бер тапкыр шулай дөрләп яна йөрәк, ә күпләр, бик күпләр, монын нәрсә икәнен белмичә картайганчы яшәп үлеп китәләр. Рәмил дә шулар исемлегендә түгел идеме сон? Кичә харап килештереп суган сулары агызды лабаса, бәхетсезләрдән икән ул, акчасы юк, машинасы юк, көлеп үләрсен: лотерейга акча отмаган. Хәзер ул тезләнеп Ходайга шөкерләр кылырга риза, акчага сатып алып буламы сон мондый хыялый ләззәтне, бер караш сине күкләргә күтәрә, бер сүз дөньяны оныттыра! Болай киноларда карап, китаплар укып шундый тарихлар очрыйдыр дип фаразлаганы булгалады. Әкият, тамчы да охшашлыгы юк, аларга — артистларга нәрсә, барысы ясалма, «аһ»лар орып сөйлиләр дә сөйлиләр сөю хакында, гел күзгә-күз карашып кына торалар, син монда бер күтәрелеп карасан, тәнен эсселе-суыклы булып китә дә, әллә күпме йөрәк тигез суга алмый азаплана, сөйләшүләрен әйтәсе дә түгел. Ничек авыз күтәреп яратам дип әйтә аласын ди, ул егет-җилфәк, кыз-кыркынга килешә. Чынлыкта ир уртасы кешеләр ул сүзне шәрран яра әйтеп йөрмиләрдер, мәгәр Рәмилгә әйтсеннәр, асабыз-кисәбез, кычкыр авылны уятып: «Мин сине яратам, Матильда!» дисәләр, авызын да кыймылдата алмас иде. Ә Матильдага ничек килешә вата-кыра әйтелгән «Мин сине яратам» дигән сүзләр. Башлар әйләнеп китә, валлаһи. Мәгънәсен анлап алса, нишләр иде икән? Юк, җитәр сиңа, Рәмил, чама бел, бәхет дулкыннарында тирбәлеп кенә вакыт үткәрмә. Матильдага синең утка керүеинеи кирәге шул кадәр генә, ягарга утыны җитәрлек күренә, син берәр файдалы эш эшлә, чын- чынлап ярдәм ит! Әллә башка күрә аласың аны, әллә юк, тәгаен юктыр, сагынып искә алырга гына калыр. Ул да сине исенә төшерсен дисәң, берәр егетлек күрсәт. Гомерендә бер тапкыр ир-егет үзенең кемлеген исбат итәргә тиештер бит инде?! Синең нәрсә хәлеңнән килә?
Зәңгәр йортка килеп төртелгәч кенә җиргә төште ул, әлегә болыт өстеннән атлады. Җирдә үз кануннары, монда матди дөнья, күз күргәч тә кул тотканга ышана адәм. Тормыш баштанаяк шуңа корылган. Бәй, шулай булгач.... Рәмил тәвәккәлләп кибетнең ишеген тартты, ышанычлы адымнар белән эчкә үтте. Бизнесмен Юра үзенең урынында иде.
— Оһ-һо-һо, нинди кеше килә безгә, әйдә рәхим ит, — дип тагын да теленә салынып каршы алды ул, — бераз үзгәргәнсең кебекме, суырылып киткәнсең дип әйтимме? Әллә йокысызлыктан интектеңме? Була андый хәл яңа урында, бигрәк тә яныңда шундый чибәркәй булса, хе-хе-хе...
Көлүе көлү түгел иде үзенең, авызлары ерылды, мәгәр күзләрендә зәһәр очкыннар уйнады. Иң авырткан җиренә килеп бәрелде Рәмилнең дә бу хихылдаулар, үзен тыеп калды, бары тешләрен шыгырдатып кысты. Алыпсатарның да бу темага сүз куертырга исәбе юк иде шикелле, гаҗәп, нәрсәгәдер чыгырыннан чыккан шикелле дә тоелды.
— Ярар, берәр иркенләп сөйләрсең әле. Баш авыртамы, — дип карамый гына артындагы киштәдән бер сыра алып, төбенә сугып кына капкачын ачты да Рәмил алдына куйды, бу икенчесенә үрелде. Рәмил:
— Сыйлаганыңа рәхмәт, үзеңә ачма әле, — дип кабаланып кисәтте. Юра туктап калды,йөзендә, ә синең миндә ни эшең бар әле, «агай-эне — ак мыек», дигән төслерәк чырай чыкты. Кулы һаман шешә авызында иде үзенең.
— Эш бар, — диде Рәмил алдындагы сыраны йоткалап. Керем булачагын чамалап алган Юра, бар гәүдәсе белән борылып басты, үз итеп, башын иеп, тыңларга әзерләнде.
— Син он алырмын, дигән идең...
— Ну...
— Бер ун капчык сатарга ризамын...
— Нинди шартларда?
— Үзең әйткәнчә инде, утыз процентка киметәбез.
Юра күзгә күренеп үзгәрде, алыпсатар шул инде.
— Булмый-й, — дип сузган булды иренеп кенә, — миңа алай кирәк тә түгел күпләп. Хәлеңә кереп килешсәм генә инде, капчыгына өч йөз сум бирәм. Артыгына хәлдән килми. Теләсәң нәрсә эшлә...
Сатулашыр чак түгел иде, монда Юра кулында иде уен кәртләре.
— Ярый, — диде Рәмил, — ләкин алгач — ал унбиш капчык!.
— Базар юк, — дип Юра киң учларын сузды, тагы сырага үрелде.
— Туктап тор әле, — дип каршы төште Рәмил, — әле бетмәде сөйләшүләр.
— Синең башка товарың юк шикелле, — дип гаҗәпләнде Юра, — солярка дисәң, анысы үземдә муеннан, күрәсең бит — йөз метрда трасса үтә. Күпме кирәк шулкадәр табам мин.
— Алу-сату турында түгел иде сүз, — диде Рәмил, — ярдәм ит, район үзәгенә алып барып кайт әле. Ерак та түгел шикелле. Хакын килешербез.
Бер мәл Юра уйланып торгандай итте дә, кулын селтәде.
— Ярый, синеңчә булсын, үземнең дә бүген йомыш төшеп тора иде. Ләкин алдан кисәтәм, көне буена түгел, бару-кайту ике сәгать, егерме минутта барып җитәбез анысы. Мин эшләрне төгәлләгәнче син әзерләнеп торасың. Бер капчык артык бирерсең.
Көпә-көндез кычкыртып талый иде бу акча колы, Рәмил сүз көрәштермәде, ул алдагысын үзе өчен хәл итеп куйган иде инде . Ризалыгын белдереп баш кына какты.
— Тәк, болай итәбез, — дип сәгатенә күз төшереп алды Юра, — ун минуттан синең янга «Газель» килеп туктар, төяп алырлар егетләр. Мин әзрәк капкалап алсам, туда-суда, иң күбе бер сәгатьтән кузгалырбыз, кереп алырмын. Ә акчасын барганда чутлашырбыз. Килештекме?
Эш йөртергә остарган икәне күренеп тора иде моның, килешәсе генә калды. Рәмил кайтырга ашыкты.
— Тәки сыраны эчермәдең, әй, — дип көлеп калды арттан тегесе.
Уйлаганының барып чыкканына куанып шәп-шәп атлады Рәмил. Хәзер- хәзер һушын ала әле ул Матильданың, ничек гаҗәпләнеп карарлар икән аның сихри күзләре? Юраганы юш булды. Рәмил эре генә әйтеп салды:
— Хәзерлән, Матильда, бераздан машина килә район үзәгенә, Сосновкага барабыз. — Гарсия да барсын, җылыда, җиңел машинада бер җилләнеп кайтсын.
— Нәрсә уйлап чыгарасың, Рәмил, — диде телгә килеп Матильда. Наман ышанмый иде әле үзе.
— Кибетләрдә йөрербез, вак-төяк аласы бар, менә Гарсияга машина вәгъ дә иттем, сүзне үтәргә кирәк. Кеше карарбыз, үзебезне күрсәтербез. Гел өйдә генә утырырга димәгән. Менә сиңа мә, базар күрергә теләмәгән чегән хатыны булыр икән, әй?!
