Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН

ИСТӘЛЕКЛӘР
Боҗра кысылу
Хрущев урынына Брежнев килгәч без тагын өметләнеп яңалык көтә башладык.
Баштагы елларда чыннан да кайбер яңалыклар булды. Халыкның теңкәсенә тигән
кукурузның дәрәҗәсе төште. Кукуруз игү мәҗбүри саналмый башлады. 1980 елга
коммунизм төзү планы да телгә алынмый башлады. Ит-сөт җитештерү буенча Американы
куып җитеп узып китү турындагы өндәмәләр дә юкка чыкты. Ләкин төп юнәлеш
үзгәрешсез калды. Милли мәсьәләдә бигрәк тә.
Бу чорны хәзер торгынлык чоры дип атыйлар. Торгынлык ул бөтен ил буенча
экономикада, культурада, социаль-иҗтимагый тормышта.
Милли мәсьәләдә Брежнев чорында торгынлык түгел, террор чоры булды дип әйтергә
мөмкин. Мыштым террор, тавыш-тынсыз террор.
Урам чатларында, багана башларындагы көн-төн кычкырып утыра торган
репродукторлар алып куелды. Хәзер һич югы урамнарда тавыш кимеде. Шуның белән
бергә йортлардагы, урамдагы татарча язулар юкка чыга башлады. Бәйрәм вакытларында
лозунглар, плакатлар, өндәмәләр элек татарча да языла иде. Хәзер бары русча гына
язылды, газета витриналарына татарча газеталар бөтенләй диярлек ябыштырылмады. Иәр
төрле белдерүләр, чакыру кәгазьләре русча басылды. Хрущев заманыннан калган татарча
берән-сәрән ясле-бакчалар юк булды. Казанда берике татар мәктәбе калды, аның берсе —
интернат мәктәп. Анда авыл балаларын гына алдылар. Казанның үзендә, Дербышка
поселогында 106нчы мәктәп калды. Ләкин ул яртылаш татар, яртылаш русча мәктәп.
Миссионер Ильминский методы белән төзелгән «дуслык» мәктәбе. Минем малай белән
кыз шунда укыдылар. Аларның кызганыч, мескен хәле тулысынча минем күз алдында
үтте. Җитмешенче елларда минем малай укыган татар классында егермеләп бала булды,
соңыннан кызым Чулпан укыганда унга-унбергә калды. Бу мәктәптәге татар класслары
бары директорның, укытучыларның тырышлыгы белән, аннан соң инженер Энгель
Зәйнуллин батырлыгы белән генә исән калды. Энгель поселок урамнарындагы һәр татар
фатирына кереп, ата-аналар белән сөйләшеп йөрде, үгетләп йөрде, кемнең, кайда баласы
барлыгын белеп торды. Иәр җан өчен, һәр бала өчен көрәш барды. Аңа туктаусыз аяк
чалдылар. Ленин районында торучы Тәүфыйк Әйди, малае мәктәп яшенә җиткәч, Энгель
кебек үк активлык күрсәтеп карый. Үзләре янындагы рус мәктәбе җитәкчеләре белән,
райбашкарма вәкилләре белән сөйләшеп, якындагы рус мәктәбендә татар классы
ачтырмакчы була. Мәктәптә дә, райбашкармада да каршы килмиләр, чөнки каршы
килергә законы юк. Законы
Ахыры. Башы 7нче санда исә шундый: ата-аналар теләге белән ачарга була. Тәүфикъ үзләре
тирәсендә йөреп, егермедән артык бала «җыя». Ләкин татар классын барыбер ачтыра
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
143
алмый. Күпчелек ата-ана курка, Тәүфикъ сүзенә түгел, коткычылар сүзенә колак сала.
Аннан соң, мәктәпкә баргач, андагы укытучылар тегеләрне төрлечә алдап, кире борып
җибәрәләр. Дербышкада да балаларын татар классына бирергә килүчеләргә завуч Татьяна
Федоровна: «Класс тулды, башка алмыйбыз», дип борып җибәрә торган булган.
Райбашкарма кешеләре бернинди практик ярдәм күрсәтмиләр. Аларның үзләренең
коты алынган. Законын закон да, милләтчелектә гаепләп куярлар, уен эш түгел. Беркемнең
дә милләтче исемен тактырасы килми.
