Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘҮБӘЛЕ ЕЛЛАР, ТӘҮБӘЛЕ ЮЛЛАР...

Әгүүзе билләәһи минәш шәйтаани раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Әйт: «Ул Аллаһ - бер!
Аллаһ - мәңге булучы.
Ул тудырмады да һәм тумады да.
һәм һичбер нәрсә дә Аңа тиң булмады.
Коръән. «Ихлас» сүрәсе, 1-4
Сорау туа, башта уйлар кайный:
Тормыш юлым үткән дип ни хакка?!
Рәзинә Мөхияр. «Тәүбә сонеталары»
Тышта әкрен генә ап-ак кар ява... Сурәтләре бер-берсен кабатламаучы миллионлаган-
миллионлаган энҗе кар бөртекләреннән торучы ап-ак кар... Әйтерсең лә, аның һәр
кешенең торышына катнашы бар. Бу бераз тәүбәгә охшаган. Бу бераз истигъфарга
охшаган. Әйтерсең лә, бу — Күктән иңгән изге бер хәбәр, Аллаһның тын бер кичерүе... Ә
җир йөзендә яшәгән, анда азмы-күпме гомер кичергән Аллаһ бәндәсенә тәүбә итәр өчен
сәбәпләр аз түгелдер ул... Юк, аз түгелдер. Аның ихлас күңелдән үкенгән һәм
чистарынуга, пакълануга омтылган көннәре-төннәре дә, еллары-мизгелләре дә аз
түгелдер, бәлки... Кеше күңеле еш кына пакълыкка, сафлыкка омтылып яши, гомер итә.
Ә шулай да, уйласаң, кайда соң ул Аклык, Сафлык? Мәңгелек Бәхеткә илтүче хак-
пакъ, изге сукмак-юллар? Кайсы рухи юлларда-магистральләрдә калган, гомер итә,
алгысына, эзләнә икән безнең күңелләр? Әллә инде алар тормыш лабиринтларында
адашып калып, яки кырыс тормыш җилләре белән алып кителеп, хак юлны таба алмыйча
тын гына җәфаланалар микән?
Әгәр синең күңелең беркөнне аклык-пакълык халәтен югалткан икән, адашкан икән,
әгәр ул үткән көннәрнең сәер авырлыгыннан котыла алмый интегә икән, җәфалана икән,
әгәр ул өр-яңадан, яңа, гүзәл, саф тормыш башларга өметләнә- хыяллана икән — синең
өчен олугъ тәүбә хисе дә кирәк түгелме соң? Мөмкиндер вә, шиксез, гаҗәеп мөһимдер
дә... Кешеләрнең йөрәк түрендә бит кайчак хак үкенү хисе дә ачык кабына аладыр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г. в.) үзенең бер хәдис -шәрифендә «Гөнаһларыннан
тәүбә итүче мөселман гөнаһсыз мөселман кебек», дип белдергән. Аллаһ Сөбханәкә
Тәгаләгә булган тәүбә һәм тирәнтен истигъфар хисләре... Сафлану, пакълану, күңелнең
чистарынуга булган эчкерсез бер олуг омтылуы... Илаһи садәлеккә, беренче кат
булгандай, янә бер кат кагылырга теләү, алгысу. Тормышыңны өр-яңадан башларга
омтылу, өр-яңадан Хак юл буенча, Мәңгелек Бәхеткә, Мәңгелек Сәгадәткә илтүче юл
буенча яшәүгә булган изге бер ымсыну...
Әдәбиятның үзендә тәүбәгә кагылышлы юллар яңа омтылыш-хыяллар белән тулы
үзгәртеп кору елларында, мәсәлән, күренекле татар шагыйре Рәдиф Гаташта, авар
шагыйре Рәсүл Гамзатовта ачык күренеп киткән иде. Бу, әйтерсең лә, үзе тәүбәгә ихлас
омтылган (әйтик, Архипелаг ГУЛАГлар өчен, аударылган мәчет манаралары өчен) өметле
158
бер чор иде!.. Бу хәтта аларның шигырьләрендә дә ачык чагылды түгелме:
Ни генә әйтмә, Гаребтән җан гарык:
Аннан алган калып-өслүбем ярык...
Шуңа гел: — Хәйям! дим; кайтам Тукайга...
Кайтам, ои.\1әк, үзебезгә, без - Шәрекъ!
(Рәдиф Гаташ. «Ни генә әйтмә, Гаребтән җан гарык...»)
