Логотип Казан Утлары
Роман

КҮЛӘГӘ

ДЕТЕКТИВ РОМАН
* * *
Хафиз — авыл мәчетенең мулласы. Аларның нәселе электән үк бик динле. Атасы Сәлмәнне тирә-юньдә танылган гыйлемле кеше булган дип сөйли өлкәннәр. Ул әле 1917 елгы революциягә кадәр үк, мәдрәсәдә белем алып, кайсыдыр мәхәлләдә муллалык иткән. Соңыннан, Октябрь революциясе җиңеп, большевиклар мәчет манараларын җимерә башлагач, аларның бу гамәлләренә бик нык каршы чыккан: «Алланың каргышы төшәр, кайчан да булса моның җәзасын алмый калмассыз», — дигән. Аны, шундый карашлары өчен, Советларга каршы пропаганда алып барды, дип, сөргенгә җибәргәннәр. Сигез ел чит җирләрдә каңгырап йөргәч, туган якларга кайткан. Колхозга эшкә кергән, гаиләсен ныгытып, тынычлап яши башлаган. Дөрес, динне дә ташламаган. Чалма-чапан киеп мулла булып йөрмәсә дә намазын укыган, уразасын тоткан. Балаларында, оныкларында исламга карата ихтирам тәрбияләгән, аларга дини йолаларны өйрәткән. Хафиз да беренче дин гыйлемен атасыннан алган.
Дөнья — куласа, бер әйләнә, бер баса, дигән кебек, тормыш бертөрле генә тормый икән. Илдә «үзгәртеп кору» башлангач, кайчандыр мәчет манараларын кырып йөргәннәрне, чын-чынлап тәнкыйтьләргә тотындылар. Диндарлар хөрмәтле кешеләргә әверелде. Авылдагы иске клубның түбәсенә манара утыртып, мәчет корып куйдылар. Шуннан ерак кына түгел яңасын да сала башладылар. Хафизны мәчеткә мулла итеп билгеләделәр. Совет чорында да динне алга сөргән кеше өчен бу зур сөенеч булды, әлбәттә. Ул җиң сызганып эшкә кереште. Авылда дини йолаларны белеп, җиренә җиткереп үти торган мулла булуына күкташлылар үзләре дә сөенеп бетә алмый. Кайчак аны күрше авыллардан да коръән ашларына чакырып килүчеләр булгалый...
Әнә шулай тыныч кына яшәп ятканда, Хафизга кайгы килде. Үзбәкстанда яшәүче бертуган апасы ире белән бергә фаҗигага очрап үлде дип хәбәр алды. Тик җирләшергә барырга соң иде инде. Элекке Советлар Союзы түгел, Үзбәкстан хәзер чит илләр рәтендә. Авыл кешесе җыенып чыгып, анда барып җиткәнче шактый вакыт кирәк булыр иде.
Шул вакыйгалардан соң күпмедер вакыт узгач, апасының улы Таһир, ягъни пеләмәше була инде, Күкташка кайтырга телим дип хәбәр иткәч, шунда ук чакырып хат язды. Әйдә, кайтсын, үз каныбыз бит, читтә каңгырап йөрмәсен, дип уйлады ул. Элегрәк җәйләрен авылга кайтып йөргәнлектән, Таһирнын бик тәртипле, инсафлы бала булуын да белә. Хафизнын үзен дә бик ярата, Тәти абый, дип кенә тора. Кызы Гөлназ белән дә бик якын, туганнарча мөнәсәбәттә. Монда кайтса, бергә-бергә яшәр идек әле. Тора- бара үз кешебезгә өйләнеп, шушында гаилә корып җибәрер. Көчтән килгәнчә ярдәм итәрбез дип үзенчә фикер йөртте...
52
Тик Таһир бу кайтуында бик нык үзгәргән. Хафиз моны егет йорт капкасын ачып кергән мизгелдә үк анлап алды. Үзен сәер, бик сәер тота шул. Бераз олыгаеп та киткән кебек. Дөрес, күрешмәгәннәренә дә байтак анысы. Бер-бер артлы әти-әнисен җирләү, егет күнелендә эзсез калмагандыр, холкына йогынты ясагандыр. Монысын Хафиз алдан да шулай чамалаган иде. Тик болай ук булыр, дип кем уйлаган. Хәтта Хафизга да «Тәти абый» дип түгел, «абый» дип кенә эндәште...
Егерме яшьлек егет өйдә кул кушырып ятмас, берәр җирдә эшләсә яхшы булыр, әкренләп әти-әнисен югалту кайгысы да онытылыр дип уйлады Хафиз мулла. Авылда ул башкара алырдай эше генә юк менә. Дөрес, элек пеләмәше рәсем ясарга бик һәвәс иде. Тик авылда рәсем ясаучы кирәк түгел шул. Берсендә: «Синен берәр һөнәрен бармы сон?» — дип сораштырып та маташкан иде. Егет иннәрен генә сикертте.
— Ярты ел чамасы машиналар ремонтлау мастерскоенда эшләп алган идем. Ачкыч тота беләм, — диде ул.
Хафиз мулла, бераз уйлана торгач:
— Әйдә, алайса, авылдагы машина-трактор паркында эшләп кара. Мин директор белән сөйләшәм. Алыр, бәлки, — диде.
Егет мона да иннәрен генә сикертте. Эшләрмен дип әйтмәде, эшләмәм, димәде. Хафиз, икенче көне үк конторага кереп, хуҗалык директорын күреп сөйләште. Гали Басыйрович авылдашлары арасында ихтирамга ия Хафиз мулланын үтенечен кире какмады. Паркка килеп, эшләп карасын, яхшы эшләсә укытып трактор бирербез дип куйды.
Әнә шулай итеп, егет машина-трактор паркында слесарь булып эшли башлады. Хафиз мона сөенеп бетә алмады. Хәзер авылда да эш юк шул. Яшьләр берни белән дә мәшгуль түгел. Эшсез кеше кынгыр юлга тиз басучан. Дөрес, кайбер егетләр авылдан китеп шәһәрдә дә эш таба. Шәһәргә «сыймыйча» кабат авылга кайтучылары да бар. Андыйлар, беркайда да эшләмичә эчеп йөри. Элек, совет чорында, «киләп сарып» йөрүче мондый яшьләрне мәҗбүриләп эшкә урнаштырсалар, хәзер хәл киресенчә, эшләгәннәрен куып чыгарырга да күп сорамыйлар. Аяусыз язмышка дучар булган кеше тайгак юлга кереп киткәнен сизмичә дә кала. Яшь килеш дөньядан туеп, үзләренә кул салучылар да булгалады... Әнә шундый заман җитте.
Хафиз мулланын яшьләр өчен барыбер күнеле тыныч түгел иде. Дөрес, кызын ул бик инсафлы итеп тәрбияләде. Өлкәннәргә ихтирамлы, кечене кече итә белә, тәртипле, мөслимәләрчә киенә. Гөлназ кечкенә вакытыннан ук, Рамазан аенда, әти-әнисе белән берлектә, ураза тота иде. Аларга ияреп, дини йолаларны башкарырга да бик иртә өйрәнде. Кыз, дин гыйлемен яхшы белгән кебек, мәктәптә дөньяви фәннәрне дә дүрткә-бишкә генә үзләштерә. Ә өйгә кайткач әтисе өйрәткән догаларны ятлый иде.
Таһир да, Үзбәкстаннан Күкташка кунакка кайткан чакларында Гөлназ белән ярыша-ярыша коръән аятьләре өйрәнде. Өйрәнгән догаларын Хафиз муллага матур итеп сөйләп тә бирә иде. Әйе, балачакларында бу нәкъ шулай булды... Аннан сон инде күп сулар акты. Ә хәзер...
Таһирга тиешенчә дәрәҗәдә тәрбия бирелмәүне Хафиз мулла апасы белән җизнәсеннән күрде. Югыйсә, элегрәк татарларга караганда үзбәкләрдә дин
көчлерәк, дип белә иде. Ә монда киресенчә килеп чыга. Бу кайтканында Таһир аны бөтенләй гаҗәпләндерде. Ул, кем әйтмешли, «әлифне таяк дип тә белми» иде. Егетне тезгеннән ычкындырганнар дип кыз туганын һәм кияүләрен эчтән генә әрләсә дә, инде аларнын вафат икәннәрен искә алып, урыннары җәннәттә булсын дип тынычланды. Тик барыбер бу егетне ныклап тәрбияли башларга кирәк, юкса, әнә табын яныннан кузгалганда «әппәр» әйтергә кирәклеген дә оныткан. Аннан сон бер дә исе китмәгәндәй, баскычка утырып, тәмәке кабызды. Бу әшәке гадәткә кайчан өйрәнгәндер?..
Беркөнне Гөлназ: «Әти, Таһир абый үзе дә машина белән бәрелгән икән бит. Шунда хәтерен дә югалткан булган», — диде.
Булгандыр, юкса кеше шулкадәр үзгәрмәс, дип нәтиҗә ясады Хафиз. Мәчеткә
КҮЛӘГӘ
53
йөрсә, башындагы ул кимчелекләре дә бетәр, зиһене дә ныгыр, Алланын рәхмәте зур ул! Мәчеткә йөртергә кирәк аны. Көн саен булмаса да, җомга намазларына йөрсә, бераз инсафка килер. Анда сөйләнгән вәгазьләрне тыңласа бераз колагына үгет-нәсыйхәт керер. Әнә, Бакырчы Рәхмәтулланын армиядән кайткан улы Назыйм да мәчеткә йөри бит, түбәноч Мулланур да ундүрт яшьлек кече улын үзе белән намазга ияртеп йөртә.
Шуларны уйлагач ул Таһирны мәчеткә йөртергә кирәк дигән карарга килде. Хәтта бер кичне, өйдә барысы бергә җыелган чакта, бу хакта авыз ачып әйтеп тә куйды. Сүзләре үтемле булсын өчен вәгазь сөйләгәндәй итте.
— Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһиссәллам үзенең бер хәдис-шәрифендә: «Балаларыгыз җиде яшькә җиткәч намаз укырга кушыгыз. Балаларыгызны намаз укырга өйрәтегез», — дигән. Димәк, һәр мөселман, үзе намазын уку белән бергә, җиде яше тулган баласына да намаз өйрәтергә тиеш. Бала, намаз фарыз булган яшькә җиткәч, шундук, вакыт сарыф итмичә, намаз гыйбадәтен җиренә җиткереп һәм кимчелексез кыла башласын, бу ата-ананын баласы каршындагы дини вазифасы. Дөрес, хәзер сина җиде яшь кенә түгел инде. Күпкә артык. Әгәр исендә булса, кечерәк вакытында сина догалар өйрәткән идем. Хәзер анлавымча, өегездә әти- әниен моны алга сөрмәгән. Инде урыннары оҗмахта булсын, алар бу хакта бик пошынмаган булырга тиеш. Ата-анан урынына калган абыен буларак, мин сон булса да әлеге вазифаны үз өстемә алам. Мәчеткә йөрергә туры килер, балакай...
Әлеге сүзләрдән сон Марат белән Гөлназ астан гына үзара карашып алдылар. Бу йортта ата сүзе — закон. Ул әйткән икән, үтәлергә тиешлеген һәркем белә. Шуна күрә Гөлназ әтисенен сүзләрен хуплап утырса, Марат Хафиз мулланын сүзләрен җитди кабул итмәде, мыек астыннан гына елмаеп та куйды.
Хафиз:
— Мәчеткә барып, намаз уку оят эш түгел, анда беркемне дә муенчаклап алып бармыйлар. Шуна күрә мәҗбүриләп әйтүем түгел. Үзен уйла, хәл ит, — дип, сүзен тәмамлады.
* * *
Йомышы төшеп, авылнын югары очына менгән Марат үз уйларына бирелеп кайтып бара иде. Шунда «Таһир» дип эндәшкән тавышка күтәрелеп карады. Дөресрәге, бу исем берничә мәртәбә кабатлангач кына күтәрде ул башын. Беренчеләрен әллә ишетмәде, әллә бу ят исемгә һаман ияләнеп җитмәгәнгә күрә, анына барып ирешмәде.
— Таһир!
Марат урамнын югары очындагы ярым ачылган йорт капкасы янында бер хатынны абайлап алды. Башына шәл бөркәнгән, өстендәге телогрейкасы астыннан юка күлмәгенең бәби итәкләре күренеп тора, шәрә аякларына шактый зур үлчәмдәге резина итекләр кигән. Бу хатынны кайдадыр күргәне дә бар сыман. Карале, Күкташка беренче кайткан көнне чишмә янында очраган чибәр түтәй түгелме сон? Исеме ничек иде әле? Ә, Нәфисә иде кебек. Әйе, үзен «Нәфисә апан булырмын» дип таныштырган иде ул.
Әнә шулай, күпмедер вакыт, күзгә-күз карашып торгач, Нәфисә кабат телгә килде:
— Әй, энем, исемеңне әйтеп, өченче мәртәбә кычкыргач кына борылып карадың. Нуль внимание... Әллә яшь кенә башыннан колакка катылангансың, әллә безнең ишеләрне пүчтәккә чутлап, санга сукмавын?!
Бу чая хатын чынлап сөйләшәме, әллә уйнап-көлеп кенә әйтәме, анысын Марат аңлап бетермәде.
— Ә-ә, исәнме, Нәфисә апа? — диде ул, бераз фикерен туплагач.
— Шулай диген аны! Югыйсә, күрмәмешкә салышып узган буласың...
— Күрмәмешкә түгел лә инде... Тәк, үз уйларым белән онытылганмын, — дип сөйләнде Марат, аклангандай.
ФӘРИТ ИМАМОВ
54
Соңгы сүзләрне Нәфисә ишетмәде дә кебек. Хәер, аның әһәмияте дә шуның кадәр генә иде, күрәсең.
Хатын:
— Өемдә өстәл аягы ватылып чыкты. Өстәлем авышкан килеш тора. Үзем төзәтә алмыйм. Булышырдай ир кеше юк. Урамда да беркем күренми. Авылда бер ир заты калмаган диярсең... Әле синең югары очка менеп киткәнеңне күреп калган идем. Төшкәнеңне көтеп тордым, — дип сөйләнде дә, борылып капкадан керә башлады. «Әйдә, булыш әле», — дип әйтмәде. Егетнең ризалыгын алу өчен шушы сүзләр дә бик җиткәнне аңлый иде, күрәсең. Маратның иярми хәле калмады...
