Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР


Гобәйдулла үрдәкләре
Уфа Татар милли хәрәкәтенең күренекле вәкиле Мәсгуть ага Салихов истәлегенә
Аны, гадәттәгечә, чыелдау тавышы уятты. Кесә телефонының уч төбедәй кечкенә экраны, йөзне яктыртып, иртәнге дүрт сәгать утыз ике минутны күрсәтә иде. Йә, рабби! Әле нәкъ ярты сәгать вакыт бар икән. Утыз минут! Мең сигез йөз секунд. Кадерен белсәң, гасырга тиң бәракәт бит бу!.. Янәшәсендәге Сәрбикамалы да уянды, әмма урын өстеннән ире аша атлап төшәргә кыймады, күкрәген юрган чите белән каплаган хәлендә тыелып калды һәм Гобәйдулласының төшкәнен көтте.
Картка сиксән ике яшь инде. Әмма, Ходайга шөкер, әлегә сау-сәламәт, таза, буыннарын шыгырдатмый-нитми, яшьләрчә җитез кузгала. Ьичкайчан ашыкмый, ашыкканнарны да җене сөйми. Шуңа да һәр гамәлне җиренә җиткереп , кем әйтмешли , келтемпиен келтемпигә туры китереп , кемгәдер юк кына күренгән нәрсәдән дә таудай тәм , ләззәт табып эшләргә ярата. Менә әле дә идәндәге чүәкләрен кәмпүтер төгәллегендә аяк очлары белән эзләп табып , җәһәт кенә урыныннан шуып төште, капшана-капшана алгы якка чыкты, черт итеп сукыр лампа булып хезмәт иткән кечкенә көчәнешле электр утын кабызды . Ике тәрәзәгә караңгыдан буылып кышкы таң сарысы саркылды. Ихатасындагы сөт куесы сыман якты бәс сарган өянкеләр, башка җиләк-җимеш агачлары аңа иман садакасы сорап килгән ак сыннар булып күренде. Бәрәкалла!
Әйе, аның һәр адымы төгәл уйланылган, бер хәрәкәте белән икенче хәрәкәте арасындагы вакыты һәркайсы елларга тиң минут-секундларга салынган иде. Бисмилласын әйтеп, өстәл өстендәге чәчкәле пыяланың капкачын ачты, тулыр-тулмастан ике генә кашык катык капкандай итте. Катык ачый төшкән иде. Монда да әтнәкесе бар: ачый гына башлаган катык ашказаны бизләрен эшләтеп җибәрә ул.
Эчке ыштаныннан килеш юынгыч янына килде, битен - башын, беләкләрен чылатты, шундый ук тәфсиллек белән эһ кенә иткән аваз
Айдар ХӘЛИМ (1942) — шагыйрь, прозаик, публицист, .җәмәгать эшлеклесе; татар, башкорт, рус телләрендәге кцпсанлы китаплар («Тилергән сирень», «Татар вакыты», «Талант. Шәхес. Шагыйрь» Һ.б.) авторы. Татарстан Мәдәният министрлыгы ҺӘМ Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясе лауреаты. Чаллыда яши.
чыгарып, аякларын юынгыч тагарагына күтәреп куйды, балтырларын, аякларын тәһарәтләндерде. Урындык башында торган чалбарын-күлмәген, җинсез сырмасын киде, чалбар балакларын күтәреп, тезләре өшемәсен өчен эчке ыштаны өстеннән кәҗә бәрәне тиресеннән ясалган куныч башларын, мамык оекбашларын киде. Балакларын төшерде, җайсыз түгелме дигәндәй бер-ике адым атлап карады. Нидер
Айдар
Хәлим
ХИКӘЯЛӘР
101
шыгырдагандай итте — идән ул, буыннары түгел. Дивардагы сәгатькә күз ташлады. Бер минут — алтмыш секунд үткән дә иде. Бар, кире кайтарып кара син аны, вакыт дигән нәрсәне. Инде монысын башкарырга да чират җиткәндер. Өстәл янына килде, эчтәрәк торган савыттан янәшәдәге касәгә зәнгәрсу төстәге андыз суын салып, йотыштырды. Бу гамәлдән сон чеметем генә утырып тору зарур. Андыз — карт тән-җан өчен үтереп кенәләр дә шифалы чимал. Анарда яшьлек сихәте бар. Ел саен капчык-капчык җыя ул аны. Тамырларын киптерә, тураклап, ваклый. Аны урыслар «девясил» дип йөртә, имеш, «девять сил»дан алынган ди. Юк, кая ди ул. Нәрвакыттагыча, урыс аны бездән үзләштергән инде. Безнен «дәвачы» дигәннән алынган. Дәвачы үлән. Мәгънәле бит!.. Шифалы тамыр, ягъни мәсәлән. Геродотта да бар ди бу хакта. Анарда тугыз гына түгел — туксан тугыз шифа!.. Тагын сәгатькә күз ташлады. Янә дә бер минут үткән. Инде ашказанын майларга да вакыт җиткәндер. Хатыны мөдирлек иткән газ плитәсе янәшәсендәге өстәл янына килеп авызы капланган икенче савытны ачты, аннан соргылт төстәге сыеклыкны икенче бер касәгә койды һәм тәмләп кенә йотыштырды. Солы суы була монысы. Гобәйдулла аны ашказаны мае дип атый. Озак яшисен, яшеннән сонлабрак картаясын килсә, ашказанынны, эчәгеләренне тәрбиялә. Майла. Чистарт. Озаклап, җиренә җиткереп чәйнәп аша. Үнәченә дә, карынына да көч китермә.
Ул сукыр утын сүндерми калдырып борау, винт бормалары шикелле боргаланып төшкән баскыч буйлап аска, йортынын беренче катына төшә башлады. Сүндереп азапланмый, ни өчен дигәндә, менә хәзер секунд эчендә йокы бүлмәсеннән Сәрбикамалы чыгып, савыт-сабаларны шалтырата башлаячак.
Әйе, йортынын бормалы текә баскычы кебек, Гобәйдулланын язмышы да ай-һай бормалы булды. Анасы бик яшьли үлеп калган. Үги ана тәрбиясендә үсте. Какмады-сукмады, рәхмәт төшкере. Вакыты җиткәч, ул үзе дә өйләнде, өч баласы булды, шөкер. Атасы вафатыннан сон үги анасы зәхмәт сугып урын өстенә ятты һәм бүтән тормады. Ашавы да, башкасы да шул урын өстендә булды. Аһ, нинди түзем сорый иде мондый азагы-чиге көтелмәгән газаплар!. Егерме биш ел яшәгән хатыны аналарын тәрбияләүдән баш тартты һәм, бу хакта бер-ике тапкыр каты гына итеп сүзгә килгәннән сон, ике бәлигъ булмаган баласын алып, китте дә барды. Татар-мөселманда күрелгән хәлме? Аһ, ничек кенәләр үзгәртте дөньяны, дөньясы белән кешене, аеруча хатын-кыз дигәненне бу сәвит власте!.. Прлетар дуслык дигән булып урыс-улакка әйләндек тә куйдык. Хатынынын мондый пырдымсызлыгын Гобәйдулла һич кенә дә анлата алмады. Зиһене җитмәде. Аптырагач, яна замана бозган хатын-кызнын мондый кыйланмышларын, шаяртып, «Безне мәхәббәт кавыштырды, «любоф кына аерды», дип анлата торган булып китте. Биш ел буе үзе карады ул үги анасын. Күгәрчен баласы кебек, кулыннан ашатты-эчертте. Күтәреп барып, күтәреп кайтып, мунчаларына кадәр кертте. Әмма ир-атка гарип ананны үз кулларын белән госелле итү җинел эш түгел шул. Кемнәрне генә соратып карамады хатынлыкка Гобәйдулла. Әмма бу мәхшәргә килергә беркем дә атлыгып тормады. Хәзерге заманнын гаиләсеннән өч тиенлек бизнесын артыграк күргән хатын-кызлары өйдә гарип үги ана барлыгын гына белеп алдылар да, тәртәләрен кирегә бора торган булдылар. Ә менә Баулы кызы Сәрбикамал, әйе, һич арттырмыйча әйтә, кияүгә чыкмый сакланган кырык яшьлек кыз, насыйп иткән киявеннән утыз яшькә яшьрәк булуына карамастан, озак уйлап тормады — анын консервы калае кебек калтырап торган «Ока»сына калтыранмый-нитми керде дә утырды. Тагын да биш ел ананы инде яшь килен карады. Ыһ дип тә авыр сүз әйтмәде ул аналарына. Шунысына шөкерана кылдылар — ун елдан артык урынында яткан аналары бакыйга аларга рәхмәтле булып китеп барды.
Ә-ә-әй, онытып тора икән Гобәйдулла: әле анасы исән чакта ук тагын бер көтелмәгән вакыйга булды бит. Үзе белән өлкән улы да төнге эсминәдә чакта йортларына ут төрттеләр. Күрәсен, алар эштә чакны көтеп кенә очырылган кызыл әтәч йорттан торынбашларны гына калдырды. Булган аз- маз акчалары, дукәмәтләре дә янгында көл булды. Ярый әле Сәрбикамалы яланөс килеш, юрганы-ние белән аналарын уттан алып чыккан!.. Шул көннәрдә үк халыкта утны аны ташлап киткән
АЙДАР ХӘЛИМ
102
һәм ниндидер Гавриил белән иснәшә башлаган хатынынын яна килгәненнән көнләшеп һәм, имеш, Гобәйдулладан үч алып төрткән икән дигән сүз таралды. Кулыннан тотмагач, нәрсә әйтәсен? Шулайдыр да, бәлки. Шул көнне, шул сәгатьтә Гобәйдулла Ходай Тәгалә каршында иманга килде — намазга басарга, Сәрбикамалын өрмәгән җиргә утыртмый хөрмәтләргә, булдыра алганча бәхетле итәргә ант итте. Чынлап та бәхетле бугай ул. Бәхетле булмаса, адәм баласы шундый нурлы итеп елмая, иренә һәм күрше-күләнгә шул кадәр хөрмәт күрсәтә аламы? Ничә карама, авыз читендә елмаю чокыры. Сәрбикамал — Гобәйдулласын, Гобәйдулла Сәрбикамалын күзенә карап анлый. Дөрес, балалары булмады. Гобәйдулласынын ата булу чоры узганлыгын яхшы анлаган Сәрбикамал бала табам дип артык колак итен ашамады.