Бик озак азаплангач, нерв авыруына сабыша башлагач, әлеге уеннан кире кайтырга
мәҗбүр була Тәүфикъ. Бер көнне ул миңа килеп озак кына зарланып, «эчен бушатып»
утырды. Кыяфәте бик мескен, бик кызганыч иде. Ир уртасы кеше. Җылады.
Икенче бер танышым — Җәгъфәр дигән завод художнигы, (хәзергечә әйтсәк,
дизайнер) үзенең кызын Дербышкадагы татар классына әллә каян, Әмитау ягыннан
йөртте. Кызы Ләйсән безнең Чулпан белән бергә укыды. Сүз иярә сүз чыгып, Җәгъфәр
бер әйтеп куйды: «Черек күл» вәкиле моны кызын татарча укытуы өчен гаепләп
маташкан. Ник татарга бирдең дип гаепләде, диде. Җыелышларда, җәмәгать урыннарында
татарча сөйләшү бетте, хәтта Язучылар союзында да җыелышлар русча алып барыла
башлады. Татар әдәбияты турында татар язучысы русча сөйләргә тиеш булды. Билгеле,
беркайда андый закон, кагыйдә игълан ителмәде. Ләкин шундый тәртип керде. Язучылар
җыелышында, секция утырышларында татарча сөйләшүдән тыючы булмады булуын,
шулай да төрле хәл булды: 1975 нче елда ахрысы, Казан курчак театрында драматург
Юныс Әминовның адашы икенче Юныс Әминовның ниндидер пьесасы буенча куелган
татарча спектакльне тикшерү булды. Тикшерергә мине дә чакырдылар. Директор
бүлмәсендә утырабыз. Беренче сүзне миңа бирделәр. Татарча сөйли генә башлаган идем,
шулчакны культура министры урынбасары авызга суккан кебек тупас кына «Говорите по
русски», диде. Мин тынып калдым. Шуннан башка сүз сөйли алмадым, ахрысы. Культура
министры урынбасары ул чакта Ринат Харис иде. Кайчандыр «Яшь Ленинчы» да,
Язучылар союзы идарәсенә җаваплы эшләрдә эшләгән кеше, татар шагыйре.
Ул елларны мин ничектер урамга чыкмаска, кеше белән аралашмаска тырыштым.
Шулай да эш-йомыш белән редакцияләргә дә, магазинга-фәләнгә дә барырга туры килде.
Берничә мәртәбә автобус-троллейбуста шундый күңелсез хәлгә юлыктым. Берәр авыл
хатыны, йә булмаса авыл агае онытылып китеп таныш дусты белән татарча сөйләшергә
тотына. Артык кычкырып та түгел. Шулай да якындагы кешеләр ишетерлек итеп. Шунда
берәр рус кешесе тупас кына боларның авызын томалый: «Надоели своим тарабаром», ди
яисә татарча сөйләшүне турыдан-туры туктатуны таләп итә. Мондый тәртип яратучы
гадәттә таза гәүдәле, тупас, оятсыз йөзле кеше була. Ике мәртәбә мин шундый хатын- кыз
белән очраштым. Дөресрәге, шундый хатын-кызның «тәртип» урнаштыруына юлыктым.
Бер мәртәбә өч-дүрт яшьлек улыбыз белән хатын трамвайда барганда бер рус хатыны аңа
ябышкан: «Почему с ребенком разговариваеш по-татарски?!» — дип. Хатын, «ул бит
минем бала», дип нәрсәдер мыгырданган, ахрысы. «Курыктым» — диде. Бервакыт
иртәнге якта «Детский мир»га барып чыктым. Кеше күп түгел. Минем алда сатучы кыз
янына кыска сакал-мыеклы бер татар агае килде дә, «кызым» дип сатучыдан татарча нидер
сорый башлады. Кыз нидер аңлатты. Шул чакны каяндыр спортсменнарча таза бер иптәш
килеп җитте. Башында кара эшләпә, аркасында яшел капчык. Турист сыман киенгән.
Килде дә, сатучыны кыздыра башлады. «Нишләп татарча сөйләшәсең?» — ди. Мин
тораташтай каттым да калдым. Хәтта магазинда. Хәтта карт кеше белән. Димәк, ярамый.