Тыштан караганда да әллә ни төзек күренмәгән өйнең эче бөтенләй фәкыйрь икән. Яман шыгырдап ачыла торган тышкы ишектән башлап, һәр җирдә инде шактыйдан ирләр кулы тимәгәнлеге күзгә ташлана. Шушындый чибәркәйнең мондый «тишек»тә яшәп ятуына ышанасы да килми хәтта. Аның урыны хан сарайларында, мәһабәт биналарда ук булмаса да, ул үзенә лаек төзек йортта яшәргә тиеш тә бит... Ире юк микәнни?..
Чыннан да, өй түрендәге өстәлнең бер аягы чалшаеп авышкан, өстендәге япмасы шуышып яртылаш идәнгә төшкән. Аякны беркетә торган болтның гайкасы сүтелгән булырга тиеш. Монысын Марат шунда ук чамалады. Иелеп өстәл астына караган иде, шикләнгәне дөрес булып чыкты. Болтның башы чак кына эләгеп тора, гайкасы төшкән, ерак китмәгән — өстәл аягы янында гына идәндә ята. Аны тапкач, Марат, мүкәләп өстәл астына ук кереп китте.
— Мин гайканы борып куйганчы, өстәлнең бу почмагын күтәребрәк тор әле, — дип әмер бирде ул хатынга.
Нәфисә, якынрак килеп өстәл читен күтәрде. Аның йомры тезләре иңбашына тиеп алгач, егет гайканы бора-бора шул якка карады. Өстәл авырлыгыннан булса кирәк, хатынның төз, матур аяклары калтыранды, тыгыз балтырларында мускуллары сизелер-сизелмәс кенә уйнаклады. Марат: «Шәп бу!» — дип куйды. Ул бу сүзләрне кычкырып әйткәнен үзе дә сизмичә калды.
Хатын:
— Нәрсә, булды дамы әллә? — дип сорады.
— Әйе, шәп бу... булды, — дип, сүзләрен төзәтергә ашыкты егет.
— Башка аякларын да тикшереп чык. Алары тәртиптә микән?
Марат өстәлнең калган аякларын беркеткән гайкаларны боргалап карады да:
— Өстәлнекеләр тәртиптә, — диде һәм, хатынның матур аякларына тагын бер мәртәбә күз төшергәннән сон, юл уңаеннан гына дигәндәй, ап- ак балтырларына уч төбе белән чәпелдәтеп алды да, өстәл астыннан чыгып басты. Нәфисә аның каршында ук тора. Сулышының җиле колак читләрен кытыклап узганы да тоела хәтта. Ул Маратка күкрәге белән терәлеп үк баскан иде.
Нәфисә, сөйләшүен дәвам иткәндәй:
— Өстәл аяклары тәртиптә булса, башкасы өчен борчылма. Аларын андый болт белән генә рәтли алмассың, — дип чытлыкланды.
Бу вакытта Маратның куллары хатынның биленнән кочып, әкрен генә аска шуышты, тыгыз йомры «шарлар» өстендә әрле-бирле «адашып» йөри башлады. Яшь хатын бөтен тәне белән калтыранып куйды. Дулкынланудан, еш-еш сулыш алып, инде ярым пышылдап өзек-өзек сүзләр сөйләнде:
— Мин бит өстәл аягын гына... Болт белән дип... Оялтасың бит... Уңайсыз бит... Әллә ничек...
Марат та, аның ритмына күчкәндәй, шулай ук ярым-йорты авазлар белән дәртле сүзләр тезде:
— Хәзер, аякларын да рәтләрбез... Болтын да... гайкасын да... табарбыз,
— диде ул хатынның итәк астына үрелеп. Ә үзе иреннәре белән аның битләренә, муеннарына орынып узды. Кайнар иреннәр бер-берсен табышты... Йомшак ястык түшәлгән агач карават янәшәдә генә иде...
Ләззәтле мәхәббәт уены озакка бармады. Монда ишекләр ачык килеш озак ятарга
КҮЛӘГӘ
55
ярамаганлыгын икесе дә аңлый. Урыннан сикереп торгач Нәфисә төзәтенде, итәкләрен тарткалады, көзге каршына килеп чәчләрен рәтләгәндәй итте дә, почмак якка, чаршау артына кереп, кыштыр-мыштыр нидер эшләде. Аның аннан сөйләнгәне генә ишетелеп торды:
— Ах син, Таһир-Таһир-Таһирҗан... хулиган, — дип такмаклады ул.
— Мин сине мондый ук дип уйламадым да. Әле кайчан гына малай-шалай идең югыйсә...
— Ә мин сине нәкъ менә шундый итеп күз алдына китергән идем, — дип, Марат көлеп җибәрде..
Нәфисә, чаршау артыннан чыгып шкафның аскы бүлеменнән башланган «ярты» алды. Инде китәргә җыенган Маратны туктатты:
— Чыкмыйча тор... Эшең өчен бәхилләргә тиештер бит мин сине... Югыйсә, бик нык тырыштың, — диде дә, өстәлгә ике стакан куеп, Маратка дигәненә яртылаш, үзенекенең төбенә генә салды.
Моны күргәч Марат учын-учка ышкыштырды.
— О-о, мондый нәрсәне күрмәгәнгә инде! Булган хатында бөтенесе дә була шул, — дип хуҗабикәнең салпы ягына салам кыстырырга да онытмады.
— Йә, йә, артык кәпрәймә! Компресска дип саклаган аракы гына бу. Артыгы юк. Эчеп куй да үкчәңне күтәр! Нәм бүген мулла абзаңның күзенә чалынмасаң әйбәтрәк булыр. Юкса...
Юкса нәрсә буласын әйтеп бетермәде, стакан төбендәгесен йотып куйгач, нәкъ алкаш ирләр кебек, кофта җиңен иснәде, икенче кулы белән өстәлдән ипи телеме алып капты. Марат та «илаһи-уптым» дигәндәй, бер сулышта үзенең бушатты.
— Бездә беренчесеннән соң закусить итмиләр, — диде ул, берара сулыш алмыйча торгач, Нәфисәнең ипи телеме сузып торган кулын читкә этәреп.
— Көтмә, икенчесе булмаячак, — дип чытлыкланды бичә.
Марат:
— Ә мин өметләнәм әле, — диде дә, хатынның арт шәрәфенә чәпелдәтеп сугып алды.
— Хәерчегә ачык чырай күрсәтсән...
...Марат, чыгып китәр алдыннан, өстәлне селкеткәләп карады.
— Шәп кысылган бу, селкенми дә, калтырамый да!
— Кергәләп, тикшергәләп тор! Озак кысмый торсан, тагын бушый башлый ул, — дип озатты аны Нәфисә...
Маратнын күнеле күтәренке, кәефе шәп иде. Анын ни өчендер тартасы килеп китте. Тик бу уеннан тиз чигенде. Әле Күкташка кайткан беренче көндә, табын яныннан ашап кузгалгач, ишек алдына чыгып сигаретын кабызган иде. Ул аны гадәти бер нәрсә итеп, икеләнмичә эшләде. Шунда Хафиз абыйсы күреп:
— Нәрсә, тарта да башладынмы әллә? Шул гына җитмәгән иде, тапкансын бер әшәке гадәт. Бу йортка беркайчан да тәмәке кермәде. Моннан сон да булмас, иншалла. Хәзер үк ташла тәмәкенне. Бүтән күзем күрмәсен, — дип нык кына ачуланган иде.
Бик авыр булса да тартуын ташларга туры килде. Дөрес, вакыт-вакыт бу гадәте искә төшеп, үзен сиздергәли. Хәлен җинеләйтү өчен сагыз чәйнәргә өйрәнде. Бераз нерваларын басарга шунын файдасы тиде. Ә менә бүген тагын шул тәмәкене суыру теләге уянды. Тик Марат аны җинәрлек кенә ихтыяр көче тапты. Ярамый, бетте китте, вәссәлам...
* * *
Эш сәгате тәмамланып килә. Машина-трактор паркында ремонт белән шөгыльләнүчеләр ачкычларын, инструментларын җыештырып, эш киемнәрен алмаштырды. Марат та, майга баткан кулларын башта солярка, аннан сон сабын белән юып, коры чүпрәк белән яхшылап сөрткәч, инде кайтып китәргә җыенган иде, токарь Хамис күз кысып туктатты да тоткарланырга кушты. Трактор двигательләрен көйләүче Мансурга һәм, әле янарак кына парк территориясенә килеп туктап,
ФӘРИТ ИМАМОВ
56
тракторын сүндергән Камилгә дә шундый ишарә ясады. Башкалар таралышкач Хамис аларны үзенен тимер кыру станогы торган бүлмәгә чакырды. Егетләр кереп: «Ни булды? Нәрсә бар?» — дип, бер-берсенә карашып торган арада, Хамис, тимер кискечләр, бораулар, зубилолар, ачкычлар саклана торган тимер шкафын ачып, андагы агач әрҗәләр артыннан аксыл сыекчалы бер шешә тартып чыгарды. Моны күргәч, егетләр бердәм: «О-о-о!»— диештеләр. Шешәдә самогон икәнлеген Марат та анлап алды.
— Нинди хөрмәткә инде бу? — дип сорады Мансур.
— Кичә хатын бәби алып кайтты. Ниһаять, миннән рөхсәтсез генә туган ике кыздан сон — малай. Шунын тәпиен юып аласы бар.
— Да-а, зур куаныч бу, парин!
— Куаныч булмый сон! Хатынга, җитте мин әйтәм кызлар ташырга. Монысында малай алып кайтасын, дим. Шулай булды да...
Алар, әнә шулай сөйләшә-сөйләшә, тумба өстендәге тимер-томырны бер әрҗәгә себереп төшерделәр дә өстенә гәҗит җәйделәр. Хамис шкафтан ипи телемнәре, суган, тозлы кыяр салынган ярты литрлы банка алып өстәлгә куйды.
— Бу нәрсәдә бер туксан градус бардыр? Әйдә, яндырып карыйк.
Камил, калай кисәге алып, ана шешәдән сыекча тамызды да шырпы сызды. Сыеклык зәнгәрләнеп яна башлады.
— О-о, шәп бу! Монын белән тәпи чиста юыла инде.
Стакан берәү генә икән. Хамис анын майланып беткән кырыйларын уч төбе белән сыпырып сөрткәләгәч, яртылаш самогон агызды. Алмашлап эчтеләр. Чират җиткәч, Марат шикләнеп калды. Эчәргәме, юкмы? Элегрәк, рестораннарда коньяк белән шампан шәрабе чөмергәндә, ул мондый эчемлек ягына борылып та карамас иде. Бик зәһәр нәрсә булырга охшый каһәр. Өстәвенә, инде эчмәгәненә дә күптән. Күкташка килгәч ул бер мәртәбә генә Нәфисәләрдә эчкән иде. Ул чакта Нәфисәнең: «Мулла абзаннын күзенә чалынма», — дигән сүзләрен хәтерли әле. Анысында күзенә чалынмады да бит... Гел-гел майлы калҗа булмас. Болай салып кайткаласа Хафиз абыйсы сизми калмас. Анын гаиләсендә эчкән кешегә көн юк! Гомумән, Марат үзе дә ялганнары ачылудан куркып, үткәндәге күнел ачулы тормышын онытырга, янача яши башларга дип үз-үзенә сүз биргән кеше бит әле. Ә монда ана әнә ничә күз төбәлгән. Эчкәнен көтәләр. Хамис закускага кыяр кыерчыгы тотып тора. Эчмәсән дә начар, эчсән дә әйбәт түгел.
Камил, анын икеләнеп торганын күреп:
— Син нәрсә, Таһир, хезмәттәшеннен олы шатлыгын уртаклашасын килмиме әллә? — диде.
— Хафиз абыйсыннан куркадыр әле. Теге көнне монда килгәч, карта уйнаганын күреп әнә нинди тавыш куптарды. Тагын шундый хәлдән шүрлидер, — дип Хамис та анын сүзләрен куәтләгәч, Марат стакандагы самогонны эчеп куйды. Зәһәр сыеклык тамагын көйдереп ашказанына юл алды. Бу арт ягына тиз утыртыр.
Бераз гәп куерткач, Хамис кабат стаканга үрелде. Кәефле Маратнын уйлары да хәзер бөтенләй башка иде. Ә ник эчмәскә? Хафиз абый әйтә дип... Кем сон ул?.. Гомумән һәркемнен үзе теләгән нәрсәне эшләргә хакы бар.
Марат тост та әйтеп маташты хәтта:
— Бу тост русча әйбәт янгырый... Татарчасы ничек килеп чыгар?.. Короче, хатыннарга ир кеше бераз йомшарып алу өчен кирәк, ә бала алар өчен шатлык. Шуна күрә, хатыннар үз гомерендә бер мәртәбә йомшаклык күрсәтә дә, аннан сон гомер буе шатланып яши. Сезгә дә балаларыгыз белән шатланып яшәргә язсын, — диде дә, артык кыстатып тормыйча гына, чираттагы өлешне авызына койды.
Әлеге бик үк урынлы булмаган тостны «шешәдәш»ләре артык күтәреп алмаса да, баш миен самогон җебетеп, акылы белән чынбарлыктан читләшә барган Марат анысына әллә ни игътибар итмәде. Шешәнен төбенә төшеп өйләренә таралышканда ир-егетләрнен барысы да шактый кәефле иде...
Марат өйгә кайта-кайта уйланды... Җитте, моннан сон үзем ничек телим, шулай
КҮЛӘГӘ
57
яши башлыйм. Ни өчен Хафиз мулла сүзләре мина закон булырга тиеш әле?! Мин ирекле кеше! Мин дә бу дөньянын рәхәтлеген тату өчен туганмын. Монахлар гына бар рәхәтлекләрдән ваз кичеп яши. Ә мин?... Мәчеткә намазга йөр, имеш. Китте ди, хәзер, тот капчыгынны! Болай да бик яхшы әле... Исерткеч баш мие күзәнәкләренә тирәнрәк үтеп кергән саен анын хәзерге тормышка карата битарафлыгы арта гына барды. Ул инде үткән тормышындагы фаҗигаләрне дә, Хафиз мулла йортында кем урынында булуын да исәпкә алырлык дәрәҗәдә түгел иде.
Шунда анын югары очтагы таныш капкага күзе төште. Өй тәрәзәләреннән пәрдә аша тонык кына яктылык сирпелә. Нәфисә өйдә бугай. Күреп чыгарга кирәк. Югыйсә, кергәләп, өстәл аякларын тикшергәләп тор дигән иде түгелме?..
Марат, үзалдына елмаеп: «Тикшереп чыгыйк», — дип, ниндидер күнелле генә көйгә сызгыргалап капкага борылды.
