Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯЛӘР


Яралы күгәрчен
Ул, ачкычларын шалтыр-шолтыр китереп, өенең тимер ишеген ачып керде. Борынына ялгызлык исе килеп бәрелде. Монысын ир аера белә иде... Дөньядагы бер генә искә дә охшамаган шул ул.
Йорт ияләре белән исәнләште. Җавап кайтаручы булмады. Өйдә гүя тынлык яши иде. Тынычсыз тынлык иде бу. Хатирәләр яши иде.
Ир, киемнәрен салган арада, дивардагы фоторәсемнәргә күз төшерде. Аңа елмаеп карап торган сурәтләр фатир эчен тулыландырып җибәргәндәй тоелды.
— Кызым! — дип эндәште ул шыпырт кына һәм үзенә елмаеп карап торган фоторәсемне бармак очлары белән сыйпады. Кызының тавышын ишеткәндәй булды. Күз алдында әллә ниләр бутала башлады: кешеләр, юллар, машиналар... һәм ап-ак күгәрчен.
Мизгелләр! Бөтен хыялларыңны үзгәртеп, кирегә борып куярга да сәләтле шул алар. Алга карап барган җиреңнән капма-каршы якка, кирегә таба юл алганыңны сизми дә каласың...
Мизгел эчендә булды ул хәл дә. Руль артына утырып, тигез генә җилдереп барган шәпкә, әллә нинди көч машинаны читкә алып атты. Монысын ул аңышмый да калды кебек. Күзен ачканда, кызы белән икесе дә йөзтүбән саклану каешларына эленеп торалар иде.
— Хәзер, хәзер, кызым, курыкма, яме, — дип сөйләнде ир. — Хәзер үзем ычкындырам мин сине... Курыкма түлке...
Ул башта үзен коллыктан коткарды да кызын сыңар кулы белән тоткан көенчә каешын ычкындырды һәм ачык тәрәзәдән ипләп кенә чыгарып җиргә бастырды. Аның артыннан үзе үрмәләде.
Куркудан катып, аптырап калган бала, өч тәгәрмәче өскә әйләнеп яткан машинага төбәлеп, кинәт елап җибәрде. Дүртенче тәгәрмәч юл буендагы каенлык янәшәсенә үк барып ауган иде. Ир кул аркасы белән кызның күз яшьләрен сөртте. Бала әтисенең бармакларын чытырдатып кысты да нибары бер җөмлә әйтте:
— Әтием, әйдә Казанга, әнием янына җәяүләп кайтып китик... — Ьәм
ул, конгырт күзләрен әтисенә юнәлтеп, тагын да кычкырыбрак елый башлады.
— Кайтырбыз, кызым, кайтырбыз, — дип сөйләнде ир, баланы юатырга теләп. — Тик син курыкма, яме...
Хәлнен шактый кискенләшкәнен тоеп, аны бераз йомшарту йөзеннән, ул бу нәни жан иясен алдарга мәҗбүр иде. Ышанычлы дустын — машинасын ничек юл
кырыенда, ташлап китеп булсын сон? Хәер, бик үк ышанычлы да булып чыкмады әле — ир шулай уйлады. Ул багажнигыннан башларына боҗралар тагылган «буксир»ны тартып чыгарды, аны бампернын элмәгенә үк эләктереп куйды. «Мөгаен, рәтләп тә булмас инде моны» дип фикер йөртте.
Еракта-еракта тан кыелып килә, анын офыклардагы сүрән яктылыгы һәлакәтле юлга таралып-таралып төшә, кызнын битендәге күз яшьләре энҗе чык бөртекләредәй җем-җем итеп ялтырап-ялтырап куя иде.
Ни дип шушындый зур юлга алып чыгып китте сон әле ул кызын? Әйе, Мәскәү күрсәтәсе килде. Укырга бара бит инде бу көздә. Мәктәптә укытучы сочинение яздырмый калмас. Бәлки әле, телдән генә дә сөйләтер. Әти-әниләрегез белән кайларда булдыгыз, дияр. Минем әтием безнен белән яшәми, дип басып торсынмы ул? Юк-юк, Мәскәүне булса да күрсәтеп әйләнер. Ничә еллар буена зур юлларда йөргән кешегә ни тора инде башкалага барып кайтуы. Анын каравы кызынын да күнеле булыр...
— Яхшы карап йөрт, бала гына әле ул, алып чыгып киттем дигәч тә, дөньянны онытма, — диде хатыны кырку гына. Кызын үзе китерде ул әтисе янына. Хәер, кыз әтисе өчен дә хөрмә төше кебек үзәктәге, кадерле зат шул... Шуны гомергә анламады хатыны. Аннан, исәпләргә салсан, ул Җир шарын ничә кабат әйләнеп чыгарлык юл үтте икән? Күптер, күптер...
Нәм менә ярты юлга килеп җиткәнче үк, алар кире борылдылар. Яхшы кешеләр очраса да, машинаны төзәтеп-тәртипләп юлга чыгарып куйсалар да, ана ышаныч аз иде. Хәер, «буксир»нын кирәге чыкмады чыгуын...
— Язмаган булган, күрәсен, - дип кабатлады ир шыпырт кына. Бу анын гел әйтә торган җөмләсе иде. Ул барып җитмәгән берәр урын бар микән Рәсәй илендә? Хәтта якындагы чит илләргә дә барыштыра бит. Ә терәлеп торган Мәскәүгә җитеп булмады. Язмаган дими тагын ни дисен инде?
Ир шушы җөмләне беренче кат әйткән мәлен исенә төшерде. Бәлки әле, ул чакта ук телгә кертәсе калмагандыр? Әйткән сүз үрчемле була, ди бит. Бер үрчи башласа, таракан күк бөтен дөньянны басып ала, ди.
Ул язылышу тантанасын күз алдына китерде. Таныш, җанга якын йөзләрне кабат хәтерендә барлап чыкты.
— Юныс, нишлисен син, Юныс?! — дигәннәрен ишетте. Кемдер сызгырды да бугай әле...
Тик балдакны ул кәләшенен атсыз бармагына киертеп өлгергән иде инде. Кәләше дә, елмаеп, сул кулын сузып торуын белде.
— Ун кулга кидерт! — дип кычкырды кайсыдыр.
Тик сонрак искәрде шул... Икесенен дә йөрәген ниндидер ят, салкын бер уй чеметеп үткән иде инде. Янадан балдакны салдырып ун кулга кидертү мәленен рәхәте дә, яме дә качкан иде.
Шунда ул беренче тапкыр эчтән генә: «Язмаган күрәсен...» — дип әйтеп куйды кебек.
Кояш инде сөнге буе күтәрелгән. Кабинага да анын җылы нурлары үтеп кергәндәй тоела. Җәйнен көзләргә авышкан чоры үз хасиятләре белән яши: алтын буявын бөтен җиһанга тарата. Басуларда инде игеннәрне көшелләргә салып яталар. Мондый чорны машина йөртүчеләр аеруча ярата, чөнки алай- болай юлда туктап калырга туры килсә, комбайнчылар да, тракторчылар да ярдәмнәреннән ташламый.
Бер тапкыр ул кышын батып калган иде шулай. Ничектер җир катканчы ук кар явып китте. Ир машинасы белән төзелешкә кирпеч илткән иде. Көн аяз, юллар коры булганга җайлы гына керделәр, шуңа чыгу турында уйламады да. Төзүчеләр кирпечләрне бушатып бетергәнче, җепшек кар бөтен юлларны томалап куйды. Тәгәрмәчләр бер урында әйләнеп тик тора, машина бер карыш та алга китә алмады. Ул иске костюмын тәгәрмәч астына ташлап карады, тик тәгәрмәч аны кире әйләндереп чөеп кенә атты. Аннан иске халатлары тәгәрмәч астына төште. Берсенең дә файдасы булмады. Ахырда җүнле кешеләр, дөресрәге, бер тракторчы очрап,
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
84
тарттырып чыгарырга туры килде.
— Әти! Күгәрчен! Ак күгәрчен!
Ир үзе дә ерактан ук күреп килә иде: ул тормозга басып тизлекне киметте. Ак күгәрчен, сыңар канатын салындырып, юл кырыенда ук утырып тора. Кыз кабинадан сикереп төште дә, нәни кулларын уйнаткалап, күгәрченгә үрелде. Кош башта канатларын җиргә суга-суга талпынып карады, аннан, үзенә сузылган кулларның җылысын тоепмы, әллә артык барырга хәле юклыктанмы, йомгактай йомарланды. Башын кыегайтып-кыегайтып, әле кызга, әле аның әтисенә текәлде. Үзе кузгалмады да. Аның канаты сынык, сыңар күзе чукылган иде.
— Туй күгәрчене бу, кызым! — диде ир, балага таба борылып.
— Туй! Нигә соң ул үзе генә?
— Алар, мөгаен, бер-берсен югалтканнардыр, кызым.
— Югалтканнар? Күктә дә югалтышырга мөмкин микән?
Кыз бу җөмләне нәкъ олы кешеләрчә итеп әйтте. Ир кызын андый ук тирән уйлар уйларга сәләтле дип башына да китергәне юк иде. Шунлыктан ул, тәмам сүзсез калып, кызга күз сирпеп алды да, чүгәләгән җиреннән кузгалып, машина ишеген ачты:
— Утыр, кызым!
Кыз, ак күгәрченне күкрәгенә кысып, әтисенә ялварулы карашын төбәде:
— Үзебез белән алыйк, әтием!
— Алабыз, әлбәттә. Аны дәваларга кирәк. Оча да алмый бит мескен.
Ир язылышу тантанасыннан соң учларыннан нәкъ шундый ап-ак күгәрченнәр очырып җибәрүләрен исенә төшерде. Ничек тантаналы төс керткәннәр иде алар туйга! Бөтен урамны яктыртып җибәргәннәр иде. Ул чакта күгәрчен язмышы турында кем генә уйласын икән соң?! Мәхәббәт куеныннан очып күккә күтәреләләр дә җиргә ничек килеп төшкәннәрен дә белмиләрдер, күрәсең, бахырлар.
— Әтием, аның канатын кем сындырган?
— Давылдыр, мөгаен.
Кыз кошның бер якка салынып торган сынык канатын сыйпап-сыйпап куйды.
— Әтием, аның күзен кем чукыган?
— Җилдер, мөгаен.
— Җилнең томшыгы юк аның. Чукый да белми. — Кыз әтисенә үпкәле караш ташлады. Үзе сөйләнде: — Без сине дәваларбыз, кошчык. Минем әле шәһәрдә әнием дә бар. Табиб ул. Күзләреңә дару сөртер, канатларыңа да...
Ир, рульне кысып тоткан көенчә, юлны йотып барган машинасыннан бер мизгелгә аерылып, кызы ягына борылды. «Бәхетле парлар кулыннан очкан кошчык түгелдер шул бу», — дип уйлап куйды. Бәхетле булырга язмаса, кош көенчә дә берни кыла алмыйсыңдыр... «Язмаса...»
Ир янә бәхетле чакларын күз алдына китерде. Берәү дә шулхәтле чыгымнар күтәреп, аерылышырга дип өйләнешмидер. Ә менә язмаса...
Туйдан сон алар Юныснын туган авылына кайттылар. Әниләре улынын бәхетенә куанып елады да елады. Үзе кәстрүл тутырып итле аш салды. Токмач басарга әзерләнде. Яшь килен, таска тутырып, мунчага керләр уарга китте.
Кыш яшь киленнен аяк астына гүя ап-ак мендәр салган. Талгын гына җепшек кар ява. Бакча артындагы мунчага гүя мамык мендәрләргә баса- баса гына атлады ул. Аяклары йомшак, тантаналы рәхәтлектән иркәләнде. Нәзек кер баулары калынаеп, Яна ел герляндасына охшап калган, ап-ак агач ботаклары юанаеп киткән иде. Авылда кышнын да үз яме шул!
Юныс анын хәлен белештереп кереп-чыгып йөрде. Кечкенә тәрәзәдән сүрән генә яктылык төшкән төссез, аулак мунчада чибәр хатынын кочагына алып, иреннәреннән үпте. Сабынлы куллары белән хатын да иренен битләреннән сыпырды.
Икенче әйләнеп керүендә, хатыны ике кулы белән мунча идәнен сыпыра иде. Ире
ХИКӘЯЛӘР
85
кергәч тә күтәрелеп карамады.
— Югалттым бугай, — диде ул, еларга җитешеп.
— Нәрсәне?
— Балдакны югалттым... Шылтырап шунда гына, төшеп киткәндәй тоелды...
— Борчылма бер дә, табарбыз... — Юныс үзе дә идәнгә иелде. Су ләгәннәрен күчерде, чүмечләрне урыныннан кузгатты. Эзли-эзли тәмам күздән язгандай тоелды. Ләүкә асларына кереп китте. Идән ярыкларын актарды. Балдак табылмады. Ул тураеп басты да хатынын кочып алды: — Димәк, язмаган... — дип куйды. — Әйдә, борчылма, янасын алырбыз...
— Әниләргә әйтмә, белми калсалар яхшырак булыр...
— Килештек, — диде ир, хатынын янә кочагына сыендырып.
Алар югалту каршында икесе дә чарасыз иде. Югалырга дигән югала икән инде ул...
— Әтием, анын, бәлки, ашыйсы киләдер. Әйдә, ипи ваклап бирик без ана.
— Бераздан тукталып ял итеп алырбыз, кызым. Шунда ашатырбыз без аны. Аз гына түз, яме.
Кыз, ризалашуын белгертеп, башын селкеде.
Ир тагын уйларына бирелде.
...Шуннан чып-чын тормыш башланып китте. Бик озак эзли торгач, бер тулай торактан вакытлыча тору өчен фатир таптылар. Тугыз квадрат метрлы гына булса да, эштән сон кайтып ятарга агач башлы бер караваты, утырып ашарга өстәл-урындыклары бар иде. Түгәрәк тормыш, мәхәббәт бар иде кебек. Тик акча юк иде... Тик акча кирәк иде...
— Әйдә минем балдакны ломбардка тапшырыйк, барыбер ялгызы шкафта ямансулап тик ята, — диде ир беркөнне.
Хатын бераз уйларына батып, тәрәзәгә төбәлеп торса да килеште. Акчасын сөенә-сөенә тоттылар. Хәер, кире барып алырга исә янә мөмкинлекләре булмады. Шул көе ике балдактан берәү дә калмады.
— Димәк, язмаган, — дип юатты ир үзен.
Тик акча һаман кирәк иде. Күбрәк кирәк иде...
Хатынынын күз карашы ана табын янында үтергеч тәэсир ясый, ул үзен убыр авыздай хис итә иде. Әйе, белә, дулап түшәмнән туфрак коя торган хатын түгел инде ул түгелен, әйтәсен карашлары белән генә әйтә.
— Акчалы эш эзләргә!
Ир бу сүзләрне атна буена, айлар буена кабатлады. Тик эше бар, акчасы гаиләне нибары шушы халәттә яшәтерлек кенә иде.
Беркөнне ир ирекпәрвәр күнеленә юаныч булырлык эш табып кайтты. Бер шәхси оешмада аны дальнобойщик итеп алабыз диделәр. Әлбәттә, беренче чиратта акчасы кызыктырды, чөнки моннан да төшемлерәк эшне ул күпме эзләсә дә таба алмас иде.
— Димәк, өйдә торырга язмаган, — диде дә, озын «КамАЗ»га прицеп тагып, товар төяп, Себер якларына чыгып китте.
Көн-төн барды ул, атналар барды. Алда тәрәзәләр һәм юллар иде. Тәрәзә һәм юллар анын бөтен тормышы иде. Тормышынын мәгънәсе иде...
Эш җанлы күнелен басу өчен дә акча кирәк иде шул. Хатыны каршында үзен ир заты итеп санар өчен бердәнбер юл шушыдыр мөгаен...
— Әтием, күгәрченнен дә, минем дә ашыйсым килә.
Ир сискәнеп китте. Күпме килә сон ул шулай уйларга бирелеп?! Гомеренә бер тапкыр кызын олы юлга алып чыгып китте дә, игътибарын уйларына юнәлтеп, һаман үзе турында гына кайгыртып бара түгелме?
Ир, машинаны юл читенәрәк чыгарып, тормозга басты. Кыз машинадан сикереп төште дә күгәрченне чирәмгә куйды. Күгәрчен сынар канатын җилпеп-җилпеп
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
86
карады, оча алмады. Аннан, башын бер якка борып, сынар күзен кызга төбәде.
— Калдырмагыз мине, дип әйтә ул, әтием...
— Калдырмыйбыз, дип әйт, кызым...
— Син дә кызганасынмы аны, әтием?
— Кызганам, кызым...
Ир чирәмгә җәймә җәйде. Юлда ашарга алган тәм-томнарны чыгарып тезде. Кыз, ипи янчыгын чишеп, кош алдына ипи валчыклары салды. Күгәрчен сынар күзе белән ризык эзләп бер якка иелгән саен чирәмгә тәгәрәп китә, аннан торып янә валчыкларны чукыштыра иде.
