Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАНЫМ ИРЕК, ХӨРЛЕК ТЕЛИ

Калмам хурлыкка!
Милләтчеме, чи татармы,

Киребеткән мокытмы? —

Чәйнәсеннәр... үз телемдә

Сөйләшәм мин тотлыкмый!

Сүз белән сүз арасында

Тукталыш юк диярлек.

Бай безнең тел, еллар буе

Берөзлексез сөйләрлек!

Фикер йөртәм, яза алам

Ят сүзләрне кыстырмый.

Телем бетә, югала дип

Каравыл да кычкырмыйм.

Яшәсен ул!

Тел билгели һәр милләтнең зурлыгын.

Ил югалту — коллык булса,

Тел югалту — хурлыгың!
 

Укый гына күрсеннәр...
«Тәнкыйть кәнфит түгел», — диеп

Йөргән чаклар бар иде.

Ярты гәҗит-журнал тулы

Әйткәләшү, зар иде.

Социалистик реализм

Иң алдынгы фән, имеш.

Язганнарың шул таләпкә

Тәңгәл килергә тиеш.

Буйсынмасаң, әсәреңә

Сугылды кара мөһер.
Бүген андый этлек белән

Шөгыльләнмиләр, шөкер.

Күпме «даһи» эшсез калды,
Булмагач үрнәк-калып.
Дөрес мактый, дөрес сүгә,
Иң шәп хөкемдар — халык!


Кыйбласын табалмагач
Аркылыга такта салып,
Урал тавы сыртына.
Атынасы килеп китә
Охшап Рәсәй холкына.
Аның да бит сәясәте,
Таган төсле, чайкалыш.
Йә көнбатыш, йә көнчыгыш,
Тудым-судым чайпалыш.


Кояшлар хакында
Синсез язлар миңа нигә кирәк?
Үлән шыта, ә мин корышам.
Никләр мәшәкатьләнә бу Кояш,
Җылытырга нигә тырыша?
Җан өшеткеч котып салкыннары
Йөри ала икән күченеп.
Бөтен вөҗүдемне боз ясады,
Җылым качты, яшим күшегеп.
Тышкы кояшсыз да яшәп булмый,
Аңлыйм ла мин аның кадәрен.
...Бергә чакта белеп яшә икән,
Эчке кояшыңның кадерен...


Язмышыбыз чагылышы
Муса Җәлил шигырьләре алтмыш җиде телгә тәрҗемә ителгән.
Матбугат хәбәрләреннән.
Алтмыш җиде күпмени ул?
Тынычландырмый бу сан.
Меңнән артып китәр иде
Бүтән милләттән булса.
Без дөньяга чыгабыз шул
Ике тәрҗемә аша.
Турыдын-туры булмагач,
Телнең бит тәме кача.
Андый шагыйрь табалмассың,
Тарихны сүтеп җыйсаң.
Татарның йөз аклыгы ул,
Үрнәк ал, укы, җиһан!
Үскәндә табалмасаң...
Рөхсәт бирче әле миңа,
Күкрәгеңә башым салыйм.
Бер мизгелдә онытылып
Сабый бала булып алыйм.
Мөмкинлек бир әле миңа,

Йөрәк тибешеңне тойыйм.

Җылы куен уртасында

Нәни песи кебек ойыйм.
Аңлатып бир әле миңа,

Нигә бәхет тора әздән?

Нинди була икән соң ул

Ана назы дигән бәлзәм?!

Гомерем буе эзләсәм дә,

Табалмыйча әллә китәм?

Юат мине, күтәреп ал,

Мин бит синнән шуны көтәм...


Үзебездән тора
Гарәпчә дә яздык, латинча да,

Бүген сызгалыйбыз кириллица.

Кытайларныкын да өйрәнербез

Исән калыр өчен кирәк булса.

Рухыбыз бит яши, үзгәрмәде!

Барып чыкмый әле аларчарак.

...Язу-сызу гына тезләндермәс,

Фикер йөртә белсәк — татарчалап...


Беләсеңме?
Кирәк булса, минем өчен

Бар мөлкәтең бирәсеңне
Мин аңладым. Ул чыгымның

Бәяләрен беләсеңме?
Хәлсезләнсәм, үз җаныңның
Бер өлешен бүләсеңне
Мин төшендем. Ул адымның

Хәтәрлеген беләсеңме?
Минем арттан җиденче кат

Күк түренә менәсеңне

Белеп яшим. Ихлас сөю

Шундый була, беләсеңме?


Яңгыр исе
Яңгырның бит алдан исе килә

Җиле, тузанына ияреп.
Көткән чакта, авыл кешесенә

Бәхетнең ул үзе диярлек.
Шатлык өстәп, тере тамчылары

Өмет булып җанга бәрәләр.
...Яңгыр исе мичтән яңа чыккан

Икмәк исләренә бәрабәр...
Хуҗа булырга телим!
Җөмһүрият көне дисәм,

«Шәһәр көнен» тагалар.

Үз бәйрәмем булдырмаска

Туксан хәйлә табалар.
Хәтта Сабантуйның хәзер

Тик исеме татарча.
Кыланмышлар... сыланмышлар...

Ярты сөйләм аларча.
Җаным Ирек, Хөрлек тели,

Миңа кирәк — минемчә!

Безнең хәл бит үз өендә

Бием булган киленчә...
 

Әлегә шулай
Сәясәтче дә җырлый,

Сәяхәтче дә җырлый.

Чибәркәйләр дә җырлый,

Сөяркәләр дә җырлый.

Тыңкышлары да җырлый,

Зыңкышлары да җырлый.

Зарлылары да җырлый,

Зомбилары да җырлый.

Чын җырчы кайда җырлый?

Әлегә акча җырлый...