Ул ишекне курыкмыйча, каерып ачып керде. Нәфисә, каядыр чыгарга җыенганмы, ишек янында ук басып тора иде. Марат, керә-керешли анын биленнән кочып алды.
— Нәфисәкәй, җанкай, хәлләрен ничек? — дип сөйләнә-сөйләнә үзенә тартты. Шулчак ул әле беркөнне генә Нәфисә белән әүмәкләшкән агач караватта бер ир затын күреп, кинәт туктап калды. Түр яктагы өстәл янында утыручы ике хатынны да шунда гына шәйләде ул.
Нәфисә аны бар көченә этеп җибәрде.
— Син нәрсә? Акылындамы ? Аракы эчәләр дә нишләгәннәрен белмиләр...
Теге хатыннар да: «Бу ни бу?», «Нишләвегез бу?», «Әстәгъфирулла»,
— дип сөйләнеп алды. Ә караваттагы ир, берни дә эндәшмичә, сабыйларча күзләрен мөлдерәтеп, һаман Маратка карап ята. Маратнын башыннан: «Нәфисәнен ире!»— дигән уй йөгереп узды. Теге көнне, ирен бармы дип сорарга оныткан иде шул. Ире бар, күрәсен... Тик нишләп сон ул берни дә эндәшми? Анын әнә шулай гаҗизләнеп карап ятуы Маратка бик авыр тәэсир итте. Ичмасам сикереп торып, нәрсә белән булса да китереп орса, алай ук авыр да булмас иде.
Марат:
— Гаф... Гафу, гафу, — дип сөйләнә-сөйләнә артка чигенде дә тиз генә чыгып шылды...
Өйдә аны дүрт күз белән көтәләр иде. Бүтән чакта эштән сонармагач, бер-бер хәл булгандыр дип кайгырганнар күрәсен. Тик Маратнын үзен күрүгә, эшнен нәрсәдә булуын чамаладылар. Нурия апа почмак якка кереп табак-савытлар юган булып маташты. Хафиз мулла тамагын бер-ике мәртәбә кыргалады да түр өйгә кереп китте. Гөлназ, абыйсына куркынган кыяфәттә карап алды да, өстәлдәге китапларына иелде. Өйдә авыр тынлык урнашты. Марат белән беркем дә сөйләшергә теләми иде кебек. Ул өстәл почмагындагы урындыкта шактый утырды. Аннан, курткасын иненә элде дә болдырга чыгып баскыч култыксасына таянып басты. Монда салкын. Тәненә суык үтә башласа да өйгә керәсе килмәде. Курткасын киеп, төймәләрен эләктерде дә бөтен гәүдәсе белән куырылып, бөрешеп калды.
Шулчак әкрен генә ишек ачылды. Сак кына атлап, кемдер чыкты да Маратка таба килә башлады. Җылы йомшак куллар Маратнын инбашына кагылды. Бу Нурия апа иде.
— Ник салкында торасын, наным? Тунгансын бит. Әйдә, өйгә керик. Болай ярамый. Юкса салкын тидерүен бар.
Ләкин Марат анын сүзләренә игътибар да итмәде кебек. Аннан кинәт кенә:
— Нәфисә кем ул? — дип сорап куйды.
Нурия анын янәшәсенә үк килеп басты.
— Кайсы Нәфисәне сорыйсын?
— Безнен урамда, аргы очта яшәүче Нәфисәне әйтәм.
— Ә-ә, Сәгыйть Нәфисәседер инде. Бүген шунын янында иденме әллә?
— Нишләп шулай сорыйсын?
— Тәк кенә. Янына ир-атлар кергәләп йөри дип ишеткәнем бар...
— Ялгыз булгангамы?..
ФӘРИТ ИМАМОВ
58
Нурия бераз эндәшмичә торды. Аннан Маратнын җилкәсенә кулын салды. Җылытырга теләгәндәй кочыбрак тотты.
— Ялгыз түгел ул. Анын ире бар. Сәгыйть! Электрик иде... Нәфисә
— чибәр хатын, тик бәхете генә булмады. Өйләнешеп бер-ике ай яшәгәч, ире авариягә эләгеп умырткасын имгәтте. Хәзер ничә еллар инвалид... Аллам сакласын! Нәфисә шуннан бирле инвалид ирен тәрбияләп гомер итә. Балалары юк. Сәгыйть әле бер-ике атна больницада яткан иде. Бүген алып кайтканнар икән.
Әнә бит ничек... Димәк, Нәфисәнен ирен бүген больницадан алып кайтканнар...
— Юк, мин Нәфисәләрдә булмадым. Токарь Хамисның хатыны бәби тапкан. Малай. Шуның тәпиен юдык...
Нурия Маратның җилкәсенә әкрен генә суккалап алды.
— Таһир, наныем. Яңа туган баланың тәпиен юарга кирәк түгел. Ул болай да чиста. Кеше дөньяга килгәндә бөтен яктан да чиста була. Тәне дә, күңеле дә пакь, әле язылмаган кәгазь бите шикелле ак. Менә шул тәпи юулардан башлана да инде пычраклык. Син ялгышкансың, наным...
Аннан урыныннан кузгалды. Маратны да, кулыннан тотып, үз артыннан әйдәкләде:
— Әйдә, керик. Никадәр туңганыңны үзең дә сизмисең, югыйсә...
Марат аның артыннан иярде.
* * *
Авылда гайбәт тиз тарала. Бу көннәрдә чыш-пыш килеп тә, кайбер кыюракларның кычкырыбрак та, һаман бер нәрсәне — Нәфисәләр өендә булган хәлләр турында сөйләшкәнен Марат яхшы аңлады. Ул моны кайчак урамда очраган кешеләрнең үзенә текәлебрәк үтүләреннән дә тойды. Өлкәннәрнең карашы битәрләгән кебек булса, яшь-җилкенчәк ничектер аның яныннан серле генә елмаеп уза, кыз-кыркын арттан нидер пышылдашып, чыркылдашып та кала.
Авыл урамында очраган кешеләрнең дә, хәл-әхвәл сорашкач, сүз сөрешләре һаман шул бер эзгә төшә. Колонкадан су алырга килгән хатыннар, чиләкләре инде күптән тулганын да онытып, әлеге «искитмәле вакыйга»ны чәйниләр. Мондый сүзләрнең таралуына теге көнне Нәфисәләр өендә утырган ике хатын-кызның өлеше зур булгандыр инде.
Марат ул гайбәтләрне еш ишетте. Баштарак аларны күңеленә авыр алмады. Харап булган икән, Нәфисәнең биленнән тоткан имеш. Гыйшык- мыйшык уйнаганда өсләренә килеп чыкмадылар ләбаса. Ул анысын да әллә ни зур җинаятькә исәпләми. Дөньяда булмый торган хәл түгел. Сөйләсәләр соң, сөйли бирсеннәр. Чәйнәп туйгач, бер туктарлар әле...
Маратның әхлак төшенчәсенә карашы бөтенләй икенче. Балачагында да, үсмер елларында да ул бернинди рухи чикләүләр тоймады. Аны әхлак кысаларына яраклаштырып тәрбияләүче дә булмады. Әнә шуңа ул гайбәтләрне, «чыш-пыш»ларны җиңел үткәрде. Мондый «вак-төякләргә» җиңел каравының тагын бер сәбәбе — үткән тормышындагы кара таплар. Алар янында моның ише күңелсезлекләр кояшлы яңгыр кебек кенә. Авыл халкының бу вакыйганы зур фаҗигага әйләндергәнен генә һич башына сыйдыра алмый егет.
Ә беркөнне, урамнан көянтә-чиләкләрен асып, суга килүче Нәфисәне очраткач имәнеп китте. Дүрт-биш көн эчендә кеше шулкадәр дә үзгәрер икән! Өстендә бөгәрләнеп беткән иске пәлтә, яулыгын җайсыз бәйләгән, кыяфәте — авырудан яңарак кына терелеп килүче кешене хәтерләтә. Талчыгып сулыккан йөзендә күзләре тагын да зураеп калган кебек.
Ул Маратка күтәрелеп тә карамады. Аны күрмичә, читләтеп үтеп тә киткән булыр иде, тик егет аның каршысына килеп басты. Бу гамәле авыл кешесе күзлегеннән караганда ничек булгандыр, анысын уйлап өлгермәде. Гомумән, бернинди начарлык та юк иде аның уенда. Шушы мизгелдә бу хатынга ниндидер юату сүзләре генә әйтәсе килгән иде аның.
КҮЛӘГӘ
59
— Нәфисә...
Шулай диде дә төртелеп калды. Чөнки ул бу очрашуга да, сөйләшүгә дә әзер түгел иде. Нәрсә әйтергә, мескен хатынны ничек юатырга? Бу турыда үзе дә тәгаен генә белми.
Нәфисә, яңа гына күреп алган кебек, егеткә күз сирпеде. Нидер әйтмәкче булып, авызын ачты да кинәт тынып калды, башын түбән иде. Ул шул халәтендә шактый басып торды. Кем белә, Маратнын башлап әйткәнен көткәндер бәлки. Аннан, кинәт кенә башын күтәрде дә:
— Бу дөньянын бөтен каргышы төшкәндер инде... Бөтенесе мина кырын карый... Гөнаһыларым күптер анысы. Тик кем гөнаһысыз сон? Минем дә кечкенә генә булса да бәхеткә хакым бардыр бит. Мона кадәр сер бирмәдем, күнелем белән әрнеп сыкрасам да беркемгә «аһ» дип тә әйтмәдем. Эчтән еласам да тыштан күрсәтмәдем, яшь аралаш булса да елмаерга тырыштым... Инде бүтән түзәрлегем калмады...
Хатыннын битеннән яшь тамчысы тәгәрәде. Ул тавышсыз гына елый иде. Шуны күрсәтмәскә тырышып булса кирәк, карашын кабат читкә юнәлтте. Анын инбашлары калтыранып-калтыранып куя. Шактый шулай эндәшмичә торганнан сон, Нәфисә, җине белән битен сөрткәләде дә китеп барды. Кем белә, бәлки ул Мараттан юату сүзләре көткәндер? Әмма егет тавыш-тынсыз гына карап торудан ары узмады. Чибәр, әле дөнья рәхәтенә куанып кына яшәрлек бу хатын ни өчен шундый газаплар кичерергә тиеш сон? Аны шундый күнелсезлекләргә дучар иткәне өчен Маратнын бераз гына булса да гаебе бармы?
Маратнын газаплану халәте озакка бармады. Гомумән, ул холкы белән озаклап, авыр кичерешләргә бирелә торган кеше түгел. Кул селтәп кенә куйды да онытты...
Маратны кичен өйдә тагын бер зур сөйләшү көткән икән.
Кичке ашны ашап табыннан кузгалырга җыенганда Хафиз тамагын кыргалады да вәгазь-нәсихәтен башлады:
— Дөньяда һәр начарлык, азгынлык әхлаксызлыктан һәм динсезлектән килә. Рухы нык булган кеше генә шайтан коткысына бирелмәс. Ә синен сонгы вакытта кылган гамәлләрен, энем, нык булуына шик тудыра. Инде хәзер, иманым камил, бала чагында тиешле тәрбия алмагансын. Калебен нык түгел. Чак буынлы булып үскәнсен...
Марат берни дә әйтмичә, буйсынучан гына тынлап утырса да, барыбер Хафизнын сонгы фикере белән килешмәде. Чак буынлы булып үскәнсен, имеш... Юк, ул үзен беркайчан да көчсезләр рәтенә кертмәде! Әле бала чагында ук, малайлар белән сугышырга туры килгәләгәндә күп вакытта җинә торган иде. Аннан сон армия, Чечня вакыйгаларын башыннан кичерде. «Боевик»лар белән бәрелешләрдә җебеп калмаска, кыю булырга өйрәнде. Армиядән сонгы еллары да тыныч кына бармады. Йомшак буынлы булса андый хәлләргә түзәр иде микән?
Хафиз абыйсы, әйтерсен анын уйларын белгәндәй, сөйләвен дәвам итте:
— Монда сүз беләк үстереп, сугыш чукмары булып йөрү турында бармый. Начарлыкка өйрәтеп торасы юк, бар да булдыра. Үзеннән көчлерәкләргә тап булып, әҗерен алганчы, барчасы көче белән масаерга ярата. Ә рухи тазалык бөтенләй икенче. Калебен нык булса, ихтыяр көче дә була. Хәзерге яшьләрнен күбесе азгынлыкка каршы үзләрендә, юк, мин моны болай эшләмим, дип әйтерлек көч таба алмый. Син дә, энем, әнә шундыйлар сынары. Шайтан кызыктырыр ул, матур әйберләр белән дә, исерткеч эчемлек белән дә, матур кызлар белән дә... Әнә шул чакта үзендә, юк ярамый, дип әйтә алырлык көч таба белергә кирәк, энем. Шул көчне таба алмыйсын икән, син йомшак буынлы дигән сүз...
Хафиз мулла тагын тамагын кыргалады. Өстәл артында утыручыларга күз йөртеп чыкты. Аны барысы да баш иеп, игътибар белән тынлыйлар иде.
— Энем, син берәр көнне мәчеткә кил әле. Андагы инсафлыларны күрерсен. Шуннан бәлкем җомга намазына үзен йөри башларсын. Мәчет ул
— Аллаһ йорты. Анда калебне чистарту өчен йөриләр. Көн саен юынгычта бит-кулынны, атнага бер мәртәбә мунчада тәненне юасын бит. Рухьщны да шул рәвешле
ФӘРИТ ИМАМОВ
60
көн саен пакъләндерергә кирәк. Мәчет ул — жанны пакьләү урыны...
...Әлеге сөйләшүдән берәр атна үттеме-юкмы, Марат җомга көнне тәвәккәлләп, мәчеткә керде. Идәндә намазлыкка тезләрен бөкләп утырган картларнын кайберләре ишек ачылган тавышка башларын күтәреп карады, икенчеләре исә игътибар да итмичә, Хафиз мулланын вәгазен тынлауларында булды. Ишек тавышына мулла үзе дә сөйләвеннән туктап торды кебек. Юк, анын йөзендә аптырау яисә гаҗәпләнү галәмәте күренмәде. Маратнын монда керүен ул бик табигый дип исәпләде бугай, карашын кабат үзен йотлыгып тынлап утыручы мөэмин-мөселманнарга юнәлтте дә салмак кына сөйләвен дәвам итте:
— ...Үз гаебен хәтерендә тотмаган кеше генә, башкаларнын гаебен үзенекеннән күбрәк, дип уйлый. Безнен кайсыбыз гөнаһсыз сон? Хәрам эшләр кылмаган кеше генә туры юлда...
