Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЙӨРӘК ЯРАСЫ


Тук...Тук...Өй алды ягыннан ишетелгән шул тавышка Камәрия карчык сискәнеп
күзен ачты. Чү, кемдер шакый түгелме сон? Шакый бугай шул. Ул мендәрдән башын
күтәреп, сагаеп кына пәрдә арасыннан тәрәзәгә күз төшерде.
Тышта — дөм карангы, өстәвенә көзге җил исә, урам як бакчадагы чаган
агачынын коелып бетмәгән яфраклары карчыкнын күнеленә хәвефле хәбәр салган
төсле лепелдәшәләр иде.
Камәрия карчыкнын йөрәге сулкылдап куйды. И-и, бу ялгыз яшәүче
карчыкларнын хәлләре! Башкаенны кая куярга белмичә үткән көннәр. Куркудан һәр
шомлы тавышка дерт-мерт килеп, йоклый алмый тан сызылганын гаҗизләнеп көтеп
алган көзге озын төннәр... Ялгызлар хәлен ялгыз гомер кичерүче генә анлыйдыр шул.
Тукылдау кабатланмагач, карчык тынычланган сыман булды да, янадан урынына
ятты. Әмма башы мендәргә тию белән теге тавыш янадан кабатланды.
«Башка нәрсә булмас, хәерсез җил өй алды түбәсенен купкан тактасы белән
шаярадыр, иртән берәр ир-атка әйтеп кактырып куярга кирәк булыр», — диде ул, үз
алдына сөйләнеп.
Тук... Тук... Бу юлы тавыш ачыграк ишетелде, инде икеләнергә урын калмады.
Камәрия карчык урыныннан торып ут кабызды да стенадагы сәгатькә күз
төшерде. Төнге бер тулып килә иде. «И Ходаем, үзен саклый күр, төн уртасында
кайсысы йөри икән? Әллә күрше-күләнгә берәр хәл булдымы? Менә бит, гөнаһ
шомлыгы, сангырау колагым белән күпме вакыт ачмыйча тордым. И-и, бу картлык...
Әнә шулай сөйләнеп аягын кыштыр-кыштыр сөйрәп барган җиреннән ул кинәт
туктап калды. Шәһәрдәге кызы Нәгыймәнен: «Кара аны, әнкәй, төннәрен ишегенне
ача күрмә. Әнә телевизордан ялгыз карт-корыны талап-үтереп чыкканнарын күрсәтеп
кенә торалар», — дигән сүзе кылт итеп исенә төште. Шулай нишләргә белмичә
икеләнеп торганда шакылдау тагын кабатланды. Юк, юк, ачмыйча ярамас. Кем
белгән, берәрсе бик кирәккә шакыйдыр. Камәрия карчык күнелендәге шик-шөбһәсен
җинеп, өй алдындагы лампочканы кабызды да, йорт ишеген бераз кысыбрак ачып,
калтыранган тавышын күтәребрәк, каушавын яшерергә тырышып, «Кайсыгыз ул?
Кем шакый анда?» — дип сорады.
Тыштан, өй алды баскычында бераз таптанып алганнан сон: «Мин әле бу, оныгын
Эдик», — дигән тавыш ишетелде.
— Идик?! Әстәгъфирулла, бу карангы төндә нишләп йөрисен, балакаем? И
Раббем, үзен сакла... Әллә берәр хәл булдымы?
— Кергәч сөйләшербез. Салкын монда, өшетә, тизрәк ач ишекне! — Камәрия
карчык өй алды баскычыннан төште дә, ишек биген шалтыратып ачып оныгын эчкә
үткәрде.
— Озаграк тоттым бугай. Колагым начар ишетә хәзер, катырак шакырга, иде,
— диде ул оныгы артыннан атлап.
— Катырак ярамый. Күршеләр уянмасын дидем.