Кызы янәшәсендә булу ирнен үзенә дә куәт кертеп җибәргәндәй тоелды. Күнеле тагын да нечкәреп китте.
Көн чалт аяз, күкләр шундый биек, анда берән-сәрән генә ак болытлар йөзә иде.
Ул кызына тутыкмас термостан чәй салып бирде. Кулына «Сникерс» конфеты тоттырды. Тик кыз чәен бер генә йотып куйды да һаман күгәрчен тирәсендә кайнашты. Әле учларына сыендырып күкрәгенә кысты, әле чирәмгә төшерде.
— Кыбырсык, усак яфрагы булдын инде тәмам, — дип елмайды әтисе, анын башыннан сыйпап. — Әйдә, чәенне эч тә, аннан кузгалабыз...
Ул үзен яна гына әти булган кешедәй хис итте. Менә ничек рәхәт икән ул үз баланны тиргәп алулары! Хәер, тиргәү дә түгел инде, әтилекне сиздереп эндәшү генә. Аерылышканга да өч, юк, дүрт ел икән бит инде. Күп нәрсә онытылган, дип уйлап куйды ир.
Алар янә җинел машинага кереп утырдылар. Янә кузгалып киттеләр.
Күгәрчен, рәхмәт әйтергә теләпме, кызнын кулын чукып алды.
Кыз «ай» дип кычкырып җибәрде. Әтисе көлде.
— Яратты бу сине, кызым, — диде.
Кыз да әтисенә кушылды. Машина эче шат авазларга күмелде. Күгәрчен дә гөлдер-гөлдер гөлдерәп куйды.
Аннан янә тынлык урнашты.
Машина үз юлы белән җилдерде. Ир гүя үз юлы белән китте.
«Яратам... Һаман яратам бит... Мәхәббәтне юк дигән булалар, бар икән шул ул, бар... Югыйсә онытырлык вакыт үткән бит инде. Ә мин һаман ерактагы бәхетемнен шәүләсе белән яшәп ятам түгелме?»
Ул анын шәмдәй төз гәүдәсен күз алдыннан үткәрде, очкындай карашлары белән очрашкандай булды. Югыйсә шул озын юлларда кемнәр генә очрамады! Акча хакына, җанын яки тәнен сатарга дип, юл чатына чыгучыларнын күплегенә дә ияләште.
«Саталар, сатылалар, — дип уйлады ул. — Мәхәббәтне дә, гаиләне дә, балаларны да акчага саталар. Шунысы сәер: җир йөзендә сатылмый торган бернәрсә дә юк, ахрысы. Һәммәсе сатыла! Бер белдерүсез дә сатыла...» Шул мәлдә анын кинәт бөтен тәне куырылгандай булды: үзе дә якыннарын, дөресрәге, гаиләсен сатты түгелме сон ул? Акчага алмаштырды бугай, аракыга, сатты... Әллә хатыны анламадымы? Сабырлыгы җитмәдеме? Хатын-кыз бик сәер зат бит ул: акчалы да буласы килә, мал табучынын, үзен иркәләп, янында гына торуын да тели. Тик тормыш таләпләре нигәдер гел башкачарак икән шул.
Бу нисбәттән ирнен дә үз кануннары барлыкка килде: ир-ат акча табарга, ә хатын-кыз һәммәсенә сабырлык күрсәтергә тиеш...
Ә сабырлыгы сынса? Анысын ирнен уйлыйсы килми иде. Ул сынар күзле күгәрченгә карап алды. Кош кызынын итәгенә йомарланып утырган да сынар төртке күзен йомып йокыга талган. Сынар канатлы, сынар күзле булса да, күнеле катмаган, ана да наз кирәк, күрәсен.
— Әти, син күгәрченне яратасынмы?
— Яратам...
— Син ана «Кэтикет» алып кайтырсынмы?
ХИКӘЯЛӘР
87
— Аны мәчеләр генә ашый, кызым...
— Алайса, ипи ваклап бирербез...
«Сабырлык булса булыр икән кошта да», — дип уйлады ир. Хәер, яшьлегендә ул да илгизәк хисләрен йөгәнли алмагандыр, хәзер генә, сынар канатсыз, күзсез калгач кына шундыйга әверелгәндер...
Сабыр итә белмәде шул хатыны да. Югыйсә яшьлек җүләрлеге аркасында бөтенесе. Ә яшьлек ялгыша! Ялгышырга яшьлеккә куш инде...
— Арыдынмы, кызым?
Кыз, карашын күгәрчененнән кубарып, бармагын иреннәренә тидереп, әтисенә борылды:
— Т-с-с, йоклый ул.
— Синен йоклыйсын килмиме сон, кызым?
— Килә дә... Аннан күгәрчен итәгемнән егылып төшәр бит. Икенче канаты да имгәнер. Мин түзәрмен, әтием!..
— И багалмам минем!
Ир, елмаеп, сынар кулы белән кызынын чәчләреннән сыйпады. «Ничекләр сабыр бу бала. Әнисенә охшамаган... Нечкә күнелле. Кайлардан килгәндер ана нечкә күнел? Шәһәрдә туып-үскән бала бит ул йолдыз санап үсми югыйсә, чәчәкләрнен исе барлыгын да белми, төсләренә дә ушы китми. Аларны күрми дә диярлек. Шәһәр төтене эченнән ничек йолдыз күренсен ди инде? Димәк, үземә охшаган... Кан тартадыр шул...» Бу сүзләрне ул, әлбәттә, кычкырып әйтмәде.
Хатыны ерак юллардан озын-озак чакрымнар аша үтеп кайтуын бер дә сөенеп көтеп тормады кебек. Кем белә, әллә көткәндер дә... Көтеп кенә бетерә алмагандыр...
Турыдан-туры өйгә кайтып керә алмады шул, бу хәлне гадәткә әверелдерде. Хәер, ул эшләгән оешманын гадәти тәртибе шундый иде.
Оешма ишеге төбендә рейстан кайтып төшүчеләрне карга көтүедәй бердәм каршы алучылар күп булды. Дуслар инде. Авызлары — колакта, колаклары еракта иде.
Ир, шул мизгелләрне күзаллап, үзалдына елмаеп куйды. Машина оешма ишеге төбенә якынлашуга, төркем, тәмәкеләрен җиргә ташлап, шуны аяклары белән изә-изә шаулаша башлый һәм борчаклардай сибелеп китә, аннан кабат бер әйләнә булып кысыла иде. Ир беренче мәртәбә рейстан кайтуга шуна төшенде: мунчалар ягылган, тавыгын-савытын дигәндәй сумкага тутырып чыгасын да, шушы төркемгә иярәсен... Һәм ул иярде.
— Кайнар ләүкәләрдә җебеп, ял итеп, нерв күзәнәкләрен тәртипкә китерергә кирәк, — диделәр чөнки дуслары.
— Бәлки, кирәктер дә, — дип кабатлады ир. Ул бу мәлдә дусларының тәкъдимен кире кагарлык халәттә түгел, артык арыган иде шул.
Юлда ниндидер бурлар төн уртасында черем итеп кенә алырга дип тукталгач, аның ярты товарын бушатып киткәннәр иде. Дөрес, ерак китәргә өлгермәгәннәр. Милиция постында машинасын калдырып, шунда милиция чакыртып, артларыннан тиз куып җиттеләр. Ул бу хәлне шушы тирәдә тукталган машиналы товар ташучыларга сөйләде.
— Ай-Һай, дөрес эшләдең микән, бу юллардан алар сине кабат үткәрмәячәкләр бит, — дип, җанына шом төшерделәр шунда.
Ирнең бу мәлдә түбәсеннән пар күтәрелде.
Талчыккан сынын, каешланып каткан өс-башын менә хәзер үк каядыр ташлап калдырасы килә , дәвамлы тоташ юллар аны тәмам кешелектән чыгарган. Мондый хәлдә үзе булып калырга Алыпларның да көче җитмәс иде, мөгаен.
Озын юлларга бик озакка чыгып китте шул ул. Инде менә, ниһаять, исән-сау кайттым, диясе килә иде. Өйдә аны хатыны белән кызы көтә. Күңеленең сыңар канаты алар ягына талпынып караган иде дә соң, сыңар канат белән ничек очып булсын инде?
Ул хатынының төннәр буена керфек какмый чыгуын да белә. Менә кайтыр, менә
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
88
кайтыр, дип көтүен дә белми түгел. Тик озын юлларны Һич тоткарлыксыз үтеп була, хатынын уйлаган мәлдә коштай очып барганын үзе дә сизми кала, ә кайтып җиткәч кыенрак...
— Сине көтми ул, хатын-кыз акча көтә, — диләр аңа дуслары.
Ирнең сүз озайтасы килми, сабыр гына төркемгә иярә.
— Теге дөньяда сират күпере аша да үтәсе бар. Кылдан нечкә, диләр аны. Хатын янына кайту сират янында пүчтәк кенә, — дип көлделәр төркемдәшләре. — Кайтабыз бит әле барыбыз да...
Оекбашларын табып кия алмый торган ир затларының бу рәвешле хатыннарын санга сукмый сөйләшүе кайчак аның ачуын да кабарта, йөзләренә берне кундырасы килеп китә, тик ниндидер көч аны үзенә буйсындырып тотып кала. Ул үзе болай ук түгел бит әле югыйсә. Еш кына ялт иттереп идәндәге паласларның тузанын суыртып куя, аяк киемнәрен кремлап, караштырып кына тора.
Нибары бер көнгә соңлабрак кайта ул — бөтен гөнаһысы менә шушы. Нибары бер көнгә!
Бусагадан атлап керүе була, хатынының күз яшьләре тәгәрәп төшә. Ул күз яшьләренә бик ышана, хәтта курка да.
«Хатын-кыз күз яшьләре аша теләсә нинди ялганга ышандыра ала. Хатын-кызның бу хәйләсенә бер генә ир-атның да төшенгәне юк әле», — диләр дуслары. Белеп әйтәләрме алар моны, юкмы? Нигәдер күз яшьләрен сөртәсе килеп үрелгән кулларын ул, шушы җөмләләрне хәтерләп, кире төшерә. Алар да хаклыдыр, дип уйлый.
Әлбәттә, ир бераз кызмача була. Әлбәттә, яныннан да саф, хуш исләр генә аңкып тормый.
— Мин сине үз гомеремә бер генә көн булса да аек күрә алырмынмы, юкмы? — ди хатыны.
Ир аптырып китә. Хатынының күзләренә карап тора. Ничек инде? «Айлар буена юлларда йөрепме» дип фикер йөртә. Юлда исереп йөрү мөмкинме? Аек көенчә дә нинди генә хәлләргә юлыкмыйсың... Ярый караклар сагалаячак, дигәннәре дөрес булып чыкмады. Барыбер шул тирәгә якынлаша башласа, йөрәге төшеп киткәндәй тоела, тәмам йокы басса да, милиция постына барып җиткәнче машинасын туктатмаска тырыша.
— Аек чагьщны күрерменме берәр? — дип кабатлый хатыны.
— Күрмәссен, сөеклем, анысын юллар күрде, алар шаһит, — ди ул, бер тамчы да акланасы килмичә.
«Минем айлар буена аракы түгел, чәй дә эчә алмаган чакларым күбрәк, анысын ул белергә дә теләми», — дип үртәлә үзе эчтән генә.
Хатыны анын саен ярсый:
— Алкаш бит син! Алкаш белән үткән гомерем жәл, — дип сулкылдый- сулкылдый, мендәренә үк каплана...
— Әтием, син күгәрченне сагынырсынмы?
— Сагынырмын, кызым...
— Син безнен янга килерсенме?
— Килермен, кызым...
— Аннары безнен белән яшәрсенме?
— Белмим, кызым...
Бала күзләрен тутырып-тутырып әтисенә карап тора. «Ничек көчле бит ул минем әтием», — дип уйлый булса кирәк. Машина белән капланганда да бер җәрәхәтләнгән җире булмады бит. Куркып бераз елап алды инде алуын. Әтисе янәшәсендә ул, мөгаен, бөтенләй курыкмаска да өйрәнер иде әле.
Бер тапкыр ул шулай бер көнгә генә түгел, ике көнгә сонлап кайтты. Куркып кына иртүк өй ишеген ачып керде. Гадәттәгечә, шыпырт кына:
— Кызым! — дип эндәште. Шулай эндәшкәндә, кызы кай арада уяна, йөгереп
ХИКӘЯЛӘР
89
килеп муеныннан ук кочып ала торган иде. Ә ул аны күтәргән көенчә битләреннән үбә-үбә иснәде. Най, татлы иде сабыенын исе! Дөньядагы бер генә искә дә алыштырышлы түгел иде шул. Тик бу юлы тавыш-тын ишетелмәде.
— Кызым! — дип кабатлады ул янә, аяк киемнәрен сала-сала. Өйдә тынлык хуҗа иде. Ир курткасын салып та тормыйча түр якка үтте. Йокы бүлмәсенә кереп әйләнде. Кеше заты күренмәде. Аптырап, хатынынын кесә телефонына басты.
— Сез кайда сон? - дип сорады ул, карлыккан тавышын көчәйтә төшеп.
— Киттек без, — диде хатыны.
— Кайда киттегез?
— Анысы мөһим түгел. Бөтенләйгә киттек... Оныт син безне... Юк дип сана...
Ир, ни дияргә дә белмичә, тәмам аптырап калды. Кинәт бөтен тәне калтырана башлады.
— Ничек була инде бу?
— ...
Хатын телефонын сүндерде.
Кичен аны кабат дуслары эзләп тапты. Подъезд баскычына чүмәшеп, ярты төнгәчә сыра чөмерделәр. Йокылы-уяулы көннәр шулай бер-бер артлы агып китә торды. Янә юлга кузгалырга вакыт җитте. Нәр киткәнендә ул, мондый хәлләрне башка кабатламам, хатыным белән кызымны рәнҗетмәм, дип антлар эчә. Бу рейстан исән-аман кайтсам, тормышымны өр-янадан башлармын, дип үз-үзенә сүз бирә иде.
Инде менә җанын әрнүле хисләр бөтереп алды. «Нишләдем мин, нишләдем?» — дип, үкенечле газаплар эчендә адашып калды. «Югалтулар бик тиз икән ул», — дип көенде. Инде менә шактый гомерләр үтсә дә, хатыны бер генә җөмлә белән җавап кайтара: «Бер киселгән икмәк кире ябышмый», — ди.
Иргә нигәдер ябышыр кебек тоела. Чөнки ул юлларда төрле кешеләр белән очраша. Бөтенесе белән дә гаилә хәлләре турында сөйләшә. Бар шундый очраклар. Ябышкан очраклар бар. Кемнәрдер ун елдан сон янадан кушылганнар. Үз каныбыз, дип куаныша-куаныша оныкларын үстереп яталар. Кемнәрдер алты-җиде елдан сон... Ирнен дә менә шундый язмышка ышанасы килә. Үзенә шушы тәкъдирне юрап яши. Бер генә хатын-кыз затына да күнеле ятмый шул анын. Күз алдына һаман үз хатыны килеп баса. Кызы елмаеп карап тора.
Инде аны хәзер оешма ишеге төбендә көтеп торучылар да юк, күбесен эштән җибәрделәр, кайберсе башка оешмага күченде. Хәзер инде ул үзе дә яшьлек юләрлеге белән яшәми, тормышка ачыграк күз белән карарга тырыша, чөнки бик тә, бик тә ераклашкан бәхетен кире кайтарасы килә. Тик...
— Әтием, син аккошны жәллисенме?
— Күгәрченне дип әйт, кызым...
— Ак күгәрченне...
— Жәллим, кызым...
— Ә мине?
Ир аптырап кызына карап алды.
— Ә мине? — дип кабатлады бала.
— Синен бит канатын сынмаган, — диде ир.
Кыз авызын бүселдерде. Ир үзе әйткән сүздән үзе үк куркып куйды. «Хәер, минем балам да сынар канатлы түгелме сон? Үзем дә сынар канат белән очарга талпынып ятам түгелме? Хатыным да, сынар канатына ышанып, күкләр катына җитәргә омтыламы?.. Тик сынар канат белән кайларга барып булсын сон? Ул монысын белә микән?»
Анын күз каршыннан сынар күзле кешеләр үтеп китте. Кызы, хатыны... Авылда сугыштан сынар күз белән кайтучы картлар бар иде ул үскәндә. Нигәдер шуларны исенә төшерде. Ул күзләрдән тетрәндергеч тирән фаҗига карап тора иде бит...
— Әтием, дәваласак, ул оча алачакмы?
— Белмим, кызым...
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
90
— Ә әнием беләме?
— Мөгаен, беләдер... Әниен врач бит, кызым...
— Ул очсын иде, әтием...
Ир, башын борып, ак күгәрченгә күз төшереп алды. Ул, сынык канатын салындырып, борынын кызынын итәгенә төртеп, тирән йокыга талган иде.