Маратка, тегендә барып тезлән, монда килеп утыр, дип урын тәкъдим итүче булмады. Әйтерсен, ул монда көн саен кереп ияләнгән үз кеше. Идәндә утыручыларны бер кат күздән кичергәч, барысынын да намазлык җәймәсенә утырганлыгын сизеп алды. Ә анын намазлыгы юк. Ярар микән, ярамас микән, дигәндәй, бераз аптырап торды да идәнгә тезләнде. Аннан сон мәчеттәгеләрне тагын бер мәртәбә күздән кичерде. Ләкин ана игътибар итүче юк иде. Хәтта Хафиз мулла да исе китмәгәндәй вәгазь сөйләвендә булды:
— ...Белегез ки, фани дөньяда яшәү вакыты бик кыскадыр. Ана таяну
— алдану булыр; Андагы шатлык — мәрхәмәтле булудыр. Аллаһыдан һәр хәлендә дә курык, һичбер эшендә дә Ана буйсынудан чыкма!..
Марат тагын, күнеле белән үткән гомеренә әйләнеп кайтты. Анын әлегә кадәр бу хакта ныклап уйлаганы юк иде. Яшәлгәне аз да түгел, күп тә түгел. Ул, әнә шул кыска гына гомерендә яманлыктан башка кемгә, нинди яхшылык китерде сон? Әнисе, мескен, улым кеше булсын дип алны-ялны белмичә эшләде дә эшләде... Хатыны Люба белән дә әнә ничек килеп чыкты — яшәделәр дә, яшәмәделәр дә кебек. Порхнын күкрәгенә пистолет терәгәндә дә кулы калтырамады. Инде килеп, Таһирны?.. Аны Марат үтермәде дә бит... Тик кем ышаныр?.. Ә Артем үзе гаепле... Өлгермәгән булса, Марат үзе үлгән булыр иде... Алар инде күптән җир куенында. Марат исән менә. Әле алай гынамы?.. Кемнендер исеме астында... Башкаларны алдалап... Хафиз мулланы да, сабый баладай самими Гөлназны да алдады... Башкаларны алдарга була, ә менә үзенне?! Үзеннән беркая да качып котылып булмый... Кызганыч... Бар да... Нәфисә дә, әнисе дә...
Марат шунда күнеле тулганны тойды. Анын сонгы елларда елаганы юк иде. Гомумән, елауны йомшаклык билгесе дип кабул итә иде ул. Ә хәзер, әнә, әйтерсен күзеннән яшьләр ташырга тора. Ни булды, нишләп алай, Марат моны анламый. Ул кинәт кенә сулкылдап куйды. Тирә-яктагылар ишетте микән? Ишеткәннәрдер... Менә анын күзеннән сытылып чыккан бер яшь бөртеге бите буйлап тәгәрәде дә идәнгә тамды...
Марат монда утырырлык хәлдә түгел иде. Ул кинәт кенә урыныннан купты һәм ишеккә томырылды... Сәҗдәгә оеп барган картлар әлеге хәлне сизми калды.
Урамга чыккач, егет үз-үзен белештермичә йөгерде дә йөгерде. Бары тик авыл башына чыга торган юл чатындагы карт өянкегә җиткәч кенә кинәт тукталды. Шунын төбенә чүгәләп утырды. Ул инде бертуктаусыз аккан күз яшьләрен туктатырлык хәлдә түгел иде...
КҮЛӘГӘ
3. «К. У.» № 10 61
* * *
Максатлары бер булган кешеләр тиз дуслаша, диләр. Чыннан да шулайдыр. Сонгы вакытта Марат белән Рафат та якынайдылар. Алай зурдан кубып, максатлары бер дип әйтерлек әллә нинди гамәлләр кылмасалар да, сонгы көннәрдә күп эшләре уртак булды.
Баштарак алар мәчеткә килгән көннәрдә генә очраштыргалыйлар иде. Марат намазга көн саен йөрмәсә дә, әллә нигә бер баргалый. Рафат исә намазларны калдырмаска тырыша. Дөрес, ул да эш кешесе, төрле вакыты була. Гел теләсә дә мөмкинлек чыкмаган чаклары бар.
Рафат гәүдәгә бераз гына тәбәнәгрәк булса да яшькә Мараттан өлкәнрәк. Армиядә булган, акыл утырткан диләр андыйлар турында. Ул электромонтер булып эшли. Эшсезлектән вакытын ничек үткәрергә белмәгән чаклары да бар, ә кайвакыт кылны кырыкка ярырдай булып йөгерергә туры килә үзенә. Җил-давыллар вакытында электр чыбыклары өзелеп, авыл утсыз калганда, көнне төнгә ялгап эшли. Дөрес, алары бик сирәк була...
Сонгы вакыйгалар Марат белән Рафат дуслыгын тагын да ныгытты. Якын көннәрдә авылда яна мәчет ачарга тиешләр иде. Тик менә анда төгәлләнеп җитмәгән эшләр бар. Гыйбадәт йортынын эчен бизәүче кирәк.
Рафат рәссам икән, ул бу эштә ярдәм итәргә теләк белдерде. Тик үзем генә вакытында өлгертә алмыйм, ярдәмгә тагын бер кеше кирәк булыр дигәч, кайсыдыр, ник, әнә Таһир менә дигән рәссам бит дип әйтеп куйды. Калганнар да анын сүзен хуплады.
Каршы килеп булмый. Марат, әйдә, нәрсә булса шул дип ризалашты. Алай да, минем инде күптән кулыма пумала тотып караганым юк дип әйтеп карады.
Рафатнын, чыннан да кулыннан килә икән, рәсемнәре яхшы чыга. Бизәкләр, шамаилләр ясауны ул үз өстенә алды. Ә стена буяу кебек эшләрне Маратка йөкләде. Егет мона сөенде генә. Шулай булмый сон, кая инде ул ана бизәкләр төшерү, шамаилләр ясау! Әле стеналарын тигез, шома итеп буяп чыга алса...
Әнә шулай итеп, эшкә тотындылар. Авыл җитәкчелеге бизәү эшләре беткәнче дип Маратны машина-трактор паркыннан мәчеткә күчерде. Рафат та буш вакыты булган саен шунда ята. Дөрес, ашыгыч эшләре чыгып каядыр киткәндә, карандаш белән сызылган урыннарны буяп бетерү Маратка кала иде. Ул, шулай итеп, азмы-күпме бизәкләр төшерергә дә өйрәнә башлады. Тырышсан алай авыр да түгел икән.
Марат, бер мәлне ял итеп утырганда, Рафатнын ничек итеп намазга йөри башлавы хакында кызыксынды. Тегесе, бераз икеләнеп утыргач сөйләп бирде...
— Армиядән кайтып, колхозда эшли башлаган вакыт иде. Габбас абый белән икәү эшлибез. Ул елны авылдан ике-өч чакрым ераклыкта тузган линияләрне алмаштыра башладылар. Эш күп. Безне көн саен иртән колхознын «техпомощь» машинасы эш урынына илтеп куя, кичен каршы ала. Комбайнчыларга ашарга йөртә, әбәт вакытында безнен янга да сугылып, ашатып чыга... Көннәрдән бер көнне ниндидер саташулы төшләр күреп уяндым. Ниндидер күнелсезлек буласын сизгәндәй аяклар эшкә тартмый. Әйтерсен, күнелнен кайсыдыр почмагында эшкә барма, барма, дип әйтеп торалар. Шунда, үземнен эшкә бара алмавыма төшендем. Авырый ул, дип әйтергә энемне йөгерттем...
Ә бер-ике сәгать узгач, Рафатларга аянычлы хәбәр китергәннәр. Эшчеләрне илтүче машина текә үрдән төшкән вакытта, тормозы тотмыйча, таудан аска тәгәрәгән. Шофер һәм Габбас абый шунда ук үлгән. Калган өч кеше авыр яраланган...
— Минем беркайчан да эштән калганым булмады. Ә ул көнне... Хәзер инде үзем дә аңлатып бирә алмыйм... Әйтерсең, кемдер мине шул фаҗигадән саклап калу өчен тырышты. Миңа элегрәк тә андый хәлләр турында ишетергә туры килгәләде. Саклаучы фәрештә кешегә шундый фаҗигаләрне алдан белгертергә тырыша дип сөйләгәннәре бар иде. Үзем белән шундый хәл булгач озак уйландым. Моның тикмәгә генә түгел, ниндидер хикмәте барлыгын күңелем белән тоя башладым. Бабам мәрхүм
ФӘРИТ ИМАМОВ
62
әйткәндәй, күңеле изгелектә булганнарны Алла саклый икән ул...
Шул хәлләрдән соң Рафат тартуын да ташлый, эчми дә. Сәламәт яшәү рәвешенә күчә. Кешеләрне рәнҗетергә тырышмый. Әнә шулай итеп әкренләп ел арты ел уза. Хәзер инде дин тотуны тыймыйлар да...
Мәчетне ачу тантанасына авылның яше-карты — барысы да җыелган иде. Шулай ук, төзелешкә ярдәм күрсәтүчеләр, мәчетне салуга булышкан район төзелеш оешмасы вәкилләре дә чакырылган. Авыл җитәкчеләре белән беррәттән, республика башкаласыннан килгән дин әһеле дә басып тора.
Кешеләр төркеменә кушылып арырак баскан Марат мәчет янына көйләп куелган микрофон алдында торучы җитәкчеләрне һәм кунакларны күздән кичерде. Алар арасындагыларның берсе егеткә таныш кебек тоелды. Халык күп булып, арттарак торгач, ул кешегә башта игътибар да ителмәгән. Бу район төзелеш тресты начальнигы Наил Хәкимович иде. Марат шунда ук төркем артына елышты. Наил Хәкимович аны күрмәде, әлбәттә.
Тантана башлангач беренче булып Казаннан килгән кешеләргә сүз бирелде. Аннан соң микрофон түбәнгәрәк күчә барды, Наил Хәкимович та үз чиратында авыл халкын, дин тотучыларны әлеге зур вакыйга белән котлады.
— Авылларыбыз яңара, матурлана. Шуның белән бергә күңелләребезгә дә иман нуры иңә. Кешеләр дингә, Аллага тартыла. Бүгенге мәчет ачу тантанасы моңа ачык мисал. Күп еллар буе совет идеологиясе аңнарын томалаган милләттәшләребезнең, дин кардәшләребезнең күзләре ачыла башлады...
Марат аптырап калды, карале, Наил Хәкимович болай да сөйләшә белә икән! Шул «аңнарны томалаган совет идеологиясе» вакытында канат ныгытып, җитәкчелеккә үрмәләгәнлеген онытканмы? Әллә юри генә күзгә төтен җибәрә микән? Кайчандыр партия әгъзасы булып башкачарак сайраган мондыйлар җил кайсы яктан иссә, шул якка авыша. Заманга тиз яраклашалар...
Хафиз мулла да чыгыш ясады.
— ...Газиз дин кардәшләрем, мөхтәрәм авылдашлар! Бу күркәм мәчетебезне төзүгә күпләрегезнең көче керде. Аңа аз гына өлеше тимәгән авылдашыбыз калмагандыр да шәт...
Шунда, гөнаһ шомлыгына каршы, гел уйламаганда, Хафиз мулла Рафат белән Таһирның исемен дә телгә алды. Югыйсә, авылдашларыбызның барысының да өлеше керде, дигән иде. Башка берәрсенең исемен атаса соң... Дөрес, ул моны начар ният белән эшләмәде кебек. Яшьләрнең күңелен бераз үсендерәсе килгәндер инде...
— Дин сукмагына яңарак кына килеп кергән яшь кешеләр, Рафат белән Таһир, әле менә соңгы көннәрдә генә, үз теләкләре белән мәчетнең эчен бизәп чыгарга алынганнар иде. Өлгерербезме, юкмы дип икеләнеп торсалар да, вакыт белән хисаплашмыйча, алны-ялны белмичә тырышкач бу эшне вакытында тәмамладылар. Алланың рәхмәте яусын аларга!..
Исемнәре чыккач, төркем алар ягына борылып карады. Рафат алгарак чыгып башын игәндәй итте. Марат, киресенчә, башындагы түбәтәен батырыбрак киде дә кешеләр артына елыша төште. Шунда аны Наил Хәкимович та күреп алды. Хәтта берничә мизгелгә карашлары да очрашты кебек. Күрүен күрде, таныды микән? Юктыр, аралары ерак, таный алмагандыр дип, Марат үз-үзен тынычландырырга тырышты. Хафиз мулла, егетнең бу халәтен тартыну дип аңлап булса кирәк, сүзне озынга сузмады, мәчет ачуның саваплары турында кыска гына вәгазь укыды.
Кунаклар таралышкач, авыл кешеләренең мәчеткә сыйганы — мәчеттә, сыймаганы тышта намаз укыдылар.
* * *
Күкташтан мәдрәсә ачу тантанасыннан кайтып, бер-ике көн узгач, Наил Хәкимович Марат каберен зиярәт кылырга ниятләде. Маратны җирләп өч- дүрт ай узгач, ул Зәйтүнәнең өенә кереп чыккан иде. Болай, хәл белергә генә. Күмделәр дә оныттылар дигәндер югыйсә. Кәм шул көннән соң Маратның өендә бер мәртәбә дә
КҮЛӘГӘ
3.* 63
булганы юк.
Зәйтүнә, кайгырса да, эчтән генә яна-көя. Наил Хәкимовичның хәл- әхвәл сорашуына да: «Аллага шөкер», — дип кенә җавап биреп утырды. Күренеп тора, улы үлү кайгысыннан бик бетерешкән. Шулай да нык булырга тырыша.
Шунда, сүз иярә сүз чыгып:
— Кабер ташы урынында һаман күмгәндәге такта башы гына тырпаеп тора. Ручка белән язылган хәрефләре дә уңып беткән. Кабер ташы ясатып куярмын дигән идем. Бик кыйммәт икән. Аннан соң, артыннан юллап йөрүчесе дә юк. Үземнең көчемнән килми, — дип куйды ана кеше.
Наил Хәкимович бу хакта уйлап җиткермәгән икән шул... Тормыш мәшәкатьләре белән барысын да истә тотып буламыни?! Марат исән вакытта эшләгән мастерскойда Вася Кулагинның моңа беркайчан да кулы бармаячак. Соңгы вакытларда Маратның исемен телгә аласы да, аның турында ишетәсе дә килми бугай...
