Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРГА БИРДЕ БАР КӨЧЕН


Тагын күрешергә булсын -
Хушлашмый китәм.
Искә алып, бер җырларсыз - Җыр
бүләк итәм.
Г.Зәйнашева

Республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген хатын-кызлардан
беренче булып 1991 елда шагыйрә Гөлшат Зәйнашева алды. Ул вакытларда ук инде
Гөлшат җыр сәнгатендә иң популяр автор буларак танылган иде. Әлеге дәрәҗәле бүләкне
дә аңа «Илле җыр» исемле китабы китерде.
Тел-әдәбиятыбыз, мәдәният-сәнгатебез кебек рухи кыйммәтләрнең саега, төссезләнә
баруы һәм бүгенге чынбарлыгыбызда дәүләтнең тотрыксыз
милли сәясәте ярдәмендә аларның бетүгә юл тотуы
шартларында, Гөлшат Зәйнашева кимәлендәге җыр
остасының иҗаты милләттәшләребез күңелендә өмет
чаткылары дөрләтүче, аның рух байлыгын саклаучы таяныч
булып кала. Бу — бик аңлаешлы һәм мантыйкка сыешлы
күренеш. Милләтебезнең язмышы әдәбиятыбыз, телебез,
сәнгатебезнең сыйфатына бәйләнгән бит.
Шактый озын гомер кичердем, ләкин Гөлшат
дәрәҗәсендә җырга гашыйк, бу сәнгатькә риясыз хезмәт
иткән бүтән берәүне белмим әле.
Гөлшат — минем институт буенча сыйныфташым,
һөнәрем буенча хезмәттәшем; көнкүрештә исә шатлык-
куанычларны, кайгы-борчуларны уртаклашып, якыннан
аралашып, киңәшләшеп яшәгән дустым иде. Бик күп
җырларының язылу тарихын беләм. Ләкин бу мәкаләдә мин
аның беркем махсус тукталмаган, балалар өчен язган
җырлары турында сөйләүне мәгъкуль күрәм. Ник дигәндә, бу
өлкәдә без Гөлшат белән рухи туганнар идек, чөнки мин озак еллар балалар өчен
тапшырулар редакциясендә эшләдем.
Кешенең матурлыкны тоюы, музыка дип аталган гүзәл дөньяга сукмагы сабый
чагында ук ишеткән бишек җырларыннан шытым ала. Үсә төшкәч, ул нәниләр өчен
язылган җырлар дөньясына аяк баса. Аннары мәктәп җырлары дөньясына керә. Бу җырлар
бит матур көй тыңлап ләззәтләнү өчен генә түгел, тәрбияви максатны күздә тотып,
ниндидер сабак, гыйбрәт алу өчен дә языла. Хезмәт сөяргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә,
тырышып укырга, тәртипле булырга өйрәтәләр. Гөлшат күңелендә җырлар язу теләге дә
шушы изге максатларны кечкенә дусларының аңына сеңдерү, җанын тәртиптә тоту
гадәтләренә күнектерү ниятеннән туа иде дип беләм. Моны ул үгет-нәсихәт белән түгел,
ә бәлки тормыштан гыйбрәтле мисаллар китереп, ышандырырлык итеп раслап күрсәтә
белә иде. Әйе, балаларга адресланган шигырьләрен дә, җырларын да Гөлшат яшь буында
әхлакый сыйфатлар тәрбияләү зарурлыгын күздә тотып язды. Менә, мәсәлән, «Шырпы
уенчык түгел» дигән шигырендә бер малайның, әнисе сүзенә колак салмыйча, шырпы
кабызып уйнап кулын пешерүе, «Конфет» дигән шигырендәге кызның конфетларны күп
ашавы нәтиҗәсендә, үсмичә, конфет кадәр генә булып калуы сурәтләнә. Бу мисаллар нәни
дусларыбызны начар гадәтләрдән арынырга кирәклегенә ышандыралар.
134
Гөлшатның табигать серләрен аңлау, тере дөньяның гүзәллеген күрү өчен күзләрне
башкача ача торган шигырьләре дә ифрат тәэсирле. Бу җәһәттән «Иртәнге җыр» дип
исемләнгәненә тукталасым килә.
Таңны мактап, талларда Кошлар канат кактылар, Тамчы гөлләр,
тирбәнеп, Алкаларын тактылар. Күбәләкләр, уянып, Канатларын
җилпеде, Коңгызлар җемелдәвек Матур күлмәген киде. Чәчәкләр чык
суында Коенып юындылар, Бал кортлары, безелдәп, Чәчәкләргә
кундылар. Син дә, матур сеңелем, Татлы йокыңнан уян, Җәйге таңның
яменә, Гүзәллегенә куан. Уян, сеңелем, күзең ач, Җәйге иртә нурында.
Кояш чыкты алланып, Синең тәрәз турында.