Бер агарды Матильда, бер кызарды, нәрсәгә барып тотынырга белмәде, ашкынган иде бер сүз белән әйткәндә.
— Ә акча? — диде шым гына, тишәрдәй булып карый иде күзләре.
— Машинада таварның яртысы минеке, — диде Рәмил тавышына гамьсезлек чыгарырга тырышып, — Юра белән сөйләштек тә, аңа да файдалы, мин дә отылмыйм. Нигә сатмаска? Нәкъ акча кирәк иде.
— Алдыйсыңдыр әле, — дип һаман шөбһәләнде Матильда, — аннан соң Юра... Син беркатлы бит, Юра синең кебек кешеләрне төп башына утырта. Юкка бәйләнәсең аның белән. Иптәшләрең килеп җитәрләр әле, өйгә кайткач тиешле хакын чыгарырлык итеп сатарсың...
— Мин үзем беләм, — дип нык торды Рәмил, — кем монда ир кеше, синме, минме? Ничек сөйләшәсең син? — дип шәплеген күрсәтеп алды. Шул вакытта урамда гудок тавышы ишетелде, Юраның егетләре килеп җиткән иде. Әзмәвердәй өч ир, Рәмилнең кулын капчыкка да тидермәделәр, ул санап кына торды. Биш-алты минут
үттеме-юкмы шаулашып китеп тә бардылар. Рәмил кире кергәндә Матильда кулын кушырып моңсу гына мич буендагы урындыкта утырып тора иде.
— Йә, җыендыгызмы, килеп тә җитәр хуҗа! — дип ашыктыргандай итте Рәмил.
Кымшанмады да хуҗабикә, күзләрен идәнгә төбәп утыра бирде.
— Ни булды тагы? — дип түземсезләнде Рәмил.
— Мин бармыйм, без бармыйбыз, — диде Матильда.
— Нәрсә булды соң?
— Минем дә, Гарсияның да кияргә бернәрсәбез дә юк, бер кат киемдә килеп кергән идек без...
Күзләреннән яшь тәгәрәде Матильданың, Рәмил аңа аңа кушылып елап җибәрүдән чак тыелып калды. «И, түземлеләрем минем, сез күргәнне эт тә күрмәс, ә һаман гел яхшылык, гел яхшылык күңелегездә. Ярый ла уйлап чыгардым бу онны аткаруны, тишек кә ямау булыр», — дип уйлады Рәмил. Хәзер инде кире чигенү юк, һичшиксез алып барырырга кирәк боларны.
— Машина эчендә барабыз, Матильда, күз ачып йомганчы — без анда. Кара тәрәзәгә, кояш көлә, киреләнергә уйлама да, һич югы әбиеңнең берәр әйберен киеп тор.
— Кем, Юра алып барамы ? — дип сорашты бераз йомшаган Матильда.
— Әйе, Юра, кем булса да барыбер түгелмени, барырга машина булсын, — дип көр тавыш белән күңелен күтәрергә теләде аның Рәмил.
— Аһ, юкка бәйләнәсең шуңа, бик начар кеше ул, — дип үзенекен сөйләде хатын.
— Шул начар кеше белән минем ялгызымны җибәрәсеңме? Берәр хәл булса ... — дип шаяртырга теләде ир, ә кыек атып туры тигезде. Ни хикмәт, Матильда аның сүзләрен чынга алды, ныклап әзерләнергә тотынды.
— Чынлап та, таныш булмаган шундый кеше кулына ышанып тапшырып булмас, Ходай сакласын, гомер җәфаланырмын... Мин бит аны якыннан беләм. Тернәкләнеп йөри башлагач, бездән чыкмый йөрәкләрне бетерде ул. Миңа бәйләнде, килә дә керә, килә дә керә, юк сәбәпне бар иткән була. Башта кабып йотарга уйлаган иде. Әби юкта бер хәбәр сөйли бу миңа: «Син килмешәк, белгән-күргән кеше юк сине, бүген машинага салып алып китәм дә, урман чытырлыгында буып бәреп китәм, эзләп тә тормаслар...», — ди. Котларым очты да инде. Сөяркәсе итәргә юллар эзләде. Мине ошата имеш. Ошаган кешесенә ничек теле барып шундый сүзләр сөйләр икән кеше? Кеше түгел ул, ерткыч. Аның күзләре дә боз кебек, салкын бөркелеп тора аннан. Төннәр йоклый алмый, шылт иткән тавышка да калтырап, елап чыга идем. Мәгәр, тегене күрсәм, каян көч килә, нәфрәт уяна, бер сүзенә биш сүз җавап бирәм, чамалагандыр да соң кем икәнлегемне, нәрсәдер кире уйлады, көч кулланмады. Икенче төрлерәк сайрарга тотынды, ул мине ефәккә, алтынга күмәчәк икән, ашаганым бал да май булыр, улымны үстерергә ярдәмләшергә риза, тик мин аңа карышмаска тиеш, теләгәнен үтәргә. Килгән саен күчтәнәчләр төяп килә, берни белмәгән әби, бигрәк яхшы безнең Юра, дип мактап бушамый. Ә мин шулкадәр ятсынган идем аннан, аяк тавышларын ишетүгә, ачуым ташырга тотына иде. Бу араларда сүрелеп тора тагын. Ялгыз калгач бигрәк тә шүрли идем, һаман да куркам мин аннан, гомер күрмәсәм иде... Син, бәйләнмә аңа, зинһар, әйткәнемне тыңла. Күз йоммый да барча товарыңны тартып ала ул синең, үзеңне теге дөньяга озатырга да күп сорап тормаячак...
Рәмилнең үзенең дә Юра хакында уйлары шул чама иде, ләкин сайланып торып булмый, вакыт та бик аз бирелгән аңа, бик аз. Хәленнән килгәнчә Матильданың шомлы уйларын таратырга тырышты ул. Озак та үтмәде, Юра килеп тә җитте. Өйдән чыкмый утырган Гарсия, аны да аласыларын белгәч, үрле-кырлы сикерде. Күңелен күрергә теләп, алдагы урынга авызы колакларына җиткән малайны урнаштырдылар, арткы урынга парлап икәү утырдылар. Урнашкач та, Юра, борылып, Рәмилгә акча төргәге сузды:
— Санап ал.
Шуннан башка сүз дәшмәде, нәрсәгәдер сөмсере коелган иде аның. Рәмил белән Матильда тынып калдылар. Саргайган болыннар ярып җилдергән машинада күңеле тартылган зат янында утыру бертөрле ямансу да, шул вакытта рәхәт тә иде Рәмилгә.
Кайда, кайчан очрашырга сүз куешып, магазиннар янында төшеп калдылар. Юк, ни әйтсәң дә, яхшы көннәр булып тора бу дөньяда, көне матур, күңелең шат, якын кешең яныңда, өстәп кесәдә әзме-күпме акча да бар. Хатын-кызның тормышка карашы икенчерәк. Матильда беренче эш итеп, Рәмилнең нәрсә алырга теләгәнлеге белән кызыксынды. «Кием- салым, әйбер-чәйбер» — дигәнрәк җавап ишеткәч, базарга барырга димләде, хәзерге заманда базарда киемнәр арзанрак була икән, сыйфат ягыннан да калышмыйлар. Базарга икән — базарга!. Әнә шулай башланды Рәмилнен үз гомерендә ин яратмаган шөгыле: әйбер сайлаулар, әйбер алулар. Әлбәттә Рәмил үзенә бернәрсә дә алырга җыенмый иде. Ләкин Матильданын күзләренә төтен җибәрде: ул, имеш, бик яхшыдан кәчтүм-чалбар эзли, бар максаты шул. Ачык һавада тезелеп киткән алыпсатарлар яныннан үткәндә теләгәнен тормышка ашыра барды. Менә килешле генә куртка күренә, Гарсияга таман булырга тиеш, өшетеп йөртмәссен бит инде баланы. Нәкъ үзенә үлчәп тегелгәндәй куян рәсемле куртканы киеп карагач, Гарсия салырга да теләмәде. Бераз алдарак балаларга башлыклар, җылы ботинкалар табылды. Йөри-атлый торгач, нигәдер Матильда кечкенә куллары белән ешрак Рәмилгә кагыла торган булып китте, әйбер сайлаганда бер-ике тапкыр бар гәүдәсе белән сыенып алды, тирләр бәреп чыкты Рәмилнен аркасына. Аяк талгач, алар шундагы кафега кереп тамак ялгадылар. Гарсия тагын көлдереп рәхәтләнде. Малай котлет өстенә сибелгән соусны яратты, тәлинкәне ялап-ялап ялтыратты, бите-борыны кызылга буялып бетте хәтта. Матильданын үзенә әйбер алдыру ин авыры булды. Кирәкми дип карышып катты, берничек тә ипкә китерә алмый аптырашка төште Рәмил. Чын- чынлап тиргәшергә тотынды, тозлы-борычлы сүгенү сүзләрен аралаштырып җибәрде. Үткән-сүткәннәр борылып карый башладылар, берничәсе кызык эзләп туктап та калды. Ә Рәмил өзмәде дә куймады, үз туксаны туксан...
