Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖАНСЫЗ МӘХӘББӘТ

— Кәрлә, бер сорау бирим әле: маңка ни дигән сүз ул?
— Белмим... Каян ишеттең син моны? — дип кызыксынды Кәрлә.
— Кичә икенче рәттә утыручы бер әби оныгына: «Маңкаңны ашама!» — диде.
Чәченә «кар яуган» ул әбинең тавышы яңгырап торды. Ут яктысы аңа гына төшкән
иде, оныгы караңгыда утырды. Нәрсә ашаганын күреп булмады. Күргән булсам,
маңканың да ни икәнен белер идем, — дип көрсенде Кәрләбикә.
— Сүзе матур! Француз теленнән кермәгәнме икән?
— Мөмкин. Французларда да «ң» бар икән бит. Ике атна элек дүртенче рәттә
утырган бер малайдан ишеттем. Иптәшенә шулай дип сөйләп утыра иде, — диде
Кәрләбикә.
Кәрлә белән Кәрләбикә — авыл клубындагы курчак театрының өлкән
курчаклары. Аларны Фәрит абый исемле агач остасы ун ел элек ясады. Касса алар
уйнаган спектакльләр хисабына тула иде... Тора-бара алар халыкка кызыксыз була
башлады. Ә халыкның күңел скрипкасында уйный алмаган курчакларны клуб
җитәкчелеге тиз арада сафтан чыгара, алар урынына яңаларын ясый.
Фәрит абыйның күңеле утлы диңгез кебек, гел җилкенә, нәфислек тудырырга
омтыла. Чәченә чал иртә кунды. Авыл халкы: «Фәрит күп эшли, күп уйлый. Шуңа
чәче тиз янды», — дип шаярта. Куллары көрәк кадәр. Кәрлә белән Кәрләбикәне
ашыгыч рәвештә ясарга кушылганда, аның кул астында ике кыска утын пүләне
генә бар иде. Шуңа күрә курчаклар бик кыска буйлы булып, шундый исемгә ия
булдылар.
Авылда агачка кытлык, алтын бәһасенә йөри. Өйләр дә утын белән генә
җылытыла. Шуңа күрә сафтан чыгарылган курчакларны Фәрит абыйга истәлеккә
дип үзендә калдырырга рөхсәт итмиләр, клубны җылыту өчен мичкә ягарга
кушалар... Ул ясаган курчакларны беренче тапкыр мичкә олактырганда, моны
күргән Фәрит абыйның «көрәкләре» калтырап торды. Иренен нык кына кысып, уң
як читеннән бер тамчы кан саркып чыкты. Бераздан күзеннән энә күзедәй әче күз
яше тәгәрәде дә, кан саркып чыккан ирен читенә кадәр шуышып төште... Әле
шуннан соң да Фәрит абый курчакларына җан җылысы бирергә тырышты-
тырышуын. Тик һәрберсендә ирен читеннән атылган җансыз канның эзе кала
барды...
Кәрләбикәнең уң як яңагын ай яктысы кытыклап алды. Зөһрә кыз, гүя көянтәсен
читкә куеп, мөлдерәмә күзләре белән шушы ике курчакка гына карап тора.
— Кәрлә, өстән безне берәү карашы белән бораулый. Минем аны безнең
тамашаларда күргәнем булмады.
Ак җилкән
Ли н ар
Закиров
— Минем дә, — диде Кәрлә.
— Ә ул шундый сары-ы-ы, — дип шаркылдады Кәрләбикә. — Кара, күзеннән
тамчылар бөтерелеп чыга. Дөрес истә калдырган булсам, күз яше дип атала ул.
Теге спектакльдә уйнаганда, өченче рәттәге бер егет янында утырган кызга, «күз
яшеңне сөрт», диде. Ул вакытта кызның күзеннән нәкъ шундый чык бөртеге
тәгәрәп төшкән иде.
