Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ


Гөлҗиһан әби буявы уңган, инде купшып коела башлаган рәшәткәгә сөялеп, беравык торды да авылга таба атлады. «Алтын йөгерткәнмени үзләренә. Яфрак
коярга да өлгермәгәннәр», — дип уйлады ул, зираттагы агачларга карап. Алтынсу яфраклар исә: «Бөтен дөнья саргайган мәлдә каян килгән яшеллек бу?» — дип, карчыкның яшел яулыгыннан көнләшкәндәй, шыбырдашып куйдылар.
Гөлҗиһан әби үзе моны сизмәде дә. Уйлары тынгылык бирми иде аңа. «И, раббым! Дөньялыкта күрешергә насыйп булмагандыр инде... Кыямәт көннәрендә генә теләгемә ирештерерсең микәнни?..»
Зиратның теге дөньяга алып чыгучы капка түгеллеген бик яхшы белә ул. Теге дөнья дигәннәре әллә бар, әллә юк дигәндәй... Кем барып күргән дә, кем әйләнеп кайткан аннан. Кыямәт көннәре дип, болай гына әйтә инде... Дөньялыкта күрешүгә ни җиткән?! Зираттагы агачларга сокланып йөрүе дә теге дөньяга ашыгудан түгел. Алай юрамый Гөлҗиһан әби. Аннары, үлгән кеше белән кавышырга җыенмый бит ул. Исән кеше белән!
Тракторлар гөрелтесен тыңлый-тыңлый кайтты Гөлҗиһан әби. Игеннәрне җыеп алгач, туңга сөрәләр. Тавышлары көчле булса да, күңелгә шом салмый бит, әй! Әллә улы Хәлим тракторда эшләгәнгәме икән? Алай дисәң, элек тә колакка ятышсыз тоелмый иде. Җанга ниндидер якын аваз, моңлы аваз чыгаралар бит, кара инде, ә...
Тракторлар кыр ягыннан тырышып-тырышып киләсе ел уңышы турында хәбәр салалар иде.
«Дөньялар үзгәрде. Мондый да имин елларда нишләп исән булмасын?!
— дип уйлады Гөлҗиһан әби. — Чегәннәр дә исән диделәр бит!»
Чегәннәр багуын берәүгә дә сөйләгәне юк иде әле аның. Дөрестерме - юктырмы «күрәзә» дигәннәре, анысын белсә, ахирәте Фатыйма гына белә инде. Сугылып чыгарга кирәк әле Фатыйма күршегә, нишләп ята икән? Хәлимнең кырдан эшен бетереп кайтырына да шактый вакыт бар. Оныклары да өйдә түгелдер. Кояш әнә төшкелектән авышты гына.
...Сугыш башланган елны Гөлҗиһан белән Кави өйләнешкәннәр генә иде әле. Аларның гаиләсе бик бәхетле булырга тиеш иде югыйсә. Шулай булмыймы соң?! Алар бер-берсен яраталар иде бит. Кави да Гөлҗиһанга теләп өйләнде, Гөлҗиһан да Кавига теләп кияүгә чыккан иде. Түп-түгәрәк бәхет бер яктан кителә, диләр... Халык арасында таралган әйтемдәге хакыйкать Кави белән Гөлҗиһанны урап узарга тиеш иде кебек. Аларның бәхете бер яктан түгәрәк тоелса да, каралты-куралары, мал-туарлары әлегә юк иде. Бердәнбер дүрт почмаклы йорт. Аннары, гаилә бәхете бит ул бала булганда гына түгәрәкләнә...
Аларны кинәт башланган сугыш мәңгелеккә аерды да куйды... Егерме икенче июнь таңында сугыш башлану хәбәре Иштирәк авылына да килеп иреште.
1914 елгы Герман сугышын айкап кайтучылар бу сугышның тагын да шәфкатьсез булачагын, күп гаиләләрнең җимереләчәген сизенәләр иде, мөгаен; яшь егетләрнең сугышка җыенуларын күреп, алар лапас асларында яшеренеп сыгыла-сыгыла яшь түктеләр. Кеше алдында күз яше чыгармаска тырыштылар. Киресенчә, егетләрнең күңелләрен үстерергә теләптер, юату сүзләрен кызганмадылар.
— Сез ул мәлгуньнәрнең муеннарын тиз борырсыз, — диделәр алар.
— Уракка төшкәнче кайтып җитәргә тырышыгыз!