Матильда дәшмәде, Рәмил үҗәтләнеп алдан төште, арттан уенчык машинасын кочаклаган Гарсия йөгерде. Көзгеләр эленгән универмагка кереп туктап калдылар. Монда икенчерәк икән, мәртәбәлерәк. Урам базары түгел. Сатучылары гына ни тора! Күлмәк тә таптылар. Янып торган кызыл, бала итәкле, җиннәре-кулбашлары бөрмәләп чигелгән, күз явын алырлык купшы күлмәк иде ул! Хакына тормады Рәмил, бу хатынга йолдыз сораса, йолдыз артыннан күккә үрмәләргә риза иде ул!
Машина көтеп торганда юлчыларнын дәртләре почмакланган, бәхет капчыклары тулган иде. Юра озак көттермәде, бераз йөзе ачылган иде анысынын да, боларнын байлыкларына карап тел шартлаткан булды, гел малайга сүз кушып, аны шаяртып кайтты. Ә Рәмил, басынкы күренгән Рәмил нишләде, Матильданын кулын эзләп тапты да, кайтканчы ычкындырмады, тегесе дә киреләнергә уйламады тагын, борылып карап елмаеп куйды да, тын калды.
Син әллә иблисне адәм баласына озын-озак бәхетле булырга ирек бирә дисенме?Көтеп кенә тора ул явызлык кылырга. Күкнен җиденче катында хис итеп, анын машинадан чыгуы булды, күзенә таныш йөз чалынды: Руслан! Машинасын уздырыбрак туктаткан икән. Юнып алгандай юкка чыкты Рәмилнен шатлыклары. Матильда белән Юра әйберләрне бушата калдылар, Рәмил күршесенә таба атлады. Шап-шоп арка кактылар да ,тәмәке кабып, җиргә чүгәләделәр. Механик килмәгән икән, чирләгән имеш, менә аны куалаганнар, запчастьлар бар, бергә эшләп кайтып җитәргә дип наказ биргәннәр. Өйдәге яналыкларны сөйләп алды, барысы яхшы, Мәймүнә үзе сорашып кергән, анын яналыгы — киләсе атнада санаторийга китеп бара, очраклы путевка туры килгән икән...
Машина янына килделәр, яртылаш сүтелгән күчәргә текәлеп фикер алыштылар. Эше күп түгел икән, бер көн икәүләп маташсалар, очлап чыгалар, зырылдап кайтып та китәләр. Руслан канәгать түгел иде:
— Сүтеп бетергән булсан, иртәгә үк өйдә булган кешеләр идек, — дип кат-кат әйтте. — Ә бүген кайларда югалып йөрисен, мин килеп җиткәнгә сәгать ярымлап инде...
Өйгә кереп чәй эчтеләр. Руслан, җитезлек күрсәтеп, Матильдага якынрак утырды. Нич авызын япмады, бытбылдык. Сөмсере коелган Рәмил башын күтәреп карамады, берни капмый, чәй чөмерде дә чәй чөмерде.
— Менә без икәү булдык инде. Сез хафаланмагыз, озакка түгел. Җыелган хакын онлата түләргә диделәр. Сез каршы түгелдер бит? Ходовой товар, аны кайчан да акчага алыштырырга була. Шулаймы? — дип тезде генә Руслан Матильданын авызына керердәй булып.
— Он булса да мин риза, ә сез мина мәшәкать түгел, гел ялгызым бит, кешеләр белән күнеллерәк, — дип җаваплады Матильда. Анын Русланга елмаеп эндәшүе, урынлы-урынсыз үзенен ялгызлыгын искә алуы йөрәгенә кан саудырды Рәмилнен.
— Хуҗалыкта берәр эш чыкса, ярдәм итеп куя алабыз. Унайсызланып тормагыз, дөнья көткәч, ир-ат кулы кирәк була. Бер авырлыгыбыз да тимәс. Рәмил абыйнын ниндиерәк кеше икәнлеген чамалагансыздыр, мин үзем
— мулла песие кебек, — дип теленә салына бирде Руслан.
Ниһаять, өстәл яныннан торып, ирләр ишек алдына чыктылар.
— Менә нәрсә, күрше, — диде Рәмил, кире каккысыз тавыш белән,
— син запчастьларны калдыр да, өенә юллан. Мин үзем эшләп чыгармын да, кайтып та җитәрмен.
Руслан бу сүзләрдән телсез калды.
— Син нәрсә, Рәмил абый, башын тимергә сугылдымы әллә, ни сөйләгәненне анлыйсынмы? Мине Бычков җибәрде, бергәләп төзәтеп кайтасыз, дип тукыды. Тынламый кара аны, ике уйламый эштән очыра ич ул мине, сине миннән дә алдарак. Тапты уйлап, — дип кабынып китте күршесе. Ул сөйләгәннәрнен хак икәнен дә яхшы анлый иде Рәмил, шуна карамастан, уендагы карары ныгыганнан-ныгый гына барды.
— Бер машина астында икәүләп тыгылып ятасы түгел. Син нигә кирәк, ватык арбага — бишенче тәгәрмәч? Гаилән янында бул, уйна-көл, әнә, башкалар кунакка йөри, тагын рейска бит озакламый. Бүген күз бәйләнгәнче булашсам, иртәгә иртәрәк кузгалсам, кичкә кадәр үзем дә ерып чыгам мин аны.
— Юк, монда нәрсәдер бар, — дип бармак уйнатты борын төбендә Руслан. — Сина мишәйт итәм мин, шулаймы? Бу хуҗабикәнен култык астына оялагансын да, җылы урыннан чыгасын килми, әйт әле дөресен...
Инде кабынырга Рәмилгә чират җитте:
— Син нәрсә сөйләгәненне уйлап сөйлә. Мин күрше дип тормам... Алайга китсә, уматывай, эзен булмасын...
Күзләрен кан басты Рәмилнен, буйга да озынрак күренә башлады кебек...
— Тукта әле, Рәмил абый, миндә гаеп, яшьлек юләрлеге белән, шаяртам, дип әллә нәрсәләр әйтеп ташладым, кызма, — дип юхаларга, юмаларга тотынды Руслан, әмма да шикләренен дөреслегенә ныграк ышанды, — Монда кабарынганнарынны начальствога җиткерәм, бел аны. Сине хатынын аралар, минем эш югалтасым килми, — дип ачыклап куясы итте.
— Бар, бар, — диде күнеле күтәрелеп киткән Рәмил кул болгап, — күпдин күп сәламнәр тапшыр барысына да, бигрәк тә Бычковка!
Руслан, кузовына менеп, җан ачуы белән, алып килгән тимерләрне җиргә тондырды да, машинасын усал үкертеп таш юлга чапты. Өстеннән таш төшкәндәй булды Рәмилнен. Кара әле, ике көн элек кенә ул кан калтырап тора иде гадәтләнгән тормышы өчен: эшен югалтудан курка иде, түрәләр алдында биле бишкә бөгелде, Мәймүнәгә ярарга тырышып аяк очларында биеде. Берсе дә кирәк түгел икән ич ана, әз генә күнелендә югалту хисе уянса икән, ичмасам. Ә машина янына чыгарга уенда да юк иде анын. Тәкъдир тарафыннан бүләк итеп бирелгән санаулы гына сәгатьләрне майга буялып үткәрсенме? Юк инде, җитәрлек чокыды ул тимерләрне үз гомерендә,
язган булса, тагын чокыр, ант эчми, ләкин бүгеннәрен-иртәләрен бөтенләй башка уйлар иләсләндерәчәк әле анын күнелен, шулай тоя ул.