Яки:
Ты прости меня, горная родина,
Что тебе я служил не сполна.
Миллионы дорог мною пройдены,
А нужно была только одна.
(Рәсүл Гамзатов. «Тәүбә»)
Тарихның аерым бер борылышында күңелләр өчен өр-яңа офыклар ачылганда һәркем,
чыннан да, үткәндәге кайбер гамәлләре өчен, кайбер гөнаһлары өчен үзенчә гафу
үтенәдер, үзенчә нәтиҗә ясыйдыр, үзенчә киләчәккә омтыладыр һәм, шиксез, бу
табигыйдер дә. Ул үзенең юл башын янә искә төшерә, саф, гөнаһсыз үткәненә кайтып
килә. Һәр адәм баласы да, Коръән Кәримдә әйтелгәнчә, Галәмгә саф-пакъ йөрәк белән туа
бит, тик, кызганычка, сирәкләр генә шушы пакълыкны-сафлыкны саклап кала һәм
Аллаһының яхшы, игелекле әҗерен ала («Әт-Тин»). Әйе, бу тәүбә хисләре гомерләре-
иҗатлары да күбрәк өлеше социализм чорында үткән олырак буын язучылар өчен булды.
Мондагы кимчелекләр безгә шактый яхшы ук аңлашыла: атеизм (дәһрилек), хәбәрдарлык
һәм демократия җитеп бетмәү һ.б. Әмма, әмма... Тәүбә хисе ул, әйткәнемчә, һәрвакыт яңа
икән. Ул һәр кеше, һәр буын искерми, янәшә һәм яңарышта кала...
Чыннан да, мәсәлән, Рәдиф Гаташ буыныннан аермалы буларак, алардан яшьрәк буын
шагыйрьләрдә тәүбә хисләренә кагылышлы рәвештә ниндирәк уйланулар табарга булыр
иде? Аларның иҗатында соңгы еллардагы чор-вәзгыятькә карата, мәсәлән, ниндирәк
шигъри юллар күрә алыр идек, һәм күреп уйлана һәм фикер йөртә алыр идек икән соң?
Аларның яшәешләре дә, иҗатлары да шул гаҗәеп үзгәртеп корулар, демократик җилләр
исә башлаган өметле дә, катлаулы да тарихи дәвердә шәкелләште бит. «Торгынлык»
еллары адәм баласын тәүбә хисенә китергән кебек, «ирекле еллар» да кешедә тәүбә хисенә
булган сусауны бетерә ала димени инде?!...
Әйе, җәмгыятькә чагыштырмача ирек килде һәм бу ирек башта зур нигъмәт, бәхет
сыман тоелды. Әмма, әмма... Ирек әле ул җаваплылык та икән. Ул кешенең теләсә нәрсә
эшләргә хакы бар дигән сүз түгел икән. Һич юк! Бәлки без бу турыда соңрак
уйланганбыздыр, фикер йөрткәнбездер. Безгә күпмедер җаваплылык та җитеп бетмәде
кебек? Ирек белән кеше күпмедер сайлау алдында кала, һәм әгәр ул үзенең сайлавында
Аллаһ кушкан чикләрдән чыкса, мәсәлән, хәрамга керсә (әйтик, «ярамаган», «тыелган
«җимешне татыса»), авырлыклар да, михнәтләр дә кичерә ала икән, һәм, Аллаһ кушса,
соңрак үзенең Хуҗасына-Аллаһка тәүбәгә дә килә ала икән...
Әйе, чыннан да, үзгәртеп корулар кыргый капитализмга таба тәгәри башлагач,
җәмгыятьтә кайбер уңай үзгәрешләр булуга карамастан (шәхси ирек, милли ирек, дин
иреге...), андагы күп кенә рухи кыйммәтләр әкренләп «юыла башлады» кебек, рухи
тормышны тәэмин итүче рухи баганалар да берәм-берәм ава, кыйшая башлады сыман:
олыларга хөрмәт, рухи чисталык-пакълык, тугрылык, үзара миһербанлылык,
шәфкатьлелек, гаделлек һ.б... Моңарчы күренмәгән өр-яңа вәсвәсәләр дә барлыкка килде.
Безгә язган ике гасырның да
Үзгәрешле шундый күп юллары,
Меңгә тармакланган зур юллары -
Ак-карасы ике гасырның да, -
(«һәрбер гасырның үзгә матурлыгы»)
ТӘҮБӘЛЕ ЕЛЛАР, ТӘҮБӘЛЕ ЮЛЛАР...