Күбесе Германия белән сугышуның ничек булачагын күз алдына да китерми иде. Ни төсле була ул сугыш? Тиктомалга ни өчен сугышып мәшәкатьләнергә соң әле? Шуңа күрә дә алар сугыш башлану хәбәрен тыныч кабул иттеләр. Бу хәбәр Кавины да артык борчымады.
— Кайту юк инде безгә... Күрешүләр насыйп булмас инде... — дип, башкалар елаша-елаша хушлашканны Кави үз хатынына күрсәтергә теләмәде.
Басу капкасын чыккач, Гөлҗиһанны чаукалык буенарак алып китте дә култыклап алды.
— Мин, — диде ул, — исән кайтам. Шулхәтле кан коешырга нимес тә җүләр түгелдер әле. Син миннән үлде дигән хәбәр көтмә. Исәнлегем турында хәбәр килмәсә дә, кайгырма: барыбер кайтырмын.
Җигүле атлар район үзәгенә таба юл алдылар. «Вараксин» гармуннары өзгәләнеп «Шахта» көен башлап җибәрде. Ир-егетләр гармунга кушылып сузып-сузып җырлыйлар. Мәңгегә аерылышу ачысын шушы бер җыр үзенә ничек туплап бетерә алды икән?.. Кем чыгарды икән бу җырны? Мөгаен, дөньяның иң бәхетсез кешесе булгандыр ул... Бәхетле кешедән мондый үзәк өзгеч моңны көтәргә ярамый.
Сөйләшер сүзләре күп булса да, Кави белән Гөлҗиһан эндәшмичә генә атладылар. Икесенең дә күңеле тулган иде. Аерылышуның никадәр авыр булуын икесе дә менә хәзер генә белделәр кебек.
— Печән чабармын дигән идем быел...
Моңа хәтле еламыйча түзеп барган Гөлҗиһан ике кулы белән битен каплады да сукмак буена чүгәләде. Тавышсыз гына сулыга-сулыга елый иде ул.
— Йә инде, — диде, ни әйтергә дә белмәгән Кави. — Сабыр бул инде...
Гөлҗиһанның күңеленә җыелып килгән барлык ачыргалануы тышка бәреп чыкты.
— Китмә, Кави! — дип, чирәмгә капланып илерә-илерә үкседе ул.
— Ташлап китмә!..
Яраткан кешесенең шулай ярдәм сорап үксүен карап тору кызганыч иде. Никләр сугыш башлаган ул немец, кем уйлап чыгарган бу сугышны?! Кави иренен тешләде, үзе дә елап җибәрүдән чак-чак тыелып, Гөлҗиһанны җирдән күтәреп торгызды.
— Сабыр бул... — дип әйтүдән башка сүз эзләп таба алмады. «Их, нигә дип төркемнән аерылырга иде!.. Кешеләр белән калса, аерылышуны җиңелрәк үткәрер иде», — дип үз-үзен битәрләде ул.
Алар култыклашкан килеш озатучылар төркеменә таба киттеләр. Ичмасам, җырламасыннар иде, аерылышу да бу хәтле үк монсу булмас иде.
— Нигә печән чабар идем диден, Кави?
Гөлҗиһан һаман да сулкылдый, тамак төбенә утырган төер ана һич кенә дә сөйләшергә ирек бирми иде әле.
— Нигә дип... — Кави үзенен ниятен кычкырып әйтергә базмады. — Сабыр бул, Гөлжиһан...
Кавинын ниятләре бик тә матур иде. Печән әзерләп, көзгә башмак тана сатып алмакчы иде ул. Балалары була-нитә калса, сөт кирәк бит! Моны Гөлҗиһанга әйтсән, тагын капланып елаячак инде...
Сөйләшер сүзләр инде беткән, түгеләсе яшьләр түгелгән. Гармун да «Шахта» көен сузмый, җыр белән күнелләрен басарга теләүчеләр дә тынып калган.
— Йә, ашыгырга кирәк! — дип кычкырды колхоз председателе. — Военкоматта көтәләр.
— Ие шул, — дип күтәреп алдылар ирләр анын сүзен. — Мәнгегә аерылышмыйбыз бит! Тиз генә барып кайтыйк та...