Алар кайвакытта, намазларын, форсатына карап, бергә, кайвакытта, аерым укыйлар. Әмма багышлаулары бер һәм бердәм: и, Ходай, бәрәкәтле тормыш, озын, иманлы гомер бир!.. Сәрбикамал ифрат та хуҗалыкчыл җан булып чыкты. Анын кар базындагы тозланган, пешектерелгән яшелчә, салат-мазар, җимеш сулары тутырылган тар бугазлы һәм кин карынлы пыяла савытлары, приказ көткән солдатлар кебек, айт дигәнгә тайт итеп сикереп чыгарга гына торалар. Камыр ашлары турында әйтәсе дә юк: әче-төче коймак, онлаган коймак, тары тәбикмәге, мулла беләге дисенме, тутырган тавык, какланган каз дисенме... Ул пешергән аш-суларнын хуш исләре янәшәләрендә генә аккан инеш үзәне буйлап килә дә, мин сина әйтим, барлык Бөгелмә-Бәләбәй калкулыкларын сугара. Гобәйдулла елына ике-өч ай аша биш-алты тапкыр елкы малы чала, карын маена ит тә кушып, Сәрбикамалы белән икәүләп «Зиләйлүк»не көйли-көйли казылык тутыра. Хатын ирен, ире хатынын якын итмәсә, шулай күнел биреп эшләп буламы?! Юк, әлбәттә!.. Аларнын әлеге мәһабәт йорт-ихатасы урынында җимерек келәт кенә иде. Янгыннан йортсыз-җирсез калган көнендә үк сатып алды аны Гобәйдулла. Нәм көнендә үк төзи дә башлады. Үзе бураткан дүртпочмаклы бурасын алтыпочмаклы итеп кинәйтте, аннан ике катлы итеп үстерде, аннан шул ике катны әле менә үзе төшә башлаган бормалы винт кебек баскыч белән тоташтырды. Менә әле дә чегән бароны кебек кара сакал-мыеклы, Пушкин кебек кара бөдрә янаклы абзагыз шул карангы винтнын бормаларында боргалана-боргалана кара борау, юк, дөрес түгел, кара башлы агач корты кебек, йортынын беренче катына килеп тә чыкты. Анын бөдрәләренен шомырт каралыгы хак. Халыкта аны юкка гына «чечен» дип йөртмиләр. Монысы да, ягъни чеченлеге дә хак. Анын үзеннән башлап артка чигенгәндә җиденче ерак бабасы Галирахман урыс әрмесендә егерме биш ел хезмәт итеп, Кафтауда имам Шамил алып барган азатлык яуларында катнашкан. Урыс ягыннан, кәнишне. Нишләтәсен, татар язмышы!.. Грнадир бабасынын, күрәсен, күзе һәрдаим ачык булган, татарларга хас яхшы хезмәт иткән, Высакаблгаруди янарал ана чечен кызы Сәйдә белән мөселманча никах укытырга, һәм туган якларына кайтып, җир алып төпләнергә рөхсәт иткән. Бөгелмә калкулыгы буйлап көнчыгыштан көнбатышка карап аккан Бөгелмә инеше буендагы уймак кебек утарларында Галирахманнан туган Сафарахман, Сафарахманнан туган Сабиррахман һәм тагын да өч буын Рахманнарнын дәвамлы кан тибеше бит ул тереләрдән дә тере Гобәйдулла хәзрәтебез...
Беренче каттагы утын кабызмый гына янәшәдәге янкормадан таштай авыр башмакларын өстерәп чыгарды, мышный-мышный аларнын төн ката суынган эченә мамык оеклы түмәрдәй аякларын тыкты. Бауларын бәйләп тә тормаганга күрә, башмакларынын телләре олы әрекмән яфраклары кебек тышка чыгып калды. Шул ук янкормада капшанып, итек мае савытын, ышкысын эзләп тапты, борып ачты һәм майны итек йөзләренә кызганмыйча сылап, парадка баргандай тырышлык белән ышкылый, аннан кара бәрхет белән ялтырата башлады. Тирәсендә карангы булып та, тәрәзәләрдән саркылган тан сарысынын саран яктысында көзге кебек шомарган итек йөзләрендә үз йөзе чагыла башлагач кына ышкудан туктап, тышкы ишегенен авыр келәсен ачты һәм бисмилласын әйтеп, тышка чыкты. Аны ап-ак кар исе анкыган саф һава, азат иркенлек каршылады. Биредә тан сарысы офыкларга саркылып зәнгәрләнә
ХИКӘЯЛӘР
103
һәм куера иде. Йорт почмагында көтеп торган таягын үрелеп алганда таякнын карны эретеп бозга каткан уклы очы шартлап урыныннан купты. Сәгате әле егерме минуты барлыгын күрсәтә иде. Йорт белән абзарны берләштергән япма астында буявын салган шпрот консервысы сымак ямьшек «Ока» машинасын «Әссәламегаләйкем!» дип, калаеннан сыйпап сәламләде, Сәрбикамалы утырып килгәнгәме, шушы калай машина кисәге ана гел генә нур чәчеп торган кебек. Ул капкасынын йозагын өч тапкыр борып ачты да, урамга бүселеп чыкты.
Аны үрдә, ап-ак бәс эчендә оеп калган ин биек агач башларыннан да югарыдарак үрдәге мәчет манарасы, инде шул манаранын дүрт кырлы хәнҗәре очында нурланган ярымай һәм шушында, якында, култык төбендә генә челтерәп аккан инеш тавышы каршылады. Инеш тә, мәчет тә, манара да, ярымай да, шөкер, исән-саулар икән. Әлегә урлап та, талап та китмәгәннәр. Ихатасына терәлеп кенә торган бу мәчетне Гобәйдулла үзе төзеде. Әүвәлдә мәхәлләсендә берьялгызы намаз укыса, аннан өчәү, аннан —сигез, аннан — егерме ике булсалар, хәзер инде иртәнге намазга биш- алты, башка намазларга — ун-унбиш, җомга намазына кайбер очракларда ике йөзләп мөселман йөри. Менә бит вакытында башкарылган иманлы гамәл нинди бәрәкәт китерә!.. Атлаган саен коры карларны таягынын очлы угы белән бер тапкыр чыелдатып, шул ук карларны табаннары астында икенче тапкыр шыгырдатып, башмакларынын һаман да шул сыер телләрен җилләрдә җилфердәтә-җилфердәтә Гобәйдулла үз мәчетенә таба атлады. Чиү! Шыгыр-шыгыр! Чиү! Шыгыр-шыгыр. Үз мәчете шул. Булмыйча ди тагын! Ул ирексездән елмаеп куйды. Әнә теге ихластан да дүрт кырлы көмеш хәнҗәргә охшаган манарага ярымай куйганда кран угынын корыч арканы чәбәләнеп калды. Һич кенә дә ычкындыра алмадылар. Гобәйдулла озак уйлап тормады, оегын салып ташлады да, яланаяклап краннын угы буйлап кырык метрлык манаранын хәнҗәр кыры буйлап очына үрмәләде. Астан караганда көмеш хәнҗәр анын үз гәүдәсе аша үткән кебек иде. Ычкындырды ул арканны. Һәрнинди биеклек һәм бөеклек ихласларны ярата шул. Ихласка ил куанган. Ихласлык үзе дә биеклеккә тин. Шуна күрә намаз ихласлыкны беренчел шарт итеп куя. Ул галәм кебек чиксез. Шуна күрә һәркемнең үз ихласлык үлчәме бар. Берәүнен ихласлыгының чиге — икенченен ихласлык башы гына. Кайвакыт шул ихласлыкның башламын ук гамәлсез чынбарлык боза. Җимерә. Мондый чакта «шайтан котырта» диләр. Котырта, күңелен тыныч, һаман да шул ихлас булмаса. Мондый очраклар Гобәйдуллада да булгалады. Әмма намазын калдырмады һәм, Аллага шөкер, калдырмый. Шартларыннан чыгып, намаз шәрифләрен басып та, утырып та, — күңеленнән — яткан, бөгелгән, хәтта һавадан сикергән халәттә дә башкарды. Кабул гына итә күрсен. Сикергән халәттә дигәне дә хак. Менә шундый саф ихласлыкка ия булу, Аллаһы Тәгалә барлыкка китергән тереклекне биектән күрергә теләү тойгысы аны җитмешкә җитеп барган көннәрендә иңнәренә парашют кидереп җиде кат күкләргә күтәрде. Әйе, Аллаһтан башка беркем һәм бернәрсә турында да уйлый алмый торган халәтне эзләде ул Җир йөзендә. Таба алмады кебек. Шайтаны котыртса- котыртмаса да, канәгате канмады кебек. Мондый халәт Җир белән Күк арасында асылынып торган халәттә генә бардыр кебек тоелды аңа. Тугыз тапкыр сикерде ул парашютта. Башта бер, аннан ике, аннан өч мең метрдан. Һәм үзе эзләгән халәтне тапкандай булды. Ул, арыслан йөрәкле, акбарыс чыдамлыгына ия ир-узаман, бер чакрымнан сикергәндә «Лә иляһа иллаллаһ!» кәлимәсен бер, ике мең метрдан сикергәндә — ике, өч мең метрдан сикергәндә өч тапкыр әйтергә өлгерде. Рәхәт!.. Син зәңгәр күкләргә колач салгансың, ә үзең Аллаһ хозурында... Инде киләсесендә иң кыска «Гасыр» сүрәсен укырга өлгерермен дип унынчы кат сикеререргә уйлаган иде, табиб-инструктор, елмаеп, «Бабай, йөрмә давай, сиңа тугызы да бик җиткән, җиргә төшеп әбине кара!» — дип, аның нәфсесенә чик куйды. Тазалыгы Аллага шөкер кебек, әбисе дә янында кеткелдәп кенә йөри. Әмма менгезмәделәр аны башкача күккә. Аларның да үз ихласлыклары бар икән. Саулыгы өчен курыктылар бугай...
Ул коры карны табан астында һәм таягының уктай очында сайратып, челтерәп
АЙДАР ХӘЛИМ
104
аккан авазларга таба китте. Мең еллар чамасы элек биредә Бөгелмә дигән матурлардан-матур татар авылын нигезләргә сәбәпче булган ул мәңге туңмый торган Бөгелмә чишмәсе. Урыслар аны «Бугульминка» дип очсыз кушымча өстәп кенә үзләренеке итмәкче булганнар. Бар, кушарсың татарны урыска кушымча белән генә. Бугульминка дигән урыс елгасы булуы мөмкинме?! Кемнәрнеңдер расларга тырышуынча, мең еллык шәһәрне нәкъ биш йөз елдан соң басып алган баскынчылар гына нигезләгән, имеш. Анысы Бөгелмә түгел, Бугульма дип атала икән. Урыста шундый да «бугульмалы» шәһәр була аламы?! Әгәр Татарстан Бөгелмәсен саклый алмаса, аның исемен ватмый мәңгегә дөрес саклау өчен вакытлыча гына булса да халыкара банкларга салып торырга кирәктер, бәлки? Рәсәй Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына сугым малы кебек сөйрәп кертелгәч саклап булырмы бу исемне?! Ә менә милләтләргә килгәндә, ул алар хәтеренең иң биек җирендә саклана. Шуңа да Бөтендөнья картасында Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы дип атала бу төбәк. Татар-мөселманның атаклы Чыршылы, Тайсуган, Эстәрлебаш мәдрәсәләре эшләгән, Риза казый Фәхреддин, Мифтахетдин Акмулла, Гариф Гомәр кебек галим-язучыларыннан башлап бүгенге Бәләбәйнең татар гимназиясе директоры, атаклы педагог Нурмөхәммәт Хөсәеновларына кадәр үстергән ул. Татар миллиятенең иң укымышлы нөктәсе. Әйе, ноктасы түгел, дөнья күзенә кереп торган нөктәсе. Юкка гына шушы нөктәне саклау өчен утызынчы елларда Һади Атласиның һәм аның кебек дистәләгән акыл ияләренең башлары бүкәннән тәгәрәмәгән. Бөгелмә!.. Аһ, Бөгелмә җаный!.. Шушы биеклектәге мәчетенең хәнҗәр кырларын бөгелә-бөгелә агып кайраган Бөгелмә-сукай!.. Аңа, бәлки, миллион ел бардыр. Бәлки, дистә миллион еллардыр. Нигә көләсез? Менә бу өянкеләрнең һәр яфрагына миллион еллар. Ә менә ана, азан әйтү өчен, унбиш кенә минут калган!..