Ирәеп кенә кереп бара иде Рәмил, Матильда каршысына басты:
— Учак ягыгыз. Иптәшен кайда?
Йөрәген чәнчеп алды Рәмилнен, «иптәш» кирәк булган ана, өч авыз сүз сөйләштеләрме-юкмы, ышанма хатын-кызга, кәкре кабыргадан яратылган бит алар,тугры була торганнары — юк!
— Ул кайтып китте, — диде ул авызларын бөрештереп.
Матильда ваклыкларга бирелеп тормады.
— Үзен як, ышыграк җиргә, ут-күз зыян салырлык булмасын, — диде.
— Нигә кирәк сон учак?
— Мин тәмле кичке аш белән сыйларга вәгъдә бирдемме сина? Апан сүзендә тора, белеп кал!
Күнеле уенчак иде Матильданын, күзләре елтырыйлар иде, анын халәте Рәмилгә дә күчте.
— Ах, апакай-алмакай, булдынмени шулай итеп? Синен мина «бабай» дип эндәшерлеген бар.
— Нинди бабай, минем каршымда алып батыр, яшь егет басып тора. Мин үзем дә уналты яшьлек оялчан кыз әле анысы. Менә минем фәрман: и, егет, тынла сүземне, яшел хәтфә үләндә зур учак як син, мин казан асармын, тамагынны туйдырырмын...
— Баш өсте, солтанбикә! — дип уенлы-чынлы билен бөгеп кушылганны үтәргә алынды Рәмил. Бергә эшләү кешеләрне аерата якынайта: әллә нәрсәләр сөйләшеп кенә, Гарсия йоклаган арада кичке аш пешерделәр: ир учак якты, хатын казан асты, ир суган турады, хатын бәрәнге әрчеде, берсе көлсә, икенчесе дә көлде, кый-галәмәт килделәр. Сүз арасында Рәмил Русланнын кайтып китүен килешенгән сөйләшү дигән төстә хәбәр итте. «Минем берүземә эш юк анда, нәрсә икәүләп ятарга?» — дигән булды. Матильда да төпченмәде, ә ярар, үзегез беләсездер, дип кенә куйды. Аларнын кичке ашы ресторан өстәлләреннән ким булмады. Матильда Рәмилне шәраб эчәргә өйрәтте. Шаккатырсын, эчүнен дә үз тәртибе бар имеш. Мона кадәр Рәмил, никадәр күбрәк салып, никадәр тизрәк озатасын ашказанына, шулкадәр остараксын дигәнрәк фикердә иде.
Шартына китереп, бармак очлары белән генә тотынып, хатын нәзакәтле генә шәраб агызды чынаякларга, төпсез карашлары исә Рәмилгә төбәлгән иде...
— Синен хөрмәтенә эчәм, тормышын шәраб төсле татлы булсын, ә ачысы бары үткәннәрне сагынуны билгеләсен. Сагынырлык үткәне булган кеше бәхетле, ә килер көннәр татлы, ышан мина, мин барысын да беләм. Эчәбез, — дип карашын да алмыйча ул ашыкмый гына шәраб йотты. Анын тавышына, карашына сихерләнеп утырган Рәмил уянып киткәндәй булды.
— Шулай булсын, — дип үз өлешен сизмәстән ике генә капты да куйды, авыл мокыты, хәзер килеп кенә өйрәнә алмас инде, нәрсә матавыкланырга. Тагын бернәрсәгә игътибар итте Рәмил, акны йотсан, бераздан башка йөгерә, мине томалый, телне ача, ә бу хикмәт, шәраб, кан юлларын кыздырды, тәнгә дәрт-дәрман керде, гел күнеллелеккә тартылды күнел, гомер биемәгән кешенен тыпырдатып бер биисе килеп китте. Әмма дә ләкин ничек тыпырдатып басалар икәнен күз алдына да китерә алмый иде инде үзе. Ике уртада утырган малай авыраеп, башын Рәмилгә терәде, арыганчы ашаган иде бала. Ипләп кенә күтәреп, Рәмил аны өстәл артыннан алып китеп, урынына салды.
— Ә хәзер күлмәгенне киеп күрсәт инде!
— Юк, сонрак, — диде Матильда йомшак кына, — беләсенме минем нәрсә эшлисем килә? Теге вакытта сөйләп бетермәгән идем. Әби кәрт ачты дигән идем бит. Менә ул әйтеп бирде инде, синен гомерен озын түгел, кызым, диде, кинәт үләрсен, диде. Җен карчыгы, кем аны теленнән тарткан, йөрәккә язылып калган шунын сүзләре. Хәзер куркам мин, бигрәк тә һәр әйткәннәре чынга ашып килгәч. Һәр көн
уянгач та уйлап куям, бүген сонгы көне түгел микән гомеремнен дим. Белмәсән мен артык булыр иде, кинәт килгән үлемнән куркырга да өлгерми калган булыр идем. Ә ярар ла, күрәчәкне күрми генә гүргә кереп булмый ди, барыбер бер үләсе. Мин кемнән артык? Менә улым өчен генә йөрәгем әрни. Кем кулына калыр сабыем, кайсы почмакта зар елап утырыр? — Матильданын бит алмаларыннан күз яшьләре тәгәрәде. Ул яшьләрнен һәрберсе энҗе- мәрҗәнгә тин иде Рәмил өчен, уйлары чуалды анын якынын җәлләүдән, күнеле тулды.
— Әле мин сөйләп бетермәдем бит. Теге карчык күп сөйләде ул. Ул чакта күбесе анлашылмаган да иде, — дип тезеп китте чегән хатыны, — сина кагылышлы сүзләр дә әйткән булган дип уйлыйм.
Көлмә, көлмә, менә шуны тикшереп карыйсым килә минем. Ничекме? Сина мин кәрт ачып карыйм әле, нәрсә сөйләрләр икән? Ризасынмы?
Әйдә, бер кызык булсын дип, Рәмил ризалыгын белдерде. Өске киштәдән Матильда таушалып беткән кәртләр алды да өстәл башына килеп утырды. Йөзе җитдиләнеп китте анын, иреннәрен кыймылдатып үзе генә белгән серле сүзләр кабатлады, җитез бармаклары тиз-тиз кәртләр тезде.
— Ой, күрәм, барысын күрәм, — дип ике кулы белән башын тотып сөйләп китте ул, — йөрәген йомшак синен, мәрхәмәтле, ә тирә-яктагылар бу холкынны гел үз файдаларына гына боралар, шул йомшаклыгын комачаулый сина. Эшендә тырышлыгын күренми, гаиләндә баш була алмыйсын икән. Балаларыгыз юк, ә хатынын белән бәйләнгән җепләр өзелеп бетеп барганга охшаган, ул әле... Юк, бәлки мин ялгышамдыр, кәрт нәрсә, рәсемле кәгазь кисәге. Менә болары әйтә, бер дә борчылма сүнеп барган уртак учак өчен ди, синен юлына тап була әле бердәнберен ди һәм... бу пикилар, трефлар ...
— Тузга язмаган нәрсәләр турында баш ватканчы, әйдә, вино эчик әле! - диде ир.
— Хәзер биеп күрсәтәм мин сина. Оп-ля, дөньянын атаклы биючесе Матильда! — дип кулларын күккә чөйде хатын. Ләкин шатлыгы ясалма иде... әнә Рәмил дәшмәде. Ул арада Матильданын чаршау артында күлмәк төрелгән төргәкне кыштырдатканы ишетелде.