* * *
Юлларны йота-йота машина алга чаба. Ярата шул ул бу юлларны. Аларсыз бер минут та яши алмас кебек тоела. Шуларны яраттырган өчен, хатынына ул рәхмәтләр укый-укый бара. «Әгәр башка кәсепкә керешкән булсам?» — дип, үз-үзенә сорау биреп караганда да бөтен тәне калтыранып китә. Кирәкми икән шул ана башка кәсеп. Тик анын очасы килә. Сынар канат белән талпынып тору очуга керми икән шул. Очар өчен кешеләргә дә ике канатлы булу кирәк икән.
Ир, моннан алты-җиде ел элек кызына сыенып утырган кошны хәтерендә янартып, юксыну өермәсе эчендә калды. Кайларда икән ул кош хәзер? Аны дәвалаган иде бит хатыны. Нәм кызы белән икәүләп алар кошны ирнен үзенә китергәннәр иде. Кош, подъезд төбенә чыккач, көнбагыш чүпләде, кызы белән бергә бер атналап кунак булды.
— Кайдан алып кайтсагыз, шунда илтеп куегыз, — диде хатыны.
Ир, рейска киткәндә, машина кабинасына йомшак сөлге җәеп, кошны чыгарып утыртты. Кызы елый-елый кул болгап калды. Ир аны нәкъ үзләре алып кайткан җиргә төшереп калдырды. Кош канатларын җилпеп-җилпеп торды да, әйләнә ясый-ясый, һавага күтәрелде һәм ерактагы кошлар төркеменә таба очып китте.
Ир рейстан бер-ике көндә үк әйләнде. Машинасы белән йорт ишегалдына килеп туктады. Подъезд ишеге төбендә бөрешеп утырган ак күгәрченне күреп имәнеп китте: кош ерак чакрымнар үтеп, кире әйләнеп кайткан иде.
Сынар күзле күгәрчен, башын як-якка борып, һаман кызны эзләде. Ир шул көнне үк аны кызына илтә китте. Кошларга да җан җылысы кирәк икән шул.
Инде күпме еллар узган мона. Ул юллардан кайтып төшүгә, башлап кызына шылтырата. Тегесенен юньләп аралашасы да килми кебек. Хатыныннан:
— Нигә ул минем белән кирле-мырлы сөйләшә? — дип сорый.
— Минем белән дә шулай сөйләшә ул. Үсмерлек чорына керде кызын,
— ди тегесе.
«Әти юклык менә нишләтә, — дип уйлый ир. — Бу юлысы кайтам да сонгы кабат һәммәсен әйтеп салам... Нигә син үзенне генә уйлыйсын, бала бит икебезнеке дә. Киселгән икмәк ябышмый, имеш. Бала хакына булса да. ябышсын иде бит... Аннан, мин сине генә яратам, бердәнберем... Наман яратам...»
Ир карашын офыкларга төбәде. Еракта-еракта оя-оя кошлар төркеме очып бара иде. Кошларнын да япа-ялгыз очасылары килмидер шул..


Нәфес җиңүе
Көтмәгәндә... Бер сүздән башланды һәммәсе дә...
— Безгә аерылышырга кирәк, әтисе, — диде хатын күгәрчен гөрләведәй тавыш белән...
Ир гәзит караштырып диванда ята иде. Гәзите идәнгә үк шуып төште.
— Бу ни диюен? Ничек инде, тиктомалдан?..
Ирнен йөзе агарып китте. Диванга торып ук утырды.
Талчыктыргыч эштән сон алар шулай, залга кереп, икәүләп ял итәргә яраталар. Ир — диванда, хатын кәнәфидә иркенәеп телевизор карыйлар. Шунда экран аша тыныч кына дөнья хәлләрен күзәтәләр. Аннан хатын хезмәттәшләреннән ишеткән, үлгәнне дә терелтеп аякка бастырырлык рецептлар, аларны төнәтү ысуллары турында
ХИКӘЯЛӘР
91
сөйли башлый. Бик тәфсилләп, үз-үзенә ышанып бәян итә ул аларны һәм, жәлт кенә кухняга чыгып, газ плитәсенә ут элдерә дә туп-тулы чәйнеген утырта.
— Кичә җиләкле яфракларын бик тәмле булды. Андый чәй бавырны чистарта дисенме әле? — дип сорый ир.
— Бүген дә шунысын пешерермен, — ди хатын.
Икесенен дә бик озак, мәнге-мәнге яшисе килә. Аерым түгел, әлбәттә, гел бергә, гел шулай икәү...
Бүген ул хатынын танымады... «Ни булды икән бу бичәгә?» — дип уйлады.
«Бичә» дигән сүзне дә ул, бик озак еллар элек, эшендәге башкорт якларыннан килгән егеттән эләктереп кайтты. Ошатты да шулай эндәшә башлады. Хатыны да сүзне ачык күнел белән кабул итте. Колакка каты бәрелми сыман ничектер...
«Аерылышырга кирәк...», имеш...
Ир — үткен фикерле кеше, ләкин барыбер әлеге сүзнен җеп очын тотып ала алмады. «Ничек теленә керде икән бу галәмәт? Белеп лыгырдыймы ул? Сәбәпсез, тик торганда кайсы шайтаны котыртты икән сон минем бичәне?»
— дип баш ватты.
ХИКӘЯЛӘР
4. «К. У.» № 10 92
— Безгә аерылышырга кирәк, — дип кабатлады хатын тирән тынычлык аша.
Иренен үзеннән гайре беркая китмәсенә чын-чынлап ышанган хатын- кыз гына мондый тынычлыкны саклый аладыр, мөгаен...
Ир дәшмәде. Ул, бөтен күнеле белән кызыксынып, сүзнен дәвамын көтә иде. Хатын да сүзсез генә сораулы карашын иргә төбәде.
— Син хәл иттенме инде? — Ир җөмләсен тирән шикләнү аша әйтте.
— Кирәк булгач... Син дә ризадыр ич...
Ир тагын тынып калды. Ниндидер куркыныч көткәндәй, йөрәк тибеше ешайды.
Хатынга да анын кинәт кенә күз төпләре зәнгәрләнеп киткәндәй тоелды.
Юлда кайтканда гына иргә бер танышы очрады.
— Туйдым ялгызлыктан, — дип куйды ул, сүз иярә сүз чыгып.
— Таныш-белешләрен арасында гаилә җылысына елышырдай берәр зат юкмы сон? - дип сорады ир.
— Беләсенме, — диде танышы, — кешеләр хәзер гел бүтән ич. Алар бер- берсенә бер генә тамчы да ышанмыйлар. Йә фатир югалтудан куркалар, йә җыйган байлыкларын чит кешегә исраф итүдән. Чөнки элеккечә ирләргә хатын булырга торучылар да, хатыннарга ир булырга теләүчеләр дә бик аз. Шуна ялгызлык ирләр өчен хатынны, хатыннар өчен ирне алыштыра да бугай...
Икесе дә сүзсез генә күзгә-күз карашып басып тордылар. Ир танышына ни дип әйтергә дә белмәде. Чөнки ялгызлыкнын ни икәнен анлаган-тойган кеше түгел иде шул ул. Юкка гына, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, димиләрдер... Танышы дәвам итте:
— Ялгызлыкны ярата башлыйсын бит ул аннары... Чын-чынлап яратасын... Шундый итеп яратасын ки... Хәер... ирекне кем генә сөйми икән?!
Алар кайчандыр бергә эшләгәннәр иде. Ирнен әллә ни мөһим булмаган сәбәп белән анын өенә дә килгәне бар. Хәер, күп нәрсә хәтер иләгеннән иләнеп очып беткән, бары тик танышынын түшәмдәге ялгыз лампочкасына бармак калынлыгы булып утырган куе тузан гына күз алдында калган. Ул чакта ук түшәмнән төшкән сүрән ут анын тормышына сыек кына яктылык сирпеп азаплана иде бугай...
«Бугай...» — дип, теләмичә генә иреннәрен кыймылдатты ул.
Ир юл буена уйланып кайтты. Әгәр дә ялгызлык шулкадәр үк яман нәрсә булса, аерылышучылар көннән-көн артмас иде бит... Димәк, бик үк афәт нәмәрсә дә түгелдер әле...
...Нәм менә сина, мә!
— Сөмбелә килеп киткән иде... — диде хатын, җөмләсен төгәлләп бетермәстән.
— Болай гынамы?
— Аерылышуыбыз кирәк, ди.
Ирнен янә кашы җыерылды.
— Кемгә?
— Кияүгә фатир бирмәкчеләр икән. Пропискадагы кешеләр саны җитми ди.
— Шуннан нәрсә?
Газ өстендә сыбызгылы чәйнек сызгырды. Хатын кухняга юнәлде. Бөтен дөньяга пар бөркеп кайнап яткан чәйнеген сүндерде дә янә ире янына чыкты. Төнәтмә ясарга җыенганын да оныткан иде инде ул.
Хатын алай ук бер дә китап укымаган кеше түгел үзе. Китапларда да, киноларда да төрле катлаулы хәлләрнен юктан гына килеп чыгуын да белә ул. Әнисе дә әбисеннән эләктереп калган Коръән сүзләрен һаман- һаман искә төшереп кенә торыр иде, мәрхүмә. «Хатын-кыз һич сәбәпсез иреннән аерыла алмый. Әгәр дә бер сәбәпсез аерылышуны таләп итә икән, җәннәтнен исен дә күрмәячәк», — ди иде.
Сәбәп бармы мона менә хәзер, әллә юк тамы? Хәер, балалар сорагач, ничектер ярдәм итәргә кирәктер бит инде. Юк-юк, әни кеше башкача уйлый алмый, уйларга тиеш тә түгел кебек тоела ана. Яктылык — кояш янында, яхшылык — ана янында, диләр бит...
ХИКӘЯЛӘР
4* 93
Ул, йомшак кына басып, кәнәфигә килеп утырды.
— Шуннан нәрсә? — диде ир канәгатьсез тавыш белән.
— Шуннан шул... Безгә аерылышырга кирәк диләр... Һәм мине үзләренә пропискага кертмәкчеләр...
— Заманча, һәммәсе дә! — дип куйды ир һәм эчтән генә дәвам итте: «туйдырды тәмам заманасы да...»
Гаиләсе эчендә кыйммәтләрнен җимерелә баруын үз күзләре белән күреп тору ирне чыгырыннан чыгарды.
— Безне катыштырмыйча гына булмый микән сон? - дип куйды.
— Булмый диләр бит...
Хатынга ирне ничек тә күндерергә кирәк иде. Әлбәттә, ризалатыр инде ул аны бер... Ир — имән, хатын — колмак, аны сарган да башыннан игән, ди...
— Кирәк булгач сон...
Икенче көнне аларга кызлары эштән кайтышлый, кичке якта кагылды.
— Уйладыгызмы, безне ашыктыралар, — диде ул.
— Уйламадык, — диде әтисе. — Кырык ел элек уйлаганбыз бит инде...
— Кәгазь бит ул, әти, фиктивный развод, — диде кызы. — Анда ни дип язсалар да, барыбер түгелме сезгә... Кырык ел яшәгәнсез бит әле... Сандык төбеннән алып берәр караганыгыз булдымы шуны?..
— Мин риза түгел, — диде ир. — Картаймышымда мондый уеннарда катнашып йөри алмыйм. Сәхнә артисты булганым юк әлегә...
— Катнашып дип инде... Анда безгә нишләргә кирәк сон, кызым? — дип сорады хатын.
Кыз гаҗәпләнгән кыяфәт чыгарып бер карап алды да боерулы тонда:
— Судка гариза бирергә кирәк, — дип куйды.
Әллә нинди шомлы булып ишетелде бу сүз хатынга. Иренә күтәрелеп карады. Анын йөзендәге котсыз уйчанлык билгеләрен күреп, ул бераз каушап та калды. Тамчы елмаю чаткылары чыкмый бит йөзенә. Мөмкинме уенны шулкадәр чынга алу?
— Әйе, судка, — дип кабатлады кызлары. — Чөнки суд кына, аерырга хокуклы. Аннан әни син безгә пропискага керәсен дә, эш тәмам дигән сүз...
— Мин каламмы? — дип борчылып сорады ир.
— Кәгазьдә бит ул, әти. Шуна исен китте инде тәмам.
— Кәгазьдә, имеш... — дип сөйләнде ир һәм, җанына тынычлык эзләргә теләгәндәй, кухня ягына юнәлде.
* * *
Судка алар икәү бергә барырга чыктылар. Икесе бер сукмактан сөйләшми генә атладылар.
Көн җилләп тора. Җил вакыт-вакыт, даладагы дүнгәләкләрне куып йөргәндәй, икесен бергә этеп йөгертеп бара һәм өермә эчендә калдырып болгатып ала. Рәхимсез чәнечкеле җил чеметеп-чеметеп узган саен битләрен пәлтә якалары белән каплап, алар, кыш суыгына каршы тормакчы булып, артка карый-карый, һаман алга баралар. Интегеп атлыйлар. Мондыйда кеше өйдән чыгамы? Юлыннан сабарсын бит...
Ә алда ни көтә? Икесенен берсе дә моны белми. Чөнки ни гомер яшәп, хөкем каршына басканнары булмаган икән шул... Бик бәхетле яшәлгән кебек бит югыйсә... Икесе дә шул хакта уйлыйлар...
«Хатыннар камырны изәләр кичтән, унмаса — күрәләр мичтән, — дип фикерли ир... — Бер нәфсесенә баш була белмәде бу бичә. Най нәфселе булды да сон!» Келәм кирәк, дип башлаган иде кайчандыр... Келәм юк чакларда, әлбәттә. Хезмәт хакын бер тәнкәлекләр белән биргәннәр иде бервакыт.
«Менә, бичә, мин сина акча келәме алып кайттым», — дип төргәк-төргәк берлекләрне идәнгә сипкән иде ул. Идән кәгазь акчалар белән тулды шул чакта. И
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
94
көлгәннәр иде дә сон шунда рәхәтләнеп. Хәтта башка бер төрле келәм дә кирәкмәс кебек тоелган иде.
Тик барыбер үзенекен итте бичә, барыбер алдырды келәмне. Аннан башта көмеш алкаларга да риза хатынга тора-бара бриллиантлары кирәк булды. Чәшке тунга кызыкты, аннан чит илләргә чыгып китте, машина дип җелеккә төште. Боларын шулай тиеш дип кабул итте бит инде ул. Ә хатынынын үз гомеренә кимендә ике эштә эшләгән ире турында уйлаганы бердәнбер төнәтмәгә кайтып кала түгелме?.. Хәер, ризасызлык күрсәтүе түгел, шушы тормышка күнеккән иде бит инде...
Анын аяклары карыша... Гомернен салмак кына, тыныч кына, үз көенә агуы рәхәт булган лабаса... Бүгенге көне сәер хәсрәтле сер белән тулгандай тоела.
«Җитмәсә җитмәс икән бу балаларга да... Без алып биргәндә яшәп яталар бит әле үзләре. Исәпләшмәсәләр исәпләшмәсләр икән ата-ана белән...» Уй уйлаганда да сулышы буыла, күкрәк читлеген нидер кыскан кебек була.
Хатыннын башында да пәрәвезгә эләккән чебендәй уйлар безелдәшә:
«Балаларга кирәк бит. Баласы суга төшәр, анасы утка төшәр, ди. Утка төшми хәлен юк... Ике бүлмәдә дүрт җан ничек сыешып яшәп бетсеннәр сон?
Әллә ни сорамыйлар ич алар бездән... Кешеләр әнә гомер буена артистлана. Өрлек кебек таза ирләр, бит алмаларында тук тормыш төсе тупырдап торган сау хатыннар — һәммәсе инвалид булып өйдә утыра. Ирле-хатынлы эшкә чыгып киткәндә, күршеләрне уятмаска тырышып, шыпырт кына, ачкычларны шалтыратмыйча гына ишек биклибез икәүләп. Ишетә күрмәсеннәр, имеш, берүк... Кешеләргә хәрәм килешә шул. «Хәләл акчага сатып алгач, хәрәм булмый ул», — ди күршеләре Самат. Бәлки әле, ул хаклыдыр да...»
Хатын, кашлары җыерылган, иреннәреннән кан качкан, күзләре кысылган иренә күз төшереп алган саен, эчтән генә сискәнеп китә. «Менә барырбыз да кайтырбыз әле... Аннан тагын бер кат таныклыкнын янасын яздырып алырбыз», — дип уйлый.
Ир һаман тирә-юньдәге йортларнын көпә-көндез ут янып торган тәрәзәләренә текәлә. «Кешеләрдә әле ут яна. Кешеләрдә тормыш бар...» дип фикерли булса кирәк... Әллә еракларда калган бәхетле, мәхәббәтле чорларны хәтерендә янартып барамы ул?