159
дип яза үзенә генә хас фәлсәфи биеклектә уйланып, «Кем биргән соң безгә очар канат?»
исемле «Тәүбә сонеталары»нда шагыйрә Рәзинә Мөхияр (Казан утлары.— 2011.— №8).
Бу шагыйрә ихлас күңелдән үз дәвере турында уйлана, үз заманы чикләрендә кешенең
сыналуы, тәүбәгә килү моменты, рухи чистарынуы, рухи алгарышы турында фикер йөртә;
бүгенге көндә адәм баласына чын мәгънәсендә котылу, дөрес-пакъ яшәү юллары эзләп
алгысына.
Рәзинә Мөхияр инде күп кенә шигырь китаплары чыгарырга өлгерсә дә («Сиңа булсын
җырым», «Шәмдәлләрдә утлар», «Учларымда утлы күмер», «Алиһә», «Тыңла мине»,
«Нәрсә булды миңа?», «Җидегән йолдыз», «Асылыма кайтам»), чагыштырмача бик үк
күзгә бәрелеп торган шагыйрә дә түгел кебек. Әмма Рәзинә Мөхиярнең «Тәүбә
сонеталары» үзләренең эчкерсезлеге, тәүхиде, бөек Хакыйкатьне күңелләребезгә янә бер
кат искә төшерүе, үткән чорга аек бәя бирергә тырышуы белән дә игътибарга, шиксез,
лаектыр. Шагыйрә, урта буын шагыйрьләрнең бер вәкиле буларак, үз заманының аңа гына
хас булган кабатланмас, үзгәрешләр тулы җанлы атмосферасы турында уйлана, фикер
йөртә, тикшерә, аңларга тели, нәтиҗәләр дә ясый...
Үткәннәргә әйләнеп карасаң, чыннан да бу елларда нинди генә вакыйгалар,
вәзгыятьләр булып бетмәде икән. Ирек җәмгыятебезгә, әйтерсең лә язгы ташу булып
бәреп керде. Шуңамы, күпмедер дәрәҗәдә иректән «исерү», «баш әйләнү», күпмедер
адашулар да, саташулар да булмый калмагандыр? Без, мәсәлән, үзебез ул елларда ничек
итеп чикләүләрнең бетә, югала баруын күреп тордык бит. Тик ни өчендер ул күбрәк түбән
нәрсәләргә кагыла иде кебек. Ул вакытта кешеләргә акыллы киңәш, дөресрәге аларга
колак салу сәләте кирәк булгандыр?! Әмма, иң мөһиме, байтак адәм баласы тәүбәле
елларда тәүбәле юлларга әйләнеп кайтты түгелме?!.
Әйе, ирек ул —җаваплылык та. Син хәзер барысын да «югарыдагылар»га сылтап
калдыра алмыйсың. Син инде бүгенге көндә җитәрлек ирекле кебек: урамда Аллаһ биргән
вак яңгыр тамчылары тамганда яки ап-ак кар тәңкәләре чайкала-чайкала төшкәндә кая
таба атларга сиңа: Галәмнәрнең Раббысы — Аллаһ йорты — мәчеткә табамы, әллә инде
түбән, шикле ләззәтләр белән кызыктыручы-чакыручы төнге клубкамы? Сиңа — үзенең
колына Аллаһ сайлау (һәм моның өчен тулысынча җавап бирү!) хокукы да биргән икән...
Беркем дә сине Күк һәм җир арасында, бүгенге җәмгыятьтә котылу яки һәлак булу
юлында көчләми һәм көчләргә дә теләми кебек.
Ак-карадан торган бу дөньяда
Каралмыйча ничек яшисе? -
Ак сыйфатлар алып яшьнисе?!. -
Ымсындыргыч фаллар торса алда?! -
(«Ак-карадан торган бу дөньяда...»)
дигәндә Р.Мөхияр күп кенә замандашларының күңелләрендә, калебләрендә кайнаган
каршылыклы фикерләрен әйтеп бирә кебек. Әйе, шагыйрәнең фәлсәфи- рухи сораулары
юкка гына түгел! Бүген дә кеше һәрдаим олы һәм гаҗәеп мөһим олуг сайлау алдында тора.
Дөрес, бүгенге көндә мәчет манаралары киселми, дин эзәрлекләнми, әмма төрле
кызыктыручы шикле ләззәтләр адәм баласын чакырып тора...