Рәмил, уйламый-нитми, чаршауны тартып җибәрде, каршында арты белән борылып баскан Матильда тора иде. Билдән түбәнгә кадәр төшерелгән замок хатыннын коеп куйган төсле нәфис билен, фәрештә канатларыдай калак сөякләрен, йомры инбашларын, чокырланып торган озын муенын ачып куйган иде. Хатын-кыз тәне Рәмилнен башларын әйләндерде, уйларын иләс-миләс китерде, йә Алла, анын да хатын-кыз кочканы булды, гомер күргәне юк иде анын мондый гүзәллекне! Карады да катты ул, сизмәстән ынгырашып та куйды шикелле.
— Йә, эләктер инде, — диде хатын инбашы аша елмаеп. Шәпләнеп килеп тотынган булды Рәмил, ә бер кулы белән тимер яхшы шусын өчен ана өстәнрәк ялангач тәнгә кагылып алырга туры килде, бетте ул шуннан, тәмам кешелектән чыкты, куллары калтырарга тотынды. Бер унга, бер сулга чыгып, шыбыр тиргә төшеп чак очына чыга алды. Бу хатын-кызнын каптырмаларын каптырудан бер арба утын ярып бетерү күпкә җинелрәктер, дигән фикергә килде. Ә Матильда «сәхнәгә» тиз генә чыкмады әле. Рәмил сусынын басырга теләп, теге башланган шешәнен төбенә төшә язды, ә «артистка» һаман бизәнде-төзәнде, киенде-ясанды. Нәтиҗәләре дә искиткеч булды: Рәмил алдына озын буйлы, нечкә билле, ярымачык күкрәкләре горур кабарып торган, күз явын алырдай чибәр хатын авыр керфекләрен ачып йомды да... кисәк борылып басты.
— Фламенко! — дип бер генә сүз әйтте ул. Менә шунда Рәмил берәр төрле музыка булмаганына өзгәләнде. Ләкин Матильда кайдадыр үзе генә күргән чиксез ераклыкка төбәлеп күкрәк тавышы белән әкрен генә җыр башлады. Беренче мизгелләрдә бу көй һич тә бию көе булыр төсле тоелмады, ләкин Матильданын тавышы үзгәрә барды, җыр сүзләре бер-берсен этә-төртә ашыгып чәчелделәр, икенче караганда бары өермә кузгатырлык авазлар гына янгырый иде. Аларга кушылып,
Матильда үзе хәрәкәткә килде, күзне чагылдырган кан-кызыл күлмәк итәкләре терелделәр, тал чыбыгыдай назлы гәүдә зыр әйләнде, бәләкәй генә аяклар күз иярмәс тизлектә тыпырдапмы-тыпырдадылар! Матильда, бер-ике әйләнде дә, ай-вай килеп Рәмил өстенә капланды...
***
Бер юрган астында йоклаган кешеләр аерата якынаялар, уйлары берегә, йөрәкләре бергә тибә башлый, бер төрле төшләр күрәләр хәтта. Тәҗрибә өчен, мәсәлән, күгәрченнәр төсле гөрләшеп яшәгән парны билгеле вакыт эчендә аерым түшәкләрдә йоклатып кара: аралары суыначак, тора-бара эт белән песи кебек яши башлаячаклар. Фән әлегә белмәгән берәр төрле уртак микроблар ярала торгандыр аларда. Менә Рәмил белән Матильда икенче көн нәкъ шулай кыландылар. Рәмил берәр әйбергә барып тотынса, икенче очын Матильда кулына алды. Матильда чәй хәзерләде, Рәмил икмәк кисте, берсе мичкә утын тутырды, икенчесе чыра ярды. Энә белән җеп сыман гел тагылышып кына йөрделәр. Матильда шәлен бөркәнеп ишек бавына тотынгач, Рәмил бүрегенә үрелде.
— Мин үз йомышым белән чыгам бит, — дип тә карады, ә тегесе:
— Ә минем дә нәкъ шундый йомыш белән чыгасым бар иде, — дип арттан йөрде. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, чырык-чырык көлделәр дә көлделәр, гел бер-берсенә кагылып кына торасылары килде. Рәмил туалетнын каерылып төшкән ишеген каккалап куярга чыгуы булды, артыннан улын киендереп Матильдасы килеп басты. Әнә шулай бер-берсеннән башка торалмаска әйләнделәр алар. Ә кадерле минутлар сизелмәде дә, агыла гына тордылар. Рәмилнен һич кенә дә сөйгәне яныннан китәсе килмәде. Вәләкин уйлаган уйларын да тормышка ашырырга кирәк иде.
Ничектер, Матильданын үз эшләре белән булашкан вакытын туры китереп, ул урамга ашыкты. Бирәм дигән колына — чыгарып куйган юлына,
— дигәннәре рас икән, каршына Юранын машинасы килеп туктады.
— Нәрсә, әллә тагын сатарга теләген бармы? — диде тегесе тәрәзәдән башын тыгып. Сизенә иде ул Рәмилнен ут белән уйнаганын. Әллә юри этә иде упкынга, юлыма аркылы төштен дип, ачу тота идеме? — Ыслушай, ике-өч капчык нәрсә ул, тиене-куяны гына кала мина...
Авыздан тартып алды бу Рәмил әйтергә теләгәнне.
— Мин машинасы-ние белән дә бергә йота алам, — диде Юра көлеп, ә күзләре көлмиләр иде, үтә тишәрдәй карыйлар иде. Анысын ук уйламаган иде Рәмил, кинәт кенә ризалык бирәсе итмәде. Бәлки, кичкә кадәр тыныч кына яшәсәләр, күз күрер. Ни өчен дигәндә, бу зур статьяга тарта, Матильдага бер очы эләгәчәк. Югалырга уйласан, төбәп кенә барыр урын да юк. Вакыт кысан, вакыты тар анын, ичмасам, беренче өлешенә өлгерергә кирәк.
— Шаяруларын хәтәр синен, көләсе дә килми хәтта, — дигән булды ул,
— машина минеке түгел, машина шефныкы, ә менә товарнын яртысына мин хуҗа!
Ышандымы, юкмы монысына Юра, анда эше юк иде инде Рәмилнен. Ин мөһиме — озатырга кирәк, акчага әйләндерергә, аннан күз күрер...
— Хакы шул килеш каламы? — диде ул.
— Ә син әйткән кадәресен төяп җибәрәм дисенме? — Юра сынап, бераз көлемсерәп карап торды, күз бәбәкләрендә шайтаннар биешкән кебек иде анын. Чума бу муеннан, дип шатлануы иде ахрысы. Шулай карашып торганнан сон, ул ишеген ачып, кулын сузды:
— Килештек. Хәзер исәплибез, — диде. Тартмасыннан кесә калькуляторы чыгарып, шалт-шолт чутлый башлады. Утыз менләп акча тиясе булып чыкты.
— Егетләр сина таныш, каршы алырсын, ташый башласыннар. Ә мине бераз сонрак көт, зур акча, җыештырырга кирәк.
— Берәр аракы онытма, шуна дип чыккан идем, — дип кабатлады Рәмил. Бу эшне
аткарса, чынлап та аракы кирәк булыр ахрысы ана. Ерактан гына аларнын сөйләшкәннәрен күзәтеп торган Матильда Рәмилне капка тышына ук чыгып каршы алды.
— Рәмил, тагын Юрамы? Нигә кирәк? — дип чытырдатып ябышты ул анын җиненә. — Бәйләнмәсәнә шуна, ялынып сорыйм синнән, менә шулкадәр әйбәт иде икебезгә генә. Нәрсә уйладын тагы...
— Матильда, — диде ул арыган тавыш белән. Чынлап та кинәт арыган төсле тойды ул үзен. — Барысы да әйбәт. Мин бары үземнен товарны Юрага тулаем сатып куярга булдым.
Үпкәләп торган хатынны тартып алып кочагына кысты. Әллә сонгы тапкыр шулай кочаклыйдыр әле...
— Матильда! — диде ул туя алмый газиз күзләргә карап. — Хәзер игътибар белән тынла мине. Бел: мин синен ирен шушы минуттан, син минем хәләл хатыным. Мин сине өзелеп яратам, шулкадәр яратам, аны сүз белән генә әйтеп анлатып булмый. Хәтеренә салып куй: мин бервакытта да сина начарлык теләмим. Шуна күрә синнән таләп итәм, син мина каршы килмә, әйткәннәремне берсүзсез үтә. Ышан мина: барысы синен өчен, минем өчен яхшы булсын дип эшләнә. Килештекме?