Локаль сугыш ветераннары оешмасы да проблеманы хәл итүдә читтә калырга тиеш түгел кебек. Марат бит — кайчандыр «кайнар нокта» да хезмәт иткән кеше. Оешманың рәисе буларак, Наил Хәкимовичка бу турыдан-туры кагыла. Андый эшләрне элек тә башкарганнары бар, югыйсә.
Әнә шуларны уйлагач, «әфганлылар» белән дә киңәшкәч, Наил Хәкимович Марат каберенә таш куюны үз өстенә алды. Ә соңыннан, таш ясатуны бөтенләе белән үзе финанслап, үз исеменнән башкарырга кереште.
Кабер ташын яз урталарында коеп китерделәр. Аны урнаштыру көне дә билгеләнде. Тик, ни кызганыч, нәкъ шул чакта Наил Хәкимовичка бер-ике атнага командировкага китәргә туры килде. Чарада ул катнаша алмады. Ләкин аңа карап кабергә таш кую вакытын кичектереп тормадылар. Бу эшне «әфганлылар» үзләре башкарып чыкты. Ә Наил Хәкимович командировкадан кайткач та зиратка тиз генә килә алмады. Калган эшкә кар ява дигәндәй, көн артыннан көн узды. Вакыты булмады. Дөрес, вакыт булмау сәбәп кенә анысы. Ә менә Күкташта яңа мәчет ачу тантанасында нәкъ Маратка охшаган егет күзенә чалынгач, кабергә барып килергә кирәк, дигән уй күңелендә кабат яңарды. Беркөнне базардан канәфер чәчәкләре алды да зиратка китте...
Кабер янында озак торырга уйламаган иде. Чәчәкләрен ташка куеп бер минутлап тын торгач, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, кабер ташындагы «Марат Салих улы Закиров» дигән язуга кунган тузаннарны сөрткәләде. Аннан, кулъяулыгын кая куярга белмичә як-ягына карангалады. Аны янәшәдәге кабер янында чәчәкләрдән бушаган банкага салды да аягы белән этеп, чардуган баганасы төбенәрәк шуыштырды. Шулчак ерак та түгел, бер рәт аша гына, кабер янындагы егетләргә күзе төште. Ул аларны монда кергәндә ничектер шәйләми калган. Югыйсә, шактыйдан кебек. Кулларында стакан. Араларыннан берсе сөйләгәч стаканнарын күтәреп куялар. Закуска кабалар. Наил Хәкимович егетләрнен берсен — Вася Кулагинны танып алды. Әйе, бу чыннан да ул иде. Вася да ничектер бу тарафка борылды. Ул да Наил Хәкимовичны таныды, күрәсен, анын ягына ишарәләп, янәшәсендәгеләргә нидер әйтте. Тегеләр, сөйләшүләреннән туктап, башларын бордылар. Ләкин күзгә-күз карашып тору озакка сузылмады. Егетләр кабат әнгәмәгә кереште. Вася гына төркемнән аерылып Наил ягына атлады. Таныш кеше белән исәнләшмичә китү яхшы булмас дип уйлагандыр инде.
Анын йөзе карангы иде. Кул бирешкәч, бер-ике авыз сүз алыштылар. Алары да ничектер төртмәле килеп чыкты.
— Чыбык очы туганны онытмыйсыз, ә, Наил Хәкимович, — дип, кинаяле генә сүз башлады Вася.
— Әйе, үлгәннәрне онытырга ярамый. Үзегез дә бирегә еш киләсез бугай, — диде Наил, теге кабер янында басып торучы егетләргә ишарәләп.
— Еш, дип... Килгәлибез инде... менә Косой... то есть Расих исемле дус егетебезнен каберенә таш куйган идек... Туганнары юк анын... Яхшы егет иде мәрхүм...
ФӘРИТ ИМАМОВ
64
Наил Хәкимович кара мәрмәр ташлы кабер ягына кабат карап алды.
— Ичмасам, үлгәч булса да дусларны онытмавыгыз яхшы, анысы.
Бу сүзләрнен үз бакчасына таш ату икәнлеген Вася бик яхшы анлады. Нидер әйтмәкче булып авызын ачкан иде, кире уйлап туктап калды. Аннан, борылып китәргә җыенганда. гына сорап куйды.
— Маратка кабер ташын сез куйдыргансыз дип ишеттек?!
— Әйе, сон булса да... Ташын мин заказ биреп ясаттым. Куйганда гына була алмадым. Командировкада идем. Дөресен генә әйткәндә, без — гөнаһлы бәндәләрен Алла кичерсен. Якыннарыбызны зиярәт кылырга бик сирәк киләбез. Югыйсә, кайчан да булса үзебез дә шушында барасы...
Наил Хәкимович, әй, нәрсәсен сөйләп торасы инде анын, дигәндәй, кулын селтәде. Аннан сон, аклангандай:
— Әле бүген дә һич уйламаганда гына килеп чыктым. Беркөнне Күкташ авылына мәчет ачу тантанасына барган идем. Ул мәчетне безнен трест эшчеләре җиткерде. Шунда авыл кешеләре җыелып намаз укыдылар. Араларында нәкъ Маратка охшаган бер егет күземә чалынды. Менә шунда Марат каберенә барганым юклыгы исемә төште ...
Инде, китәргә дип, яртылаш борылган Васяга шунда әллә нәрсә булды. Ул кабат Наил Хәкимовичка текәлде. Хәтта йөзе дә яктырып киткәндәй булды. Бит мускуллары уйнап алды.
— Нәрсә?.. Маратка охшаган дисезме?
— Әйе! Кеше бер-берсенә шулкадәр охшар икән! Үзем дә шаккаттым...
— Кайсы авылда дисез?..
— Күкташта! Моннан 80 километр ераклыктагы авыл ул.
Вася, нәрсәдер исенә төшерергә теләгәндәй:
— Күкташ, Күкташ, — дип кабатлады. — Сез янына барып сөйләшмәдегезме сон?
— Юк, ул минем күземә генә чалынды. Сөйләшүдән ни мәгънә сон, ул барыбер Марат түгел бит.
Кулагин, ашык-пошык кына саубуллашты да җитез хәрәкәтләр белән егетләр торган тарафка атлады. Артыннан: «Күкташ, Күкташ», — дип берничә мәртәбә әйткәне генә ишетелде. Күкташта күзенә чалынган егет турында ишеткәч Васянын үз-үзен тотышы үзгәрүенә Наил Хәкимович сәерсенеп куйды: нәрсәсенә гаҗәпләнә? Бер-берсенә охшаган кешеләр күп бит ул дөньяда...
* 1 *
Сонгы вакытларда Зәйтүнәнең бер дә кәефе юк. Хәер, кәефе генә дип әйтү дөрес тә түгелдер. Анын сәламәтлеге дә нык какшады. Баштарак кан басымы белән интекте, аннан йөрәге чыгымчылый башлады. Ул күкрәгенең сул ягында әледән-әле кискен авырту тойгалады. Инфаркт булмагае дип шикләнсә дә врачка күренмәде, тел астына валидол кабып куйды да шунын белән тынычланды. Сырхавының өелеп килгән кайгы- хәсрәттән башлануын ул яхшы анлый иде. Улы Марат хәсрәтеннән шулай бетереште Зәйтүнә. Кайчак, онытылыр әле дип, өй тирәсендә вак-төяк эшләр башкарган була да бит. Тик аларнын барыбер файдасы юк: әз генә бушап торса да, улынын буй-сыны, йөзе күз алдына килә дә баса.
Бичара ана, нишләп әрәм булды сон әле бу дип баш вата. Югыйсә, шул бердәнбер улын аякка бастыру, аны сау-сәламәт үстерү өчен аз тырышмады бит. Нәрсә җитмәде ана? Бу фаҗига һич кенә дә башына сыймый... Кат-кат шуларны уйлый-уйлый, тиздән
1 * *
Женя, гадәттәгечә, кичен сөяркәсе Галя белән ресторанда шампан шәрабе йоткалап, тегесен-монысын сөйләшеп, юк-барны искә төшереп, көлешеп утырганда, сулышына ут кабып, Вася Кулагин килеп керде. Ул Женянын кичләрен шушы ресторанда күнел ачып, акча туздырып утырырга яратуын белә иде. Егет бик дулкынланган. Галя ягына хәтта борылып та карамады.
КҮЛӘГӘ
65
бөтенләй чирлегә сабышты. Күрше-күлән, очратканда, хәленен яман икәнлеген күреп, ник шулкадәр өзгәләнәсен, үлгән артыннан үлеп булмый. Тынычлан. Инде үзен турында уйларга вакыт дип юатырга тырышсалар да, ул башкача булдыра алмый иде. Бер кечкенә генә йөрәк шундый газапларга ничек түзсен?! Әнә шулай итеп бөтенләй урын өстенә егылды. Ирексездән, больницага барырга кирәк булды. Салдылар. Ләкин Зәйтүнә, бу хәлләрдән сон алга таба яшәүне күз алдына да китерә алмый иде инде. Анын өчен, әйтерсен, киләчәк бөтенләй беткән. Ул хәзер бары тик үткәннәр белән, узгандагы ачы сагышлары белән генә яши. Медсестралар кереп, тынычландыргыч уколлар ясап киткәч Зәйтүнә газаплы уйларыннан бераз арынып, ял итеп ала, онытылып тора. Ләкин уянуга, кабат күз алдына улы килеп баса да барысы янә кабатлана. Ана күнеле бәргәләнә-йолкына башлый. Шулай итеп, көн артыннан көн үтә. Ә анын сәламәтлеге яхшыруга түгел, киресенчә начараюга таба бара. Бичара хатын, бер ай дигәндә, коры сөяккә калды.
Җинаятьче анасы белән кемнен аралашасы килсен сон? Тик ана өчен баласы кем булса да, барыбыр бала булып кала икән...
Нәр нәрсәнен ахыры була дигәндәй, кояшлы бер көнне, больница палатасындагы караватында түшәмгә карап, үзенен бетмәс-төкәнмәс уйларына бирелеп ятканда, Зәйтүнә, капылт кына күкрәген тотты да сагышлы күзләрен мәнгегә йомды... Әнә шулай итеп, сонгы вакытта тынгы бирмәгән газаплы уйларыннан ул бөтенләйгә котылды...
Аны бакыйлыкка юлга озатырга килүчеләр бармак белән генә санарлык иде. Йоласына туры китереп җирләгәндәй иттеләр. Ләкин югалту хәсрәтеннән илереп елаучы да, сыктап күз яше күрсәтүче дә, каберенә, исем-фамилиясе кулдан гына язылган кечерәк тактадан башка, чәчәк-фәлән куючы да булмады. Күмеп, чирек сәгать үтте микән, яна кабер тирәсе бушап та калды. Бар да гадәти, әйтерсен кабергә кеше гәүдәсе түгел, ә утын түмәре генә күмгәннәр. Кеше гомере әнә шулай җир өстендә бер күтәренке урын белән чикләнде. Яшәвенен бөтен мәгънәсе бары шул гына булды...
Хәер, корешы янында нинди чәчбикә утырса да ана барыбер иде. Ул Женя белән генә исәнләште:
— Сина ашыгыч сүзем бар. Бу нәмәстәнне өенә илтеп куй да, кабат кил, — диде. Үзе, сорамыйча-нитмичә, өстәлдә торган бокалнын берсен алып, шәраб йотты.
Ә тегесенен сөяркәсе белән тиз генә аерылышасы килми, шуна күрә Женя дустынын тәкъдимен бик үк ошатып бетермәде.
— Шулкадәр ашыгыч нинди сүз сон ул? Бәлки, иртәгәгә калдырырбыз? Ут капмагандыр бит?! — диде.
Анын шулай карышып маташуын Вася, әлбәттә, ошатмады.
— Иртәгә калдырырга ярамый, анлыйсынмы? Бүген үк кирәк!..
Васянын уена берәр нәрсә керсә, аны башкармыйча туктамаганын белә Женя. Сукранып кына урыныннан торды.
— Жень, айда посидим еще, — дип назланып маташкан Галяны култыклап чыгу ягына атлады.
Аларнын китәргә кузгалганнарын күреп, официант артларыннан бара башлаган иде, Вася аны тиз туктатты.
— Борчылма! Барысы өчен дә үзем түлим!
Егерме минут уздымы икән, Женя кабат ресторанга кереп, Вася каршысына утырды.
— Йә, сөйлә, иртәгә кадәр дә кичектереп торырга ярамаган нинди сүз ул синен?
Тегесе берара каш астыннан гына Женяга карап торды. Аннан өстәл өстендәге бокалда яртылаш калган шәрабне эчеп куйды. Шуннан сон гына әллә кайдан әйләндереп сөйли башлады.
— Хәтерлисенме, Марканы күмгәч без шушы ресторан янындагы скамейкада сөйләшеп утырган идек?
Женя кашларын сикерткәләде:
ФӘРИТ ИМАМОВ
66
— Бер тапкыр гәпләшеп утырганны хәтерлим. Ә менә ни турында сөйләшүебез бөтенләй исемнән чыккан.
— Марат турында, анын үлеме турында сөйләштек ...
Женя, шактый вакыт исенә төшерә алмыйча утыргач:
— Ә-ә, син ул чакта күмелгән кешенен Марат булуына шикләнеп, мине гаҗәпкә калдырган иден... Әйе, хәтерлим... Марканын корсагында ярадан калган җөе, күкрәгендә «Орлы гнездятся на скале» дигән татуировкасы... һәм, имеш, Марат урынына икенче кешене күмгәннәр... Ха-ха, — дип, шаркылдап көлә башлаган иде, Кулак җете караш белән туктатты. Хәтта йодрыгы белән өстәлгә дә сугып алды кебек.
— Ә бит ул чакта мин хаклы булганмын...
Женянын ачыла башлаган авызы кинәт элекке хәленә кайтты. Гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде:
— То есть... Ничек инде?.. Маратнын мәете Маратныкы булмау хак сүз димәкчеме син?
— Әйе, мин чын Маратны таптым... Юк, юк, әлегә тапмадым, ләкин табылу алдында.
— Ничек?.. Чынлапмы?
— Ха! Орлы гнездятся на скале, имеш! Ә ул, адәм актыгы, бернинди кыяда да түгел, ә Күкташ авылында оялап ята икән.
— Күкташта?! Үзен күрденме?..
Васянын Наил Хәкимович белән очрашу хакында бөтен нечкәлекләренә кадәр сөйләп торасы килмәде. Ул эре генә кыланып:
— Әлегә күрмәдем. Ышанычлы кешеләрдән генә ишеттем, — дип, туры җаваптан котылды.