Ул кабаланып инеш ярына килде һәм, үзе түшәп ясаган үркәчкә басып, сак кына эндәште:
— Кил-кил-кил!.. Кил-кил-кил!..
Ул гүя иркен тугайларда чабулап йөргән колыннарына«гөл-гөл!» дип чакыру салды.
Юк. Алай түгел. «Кил-кил!» дип ул шушы Бөгелмә инеше ярларының куышлары астында кыш чыккан үрдәкләрне чакыра. Юк, алар йорт үрдәкләре түгел. Үрдәк үрчетүче йортлар юк хәзер. Кыр үрдәкләре алар. Алар исән. Әнә, әле китеп өлгермәгән тан сарысының җимерелеп өскә килгән көн яктысы белән кушылуыннан кыска гына мизгелгә бар булган караңгылыкны ертып, суларның көмеш көзгесендә кайтарыла-кайтарыла үзенә таба йөзеп килгән үрдәкләрен куандырырга ашыкты:
— Кил-кил-кил!..
Үрдәкләр унлап иде. Су салкынын сизепме, Гобәйдулланың температурасы күтәрелгәндәй булды. Үрдәкләрнең нәсел тамыры гамәл дәфтәрендә миллион елдан исәпләнәдер. Гобәйдулла шул гомерне бер генә көнгә булса да озайту өчен бак-бакларны көн саен, кабат-кабат ашата. Үрдәкләр бак-бак дип кычкырмый. Алар Гобәйдуланың үзе кебек тыйнак. Өйрәнгәннәр. «Кил-кил!» дип аваз салуы була, киләләр дә җитәләр. Башмаклары белән лашпырдап, Гобәйдулла тиз генә капкасы аша үтте һәм кечкенә полиэтилен токчайда Сәрбикамалы суын кайнатып эчерә торган солысын алып чыкты. Алтын да алтын, бу да алтын. Пешкән солы. Кил-кил-кил!.. Гобәйдулла көмештәй куерып, ничектер шуышып аккан агымсуларга учлап сары алтын сибә башлады. Көмеш бөртекләр, үз артларыннан кибәк-кабык калдырып, су өстендә өерелә, аннан сайланып кына төпкә бата башладылар. Буш кабыкка алданмаган үрдәкләр салкын суга чумып бөртек чүпләргә дә ашыкмадылар, гүя алар болай да рәхмәтле Гобәйдуллаларының янә дә рәхимлек күрсәтеп, үзләрен ялгыз калдыруын үтенә иделәр. Температурасы төшкән Гобәйдулла исә, шуны аңлагандай, тешләре арасыннан:
— Ашарсыз, нибуч... — дип ике генә кәлимә сытып чыгарды да мәчет ихатасына керде. Биредәге кар аяк астында сайрамый, чөнки карларны мәчет каравылчысы
ХИКӘЯЛӘР
105
Сөләймән инде таңның үзеннән иртәрәк уянып, туңга кадәр көрәп куйган иде. Кызык зат ул Сөләйман. Әле кичә генә сөйләп торды. Мәчеткә бер шикле мосафир кереп, «Сез, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы татарлары, берегез дә татар түгел, сез Мең башкортлары буласыз» дип коткы таратып, ниндидер кәгазьләр калдырырга булгач, ул бу сәер кәгазьләрне тегенең кесәсенә кире тыккан һәм «Син, энем, исән чагыңда моннан ычкын... Үзеңнең тирмәңә кайткач, син татар, урыс, чуаш, марины сепаратка салып аерттыр да, шулардан башкорт килеп чыкса, мин дә башкорт язылырмын» дип колагына пышылдаган. Пәм теге ут капкандай чыгып та йөгергән...
Эчтә аны Сөләйман үзе каршылады.
— Әссәламегаләйкем, мөәзин абзый!..
Каравылчыда йокының әсәре дә юк иде. Мөәзин белән кул кушырып күреште. Бүтән бер сүз дә ишетелмәде. Димәк, барысы да тәртиптә. Шикле кәгазьләр таратып дөнья болгатучылар булмаган. Мөәзин абзый өстен, башмакларын салып икенче катка күтәрелгәндә сәгатенә күз ташлады. Әле өч минуты калган иде. Миһрабның ике канатында дүрт мөселман кардәше мәчет намазы укып маташа. Хуш. Миһраб каршына басып ул да үз бурычын үтәде. Шул арада, шөкер, тагын да ике мөселман өстәлгән икән. Миһраб каршына килде, микрофонный ябен япькә тыкты һәм уч төпләрен кыйблага каратып колак яфракларына терәде азаннын да беренче авазларын янгыратты:
— Аллаһы әкбәр!.. Аллаһы әкбәр!..
Нинди сөенеч: аларнын Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгынын ин биек җирендә иман нуры белән яктырган, чиста итеп юылган, тузаны сөртелгән, идәннәренә ямь-яшел келәмнәр җәелгән, уч төбе кебек җылы үз мәчетләре бар. Азанын әйтеп бетергәндә алар инде җидәү иде. Иртәнге азаннан сон мәчеткә ашыккан инсаннар килеп җитсен дип намазга кадәр ул гадәттә унбиш минут вакыт бирә. Бу арада алар барысы беррәттән Коръәннәрен кулга алып, аятьләр укыштыралар. Офыклар тагын да яктыра. Тормышнын гомер буе ачылып бетмәгән мәгънәсе янә дә ачылгандай итә. Менә намаз вакыты да кергән икән. Гобәйдулла хәзрәт имамлыгында инде уникәү булып өлгергән мөселманнар иртәнге намазны башкарырга тотындылар. Бу бәрәкәттән гүя мәчет эче тулган, шайтанга түгел, хак мөселманнарга да басып торырлык урын калмаган иде.
Намазны багышлап тәмамлаганда алар барысы бергә, барысы бердәм һәм барысы да бәхетле иде. Түшәмнән асылынып төшкән шәмдәлләр бу куанычтан тагын да яктыра төшкән кебек күренделәр.
Алар бер-берсе белән күрешеп чыктылар һәм тавыш-тынсыз гына беренче катка төшеп, һәркайсы үз юллары белән йортлары тарафларына таралыштылар. Аларны ин биек җирдә төзелгән мәчетнен хәнҗәргә охшаган манарасынын ярымае озатып калды.
Ничә ел үтте икән Гобәйдулла мөәзиннен бу манара очын корыч арканнан арындырганына? Аһ, егерме ел! Бөгелмә инеше кебек ага да ага бу еллар дигәнен!...
Мәчет ихатасыннан чыккач аны янә шул сөттәй ак бәстә оеган өянкеләр каршы алды. Алар гүя Гарәбстаннан Коръән күтәреп килгән илче Ибн Фадланнар иде. Нинди хикмәт!.. Шул хаҗ ихрамы кигән өянкеләр озатуында ул тагын да үрдәкләре янына килде. Нәм инешкә карады. Су төбендә бер генә алтын солы бөртеге дә калмаган иде. Әгәр бу җан ияләре Гобәйдулла сипкән ризыктан разый булсалар, анын чакыруына җавап бирми каядыр югалалар, әгәр туймаган булсалар, янә дә килеп җитәләр.
— Кил-кил-кил! Кил-кил-кил!...— дип чакырды ул кыр үрдәкләрен.
Каяндыр кар каплаган яр һәм өянке тамырлары асларыннан пылт итеп чыккан үрдәкләр ана таба йөзә башладылар.
—Аһ, наяннар! Җитмәдемени? Хәзер, хәзер!..
Әллә авазлардан, әллә нәзберек җилдән тибрәнгән ботаклардан үрдәкләр өстенә бәс коелгандай итте. Ул Ходайда һәм үзендә исәптә торган кош- кортына өстәмә азык — пешкән солы алып чыгу өчен башмакларынын һаман да шул әрекмән яфрагы кебек
АЙДАР ХӘЛИМ
106
салынып тышка чыккан телләрен җилләрдә җилфердәтә-җилфердәтә капкасына таба юнәлде...
 

Төпсәле йолдызлар
Каләмдәшем Мөхәммәт Мәһдиев истәлегенә
Җәйнен язгы чәчүдән сон, печәнгә төшеп өлгермәгән аралыгында була торган гаҗәеп кыска, иркен бер мизгеле иде. Көтмәгәндә безгә, совхозларынын ифрат та арык ат ишарәтен җигеп, Зәйпәкүлдән бабабыз килде. Мина, әле балалыктан чыкмаган сабыйга, тыштан шактый кырыс күренгән бу картнын нинди йомыш белән кисәк кенә килеп төшүе анлашылмый да, хәер, мина моны белү кирәкми дә иде. Минем өчен ин зур куаныч шул иде: инәй сөйләвенчә, утызынчы еллар башында унлаган баш атыбыз оешып кына килгән күмәк хуҗалыкка тартып алынганнан сон инде ничәмә еллар елкы малы күрмәгән ихатабызга елкы керде!..
— Иптәш тондыральный дирихтыр1 үзе биргәч, җиктем инде... — диде ул ат турында сүз чыккач. — Сикертми генә апкилде бит әле. Ходай кушса, сикертми генә апкайтыр да...
Бабабызнын озын юлдан сон да, минем уйлавымча, болай кансыз кыйланып, атын тугармый-нитми, камытын да салдырмыйча, аркалыгын гына бераз бушата төшеп, алдына арбасыннан бер кочак яшел үлән салып кайнар кояшта калдыруы минем өчен сер иде, әлбәттә. Сүзен кешегә карамыйча, ничектер оялгандай итеп, күзен яшереп сөйләве дә сер иде. Нигә ул атын абзар күләгәсендәге аранга кертмәде? Ашыга идеме? Ашыкса, ни өчен болай ашыга иде? Атнын җәфалы сәфәрдән пыялаланып тонган күзләрен коя-коя печән җентекләвен, мышный-мышный тын алганын күзәтеп торганым әле дә хәтердә.
Кышлау умарта кебек таза гәүдәле бабабызнын гадәттән тыш җитди кыяфәттә тирән фикер төенендә бикләнгәнлеге һәм сәфәре өчен кунып китәрлек кичне түгел, кызу көн уртасын сайлап, шундук кайтыр юлга чыгарга ниятләнүе анын һич кенә дә тәгаен Минсорур балдызына гына кунакка килмәвен сиздерә иде...
