ӘСӘРЛӘРЕБЕЗГӘ НИ ҖИТМИ?


Элегрәк, Фатих Хөсниләр заманында, әдәби әсәрләр турында сүз барганда, эстетик ләззәт төшенчәсе еш яңгырый иде. Хәзер ул әллә ни ишетелми. Ләкин телдән бөтенләй
төшеп калмаган булса кирәк. Күптән түгел Наил Шәрифуллинның «Тугай чәчәге» дигән
повестен кызыксынып, канәгатьлек хисләре тоеп укып чыктым. Әсәр мәхәббәт турында.
Әмма ул гадәти сюжетлардан шактый аерыла. Персонажларның берсе — Асия — сукыр
кыз. Караңгыны яктыдан, ак шәүләне кара шәүләдән аерып, кояшны гына бераз чамалый
икән. Әсәр барышында бу кыз укучыларга бик нык якыная, чөнки ул үтә чибәр, бик моңлы
итеп җырлый, кешеләр белән аралашучан самими холыклы. «Кайчагында сагышлы,
моңлырак тоелса да, дөньяны безнеңчә күрүдән мәхрүм булса да, Аллаһ аңа төшенкелек
түгел, ә күңел матурлыгы, хисләр сафлыгы белән бергә тормышны ярату, сөенә- куана
белү сыйфаты, шушы тирә-як табигатькә, тереклеккә мәхәббәт тә биргән» (Идел.- 2012.-
№ 2.- 15 б.).
Хикәянең икенче персонажы — каникул вакытында авылдагы төзелешкә килгән
студент Зөлфәт. Асияне чишмә буенда моңлы итеп җырлап утырган чагында очрата. Ул
кызга ихлас хөрмәт белән карый, сөйләшеп-серләшеп сүзләре бетми. Егет аның күзенә
операция ясату перспективасы турында аңлата, күңелендә өмет уята.
«Зөлфәт! — ди Асия. — Сине очраткач, мин шуны аңладым: юньләп күрмәсәм дә,
яктыны караңгыдан гына аера алсам да, баштагы дөньям, сиңа кадәр булган, синсез
дөньям чыннан да дөм караңгы булган бит. Көннәрем дә, төннәр кебек, һичбер яктысыз,
нурсыз булганнар. Ә бүген күңел күгемдә кояшым бар минем... Күңелем якты, шатлыклы,
балкышлы хәзер. Күзләрем ачылган кебек. Син, бары тик син генә ачтың миңа аларны.
Эчкерсез дуслыгың, саф күңелең, керсез яратуың, шигырьләрең белән». Күрәсез, аңарда
тойгы-халәтен шагыйранә нәфис шәкелдә белдерү сәләте дә бар икән. Романтик тасвир
өчен бу табигый хәл. Икесенең дә күңелләрендә якты хисләр кабына.
Күренекле табиблар, чыннан да, кызның күзенә уңышлы операция ясыйлар,
тоныкланып беткән хрустальне күз алмасыннан аерып алып, икенчене, ясалма хрусталь
куялар, дөньяга күзен ачалар.
Билгеле инде, укучы моннан соң әсәрнең тагын да яктырак, җылырак төсләр белән
балкуын көтә. Ләкин, сәер хәл, нәкъ менә шушы ноктада көтелмәгән борылыш барлыкка
килә. Ямьсезлегемне күргәч, Асия мине яратмас дип уйлый Зөлфәт һәм араны өзәргә була.
Ләкин бу мотив нигезле түгел, ул ясалма, ышандырмый. Аны күңел кабул итми, чөнки
хикәянең моңа кадәрге күркәм рухына каршы килә. Чынлыкта егет кызны судан алып утка
сала. Автор монда, күрәсең, соңгы вакытларда шактый киң таралган үкенечле финал
модасына ияргән. Ягымлы, чәчәкле стильне салкын, коры сүз куерту алыштырган,
нәтиҗәдә әсәр төзелеп килә торган күркәм йортның түбәсен вакытлыча камыш белән
ябып торуга охшап киткән.
Шулай да хикәянең бердәм стилен саклап калу мөмкинлеге бар дип уйлыйм мин.
Моның өчен, әлеге ясалма борылыштан арынып, сюжетны логик, эстетик эзлеклелеккә
салу, сурәт-бизәкләрне баштагыча дәвам иттерү фарыз. Әсәрнең ахырында автор моңа
ишарә дә ясап куйган. Ләкин әсәр өчен моны күрсәтеп, тасвирлап бирү мөһим. Наил
Шәрифуллинда язучылык сәләте күренә. Ул моны башкарып чыга алыр дип уйлыйм.