Әйе, ирек — әле ул сынау да: Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылуда; яхшылыкта,
явызлыкта; хәрам белән хәләлне сайлауда. Ә бүгенге дөньяда, җәмгыятьтә чикләүләр бетү
белән бергә, бозыклык, рухсызлык, җансызлык та җитәрлек көчәя төште түгелме икән?!.
Сүз дә юк, кемнең вәсвәсә кылуы ачык:
Йокламыймы шайтан дигәннәре,
Караны да ап-ачык күрсәтә,
Аклыкларга каршы өсләтә,
Баш өстендә оча тилгәннәре...
(«Ак-карадан торган бу дөньяда...»)
Иблис — кешенең ачык дошманы һәм ул кеше белән атабыз Адәм гыйләһи- сәлам вә
анабыз Һава ризаллаһү гәнһә чорыннан башлап аны туры юлдан яздыру өчен көрәш алып
ИЛШАТ ВӘЛИУЛЛА
160
бара. Ул моңа, белгәнебезчә, гөнаһларны зиннәтләп күрсәтү юлы белән ирешә. Адәм
баласына кылган гөнаһлары һич тә гөнаһ булып тоелмый башлый, киресенчә, хәтта гүзәл
бер гамәл булып күренә ала: «Караны да ап-ачык күрсәтә...» Изге Коръәннән өзек:
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. (39) Иблис әйтте:
— Раббым, мине (тугры юлдан) яздырганыңа күрә, мин дә җир йөзендәгеләргә
гөнаһларын ләззәтле вә гүзәл гамәл итеп күрсәтермен һәм юлдан яздырырмын, (40) Тугры
колларыңнан калган барысын да, — диде.
Шулай боерды:
— Әнә шул юл — Минем тарафка тугры юл булыр. — Шөбһәсез, колларым өстеннән
синең хакимиятең юк. Азгынлыкка батканнардан тыш. Хактыр ки, җәһәннәм алар өчен
корылган урын» (Коръән. «Хиҗер», 39-43).
Мәңгелек җәннәтме әллә җәһәннәмме? — бу синең турыдан-туры шәхси сайлавыңнан
тора икән. Иблис вәсвәсеннән Аллаһка сыгынып кына котылып була. Галәмнәрнең
Раббысы, сине юктан бар итүче бөек Аллаһ-Әл-Халикъ һич тә корабың суга батканда гына
искә төшерә торган Зат түгел икән бит. Аны күпкә алданрак искә төшерергә кирәк икән.
Аңа даими сыгынып, буйсынып, эшләреңне Аңа тапшырып, Аңа дога кылып, Аны
һәрдаим зикер итеп яшәү гаҗәп мөһим икән.
Чыннан да, бу җиһанда бер Аллаһтан башка кем коткара ала сине, өммәтеңне,
милләтеңне, илеңне? Кем? Потлармы? Бөтен Галәмдә һәм җир өстендә бары тик башы вә
ахыры булмаган Бер Аллаһ-Әл-Мәлик-Әл-Әүвәл һәм башка беркем дә түгел, ләбаса. Бары
тик Бер Әл-Гаффарга (Кичерүче) гына чын мәгънәсендә тәүбәгә килергә мөмкин икән. Ул
гына — Рахманлы-Рәхимле — Мәңгелек Зат үз колын югары кимәлдә кичерә ала. Шуңа
күрә, мәсәлән, ялган потлардан арыну һәм, әйтик, Аллаһ коллары — кешеләрдән кумир
тудырудан баш тарту бик мөһимдер. (Чөнки алар да синең кебек үк кешеләр, еш кына
хаталанучан Аллаһ бәндәләре... Балчыктан, судан яратылган адәм баласы Аллаһ була
алмый бит.)
Бер Әл-Коддүскә (Изге, Кимчелексез) генә гыйбадәт кылып, Аңа гына дога кылырга,
ялварырга вә сыгынырга кала... Котылу юлына кагылышлы рәвештә шагыйрә болай ди:
Аллаһыдан ярый Коръән иңгән,
Кешелек тә шуңа бик кинәнгән, Аллаһ сүзе булса иң алдан.
Юлым якты, көнем тыныч үтә,
Аллаһ сүзе булса иң алдан,
Каралыклар миннән читкә китә.