Зәйпәкүл — бездән утыз чакрымнар чамасында яткан авыл. Моннан ике ел элек без инәй белән анда кунакта да булган идек. Зәйпәкүлнен Зәйпәсе бар, тик күле юк икән. Анда сыерчык оясы кебек кечкенә йортлар, тирәсенә ауган-шуган читәннәр. Хәтта пумала башлы зәнгәр шайтан таяклары да анда чәчкә урынында йөри. Шыр дала, кисеп аударып, кая ди утынга, чыра теләрлек тә агач тапмассын, юк. Мичләренә салам, кирпеч сыман сугып киптерелгән тизәк ягалар. Янәшәләрендә Блюменталь дигән авыл. Нимесләр. Блюменталь нимесчә чәчкә оясы дигәнне анлата имеш. Менә кызык: үзләре нимес, үзләрен без җиндек, ә үзләре безгә төкереп тә бирмичә, ут-күршебездә, ихластан да чәчкәләр арасындагы мундирлы солдат кебек ялтырап торган йорт-кураларда яшәп яталар. Кайбер елларда Ырымбур якларыннан безнен авыл аша Зәйпә тарафларына дөягә атланган ач казакълар кәрваны үтә.Казакълар башларына самавыр канфәркәсе кебек телле-телле башлык кигәннәр. Бу кәрваннар нишләптер кире әйләнеп кайтмыйлар. Блюменталь тарафларында тамаклары икмәккә туйгач, туган якларын оныталармы?
Зәйпәдә әтәебезнен шул Зәйпә егетенә тормышка чыгып, сыйнфый таланудан котылып калган бертуган апасы яши. Без, аны исемен бөтенләй онытып, «Зәйпә әби», киявен исә, ягъни мәсәлән, безгә килгән шушы җизни-бабабызны, ихластан да исемен белмәгәнгә, «Зәйпә бабай» дип кенә йөртәбез. Ул безгә, фронтта һәлак булган кайнешенен ятим балаларына, тыныч кына карый алмый. Күзе яшьләнә дә куя. Мин анын мулла кушкан исеменен Хәбибулла булуын, Зәйпәдә «Каты Кул Хабул», шуна өстәп ни өчендер «Шаблай Хабулласы» дигән кушамат йөрткәнен, әбиебезнен исеме Минеямал булганлыгын соныннан гына беләчәкмен. Ул заманнарда гореф-гадәт алтын бәрабәренә тигез, кеше исеме-кушаматы исә паспортнын үзеннән дә
ХИКӘЯЛӘР
107
мәгънәлерәк һәм тәэсирлерәк иде шул!..
Инәй кисәк кенә килеп төшкән Зәйпә бабайга самавырын чыжлатып җибәрде. Җәмәгате туып-үскән «кулак хуҗалыгы»ннан исән калган бердәнбер байлык — самавырнын корсагына икешәр рәт итеп «Самоварная фабрика братьев Баташевых» дигән мидәл3 4ләр сугылган. Инәй аны барынча кыстый-кыстый чәй эчерде һәм, ахры, бик озак уйланганнан сон, тартынып кына, җизнәсе каты бәрелмәс микән дип шөлләп5, җаен-унаен сайлап- сыйпап, чак кына ишетелерлек аһән белән гозерен әйтеп салды:
— Җизни... Ягарга утын...атын белән... Якындагы Яшел Түбә урманына... коры-сарыга барып килергә рөхсәт итмәссен микән дигәнием...
Өйдә тынлык урнашты. Бабайнын җир сөрә торган агач сука шикелле гади, бик тә анлаешлы һәм кискен якты чырае буйлап күләгә үтте, кинәт бу чырай күләгәсе тар чөй булып түбәнгә төшкән мөслимин сакалга күчеп тартышты. Анын йөзен яшен суккан, көзән җыергандай итте, карт, җан газабын сиздермәскә тырышып, эчтән сыкранды. Ниһаять бу җаныя сыкрау имчәк баласынын кечтеки йодрыгыдай төергә әверелеп, өстән аска таба шуышты... Балдызына әйтелергә тиешле булып та, ошбу бала алдында әйтелмәскә тиешле нинди уйлар уйлап өлгергән иде икән ул шушы берничә секунд эчендә? Бүген кайтып җитмәсәм, шушы ат өчен үземне чыгарып атмасалар да, гыйбрәт тактасына кадаклаячаклар, дип дөресен әйтергә тиеш булганмы? Үлеп арыган-алҗыган малкай утынга барган җиреннән күтәрәмгә калып җан бирсә, нишләрмен? — дияргә теләгәнме? Әллә анын матурлардан да матур тол инәсен берәр иргә кодаларга килгәнме? Каян беләсен?
Картнын керфек очлары тагын да яшьләнде. Күзен челт - челт йомгалады.
— Утынга, дисен, балдыз... Ат кына бит әле менә... Ат дисән ат, димәсән, чыгар да ат... Күтәреп диярлек килдем... Нм, ярар... Булмаса, барып кайтырсыз... — диде ул авызыннан һәр сүзен санап кына чыгарып. — Сина кирәк булыр дип әле дә фурман җиккәнмен, ә? Җитмәсә, кабыклыны. Мин сез кайтканчы утынлыкта чыбык-чабыкларыгызны тураштырырмын...
— И-и-и, җизни, маташма. Син ятып хәл ал!.. Чыбык-чабыкны аны минем улым да тураштыра... — дип кабынып киткән инәй кинәт монсуланды. —Безнен ише ятим-йолпы йортында балтасы да берәү генә бит әле анын...
— Ярар, алырсыз. Мин... йорт-тирәсенә күз-колак булып, абзар- ихаталарыгызны каккалаштырган-суккалаштырган булырмын... — диде карт, җирдән күзен алмыйча. — Җәһәтрәк булырга тырыш инде, балдыз. Кайтасым да бар...
Мин атны колаксыз бидрәбездән эчердем. Ул әлләни эчмәде дә. Анын да минем кебек умырып ашыйсы килә иде, күрәсен. Әмма, нишлисен, алдындагы яшелдән аерып, аны тагын юлга алып чыгалар иде. Без урыны- урыны белән язгы ябагасы иегеп бетмәгән кызгылт-коба алашаны борып, чалшаеп каткан урыс капкабыз аша чыктык та, урам буйлап килгәннән сон «Яшел Түбә» юлына төштек. Атны чыбык-чыбыркы белән өркетеп түгел, кем әйтмешли, бот арасын ут белән гөргеләсән дә йөгертү мөмкин түгел иде. Утын табалмый мәш килеп, кичкә калуыбыздан курыккан инәй урманга мөмкин кадәр тизрәк барып җитәргә ашыга иде. Вакыт-вакыт, түземе бетеп, зәнгәр күлмәкле калкавыч кебек, арбадан сикереп төшә, адымын ешайтып алгарак китә дә, аннан башындагы ак яулыгын бер унга, бер сулга ышырып безне көтеп тора да, янадан арбага утыргандай итә. Ә мин барыргамы-бармаскамы дигәндәй лыкы-лыкы килеп әйләнгән, дегете беткәнгә чыелдап, ара-тирә шакылдап куйган тәгәрмәчләрнен тугымнарын күзәтеп барам.
Менә без авылыбызны уратып алган тауларнын ин биек, текәсенә өстерәлеп кенә күтәрелеп, алпавыт Кралов утарынын әллә кайларга агарып күренгән таш нигезләрен
3 Тондыральный дирихтыр (гади) — Утызынчы елларда оешкан кайбер бик мөһим совхоз җитәкчеләренә «генеральный директор» дигән исем бирелгәләгән булган.
4 «Бертуган Баташевларның самавыр фабрикасы» дип язылган медальләр.
5 Шөлләү (җирле сөйләм) — курку, шөбһәләнү, тартыну.
АЙДАР ХӘЛИМ
108
дә үттек. Ниһаять, атыбызнын пошмас атламнары белән теркелдәп, Яшел Түбә урманына да килеп җиттек.
Авылыбыз урманлы-яланлы, чишмәле-инешле бай табигатьтә гомер кичеп ятса да, яланда һәрчак ялан рәхәтлеге патшалык итә иде. Монда рәхәт, мондагы чәчкәләрнең хуш исле әчесеннән сулыш алулары җиңел, без, инәле-уллы ике җан иясе, тегендә-монда фырлап очкан Аллаһ бөҗәкләрен беренче тапкыр күргән кешеләр сыман, хозурлана, боларыннан тыш, арбалы атта утынга килү шатлыгын йөрәкләренә сыйдыра алмаган сугыш ятимнәре, үзебездән читтә гомер кичкән хәятнең ләззәтен татый идек. Әле җиләк пешмәгән, ул үлән өстен кызарып килүче төймәләр белән тутырган. Тәгәрмәчләрем белән изүдән коткарырга теләгәндәй, мин арбамны уңга-сулга боргаладым, әмма әле җиләк булып өлгермәгән бөреләр барыберизелә иде...
Үргә таба янбашлары һәм койрык аслары ак тиргә батып сабынланган ат, кайчан туктарбыз икән дигәндәй, ләштер-лөштер атлап урман эченә керә башлады. Кысыктан үтүгә, алдыбызда кечкенә, әмма түм-түгәрәк аклан ачылды.
— Тукта, балам, — диде инәй, арттан фурманга асылынып. — Моннан да ары кермә. Анда бик куе лабылык...
Ул нишләптер күккә карады. Дөнья мәшәкатендә чуалып, күптән күкләргә караганы булмагангамы. Күк йөзе кайчы канатлы кошлар белән мыжгып тора икән ләбаса. Аннан карашларын сөзеп тирә-ягына карады. Анда теңкәсенә тиеп беткән персидәтел-бригадирлар, налук инспекторлары да юк иде. Анда бары сугыш вакытында киселгән йөзьяшәр имәннәрдән калган гарип төпсәләр генә иде!..
— Син әнә теге лабылыктан ботак-сатак ташырсың, ә мин монавы төпсәләрне мәтәштерермен. Төпсәдән дә яхшырак утын юк!.. Әнә, күпме алар монда!.. — Һәм шундук астыбызга түшәп утырган бишмәт җиңеннән ялтыратып балтаны тартып чыгарды да, бераз кукраеп утырган кара төпсәгә таба атылды.
Әйе, төпсәләр бихисап иде. Бу кадәр күп төпсә күреп, мин сугыш елларында оборонага дип Хлебороб кахулларының «Яшел Түбә»урманнарын кискәнлекләренә инандым. Әйткәндәй, бу, җиз сакаллы абзыйлар урманнарны бездә фатирда ятып кискәннәр иде. Төнгә каршы, урманнан кайтканда, алар пычкы тешләрендә ялтыратып, безнең өйгә айны да алып керәләр иде. Тагын да шунысы хәтердә калган: абзыйлар эштән кайткач ниндидер әшәке исле эчемлек эчә, кычкырып сөйләшә, кайвакыт сугышып та китәләр иде. Әмма мин үз эшемне яхшы белә идем: аларурманга китүгә, карават астына кереп, аларның төрле савытларга салынган майларын тырышып, бик нечкә пөхтәлек һәм төгәллек белән ялый идем дә, алар шаулап-гөрләп ишек алдына кайтып кергәндә бу хезмәтемнән туктап, бер гаепсез бур песи кебек, караңгы карават астындагы чүлмәкләрдән майланып һәм ялтырап якты дөньяга чыга идем.
Әле бер тапкыр:
— Кайтып китсеннәр! Барлык майны ашап бетерәләр инде! — дип карават аягын кочаклап елаганым да хәтердә.
Болары борынгы — шактый черегән, муртайган төпсәләр иде.Төннәрен аларның нык черекләре йолдыз таккан гуардиннар кебек мезләп яналардыр. Үзләре черек, әмма ләкин йолдызлы!.. Ә менә яшь тамырлы, йолдызсыз төпсәләрне безнең сыек беләкләр белән генә төпләп булмый...