Ник?! Нәрсә соң бу, ә?! Нинди стройда, нинди илдә яшибез соң без? Кая килеп чыктык?
Шуның өчен революция ясаганнармени унҗиденче елда? Шуның өчен кан
койганнармени бетмәс-төкәнмәс сугышларда безнекеләр? Үзе өчен генә түгел, уртак ил
өчен, рус өчен дә кан койганнар ләбаса! Хәтта патшалар да тыймаганнар, тыя алмаганнар
урамдагы татар кешесен үз телендә сөйләшүдән.
Брежневтан соң Андропов килде. Без тагын өметләндек. Дөресен әйткәндә, аңа өмет
әлләни зур булмады. «Черек күл»нең атасы Андроповның кыяфәте үк миһербанлы түгел
иде. Күз карашы усал, кансыз. Кылган эшләре аннан ким түгел. Шулай да аның беренче
сүзен көттек, яңалык көттек. Беренче сүзеннән үк милли мәсьәләдә томанлы итеп сөйләде
Андропов. Томанлы булса да, төп мәгънә аңлашылды — вак милләтләр бер-берсенә
НУРИХАН ФӘТТАХ
144
якынаялар гына түгел, бер-берсенә кушылырга да тиеш. Барысы да аңлашылды. Хәзер
инде киләчәккә бернинди өмет юк. Якынайту гына түгел, кушу.
Күп тә үтмәде, куша башладылар. Шәһәрнең ничектер исән калган язулары бөтенләй
юкка чыкты, мәктәпләр... Бу юлы инде авыл мәктәпләре дә тулысынча русчага күчәргә
тиеш иде. Иң элек ваграк халыкларның мәктәпләре ябылган. Татарстан белән
Башкортстандагы милли мәктәпләрне күчерү бер елгамы, ике елгамы кичектерелгән
диделәр. Имеш, безнекеләр әзер булмаган — укытучылар җитмәгәнме, фәләнме.
1983 елда мин Ессентукига су эчәргә бардым. Шунда тарихчы Сәләм Алишев белән
очраштык. Ул анда төрле милләт кешеләре белән аралашкан, мәктәп хәлләрен сорашкан.
Мәктәпкә карата, телгә карата миндә хәзер аллергия. Мин бу турыда тыныч кына тыңлый
алмыйм. Мәктәп турында, тел турында күңелле хәбәр булмаячагын белгәнгә күрә, мин
ничек тә аңа кагылмаска тырышам! Сәләмнең, күрәсең, минеке кебек авызы пешмәгән.
Украин кешесе әйткән, вузлардан украин телендәге барлык дәреслекләрне җыеп алдылар,
уку русчага күчте, дигән.
Элек аларда институтларда да украинча уку бар иде. Кабардин кешесе әйткән, барлык
мәктәпләр русчага күчерелде, дигән. Безнең күрше Мари республикасында инде күптән
авыл мәктәпләре дә русчага күчеп беткәннәр иде. 1980 елда «Дружба народов»та бер мари
язучысы хәтта язып чыкты: марича яза торган кырыктан яшьрәк язучы юк, дип. Менә
шулай, боҗра кысылганнан-кысыла барды. Яшисе, эшлисе килми. Еш кына күңел
төшенкелегенә бирелеп, кара көеп, үз алдыңа кайгырасың.
«Ябылуда»
Бәләкәй чакта, өйдә беркем дә юк чагында, сизмәсләр әле дип уйлап, Нәсимнәр кар
базындагы сөтнең өстен ашаганым бар. Бөтенләй түгел, кая ул! Сөткә бармагыңны
тыгасың да, бармак башына сыланган тәмле каймакны ялап куясың. Бәләкәй чакта, бик
ачыккач, шулай ук сизмәсләр әле дип уйлап, тияргә ярамаган ипинең берәр кырыен кисеп,
сындырып ашаганым бар. Бәләкәй чакта, шулай ук, колхозга да әзме-күпме зыян
салганым бар. Колхоз бакчасына кыярга, шалкан ише нәрсәләргә кергәнем бар. Аннан соң
качып-посып борчак җиренә кереп, яшел борчак ашыйдыр идек. Бер көнне Зәйкәт белән
икәүләп Уразыларның җиткән борчагын суктык. Уразы — безнең авыл түгел, безнең
колхоз түгел. Борчак җирләре безнең әрәмә янында гына. Борчак өлгергән. Басуны
саклыйлар, шулай да кичкә таба капчык күтәрдек тә, киттек куак арасыннан чыгып, ялт-
йолт каранып, кипкән салам борчагын йолкыйбыз да, үзебезнең якка алып чыгып сугабыз.
