УЛ - ВАЕМЛЫ ДУЛКЫННАН


Өч хикәя... «Оялу»: мәктәптә җыештыручы булып эшләүче әнисеннән оялган Мәдинә; «Илүзәнең туган көне»: сигез яшьлек кызының туган көненә әтисе ни бүләк итә?; «Җиңү бәйрәме»: шахтага киткән җиреннән сугышка, аннары әсирлеккә эләккән, инде хәзер җанына җылы эзләп тилмергән Мәймүнәттәй, аның оныгы... Нәркайсы өч-дүрт биттән дә артмаган хикәяләр. Бәгъзе авторларның тынчу су буедай, эчпошыргыч озын, әйтәсе килгәнен дә әйталмыйча, очлый алмыйча азапланып язган «шедебр»ларыннан соң, укый башлаганчы ук, ниндидер өмет уятты. Кысыр өмет кенә була күрмәсен! Кыска хикәяләр дә буш була кайчак...
Үзенә генә хас теле беләнме, авторның дөньяви күзаллавы, яңа табыш-детальләре, көтелмәгән кызык борылышлары беләнме, бу хикәяләр күңелгә кереп калды бит. Әнә, кайчандыр әнисеннән гарьләнгән Мәдинәдән нинди һөнәр сайлата автор?! Илүзәнең туган көнендә кичергән хәл-халәте кемне битараф калдырыр икән?! Ә Мөслимәттәй язмышы?!
Мөслимәттәй, Әминәттәй, Мәймүнәттәй дигәннән, әтәй-әнәй дигәннән, бу хикәяләрне укыганда мин таныш хисләр кичердем. Безнең Мамадыш-Тәкәнеш якларында шулай сөйләшәләр ләбаса! Хәтерлисезме Шәйхи Маннурның күңел кинәндергеч мамык тел белән язылган «Агымсуларга карап» бәянын?!
Бактың исә, Рүзәл Фәиз улы Мөхәммәтшин 1989 елның 25 маенда Кукмара районының читендә урнашкан кечкенә генә Татар Толлысы авылында туган. Табигате искиткеч гүзәл бу авылны бер яктан куе урман уратып алган. Таулардан урманга таба авыл янәшәсеннән көмеш сулы Нократ елгасы агып ята. Кайчандыр Ш. Маннурның Тулбаеннан күчеп килгән шигъри җанлы кешеләр яши биредә
— ягымлы, үтемле телле татарлар!
...Рүзәл 2010 елда Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Укыганда университетның Габдулла Тукай исемендәге һәм Татарстан Республикасы Президентының махсус стипендияләренә лаек була. «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсенең әйдаманы да — ул.
Рүзәл Мөхәммәтшин соңгы елларда үзенчәлекле шигырь-поэмалары белән, милләт, заман проблемаларын күтәргән әдәби-публицистик язмалары белән танылды. Аның 2011 елда Татарстан китап нәшриятында тәүге шигырьләр җыентыгы («Каралама») дөнья күрде. Ул — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, бәгъзе әһле каләмнәр тарафыннан «яңа дулкын» дип билгеләнгән әдәби буын вәкиле. СССР дигән илнең җан биреп яткан мәлендә дөньяга килгән буын инде менә үз сүзен, үз фикерен әйтә башлады. Заманага, милләтнең бүгенге хәл-халәтенә аларның, хакмы ул, юкмы, үз бәяләмәсе бар. Иң мөһиме — алар битараф түгел! Әнә шул ваемлы дулкыннан Рүзәл Мөхәммәтшин, Рөстәм Галиуллин һәм Эльвира Надилар «Идел»гә эшкә килеп, яшьләр журналының милли вә гамьле йөзен тергезделәр. Нәрхәлдә, аларның әдәби-публицистик язмаларын, әсәрләрен шәхсән үзем, элекке «Идел»че, көтеп алып, кызыксынып укыйм.
Безнең редакциядә күңелгә хуш килгән кулъязма әсәрләрне кулдан-кулга йөртеп уку гадәте бар. Мин дә Рүзәлнең хикәяләрен хезмәттәш-каләмдәшләремә тәкъдим иттем. Укып чыккач та, Алмаз Хәмзин: «Ны!» — дип куйды, Камил Кәримов дәшмәде, мыек астыннан елмайды, баш мөхәрриребез Равил Фәйзуллин исә, аеруча җентекләп, кызыл-кара каләме белән кат-кат укып чыккач, ниһаять: «Буш түгел...»
— диде, ә Рәфикъ Юныс авторның дүртенче хикәясен «Ак җилкән»нең махсус папкасына сөенеп салып куйды.
Хәер, шагыйрьнең хикәяләре сезнең хөкемегездә, хөрмәтле укучылар.
 

Реклама