Мин үрәчәсе кабык белән көпләнгән фурманны авыл ягына борып, атның башын җилпәзәдәй эре яфраклы чикләвек куакларына төрттердем. Ерак юлдан соң ял да күрмәгән, тамак туклык та итмәгән малкай, ачуыннан шарт-шорт китереп, чикләвекнең назлы, сусыл хәтфәсен бөтереп тыга башлады. Ботакларны тешләре белән тартып өзгәндә куаклыкларның кобаралары коелып, калтыранып алалар иде...
Урман эчен дым сугарган. Мин муртаеп яткан вак агач төпләрен, авып, череп яткан кәүсәләрне, былтыргы һәм быелгы коры-сарыларны, урман караклары кискәннән сон өелеп калган агач, ботак-сатак ишарәтен кочак- кочак җыештырып,
ХИКӘЯЛӘР
109
фурманга чыгарып салдым. Ул арада инәй дә ярыйсы гына зур ике имән төпсәсен китереп киткән. Арба үрәчәсен тутыра алсак ярый инде. Урманда утын юк бит ул. Барлыкка бар ул. Безнен өчен юк. Әбйәщик6 кистерми. Чүп-чары өчен дә түлә. Түләми киссән, балтанны ала. Ә ул заманнарда безнен төрки-татар кавеме өчен тимер балта, бүгенге тел белән әйткәндә, «валюта»нын үзе булмаганмы? Йә син урман хуҗалыгына кол булып, бушка печәнен чап, урманын кис, агач орлыгы җый, киптер, тапшыр, яшь үсентеләр үстер. Шуна, күрәсен, инәсе күбрәк әбйәщикләр бәйләнми торган борынгы төпсәләр белән эш итә. Анын шундый гадәт, урманга утынга дип килсә, дөньясын онытып төпсә эзләп йөгерә. Бар белгәне — шул корып-караеп беткән төпсә. Ничек кенә мактамый, ничек кенә данламый, ничек кенә олыламый ул төпсә утынынын җегәрле җылысын. Төпсә анынча — чын утын. Йолдыздай шангырап кипкән, коры утын. Агач кәүсәсенен ин татлы өлеше. Җир тәбикмәге. Бу тамырларда илаһи кодрәт бар.Уты күкшел тыгыз, кайнар, ярсып, җырлап яна, ялкыныннан буш очкыннар очырмый. Шундый бер төпсә белән мунчанын йөз ташынкыздырырга, өйне җылытырга мөмкин, имеш. Нәм башкалар, һәм башкалар...
Шулай, бер килгәнендә, ул төпсә турында тоташ бер вәгазь сөйләде.
— Атан мичкә, аеруча мунча миченә төпсә ягарга ярата иде. Ул тамырлары тирә-якка тырпайган төпсәләрне авыр озын чөйләр белән суерып чыгара, яра алганынча яра һәм пүләннәрне шикәр кисәкләре кебек итеп өеп куя иде, мәрхүмкәй. Төпсә төпләү, төпсәләр белән көрәш — безнен язмыш, без үзебез дә төпсәләргә бәйле икән, балам. Бабаларыбыз кайчандыр Пугач яуларыннан сон өстебезгә төшкән җәзалардан, чукындырулардан качып, Идел-Чулман буйларыннан Урал тарафларына килеп чыккач, падишаһ аларга чәчүлек җир итеп урман-таулыклар гына биргән. Рәхим ит, чәч, тик башта кәҗә маенны чыгарып урманын төплә, тавын тигезлә, ташын чүплә.Шуна безнен күп кенә абзар-ихаталар да, хәтта чакрымнарга сузылган зират коймасы да таштан. Таштан өелгән кибет-келәтләр дә бихисап. Без борыныбыз белән таш, урман сөреп кенә кеше һәм җирле булганбыз. Тора-бара падишаһ ул җирләребезне дә тартып алып, көнбатыштан килгән урыс-кахулларга өләшкән. Кулларына урман төпли торган чөйле сөнгеләрен кочкан бабаларыбыз янә дә кара урманнарга чигенгән.
Күк йөзе яшәреп яшелләнде. Янгыр булмаса ярар иде.
Әнә минем вак зәнгәр чәчкәле, әче тирдән, ачы җилдән изрәп беткән күлмәген киеп алган инәм әле дә, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, чираттагы төпсәсен төпләп азаплана. Коры-сары артыннан урман эченә кереп чыккан арада күземә ташлана: ул гүя судагы кармак калкавычы кебек туктаусыз бер урында талпына. Берсеннән берсе мәһабәт, игелекле, таза бәдәнле, ниндидер ата тамырлы, үзәкләреннән җылылары ташып торгандай күренгән төпсәләрнен берсеннән икенчесенә йөгереп бара, анын уенча, инде тәмам картайган-бәлҗәйгән, җинел генә кубарылып чыгарга тиешлеләрен төбе-тамыры белән актарырга тырышып, каккалый- суккалый, эткәли-төрткәли, әмма төпсә һич кенә дә бирешми, эһ тә итми, тун тимер тавышлары чыгарып кына аваз бирә; менә инәй анын тирәнгә киткән тамырларын балта белән кисәргә, киселмәгәч, ничек кенә итеп булса да өзәргә теләп, бернәрсә ишетмәгән, бернәрсә анламаган төпсә өстендә ана бөркет булып кагынырга, тибенергә, өзгәләнергә тотына, әмма балта үтми, бар тирә-як ниндидер сангырау ухылдау-аһылдаулардан исәнгери башлый...
— Кил әле!.. — ди күз-башы ачулы ялкында дөрләгән инәй. — Син кил, ичмасам!..
Мин йөгереп киләм. Беләм: мондый вакытта инәйнен күз кырыеннан ачулы ялкыннар коела башлый. Яулыгы канаты сынган кош кебек төпсә тирәсенә очып төшә, дөньялыкка чыккан чәчләренен уртадан ярылган ак ызаны, чәчүргеч белән үргән ике толымы кояш давылы эчендә торып кала.
6 Объездчик — дәүләт Урман фонды хезмәткәре, урманчы.
АЙДАР ХӘЛИМ
110
— Тарт!..
Без төпсәне икәүләп тарта башлап, этә, алга-артка кымшатырга, какшатырга, ниһаять, кузгатырга тырышабыз. Әмма таш төрмә кыяфәтләре белән утырган төпсәләр селкенми дә иделәр. Комарыбыз көчәеп, икенче, аннан өченче, аннан дүртенче төпсәгә ташланабыз, әмма һәркайсында шушы хәл кабатлана. Ачуы чыгырыннан чыккан инәй балтасы белән төпсәнен тамырларын янә кисәргә итә, әмма кисә алмый; балтабыз да үзебез кебек ятим һәм үтмәс булганлыктан, теләгәненә ирешмичә, гарьлегеннән елый, үкси, тамырларны кыйнарга, тукмарга, бармаклары белән суырып чыгарырга, инде, аптырагач, карашлары белән булса да чәйнәргә тотына...
Бу минутта мина бу төпсәләрнен һәркайсы безне бәхетсез иткән кәнсәләр7, шул кәнсәләргә ияләшеп алган пыяла күзле кемсәләр булып күренде. Бер төпсәсе — абзарында булмаган малы өчен май, сөт, йомырка түләткән силсәвит, икенчесе — асалы паласыбыз арасында сакланган буш акча янчыгыннан салым һәм заем8 талап өебездән чыкмаган инспектор, өченчесе — сажин9 тотып, яз саен җир үлчәп, бәрәнге бакчабыздан чыкмаган зимләмир10, дүртенчесе — инәйне елаткан исерек бригадир, бишенчесе — кышкы салкында тунган көлтә суктырган күмәк хуҗалык рәисе, алтынчысы — яшел галифе-гимнастеркада районнан наган тагып килеп, айлар буе мир җилкәсендә яшәгән упалнамуч11, тагын да әллә ниткән, әллә ниткән нәчәнникләр12 иде...
Болар хәзер минем нәселемне «дошман» ясаган, атамны сугышка озаткан һәм анын башына җиткән йолдызлы төпсәләр иде.
Алар гыйфритләр иде!..
Һәркайсы чынлап та үзенә бер төрмә иде!..
— Атан да юк... Ичмасам... син дә... — ди чәчләре тузгыган инәй, минем нишләргә тиешлегемне анлата алмыйча. — Һаман кул арасына керә алмыйсын!..
Һәм җан ачуы белән тагын да юан тамырга чаба. Шул чак балта сабыннан чыгып ычкына.
— Их!..
Ул инде балтанын сабын шундый нәфрәт белән җиргә ора һәм гарьлеген кая куярга белмичә, зәнгәр итәкләре белән айкала-чайкала, урман эченә кереп чума...
Минем колак төбемдә анын бер генә сүзе эленеп кала:
— Син дә!..
Төпсәләр мина сабын кергән күз сыман әчетеп карагандай күренә. Кинәт баш очымда күк күкри. Гүя башымдагы ми ярымшарларым тетри.
Бу минем бердәнбер Атам һәм Ватаным икән.
Кинәт аяк табаннарым астымда җир ярымшарларым тетри. Тетри. Монысы минем бердәнбер Анам һәм Ватаным икән.
Кем ул, «син дә!?» Сон ул «син» дигән «мин» син үзен түгелмени?!
Мин үзем «син» түгелмени?!
Тар күкрәгем упкын булып кинәя, анда убыр көчләре кузгала, мин, иркен тын алып, урынымнан күтәреләм, инәкием өйрәткән бисмилламны әйтәм һәм мин, әлегә кадәр һәркем кебек, бер генә булган кеше заты, кеше кисәге, кешечек, малай актыгы, берәүдән менәүгә, менәүдән миллионга әвереләм һәм һәр «мин мин икән, мин кем икән» дип масаеп утырган мен-миллион йолдызлы төпсәләрне бармак кына кыймылдатып тамырлары белән урыннарыннан куптарам һәм, кысып кочып, йолдызларга ашам!..
7 Кәнсәләр (халык.) — канцелярия.
8 Дәүләтнең кешеләрдән акча алып торуы. СССРда салымның аерым бер төре.
9 Сажин (халык.) — сажень, Рәсәйдәге озынлык үлчәве: өч аршынга, ягъни 2 метр 133 сантиметрга тиң.
10 Зимләмир (халык.) — землемер. Бу очракта - саженьлы озынлык үлчәвеч.
11 Упалнамуч (халык.) — уполномоченный. Язгы чәчү, печән өсте, урак өстендә район партия комитетыннан, район советы башкарма комитетыннан һәр хуҗалыккаҗибәрелә торган махсус вәкил.
12 Нәчәнник (халык) — начальниктан.
ХИКӘЯЛӘР
111
Бүгеннән башлап мин күктә яши башлыйм.
Бүгеннән башлап күк гөмбәзендәге һәр тамырлы йолдыз мин ул.
Бүгеннән башлап күк йөзендә төпсә кочаклаган һәр чатлы йолдыз улмин булам. Үзләре кара черек, әмма яналар. Менә гаеш!.. Шулай итеп, төпсәләрне җирдә куптармый саклаган өчен мин аларга күкләрдә дә түзеп яшәү җәзасын алганмын. Күк гөмбәзеязгы һәм көзге чәчү чорларында эре чатлы йолдызлар белән тула икән, димәк, ышаныгыз, төпсәләргә тамырлары белән тырпаеп җиргә төшәргә мин ирек бирмим...