Биш-алты кило булдымы икән, күбрәк булдымы икән — капчык төбенә салып алып
кайттык. Үзебез күтәрә алган кадәр. Авыр гына булды. Менә сиңа кышлык азык.
Соңыннан ишетелде, Уразы каравылчылары күршедә, әрәмә арасында дөпе-дөпе килеп
борчак сукканны ишеткәннәр, эзләгәннәр — таба алмаганнар. Шулай тоттырмадык.
Безнең шулай ук яңа арыш җирендә кесә тутырып уылган арыш-бодай алып кайткан
да бар. Анда да тотылмадык. Чикләвек өлгергәч, күрше Вәрәшнең чикләвек әрәмәсеннән
чикләвек җыйган бар. Вәрәшләр дә күршеләрдән чикләвек әрәмәсен саклыйлар иде. Үз
кешеләренә аерым көн биреп җыйдыралар. Анда да безне тота алмадылар.
Шундыйрак шуклыклар булгалады. Сугыш елларында мондый шуклык өчен бишәр-
алтышар ел, унар ел бирәләр иде. Без менә тотылмадык һәм шуның белән төрмәдән
котылып калдык. Ул еллардагы закон-тәртип күзлегеннән чыгып караганда, күпмедер
дәрәҗәдә мин — дезертир, гадел хөкемнән качып йөрүче.
Тоттырмадым. Тоттырмаска беркем өйрәтмәде, беркем котыртмады. Тормыш,
табигать үзе өйрәтте. Адәм булып тугач, ашарга-эчәргә кирәк булган. Адәм булып тугач,
дөнья кирәк-ярагы ашау-эчү белән генә дә бетми икән. Аң кергәч, күз күреме киңәйгәч,
шул ук тормыш, табигать кушуына буйсынып без милләт, тел, әдәбият, культура дигән
төшенчәләрен үзләштердек. Безнең дә башкалар кебек үз телебезне, культурабызны
үстерәсебез, башкалар кебек кешечә, «милләтчә» яшисебез килә башлады. Университетта
чакта еш кына без бәхәсләшеп киттек, киләчәк турында, милләтне үстерү, баету турында
сүзләр алып бардык. Колхоз басуыннан бер кесә яшел кузак алып кайту яисә күршеләр
әрәмәсеннән чикләвек җыеп алу чынлыкта баш китәрлек җинаять булмаган кебек, үз
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
145
телең, культураң турында кайгырту, фикердәшләрең, яшьтәшләрең белән җыйнаулашып
сөйләшү, бәхәсләшү дә җинаять түгел дип исәпләдек без.
Ләкин без ялгышканбыз икән. Бик нык ялгышканбыз. Бер кесә урылган арыш, бодай
өчен төрмәдән котылып калсак та, үсә төшкәч без аннан котыла алмадык. Биш-алты ел
урынына безне мәңгелек «төрмәгә» ябып куйдылар.
Бәхеткә каршы дип әйтимме, мин ябылуда бары утыз ел гына булдым. Кимендә утыз
ел. 1985 елга кадәр.
Мин эзәрлекләүнең кайчан башланганын да төгәл генә әйтә алмыйм, шул Чистайдан,
Казанда эшкә керүдән «явыз ният белән» баш тартудан башланды булса кирәк. Ә власть
вәкиленең иң беренче килүен, мине тикшереп, күзәтеп килүен яхшы хәтерлим.
«Аккош күле»ндә, урман эчендә торып яткан чак. Яңа ел җитә. Кыш көне урманда
күңелсез. Әледән-әле шәһәргә барасың, дусларны, танышларны күрәсе килә. Мин шулай
итәм дә. Берәр атна өйдә утырам да, шәһәргә чыгып китәм. Шунда бер уй килде. Яңа елны,
ягъни 57нче елны бездә, урманда, дачада уздырырга кирәк. Таныш-белешләргә
әйткәләдем. Алар бик теләп риза булдылар. Урманда, аулакта җыелып бер күңел ачу ни
тора! Барысы да яшьләр, кызлар-егетләр. Егермеләп кеше җыелды.