Табигатьнең йокыдан уянуын сурәтләгән бу шигырь рәссам кулы белән генә тудырып
була торган үзгә бер картинаны җанландыра. Шигырьдә тирән фәлсәфә дә, ясалма
чагыштырулар да юк. Гап-гади сүзләрдә табигатьнең уяну мизгеле, байлыгы һәм
матурлыгы чагылыш тапкан. Аларның укучылар күңелендә урын алуы да менә шушы
гадилектәдер, мөгаен.
...Бүгенгедәй хәтерлим әле. Мин радиода эшли башлаган 1950 нче елларда дип әйтим
инде, республикабызда дан тоткан бу оешма кайнап торган казанны хәтерләтә иде.
Репетиция бүлмәсеннән дә, тавыш яздыру студиясеннән дә җырлар, төрле музыка
коралларында уйнаган тылсымлы аһәңнәр яңгырый. Радиога композиторлар, шагыйрьләр
сукмагы өзелеп тормый. Алар яңа җырларын тәкъдим итәләр. Өлкән композиторларыбыз
Салих абый Сәйдәшев, Мансур абый Мозаффаров, Заһит абый Хәбибуллин, Александр
Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, әлегә яшь композиторлар дип йөртелүче Мирсәет Яруллин,
Бату Мөлекев, Фасил Әхмәтов, Фәтхрахман Әхмәдиевләр, шагыйрьләрдән Әхмәт Ерикәй,
Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким кебек танылган әдипләр, сәнгать әһелләре килә.
Араларында яшь шагыйрьләр Мәхмүт Хөсәен, Гөлшат Зәйнашева да була. Алар килгән
саен, яңа җырлары, шигырьләре белән шатландыралар. Радионың музыкаль репертуары
көн саен диярлек яңа җырлар белән баеп тора. Ләкин балалар өчен җырлар юк диярлек.
Без, әлбәттә инде, төрле темаларга җырлар язуын үтенеп, Гөлшатка мөрәҗәгать итәбез.
Ул дөньяга балалар күзе аша карый белә, балалар теле белән сурәтләү осталыгына ия,
редакция алдына куелган таләпләрне дә аңлый. Шулай әкренләп мәктәп, пионер
оешмалары тормышын яктырткан, походларда, сәяхәтләрдә йөрергә чакырган, туган
ягыбызның табигатен күзәтергә, аның матурлыгы, байлыклары белән горурлана белергә
өйрәткән, тәртипле, тәүфыйклы булып үсәргә өндәгән җырлар туа башлый. Балалар
җырларыннан торган концертлар яңгырый. Җыр өйрәтүләр, табышмак- концертлар пәйда
була. Ләкин радио дигән тылсымлы дөнья матур җырлар тыңлагыз дип әйтеп, балаларның
күңелен күтәрү белән генә һич тә чикләнә алмый. Ул яшь буынны гүзәллек дөньясына
алып кереп, рухи яктан тәрбияләргә бурычлы. Шул максатны күздә тотып, редакция
музыканы ничек тыңларга һәм ничек аңларга
НӘСИМӘ ӘХМӘТҖАНОВА
135
дигән концерт-әңгәмәләр оештыра. Аларны исә музыка укытучылары, сәнгать белгечләре
әзерли. Болар барысы да балаларның зәвыгын тәрбияләү өчен эшләнә. Бу тапшыруларның
мәгънәсен тирәнәйтүдә, тәэсир көчен арттыруда Гөлшат иҗатының роле зур булды. Аның
җырлары репертуарыбызны баетты гына түгел, матурлыкны тою хисе, зәвык тәрбияләп,
чын музыканы такмаклардан аерырга өйрәтте.
Бу иҗатның бәясен аңлау өчен Гөлшатның берничә җырына тукталып үтәм.
Композитор Фасил Әхмәтов язган «Спортчылар җыры»н алыйк. Ул күп еллар
дәвамында эфирда уңыш белән барган «Олимпия» дигән тапшыруны башлап җибәрүче,
аның тематикасына юнәлеш бирүче җыр булып яңгырады.
Белмибез ару-талуны,
Укыйбыз зур дәрт белән.
Авырмыйбыз, чөнки яшьтән
Дуслаштык спорт белән.
Корыч чыныккан шикелле
Ялкында, утта,
Үсәбез чыныгып шулай
Спортта, спортта.
Ә менә Мәсгут Имашевның батырлыкка мәдхия булырдай «Газинур отряды» дигән
җырыннан юллар:
Газинур исемен йөртә, бу — безнең отряд,
Батырларга тиң булыйк, дип, тибә яшь йөрәк.
Кызыл байрак, кызыл байрак
Безнең кулларда,
Лаек булып үс, пионер, Газинурларга.
Бу җырның максаты һәм әһәмияте турында өстәп аңлатма бирү таләп ителми. Курку
белмәс, көчле рухлы ил сакчылары, патриотлар булып үсәргә омтылыш уятуын җыр үзе
әйтә. Гөлшатның һәр җыры шулай гади генә тел белән бөек изге максатны тулысынча
җиткерә ала. Шуңа күрә, яшь буын күңеленә юлны тиз таба.
Көен Фәтхрахман Әхмәдиев язган «Кояш гомере» дигән җырын искә төшерик әле.