Бүгеннән башлап җир йөзендә гаделсезлек бетәргә тиеш. Чөнки мин, төпсәле йолдыз, һәр изелгәнне изүчеләрдән яклаячакмын. Сугыштан тол калган хатыннарны, ятим балаларны беренче чиратта. Сырт басуларында аларнын кулларыннан карлау11, аркаларыннан чыбыркы төшмәде. Алар
— фәрештәләр, ә мин аларны җитәкләп йөртүче пәйгамбәр. Моннан ары бер генә гаделсезлеккә дә юл куймаячакмын. Төпсәле йолдыз булып күккә ашарга һәм бу бурычны үтәргә миннән башка беркемнен дә кулыннан килми. Пушкиннын да. Толстойнын да. Монын өчен икеләтә ятим — үзен ятим һәм халкын ятим булырга тиеш. Пушкин, Толстой ятим түгел. Алар
— алпавытлар, графлар. Җир йөзендәгеләр, сез дә мине күзәтеп торыгыз, ярдәм көтегез. Ярдәмсез калмам. Мона кадәр ул сезгә килде. Килер. Һәм киләчәктә дә киләчәк.
... Күк йөзе караеп куерды да янадан яктырды. Без кабыклы фурманны коры-сары белән тутырып, алашабызнын ташбака адымы белән кайтырга чыктык. Үрәчәбездә әтәй васыяте кебек берничә йолдызлы төпсә дә яткач, инәй дә инде тәмам тынычланган һәм башындагы яулыгына кадәр канәгать елмая иде. Яшел Түбә тавыннан төшкәндә йөгебез атны үзе этәреп алып килә башлады. Атыбызны чаптырып дулата күрмәсен дип без төшкәндә тәгәрмәчкә каен чаукасыннан тыюлык тыгарга да мәҗбүр булдык.
Өстерәлеп кенә ихатабызга кайтып кергәндә Зәйпә бабай күрше Мөсаббихә әбиләрдән алып торган балтасы белән утынлык тирәсендә чыбык-чабык турап мәшәләнә иде. Шунда гына игътибар иттем: ул сулагай икән. Мин сабый чагымнан ук нишләптер сулагайларны кызыклы, серле кешеләр дип уйлый идем. Бу чынлап та шулай икән. Зәйпә бабабыз серле түгелмени?! Без алып кайткан коры-сарыны һәм йолдызлы төпсәләрне бабабыз ярдәмендә аерым бер горурлык белән утынлыгыбызга бушаттык.
Кояш кичлеккә тәгәри башлаган иде инде.
Бабай, «Яшел яланда туктап ял иттерермен әле» дип, артык мыштырдамыйча юлга чыгарга булды. Фурманына утырырдан алда инәйне чакырып, колагына пышылдагандай гына итеп:
— Бу нигә килде икән дип уйлыйсындыр инде, балдыз... — диде ул күзен читкә алып. Аннан минем тарафка ымлады. — Чамалап сөйлим, оланнын колагы тишек... Безнен күрше Блүминтәлдә нимесләр яшәгәнен беләсен... 13 Яхшы халык... Безгә, татарга, сугышка кадәр дә, сугыштан сонгы ачлыкта да нык ярдәм иттеләр. Менә шул Блүминтәлдән... минем Бүлфәнге Грутсиг дигән дустыма... үзләреннән читтә... берничә көнгенә яшәп торасы урын кирәк... Килеп чыкса, куып чыгармассын, яме, балдыз? Курыкма, бозык кеше түгел...
Бу — инәлү иде. Ул һаман да читкә карап, ничектер авыртынып, сыкранып, җир йөзендә кылынган барлык гаделсезлекләрне үзе кылган кешедәй оялып һәм унайсызланып сөйли иде.
— Ярар, җизни. — диде инәй. — Юлы төшсә, килә күрсен...
Озакламый Зәйпә-бабай атынын кичке шәүләсе башыннан койрыгына кадәр сузылып Җидегән авылына таба шуыша иде. 13 Карлау — җир сөргәндә сука төрәненнән балчык кыра торган кыргыч.
Башкасын мин хәтерләмим.


Антон Павловичның үлеме
А.П. Чеховның үлеменә 110 ел тулу уңаеннан
Мәскәүгә килгәндә үк хәле мөшкел иде. Ютәле җәфалады, өстәвенә ашказаны борды, аркан ишкән сыман тәне авыртты. Гомерендә булмаганча, урын өстенә үк менеп ятты. Сырхавын эһ тә итмичә ирләргә хас сабырлык белән кичерсә дә, шунысы ачык иде: кичектергесез рәвештә ниндидер өстәмә чаралар күрергә кирәк. Доктор Таубе Германиягә — Шварцвальд тарафларына, атап әйткәндә, үпкә чирләрен дәвалый торган Баденвейлер курортларына юлга чыгарга кинәш бирде.
Юл унаеннан Берлинда туктап, атаклы табиб профессор Э.-дан кинәшләр дә алдылар. Профессор Антон Павловичнын сөян тактасы сыман кипшенгән гәүдәсе буйлап бармагын-бармакка тукылдатып чыкты. Гәүдә гүя очыннан очына буш түмәр умарта сыман янгырый иде. Бу чакта оялчан Антон Павловичнын йөзенә чыккан елмаюыннан анын салкын суга керергә курыккан, яисә чит шәһәрдә бәдрәф эзләп кысталган кеше халәтен күзалларга мөмкин иде.
Менә ул бичәсе Ольга белән Баденвейлерда. Шау-шуны болай да җене сөймәгән Антон Павлович санаторий нумерларында туктарга теләмәде. Алар «Romerbad» кунакханәсендә урнаштылар. Табигатькә килгәндә, биредә оҗмахнын оҗмахы иде. Әүвәлдә алар Антон Павлович белән шул оҗмах кошлары шикелле җитәкләшеп, йорт тирәсеннән ерак китмичә ара-тирә генә йөрештерделәр. Аннан, көн саен диярлек күлгә төшеп, көймәдә сәяхәт кылдылар. Ике яктан да котырып чәчкә аткан чия аллеясы буйлап атлап, арыклардан челтерәп аккан суларнын ясалма сугарулары нәтиҗәсендә рәхәтләнеп үскән бакча-җимешлекләрне күреп, Ходай биргән җирнен һәр карышын гөлбакча итәргә өйрәнгән нимес кристияненен чиксез тырышлыгына сокландылар. — Ихатасыз-киртәсез бакчалардагы лилияләр, раузалар, канәфер чәчкәләр үзләренен кушучтай зур, тантаналы таҗларын гүя Антон Павловичны күрер өчен генә урам якка сузганнар иде. Берлиндагы «агач профессордан» бераз айный төшкән әдип бу күренешләрдән кәефе килеп, кайчандыр киләчәктә урыс кристияненен дә җирне шушылай кадерли ала торган көннәрен тизрәк җиткерү турында хыялланды. Менә гаҗәп, озакламый ул үзен яхшы хис итә башлады. Үпкә эмфиземасы йомшара төште. Агарган йөзенә алсулык йөгерде, күзенә нур кайтты.
Баденвейлерда алар мөрәҗәгать иткән доктор Шверер бик мөләем кеше, үз эшен белгән табиб булып чыкты. Ул Антон Павловичнын хәле кискен булуын аерым тоем белән тоеп, үзен гадәттән тыш итәгатьле, нечкә, искиткеч йомшак, хәтта ниндидер кызларча сак мөнәсәбәттә тотарга тырышты. Мондый вакчыл педантлык кеше табигатендәге барлык нечкәлекләрне ин нечкә кешеләрдән дә нечкәрәк сизә торган Антон Павловичнын кытыгын китерә иде. Ачуын сиздермәскә маташса да, бу хәл сизелми калмый иде. Гомумән, үзе табиб булганга, ахры, Антон Павлович табибларны яратмый, хәтта эчке бер нәфрәт белән күралмый иде. Сырхау белән табиб арасы анын өчен коткаручы белән җинаятьче түгел, ә бәлки җәллад һәм җәллад алдында башын бүкәнгә салган гаепләнүчегә тин иде. Үзенен катына табиб киләсе булса, унайсызлана, анасын җуйган болан баласы кебек, фыр- фыр килә, аны якын җибәрмәс өчен чаралар әзерли, тозаклар куя. Хәтта Ялтадагы өй табибы Альтшуллер да Антон Павлович янына сырхау янына дип түгел, ә үзенен төп максатын яшереп, имеш,борынгы әшнәсе янына «үтеп барышлый», һава хәлләрен уртаклашу өчен генә күрешеп чыга торган керсез күнелле «танышы» рәвешендә генә керә иде.
Өч атна эчендә алар ике урын алыштырдылар. «РотегЬас1»та. халык бик тыгын булып чыкты. Шәхси утарнын беренче катында биләнгән бүлмәдән Антон Павлович иртән иртүк кояшка чыгып утыра һәм кирәк чакта ятып та тора торган булды. Шатлыгына күрә, урамнын аргы ягында почта урнашкан булып чыкты. Ул, почта-
ХИКӘЯЛӘР
113
телеграф, тарантас кебек, гомумән, алга тәгәрәгән һәр нәрсәгә беркайчан да битараф калмаган, һәркайда почта-телеграф хезмәте булдырырга яраткан сәяхи җанлы зат, почта күтәрмәсендә дөнья бетереп кайнашкан хат ташучыларны күзәтеп, вакытын мавыктыргычрак итеп үткәрә иде. Ул түземсезлек белән үзенә дә хатлар һәм гәзитләр көтә. Сәясәткә чирканып, хәтта җирәнеп караса да, Япония белән Россия арасында кузгалып киткән сугыш аны үтә дә кызыксындыра иде. Почта бинасы каршына килеп туктаган дилижансларнын күргәзмә өчен эшләнгән кебек эшләнгән купшы тәгәрмәчләрен күреп, ул Николай Гоголь сыман, «Бу тәгәрмәчләр Сахалинга кадәр түзәрләр иде микән?» дигән ахмак сорау куеп, ана «Юк, Сахалинга ук булмас, ә менә Читага кадәр түзәрләр» дигән кебек ахмак җаваплар биреп утырырга да кыенсынмый иде. Күп тә үтми Антон Павлович бүлмәсе накысланып калгандай, кояш нурлары сүнгән- сүрелгәндәй булды, ул элеккечә өши, калтырана башлады. Бүлмәдән ютәлләгән тавышлар ешайды, якын, бик якын, яраткан кешеннен янәшәндә генә шулай каты ютәлдә газаплануы Ольга өчен анлата алмаслык газапка әверелде. Алар янә дә яна урынга, бу юлы кояш үзе кереп оялагандай нурлы бүлмәгә күченделәр. Авыру җылынды, үзен яхшы тоя башлады. Сәгатьләр буе балконга чыгып утыра, Баденвейлер кебек уймак шәһәрчекнен бер хәйләсез тормышын күзәтә; вакыты җиткәч, төшке, кичке ашка дип гомуми залга кереп утыра... Бәхетенә күрә, биредә дә почта бар икән. Ул гүя балкон читлеге аша очып, шушы дилижанслар — почта атлары канатларында тагын да Сахалинга, инде бу юлы рус-япон фронтына ук барып кайтырга хыяллана иде. Мәскәүдән тарантаста Сахалин ярыматавына барган үпкә чирле Антон Павлович Тын океан ярларыннан «кюз киряк!» дигән татар сүзе алып кайткан. Җае туры килгәндә ул бу тәгъбирне үзе дә яратып куллана иде. Тарихы болайрак. Коя дигән елга ярында урнашкан алтын юучылар бистәсендә каторжан татар гаиләсендә алтын ташлар белән уйнап утырган малайга тап була ул. Кызык өчен генә, нишләр икән дип, малайдан шушы ташларны үзенә бирүен сорый. Малай аларны ике дә уйламыйча бирә. Бу кадәр беркатлы сафлыктан сәяхәтчегә унайсыз булып китә. Күзенә яшь бәреп чыга. Ул малайнын рус телен белүенә бик шикләнеп кенә «Бу алтыннар өчен сина алмашка мин нәрсә бирим?» дип сорый. «Мине кюз киряк! — ди малай татарча, аннан тырыша-тырыша русча да өстәп куя. — Ти мене клас давай!».