(«Ак-карадан торган бу дөньяда»)
Менә кайда икән ул кеше өчен чын мәгънәсендә Котылу юлы: Аллаһ юлында гомер
итү, яшәү, Аллаһ Китабы белән тынычлык табу... Дөньяда да, Ахирәттә дә чын
мәгънәсендә бәхетле булу мөмкинлеге — шушындадыр ич.
Бу — үзгәртеп кору елларының уңай ягы, гүзәл җимеше дә иде бит: дин иреге, Әл-
Хактан килгән Коръән Кәрим белән таныша алу мөмкинлеге... Чыннан да, җәмгыятькә
дин-ышану иреге кайтты, хакыйкать, онытыла башлаган мәңгелек изге кыйммәтләр
кайтты...
Җир өстендә, без, мәсәлән, күп кенә атаклы вә хөрмәтле фәлсәфәчеләрне, галимнәрне,
язучыларны беләбез. Әлхәмдүллаһ, алар аз түгел. Әмма... аларның язган, иҗат иткән
китапларында, алар никадәр даһи, акыллы булсалар да, без, барыбер, хата тапмыйча
калмас идек бит. Ә Коръән Кәримдә исә бер генә хата да юк. Ни өчен? Чөнки беренчеләрен
— Аллаһ коллары язган, ә Коръән Бердәнбер Яратучыбыздан-Әл-Ваахидтан иңгән Изге
Китап.
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.
Коръәнгә ышанмаучыларга әйт: «Беләсезме, Коръән Аллаһтан иңдерелгән булып та,
соңра сез иман китермәсәгез, миңа хәбәр бирегез. Коръәннән сукыр, вә аңардан ерак
булган кешедән дә адашканрак вә азгынрак кеше бармы?
Безнең кодрәтебезгә, вә берлегебезгә дәләләт иткән ачык вә көчле галәмәтләребезне
бөтен галәм төзелешеннән кешеләргә күрсәтербез, вә кешеләрнең яратылышы Аллаһ эше
ТӘҮБӘЛЕ ЕЛЛАР, ТӘҮБӘЛЕ ЮЛЛАР...
161
икәнлеген үзләренең төзелешеннән күрсәтербез, хәтта ачыкланганга чаклы Аллаһ
Тәгаләнең хаклыгы һәм бер икәнлеге, вә Коръән Аллаһ китабы, вә Мөхәммәт (с.г.в.)
Аллаһның рәсүле икәнлеге ачыкланганчыга чаклы. Яки һәрнәрсәгә шаһит булырга синең
Раббың җитмиме?» (Коръән. «Фүссиләт» («Аңлатылды») сүрәсе, 52-53).
Ләкин кадерен беләбезме соң без аның — ошбу котылу юлының — котылу
Китабының? Югыйсә, Коръән Кәримдә — Аллаһ Сөбханәкә Тәгаләдән килгән барлык
мәҗмугалар арасында бердәнбер бозылмыйча калган ошбу Изге Җыентыкта — күңелне
борчыган барлык сорауларга да ачык җавап табарга булыр иде бит!
Икенче бер шигырьдә шагыйрә уйланып болай ди:
Тагын бер көн китә тарих төпкеленә,
Бүгенге көн .җирдә тагын ниләр булды,
Күпме аналарның күңелләре тулды,
Күпме гамәл кылдык Аллаһ хөкеменә?
(«Тагын бер көн китә тарих төпкеленә»)
Бүгенге үзенчәлекле заманда, хәзерге катлаулы вәзгыятьтә, бүгенге үзгәреш тулы
елларда «Күпме гамәл кылдык Аллаһ хөкеменә?»— дип сорый шагыйрә... Ошбу зәңгәр
яки йолдызлы биек күкләр астында Аллаһ хөкеменә кылмаган гамәл бушка гына икән бит.
Бушка узган көннәр, гомер, тырышу, хезмәт, яшәеш, алгысу-хисләр!.. Мөхәммәт (с.г.в.)
үзенең бер хәдисендә: «Аллаһ ризалыгы өчен кылынмаган гамәл бушка булган (һәлак
булган) гамәл», дигән. Яшәешнең асыл мәгънәсе дә шушындадыр ич?!.
Яшь вакытта гомер алда кебек:
Вакытның да кадерләре булмый,
Кеше өчен әҗерләре булмый,
Күпме вакыт үткән чәйнәп чүбек.
(■■■)
Уфтанасың таудан төшкән чакта,
Коры җилләр булса тик кочакта:
Тормыш юлым үткән дип ни хакка?! -
(«Яшь вакытта гомер алда кебек...»)