Мәхәббәт гомер-гомергә дөнья әдәбиятының түреннән урын алып килә. Инсан
яшәешендәге кадерле мөнәсәбәтләр, керсез, ихлас кичерешләр, ягымлы, кайнар хисләр
укучы күңеленә рәхәтлек бирә, бар вөҗүден биләп ала. Шул ук вакытта гашыйклар хәяте
гел сөенеч-куанычлардан гына үрелми. Юлларында каршылыклар чыгып тора,
психологик, рухи драма хасил була.
Зөлфәт Хәкимнең «Легионер» дигән романы (Казан утлары.— 2009.— № 10) бик
матур башланып китә. Автор биредә Яббар белән Фатыйманың яшьләрчә самими, саф
мәхәббәтен, әле моңарчы билгесез булган, ләкин шулай да инде көтелгән, тансык һәм
кадерле хис-кичерешләрен бәян итә, ул тойгыларның бөреләнеп чәчәк аткан мәлен
тасвирлый. Аларның бу риясыз дуслыгы әсәргә ягымлы җылылык, яктылык бөрки,
күңелдә гашыйкларга теләктәшлек, хуплау тойгылары уята. Романда тасвирланганча, егет
белән кыз, аз гына күрешми торсалар да, бер-берсен сагына башлыйлар. Фатыйма
сөйгәненә: «Мин барыбер синеке инде, Яббар»,— ди.
Әмма сөенеч-куанычлар белән тулы мизгелләр озакка бармый. Сугыш чыга. Унсигез
яшьлек үсмер егет фронтка китә. Пленга эләгә. Андагы бөтен михнәт- газапларны
башыннан кичерә, ачлыктан, суыктан, чирдән күпләрнең кырылуын күрә. Монда үзенең
дә гомере бик чикле икәнен бөтен вөҗүде белән тоя. Исән калуның бердәнбер юлы качу
икәнен аңлый. Фронтка җибәрелгәч, үзебезнең якка чыгу нияте белән ул легионга языла.
Легионер буларак Яббар үз иленә энә очы кадәр дә зыян китерми. Тәүге тапкыр фронтка
аяк басу белән ул партизаннар ягына чыга, фашистларга каршы сугыша башлый. Шул
рәвешле, аның кальбендә аз гына да ялган, алдашу булмый, ниятен тайпылышсыз
тормышка ашыра.
Ләкин плен михнәтләреннән котылу, туган җиргә кайту аңа шатлык-куаныч китерми.
Илендә Яббарны төрмә рәшәткәләре, тагын да аяусызрак җәбер-золымнар көтеп тора.
Аны алты елга төрмәгә ябалар. Сөйгән кызы белән кавышу өмете дә чәлпәрәмә килә.
Яббар мәхкәмә билгеләгән срокны тулысынча тутырып чыга. Әсәрдә болар һәммәсе дә
реаль тасвирланган.
Моннан соң укучы күңелендә якты бер өмет туа: рәсми җәзаны ахырынача алганнан
соң Яббарның, ниһаять, яшәеше көйләнер дип фараз кыла ул. Ләкин өмет акланмый.
Киресенчә, озакка сузылган, вакыт белән чикләнмәгән психологик һөҗүм башлана. Ул
Яббарның соңгы минутына кадәр дәвам итә. Авылдашлары, таныш-белешләре йөзенә
бәреп, әле син җитәрлек михнәт чикмәдең дигәндәй, җанын әрнетәләр, сатлыкҗан, диләр,
аның белән аралашмыйлар, читләшәләр. Мондый мөнәсәбәт егетнең якыннарына,
туганнарына күчә, аларның эшләрендә күңелсезлекләр китереп чыгара. Хәтта,
легионлыгы йога күрмәсен дигәндәй, Яббарның туган авылыннан китүен таләп итәләр.
«Авылда эзең дә булмасын! — дип акырды Әнсар, йодрыкларын төйнәп. — Мин сиңа
монда барыбер тормыш күрсәтмәячәкмен!» — дип яный күршесе, райком секретаре.
Егетнең абыйсы Сәеткә болай ди: «Син дә энең белән бергә бер бәйдә китмәгәең». Хәтта
легионер исемен күтәреп йөргәнче үлемең артык дип тә куялар.