* * *
Бөек төзелешләр чорына эләкте аларнын яшьлеге. Авыл балаларын аждаһа кебек суырып кына алды яна шәһәр. Яшьлек шул, андагы билдән саз ерып йөрешле юлсызлыгына да, йорт-җирсезлеккә дә — һәммәсенә риза булдылар. Чөнки шәһәр әле төзелмәгән, ә ул төзеләчәк, чөнки бәхет әле табылмаган, ә ул алда иде...
Шәһәргә сыенып яшәп яткан, мич ягып өен җылыткан, ипи салган, мич төбенә чуен тутырып итле борчак ашы куеп, муллыкта гомер кичергән авылга да шәһәр ыгы-зыгысы килеп керде. Төзүче булып эшкә кергән Сабирны оешмадан Гарәфетдин агайларга фатирга урнаштырдылар.
Гарәфетдин агай — мал врачы, ат җигеп авылдан авылга йөри. Сизелер- сизелмәс бөкресен күзе күрмәгәнгәме, үзен гел яшь егетләрчә тота, һаман кызлар турында сөйләшә иде. Анын шушы шуклыгы Сабирга аеруча ошады.
Ул бераз төшереп йөрергә ярата. Кызарып, янып торган битләрен сыпырып куя да еш кына Сабирга мыек астыннан гына елмаеп сүз ката.
— Тәк... тәк... Синен кебек егетләргә миннән үрнәк алырга кирәк, туганым, — ди.
Ятимлекнен бөтен кыенын ашаган Сабир, анын һәр сүзенә колак салырга тырыша. Ул көр күнелле, тәбәнәк буйлы Гарәфетдин агайны үз әтисенә охшатыбрак ярата кебек.
Агайнын әле ике буй җиткән кызы да бар. Чибәрлекләре чәчрәп тормаса да, әнкәләренә охшаганнар, тыйнак кына, басынкы гына кызлар алар.
Сабирга нурлы карашларын түгеп, өмет белән карыйлар...
ХИКӘЯЛӘР
4* 95
Әлбәттә, Гарәфетдин агай да ана үз кызларын мактый. Сабирга өйләнергә вакыт җиткәнен ассызыклап әйтеп кенә тора.
— Минем кызларга күңелен төшмәсә, авылда бер чибәргә өйләндерәм мин сине, — ди.
Сабир белә: авылда чибәрләр күп. Алар егет яныннан үткәндә һич тә тигез суламыйлар... Анын үзенен дә, гүзәлкәйләр яныннан узганда, өйләнер матди мөмкинлеге булмаганга уфтанып куйган чаклары булыштыра...
Гарәфетдин агай моны сизеп тора: ул егетне кергән бер йортта мактый. Ә мал врачы кагылмаган йорт авылда сирәк. Аларында, гадәттә, карт-коры, ятим карчыклар гына яши.
Ә беркөнне ул салган баштан авыл клубына килеп керде. Анда берничә кыз спектакльгә әзерләнеп репетиция ясап яталар иде.
Шаян Гарәфетдин агайнын керә үтүе кызларга һәрвакыт ошый. Шаярышып, көлешеп, бер шаулашып алырга, җай чыга.
— Безгә бер чибәр егет кирәк, Гарәфетдин агай, әйдә шул чибәр егет булып уйна әле, — диде ана кызларнын берсе.
— Чибәр егет кирәк дисез инде алайса... Тәк, тәк...
— Бик кирәк, Гарәфетдин агай.
— Тәк... тәк... Мин табам сезгә чибәр егетне...
Ул, каз оясы чаклы колакчынлы бүреген салып, башын кашып торды.
— Кирәк дисәгез, хәзер мин аны шушында алып килеп тә бастырам, — диде аннары. — Минем өемдә яши ул чибәр егет... Тәк... тәк...
— Килмәс шул, Гарәфетдин агай, бик горур күренә егетегез, — диде кызларнын кайсыдыр.
Агай бәхәскә үтә дә һәвәс кеше. Бәхәс анын өчен җан азыгы.
— Әйдәгез, бәхәсләшәбез алайса, тәк... тәк... Бер яртыдан...
— Алып килә алмасагыз?
— Ул чакта мин сезгә бер яртылык акча бирермен... тәк... тәк... чәйгә...
Кызлар көлешә-көлешә риза булдылар.
Гарәфетдин агай шыпан-шыпан өенә юнәлде.
Ул кайтканда, Сабир төзелеш оешмасын урап кайтырга җыенып ята иде. Агай егеттән кай якларга табан юл тотуын сораштырды. Монарчы булмаган хәл егеттә бераз сәерсенү тойгылары да уятты. Болай гына да түгел, агай егет белән бергә урамга ук чыкты, һәм, ана ияреп, урам буйлап атлады.
Менә алар клуб янына килеп җиттеләр. Гарәфетдин агай тынычсызлана башлады.
— Әйдә клубка кереп чыгыйк әле, тәк... тәк... — диде ул, егеткә күтәрелеп карамыйча гына.
— Минем анда эшем юк бит, ни дип керим сон? - Егет сораулы карашын агайга төбәде.
— Китапханәгә керәбез, — диде агай. — Бер эш бар... Тәк... тәк...
Егеттә дә клубның бер почмагына урнашкан китапханәне күрәсе килү теләге уянып китте.
Моңарчы Гарәфетдин агайның китап укыганын күргәне булмаса да, ул «китап» дигән сүзгә алданып, берсүзсез ризалашты.
Ишектән керүгә, Сабир китапханәдәге кызларның сәерсенеп елмаешуларын күреп алды.
— Син оттың Гарәфетдин абзый, — диде шунда кызларның берсе.
Егет бу мәлдә Гарәфетдин агайның ниндидер бер шуклык майтаруын сизгән кебек булды. Әмма хәлне кызларга сиздермәскә тырышты, шуңа ул теленә килгән бер китапны сорап алды. Ашыга-ашыга битләрен актарыштырды. Аннан:
— Иртәгә килеп алырмын, ерак куймагыз, — дип, тиз-тиз чыгып китте.
Кичен агай өйгә шактый кызмача кайтты.
— Син күрдеңме анда безнең чибәрләрне? — дип ыржайды ул.
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
96
Егет елмайды. Чөнки ул, чынлап та, арадан берсен — гүзәлләрдән гүзәлен күреп алган иде...
Аның ай тик кашлары, ай нурларыдай керфекләре, елмаю килешкән якты йөзе егетне тәмам әсир итте. Әйтерсең ул шул мәлдән тоташ нурдан торган башка бер планетада яши башлады...
Кызның һәр сүзе колагына, юк, йөрәгенә назлы жңлдәй бәрелә иде...
Тик егет теге хәлдән соң бераз уңайсызлану кичерә: юлында кызлар очраса, алар эчтән генә пырхылдап көлеп җибәрәләрдер сыман иде. Хәтта тәрәзәдән берәр кыз күренсә, ул да егеттән көлеп каладыр кебек тоелды. Шуңадырмы, күңеленнән отылу мизгелләрен көлкегә санап, елмаеп үткәреп җибәрсә дә, бу авылда озакламаска карар итте. Барыбер дә үзен күкләргә күтәрерлек мәхәббәте белән табыштырган Гарәфетдин агайга, яшьлеген сыендырган шушы кечкенә генә авылга ул чиксез рәхмәтле иде.
...Һәм үзе яшисе тулай торакка китапханәдә очраклы очраткан чибәрне — сатучы кызны да алып китте. Кыз да аны мәңге-мәңге яратырга вәгъдә бирде...
* * *
«Тормыш юлы мәхәббәтсез башланмаган да кебек, уйлап карасаң. Балалар үскән. Һәммәсенең үз тормышы бар. Оныклар әби, бабай дип өзелеп тора.
Фатирлар алынган... Кошлар да үз оясын үзе туздырмый. Һаман йон булса да эләктереп кайту ягын карыйлар. Нишли бу бичә, ә? Нинди нәфсе бу аңарда?»
Ир, шулай уйлый-уйлый, хатыны артыннан атлый.
Алар икәүләп судка баралар...
Хатын да уйлый...
«Хөкемдарлар каршысында авыз ачып торсаң, балаларны фатирсыз калдыруың да бик мөмкин... Эчә диярмен. Әллә дөрес түгелме? Әллә түгәме?! Ярый мин эләккән аңа һәммәсенә түзәргә... Хәзергеләр булса түзәрләр иде, бар...»
Ул хәтта дүңгәләктәй өертеп йөрткән җилгә дә игътибар итми. Кай якка куса, шунда барырга риза кебек тоела... Ә җил вакыт-вакыт урыныннан купкандай котырынып-котырынып ала. Этә дә чеметә, тузгый да өшетә...
«Балаларны тәрбияләштеме? Атасыз балалар кебек үстеләр... Үз гомеренә бер мәртәбә җыелышларына барганы булмады. Өйгә эшләрен эшләштеме? Көндәлекләрен дә ачып карамады. Әле дә укыдылар инде алар...»
Хатын тирән итеп сулыш алды.
«Суыткыч шыр буш. Мин алып кайтканны утырып ашарга булдыра тагын... Өемә килсәләр, хөкемдарларга да ачып күрсәтә алам бит мин аны. Үзенә һаман тәмле кирәк... Гомергә сумка күтәрмәде... Най, мин дә яшәгәнмен икән ир белән...»
Хатын, үзе дә сизмәстән, иренә ерткычлар күзе белән текәлде. Мәкер, нәфрәт тулы карашны ире, әлбәттә, күрмәде. Күрсә дә аңламас иде әле ул тиз генә...
«Берәр тапкыр балаларга кием алганы булдымы? Каникулларында берәр мәртәбә театрга алып барсын иде, ичмасам! Әле дә үстеләр инде...»
Юлда хәлсезләнеп яткан кар бөртекләрен итек очлары белән очыртып, канализация торбалары өстендә бөрешеп яткан маэмайлар яныннан үтеп, һаман үз юлы белән барды хатын... Башы тулы уй. Шуңа ул аларның берсен дә күрми... Уйларын гына күрә кебек тоела...
«Ни алып кисәм дә көнләште... Алып бирмәве бер хәл, эшләп тапканың белән ярап булмады...»
Җил кайчак аның уйларын өзә. Хатын йотлыга-йотлыга, артына борылып, тирән итеп сулыш ала. Аннан арт белән бара башлый. Иренә карамый гына атлый.
«Бер җылы сүз ишеттемме? Хәер, хәзерге ирләр тумыштан тупаслар, аларда кайдан хис булсын соң?»
Шулкадәр дә яман ир белән торганына хатын гаҗәпкә калды. Ничек моңарчы бер
ХИКӘЯЛӘР
97
кат та бу хакта уйлап карамаган икән соң ул?
Дымлы кар бөртекләре аның ирен читләренә кунды, салкын җил пәлтә эчләренә үк кереп эреде, гүя кыш хатынны салкын сулышы белән әфсенли иде... Тик хатын әфсенгә бирешмәде.
«Гомер әрәм үткән...» дигән нәтиҗә чыгарды ул. Тик ул боларның берсен дә чынбарлыкта иренә сиздерергә теләми, бөтенесен дә уен итеп кенә күрсәтәсе килә иде.
Ир дә дәшмәде.
Ул балачагын күз алдына китерде. Әти-әнисе, үзе көтү көткән киң болыннар, утын кискән-ярган ишегалды, мунчага су ташулар исенә төште.
«Ә бит безнең балалар боларның берсен дә эшләмәде. Безнең әнкәйләр баланы тормышка әзерләгәннәр, ә без һаман аларга тормыш төзеп бирәбезме? Дөресме бу?
Балаларга яхшы булсын дип эшләгән эшләр һәрчак яхшы булмаска да мөмкин бит әле... Ничек аңламый шуны бу бичә?»
Урамда исә буран дулады. Салкын буран үз юлы белән бөтен дөньяны себереп бара, кешеләрне бар дип тә белми иде...
* * *
Судта хатын соңгы җөмләне әйтте: «Мин боларның бөтенесенә түзеп яшәргә тиешме?»
Ирнең хатыны сөйләгәннәрдән колаклары салынып төште.
«Без менә ничек үзгәргәнбез! Кешеләр тора-бара бер-берсенә якынаеп бетәләр, ә без һаман ераклашканбыз түгелме? Әллә арага фатир кердеме соң? Нәфсе мәхәббәттән дә көчлерәкме әллә? Мәңге-мәңге яратырга сүз биргән сылу шушымы ул? Әллә аны алыштырып куйганнармы?»
Ул бары тик шулай гына уйлый ала иде.
Җил иссә, агачка агач та бәрелми калмыйдыр шул... Тормыш булгач булгандыр...
Хатын үткән-беткәннәрне җепкә тезгәндәй тезде дә тезде. Берсен дә төшереп калдырмады. Анын бөтен вөҗүденә тулган салкын нәфрәт гүя галәбәле залны басып китте. Мона чыдап торышлы түгел иде. Ирнен күз аллары карангыланды, шул мәлдә ул үз-үзен кулга алырга кирәклеген анлады.
Иргә дә сонгы сүзне әйтергә мөмкинлек бирделәр.
— Бинауат, — диде ул, шактый дәшми торгач.
— Сонгы сүзегез шушымы Сезнен? - дип сорады хөкемдар.
— Сонгысы менә шул: (ул хатынына текәлде) мин синен икенче иреннен миннән бәхетлерәк булуын телим...
Хөкемдар йөзеннән борчылу карангылыгы саркылган бичара кыяфәтле иргә шаккатып карап торды. Гүя анын йөзенә «Шундый тәрбияле ирләр дә ярамый бит, ә» дигән җөмлә язылган иде.
Ир нигәдер бу мәлдә Гарәфетдин агайны, анын басынкы гына ике кызын күз алдына китерде... Ник икәнен үзе дә анламады...
«Тәк... тәк...», — дип кабатлады ул эчтән генә...
* * *
Ир хатынын көтеп тормады. Җәһәт-җәһәт атлап, залдан чыгып китте. Тышта буран да басылган, кич дөм карангы иде. Ул, ниндидер яктылык күрергә теләгәндәй, тәмәкесен кабызып җибәрде... Сүрән генә янса да, тәмәке уты гына булса да, ут иде әле ул... Кай тарафка төбәлгәнен белмичә аптырап торган ир гүя еракка-еракка китәсе юлны шәйләде...
Ә хөкемне аларга Аллаһы Тәгалә үзе чыгарды. Ничек кенә бер-берсенә якынаерга теләсәләр дә, сонгы сүзләр әйтелгән иде инде...

Себердә
Тәпиләрен тимер рельсларга кыйный-кыйный, авыр сыннарын тигез хәрәкәткә буйсындырып, поездлар бер-бер артлы үтеп кенә тора. Кырыгар- иллешәр вагон тагылган товар эшелоннары узган саен, шәһәр, яудан исән калган сугышчыдай, сөенечле тынлыкка чума.
Чөнки бу хәл теләсә кемнен күнеленә шом салырлык булып тоела. Өйләр менә-менә ишелеп төшәр кебек: караватлар сазга эләккәндәй әле тетрәп, әле тибрәлеп куя.
Юлда ук без мондагы сазлыклы җирләрнен тотрыксызлыгын сизеп килдек. Тик юллар кайда да юлдыр инде ул. Алар мосафирларны алга табан әйди.
Без үзебез дә шушы тимер юллардан үтеп, ерак Себернен карангы урманнары уртасындагы кайнар күлләрен эзләп шушы тарафларга килеп чыктык.
Поезд тәрәзәсеннән карап барган мәлләр искә төшсә, бераз шомлы булып китә: бөтен тирә-як бушлык һәм сазлыклар. Алар, поезд белән бер-берсен куыша-куыша, һаман каядыр йөгерәләр. Елтыр күзле сазлыклар кайчакта бу тарафтагы һәммә нәрсәне йотып куйганнардыр да инде безнен поездны гына көтеп торалардыр кебек тоела. Тик сазлыклар беркемгә дә тими икән. Монда да кешеләр яши икән.
Без килгән шәһәр Ук дип атала. Хәер, шәһәр дисән дә инде, монда агач йортлар күбрәк һәм без аны үзебезчә «авыл» дип атыйбыз. Янәшәдә генә Ук елгасы да агып ята, ди, монысын без фатирларга урнашып алгач кына ишеттек.
Авыл кешеләренә:
— Бу атаманын ни анлатканын беләсезме? — дип сорау бирдек.
Әлбәттә, белми иде җирле халык. Алар үзләренен нәсел-нәсәпләрен дә, кай тарафлардан килеп утырганнарын да, бу төбәкнен зур тарихын да онытканнар, бу хакта артыгын кызыксынырга да теләкләре юк иде сыман.
Тик безгә бик тә якын иде шул бу атама. Ул безне тирән тарихыбызга бәйли, шушы киңлекләрдә меньяшәр наратларның ябалдашларына йөз текәп, җир өстендә горур басып йөргән Күчем ханнарны, табигатькә береккән затлы халыкны искә төшерә.