ди шагыйрә уйга калып.
Бәлки үзгәртеп кору елларында күп нәрсә алышынгандыр?!. Әйткәнебезчә, соңгы
дистә еллар гына да Җиргә күпме үзгәрешләр, матавыклар алып килде һәм алып килүен
дәвам итә. Бу үзгәрешле елларда уңай яклар күп булса да, әмма... кайчак Вөҗдан, Намус,
Иман күпмедер чигенделәр түгелме?! Алар урынына башка кыйммәтләр — көчләү, талау,
гаделсезлек, имансызлык та урын алырга тырышты түгелме?! Җәмгыятьтә җенси
азгынлык, бозыклык та көчәя төште түгелме?! (Хатын- кыз гаурәтен күрсәтеп йөрү кебек
бозыклык таралды. Хәтта гомосексуализм кебек Аллаһы Тәгаләгә, сәламәт акылга,
табигатькә каршы килүче күренеш тарала башлады. Аллаһы Тәгалә андый бозыклык
кылучыларны (Лут кавемен), хәтта Бер Аллаһка ышанырга чакыруны да кирәк тапмаган).
Әмма бит чыгу юлы да, һичшиксез, бар. Җәмгыять гел сәламәт булмаган атмосферада яши
алмыйдыр?!.
Менә икенче бер шигырьдә мондый юлларга очрыйбыз:
Яманлыклар, яман бер чир кебек,
Бик тиз йога, кирәкми тырышу.
Яхшылыкка кирәк әле тырмашу, Күңелләрне пакълик без иң элек.
(« Хәерлегә юрыйк бар эшләрне»)
Чыннан да, кеше күңеленә «яманлыклар бик тиз йога икән...»(Аллаһ Коръәндә кат-кат
әйткәнчә, инсан өчен аң уяулыгы да бик мөһим.) Хәер, элек-электән хәмер һәм җенси
азгынлык халыкларны, милләтләрне юкка чыгару коралы булып саналган. (Мәсәлән,
хәмер аркасында авырлыклар күргән Себер халыкларын искә төшерик.) Безгә үз
динебезгә, борынгы рухи традицияләребезгә тугры калу мөһим икән. Ятларга иярү безнең
ИЛШАТ ВӘЛИУЛЛА
162
өчен хәвефле. Бары тик Аллаһ чакырган туры юлга, һидәят юлына тугры калганда гына
безне матур киләчәк көтә икән — шагыйрә шул турыда әйтергә тели түгелме?!.
Замандашларын борчыган сорауларга ул түбәндәгечә җавап бирә:
Изге эшләр белән күңелләрне пакълик,
Әхлаклылык, иман нурын яклыйк!
Яшәүләре булыр бит тынычрак.
(«Хәерлегә юрыйк бар эшләрне...»)
Изге эшләр, әхлаклылык, иман нуры... — егерме беренче гасыр башында татар
шагыйрәсе чакырган изге кыйммәтләр. Алар мең яки ике мең ел элек кебек актуаль, чөнки
адәм баласы һәрвакыт искә төшерүгә мохтаҗ, диелә дини китапларда...
Әйе, безгә һәрбер чорда да, һәрбер заманда да соралган рухи үсеш, рухи алгарыш
турында онытмаска, шиксез, кирәктер. Ә шулай да шагыйрә, үткән елларга әйләнеп карап,
эчке бер тынычлык-ныклык тоя.
Авыр булса булды күчешләре,
Җәмгыятьнең кискен кичешләре: Безне нидер тотып торды кебек.
Читтән чиккә артык ташланмадык,
Безне нидер тотып торды кебек, Шөкер, Аллаһ безне ташламады, -
(«һәрбер чорның үзгә матурлыгы»)
ди ул үткәндәге ирек тә, сыналулар да алып килгән үзгәрешле елларга бер нәтиҗә ясап.
Димәк, Аллаһка ышаныч, Аның барлыгын тою да безне яклаган, саклаган икән.
Үткәннәргә тыныч күңел белән әйләнеп карый алу инсан өчен ул үзе чын мәгънәсендә зур
бәхет түгелмени?!.. Шагыйрә Рәзинә Мөхияр үзенең «Тәүбә сонеталары»нда
гомумкешелек кыйммәтләрен раслый:
Коръән барыр юлда маяк булса,
(Иманыңа кайту - ул зур җиңү)
Кеше дигән сүзгә лаек булсаң.