Кюз — глаз икән. Малай тома сукыр икән!
Кеше матурлыгын күбрәк тәннән түгел, җаннан эзләгән Антон Павлович, сөйләүләренчә, шул минутта татар баласына бер күзен бирергә дә карар кыла. Никадәресе дөрестер. Әмма мондый катлаулы операция үткәрү өчен, имеш, шартларнын җитмәве генә туктатып кала әдипне.
Күптән түгел Ольганы чакырып алды да, колагына, гадәттәгечә, йомшак бәрхет тавышы белән «Минем ап-ак фланель костюм киясем килә», — дип пышылдады. Үзе як-ягына каранды. Гүя бу хакта беркем дә белмәскә тиеш иде. «Син нәрсә, Тоша, — диде Ольгасы аптырап. —Курортта юньле костюм табып була диме?» «Ә син тап. Мин бит синен киявен». «Каян? Ничек итеп?» «Минем шыксыз зифа гәүдәмнен үлчәмен ал. Күршедәге Фрейбург шәһәренә бар. Тегүчегә заказ биреп кайт». Пәм шулай итте дә Ольга. Ак костюм артыннан йөреп тулы бер көнен үткәрсә үткәрде, әмма тегүче таба алды. Кайтканда аны үз аягы белән каршыларга чыккан Антон Павлович, костюмынын өч көннән әзер булачагын белгәч, сабый бала кебек куанды.
Җәйге челлә эсселәре башланды. Иртән, коридордан барганда, Антон Павловичнын тыны бетә, буыла иде. Ул бу юлы тәрәзәләре һәм балконы төньякка чыккан җиләсрәк бүлмәгә күчәргә теләде. Шулай иттеләр дә. Мәһабәт тауларга һәм эре кәүсәле имән урманнарына күренеш ачылган югары каттагы бу хөҗрә әдипкә ифрат та ошады. Антон Павлович яткан җиреннән генә Ольганын Берлин банкына хат язуын үтенде. «Безнен анда бераз гына калган акчабыз бар. Бирегә җибәрсеннәр», — диде ул. Аннан ниндидер монсулык белән өстәп тә куйды: «Минем исемгә түгел, синен исемгә». Мондый сәер үтенечкә асаба мәгънә бирмәгән Ольга кынгырау
АЙДАР ХӘЛИМ
114
тавышлары чыгарып көлеп җибәрде. Ул кәләшнен акча мәсьәләләрендә булдыксыз икәнен белә иде, шуна күрә ике дә уйлап тормыйча, реквизитны Антоны исеменә тутырды.
Ике көн буе авырунын тыны кысты, буылды,ютәле тотты. Әмма, шөкер, температурасы күтәрелмәде. Ул урыны өстенә менеп үк ятмады, шулай да астына өч-дүрт мендәр салып, шулар өстендә төрек пашасы кебек утыра торган булды. Ольга ана туктаусыз кислород «мендәрчекләре» ташыды. Вакыт-вакыт кислородтан аерылып, йөзләрен җыера-җыера кәһвә эчте, күрәсен, эчкән нәрсәсе тәмсез иде.
Моннан алдагы төн аеруча куркыныч төн булды. Көндезләрен түзә алмаслык эссе, төннәрен суына, томан төшә иде.Җитмәсә, дөнья җимертеп күк күкри, янгыр ява. Мондый вакытта аеруча тын җитми. Антон Павлович бертуктаусыз тәрәзләрне һәм балкон ишеген ачуын үтенә. Әмма болай итү авыру өчен тагын да куркынычрак: угыз кебек куе, лычма дымдан авырайган, нәкъ теге фланель тукыма кебек ап-ак томан тәрәзәдән һәм ишектән кереп бүлмәгә тула, мебель һәм әйберләр арасына тулып, сузылып, ниндидер фантастик күренешләр тудыра һәм килбәтсез филләр, аюлар сыман бар нәрсәне изеп, туктаусыз бүлмә эчендә йөзә башлый... Менә электр утын да сүндерделәр. Чөнки ул Антоннын күз карашын газаплый. Өстәлдә бармак башы кадәр янып бетмәгән шәм пыскый, ана карасан, ул тан атканчы җитәрме, җитмәсә, янып бетсә, сүнсә нишләрбез дигән кечкенә фикер зур итеп җәфалый башлый.
Төн үзенен авыр, юеш, пошлыккан тынлыгы, ялгызлыгы һәм шомлы тынычлыгы белән чынлап та куркыныч иде. Бер үк вакытта мендәрләрендә тәхет өстендәге падишаһ кебек утырган иренен куе томандагы сынын күргән яшь бичә Ольга тормышнын мондый авыр чакта да бөек, тантаналы булуын күреп куана һәм тан ату белән доктор Шверернын килүен түземсезлек белән көтә иде.
Мендәрләр өстеннән дөньяга шикләнеп, тартынып кына карап утырган Антон Павлович инде алар кайчандыр өйләнешкәч тә үпкәләрен дәваларга дигән зур өмет белән башкорт кымызына — Аксеново14га барган Антон Павлович түгел иде. Мона кадәр мондый да бай кыргый чәчкәләр патшалыгын күрмәгән Антошасына чәчкә тузаныннан аллергия булды. Ул анда да гадәти шаянлыгын югалтмады. Мәсәлән, анын озын гәүдәсе үзе йоклый торган тимер караватка сыя алмый, аяклары таяк кебек чыгып тора. «Бар әле, хирургны алып кил, — ди иде ул мондый чакларда. — Ак Фәтхулладан аркылы пычкы алырга онытмасын. Гәүдәнен артык өлешен кисеп ташларга кирәк.» Кәфенгә төренгән кебек актан киенергә яраткан татар Фәтхулла исә сонгы урыс-төрек кампаниясендә кулын өздереп кайткан чулакай, аларны көн аралаш тарантаста авыллар буйлап Дим буйларына йөртә...
Менә куе томан катламнарын эчтән изрәтеп, ниһаять, җәфаланып булса да офыкта тан чишелде. Доктор Шверер килде, беренче чиратта Ольганы тынычландырды. Антон Павлович белән зәгыйфь, әмма ихтыяри аһән белән сөйләште, байтак кына гамәли кинәшләр бирде... Күпмедер дәрәҗәдә җинел дә булып киткәндәй тоелды. Антон Павлович, күнеле күтәрелеп, сыек кына солы боткасы да капкалагандай итте. Аннан, бала кебек, «Тү-тү барыйк», — дип,тәрәзгә якынрак китерүләрен үтенде. Ул анда кәртләрдән озак кына вакыт үзе яраткан «унөчле» пасьянсын15 салып, фал ачты. Ул арада Ольга аптекага йөгереп, җәһәт кенә кислород алып килде. Кичәге төн мәнге кабатланмас кебек иде. Ольгасынын кайтуын көткән арада, ашыйсы килмәсә дә, гадәте буенча төшке ашка чакырып чан сукканны көткән Антон Павлович яна хикәясенә сюжет кораштырган булып чыкты. Германиядәге курорт. Байлар. Миллионерлар. Барысы да эт талагандай ачыккан. Пәркемнен күз алдына үзе ашарга теләгән затлы ризыклар килә. Барысы да төшке ашка чакырып чан сукканны көтәләр. Менә, ниһаять, чанны да сугалар. Йотыккан миллионерлар аш залына керсәләр, өстәлләрдә салфеткалардан башка бернәрсә дә юк: хосусый милке өчен салымын
14 Транссиб буйлап, бүгенге көнбатыш Башкортстандагы тимер юл стансасы. Әлшәй районы биләмәсендә.
15 Пасьянс — кәртләрне тиешле конфигурация килеп чыкканчы тезеп фал ачу.
ХИКӘЯЛӘР
115
түләмәгән пешекче эшен ташлап качкан.Ачлыктан нишләргә белмәгән миллионерлар ачуларыннан үзара талаша башлыйлар...
«Менә, күрәсен, мина яхшырак бит», — дип Антон Павлович астындагы артык мендәрләрне алырга кушты, унайлырак итеп сузылып ятты һәм озакламый йоклап та китте. Өч сәгать чамасы йоклагандыр. Төнге берләр тирәсендә уянды, урын астынын каты булуына, күнеле болгануга зарланды. Эчтән яна иде. Пәм гомерендә беренче тапкыр үз теләге белән докторны чакырырга кушты. Авыру янында берьялгызы булган Ольга докторны дәшәргә танышлары — Россиядән килгән ябрәй студенты Рабенекны җибәрде. Швейцар әлүмин табакта боз алып керде. Алар аны Ольга белән идәндә тезләнгән килеш ваттылар һәм, чүпрәккә төреп, Антон Павловичнын күкрәгенә куйдылар. Елмаерга итсә дә, кыяфәте гадәттән тыш җитди булып, гүя ул гади бер доктор кисәген түгел, ә каяндыр ерактан, галәми үзәктән бик мөһим хәбәр көтә иде.
Доктор Шверер килде, Антон Павловичны кочаклап алып, сораштыра башлады. Авыру гадәттән тыш көчәнү белән гәүдәсен турайтырга тырышты һәм бар тирә-юньгә ачык һәм ишетелерлек итеп: «Доктор, ich sterbe»16, — диде. «Син нимес кызы булгач, сина өйләнеп мин дә нимес булдым бит инде», — дип шаяртырга яратса да, Антон Павлович нимесчә ипилек- тозлык кына белә иде. Доктор «Пи-и, картлач, син нәрсә сөйлисен, безгә әле яшәргә дә яшәргә!» дигән булып анытынычландырырга тырышты, какча иненә шапылдатып сугып та алды. Антон Павлович анын колагына нәрсәдер пышылдагандай итте. Доктор шприцын кадап, тире астына камфара кертте. Пәм көтмәгәндә Ольга ханымнан шампан шәрабе сорады. Менә швейцар шампан да китерде. Шверер шәрабны ике зур бокалга мөлдерәмә салды һәм берсен Антон Павловичка сузды.
— Күптән шампан эчкәнем юк иде! — Антон Павлович бокалны эһ дигәнче төбенә кадәр киптереп тә куйды.
Шулай диде дә сул ягы белән караватына сузылып ятты. Күзен йомды. Ниндидер мәшәкать белән аш-су бүлмәсе белән ике арада йөргән Ольга, җинелчә хырылдауга якын тын алыш сизенеп, йөгереп килде:
— Антончик!..
Ул инде суламый кебек иде.
— Дусик!..