Без фатир төшкән йортта гел хатын-кызлар гына тора икән: Анна карчык, анын кызы Лена, оныгы Олеся. Тагын берәү — өч яшьләр тирәсендәге курчак кебек тәти, Маша исемле кызчык та бар иде әле анда. Монысы Анна карчыкнын улынын баласы икән.
Анна карчык татар кешеләрен фатирга кертергә атлыгып тора.
— Бик чиста халык, анакаем, корымга баткан бөтен кәстрүлләремне ялтыратып бетерделәр, — ди.
Чөнки монда килгән кешеләргә ул аш-су әзерләргә үзенен табак- савытларын биреп тора. Ашарга утыргач: «Пычак кирәк иде», — дип татарча үзара сөйләшкәнне ишетсә дә, хәзер, бер литрлы пыяла банкадан алып, үзенекен суза. Фатирында һаман татарлар яшәгәч, безнен телне дә шактый анлый башлаган инде.
Анна түти үзе һәр көнне чиркәүгә йөри. Аякларын көчкә генә сөйрәп атласа да, бер дә калмаска тырыша. Гыйбадәт кылу белән бергә бушлай ашаталар да, ди.
Алар үзләре өйдә ашарга пешермиләр дә диярлек. Кибеттән һәр көнне колбаса алып кайталар да, шуны ипи белән ашап куеп та тук булалар. Тик нәни кызчык кына бу ризыкка үрелеп тә карамый. Табын әзерләвебезне күрде исә, ул безнен тирәдә әвәрә килә. Әлбәттә, аны түргә үк утыртып, хуш исле итле аш салып бирәбез. Сабый бит инде, салганны ашап та бетермичә торып та китә. Төн уртасында Машенька һаман елап уяна. Безнен белән бергә ризык җыеп ятса да:
— Минем ашыйсым килә, — дип өзелеп-өзелеп елый башлый.
Лена ана тиз генә печенье кертеп тоттыра. Аннан һәр көнне иртән ул бездән:
— Йоклый алдыгызмы? — дип сорый. — Йокларга бирмәде инде, балакай... Бәхетсез бала төнлә елый, диләр бит.
Без, ашап-эчеп алгач, кайнар күлгә юл тотабыз. Аны алар үзләре «чокыр» дип кенә
ХИКӘЯЛӘР
99
йөртәләр. Кайнар чокыр нарат урманы эчендә бөтен тирә-юньгә пар бөркеп, рәхәтлектән шаулап кайнап ята. Кешеләрнен үзен кай тарафлардан эзләп килүләренә карамастан, һәммәсенә сәламәтлек бүләк итә. Авырулар монда, бәлки, шифа табармын, дип килсә, саулар, чирләмәскә язсын, дип юл саба. Кайнар күлнен уртасына төшеп сузылып чалкан ятасын да, кайнар дулкында тибрәлә-тибрәлә зәп-зәнгәр күкләргә төбәләсен. Минем монарчы мондый җете зәнгәрлекне беркайда да күргәнем юк икән бит. Күкләр биек- биек, чиксез биекләр. Хәтта болытлар да төпсез зәнгәрлектә кулъяулыгы кадәрле генә күренәләр. Кайчандыр бу җирләрдә Күчем ханнын Гөлсифәре дә, яраткан хатыны Сүзге бикәләр дә, нәкъ минем кебек, чиксез гүзәллеккә төбәлеп, шулай соклану аша рәхәтлек кичергәннәрдер. Чөнки кайнар күлләр бөтен Себер буйлап сибелгән бит. Бай шул ул Себер киплекләре!
Суда кешеләр артыгын сөйләшмәскә тырышалар. Унбиш-егерме минутка сузылган дәвалану сеансында бөтенесе дә тыелып тора шул. Ә ярда... Монда үзенне бака базына эләккәндәй тоясын... Хәтта татарча җырлап җибәрүчеләр дә очрый. Бер ир-ат, киенгәндә, гел безнен тирәгә туры килә. Ул һаман:
Без алай да итмәгән,
Без болай да итмәгән.
Нигә куркырга кешедән, Урлап Себер китмәгән, -
дип, бик якында торучылар ишетерлек итеп кенә җыр суза.
Гадәттә, кешеләр ярда, җанга якын туган телне ишетеп, бер-берсеннән сорашып алалар:
— Сез кайдан?
— Казакъстаннан.
— Сез кайдан?
— Свердлаудан.
— Сез кайдан?
— Татарстаннан...
— Ә пес Сепер татарлары...
Кыскасы, кай тарафларда гына яшәми безнен халык һәм кайлардан гына килмиләр монда.
Анна карчык белеп әйтә:
— Сәламәтлек татарларга күбрәк кирәк, ахрысы, — ди.
Минем үземне дә бик гаҗәпләндерә шушы хәл: бер чакырусыз дөньянын бар почмакларыннан татарлар җыелсын әле... Шуна да җирле халык бу күлне «Татар чокыры» дип тә атый.
Кайчакта Лена Анна түтине дә безгә ияртеп җибәрмәкче була.
— Кешеләр сәламәтлек эзләп кайлардан кадәрле киләләр, ә син ятасын шунда төртенеп, — ди.
Кызы күлгә кыстый башлады исә, Анна карчык күтәрелеп бәрелә:
— Анакаем, синен аркада һәммәсе дә. Синен бәхетсезлеген җитте минем башыма, — ди. — Каенанан бозган бозымны су ничек дәваласын? Чиркәү дә дәвалый алганы юк әле аны...
Карчык бер кызган көенчә өйдән үк чыгып китә.
— Ул үзе дә дөньянын бер бәхетсезе инде, һаман бәхетсезлеген миннән күрә... Яшьли ятим калган. Кияүгә чыгып ике ел да яшәмәгән, әти үлеп киткән. Абый белән икебезне берүзе үстергән... Хәзерге тормышын кара инде... Мин ялгыз, кызым әтисез, абый үлде, анын баласы тома ятим... Шушы да булдымы бәхет? — ди Лена әнисен жәлләп.
Анна түти безнен белән бармады, әлбәттә. Без кичке күлгә тагын үзебез генә төшеп киттек. Артык сонга да каласы килми, ни дисән дә, Себер бит ул: вак черки явы астында калып, елый-елый кашынып кайткан чаклар да булыштыра.
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
100
Без, мәнге тынгы белмәс поезд юлы аша чыгып, куе урман эченә кереп киттек. Юл тулы халык, башларына мунча сөлгесе урап, башмак йә галошларын чаштор-чыштыр китереп, сәгать теледәй әкрен генә бер көйгә чайкалып кайтып бара. Күл ягына атлаучылар да әз түгел. Башлары күккә тигән наратлардан бөтен җиһанга хуш ис тарала. Әчкелтем чәер исе күзләргә кадәр кергәндәй тоела.
— Икебезнен колач җитә микән, син ничек уйлыйсын? - дим мин иремә юан бер агач янына тукталып.
— Әйдә, колачлап карыйбыз...
Имәнгә ябышып ук кулларыбызны бер-беребезгә сузсак та җитмәде шул колачыбыз... Наратлар да шундый, түбәләре күккә тия язса да, һәммәсе төптән үк юан монда.
— Мөгаен, Себер ханнары утырткан агачлардыр болар.
— Мөгаен... Күпме калалар төзегәннәр... Төмән, Тубыл, Чимги, Ук... Шушы тирәдәгеләре генә бит әле... Меньяшәр урман үстерү берни тормаган инде аларга.
— «Төмән» «гаскәр» дигән сүзме әле? — дип сорап куя ирем. — Атлы гаскәрләр турында барадыр инде сүз. Атсыз татар ничек булсын инде ул?
— Мөгаен...
Монда тарих тәгәрмәченен бик тирән эзләре калган шул.
Без кайтып кергәндә, өйнен алгы ягында ниндидер ят ир белән яшь һәм бик тә чибәр хатын күренде.
— Тагын фатир төшүчеләрме? — дип сорадым мин Ленадан.
— Юк. Монысы ирем. Үзенен себеркесе белән... — диде ул, шыпырт кына, телендәге авазлар тибрәнешеннән сүзләренен йөрәк әрнүе аша әйтелүен чамалау бер дә кыен түгел иде. — Шунын белән чыгып киткәненә ике ел узды инде менә...
— Чакырган идегезме?
— Кем чакырсын сон аларны? Товар сатарга кайтканнар, имеш. Торырга урын юк, ди бит. Ике-өч көнгә генә, ди. Ничек куып чыгарасын инде? Мин куар идем дә, кызнын атасы бит әле ул. Мин синен янына кайтмадым, кызым янына кайттым, ди. Югыйсә себеркесе кызы белән бер яшьтә... Анарда кызы кайгысы бар микән сон, шулай булгач?..
Мин Ленанын бәхетсезлегенен тирәнлеген шушы мәлдә генә тоя алдым кебек. Менә ни өчен өйдә, квартирага кергән ир-атлар алдында, яшьлеген югалтса да, сылулыгын жуймаган сынын күрсәтеп, көпә-көндез коену костюмыннан йөри икән ул... Көн эссе бит, дигән була, бичаракай... Челләдә кемгә эссе түгел инде, берәү дә өйдә чишенеп ташламый лабаса... Тагын өч бүлмәсендә дә кешеләр яши бит әле. Барыбыз бергә егермедән артыкка җыелабыздыр без.
Ире кайткач та, нигәдер бик тиз киенеп куйды югыйсә.
— Кызы янында инде анын хәзер, япь-яшь әнә... Калганын уйласа, китмәс тә иде ул... Шул себеркегә алыштырды бит инде үз баласын.
Бүлмәгә шулчак Анна түти килеп керде дә Ленага ачулы карашын төбәде. Аннан:
— Горурлыгын да юк инде синен, анакаем, һаман әтрәк-әләм җыеп ятмасан, - дип чәпчеп алды. Үзе, шифоньерны ачып, кара өстенә ала-кола сызыклар төшкән яулыгын тартып чыгарды һәм чәчләрен сыпырыштырып җибәрде дә шуны бәйли-бәйли ишек ягына юнәлде: — Чиркәүгә киттем мин, анакаем, сина бераз акыл сорап гыйбадәт кылырмын... — Анна карчык чыгып киттем дигәндә генә, юлыннан бүленеп кирегә борылды һәм, иконалы почмакка төбәлеп: — Син анын шифоньердагы шакмаклы күлмәген үзенә биреп җибәрергә онытма, эзе булмасын монда... Наман шуна карый-карый кыйшаерсын тагын син дә, анакаем... — диде.
Лена дәшмәде. Анна карчык та җавап көтми иде кебек, үз юлы белән китеп барды.
— Әнкәй анламый инде ул минем хәлне, — диде Лена. — Берәр нәрсә, булса хәзер «анакаем» ди башлый. Анын үзенен ире үлгән дә киткән. Сагынганда бер карарга да юк бит инде ул... Ә мин яратам бит аны. Иблис икәнен белә торып яратам. Янындагы кыздан көнләшми дип уйлыйсынмы әллә? Ничек кенә көнләшәм әле. Яшьлегеннән
ХИКӘЯЛӘР
101
дә көнләшәм хәтта... Бүген үк пычак белән кадар идем, хәлемнән килсә... Тик... Әле бит абыйнын кызын үстерәсем бар. Әнкәйне күреп торасын, бик карт инде ул. Үз кызым да мәктәпне генә тәмамлый. Аларны ничек хәсрәткә саласын ди?
Лена шушы бай һәм бәхетле Себер җирендә бәхетсезлеге белән яшәп ята микәнни, дип уйлап куйдым мин. Наман ачык йөзле, яп-якты елмаю тулы күзләрен күргән кеше ничек болай уйлый алсын сон анын турында?
— Кем каргышлары төшкәндер безгә? Ерак бабайлар, мөгаен, кеше хакына кергәннәрдер инде, кичерелмәс гөнаһ кылганнардыр... — ди ул үзе дә, аптырап. — Күршеләрдә дә шундый ук хәлләр. Бөтен посёлокка бер бәхетле кеше табалмассын.
— Ярар, болары гына баш бетәрлек кайгы түгел әле. Аяк-кулыгыз хәрәкәтләнә, күзләрегез күрә. Әнә күл буена төшеп карагыз: анда кайберәүләрне суга кулларында күтәреп төшереп салалар.
Мин иртән коенырга баргач күргән хәлне искә төшердем дә, Ленаны юату өчен, тиз-тиз генә сөйләп тә ташладым. Киемнәрне янәшә чишенсәк тә, сорашырга кыенсындым: алар ниндидер башка телдә аралаштылар. Югыйсә Ленаны юатыр өчен күбрәк тә сөйләргә тырышыр идем кебек.
— Лена Ивановна!— дип кычкырдылар урам яктан.
Лена тәрәзәне ачты:
— Кем сорый анда?
— Фатирыгызда урын юкмы?
— Юк шул, бер йорт аша урыннар бар, анда барыгыз...
Лена үзе дә мосафирлар артыннан чыгып китте. Мин, чәй куеп җибәрергә теләп, су флягасын ачтым, чүмечем, шалтыр-шолтыр килеп, төпкә үк төшеп бәрелде, савыт бушаган иде.
— Чәй куярга бер кашык су да калмаган, — дидем иремә.
— Әйдә, икәүләп күңеллерәк тә булыр...
Фляга тагылган ике тәгәрмәчле арбага мин дә иярдем.
Без, иске бараклар, ямьшәеп җиргә иңә язган йортлар арасыннан үтеп, колонка янына барабыз. Юан-юан карамалар, имәннәр астында бик мескен кыяфәттә үлем көткән картлардай бөкшәеп утырган колонка ул. Ямь-яшел яфраклар баш өстендә шыбыр-шыбыр килә. Җил аларны бер селкетеп алмак булып куәтләнеп исә дә тына, исә дә тына. Бу йортларның да үз тарихы бардыр инде.
— Өсләренә урман авып тора, ә бер җүнле йорт юк бу посёлокта, — ди ирем, күзәтеп бара торгач.
— Йорт салырга ирләр калмаган бит монда, кайсы хуҗалыкны алма
— хатын-кызлар, кайсының ире төрмәдә, кайсы, гаиләсен ташлап, шәһәрдән үк күчеп киткән.
Мин Лена сөйләгәннәрне бәян итә-итә барам. Хәер, алай гына да түгел, танышлар шактый очрады ич. Сүз иярә сүз чыгып, кемнең кайда фатир төшүен, хуҗаларының кемнәр булуын сорашмый калган юк. Алар да бездән шул хакта сораштыралар. Бу, күрәсең, ияләнелгән гадәт инде.
— Югыйсә ерак тарихларда, Ермак гаскәрләре басып кергәндә, мондагы калаларның капкаларына кадәр алтыннан булган, дип язалар бит. Казаклар, байлык күреп, тәмам һушсыз калганнар, диләр.
— Ермаклар, Борис Годуновлар һәммәсе ерак тарихта инде... Димәк, өметләре акланмаган...
Без суны өйгә алып кайтып җиткергәнче, шушы посёлокның яшәргә тырышмавы хакында сөйләштек. Югыйсә май айларыннан башлап, күпме халык фатир төшә монда. Хаклары да бер дә арзан түгел. Тик бер генә тамчы да алга китеш күренми шул. Кыйшайган түбәләр, җиргә иңгән йортлар...
Хәер, посёлокка терәлеп үк утырган бишәр катлы йортлардан торган шәһәрнең үзеннән дә искелек исе аңкып тора. Кибетләр яныннан узганда, исләнгән балык яки тавык исеннән борыныңны тотып узарга мәҗбүр буласың. Вокзал тирәләрендә,
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
102
урамнарда сагыз, тәмәке каплары, буш сыра шешәләре аунап ята һәм үзәктә ары китүчегә дә, бире үтүчегә дә Ленин бабай, уң кулын алга сузып, юл күрсәтеп тора. Аның да плащ якаларына, итек башларына куе тузан утырган. Алга сузылган кулына эре-эре каргалар кунып ял итә.
— Су кайтардыгызмы? Әйбәт булган, — дип каршы алды безне Лена.
— Машенька су сорый.
Ул, без фляганы эчкә кертеп куйганчы ук, чүмеч белән батырып алып, кызчыкка су сузды.
— Әнисе янына барып килдем әле, — диде аннан, авыр сулап.
— Кайда соң аның әнисе?
Лена тагын да тирәнрәк итеп тын алды да:
— Җүләрләр йортында, — дип җавап бирде. — Бала тапканда акылдан язды. Машенька әнисе барын белми дә. Мина «әни» ди, күреп торасыз инде.
— Аллам сакласын! Нинди хәсрәт! — дип әйтеп куйдым мин, Лена өчен чын күнелемнән борчылып. Югыйсә яхшы күнелле хатын ул. Ташламаган бит абыйсынын баласын, авыр чакта үзенә алган... Төн йокыларыннан бүленеп, ул анын бар йомышын үти, кочагында тибрәтеп йоклата.
— Хәсрәт көтмәгәндә килә икән ул. Бик авыр тапкан шул. Ярый Машенька сау-сәламәт туды.