Әби белән онык кочаклашып күрештеләр. Эдик танымаслык булып үзгәргән,
ЙӨРӘК ЯРАСЫ
167
ябыгудан яңак сөякләре калкып чыккан, шешенке күз төпләре җыерчыкланып эчкә
баткан, йөзен шалашта качып яткан кешенеке кебек сакал-мыек баскан. Өстендә нык
кына, таушалган кәчтүм, якасы керләнеп каткан күлмәк. Оныгын шул хәлдә күргәч,
карчыкның эче жу итеп китте, борчылуы йөзенә бәреп чыкты.
Камәрия карчык барысын да аңлады. Буыннары хәлсезләнгәнен тоеп, уфылдап,
лып итеп урындыкка утырды.
— И бала... Тагын инәгә утырдыңмыни?
Эдик әбисенең үзенә төбәлгән карашын күтәрә алмыйча башын читкә борды , елап
жңбәрүдән үзен көч-хәл белән тыеп:
— Ялгыштым ... Тагын ялгыштым шул, әбей.
Әмма Эдик әбисенә элекке наркоман әшнәләренең аны күптән аулап йөрүләрен
һәм бер кичне караңгы подвалга алып кереп кыйный-кыйный тәненә героин
кадауларын яшерде, әйтмәде.
Камәрия карчыкның бу арада болай да сыкрап торган йөрәге өздереп чәнчеп алды.
— И бала, булсаң да булырсың икән. Әтиең сине шул каһәр афәттән йолкып алу
өчен ниләр генә эшләмәде, күпме акча түкте. Әле дә бурычын түләп бетерә
алмагандыр. Уф, инде син яңадан...
Эдик куллары белән башын тотты:
— Әбей, жңтәр! Кирәкми!
— Шулай инде ул, беркемнең дә үз ялгышы турында ишетәсе килми. Әтиең дә
туган нигезенә юлны онытты. «Ана күңеле балада, бала күңеле далада»,
— дип юкка гына, әйтмиләрдер. Көн туган саен аны көтәм. Күзем гел юлда була.
Үзләре ни хәлдә соң?
— Белмим.
— Ничек инде белмисең?
— Мин алар белән тормыйм бит. Йортларыннан кудылар мине, — диде онык.
Аннан ачынып: — Понимаешь, үз балаларыннан туйдылар! — диде.
— Акча сорап җәфалагансыңдыр. Күпме түзәргә була. Аларны да аңларга кирәк,
бала.
— Аңларга? Ә мине, бәхетсез бер наркоманны, кем аңлый? Әйт, бармы аңлаучы?
— Эдик сулкылдап елый башлады. Янына килеп кочып алган әбисенең иңбашына
башын салды. Күңеле тулып елый башлаган Камәрия карчык та яулык очы белән күз
яшен сөртеп-сөртеп алды:
— Йә, йә, тынычлан, улым. Бар ул сине аңлаучы кеше. Мин бар!
— Син генә шул. Шуңа сиңа ышанып кайттым да мин. Их, әбей!
— Уф, тәмам башым катты. Әйдә, чишен. Хәзер урын җәеп бирәм. Тукта, башта
чәй эчеп ал .
Эдик чәйнек күтәреп кече якка барган әбисен туктатты:
— Кирәкми чәй, хәзер китәм мин.
— Китмисең. Беркая да җибәрмим. Калганын иртәгә сөйләшербез.
— Кала алмыйм. Мин бик ашыгам. Сиңа зур үтенеч белән кайттым. Миңа акча
кирәк. Бик күп акча!
Камәрия карчык сораулы караш белән оныгына текәлде.
— Күп акча ?
— Әйе, эшләр начар минем, әбей, до ушей бурычка баттым мин.
— И, Ходаем, ярдәм ит. Күңелем сизенә, шул прашуклар, укуллар өченме?
— Әйе.
