Логотип Казан Утлары
Публицистика

Фарисизмнар

• Иҗатчы акчасыз калыр - эшсез калмас.
• Примитив әсәр сабын куыгы кебек аллы-гөллелеге белән шаккатыра...
• Сынчы утырып эшләсә, сәнгать әсәре чыкмый.
• Рәссам өчен фараз итә белү - белемнән мөһимрәк.
• Рәссамга анатомияне өйрәнергә һәм онытырга кирәк.
• Сыннар җан сорый...
• Өйдә шәрә сыннар булса, хатыннар балага узмас.
• Картиналарны сокланып караучы булмаса, алар кибәләр һәм ярылалар, ә
портретлар елый.
• Музейларда күп йөргән кеше тиз картая.
• Музейлардагы борынгы экспонатларда картлык аурасы бар, шуңа яшь кызлар
музейда эшләми.
• Иҗатыннын бәллүр чылбырлары чуен богауга әверелмәсен.
• Уйлап чыгару - эшкә ашырудан күпкә җинелрәк.
• Сынчынын һәйкәле турында халык мәзәк чыгармаса - ул сәнгать әсәре була алмый.
• Сынны бер карауда натурасына охшамаган яки охшаган дию, кешене бер күрүдә
кем икәнен беләм диюгә бәрабәр.
• Рәссам рәссам өстеннән җитәкчелек итсә, сынлы сәнгать бетәчәк.
• Кара квадрат ошамаса, кара өчпочмак ясап кара.
• Чын рәссамга йөз дуснын кирәге юк.
• Берәр затлы идеяне эштән чыгарырга теләсән, булдыксыз башкаручы кулына
тапшыр.
• Рәссамнын эшләре анлашылмаган саен, анын иҗаты белән кызыксыну арта гына
барачак.
• Сынчынын холкы нинди - сыннары шундый.