Лена туктаусыз сөйләде дә сөйләде. Анын бөтен вөҗүденнән әрнү ташый, күнеленнән ятимлек ачысынын тамырлары актарыла иде.
— Абыйны бик ярата иде бит әнием, поезд астында калды шул ул гаиләсендәге хәлләрдән сон. Әллә күрмәгән инде, әллә язмышы шул булган.
— Бәлки, терелеп тә китәр әле киленегез. Күлгә алып төшеп карагыз сез аны. Күпме кеше килә бит, сәламәтлек эзләп...
— Берәр могҗиза булса гына инде... Бер дә өметләндермиләр шул табиблар. Ул бит үзенен баласы барлыгын да белми, бичара. Бер тамчы да хәтере кайтмады. — Лена бераз тын торды. Ниләрдер уйлап, ниләрнедер күз алдыннан үткәреп карады кебек. Аннан: — Күл суы нигәдер безгә бер дә ярдәм итми шул, — дип куйды.
— Кем нәрсәгә ышана инде, — дидем мин чарасыздан.
Анна карчык та җитен чәчкәседәй зәнгәр күзле, ак күбәләк кебек җинел Машеньканы үлеп ярата. Чәчләрен көнгә әллә ничә кат тарап, матур итеп тасмалар тагып җибәрә. Әбисе эшне йомгаклаганчы, Машенька анын кочагына кереп бетеп, иркәләнеп, сабыр гына басып тора. Тик таракны урынына куеп өлгергәнче, кызчык, нәни бармакларын дерелдәтеп, ак купшы бантларны йолкып та ала.
— Кызларга матурлык кирәк, анакаем, беләсенме син шуны?
Машенька аны тынлап бетерми, әлбәттә, урамга йөгерә.
— Анакаем, үземә охшаган бу бала, бәхетле булса гына ярар иде, — ди карчык, идәндә ятып калган бантларны җыя-җыя. — Шулай дип көн дә гыйбадәт кылам. Аллаһынын көче җитә югыйсә. Христос ярдәменнән ташламаса иде.
Без шулай бер өйдә яши-яши тәмам үз кешеләргә әйләнеп бетәбез. Гади халыкка күкләр аяз булса, ил-көннәр тыныч торса, тагын ни кирәк инде? Гади халык дин дә, тел дә бүлми шул ул. Без үзебез белән әнине дә алып килдек. Ул намаз укый. Анна түти ана намазлык итеп тотарга чип-чиста ап-ак җәймәсен бирде:
— Анакаем, сезнен дин өчен арулык кирәк бит, — диде.
...Газ өстенә чәй куеп җибәрдем дә үзебез яшәгән бүлмәгә таба атладым. Чөнки күл күбрәк ятып ял иткәнне ярата. Аяк атларлык та хәл калмый, бөтен тән үзалдына тирләп чыга. Кешеләр дә, хуҗалар да шушы тәртипкә канәгать булып яшәп торалар. Нәр җирдә дә урын гел җәелгән көе кала бирә.
Безнен бүлмә янәшәсендә Лена Машенька белән йоклый. Баланы көндезен дә бер йоклатып ала.
Ачык ишеккә игътибар итсәм, бу юлы бүлмә буш, караватка җете розалардан гына торган өр-яна җәймәләр җәелгән. Сокланып микән, кызу- кызу атлап килгән җирдән
ХИКӘЯЛӘР
103
бераз әкренәя төштем. Хәер, мин дә хатын-кыз бит, мине генә Ходай кызыксыну дигән хистән мәхрүм итмәс инде.
— Ай-яй-яй! — дидем мин, матурлык йоткан күземне түгәрәкләндереп.
Артымнан Лена да кереп килә икән:
— Тегеләргә бирдем әле бүлмәмне. Себеркесе, сәләмәгә батып ята, дип сөйләп йөрмәсен, — диде ул.
Мин, әлбәттә, елмаеп кына куйдым. Ни дип әйтергә дә сүз тапмадым. Белер-белмәс кешенең йөрәк ярасына кагылып куярсың да, Аллам сакласын, олы рәнҗеш алырсың тагын.
Болай да үзен хуҗа итеп, әнә ничек, таш сын күк башын югары тотып йөри бит көндәше.
Үзенең бәхетсезлеге, ялгызлыгы сыенган ятагын да ул шушы көндәше белән бүлешергә әзер. Нинди киң күңелле хатын бу Лена?!
Анна карчык еш кына уфтанып та куештыра:
— Анакаем, мин Аллаһыдан һәм дә Христостан курыктым шул, каты бәгырьле итеп үстерә алмадым балаларымны, — ди. — Ә бит кешеләр каты бәгырьле, менә гөл кебек бала багып, ялт итеп яшәп яткан җиреннән ирен алып чыгып киттеләр, — ди.
Чынлап та, каты бәгырьле бугай шул кешеләр...
Без кичен су буена соңрак төштек. Түбәләре күккә ашкан наратларга хозурланып йөри торгач, вакыт үткән дә киткән шул. Сизми дә калганбыз. Бу кадәрле серле урманнар тагын кайларда бар икән? Агачлар шаулавы да шомлы, ерак гасырлар аша атлы гаскәрләрнең тояк тавышыдай ишетелә... Сукмактан әз генә читкә китсәң, мизгел эчендә адашырга да мөмкинсең. Ә бит әле татлы кара җиләкләре, әле бармак башы кадәрле чем-кара шомыртлы тәлгәшләре, әле мәмрәп пешкән кыргый кура җиләкләре һаман эчкәрәк дәшә, кызыктыра-кызыктыра сыйлый. Мондагы табигать тә чит итми шул безне.
Җирле халык (кем белгән кемнәрдер инде алар?) бу урманнар ышыгына атна ахырында ял итәргә җыела. Урман юлы кырыйлап чатырлар корып, учаклар ягып җибәрәләр. Урман һавасын шашлык төтене катыш сыра, аракы исе басып китә. Сүгенү сүзләре борчактай сибелә, сугышып та куештыралар. Кайчакта, төнлә атышканнар икән, кайсыларындыр больницага озатканнар икән, дигән хәбәрләр дә ишетелгәли.
Фатирларда яшәүче халык аларга читтән генә караштырып, сабыр гына үтеп-сүтеп йөри. Ни дисәң дә, хәзер бу җирләрнең хуҗасы алар бит.
Әнә черкиләре дә үз итеп кенә тәнгә сарыла. Аяклар шешеп чыга.
— Черкиләре дә шифалы аның, әйдә талап калсыннар, — дип шаярталар өлкәнрәкләр. Кем белгән инде? Бәлки, шифалыдыр да шул...
Черкиләргә игътибар итмәскә тырышып, зәп-зәңгәр күкләргә төбәләсең. Ә алар төпсез диңгез кебек. Күкләр биек, бик тә биекләр. Болытлар безгә ерактан-ерактан карап торалар. Алар, мөгаен, шушы төбәктә яралганнардыр... Алар, мөгаен, шушы җирләрнең тарихын хәтерлиләрдер... Аларның, мөгаен, Күчем ханны да күргәннәре бардыр әле... Себер-йорт өчен шәһит киткән олуг ханны үз Ватанында кемнәрдер хәтерләргә яки ниләрдер хәтерләтергә тиештер бит. Сүзге бикәне дә... Бәлки, шул чорларның кайнар йөрәкле халкы рухын саклап, шундый зәһәр кышларда да бер тамчы туңуны белмичә, мәңгелек күкләргә карап көлеп ятадыр әле ул шифалы күлләр...
Халык үз хәтереннән ераклашкан саен, болытлар да биеккәрәк ашалардыр. Хәтерсез кешеләр куркынычтыр чөнки... Алар үз балаларын да танымыйлардыр. Кош дип атып төшерүләре дә бар ич...
Мин, тын гына, ялантәпи, ташлы, чүпле ярга баса-баса, җир куеныннан кайнап чыккан кайнар күлгә төшеп яттым. Биектә-биектә зәп-зәңгәр күк, күл өстендә өрфия канатлы ап-ак болытлар туктап калган... Янымда ирем һәм дә әнием... Никадәр рәхәт бу дөнья, никадәр гүзәл ул! Бай ул, якты ул... Нәм ул миңа менә шушы көенчә кирәк тә...


Кояшлы келәмнәр
Бу язмыш дигәнен ничекләр төрле холыктагы кешеләрне бергә, хәтта бер гаиләгә җыя ала икән сон? Үзе кызык, үзе сәер дә... Мин моны Сәмия апаны һәм анын кызы Гөлназа апаны яхшы белгәнгә әйтәм. Менә алар, мин белгәннән бирле, бергә яшиләр үзләре. Һәм бергә дә яшәмиләр кебек...
Сәмия апа, кызы хакында сүз чыкса:
— Тумыштан җүләр, — дип уфтана.
Ул үзе шәһәребезнен бик зур сәүдә базасында җитәкчелектә эшли. Бу дөньяда табып булмый торган нидер бар икән, аны сез Сәмия апага гына әйтегез, чөнки җир өстенен һәммә байлыгы анын кулында.
Менә кибетләрдән затлы келәм табу мөмкинме? Таптын ди бик... Ә Сәмия апаларнын ике бүлмәле фатирларынын берсе келәм белән шыплап тула язган. Төргәк-төргәк итеп, аслы-өсле, утын әрдәнәседәй өеп куйганнар хәтта. Бүлмәдә Гөлназа апанын диванына гына урын калган. Келәмнәр генә түгел, бәллүр вазалары, савытлары, хәтта көмеш кашыклары да чиксез күп Сәмия апаларнын. Алары да шушы келәмнәр янәшәсендәге шкафка аслы-өсле өеп куелган. Мин өйләренә кергәндә, бу хәзинәне кайчакта үзем дә бик кызыксынып күзәтәм. Келәмнәренә күзем төшсә, «Их, идәнгә берәрсен генә туздырып җәеп җибәрәсе иде дә сон шуларнын» дим. Күз явын алырлык бит һәммәсе. Чөнки бер керүемдә, Сәмия апа аларны мина сүтеп-туздырып та күрсәтте. Идәннен буеннан- буена җитәрлек могҗизаны җәеп җибәрүгә, тәрәзәләргә ябышып торган һәммә кояш нуры шунын вак-вак бизәкләре эченә кереп тулды. Кояш үзе дә шунда төшеп чумды кебек, чөнки андагы бизәкләр яктыра, яктыра, һаман яктыра бардылар. Өй эче дә нурланып киткәндәй тоелды. Кояшка кушылып, Сәмия апа да елмайды.
Келәмнәрнен озак еллар бер халәттә ятканлыктан кинәт кенә турая алмый интеккән чит-читләрен ул йомшак куллары белән, иркәли-иркәли, кат-кат сыпырды, барыбер алар әле язылып китәргә ашыкмадылар.
— Һай, җаным, һинд келәмнәре алай ук көйсез түгел, монысы кытайныкы шул... — дип сөйләнде ул. — Һинд келәмнәре менә ничек юка гына бит алар. Тотып кара әле, аерма сизәсенме?
— Әйе шул, юка шул, Сәмия апа...
И шуларны төргәгеннән сүткәндә анын кичергән күнел халәтен тойсагыз иде сез! Оҗмахка эләккән дип белерсен, билләһи. Хәер, ялгыш әйтәм, оҗмах бер дә кызыктырмый шул аны. Чәчләрен бөдрәләтеп җыеп куйган прическасын бозмаска тырышып, бармакларын тидерер-тидермәс кенә башын сыпырыштырып алгалаганда, анын көязлеге бөтен кыяфәтенә бәреп чыга. Тук тормыш шулай итәдер инде кешене... Ул хәтта комач - кызыл иреннәрен бөрә төшеп кенә көлеп җибәрә. Затлы келәмнәр өстендә якты елмаюын тибрәтеп байлыктан горурланган мәлендә, буяулы озын тырнаклары күкрәкләре тирәсендә уйнап кына тора.
— Бөтенесе дә матур, искиткеч матурлар, — дим мин, Сәмия апанын күнелен күрергә тырышып. — Их, бездә булсын иде шуларнын берәрсе, гел җәеп кенә тотар идек, бер дә алмас идек идәннән...
Гөлназа апа нигәдер, әйткәнемне ошатмыйчамы, мина күз кырые белән генә карап ала.
— Кыйбат шул алар, сенлем, директорлар, җитәкчеләр генә җәя мондыйларны... — ди Сәмия апа.
— Шулайдыр шул...
— Сина ник кирәк инде алар, тузан җитмәгән мәллә өендә? — дип сорау бирә мина Гөлназа апа, китап укып яткан җиреннән бүленеп. — Син бала- чагага түгел, әниенә дә кирәкми әле болар. Юкка кызыкмасан иде.
Ул үзе китабын каршыннан бер миллиметрга да читкәрәк алмый, шунда ук укуын
ХИКӘЯЛӘР
105
дәвам итә.
— Белмим инде... Матурлар бит... Бизәкләренә карап торуы да ничектер күнелле...
— Җүләргә игътибар итмә, зинһар, ана бернәрсә дә кирәкми. Ишәк алга тарта, койрыгы артка тарта, диләрме әле. Менә мин чиләнәм шуна булсын дия-дия. — Сәмия апа кызарынып-бүртенеп чыга. Анын тагын озак итеп, күп итеп әйтәсе килгәне сизелеп тора, тик ул, телен тешләп, сүзләрен йотып җибәрә.
Гөлназа апа ирен чите белән генә елмаеп куя да янадан китабына каплана. Мина бу өйдәге хәлләр бераз сәеррәк булып тоела.
Икенче бер кергәнемдә, Сәмия апа, шкафны тәмам бушатып бетереп, бәллүр вазаларын күрсәтеп чыкты. Чынлап та, һәммәсенә тузан утырган иде. Ул аларны учлары белән генә сыпырып алды да алдыма сәйләннәрне җепкә тезгәндәй тезә барды. Күбесе чит илләрдә эшләнгән икән. Хаклары да адәм башлары җитмәслек, ди. Хәер, мине аларнын затлы пыяладан ясалулары түгел, әйләнә-тирәләренә төшкән рәсем-бизәкләре кызыктырды. Ничекләр пыялага шулкадәр дә нәфис итеп уеп бетереп була икән сон?
Бер керүемдә шулай, үзем дә сизмәстән сорап куйдым:
— Нишләп бер дә кулланмыйсыз сон сез аларны? — дидем.
Ул чакта да Гөлназа апа диванда гарәп язуы белән язылган китабын караштырып ята иде:
— Байлар саран һәм комсыз була алар, үскәнем, — дип җавап бирде ул. Үз әнисе хакында мондый сүзләр әйтүенә мин аптырап киттем.
Сәмия апа кызына күзенен агы белән генә карап алды да:
— Юарга җайсыз бит аларны, бизәк уйган сырларына пычрак утыра,
— дип куйды. — Менә шушы исәргә бирнәгә дип җыям инде. — Ул кызы ягына ымлады. Үзе һаман:
— Юмартлык ярлы итә дә инде кешене, саран, имеш, — дип сөйләнде. Мин Гөлназа апаны алырга килгән егетне күз алдыма китердем:
«Әкәләле имән авачак икән монын өстенә, — дип уйлап куйдым, дөресрәге, әнием сүзләрен исемә төшердем. — Ни дисән дә, бирнәле кыз бирнәле кыз инде ул...»
Ә саранлыкка килгәндә, мин Гөлназа апа сүзләрендә дә хаклык бардыр дип фикер йөрттем, чөнки бу өйгә туганнары килгән чакка әллә ничә тапкыр эләктем, берсендә дә Сәмия апа аларны нигәдер чәй куеп эчертмәде.
Мин үзем дә, чынын әйткәндә, монда затлы келәмнәр, бәллүр вазалар карарга дип түгел, ана белән кызнын сәерлекләреннән күнелдән генә булса да рәхәтләнеп көлеп, бер ял итеп чыгар өчен керәм. Аннан алар икесе дә әдәп кагыйдәләренә бик буйсынмыйчарак сөйләшәләр. Кычкырып уйлыйлар, дисән инде... Шулайдыр, чөнки икесенен дә уйлаган уйлары телләрендә. Әни әйтмешли, йолдызлары йолдызга туры килмидер инде, күрәсен. Кызык аларда шулай да.
Әйткәнемчә, үзләре икесе дә гаҗәп әйбәт кешеләр югыйсә. Тирә- күршеләргә бер генә яманлыклары да тигәне юк. Безнен подъездда яшәүчеләр Сәмия апаны гади, ихлас булганы өчен, акчалы кешеләр бай булганы өчен яраталар. Кирәк әйберләрен гел анын аша юллыйлар. Ул эштән кайтканда, күршеләрдән кем генә очраса да, тукталып сөйләшеп торырга вакыт таба, хәлләрен сораша, бала-чагаларынын исәнлекләре, тормышлары белән кызыксына. Хәтта мине күрсә дә, кулларын җәеп кочып алырга дип көтеп тора:
— Дәресләрен күп булган, ахрысы, арыганын йөзенә чыккан, балакаем,
— ди һәм чәчләремнән сыйпап куя.