Алар бер-берсен үзләре генә анлаган сәер исем-кушаматлар белән «дусик, песик, аткаем, эткәем, песикәем, кара борынкаем» дип атап йөртәләр. Юк, анын дусигы, бердәнбере-җанкисәге, шулай шаярып кына бер хатыны өчен генә түгел, ә бары тик чит дөнья өчен генә тамаша куеп ята иде. Юк!.. Бу кадәр камил, бу кадәр нечкә, бу кадәр акыллы талант иясенен Россияне ятим итүе мөмкин түгел!..Чеховтан башка ул нишләр? Юкка чыкмасмы? Менә хәзер... менә хәзер...менә хәзер уяначак ул!
— Дусик!.. Антончик!.. Антуан!..Венгерчик!.. Черномордик!..Китмә!..
Шверер чал башы белән әдипнен күкрәгенә капланып, йөрәген тынлады.
Йөрәк типми иде.
Булмас!.. Ольга тораташ булып катты. Ул яшь сытмаган, әмма ышанмаган күзләрен шар ачып елмайган килеш, бар булмышы, бар гәүдәсе, җаны-тәне белән тоташ бер яшь тамчысына әверелгән иде. Ольга анлады: Антоны анын белән менә шушы шампан шәрабын эчеп мәнгегә хушлашкан икән... Нибары тулыр-тулмас дүрт ел гомер итеп, алар бергә яшәп тә өлгермәделәр бит, Ходаем!.. Нигә алар Ходай биргән җәннәт рәхәтләреннән баш тартып, шулай бер-берсен газапладылар?! Бүлмәгә каяндыр урамнан тәрәз аша чегән алкасы кебек зур, кара төн күбәләге очып керде. Ул да җан өстенә җан бирергә теләп, үзенә урын тапмагандай, диварларга, түшәмгә, электр куыкларына һәм ут сүнгән хәлдә өстәлдә кизү торган гади шәмнәргә кадәр кагылып-сугылып бәргәләнде. Яшьтән үк үпкә белән авырган Антон гомер буе
16 Мин үлдем. (Немецчәдән.)
АЙДАР ХӘЛИМ
116
җылылык, җылы урын, җылы җир, сөю җылысы эзләде. Ольгасы ана сөюе җылысын бүләк итеп, театрдан китәргә һәм кайдадыр бергә тынычлап кына яшәргә ничә тапкырлар тәкъдим итте. Әмма Антон Павлович «Син сәхнә кешесе, сәхнәнә тугры кал, Мәскәүдә яшә, театрларында уйна, мин табиблар кайда кушса, шунда яшим, бер-беребезгә барып-килеп йөрербез», — дип баш тартты. Гаделлек җылысын эзләп, Ерак Көнчыгыштагы урыс булмаган милләтләрнен хәлен өйрәнү өчен ул унике мен чакрымлык Сахалинга юлга чыкты, тишек үпкә белән дөньяны урап кайтты. Җан җылысын эзләп, ул, күбәләк кебек, Мәскәүдән Леонидовкага, Леонидовкадан Аксеновога,Аксеноводан Мелеховога, Мелеховодан Ялтага күчте. Пәркайда сирень, чияләр, зур таҗлы раузалар үстерә торган булды. Ул бадәм17 бөреләренен яшәргән чагын түгел, ә яфрак ярыр алдыннан агарган мизгелен күрә белде һәм әдәбиятта шуны сурәтләп калдыра алды.
Бүлмәдә кабер тынлыгы иде. Төн күбәләге бәргәләнде-бәргәләнде дә, кечкенә ноктага әверелеп юкка чыкты.
Менә шулай, ир белән хатын булып алар күбрәк хатларында һәм телеграммаларында гына яшәп калдылар. Мәскәү-Симферополь арасындагы ашыгыч поездлар ике якка һәр көн саен диярлек хатлар һәм бүләкләр ташыды. Ул хатларда искиткеч тирән сөюгә төрелгән кызык, кызганыч һәм фаҗигале тормыш манзаралары, аларга хас сагыныч һәм иркәлек ачыла иде. Ольга: «Быел җәен Швейцариягә китәрбез һәм анда бары тик мәхәббәт хисеннән исереп ял итәрбез. Мин сине тирәннән аңлыйм, җанкисәгем. Сине кысып һәм кайнар кочаклыйм.Пьесаңны тәмамлар өчен бирегә килсәң, ә? Фатир әйбәт, саф һава мулдан, кояш. Син минем нинди булганымны да онытып бетергәнсеңдер инде...» Антон:» Швейцариягә бару мине куандыра. Син минем синең нинди булуыңны да онытканмын, дисең. Әйе, дуся, мин инде синең ак чәчлеме, кара чәчлеме икәнеңне исемнән чыгардым, әмма синең кайчандыр минем хатыным булганыңны хәтерлим...» Ольга: «Син әле «Чия бакчасы» пьесасына утырдыңмы? Безнең театр аны күз өстендәге каш кебек ничә ай көтә инде? Тизрәк, дусик! Синең кебек язучының бер генә минут телсез торуы да Россия өчен зур югалту...» Антон: «Пьесага тотынырга дип торам. Өстәлемә бер кочак кәгазь китереп салдым. Пьесаның исемен дә язып куйдым хәтта. Үзен генә язасы калды. Бик тә мунчага барасым килә. Табибым Альтшуллер рөхсәт итми, явыз. Син миңа, мөмкин булса, тирән төпле калушалар сал әле». Ольга: «Мин сиңа кызыл балык, куертылган сөт, кипкән җимешләр салдым. Галуша да, галстук та җибәрәм. Тагып йөрерсең микән?» Антон: «Җибәргән нәрсәләреңне алдым. Галстукны тагып карадым. Әмма ул корсаклы кешенеке сыман озын, аны бераз кыскартып та җибәрә алмассыңмы?...»
Югалтуның никадәр зур булуын әле тәмам сеңдереп бетә алмаган ханым, айныгандай итеп, тирә-ягына карады. Доктор киткән икән. Алар сөйгәненең үле гәүдәсе белән икәүдән-икәү генә торып калганнар.
Студент Рабенек Россиягә телеграммалар язарга тотынды.
Таң ата башлады. Электрны да сүндерделәр. Кайдадыр янәшәдәге католиклар, костелда таш коедан яңгыраган гармоник аһәңнәр тавышын чыгарып, орган уйнап алды. Бу хәл үлемнең тууга тиң бөек гамәл икәнлеген искә төшереп, зур югалтудан борчуга төшкән халыкны тынычландырды. Аккордлар бөек кешенең бик гади үлеменә мәрсия булып яңгырады. Иртәнге җидедә Баден сараеның министр-резиденты килеп, мәрхүм каршында тезләнде, король исеменнән кайгы уртаклашты һәм мәрхүм Баден туфрагында җирләнсә, бу адым герман кавеменә зур ихтирам күрсәтү булыр иде, дип белдерде. Үз чиратында Ольга ханым министрга рәхмәтен әйтеп, әдипнең Россиянең бөек улы һәм бөек әдибе булуын, җәсәденең дә Россия туфрагында християнлык хөрмәте күрсәтеп җирләнәчәген җиткерде.
Шул ук көнне Берлин банкыннан Антон Павлович исеменә хат килде. Калган 17 Миндаль.
ХИКӘЯЛӘР
117
акчалар Ольга кулында яшькә манчылдылар.
Фрейбургтан ак фланель костюмны да китерделәр.
Ольганың үтенече буенча Антон Павловичны табутка шул кар кебек ак костюмга киендереп салдылар. Ул Ак Фәтхулла кебек акчарлакка әверелде дә куйды. Гүя ул аны ахирәткә — Тәңре каршысына кияр өчен махсус тектергән иде. Акчарлак!.. Ә бит алар беренче тапкыр куелуга әзерләнгән «Акчарлак»ка репетиция вакытында танышкан иделәр!..
Доктор Шверернең хатыны костелга аналой18, иконалар куйдырып, Карлсруэдән христиан руханиын чакыртты. Якын-тирәдән якташ руслар килде. Шулай итеп, костел тиз генә православие чиркәвенә әйләнде дә куйды. Мәрхүмгә мәрәсим кылдылар.
Антон Павлович динне таный,ихтирам итә, әмма гамәле белән дини кеше түгел иде. Дөрес, аның кайсы диннең хакыйкате кешегә якынрак дигән сорау борчый иде. Бер мәлне ул мөселманнарның биш вакыт намазларын уку вакытларының серен аңларга тырышып күп китаплар актарды. Намаз вакытының Аллаһның күк капусын көненә биш тапкыр ачуына бәйле булуын, мөселманның шул мизгелләрдә, бигрәк тә төннең дүртенче, соңгы, таң намазын укылган өлешендә кулларын күккә күтәреп нинди теләкләр теләсә, Аллаһ шуның теләкләрен кабул иткәнлеген ачыклады. Мөселманлыктагы мондый галәми глобализм аны ихластан да таң калдырган иде. Әмма аны, рус кешесе буларак, бер нәрсә аптырата иде: төнге намазга, йокы калдырып, ничек торырга мөмкин? «Әллә син мөселман инде?!» — диде аңа бер тапкыр тәмам аптыраган Ольга. «Мөселман ук түгелмен, әмма, тау кебек, Мөхәммәдкә якыная барам!» диде ул киная белән елмаеп.
Шул ук көнне кичләтеп запас юлда торган курьер составына өстәмә вагон тагылды. Антон Павлович үлгәннән соң да үзе яраткан «почта вагоны»нда өч тәүлек буе ватанына таба теркелдәячәген һәм аның гәүдәсен станция саен энәдән үткәргәндәй үткәреп, ниндидер городовой-полицмейстерлар түгел, ә бәлки әле берничә ел гына элек өйләнгән алмадай кәләшенең күз карасы кебек карап алып кайтачагын күз алдына китерә алыр иде микән? Юктыр. Россиянең иң бөек язучыларының да уй-хыялы җитмәгән булыр иде моңа. Вагонны якташлары кайгылы кәгазь чәчкәләр-гирляндалар белән бизәгәннәр иде. Иң соңыннан мәрхүмнең гәүдәсе салынган имән табутны керттеләр. Тагын җеназа чыгылды. Тирә-юньдә бер генә тәртип бозучы да күренмәгәч, бер генә тәртип саклаучы полицейский да күзгә чалынмады.
Вокзал директоры изгелек күрсәтеп Ольгага инде ничәнче тапкыр бүтән вагонга күчеп утыруын үтенде. Шулай уңайлырак булыр дип ышандырырга тырышты. Ольга да инде ничәнче тапкыр мондый уңайлыктан баш тартты. Мин ирем белән бергә кайтам, диде.
Перронда соңгы чаң тавышлары яңгырады. Поезд Россиягә таба юлга чыкты.
Россия аны көтми, каршыларга әзерләнми, махсус элемтәдән хәбәр алган полиция генә көтә һәм каршыларга әзерләнә иде.
Курьер поездының почта вагонында алар икәү иде.
Табутта, акчарлактай ак костюмда, русның Гоголь, Толстоена тиң өченче язучысы, сәүдәгәр улы Антон Павлович Чехов һәм аның белән рәттән хатыны — заманның танылган сәхнә остасы, чыгышы белән Эльзац нимесе булган тау инженеры кызы Ольга Леонардовна Книппер-Чехова иде.