31 декабрьдә кичкә таба кунаклар җыела башлады. Барысы да шат, күтәренке күңелле.
Сихри урман эченә киләләр. Мин каршы алып торам. Шаулашып исәнләшәләр, шаян
сүзләр әйткәлибез. Очрашу-күрешү ыгы-зыгысында ниндидер ят кеше чалынып калды.
Озын буйлы, янында кызы да бар. Җегет белән кыз. Минем боларны беркайчан күргәнем
юк. Минем берәр танышка ияреп килде микәнни соң? Ләкин без теләсә нинди таныш-
белешне ияртеп килергә сөйләшмәгән идек. Күңелдә шик туды, «Сез кем белән килдегез»,
— дидем шулай да боларга. Нидер җавап бирде дә, түргә узды. Төпченеп, бәйләнеп
тормадым. Ерактан кунак булып килгән икән, ничек куалап чыгарасың кешене? Безнең
белән ашадылар-эчтеләр болар, җырладылар, биеделәр дигәндәй.
Ул вакытта мин бу турыда ничектер оныттым. Бары соңыннан гына, шундый ук
шикле, ят кешеләр тирә-якта еш чуала башлагач кына искә төшердем. Тегеләр кешесе
булган бу.
Җитмешенче еллар башы. Тарихи трагедия язу уе белән хыялланып йөрим. Пьеса язып
караган юк. Шулай да язасы, дөнья шаулатасы килә. Батулла «коткысына» бирелеп,
курчак театры өчен «Энҗеле үрдәк» дип аталган пьеса язган идем, Сара апа Садыйкова
музыка язды. Уңышлы гына барды. Татар өчен трагик чорлар күп булган. Якынрагы,
аңлашылганрагы — Казанның алынуы, ханлыкның юкка чыгуы. Ләкин бу турыда язу
түгел, уйлавы да куркыныч. Шул турыда язганны сизсәләр, икенче көнне үк алып
китәчәкләр. Иң кулае — монгол яулары чоры. Болгарның харап булуы. «Кол Гали»
трагедиясе шундый җирлектә туа башлады. Трагедиянең әүвәлге вариантын шигырь
белән яздым. Кол Галигә, гомумән элекке татар әдәбиятына иярү дә бар монда, Шекспир
трагедияләренә дә иярү бар. Бездә бит әдәбият иң элек шигырь формасында булган.
Үземчә язып бетердем. Ләкин кемгә дә булса укып күрсәтергә йөрәгем җитми.
Беренчедән, минем үзем өчен яңа жанр, икенчедән — тарих турында. Иң әһәмиятлесе
шул, ахрысы. Ул елларда без Габдулла абый Шамуков белән дуслашып киткән идек. Бу
болай булды. Габдулла абый Сөембикә манарасы турында зур гына мәкалә язган да, шуны
«Казан утлары» на тапшырган. Мәкаләне шул килеш басарлык түгел, теле авыр, җөмләсе
дә буталчык. Моны миңа тел-стиль ягыннан эшкәртергә тәкъдим иттеләр. Мин бик теләп
риза булдым. Шул чакны бер сөйләшү истә калган. Авторның исем-фамилиясеннән соң
аның РСФСРның, ТАССРның, БАССРның... атказанган артист дигән исем-дәрәҗәсе
тезелеп киткән. «Габдулла абый, сезнең исемегез болай да укучыга таныш. Исемнәрне
язып тормыйк» — дидем мин моңа. «Юк, — диде бу, бу исемнәрне мин үземне данлау
өчен язмыйм, — диде.
— Әгәр мине юк итәргә исәпләсәләр, иң элек минем дәрәҗәле исемнәрне юк итәргә кирәк
булачак.» Кыскасы, бу дәрәҗәле исемнәр үзен саклап калыр дип уйлаган Габдулла абый.