Радиодан беренче яңгыратуга ук балалар аны үз итте, тиз отып алды. Һәм ул мәктәп
кичәләрендә, пионер сборларында, бәйрәмнәрдә башкарыла торган иң популяр җырга
әверелде. Хәзер дә ул, әниләргә мәхәббәт гимны булып, һәр тантанада башкарылмый
калмый.
Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк диеп,
Өйрәткән энесенә.
Кояш, кояш, мәңге балкый,
Мәңге нур сибә,
Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа.
Моннан да гадирәк, моннан да үтемлерәк итеп әниләрне сөендерү мөмкинме икән?
Бу җырны да, Гөлшатның башка җырларын да әле бик күп буын балалары җырлап
үсәрләр дигән уйда мин. Чөнки алар балачак иленә онытылмаслык булып керделәр, һәм
хәзер музыкаль тәрбиягә юнәлеш бирүче компас ролен үтәп яңгырыйлар. Матурлыкны
тоя белүче, зәвыклы кешеләр булып үсәргә ярдәм итәләр. Моны без зур горурлык белән
Гөлшат дөньясы, Гөлшат бүләге дип атыйбыз.
Гөлшат Зәйнашеваның милләтебезгә хезмәт итүдәге тагын бер изге гамәленә
тукталасым килә. Анысы да минем күңелемә бик якын һәм кадерле. Ул бит җырга,
музыкага булган мәхәббәтен үзенең кызы Асиягә дә йоктыра алды. Асия консерваториядә
укып музыкаль белем алды. Мин радиода эшләгән беренче елларда туган телебездә
ҖЫРГА БИРДЕ БАР КӨЧЕН
136
җырлаучы балалар юк дәрәҗәсендә иде. Хор коллективлары турында сөйләргә дә юк
инде. Балалар җырларын артистлар башкаруында гына яңгыратырга мәҗбүр идек.
Радио каршында кечкенә генә балалар хоры оештыру ихтыяҗы туды. Гөлшат белән
сөйләштек тә, җитәкче итеп Асияне чакырдык. Ул мәктәпләрдән туган телебездә сөйләшә
белүче, музыка яратучы дусларын җыйды. Алар репетиция бүлмәсенең буш торган
чакларында җырлар өйрәнә башладылар. Тиздән радиодан ургылып чыккан саф чишмә
чылтыравын хәтерләткән балалар җырлары яңгырый башлады. «Укырга, укырга»,
«Күңелле безнең шәһәр» һәм башка күп җырлар минем колагымда әле дә яңгырап торалар.
Соңрак Асия Зәйнашева «Айсылу» балалар ансамблен оештырып эшли башлады.
Композитор Гөлнара Беляева белән бергәләп, Гөлшат сүзләренә язылган җырлар циклы
дөнья күрде. Телевидение режиссеры Нурания Җамали тырышлыгы белән ул җырлар
экранга чыкты.
Ул чакта шагыйрә Гөлшат Зәйнашева белән композитор Гөлнара Беляева иҗат иткән
илледән артык җыр телевидение компаниясенең фондын баетты, һәм шул җырларны
туплаган җыентык (Гөлнара Беляева, Гөлшат Зәйнашева. Көмеш тавышлар. Казан, 2008)
басылып чыкты. Болар да Гөлшат иҗаты, Гөлшат эшчәнлегенең гаять әһәмиятле бер
истәлеге.
Кеше күңеле бит ул — очына чыгып, чигенә барып җитә алмаслык катламнардан тора.
Гөлшат үзенең җырлары, шигырьләре белән шушы серле дөньяга юл ярды, укучылары,
тыңлаучыларына шул юлны яктыртып, маяк булып торды һәм беркайчан да халкы, яшәеш
алдындагы изге бурычы, үзенең нинди мәдәни мирас калдырырга тиешлеге турында
онытмады.
Нәрсә калдырам мин, китсәм
Бу якты дөньяга, дим.
Яктыртыр өчен тагын да
Ни кылдым мин аңар, дим.
Гашыйк булып бу дөньяга
Тик җырлап үтте гомер, Кемнәр моңлы, шулар гына Хәлемне белсә
белер.
Җырладым илемне мактап, Җырга бирдем бар көчем, Илемнең — күге,
халкымның Күңеле яктырсын өчен. Үзем китсәм, калыр моңлы Җырым
кинәт бүленеп, Туган як каеннарының Яфрагына эленеп.
Җырлары аның бөтен вөҗүден биләүче, яшәешен бизәүче байлыгы булды. Искермәс,
тутыкмас шушы хәзинәне халкына мирас итеп калдырды. Гөлшат әни, дәү әни, өлкән дәү
әни булгач та, балалар дөньясыннан, шигърият дөньясыннан читләшмәде. Бакыйлыкка
күчкәч тә милләтебез күңелендә яшәп калды. Җырлары- шигырьләре аша аны һәрдаим
яныбызда тоябыз. Телебез, сәнгатебез, милләтебезне саклап калу юлында җырчы шагыйрә
иҗатташ дуслары белән янәшә атлый.