Эдик уңайсызланудан кызарып башын түбән иде. Камәрия карчык урыныннан
торып, ишекле-түрле йөреп килде дә, оныгы каршына туктап, йөрәгеннән ташып
чыккан сыкрау белән әйтте:
— Бала! Бигрәк балда-майда гына йөзеп үстең шул син. Студен булганчы гел
әниең Мариянең итәге янында булдың. Сүз әйттермәде ул сиңа. Мин синең инәгә
утырганыңны ишетеп әйткәч тә: «Булмас, минем бердәнбер улыма яла якма!», — дип
ГАБДУЛЛА ГАЛИЕВ
168
җикеренде. Шулай һәрвакыт... баласын яклаган ана арыслан кебек, ырылдап каршы
төште. Инде әнә нәтижәсе... Башкайларыбызның хәсрәттән чыгасы юк икән. И бала,
бала ...
— Кирәкми. Җаныңны сызландырма, әбей. Үкенүдән хәзер файда юк. Соң инде.
Алар авыл башындагы каенлыкта көтеп калдылар. Акча бир миңа! Тизрәк илтеп
тапшырыйм. Алар көттергәнне яратмыйлар.
Камәрия карчык бөтенләй коелып төште. Бер утырды, бер басты. Аннан кинәт,
зур ачыш ясагандай елмаеп, тантана белән:
— Таптым! — диде.
— Таптың? — бер мәлгә Эдикнең да йөзе ачылып киткәндәй булды. Ашыгып
сорады:
— Ничек?
— Хәзер үк милициягә хәбәр итик, улым. Эләктереп алсыннар мәлгуньнәрне.
Бирәсе бурычыңнан да, үзләреннән дә котылырсың.
Эдик янә күңелсезләнде.
— Юк. Ул юл белән булмый. Алар милициядән курыкмыйлар. Кичтән тотсалар,
иртән чыгарачаклар. Ә мине көнендә үк юк итәчәкләр.
Эдикның кесәсендә телефон шалтырады. — Алар бу! Ашыктыралар. Бөтен
ышанычым синдә генә, әбей, тизрәк акча тап.
— Кайдан гына табыйм соң ?
— Синдә бар ул.
— Каян булсын инде барлы-юклы пенсиягә яшәгән әбиеңдә. — Эдик әбисенең
муенына сарылды.
— Сытачаклар бит алар мине. Кызган оныгыңны, әбей. Бөтен өметем синдә
генә...
— Уф... Менә агай, ә? Үлемтегемә җыйган акчамны бирсәм генә инде. —
Камәрия карчык почмактагы сандыгын идән уртасына тартып чыгарып капкачын
ачты, калтыранган куллары белән кәфенлеге арасыннан бер төргәк алып сүтте:
— Менә, ун мең. Шуның биш меңен ал.
Эдик акчага карап көрсенде.
— Биш мең? Бик аз бит бу.
— Аз? Бурычың шулай бик күпмени соң? И бала...
— Әйтеп торам бит. Миңа бик күп акча кирәк.
— И Раббем?! Нишлик соң? Булмаса нит, ун меңен дә ал. Хәзер җитәдер бит
инде?
— Юк, җитми.
— Булганы шул. Бүтән табар бер генә тиенем дә юк.
— Бар. Синдә мине бурычтан коткарырлык акча бар.
— Әстәгъфирулла! Кайда соң ул? Әйт, кайда?
— Миңа сандыгың төбендә саклана торган асылташлар белән бизәлгән
муенсаңны бир.
Камәрия карчык бер сандыкка, бер Эдикка карады.
— Муенсаны? — Тәмам гаҗәпләнеп: — Андый муенса барын син каян белдең?
— Малай вакытымда җәйге каникулга кайткач, син сандыныңны актарганда
күрдем. Ул хәзер дә шунда булырга тиеш. Кая әле ...
Эдик сандык төбен актарып, муенсаны тартып чыгарды.
— Менә! Менә ул! — Муенсаны куллары белән сыйпап. — Мине коткаручы
хәзинә! Әбей, бир аны мина!
— Юк, сорама. Мин ул муенсаны беркемгә дә бирә алмыйм.
Эдикнын күзе усалланып ялтырады, тупас тавыш белән:
— Ник? — диде.