Мәкалә басылып чыкты. Габдулла абыйны алып китмәделәр, редакторга да берни
булмады. Шулай да колакка чалынып калды. Атаклы артист Габдулла Шамуковны бик
озак күтәрмәделәр. Театрда СССРның халык артисты дигән исемгә иң элек, әлбәттә, ул
лаек иде. Аңа түгел, башка иптәшкә бирделәр. Бары үләренә бер ел кала, 1980 елда гына
НУРИХАН ФӘТТАХ
146
аңа бу исем бирелде. Мондый тоткарлауга киртә булып, әлеге Сөембикә турындагы
мәкалә сәбәпче булган, имеш.
Ниндидер бер җыелышта, мин тәнәфестә буфетта тамак ялгаган арада, Габдулла
абыйны очраттым да, аңа «Кол Гали» трагедиясен язуым турында әйттем. Каршы
килмәсәгез, сезгә укып карар идем, дидем. Габдулла абый риза булды. Кайчан күрешү,
сөйләшү турында килештек. Без буфетта сөйләшкәндә якында гына черек күл «кошы» —
кыска буйлы башкорт күзгә чалынып калды.
Берүзе бер өстәл янында ашап утыра. Халык алдында Габдулла Шамуков белән
Нурихан Фәттахның очрашып сөйләшүе зур җинаять иде, әлбәттә. Шулай да мин моңа
игътибар итмәдем.
Билгеләнгән көнгә, кичке сәгать алтыга беренче мәртәбә Габдулла абыйның
квартирасына киттем. Таптым, куркып кына звонокка бастым. Ишекне бик тиз ачтылар.
Өстенә өй халаты киеп алган Габдулла абый шаулатып исәнлек- саулык алды, түргә
чакырды, кыяр-кыймас кына ишектән кердем. Ләкин түргә үк үтеп булмый. Ишек төбендә
ниндидер ир кеше. Таза гына, аксыл йөзле, исерек сыман. Габдулла абый моны чыгарып
җибәрмәкче була. «Бар әле, бар!»
— дип кулын селти, ишеккә күрсәтә. Күпмедер азаплангач, чыгарып җибәрде бу моны.
Түзәлмәдем, сорарга мәҗбүр булдым. «Кем соң, бу, Габдулла абый?» — дидем. «Кем
белсен аны» — ди хуҗа. Әлерәк кенә килеп керде. «Шушы подъезда торам», ди, күргәнем
дә, белгәнем дә юк!» — ди Габдулла абый. «Ник кергән соң ул шулай да?» — димен.
«Менә малаемны урыс мәктәбенә биргән идем, татар мәктәпләре юк» — дип башны
катыра, — диде Габдулла абый.
Ул кичне мин Габдулла абыйга кычкырып «Кол Гали» трагедиясен укыдым. Пьеса
турында ниләр сөйләшкәнбездер — истә калмаган. Бары менә шул исерек булып
кыланган, туп-туры кеше квартирына басып кергән иптәш хәтергә уелып калган да, аның
йөзе, кыланышлары, уелып калган.
Көзге салкын иртә. Октябрьнең унбише. 1963 ел. Иртән иртүк торып магазинга
киттем. Ипи алырга. Күпмедер чират торып, сәгать сигезләргә кайтып керсәм, капка
төбендә аксыл төстәге искерәк «Волга» машинасы тора.
Янында майор погонлы юантык кына, таза гына бер кеше белән шоферы тора. Капка
бикле, хатын укуга киткән. Өйдә башка беркем юк. Мине көтеп торалар болар. Майор
үзенең кем икәнлеген әйтте. «Комитет госбезопасности»дан, ди. Мине алырга килгәннәр.
Мине. Алырга килгәннәр. Черек күлдән. Аңлап җитә алмадым. Каушап төштем.
Калтыранган куллар белән капканы ачтым, ишегалдына кердем. Шулай да кергәндә
әйттем, ашамаган әле, чәй эчеп алыйм, дидем. Ярар, диде майор. Машинасы янында торып
калды. Өйгә кермәде.
Өйдә иң элек мин үземнең кысан гына язу бүлмәсенә кердем, соңгы сүзләрне язып
калдырырга булдым. «Мине Черек күлгә алып киттеләр. Кайта алмасам, улымны сакла.
Сау бул» — шундыйрак сүзләр яздым. Улым да, инәкәй дә ул вакытта Яңавылдалар иде.