Янәшәсендә басып торган Фатыймага Гөлҗиһан шунда гына игътибар итте: бер баласы итәгенә асылынган, берсен кулына күтәргән. Гөлҗиһаннын, ичмасам, баласы да юк бит! Бер ялгызы кала... Ичмасам, Кавинын төсе итеп үстерер иде. Анын күз төбен тагын яшь каплады... Ул башын күтәреп Кави киткән якка карады: сугышка китүчеләр төркеме күз яшьләре аша әллә нинди шомлы булып күренде.
Шул китүдән Кавинын хәбәр-хәтере булмады.
Хат ташучыны ул көн дә көтеп ала торганга гадәтләнде. Кырга эшкә киткәндә күршеләренә әйтеп калдыра иде:
— Мин кайтып өлгермәсәм, хат килсә, югала күрмәсен.
Юк, Кавидан хат килмәде.
Көзге көннәрнен берсендә Фатыймага ире үлү турында кайгылы хат китерделәр. Бу хәбәрне ишетүгә, Гөлҗиһан ахирәте янына ашыкты.
Ике баласы сәке читендә утыра. Аларнын йөзләренә ятимлек төсмере инәргә өлгергән. Фатыйма инде елап арыган, озак елаудан күз төпләре шешенеп беткән, өзек-өзек сулкылдап кына куя.
— Кайгырма инде, Фатыйма,— диде ни әйтергә белмәгән Гөлҗиһан,— менә
минекенен дә хәбәр-хәтере юк бит әле...
Фатыйма бер ноктага караган килеш озак утырды. Ахырда:
— Синен үле хәбәре килмәде, ичмаса, — дип, сәкегә капланып үксергә кереште. Өлкәннәрнен сәерлекләрен карап утырган балалар да ана кушылдылар...
Ул көнне Гөлҗиһан Фатыймаларда гына кунды.
Менә хәзер алар әйтерсен лә әле генә йокыдан торганнар. Кайгыдан елашып утырулары да гүя кичә генә булган. Тик ни өчендер танымаслык булып үзгәргәннәр генә: битләрендәге җыерчык араларына бетмәс-төкәнмәс сагыш-мон сенеп калган...
— Кайтмадылар шул...
Гөлҗиһан карчыкнын тавышында һаман да өмет чагыла иде. Кайтырга вәгъдә итеп тә сонга калганнар диярсен...
— Синен, ичмасам, үле хәбәре килмәде. Ходай биреп кайтып та төшәр әле, — дип, Фатыйма карчык анын күнелен тагын да алгысытып җибәрде. Чегәннәр турында сорашырга ин унайлы чак иде. Чәй эчкән арада, Гөлҗиһан әби җайлап кына узганнарны кузгатырга кереште.
— Карале, Фатыйма, элгәре авылга чегәннәр килерие. Хәтерлисендер инде?..
— Хәтерләмимме сон! — Фатыйма әби бал белән майны ахирәтенәрәк этәрде.
— Хәзер бер дә күзгә - башка чалынмыйлар. Кем биздергәндер мескенкәйләрне.
— Шәһәрдә ди алар. Авылга килеп чыкмыйлар шул менә.
— Яналык була торганые шуларнын күренеп китүе. — Яналык булмый ни! Башка халык бит инде. Киенүләренә хәтле.
— Башка халык та сон... Безненчә дә беләләрие бит алар.
— Әйтмә! Каян өйрәнгәннәр диген, әй.
— Берсе хәтеремнән һаман да чыкмый. — Ахирәтеннән җавап сүзе ишетмәгәч, Гөлҗиһан әби тагын өстәп куйды:
— Берсе хәтеремнән һаман да чыкмый. Күнелгә өмет салды да... — һәм яшел яулыгынын почмагына күз яшьләрен сөртеп алды.
Фатыйма әби эндәшмәде. Авырткан җиренә кагылырмын дип курыкты бугай.
— Чегәннәрен дә әйтерием. Күнелгә өмет салдылар да... Шуннан бирле күренмиләр.
...Сугыштан сонгы еллар иде бу. Кызу печән өсте.
Авылга чегәннәр якынлашуын малай-шалай әллә каян ук шәйләде: «Киләләр! Тегеләр!..»