Театрда һәр курчакның исеме бар. Аларны Фәрит абый куша. Аннары шул
исемнәр белән яратып эндәшә үзләренә. Спектакль беткәч, курчакларның
киемнәрен салдырып, тартмаларга бикләп куя... Ә бүген Кәрлә белән Кәрләбикәне
тартма өстендә калдырып киткәннәр. Бүген алар тормыш тамашасы белән күзгә-
күз беренче тапкыр таныша. Көннәр буе караңгы зинданда ятып, ут яктысын
спектакль уйнаганда гына күрәләр. Кешеләрнең дә йөрәк уты тансык аларга. Тик
кешедәге ул хиснең ничек аталганын белмиләр. Атна саен Фәрит абый
курчакларын йонлач кулы белән караңгы тартмадан берәм-берәм чыгарып, тышкы
кыяфәтләрен тикшерә. Төсе уңган булса, буйый. Уңмаган булса, сөйләшеп алган
була шунда. Андый вакытта кешеләргә җансыз булып тоелган, әмма чынлыкта
җанлы курчакларның йөзендә канәгатьлек чаткылары биешә...
— Әйдә, тегендә меник әле, — дип, өстәл янындагы тәрәзәгә ымлады
Кәрләбикә. — Спектакль уйнаганда кырый күзем гел шул тәрәзә төбенә төбәлә
иде. Шундый ымсындыргыч! Ни бар икән анда?
Курчаклар шыгырдавык аяк-куллары белән башта урындыкка менеп
атландылар, аннары — өстәлгә. Өстәлдә теге пьесаның сызгаланган битләре
таралып ята. Режиссер Марат абыйның сәер гадәте бар: ул спектакльләрнең
сүзләрен гел үзгәртә. Шуңа күрә кайбер кешеләр бер үк спектакльне карарга
берничә тапкыр килә. Чөнки һәр куелышы үзгә килеп чыга. Кәрләбикә бер биткә
саксыз басып, таеп егылды да идәнгә гөпелдәп төште.
— һи-и, кызык булды әле бу. Колагымда бертөсле аваз яңгырый. «Зы-ы- ы-ң»,
«зы-ы-ы-ың», дип.
— Бетәр, борчылма, — дип көлде Кәрлә. — Мен монда... О-о-о, — дип авызы
«о» хәрефе булып ачылды курчакның.
— Нәрсә бар? — дип кабалана-кабалана шыгырдавык аяклары белән менә
торды Кәрләбикә.
— Бөтен дөнья... ап-ак. Каян алдылар икән шулкадәр мамык? Җитмәсә,
өстенә вак таш сибеп чыкканнар. Шундый матур итеп җемелдиләр. Теге
спектакльдә, мин сине кулыңнан тоткач, күзләрең нәкъ шушы ташлар сыман
ялтырый, — диде Кәрлә.
— Марат абый артистка: «Кәрләбикәнең күзләрен ялтырат!» — дигәч,
ялтыратам инде — диде Кәрләбикә.
— Нинди сүзләр әйткәндә шулай эшли әле күзләрең? — дип сорады Кәрлә.
— ... Исемдә түгел. Күптән уйнаган юк бит инде, — диде Кәрләбикә.
— Кара, тегендә ике кеше тора. Берсенең башында бүрек, икенчесе яулык
каплаганмы соң?
— Егет белән кыз диген инде. Хи-хи-хи. Бүрек белән яулык дигән була, хәсрәт
төенчеге, — дип, ирен читләре кыяр-кыймас кына җәелде Кәрләбикәнең. — Мин
бит, сиңа караганда, спектакльләрдә күбрәк катнашам, шуңа күрә күбрәк сүз
беләм... Кара, кочаклашалар. Кара-кара, безнең кебек кулга-кул тотынышалар.
Ләкин спектакльдә мин сине этеп җибәрәм. Кәрлә, дөресен әйткәндә, сине никтер
этәсем дә килми. Марат абый кушканга гына шулай эшлим...
— Ай кызы хәзер безгә түгел, егет белән кызга бага, — диде Кәрлә,
Кәрләбикәнең сүзен колагы аша үткәрмичә.