Чыннан да, кайта алмасам, аларны яңадан күрә алмасам, нинди үкенечле булачак! Ләкин
үкенеп, кайгырып тора торган чак түгел. Чынлап та кайталмасам, үкенерлек нәрсәләр күп
кала. Бөтен бер дөнья, тормыш, өй, эш-хыяллар өелеп калачак. Ышанасы килми. Ни өчен
икәнлеген белергә тырышам.
Бу арада гына бернинди гаеп эш, кыек эш тә эшләмәдем. Юк-бар сөйләшеп тә
йөрмәдем кебек. Черек күлнең нәрсә икәнен инде мин бик яхшы беләм. Иң тәэсирле
сүзләр, иң яшерен сүзләр — Черек күл турында. Анда бер сүз, монда бер сүз ишетәсең.
Андагы хәлләр турында ишеткәч, чәчләрең үрә тора. Күңел өши, бозга әйләнә. Мине инде
ул елларда ук бәйләнчек бер уй эзерлекли башлаган иде. Минем еш кына үземне черек
күл корбаннары урынында итеп күрә, тоя башладым. Никтер мин, һичшиксез, Черек күл
базларында үләргә тиеш сыман тоелды. Төштә еш кына миннән сорау алалар,
газаплыйлар, мыскыллыйлар.
Шул еллардамы, соңыннанракмы, Черек күл базларын, камераларын үз күзе белән
күргән, күп нәрсәне үзе татыган Бөдәйли язмаларын укырга туры килде. Миннән соңгы
буын кешеләренә истәлек булып калсын дип, Бөдәйли Тәүфикъ Әйдигә әйтеп калдырган
булган. Шуннан бер җөмлә хәтердә калган. Гитлер концлагерьлары барлыкка килгәнче,
ЧЕТЕРЕКЛЕ БУЛДЫ БЕЗНЕҢ ЗАМАН
147
концлагерь тәртипләре иң элек Казанда, Черек күлдә барлыкка килде, дигән. Кешене
Черек күлдә мыскыл итүләр, җәзалаулар янында фашистларның җәберләре бала-чага
уены гына булып тоелырга мөмкин, дигән.
Әйе, мин инде күп нәрсә ишетеп белә идем. Күңелемнән мин кайчан да булса Черек
күлгә эләгүгә, андагы җәзаларга да әзер сыман идем. Карар да кабул иткән идем кебек:
мин барыбер аларга берни сөйләмәячәкмен, бернигә җавап бирмәячәкмен. Мин барыбер
үз фикеремдә калачакмын. Алар, әлбәттә, үтерәчәкләр. Кайчан һәм ничек үтерсәләр дә
барыбер түгелмени?
Күңелгә шундыйрак уйлар килә торган иде. Тик шулай да мин менә шулай кисәк кенә,
көтмәгәндә генә алып китәрләр дип башыма да китереп карамадым. Юл буе уйланып
барам. Ник? Ни өчен? Юк, бернинди дә гаеп тапмыйм. Өйләргә, кешеләргә, юлга игътибар
беләнрәк карыйм. Беренче мәртәбә күргән кебек карыйм. Майор белән шоферның үзара
сөйләшеп алуларына игътибар итәм.
Килеп җиттек. Ишектән кердек, кечкенә тәрәзәле вахтер бүлмәсе яныннан узып
киттек. Өченче катка мендек, озын коридор буйлап бардык та, сул яктагы 65нче бүлмәгә
кердек. Бүлмәдә кара чәчле, чибәр кыяфәтле яшь кенә татар кешесе каршы алды. Кешечә,
ягымлы сөйләшә. Бер дә мин күз алдына китергән кансыз палач түгел. Шулай да баштарак
мин үземне шактый киеренке, усал һәм дорфа тоттым. Эндәшмим, яисә тупас-тупас
җаваплар бирәм.
Бераздан бушандым, тынычландым сыман. Болар мине базга ябып куярга яисә анда
җәзаларга чакырмаганнар икән. Болар, имеш, минем ярдәмгә мохтаҗ. Менә алар татарча
язылган ниндидер прокламация кулга төшергәннәр. Шуның телен тикшерергә, кем
язганын ачыкларга кирәк кирәк икән. Мин, имеш, телне яхшы беләм, «иптәшләр» мине
тәкъдим иткәннәр. «Нурихан Фәттахтан башка моны тиешенчә анализлаучы кеше
табылмас», — дигәннәр. Прокламациядә кемдер татарның, татар культурасының юкка
чыга баруына өзгәләнә... Мисаллар китерә, Иван Грозныйларны, башка патшаларны искә
ала.