Автор укучыларга егетнең гаепсез икәнлеген ачык күрсәтә. Суд та аны яманлардай
бер факт та китерә алмый. Халык исә бер гаепсез төрмәгә утыртмыйлар дип фикер йөртә.
Төрмә, шулай итеп, Яббарны алга таба каһәрләү өчен дәлил хезмәтен башкара. Асылда
суд аны пленга эләккәне өчен хөкем итә. Ә пленга төшкәннәргә безнең илдә катлы-катлы
җәза каралган. Сталинның 1941 елның августында чыккан фәрманы буенча әсир төшкән
һәрбер кызылармеец дезертир һәм сатлыкҗан дип санала. Әмма пленсыз сугыш булмый
бит. Плен — яуның даими юлдашы. Хәтта Сталинның үз улы да әсирлеккә эләгә. Икенче
бөтендөнья сугышында исә, баштагы мәлдә, совет гаскәрләренең хәле катастрофик төс
ала. Мәхмүт Әхмәтҗанов «Тормыш мизгелләре» дигән китабында, ышанычлы
чыганакларга таянып, мондый мәгълүматлар китерә: «Сугыш башланыр алдыннан Совет
Армиясе танклар, хәрби самолетлар белән немец фашистлары гаскәрләреннән ким тәэмин
ителмәгән була. Ә артиллерия, минометлар буенча хәтта өстен тора». Әмма бу чорда
безнең хәрби көчләр башсыз калган була. Публицист язганча, «Сугыш алдыннан, Сталин
әмере белән, Совет Армиясенең урта һәм югары комсоставының иң зур күпчелеге — 80
мең кеше кулга алына һәм шуларның яртысын атып үтерәләр. Калганнары Себергә,
тундрага озатыла». Сугыш чыккач ашыгычлык белән билгеләнгән тәҗрибәсез
командирлар оборонаны оештыра алмый, биниһая күп югалтулар барлыкка килә,
нәтиҗәдә сугышның беренче айларында немецлар безнең берничә миллион солдатны
әсирлеккә ала. Гаскәр белән бергә кораллар да дошман кулына күчә. Фашистлар Совет
Армиясенә каршы безнең кораллар белән сугыша.
Романда Яббар даими эзәрлекләү, тиргәү объектына әйләнә. Моңа бәйләнешле
рәвештә әсәрдә халыкның мораль-рухи сыйфаты мәсьәләсе дә калкып чыга. Әсирлектән
котылу юлын, ышанычлы чарасын тапкан һәм шуны тормышка ашырган өчен генә
Яббарны туктаусыз гаепләве белән гади кешеләр хакимиятнең әлеге миһербансыз
мәсләгенә кушыла түгелме соң? Әмма халыкны шул рәвешчә бәгырьсез итеп күрсәтү
әсәрдә ясалма чыккан.
Плен, төрмә михнәтләрен кичергән күпләгән инсаннарның якыннары, нәселләре шәт
әле дә исәндер. Яббарга төбәлгән уклар туры алар йөрәгенә дә барып кадалыр дип
уйлыйм. Әсәрдә геройның качу чарасын күрүе хупланмый кебек. Герман җирендә калу
мәслихәтрәк булыр иде микәнни?
Бу романның үз эчендә сәер бер каршылык сузылып бара. Бер яктан, автор Яббарның
саф күңелле адәм икәнлеген раслый. Авылдашлары кулында да аны яманларлык сыңар
тискәре факт та юк. Шулай булуга да карамастан, төрмәдә утырып чыккач та аңа
каныгалар. Моның тора-тора кабатлануы укучыны ялкыта, романның динамикасы сүрелә,
баштагы нәфислеге үзенең төсен җуя. Минем сынаганым бар: персонажны нахактан
туктаусыз газаплау укучыга да тискәре тәэсир итә, күңеленә авыр басым ясый.
Ахырга таба романга Волжск ГЭСы — Куйбышев су саклагычы темасы килеп керә.
Ул Яббарның бәхетсез язмышы белән бәйләп яктыртыла. Шушы төзелештә эшләүче зат
буларак Яббар әлеге диңгезнең туган җиргә ни-нәрсәләр китерәчәген башкалардан
алдарак сизә һәм, райкомга кереп, авылны су басу ихтималы турында кисәтә. Ләкин моңа
колак салмыйлар, киресенчә, коткы таратуда гаепләп, аны кабат дүрт елга төрмәгә ябып
куялар.
Әсәрдән күренгәнчә, ачы тормыш сынаулары барышында Яббардан бары тик әнисе
Әминә генә йөз чөерми, төпчеген өзелеп ярата, гаепле булуына тамчы да ышанмый.