— Чыннан да үзенә бик нык охшаган берәүне бауга элеп, Күкташта анын исеме белән яшәп ята дип уйлыйсынмы? Ышанасы килми...
— Ята икән шул менә! Ул адәм актыгы Аллага да ышана башлаган имеш. Мәчеттә намаз укып йөри ди...
Женя тагын бер мәртәбә көлеп җибәрде.
— Ха, Марка мөселман булган! Ул нәрсә, элекке гөнаһларын шулай юмакчы буламы әллә? Юк, син әйткән бу хәлләргә барыбер ышанасым килми. Бигрәк фантастикага охшаган. Тормышта андый нәрсә була алмый, минемчә. Син үзен шуна ышанасынмы?
Васянын ышанычы зур иде. Ул Женянын сонгы сүзләрен ризасыз кыяфәттә генә тынлады да үз фикерен белдерергә ашыкты:
— Әкият сөйләп утырырга мин бала-чага түгел лә. Марканын исән булуына туксан тугыз процентка ышанам. Эзенә генә төшим эт җаннын, намаз түгел, иманын укытам мин ана...
Вася, официантны чакырып, тагын бер шешә шампан китерергә кушты. Женя сигаретын кабызып тирән итеп суыргач:
— Ялантау янында күрсәткән тамашасы өчен, мин үзем дә кабыргаларын санауга каршы түгел дә...
Кулагин ярсып анын сүзен бүлдерде:
— Кабыргаларын гына санау бик аз ул гниданын. Дөмектерергә кирәк аны...
— Женя, ничек булса да, безгә Марканы табарга кирәк!
Женя, Вася белән килешкәнлеген белдереп, баш какты.
— Тик минем һаман бер нәрсәгә исем китә. Әгәр, шул авыл кешесен үтереп, шунда ук барган икән, авылдашлары ана ышанырлармы? Тышкы охшашлык бер нәрсә, монда холык-фигыле дә, үз-үзен тотышы, сөйләме, гадәтләре дә бар бит әле. Гадәтне үзгәртү ай-һай! Юкка гынамы, чир китә, гадәт китми, диләр?
— Женя, әйдә, тегеләй микән, болай микән дип, фаразлап утырмыйк. Маратны табарга кирәк! Тик мине тагын бер нәрсә борчый. Ул авылга үзебез барып, Марат кайда яши дип, белешеп йөри алмыйбыз. Күкташта аны беркем дә Марат дип белмидер. Ул икенче кеше исемендәдер. Әгәр карточкасын күрсәтеп, сораштырып
КҮЛӘГӘ
67
йөри башласак — ана җиткерәчәкләр. Ул шунда ук эзен яшерергә маташачак. Анда барып балкып йөрсәк безне үзенен күреп калуы бар. Анын Күкташта кем исеме астында яшәвен сиздермичә, артык тавыш чыгармыйча гына белергә иде.
Егетләр икесе дә уйга калды. Берәр минуттан Женя:
— Шәһәрдә Күкташтан чыккан кешеләр шактый. Ул авылда туганнары булып, кайтып-килеп йөрүчеләр дә бар. Шулар белән элемтәгә кереп, Күкташка яна килгән кешеләр турында белешсән генә инде, — дип куйды.
— Минем ул авылдан белгән кешем юк. Бәлки синен бардыр?
— Берәү бар бугай. Бик якын дустым түгел түгелен. Тик сораштырырга була.
Васянын күзләрендә ниндидер өмет чаткылары кабынып алгандай булды.
— Әйдә, алайса, шул юл белән эзләп карыйк. Сина — комсомольское поручение, ул танышынны күреп, белеш. Тик, ишетсен колагын, артык шикләнерлек булмасын. Болай, сүз унаеннан гына сөйләшкәндәй...
— Баш өсте, сэр, — дип, Женя кулына бокалын алды.
Вася да риза төстә елмайгандай итте. Әйдә, булгач булсын дигәндәй, үзенен бокалын аныкына чәкештереп куйды.
* * *
Гомәр Саттаровнын йокысы бөтенләй качты. Узган ел Ялантау янында булган вакыйгалар, соныннан Маратнын сәер шартларда үз-үзенә кул салуы ана һич кенә тынгылык бирми иде. Гомумән, Гомәр өчен бу хәлләрнен анлашылмаган яклары шактый. Вася Кулагин ниндирәк кеше? Марат белән нинди мөнәсәбәттә булган? Берничә атна качып йөргәннән сон, Артемны үтереп, үзенен дә башын элмәккә тыгарга Маратны нәрсә мәҗбүр иткән? Сораулар, сораулар, сораулар...
Җан тынычлыгын алган әнә шул сорауларга өлешчә генә булса да җавап табу өчен ул Наил Хәкимовичны күреп сөйләшергә теләде. Аны бик якыннан белмәсә дә очрашырга туры килгәне бар, хәтта берничә мәртәбә сөйләшеп тә утырдылар. Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан кеше буларак, Саттаров Әфганстан һәм башка локаль сугыш ветераннары җыелышында да бер-ике мәртәбә булды. Ул чакларда әлеге оешма рәисе Наил Хәкимович анда унай тәэсир калдырган иде. Әнә шуна, җәйнен бер көнендә, вакыт табып Наил Хәкимовичнын эш урынына китте.
Эш көне ахырына якынлашып килә. Начальникнын кабул итү бүлмәсендә утыручы җирән чәчле секретарь кыз әйтерсен лә Саттаровтан сорау алды:
— Нинди йомыш белән?
— Шәхси соравым бар иде.
— Шәхси сораулар белән чәршәмбе көнне генә кабул итә.
— Наил Хәкимович белән уртак эшебез буенча.
— Анда кинәшмә бара иде, егерме минутлап сабыр итегез.
Ябык ишек аша житәкче кабинетыннан вакыт-вакыт йөткергәләгән, тамак кыргалаган авазлар ишетелеп куя. Кайчак мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышлар көчәя төшә. Кемдер кычкырып, нәрсәнедер расларга маташа, икенчесе ана каршы чыга. Берникадәр шулай дәвам иткәч, тагын тынып калалар...
Секретарь кыз, Саттаровка күтәрелеп тә карамыйча, машинкасында ниндидер текст баса. Бу — анын хезмәте. Көн дәвамында мондагы урындыкларда кемнәр генә утырмагандыр! Кыз аларга ияләшеп беткән, күрәсен. Кәрберсе белән сүз куертып тормас. Ул үз эшен белә...
Гомәр сәгатенә ничә тапкыр күз төшергәндер, билгесез. Көткәндә минутлар акрын үтә шул. Секретарьнын егерме минут дигәне кырык минуттан узып китте. Бары тик шуннан сон гына ишек ачылып, аннан кулларына папка, барсетка тоткан ир-атлар чыга башлады...
Кабул итү бүлмәсе бушап калгач, Саттаров, урыныннан кузгалып кабинет ишегенә юнәлгән иде, секретарь ана көтеп торырга кушып башта кабинетка үзе кереп китте. Берәр минуттан чыгып: «Үтегез», — диде дә, кабат машинкасы артына утырып, төймәләрен тыкылдата башлады...
ФӘРИТ ИМАМОВ
68
Кыяфәтендә талчыгу сизелсә дә, Наил Хәкимович ачык чырай белән каршылады. Күрешкәч, каршыдагы өстәл артыннан урын тәкъдим итте.
— Безнен якларга нинди җилләр ташлады? Сез, погонлы кешеләр, юкка гына йөрмисез. Сорау алу өчен килгәнсездер әле? — дип ярымшаярып башлады ул сүзен.
— Рәсми сорауларым юк-югын. Бары тик кайбер нәрсәләргә карата мөнәсәбәтегезне генә ачыклыйсым килгән иде. Болай, үзем өчен генә... Аннан сон, сезнен белән инде күптән очрашкан юк. Яхшы кеше белән сөйләшеп утыру — җан азыгы, диләрме әле? Әгәр вакыт тапсагыз, билгеле...
«Яхшы кешеләр»ен болай гына, салпы ягына салам кыстыру өчен әйткән иде. Дөрес, Наил Хәкимович та анын бу сүзләреннән әллә ни «эреп китмәде».
— Тынлап карыйк, нинди мөнәсәбәтләр икән ул, — диде, хәйләкәр генә елмаеп. — Яхшы кеше өчен унбиш-егерме минут вакыт жәл түгел, — дип, бик матур гына итеп, ана бүленгән минутларны белдереп, вакытны чикләп куйды да, өстәлдәге селекторнын бер төймәсенә басып, секретарь кызга ике чокыр чәй алып керергә кушты...
— Вася Кулагин ниндирәк адәм ул? Мине шул кызыксындыра.
Наил Хәкимовичнын кашлары ж,ыерылып куйды. Беренче мизгелдә ул бәлки Нур Гаянович белән булган хәлләрне Вася боларга «тишмәде» микән, дип тә шикләнгәндер. Тик үзен тиз кулга алды. Андый сүзләр белән шаярырга Васянын башына тай типмәгән ләбаса. Юкса үзе үк..
— Кулагин белән мин күптәннән таныш. Заманында хәтта якын дуслар да идек. Ул да минем шикелле әфган төтенен иснәгән кеше бит. Мин ул сугышнын башында катнаштым. Вася исә ахырына эләккән, сонгы көннәрен күргән. Безне якынайтуга төп сәбәп бәлки шул булгандыр. Аннан ул әфганчы ветераннар оешмасын оештырганда да активлардан булды. Мина һәрчак теләктәшлек күрсәтте...
Секретарь кыз подноста ике чокыр чәй күтәреп кергәч, Наил Хәкимович сөйләвеннән туктап калды, бер чокырга шикәр комы салып, аны чәй калагы белән болгата башлады. Саттаров та икенче чокырны үз янынарак шудырды. Секретарь чыгып киткәч Гомәр өзелгән әнгәмәне ялгарга теләде.
— Менә сез, дуслар идек, теләктәшлек күрсәтә иде, дип үткән заманда сөйләшәсез. Хәзер мөнәсәбәтләрегез үзгәрдемени?
Наил Хәкимович, бер-ике мәртәбә чәй йоткач:
— Үзгәрде, дип... Әйе, Васяга нәрсә булганын баштарак үзем дә анлап бетерми идем. Сонгы сөйләшүләрдән сон бераз сизенәм. Инфляция чәчәк аткан елларда, әфганчы егетләргә эш урыннары булыр дип жинел автомобильләр ремонтлау станциясе ачкан идек. Ул, шәхси предприятие итеп, минем исемгә рәсмиләштерелде. Яшерен-батырын түгел, депутатлыкка сайланырга йөргәндә мина аны үз өстемнән алырга кинәш иттеләр. Ягъни, икенче кешегә сатарга тиеш идем. Башта Вася Кулагин исеменә күчерергә дип уйлашкан идек. Тик, холкындагы кайбер тискәрелекләрне исәпкә алгач, ахыр чиктә кире уйладым. Бу «хуж,алык»ны Анисимов атлы бер дустым карамагына тапшырдым. Васяга бу ошамады булса кирәк. Араларыбыз суыну да шуннан башланды кебек.
— Ә бит, Наил Хәкимович, чыннан да, ул предприятие турында яман сүзләр күп йөри.
Наилнен йөзе тагын да карангыланды.
— Беләм, беләм, андый гайбәт сүзләрне үземә дә ишеткәләргә туры килә. Тик предприятиенен һәм анда эшләүче егетләрнен мона бәйләнеше юк. Дөрес, Әфганда хезмәт иткәннәрнен шактые төрле сәбәпләр аркасында аннан киткән. Яна кешеләр килгәләгәнен дә беләм. Монда бөтен хикмәт — Васянын ниндидер шикле адәмнәр белән аралашып читтә төркем оештырып йөрүендә. Анын ул жинаятьчел шайкасында әфганлы егетләрнен бернинди катнашы да юк.
— Анын шундый кынгыр эшләре мәгълүм икән, бераз йөгәнләргә мөмкинлек булгандыр ич?!
Кабинетта киеренке тынлык урнашты. Наил Хәкимович фикерен туплый иде
КҮЛӘГӘ
69
булса кирәк. Ул мондый чакта «ордым-бәрдем» сүз ычкындырунын яхшыга илтмәсен белә.
— Мин Васяны бу хакта бер генә кисәтмәдем. Ләкин ул һаман үз киресен эшли торды. Сезнен братлар да әлегә үзен кынгыр эш өстендә тотканнары юк. Вася хәйләкәр, шома гына ычкына белә. Судан коры чыга торганнардан...
Наил Хәкимович сәгатенә караштыргалый башлагач, Саттаров сораштырып өлгермәүдән куркып, Марат турында сөйләшүгә күчте.
— Марат минем чыбык очы туган тиешле егет. Ул Чечняда хезмәт итте. Армиядән сон шактый вакыт эшкә урнаша алмыйча йөрде. Хәмерле табыннар, җилбәзәк хатыннар, ирекле тормыш егетне бөтенләй боза язган. Әнисе Зәйтүнә апа, улынын тайгак юлга кереп китүеннән куркып, бик үтенеп сорагач, аны үз яныма урнаштырган идем. Бәлки, эш белән йогынты ясап булыр дигән өмет тә бар иде. Тик Марат үзе Васянын тискәре йогынтысына бирелгән.
Наил Хәкимович, сүзеннән туктап, авыр сулап куйды.
— Егет тайгак юлга эләгеп харап булды. Кызганыч — анын үлемендә үзенен дә гаебе бар. — Уфтанып, сүз унаеннан гына әйткәндәй, — әле беркөнне генә каберенә барып килдем, — дип тә өстәде.
— Анда еш буласызмы?..
— Мактана алмыйм. Күмгәннән сон беренче баруым... Дөнья мәшәкатьләре... Язмыш үзе искә төшерде: нәкъ Маратка охшаган бер егетне очраткан идем. Шунда анын каберенә барып кайтырга ниятләдем дә... Ни әйтсән дә, чыбык очы...
«Маратка охшаган бер егет» дигән сүздән, Саттаровнын кыяфәте кинәт үзгәрде. Наил Хәкимович моны үзенчә анлады.
— Нәрсә, барыгыз да шул сүзләргә хәйран каласыз? Бер-берсенә бик нык охшаган кешеләр дөньяда буа буарлык бит!
— Барыгыз да?.. Тагын берәр кешегә сөйләгән идегезме әллә?
— Шул көнне көтмәгәндә зиратта Вася Кулагинны очраткан идем. Әйткәч ул да, могҗиза ишеткәндәй, күзләрен түгәрәкләндереп гаҗәпкә калды...
— Ә ул Маратка охшаган егетне кайда күргән идегез сон?