— Ярый сон, — диде Матильда башын иеп.
— Кабатлап әйтәм, Матильда, зинһар нәрсәдер үзгәртергә теләмә, мин кушканны җиренә җиткереп үтә, яме? Нәрсә булса да мин сине яратам, гомер буе мин сина таба барырмын.
— Нәрсә булырга тиеш сон? Куркытма мине, Рәмил, әле генә таптым сине, ә син әллә нинди сүзләр сөйлисен, — дип тынычлыгын җуя башлады Матильда.
— Юк, юк, барысы да яхшы, бар, кер инде, бала юксынгандыр, — дип аны тизрәк озату ягын карады Рәмил. Калганы кем әйтмешли, майланган төсле барды. Килә торды «Газель», китә торды, сәгать тә үтмәде — ярты машина бушады. Юра да көттермәде, сонгы капчыкны чыгарып салгач, Рәмилнен кулына резинка белән будырылган бер пачка акча тоттырды.
— Санап ал, акча санаганны ярата, — дип үз яныннан урын бирде. Рәмил санаган арада утыргычы астыннан шешә тартып чыгарып, стаканнарга бүлде. Рәмил акчаларны түш кесәсенә күчергәч, ым какты.
— Әйдә, юыйк, азагын яхшыга юрыйк.
Ах-ух килеп торганнан сон, тагын бер җөмлә әйтәсе итте:
— Ахрысы сонгы сөйләшү бу безнен, мина шулай тоела. Азагына килгәндә: ничек кенә булмасын, минем хакта теш агартма. Хәер, андый егеткә охшамагансын. Менә шешәнен сина дигәне. Бигайбә, — дип китеп тә барды.
Артка чигенү юк иде инде, Матильдадан да яшерәсе түгел. Бары катырак торырга кирәк, тупасрак булырга. Кулыннан килгәннен барысын да эшләде сөйгәне өчен. Матильданын үзен шуңа ышандырырга кирәк, соныннан рәхмәтләр укыр. Кергәч тә шап итеп өстәлгә шешәне утыртты ул, шунда ук акчаларны ыргытты.
— Матильда, җаным, кил әле утырыйк икәүләп, — дип нәүмизләнеп калган хатынны янына тартты. — Син карама алай, барысы да яхшы, барысы да әйбәт. Ах, ничек рәхәт миңа синең янда, белсәң иде! Ләкин безгә аерылышырга кирәк, Матильда.
— Син мине ташлап кайтып китәргә булдыңмы? — дип сораулы караш ташлады Матильда. Мизгел эчендә күзләре яшьләнде аның, ләкин үзе башын күтәреп читкә карап җибәргән булды. — Ихтыярың, шулай буласын алдан чамаларга була иде. Тик ... нигә ул матур сүзләрне уңга-сулга чәчкән булдың, нәрсәгәдер ышандырдың? Алдан ук дөреслеккә барып ниндидер өметләр уятмаска була иде бит... мин дә юләр инде, ах, юләр...
— Матильда, уйдырмаларыңны читкә куеп тор, безнең вакыт бик тар. Беләсең сине яратканымны.
— Яратам дигән кеше каядыр китәргә җыена, түгелме соң? — диде үпкәләп
хатын. Ике ут арасында калган иде ул. Әле генә күкләргә күтәрде бу ир, яшәү тәмен бирде, инде килеп калдырырга җыена.
— Мин үз теләгем белән китмим. Их, әгәр мин теләгәнчә булса, гомергә бергә булырга тиешле кешеләр без. Ләкин тормыш дигән нәрсә аяусыз, менә аңа мин кулдан килгән кадәр каршы торырга булдым. Зинһар, син «Юк!» дип әйтмә. Менә акчалар. Алар сиңа. Минем теләгем шул: син акчаларны аласың да, улым белән бергәләп, ә Гарсия минең улым, туган тарафларга кайтып китәсез, яхшылап урнашасыз, туганнарың белән кавышасыз...
— Үзең булмагач, акчаларың миңа нигә? Кирәкми, кайтарып хатыныңа бир, оныт безне, — дип ярсып тезеп китте Матильда, кулы белән акчаларны идәнгә сыпырып төшерде.
Рәмил идән буйлап йөреп туздырылган акчаларны җыйды. Өстәлгә алып куйды.
— Син мине тыңла, соңыннан тиргәрсең, соңыннан үпкәләрсең, вакыт күп булыр әле анда. Сүз бир миңа, бернәрсәгә карамый син туган якларыңа кайтып китәсең, киләсе атнада эзең дә калмасын бу авылда...
— Ә син?
— Ә мин, — Рәмил елмайды, — ә мин сезнең арттан ук юлга чыгам. Кайчан куып җитәрмен, күпме вакыт үтәр — анысы билгесез, тик бел, һәрвакыт, һәр мизгелдә сиңа ашкынган булачакмын. Очраган бер киртәләрне җимереп, ә җимерә алмасам, уйларымда-хыялларымда булса да мин юлда булырмын. Мин сиңа бервакыт барып җитәрмен. Нинди шатлыклы булыр ул сәгать! Ә хәзер хыялыбыз тормышка ашсын өчен икебезгә дә юлга әзерләнергә вакыт.
— Әллә нәрсәләр сөйлисең син, Рәмил. Син өеңә дә кайтырга җыенмыйсың бугай, тел төбеңнән шулайрак аңлашыла кебек. Әйтеп бетер, аңлат зинһар, уртага салып сөйләшик. Ике баш яхшырак дигәндәй... Кая барырга уйлыйсың соң, нигә безне ашыктырасың?
— Башта сүз бир: акчаны алам, кайтып китәбез дип, нәрсә булса да син әйткән сүзләрдән чыкмыйм, дип әйт! — дип ялваргандай кабатлады Рәмил.
— Ярый, сүз бирдем, — диде Матильда, Рәмилнең карашы акчаларда икәнен күреп, аларны алып каядыр куйгандай итте.
— Йә, мин тыңлыйм.
Рәмил аракы салып йотты, ачысын-фәләнен сизмәде дә ул. Җәя керешедәй тартылган иде аның нервылары. Артына ут төртердәй бу дөньясы, тагын бер төн генә булса да бүләк итсә соң аларга?!
— Менә әле искә төште, синен теге диңгезләрне айкаган картатаен. Кайчан булган хәл, ә һаман сөйлиләр анын турында, Матильда! Әй, Матильда, син минем турыда Гарсияга сөйләрсең әле, яме?! Менә шулай он сатып безне озатып калган иде туган якларга диярсен. Ә бәлки ул үзенен улына сөйләр, таралыр чегәннәр арасында шундый риваять, буыннан буынга, ә, Матильда?!
Матильда исерә башлаган Рәмилнен янына ук күчеп утырды, тынычлыгын югалткан иде ул. Ничектер ямансу булып китте ана, өнендә төш күргәндәй тоелды, югалта бит якын кешесен, югалта...
— Рәмил, акыллым, соныннан иркенләп сөйләрсен аларын, ә хәзер әйт яшермичә, нигә бәргәләнәсен, нәрсә булды, җәфаланма, әйт... — дип кирәген ишетәсе килде Матильданын, ләкин сон иде инде. Тышта машина тавышы ишетелде, нәкъ аларнын тәрәзә төбендә тукталып калды. Рәмил айнып киткәндәй булды, каударланып торып тәрәзәгә капланды:
— «Мицубиси», һа, Бычок үзе килгән, — диде ул кулларын угалап. — Ә син, Матильда, мина җиде ят кеше булып кылан, белмисен дә күрмисен дә, анладынмы? Үзлегеннән чыгып нәрсәдер эшләсән, мәнге риза-бәхил түгелмен. Их, Матильда...
Рәмил ашкынып Матильданы кочаклап алды, тыны куырылды хатыннын.