Яббарның кайтуына авылны, зиратны, тирә-юньне су баскан, Кызыл ярны калкурак
урынга күчереп куйганнар. Яббарның сөекле әнисе кабере дә су астында калган.
Райком секретаре Әнсар Яббарга «Сиңа ярлыкау беркайчан да булмаячак!» — ди.
Яббарның җиңгәсе Нәсимә иренә: «Син энеңнең дә җелеген суырдың. Бөтенесе аны
дошман иткәндә син аны аз гына булса да якларга тиеш идең»,— ди.
Әнисе дә үлгәч, Яббар бер таянычсыз кала. Аның халәтен Дәрдемәнд шигыре бик
төгәл аңлата:
Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!
Җинан тормыш туен иткән чагында, Синең урның — үлекләр аймагында.
Яббар, туган авылы Кызыл яр тарафына, зиратка таба көймә белән йөзеп китеп, юкка
чыга.
Роман ахырында Яббарның абыйсы Сәет белән Өлкә комитеты сәркатибе Әнсар
арасында мондый диалог булып ала:
— Ул сатлыкҗан түгел иде» — диде Сәет катгый тавыш белән.
— Нинди сатлыкҗан булсын ди ул! — дип җөпләде аның сүзен Әнсар.
Гәрчә бик анык, кистереп әйтелсә дә, бу сүзләр укучыны бераз аптырашта калдыра.
Борылыш кинәт ясалды. Караш үзгәрешенә алар ничек килделәр соң? Югыйсә тарихны
да актармадылар, яңа документлар да тапмадылар бит. Аларның кайчангы мөнәсәбәтләре
ихлас иде соң? Теге бәндәне гомере буена чукып тору нигә кирәк булды икән? Ул трагик
шәхес итеп уйланылган булса кирәк.
Яббар бигрәк тә якташларының бер гаепсезгә җанын талаганнары өчен әрни, каты
күңеллегә әйләнгәннәренә аптырый. Бар фаҗига әнә шунда. Биредә шәхеснең бәхетсез
язмышы өчен халык гаепләнә кебек. Ләкин нәкъ әнә шуны күңел кабул итә алмый.
Сталинның пленга төшкән ватандашларны сатлыкҗан дип бәяләве белән халык
бервакытта да килешмәде.
Матбугат хәбәр иткәнчә, немецларда пленда булган Рәсәй кешеләренә яки
туганнарына Германия хөкүмәте хәзер, гафу үтенү йөзеннән, пособие җибәрә икән.
Безнең әсәрләрдә исә әле һаман да бер гөнаһсыз фронтовикны халык исеменнән каһәрләү
дәвам итә. Автор бу романны бүтәннәргә сабак булсын диебрәк язган кебек тоела. Ләкин
ул сабактан бигрәк үчләшүгә охшап тора.
Минемчә, әсәрнең «Легионер» дип аталуы да үзен аклап җиткерми. Яббар бит
легионер буларак бер гамәл дә кылмады. Аның пленнан качуы гына конкрет күренештә
тасвирлана. Биредә гармония табылмаган кебек күренә.
* * *
Кайчак бер үк сүзне күп тапкыр кабатлый башласаң, ул кәлимәнең тискәре мәгънәсе
дә чыгып куя. «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный» әсәрендә М.Хәбибуллин
Сөембикәнең кыз табуы турында яза. Ләкин автор шунда ук сабыйны күздән югалту
хәстәренә керешә. Җиденче бүлектә Җангали хан бәбине утырмага җибәрү хакында хәбәр
итә. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә утырманың мәгънәсе болай аңлатыла:
«Утырма. Хатын-кызларның үз кардәшләрендә, туганнарында кул эше белән озаклап
кунак булу йоласы». Биредә исә хан кызы тугач ук кул эше белән шөгыльләнә башлый
кебек күренә. Сөембикә, автор язуы буенча, баласын төшендә күреп, елап уяна торган
була. Ләкин нилектән үз янында тәрбияли алмавы әсәрдә аңлатылмый.
Уникенче бүлектә урыс есаулы Гавриил Җангалигә нарасыйның Кирмәнгә озатылуы
турында әйтә. Гавриил баланың әтисеннән күбрәк хәбәрдар булып чыга. Моннан соң,
әсәрдә бәян ителгәнчә, Җангали үтерелә. Сөембикә белән бүтән очраша алмый. Әмма
егерме алтынчы бүлектә автор кабат кызны озату вариантына әйләнеп кайта. Моннан
күренүенчә, Җангали бәбине, Сөембикәгә әйтмичә генә, Кирмәнгә үзе биреп җибәрә, ә
Сөембикә алдында «Мин сине тапмадым» дип аклана. Ханлыкта бикәне табу хәл
ителмәслек проблема икәнлеге сизелә.
