Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ашкыныр чак

Ашкыныр чак
Әйди безне алга юллар —

Алга икән алга бак!
Бездә генә, бездә генә —

Җилдәй җитез аргамак!
Җилдәй исеп үтәр гомер —

Ашыгып кал, ашкынып!
Янса янсын яшь чагында

Без яшьләргә яшел ут.
Янса янсын яшь чагында

Яшь егеткә яшел ут!
Ниләр көтә безне алда —

Томан сарган юлларда?
Томан сарган юллардан да

Серлерәге юк анда.
Ниләр көтә безне алда —

Таулардагы карлы боз?!
Карлы боздан бара-бара,

Бәхеткәйне яуларбыз!


Телефон
...Син — ул ярда, мин — бу ярда

Калдык хисләр кочагында.
Күңел юатырга бер сүз,

Бер сүз җитми кайчагында.
Син — ул ярда, мин — бу ярда...

Ярларны ярга ялгарга

Әле дә ярый, әле дә ярый

Тылсымлы телефон бар ла...


Уян!
...Һай, ай-һай,
Татлы да соң йокы...
- Уян! -
Яңгыратып төчкерде таң, —

Исәнлеккә бу! — күрерсең,

Олы
Төнгә өлгерерсең,

Уян, дускай, тор син, тор син!
Вакыт аты кешни анда.
Вакыт аты,
Вакыт аты!
Солы сыман сибелеп кала
Асыл көннәр бер-бер артлы...