— Кемнәр алар? Сезнекеләрмени? — дип сорашырга өлгерми калды, Рәмил ашыгып чыгып та китте. Машина янында аны Руслан, бригадир, башлыклары Бычков
каршы алдылар. Рәмил чыкканчы алар КамАЗ тирәсендә йөреп әйләнгәннәр иде инде, фургон ишеге төбендә тапталган эзләрне дә, күчәрнен шул килеш сүтелмәгән икәнен дә күрделәр. Табактай бите кызарынган-бүртенгән Бычков шунда ук кычкырырга тотынды:
— Син, недоношенный, нинди кәмит оештырдын монда? Монын өчен мин бит синен җанынны суырып алачакмын, падла...
Сүзләр нәрсә ул? Аларга исе китми иде инде Рәмилнен. Ул үз теләгәненә иреште, күнеле түгәрәкләнде инде анын, ниндидер Бычокнын авызыннан төкерекләр чәчкәненә илтифат итәсе юк. Йөзенә гаепле төс тә чыгармады Рәмил, башын да аска имәде, тегенен күзләренә туп-туры карап тора бирде. Отыры кызды түрә, күзе-башы акайды.
— Ач фургонны, хайван, — дип җикерде ул, башкаларны узып алдан машина артына чыкты. Бер Рәмил тыныч иде арада, булыры булган, унасы унган, кем әйтмешли, ул алда нәрсә тәгаенләнгән, шуны кабул итәргә әзер иде. Ашыкмый гына тимер ишекләрне ачып җибәрде. Каян җинеллек килгән, корсагын күтәреп ялт сикереп тә менде Бычков, канат итеп кулларын какты:
— Бетергән, суйган, талаган бу адәм актыгы мине! — дип калын тавышы белән шар янгыратты ул бушап калган фургон эчен. — Вор! Беләсенме нәрсә эшләтәм мин сине монын өчен? Сизгән иде аны күнелем, ничә көн рәттән төшемдә кара киемнәргә чорналып йөрдем. Күрәчәкне эшкәрткәннәр икән төш аша. Эх, хайван... — дип зилзилә куптарды хуҗа.
— Кайда озаттын, әйт, падла, күпме акча алдын? - дип ул бөтереп алды төшә төшүгә Рәмилнен якасыннан. — Эндәшмисен, әһә, тукта, әйттерерләр, энәсеннән җебенә тиклем сөйләп бирерсен, шуышып йөрерсен әле минем алда... — дип хәтәр кыланып янады ул Рәмилгә.
Эшне кызу тотты. Русланны үз машинасында милиция хезмәткәрләрен алырга җибәрде, ә үзе, бригадирга Рәмилне сакларга калдырып өйгә юнәлде. Өй хуҗасы нәрсә булса да күргәндер-белгәндер, яшерен эшләнә торган эш түгел. Бригадир икәү торып калгач Рәмилгә тәмәке сузды, шырпы кабызды, үз итеп хәлен уртаклашты.
— Эх, Рамилька, — дип мул итеп төтен өрде ул, — күпме йөрдек без синен белән рейсларда, ышанычлы егет булдын. Ялгышып киттен. Бычокнын акчасы безгә була торган түгел инде беркайчан да. Тәвәккәлләрлек акча да түгел, миллион эләктерсән икән әле — башны алып чыгып китәргә булыр иде берәр якка. Кушканны үтәгән булсан, хәзер хатыныннын җылы кабыргасында пиво эчеп, телевизор карап ятасы гына иден. Бычокны беләсен, хәтәр адәм, башынны ашар. Әле юлда килгәндә хатыны өчен юри миннән үч ала дип сөйләнеп килде. Төкерергә иде икесенә дә, янадан башлап карарга иде тормышны. Ялгышкансын, брат, эчүдән дисән, артыгын тотканын да булмады мона кадәр. Син, ни, әзрәк унаена тор тегенен, хуҗалар баш игәнне яраталар бит алар. Бәлки, ипкә килер, тынла сүземне. Юк кына нәрсә өчен башынны төрмәдә черетер, күнеле таш ул адәмнен...
Берни дәшмәде Рәмил, тынлап кына утырды. Рәхмәтле иде ул бригадирына, анын хәлен җинеләйтергә теләгәненә күнеле булды. Ләкин кеше хәлен кеше беләме? Рәмил, үзе, мәсәлән, янабаштан башла бу көннәрне дисәләр, нәкъ шулай яшәр, шул ук гамәлләрне кылыр иде, бәлки, артыграк яратыр-кочаклар иде Матильдасын, шунысы гына үкенечле. Ә тегеләй тамчы да үкенми иде ул. Бригадир әйтмешли, өендә булыр идеме, Бычокнын сөяркәсе белән берни белмәгән булып кыйланып сөйләшер идеме, шул үзәккә үткән гаиләгә ябышып ятар идеме? Гомерен буе кол булганчы, бер тапкыр башынны калкытырга көч тап, үзенә хөрмәт белән кара! Караклыкта гаепли аны теге нәсел үгезе. Урлашу буламы икән ул — ничә еллар кемгәдер байлык тупларга булышып, тиешлесен алып бетерми эшләгәннән сон, үз белдеген белән хисап ясау? Әйдә, караклык та булсын, ә Бычков ишеләрнен гади кешенен сонгы тиенен дә акыртып талауларын караклыкка исәпләмиләр. Бер Ходай хөкемдар. Рәмил сонгы чиккә терәлгәч барды бу адымга. Әгәр сөйгәненен рәхимсез
дөньянын сазлыгында тыпырчынганын читтән карап күзәтеп торса яхшырак булыр идеме? Тиешле җәзасын үз иннәре белән күтәрер, төрмә ишеген ачып керергә язылса, тәкьдиренә күнәр... Кайда да адәм балалары, гомерлеккә бикләмәсләр әле. Бер котылыр барыбер, эзләп табар Матильдасын...
Өй эчендә берара Бычковнын тавышы ишетелгәләп алды. Ниһаять, үзе күренде. Тынычланмаган иде һаман, мыгыр-мыгыр сөйләшеп, чыккан ишеккә карый-карый атлады ул.
— Разврат оештырганнар монда, — дип хәбәр салды ул кулларын болгап, — өстәлдә аракы, эчкәннәр-типтергәннәр. Акча кирәк булса, шалт очырган онны. Ну, юеш урын да калдырмыйм әле мин бу сагызак оясыннан!..
Бераздан ишектә Матильда үзе күренде. Йә Хода, үзгәрсә үзгәрә икән кеше кыска гына вакыт эчендә! Күзләре томаланган иде анын, чәчләре тузгыган, баскан адымнары ышанычсыз, куллары кайда тукталырга белмиләр... Өзелеп төшәрдәй булды йөрәге Рәмилнен ана карап.
— Әнә, чыккан сихерче бичә, — дип күзләрен усал елтыратты Бычков. Берни белмим, берни күрмәдем, «әйе», «юк», бар булган җавабы. Ни аласын аннан, чегән кайда да чегән, аларнын урлашып даны чыккан. Бергәләп урлаганнардыр...
Анын нәрсә бытылдаганын тынламады да Рәмил, торып Матильдага каршы атлады. Ул да шәйләп йөгерә-атлый килеп, якынынын күкрәгенә башын терәде.
— Рәмил! — диде ул инрәп, — син мине алдагансын. Безнен өчен башынны югалтырга телисенме? Акылына кил, сөйлә дөресен, әле сон түгел... ялварып сорыйм, телисенме тезләнәм алдына? — дип чүгәли башлады ул җиргә, үзенен күзләреннән яшь коела иде.
Рәмил тартып торгызды җанкисәген, кочагына кысты да колакларына пышылдады:
— Болар вакытлыча барысы. Артыгын сөйли күрмә тагын, бернәрсә дә үзгәртә алмассын. Мина начаррак кына булыр. Мин коры чыгам бу хәлдән, ышан, бер ай, күп булса ике ай, синен арттан килеп тә җитәрмен. Син бу авылга үзен турында хәбәрләр җибәреп тор яме? Ходай хакына сорыйм синнән, кош теле кадәр генә булса да хат яз. Күрше әбигә әнә, үзеннен фатир хуҗана, Юрага, бик тә булмаса. Мин шул хәбәрләр аша сине эзләп табармын. Монда торма, бер кызыгы да юк мине алып китүләренен, Гарсия да елый торгандыр. Шул безнен хушлашу булсын! — дип кат-кат үпте анын иреннәреннән Рәмил.