Дүртенче вариантта Җангали кабат сабыйны озату хакында гәп кузгата. «Мин баланы
Кирмән каласына озаттым, сиңа бала кирәкми, күрәсең, Сөембикә», — ди. Тик сәнгатьчә
мотивлаштыру гына җитми, сәбәп күрсәтелми.
Шулай итеп, әсәрдән беленүенчә, баланы Кирмәнгә әллә ничә кеше озата. Әмма
мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Әсәр иҗат иткәндә язучы теге яки бу хәлнең күп
төрле вариантларын күздән кичерә. Ләкин романда шуларның тик берсе, аеруча уңышлы,
тормышчан, ышандыргыч дип табылганы гына урын ала. Чөнки чынбарлыкта бер үк
манзара төрле вариантта кабатланмый. Ул вакыт белән бергә үтеп китә дә югала, икенче
мәлдә инде бүтән күренешләр пәйда була. «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный»ны
язганда исә автор, күрәсең, алдарак нәрсәләр теркәлгәнен хәтереннән чыгарган да, кире
кайтып укуны кирәксенмичә, яңа вариантлар өсти биргән. Чынлыкта исә бу рәвешле
кабатлаулар бернинди дә озату булмаганлыгын гына исбатлыйлар.
Мотивлаштыру проблемасының актуальлеге бу авторның «Сулар үргә акса да...»
китабында да үзен сиздерә. Анда язылганча, милиция майоры Якуб кассалар басучы
Сирайны кулга алырга бара, ярдәмгә заманында шулай ук милициядә эшләгән, ләкин
вакыйга барганда инде шактый йончыган пенсионер әтисен һәм милиционер хатын
Вәсилә Хаковнаны ияртә.
Караклар йортына килеп җиткәч, милиционерлар туп-туры өйгә бәреп кермиләр.
Майор Якуб аларга оборона тотарга боерык бирә:
«Вәсилә Хаковна, сез әтине прикройте. Әтәй, син этең белән капкага барырсың. Мин
арт якка китәм, бакча ягына. —Якуб шоферга карады. — Михалыч, сезгә капка каршына
туктарга туры килер. Үзегез әнә теге күрше өйнең урам бакча буендагы бүрәнәләр артына
посасыз. Вәсилә Хаковна, күрәсез әнә теге тупылны, шуның артында булырсыз, чыгарга
ашыкмагыз!» Тик ишек төбенә, караклар хозурына гына берәү дә куелмый. Аңлашылмый,
оборонага урнашу нәрсәгә кирәк булды икән? Милиционерларга берәү дә һөҗүм итәргә
җыенмый бит. Аннары майорның әтисен нәрсәдән «прикрывать» итәргә? Алай посып
торасы булгач, милиционерлар бирегә нигә килгәннәр соң? Өйләрендә генә утыру хәерле
булмас иде микән? Әлеге күрсәтмәләр профессиональ офицер боерыгына охшамаганнар.
Аларның бандитны кулга төшерү тактикасы белән бертөрле дә уртаклыгы юк. Киресенчә,
бурычны үтәүне генә тоткарлыйлар. Билгеле инде, көтеп утыралар дип, угрылар агачлар
артына поскан милиционерлар каршына, «тотыгыз мине» дип, үзләре килеп басмый.
Моның өчен милиционерлардан активрак гамәл, тәвәккәллек, кыюлык таләп ителә. Бу
очракта майор боерыклары әдәби максатка хезмәт итми. Ф.Хөсни, И.Гази, Г.Бәширов,
Ә.Еники, Х.Камалов, Ә.Баян, Н.Фәттах, Р.Батуллада без бу рәвешле эстетик
тайпылышларны очратмыйбыз.
Әйбәт әсәр ул — талант җимеше, киеренке, шул ук вакытта дәртләнеп, рухланып иҗат
итү нәтиҗәсе. Югары максатка ирешү өчен әдип бөтен акыл куәтен, сәнгатьлелекне зирәк
тою сәләтен эшкә җигә. Тик шул чакта гына әдәбиятның үсешенә, алга барышына
өметләнергә була.

Реклама