— Арыдым шул, Сәмия апа.
— Кичен кереп чык, яме, мин сина бәллүр кувшин күрсәтермен.
— Керермен, Сәмия апа.
Үзләренчә тормыш кичереп яталар алар икәүләп. Сәмия апа бәллүр вазалар, келәмнәр җыярга ярата, ә кызы китап укый. Безнен йортка каршы гына шәһәр китапханәсе. Гөлназа апа яшәгәнне белеп салып куйганнар диярсен. Мәдрәсәдән
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
106
кайтышлый ук ул шунда керә. Үзе институтта да гыйлем җыя. Ничек икесенә дә өлгерәдер?!
Әнә шулай күнелле итеп яшәп торганда, Сәмия апа нигәдер күнелсезләнеп йөри башлады. Ул инде урамда да еш күренми. Кибеткә-мазарга чыкса да, тиз генә кереп китү җаен карый иде. Анарда ниндидер яман бер авыру тапканнар икән, дип сөйләделәр. Үзе бу хакта берни дә сиздермәде. Больницадан больницага йөреп кыш чыкты ул. Нәм һич көтмәгәндә, көннәрнен язга авышкан ярсулы бер мәлендә, тиз генә үлеп тә китте.
Гөлназа апанын хәле никадәр авыр булса да, хәсрәтне дин кушканча, сабырлык белән күтәрергә тырышты: әнкәсе рухына көн-төн дога кылды.
Ул әле әнкәсенен өчесендә, аш үткәргәндә бернигә дә кагылмады, ә җидесендә, Сәмия апа истәлеге итеп, туганнарынын һәммәсенә бүләк өләште. Ул көнне алар фатирыннан затлы келәмне иннәренә салып чыккан ирләргә карап туганнары күплеген бөтен йорт күрде, хатын-кызларнын ябылып бетмәгән сумкалары авызыннан бәллүр вазалар, савытлар җемелдәшеп тора иде.
Подъезддагылар:
— Үзем тапкан мал түгел, атайныкы жәл түгел, — дип пошынып калсалар да, Гөлназа апа беркемне дә ишетергә теләмәде.
— Туктале, Гөлназа, син бөтенесен дә таратма әле, яшисен бар бит әле үзеннен дә, — дип, бер апа ана каршы төшәргә дә җыенып карады.
— Җитә әле анда, — дип кенә җавап бирде ул, почмак якта төреп куелган келәмнәргә күрсәтеп.
Икенче керүемдә аларыннан да җилләр искән иде инде.
Ул көнне без икәүләп бушап калган шкафларны тузаннан арындырдык, суны кат-кат алыштырып кына тордык. Идәннәрне юып чыгаргач, Гөлназа апа тәрәзәләрне киереп ачып куйды. Урамнан бу өй өчен шулкадәр дә тансык шомырт исе катыш саф һава ургылып керде. Кояш алтын нурларын ялангач идәндә биетте. Әллә кояш үзе дә шунда яшәргә дип төшеп җитте микән — бөтен дөнья яп-якты нурга күмелде. Өйдә чынлап та рәхәт иде...
Әлбәттә, Гөлназа апага алай ук рәхәт булмагандыр, ни дисән дә, әнисе юк бит янәшәсендә. Хәер, мина да вакыт-вакыт монда нидер җитмәгән сыман тоелды. Җитми иде шул. Сәмия апа җитми иде. Анын баласы өчен җанын бирердәй булып борчылуы сагындырган иде. Бу өй ул барында күнеллерәк иде бит.
Шулкадәрле бирнәне очырып кына җибәргәч, киявенә ни дип җавап бирер икән бу, Гөлназа апа, дип уйлап куйдым мин.
Тик еллар бер-бер артлы җилеп кенә үтсәләр дә, кияү буласы кеше күренмәде. Шөкер, Гөлназа апага беркем алдында да җавап тотарга туры килмәде.
— Ничек яшәрсен инде? — диючеләргә, ул һаман:
— Мина Аллаһы үзе биреп тора җитәрлек итеп, — дип җаваплады. — Ашка чакыралар, абыстай санап, хәер китерәләр, һәммәсенә дога кылып яшим. Җитмәгәндә җитмәгән көе дә торып була. Байлык дип капланырга ярамый. Байлык күнелдә ул.
Итәгенә Коръән китабын куеп, ул мина салмак кына шулай дип сөйләде.
Ә туганнары ана башкача бер кат та килмәделәр кебек. Әллә теге келәмнәр белән алар өенә дә Гөлназа апа әйткән саранлык һәм дә комсызлык таралды микән? Кем белә инде?.. Бәлки әле, Гөлназа апа үзе дә, әнием булып күзләремә көн дә саранлык белән комсызлык карап тормасын әле, дип өләшеп бетергәндер дә аларны. Үзе бик тә яхшы кеше иде бит ул Сәмия апа. Гөлназа апа да әнисен бик ярата иде шул.
Гөлназа апа шунын кадәр авыр йөктән исән-имин котылуына сөенеп бетә алмады, хәер, байлык турында уйлап ул беркайчан да көчен сарыф итмәде кебек. Янә бер кат:
— Бу дөньяларда ин сөймәгән нәрсәм — тузан. Әйт әле, өем ялт итеп торамы? — дип, миннән сүзләренә мөһер суктырды.
— Ялт итеп тора, бер бөртек тә тузан калмаган, Гөлназа апа, — дидем, аны куәтләп.
ХИКӘЯЛӘР
107
Җитмәсә, шул сөйләшүебезнен икенче көнендә аларнын өен су бастырдылар. Өстәге каттагыларнын торбасы тишелгән һәм су беренче каткача бөтен фатирларнын да түшәмнәреннән ташкындай аккан иде. Мин шунда, Сәмия апанын төргәк-төргәк келәмнәрен күз алдыма китереп, җинел сулап куйдым. Нишләп бетәр иде Гөлназа апа алар белән? Ә болай диван асларына качып калган тузаннар гына юешләнгәндер, бәлки... Шунын аркасында подъездыбыздагы кайбер гаиләләр судларга бирешеп, бер-берсе белән талашып-ачуланышып беттеләр. Гөлназа апа беркемгә дә үпкә белдермәде. «Буласы булган, буявы унган» диде дә куйды. «Ремонт кирәк иде барыбер» дип тә өстәде.
Ул әнисе бакыйлыкка, күченгәч, рәтләп кием дә алып кимәде диярлек. Кеше арасына чыкканда, аны танымыйсын да, киенә дә белә үзе. Чиста, пөхтә йөри, сирәк кенә булса да күлмәкләрен өстенә килешле итеп тектерә.
Ә менә өйдә минем Гөлназа апаны ямау салынган халаттан да күргәнем булды.
— Исраф, ярамый, — дип анлатты ул монысын.
* * *
Әллә ничек кенә бүген комсызлык арткан заманда, нишләптер мин ихлас елмаю аша искә төшердем бу гаиләне.
Нигә язмыш төрле холыклы кешеләрне бергә җыя икән? Хәер, дингез ярындагы төрле-төрле төстәге ташларны күргәнегез бармы сезнен? Беришләре бик вак, кайберләре бик эре була, арада уртачалары да бар. Әмма алар бер-берсенә тамчы да охшамаганнар. Өсләренә дулкын ябырылган саен, ташлар бер-берсенә ныграк бәреләләр. Шулай тәмам шомарып бетәләр. Тик төсләрен барыбер үзгәртмиләр.
Әйтегезче, шул ташлардан башка ярлар яр булыр идеме икән? Әгәр дә алар дулкын бәргән саен төсләрен үзгәртеп ятсалар, аякны кисеп керерлек үткен дә булсалар, һәммәсенә кызыгып, ялантәпи өсләренә баса-баса, дингез ярыннан кемнәр генә ташлар җыеп йөрер иде икән?.. Мин үзем дә бу эшкә алынмас идем кебек хәтта.


Йөк
Ул чамасыз авыр йөк күтәреп бара. Гомере буена. Хәер, уйлап баксан, гомере дә нибары бер тотам гына. Тик бөкрене ташлап булмаган кебек, йөген дә ташлый алмый. Көн үткән саен, ул арта, зурая, авырая гына бара... Аны тау кадәрле дию генә дә аз инде. Мәнгелек кебек тоелган дөньянын үзе кадәрледер ул. Ин куркынычы шул: юк итеп тә, башкалар арбасына аударып та булмый. Еш кына уйлый: бу рәвешле гомер азагына ничекләр барып җитәрсен? Үзе саный:
— Бер адым... Ике адым... Өч адым... Бер көн... Ике көн... Өч көн...
Шулай теге хәерсез көннән бирле үзе дә үлемгә табан барадыр кебек тоела. Юк-юк, әлегә зиратка гына бара ул...
Күзен йомды исә, һаман шуны сизә: йөге йөрәгенә ябышкандай була. Төшендә һәрвакыт каршысына балачак дусты йөгереп килә:
— Авырмы? — дип сорый.
Ир дәшми. Чөнки ул аны селкетә дә алмый, имеш. Эчтән генә «авыр, бик авыр» дип уйлый.
— Мина да авыр, — ди яшьтәше Рияз. — Җитмәсә, сул як күкрәгемнән кан саркый.
Куркынып күзләрен ачып җибәрә ир. Йөрәге кагуына чыдый алмыйча торып ук утыра. Кан басымыннан кызарган күзләрен уа-уа, ишегалдына чыгып китә. Гел күрә торган бер үк төш күз алдына килә.
— Их, бергәләп тәгәрәтер идек бит дөньясын, — ди ир, тавык тәпиедәй кытыршыланып каткан кулларын яза-яза. — Мине гафу итсән иде син, Рияз, ялгыш бит... Балалык белән...
Ул, башын күтәреп, як-ягына. карана. Беркем дә юк икән. Тагын үз-үзе белән
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
108
очрашкан икән. Үз-үзе белән. Һәм тынлык белән сөйләшә икән... Тынлык утлы да, уклы да була ала икән. Утлары көйдерә, уклары җәрәхәтли икән. Ул тагын зиратта, Рияз кабере янында басып тора икән. Менә ул, яшелгә буяп, ана, җәйгә килешле итеп, өр-яна чардуган кордыртты. Ташын да алыштырды быел. Искесен зират хуҗаларына илтеп тапшырды. Тик барыбер җинеллек килмәде.
— Туганынмы? — дип сорады күрше кабер янында басып торучы агай.
Салават җавап бирмәде. Агай янына юнәлде. Агай каршысындагы ике кабер ташынын берсенә «Үтте дә китте гомерем...» дип язылган иде.
— Монысы минем кабер, — диде агай. — Ә язулысында хатыным ята. — Ул янәшәсендәге кабергә төртеп күрсәтте. Агайнын чәчен уйнак җил җилбер-җилбер җилбердәтте. Кабер өстендәге гөлләр күзләрен ача төшеп карадылар.
Салаватка әллә ничек шомлы булып китте. Башыннан «Үлмәгән көе чардуган кордыртмаса сон...» дигән уй йөгереп үтте. Агай гүя анын уйларын укыды.
— Бер килгән, бер китәсе... Минем үземне дә хатыным үлгән көнне җирләделәр инде, — диде ул. — Хәзер болай гына йөрим җир өстендә... Җан чыкканын көтеп кенә...
Салават сискәнеп куйды. Ничек була инде ул шулай?
— Аны сез үтердегезме? — дип сораганын сизми дә калды. Соравы башына барып җиткәч кенә, унайсызланып йөзен җыерды.
— Үтермәдем, — диде агай. — Аллаһы үзе хәл итте. Ин газиз кешемне мин ничек үтерә алыйм?
— Алайса, үлем турында мондый сөйләшү нигә?
Агай дәшми торды. Тирән итеп сулыш алды.
— Ялгызлыкнын киләчәге дә, өмете дә юк икән анын, туган. Каберләрнен дә. Монда хатирәләр генә яши. Һәм тынлык... Ә син янабаштан мәрмәр таш куеп йөрисен... - Ул, пышылдап кына сөйләнә-сөйләнә, Салаватны гаепләргә теләгәндәй, күз кырые белән генә ана карап алды.
— Тегесе мәрмәр түгел иде анын, шуна алыштырдым... Сез тере көе дә... үзегезне кайгыртып йөрисез бит әле...
— Ә син ялгышасын. Хәер, мин дә ялгышам. Без икебез дә ялгыш уйлыйбыз...— диде ул. Аннан, кисәк кабергә арты белән борылып, башы белән генә ерак офыкка ымлады. — Зиратнын әнә теге башында минем бабай ята. Анын өстендә йоп-йомры елга ташы тора. Искерми дә, череми дә. Урлаучы да юк. Ничек куйсак, шул көенчә һаман.
— Мөмкинлек булмагандыр инде... — диде Салават, читкә карап.
— Әманәте шундый. Мин үлгәч, кем рәшәткә тота, кем таш куя, дип сүз озайтып йөрмәгез, елганын ин матур урыныннан ин йомры ташны сайлап алып, шундагы көмеш суда юыгыз да баш очыма алып менеп утыртыгыз, диде. Зират кин күнелле бит ул. Кеше аермый. Баймы, ярлымы, яхшымы, яманмы — барысын да сыйдыра...
— Акыллы карт булган, ә! — дип кушылды ир.
— Борынгылар туганлык мөнәсәбәтләренә хилафлык китермәскә тырышканнар. Ташны сатып алып була, ә туганлыкны — ай-һай... Каберләрнен киләчәге юк ич инде барыбер, зиратнын яшәгәнен кайда күргәнен бар синен, җә? Һәр җирдә үле тынлык әнә. Тынлыгы да шомлы. Куркыныч, — дип, кулын селтәп китәргә борылды агай. Аннан, янә сүзен дәвам итә-итә, алга атлады. Атлый торгач, алар ниндидер сәер һәйкәлләр тезелешеп торган каберлекләргә килеп чыктылар. Мәрмәр ташларына тулы гәүдәле, шома битле, пеләш башлы япь-яшь кешеләрнен сурәтләре ябыштырылган иде.
— Ташларнын да авыры белән бастырганнар, чыгып йөри күрмәсеннәр дигәннәрдер, мөгаен.
Салават дәшмәде. Агай сүзне икенче юнәлешкә борды:
— Кешеләрнен җир өстендә юанычы берәү генә: үлгәннәр хакында «ул туган-тумачасы, нәсел-нәсәбе янында ята» диләр. Кадерле кешем янында ятасым килә
ХИКӘЯЛӘР
109
минем дә... — дип сөйләнде.
Салават ана иярде. Алар һаман биек-биек һәйкәлләрдәй сыннар куелган каберләр яныннан үттеләр. Кайсынын бронза, кайсынын көмеш язулары кубарылган, каерылган иде.
— Үлгәч тә тынгылык юк. Һай бу байлыкны! Зиратларга да үтеп керде каһәр... Ярый җир астына төшалмый бу адәм балалары. Аста һәммәсенә ике аршын тигез бүленгән... Тигезлек аста гына... — Агай тукталып калды. Аннан: — Нәселемә бай булырга язмасын, дип телә, — диде Салаватка, борылып. — Әнә минем бабай елга ташы астында тып-тыныч ята... Безгә дә тыныч... Ана да җинел... Рәхмәт укыйбыз үзенә...
* * *
«Ташлар да гомерлек түгел, ә ялгышлар гомерлек», — дип уйлады Салават. Әнә ич гомер буена артыннан сөйрәлеп килә. Йөк булып иннәренә баса, яшәүнен бер мәгънәсен калдырмый. Хәтта туган авылында, үзен туган йортта яшәп булмый башлый. Аны яхшы ук белгән затлар да «Салаватка зират җене кагылган икән» дип гайбәт тараталар. Ана шикләнеп карыйлар һәм гомере буена анардан читләшәләр. Авылдашлары бигрәк тә...
Авылдан читкә китәсе малай түгел иде ул да. Нигә китәргә ди? Шәһәр үзе авылга терәлеп торгандамы? Алар авылы белән шәһәрне мәнге аерып булмас җепләр бәйләгән. Эшкә кешеләр шунда йөриләр. Хәтта зират та уртак. Ике араны автобуслар, таксилар, җинел машиналар тоташтырган. Тик яшәү рухы икесендә ике төрле. Кешеләр, авылда иркен сулап була, ичмасам, диләр. Салават анда да иркен сулый алмый шул. «Бөкресе» ирек бирми...
Ул янә, тәмәкесен иреннәренә кысып, подъезд төбенә чыгып басты. Һәр чыккан саен, хәйран калып күккә карап тора ул. Бу юлы да зәнгәрлеккә төбәлеп, күзләренә бер гомерлек күкләр авырлыгын җыеп алды гүя. Кургаш болытлар агылалар да агылалар. Салават аларнын һаман туган авылы ягына таба гына агылганнарын күрде.