— Ә син тегеләргә күз сал. Кызның күзләре мамык өстендәге таштан да
ныграк ялтырый. Их-х, минеке дә шулай җемелдәсен иде-е-е! — дип, шыгырдавык
аяклары белән үзе тирәли әйләнә башлады Кәрләбикә.
— Бәлки, безгә дә спектакльдә шулай кочаклашыргадыр? Нык иттереп! Нык-
нык! — диде Кәрлә.
— Нык иттереп кыссаң, бәбәкләрем атылып чыгачак бит. Хи-хи-хи. Алай
түгел... бүтәнчә кирәк. Сүзен таба алмыйм... Аңлыйсыңмы?
— Аңларлык әйбер әйтмәдең дә бит.
— Кирәкми, кочаклама алай. Марат абый кушмады. Кушмагач, алай эшләргә
ярамый, — дип кырт кисте Кәрләбикә.
Кәрлә белән Кәрләбикә ап-ак манзарага хозурланып утыра. Икесенең дә
йөзендә ай яктысы. Күзләрендә, әйтерсең, янгын: дөрли, котыра, ажгыра. Ләкин
курчаклар үз карашларында нәрсә барлыгын сизми дә. Бер-берсенә дә
карамыйлар... Кинәт Кәрләбикә кулын тәрәзәгә тидерде.
— Бер көнне безнең спектакльгә бер тиктормас малай килде. Әнисе мәҗбүри
китергән иде инде. Шул малай, спектакль карарга теләмичә, залдагы тәрәзәгә
кулын тидереп, суык бабай ясаган бизәкләрне эретеп утырды. Ә менә мин
тидергәч, эреми, — дип авыз турсайтты Кәрләбикә.
— Бәлки, кулыңны яндырып җибәрергәдер? — диде Кәрлә.
— Ә ни өчен теге малай тәрәзәдәге бизәкләрне кулын яндырмыйча эретә
алды соң? — дип гаҗәпләнде Кәрләбикә.
— Бәлки, аның эчендә ут янадыр?
— Ә ник безнекендә янмый ? — дип гаҗәпләнүе арта барды Кәрләбикәнең.
— Чөнки без курчаклар, — диде Кәрлә.
— Беләм! Беләм, без курчаклар! Без курчаклар! Без курчаклар! — дип бер
урында сикергәләде Кәрләбикә. — Ә минем курчак буласым килми! Минем
тәрәзәдәге бизәкләрне эретәсем килә. Ай кызы тегеләргә карап әнә ничек елмая.
Ә безгә алай карамый... Безгә... сагышлы... И, каян, ничек чыкты бу ят сүз минем
авыздан?! Кайсыдыр спектакльдә әйткән булганмындыр инде...
Урам уртасында кочаклашып торган кыз белән егет аяк астындагы карны
туздыра-туздыра әкрен генә атлап баралар. Хәтта күз ачып булмаслык итеп тоташ
яуган кар да салмак кына төшә. Аста да, өстә дә аклык хакимлек итә. Мәхәббәт
ике дөнья арасында бөтерелә. Әйтәләр бит, иң көчле мәхәббәт кыш көне туа, дип.
Ул җиргә сеңми, чөнки туң туфрак аша үтә алмый. Мәхәббәт хисе күккә дә очып
китми, баһадир болытлар аны тышка чыгармый. Зөһрә кыз мәхәббәт ияләрен
офыкның теге башына чаклы назлы карашы белән иркәләп озатты. һәм,
хушлашырга теләгәндәй, күк йөзенә киң кызыл тасма сызды... Тасма торган саен
тарая, тарая барды...
— Кәрләбикә, әйтим әле!
— Әйт, — диде Кәрләбикә.
— Ялгышмасам... Ничек әле ул?.. Ә! Мин сине яратам!
— Анысы ни дигән сүз?
— Белмим. Ләкин кичә Марат абыйның кулында пьеса күрдем. Тышында «Мин
сине яратам!» дип язылган иде. Хәрефләре шундый зу-у-ур, шундый мат-у-ур.
Шулвакыт эчем яна башлады кебек... — диде Кәрлә.