(«Шайтан керә төрле кыяфәткә»)
* * *
Соңгы елларда олы һәм урта буын гына түгел, ә әдәбиятка соңрак килгән яшьрәк буын
шагыйрь һәм шагыйрәләре дә югарыда телгә алынган кыйммәтләр турында ешрак
уйланырга мәҗбүр кебек. Мәсәлән, Р.Майорова, Л.Фәтхетдинова, Ф.Гыйләҗев,
Э.Авзалова, Р.Сәлах һ.б. Болар бит аеруча сикәлтәле елларда үскән, формалашкан буын.
Әйе, алар ирекле елларда үстеләр, шәкелләштеләр, әмма, бу ирекле елларның икенче ягы
да бар иде бит... Шулай да, монда уңай яклар да ачык күзгә ташлана. Чөнки бу елларда
рухи эзләнүләргә, рухи үсешкә өр-яңа мөмкинлекләр ачылды!..
Чыннан да, кешенең ихлас рухи эзләнүләре, рухи алгысулары, дөреслекне кабат-кабат
эзләп табарга тырышулары (мәсәлән, экстенциализм, феноменология, детерминизм кебек
кешеләр уйлап чыгарган фәлсәфәләр белән мавыгулар һ.б.) Аллаһ, дин, хакыйкать
темасына китерми кала алмыйдыр. Әле ХХ йөзнең 90 нчы елларында япь-яшь шагыйрә
(12 яшьлек!) Энҗе Авзалова ихлас күңелдән болай дип язган иде:
Күзләремне төбим мәчетләргә,
Күңелемдә дога юллары.
Адашмаска тормыш сазлыгында,
Бир, Ходаем, иман нурлары.
(«Авылымда мәчет яңара»)
Яки:
Газиз Аллам, нурларыңны
ТӘҮБӘЛЕ ЕЛЛАР, ТӘҮБӘЛЕ ЮЛЛАР...
163
Кабул итсә һәрбер кеше -
Танымаслык булыр иде
Бу җир өсте.
(...)
Җир өстенә бәхет китер,
Иман китер, газиз Аллам.
(«Күңелемдә иман нуры»)
Шагыйрәнең әдәбиятка бераз соңрак килгән яшьрәк замандашлары да асыл, төп
Хакыйкатькә кагылышлы рәвештә уйланалар, үзләренә генә хас булган фәлсәфи
биеклектән торып, үзләренчә фикер йөртергә омтылалар. Әйтик, яшьрәк шагыйрәбез
Рәмилә Майорова бер шигырендә фәлсәфи уйланып олы нәтиҗәләр ясарга ашкына:
Адым саен кисешә юл,
Адым саен бер сорау.
һәр мизгел - Аллаһ рәхмәте,
һәр мизгел - олы сынау...
(«Адым саен кисешә юл...»)
Олы сынау... Сүз дә юк, яшьрәк буынның үз яшәешен Аллаһ Сынавы икәнен аңлау
гаҗәеп мөһимдер. Бәлки, ул аларны бу катлаулы вәзгыятьтә кайбер ялгыш адымнар
ясаудан саклап калыр, туры, хак юлдан тайпылудан коткарыр?!.
Дин темасына еш мөрәҗәгать итүче яшь шагыйрь Рифат Сәлах исә «Үләндәге чык»
шигырендә кешенең Аллаһка гыйбадәтен образлы итеп сурәтли:
Иртәнге намазга азан
Ишетелде таң белән.
Гыйбадәт, дога, күз яше -
Уянгандыр һәр үлән.
Тәһарәт алып кайтканда
Кала тик эзе генә.
Үз гыйбадәте янында
һәркем дә үзе генә!
Шигырьнең соңгы ике юлында, мөгаен, адәм баласының Аллаһ Тәгалә алдындагы
ихласлыгы, эчкерсезлеге, җаваплылыгы турында сүз барадыр...
Әдәбиятта, мәдәнияттә киләчәккә таба дини мотивлар көчәя төшәр, күрәсең. Чөнки
бердәнбер Хакыйкать кешегә якын, тансык икән. Кеше чагыштырмача, ялганга корылган,
фундаменты комнан торган, тыштан матур, әмма эчтән черек хакыйкатьләр белән яши
алмый икән. Ул Җәллали әл-Икрамга — Бөеклек, Камиллек вә Хөрмәтлелек Иясенә юл
эзли, Аның кушканнарына колак сала. Чөнки Галәмнәр Раббысы кушканча яшәмәү бу
дөньяда да, Ахирәттә дә бәхет китерә аламы соң?!..