Бу сүздә кызыксыну чагылса да, хәвефләнү дә бар иде. Ничек хәвефләнмисен инде. Чит-ят кеше ни кылмас. Ходай белсен. Нинди ният белән киләләрдер бит әле?.. Ярый ла бәла-казалы булмасалар. Мона хәтле дә күренгәләгәннәре бар иде, анысы. Кайберләре өй борынча хәер сорашып йөриләр. Шунысы кызык: ипи сыныкларына да, бәрәнгегә дә, онга да — һәммәсенә аерым капчык тота андыйлары. Каян табып бетергәннәрдер шулхәтле капчыкны, ничек көчләре җитәдер күтәрергә. Урлап алмагач, рәхмәт инде. Кайсылары вак-төяк белән сату итә. Берсен дә гаепләрлек түгел — тамак туйдырырга кирәк бит. Нишләтәсен инде — тир түгәргә өйрәнмәгән халык шул. Бар белгәннәре җыр да бию, күнел ачу.
Болары нинди хикмәтләр күрсәтер тагын. Эшкә яраклы бөтен кеше болында. Авылда карт-коры, бала-чагадан гайре адәм заты да юк, ичмасам.
Чегәннәр килүен ишетүчеләр капка төбенә чыгып басты. Кулларын каш өстенә куйдылар да басу капкасы тарафын күзәтергә тотындылар.
— Күче белән киләләр.
— Ир-атлары юкмы?
— Әллә балаларын да иярткәннәр инде.
— Ир-атлары белән йөрми бит алар.
— Нигә икән?
— Үзләреннән сора, Мәхүбҗамал җинги. — Монысын чуар Рәис әйтте.
— Әйбер-фәләнгә кагылмыйлардыр бит?
— Соныннан әйтермен, Мәхүбҗамал җинги.
— Ходай сакласын...
Бу сүзләрне ишетүгә, малай-шалай җитдиләнеп китте. Алар хуҗа ич авылга! Бер-бер хәл була калса... Олылар күзне дә ачырмас. «Куркаклар икәнсез», — диярләр. «Сезгә моннан ары ышаныч бетте», — диярләр.
— Минем янга! — дип кычкырды арада бер башка калкурак Хәлим.
Малайлар гаярьләнделәр. Аннары дәррәү кубып басу капкасына элдерделәр.
— Кертмәскә кирәк аларны.
— Капканы бикләргә.
— Таш белән куабыз.
— Кире борылсыннар!
— Ә сина, — диде Хәлим Чуар Рәискә, — эләгер әле...
Ләкин малайларнын планы барып чыкмады.
Тегеләр әкрен генә киләләр дә киләләр. Бер чегән малае бозау кадәрле эт җитәкләгән. Юк, мондый бурзайга каршы торырлык эт юк авылда. Торса, тегермәнче Микулайныкы гына каршы торыр. Әмма тегермәнче эте малайларнын кан дошманы иде шул.
Ә чегәннәр әкрен генә якынаялар. Үзара сөйләшәләр.
Шул вакыт алгарак йөгереп чыккан кечкенә кызыйлары борыны белән юл тузанына капланмасынмы! Чуар Рәис түзмәде, көлеп җибәрде. Көлүе
— көчек ләнгелдәвемени... Бу авазга чегәннәр бурзае колагын шомрайтты һәм кинәт, хуҗасын өстерәп, малайларга ыргылды. Көчек бар дип белде, ахрысы.
Малайлардан җилләр исте.
Чегәннәр авылга озын итәкләре белән тузан туздырып килеп керделәр.
Аларнын өй борынча йөрүен малайлар башта читтән генә карап тордылар. Бераздан кыюлыклары артты. Чегәннәр керәсе йортнын ишегалдына кереп тулдылар да капканы бикләп куйдылар. Чиләкләргә, чүмечләргә су тутырып, койма янына барып бастылар.
— Өсләренә сибик, — дип сүз куештылар. Койма ярыгыннан карый- карый чегәннәрне көттеләр.
Менә өлкән генә бер чегән хатыны капка келәсен шакылдатып алды. Ул да булмады, койма өстендә малайларнын башлары күренде. Бурзай, аларны күреп, буыла-буыла өрергә тотынды. Котлары очты малайларнын, берәм-берәм җиргә сибелештеләр. Акырышкан, чиләк-чүмеч шалтыраган авазларны ишеткәч, чегәннәр, сукрана-сукрана, икенче йортка күчтеләр.
Гөлҗиһан апа печән җыюдан кайтып килә иде. Койма ярыгыннан әнисен күргәч, Хәлимгә җан керде.
— Әнкәй! — дип кычкырды ул.
— Кайда син? — дип, Гөлҗиһан апа башын боргалады. Койма өстеннән Хәлимнен башы калыкты.