— Бәхетле! Димәк, син тәрәзәдәге бизәкләрне эретә аласың!
— Юк, минем ул җылыны сиңа бирәсем килә.
---- ...
— Марат абый Фәрит абыйга: «Мин сине яратам!»га яңа курчаклар әзерлә!
Кәрлә белән Кәрләбикәне утынга җибәрербез, — диде.
— Безне пенсиягә чыгарырга җыеналармы әллә? Кешеләр үзләрен «утынга
җибәрүләрен» шулай дип атый бит, ахрысы? — диде Кәрләбикә.
— Пенсиягә чыккач, кеше яши, ичмасам... Ә безне ни кө...
Имән ишекнең шыгырдап ачылганы ишетелде. Фәрит абый керде. Бүген клубта
кунган.
— Аһ-һ, салкын!!! Корт чаккыры! Төне буе суык бабай белән көрәшеп чыктым.
Мичне ягып җибәрми булмас. Кичә үк ягарга дип йөри идем. Кая соң әле теге
курчакларым? — дип, Фәрит абый тартмалар янына атлады. Курчакларның
барысы да үз урынында, тик Кәрлә белән Кәрләбикәнең генә тартмалары буш.
Анда инде салкынлык оялаган. Фәрит абый бәсләнгән күзлеге аша өстәлгә бакты.
— Бәрәч, каян килеп чыктылар икән болар монда? Артистлар калдырдымы
әллә? Маратка әйтергә булыр әле, яшьләрең курчаклар белән саграк кылансын,
теләсә кайда калдырып йөрмәсеннәр, дип. Инде яңаларын әмәлләп бетереп
киләм. Ә боларын... Мичкә, диделәр... Ярарсана, бер яхшы ягы да булыр — суык
бабайга «хана» күрсәтәчәкмен! О-о-х, тешләр дә шыгырдый башлады инде.
Фәрит абый, бозланган күзлеген салып, Кәрлә белән Кәрләбикәгә сынаулы
карашын ташлады. Күз алдында теге ике кыска утын пүләне. Ул вакытта куллары
көрәк кадәр түгел иде әле Фәрит абыйның... Җәй. Останың маңгаеннан борчак-
борчак тир тага. Марат абый: «Курчакларың иртәгәгә әзер булсын!» — дип
ашыктыра. Фәрит абыйның хәтта эчендәге бүреләрен дә тынычландырырга
вакыты юк. Кулына нәзек пумала алып, ювелирларча саклык белән Кәрлә һәм
Кәрләбикәнең күзләрен зәңгәр төскә буяганда, ирен читен ныграк кысып куйды
да... Кан сауды... Фәрит абый, уйларыннан айнып киткәндәй: «Бу мәкерле бабайны
нишләтергә икән? Маңка да ага башлады менә, корт чаккыры», — дип ныгыттырып
кына маңкасын тартты. Менә бит, Кәрләбикә дә белде аның ни икәнен. Ачыш!
Кәрлә ишеттеме икән? Кәрләбикәнең елмаясы килде, әмма Фәрит абый янында
ярамый. Курчаклар үзара һәм үз-үзләре белән генә сөйләшә ала. Зинданда,
ялгызлыктан ычкынып, үз-үзе белән сөйләшүче курчаклар бик күп. Фәрит абый
томанлы карашын читкә ташлап, елмаеп торды, торды да... «Их-х» дип кулын
селтәп, Кәрлә белән Кәрләбикәне култык астына кыстырды...
— Мин сине яратам! — диде Кәрлә Кәрләбикәгә, зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп.
Карашында кояшның тәүге нурлары чагыла иде. Бернинди пьеса сүзе белән дә
аңлатып бирә алмаслык тирән хис. Ул хис мамык өстенә сибелгән ташларда да
бар. Кәрләбикә күзен челт-мелт китерде дә... берни дәшмәде... Фәрит абый авыл
халкын еларга өйрәткән «Җансызлык» спектакленең җанлы курчакларына: «Бәхил
булыгыз!» — диде.