Болытлар шул якка таба хәрәкәт итә башлады исә, янә карашларын җиргә төби ул. Болытлар да рәхәтлек бирми шул ана. Ир кинәт үзе дә сизмәстән озын юлларга төбәлде. Энҗесен югалткан кешедәй, күзләре белән нидер эзләде. Тәмәкесен кабызып җибәрде. Эчтәге ялкыннын тышка төтене генә чыга иде гүя. Шәһәрнен биек-биек йортларында көпә-көндез тәрәзә саен утлар җемелдәшә. «Мәзәк инде бу шәһәр халкы» дип уйлады ул.
Җирдә әнә меньяшәр имән үсеп утыра. Арырак... Тукта, бу ни бу?..
Анын ишек төбенә җәелгән таш плитәләргә күзе төште. Алар ана кабер ташлары булып күренделәр. Әйтерсен зираты белән алып килгәннәр дә анын ишек төбенә бушатканнар, һәм җәеп куйганнар. Якын барырга куркып, шактый басып торды ир. Бу мәлдә анын нибары бер әйбергә — акылга зәгыйфьләнеп китмәвенә генә ышанасы килә иде. Ни гомерләр шул ташлардан куркып яшәде бит ул. Кинәт, күнелен өшетеп, һавада нидер гөрселдәде. Салаватнын башы әйләнеп китте. Тәмәкесе бармак арасыннан шуып кына җиргә төште дә боҗра-боҗра төтенен өскә таба үрләтте. Аны аягы белән басып сүндерде ир, аннан ирексездән ташларга таба атлады.
Якынайган саен, кабер ташлары да эреләнә барды. Алар инде кабер озынлыгы гына булып күренмиләр, берсе-берсе чакрымнарга сузылгандай тоелды. Тиз генә кулларын, чәчләрен тотып карады. «Исәрләнгәнмен икән тәки» диде ул, үзенә ишетелерлек итеп. Җитмәсә, ташларнын һәрберсенен бер башы түгәрәкләп эшләнгән булып чыкты. Ул инде кабер ташларындагы язуларны укый башлаган иде. «Тимеров Тимур...» Ир бар ихласын салып укырга тырышса да, беркемне дә исенә төшерә алмады. Ул зиратта сөйләшеп торган агайны хәтерләде. Бабасынын өстендә йомры елга ташы дидеме әле? Карашлары йомры таш эзләде. Тик андый таш юк иде. Шуннан башкасы янына юнәлде. «Рәхимов Ри... Рияз...» Салават теле көрмәкләнгәнен тойды, анын башы да галәмәт каты әйләнә иде. Карангы күкләре,
кургаш болытлары һәм кабер ташлары белән бергә тагын әллә ниләр кушыла- кушыла, дөнья кинәт агып китте. «Ычкынганмын» дип уйларга өлгергән арада, ул кабер ташлары өстенә килеп тә төште.
«Ашыгыч ярдәм!, Ашыгыч ярдәм!» — дип шаулашкан кешеләрне ир төштә генә күргәндәй булды. Күзен ачарга тырышкан мәлдә, аклык эчендә аккоштай бер җан иясе, җирдән кубарылып, болытларга таба йөзеп бара иде. Анын: «Мин Рияз!, Мин Рияз!» — дип кычкырганын Салават ап-ачык ишетте. Бераздан ул, гап-гади күрше малаена әверелеп, тагын анын янына төште:
— Сина авырмы? — дип сорады.
— Авыр, бик авыр, — диде Салават.
— Ике кешелек йөкне берүзен күтәрү ничек авыр булмасын?! Менә мина да бик авыр... — диде дә канлы күкрәген сул кулы белән каплап, янә томан эчендә эреп юкка да чыкты.
* * *
— Ычкынган кешеләр бар инде бу дөньяда, — диде табиб.
Салават яна күзен генә ачкан иде. Ак халатлы затнын сөйләшүен ишетеп, өнсез калды. «Сүз минем турыда булса кирәк... «Сары йорт» дигәннәре шулдыр, күрәсен...» дип уйлады.
— Егетне әрәм итә язганнар бит, — диде табиб, Салаватка карап. Аннан үз юлы белән чыгып та китте.
Салават үзенен больницада булуын анлап алды. Палатадагыларны күзәтеп, берара сүзсез торды. Кемнен, өскә күтәртеп, аягына герләр элеп куелган, кемнен кулы урап бәйләнгән иде.
— Травмотология бүлегенә эләктегез сез кичә, башыгыз белән ташка бәрелгәнсез, — диде күрше караватта селкенмичә дә ятучы бер агай.
Салават башын тотып карады. Ана бинт уралган иде. Салаватнын эченә җылы йөгерде. Каш ярылып, күз чыкмаган, төзәлер, диде ул эчтән генә. Ин мөһиме, акыл шөрепләренә зыян килмәгән.
Ул арада табиб янә әйләнеп керде. Салаватның башын тотып карады.
— Ычкынган кешеләр бар ла дөньяда, — диде ул, елмаеп. — Анда сезнең подъезд каршысына кабер ташлары түшәп куйганнар диме? «Ашыгыч ярдәм» дәгеләр әйтә... Берәрсе зиратта эшлиме әллә?
Салават беркавым уйланып торды, аннан икенче катта яшәүче Русланны кинәт исенә төшерде:
— Эшли икән шул. Әйе шул. Шул Руслан эшедер, мөгаен, — диде ул, үзалдына елмаеп. Бу мәлдә кинәт хәле җиңеләеп киткәнне тойды.
— Уколга барырсыз хәзер, — диде табиб, чыгып киткәндә. — Температурагыз төшмәгән әлегә. Күбрәк ятарга тырышыгыз...
Балачакның шундый көннәре була: бөтен җиһан чалт аяз. Авыл тирәли җылы яктылык, борчак басуы өстендә рәшә тибрәлеп тора. Кырда — иксез- чиксез киңлектә — тук кузаклардан сыгылып, бер кыр яшел борчак өлгерә. Кузакларның сутланып тулышкан мәле малайлар өчен Сабантуй бәйрәменнән бер дә ким түгел. Иртәнге җир салкынын суырган тыгыз тәнле кузакларның ялангач корсакка тиеп, тәнне кытыклый-кытыклый күлмәк эчендә шыбырдашуларын тагын кемнең ишеткәне бар икән? Аяк атлаган саен, күлмәк эчендә чи борчак шыгыр-шыгыр кузгала. Алардан тәнгә кыр салкыны үрли. Корсактан җир исе, уңыш исе, борчаклы җәй исе килә. Аяклар үзеннән-үзе авылга элдерә. Кырлар каравылчысы күргәләгәнче, тиз кайтырга

Больница аңа үз гомере хакында да уйлану мөмкинлеген бирде. Аның әлегәчә үзе турында фикер йөртергә вакыты да булмаган икән.
Буш хыялларга алданып, күзгә күренми генә гомер дә үтеп бара түгелме? Менә аңардан ни кала бу якты дөньяга. Улы кала. Андрей исемле. Үлгәч, ул атасын искә алырмы? Атасы рухына дога кыла белмәс инде. Үзе дә, өенә туганнарын чакырып, әти-әнисе рухына хәер-дога ирештерә алмады. Хатыны Маринага бер әйтеп караган иде дә, тегесе каршы килде. «Йортта бер генә дин булырга тиеш», — диде. Дөрес, ата-бабаларының каберләрен караштырып тора торуын. Рияз белән бер тирәдәрәк яталар алар...
Әтисенең сеңлесенә барып аш үткәрмәкче булды бер тапкыр. Тегесе: «Синең үз өең бар бит, нишләп миндә үткәрергә җыенасың әле? Йортыңа дога керер дип куркасың мәллә?» — дип каршы төште.
Ә Марина аның язмышы иде. Авылдашы Гөлнарага мәхәббәте бөре көенчә күңел түрендә кипте. Юк, кипте, дию дөрес булмас, ул иң авыр мизгелләрдә һаман үзен сиздереп торучан ярага әверелде. Риязның сеңлесе иде ул. Дөньяда мондый мәхәббәт яралырга тиеш түгел иде. Ул кызның күзенә ничек карамак кирәк? Караган саен, ул газапка ничек түзмәк кирәк? Болай булырга тиеш түгел иде. Салават шулай хәл итте.
Гомер аңа гел алдадыр кебек тоелды. Тизрәк иртә тусын, тизрәк кич җитсен, дип, алданылган икән лә. Үлемгә нибары бер адым икән. Ул мәхәббәтеннән ераклашкан, бәхетен тапмаган, әле яшәргә дә өлгермәгән бер зат икән — больница караватында ятканда шулар аның җанын өтте... Риязның рәнҗеше төшкәндер инде, дип, үзенчә нәтиҗә ясады аннан.
— Юкны сөйләмә, җан ничек күбәләк эченә сыйсын? Ул бит зур. Минем кадәрле, — ди кайсыдыр.
— Зур, зур, — дип тәкрарлый Салават, — мина әби шулай әйтте, беләсен килсә.
Бәхәсләшә торгач, тагын да тизрәк кайтып җителә шул.
... Менә хәзер дә малайлар, бергәләп, елга буенда борчакны бер өемгә бушатырлар да җиргә сузылып ятарлар. Аннан бармак очлары белән генә таза тәнле борчакларнын кузакларын каерырлар. Тыгыз кузакнын эчке ягын иреннәргә тидергән көенчә, борчагын теш белән эләктереп, ләззәтләнә- ләззәтләнә чәйнәп йотып җибәрерләр. Авыздан сулар килерлек...
Тик әллә ни булды ул көнне. Һич көтмәгәндә нәрсәдер гөрселдәде. Аннан тагын. Тау башына кунган рәшәләр, кинәт шуышып, җиргә төшеп яткандай булды. Бер мизгелгә кояш сүнде. Көтмәгәндә аттылармы шулай?.. Һәммәсенең бу тавыштан котлары очкан иде. Малайларнын корсактагы борчаклары кинәт җиргә коелды. Алар, өнсез калып, авылга таба йөгерделәр. Тик берәү — Рияз гына йөгерә алмады... Анын күкрәгеннән кызыл тасма сузылып төште...
— Салават, атма, — дип кычкырды ул көлә-көлә, малайнын каршыга мылтык күтәреп килүен ерактан ук күреп.
Салават та көлде. Көлә-көлә килде. Ул бу мылтыкнын атасын үзе дә белми иде шул. Әтисенен аудан кайткач та элеп куйган мылтыгын тиз генә эләктерде дә малайларга каршы йөгерде. Шуны аларга күрсәтер өчен, борчакка да бармый калды хәтта. Мактанасы килә иде. Тик... әллә нишләп атты бу мылтык... Риязга атты...
кирәк шулай.
Малайларның керфек очларына кагылып диярлек күбәләкләр очып үтә. Аларның өрфия канатлары кояш яктысында елкылдашып тибрәләләр.
— Син беләсеңме, кешеләрнең җаны күбәләк булып кайта да менә шулай дога сорап очып йөри, — ди Салават.

Шуннан ана тау кадәрле бөкре үсеп чыккандай булды. Үзе каядыр артта, күренеп тә тормый, үзе яшәргә дә ирек бирми. Бу авыр йөген малай булып та, олпат ир-егет булып та күтәрә ул. Тик күтәргән саен авырая гына бара. Бу хакта Маринасы да белми хәтта. Хәер, адәм баласы бу дөньяда япа-ялгызы шул. Газаплары да анын берүзенеке генә. Аларны кешеләр белән бүлешеп булса икән лә сон... «Гөлнара, син генә анлыйсын мине, матурым, — дип кабатлый ул. — Тик куркак бер затка әверелдем шул мин, гафу ит, зинһар! Сөюемнән качтым... Синнән качтым...»
Салават сискәнеп китте. Җир өстендә гомере буена кешеләрдән качып йөри түгелме ул? Кешеләр шул аны берничек тә анлый алмыйлар. Гаепли генә беләләр.
Кайчакта Рияз урынына үз улын куеп карый да кан тамырлары тартыша башлаганны тоя. Аннан Риязнын әти-әнисен күз алдына китерә. Шуннан ул үзен дә үлгән итеп күрә... Һәм коточкыч бер халәт кичерә...
Менә Риязга янәдән яна таш куйдыртты. Кабере дә ялт итеп тора. Тик... тузан утырмасын сырларына, сөртештереп торырга кирәк, дип уйлый ул, яман уйларыннан арынырга теләп, һәм зиратка юнәлә.
— Курыкма, урламадым, — дип авызын ерды Руслан. — Зиратта списать ителгән ташлар алар. Янасын куялар, искесен алып китүче юк. Кая илтәсен аларны? Бер склад тулып яталар шунда. Хет кирәкле эшкә ярарлар дип уйлаган идем. Сазга машина куйганчы. Өстенә асфальт салырга була. Ә халык әллә нинди бит бездә. Кайсыларыдыр һушын югалтып егылган, ди, имеш.
— Анда бер йомры елга ташы да бар иде...
— Калды ул шунда, бер эшкә ярамый ич ул. Яраганнарын алып кайттым менә. Тик кешеләргә барыбер ярап булмый.
— Зират бик изге урын бит ул, — диде Салават, ана каршы төшеп. — Әрвахларнын рухы мона шатланыр дип уйлыйсынмы әллә?
— Үлгәч, барыбер инде ул. Бу ташларны бәкләр, ханнар төрбәсеннән дип белден мәллә син? Алары да юк инде анын хәзер. Чиркәү нигезләренә салып калдырганнар. Гәҗитләр шулай яза. Укыганын юк мәллә бер дә. Музейларга алучы да күренми ич боларны.
— Алмасалар да, аларнын урыны бары тик зиратта гына.
— Зиратта урын юк, дип торам бит мин сина. Ташларны җыяр вакыт җитте. Тик кая? Беркемгә дә кирәкми ич алар...
— Нишләп кирәкмәсен? Туганнарына әйтергә иде, алар хәл итсен...
Ир кычкырып көлде дә кулын селтәде. Аннан дәвам итте:
— Беләсен килсә, ике-өч елдан ул зиратнын эзе дә калмаячак. Җире әллә кайчан сатып алынган. Зур йортлар калкып чыгачак анда. Планын безгә китерделәр инде. Ә зират урынына туры килгән җирдә яшьләр өчен күнел ачу комплексы булачак. Мондый гади таш түгел, мәрмәрләрен дә чыгарып кына атачаклар әле елгага, күрерсен менә.
Салават кабер өстендәге гап-гади йомры ташны күз алдына китерде. Бөтен
§§§ * *
Салават больницадан кайтканда, бер төркем ирләр подъезд ишеге төбендәге кабер ташларын машинага төяп яталар иде.
— Бик вакытлы эләктен, күрше, булыш әйдә, — дип каршы алды аны икенче катта яшәүче Руслан. — Подъезддагылар жалу язган. Карт-коры инде. Кире зиратка илттерәләр менә, — диде ул, ашыга-ашыга.
— Таш таш инде. Нәрсәсе бардыр шулхәтле. Машинаны хет чистага куяр идек, — дип кушылды бер яшь кенә егет.
— Син ник алып кайттын сон боларны монда? — дип сорады Салават.
каберләр дә табигыйлектән аерылмаса, мондый күнелсез хәл килеп чыгар иде микән? Ничек акыллы булган бу карт, дип уйлады.
Әйе, кабер ташлары җансыз. Ул ташлар берничек тә яшәүгә өмет уята алмыйлар. Ничек кенә кыйммәтле булсалар да... Каберләр дә... Үлемнен дә киләчәге юк. Кешеләр бит ташларда түгел, йөрәкләрдә яши. Тик һәркем ингән җирендә мәнге тыныч ятарга тиештер бит инде. Аны борчып тору ярамыйдыр, дип үзенчә нәтиҗә дә ясады, зиратта очраган агайны исенә төшереп.
Руслан сөйләде дә сөйләде. Салават дәшмәде. Тынлап та бетермичә, сагаеп кына өенә таба атлады. Күз алдыннан өрфия канатлы күбәләкләр йөзеп үтте. Алар, кешеләрдән куркышып, әллә кая биеккә-биеккә юл алдылар...
Ташларга кагылырга һәм алардан аерылырга намусы кушмый иде анын. Чөнки ул ташлар арасына анын җан җәрәхәте яшеренгән иде. Үлемгә булган нәфрәте яшеренгән иде. Яшәүгә булган омтылышы һәм яшьлек мәхәббәте яшеренгән иде. Шушы сөю көче аны җир асты турында уйлый башлауга, Ходайнын рәхмәте белән һаман биеккә, карангы күкләргә күтәреп ала. Нәм үз-үзен югалтып бетерергә һич ирек бирми. Кургаш болытлар агыла да агыла... Яшәү белән үлем арасында басып торган зат өчен һичнәрсәнен әһәмияте калмаган бер мизгелдә якты рәшә булып уйнап ала ул сөю. Шуннан аны янә сагыш баса: «Эх, Риязнын йөрәгенә тигән ядрә минем җаныма ук эләккән бугай шул, каһәр», — дип пышылдый. Эх!..