— Күкташ авылында мәчет ачу тантанасында очрады. Шул авыл егете булса кирәк. Мин аны читтән генә күреп калдым, бүтән күзгә чалынмады...
«Күкташ, Күкташ» дип кабатлады Саттаров үзалдына. Димәк, юрамалар дөрескә чыга инде. Бу егет Маратнын үзе булуы бик ихтимал. Бу хакта Вася Кулагин аннан алдарак белгән... Нинди планнар корды икән? Нәрхәлдә, күнеле этлектәдер...
Ул Наил Хәкимовичтан моннан да кирәклерәк бүтән хәбәр алырына өметләнми иде. Шуна күрә, ашыгып кына хушлашты да кабинеттан чыгып китте.
Саттаров, иске «шестерка»сына кереп утыргач: «Хәзер кич җитте, сон инде. Васяны эш урыныннан табып булмас», — дип уйлады. Иртән, тан әтәчләре белән торып, автомобильләр ремонтлау станциясенә барырга, Васяны күреп ачыктан-ачык сөйләшергә, дигән карарга килде.
* * *
Иртән Саттаров Гомәр гараж кооперативына юл алды. Ыгы-зыгы бераз кимесен, ремонтчылар үз урыннарын алсын дип ул эш сәгате башланып, берникадәр вакыт узганны көтте. Гомәр кергәндә, боксларда эш кайный иде. Чүкечләр тукылдый, шомарту машиналары чыжылдый, аргы почмакта тимерне эретеп ябыштыручы очкын чәчә, шул тавышлар арасында дивар почмагына эленгән динамикалардан матур гына көй ишетелеп ала.
Саттаров «Жигули»нын алгы көпчәген сүтеп маташкан бер егеттән Васянын кайдалыгын сорады.
— Әзерләүләр цехында булырга тиеш, — дип егет цехка урам яктан керергә кушты.
Беренче бокста таза гына егет эш урынын тәртипкә китереп, чүп-чар себереп маташа иде. Гомәр ана да әлеге сорауны бирде.
ФӘРИТ ИМАМОВ
70
— Күптән түгел генә Женя белән каядыр китте ул, — дип җавап бирде егет, милиция формасы кигән Саттаровны баштанаяк күздән кичереп.
— Кая икән?
— Белмим, мина әйтеп йөрмиләр. Юрий Николаевичтан сорагыз, бәлки ул беләдер, — дип егет директор бүлмәсенен ишегенә ишарәләде.
Тик Анисимов та Васянын кая китүен тәгаен генә әйтеп бирә алмады.
— Егерме минутлап элек, бер авылга барып кайтасы бар дип чыгып киткәннәр иде.
— Авылнын исемен ничек диделәр? Күкташ түгелме?..
— Бәлки Күкташтыр. Исеме бер колагымнан керде, икенчесеннән чыкты. Мина барыбер. Машинага утырып, көне буе җил куып йөрүне генә беләләр. Алар урынына монда кем эшләргә тиештер?!
Бу төксе чырайлы кеше белән артык сүз куертуда мәгънә юк иде. Наил Хәкимович кооперативны ничек итеп шундыйлар кулына тапшыра алды икән? Хәер, ана артыгын такылдамый торган аз сүзле кешеләр кулайрактыр бәлки. Югыйсә, Васянын холкын бик килештермәдем ди бит.
Димәк, Вася белән Женя Күкташка киткән булырга тиешләр дип нәтиҗә ясады Саттаров. Маратны иснәнеп тапканнардыр... Ул, эчке бер сиземләү белән, егетләрнен тикмәгә генә түгел, ә ниндидер яманлык кылырга йөрүләрен чамалады.
Анисимов өстәлендәге телефонга ишарәләп: «Шәһәргә шылтыратырга ярыймы?» — дип сораган иде, кабинет хуҗасы:
— Теләсәгез күпме шылтыратыгыз, — дип җавап бирде.
Гомәр эчке эшләр идарәсе дежурныенын номерын җыйды. Патруль- пост хезмәтендә эшләүче дусты, сердәше сержант Зәйнетдинов Рәшитне телефонга чакыруларын үтенде. Бер-ике минуттан трубкада таныш тавыш ишетелде. Кыскача гына хәл-әхвәлләр сораштыргач, Гомәр:
— Дускай, монда бик буталчык бер эш килеп чыкты. Синен ярдәмен кирәк. Эштән сорап ычкына алмассынмы? Тик мөмкин кадәр тизрәк кирәк, — диде.
— Шулай ук җитди эшмени? Бәлки үзегезнекеләрне — опер егетләрен чакырыргадыр?
— Рәшит, дөресен генә әйткәндә, вакыт бик тар. Артыгын күпертеп вакытны сузасым килми. Монда икебез ерып чыгарбыз мөгаен.
— Сине кайдан табарга сон?
— Мин үземнен «шестерка»мда, «Дуслык» клубы янындагы урам чатында көтәм. Калганын юлда сөйләрмен. Ашыга күр инде, яме!
«Дуслык» клубы янында тукталып бер-ике минут узуга, Рәшитнен ашыгып килгәне күренде. Ашыгып дип әйтү генә бик үк дөрес тә булмас, егет йөгерә иде...
Ул кереп утыруга, иске машина яман үкереп урыныннан кузгалды, бераз үзәк урамнан баргач, шәһәрдән чыга торган юлга борылды.
Юлда ук Гомәр хәлне Рәшиткә төшендереп барды. Үзенен шикләрен дә белдерде. Аны тынлап бетергәч, дусты, башын чайкап:
— Бик кызыклы хәлгә тарыгансын син, — дип әйтә башлаган иде, Гомәр аны шундук бүлдерде:
— Кызык түгел, кызганыч...
— Бәлки... Дөресен генә әйткәндә, мондый хәлгә үземнен дә ышанасым килми. Тормышта алай була ала микән?
— Ә менә Вася Кулагин, безнен шикелле ышаныргамы-юкмы дип шикләнеп тормаган, шунда ук эзләнә башлаган һәм эзләгәнен тапкан да кебек... Шулай булгач, дускай, безгә дә ашыгырга кирәк...
Гомәр болай да ашыга иде. Спидометр угы сәгатенә йөз ун километрны күрсәтә. Анын иске «шестерка»сы өчен күп инде бу тизлек.
Юл читендә ГАИ машинасы тора икән. Ашкынып килгән «шестерка»ны күргәч, инспекторларнын берсе сырлы таягын күтәреп туктарга кушты. Тик Гомәр анын таләбенә буйсынмады, тизлеген дә киметеп тормыйча үтеп китте. Машинада
КҮЛӘГӘ
71
утыручыларнын милиция формасыннан икәнлеген күргәннәрдер, әлбәттә, арттан куа чыгучы булмады. Әйтергә кирәк, алар ара-тирә зур тизлектә узып киткән «Волга»лар, «иномарка»ларга да әллә ни игътибар итмиләр. Үзләренә өстәмә мәшәкать аласылары килми күрәсен. Ә менә берәр агайнын иске «Москвич»ы белән «тыр-пыр» килеп баруын күрсәләр, туктатып гаеп эзләргә керешәләр. Иске машинадан гаеп табу җинел ул: ник номерын юылмаган, нишләп кул тормозы эшләми, карбюраторын көйләнмәгән, төтенен бик куе һәм башкалар...
Бераз баргач Саттаров унга борылып, грунт юлга керде. Юл сикәлтәле булса да тизлекне киметмәде. «Шестерка» үз артыннан тузан болыты калдырып болыннар, басулар буйлап алга ыргылды...
Күкташ авылынын кыр капкасы янында ун-унике яшьләрдәге бер төркем малай футбол уйный. Моннан чит-ят машиналар үткән булса болар күрми калмас. Берсе күрмәсә, икенчесе күргәндер дип Саттаров шулар янына туктарга булды. Машинадан төшү унаена «аут»ка очкан тупны оста гына эләктереп тә алды. Малайлар уеннарыннан туктап милиционерга текәлделәр. Гомәр якындарак торган берсен чакырып китерде.
— Нәрсә, егетләр, туп тибәбезме?
— Тибәбез, — диде малай.
Милиция киемендәге бу кешенен үзе белән сөйләшеп торуы, өстәвенә, малайларга «егетләр» дип эндәшүе кызык иде ана.
— Моннан ярты сәгать чамасы элек бу тирәдән берәр машина узып киткәнен күрмәдегезме?
— Әйе, бер зәнгәр машина үтте. Анын шоферы туктап, безнен белән сөйләшеп тә торды әле.
— Ә нәрсә сөйләште?
— Таһир абыйларнын өен сорады.
— Кайда яши сон ул?
— Сезгә дә кирәкмени?
— Әйе!
— Ү-ү-үнә тегендә. Ул барыбер өйдә түгел лә.
— Ә кайда?
— Авылдагы бөтен абыйлар Куштирәкле болынына печән чабарга китте. Ул да шулар белән...
—Авылдан еракмы сон?
Малай бераз уйланып торды да:
— У-у, бик ерак. Без анда биләсәпид белән дә бә-ә-әк озак барабыз.
— Ә машина белән барсак, безгә ул Куштирәкле болынын күрсәтә аласынмы?
Малай икеләнә калды. Анын барасы килмәгәне кыяфәтенә чыкса да, кистереп каршы әйтергә кыенсына иде, күрәсен. Ярый ла, шунда торган каракучкыл йөзле малай ярдәмгә килде.
— Абый, ул безнен главный нападающий. Бик кирәкле уенчы. Китсә, безне аръяк командасы җинәчәк. Ул бара алмый...
— Ә кем бара ала?
— Әнә, Кәтүк Рәмзилне сорагыз, — дип, кырыйда «аут»ка чыккан тупларны тотып торучы җиде-сигез яшьлек малайга күрсәттеләр.
Гомәр ул малайны да чакырып китерде:
— Балакай, Куштирәкле болынының кайда икәнлеген беләсеңме?
— Беләм. Без анда җиләк җыярга йөрибез.
— Безгә юл күрсәтерсеңме?
Малайның машинага утырып йөрисе килә иде күрәсең, аннан соң гел «аут»ка чыгып тилмерткән туп артыннан куу да туйдырган булса кирәк:
— Ярар соң, — дип куангандай булды.
Авылны чыгып ерак та китмәделәр, боргаланып еракка сузылган елга тасмасының икенче ягында, тау менеп баручы машина күренде. Гомәр, «бардачок»тан бинокль
ФӘРИТ ИМАМОВ
72
алып Рәшиткә сузды. Дусты җентекләп күзәткәч:
— Зәңгәр төстә, «девятка» бугай, — дип куйды.
— Шулардыр мөгаен. Монда машиналар сирәк йөри. Аннан соң теге малайга борылып:
— Рәмзил, ә Куштирәкле болыны кайдарак? — дип сорады.
— Ә-әнә тегендә-ә-ү.
Чыннан да, малай төртеп күрсәткән якта, яшел үзәнлектә, ерактан чебен зурлыгында гына күренгән кеше фигураларын Гомәр шунда ук шәйләде. Тик ничек кенә тиз барсалар да теге «девятка»ны куып тота алмаячаклары көн кебек ачык иде.
— Болынга турыдан юл юкмы?
— Без малайлар белән җиләккә турыдан бара идек. Тик аргы якка елганы йөзеп чыгарга кирәк. Ә мин йөзә белмим. Шуңа күрә олырак малайлар мине биләсәпитләрне, киемнәрне сакларга бу ярда калдырып, үзләре теге якка йөзеп чыгалар иде.
— Без дә шулай эшләрбез! Әйдә, туры юлны күрсәт...
Машина елга ярына килеп туктагач, Гомәр бинокле белән аргы якны тагын бер мәртәбә күзәтеп алды. Бу вакытта теге машина болында эшләүчеләр янындагы куаклыкка якынлашып килә иде. Ашыгырга кирәк.
Егетләр, чишенеп трусикчан гына калдылар да, пистолет белән кул богавын гына алып аргы якка йөзә башладылар. Елга киң түгел, бер-ике минут узды микән, алар аргы якка чыгып та бастылар. Яр читендәге таллыкка ышыкланып болын ягына йөгерделәр. Бу вакытта «девятка»дагыларның берсе машинадан төшеп печәнчеләр тарафына атлады, ә икенчесе куаклар ышыгына посты. Беренче нәүбәттә, әнә шул куаклар янында калганын тавышсыз-тынсыз гына эләктерергә иде. Тик моның өчен аның янына артыннан әйләнеп керергә кирәк. Ярый әле Гомәр белән Рәшит бара торган таллар нәкъ шул урында куаклыкка барып тоташкан. Ышыкланып барсаң теге адәм күрмәячәк...
Куак төбендә посып утырганы Вася Кулагин үзе булып чыкты. Егетләр, аның артыннан килеп, тиз генә эләктереп тә алдылар. Ул «ык» итәргә дә өлгермәде. Тентеп карагач, биленә кыстырылган пистолеты килеп чыкты. Рәшит аны үзенә алды.
Әллә каян гына пәйда булган шәрә кешеләрне күргәч Вася баштарак чын-чынлап каушап калды. Тик, Гомәрне таныгач, авызын ыржайтып көлде генә:
— Ә, Марканың саклаучы фәрештәләре менә кемнәр икән! Легавыйлар ялчысыдыр дип уйлаган идем аны, тәки дөрескә чыкты. Гнида, — дип җиргә төкерде.
— Йә-йә, күп сөйләшмә, судта әйтергә сүзең калмас, — дип Гомәр тегенең касыгына җиңелчә генә тибеп алды.
Вася кулына ни өчендер озын бау тоткан иде. Рәшит кызыксынасы итте:
— Монысы нәрсәгә?
— Бозау арканларга, — дип хахылдады Кулак.
— Үзенне бәйләп куярга шәп әле бу, — дип, Васяны аркасы белән юан агачка терәп, бәйләп куйдылар да.
Ун минутлап узды микән, Женя белән Марат күренде. Алар башта янәшә атлап, сөйләшеп килгән шикелле иде. Инкүлеккә төшеп печәнчеләр күзеннән яшеренгәч, Женя берничә адым арткарак калды да куеныннан пистолет чыгарды.
Рәшит, моны күргәч кулындагы пистолетын кысыбрак тотты.
— Нәрсә, атарга җыенамы әллә?
— Кулагин янына килеп җитмичә атмаячак, курыкма. Аннан сон, әнә бит, аны атып үтерергә түгел, ә асарга җыенганнар, — дип Гомәр Васяны бәйләгән бауга ишарәләде.
Вася тагын хихылдады:
— Хәзер дускаегызга аллес капут булачак...