— Нишләп йөрисен анда, чит кеше каралтысында?
— Чегәннәрдән качтык.
— Нигә качасын? Нигә куркасын? Алар кешегә тими бит.
— Тимәс! Бурзайларын гына кара син аларнын.
— Әйдә, улым, кайтабыз.
Атаманнары киткәч, бүтән малайлар да әкрен генә таралыштылар.
Хәлим күргәннәрен энәсеннән җебенә чаклы әнисенә сөйләп бирде.
— Шул Чуар көлеп җибәрмәсә, — диде ул, — чегәннәр бурзае кумыйдырые да безне.
— Гомерләре озын булыр боларнын. Әнә безгә дә керәләр, — диде Гөлҗиһан апа.
Чынлап та, кап-кара чәчле, җәйге челлә булуга карамастан, шактый ук керләнгән калын яулык бәйләгән, чәчәкле озын күлмәк кигән бер чегән хатыны җилкапканы
ишегалды ягыннан ябарга азаплана иде. Бу халыктан бик шикләнмәсә дә, Гөлҗиһан апа аны өйгә кертергә теләмәде
— каршысына чыкты.
Чегән хатыны керешли авыз эченнән нидер мыгырдана, ялт-йолт тирә-ягына карангалый иде. Гөлҗиһан апаны күргәч, кулын сузды да аңлашылмаган телдә нидер сөйләргә тотынды. Гөлҗиһан апаның сәерсенеп торуын күргәч, татарчага күчте:
— Синең чәчең коела икән. Чәчеңне җыеп йөр. Бозганнар сине, коелган чәчеңне табып алып сихерләгәннәр.
Гөлҗиһан апа тораташ булды. Әйе шул, чәче коела. Каян белә ул аны?..
— Кара менә бу көзгегә, әйбәтләбрәк кара. Ике дошманың бар синең, шуларны күрерсең!
Монысын ук көтмәгән иде Гөлҗиһан апа. Чит кеше була торып, каян белә диген. Бигрәкләр туры китерә бит!
— Син курыкма, — дип тынычландырды чегән хатыны, — курыкма миннән. Мин сиңа бәхет юрыйм бит.
Гөлҗиһан апа чигенә-чигенә өйгә керде. Телен әйләндереп сыңар сүз әйтергә өлгермәде, чегән хатыны бөтен ипи сорап алды. Һәм ипигә тиз-тиз ниләрдер сызгаларга кереште.
— Ирең сугышта булган икән. Ул исән. Кайтачак. Аны дошманнарың бозган. Кабат чәчеңне җыеп йөр. Ныклабрак кара, әнә ипи дә читлек күрсәтә, — дип сөйләнде чегән хатыны, үзе сызган аркылы-торкылы сызыкларга ишарәли-ишарәли. — Котылыр ирең. Тик ипи миндә булырга тиеш.
Аңлаштылар. Әллә нинди сызыклар сызгаласа да, мондый яхшы күңелле күрәзәчегә түгел, гап-гади хәерчегә дә бирерсең ипиеңне.
— Ал! — диде Гөлҗиһан апа. — Кайтсын гына берүк.
Чегән хатыны югалды.
Өмет калды.
Әлеге өмет һаман да сулмый, һаман да саргаймыйча яши бирә.
Кайтачак, кайтачак! Улы да көтә бит аны. Хәлим исемле улы барлыгын да белми бит әле әтисе. Кайларда йөридер шул гомер?!
Гөлҗиһанның ире сугышта булуын, аның исән калуын каян белгән диген чегән хатыны? Дусларын, дошманнарын каян белгән?
Фатыйма әби сүзсез генә утырды. Гөлҗиһанның ире сугышка китүен дә, дусларын-дошманнарын да чегәннәргә ул сөйләгән иде... Фатыймадан сорашканнар иде. Әмма исән калуын берәү дә белми. Исән калуы — чегәннәр күңелгә салып киткән өметтә генә. Алар берәүгә дә начарны юрамый шул.
Гөлҗиһан әби чыгып китте. Фатыйма әби серне ачмады, өнсез генә карап калды. Өй каршындагы саргайган юкә агачы да Гөлҗиһан әбинең яшел яулыгына карап калды... Күпме күз яшьләре дә уңдыра алмаган, кайчандыр ире туй бүләге итеп биргән, иренең төсе буларак сакланган яшел яулык...