Камәрия карчык муенсаны Эдикнын кулыннан кире тартып алды.
— Сатыла тоган хәзинә түгел ул. Хатын-кыз нәселебездән күчеп бара торган
ЙӨРӘК ЯРАСЫ
169
мирас. Мина аны әбием бүләк итеп калдырды. Ә мин аны синен сенелкәшен Идилиягә
тапшырачакмын.
— Эделиягә? Син нәрсә, әбей!.. Шул шлюхагамы?
— Тукта! Сенлен турында шундый сүз сөйләргә ничек телен бара?
— Син бит әле белмисен. Эделия бозык компаниягә иярде, әллә кайларда йөри.
Муенсанны ул барыбер сатып җибәрәчәк.
Камәрия карчыкнын бу хәбәрдән болай да кечкенә, җыйнак гәүдәсе тагын да
кечерәеп калгандай булды. Бөтен тәнен хәлсезлек биләп алды.
— Уф, йөрәгем! Инде сенелкәшен дә синен юлыннан киттемени? Тагын ниләр
күрәсебез бар икән? И Раббем, нәрсә карый бу Ил! Анын да балалары бит сез, кара
гүрләргә кертәсез бит инде .
— Әбей, менә бурычымны гына түлим дә, алар белән арамны өзәм. Кабат
университетка кайтам. Җитте! Мина да кешеләр кебек яши башларга вакыт.
— Бик вакыт. И, бала, ышанулары бик авыр шул сина. Теге юлы да елый- елый
ант иткән иден дә ...
Эдик кесәсендә аваз салган телефонын колагына куйды. — Хәзер, хәзер килеп
җитәм. — Әбей, муенсанны бир, китәм мин.
— Муенсага кагылма, бирмим.
— Мине агачка бәйләп тереләй яндырып үтерүләрен телисенмени? Китер монда.
— Әбисенен кулыннан муенсаны тартып алып, ачу белән әйтте: — Алар килеп өенә
ут төртергә дә күп сорамаслар, көл генә өелеп калыр.
Йортта киеренке тынлык урнашты. Камәрия карчыкнын күзе яшь белән тулды. Ул
елый иде.
— Акчанын биш менен булса да калдыр, бу арада хәлем китеп тора. Үләрмен
инде мин, озак тормам.
— Ничава, үлмәссен әле, — диде Эдик, авыз эченнән генә мыгырданып.
— Улым, — диде Камәрия карчык, оныгына яшьле күзе белән мөлдерәп карап:
— Тәнемне туфракка хәер-садакасыз гына индерерсез микәнни?
— Эбей! Давай ул турыда сөйләшмик. Прости. Мин ашыгам. Пока! Теләгенә
ирешкән Эдикнын тавышында тартыну да, үкенү дә юк иде.
Шапылдап өй ишеге ябылгач, йорт эче тынлыкка чумды. Камәрия карчык
кыйблага, карап тезләнде: «Йә Раббем, гөнаһларыбыз өчен күрәбез бу газапларны. Йә
бер Аллаһым, кичер!!! Аталарын өйләндердем, никах укылмады. Балалары туды.
Мулла чакырып, Алланы исеме белән азан әйтеп, камә төшереп исем куштырмадык.
Исемнәре дә үзебезчә түгел бит аларнын Идик, Идилия. Әти-әниләре акча колына
әйләнделәр, балаларын оныттылар, акчадан башка күзләренә берни дә күренми. Үзем
дә сәҗдәгә сон бастым. Догасыз елларда, заман шаукымына бирелеп яшәдем.
Балаларыма вакытында дөрес тәрбия бирә алмадым. Аларнын афәткә төшүләренә
үзем гаепле. Барысына да бик үкенәм. Балаларыма, оныкларыма тугры юлга басарга
ярдәм ит, Раббем! Гафурын рә ... хим ...
Камәрия карчык кинәт хәлсезләнеп китте . Йөрәген тотып, тезләнгән җирендә
авып төште.