— Авызын берәр нәрсә белән томала әле шунын, юкса безнен монда икәнлегебезне сиздерүе бар, — диде Гомәр.
Рәшит озак уйлап тормады, Васянын күлмәк җинен умырып төшерде дә авызына
КҮЛӘГӘ
73
тутырды һәм, үрмәләп, Гомәр янына килде. Куаклык читенә якынлашкан Женя исә, үзен каршыларга чыгучы булмагач, күрәсен:
— Вася, Вась? Кая олактын син? — дип кычкырды.
Җавап ишетмәгәч, шикләнде булса кирәк, Маратка туктарга кушты да ана якынрак килде. Тагын икеләнеп як-ягына каранды. Хәзер Женяны Марат гәүдәсе каплап тора инде.
Гомәрнен теш арасыннан:
— Ах, шайтан, — дигән сүзләр кысылып чыкты. Женяны һич кенә дә мушкадан ычкындырырга ярамый. Юкса, болардан барысын да көтәргә була.
— Бар, син читкәрәк кит, кырыйдагы куак артына. Шуннан пистолетын белән Женяны мушкада тот. Атарга ашыкма. Юкса Маратка тидерүен бар.
Рәшит, ун метрлап араны үрмәләп узды да куак төбенә ятты. Хәзер Женя ана ачык иде, ул анын ун ягындарак тора.
Женя тагын бер-ике мәртәбә Васяны чакырып кычкырды. Ана каршы Вася, «бу-бу-бу» килеп, нәрсәдер әйтмәкче булып маташты. Тик, авызына тутырылган чүпрәк сөйләшергә комачаулады, Женя берни ишетмәде. Шулай да, предохранителен ычкындырып, пистолетын Маратнын чигәсенә терәде. Нәм әкрен генә куаклыкка әйдәде. Гомәр дә пистолетын Васянын мангаена терәде. Чөнки Женя аларны күреп алган иде инде. Шулай, бер тын карашып торгач, Женя телгә килде:
— Әһә, кунак бар икән. Тик коралын белән шаярсан, менә бу тәти егетнен мангаена тишек ясыйм. Анладынмы? Пушканны ташла һәм тизрәк бул, — диде.
Гомәр, чарасыз сыман кыланып, бөтен гәүдәсе белән күтәрелде дә пистолетын җиргә ташлады. Анын болай эшләвен күргәч, Марат:
— Саттаров, курыкма, ат! Мина тисә дә әллә нәрсә юк... Син аттын ни, алар аттылар ни — барыбер. Исән калсам да...
Гомәр анын сүзләрен бүлде.
— Борчылма, егеткәем. Без синен белән мондыйларны гына күргән инде!..
Вася тагын «бу-бу-бу» килеп боргаланды, нидер кычкырырга теләде. Якында гына Рәшитнен качып ятуын әйтмәкчедер күрәсен.
— Пушканны читкәрәк ыргыт та якынрак кил! — дип әмер бирде Женя.
Саттаров җирдәге пистолетны читкәрәк типте дә Марат каршысына килеп басты. Женя анын трусигында эленеп торган кул богавын алып, бер ягын Маратнын беләзегенә эләктерде, ә икенче ягын Гомәрнен кулында бикләде.
— Хап! Менә шулай яхшырак булыр, — дип сөйләнде ул. — Ә хәзер икегез дә җиргә йөзтүбән, — дип, команда бирде дә, янәшәдә яткан пистолетны алып, Кулагин янына китте.
Вася бу вакытта, нәрсәдер белгертергә теләп, башларын боргалый иде. Тик янарак кына булып узган «җинү»ләре шаукымыннан, Женя аны анлый алмады. Менә ул, иелеп, Васянын авызыннан чүпрәкне ала башлады. Хәзер инде куак артында посып яткан Рәшиткә бер мизгелгә дә тоткарланырга ярамый. Ул Женяга төзәп атып җибәрде. Исәбе үтерү түгел, бары яралау гына иде дә бит, тик теге, ахылдап, җиргә ауды һәм тынсыз калды. Рәшит якынрак килгән иде, анын күкрәк турысыннан кан сирпелеп чыкканын шәйләгәч, янында озак тоткарланмады, Гомәр белән Маратны богаудан ычкындырырга китте. Богаунын ачкычы анарда. Бу чакта егетләр торып басканнар иде инде. Рәшит башта Гомәрнен кулын ычкындырды. Аннан Маратныкына үрелгән иде:
— Стоп, стоп, — дип Гомәр туктатты аны. Богаунын яна гына үз кулыннан бушаган ягын Маратнын икенче беләзегенә кидерде дә:
— Гафу ит, дускай, шулай кирәк, — дип куйды.
Шунда Марат, кинәт кискен хәрәкәт ясап, Гомәрнен каршысына чыгып басты. Куаклыктан шартлаган тавыш ишетелде. Марат тез чүкте һәм җиргә егылды. Аткан кеше Женя иде. Рәшит ашыгычлык белән анын пистолетын алырга оныткан шул. Ул аны үлгән дип уйлаган иде бит. Ә егет исән калган булган икән. Анына килеп пушкасын Гомәргә төбәгән. Ялантау янындагы кебек, бу юлы да ана Марат
ФӘРИТ ИМАМОВ
74
комачаулады — күреп калып гәүдәсе белән Гомәрне каплады. Аткач, Женянын пистолет тоткан җансыз кулы җиргә салынып төште. Егет борыны белән җиргә капланды, гәүдәсе җайсыз гына калтыранып куйды. Бу анын сонгы сулышы иде. Маратнын томалана барган күзләре боларны да күрде әле. Калганы барысы да томанга кереп юк булды, барысы да бетте...
* * *
Юк, бетмәгән икән. Бу вакыйгалардан сон унбиш елдан артык вакыт узгач, каты режимлы бер колония капкасыннан кыска чәчле чигә сакалы чалара башлаган, борыны өстенә күзлек элгән, ябык кына бер адәм чыкты. Артыннан авыр капка шапылдап ябылгач ул берара туктап калды. Нәрсә эшләргә дә белмәгән кыяфәттә артына борылып, әле генә үзе чыккан капкага күз салды. Инде ничә еллар күзәтү астында яшәргә ияләнгән мәхбүс өчен иректә булу — чыннан да, гаҗәбрәк халәт шул. Хәзер аны беркем дә күзәтми, беркем дә тегендә барма, болай эшләмә, дип кисәтеп тормый һәм ул инде бу фани дөньяда беркемне дә кызыксындырмый иде кебек. Каршылаучысы да юк...
Юл аркылы гына бакча бар икән. Ир акрын-акрын шунда таба атлады. Килеп җиткәч, эскәмияләрне күздән кичереп берсенә утырды һәм, кулы белән чигәләрен тотып, башын иеп уйга калды. Ул тирә-якны күрми иде. Дөресрәге, сонгы елларда анын өчен ят булган бу ирек дигән нәрсәгә ул әзер түгел. Ә ияләнергә кирәк...
Шулай күпме утыргандыр, кемдер, инбашына җинелчә генә кулын куйгач, сискәнеп башын күтәрде.
— Нәрсә, Марат, башынны түбән иден? Утырып туймадынмыни әле?
Эскәмиядә утыручы бу ир, чыннан да, унбиш ел срогын тулысы белән утырып чыккан Марат иде. Ул үзенә эндәшкән милиция подполковнигын танырга тырышып йөзенә текәлде. Каядыр күргәне дә бар кебек. Ай бу хәтер дигәнен!.. Олыгая-олыгая зиһен дә тоныкланып беткән. Гомәр... Саттаров түгелме сон?.. Кем булсын инде тагын, әйе ул, тавышы да аныкы!
Марат урыныннан торды. Ияләнелгән гадәт буенча:
— Гражданин начальник, — дип әйтә башлаган иде, туктап калды.
— Шайтан — сина гражданин начальник... Нәрсә, танымадынмы?..
— Таныдым, граждан... Сезне танымыйммы сон?! Ә монда нишләп йөрисез?!
— Сине каршыларга махсус килдем. Югыйсә көтәр кешен дә юктыр... Нәрсә, кулга богау кидереп каталашкага тыгып куйды да, шунын белән вәссәлам, онытты, дип уйладынмы?
— Юк, уйламадым... Гомумән, бернәрсә дә уйламадым...
Саттаров, аны ирләрчә кочаклап, җилкәсенә шап-шоп суккалады. Аннан сон, арткарак китеп, Маратны тагын бер кат баштанаяк күздән кичерде.
— Хәленне анлыйм, дускай... Таушалгансын... Еллар жәлләмәгән сине...
— Әйе, гомер дигәнен гел юкка гына үтте дә китте...
— Бирешмә! Башынны югары күтәр! Җебеп төшмә!
— Җебеп төшмичә генә яшәүләр бик авыр шул... Язмыш тез астына бер китереп сукса — егылырга куша. Ә кабат торулар, ай-һай... Тормышны гел янадан башлап булса икән?..
— Тез астына суккач, сыек сыйраклылар гына егыла. Без синен белән шундый токымнанмыни? Аягүрә басып кала белергә кирәк! Тормышны кабат башлауга килгәндә... син бер мәртәбә тормышынны гел яна баштан башлап караган иден түгелме? Чит кеше исеме белән, ялган күләгә булып... Менә нәрсә, дускай, күләгә булып яшәргә кирәкми, үзен булып яшә!
«Күләгә, күләгә...», — дип кабатлады Марат үзалдына.
— Дөрес, хәзер гадәти тормышка җайлашу авыр булыр. Син тоткында вакытта, тышкы дөнья тукталып калды, дип уйлыйсындыр. Юк, Марат, анын бер мизгелгә дә туктап торганы юк. Нәрберсе хәрәкәттә, камиллеккә бару юлында, үсештә...
Үсештәдер шул, дип уйлады Марат. Югыйсә, Саттаровнын авызыннан
КҮЛӘГӘ
75
«камиллеккә бару юлында» дигән сүзләр чыгар идеме?! Элекке «опер» да шундый фәлсәфәгә бирелә башлагач инде!..
— Элек мин белгән кешеләр кайларда икән хәзер? — дип авыр сулады Марат. — Алар да сезнен шикелле фәлсәфә куертырга өйрәнделәрме икән?
— Ә кем кызыксындыра сон сине? Вася белән Женяны күздә тотсан, аларнын тәне күптән туфрак инде.
— Ишеттем, беләм...
— Бәлки, Наил Хәкимович турында сорыйсындыр? О-о-о, Наил Хәкимович хәзер бик зур кеше! Мәскәүдә ул. Дәүләт Думасы депутаты. Инде икенче чакырылышка сайланды. Әллә нигә бер сайлаучылар белән очрашуга кайтып киткәли.
— Анлыйм, ул һәрчак зурдан кубарга ярата иде...
— Ә төзелеш трестын кем җитәкләгәнен беләсенме? Анда хәзер генераль директор Фәнил Наилевич, Наил Хәкимовичнын олы улы. Бездә бит хәзер, парин, җитәкчелек династия буенча китте. Малайлары булганнарга рәхәт...
Саттаров бераз эндәшмичә торды. Марат та сорау биреп, тынлыкны бозмады.Тик бераздан сон гына:
— Шулай инде, чабатачыдан — чабатачы, төзүчедән төзүче чыга. Хәкимечнын улы да үзе шикелле «деловой»мы? — дип сорап куйды.
— Уздыра да әле. Районда ин зур особняк аныкы дип сөйлиләр.
— Юк, мин шәхси мәсьәләдә түгел... Кешеләрне кайгыртуы, хәйриячелеге дим?
— Ә-ә, анысы кызыксындырамыни?.. Әтисенен туган авылында олы гына мәчет төзеткән. Бабасы Хәким абзый шул мәчеттә мулла хәзер... Авылнын ин хөрмәтле кешесе...
— Күкташ авылында ниләр бар икән? Хәер, сез каян белергә тиеш инде аны...
— Мин яртылаш Күкташныкы бит хәзер. Картаеп беткәнче холостой булып йөрдем дә, менә өйләнеп куйган идем... Хатыным Күкташныкы. Андагы хәлләр белән хәбәрдар мин. Сине Хафиз абыйлар гаиләсе кызыксындырадыр, билгеле. Хафиз мулла шактыйдан вафат инде. Кызы Гөлназ кияүгә чыгып каядыр еракка китеп барган. Йортта әнисе — Нурия абыстай үзе генә гомер кичерә. Кайчак, җәйләрен Гөлназнын балалары кайтып, әбиләре янында торып китәләр икән... — Аннан сон, сер итеп кенә әйткәндәй, Маратнын колагына иелде. — Ә беләсенме, сине каршыларга үзем генә килмәдем бит, машинада тагын бер кеше көтеп утыра...
Подполковник Гомәр Саттаров аны юл читендәге «Фольксваген» машинасына әйдәкләде. Машинанын ярымкарангы тәрәзәсе аша Марат чыннан да эчтә кемнедер шәйләп алды. Саттаров ниндидер бер тантана белән ишекне киереп ачты. Анда утыручы хатын-кызны Марат танымады, билгеле. Озаклап караса да... Барыбер ул аны белми иде кебек. Киеренкелекне йомшарту өчен Саттаров аларны үзе таныштырырга ашыкты.
— Бу минем хатыннын бертуган сенлесе, нәкъ менә Күкташ авылыннан...
Тик ул сүзләрен әйтеп бетермәде, хатын, мөлаем елмаеп, Маратка үзе кулын сузды:
— Нәфисә апан булырмын...
— Нәфисә апа... Күкташ... Әйе, әйе, беренче мәртәбә Күкташка килгәндә, чишмә буенда... «Нәфисә апан булырмын...» Таныш сүзләр... Ә аннан сон... Карале, бу язмыш нишләп һаман начар кичерешләр белән эзәрлекли сон аны?..
Марат кирегә борылды да машинадан читкәрәк китмәкче булды. Тик Гомәр аны иннәреннән тотып туктатты, машинага керергә ярдәм итте.
— Юк инде, дускай, бер безнен кулларга килеп эләккәнсен икән, тиз генә ычкынырмын, димә... Ул да ялгыз, син дә... Икегезгә дә иптәш кирәк, — дип сөйләнде ул, Маратка утырырга ярдәм итеп.
— Ни дә булса килеп чыгарына ышанасызмы?!
Шунда Нәфисә, йомшак кына итеп анын кулларын тотты да тыныч кына:
— Яшәрбез, күрербез... — диде.
Кояш нурларында елкылдап торган аксыл машина салмак кына кузгалып китте дә, яшел агачлар белән ышыкланган тигез, кин юл буйлап алга омтылды...