Әйе, дин-ышануның югары роле бәхәссез икән. Әйтик, үткән елларда татар халкының
әйдаманнары булып еш кына язучылар, әдипләр, вакыт-вакыт сәясәтчеләр дә торды. (Мин
әле шундый заманнарны хәтерлим: әгәр татар язучылары чакырса, урамнарга дистә
меңләгән, ә бәлки, аннан да күбрәк халык чыгарга әзер иде.) Киләчәктә исә бу рольне инде
имамнар, хәзрәтләр үтәр дигән фикер дә бар. Ислам адәм баласын үз барлыгын тәэмин
итеп торучы Дөреслеккә кайтарырга тели бит...
Дөрес, дини мотивлар белән бәйле шигырьләргә тирәнлек, фәлсәфилек, киңлек,
тормышчанлык та җитеп бетми кебек әле. Хәер, монда кайбер чыгармалар да бар.
Мәсәлән, Габделнур Сәлимнең фәлсәфи эчтәлекле иҗаты — шуңа ачык мисал. Аңарда
тирәнтен язылган дини-фәлсәфи шигырьләрне күпләп табарга булыр иде. («Итәгать»
китабы үзе ни тора.) Бу үзе, мөгаен, зур әдәби байлыгыбыздыр.
...Аллам, дигәч, йөрәк китте
Төенчектәй чишелеп...
ИЛШАТ ВӘЛИУЛЛА
164
Сыйлансын ил! - Тоям илнең
Кәйсезлектән көйгәнен.
Буш кул белән килмәдем ич: Төенчектер - йөрәгем.
(«Төенчек»)
Бу әле өйрәнелмәгән дөнья. Монда күбрәк декларация, дидактика хөкем сөрә кебек.
Бездә Ислам дине белән бәйле әдәбият, мәдәният зур үсеш алмаган кебек әле. Әйтик,
күршеләребез урысларда христианлык (носаралык) белән бәйле урыс әдәбияты гаҗәеп
көчле (Л.Толстой, Ф.Достоевский). Урыс фәлсәфәчеләрендә дә (С.Соловьев), рәссамнар
иҗатында да (М.Нестеров), фәлсәфи эчтәлекле нәфис фильмнарда да («Андрей Рублев»)
чагыла бу.
Без исә күтәрелеп кенә киләбез кебек. Күрәсең, бу якын-ерак киләчәк эшедер.
Киләчәктә Аллаһ юлында эзләнүләр белән тулы, дини мотивлар белән сугарылган
шигырьләрдә, проза, драма әсәрләрендә тирәнлек, фәлсәфилек, тормышчанлык шактый
үсә төшәр дип уйларга ышаныч бар сыман.
ниһаять, хакыйкый кыйблаларын табарга, ачыкларга вә аңларга тырышучылар...
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) көненә 70 (ә кайбер мәгълүматлар буенча 100) мәртәбә
тәүбә иткән диләр, димәк, бу (тәүбәгә мохтаҗлык) һәр инсанга киләдер.
Гомумән, адәм баласының үткән гөнаһлары өчен тәүбәгә килергә омтылуы мөһим. Бик
мөһим. Шуннан башка өр-яңа тормышка атлау мөмкинме икән ул?! Мөмкинме икән соң
янәдән сафлыкка, пакълыкка кагыла алу?!... Янә бер кат саф мәхәббәткә, саф бәхеткә чын
мәгънәсендә кагыла алу?!... Аллаһка, Хакыйкатькә таба чын мәгънәсендә җитди тормыш
башлый алу... Иң мөһиме: шиксез киләчәк Кыямәт Көнендә гамәл дәфтәреңне уң яктан
ала алу бәхетенә ирешү?!
Мәкаләне Рәзинә Мөхиярнең «Тәүбә сонеталары»ндагы замандашларына
юнәлдерелгән түбәндәге шигъри юллар белән тәмамлыйсы килә:
Савапларны күбрәк эшли алсак,
Яшәүләре булыр бит тынычрак.
Җир йөзеннән юылыр кер-пычрак.
(«Хәерлегә юрыйк бар эшләрне...»)
Яки
Уйландыра бик еш кайтып кабат-кабат, Барысы өчен килер җавап
тотар бер көн. Кем бирер соң шунда безгә очар канат?!
(«Тагын бер көн китә тарих төпкеленә»)