Беренче көнне сәгать уникеләргә кадәр «прокламация» белән танышып утырдым.
Шуннан соң чыгарып җибәрделәр. Икенче, өченче көнне тагын бардым. Атна буе шунда
йөрдем. «Прокламациямнең теленә җентекләп анализ ясадым, шуны язып бирдем. Мин
боларның бары бер спектакль генә булуын бөтен күңелем белән сизеп тордым. Чыннан да
бу шулай булып чыкты. Дүртенче көнне сөйләшүдә кара чәчле иптәш янына тагын икенче
бер иптәш керде. Монысы өлкән яшьтәрәк, кыскарак буйлы. Башкортстаннан икән. Мин
дә бит Башкортстаннан, янәсе без — якташлар.
Иң җитди сөйләшү шунда булды. Болар мине шелтәли, үгетли башладылар. Мин,
имеш, ультрамилләтче, җыелышларга йөрмим, рәсми иптәшләрне хөрмәт итмим, булмас
нәрсәләр турында сөйләнеп йөрим. Юк-бар нәрсә белән йөргәнче, халыкка хезмәт итәргә,
язарга кирәк. Күрәсең, алар да «халыкка хезмәт» турында сөйли алалар. Әйтерсең, мин
халыкка хезмәткә каршы кеше. Минем бөтен уем- фикерем, бөтен эшем — халыкка хезмәт
итү. Шуннан соң яшьрәге әйтеп салды — бу прокламацияне без инде күптән ачыкладык,
язган кешесе дә билгеле. Без моны сиңа юри генә бирдек, диде. Менә син монда болай
дип, тегеләй дип язасың... ди. Хәзер бу минем анализдан гаеп тапмакчы була. Түзмәдем,
әйттем: мин аның кайбер фикерләре белән килешәм, дидем, ягъни «прокламация» язган
кеше фикерләре белән.
Мин үземнең кайда, нинди бүлмәдә утыруымны онытып җибәрдем, ахрысы. Шулай
да ул-бу булмады. Хәер, ул-бу булырга да тиеш түгел иде сыман. «Прокламация» тикшерү
спектакль булгач, аның башкасы да спектакль булырга мөмкин бит әле.
Өченче килүдә, ахры, кара чәчлесе озак кына минем белән тел, әдәбият, тарих турында
сөйләшеп утырды. Тел ничек үсә, кая бара, татар каян килә һ.б. Ул чакта нәрсә белсәм,
барысын да сөйләдем. Белем ягы әле артык тирән түгел иде, шулай да кайбер нәрсәләрне
инде дөрес сукалый идем.
Иң ахырда шул булды, киләчәктә ярдәм-фәлән кирәк булса, сине тагын чакырсак,
килгәләп йөрерсеңме? «Юк, — дидем — минем бу йортка йөргәнемне иптәшләр күрсә,
алар йөзенә ничек күренермен?» — дидем. Аерылышыр алдыннан бер кәгазьгә кул куярга
куштылар. Укып тормадым, ләкин бик нык итеп әйттем: мин монда бернинди кәгазьгә кул
НУРИХАН ФӘТТАХ
148
куямаячакмын, дидем. Шуннан соң кыстаучы, үгетләүче булмады.
Кулдан язган анализны машинада басарга кирәк, диделәр. Бездә татарча машина юк,
машинкаңны монда алып килмәссеңме, диделәр. Монысы хәтта миңа да шикле тоелды.
Кем инде монда машинка күтәреп йөри?! Ярар, анализны алып кайтырмын, машинкада
басып алып килермен дидем. Риза булдылар. Икенче көнне кулдан язылган, машинкада
басылган текстны алып килгәч, кара чәчле чибәр иптәш дөньясын онытып укырга
тотынды. Бик озаклап укыды. Юк, бернинди хата да, гаеп тә тапмады. Киткәндә ягымлы
итеп озатып калды.
Утыз ел буена, ким дигәндә утыз ел буена алар минем язганнардан хата эзләделәр. Юк,
тапмадылар...
1988 ел, 17 июль