— Ха! Күрденме? Шаһит бул, бригадир. Бер банда болар. «Ну и парочка, баран да ярочка» — дияргә генә кала. Каян табышканнар, кайчан кавышканнар? Теге сөйрәлчек, бер иркәләгән дә бу юкабашны, төп башына утырткан инде. Ха-ха-ха....
Рәмилне бу сүзләр ярсытып җибәрде. Ул өйгә керергә ымлап, Матильданы эткәләп дигәндәй үз кырыннан җибәрде дә, бар гәүдәсе белән үзеннән бер баш биек булып басып торган шефка таба борылды. Теге селәгәйләрен җыеп ала алмыйча һаман мыскыллап көлә иде әле.
— Синамы кеше тикшерергә, ата чучка? Мәймүнә белән себерелгәннәренне исенә ал да, яп сасы авызынны! «Карак» дип дөнья янгырата. Угрыныкын бур урлаган. Синен урлаганнарынны исәпкә алсан, мин синен алда чүп кенә. Кайда ул сина җитү! Паразит син, менә кем йөри дөнья пычратып... — дип җиргә төкереп куйды Рәмил. Төкереген тырышып-тырышып изгәләде әле. Күптәннән үзенә каршы сүз әйткәннәрен ишеткәне булмаган хуҗа башта катып калды, бер агарды, бер күгәрде. Кәм үгездәй үкереп, ике кулын алга сузып Рәмилгә ташланды. Якасына барып ябышып унга-сулга селеккәләргә тотынды, буыла-буыла сөйләнде үзе:
— Сгною, көл-талкан ясыйм, гад буду ...
Тагын нәрсәләр әйтергә теләгән булгандыр, Рәмил артыгына ирек бирмәде. Кинәт кенә башы белән тегенен ияк астына бәрде. Телен тешләп теге чалкан егылды. Тимер сугып мускуллары ташка әйләнеп беткән Рәмилгә каршы тора ала димени бу олы корсак? Рәмил ипләбрәк басып торырга маташкан хуҗага, йодрыгына бар ачуын
туплап, тагын берне ямады. Әйбәт эләкте, тагын капланып төште ит түшкәсе. Кушына килгән бригадир, йөгереп килеп, Рәмилгә асылынды:
— Рамилька, не дури, тагын бер суксан җанын җәһәннәмгә очырасын бит. Ал кулына үзенне, тимә, букка тисән, үзен буяласын! Гомерлеккә башынны ашарлар, — дип тынычландырырга теләде.
Ул арада чәчрәп Матильда килеп чыкты. Тәрәзәдән күреп калгандыр инде, бер кат күлмәкчән көе, анысы елап-сыктап Рәмилне читкә тартты. Нәкъ шул чакта олы юлдан авылга ике машина борылды. Алдагысында Руслан иде, арттагысыннан бер-бер артлы резин күсәк белән коралланган «омон»нар коелды. Аларны күрүгә, авызы-башы кан булган Бычок калкынды, бармагын Рәмилгә терәп чәрелдәргә тотынды:
— Коткарыгыз! Алыгыз аны! Үтерергә һөҗүм итте! Түлим, күпме кирәк түлим! Бирегез кирәген!
Таза егетләр эшне озакка сузмадылар, кемнен кем икәнен дә сорашып тормадылар. Матильданы кулыннан сөйрәп читкәрәк аттылар да бригадир белән Рәмилнен баш өстендә «демократор»ларын уйнатырга тотындылар.
Руслан килеп җитеп ничек тә бригадирны аралап алды. Коты очкан Матильда ничә тапкырлар шар елап Рәмилне якларга талпынса да, аны кызык кына күрделәр, берсе хатыннын очасына таягы белән эләктереп тә алды шикелле. Бераз эшләп аргач, тын алырга тукталдылар, тәмәкеләрен кабыздылар, эшнен нидә икәнен тыңларга Бычковны тирәләп бастылар. Матильда һушын югалткан Рәмилнең канга баткан йөзен сөрткәләде, чәчләрен сыпыргалады, үзе дә сизмәстән, чегән теленә күчеп, Ходайдан бердәнберен коткаруын ялварды. Игътибар үзәгендә Бычков иде. Кулларын болгап кына торды ул, теле телгә йокмады:
— Куркыныч җинаятьчене җәтмәгә эләктердегез, егетләр. Мин сезгә ияреп барам идарәгезгә. Монда тиресен тунагыз сез аның, ләкин җаны туган ягына кайтырлык калсын. Анда полный катушкага булачак әле аңа. Кем белән бәйләнергә уйлаган?! Ә сезне, барып җиткәч ризалармын, анысы хәлдән килә. Ну, моңа да танытам әле кем икәнлегемне, исән котылса, үлгәнче онытмас.
Иңрәп елаган Матильда үкереп чапкан машиналар артыннан хәлдән тайганчы йөгерде. И, тилекәй, куып тотып була димени үткән бәхетле мизгелләрне?
***
...Ел ярымнан соң, челтерәп ерганаклар ага башлаганда, таныш юл аермасында, үтеп йөргән машиналарның берсеннән мескен бүрек, кирза итек, бушлат кигән берәү төшеп калды. Күкрәк тутырып язгы һаваны сулады ул, зәңгәр күктә үзәк өзгеч тавышлар чыгарып очкан торналар төркеменә карап торды. Яшел үлән дә озакламый баш калкытыр, кояш шифалы нурларын мул чәчәр, әллә саулык-тазалык алып килер бу елның мизгеле. Өметне өзәсе түгел, өмет яшәтә кешене! Аның өчен кадерле булган бу почмакта бәлки куанычлы хәбәрләр көтә торгандыр?! Яхшы хәбәр бит үзе бәясез дару. Шәүләсе генә торып калган иде шул Рәмилнең, ә бу адәм — Рәмил иде. Аягын көчкә сөйрәп авылга таба атлап китте ул. Бер адым, ике адым, өч адым... Әйтерсең әнә шулай үткән көннәрне, тәкъдиргә язылган вакыйгаларны исәпли иде ул.
Суд залы, рәхимсез суд карары, парлап авыз ерып утырган Бычков белән Мәймүнәсе... Төрмәгә эләккәч тә Бычковның акчалары ярдәмендә җитәрлек төйделәр аны. Зекларның «яраткан» чирен — туберкулез йоктырды, урман кискәндә агач астында калды, бер бөерен кисеп алдылар. Теш коелу, ашказан ярасы, ирлек көчен югалту кебек вак-төякләрне санап та торасы түгелдер инде. Тәмам кешелектән чыгардылар аны. Тормыш тәмен югалтты ул, үткәннәрен онытты, киләчәк кызыксындырмады. Бәлки, муенына бау да салган булыр иде, ләкин күңеленең иң төбендә, төпкелендә бер куз сүнәргә теләми көйри иде әле: Матильда! Аны уйлап яшәде ул, дога урынына исемен кабатлады, йоклый алмый интеккәндә төннәр буе аның белән сөйләшеп чыкты. Бергә булган һәр мизгелне кадерләп хәтерендә саклады, кат-кат яңартты, аны уйлап кына үлгән җиреннән терелде, акылын югалтмады. Менә
әле дә һәр атлаган адым саен каны җылына бара аның, йөрәге ныграк тибә. Бер-бер хәбәр тәгаен көтәдер аны, берәр төрле билге җибәргәндер сөйгәне. Бергә-бергә гаилә булып яшәрбез, дигән төсле тормышка ашмастай юләр уйлар түгел башында, үз хәлен үзе белә. Бары тик бер күрәсе иде күңел шатлыгын, яшәвенең иң кыйммәтле бүләген, бер кочаклыйсы иде төз аякларын, йомры тезләренә тәмугларны кичкән башны салып тын каласы иде. Аннан дөньядагы иң гүзәл, иң мөлаем, иң серле күзләргә карап, күз яшьләренә ирек биреп пышылдыйсы иде: «Менә кайттым, Матильда!...» — диясе иде...